Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв



i-mulla

takbir.ru









ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Татарларны саклау һәм үстерү проблемнар

Рафаэль Мухаметдинов,
т.ф.к., Татарстан Фәннәр Академиясы Тарих институтныӊ олы фәнни хезмәттәш,
җәмәгать эшлеклесе


ТАТАР ИДЕЯСЫ

Хәзерге глобальләшеп барган дөньяда һәр үз үзен саклап калырга тырышкан милләтнең нинди дер үз милли идеясы булырга тиеш.

Мәсьәлән, русларның, алар тарафыннан бөтен дөньяны рухи яктан коткарырга дәгъва итүче “Рус идеясы» бар.

Төрекләрнең төп идеясы – Төркияне бәйсез, көчле һәм көнчыгыш халыклары арасында тәэсирле бер дәүләт итеп төзү иде.

Еврейларның идеясы – Израиль ярдәмендә бөтен еврейларны рухи яктан берләштерү һәм шуның аркасында дөньяга тәэсир итү (Библиядә, еврейлар бөтен дөнья халыкларына укытучы булырга тиеш, дип язылган). Израильнең конституциясе булмаса да, бу эштә аларга Тәүратка һәм Талмудка нигезләнгән боронгы милли традицияләре ярдәм итә.

Англо-саксларның (инглизләрнең һәм америкалыларының) идеясы – кеше хокукларын һәм демократияне бөтен дөньяда саклау һәм үстерү.

Англиянең дә конституциясе юк, ләкин аларда тарихи демократия традицияләре бик боронгыдан килә, һәм алар шулар нигезендә яшиләр.

Минемчә, менә бу ике боронгы милли традициягә (яһуди һәм инглиз традицияләренә) нигезләнеп, хәзерге вакытта АКШ дөньяның иң көчле дәүләтенә әйләнде.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк. Ә менә еврейларның руслар белән симбиозы (союзы) тәки барып чыкмады, чөнки алар бер берсе белән тигез партнерлар түгелләр иде. Русларның, инглизләрнеке кебек, тарихи демократия традицияләре юк. Шуңа күрә дә, “совет халкы” һәм Советлар Союзы да дигән нәрсәләр тиз арада юкка чыкты.

Шулай итеп, ә татарның төп, ягъни милли идеясы бармы? Әлбәттә, хәзерге вакытта татарның дөньяга тәэсир итү кайгысы юк. Уйлавымча, татарның төп идеясы, ягъни “татар идеясы” – ул, милли азатлык идеясы.

Милли азатлыкка һәр халык үз дәүләтен төземичә дә, чын федерация (Швейцария кебек) тәшкилендә (составында) да ирешә ала. Ләкин унитар дәүләт яки ялган федерация тәшкилендә аңа ирешеп булмый, шуңа күрә дә халык үз дәүләтен төзүне максат итеп куя.

Киләчәктә үз дәүләтебезгә ирешү өчен, милләтебез нык һәм бердәм булырга тиеш. Шуны башкарыр өчен милли идеологиябез кирәк.

Идеология нинди булырга тиеш дию алдыннан, татарның тарихына күз салып алыйк.

Ш. Мәрҗанигә кадәр (XIX гасыр уртасы) татарның колониализмга каршы көрәше дини азатлык идеясы нигезендә алып барылган. Патриархаль Русия шартларында ул чордагы мөселманның лозунгы: “ 1. Кадими ислам, 2. Хатын-кызларны укытмау, 3. Аурупа цивилизациясенең җимешләрен үзләштермәү һәм рус телен өйрәнмәү” була.

Ә инде XIX гасырда, Русиядә буржуаз мөнәсәбәтләр җәелеп барганда, татарның рус буржуазиясе белән ярыша алырлык хәлдә булыр өчен, яңа идеологиягә ихтыяҗ туа.

Нәкъ шул чорда Ш. Мәрҗани өч яңа идея тәкъдим итә:

  1. Иске догмалардан арынган һәм яңача аңлатылган исламга таяну
  2. Татар телен һәм тарихын өйрәнү һәм үз үзеңне татар итеп тану.
  3. Аурупа казанышларын үзләштерү һәм рус телен өйрәнү.

Бу карашны бөек галимнең аста бирелгән сүзләре дәлилли: “Дөньядагы төрле телләрне белергә, белем тупларга ислам дине каршы түгел... Фәкать иң элек исламны яхшы аңларга, иманны ныгытырга кирәк. Иман нык булса, урысча уку гына зарар итмәс. Мөселманча (татарча) белмәенчә, урысча укып калу ярый торган эш түгел”.

Кыскача әйткәндә, Ш. Мәрҗани 1. Исламлашу (исламчылык), 2. Татарлашу (татарчылык), 3. Заманчалашу (заманчалык, модернизация) дигән өч элементтан (яки принциптан) торган яңа идеологик системаны тәкъдим итә. Аны кыскача, идеологик өчлек, дип тә атарга була.

Аннары бу идеологик очлекне башка төрки галимнәр һәм сәясәтчеләр күтәрә башлый.

Мин бу өчлек системасын бик дөрес , дип табам., чөнки аның фәлсәфи бер нигезе бар. Барлыкның (бытиеның) бөтен матди һәм рухи әйберләре бу принципка нигезләнә. Мәсьәлән, физикада – су “сыекча, боз һәм пар” рәвешендә була. Геометриядә һәр аралыкның (пространствоның) озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бар. Философиядә - тезис, антитезис, синтез. Җәмгыятьтә - хасса (затлылар, элита), урта сыйныф һәм гавам (халык массасы).

Хәзер инде яңадан татар мөһитенә кайтыйк. Хәзерге татарларга караганда, Ш. Мәрҗани һәм Г. Тукай дәверләре татар халкы күпкә ныграк һәм бердәмрәк иде. Аларның бер теле (рус телле татарлар юк дәрәҗәсендә иде), бер дине (атеистлар бик аз иде) булган, социаль планда да татарлар бердәмрәк иде, чөнки аларның байлары халыкның мәгариф, мәчетләр, хәйрия вакыфлар (фондлар) кебек системаларын эшләтер өчен, үз акчаларын масраф иткәннәр.

Хәзерге татарга караганда, совет татары да бердәмрәк иде. Телдә бердәмлек азмы, күпме саклана иде. Мәсьәлән, 1953 елда Татарстанда бөтен татар балаларының 95 проөенты татар мәктәпләрендә укыган. Ислам урынына халыкны коммунистик идеология укмаштыра иде. Социаль яктан исә, кешеләрнең эш хаклары бер берсеннән нык аерылмаган.

Шуңа күрә дә 1990 елда коммунизм идеясын милли азатлык идеясы алмаштыргач, социаль яктан бердәм татар халкы суверенитетка ирешә. Хасса һәм халык бердәм иде. Ул елларда идеологик өчлекнең фәкать ике принцибы (икелек): татарчылык һәм заманчалык эшләгән иде. Исламчылык читтә калды.

Аннары татар җәмгыятендә капитализм чоры башлану белән милли түгел, ә компрадор буржуазия һәм хасса барлыкка килә һәм бу социаль катлам халыктан ерагая. Икенче яктан, Мәскәүнең басымы көчәя бирә. Шушы факторлар аркасында милләтнең бердәмлеге какшый һәм без суверенитетны югалтабыз.

Хәзер исә, бу идеологик өчлекнең ике принцибына: заманчалык һәм исламчылыкка өстенлек бирелә.

Татарчылыкка яки милләтчелеккә килгәндә, ул, Мәскәү тарафыннан бик нык чикләнә, чөнки ул, гадәттә, бәйсез дәүләт идеясы белән бик тыгыз бәйле була.

Бүгенге милләтебез бик таркау хәлдә. 1. Социаль планда ул череп баеганнарга һәм ярлыларга бүленә. 2. Тел өлкәсендә татар телле һәм рус телле татарлар барлыкка килде. 3. Дин ягыннан караганда, бер яктан – мәчеткә йөрегән мөселманнар, икенче яктан, дөньяви зыялылар бар (Мөселманнарның үз арасында да бүленеш бара). 4. Татар милләтен төрле этник төркемнәргә бүлергә дә маташулар юк түгел.

Бу таркаулыкны бетерүдә, минемчә, әлеге өчлеккә, ягъни татарчылыкка, исламчылыкка һәм заманчалыкка нигезләнгән идеология төп роль уйныячак. Бу өч принцип һәр татарның йөрәгендә бер берсе белән аһәңлелектә яшәргә тиеш. Бер принципка гына таянып без бер нәрсә дә эшли алмаячакбыз.

Мәсьәлән, татарчылык принцибына нигезләнеп, без татар телен теориядә генә түгел, ә гамәлдә дә дәүләт теле дәрәҗәсендә күтәрер идек, тел өлкәсендә таркаулыкны бетерер идек.

Хәзерге Русия шартларында тел мәсьәләсе – ул, сәяси проблема. Русиягә татар телендәге көчле һәм югары культура кирәкми. Башкача булса, БДИнын (Бердәм Дәүләт Имтиханын) татарча бирүне тыймаслар иде.

Кайбер яшьләрнең радикаль исламга китү сәбәпләрнең берсе, минемчә, җөмһүриятебездә татарчылык юнәлешенең тиешле дәрәҗәдә үстермәүдән килә. Эйтик, бөтенләй татар телен, культурасын белмәгән, татардан фәкать исем-фамилиясе калган татар җигете үз үзен чын татар итеп хис итә алмый. Үз үзен рус дип тә санамый, ләкин аңа үз үзен барыбер ничек тә булса, билгеләргә кирәк, һәм ул үзен мөселман дип саный башлый. Ә мондый урыслашкан татарларның шактые татар теленә, традицияләренә игътибар бирмәгән радикаль ислам төркемнәренә тартыла башлый.

Шуңа күрә Татарстанда татар телен, рухын һәм мөһитен яңа баскычка күтәрергә кирәк. Сүз, Дамир Исхаков әйтмешли, “югары татар культурасын” булдыру турында бара.

Татар ТВ-сенең тематикасын һәм сыйфатын күтәрмичә, аңа яшьләрне җәлеп итеп булмас, ә бу факт, бит, татар теленең кулланыш сферасын тарайта. Бездә, әйтик, сәясәт, икътисад, хакимият кебек темалар ТВ-дә тыелган, “развлекуха” күбрәк күрсәтәләр, чөнки түрәләребез халыкка: “Без сәясәт белән шөгельләнмибез. Без өстенлекне икътисадка бирәбез” дигән фикерне сеңдерергә тырышалар. Алар сәясәтне инкарь итсәләр дә, ул үзе безнең ишеккә инде терактлар белән шакый, ә без хаман “Без сәясәтчеләр түгел!” дип тукыйбыз.

Болай эшләр китсә, озакламый безне экономикадан да кысрыклап чыгарырлар, республиканы да Казан губернасына әйләндерерләр.

Аннары кайбер кешеләр, балабызга татар теле кирәкми, чөнки аның белән югары белем алып булмый, акча эшләп, карьера ясап та булмый, дип әйтәләр. Минемчә, дуңгызның да ашарына бар, аны җылы фермада тоталар, түбәсеннән дә су акмый. Ләкин ул үз табагына борыны белән төртелеп ашаганда, күктәге матур йолдызларны күрә алмый, чөнки ул – дуңгыз. Ләкин без, бит, - кешеләр, йолдызга мохтаҗ кешеләр!”.

Татр теле мәсьәләсен дәүләткә генә аударып калдыру ярый торган эш түгел. Бу эшкә һәр беребез җигелергә тиеш. Кайбер чараларны тәкъдим итәсем килә: гаиләдә татарча гына сөйләшү, руслар арасында да татар кешесе белән туган телдә сөйләшү, катнаш никаһларга каршы булу, базарда-кибеттә татарча сөйләшкән сатучыга өстенлек биру, татар эшмәкәренең фирмасына эшкә күбрәк татарны алу һәм эшне татарча алып бару, бай татарларга торакларны бер тирәдәрәк сатып алу һәм шул тирәне татар кварталына әйләндерү – бу татар бакчаларын, мәктәплерен, мәчетләрен оештыру эшен җиңеләйтер.

Татар теле ешрак эштәнсоң, ял вакытларында үткәрелгән чараларда яңгырый, шуңа күрә татарга аралашырга кубрәк, иҗтимагый эшләрдә активрак булырга кирәк. Балаларны да шунда йөртергә, алар рус мәктәбендә укып, рухлары белән ата-аналардан аерылмасыннар иде.

Исламчылык принцибына килсәк, аның нигезендә татар милләтен ныгытучы ислам юнәлешен тарату һәм мөселман интеллигенциянең киң социаль катламын булдыру мөмкин.

Мөселман интеллигенция булмыйча, “югары” ислам да барлыкка килмәс. Хәзерге зыялыларының күпчелеге формаль мөселманнар гына. Алар бөтен нәрсәне рациональ фикерләү аша гына аңларга өйрәнгән, исламга да карашы шундыйрак. Шуңа күрә аларны диңгә тартыр өчен, ислам йөзе белән гыйбадәткә генә түгел, ә фән, логика һәм фәлсәфәгә дә борылырга тиеш (Исламны фәлсәфә аша аңларга тырышу омтылышым минем “Милли идеология һәм дин”, “Почему нет мусульманской интеллигенции?” дигән мәкаләләремдә чагыпыш тапкан. Аларны интернеттан укып була).

Практик яктан бу мәсьәләне хәл итәр өчен, мәчетләр янында мөселман культура үзәкләре эшләргә тиеш. Шулай итеп интеллигенциябезне мөселманнар белән бераз берләштерер идек.

Икенче мәсьәлә - ул, традицион һәм радикаль исламның каршылыгы.

Әйтик, ваһһабилектә яшь мөселман Коръәнне һәм төп хәдисләрне өйрәнә дә, алар нигезендә бөтен нәрсә турында үз хөкемен чыгара ала, хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр турында да. Аның өчен бер кем дә указ, авторитет түгел, хәтта мөфти дә. Егет кеше өчен нинди чиксез ирек һәм мөстәкыйльлек! Менә шул нәрсәләр яшь кешене тарта да радикаль исламга.

Ә традицион исламда эшләр ничегрәк? Анда яшь мөселман үз мөстәкыйль фикерен әйтер алдыннан, Коръәннән башка, бер абруйлы мөселман фикерен, аннары – имамның, аннары – мөфтинең, аннары – РТ президенты каршында эшләүче диннәр буенча киңәшчесе, тагын да – МВД һәм ФСБ фикерләрен өйрәнергә мәҗбүр. Менә шушы традицион исламның вертикале яшь мөселманның миенә баса, ирекле фикерләүдән мәхрум итә.

Мөфтиләребез чиновникларга әйләнеп баралар. Хәтта МВД белән хезмәттәшлекләрен гәзитләрдә рекламлаштыралар. Ә бу факт аларга яшьләр арасында популярлык өстәми.

Традицион ислам иреккә, мөстәкыйльлеккә сусап ята, ул ирекле булмаса, исламның башка агымнарына тәгаен оттырачак.

Радикаль ислам нигездә ярлы, белеме аз булган социаль катламнарга хас. Радикаллар (фундаменталистлар) исламнан фәлсәфәне, фәнне, сәнгатьне һәм мистиканы, ягъни теологиядән тыш бөтен нәрсәне алып ташлыйлар. Шулай итеп, исламның бөтен төрлелеге, бөтен байлыгы һәм Коръәннең төп идеялары(яшәеш кануннарын өйрәнү, игелекле эшләр башкару һәм гадел җәмгыять төзү) онытылган була.

Ә бит, урта гасырлардагы гарәп-мөселман цивилизациясенең рухы, бу цивилизацияне тәшкил иткән культураларның, диннәрнең һәм этносларның төрлелегеннән гыйбарәт иде.

Минемчә, мөселман илләрнең артта калуы да, аларда культураның һәм фәннең түбән дәрәҗәдә булуы белән бәйле. Алар бәйсезлек алып та, беренчел исламның рухилыгыннан, аның хөр фикереннән файдалана алмаганнар. Шуңа күрә, аларның дәүләт структуралары я (дөньяви милләтчелекнең) тупас диктатурасы, яисә бик тар кысаларда аңлатылган теология (клерикализм) нигезендә төзелә иде. Хәзер инде диктатура да һәм тар теология дә үз потенциалларын тулысынча югалтканнар.

Хәзер гарәпләр алдында ике юл: беренчел ренессанс исламның рухына кайту, яисә Аурупа юлыннан бару.

Күптән түгел булып узган гарәп революцияләре гарәпләрнең шул бөек борылыш чатында торуын чагылдыра.

Бездә, татарда, андый проблема бармы? Минемчә, юк, чөнки татар милләте ул борылышны инде XIX гасырның урталарында ясый башлаган. Милләтебез өч принципка таянган идеологиясе буенча алга бара һәм аның, гарәпләрдә кебек, бер чиктән икенче чиккэ чамасыз сикереп яшәргә кирәге юк.

Шулай итеп, татар исламыбызда өч юнәлеш күзәтеп була. 1. Рациональ фикер йөртүче зыялы мөселманнар, 2. Традицион хәнәфи мөселманнар, 3. Радикаль мөселманнар.

Ләкин бу өч юнәлештә фикер йөрткән мөселманнар үзләрен бер үк татар милләтенең балалары итеп тоеп, аларның фикер төрлелеге һәм бәхәсләре милләткә зыян китермәсә, менә шундый исламчылыкны һәм исламны татар исламы итеп атарга була, һәм шундый гына исламчылык безгә кирәк тә.

Заманчалык (модернизация) дигәндә, мин Д. Медведев кебек, алдыңгы фән (Сколково), техника һәм технологияләрне генә күздә тотмыйм. Минемчә, заманчалык принцибының күпкә мөһимрәк ягы бар. Бу принцип нигезендә урта сыйныфны зур социаль катлам итеп үстерү һәм шуның нигезендә татар милләтенең социаль бердәмлеген булдыру мөмкин. Ә зур урта сыйныф барлыкка килү белән хәзерге вәхши һәм бандитлы капитализм социаль капитализмга әйләнә башлаячак. Тарихта урта сыйныф бөтен илләрдә дә иң милләтче сыйныф булып саналган.

Ә реаль тормышта бу өч принципны гамәлгә кертеп буламы, дигән сорау туарга мөмкин. Минемчә, бу идеологик өчлек нигезендә “татар җыеннары” системасын төзеп була, һәм бу җыеннар татар халкының милли-мәдәни һәм кайбер социаль проблемаларын хәл итеп торыр иде. Һәр җыенның башында өч инициатив һәм авторитетлы кеше торырга тиеш. Алар халык тарафыннан сайлана. Татарчылык юнәлешен укытучы яки галим, исламчылык юнәлешен – мулла яки исламны белгән кеше, заманчалык юнәлешен – эшмәкәр алып барырга тиеш.

Бу иҗтимагый оешмалар Бөтен Дөнья Татар конгрессы һәм дәүләт органнары белән дә элемтәдә торырга мөмкин, ләкин аның җитәкчеләре дәүләт органнарының курчакларына әйләнергә тиеш түгел.

Менэ шундый җыеннар татарның тормышында милли граңданлык җәмгыятен һәм демократияне үстерү өчен бер нигез булып торыр иде (Җыен турында тагын да җентекләбрәк мәгълүмат алыр өчен, интернетта “Татарская община как выход из тупика”дигән мәкаләмне укып була).

Мин, шушы өч принgиптан торган идеология хәзерге татар милләте өчен иң оптималь булыр, дип, уйлыйм. Аның конкрет аспектларын эшкәртеп, китап итеп тә язып була.

Татар халкына аны укмаштыра торган анык һәм җыйнак бер идеологик тәгълимат кирәк, һәм шушы туры юлдан барып, ул, һич шиксез, милли азатлыкка ирешәчәк, дип уйлыйм.

28.09.2012

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх