Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв



i-mulla

takbir.ru









ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Тарих

  

Фәүзия Бәйрәмова БАТЫРША ЯВЫ

Татар халкының иң зур фаҗигасе 1552 елда – Казан урыслар тарафыннан яулап алынгач башлана...

Ничә гасырлар буе гөрләп яшәп яткан татар дәүләте, татар иле юкка чыгарыла...

Шәһәрләр талана, авыллар туздырыла, кешеләр юк ителә...

Татар ханнары үтерелә, гаскәр кырыла, казна туздырыла...

Дәүләт белән бергә, милли тормыш та чәлпәрәмә килә - мәчет-мәдрәсәләр җимертелә, изге китаплар утка ягыла, матди һәм рухи байлык талана, милләт мирассыз һәм тамырсыз калдырыла...

Меңәр еллар буе шанлы дәүләтләр тоткан, иксез-чиксез ил-җирләр биләгән, зур гыйлемгә һәм байлыкка ия булган, бөек мәдәнияте белән дөньяны таң калдырган татар халкы бер мизгелдә илсез һәм җирсез. өйсез-дәүләтсез, хокуксыз бер кол хәлендә торып кала...

Басып алучыларга татарның җәннәттәй җирләре генә кирәк була, ә аның теле һәм дине, үзе кирәк булмый...

Татарны түзә алмаслык коллык, кара эш белән изү, сугышларга куып кертеп, юк итү башлана, исән калганнарын исә тиз арада чукындырып һәм урыслаштырып бетерү максаты куела...

Урыс кылычыннан һәм коллыгыннан могҗиза белән исән калган татар халкы, кара урманнарга, төпсез сазлыкларга качып, дала-тауларга таралып, телне, динне, милләтне саклау өчен тиңсез көрәшкә күтәрелә...

Бу көрәш гасырлар буе дәвам итә һәм бүген дә бара...

Дәүләтсез калган татар халкының азатлыгы, теле һәм дине өчен көрәш белән милләтнең каһарман уллары, дин әһелләре, галим-зыялылар җитәкчелек итә...

Алар татар дәүләтенең юкка чыгуы, милләтнең бетүе белән беркайчан да килешмиләр, югалган дәүләтне кире кайтару өчен гасырлар буе басып алучылар белән көрәшәләр, телне һәм динне бирмәс өчен сугышларга керәләр...

Күпләр бу тигезсез көрәштә һәлак була, дин юлында шәһит китә, әмма соңгы сулышынача мөселман-татар булып кала, милләтенә дә шуны васыять итеп үлә...

Әйе, татар халкы беркайчан да үзенең коллыгы белән килешмәгән...
Татар беркайчан да үзенең иреге, теле һәм дине өчен көрәшен туктатмаган...

Без хәзер сөйләячәк 18 гасыр тарихы да тоташы белән татар күтәрелешләреннән тора. Чөнки бу чорда патша хөкүмәтенең татарларга каршы көрәше, басымы, явызлыгы моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитә. Татарларны көчләп чукындыруларның, чукынмаган өчен тереләй утта яндыруларның, төрмә һәм каторгаларга җибәрүләрнең, адәм күтәрә алмаслык салымнарның, лашманлык, казна заводларында кол булып эшләүләрнең иге-чиге булмый...

Бу гасырда урыс патшалары татар халкын милләт буларак юк итү максаты куялар – Идел-Уралда татарларга карата чын мәгънәсендә геноцид башлана...

Моны аңлап алган татар халкы, соңгы көчен җыеп, үз-үзен якларга ташлана. Корал тота алган һәркем коралга ябыша, чөнки шулай гына исән калып буласын аңлый алар. Шул ук вакытта милләт улларында югалган дәүләтне кире кайтару өмете дә сүнми, алар аның төрле юлларын эзләп карыйлар. Әйтик, 1708 елда, Солтан Морат исемле татар каһарманының, Казан өчен хан сорап, Төркиягә юлга чыкканы билгеле. Ул бу эшне Идел-Урал татарлары белән киңәшеп, аларның фатыйхасын алып эшли. Солтан Морат шактый зур гаскәр туплап, юл өстендәге Самара, Камышлы, Сергевск шәһәрләрен урыслардан азат итеп, сугыша-сугыша Төньяк Кавказга хәтле барып җитә, Терек шәһәрен камап ала. Урыс гаскәре белән каты бәрелешләрдә Солтан Морат әсирлеккә төшә, аны Казанга алып кайтып асып үтерәләр.

Бу вәхши хәл татар халкында патша хөкүмәтенә карата бернинди өмет калдырмый, алар яу артыннан яуга күтәреләләр. Гасыр башында татар яулары белән Сәгыйть Җәгъфәр һәм Теләкәй батырлар җитәкчелек итә. 1705-1711 елларда милли азатлык көрәше башына Теләкәй улы Күчем баса, 1735-1740 елларда татар явы белән Күчем улы Акай һәм Акай улы Габдулла җитәкчелек итәләр. Татар халкының аазатлыгы өчен яуларда Күчем ханның нәселе – Себер татарларының да ахыргача сугышуын әйтеп үтәргә кирәк. Татарлар бөтен нәселләре. авыллары, гаиләләре белән басып алучыларга каршы сугышалар. Шулай итеп, Идел-Урал арасында татарларның бер гасырга сузылган Ватан сугышы башланып китә... Идел-Урал арасы тел, дин, ирек өчен көрәшкән татарларның каны белән сугарыла...

1755 елда Идел-Урал арасында яңа татар явы кабынып китә. Тарих мәйданына, бер кулына Коръән, икенче кулына кылыч тотып, татар мулласы Батырша хәзрәт чыга.

Батырша-Баһадиршаһ...

Унсигезенче гасыр уртасында татар халкын урыс илбасарларына каршы җиһадка чакырган, мөселманнарны дин һәм ирек өчен изге көрәшкә күтәргән, үзе исә ахырда патша зинданында кәферләр белән тигезсез бәрелештә шәһит киткән татар каһарманы...

Язмышы һәм тормышы дастаннарга тиң Батырша мулла...

Үзенең хак сүзе белән патша тәхетен тетрәткән, Идел-Уралны чукындырудан саклап калган Баһадиршаһ...

Кем соң ул, кайда туган, нинди нәселдән, кайларда шундый зур гыйлем алган? Төп сүзгә - Батырша явына күчкәнче, шулар турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. Кызганычка каршы, бүгенге көнгә хәтле Батыршаның туган елы төгәл билгеле түгел, аны 1715, дип тә, 1710, дип тә язалар, 1717 елларга кадәр якынайтучылар да бар. Бу хәл Батыршаның туу турында метрикасы бүгенге көнгә кадәр табылмаганлыктан килә, ягъни, Батыршаның метрикасы башка урында булырга яки махсус юк ителгән булырга мөмкин. Батыршаның ата-аналары чукындырудан качып, Нижгар ягыннан Уралга күчеп килгән мишәрләр булуы билгеле. Бәлки Батырша анда ук туган булгандыр, бәлки галимнәр язуынча, элеккеге Казан губернасы, Уфа өязе, Карышбаш (Югары Карыш) авылында тугандыр. Бу авыл хәзер Башкортостан Республикасының Балтач районына керә.

Батрыша (Габдулла Галиев) башлангыч дини белемне башта әтисе Туктаргали абзый мәдрәсәсендә ала, аннан укуын Казан ягындагы мәдрәсәләрдә - Тайсуганда һәм Ташкичүдә дәвам итә. Дөрес, моңа каршы төшүче галимнәр дә бар, бу мәсьәлә ачык килеш кала. Безнең фикеребезчә дә, Батырша Урал аръягы мәдрәсәләренең берсендә, әйтик, Әлмәндә белем алмадымы икән, дигән уебыз бар, чөнки ул соңыннан өйләнүен дә, укытуын да шул якларда – хәзерге Чиләбе өлкәсенең Мөслим авылында дәвам итә (1746-1749 еллар). Соңыннан ул туган авылы Карышбашка кайта һәм 1755 елга кадәр, ягъни, яуга күтәрелгәнче, шунда мәчет имамы һәм мәдрәсәдә укытучы булып эшли. Батырша хәзрәт тирә-юньдә үзенең зур гыйлем иясе булуы белән аерылып тора, тәкъва мөселман, гадел кеше булуы белән таныла. Шушы сыйфатларын искә алып, аны 1754 елда Себер юлы ахуны итеп тә сайлап куялар.

Бу еллар – татар халкын иң хокуксыз кол хәленә төшергән, көчләп чукындыруларның иң вәхши төс алган, буйсынмаганнарны иң рәхимсез рәвештә юк иткән кара еллар, канлы еллар... Һәм болар барысы да – чукынмаган өчен татарларны тереләй утта яндырулар да, мәчет-мәдрәсәләрне юк итүләр дә, халыкны кол хәлендә иң кара эшләрдә газаплаулар да – барысы да Батырша хәзрәтнең күз алдында бара... Эчендә җаны булган, милләтнең киләчәге турында уйлаган, ислам диненә, мөселманнарга нинди зур куркыныч килгәнен бөтен йөрәге белән аңлаган Батырша хәзрәт соңгы адымга бара – халыкны басып алучыларга каршы изге сугышка – җиһадка чакыра. Сүзебез тарихка “Батырша явы” булып кереп калган шушы тиңсез күтәрелеш турында, аның төп әйдәүчесе, идеологы, каһарманы Батырша хәзрәт турында булыр, иншаллаһ!

*******

Татар халкы дин һәм милләт өчен шәһит киткән Батырша хәзрәт турында бик аз белә, бу хакта белүче галимнәрнең кайберләре исә аның батырлыгын шик астына куя, имеш, ул җитәкләгән күтәрелеш барып чыкмаган, халыкны канга батырып бастырганнар, үзен һәм гаиләсен юк иткәннәр... Бу тарихи фактларда хаклык бар кебек тоелса да, хакыйкать тирәндәрәк ята, тулы дөреслекне белү өчен Батырша яшәгән чорга, аның эшчәнлегеннән соң булган үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәк. Шунысын да онытмыйк, Батырша хәзрәт исеме урыс тарихчылары тарафыннан патша чорында да, совет заманында да нигездә бары тик тискәре яктан гына искә алынды, аңа Россия империясен җимерергә теләгән фанатик, фетнәче мулла, реакцион дин әһеле, итеп карадылар. Ә Батырша күтәрелешенең төп максаты – Идел-Уралда яңадан бәйсез мөселман дәүләтен торгызу була бит, ул татар илен басып алган кәферләргә каршы кораллы җиһад – изге сугыш игълан итә, Батыршаны шуның өчен кулга алалар һәм юк итәләр.

Октябрь инкыйлабына кадәр яшәгән урыс тарихчылары Батырша явына азмы-күпме дини төсмер бирделәр, әмма шуннан артыгын күрмәскә тырыштылар. Әйтик, танылган урыс тарихчылары С.Соловьев, П.Рычков, Н.Фирсов, Н.Дубровин Батырша явының дини ягына әһәмият бирәләр. Алар бу хезмәтләрен язганда, хөкүмәт архивларына, Ырынбур губернаторы И.Неплюев язмаларына, генерал-майор Тәфкилев белешмәләренә, һәм, әлбәттә, Батырша хәзрәтнең рус теленә тәрҗемә ителгән хат-аңлатмаларына, халыкка мөрәҗәгатенә таяналар, шулардан чыгып эш итәләр. Әмма бу хезмәтләрнең берсендә дә татарларның милли азатлык хәрәкәте, шул исәптән, Батырша явы да гадел яктыртылмаган, алар барысы да шовинистик рух белән сугарылган, Батырша хәзрәт үзе түбәнәйтеп тасвирланган. Бу күренешкә филология фәннәре докторы Мәсгуд ага Гайнетдин дә игътибар иткән:

“Үткәне юкның киләчәктә дәвамы була алмый, - дип яза ул. – Шул, дәвамы, алдагы елларда да үсентеләре булмасын өчен дип, царизм Батыршаны оныттырырга, һичьюгы, аның кешелек һәм асыл характер үзенчәлекләрен бозып, пычратып, әшәкеләндереп күрсәтергә бар игътибарларын караткан. Нигездә, барысы да монархистлык сызыгында торган революциягә кадәрге атаклы урыс тарихчылары менә ни өчен Батыршаны күзгә чалынмаслык кечерәйтеп һәм царизм теләгән рәвешкә кертеп күрсәтүдә кимчелеген куймыйлар. Галимлек намуслары алдында акланырга сылтау бар: алар бит татар тарихын язмыйлар, аларга ул татар турында төпченеп утыруның кирәге шундый гына...Татар укымышлылары исә, дәүләт серләрен ачучы архив материалларына якын җибәрелмәгәннәр. Аның исемен телгә алу кузгалыш елларында катгый тыелган. Ул тыюлар да үз көчен революциягә кадәр саклый.” (Мәсгуд Гайнетдин. Язмышыңа Җиңү язылган булсамы? // Дин вә әдәп. Иман нуры. 2005, октябрь, 3 бит.)

Урыс тарихчылары тарафыннан Батырша хәзрәткә карата тискәре фикер октябрь инкыйлабыннан соң да әллә ни үзгәрми, алар өчен ул һаман “фетнәче-реакцион мулла” булып кала. Ә 18 гасырда бөтен Идел-Уралны тетрәткән милли-дини күтәрелешләргә совет тарихчылары бөтенләй икенче төрле төсмер бирә башлыйлар, аларны тарта-суза сыйнфый көрәш кырына куып кертергә тырышалар. Имеш, халык патша хөкүмәтенә каршы икътисадый авырлыкларга түзә алмыйча гына күтәрелгән икән, бу милли һәм дини ирек өчен көрәш булмаган, ә крестьяннар сугышы булган, имеш, аларда бөтен милләтләр дә катнашкан икән... Шулай итеп, татарның дәүләт бәйсезлеге, дин һәм милләт иреге өчен гасырлар буе кулга корал тотып басып алучыларга каршы көрәшүе тагы изрәтелә, йомшартыла һәм тамак өчен сәнәк сугышына әйләндереп калдырыла. Бу нисбәттән А.П.Чулошников, С.М.Васильев, Н.Калинин, Н.Устюгов хезмәтләрен, совет чорында иҗат иткән кайбер башкорт һәм татар галимнәренең язмаларын мисалга китерергә булыр иде. Батырша явын махсус өйрәнгән Чулошников күтәрелешнең җиңелүендә турыдан-туры дин әһелләрен, Батырша хәзрәтнең үзен гаепли, имеш, ул хәлиткеч мизгелдә урманга кереп качкан, халкын ташлаган икән...

“... Эта слабая сторона их политеческой деятельности, роковым образом отразившаяся на ходе самого восстания, наиболее ярко выявилась в действиях и поступках самого главного и крупного из этих вдохновителей движения мишарского муллы Батырши, вышедшего из среды местного духовенства, - дип яза ул. – В этом отношении особенно характерным было, например, поведение Батырши в критический для движения момент, когда он, вместо того чтобы решиться на смелый шаг, требовавший от него некоторго политического риска, предпочел для себя лучшим выходом из положения удалиться поспешно из своего аула в соседний лес и, скрываясь там вместе со своими учениками, пассивно выжидать дальнейшего разрешения событий.” (Чулошников А.П. Восстание 1755 г. в Башкирии. – М.-Л., 1940, стр.63.)

Бу “урманга кереп качты” яласын соңыннан башкорт галимнәре И..Акманов һәм Г.Хәсәеновлар да күтәреп ала, моңа үзләреннән, “сукынырга теләде”, дип тә өстәп җибәрәләр. Шулай итеп, Батырша күтәрелешенең бәясен төшерергә тырышу, Батырша хәзрәтне түбәнәйтү яңа әйләнеш ала, чөнки совет тарихчылары өчен дә татар халкының милли азатлык көрәше каһарманын күтәрү һич кирәк булмый. Югыйсә, патшага каршы көрәште, дип, Пугачев яугире Салават Юлаевка совет заманында ук Уфа уртасында һәйкәлләр куйдылар, аны башкорт халкының милли каһарманына әйләндерделәр, ә импрериягә каршы изге сугыш игълан иткән, басып алучыларга каршы кулына корал тотып сугышкан һәм төрмәдә каһарманнарча үлгән Батырша хәзрәтнең батырлыгын күрмәмешкә салышалар, аңа җай чыккан саен тибеп үтәләр...

“Из-за колебаний и нерешительности Батырши время было упущено, – дип яза башкорт тарихчысы Акманов. – К тому же сам Батырша вместо того, чтобы открыто встать во главе движения и бросить клич к восстанию, забрав семью и учеников, бежал в лес, тем самым окончательно деморализовав взявшихся за оружие башкир Осинской дороги. Поэтому Батыршу нельзя считать предводителем восстания, тем более называть это движение его именем, как ошибочно писали дореволюционные историки.” (И.Акманов. За правдивую освещение истории народов. – Уфа, 1995, стр.57.)

Үзенең совет чорында ук чыккан китабында да Акманов Батыршаны гаепләп яза, аны яубашы буларак танымый: “Батырша не был ни организатором, ни идейным вождем восстания”, дип яза ул. (Акманов И.Г. Башкирские восстания в XVIII в. – Уфа, 1989, стр.64.)

Гомеренең күп өлешен Батырша тарихын өйрәнүгә багышлаган икенче бер башкорт галиме Гайсә Хөсәенов та үз героена карата каршылыклы фикердә. Батырша хәзрәт аның өчен “башкорт восстаниеләре” фонында бер шәүлә кебек кенә кирәк,ул аңа – ипи ашата торган фәнни тема... Ягъни, сүзе кирәк, үзе – юк... Югыйсә, ул Батырша хәзрәтнең туган авылында аны түбәнәйтә торган мондый сүзләрне сөйләмәс иде:

“Төрле төбәктәрзә кабынган ихтилалга етәкселек итеү һәм уларзы берзәм хәрәкәткә әүелрелдереп ебәреү урынына ул (Батырша. – Ф.Б.) үзен көтеп торган кораллы якташлары – гайнәләрзе ташлап, урманга касыузы хәйерлерәк күрә. Батырның бахырга әйләнеүе бына ошоннан башлана ла инде... Батырша, “ахыр был мәглүндәрзән йәмәгәтемне коткара алмамдыр, бары үз башымды коткарайым”, тип, катынын, ике балаһын ташлап, Яхъя тигән шәкерте менән касып китә. Гаиләһе яттар кулына эләгә.” (Батырша – выдающийся идеолог и вдохновитель восстания башкир 1755-1756 гг. Уфа. – 2000, стр.32-35.)

Батырша мәчете
Батырша мәчете

Моның Батырша хәзрәткә карата нахак бәла ягу икәнлеген башкорт галиме ничек аңламый икән? Тарихтан билгеле булганча, Батырша хәзрәт гаиләсен урманда ташлап качмый, ә ышанычлы кешеләр белән кайнаталарына – Урал аръягына озата, әмма аларны юлда тотып алалар. Батырша хәзрәт, башкорт галимнәре хор белән кычкырганча, урманга кереп качмый, ә өен кораллы сатлыклар сырып алгач, гаиләсен алып, урманга китәргә мәҗбүр була... Тарихтан билгеле булганча, ул әле аннан да халыкны яңадан яуга күтәрергә тырышып карый, төрле тарафка үзенең шәкертләрен юллый, әмма инде вакыт үткән була, Урал тауларын урыс гаскәрләре чорнап ала... Батырша хәзрәтнең “Гарызнамә”сенә таянып кына, башкорт галимнәре аның “сукынырга теләгәнен” куертырга яраталар. “Гарызнамә” – төрмә шартларында язылган аңлатма, анда төгәлсезлекләр дә, буталулар яки махсус бутарга тырышулар да булырга мөмкин, шуңа күрә “чукыну” темасын да, галим Мәсгуд ага Гайнетдин язганча, Батырша хәзрәтнең бер хәйләсе итеп кенә карарга кирәк. Әгәр ул чукынырга теләсә, бу яуга чыкмаган да булыр иде, әгәр Батырша хәзрәт төрмәдә христиан динен кабул иткән булса, хөкем ителүдән котылган булыр иде, гаиләсе белән яңадан кушылып, башка татарларны да чукынырга өндәп йөрер иде... Әмма ул бу адымга бармый, иманын сатмый, милләткә хыянәт итми, ислам дине, татар халкы өчен җанын бирә...

Рәфис хәзрәт
Рәфис хәзрәт

Кайберәүләр ни өчен һаман Батырша хәзрәтнең намуслы исемен пычратырга, ул эшләгән рухи батырлыклыкны кечерәтеп, түбәнәйтеп күрсәтергә телиләр соң? Батырша хәзрәтнең батырлыгы нәрсәдә - халыкны басып алучыларга каршы яуга өндәүдәме, көрәшкә күтәрүдәме, төрмә шартларында да иманы, җаны өчен палачлар белән тиңсез көрәш алып баруындамы? Әллә инде шушы көрәшнең нәтиҗәләрендәме? Шушы сорауларга җавап бирми торып, Батырша хәзрәтнең милләт һәм дин өчен эшләп калдырган гамәлләренә тулы бәя бирә алмабыз, мөгаен. Ул чордагы гаять катлаулы вәзгыятьне белми торып та бу фаҗигале хәлләрне тулысынча аңлый алмабыз. Ә Батырша хәзрәт – үз чорының баласы, милләт күргән бөтен авырлыкларны, динебез өчен бөтен михнәтләрне ул да күргән, шуның тере шаһиты булган. Зур дин галиме, Коръән буенча фәтвәләр чыгаручы казый, бөтен Себер юлы мөселманнарының җитәкче-ахуны Батырша хәзрәт, Идел-Уралда мәчетләр юк ителгәндә, халкы көчләп чукындырылганда, милләте һәм дине бетү алдында торганда, басып алучыларга каршы изге сугышка күтәрелә...

*******

Әйткәнебезчә, унсигезенче гасырның уртасы – Россиядә ислам диненә һәм урыс булмаган халыкларга карата басымның иң нык көчәйгән вакыты. Бер яктан, Уралда промышленностьның кисәк үсеп китүе, йөзәрләгән эреле-ваклы заводлар эшли башлавы аларга мәҗбүри беркетелгән җирле халыкны кол хәленә китерсә, икенче яктан, буш далада Ырынбур каласының калкып чыгуы да биредә патша хакимиятен көчәйтә, борынгы төрки-татар җирләре урыс гаскәре һәм түрәләре белән тула. Ырынбур каласын төзүдә дә, Уралдан Казангача урнашкан хәрби кирмәннәре, ям йортларын тотуда да татар-башкортларның көчен файдаланалар, милләтне кара эшкә ат урынына җигәләр. Халык бушка эшли, аны теләсә кайсы вакытта патша хезмәтенә көчләп алып чыгып китәләр, урман кистерәләр, ям чаптыралар, үзен дә, малын да кызганмыйлар...

Әмма җанга иң нык тигәне көчләп чукындырулар була. Батыршаның яшьлегенә туры килгән 1735-1740 еллар – Россия тарихында татарлар өчен иң фаҗигале еллар ул. Бу чорда Идел-Урал арасында мөселман-татарларның каны елга булып ага, авыллар һәм мәчетләр ялкын-ут булып яна... Себер төрмәләре тагы татарлар белән тула, хатын-кызлар һәм балалар коллыкка сатыла, көчләп чукындырылып, чиркәү-монастырьларга ябыла. Азгын һәм аңгыра урыс патшабикәсе Анна Ивановна татарларны бөтенләй кешегә санамый, аларны хайваннан да түбән дәрәҗәгә куя, бу хакта аның тарафыннан чыгарылган указлар сөйли... Ул чукынырга теләмәгән татарларны кыру өчен Идел-Урал буйларына гаскәр арты гаскәр юллый, татарларны юк итүдә урыс генералларына бөтен хокукларны бирә. Татар халкының Казан алынганнан бирле мондый вәхшилекне, явызлыкны әле күргәне булмый. Бу чорда урыс дәүләте татар халкын бөтенләй юк итү, бетерү максаты куя, татарларга карата ачыкта-ачык геноцид сәясәте алып бара. Бетәсен сизенгән татар халкы урыс гаскәрләренә каршы соңгы сугышына күтәрелә...

1736 елның 16 февралендә урыс патшабикәсе Анна Ивановна татарларга каршы яңа указ чыгара, ул анда татарларның җирләрен тартып алырга әмер бирә, ул җирләргә урыс крестьяннарын һәм каторжан христианнарны көчләп күчерергә боера. Боларга каршы баш күтәргән татарларны бернинди кызганусыз юк итәргә, йорт-җирләрен туздырырга, исән калганнарын урысларга коллыкка бирергә яки мәңгелек каторгага сөрергә боера патшабикә. Шушы явызлыкларны кылу өчен Кама аръягына өстәмә рәвештә 22 меңлек урыс гаскәре җибәрелә. Урыс генераллары Кириллов, Румянцев, Татищев һәм башкалар Идел-Урал арасында татар халкын юк итү эшенә керешәләр... Идел-Урал арасына үлем килә...

Василий Татищев отряды, 1736 елның мартында, указ чыгып бер ай үтүгә, Себер юлында, ягъни, Батыршаның туган якларында , 90 татар авылын яндыра, 384 татарны җәзалап үтерә, 162 кешене әсирлеккә ала, 1247 ат һәм 850 сыерны халыктан талап ала, кешеләрне ач калдыра. Бу саннар артында күпме кан, күпме күз яше, күпме ятимнәр язмышы, газаптан һәм ачлыктан үлүләр, күпме кайгы-хәсрәт... Болар әле урыс архивларында документаль рәвештә теркәлеп калганнары гына, ә исәпкә дә алып тормыйча үтерелгән татар-башкортлар күпмедер...(Бу мәгълүматлар һәм 18 гасырда татар-башкорт күтәрелешләре белән бәйле алга таба кулланылачак башка мәгълүматлар түбәндәге хезмәтләрдән алынды: Акманов И.Г. Башкирские восстания. – Уфа, 1993; Вахит Имамов. Запрятаная история татар. – Набережные Челны, 1994; Витевский В.Н. И.И.Неплюев и Оренбургский край в прежнем его составе до 1758 г. Казань, 1897; Чулошников А.П. Восстание 1755 г. в Башкирии. – М.-Л., 1940.)

Бу урыс генералы ике айда Нугай юлында 313 татар-башкорт авылына ут төртеп яндыра, 1658 татар-башкортны җәзалап үтерә, 300 кешене әсир итеп ала...

Урыс генералы Румянцев Казан юлында 100 татар авылын яндыра, меңнән артык татарны газаплап үтерә...

Могҗиза белән исән калган татарлар моңа каршы сугыш белән җавап бирә, алар 10 меңлек гаскәр җыеп, урыслар өстенә ташланалар. Татар ирләре коралга тотына, халык яуга күтәрелә. Алар Румянцев һәм Кириллов отрядларына һөҗүм итеп, йөзләгән урыс солдатын үтерәләр, ныгытмаларын яндыралар, урыс авылларын юк итәләр. Татарларның һөҗүменә каршы тора алмаган урыс генераллары, исән калган солдатларын алып, Минзәлә крепостына кереп качарга мәҗбүр булалар һәм ярдәм сорап, патшабикәгә мөрәҗәгать итәләр. Татарлар Минзәлә крепостын чорнап алалар һәм әсирлектәге мөселманнарны азат итүне таләп итәләр.

Урыс патшабикәсе үз генералларын татарлардан коткару өчен ашыгыч чаралар күрә. Ул 1736 елның 6 августында яңа указ чыгара һәм Кама аръягына өстәмә гаскәр җибәрә. Татарларны җиңә алмаган вәхши Румянцев урынына тагы да явыз генерал Хрущев билгеләнә. Ул шунда ук яугир татарларны астыра һәм кистерә башлый. Ул рәхимсез рәвештә барысын да рәттән кыра, беркемне дә кызганып тормый. Урыс архив чыганакларыннан күренгәнчә, генерал Хрущев 13 юлбашчы-татарны артлары белән очлы казыкка утырта, йөзләгән татар ирен кабыргаларыннан асып куя, дүрткә өздерә (четвертовать итә), 144 кешене сөргенгә сөрә, 505 хатын-кызны һәм балаларны урысларга коллыкка сата. Халыктан 2 мең ат талап алына.

Идел-Уралда үлем тантанасы башлана...

Татар җирләрендә урыс генералларының вәхшилеге тантана итә...

Генерал Соймонов та явызлыкта башка урыс хәрбиләреннән кимен куймый, 1737 елның җәендә ул 98 татар яугирен рәхимсез рәвештә, карап торып җәзалап үтерә, татарларның йөзләгән авылларын гына түгел, иген кырларын да яндырып китә, шулай итеп, аның җәбереннән исән калган халыкны да ач үлемгә дучар итә. 1738 елны ул Нугай юлында тагы 32 татар-типтәр авылын яндыра, 881 кешене җәзалап үтерә. Болар әле рәсми докуметларда теркәлеп калганнары гына, ә бернинди исәпсез үтерелгән татарлар күпмедер?

Урыс патшабикәсе Анна Ивановна генералларының татарларга карата бу явызлыкларын хуплап, аларны үсендереп тора. Ул 1737 елны татар яуларын тизрәк бастыру өчен зур акчалар вәгъдә иткән указ чыгара, шулай итеп, комсыз урыс генералларының канлы кулларын бөтенләй чишеп җибәрә. Идел-Урал арасына гаскәр артыннан гаскәр җибәрелә, татарларны үтерү, авылларын яндыру гадәти бер нәрсәгә әйләнә. Бернинди судсыз һәм хөкемсез, бернинди гаепсез һәм сәбәпсез, бары тик татар булганнары өчен генә, бары тик мөселман булганнары өчен генә халыкны юкка чыгару башлана. Мондый максатчан үтерүне, геноцид димичә, тагы ни дип әйтәсең? Исән калган халыкка исә түли алмаслык салымнар салына, шул сәбәпле, мал-туарлары тартып алына. Нәтиҗәдә, татаралар ачлыктан кырыла башлый... Бу чорда татар халкы милләт буларак үлем чигенә килеп җитә.

Боларны яхшы белгән һәм Идел-Уралда татарларны юк итүне үзе оештырган урыс генералы Василий Татищев 1739 елның 22 февралендә патшабикә Анна Ивановна янына килеп, татарларны ахыргача җиңүе турында рапорт бирә:

“Две опаснейшая – Казанская и Ногайская дороги так разорены, что едва половина осталась, а Осинская и Сибирская дороги – хотя не столько людей пропало. Однако у всех лошади и скот пропали. Деревни сожжены, и, не имея пропитание, многие с голоду померли", ди генерал Татищев. Азгын урыс патшабикәсе белән аның яшьлек фавориты Татищев, “Татар халкы инде беркайчан да баш күтәрә алмас", дигән нәтиҗәгә киләләр.

Әйе, бу чорда татар халкы беркайчан да баш күтәрә алмаслык хәлгә китерелә. 1736-1737 елларда гына да Идел-Урал арасында 696 татар авылы яндырыла, 17 меңнән артык мөселман җәзалап үтерелә, 4 мең татар мәңгелек сөргенгә сөрелә, 10 мең төрки-татар хатын-кызлары һәм балалары урысларга коллыкка сатыла. Исән калган татарлардан 17 мең баш мал-туар тартып алына, үзләренә 9194 сум штраф салына. Бу елларда урысларга каршы милли азатлык сугышларында Казан губернасында 40 меңнән артык татар җәзалап үтерелә. Ул вакыт өчен бу – бик зур сан, бүгенге 40 миллион бәрабәренә тиң. Һәм шушы геноцид өчен әле беркем җавап бирмәде, урыс хөкүмәте дә, урыс чиркәве дә бу явызлыклары өчен татар халкыннан гафу үтенмәде.

18 гасырда Идел-Уралда урыс гаскәриләре мөселман-татарларны җәзалауның иң вәхши алымнарын уйлап табалар. Әйтик, Василий Татищев әмере буенча, 1738 елның 28 февралендә Себер юлы мишәрләре Сабан Сабырколыв һәм Бәкшурга Назаровны дүрткә өздерәләр (“четвертовать” һәм “колесовать” итәләр). Заманында урта гасырлар инквизиторлары гына кулланган бу җәза ысулы дөньяда иң рәхимсезләрдән санала һәм аны ул чорда, урыслардан кала, бер җирдә дә кулланмыйлар. Җәзага тартылган кешенең башта тереләй аяк, бот, җилкә, бил сөякләрен сытып изәләр, чәрдәклиләр, аннан, аягы башына тиеп торырлык итеп, махсус тәгәрмәчкә салып әйләндерәләр. Кеше шунда зур газаплар белән үлә... Яуга күтәрелгән татар җитәкчеләренең дә күбесен әнә шундый газаплы үлем көтә...

Ф.Бәйрәмова Балтач музеенда
Ф.Бәйрәмова Балтач музеенда

Көчләп чукындырылганнан соң, яңадан ислам диненә кайткан татарларны исә тагы да катырак җәза көтә - аларны тереләй утта яндырып үтерәләр. Әйе, кеше ышанмаслык хәл – 18 гасыр уртасында урыслар чукынырга теләмәгән татарларны утта яндырып үтерәләр! Бу хакта да тарихта мәгълүматлар теркәлеп калган... Казан губернасының Уфа өязендәге Себер юлы мишәре Туйкилде Җүләковны, көчләп чукындырганнан соң яңадан ислам диненә кайткан өчен, 1738 елның 20 июнендә, патша указы белән Екатеринбург шәһәрендә утта яндырып үтерәләр. Бу коточкыч җәзаны көчләп чукындырылган бөтен татарлар карап торырга мәҗбүр ителә, Туйкилдене инквизиция учагында яндырыр алдыннан, аңа патшаның указын укыйлар. Менә ул вәхши фәрман, укыгыз һәм тетрәнегез! Бу хәлләр бит әле моннан 274 ел элек кенә булган...

“По указу Ея императорского величества самодержицы Всероссийской и по определению его превосходительства Тайного советника Василия Никитича Татищева, велено тебя, татарина Тойгильду, за то, что ты, крестясь в веру греческого исповедения, приняли паки махометанский закон, и не только что в богомерское преступление впал, но яко пес на свои блевотины возвратился, и клятвенное обещание, данное при крещении презрел, чем Богу и закону его праведному учинил великое противление и ругательство, - на страх другим таковым, кои из махометанского приведены в христианскую веру, при собрании всех крещенных татар велено казнить смертию – сжечь.” (Анисимов Е.В. Дыба и кнут. Политический сыск и русское общество в XVIII веке. – М., 1999, стр.541-542.)

60 яшьлек татар хатыны Кисәнбикә Байрасованы, исә шул ук Екатеринбург шәһәрендә, шундый ук “гаепләү” белән, 1739 елның 30 апрелендә тереләй утта яндырып үтерәләр, ул тумышы белән Батырша хәзрәтнең хатыны туган төбәктән – Чиләбе якларыннан була... Яндыру алдыннан Кисәнбикәгә дә патшабикә указын укыйлар, анда: “По Указу Ее Императорского Величества...оной татарке за три побега и что она, будучи в бегах, крещенная обасурманилась, учинить смертную казнь – сжечь”, диелә. Шуңа нигезләп, генерал-палач Соймонов үз фәрманын чыгара: “Пойманную татань-башкирку, которая была крещена и дано ей имя Катерины, за три побега и что она, оставя Закон Христианский, обасурманилась, за оное извольте приказать на страх другим казнить смертию – сжечь, дабы впредь, на то смотря, другие казнились." (ГАСО. Ф.24, оп.1, д.818, стр.243-245.)

Әмма җәзалар ни кадәр куркыыныч булса да, татар халкы үзенең коллыгы белән беркайчан да килешергә теләми. Асып һәм яндырып үтерелгән татар яугирләре урынына яңалары баса, Килмәк абыз һәм Акай батырларны Абдулла Акаев, Сәетбай Алкин, Йосыф Арыков, Күчәп батыр, Сәет, Бәпәнәй батырлар, Мөслим Сарманаев, Зәит Аитов, Мандар Карабаев, Төклечура Алдагулов, Алдар Тарханнар алыштыра. Татар халкы дин өчен, ирек өчен, югалган дәүләтен яңадан торгызу өчен корбаннар бирә-бирә, урыс басып алучылары белән сугышын дәвам итә. 1740нчы ел бу тиңсез көрәшнең иң хәлиткеч елы була, татарлар өчен зур фаҗигаләр елы була.

Генерал-майор Соймоновның әмере буенча, 1740 елның август-сентябрь айларында Себер һәм Нугай юлларында тагы 537 татар-башкорт авылы яндырыла, Уфа өязендә 725 төрки-татар авылы юк ителә, халыктан 5298 ат, 5736 сыер малы талап алына. Генерал Соймонов 3665 мөселман ирен яу кырында үтертә, 404 татарны үз кулы белән җәзалап үтерә, 802 кешене мәңгелек сөргенгә сөрә, 3026 мөслимәне, балалары белән бергә, урысларга коллыкка сата. Аның кул астындагы урыс гаскәриләре дә татарларны кыруда хуҗаларыннан калышмыйлар. Урыс поручиклары һәм прапорщиклары Жданов, Ростовцев, Шишков, Скирманов, Веселов, Аристов, Загоскин, Дурасов, подполковниклар Павлуцкий, Путятин, Буткевич, майорлар Языков, Зимиский, капитаннар Микулин, Кублицкий, Возницын, Семенихин, Тарбеев, Сытин һәм Рогозиннар бер-берләрен уздырып ничә татар һәм башкортны үтерүләре турында югарыга мактанып рапортлар бирәләр, моның өчен патшабикәдән вәгъдә ителгән әҗерне көтәләр. .. Мөселман канын кызганмыйча койган өчен, патшабикә Анна Ивановна урыс башкисәрләрен алтынга күмә, әҗерне бик мулдан бирә.

1740 елның 25 август көнне Ырынбур далаларында (хәзерге Орск шәһәре урынындагы беренче Ырынбурда) моңа кадәр кешелек дөньясы күрмәгән вәхшилекләр эшләнә - урыс генераллары күзәтүе астында , мәйданда берьюлы меңләгән татарны җәзалап үтерәләр... Көпә-көндез, якты кояш астында, барабаннар кагып, туплардан атып, чаңнар чыңгылдатып, “Алилуйлар” улап, азатлык өчен көрәшкән татарларны кыргыйларча җәзалап үтерәләр...

Тарихның канлы пәрдәсен күтәреп, шул кара елларга күз салыйк...

Карагыз һәм уйланыгыз!

Тыңлагыз һәм тетрәнегез...

Бу хәлләр таш гасырда түгел, 1740 елны Рәсәй империясендә, Ырынбур далаларында бара...

Әнә ул үлем үзәнлеге...

Генерал Урусов кул астындагы җәлладлар бирегә 6 мең татарны җәзалау өчен куып китергәннәр. Аларның бер өлешен хәзер, эссе дала кояшы астында җәзалап үтерәчәкләр, бер өлешен Сакмар крепостына алып китеп үтерәчәкләр...Ирләренең һәм улларының, аталарының һәм туганнарының газапланып үлгәнен татар хатын-кызлары һәм балалар карап торырга тиеш була, соңыннан исә аларның үзләрен дә урысларга коллыкка сатарлар... Әнә тагыы барабаннар кагалар, быргылар кычкырталар, бу вәхшилекне сизенеп, атлар ярсып кешни, этләр күккә карап улый, сабый балалар өзгәләнеп елый...Әнә кул-аяклары богауланган татар ирләрен, бер-берләренә бәйләп, Ырынбур үзәнлегенә китерәләр, биредә аларны газаплы, рәхимсез үлем җәзасы көтә...

Кемне ничек үтерергә кирәклеген урыс генераллары үзләре хәл иткән, чөнки патшабикәдән аларга мондый хокук бирелгән. Бу канлы вәхшәтне башкарып чыгарга исерек урыс солдатларын куып китергәннәр, чөнки үз акылында булган кеше мондый ерткычлыкны эшли алмас иде... Үлем җәзасының иң авыры – кешене арты белән очлы таш казыкка утырту, 5 татар юлбашчысын әнә шундый газаплы үлем көтә... Сәрхүш генералларның акырып көлүе, быргы-барабаннар тавышы астында, аналары һәм хатыннары карап торганда, яугир татарларны шәрә килеш артлары белән таш казыкка утырталар... Бу хәтле вәхшәттән һәм хурлыктан, кояш булып кояш болытлар артына кереп качмакчы була, әмма битен капларга дала күгендә болыт кисәге таба алмый...

11 татар ирен кабыргаларыннан асып үтерү җәзасы көтә...

Башта адәм баласының терелә сөякләрен тартып чыгаралар, аннан ботарлап, кабыргаларыннан асып куялар... Дала туфрагы кып-кызыл кан белән тула... Кеше тамчылап канын югалтып, ата-анасы, газиз балалары каршында зур газаплар белән үлә...

Тагы барабаннар кагаалар, быргылар кычкырталар, тагы “Алилуй”лар улыйлар...

Шушы кыргый, исерек тавышлар астында, 21 татар иренең кырылган башы, тәгәрәп, урыс генералларының аяк астына барып төшә... Татарларның ачык калган күзләрендә бетмәс нәфрәт һәм үлем газабы чагыла... Моны карап торган балалары һәм аналары, акылларын җуеп, киселгән башларга барып ябышалар... Дала кыргый иңрәү авазы белән тула...

Батырша хәзрәтнең кулы белән язган китаплар






Батырша хәзрәтнең кулы белән язган китаплар...






Әнә дарда 85 татар иренең гәүдәсе чайкала, алар якты дөнья белән, якыннары белән, бәйсезлек турындагы уй-хыяллары белән шулай мәңгелеккә бәхилләшәләр... Бу җансыз гәүдәләр әле монда атналар буе шом салып асылынып торачак... Исән калган татарлар беркайчан да урысларга каршы баш күтәрмәсен өчен, башкаларны куркыту өчен тотачаклар бу мәетләрне дар агачларында...

Әнә бер читтә яугир татарларның телләрен, борыннарын, колакларын кисеп алалар, маңгайларына, тимерне утта кыздырып, “ВОР” дигән канлы тамга сугалар, аларның тереләй тиреләрен туныйлар... Империя өчен бу татарлар бур, татарларның илен, иреген урлаган урыс дәүләте биредә әнә шулай “гаделлек” урнаштыра... 6 мең татар бер урында әнә шулай халык алдында җәзалана...

Аннан соң исән калган татарларны Сакмар крепостына куып китерерләр, канлы тамаша инде биредә дәвам итә... Монда 170 татарны төрлечә җәзалап үтерәләр, 301 кешенең телләрен, борын-колакларын кисеп алалар, меңләгән хатын-кызны һәм балаларны урысларга кол итеп саталар...

Шулай итеп, Идел-Урал арасы тагы канга батырыла...
Татар илендә ачлык, төрле чир зәхмәтләре башлана...

Халыкның авыр хәленнән файдаланып калырга теләгән урыс поплары, кулларына тәре тотып, тагы Идел-Урал арасына таралалар, тагы татар өстенә ябырылалар...

*******

Татарларның йөрәк-бәгырьләренә төшкән урыс патшабикәсе Анна Ивановна 1740 елның 17 октябрендә, 47 яшендә кинәт кенә үлеп китә. Ул Россиянең тоташ христиан иле булуын күреп өлгерми, әмма үзенең соңгы сүзен, васыятен әйтеп калдыра – урыс булмаган халыкларның барысын да чукындырырга, чукындырырга һәм чукындырырга, нәтиҗәдә, алардан урыс ясарга. Бу патшабикә үлгәч тә, аның татарларны көчләп чукындыру турындагы указ-әмерләре бөтен көченә эшләвен дәвам итә. Ул үлгәч тә, татарларның мәчетләрен җимерәләр, авылларын яндыралар, үзләрен төрмәләрдә черетәләр...

1741 елның 25 ноябрендә Россия тәхетенә Петр патшаның сөекле кызы Елизавета Петровна утыра. 20 ел ил белән идарә итәчәк бу хатын Батыршаның язмышында да үзенең канлы эзен калдыра. Төрле интригалар юлы белән хакимияткә килгән бу патшабикә дә мөселманнарга каршы ярсып көрәшүен дәвам итә. Үзенең беренче эше итеп ул гаскәргә алынган бөтен татарларны, калмык, чуваш, мордва һәм рус булмаган башка халыкларны православ диненә күчерү турында 1742 елның 6 апрелендә указ чыгара. 10-12 яшьтән рекрутка алынган татар малайлары да, урыс армиясендә 25 ел хезмәт итәргә мәҗбүр булган татар ир-атлары да, патшабикә әмере белән чукындырылырга һәм шунда мәңгегә калырга тиеш булалар. Милләтне ир-атсыз калдыру гына җитмәгән, инде ул ир-атларны динсез итү өчен махсус указлар чыгарыла, болар барысы да татар халкына каршы юнәлдерелгән була.

Яңа патшабикә Елизавета Петровна хуплавы белән, 1742 елның 19 ноябрендә Сенат ислам диненә каршы коточкыч указ чыгара. Ул “О недопущении в Казанской губернии строить мечети, и о разведывании губернаторам и воеводам об обращенных в магометанский закон” дип атала. Шушы вәхши фәрман нигезендә татарларның бөтен мәчетләре юк ителергә һәм яңалары төзелмәскә тиеш була. Россиягә яңа патша килү белән, татарларны көчләп чукындыруның яңа чоры башлана... Шушы указ нигезендә, Казан губернасында 536 мәчетнең 418е юк ителә, Себердә - 133 мәчетнең 98е яндырыла, Әстерхан губернасында 40 мәчетнең 25е җимертелә, Казан һәм Ырынбур губерналарында гына да 270 мең кеше көчләп чукындырыла. Әле бу рәсми урыс тарихында теркәлеп калганнары гына, ә теркәлмәгән вәхшилек күпме булган?!

Әлбәттә, Батырша хәзрәт боларның барысын да белгән, күргән, бу канлы вакыйгаларның тере шаһиты булган, чөнки бу фаҗигаләр барысы да ул яшәгән һәм эшләгән төбәкләрдә - Казан һәм Ырынбур губерналарында, татар җирләрендә барган. Эчендә җаны булган, милләтенең язмышы өчен ут йоткан, үз балалары, нәселе өчен кайгырган, көрәшмәсәң, диннең бетәсен аңлаган кеше, дин әһеле бу очракта ни эшләргә тиеш? Әлбәттә, кул астында булган бөтен чаралар белән бу гаделсезлеккә каршы күтәрелергә тиеш. Һәм Батырша хәзрәт шулай эшли дә - мөселманнарны, Идел-Уралда яшәүче татар-башкортларны урыс басып алучыларына каршы изге сугышка – җиһадка чакырып мөрәҗәгать ясый, халыкны дин, милләт, дәүләт өчен көрәшкә күтәрә. ..

Озак еллар буе халыктан яшерелгән, патша заманында да, совет чорында да телгә алынмаган яки тискәре яктан гына әйтеп үтелгән бер язма бар, ул – Батырша хәзрәтнең халыкка өндәмәсе. Тарихта беренче тапкыр, Казан алынып, бәйсез татар тормышы тар-мар ителгәннән соң, Батырша хәзрәт азатлык өчен көрәш программасы белән чыга, аны язма рәвештә халыкка тарату юлларын таба. Кайбер галимнәрнең (Г.Хөсәенов) әйтүе буенча, бу өндәмә (“Тәхризнамә”) 1755 елның март-май айларында язылган, кайберәүләр (М.Гайнетдин) аны май аенда язылган, дип баралар. Өндәмә дүрт юл халкына – Себер, Нугай, Уса, Казан юлларында яшәүче мөселманнарга, татар-башкортларга адреслана, Батыршаның шәкертләре тарафыннан күпләп күчереп язып, шунда таратыла. Соңыннан, инде кулга алынганнан соң, патшабикәгә язган хатыннан күренгәнчә, Батырша хәзрәт үзе дә бу чорда халык арасыннан кайтып керми, мөселманнарны рухи яктан бу изге көрәшкә әзерли. Бу чорда ул шәхес буларак шушы өндәмәне язарга җитлеккән һәм яу башына басарга әзер кеше була.

Бүгенге көндә бу өндәмә Мәскәүдә, борынгы актлар дәүләт архивында (РГАДА) саклана, аны шул вакытта ук русчага тәрҗемә итеп, Петербургка җибәргән булалар. (РГАДА, ф.7, д.1781, ч.4, 367-374 л.) Батыршаны хөкем иткәндә шушы өндәмә аңа каршы төп дәлил булып тора, татар мулласы халыкны патшага каршы баш күтәрергә өндәүче дәүләт җинаятьчесе буларак хөкем ителә. Батырша мулланың халыкка өндәмәсе – чын мәгънәсендә, татарның югалган дәүләтен торгызу өчен, басып алучы урысларга каршы бәйсезлек программасы, изге сугышка чакыру ул. Шушы дәһшәтле фикер өндәмәнең буеннан-буена утлы тамга булып сузылган, шуңа күрә ул элек тә, хәзер дә күп сәясәтче, галимнәрне куркыткан, аны әйләнеп үтәргә мәҗбүр иткән. Әмма шушы өндәмәне яхшылап өйрәнми торып, без Батырша явына, ул яшәгән чорга, ул күтәргән мәсьәләләргә тулы җавап бирә алмабыз. Чөнки Батырша явы шушы өндәмәдән башланган, ислам дине җитәкчесе шушы өндәмәсе белән мөселманнарны кәферләргә каршы изге сугышка чакырган, һәм шушы өндәмәсе өчен Батырша хәзрәт мәңгелеккә империя төрмәсенә ябылган, шуннан үлемсезлеккә, мәңгелек җәннәткә юл алган...

Әйткәнебезчә, Батырша хәзрәт Идел-Уралда татарларга, мөселманнарга каршы империя оештырган канлы яуларның шаһиты була. Ул халыкны басып алучыларга каршы кораллы яуга күтәреп кенә бу коллыктан котылып буласын яхшы аңлый һәм шуны халыкка да аңлата. Батырша мулла үзенең өндәмәсендә башта ук бу бәхетсезлекләрнең төп сәбәпчесен ачык билгели. Ул – татар илен басып алган урыслар... “Әй, урыс вилаятендә торгучы ислам әһелләре вә әй, кәфер вә залим урысның хур вә җәфасыннан вә мәкер вә хәйләсендин бичара һәм битакәт (тәкатьсез) булып, рузкар (тормыш) кичергүче иман әһелләре, белегез һәм әгъла (аң) булыгыз!”, дип башлап китә ул өндәмәнең беренче юлларыннан ук. Өндәмә башыннан алып ахырына кадәр урысларның мәкерле басып алу сәясәтен ачып бирүгә багышланган, Батырша мулла мөселманнарга урыслар китергән фаҗигаларны күрсәтеп бирә һәм халыкны урыс коллыгына каршы кораллы көрәшкә - җиһадка чакыра.

Батырша хәзрәт бу өндәмәсендә зур дин белгече һәм өлгергән милли сәясәтче буларак чыгыш ясый, ул шулай ук көчле психолог һәм хәрби оештыручы-яубашы буларак та ачыла. Әмма иң беренче чиратта – ул ислам дине әһеле, һәм ул халыкка сүзен шәригатькә таянып аңлата. Мөселманнарны дин һәм ирек өчен изге сугышка чакырганчы, ул иң беренче эш итеп аларның шушы авыр хәлдә калу сәбәпләрен аңлатып бирә. Ягъни, русларның татарларга күрсәткән бу хәсрәтләрендә мөселманнарның үзләрендә дә гаеп булуын, җирле халыкның басып алучылар белән артык якынаеп китүен, аларча кылануларын, урысларга теләсә нәрсә эшләп йөрергә ирек бирүләрен гаепләп чыга. Батырша бу урында үзләрен мөселман дип атаучы Идел-Урал халыклары тормышына, аларның яшәү рәвешенә җентекле бәя бирә, ялгышларын төртеп күрсәтә. “Кәфер урыс тарафыннан моның кадәр хәсрәт һәм бәхетсезлекләр белән бәлаләндерелүебез – үзебезнең ислам кушканча яшәмичә, бозык һәм ялган, яман хәлләр кылуыбыз шомлыгыннандыр, - дип яза Батырша хәзрәт ачынып. – Ата-бабаларыбыз һәм дин кардәшләребез борын заманда гадәт иткән ислам кагыйдәләрен һәм расүлебез әйткәннәрне читкә куеп, бизарурәт кәфер һәм залим урыска баш куеп, үзләребез бер-беребезне мәкер вә хәйлә илә вә үзара ызгыштырып-талаштырып, шул рәвешле кәфер урыска итагать кылдырып, кәфернең кулын күтәреп, ул кәфернең динен котландырмакка (көчәйтергә) сәбәпче булып, ислам динен вә ислам әһелен хур вә зәгыйфь тотуга сәбәпче булды.”

Батырша хәзрәт өндәмәсенең башында ук чын мөселманның мондый булмаска тиешлеген аңлата. Чөнки мондый халык белән коллыктан котылып булмаслыгын ул яхшы аңлый. Һәм аларга үрнәк итеп, ул болгари мөселманнарның, ягъни, татарларның, кәфер урысларга каршы киңәштә һәм берлектә булуларын, аларга каршы батырларча сугышуларын аңлата. “Алар Аллаһы Тәгаләдән истиганәт алып, пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаһу галәйһиссәламне шәфәгатьче китереп, яу кораллары белән ярагланып (коралланып), газилек атларына менеп, ул мордар кәферләрнең өсләренә сикереп, аларны дәфег кылалар (кыралар) иде. Вә күп кәферләрне кылыч вә сөңгедән кичереп, җаннарын җәһәннәмгә җибәрәләр иде”, дип яза ул, татарның узган бөек тарихын искә алып.

Халыкның шулай акрынлап урыс кул астына керә баруында Батырша мулла милләтнең җитәкчеләрен, байларын һәм хакимият куйган старшиналарын гаепли. Бигрәк тә бу якларда Ырынбур кәлгәсе салынганнан соң, мөселман дип аталган халыклар арасында күпме фетнәләр килеп чыкканлыгын фактлар белән ачып күрсәтә. “Мөселман дип аталган таифәләрнең бәгъзеләре, кәфер урыс белән бер күңелле (бер уйда) булып, вә кәфернең гаскәрләрен үз өсләренә алып, пакъ динле ислами халыкларны, ягъни, кәфер урыска итагать итмәгән, борынгы ата-бабаларыбызның яхшы кагыйдә белән йорт тотмакта һиммәт иткән мөселманнарны чабып, малларын алып, угыл-кызларын бәндә вә әсир кылып, кәфергә саттылар”, дип яза Батырша хәзрәт, әрнеп.

Бу яман эштә ул бигрәк тә старшина дип аталган бәгъзе монафикъларны каты тәнкыйть уты астына ала, аларны урыска сатылуда гаепли, “кәфер урысларга аркаланып, мөселманнар белән киңәш итәр чакта, алар белән киңәшмиләр, ул мөселманарга тәкать һәм мөмкинлекләр бирмичә, ул кәферләрнең салымнарын һәм җәфаларын кабул итеп, мөселманнарның үзләренә йөклиләр”, ди. Ул гына да түгел, кәферләргә тиешле җавап бирергә җыенган мөселманнарны бу старшиналар урыслар кулына тотып биреп, “җәбер вә каһәр күрсәтеп, хур вә һәлакәтле кылдылар”, ди.

Батырша хәзрәт алга таба халык арасындагы бу сатлык җаннарның милләткә нинди зур зыян саласыларын яхшы аңлый һәм иң башта аларга каршы көрәш ачарга чакыра. Ул кәферләрчә эш йөрткән, кәферләргә ышанган монафикъларны старшина итеп куймаска өнди, алар каршына бармаска, аларга буйсынмаска чакыра. “Бәс, ни хәер вә ни бәрәкәт булыр шул кавемнәргә, кем, үз араларында бер күңелле (бер уйда-фикердә) булмыйча, бер-беренең һәлакәтенә сәбәпче булырлар? – дип дәвам итә Батырша хәзрәт үзенең өндәмәсен. – Вә ни истирахәт (тынычлык) вә ни иркенлек хасил булыр шул кавемнәргә, кем кәфер риялы вә кәфер игътикадлы монафикъларны баш вә старшина итеп, ислам шәригатен һәм хөкем иясе галимнәрне куеп, ул монафикъ надан старшиналарның алдына барып, алардан хөкем өстәрләр (көтәрләр)? Ул монафикълар батил (бозык) хөкемнәрне хак санап хәрам мал җыярлар яки кешенең хәләл хакын бирмәс булырлар.”

Һәм шушы аңлатулардан соң, Батырша мулла халыкны тәүбәгә килергә чакыра, мондый яман эшләрдән баш тартырга өнди. Чөнки урыс белән бер фикердә торып, аларга каршы изге сугышка чыгып булмаячагын ул яхшы аңлый. Һәм ул, халыкны урыс тормышыннан һәм тәэсиреннән аерып алу өчен, өндәмәсендә мөселманнар алдына конкрет таләп һәм бурычлар куя. Беренчедән – урыслар белән бер уй-теләктә булмаска; икенчедән – алар белән берләшеп, мөселманнарның канын коймаска, малларын тартып алмаска, әсир итмәскә; өченчедән – урысларга башлар һәм маллар белән хезмәт итмәскә, гаскәрендә катнашмаска; дүртенчедән – кәфернең кәлгәләрен һәм ныгытмаларын төземәскә; бишенчедән – ат-олаулар белән аларны илдән-илгә, кәлгәдән-кәлгәгә йөртмәскә; алтынчыдан – аларга ясак һәм фураж салымнары бирүне туктатырга. Ягъни, Идел-Урал арасына үтеп кергән урысларга бөтен яктан да бойкот игълан итәргә, аларга буйсынмаска, аларга каршы көрәш башларга, дигән сүз.

Әмма бу әле Батырша хәзрәт куйган таләпләрнең башы гына, төп сүзне әйтергә, төп эшне эшләргә әзерлек кенә. Яубашы-имамның милләт алдына куйган иң зур бурычы – кәфер урыс басып алган җир-суларны яңадан кире кайтару, югалган татар дәүләтен яңадан торгызу була. Моның өчен ул ата-бабалар җирендә кәферләргә юл куюны туктатырга кирәклеген әйтә, аларга монда кәлгәләр һәм крепостьлар, заводлар төзергә ирек бирмәскә, бер эштә дә кәферләргә ярдәмче булмаска кирәклеген аңлата.

“Үткән заманда кәфер урыска итагать вә инкияд (ышанып) кылып, ислам әһеленә вә ислам диненә ни зарарлар вә ни фетнәләр ирештергән идек, - дип яза Батырша хәзрәт үзенең өндәмәсендә. – Шул эшләребезгә үкенеп, аларны башка кабатламыйк, Аллаһтан гафу үтеник һәм ярлыкавын сорыйк. Вә киләчәк заманда ул кәфергә итагать һәм буйсыну кылмыйк! Вә киләчәк заманда ул кәфергә буйсынмаска, ул кушканны эшләмәскә ант бирик! Ислам әһленә вә ислам диненә зарар итәрдәй эшләрдән тыелырга ант итик! Шулай үткән елларда башларыбыз вә малларыбыз белән вә җирләребез вә йортларыбыз илә ул кәфергә күп төрле хезмәтләр итеп, күп-күп рәнҗүләр вә михнәтләр күреп, күп гәм һәм газаплар чиккән идек. Инде ошбу вакытта дин ислам хакында вә әһле ислам хезмәтендә җаннарыбызны һәм башларыбызны вә милекләребезне фида кылыйк.”

Хак мөселман буларак, Батырша мулла үзенең әйткәннәрен Коръән аятъләре һәм хәдисләр белән дәлилли бара, аның өндәмәсе милләт тормышыннан мисалларга да бай. Катлаулы нәрсәләр турында язса да, аның теле гади, халыкка аңлаешлы, ул чордагы сөйләм теленә якын. Шул ук вакытта өндәмәдә җирле мишәр сүзләре дә мул кулланылган, шигъри-чичәнлек алымнары да күренә. Өндәмәнең иң кискен өлешендә - халыкны урысларга каршы изге сугышка чакырган урында Батырша мулла кискен һәм кыска җөмләләргә күчә, аның һәр сүзе кәферләрнең баш өстендә камчы булып уйный.

“Әй, дөрес игътикадлы, пакъ динле мөэминнәр, катланыгыз (берләшегез)! Берләшегез! Берләшегез! – дип яза ул. – Газилык атларыгызны һәм коралларыгызны яраклагыз (әзерләгез)! Ук, кылыч, сөңге һәм ни кирәк – хәлегез кадәренчә хәзерләнегез! Аллаһы Тәгаләнең әмеренә итагать итеп һәм ияреп, пәйгамбәребез Мөхәммәт саллаллаһу галәйһиссәламне шәфиг китереп, ул кәфер урысны чабаек һәм аларны җиребездән дәфег итик (куып чыгарыйк)! Ил-йортыбызда мәчетләр вә мәдрәсәләр бина кылыйк! Вә динебезне, ислам динен куәтләндермәккә һиммәт кылыйк!”

Батырша хәзрәтнең бу чакыруы Казан җимерелгәннән бирле урыс коллыгында яшәргә мәҗбүр булган татарларның иң зур хыялы була. Әйе, татарлар үз илләрендә, үз җирләрендә тулы хокуклы хуҗалар булып, мәчет-мәдрәсәләр салдырып, Аллаһ биргән табигигый байлыклардан үзләре файдаланып, үзләренчә яшәргә телиләр. Ә аларны кәферләр килеп, көчләп үз диннәренә кертәләр, мәчет-мәдрәсәләрен җимерәләр, татарларның җәннәттәй җирләрендә хәрби кәлгәләр һәм чуен заводлары төзиләр, җирле халыкка түзә алмаслык салымнар салалар һәм кол итеп тоталар... Мең еллар буе ислам динендә булган татарларны бигрәк тә көчләп чукындырулар, мөселманнарга карата туктаусыз һөҗүмнәр гаҗиз итә. Бу хакта үзенең өндәмәсендә Батырша хәзрәт тә күтәреп чыга. Ул Казан губернасында, Казан, Сенбер, Зөя өязләрендә көчләп чукындырылган мөселманнарның тилмереп үзләрен коткаруларын көтеп торулары турында яза:

“Шуларның бәгъзеләре, күңелләрендә иман булганнары, ни заман ислам әһелләре кәфергә каршы кул күтәрер икән, дип зарыгып көтеп торалар, - дип яза ул. – Ислам хакына баш вә җан фида кылыр идек, дип, хур вә зар булып торгучы мескеннәрнең иреге өчен дә тырышыйк! Әй, мөэминнәр вә әй, динне кайгыртучылар! Безләргә һич бер мөселманыбызны ялгыз ташлап, кәфердән хур иттермәк дөрес түгелдер! Әй, мөселманнар, фәһем кылыгыз шуны: кәферне ирек куеп, мөселманнарыбызны ялгыз ярдәмчесез ташлаганнан күпме кеше хур булып яши һәм һәлак була?”

Батырша хәзрәт, зур акыл иясе һәм нечкә сәясәтче буларак, басып алучыларның чын йөзен халыкка ачып бирә. Ул мөселманнарны аларга ышанмаска өнди, кәферләрдән яхшылык көтүнең мәгънәсезлек икәнлеген аңлата. Кәферләр кул астында калган халыкларның үткәндәге һәм бүгенге тормышларыннан аянычлы мисаллар китереп, киләчктә алардан сак булырга чакыра: “Инде ул кәфердән көн элгәре (киләчәктә) яхшылыкмы көтәсез? – дип туп-туры сорый ул халыктан. – Динебезнең соруры пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламне дошман тоткан кәфер ахыр безгәме дуслык кылыр? Шәһәребез мәгъмур Болгарны харап кылып, мөселманнарны таркаткан кәфер вә мәчетләребезне харап кылган, үзенең батыл (бозык, ялган) динен әкраһ кылган (күралмау уяткан) кәфер ахыр авылларыбызны мәгъмур вә бәннад куяр, ягъни, куәтләндерергәме ирек куяр? Вә ахыр мәчетләребезнең мәгъмуриятенә вә дин исламның тәкуйәтенәме, ягъни, ныгуынамы сәбәпче булыр?”

Юк, әлбәттә, Батырша хәзрәт дөрес яза, кәферләр татарның җәннәттәй җирләрен ислам динен ныгыту, үзләре җимергән Шәһри Болгарны яңадан торгызу өчен басып алмадылар... Ул гына да түгел, Идел-Урал аларга Урта Азия, казах далаларын басып алу өчен бер күпер, плацдарм ролен үтәргә тиеш була. Татарның акыл иясе Батырша хәзрәт моның шулай икәнлеген шул елларда ук яхшы аңлый, халыкларны бу хакта кат-кат кисәтә. Ул, милли сәясәтче буларак, Россия империясенең мәкерле геополитик максатларын ачып бирә, урыс тарафыннан кыргыз-казахка киләсе бәлаләр турында кисәтә. Россия империясенең төп максаты – кыргыз-казахны кайда куркытып, кайда сатып алып, мәңгелеккә үзләренә буйсындыру икәнлеген Батырша хәзрәт үз өндәмәсендә бик яхшы аңлата. Мондый фаҗигале хәлләрнең Казан һәм Болгар тарихында инде булганлыгын тагы бер тапкыр искә төшерә. Ул гына да түгел, кәферләрнең төрки-мөселман дала халыкын Идел-Уралдагы төрки-мөселман халыклары белән бәрелештерергә, дошманлаштырырга җыенуларын Батырша саллы дәлилләр белән исбатлап бирә.

“Вә дәхи мөэминнәр вә әй, мәүхидләр, тагы аң булыгыз! – дип яза Батырша хәзрәт.- Ул кәфер урыслар төрле хәйлә вә алдау белән вә күп-күп бүләк, мал биреп, кыргыз-казахны алдап, алардан Әбүлхәер ханның улын бер ничә хәдимәләре (хезмәтчеләре) белән вәсикә алды, ягъни, амәнәт (тотык) итте Ырымбурх кәлгәсенә. Моның максаты шулдыр: аларны тәмам үзенә буйсындырып, көннән-көн аларның арасына кереп, җирләренә кәлгәләр вә крепослар төзеп, аларны мәкрүх вә мәгълүб кылмак телидер, ягъни, җиңеп, аста калдырырга телидер, Уфа өязе халкына шундый эш кылган кебек.”

Батырша хәзрәт шундый ук фаҗиганең тиздән Урта Азия җирләренә - Ташкент һәм Бохарага да килеп җитү мөмкинлеген кисәтә, урыслар аларны да баш идерергә һәм таркатырга телиләр, ди... Һәм бу нәкъ шулай булып чыга да – Казан артыннан Урал китә, Себер китә, Россия империясе, татарларның үле гәүдәләре аша, Урта Азиягә юл сала, аларны басып ала... “Ул кәфер урысның максаты улдыр - әгәр хәле җитсә, бер заманның эчендә үк урыс вилаятендә торгучы мөселманнарның өстенә тәкатьсез авыр салымнар салып, аларны гаҗиз итеп, үзенең батил диненә җәбер һәм каһәр белән көчләп кертер иде, - дип кисәтә бу хакта Батырша хәзрәт. – Бәлки бер көн эчендә үк. Ләкин ул кәфернең хәле җитмәйдер, бер юлы ук тизлек белән аны кылырга.”

Һәм бу урында Батырша хәзрәт урысларның йомшак якларын, аларның нидән куркуларын халыкка ачып сала. Урыслар мөселманнарның берләшеп, үз хокукларын яклый башлауларыннан куркалар икән, Идел-Урал халкының казах-кыргыз белән берләшеп, урысларны биредән куа башлауларыннан, урыс йортын харап итүләреннән куркалар икән... Аларны тирә-яктагы мөселман илләреннән, кала һәм салаларыннан гаскәр һәм ярдәм сорарлар, дип хәвефләнәләр икән... “Узган елда ул кәфергә шул хәвеф төште, - дип яза Батырша хәзрәт. – Ягъни, дүрт юл халкы мөселманнарының яшерен вә яшереп үз араларында кәфер урысның өстенә атланып чапмакка киңәш итәчәкләрен вә һәм кыргыз-казагы белән хәбәрләшеп, берекмәккә киңәш итәчәкләрен ул кәфер урыс аңлады.” Шуңа күрә, өндәмәдән күренгәнчә, җирле халыкларга ясакларны киметкән булып уйныйлар, аерым кешеләрне, старшиналарны сатып алалар икән... Батырша хәзрәтнең хаклы рәвештә кисәтүенчә, болар барысы да мөселманнарны патшаның яхшылыгына ышандыру һәм аларны яу белән кузгалмасыннар өчен эшләнә икән.

“Күп аңсызлар, ягъни, кыска фәһемле кемсәләр (кешеләр) кәфернең бу хәйләсенә алданалар, - дип дәвам итә Батырша хәзрәт үзенең өндәмәсен. - Әмма зирәк һәм үткен акыллы кемсәләр алданмыйлар, бәлки кәфернең бу рәсемле (рәвешле) күп хәйлә вә алдау кылуы сәбәпле, гаять гарьләнеп, ачуларыннан вә гиззәтләреннән ул кәфернең итенә ачыгып, канына сусыйлар. Чөнки беләләр – ул кәфер, гәрчә бу әйтелгән рәвешчә хәвефкә төшсә дә, үзенең сүзен вә ирадәсен (ниятен) җиренә җиткерде.”

Өндәмәнең бу урынында Батырша хәзрәт җирле халыкның теңкәсенә тигән тоз мәсьәләсен дә күтәреп чыга. Элек халык тозны таулардан һәм күлләрдән бушка алса, хәзер акча түләп, урыслардан алырга тиеш була. Шуның өчен ясакларыгызны киметәбез, дип алдап, халыктан кул куйдырганнар. “Бу эшнең соңыннан шул мәгълүм булды, - дип яза Батырша хәзрәт, - рахмани хәзинәдән, таулардан вә күлләрдән тоз алмак вә җирләребезне вә суларыбызны әвәлге кагыйдәбезчә биләмәк кулыбыздан китте. Моннан соң җиребезгә вә суыбызга ябышырга вә тотынырга дәлилебез вә җавабыбыз калмады.”

Идел-Урал арасында яшәүче мөселманнарның бөтен яктан да урыс җәберенә дучар булуларын исбат иткәч, Батырша хәзрәт тагы сәяси-хәрби мәсьәләләргә күчә. Билгеле булганча, мөселман кешесе буларак аны иң борчыганы – урысларның аларны башка мөселманнарга каршы сугышта файдаланулары, казах-кыргыз белән яу кырында бәрелештерүләре. “Вә дәхи аң булыгыз, - дип яза Батырша хәзрәт, - кәфер рус телидер ләшкәр (гаскәр) җибәрергә, безләрне рус белән бергә кыргыз-казахның өстенә чабарга, ясак бирмәгән вә багынмаганлыклары өчен, ягъни, буйсынмаганнары өчен. Моның максаты шул: аларны үзләренә буйсындырып, безләрне уртада калдырып, көннән-көн безләргә камәллек белән фетнә вә җәфа ирештермәккә. Ягъни, ул казах таифәсе белән ирләрне орыштырып, каннарыбызны түктереп, киләчәктә ул таифә белән безнең арабыздан солыхны вә татулыкны кидермәктер, ягъни, бетерергә телиләр. Вә арабызда фетнәләр чыгарып, ул таифә белән бер-беребезгә ышанычыбызны вә таянычыбызны бетерергә телиләр.”

Батырша хәзрәт урысларны хәзергә бары тик мөселманнарның берләшү куркынычы гына тотып тора, ди, “шуңа күрә ул кәфер шикләнеп һәм төрле ягын уйлап, мәкерле хәйләләрен дәвам итә, дип яза Батырша хәзрәт үзенең өндәмәсендә. Һәм Батырша хәзрәт урысларны иң нык куркыткан гамәлне кылырга өнди – ул мөселманнарны кәферләргә каршы берләшергә, кулга корал тотып, дин өчен, ирек өчен изге сугышка күтәрелергә чакыра:

“Әй, мөэминнәр вә әй, мәүхидләр! Әй, егетләр вә, әй, карилар! Әй, атлылар вә әй, җәяүлеләр! Коралланыгыз! Чыгыгыз, җиһад кылыгыз! Малларыгыз вә тәннәрегез белән Аллаһның әмеренә буйсыныгыз!”, - дип яза Батырша хәзрәт, халыкны кәферләргә каршы изге сугышка чакырып.

Карышбаш
Карышбаш

Шушы иң җитди сүзен әйткәннән соң, Батырша хәзрәт тагы Коръәнгә мөрәҗәгать итә, әйткәннәрен шәригать белән дәлилли. Ул бу урында “Тәүбә” сүрәсенең 41нче аятенә таяна, Коръәннең “Җиңел күрсәгез дә, авыр күрсәгез дә сугышка чыгыгыз вә Аллаһ юлында малыгыз, җаныгыз белән сугышыгыз! Бу сугышта сезгә яхшылык бар, әгәр белсәгез”, дигән сүзләрен дәлил итә. Батырша хәзрәт кәферләрнең күп булып күренүеннән курыкмаска куша, “Аллаһ ярдәм бирсә, сезне җиңүче булмас, Аллаһ сезне җиңелүгә дучар итсә, кем сезгә Аннан башка ярдәмче булыр?” , ди. “Безгә кәфер урыс белән көрәшү һәм сугышу тиеш, аның гаскәре күплегеннән хәвефләнеп, җиһадтан баш тартмыйбыз”. – дип яза.

Шулай итеп, ислам әһеле, галимнәр, күрше казах-кыргыз халкы белән киңәшкәннән соң, күтәрелешнең вакыты билгеләнә - шул елның гает бәйрәменнән соң, ягъни, 1755 елның 3 июле. Бу хакта дүрт юл халкына хәбәрләр җибәрелә, аңлату, әзерлек эшләре башлана. Батырша хәзрәт, яубашы буларак, үзенең өндәмәсендә үк бу көрәшнең стратегик максатларын һәм тактик алымнарын билгели. Төп максат – Идел-Урал мөселманнары берләшеп, бу җирләрдән баскынчы урысларны куып чыгару, биредә яңадан мөселман-татар дәүләтен торгызу, кәферләрнең Урта Азиягә һәм казах далаларына таралуын, экспанциясен туктату. Яуның тактик алымнары – урыслар бу әзерлекне сизеп алып, гаскәр җибәрсәләр, теләсә кайсы вакытта аларга каршы күтәрелергә әзер булу, нинди хәлдә дә мөселманнарга бер-берләрен ташламау, монафикълар коткысына бирелмәү. урыс яклы сатлыкларга каршы көрәшү... Батырша хәзрәт мөселманнарның бу рәвешле берләшә алуларын зур дәүләт дип саный, аларны биргән вәгъдәдә нык торырга чакыра, күңелләрен дәртләндерер өчен, Хәлифәттән ярдәм килүен дә өметләнеп хәбәр итә:

“Әй, мөэминнәр, җиһад итегез! Җиһад итегез! Мөселманнарның шул кадәр серләшеп, киңәшеп, иттифак итеп вәгъдә куешуларын казаныш һәм дәүләт икәнен белегез! Ничә еллар берләшә һәм серләшә алмаган мөселманнар берләштеләр. Бу дәүләтне вә бу ганимәтне заиг итмәгез, ягъни, мөмкинлекне әрәм итмәгез вә кулын көйдермәгез... Тагы икенче мәртәбә киңәшеп, гәһедләр куешканчы, әллә нинди фетнәләр пәйда булыр...”

Өндәмәдән күренгәнчә, Батырша хәзрәт Идел-Урал арасында басып алучы урысларга каршы мөселманнарны берләштереп, изге сугыш башлап җибәрергә чакыра, шуңа фәтва бирә. Бу зур эштә ул халык белән дә, дин әһелләре белән дә киңәшә. Баш күтәрүнең төп сәбәбе – мөселманнарның диннәренә, ирекләренә, малларына һәм җаннарына куркыныч янау, ягъни, кәферләр тарафыннан аларны көчләп чукындыру, кол хәлендә тоту, җирләрен һәм малларын талау, гомерләрен чикләү... Үзенең өндәмәсендә Батырша хәзрәт моның шулай икәнлеген бик җентекле дәлилли, шәригатькә таянып, мөселманнарның мондый авыр хәле җиһадка сәбәпче булуын исбатлый. Әйткәнебезчә, ул бу өндәмәсендә зур дин әһеле буларак чыгыш ясый, мөселманнарны кәферләргә каршы берләшергә чакыра. Ул шулай ук зирәк милли сәясәтче буларак, Россия империясенең мәкерле максатларын ачып бирә, халыкларны төрки бердәмлеккә өнди, оста психолог буларак, дошманының йомшак якларын күрсәтә, үз халкыбыздагы җитешсезлекләрне дә сөйләп уза... Яубашы буларак ул өндәмәне язу белән генә чикләнеп калмый, мәсьәләнең һәр ягын җентекләп өйрәнә, мәгълүмат туплый, һәр тарафка үзенең кешеләрен юллый, яуга әзерлек чараларын күрә.

Кайбер галимнәрнең исбатларга тырышуынча, Батырша явы, имеш, икътисадый максатлар гына куйган. Бу фикерне бигрәк тә Батырша явының милли һәм дини якларын күрергә теләмәгән рус тарихчылары язып килде. Коммунистлар заманы өчен дә мөселманнарның ирек өчен көрәшенә социаль-икътисадый төсмер бирү кулай иде, шушы ук ялгыш юлдан кайбер татар-башкорт галимнәре дә китте. Бүген дә әле тарихчылар арасында Батырша күтәрелешен тоз өчен көрәшкә генә кайтарып калдырырга тырышучылар бар. Бу, нигездә, ялгыш фикер, чөнки өндәмәдән күренгәнчә, Идел-Урал халыклары үзләренең дини һәм милли бәйсезлекләре өчен Россия империясенә, баскынчы урысларга каршы изге көрәшкә күтәрелгәннәр.

Кызганычка каршы , Батырша явы империя гаскәрләре тарафыннан явызларча бастырыла, урысларга ярдәмгә җирле халыкларның сатлык түрәләре килә. Кызганычка каршы, Батырша хәзрәт куйган олы максатларны ислам диненнән ерак торган кайбер җирле кабиләләр, бигрәк тә, башкортлар, аңлап бетермиләр, җиһад урынына байларны таларга тотыналар, шул сәбәпле, өсләренә кара болыт кебек урыс гаскәрен китерәләр... Кызганычка каршы, геополитик җирлектә дә барысы да Батырша хәзрәт кисәткәнчә килеп чыга, Идел-Урал халыкларын канга батырып, аларны файдаланып, Россия империясе Урта Азиягә, казах далаларына үтеп керә... Батырша күтәрелеше җиңелүгә дучар була, Батырша хәзрәт һәм аның якыннары коточкыч җәзаларга тартылалар, әмма алар бу дөньядан Идел-Урал халыклары өчен тиңсез батырлык эшләп китәләр. Батырша мулла үз гомере бәрабәренә Идел-Уралны ахыргача чукындырудан саклап кала, халыкка хакыйкатьне аңлатып өлгерә. Империягә каршы яңа яуларга яңа көрәшчеләр әзерләп калдыра... Бу вакыйгалар үтеп, 20 елдан соң Пугачев явының нәкъ менә аның туган якларында – Уралда башланып китүе, бу көрәшнең бөтен Идел-Уралга таралып, татар явына әйләнүе, Батырша шәкертләренең, кулга корал алып, Казанны урыслардан коткарырга килүе ул башлаган җиһадның дәвам итүен күрсәтә...

*******

Әйткәнебезчә, Россия империясендәге бик күп татар күтәрелешләре кебек үк, Батырша явы да рәхимсез рәвештә бастырыла... Әмма урыс гаскәрләре белән тигезсез көрәштә баш күтәрүчеләр җиңелсәләр дә, алар куйган максатлар патша хакимиятен тетрәнергә мәҗбүр итә. Батырша хәзрәт язган өндәмәдән күренгәнчә ( ә аны, тәрҗемә итеп, шунда ук патшага җиткерәләр), инде беткән, дип уйлаган татарлар, Идел-Урал арасында берләшеп, урыслары аннан куып чыгарырга җыеналар икән бит! Мөселманнар Идел-Уралда үз бәйсез дәүләтләрен торгызырга телиләр! Бу хәл патша хакимиятенең котын ала, шуңа күрә, Батырша явы әле башланып та китмәс борын, аңа каршы тиңсез көрәш башлана. Шул ук вакытта патша хакимияте, баш күтәрүчеләрне йомшарту өчен, аларга карата зур-зур ташламаларга барырга да мәҗбүр була. Батырша хәзрәт турында язганда, бу яуның җиңелү сәбәпләрен һәм, җиңелүгә карамастан, халык өчен уңай нәтиҗәләрен дә әйтеп үтәргә кирәк.

Батырша хәзрәт, дини һәм милли идеолог буларак, күтәрелешнең теоритик нигезләрен билгели, максатларны куя, яубашы буларак, кузгалышның оештыру якларын, көнен-сәгатен ачыклый. Әмма бөрҗән башкортлары бу килешүне бозалар, 1755 елның маенда ук, берничә урысны үтереп, Нугай юлында талауга күчәләр. Аларга каршы патша гаскәре зур-зур отрядлар җибәрә, баш күтәргән башкортларның күпчелеге казах далаларына качып котыла. Калган җирле халыкка карата зур җәбер-җәзалар башлана, Урал тауларына урыс гаскәре кереп тула...

Шулай итеп, 1755 елның 3 июленә билгеләнгән күтәрелеш булмый кала, дин әһелләре һәм халык белән кат-кат киңәшкәннән соң, яуның вакытын көзгә чигерәләр. Әмма август башында бөрҗән башкортлары янә фетнә чыгаралар һәм бу юлы инда алар урысларны гына түгел, хәллерәк татарларны да талый, үтерә башлыйлар. Алар шулай ук урысларның заводларын талап, юлларында очраган күп кешеләрне суеп, Җаек елгасы аша тагы казах далаларына качалар... Батырша хәзрәт халык күтәрелешенә күпме генә дини һәм милли төсмер бирергә тырышса да, аларны дәүләт өчен яуга тупларга омтылса да, бөрҗән башкортлары бер көнлек талауны артыграк күрәләр. Батырша хәзрәт аларны дин һәм дәүләт өчен көрәшкә юнәлдерә алмый, чөнки тау башкортларының күбесенә дин һәм дәүләт төшенчәләре ят була. Аларның укымышлы татар-мишәрләрне рәттән үтерә башлаулары да Батырша хәзрәтне хәвефкә сала, ул кыргый халык өчен җиһад төшенчәсенең ят булуын аңлый. Батырша хәзрәтнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә күп гомерен багышлаган филология фәннәре докторы Мәсгуд ага Гайнетдин исә бөрҗән башкортларының бу яуны махсус, провокация юлы белән өзүләрен искәртә.

Татарларның күпчелек өлеше Батырша хәзрәтне аңлап, аның яклы булса да, хәллерәк кешеләр, бөрҗән башкортларының ничек итеп күренекле татарларны үтереп йөрүләрен белгәч, баш күтәрүдән баш тарталар, кайберләре хәтта аңа каршы чыга. Ул арада бөрҗән башкортларының кылган явызлыклары өчен урыс гаскәрләре татарларны кыра башлый, күпләп кулга алулар, җәзалаулар, сөргенгә сөрүләр башлана. Казах далаларына качкан башкортлар исә анда җирле халык белән сугыша башлыйлар, казахларны суярга, үтерергә тотыналар. Шулай итеп, Батырша хәзрәт кисәткән бу хәлләр дә була – мөселман-төрки халыклар бер- берләренә каршы корал күтәрәләр. Кыргыз-казах халкы, баш күтәрүчеләргә ярдәм итәсе урында, качак башкортлар белән сугыш сәбәпле, татарларга да булышмый. Россия империясенең иң курыккан нәрсәсе – мөселман-төркиләрнең урысларга каршы берләшүе булмыйча кала...

Ә бу мәкерле эшләрнең барысы артында да урыс түрәләре һәм гаскәре тора. Татарлар моны яхшы аңлый, күтәрелешне ничек тә милли азатлык көрәшенә әйләндерергә тырышалар, ә башкортлар бөтен эшне бутап, көрәш кырыннан казах далаларына качып китәләр. Алга таба Батырша хәзрәтнең бөтен өмете Себер һәм Уса юлы татарларына кала. Ул әле Казан юлы татарлары да баш күтәрерләр, бу изге эшкә катнашырлар, дип өмет итә, аларны оештыру өчен халык арасыннан кайтып керми, шәкертләренә дә шуны куша. Баш күтәрү көне кичектерелеп, көзгә билгеләнә.

Мөселман-татарларга каршы гаять рәхимсез һәм мәкерле эш иткән патша түрәләре дә тик ятмый, аларга каршы Ырынбур губернасында тиңе булмаган эшчәнлек җәелдереп җибәрәләр. Бер яктан, гаскәр белән һөҗүм итеп, халыкның канын эчсәләр, икенче яктан, мәкер юлы белән, татарларның арасын бутыйлар, кемне куркытып, кемне сатып алып, кузгалыш юлыннан читкә алып ташлыйлар. Кулга корал алырдай татар ирләренең кайсыларын яу башланганчы ук төрмәләргә утырталар, кайсыларын Себер сөрәләр, кайсыларын хәрби походларга, дип, җыеп алып чыгып китәләр.

Мөселман-татарларга каршы көрәштә Ырынбур губернаторы И.И.Неплюев тиңе булмаган мәкер алымнары уйлап таба, ул хәтта Ибраһим ахун исеменнән Батырша хәзрәткә каршы ялган хат язып таратуга хәтле барып җитә. Шулай ук казах ханнарын баш күтәргән татарларга каршы котырта, аларга ярдәм итмәскә чакыра, аерым казах түрәләрен зур бүләкләр белән сатып ала. Татарларны сугышып кына җиңеп булмасын аңлаган патша түрәләре халыкның рухын какшату өчен бөтен мәкерле алымнарга, алдауга, ялган вәгъдәләргә баралар. Урал буйлары Казан губернсына кергәндә, аларның бирегә хәтле куллары килеп җитәлмаса, аерым Ырынбур губернасы төзелгәч, урыс түрәләре җирле халыкны, аның тормыш-көнкүрешен бик җентекләп өйрәнә баашлыйлар, һәр татар авылы, милләтнең күренеп торган һәр кешесе зур күзәтү астында кала. Әмма шушындый ныклы күзәтү һәм басым булуга да карамастан, Батырша хәзрәт яуга хәзерлеген дәвам итә, төрле яшерен юллар белән, халык арасында оештыру, аңлату эшләре алып бара.

Ул арада, август ахырында, Батырша хәзрәтнең өндәмәсе нигезендә һәм эшчәнлеге сәбәпле, Гайнә волостында чуалышлар башлана. Күтәрелеш башында татар муллалары тора һәм алар Батырша хәзрәт белән даими элемтә тоталар. Халык кораллана, чирү-отрядлар төзелә, алар алдында Батырша хәзрәтнең өндәмәсе кычкырып укыла. Берничә авылда сатлык старшиналар үтерелә, татар кузгалышы турында ишеткән урыслар Уса һәм Көнгәр өязләреннән кача башлый. Бөтен Гайнә татарларының зур кузгалышы 1755 елның 1 сентябренә билгеләнә. Әмма бу эшкә башкортның кайбер старшиналары кискен рәвештә каршы төшә. Алар Тохтамыш Ишбулатов дигән башкорт старишинасы тирәсендә берләшеп (соңыннан аны дүрт юл башкортлары үзләренең депутатлары итеп сайлыйлар), баш күтәрүче татар авылларына бәреп керәләр, халыкны куып тараталар, Батырша хәзрәтнең илче-шәкертләрен, яу җитәкчеләрен тотып, хөкүмәт гаскәрләре кулына тапшыралар. Август ахырында алар Батырша хәзрәтнең туган авылы Карышбашка да бәреп керәләр, йөздән артык кораллы сатлыклар мулланың өен чорнап алалар. Әмма гаять дәрәҗәдә билгеле һәм хөрмәткә лаек дин әһеленә кул күтәрергә батырчылык итмиләр – көчле сак астында аны гаиләсе һәм балалары белән өеннән чыгарып, урманга куып кертәләр. Шәкертләре Батырша хәзрәткә иярә, баш күтәрүче татарлар аңа ярдәмгә килергә өлгермичә кала...

Татарларны ил белән яуга күтәртмәс өчен җирле урыс түрәләре генә түгел, патша хакимияте дә күп эш башкара. Күп санлы регуляр армия өстенә, калмык далаларыннан, Дон, Ырынбур казакларыннан чирү туплап, татарлар өстенә җибәрәләр. Ул вакытта Ырынбур губернасында, Урал тауларында 50 меңлек урыс гаскәре хәрәкәт иткәне билгеле. 18 гасыр уртасында Россиядә регуляр армиянең саны 200 мең кеше икәнлеген истә тотсак, шуның чиреге Идел-Урал арасында, татарларны бастыру өчен җибәрелә. Шул ук вакытта патшабикә Елизавета Петровна, җирле халыкка яхшы булып күренер өчен, 1755 елның 1 сентябрендә манифест та чыгарып өлгерә - имеш, баш күтәрүчеләр ирекле рәвештә бирелсәләр, ул аларны кичерәчәк икән... Казах далаларына качучыларны ул 6 айда илгә кайтырга чакыра. Патша манифесты урыс һәм татар телләрендә күпләп халык арасында таратыла.

Шул ук вакытта, инде “икенче кул” белән, баш күтәрүчеләрне кискен рәвештә бастырырга һәм хөкем итәргә, дигән әмерләр дә языла. Батырша хәзрәтнең үзенә һәм тарафдарларына карата чын мәгънәсендә ау башлана. Аның күп шәкертләре һәм урыннардагы яу җитәкчеләре кулга алына, хөкем ителә. Батырша хәзрәтнең башы өчен зур суммалар билгеләнә, аны эзләүгә һәм эзәрлекләүгә комсыз татар түрәләре һәм сатлык башкорт старшиналары да кушыла. Мөселман дин әһеленә каршы чын мәгънәсендә “ау” башлана...

Көзге урманда патша гаскәрләре һәм сатлык старшиналар белән булган берничә бәрелештән соң, Батырша хәзрәт гаиләсен Урал аръягына, кайнаталарына озата. Әмма урманнан чыкканда, Батырша хәзрәтнең гаиләсен кулга төшерәләр, аларга Урал аръягына чыгып җитәргә насыйп булмый. Зөлхәбирәнең үзен һәм балаларын, аның янындагы яугир татар ирләрен дә кул-аякларына богау салып, Уфа төрмәсенә озаталар. 1755 елның 14 октябрендә Уфа төрмәсендә Батырша хәзрәтнең хатыны Зөлхәбирә абыстайдан һәм шәкертләреннән сорау алалар. Хакыйкатьне боза-боза, үзләренә җайлаштырып һәм әйтмәгәннәрне дә кыйнап “әйттереп” сорау алганнан соң, Зөлхәбирәне өч баласы белән Уфа төрмәсенең тар камерасына ябалар, аякларын богаулап, идәнгә беркетеп куялар. Аннан һаман ире Батыршаны таптыралар, аның турында сорашып газаплыйлар. Ә аның кайда икәнлеген Зөлхәбирә үзе дә белми, ул Аллаһтан ире Баһадиршаһның исән булуын сорый, аның тоткын хурлыкларыннан азат булуын тели...

1756 елның 18 гыйнварында, махсус указ белән, Зөлхәбирәнең хәтта кулларына да богау салалар. Кече кызы Салиханы ул богаулы кулларына алып имезә, тоткын анага сыенган Зөләйха белән Таҗетдинен тимер чыңы аралаш иркәли... 1756 елның 8 февралендә Ырынбур губерня канцеляриесе аша Уфа төрмәсенә патшабикә исеменнән тагы бер әмер килеп төшә. Анда “Вор Батырша” хатыны Зөлхәбирәне, балалары белән бергә, әсир итеп Мәскәүгә озатырга кушылган була: “Вора Батырши жену Зюлбухарнею Асанову с детьми, двумя дочерьми и одним сыном, по причине известного от мужа ее вора Батырши к бунту возмущения была с ним, Батыршою, в побеге, и укрывательстве в лесах, где и поймана, отправить в Московскую губернскую канцелярию без наказания.”

Имеш, “җәза бирмичә генә, Мәскәүгә озатырга”! Нинди икейөзлелек, кәгазьдә, тарих өчен булса да, яхшы булып кылану! Кул-аяклары богауланган хатынны, өч сабый баласы белән, кышкы көндә атка утыртып сак астында бер төрмәдән икенчесенә сөрү – ул җәза түгелмени?! Уфадан Мәскәүгә хәтле өсте ачык чанада балалары белән ачлы-туклы өшеп йөзләрчә чакрым юл үтү – ул җәза түгелмени?! Җитмәсә, өс-баш начар, тетелеп беткән җәйге киемнәр, конвой гел кыйнап, газаплап тора... Чөнки бу тоткыннар юлда үлсәләр, озата баручы конвой өчен мәшәкате кимрәк булачак, андыйларны юл читенә атып кына калдыралар! Үзен кыйнап, җәберләп барган урыс сакчыларының бер сүзен аңламаса да, Зөлхәбирә бу кышкы озын юлга үтерер өчен алып чыкканнарын сизенә. 1756 елның 6 мартында, ат чанасында, олы уллары Таҗетдин катып үлә, ул анасының богаулы кулларында күккә карап җан бирә... Анага аны күмәргә дә рөхсәт бирмиләр, конвой атларны туктаусыз куа, бары тик юл өстендәге бер татар авылында гына туктап, баланы күмәргә биреп калдыралар. Шулай итеп, Батырша хәзрәтнең бердәнбер улы тоткынлык гаазапларыннан да, чукындыру хурлыкларыннан да котыла, балигъ булмаган килеш, мөселман булып бу дөньядан китә… Зөлхәбирәнең ике сабый кызы исә аналарының куенында катып үлүдән исән калалар, аның белән бергә Мәскәүгә хәтле килеп җитәләр. Биредә аларны яңа газаплар һәм хурлыклар көтеп тора...

Мәскәү Батыршаны гаиләсен тәре һәм камчы белән каршы ала...

Зөлхәбирәне башта, Яшерен кәнсәләрие төрмәсенә бикләп, көне-төне сорау алалар, һаман ире Батырша турында сорыйлар, аның исеме белән газаплыйлар... Бу татар хатыныннан үзләренә кирәкле сүзне ишетә алмагач, ярсыган патша хөкүмәте Батырша гаиләсе өчен җәзаның иң мәкерлесен кулланырга уйлый – 1756 елның ахырында аларны көчләп чукындыралар һәм урыс байларына хезмәтче итеп бирәләр. Шулай итеп, Зөлхәбирә Хәсән кызы Мария Александровнага әйләнә, Батыршаның олы кызы Зөләйха – Наталья, дип, сабый Салиха исә Вера, дип атала башлый... Бер авыз урысча белмәгән, тоткынлыкта да көнгә биш вакыт намаз укыган абыстайның муенына кыйнап тәре асалар... Әле телләре дә рәтләп ачылмаган сабыйлардан көчләп христиан ясыйлар...

Ә Батырша хәзрәт суга төшкәндәй юк була...

Батырша мулланы патшага тотып бирү өчен урыс генералларын да уздырып, татар-башкорт старшиналары тырыша. Алар Карышбаш тирәсендәге куе урманнарны ач бүреләр кебек айкыйлар, Урал тауларын тентиләр, Казан якларында иснәнеп йөриләр, ерак Себерләргә барып чыгалар, әмма Батыршаны таба алмыйлар. Бу эштә бигрәк тә Яныш старшина котыра. Ул Батырша хәзрәт кереп киткән урманны 300 кешелек гаскәре белән чорнап ала, моның өстенә Гайнә, Тубыл, Казан якларына үзенең шымчыларын җибәрә, әмма алар буш кул белән әйләнеп кайта. Нәтиҗәдә, генерал-губернатор Неплюев Батыршаны эзләргә үзенең иң көчле, иң мәкерле гаскәрләрен юлларга мәҗбүр була. Урал таулары, Ырынбур далалары кораллы гаскәр белән тула, Идел-Урал арасында Батырша мулла башы өчен бәйге башлана...

Аны патша ялчылары ай эзли, ел эзли, әмма бер җирдән дә таба алмыйлар. Батырша турында халык арасында берсеннән-берсе тетрәндергеч, берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр йөри. Имеш, ул урманнан чыкканда бик нык яраланган да, Уралдагы кайсыдыр тау тишегендә дәваланып ята икән... Имеш, ул инде күптән урыслар белән бәрелештә үтерелгән, гәүдәсен шәкертләр яшереп күмгәннәр, ди... Юк, алай да түгел икән, Батырша хәзрәт исән, ди, урыска каршы сугышырга ярдәм сорап, Төркиягә, Кырым якларына киткән икән... Кемдер аны Хаҗда йөри, дип сөйли, кемдер үз күзләре белән аны Тубыл-Иртыш якларында күргәнлеген әйтә, хәтта Бохарада да аңа охшаш кешене күреп кайтканнар, имеш...

Кайсы дөрес бу хәбәрләрнең, кайсы ялган – беркем белми. Әмма әле Гайнә ягында, әле Нугай юлында урысларның бер-бер артлы крепость һәм заводлары яна башлагач, Батырша мулла турында сүз тагы куерып китә, имеш, аны ак атына атланган хәлдә шул тирәдә күргәннәр икән, бу кара көздә кабынып киткән яу Батырша хәзрәт һәм аның шәкертләренең эше икән... Хәтта Ырынбурның борын төбендәге Преображенски заводы да дөрләп янып киткәч, моның Батырша мулла эше икәнлегенә беркем шикләнми. Заводның гарнизоны кырып салынган, урыс сакчылары барысы да үтерелгән була...

1755 елның октябрендә баш күтәрүчеләр Каноникольски заводын ут төртеп яндыралар, аны саклаган урыс гаскәре юк ителә, моны да Батырша хәзрәттән һәм аңа иярүчеләрдән күрәләр. Шул ук елның ахырында Вознесенски, Петровски заводлары татар яугирләре тарафыннан чорнап алына һәм юк ителә. Ул арада Гайнә якларында, Көнгер, Уса, Красноуфимски тирәсендә зур янгыннар кабынып китә, заводлар һәм урыс кәлгәләре юк ителә, патша түрәләре моның артында Батырша хәзрәт торганлыгына шикләнмиләр. Халык арасында берсеннән-берсе шаккатырырлык хәбәрләр тарала – имеш, татарлар зур яуга купканнар икән, алар Екатеринбург һәм Ырынбур калаларын алып, Казан өстенә яу белән баралар икән! Бу олы яуның башында татар мулласы Батырша хәзрәт тора икән! Ул исән икән, Казанны алыргы, яңадан татар дәүләтен торгызырга зур яу туплый икән!

Патшабикә халыкны яудан туктату өчен нинди генә указлар чыгарса да, Идел-Уралда кабынып киткән утны тиз генә сүндерә алмый. Татар җирендә һаман урыс заводлары яна, һаман кәлгәләр юк ителә, һаман урыс солдатлары кырыла... Бөтен татар илендә кинәт кабынып китәргә тиешле яу астан янып килә торган утны хәтерләтә башлый, мондый хәл исә патша хөкүмәтен өчен тагы да куркынычрак була. Чөнки җир астындагы бу янгын бик озак дәвам итәргә һәм бөтен империяне юк итмичә, туктамаска мөмкин! Моны бик яхшы аңлаган патша хөкүмәте, бу халык хәрәкәтен алдау һәм җәзалар белән генә туктата алмагач, бөтен көчен яубашы Батыршаны эзләүгә ташлый. Чөнки Батырша иректә вакытта урыс илендә тынычлык булмасын алар бик яхшы аңлый.

Батыршаны һаман тота алмавына генерал-губенатор Иван Неплюев шартлар хәлгә килә. Ул патшабикәнең Идел-Уралда һаман-һаман йөз меңлек гаскәр тотмаячагын яхшы белә, алда Пруссия белән сугыш көтелә, димәк, урыс армиясе анда кирәк булачак, Неплюевка исә берничә меңлек регуляр гаскәр белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк. Батыршаның һаман тотылмавы патша даирәләрен дә зур борчуга сала – 1755 елның ноябрь уртасында Сенат бу хакта тагы махсус указ чыгара, анда Батыршаны тотучыларга тагы зур күләмдә акча һәм бүләкләр вәгъдә ителә, эзләүчеләргә бөтен яктан ярдәм күрсәтергә кирәклеге әйтелә. Һәм тагы бер яктан – урыс генералы Иван Неплюев, икенче яктан – мишәр старшинасы Яныш Абдуллин Батыршаны эзләргә Казан, Тубыл, Исәт тирәләренә гаскәр арты гаскәр, шымчы арты шымчы җибәрәләр. Әмма батыр татар мулласын таба да алмыйлар, тота да алмыйлар...

Шулай итеп, 1755 елның сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь айлары эзләүчеләр өчен бернинди нәтиҗәсез үтә. 1756 елның салкын кышы һәм эссе җәе дә Батырша хәзрәтнең эзләрен табарга ярдәм итми, әйтерсең лә милләт аны үз куенына яшергән һәм беркемгә дә бирергә теләми! Әйтерсең лә Урал таулары, Идел сулары, Ырынбур далалары бу каһарман баласын мең төрле могҗиза белән дошман күзеннән саклый, дошманның күзен каплый... Әйтерсең лә алар шул рәвешле бер Аллаһның әмерен үтиләр, Батырша белән бергәләп аның үлемсез язмышын язалар...

Бу вакытта Батырша хәзрәт кайда булган соң?

Соңыннан кулга алынгач, патшага язган аңлатмасыннан күренгәнчә, Батырша үзенең бу вакытта Казан ягында булуын, Надир старшина камандасы авылларында кыш уздыруын әйтә. Әмма, безнең фикеребезчә, Батырша хәзрәт моны эз югалту өчен генә шулай язган, аның җәзачыларга дөресен әйтәсе килмәгән. Ул үзенең бу вакыт эчендә патша гаскәрләре белән сугышып йөрүен яза алмый, әлбәттә, үзе булган, үзенә ярдәм иткән халыклар турында да патшага хәбәр итүне кирәк дип тапмый. Киресенчә, бу эшләрдә бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала, ә мөселманнарның бу хәлгә төшүләрендә явыз генералларны һәм түрәләрне гаепле итеп күрсәтә.

Батырша хәзрәт 1755 елның 8 августында, Карышбаштан ерак түгел булган Әзәкәй татар-мишәр авылында тотыла. Мөгаен, аның үз авылына кайтып барышы булгандыр, мөгаен, ул гаиләсенең хәлен белеп, илне яңа яуга әзерләргә ниятләгәндер. Әмма аңа туган авылы Карышбашны күрү дә, гаиләсен очрату да насыйп булмый, киресенчә, алда аны зур сынаулар һәм газаплар көтә... Урыс төрмәсендә аягүрә басып үлү һәм татар тарихында мәңге үлемсезлек көтә...

Аяк-куллары богаулы Батырша хәзрәтне шул көнне үк, ягъни, 1756 елның 8 августында Себер юлы буйлап Уфага озаталар. Әзәкәйдән Уфага ара шактый, юлда туктый-туктый, төн кунып баралар, Батыршаны көчле конвой саклый. Батыршаның тотылуы турында хәбәр Ырынбурга, генерал-губернатор Иван Неплюевка 1756 елның 12 август көнне килеп җитә, ул исә сакны тагы да көчәйтергә куша. Татар авыллары аша аяк-куллары богаулы килеш үткәндә, Батырша бәлки халыкның күтәрелеп чыгуын, үзен яклавын һәм әсирлектән коткаруын да өмет иткәндер... Әмма оешкан яугирләр юк, оештыручы гайрәтле ирләр юк, аларның кайсы төрмәдә, кайсы качкынлыкта йөри. Авыллар белән исә үз шәүләләреннән дә куркып торган старшиналар идарә итә. Озак еллар тоташ талаудан халык тәмам фәкыйрьләнгән, бөтен җирдә җимерелгән өйләр, янган мәчетләр, ятим балалар... Һаман шушы хәлдә яшәп азапланган татар авылларын күреп, Батырша алар белән күңеленнән бәхилләшкәндер, мөгаен, ярдәм итә алмаганы өчен гафу үтенгәндер...

Аяк-куллар кабат богауланды,
Ирексездән күзгә яшь тулды.
Бу гомердә эшнең яхшысымы,
Яманымы икән еш булды.

Сикәлтәле юллар бигрәк озын,
Ялыктыргыч моңлы җыр сыман.
Шушы юллардадыр көлү белән
Бергә шатлык, шаян җыр сынган.

Татар авылларын узган чакта,
Күңел тетрәндергеч манзара.
Мәчетләрнең урынында кисәү,
Кара җирдә ауный манара.

Яңа чиркәү тора кукыраеп –
Империянең бер терәге.
Имеш, халык үзе шуны сорый,
Ягъни,
Чукынганнарның шул теләге.

Ике-өчләп мөртәт куркак җаннар
Чукынганнар кызыгып акчага...
Тирә-якта урман тулы качкын –
Баш бирмәгән татар яу чаба.

Яу чаба ул һаман ирек даулап,
Тәре бумаганда иманын.
Каян белсен халык, как арбада
Озатканын бунтарь имамын...

( Эдуард Мостафин. “Батырша” поэмасыннан өзек. )

Шулай итеп, берничә көндә Батырша хәзрәтне Уфа төрмәсенә китереп җиткерәләр. Уфа кәнсәләре исә бу хакта тизрәк Ырынбурга хәбәр итә, һәм Неплюев 12 август көнне Батыршаның Уфага килеп җитүен белә. Бу сөенечле хәбәрне ул патшабикәнең үзенә дә җиткерергә ашыга. Инде хәзер бу татар мулласын юлда бик нык саклап, маҗарасыз Ырынбурга китереп җиткерү мәсьәләсе тора. Бу гаять мөһим операция белән генерал-губернатор Иван Неплюев үзе җитәкчелек итә. Ул шул көнне үк Уфага, махсус күрсәтмәләр белән, курьерын озата. Бөтен саклык чаралары күрелгәннән соң, Батырша хәзрәтне яшерен рәвештә Ырынбурга озаталар. Аны 60 кешелек драгун, 40 кешелек казак отряды саклап бара, гаскәр башында урыс капитаны тора. 100 кешелек каты сак астында, 1756 елның 23 августында Батыршаны Ырынбурга алып китереп җиткерәләр, шул кичне үк генерал-губернатор Иван Неплюев башбирмәс татар мулласыннан үзе сорау ала башлый...

Батыршаның тотылуы турында хәбәр Петербургка да тиз барып ирешә. Татарларны, Идел-Урал мөселманнарын Россия империясенә каршы яуга күтәргән дин әһеленнәннән Яшерен кәнсәләрие (Тайное канцелярие) үзе сорау алырга ниятли һәм 1756 елның 26 августында Сенат бу хакта махсус карар чыгара. 9 сентябрь көнне бу карар кинәт кенә авырып киткән Неплюев кулына да барып керә, анда, хөкүмәт өчен аеруча куркыныч булган “вур Батыршаны” кичекмәстән көчле сак астында Петербургка җибәрергә, диелгән, аның исән-сау килеш хөкем каршына басырга тиешлеге кат-кат кисәтелгән була. Шулай итеп, Неплюевның канлы куллары Батырша хәзрәткә барып җитә алмый, генерал урын өстендә ятып кала, Батыршаны исә, аяк-кулларын богаулап, көчле сак астында, 1756 елның 16 сентябрендә ерак юлга озаталар. Батырша белән бер үк көнне Уфа төрмәсеннән Петербургка аның шәкертләре һәм тарафдарлары да озатыла.

Батырша хәзрәтнең шәкертләре һәм яугирләре дә, аның белән бергә, империя төрмәләренә озатылалар, бер үк язмышка дучар булалар. Алда аларны да каты җәзалар һәм мәңгелек төрмә көтә. Ерак бабалары атка атланып, хуҗа булып үткән юллардан алар аяк-куллары богаулы хәлдә, тоткын булып бара... Алда озын юл – каторжаннар юлы… Бу юл, чыннан да, бик озын була: Ырынбурдан – Самарага, Самарадан – Арзамаска, Арзамастан – Муромга, Муромнан – Владимирга, Владимирдан – Мәскәү шәһәренә, ә Мәскәүдән исә - Сакт-Петербургның үзенә... Батырша мулланы һәм аның шәкертләрен 36 драгун солдаты, 1 капрал, 1 унтер-офицер, поручик Левашов һәм капитан, князь Иван Болховский озата бара. Самарада аларга тагы 20 драгун солдаты, 6 атлы казак өстәлә. Бу операцияне башкарып чыгу өчен казнадан 500 сум акча бүлеп бирелә. Көзге томанлы көндә, җәмгысе 25 олау булып, кәрван юлга кузгала... Батырша хәзрәтне, кул-аякларын богаулап, аерым бөркәүле арбага утырталар, янына кораллы ике сакчы куялар, аларның мылтыклары һәрвакыт корылган була һәм атып җибәрергә әзер тора...

Һәм – кеше ышанмаслык хәл – шушы хәтле каты күзәтү астында да Батырша сакчылар кулыннан кача ала! 1756 елның 1 октябрь көнне ул, Муром шәһәре тирәсендә, сакчылардан ычкынып, урманга кереп кача. Батырша кәферләр кулыннан котылуны үзенә максат итеп куя һәм вакытлыча булса да, моңа ирешә. Әлбәттә, бу качуга ул алдан бик нык әзерләнгән булырга тиеш, бу хакта ул соңыннан патшабикәгә язган “Гарызнамә”сендә дә сиздерә.

Шулай итеп, Батырша йөз кешелек көчле сак астыннан кача һәм яңадан тотыла. Бәлки бу хәл төнлә булгандыр, бәлки аны саклап баручы капрал-драгуннар исерек булгандыр, ләкин ни булса да була – Батырша хәзрәт алар кулыннан кача ала! Әйткәнебезчә, аны кабат тоталар, кыйнап, арбага бәйләп салалар, ә Муром шәһәренә килеп җиткәч, аяк-кулларына тагы богау салалар... Батыршаның качуында үз гаепләрен сизгән гаскәриләр бу хакта анда-монда язмыйлар, сүз куертып тормыйлар, һәм, әлбәттә, тоткынны кыйнаулары турында да беркемгә дә әйтмиләр. Патшага язган аңлатмасында Батырша да үзен юлда кыйнаулары турында әйтми, әмма аннан соң булган хәлләр шулай дип уйларга мөмкинлек бирә.

Качу вакыйгасыннан соң Батырша бик нык чирләп китә...

1756 елның 6 октябрендә Владимир каласына килеп җиткәндә, ул инде ярымаңсыз хәлдә була. Аның кыйналган башы һәм йөзе шешеп чыга, тәне ут кебек яна... Ә бит Батыршаны Петербургка исән-сау китереп җиткерергә боерылган! Батыршаның көтмәгәндә үлеп китүеннән коты очкан конвой, күзенә ак-кара күренмичә, көзге пычрак юлдан атларны Мәскәүгә таба куа. Аларның исәпләре – ничек тә исән-сау Мәскәүгә килеп җитәргә, әле генә үзләре үтергәнче кыйнаган татар ристаны өчен табиб табарга, ничек тә аны Мәскәүдә аякка бастырып, сорау алырлык хәлгә китерергә! Иң мөһиме – юлда нәрсә булганын зур түрәләр белмәсен, иң кирәге – бу вур татар Мәскәүгә җиткәнче үлеп китмәсен... Батырша хәзрәтнең язмыш тарафыннан әле тагы биш елдан артык гомере барлыгын, әле аның тагы да зуррак сынаулар үтәсен һәм авырлыклар күрәсен белми шул урыс сакчылары... Бу хакта Батырша хәзрәт үзе дә белми әле, әмма үз язмышы өчен, милләте, дине хакына аждаһаның авызында көрәшергә туры киләсен ул инде сизенә...

1756 елның октябрь һәм ноябрь айларында Батырша хәзрәт Мәскәүдә, Яшерен кәнсәләрие төрмәсендә тотыла һәм биредә ул патшабикә өчен аңлатма хатын - “Гарызнамә”не яза. Батырша хәзрәт бу хатны, ягъни, сорауларга җавап рәвешендәге аңлатмасын 1756 елның 4 ноябрендә яза башлый һәм аны 21 ноябрьдә тәмамлый. Ике атнадан артык ул Мәскәү төрмәсендә урыс патшасына үз фикерләрен яза, тарихта соңыннан бу язма “Гарызнамә” ди аталыр... Батыршаның язганын каравыл башлыгы кнәз Болховский туктаусыз күзәтеп тора, һәр кәгазь бите катгый хисапта була. Төрмә архивы чыганакларыннан күренгәнчә, бу эш өчен Батырша хәзрәткә 7 каурый каләм бирелә, каралама өчен бер төргәк саргылт начар кәгазь, акка күчерү өчен бер төргәк яхшы кәгазь бирелә. Батырша хәзрәт үзенең “Гарызнамә”сен башта һәр битен, сорауларга җаваплар рәвешендә, караламага яза, аннан инде, зур эпик документаль әсәр рәвешендә, акка күчерә. Тәрҗемәче Ильяс Моратов ул күчереп язган һәр битне урысчага аударып бара. Төрмә белешмәләреннән күренгәнчә, Батырша башта һәр көнне бер бит каралама яза, аны ярты бит акка күчерүдән арттыра алмый. Аннан бу сан 2, хәтта 4 биткә кадәр җитә һәм аннан да артып китә. Шулай итеп, караламалары белән бергә, йөз биткә якын күләмле хезмәт барлыкка килә. (РГАДА. Ф.7.Оп.1.Д.1781.Ч.1. Л.218-223.)

Соңыннан зур тарихи чыганакка әйләнәсе бу хезмәтендә Батырша хәзрәт урыс булмаган җирле халыкларның, бигрәк тә мөселман-татарларның фаҗигале хәлләрен тасвирлауны алгы планга чыгара. Гарызнамәдә көчләп чукындыру фаҗигаләре бөтен тирәнлегендә ачыла, урыс генераллары һәм түрәләренең, христиан дин әһелләреннң җирле халыкларга каршы явызлыклары тасвирлана. Татар халкын рухи яктан изүгә икътисадый изүләр дә өстәлә - Батырша хәзрәт патшага аңлатмасында бу хакта да җентекләп яза. Ул чукынмаган өчен татарларга өстәмә салымнар салу турында, көчләп гаскәргә алулар, татарларны кол итеп авыр хезмәттә, лашманлыкта, завод эшләрендә тотулар, аларны бушка шәһәр һәм кәлгәләр салуда файдаланулар турында патшабикәгә хәбәр итә. Баш күтәрүнең төп сәбәпчесе дини һәм милли изүләр торганлыгын, төп масксат – динне һәм милләтне саклап калу икәнлеген Батырша хәзрәт ачыктан-ачык яза.

Урыс патшасына бу хәлләр турында язганда, аның күз алдыннан чукынмаган өчен тереләй утта яндырылган Туйкилделәр, Кисәнбикәләр, Тубыл монастырына көчләп ябылган һәм көчләп чукындырылган татарлар, янып көл булган татар авыллары, җимертелгән мәчетләр, патша өчен сугышларда һәм авыр эшләрдә тилмереп үлгән милләттәшләре килгәндер... Батырша мулла белән бергә, урыс патшасына бу хатны алар да язгандыр... Хәзергә иректә калып та ирексез булган, Россия империясенең тимер читлегендә газап чиккән татарлар да язгандыр бу мөрәҗагатьне урыс патшасына, бәлки алар да тормышларының яхшы якка үзгәрүенә өмет иткәннәрдер... Бәлки инде өмет тә итмәгәннәрдер, чөнки бу урыс дәүләтенә татарлар бары тик эш аты буларак, кол буларак кына кирәклеген алар инде күптән аңлаганнардыр...

Батырша хәзрәт урыс патшасына хат яза...
Батырша мулла татар халкына хат яза...

Баһадиршаһ киләчәккә хат яза, богаулы кулларына каурый каләм тотып, Мәскәү зинданында татар тарихын яза...

Обер-секретарь Михаил Хрущев күз алдында бу аңлатма-хат, караламалары белән бергә, урыс теленә тәрҗемәсен дә өстәп, махсус пакетка салына. Бу шактый калып пакетка мөһер куяр алдыннан, Батырша урыс офицерыннан хатның падишаһ кулына тапшырыласына тагы бер тапкыр ант иттерә. Хрущев сүз бирә, Батырша хәзрәт мөһерен куя, махсус хат, махсус курьер белән, шул көнне үк Петербургка озатыла... Һәм Батырша хәзрәтнең бу аңлатма хаты Яшерен кәнсәләрие архивында бүгенге көнгә хәтле саклана... Узганнардан киләчәкккә атап язылган хат бүгенгә хәтле килеп җитә...

Хат язган көннәрдә бераз терелеп-тернәкләнеп киткән Батыршаның үзен дә Петербургка озатырга әзерли башлыйлар. Яшерен кәнсәләриедән тагы әмер килә - “Куркыныч вор батыршаны ничек тә исән-сау Петербургка алып килеп җиткерергә!” Чөнки аннан әле бик җентекләп сорау алырга җыеналар, һәм Батыршаның җаваплары аларга мөселманнарга ярдәм итү өчен түгел, аларны мәңгелеккә бастыру юлларын эзләү өчен кирәк була. Чөнки империя – империя булып кала һәм үзенең мәкерле уй-ниятләреннән беркайчан да кире кайтмый...

1756 елның 30 ноябрендә, иртәнге якта, кул-аяклары богауланган Батырша хәзрәт көчле сак астында Петербургка озатыла. Аның артыннан ук, 1756 елның 20 декабрендә, Батыршаның хатыны Зөлхәбирә дә, үзенең нәни кызлары белән, Петербургтагы Яшерен кәнсәләриегә озатыла. 1756 елның декабрь урталарында, көчле конвой астында, Батырша хәзрәтне Петербургка китереп җиткерәләр, аны, сорау алу һәм хөкем карары чыгару өчен, Петропавел крепостының Яшерен кәнсәләрие төрмәсенә ябып куялар. Берничә көннән Петербургка, көчле каравыл астында, Зөлхәбирә белән кызларын да китерәләр.

Петропавел крепостында Батырша хәзрәт ел буе диярлек ята, биредә ул кыйнап сорау алу газапларын кичерә, хөкем карарын ишетә, үзен көчләп чукындыруга каршы көрәшә. Кул-аяклары богауланган татар мулласын камерасында көне-төне өч кораллы сакчы каравыллый, караңгы бүлмәдә көне-төне шәм яна... Батыршаны көне-төне кыйнап сорау алалар, ә ул һаман берни сөйләми, һаман патша белән очраштыруларын таләп итә. Явызлыгы белән бөтен Петербургка данлыклы сорау алучы-палач Степан Шешковский да Батыршаның авызын ачтыра алмый, ул һаман үзе белән сөйләшергә дәүләт кешеләрен таләп итә...

Патшабикә белән очраштырмаячакларын Батырша инде үзе дә аңлый башлый. Патшабикәгә язган хатына җавап булмагач, Батырша Яшерен кәнсәләрие җитәкчесе Александр Шуваловның үзе белән сөйләшергә ниятли һәм 1757 елның май аенда аңа хат яза. Ул урыс генералына үзенең падишаһка хат язуын исенә төшерә, шуның нәтиҗәләрен сорый. Сорау алучылар белән сөйләшүдән катгый рәвештә баш тарткан Батыршаның үзенә мөрәҗәгать итүенә генерал башта бераз гаҗәпләнсә дә, соңыннан бу бунтарь татар белән очрашырга була. Әмма урыс генералы белән татар мулласының бу очрашуы бер нәтиҗәгә дә китерми. Батырша хәзрәтнең авыр чагыннан файдаланып, аны чукынуга үгетләү өчен, Петропавел чиркәве побы Стефан Левицкий да татар тоткыны янына кергәли башлый. Урыс побы Батыршага, әгәр ул христиан динен кабул итсә, гаиләсе белән кушылу бәхетен вәгъдә итә, аны чит илләргә илче итеп җибәрү мөмкинлеген әйтә, Россия империясенең теләсә кайсы урыннан йорт-җир бирәселәрен сөйли. Әмма Батырша хәзрәт ирек бәрабәренә дә иманын сатмый, ахыргача мөселман-татар булып кала, чөнки ул христиан динен кабул итсә, үзен дә, милләтен дә утка саласын яхшы аңлый... Ул дингә, милләткә һәм өммәткә хыянәт итми.

1757 елның 24 декабрендә Батыршага хөкем карары чыгарыла.

Баһадиршаһ Туктаргали улы (Габдулла Галиев) патша хакимиятенә каршы коткы таратуда, татар халкын урысларга каршы сугышка чакыруда гаепләнә. Бу эштә төп дәлил итеп аның халыкка язган өндәмәсе алына, җирле түрәләрнең Батырша өстеннән язган шикаятьләре дә теркәлә. Шулай ук төбәктә кабынып киткән баш күтәрүләрне дә Батырша исеме белән бәйлиләр. Татар мулласы дәүләт өчен гаять куркыныч кеше, дип табыла һәм мәңгелеккә төрмәгә ябарга хөкем ителә. Хөкем карарында шулай ук Батыршаның телен һәм борынын кисеп алу, камчы белән суктыру да күрсәтелгән була. Ике көннән бу карар тормышка ашырыла – Батыршаның тимер кыскыч белән телен һәм борын яфракларын өзеп алалар, үтергәнче камчы белән яралар... Гадәттә, камчы белән берничә тапкыр суктырудан кеше шунда ук үлә, ә Батырша хәзрәтне, төрмә белешмәреннән күренгәнчә, 40-50 тапкыр суктыралар. Ул исән кала... Канга баткан Батырша мулланы, Петербург хәрби гарнизонының көчле сагы астында, декабрь азагында су уртасындагы Шлиссельбург крепосты төрмәсенә ккитереп ташлыйлар. Мәңгелек зинданга ябалар. (Сенатский архив. Т.12.- С.130.)

Хатынын һәм балаларын исә, кул-аякларын богаулап, монастырьга ыргыталар. 1759 елда олы кызлары Зөләйха монастырьда үлә, Зөлхәбирә белән нәни Салиха гомерләренең калган өлешләрен Мәскәү шәһәренең Девичий монастырында уздыралар. Ул вакытта исә күпчелек монастырьлар татарлар өчен төрмә ролен башкарган, патша хөкүмәте аларның, шул исәптән, Батырша гаиләсенең дә иректә булуын теләми, туган якларына кайтып, яңадан ислам динен тота башлауларыннан курка. Урыс хакимияте Батырша хәзрәтнең нәселе дәвам итүдән дә курка, шуңа күрә аның бердәнбер кызы Салиханы ирексезләп монастырьда бикләп тота. Ә ул нәселнең бөтен татар милләтендә дәвам итәсен белми әле алар...

Зөлхәбирә белән Салиханың язмышына караган соңгы указ 1763 елның 18 сентяберендә чыгарыла, бу фәрманда аларны монастырьда көчле күзәтү астына алырга кирәклеге әйтелә:

“По указу ею императорского величества правительствующий Сенат по ведению оной конторы с посланной известного вора и возмутителя башкирцев Батырши жене, воспринявшей веру греческого исповедания Марьи Александровны, дочери и с малолетнею дочерью Верой, в имеющейся в Москве Девичий монастырь, где велено быть ей под присмотром, производя ей и с дочерью пишу против одной монахини, приказали оной Марии и с дочерью ее в рассуждении того, дабе оне каким-либо образом на прежнее свое жилище, возвратитца не могли, где б иногда живущим тамо не нанесли какого сумнения, или б ж по-прежнему в магометанский закон не обратились, быть в помянутом монастыре под присмотром.”

Батырша хәзрәтнең хатыны Зөлхәбирә турында патшаның махсус указ чыгаруы бу мәсьәләнең ни кадәр җитди икәнлеген күрсәтә. Бу вакытта инде ил белән Елизавета Петровна түгел, ә Екатерина II идарә иткәнлеген дә искә алырга кирәк. Бу указ Батырша хәзрәт үлеп, бер елдан соң чыгарыла, димәк, хөкүмәт алдына аның гаиләсе белән ни эшләргә, дигән проблема килеп баса. Мәңгелеккә монастырьга ябарга, төрмәгә бикләргә! Шулай эшлиләр дә. Алга таба тарихи документларда аларның исеме телгә алынмый, димәк, Батырша хәзрәтнең хатыны һәм кызы монастырьда җан биргәннәр...

Инде Батырша хәзрәтнең үз язмышына килик.

1757 елның ахырында, канга баткан, аяк-куллары богауланган Батырша хәзрәтне Шлиссельбург төрмәсенә ктереп ташлыйлар...

Шлиссельбург...

Ул Ладога күленә Нева елгасы койган урындагы утрауга салынган су эчендәге таш крепость. Бөтен яктан да су белән уратып алынган бу кәлгәдә Яшерен кәнсәләриенең төрмәсе урнашкан. Россия империясе үзенең иң куркыныч дошманарын менә шушында саклый инде... Биредә, нигездә, патша тәхетенә, урыс хакимиятенә куркыныч тудыручы дәүләт дошманнары утыра, алар арасында императорның тәхет көндәшләре дә, Батырша кебек, халыкны Россия империясенә, басып алучы урысларга каршы сугышка чакыручылар да бар. Патша кызы Мария Алексеевна, патшабикә Евдокия, тәхет варисы Иоан Антонович Шлиссельбург тоткыны булалар һәм шунда үлеп тә калалар. Бәлки яшерен рәвештә үтерелгәннәрдер дә, чөнки Россия тәхетендә утыручыларга мондый көндәшләр кирәк булмый. Бөек князьлар Дмитрий Голицын һәм Михаил Долгорукий да шушы төрмәгә ябыла. Заманында патшага тел тидергән нәшер Иван Новиков та Шлиссельбург тоткыны була. Кыскасы, кемне илнең иминлегенә куркыныч тудыра, дип табалар, шуны Рәсәйнең иң дәһшәтле төрмәсенә - Шлиссельбургка ябалар. Һәм монда ябылганнар мәңгегә монда кала...

Шлиссельбург крепосты...

Моннан адәм баласы түгел, кош та очып чыга алмас кебек...

Крепость утрау эчендә, ул яр читеннән үк биек таш стеналар белән уратып алынган. Таш диварлардан тугыз каланча-бастион калкып чыккан, алардан кораллы сакчылар көне-төне тирә-юньне күзәтә. Сакчылар шулай ук крепость стенасының ике ягына да тезелеп басканнар, алар биредә күренгән тоткыннарга кисәтүсез атарга тиеш булганнар. Күп очракта патша хакимияте үзенең көндәшләрен шушы юл белән үтерткән, имеш, качып барганда атканнар...Стенаның эчке ягында – Яшерен кәнсәләрие төрмәсе, ул үзе тагы бер кат таш дивар белән әйләндереп алынган. Төрмәдән ерак түгел – каберлек, Шлиссельбург тоткыннарының соңгы йортлары да шушында...

Бу төрмәдә дәүләт сере шул хәтле нык саклана ки, тоткыннарга хәтта үзара аралашырга да рөхсәт итмиләр. Һәр тоткын аерым камера-бүлмәгә бикләнгән һәм һәр тоткынны сакларга 3-4 кораллы сакчы куелган була. Бу солдатлар бер-берләрен чиратлашып алыштырып, көне-төне тоткын белән бер бүлмәдә яшиләр, әмма алар тоткын турында берни белмәскә, сорашмаска, аның белән аралашмаска тиеш булалар. Әйтерсең лә, үзләре дә тоткын...Шуңа күрә бу сакчылар котырган эт кебек явызланалар, үзләрен шушы хәлгә куйган хуҗаларыннан ала алмаган үчне еш кына мескен токыннардан алалар. Кул-аяклары богауланган, җитмәсә, тимер чылбыр белән таш стенага кадаклап куелган тоткын котырган каравылчыларга каршы нәрсә эшли алсын? Һәм бу һөҗүмнәр еш кына тоткыннарның үлеме белән бетә торган булган. Имеш, ул вакытта Россиядә үлем җәзасы булмаган, әмма тоткыннарны төрмәләрдә кыйнап үтерергә мөмкин булган. Әмма үлгәннәрнең урыны озак буш тормый, империя тәхетенә, дәүләт иминлегенә куркыныч яный, дигән сылтау белән, ил җитәкчеләре бирегә тагы үзләренең шәхси көндәшләрен, ирек даулап баш күтәргән татарларны, чукынырга теләмәгән мөселманнарны китереп тутыралар. Шлиссельбург крепосты бик күпләрнең фаҗигале язмышына шаһит була...

Кеше түзә алмаслык шушы шартларда Батырша хәзрәт биш елга якын газап чигә...

1758 ел...

1759 ел...

1760 ел...

1761 ел...

1762 елның 24 июле...

Һәр мизгеле, һәр сәгате, һәр көне тоташ җәберләрдән торган дүрт ел ярым гомер...

Ул үзенең бирегә мәңгелеккә ябылганын белә, тик ул мәңгелекнең кайчан бетәсен генә белми...

Таш капчыкта богауланып яткан Батырша тышкы дөньяда барган күп нәрсәләрне дә белми. 1762 елның 5 гыйнварында патшабикә Елизавета Петровнаның кинәт кенә үлеп китүен, аның урынына тәхеткә Петр III нең утыруын да белми ул... Петр III нең Пруссия белән сугышны туктатуын, немецлар белән тагы дуслашуын, илдә бөтен кешенең котын алып торган Яшерен кәнсәләриенең юкка чыгуын да белми әле ул... Яшерен кәнсәләрие бетерелү сәбәпле, үзен, ягъни, Яшерен кәнсәләрие тоткынын, 1762 елның башында Себергә, Нерчинскига каторгага сөрү турында Сенат карары барлыгын да белми ул. Ләкин бу карарның үтәлүен шул ук Петр III нең туктатып торуын да белми Батырша хәзрәт. Нәкъ шушы көннәрдә Петр III нең үзен тәхеттән бәреп төшерәчәкләрен, аның урынына хатыны – Екатерина II утырасын да белми иде ул...

Төрмә тышында дөнья кайный, патшалар алмашына, яңа указлар языла, карарлар чыгарыла... 1762 елның июнь ахырында, Батыршаның үлеменә бер ай кала, Россия тәхетенә Екатерина II утыра, шушы ыгы-зыгыдан файдаланып, дәүләт өчен куркыныч дип табылган кешеләр тиз генә юк ителә. Бәлки Батырша хәзрәт тә шушы “чистарту пычагы”на эләккәндер, дигән версияләр бар. Себергә каторгага җибәрелергә тиешле Батырша хәзрәт 1762 елның 24 июлендә, төнлә белән, Шлиссельбург төрмәсе сакчылары белән бәрелештә һәлак була. Аның үлеме дә, яшәве кебек, фаҗигале дастанга тиң. Кайбер тарихчылар Батыршаны урыс сакчылары агулап яки кыйнап үтергән, дип баралар, төрмә архивында сакланып калган документлар исә Батыршаның үзен гаепли. Аннан күренгәнчә, Батырша, кул-аяклары богаулы килеш, берьюлы дүрт сакчы белән сугышкан, икесен балта белән чабып үтергән, икесен яралаган. Һәм үзе дә егылып үлгән...

Бу хәл күпне күргән Шлиссельбург төрмәсе өчен дә зур вакыйга була һәм бу хакта икенче көнне үк Сенатка хәбәр итәләр:

“Правительствующему Сенату от подполковника Шлютельбургского коменданта Ивана Бередникова доношение.

У содержащегося в Шлютельбургской крепости колодника Батырше находились на карауле с данною на тот караул инструкциею полков Санкт-Петербургского гарнизона, а именно Невского капрал Данила Никитин, солдаты Максим Хомутов, Григорий Епифанов, Санкт-Петербургского Андрей Лазарев, который колодник, имев у себя ногах ножные с заклепом железа, а на руках наручник, сего июля на 24-е число по полуночи в первом часу, напав на оных, во-первых, на капрала, и солдат спящих, на которых и бывший на часах солдат Епифанов при зажженной свече заснувший был, о чем он уже извинение принес, что подлинно спал. Оной колодник, взяв принесенный в казарму солдатом Хомутовым топор (которого, також никакого орудия, чем человек может себя повредить, по данной на тот караул инструкции в арестанской казарме иметь было запрещено, сверх того, чтобы он из-под караула утески не сделал, на собою ж и караульному каковы повреждение таковыми орудиями не учинил), по одиночки у капрала Никитина тем топором голову разрубил на двое, у солдат – у Хомутова головы левую сторону разрубил и правый весок проломлен, у Лазарева в двух местах брюхо пропорото, у головы же по левую сторону тела схватил, у Епифанова, который был на часах, в двух местах голову разрубил же, из которых капрал Никитин, солдат Хомутов сего же числа умерли. А Лазарев и Епифанов лекарем пользуютца. Оной же колодник Батырша и сам умер без всяких язв и побой…" (Витевский В.Н. И.И.Неплюев и Оренбургский край...стр.883-884; Гернет М.Н. История царской тюрьмы. Т.1. 1762-1825. – М., 1960. –С.229.)

Әйе, Батырша хәзрәтнең соңгы явы да тарихка кереп кала – ул, аяк-куллары богаулы килеш, дүрт кораллы сакчы белән алыша, аларны җиңә, иреккә чыга һәм...

Һәм мәңгелеккә күчә...
Ул үлемне җиңә...
Ул империяне җиңеп китә...

Ул Шлиссельбург төрмәсеннән качкан һәм ирек юлында үтерелгән бердәнбер тоткын була.

Татар халкының соңгы җиһад сугышчысы Батырша мулла, үзенең антына һәм өндәмәсенә ахыргача тугрылыклы булып, бер ялгызы яу кырында ятып кала...

Каһарманнарча китүе белән дә ул дастаннарга тиң тарих калдыра, батырлык үрнәге калдыра, өмет орлыклары чәчеп калдыра...

*******

Батырша милләтенең бәхете, дине һәм иреге өчен шәһит китә, ул империя белән тиңсез көрәштә үзен дә, гаиләсен, нәселен дә корбан итә. Үзенең һәм якыннарының гомере бәрабәренә, Батырша хәзрәт татар халкын юкка чыгудан, көчләп чукындырудан саклап кала. Чөнки Батырша явы, татарларның ислам байрагы тотып, идеологик нигездә яңадан татар дәүләтен торгызырга кузгалулары патша хакимиятенең котын ала. Ул баш күтәрүчеләрне һәм аларның нәселләрен берәм-берәм юк итеп бетерсә дә, алар чәчеп калдырган азатлык орлыкларының бер шытып чыгасын белә һәм бу хәл булмасын өчен, бөтен чараларны күрә. Һәм бераз ташламаларга барырга да мәҗбүр була. Әле Батырша хәзрәт иректә чагында ук, 1755 елның 3 сентябрендә патшабикә Елизавета Петровна яңа указ чыгара. Бу указында ул чукынмаган татарларны көчләп башка урынга күчерүне вакытлыча тыя, ягъни, авылда чукынган татарлар булса да, мөселман-татарларны алар өчен генә авылларыннан кумый башлыйлар. Татарлар яуга күтәрелмәсен өчен патша хөкүмәте хәтта көчләп чукындырудан да вакытлыча чигенеп торырга мәҗбүр була.

1755 елның 26 сентябрендә патшабикә татарлар файдасына тагы бер указ чыгара – аның нигезендә, мөселман татарлар чукынган татарлар өчен рекрут бирүдән азат ителәләр, ягъни, чукынмаган татарлар чукынганнар өчен мәҗбүри армия хезмәтен үтми башлыйлар. Шулай итеп, Батырша хәзрәт куйган таләпләрнең бер өлеше инде бер ай эчендә үтәлә. Гасырлар буена халыкның йөрәгенә тигән көчләп чукындырулар, чукынмаган өчен артык салым түләүләр, керәшеннәр өчен армия хезмәте үтүләр, чукынмаган өчен авылдан сөрелүләр патша указы белән туктатыла. Болар барысы да Батырша җитәкчелегендәге халык күтәрелешенең нәтиҗәсе була. Татар күтәрелешеннән коты чыккан Рәсәй хөкүмәте аларны тынычландыру өчен алга таба тагы да зуррак адымнар ясый – 1756 елның 23 сентябрендә Сенат “О допущении татар магометанского закона, жительствующих особыми деревнями в Казанской, Нижегородской, Астраханской и Сибирской губерниях к постройке мечетей, и о переселении новокрещенных татар в другие деревни” дип аталган указ чыгара. Ягъни, татарларга авылларында мәчетләр салырга рөхсәт ителә, һәм инде катнаш авыллардан, торган җирләреннән мөселман-татарлар түгел, чукынган татарлар күчеп китәргә тиеш була.

Ф.Бәйрәмованың китаплары
Ф.Бәйрәмованың китаплары

Мөселманнарның таләбен искә алып, көчләп чукындыруда татарларның бәгыренә төшкән Казан архирее Лука Канашевич һәм Тубыл митрополиты Сильвестр Гловацкий башка урынга күчерелә. Батырша явы нәтиҗәсендә, патша хөкүмәте татар бугазындагы тимер кулларын бераз ычкындырып торырга мәҗбүр була, чөнки татарларга дәүләт бирүгә караганда бу ташламаларны ясау Рәсәй өчен күпкә отышлырак икәнен алар яхшы аңлый...

Батырша күтәрелешенең сәяси файдасы булган кебек, ул халыкның икътисадый хәлен дә бераз җиңеләйтә. Җирле халыкның үзенә каршы зур яуга кузгалуыннан курыккан патша хөкүмәте татар һәм башкортларга җир һәм тоз салымын азайта, халык хезмәт күрсәтергә теләми торган почта станнарын бетерә, татар һәм башкортларны Ырынбурга бушка казна урманы ташудан азат итә, халыкны теләсә ничек походларга (хәрби өйрәнүләргә) җыймый башлыйлар. Башкортларга хәтта турыдан-туры Рәсәй җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт бирелә.

“Ислам дине өчен, рухи азатлык өчен, халык бәхете өчен кулларына корал тотып көрәшүчеләр, гомерләрен корбан итеп, мөселманнарны тоташ чукындырудан коткаралар, - дип яза тарихчы-галим Фәйзелхак Ислаев. – Ислам динен юкка чыгаруны максат итеп куйган камчы һәм кылыч ярдәмендә алып барылган чукындыру сәясәтенә каршы мөселман татар халкының фидаи көрәше генә чукындыру сәясәтен туктатырга һәм Русия хакимиятен ислам динен рәсми тану юлына басарга мәҗбүр итә. Восстание җиңелсә дә, төп максат – патшабикә Елизавета Петровнага мөселманнарның аяныч хәле турында хәбәрләр барып җитә, ә хакмият органнары мөселманнарны тынычландыру өчен иң мөһим чараларны тормышка ашырырга мәҗбүр булалар.” (Фәйзелхак Ислаев. Батырша восстаниесе. 1755. – Казан, 2005, 114 бит.)

Батырша күтәрелешен махсус өйрәнгән һәм бу хакта берничә китап язган тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев бу күтәрелешнең Идел-Уралда ислам динен салап калуда зур өлеше барлыгын әйтә: “Именно восстание Батырши стало поворотным пунктом в изменении государственной политики в отношении ислама, - дип яза ул. – С этого момента начинается постепенный поворот от религиозной нетерпимости к толерантности... Основной урок восстания Батырши заключается в том, что принуждение мусульман в духовной сфере порождает только ответное насилие со стороны верующих.” (Файзулхак Ислаев. Восстание Батырши. Год 1755. – Казань, 2004, стр.140, 144.)

Әйе, татар халкы Батырша хәзрәтне үзенең милли каһарманы итеп таный, аны ярата һәм олылый. Аның турында заманында күренекле дин белгече Риза Фәхретдин дә, тарихчылар Газиз Гобәйдуллин, Габделбари Баттал-Таймас та зурлап үз фикерләрен язып калдырганнар. Батырша хәзрәтнең хезмәтләрен һәм абруйлы исемен халыкка кайтаруда галимнәр Мәсгуд Гайнетдин, Сәлам Алишев, Марсель Әхмәтҗанов, Фәйзелхак Ислаев, Раиф Әмиров, язучылар Җәмит Рәхимов, Вахит Имамов, Дамир Гарифуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Кыям Миңлебаев, Эдуард Мостафин, Ркаил Зәйдулла, Хәмзә Шәрипов һәм башка зыялыларыбыз күп көч куйдылар. Батырша явы турында романнар һәм поэмалар язылды, күп санлы публицистик язмалар дөнья күрде, фәнни-гамәли конференцияләр уздырылды, тематик китаплар һәм брошюралар чыгарылды, музейлар ачылды, рәсемнәре ясалды. Батыршаның образын мәңгеләштерүдә аның якташы, рәссам Мэлс Вафин зур хезмәт куйды.

Башкортостан галимнәре арасында да Батыршага һәм аның көрәшенә дөрес бәя бирүчеләр бар. Әйтик, галимнәр Д.Вәлиев һәм Р.Янгузин үзләренең хезмәтләрендә ул чорга һәм Батырша шәхесенә гадел бәя бирергә тырышалар. Дамир Вәлиев Батырша күтәрелешенең төп сәбәбе итеп мөселманнарны дини яктан кысуны күрсәтә, шул ук вакытта бу күтәрелешнең иҗтимагый-сәяси протест икәнлеген дә әйтә, Батырша хәзрәтнең милләткә өндәмәсен басып алу сәясәтенә каршы программ документ, дип атый:

“Воззвание это, имевшее програмный характер, является ярким памфлетом против колониальной политики в Башкортостане, - дип яза ул. - К тому же отличительная черта его – это конкретность и наличие ответа на вопрос, что должен делать угнетенный народ... В воззвании содержится не только призыв к вооруженному выступлению против колониального рабства, но и разоблачается стратегия и тактика колонизаторской политики России на восточных окраинах... Слова Батырши оказались пророческими: время показало, что политике России, а затем и СССР в Казахстане и Средней Азии никогда не был чужд дух экспансионизма... Самым большим злодеянием русского царизма, по мнению Батырши, является насильственная христианизация, что и было основной причиной выступления Батырши с призывами за освободительную войну всех мусульман против христианской России.” (Батырша – выдающийся идеолог и вдохновитель восстания башкир 1755-1756 гг. – Уфа, 2000, стр.67-70.)

Башкорт галиме Р.Янгузин да, Батырша хәзрәтнең татар телендә язылган өндәмәсен һәм “Гарызнамә”не өйрәнеп, аларга нигезләп, Батыршаны зур сәясәтче һәм акыл иясе, дип атый, Россиядә булып узган күтәрелешләр тарихында аның белән янәшә куярлык кеше сирәк, дип яза. Батыршаның өндәмәсен ул колониаль сәясәткә каршы программа икәнлеген әйтә, автор Батыршаның бу күтәрелешнең оештыручысы булуын таный, аның төп максаты бу җирләрдән басып алучыларны куып чыгару икәнлеген ассызыклый:

“Из руководителей народных восстаний в истории России редко кого можно поставить рядом с Габдуллой Галиевым – Батыршой… Батырша – политик и мыслитель… Единство всех мусульманских народов тогдашней России в вооруженной борьбе против колонизаторов – вот основная идея Воззвания Батырши. "Объединяйтесь! Объединяйтесь! Объединяйтесь!", - призывал он." (Батырша – выдающийся…, стр.72-74.)

Әйе, Батырша хәзрәт Россиянең кол ителгән бөтен мөселман халыкларын берләшергә һәм басып алучыларга каршы кораллы көрәшкә күтәрелергә өнди. Аның бу ялкынлы чакыруы бүген дә үз көчен югалтмады, чөнки бүгенге көндә дә Идел-Урал мөселманнары, татар-башкорт халкы Россиядә кол хәлендә яши. Бу илдә ислам дине һаман кысрыклана, мөселманнар һаман эзәрлекләнә, Россия төрмәләре һаман ирек өчен көрәшкән, Аллаһ кушканча яшәргә тырышкан татар-башкортлар, чечен-ингушлар, Идел-Урал, Кавказ мөселманнары белән тулган. Россия 460 ел буе алып барган юк итү сәясәте, дәүләт һәм чиркәү тарафыннан уздырылган геноцид өчен татар халкы алдында әле гафу үтенмәгән, тәүбә итмәгән. Башка төрле формаларда бу юк итү сәясәте һаман дәвам итә. Димәк, телебез, динебез, ирегебез өчен басып алучыларга каршы көрәш тә дәвам итәргә тиеш. Моңа безне Батырша хәзрәтнең рухы дәшә, милләткә моннан 252 ел элек ул язып калдырган өндәмәсе чакыра:

“Әй, мөселманнар! Берләшегез! Берләшегез! Берләшегез! Атларыгызны һәм коралларыгызны хәзерләгез! Ук, кылыч һәм сөңге – ни кирәк кадәренчә әзерләгез! Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынып һәм пайгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламны шәфәгатьче итеп алып, ул кәфер урысны чабаек һәм җиребездән куып чыгарыйк! Ил-йортыбызда мәчетләр һәм мәдрәсәләр бина кылыйк! Вә динебезне, ислам динен куәтләндерү өчен көрәшик! Әй, мөэминнәр, җиһад итегез! Җиһад итегез!”

Бүгенге көндә Батыршаның туган авылы Карышбашта (Башкортостанның Балтач районы) аның исемендәге мәктәп бар, мәчет төзелде, ә район үзәге Балтачта 2003 елдан бирле Батырша музее эшләп килә, мәчет тә аның исемен йөртә. Бу музей белән гаярь милләттәшебез, районның мөхтәсиб-имамы, Батыршаның якташы һәм ерак туганы Рафис хәзрәт Шәйхәйдәров җитәкчелек итә. Бу музей-йортта Батырша хәзрәткә һәм шул чорлар тарихына кагылышлы кыйммәле ядкәрләр тупланган, шуларның иң кадерлесе – Батырша хәзрәтнең китапханәсе. Гарәп әлифбасында язылган дини һәм мәдәни кулъязма китаплардан торган 80 томлык бу китапханәне Рафис хәзрәткә бабасы биреп калдырган булган, ул башта чормада сакланган, хәзер музейның түрендә урын алган. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр кулъязма китап кимендә 600-700 биттән тора, чит-читләрендә Батырша хәзрәт үз куллары белән язып калдырган искәрмәләр дә саклана. Музейга шулай ук Батырша хәзрәтнең халыкка өндәмәсенең һәм патшага язган хатының фотокопия-күчермәләре дә куелган.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге 2012 елны “Батырша елы” дип игълан итте, чөнки быелның 24 июлендә Батырша хәзрәтнең һәлак булуына 250 ел тулды. Шушы нисбәттән Казанда һәм Чаллыда, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә төрле милли һәм дини чаралар үткәрелде, календарьлар бастырылды, түштамгалар таратылды. Бу китап та “Азатлык” татар яшьләре берлеге тарафыннан “Батырша елы” уңаеннан чыгарыла һәм халыкка таратылачак.

Әйе, татар халкы үзе өчен Батырша шәхесен өр-яңадан ача һәм өйрәнә башлады. Яңача өйрәнә башлады. Әйе, Батырша – тарихта тиңе булмаган батырлык үрнәге. Әйе, Батырша – татар халкының милли азатлык көрәшчесе, милләтне империягә каршы җиһадка өндәгән дин әһеле. Әйе, Батырша – урыслаштыруга һәм чукындыруга каршы кыя булып торып баскан татар каһарманы, Идел-Уралны чукындырудан һәм урыслаштырудан саклап калган изге җан... Ул үзенең үлемен дә үлемсезлеккә әйләндергән дастан каһарманы.

Батыршаның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә үзенең ярты гомерен багышлаган фән аксакалы Мәсгуд ага Гайнетдин аны зур акыл иясе, гайрәтле көрәшче, баһадир зат итеп сурәтли:

“... Батыршаның язмалары, күтәрелеш документлары һәм хәлләре белән танышканда, барыннан да бигрәк, җитәкче шәхесе кешене хәйран калдыра, - дип яза ул. – Явыз Иван заманында ил-йорты, дәүләт-җәмәгатьчелекләре. мәктәп-мәдрәсәләре пыр туздырылып, кабат дөм-караңгы җәһилият баткагына колактан батырылган татар тормышында шул кадәр уңганлык, булдыклы белемлелек, сәләт, талант кайдан килгәндер? Нинди генә олы хезмәткә алынса да, Батырша иң югары булдыклылык үрнәкләре күрсәтә. (Максатка ирешә алмастан эше киселә икән, монда аның шәхсән үзенең тузан кадәр дә гаебе юк.) Һич нинди катлаулы вәзгыятьтә дә Батырша каушау, югалып калу әсәре күрсәтми. Шунда ук ул бу, чишелеше юк, диярлек катаулы хәлләрдән чыгу-арыну кәсебенә керешә. Балкып янган ялкын диярсең: аны кул, уч белән тотып булмый. Шул үзенчәлекләре белән ул кеше генә түгел, азатлык фәрештәсе (небожитель) кебек гали заттыр кебек күренә.” (“Дин вә әдәп”, 2005, октябрь, 3 бит.)

Әйе, Батырша хәзрәт ул – азатлык фәрештәсе...

Ул – милли азатлык көрәше символы...

Ул бүген дә үз халкын дәүләт бәйсезлеге, дин һәм тел өчен көрәшкә чакыра...

Һәм бүген дә Идел-Урал буйларына, Себер киңлекләренә, азатлык гимны булып, Батырша дастаны тарала, аны татар аналары сабыйларына бишек җыры итеп җырлый:

Нух пәйгамбәр токымы син, Батыршаһ!
Сәхәбәләр нәселе син, Батыршаһ!

Әүлияләр затыннан син, Батыршаһ!
Каһарман татар баласы, Батыршаһ!

Милләтеңә ирек китер, Батыршаһ!
Бәйсез дәүләтеңне төзе, Батыршаһ!

И, татар милләте!

Үз дәүләтең юкка чыкканнан соң, син шулкадәр күп газаплар күрдең ки, дөнья тарихында башка мондый мисаллар юк! Бер төрле йомшак милләт булса, бу кадәр вәхшиләрчә, максатчан юк итүдән инде күптән беткән булыр иде, ә син һаман яшисең! Россия 460 ел буе татар халкына карата даими рәвештә урыслаштыру һәм христианлаштыру сәясәте алып барса да, син телне дә, иманны да бирмәдең, татарлыгыңны һәм ислам динен саклап калдың, и, бөек татар милләте! Чөнки син – Аллаһның рәхмәтендә, чөнки син – Батыршаларны бирә алган милләт, чөнки син – сәхәбәләр заманыннан алып, бүгенге көнгә кадәр җир шарының төньяк өлешендә ислам байрагын югары күтәреп баручы ИМАМ МИЛЛӘТ! Һәм заман ахырына кадәр шулай булып калсаң иде!

Бу әсәрем синең даһилыгыңа мәдхия булсын, ТАТАР ХАЛКЫ!

Бу язганнырым Батырша хәзрәт һәм дин-милләт өчен көрәшеп шәһит киткән милләттәшләребез рухына дога булып барсын иде!

Бу китабым бездән соң килгәннәрне азатлык көрәшенә рухландырсын, бәйсез татар дәүләте төзәргә көч бирсен иде! Амин.

2004-2012 еллар.


“Тәхризнамә” укырга: татарча, рус тәрҗимәсе.

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх