Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв



i-mulla

takbir.ru









ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Татарлар тарихы

  

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР



КОЯШ ЧЫГЫШЫНДА ТАТАР ЭЗЛӘРЕ...

Ерак Көнчыгыш...

Тын океан ярларыннан кыпчак далаларына кадәр таралып яткан татар җирләре... Заманында Төрки каганатлар составында булган, Чыңгыз ханга ант биргән, кытаен да, японын да, кореялысын да күргән бөек Татар Иле... Ерып чыкмаслык Уссури урманнары, түбәләре күккә ашкан Хинган-Сихотэ-Али таулары, төпсез Ханка-Нур күлләре, Амур, Уссури, Бикин-Самарга елгалары, шуларны чорнап алган диңгез-океаннары белән ул бездән бик ерак та кебек, әмма татарларның Ана-Ватаны буларак, гаять якын да... Бүген бу борынгы татар төбәгендә Хабаровск, Амур, Сахалин өлкәләре, Приморье крае урнашкан, алар Кытай, Корея дәүләтләре белән чиктәш, Япония дә диңгез аша кул сузымында гына, Монголия дә ерак түгел...

Әйе, күпчелек галимнәр татар тарихын нәкъ менә Ерак Көнчыгыштан башлыйлар, татарлар үзләре дә, "Безнең борынгы бабаларыбыз атларга атланып, кояш чыгышы тарафыннан Идел-Урал буйларына килгәннәр", дип әйтергә яраталар. Әйе, бу сүзләрдә дөреслек бар, әмма ул заманнарда, Төрки каганатлар, Чыңгыз хан чорында кояш чыгышыннан башлап кояш батышына кадәр барлык җирләр дә татарлар кулында булган, ягъни, биредә төрки халыклар гомер бакый яшәгән. Төрки сүзен дә шартлы рәвештә генә әйттем, чөнки 6-нчы гасырга кадәр мондый атама булмаган, борынгы тарихчылар бу җирләрнең төп хуҗасы, идәрәчеләре итеп татарларны таныганнар һәм империянең халкы да татарлар, дип аталган. Совет чорында тарих фәнендә татар атамасын төрки, монгол-татар белән алмаштыра башладылар, хәзер исә монгол сүзе генә торып калды. Ни гаҗәп, урыс тарихчылары гына түгел, рәсми татар тарихчылары да шушы юлдан киттеләр, шулай итеп, борынгы татарларның 2 мең ел буе яулаган казанышларын, ил-җирләрен, дәүләтләрен җиңел генә монголларга биреп куйдылар. Һәрхәлдә, монголлар элек тә, хәзер дә бу тарихны күтәрерлек халык булмасалар да...

Бүгенге көндә Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарихны төбәк галимнәре өйрәнә, шул ук вакытта Кытай, Корея, Япония тарихчылары да зур кызыксыну күрсәтә. Тик нигәдер татар тарихчылары гына бу процесстан читтә калганнар, алар теориядә безнең тамырларның биредән икәнлеген язгаласалар да, практикада төбәктә төрки-татар күзлегеннән бернинди эзләнүләр алып барылмый, аралашу юк, мирасыбызга дәгъва кылу юк. Шунлыктан чыгыпмы, әллә башка яшерен сәбәпләр беләнме, Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарихта татарларга урын юк, аны төрле кабиләләр арасында бүлгәләп бетергәннәр, бу мәсьәләдә урысы-кытае-кореялысы бер сүздә. Биредә җыелышып борынгы Бохай дәүләтен (698-926), мохэ, чжурчжэни, кидан кабиләләрен өйрәнәләр, әмма аларның барысының да төрки-татарлар кулында булганлыгын гына әйтергә "оныталар".

Югыйсә, хәзер дә Сахалин утравының көньягында татар-монгол шәһәрләренең хәрәбәләре табыла, шулай ук Амур тамагында да 13-14 гасыр татар шәһәрлекләре бар. Мин Приморье краеның музейларында төрки балбалларны да, һун бабаларыбызның сугыш коралларын да, Алтын Урда чоры табылдыкларын да очраттым, әмма аларны биредә төрки-татарлар белән бәйләп өйрәнмиләр, ә бохай, мохэ, җирле тунгус-манчжур кабиләләре белән генә бәйлиләр. Җир-су атамаларында да төрки-татар сүзләре шактый, әйтик, хәзерге Дальнереченск шәһәре элек ИМАН, дип аталган, Партизанск – СУЧАН булган, ә төбәкнең иң зур күле хәзер дә ХАНКА (Хан күле) дип атала... Әмма биредәге рус галимнәре бу атамаларның барысын да кытайлар белән бәйлиләр, төбәкнең төрки-татар чоры бөтенләй өйрәнелмәгән. Югыйсә, совет чорының кайбер тарихчылары бу төбәктәге мәдәни ядкәрләрнең төрки кабиләләрнеке булуын әйтеп калдырганнар бит! "Чтобы понять историко-культурное значение этих памятников древнего искусства Сибири и Дальнего Востока, нужно представить конкретную историческую ситуацию того времени. когда оставившим их тюркским племенам принадлежала руководящая роль в истории степного мира Азии и отчасти Европы. От Хингана и до Дуная простиралась в I тысячелетии н.э. кочевья тюркских племен...", дип язган алар. (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое Приморья и Приамурья. - Владивосток, 1973, стр.320.)

Әмма бүген Себердәге һәм Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарих бөтенләй башкача бәяләнә, анда төрки-татарларга урын юк. Шуңа күрә дә минем 2012 елның май аенда Приморье краена килеп, Владивосток, Уссурийск шәһәрләрендә тарихчылар белән очрашуларым, биредәге борынгы татар тарихы белән кызыксынуым аларда гаҗәпләнү уятты. Моннан тыш әле мин тагы Находка, Артем, Партизан шәһәрләрендә дә булдым, өлкә арихвларында, музейларда, китапханәләрдә төбәкнең борынгы тарихын өйрәндем, бөтен җирдә татарлар белән очраштым. Татарстанга кайткач, матбугатта болар турында берничә язмам дөнья күрде, 2012 елның июнь ахырында Владивостокка тагы очарга туры килде, шул елның сентябрендә ай буе диярлек Сахалин утравында татар тарихын өйрәндем, бу турыда 2014 елда "Сахалин утравы һәм татарлар" дип аталган китап бастырып чыгардым. Кыскасы, Ерак Көнчыгышта татар тарихын өйрәнүем берничә ел буе барды һәм ул әле хәзер дә дәвам итә, Хабаровск, Амур өлкәләренә барырга да теләгем бар. Алай да, Приморье краена булган сәяхәтем турында күләмлерәк тарихи хезмәт язарга булдым һәм хәзер аны укучыларга тәкъдим итәм. Алдан ук шуны әйтеп куясым килә, бу язма - татар тарихы белән кызыксынучылар өчен, чөнки анда борынгы чорларга, дәүләтләргә, аерым тарихи шәхесләргә бәя биреләчәк, ә ул барлык кеше өчен дә кызыклы түгел. Әмма бу язманы укучылар борынгы тарихыбыз, Ерак Көнчыгыштагы асыл тамырларыбыз турында бик күп яңа мәгълүмат ала алырлар иде...

Шулай итеп - Ерак Көнчыгыш, Приморье крае...

Самолет белән Мәскәүдән 8 сәгать очасы, ара - 9 мең чакрым, Казаннан Мәскәүгә кадәр юлны да салсаң - 10 мең километр... Бу - бик ерак ара, поезд белән атна буе килергә кирәк, ә теге елларда атлы татарлар бу юлны айлар, еллар буе үткәннәр...Төбәкнең 80 процентын таулар алып тора, алар куе урманнар белән капланган. Бу урман-тауларда юлбарыс һәм капланнар, аюлар һәм боланнар көн күрә, женьшинь, бадан, манчжур чикләвеге, эрбет кебек сирәк үсемлекләр үсә...Күлләрендә лотослар чәчәк ата, елга-диңгезләрендә затлы балыклар йөзә... Әлбәттә, мондый бай төбәк беркайчан да кешесез тормаган, биредә татарлар да, кытайлар да хуҗа булган, хәзер исә бу җирләр урыслар кулында. Хәер, алар да биредә 1860 елда Россия империясе белән Кытай арасында килешү төзелгәннән соң гына яши башлыйлар, шушы вакыттан бу төбәк Россия карамагына күчә.

"2 ноября 1860 года между Российской и Китайской империями был подписан Пекинский договор, окончательно определивший их общую границу на участке между Амуром и побережьем Японского моря, - дип яза җирле тарихчылар. - началось освоение русскими людьми далекой юго-восточной окраины России." (Уссурийск. 1866-2011. - Владивосток, 2011, стр.6.)

Күрәсез, урысларның Ерак Көнчыгышта нибары 150 еллык тарихлары бар, ә татарларның - кимендә 1500 еллык... Зур тарих, чын тарих моны белә һәм хәтерендә саклый. Шуңа күрә Тын океаннан Урал-Җаек тауларына кадәр ара, Котыптан кыпчак далаларына кадәр җирләр бөтен дөнья тарафыннан Татар Иле,буларак танылган һәм БӨЕК ТАТАРИЯ, дип аталган. Шуңа күрә әле 19 гасырда да урыс географик карталарында Ерак Көнчыгышны ВОСТОЧНАЯ ТАТАРИЯ, дип күрсәткәннәр, аның башка исеме булмаган.

"Название Татария произошло от слова "татары", собирательного имени, которым обозначали в XIII-XVI веках группы родов монгольского и тюркского происхождения, входивших в эти века в государство Чингисхана и его преемников, - дип яза тарихчылар. - На русских картах, составленных после включения татарских ханств в состав Российской империи, название Татария в европейской части и в Сибири обычно отсутствует и лишь на Дальнем Востоке выделяется Восточная Татария, охватывающая Приморье, Монголию и Северную Маньчжурию (карта И.К.Кириллова, 1734 г.) Татарией называется Приамурье и Приморье на карте Сахалинского моря, составленной Головиным В.М. и Рикордом П.И в 1811-1813 гг. (Головин, 1972)." (С.Д.Гальцев-Безюк. Топонимический словарь Сахалинской области. - Южно-Сахалинск, 1992, стр.132.)

Әйе, нәкъ шулай - әле 19 гасырда да бу төбәк Татария дип аталган. Шуңа карамастан, бүгенге рус тарихчылары төбәкнең узганын бары тик Кытай белән генә бәйлиләр, мең елларга сузылган бөек татар тарихын әйләнеп үтәргә тырышалар. Әмма ул чорларда Кытай үзе дә төрки-татарлар кул астында булуын искә төшерергә кирәк! Кытай гасырлар буе үзенең төньяк күршеләренә зур салымнар түләп торырга мәҗбүр була, хәрби контрубиция бирә.

"...как немногочисленные (особенно в сравнении с многолюдными оседлыми империями) и дикие (в общекультурном плане) кочевники не только раз за разом завоевали оседлые страны, но и установливали над ними довольно прочное господство,- дип яза татар краеведлары - Например, с 221 г. до н.э., когда в Китае возникла первая централизованная империя, до настоящего времени из 2232 лет кочевники прямо правили Северным Китаем более 820 лет, причем из них в течение 430 лет власть их распространялась на весь Китай. (К.А.Аблязов. Историческая судьба татар. От племени к нации. Том I. - Саратов, 2012, стр.49.)

Авторның күчмәннәргә карата биргән кыргый (варвар) бәяләмәсе белән килешмәсәк тә, аларның Кытай белән мең елга якын идарә итүләрен ачыклавын дөрес дип табабыз. Әйе, күчмә төрки-татарлар бу җирләрдә гасырлар буе яшәгәннәр һәм хакимлек иткәннәр икән, һәм алардан рухи һәм матди мирас та калырга тиеш кебек. Әйе, Ерак Көнчыгышта, шул исәптән, Приморье краенда да төрки-татарлардан калган күп ядкәрләр бар, әмма алар барысы да башка халыкларныкы булып өйрәнелә. Әйткәнемчә, биредәге борынгы тарих Бохай дәүләте, мохэ-чжурчжэни-кидан кабиләләренә бүлеп бирелгән, кытай белән кореялыларга да аз-маз өлеш чыгарылган. Ярар, без дә хәзер бу кабиләләр тарихына якынрак килеп, аларның кемлекләрен ачыкларга тырышыйк. Хезмәтебезнең бу өлешендә җавабны төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең китапларына таянып эзләрбез, чөнки алар да төрки-татар факторын әйләнеп уза алмаганнар, читләтеп булса да аны танырга мәҗбүр булганнар.

"...Все это привело к консолидации мохэсцев и созданию в середине VII в. крупного объединения с централизованной властью у сумо мохэ, названного в тюркских эпитафиях "боклийским каганатом", - дип яза җирле тарихчылар. - ...Так как в то время ряд племен мохэ был в зависимости от Тюркского каганата, Да Уи нужно было обеспечить невмешательство тюрок в его деятельности по расширению территории Бохая." (Российский Дальний Восток в древности и средневековье. - Владивосток, 2005, стр.440, 454.)

Безнең өчен бу өзектә берничә мөһим мәгълүмат бар - мохэ кабиләләренең Төрки каганатлар кул астында булуы һәм Бохай дәүләтенең төрки чыганакларда "боклийский каганат" дип аталуы. Әйе, Сары диңгездән - Кара диңгезгә кадәр барлык җирләр һәм барлык кабиләләр ул заманнарда Төрки-татар каганатлары һәм дәүләтләре кул астында булганнар. Ерак Көнчыгыштагы Бохай каганатына да идарәче-башлыкны төрки-татар каһаннары билгеләгән. "...С этой целью он (Да Уи) направил вместе с хэйшуй мохэ посольство в каганат с просьбой назначить в Бохай тюркского тутуня", дип яза тарихчылар. (Российский Дальний Восток..., стр.454.) Ягъни, Ерак Көнчыгыштагы Бохай дәүләте белән Төрки каганат билгеләгән тутун-татан-татар идарә иткән.

Икенче мөһим мәгълүмат - Бохай дәүләтенең төрки ядкәрләрдә-кабер ташларында "Бокли каганаты" дип искә алынуы. Биредә сүз 8 гасырда Күктүркләр дәүләте белән идарә иткән данлыклы Билге каһан һәм аның энесе Күлтәгингә куелган һәйкәлташка рун хәрефләре белән чокып язылган текст турында бара, бу комплекс-стелла бүгенгесе көндә Монголиядә саклана.

Алгы яктан, кояш чыгышыннан,
Бөкли даласының ыруг берләшмәсеннән,
табгач, тибет, авар, румлы, кыргыз, өч курыкан,
утыз татар, кытан, татабларда

Түрк халкының бөтенесе шулай диде:
Дәүләтле халык идем,
кайда инде дәүләтем?
Кем дәүләте өчен хәзер тырышам, диде.

Каганлы халык идем,
кайда каганым?
Нинди каганга хезмәтемне, көчемне бирәм, диде.

Төрки-татар дәүләтләренең бу тирәдәге бөтен кабиләләргә, шул исәптән, мохэләргә дә тэсире искиткеч көчле булган, моны совет чоры тарихчылары да танырга мәҗбүр."Не менее глубокое влияние на ход социально-экономического развития мохэ, имели их связи с соседней Центральной Азии и Сибирью, конкретно с тюрками, - дип яза алар. - Об этом следует сказать подробнее, поскольку в лице тюрков мохэ имели союзников в борьбе против агрессии империи Тан." (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.319.)

Әйе, төрки-татар каһаннары Ерак Көнчыгыштагы Бөкли ыруглары һәм җирләре белән дә идарә иткәннәр, әмма бүгенге тарихчылар Бохай дәүләтен һәм анда яшәгән кабиләләрне төрки-татарлар белән бәйләп өйрәнмиләр. Бу төбәктән табылган табылдыкларны да төрки мирас дип түгел, төрле мифик кабиләләрнеке итеп күрсәтәләр. Әйтик, Уссурийск шәһәренең ял паркында мин бик борынгы заманнардан калган мәрмәр ташбаканы күрдем. Ул тоташ граниттан кисеп ясалган, авырлыгы 10 тонна икән. Шәһәр музее буклетында бу ташбака 12 гасыр табылдыгы, дип күрсәтелгән, әмма бу дөрес булып чыкмады. Уссурийск шәһәрендә бу чорларны өйрәнә торган рус галимнәре белән махсус очрашып, аларга да үземнең сорауларымны бирдем. Алар бу ташбаканы 13 гасыр ядкәре, диделәр, ягъни, бу татар-монгол чорына туры килә. Яшь галим-археологларның сөйләвенчә, Уссурийск урынында элек борынгы шәһәр булган, ул Суйпин дип аталган, шәһәрнең ике кремле булган. Галимнәрнең язуынча, 13 гасырда, ягъни, биредә Чыңгыз хан нәселе хуҗа булган вакытта, Приморье краенда кырык борынгы шәһәр булган, Ерак Көнчыгыш буенча бу сан йөз илледән артык. Әмма бу мирасны, бу борынгы тарихны беркем дә төрки-татарлар белән бәйләми. Алар баштан-аяк шул Бохай дәүләтенә, чжурчжэни кабиләләренә кереп батканнар, шул тарафка гына юллар сузылган, тарихка башка күз белән карый алмыйлар кебек. Мин Уссурийскидагы урс галимнәреннән: "Биредә Төрки Каганатлар һәм Татар-монгол чорыннан калган табылдыклар очрыймы соң?", дип сорадым. Алар моны өлешчә булса да танырга мәҗбүр булдылар, уңай җавап бирделәр. Әйтик, кытай чыганакларында бу җирләрдән рун язулы чүлмәк ватыклары табылуы хәбәр ителгән, шулай ук Төрки Каганатлар чорыннан бил каешлары һәм аеллар да табылган.

Уссурийск паркында җәйрәп яткан теге мәрмәр ташбака да Төрки каганатлар ядкәре булып чыкты бит! Ягъни, бу ташбака кимендә 7-8 гасырларда ясалган булырга тиеш һәм ул төрки-татар каһаннарының каберләре янына, гыйбадәтханәләргә куела торган булган. Бу турыда "Татар энциклопедия сүзлеге"ндә төгәл мәгълүмат бар: "Күлтәгингә куелган һәйкәлташ, борынгы төрки эпиграфик истәлек. Хәзерге Монголия территориясендә Күлтәгин һәм аның агасы Билге каганга куелган. Борынгы гыйбабәтханәгә килү юлында, аерым төрбәдә, мәрмәр ташбака өстенә урнаштырылган дүртпочмаклы озынча зур таш", диелгән анда. (Татар энциклопедик сүзлеге. - Казан, 2002, 376 бит.) Чыннан да, Уссурийскида мин күргән мәрмәр ташбака өстендә да аркылыга буеннан-буена зур ярык бар, ул шушы кабер ташы-стелланы утырту өчен булып чыкты. Ташбаканың өстендә геометрик бизәкләр дә бар, аның мәгънәсен галимнәр өйрәнергә һәм әйтергә тиеш. Кызганычка каршы, безнең төрки-татар тарихчылары бу тарихи мирасны өйрәнеп, үз сүзләрен әйтмәде әле.

Уссурийски шәһәре турында язганда, мин бу тарихи мирасларга тагы әйләнеп кайтырмын әле, ә хәзер тагы Ерак Көнчыгышның төрки-татар чорларына тукталасым килә. Заманында Татар дәрьясы, дип аталган Тын океан ярларыннан башланган, Евразиянең бөтен урман-тауларын, елга-күлләрен, дистәләгән ыруг-кавемнәрне колачлаган һәм шуларның барысына да хуҗа булган бу Төрки каганатлары, чыннан да, дөньяда тиңе булмаган Татар империясеннән саналган. Шуңа күрә җиһангир Чыңгыз ханның да нәкъ шушы төбәктән, шушы җирлектән, шушы халыктан үсеп чыгуы бер дә гаҗәп түгел.

"Тюркский историограф VIII в., повествуя о державе своих предков и завоеваниях первых каганов, пишет: "Вперед (т.е. на восток) вплоть до Кадырканской черни, назад (т.е. на запад) вплоть до Железных ворот они расселили свой народ". Кадырканская чернь - это горы Большого Хингана, а Железные ворота - проход Бузгала в горах Байсунтау, по дороге из Самарканда в Балх, в 90 км к югу от Шахрисяба. В момент своей наибольшей территориальной экспансии (576 г.) Тюркский каганат простирался от Маньчжурии до Боспора Кимерийского (Керченского пролива), от верховьев Енисея до верховьев Амударьи. Таким образом, тюркские каганы стали создателями первой евразийской империи, политическое и культурное наследие которой оказало существенное влияние на историю Средней Азии и Юго-Восточной Европы." (История Татар. Том I. Народы степной Евразии в древности. - Казань, 2002, стр.230.)

Бу - рәсми билгеләмә, һәм аның авторы - Санкт-Петербург галиме Сергей Кляшторный. Һәм бу билгеләмә тарих һәм заман тарафыннан да куелган, Күлтәгин белән Билге каган кабер ташларына мәңгелеккә уеп язылган...

Алга - Кадыркан иңкүлегенә кадәр,
артка - Тимер Капыга кадәр
алар үз халкын урнаштырдылар.

Ике арадагы үксез күк түрк халкын җитәкләп,
алар менә шулай тәхеткә утырдылар.
Башлыларның башын идерделәр,
Тезлеләрне чүктерделәр...

Инде бу төрки-татарлар кул астында булган җирле кабиләләргә дә бераз бәя биреп үтик. Биредә алгы планга су-мо мохэ, чжурчжэни, кидан, манчжур-тунгус кабиләләре чыга, чин-мачин-кореялылар да бар. Әйткәнебезчә, Бохай-Бөкли каганаты бик нык алга киткән, шәһәрләрдән торган дәүләт булган. Шуңа күрә, тарихчылар бу төбәкне "иң борынгы мәдәни төбәк". дип атыйлар. Кайбер галимнәрнең язуынча, Бохай дәүләтенә нигез салган мохэ кабиләләре белән татан-татарлар бер тамырдан булган, аларның нәселләре Да (Та) дип аталган, бу исә татарның кыскартылган, кытайча варианты.

"В степях Монголии и Забайкалья по Онону издавна кочевали скотоводчские племена татань, или татар, - дип яза тарихчылар. - В "Цзинь-го-чжи" о их происхождении говорится, что они были потомками мохэсцев и жили у гор Иньшань. Татань делились в танское время и после на две группы. Жившие поблизости к Китаю назывались образованными, отдаленные от Китая, назывались дикими." (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое Приморья и Приамурья. - Владивосток, 1973, стр.376.)

Совет чорында язылган бу китаптан без төрки-татарлар һәм аларның җирле халыклар белән кардәшлеге турында шактый дөрес мәгълүмат ала алдык. Соңгы елларда чыккан китапларда, фәнни хезмәтләрдә бу бердәмлек һәм үзара йогынты турында сүз юк инде. Ә бит бу борынгы мохэ кабиләләрендә бөтен яктан төркилек ярылып ята - алар ат ярата, ат ите-сөте белән туклана, аларда юлбарыс культы була, сугыш кораллары төрки-татарларныкы, каберлекләрендә дә төркичә күмү күренә. Тирә-юньдә алар иң көчле халык санала, мохэләр тимер эшен белгәннәр, төбәктә беренчеләрдән булып, тимердән сугыш кораллары ясаганнар. Алар шулай ук җир эшкәртеп, ашлык чәчкәннәр, мал тотканнар, аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Мохэләрдә шулай ук ат өстендә туп уйнау да бик популяр булган, бу үзе үк төркиләрнең кәҗә өчен тарткалашларын хәтерләтә. Мохэләрнең Сихотэ-Али-Хинган кыя тауларына ясап калдырган рәсемнәреннән күренгәнчә, алар ат өстендә, далача киенгән хәлдә сурәтләнгән. Моңа совет чоры рус тарихчылары да игътибар иткән, әмма алар бу тәңгәллекне " төрки-монголлар (татарлар) белән тыгыз бәйләнеш нәтиҗәсе" дип караганнар.

"В тесные взаимоотношеня с тюрками были вовлечены и тунгусы, мохэские племена, обитавшие на Амуре и в Маньчжурии, - дип яза тарихчылар. - Здесь они вплотную соприкасались с тюркскими племенами, предками тюрко-язычных народов Сибири и Центральной Азии. И не только соприкасались, но вместе с ними принимали участие и в политической жизни того времени, развертывавшейся от Желтого моря до Аму-Дарьи, Днепра и Дуная." (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.322.)

Бохай-Бөкли дәүләтенең 5 башкаласы булуы билгеле, без өйрәнә торган Приморье краенда аларның Шуайбин өлкәсе булган. Әйткәнебезчә, хәзерге Уссурийск шәһәре урынында Бохай дәүләтенең Суйпин-Кайюан калалары булган, хәзерге Партизан районында Шайга шәһәрлеге урнашкан. Мохэлар белемле халык саналган, алар кытай китапларын да укыганнар, кайбер галимнәр әйтүенчә, аларның үз язулары да булган, әмма күпчелек төрки рун язмасын файдаланган, чөнки ул дәүләт теле исәпләнгән.

"Вместе с тем, тесные культурные, политические и экономические связи бохайцев с тюркскими степными племенами обусловили и знакомство с еще одним, третьим видом письменности: тюркским руническим письмом", дип яза бу турыда тарихчылар. (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.349.)

Тарихтан билгеле булганча, Ерак Көнчыгышта төрки-татарларның тәэсире ул заманнарда да бик көчле булган, бу мәдәни йогынты гасырлар буе дәвам иткән, хәтта җирле халыкларның бүгенге тормыш-көнкүрешенә дә күчкән. Бүгенге көндә дә Тын океан буенда яшәүче аз санлы җирле халыклар, Сахалин утравында яшәүче нивх, уилта, эвенклар, нанайлар төрки-татар-монголлардан калган чиккән җиләннәр, чиккән читекләр һәм итекләр, милли баш киемнәре кияләр.

"Соответственно сказанному, С.В.Иванов полагает, что "из района Верхнего Приамурья, где древние тунгусы соприкасались с тюрками, а позже с монголами, указанные подвески вместе с поясом постепенно проникали к народам Нижнего Приамурья - предкам нанайцев, ульчей и нивхов. И дальше он пишет: "Рассмотренный материал приводит к заключению, что тюрко-монгольскому компоненту в культуре народов Амура принадлежала большая роль, чем это можно было предполагать прежде, и что влияние на них культуры кочевых скотоводческих племен началось за несколько столетий до образования Монгольского государства, по-видимому. еще в период киданской имперниии Ляо, а может быть, и ранее." (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.326.)

Төрки каганатлар көчсезләнү белән, Ерак Көнчыгышта да кабиләләр арасында ыгы-зыгы, тарткалашлар башлана, хакимияттә бер халык икенчесен алыштыра, яңа дәүләтләр барлыкка килә. 9 гасырда, 926 елда Бохай дәүләте киданнар тарафыннан юк ителә, алай да, Манчжурия һәм хәзерге Уссурийск тирәсендә бохайларның мөстәкыйль биләмәләре кала әле. 11 гасырда киданнарның дә дәүләте какшый башлый, аларга алмашка чжурчжэннәр килә. Болар да мохэ кабиләсеннән - нюйчженьнәр була, димәк, төрки-татар тамырлы, дигән сүз. Алар мохэ кабиләләре башлаган эшне дәвам итәләр - дәүләтне, аның икътисадын яңадан торгызалар. Тарихта Цзинь империясе, - Алтын империя, дип аталган бу биләмәләрдә гаять сугышчан рухлы кабиләләр яшәгән, алар иген иккәннәр, мәктәпләр тотканнар, китаплар язганнар, кирмән-калалар салганнар. Тарихчыларның язуынча, чжурчжэннәрнең диннәре шаманлык булган, анда борынгы төрки элементлар да бар. Без югарыда телгә алган ташбаканы да кайбер тарихчылар шушы чор ядкәре буларак өйрәнә. Аларның язуынча, хәзер Уссурийски паркында яткан мәрмәр ташбака 12 гасырда, чжурчжэннәр патшасы Эсыкуй хөрмәтенә, аның каберенә куелган булган.

Чжурчжэннәрнең Цзинь империясе 118 ел гына яши, ул татар-монголлар белән барган 30 еллык канкойгыш сугышта юкка чыга. Бу сугыш та Ерак Көнчыгышта яшәүче төрки-татар-монгол-кытай кабиләләренең дөнья белән идарә итү, хакимлек өчен тиңсез орышлары булып тора, җиһан күләмендәге бу орышта Чыңгыз хан җиңеп чыга, татарлар кояш чыгышы тарафыннан бөтен дөньяга таралалар...

"В 1210 году начался конфликт монголов с чжурчжэнями, - дип яза тарихчылар. - Инициатором конфликта выступил Чингиз. Он превый бросил вызов чжурчжэням."(А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.377.)

Әмма аңа кадәр сугышчан чжурчжэннәр һәр өч ел саен татар җирләрен талап, татар балаларын урлап, үзләрендә коллыкта тота торган булганнар. "С цзиньцами у монголов были старые счеты, - дип яза тарихчылар. - (Император) Улу (1161-1189) ...приказал своим войскам раз в три года отправляться на север, чтобы истреблять и грабить татарские кочевья. Это называлось набором и истреблением рабов. "Поныне еще в Китае все помнят, - писал Мэн-хун, - что за двадцать лет перед этим, в Шаньдуне и Хэ-бее в каждом доме были рабы - татарские девочки и мальчики - все захваченные в плен войсками... Татары ежегодно платили дань чжурчжэням, а те принимали ее за границей, не допуская татар в пределы Цзиньского государства. "Татары убежали в Шамо, и мщение проникло в их кости и мозг."" (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.377.)

Яшь, гайрәтле Чыңгыз хан монгол-татарларның бу хурлыкларына нокта куярга була, әмма ул үзе бу җиңүне күрми, 1227 елда үлә, мәңгелек дошманнары булган чжурчжэнәрне тар-мар итүне васять итеп әйтеп калдыра. Әмма әле ике арада сугыш моннан соң да ун елга якын дәвам итә һәм татар-монголларның җиңүе белән тәмамлана. Шунысы гаҗәп, урыс тарихчылары татар-монголларның бу җиңүләрен бары тик кара төсләр белән генә тасвирлыйлар, дөнья беткән кебек итеп язалар, шушы хәлләрдән соң алар өчен Ерак Көнчыгышның борынгы тарихы туктый.

"Дальнейшая история Приморья и соседних с ним районов нашего Дальнего Востока мало известно, - дип яза алар. - В географии юаньской династии вместо цветущих городов и поселений упоминаются преимущественно развалины бохайских, ляоских (киданских) и цзиньских (чжурчжэнских) городов. Монгольским императорам, начиная с Хубилая, пришлось снова создавать населенные пункты в опустошенных ранее областях..." (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.416.)

Әйе, урыс тарихчылары гасырлар буе татар-монголларны бары тик җимерүчеләр, булганны юкка чыгаручылар итеп кенә күрсәттеләр. Югыйсә, шул ук Ерак Көнчыгышта, Амур буйларында татар-монголларның йөз илледән артык шәһәрлек урыннары, кирмән-калалары булган бит, әмма аларны өйрәнүче юк. Ерак Көнчыгыш тарихында 13 гасырдан 19 гасырга кадәр бушлык, ул өйрәнелмәгән, чөнки ул урысныкы түгел, ә татар тарихы. Төрки каганлыклар да, Бохай-Бөкли дәүләтләре дә, аларда яшәгән күп төрле кабиләләре дә, төрле чорларда бу төбәк белән идарә иткән төрки-татар-монгол-кытайлары да - алар Зур Татар Тарихының бер өлеше... Әйткәнемчә, урыс тарихы биредә 1860 елдан гына башлана...

Боларны укыган кешедә табигый бер сорау туар - Ерак Көнчыгыштагы ул бөек татарлар кая киткәннәр соң, нигә тарихта юк булганнар? Кытай дәүләте көчәя башлау белән, татарларның бер өлеше шушы милләт составына күчәргә мәҗбүр була, кытайлаша, бер өлеше, төрки-татарлыгын саклап калу өчен, үз кардәшләре янына - Себер, Идел-Урал төркиләре янына күчә. Бүгенге көндә бу татарларның да зур бер өлеше инде урыс милләте составына күчкән, урыслашкан, бер өлеше генә, кояш чыгышыннан алып килгән якты нурны, бөек рухны, тарихи хәтерне саклап, Идел-Уралда һәм Себердә яшәвен дәвам итә...

Алда - кояш чыгышына кадәр,
Уңда - көн уртасына кадәр,
Артта - көн батышына кадәр,
Сулда - төн уртасына кадәр
Яшәүче бар халык миңа буйсына,
Аларның тормышын мин җайга салдым.

Төркинең бәкләре һәм халкы, сүземне тыңлагыз!
Кабиләләрне ничек берләштерергә кирәклеген әйтеп,
Мин монда ташка чокып яздым.
Ялгышу нәтиҗәсендә таркалачагыгызны әйтеп тә,
Мин монда чокып яздым.

...Түрк халкының бөтенесе шулай диде:
Дәүләтле халык идем,
кайда инде дәүләтем?
Кем дәүләте өчен хәзер тырышам, диде.
Каганлы халык идем,
кайда каганым?

Нинди каганга хезмәтемне, көчемне бирәм, диде.

Күлтәгин һәм Билге каганнарның кабер ташларындагы мең еллык бу сүзләр төрки-татар халкына бүген дә кисәтү, үгет-нәсихәт булып яңгырый...



УССУРИИЙСК - ИҢ БОРЫНГЫ КАЛА

Владивостоктан йөз чакрым ераклыкта, төньяк тарафта урнашкан Уссурийск шәһәре бу төбәктә иң борынгылардан санала. Дөрес, аңа урыслар тарафыннан нигез нибары 1866 елда гына салына, һәм ул вакытта авыл Никольское, дип атала. Әмма бу урында бик борынгы шәһәрләр булганлыгы билгеле, аны Суйпин, дип тә, Суйфун, дип тә, Кайюан, Шуайбин, дип тә атыйлар, анда моннан меңнәрчә еллар элек борынгы төркиләр, җирле халыклар, татар-монголлар, кытайлар яшәгән. Шәһәр атамасының Уссурийски елгасына бернинди дә катнашы юк, ул моннан 150 чакрымнар ераклыкта, патша замынында бу төбәк шулай дип аталгач, калага да шул исемне биргәннәр. 1935-1957 елга кадәр шәһәр Ворошилов исемен йөрткән, аннан тагы Уссурийскига әйләнгән. Ә XVIII гасыр Европа карталарында бу урындагы шәһәр хәрәбәләре Фурдан, дип күрсәтелгән булган.

Уссурийск - Приморье краеның икенче зур шәһәре, анда 166 мең кеше яши, вакыты-вакыты белән аны төбәкнең башкаласы итү турында да сүзләр булып ала. Әмма ул диңгездән шактый ерак, төбәкнең төньягына таба, Хан күленнән ерак булмаган иңкүлектә, сопка-таулар арасында урнашкан. Шәһәр халкының күпчелеге урыслар - алар 90 процент, аннан кореялылар һәм украиннар - алар өчәр процент тирәсе, ә инде калган милләтләр - әзәриләр, әрмәннәр, татарлар, таҗик-үзбәкләр, кавказлылар - барысы бергә дүрт процент тирәсе. Патша заманында бу бистәгә украиннар күпләп күчеп килгән булган, шуңа күрә, алар хәзер дә шактый. Монда әле кытайлар исәпкә алынмаган, чөнки алар теркәлмәгән, әмма бик күп. Уссурийски шәһәрендә бөтен ресторан-кафелар, базарлар диярлек шушы кытайлар кулында. аларның биредә бик зур сәүдә базалары бар, ул гектарларга сузылган һәм бөтен Себер шуннан кытай товарын ташый. Шуны да әйтергә кирәк, Кытай биредән кул сузымында гына, машина белән 2-3 сәгатьлек юл, төбәк халкы анда визасыз кереп-чыгып йөри, хәтта теш дәваларга да Кытайга барып кайталар. Уссурийскида бик зур тимер юл үзәге барлыгын да әйтеп үтәргә кирәк, дөнья белән элемтә шуның аша бара, ул Владивосток белән Хабаровски аша Мәскәүне тоташтыра, биредән турыдан-туры Кытайга һәм Төньяк Кореяга да тимер юл сузылган.

Уссурийски тирәсендә төбәкнең иң уңдырышлы авыл хуҗалыгы биләмәләре икәнлеген дә әйтергә кирәк, Ерак Көнчыгышта иң күп соя мае биредә җитештерелә һәм читкә дә чыгарыла, шикәр белән дә шул ук хәл. Биредә шулай ук игенчелек, терлекчелек, аучылык та киң колач алган, бөтен Приморье краен болар ашата, дисәк тә дөрес булыр. Шәһәрдә эре промышленность, машина төзелеше дә бар, югары уку йортлары, аларның филиаллары шактый, музейлар, театрлар, гыйбадәтханәләр дә бар. Уссурийскины өлешчә хәрбиләр шәһәре, дисәң дә була, чик буе булгач, биредә һәрвакыт күпләп гаскәриләр торган, ул хәзер дә шулай. Ә гражданнар сугышы елларында Уссурийскида Колчак гаскәрләре белән бергә Америка дивизияләре дә, япон полклары да торган...

Бу тирәләрдә төбәкнең иң матур табигать тыюлыклары-заповедниклар, әйткәнемчә, диңгездәй зур Хан күле дә Уссурийскидан ерак түгел. Бу күлнең төньяк өлеше Кытай территориясенә керә, калганы - Россиянеке. Хан күле Ерак Көнчыгышта иң зур күл икән, аңа 24 елга коя, нибары берәү агып чыга. Бары тик монда гына төньяк лотослары үсә, оча торган һәм агачта да яши алган балыклар бар икән... Япон режиссеры Акира Курасова биредә "Дерсу Узала" фильмын төшергән, заманында күренекле галимнәр һәм сәяхәтчеләр Пржевальский һәм Арсеньев төбәктә тикшерү эшләре алып барганнар. Әлбәттә, урман-тауларында юлбарыслар яшәгән, "алтын тамыр" женьшиньнәр үскән Уссури төбәге табигый тыюлык булып санала. Биредә шулай ук тау үсемлекләре дендрарие, аюлар питомнигы, Ерак Көнчыгышның астрофизик обсерваториясе дә урнашкан.

Уссурийски шәһәрендә мин берничә көн булдым, анда яшәүче милләттәшләрем белән очраштым, музейларда, мәчет-гыйбадәтханәләрдә булдым, тарихи урыннарны өйрәндем, җирле тарихчылар белән әңгәмәләр алып бардым. Әйткәнемчә, моннан мең еллар элек төрки-татарлар бу урында шәһәрләр салып, дәүләтләр төзеп яшәгәннәр, алар төрки каганатлар составында да булганнар, Бохай дәүләтендә дә яшәгәннәр, ә инде 1234 елда бу борынгы кала Чыңгыз хан варислары кулына күчкән.

"Итак, что же было на месте нынешнего города Уссурийского в древние времена? - дип яза тарихчылар. - Это стало ясным по мере накопления сведений из древнейшей истории этих земель. Еще до VIII века, когда юг нынешнего Приморья вошел в состав государства Бохай, в долине Суйфун обитало племя шуайбинь. Позднее возникла область Бохайского королевства с таким же названием. Именно к бохайскому периоду относится время возникновения Южно-Уссурийского городища." (Уссурийск. 1866-2011. - Владивосток, 2011, стр.19.)

Җирле тарихчылар бу урында Шуайбин каласы булган, дип язалар, биредә шул исемдәге кабиләләр яшәгән, аларның гыйбадәтханәләре, кремел-кирмәннәре, хакимият сарайлары булган, бу халык ат яраткан, тирә-юньгә ат һәм тоз саткан. Инде югарыда язганыбызча, бу төбәк тә башта киданнар кулына, аннан чжурчжэннәргә күчә, аларның юлбашчылары Эсыкуй да биредә яшәгән, дигән тарихи мәгълүматлар бар, Уссурийски уртасындагы мәрмәр ташбака да аның хөрмәтенә куелган булган, диләр.

"Из государственной летописи Золотой империи (Цзинь) известно, что именно сюда переселились чжурчжени во главе со своим вождем Ваньян Чжуном (Эсыкуем). По мнению историка и археолога В.Е.Ларичева, одна из уссурийских черепах была посвящена памяти именно князя Эсыкуя из правящего рода Ваньян, умершего в 1148 году. " (Уссурийск..., стр.20.)

Менә без хәзер Уссурийски шәһәренең ял паркында, шул ташбака янында басып торабыз... Без, дигәнем - Уссурийски шәһәрендә татар-башкорт милли оешмасы җитәкчеләре Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннар һәм Владивосток шәһәреннән килгән милләттәшебез Риф Хәсәнов. Ун тонналы бу мәрмәр ташбака элек башкарак урында булган, аның сыңарын Хабаровскига алып киткәннәр, монысын бирегә күчергәннәр. Биредән ерак түгел борынгы халыкларның кирмән-кремле булган, анда аларның гыйбадәтханәләре дә урнашкан, юлбашчыларының каберлекләре дә шунда булган. Әйткәнемчә, бу ташбакаларның сыртында такта-стелла урнаштырылган булган, анда борынгы юлбашчылар турында мәгълүмат бирелгән. Ә мәетләргә килгәндә, 1872 елда кытайлар килеп, аларны казып алып киткәннәр. Ташбакалардан тыш та әле бу урында моннан йөз ел элек төрле тарихи ядкәрләр булган, алары инде урысларның өй нигезләренә, таш корылмаларына "күчкән". Бу турыда рус галимнәре үзләре үк менә нәрсә язып калдырганнар:

"В 1881 году путешествующий по Уссурийскому краю действительный член ИРГО И.С. Поляков отмечал: "К сожалению, оставшиеся памятники в виде человеческих статуй, разного рода орнаментов, каменных глыб с надписями теперь недоступны для наблюдателей; большая часть из них ушли на фундаменты воздвигнутого здесь ныне русского поселения, это казармы для двух стоящих здесь батальонов, а также громадные и красивые ряды домов, построенные добровольными русскими колонистами или переселенцами. Я видел только двух сделанных из камня черепах громадных размеров: они остались на месте только потому, что их было невозможно стащить с места при малом количестве людей..." (Уссурийск..., стр.14-15.)

Уссурийски каласы һәм аның тирә-юнендә әле моннан йөз ел элек кенә борынгы халыкларның шәһәр хәрәбәләрен күрергә мөмкин була, алар үзләренең зурлыклары һәм табылдыклары белән тарихчыларны таң калдыралар. Шушы шәһәрдә укытучы булып эшләгән краевед А.З.Федоров 1911-1916 елларда Уссурийски янында казу эшләре алып бара һәм археологик истәлекләрнең нибары 5 проценты гына сакланып калуын яза. Әмма шул калган кадәресе дә аны шаккаттыра, ул борынгы шәһәрнең бөтен яктан да зур әһәмияткә ия булуын әйтә:

"Во время одной из экскурсии по окрестностям Никольска-Уссурийского на правом берегу р.Раздольной у кирпичного завода Никлевича я наткнулся на огромное нагорное городище, - дип яза Федоров. - Валы мощными линиями обрисовывали его контуры и, следуя за всеми особенностями рельефа, кольцом охватывали склон горы. Я был изумлен развернувшейся передо мной картиной. Ходячая фраза о том, что Уссурийский край - край молодой, еще совершенно нетронутый ничьей культурой, не соответствует истине..." (Уссурийск..., стр.19.)

Әйткәнемчә, бу борынгы тарих, мең еллык шәһәрлекләр барысы да мохэ,-чуржчжэн мирасы буларак кына өйрәнелә, ә төбәкнең 1234 елдан соң чоры бөтенләй яктыртылмый, имеш, татар-монголлардан берни калмаган. Әлбәттә, һич кенә дә алай булалмый, чөнки татар-монголлардан бөтен дөньяда шәһәрлек урыннары, кирмән-крепостьлар калган, аларны галимнәр һаман өйрәнәләр, ә биредә генә берни калмаган икән! Уссурийски шәһәрендә мин бу сорауларымны урыс тарихчыларына да бирдем. Владивостоктан килгән археолог Александр Мезенцев һәм тарихчы Юрий Никитин биредә тикшерү эшләре алып баралар икән, алар белән махсус очрашу уздырдык, анда җирле тарихчы Андрей Коваленко һәм башкалар да катнашты. Аларның әйтүенчә, җирле тарих инде шактый яхшы өйрәнелгән, кытай чыганаклары да мәсьәләгә ачыклык керткән. Әмма кытайлар һәм кореялылар бу төбәктәге борынгы тарихны үзләренеке итеп күрсәтү өчен бик нык тырышалар икән, бу хәл рус тарихчыларын да сагайткан. Шулай, Россиядә борынгы тарихны татарларга бирмәс өчен әллә нинди мифик милләтләр уйлап таптылар да, хәзер аның белән нишләргә дә белмиләр, ә кытайлар алардан сорап та тормаячак, алар инде монда.

"Ни өчен бу борынгы тарихка төрки-татар күзлегеннән чыгып карамыйсыз?" дигән сорауны да бирдем мин аларга. "Материал җитәрлек түгел", дип җавап бирде рус тарихчылары. Материал бар, ул аяк астында аунап ята, бу борынгы шәһәрлекләрнең күбесе төрки-татар-монголлар чорында төзелә, дәүләт-импернияләре гөрләп чәчәк ата.... Алай да, рус тарихчылары бу яктагы борынгы халыкның, шул исәптән, бохайлыларның да монгол телле булуларын таныдылар, әмма "татар телле" дип әйтүдән тыелып калдылар.

Мин ташбака турында да сорадым, ул кайсы халыкның, кайсы чорның мирасы, дидем. Җавап төрлечә булды - XII яки XIII гасыр, унөч гасырның да, имеш, 1230 елы. Безнең уебызча, бу даталар да борынгы мирасның татарларныкы булуын яшерү өчен әйтелә, чөнки 1234 елдан бөтен Ерак Көнчыгыш татар-монголлар кулына күчә. Хәзерге Уссурийски урынындагы Суйпин-Фурдан шәһәренең әле 1635 елга кадәр - манчжурлар килеп яулап алганчы яшәгәне билгеле, әмма ул чор өйрәнелмәгән. Алай да, галимнәрнең әйтүенчә, бу тирәләрдә борынгы рун язулы чүлмәк ватыклары да, татар яугирләренең каеш аеллары да, татар-монгол чорының башка ядкәрләре дә табылган, боларга әле Владивосток турында язганда да тукталырбыз.

Шәһәрнең төбәк тарихын өйрәнү музеенда да булдык, ул элеккеге чиркәү мәктәбе урнашкан кечкенә генә таш бина булып чыкты. Ни гаҗәп, шундый борынгы шәһәрдә музей нибары 1999 елда гына ачылган, 1916-17 елларда ул сүздә генә калган. Музей әллә ни бай түгел, биредәге борынгы шәһәрлекләрдән табылган ядкәрләр Владивостокка, Хабаровскига һәм башка шәһәрләргә таратылган, Мәскәү-Петербург музейларында да урын алган. Музей каршында мең еллык таш ядрәләр, таш тегермәннәр тәгәрәп ята, алар бу тирәдәге тау-сопкалардан җыелган. Эчтә исә һаман шул Бохай дәүләте, мохэләр, киданнар, чжурчжэннәр... Монда төрки-татарның үзе дә, эзе дә юк, аны эзләп йөрүдән мәгънә дә юк, "татар", дигәч, сиңа күктән төшкән кешегә караган кебек карыйлар...

Ә кореецлар бу төбәкне "яулап алуны" мәдәни яктан башлаганнар – Уссурийск уртасында корееялы бер шәхси эшмәкәр ике катлы "Корея мәдәният үзәге" төзеп куйган, андагы заманча музей-залларны мин Владивостокта да күрмәдем. Алардагы кореялыча һәм русча экспонатлардан күренгәнчә, бу җирләр заманында кореецларныкы булган икән… Кытай да шулай дип яза, бөтен Ерак Көнчыгышны кытай җирләре, дип, географик карталар бастырып чыгаралар. Уссурийск янындагы бер тау-сопка башына Будда сынын менгереп куйганнар, ягъни, бу – чин-мачин, корея җирләре, дип, беренче казыкны какканнар инде. Ә татарларның биредә утырып эшләргә офислары да юк, халык нәрсә булса да, Арча татарлары өенә җыела...

Мин дә Уссурийскига сәфәремне шул Арча татарлары өендә башладым, милләттәшләрем Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллинарда берничә көн мосафир-кунак булдым. Аларда барысы да үзебезчә-милли - бакчасы, мунчасы, ризыгы, киемнәре, дөнья читендә дә татарча яшәп яталар! Уссурийск шәһәрендәге сәфәрем өчен ирле-хатынлы Хәсбиуллиннарга, аларның ярдәмчеләре Флера, Зилә, Вәсилә, Зөлфирә сеңелләремә иксез-чиксез рәхмәтләремне әйтәм, Аллаһ алар белән тагы очрашырга насыйп итсен иде! Шәһәрдә татарлар күп түгел, әмма бар, хәтта үзләренең милли оешмалары да бар, аңа инде 20 ел. Биредә татар хәрәкәтенә нигез салучылар - Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннар. Әхтәм әфәнде – Арча районының Яңа Мәңгәр авылы кешесе, ул башта Казан дәүләт ветеринария институтында укый, аннан Камчаткага китә, Уссурийск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, Камчаткада төньяк боланнарын өйрәнү буенча, фәнни-тикшеренү институтында эшли, аспирантурада укый, шактый еллар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында директор булып эшли. 1990 елда аны Камчаткадан Уссурийскига, Тимирязев авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына җитәкчелек эшенә күчерәләр, шуннан бирле ул гаиләсе белән биредә яши. Аның хатыны Роза ханым да – фән кешесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Роза ханым Хәсбиуллина Приморье краенда, Смолянино бистәсендә татар гаиләсендә туып-үскән, Владивосток дәүләт университетының биология факультетын тәмамлаган, юллама белән Камчаткага эшкә киткән, анда булачак тормыш иптәше Әхтәм әфәнде белән танышкан һәм алар 1968 елда гаилә корып җибәргәннәр. Роза ханым Камчаткада һәм Уссурийскида озак еллар фәнни-тикшеренү институтында эшли, гыйльми секретарь дәрәҗәсенә ирешә, хәзер инде алар икесе дә лаеклы ялда. Хәсбиуллиннар өч ул тәрбияләп үстергәннәр, ялга чыккач, бизнес белән дә шөгыльләнеп алганнар, хәзер исә җигелеп, парлашып милләт эшләрен тарталар. Аларның милли оешма исемлегендә йөздән артык татар тора, оешма төбәктә һәм шәһәрдә узган барлык милли-мәдәни чараларда катнаша, үзләре милли киемнәр тегеп, концертлар бирәләр. Һәр елның 8 мартында алар Приморье краеның бөтен татар-башкорт лидерларын, активистларын Уссурийск шәһәренә, яхшы залларга кунакка чакырып, бер табын артына утырталар, халыкка бәйрәм ясыйлар.

Мин дә Уссурийск шәһәренең хакимият бинасында татарлар белән очрашу уздырдым, аларга бу төбәкнең тарихын сөйләдем, шигырьләремне укыдым, китапларымны бүләк иттем. Икенче көнне бу очрашуны җирле телевидениедән дә күрсәттеләр. Уссурийск шәһәрендә бик зур мәчет төзелеп ята, мин анда да булдым, эшләп килә торган гыйбадәт йортына кереп, намазларымны да укыдым. Мәчет төзелеше бик зур, кызыл кирпечтән берничә биек бина инде төгәлләнеп килә иде. "Инде хакимият берәр сәбәп табып, мәчет төзелешен туктата гына күрмәсен", дип уйлаган идем, нәкъ шулайрак булып чыккан да. Интернетта күренгән хәбәрләр буенча, инде төзелеп беткән мәчетне законсыз дип тапканнар, җимерергә кушканнар... Мин барганда мөселманнар намазны бер йортта укыйлар иде, алар аны сатып алып, гыйбадәтханә итеп тоталар. Югыйсә, Уссурийскида адым саен чиркәү дә монастырь бит, ә мөселманнарга шушы бер мәчетне дә күпсенгәннәр...

Тагы Уссурийскиның элеккеге чорларына әйләнеп кайтыйк әле, чөнки монда патша заманында да мөселман-татарлар яшәгән бит! Менә минем кулымда 1897 елгы беренче халык исәбе алу мәгълүматлары, аннан күренгәнчә, ул вакытта Уссурий округында 109 мөселман яшәгән, 54 кеше үзенең ана телен татар, дип, 22 кеше - мишәр, дип, 22 кеше башкорт дип яздырган, 2 кыргыз-кайсак та булган. Монда сүз Владивосток турында бармый, ул Көньяк-Уссурий округына кергән, анда тагы 514 мөселман яшәгән, шуларның 497се үзен татар телле, дип яздырган, 82 мишәр, 13 башкорт та бар. (Первая всеобщая перепись населения Российской империи, 1897 г. Приморская область. - Санкт-Петербург, 1905, стр.61, 64.)

Бу мөселман-татарларның биредә мәчетләре дә булган булырга тиеш, чөнки хәрби мулла нәкъ менә Уссурийски шәһәрендә яшәгән. Мөселман-татарларның бирегә патша заманында ук, хәрбиләр арасында килүе турында хәбәрләр фәнни чыганакларда еш очрый. Әйтик, Уссурийски янындагы Казачий полкларда дистәләгән мөселманның хезмәт итүе, татар сәүдәгәрләренең биредә эш алып баруы билгеле. Шулай ук күршедәге Кытайдан уйгурлар Уссурийски тирәсенә күчеп, җир эшкәртәләр, сәүдә белән шөгыльләнәләр. (Мусульманская община Уссурийска. Рукопись.)

Башка бер чыганакта Ерак Көнчыгышка хәрби мулла билгеләнүе, аның даими рәвештә Уссурийскида яшәве дә язылган. "Появление мусульман на территории Приморского края непосредственно связано с истории освоения региона, - дип яза тарихчылар. - Последователи ислама переселялись на дальневосточные земли в числе других народов Российской империи. Мусульмане были среди военнослужащих российской императорской армии. Для обеспечения их религиозных нужд на Дальний Восток был назначен военный мулла, с постоянным проживанием в г. Никольск-Уссурийский. В первые годы XX века мусульмане составляли около 1 % населения Приморской области, по этническому составу в основном были татарами и башкирами." (Религиозные организации Приморского края. Словарь-справочник. - Владивосток, 2009, стр.137.)

Димәк, бу төбәк татарсыз тормаган, татарсыз булмаган, алар хәзер дә биредә бар һәм үз милли йөзләрен, үз диннәрен саклап калу өчен тырышалар. Безгә исә дөнья читендә яшәп яткан бу милләттәшләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк булачак, дөрес тарихын язу да шушы юлда бер адым булып тора...

Биредә дин башында күпчелек таҗиклар һәм үзбәкләр, араларында Казанда, Әлмәттә укыганнары да бар, татарларга яхшы карыйлар, әмма аларның намазга аз йөрүләрен, мәчет төзелешенә аз булышуларын әйтәләр. Югыйсә, шәһәрдә мәчет төзетергә хәленнән килерлек татарлар да бар икән – картон фабрикасының директор урынбасары татар, диделәр, әмма милли оешма белән элемтәдә тормый. Шулай ук ремонт заводы директоры урынбасары да татар кешесе икән. Моннан тыш шәһәр хакименең урынбасары Саченкова Рәхимә Миннәхмәт кызы да татар, ул татар-башкорт оешмасы белән элемтәдә тора, диделәр. Шәһәр уртасында "Риф" дип аталган ике катлы дәвалау-матурлык үзәге тоткан милләттәшләребез Риф һәм Рида Фәткиевлар белән мин үзем дә очраштым, татарларның кайда да юкка чыкмауларын күреп, сөендем... Бу миләттәшләребез Башкортстаннан булып чыктылар, Риф хәрби офицер булган, биредә биредә хезмәт иткән һәм яшәп тә калганнар, ике ир бала үстергәннәр, алар да биредә әти-әниләренә ярдәм итәләр. Дәвалау-матурлык үзәгендә 30 кеше эшли, алар сөлек белән дәвалыйлар, халык медицинасын, бигрәк тә җирле үләннәрне киң файдаланалар, ә Уссури урманнаннарында аларның ниндиләре генә юк!

Мин аралашкан татарлар, нигездә, бирегә узган гасырда төрле сәбәпләр белән килеп урнашкан милләттәшләребез. Менә апалы-сеңелле Вәсилә һәм Зөлфирә Хөснуллиналар. Алар икесе дә Башкортстанның Иглин районында туып-үскәннәр, бу якларга башта Вәсилә юллама буенча килеп чыга, аннан аның янына сеңелесе Зөлфирә дә килә. Вәсилә украин кешесенә кияүгә чыга, хәзер аның фамилиясе Давиденко, ә Зөлфирә үзенең тормышын рус кешесе белән бәйли, ул Губанова фамилиясе йөртә, икесенең дә балалары бар. Вәсилә дә, Зөлфирә дә белемле, әзерлекле белгечләр, Вәсилә Госнадзорда, ә Зөлфирә мәгариф системасында эшли, алар – Уссурийскида татар-башкорт милли хәрәкәтенең иң актив әгъзалары. Бөтен милли чаралар, сабантуйлар, фестивальләр апалы-сеңелле Хөснуллиналар катнашында үтә, алар җырлый да, "Чәк-чәк", кыстыбыен, өчпочмагын да әзерли, кунакларны милли киемнәрдә матур итеп каршылый да белә.

Менә тагы катлаулы язмышлы бер милләттәшебез – Флюра Галиуллина-Кан, ул Казахстанның Талдыкурган шәһәрендә туып-үскән. Аның әби-бабалары – патша заманында ук бу якларга сөргенгә сөрелгән татарлар була, әмма нәселләрендә төрекләр, нугайлар да бар икән. Бу нәсел Казахстанның Андреевский районы, Лежинск – Берег Татарка авылында яшәгәннәр, моннан тыш тагы бу тирәдә Чубар татар авылы да булган. Флюра үзенең татар әби-бабаларын зур хөрмәт белән искә ала: "Алар үзләрен аксөякләр дип йөртәләр иде, ягъни, затлы татарлар, - дип сөйләде ул. – Бик чисталар иде, тәрбия бик кырыс булды. Мин зур нәселдә, агалар һәм түтиләр тәрбиясендә үстем, алар һәр ике яктан да дистәләгән иде... Алар бик тырыш иде, бакча да тоттылар, күпләп мал да асрадылар, кырда җир дә эшкәрттеләр, каникуллар вакытында без дә ярдәм итә идек. Минем туганнарым, агай-түтиләрем матур итеп күңел дә ача беләләр иде, гармунарда уйнап, җырлашып ял иткәннәрен хәтерлим. Шул ук вакытта әби-бабайларым намазны да калдырмадылар, безгә дә ислам буенча төп нигезләрне өйрәттеләр. Алар һәрвакыт сабыр, тыныч һәм ачык күңелле иде, бу сыйфатлар әти-әни аша безгә дә күчкән."

Әйе, Флюра да бик ачык күңелле, кеше өчен җанын ярып бирергә әзер булып тора. Ул үзе Казахстанга сөргенгә сөрелгән кореецка кияүгә чыккан, шуңа күрә дә фамилиясе Кан. Аларның өч уллары бар, барысы да университетларда укыйлар, Флюра белән ире дә югары белемле. Ә Уссурийскийга алар 1998 елда, сөргенгә сөрелгән кореялыларны аклагач күчеп кайталар, хәзер дә Казахстан белән ике арада яшиләр. Флюра татарларның бөтен милли чараларында актив катнаша, кореялыларныкында да аларны татар ризыклары белән сыйлый икән. Аның ире Уссурийск янында корея авылына нигез салган, ә Флюра анда Көньяк Кореядан килгән кунакларны чәкчәк, өчмочмак, азу кебек татар ризыклары белән каршы ала. "Кореецларның күп гадәтләре безгә охшаган, - ди Флюра. – Алар да бик тырыш, чиста, олыларны хөрмәт итәләр... Мин исә һаман үземнең әби-бабаларыма, әти-әниемә рәхмәтләремне әйтәм, алар өчен белгән догаларымны укыйм... Барыбер үземнекеләргә - татарларга тартылам..."

Менә шундый язмышлар, шундый тормышлар бу җирләрдә... Барысы бергә буталган – урысы-татары-украины-кореецы, һәм бу безнең милләттәшләр язмышы аша да үтә... Бу инде котылгысыз процесс, кеше нәсел калдыру өчен барысына да бара икән... Мин аларны хуплый да алмыйм, гаепләргә дә телем бармый, чөнки үз тормышын, үз язмышын һәркем үзе хәл итә... Әмма бу урыс-кореецлардан туган балаларның татар булулары икеле инде, һәрхәлдә, әниләре милли җанлы татарлар булсалар да... Тик барыбер балаларыңа, нәселеңә кемлегеңне, бөек тарихыңны тапшырып китәргә кирәктер, дип уйлыйм, алар рухлары белән татар булырга тешләр.

Татарлар белән бергә милли эшләрдә башлап йөргән башкорт кардәшебез Гафурова Зилә Хисеметди кызы турында да яхшы сүзләр язып калдырасым килә. Ул 1954 елда Башкортстанның Мәләвез районы, Апас авылында туган, Мәләвездә сөтчелек техникумын тәмамлаган. Яратып йөргән егете Миңнулла бу төбәктә армиядә хезмәт иткән, ул Зиләне дә кайтып алган, яшь гаилә бирегә 1978 елда күчеп килгән.Зилә Уссурийскида гомер буе сөт заводында эшләгән, пенсиядә булса да, һаман шунда эшли, өч балалары да югары белем һәм һөнәр алган. Зилә менә ун ел инде шушы татар-башкорт оешмасында да иң актив әгъза, ул китапханә оештырган, мили чараларда башкорт киемнәреннән чыгышлар ясый, гаиләсен дә шуңа тарткан. Шулай ук хакимияттә очрашу барышында Ләлә Мәҗитовна Попова исемле өлкәнрәк яшьтәге бер татар апасы да хәтеремдә нык уелып калды. "Мин мулла кызы", дип ул хәтта безне белән фотога да төшмәде, ә үзенең сөйләр сүзләре, уртаклашыр хәтирәләре күп иде кебек аның...

Уссурий төбәген иң күп гизүче, өйрәнүче һәм бу хакта фәнни-популяр хезмәтләр язучы кеше - ул географ, этнограф Владимир Клавдиевич Арсеньев (1872-1930). Әлбәттә, ул Уссурийски шәһәрендә дә еш булган, биредә тукталган, берара яшәп тә алган. Шәһәрдә бүген дә Арсеньев яшәгән йорт саклана, анда хәзер аптека, йортның диварына "В ЭТОМ ЗДАНИИ В 1928 ГОДУ РАБОТАЛ НАД КНИГОЙ "СКВОЗЬ ТАЙГУ" ВЛАДИМИР КЛАВДИЕВИЧ АРСЕНЬЕВ" дип язылган. Мин анда да булдым, шулай ук китап кибетендә бу бөек шәхеснең хезмәтләрен дә сатып алдык. Арсеньев хезмәтләрен кулга каләм тотып, махсус өйрәнергә кирәк, чөнки аларда моннан йөз ел элек бу төбәктә булган җир-су атамалары төгәл күрсәтелгән, алар арасында төрки-татарчалары да шактый.

Әмма узган гасырның 70нче елларында, кытайларның басып алуларыннан һәм бу җирләргә дәгъвәсеннән куркып, Приморье төбәгендәге җир-су атамаларының 80-90 процентын, хөкүмәт карары белән, русчага әйләндереп чыкканнар. Шулай итеп, Татан-шан таулары - Пржевальскига, Дәүбик елгасы - Арсеньевкага, Сучан - Партизанскаяга, Суйфун - Раздольнаяга, Бичә - Стеклянухага, Сандуган - Снегуровкага, Таз тавы - Половинкинага, Янтун кыясы - Горелая тавына, Иман елгасы - Большая Уссуркага, Сибича - Голубицага, Туганча - Нижняя Лимонихага, Самур сырты - Стрельниковога, Силан - Сахалинкага, Табынды - Верхний Перевалга әйләнә. Бу исемлекне әле озак дәвам итәргә булыр иде, аны "Дерсу Узала" китабына комментраийлар язучы Григорий Левкин төзегән, моның өчен ул Арсеньев булган урыннар буенча айлар-еллар буе эзләнеп йөргән. (В.К.Арсеньев. Дерсу Узала. По Уссурийскому краю. - Хабаровск, 2011, стр.548-570.)

Үзенең " Быт и характер народностей Дальневосточного края" китабында (В. К. Арсеньев, Е. И. Титов. – Хабаровск-Владивосток : Кн. дело, 1928. – 82 с.) Арсеньев җирле халыклар исәбенә төрки-татарларны да кертә. "Книга написана в соавторстве с писателем и этнографом Е. И. Титовым, и включает материал по этнографическим группам Дальнего Востока: русские (великороссы, украинцы, белоруссы, молдаване), культурные народы Восточной Азии (китайцы, корейцы, японцы), аборигены (тунгусо-маньчжуры, тюрко-татары и палеазиаты), метисы (камчадалы)" дип язылган китапның аннотациясендә. Бу китапны да галимнәребез яхшылап өйрәнергә тиешләр.

Әйткәнемчә, Уссурийски тирәсеннән бик күп борынгы ядкәрләр табылган, алар арасында төрки-татарларныкы да бар. Бу хакта алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез.

ВЛАДИВОСТОК - ДИҢГЕЗЧЕЛӘР ШӘҺӘРЕ

Картага карасагыз, Владивосток шәһәре ярымутрауга урнашкан, ул бөтен яктан да диярлек сулар белән уратып алынган. Амур һәм Уссури сулык-заливлары арасына урнашкан бу шәһәр алар аша бөек Тын океанына тоташа... Бу урынның кытайча һәм японча атамалары да култык-бухта дигәнне аңлата. Биредән Кытае, Кореясы, Япониясе - кул сузымында гына, хәтта Америка да Мәскәүгә караганда якынрак. Хәер, бу төбәк 1860 елга хәтле Кытай җирләре дип исәпләнә иде бит, ул бары тик шул елда Пекинда төзелгән Россия-Кытай килешү нәтиҗәсендә генә Россиягә бирелә. Владивостокка хәрби пост буларак 1860 елда нигез салына, ә инде 1880 елда аңа шәһәр стутусы бирелә.

Ә инде борынгы тарихка килгәндә, биредә дә һаман шул Бохай дәүләте, киданнар һәм чжурчжэннәр хакимлеге тасвирлана, татар-монголлар турында басып алучы итеп кенә күрсәтелә. "В древности территория современного Владивостока входила в состав государства Бохай (698—926 гг.), начиная с X века она принадлежала киданям, а затемчжурчжэням]. В начале XIII века на территории современного Приморья существовало несколько городов чжурчжэньского государства Восточное Ся. Все они были разрушены монголами в результате нападения 1233 года, после чего территория пришла в запустение. Позднее из-за споров между маньчжурами и ханьцами южное Приморье обезлюдело и практически не упоминалось в источниках вплоть до XIX века, дип язылган бу хакта Википедия сайтында.

Кызганыч, төбәкнең 1234 елдан соңгы зур татар-монгол-кытай-манчжур тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек, биредә рус тарихы 1860 елдан гына башлана. Ерак Көнчыгышка татарлар яңадан руслар белән бер чорда – 19 гасырның икенче яртысында килеп урнаша башлыйлар. Владивостокның үзенә дә нибары 1860 елларда гына нигез салынуын онытмаска кирәк, архивлар да шул чордан гына туплана башлый. Татарлар бирегә төрле юллар белән килгәннәр – ихтыяри-мәҗбүри дә, ягъни, үзләре теләп тә, сөргенгә сөрелеп тә, эзәрлекләүләрдән, хөкемнән качып та дөнья читенә киткәннәр. Мин Владивосток шәһәренең Приморье край китапханәсендә соңгы йөз ел эчендә уздырылган халык саны алу нәтиҗәләрен өйрәндем. Әйтик, 1897 елгы беренче халык саны алу нәтиҗәләре буенча, Приморье өлкәсендә (ул чагында бик зур төбәк шулай дип аталган) 1185 ир-ат мөселман, 85 хатын-кыз мөслимә яшәгән. Бу әле болар барысы да татар дигән сүз түгел, шулай ук хатын-кызлар да хисапка алып бетерелмәгәнгә охшый. Көньяк Уссурий округында бу сан – 510 ир-ат, 4 хатын-кыз, шуларның 148-е Владивосток шәһәрендә яшәгән. Аерым саналган Уссурий округында исә 109 мөселман ир-ат яшәгән. Бу халык санын алуда милләтәрнең кайсы телдә сөйләшүе дә исәпкә алынган. Әйтик, Приморье өлкәсендә 1897 елда татар телендә сөйләшүче 979 ир-ат, 55 хатын-кыз теркәлгән, мишәрләр аерым язылган, алардан 23 ир-ат исәпкә алынган. Шул исәптән 495 татар ире, 2 хатын-кыз Көньяк Уссурий округында, 54 татар Уссурий округында яшәгән. Владивосток шәһәрендә исә ул вакытта 139 татар ире, 2 хатын-кыз яшәгәнлеге теркәлгән, хатын-кызларның күпчелеге хисапка кермәгәнгә охшый. Ул вакытта зур бер өлкәдә нибары йөз меңләп кенә кеше яшәгәнен, Владивостокта урыслар саны ун мең тирәсе генә булганны истә тотсак, татарлар саны алай аз күренми - өлкәдә ике меңгә якын, шәһәрдә - ике йөз тирәсе. 1923 елда инде өлкәдә татарлар саны 6532 кешегә җитә, бу – революцияләр нәтиҗәсендә, ачлыктан качып бу якларга килеп егылган татарлар булырга тиеш.

Владивосток татарчага, "Шәрыккә хуҗа бул!" дип тәрҗемә ителсә дә, ул озак еллар хәрбиләр һәм төрмәләр шәһәре булып калган. 1869 елда Сахалин утравы Россия империясенең каторга зонасы, дип игълан ителгәч, анда бөтен тоткыннар Владивосток аша озатыла. Башта бу мескеннәр, аяк-куллары богауланган килеш, бөтен Себер буйлап еллар буе җәяүләп Владивостокка килгәннәр, аннан аларны пароходларга төяп, Сахалинга озатканнар. Совет чорында да Владивосток төрмәләр үзәге булуын дәвам итә, Ерак Көнчыгышка сөрелгән барлык тоткыннар да юлны аның аша үтә.

"В 1930—1940-х годах Владивосток служил транзитным пунктом на пути доставки заключённых и грузов для Севвостлага советского супертреста «Дальстрой». В городе располагался известный Владивостокский пересыльный лагерь, куда со всей страны свозились заключённые. Здесь из них формировались этапы для дальнейшей отправки в дальневосточные ИТЛ. Время содержания заключённого во Владивостокском пересыльном пункте, как правило, длилось от нескольких недель до нескольких месяцев. Здесь умер поэт Осип Мандельштам, через этот лагерь прошёл будущие актёр Георгий Жжёнов, писатели Варлам Шаламов и Евгения Гинзбург, «космический» академик Сергей Королёв и ещё сотни тысяч других политзаключённых. Этот лагерь располагался в районе Моргородка", дип яза бу хакта интернет сайтлары.

Галимнәрнең әйтүе буенча, Ерак Көнчыгышка диңгез юлы белән генә дә 1 миллионнан артык кеше сөргенгә сөрелгән, төрмәләргә озатылган, алар арасында 7 меңнән артык татар да булган. Владивостокның үзендә дә төрмәләр эшләп торган, "Владлаг" дип аталганында алтмыш меңгә якын тоткын шәһәр салалар, юллар төзиләр, урман кисәләр, балык тоталар, алар арасында татарлар да шактый була. Сугыштан соң исә бирегә немецларда әсирлектә булган тоткыннарны, власовчыларны, легионерларны да китерә башлыйлар, алар арасында 427 татар да була. (Е.Н.Чернолуцкая. Принудительные миграции на Советском Дальнем Востоке в 1920-1950-е гг. - Владивосток, 2011, стр.373.)

Владивосток янәшәсендәге Артем шәһәрендә генә дә ГУЛАГның 7 төрмә-лагеры булган, икенче Бөтендөнья сугышыннан соң бирегә хәтта "Идел-Урал" легионы татарларын да китергәннәр, халык аларны "Америка татарлары" дип атап йөрткән, чөнки аларны СССРга Америка тапшырган. Сөрген сроклары беткәч тә, бу татарларның бер өлеше биредә яшәп калган, шахтада эшләгән, татар кызларына өйләнеп, тормыш корып җибәргәннәр, аларның балалары бүген дә биредә яши. Шунысын да әйтергә кирәк, 1991 елга кадәр Владивосток ябык шәһәр була, анда чит ил кешеләрен кертмиләр.

Ә бүгенге Владивосток - ул инде бөтенләй башка шәһәр, гөрләп торган диңгезчеләр, интеллектуллар каласы! Мин биредә дә милләттәшләрем белән очраштым, музейларда, китапханәләрдә, тарихи урыннарда булдым, җирле тарихчылар белән аралаштым, хәтта катер белән диңгезгә дә чыгып кердем! Владивосток миңа охшады, ул заманча шәһәр, якындагы Азия илләренең дә йогынтысы сизелә, ерактагы Европаның да мәдәнияте, мәгърифәте белән тәэсир иткәне күренә. Биредә музейлар күп, югары уку йортлары шактый, бик күп Азия һәм Европа илләренең консуллыклары эшәп тора. Инде күрше Корея, Кытай, Япония кебек илләр белән элемтәләр турында әйтеп тә тормыйм, алар монда үз өйләрендә кебек йөриләр, төбәк халкы да әллә кайдагы Мәскәүгә караганда, алга киткән азиат күршеләре белән эш итүне артыграк күрә кебек.

Бүгенге көндә Владивостокта 600 мең кеше яши, шуның 5-6 меңе - татарлар. Әлбәттә, татарлар күбрәк булырга тиеш, әмма катнаш гаиләләр йөз процентка якын, ә алар барысы да рус дип язылган. Владивосток, нигездә, диңгезчеләр шәһәре, ул Ерак Көнчыгыштагы иң зур порт-кала, санала, безнең милләттәшләрнең дә күпчелеге диңгез эшендә. Шәһәрдә шулай ук балык промышленносты, машина төзелеше, җиңел промышленность та бөтен көченә эшли. Шәһәр сопкалар арасында таралып ятканлыктан, транспортка йөрергә шактый кыен, бөкеләр зур, юл һәләкәтләре күп. Җәен яңгырлар күп һәм көчле, тоташ муссон яңгырлары булып тора, шуңа күрә, су басулар да булгалый. Шуларның барысына карамастан, халык начар яшәми, ераклык, дөньядан аерылу сизелми, мескенлек күренми, диңгезнең, урман-тауларның кадерен белеп һәм рәхәтен күреп яшиләр, кебек тоелды...

Приморье өлкәсенең төбәк тарихын өйрәнү музеенда шактый кызыклы табылдыклар белән очрашырга туры килде. Биредәге күп кенә борынгы экспонатлар Уссурийскидан китерелгән булып чыкты, аларны 1889 елда тарихчы Лопаткин тапкан, галим Буссе музейга тапшырган. Менә 12-13 гасыр ядкәрләре дип саналган таш сыннар, аждаһа, юлбарыслар, борынгы балбаллар. Боларның барысы да халыкка Бохай дәүләте, чжурчжэннәр мирасы буларак тәкъдим ителә, төрки-татарлар турында сүз бөтенләй юк. Алай да мин бу борынгы ядкәрләрнең барысы да төрки-татарлар мирасына хас икәнлеген әйттем - канатлы аждаһа бүген дә Казан шәһәренең символы булып тора, барс - Татарстан гербында рәсми тамга, ә таш балбаллар бөтен төрки далалар буйлап сибелгән... Әмма музей хезмәткәрләре тарихны үзләре шәрехләми, аларга галимнәр ничек язып бирсәләр, шулай күрсәтәләр, шулай сөйлиләр. Шуңа күрә алдагы очрашуыбызны төбәкнең төп тарихчылары белән уздырырга, бу мәсьәләләрне күтәрергә булдык.

Әйе, минем биредә иң мөһим эшем Владивосток шәһәрендәге Тарих, археология һәм этнография институтында тарихчылар белән махсус очрашу булды. Бу очрашуда Приморье краеның "Туган ил" татар һәм башкорт оешмасы җитәкчесе Рамил әфәнде Килмөхәммәтов һәм Владивосток шәһәре татар-башкорт оешмасы рәисе Әлфия ханым Сафуганова да катнашты. Җирле галимнәр, фән докторлары – Вадим Тураев, Людмила Гәлләмова, Юлия Аргудяева, Александр Ивлиев, Галина Ермак һәм башкалар Приморье крае тарихына җентекле анализ ясадылар, татарлар белән бәйле тарихи фактлар турында да әйттеләр. Әйе, бар биредә татар эзләре, бар, аны беркая куеп булмый, әмма төбәктәге татар тарихын беркем дә махсус өйрәнмәгән, эзләнмәгән, хезмәтләр язмаган. Бер өлкән галимнең әйтүенчә, "татарлар темасы алар өчен перспективасыз" икән, ягъни, төбәк тарихын кытайлар белән бәйләп өйрәнү алар өчен күпкә файдалырак. Әмма мин бу тарихчыларның үзләре өчен яңарак юнәлештә эшләп карыйсы килүләрен дә тойдым, бу – борынгы төрки-татар темасы, төрки-татар тарихы. Әмма аларның Казан белән элемтәләре бөтенләй юк икән, мин дә татар эзләрен барлап Татарстаннан бу якларга килгән беренче язучы-тарихчы булып чыктым... Мин Приморье крае тарихчыларын Казанда үткән фәнни-гамәли конференцияләргә чакырдым, борынгы тарихка яңа күз – төрки күзлек аша да карау өчен бу бик мөһим, чөнки төрки-татар факторы булмаса, бу бөек тарихка чин-мачин хуҗа булачак, ул процесс инде бара...

Владивостоктагы рус-украин тарихчылары белән әңгәмәбез бик ихлас һәм ачыктан-ачык барды. Күренеп тора, алар татарларга хөрмәт белән, үз тиңнәре итеп карыйлар. Шулай ук аларны соңгы елларда Приморье краеннан бик күп урысларның һәм татарларның туган якларына күчеп кайтып китүләре, алар урынын кытай-вьетнам-кореялы-үзбәк-таҗикларның алуы да борчый икән. "Этник кыр үзгәрә, алар белән бөтенләй башка мәдәният килә", диделәр алар, кайбер күрше халыкларның борынгы тарихка дәгъва кылуларын да сиздерделәр. Әйе, чин-мачиннар башта тарихка дәгъва белдерәләр, аннан илеңә-җиреңә дә хуҗа булалар. Төрки-татарларга бирмәс өчен борынгы тарихны боза-боза алар белән бәйләп язуның да ачы нәтиҗәсе инде бу...

Тагы борынгы тарихка кайттык. Әңгәмәбез барышында җирле галимнәрнең әйтүенчә, биредә төрки телле кешеләр яшәгән, алар Бохайлар кулы астында булганнар. Төрки каганатларның мохэ кабиләләре белән бәйләнешләре булган, бу турыда Билге каганның хәбәре бар, алар 7 гасырда мохэләр өстенә яу белән барганнар. 8 гасырда мохэләр бик көчәеп китә һәм төркиләрдән дә, кытайлардан да баш тарта. Галимнәрнең әйтүенчә, 1215 елда инде төбәккә татар-монголлар үтеп керә, алар илне тәртипкә салу өчен күп эш башкаралар - юллар салдыралар, Амур тамагына хәтле ям (ямщик) элемтәләре булдыралар, шәһәрләр төзиләр. Татар-монголлардан калган 13-14 гасыр шәһәр хәрәбәләрен бүген дә Амур тамагында, Партизанск (Сучан) шәһәре тирәләрендә очратырга мөмкин икән, әмма, галимнәрнең әйтүенчә, аларны махсус өйрәнүчеләр юк. Шулай, безнең мирас, дип әйтергә Казан ерак, мондагыларга ул кирәкми, ә кытай килгәч, инде соң булачак...

Сөйләшүебез борынгы тарихтан бүгенге көннәргә, татарларның бүгенге хәленә күчте. Галимнәрнең әйтүенчә, узган гасырның 60-70 елларныда бирегә миграция белән күп татарлар килгән булган. Аларның бик мобильный, бердәм икәнлекләрен дә әйттеләр, Приморьеда татарлар күбрәк шәһәрләрдә яши икән, авылларда да бар, диделәр. "Татарлар Россия культурасына бик тирән керделәр, аларда этник озабоченность юк, татарлык гаилә кысаларында гына саклана", диделәр җирле галимнәр, ягъни, татарлар үз милләтем, дип бик борчылмыйлар икән. "Төбәктәге татарларның абсолют күпчелеге руслар белән катнаш никахларда, төп җирле халыклар белән дә кушылган гаиләләр бар, - дип дәвам итте галимнәр. - Авылларда яшәүче татарлар анда нинди милләт күпчелекне тәшкил итсә, шулар булып язылалар." Алар шулай ук татар тарихын, татар проблемасын өйрәнүне үзләре өчен перспективасыз, дип әйттеләр, моның өчен Татарстан бар, диделәр. Алай да, бер аспирантның төбәктә татар темасын өйрәнә башлавын хәбәр иттеләр.

Бу - алар күзлегеннән караганда шулай - татар темасы перспективасыз, үзенең язмышы өметсез... Әмма мин алай ук дип әйтмәс идем, Ерак Көнчыгышта, шул исәптән, Приморье краенда да татар тарихы бар, анда татарлар бүген дә яшәп ята, алар берләшәләр, милли оешмалар төзиләр, мәчетләр салалар, болар хакында алга таба язармын әле. Мин галимнәргә дә үз теләкләремне белдердем, төбәк тарихын төрки-татар күзлегеннән чыгып та өйрәнә башларга кирәклеген әйттем. Бу очрашуны оештырган татар милли хәрәкәт лидерлары Рамил Килмөхәммәтов һәм Әлфия Сафуганова да алга таба аралашып яшәргә, уртак проектлар өстендә эшләргә кирәклеген әйттеләр.

Соңыннан безгә Тарих институтының искиткеч бай музеен күрсәтеләр, ул, нигездә, төбәкнең иң борынгы чорын чагылдырган археологик табылдыклардан тора. Монда да төрки-татар эзләре бар, әмма аларга татар дип язылмаган... Ә менә бронза көзгеләр күргәзмәсе яныннан мин тыныч кына үтеп китә алмадым, чөнки алар рәвешләре белән дә, артларына төшерелгән бизәкләре белән дә безнең Болгардан табылган көзгеләрне хәтерләтәләр иде...Ә инде свастика тамгалары белән уратып алынган бронза көзге һун бабаларыбыздан калган рун язулы истәлек булып тора, кояш хәрәкәтен аңлата. Мин моны музей хезмәткәренә дә әйттем, ул моңа бик гаҗәпләнде, бу тамгага беренче тапкыр игътибар итүен һәм мондый версияне беренче тапкыр ишетүен әйтте.

Алга таба сәяхәтебез крайның үзәк китапханәсенә, ул Максим Горький исемен йөртә һәм төбәк тарихы буенча материалга шактый бай булып чыкты. Алдан ук сөйләшеп куйганга, безгә Приморье краенда татар тарихы һәм ислам дине белән бәйле хезмәтләрне китереп кенә тордылар, эшләп, укып, күчереп кенә өлгер! Дәүләт китапханәсенең төбәк тарихын өйрәнү бүлеге мөдире Иванцева Нина Семеновна татар темасын да яхшы белә булып чыкты, кайбер хезмәтләрне ул үзе дә тәкъдим итте. Без биредә үзебез өчен шактый күп яңа нәрсәләр белдек, бигрәк тә татарларның соңгы йөз елдагы тарихлары буенча материал туплый алдык. Биредә 1897, 1926, 1939 елгы халык саны алу нәтиҗәләре дә саклана, без аларны да яхшылап өйрәндек, әмма 1926 елгы хезмәтләрдә милләтләр күрсәтелмәгән булып чыкты. Моннан тыш "Религиозные организации Приморского края" белешмәсе, "Восьмая Дальневосточная конференция молодых историков" җыентыгы (Владивосток, 2004), М.Б.Сердюк һәм С.М.Дударенокның "Религиозная жизнь Советского Дальнего Востока (1941-1954) китабы (Владивосток, 2009), шул ук М.Б.Сердюкның "История религии на Дальнем Востоке в исследованиях и библиографиях" монографиясе (Владивосток, 2006), Е.Л.Мотричның "Население Дальнего Востока России" (Владивосток-Хабаровск, 2006), "Населения и жилые места Приморского района. Крестьяне. Инородцы. Желтые. Перепись населения 1-20 июня 1915 года" (Владивосток, 1915) белешмәсе һәм башка фәнни хезмәтләр миңа бу траихи очеркны язарга нык ярдәм итте. Ә төбәкнең борынгы тарихы буенча хезмәтләрне мин Россия Фәннәр Академиясенең Владивостоктагы Ерак Көнчыгыш филиалыннан һәм башка китапханә, кибетләрдән таптым.

Бу хезмәтләрдән күренгәнчә, Ерак Көнчыгышта, шул исәптән, Приморье төбәгенә татарлар урыслар белән бергә - 19 гасырның икенче яртысында килә башлаганнар. Алар хәрбиләр арасында да булган, сәүдә белән дә бу якларга килеп чыкканнар, биредә һөнәрче татарлар да яшәгән. "Первые официальные данные о татарах на Дальнем Востоке относятся к XIX - началу XX в., когда в гарнизон Владивостока прибыл Уфимский пехотный полк, в котором служили преимущественно татары и башкиры, - дип яза тарихчылар. - В состав полка входил военный мулла Багаутдинов, впоследствии он стал во главе Владивостокского татарского мусульманского общества, которое размещалось по адресу: 1-я Морская, 17." (Е.А.Чечель. Татары в Приморском крае: к постановке проблемы // Восьмая Дальневосточная конференция молодых историков. - Владивосток, 2004, стр.280.)

Егерменче гасыр башында Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә, шул исәптән Владивостокта да мәчетләр була, бу турыда төбәк тарихчылары яза: "...в первые годы двадцатого столетия в Хабаровске, Благовещенске и Владивостоке на законных основаниях действовали религиозные общины и были открыты мечети. В 1930-е годы все имевшие в Дальновосточном крае мусульманские общины и культовые здания, как и организации и храмы других конфессий, были закрыты." (М.Б.Сердюк, С.М.Дударенок. Религиозная жизнь Советского Дальнего Востока (1941-1954). - Владивосток, 2009, стр.157.)

Шунысын да онытмаска кирәк - гражданнар сугышы елларында Ерак Көнчыгыш, шул исәптән, Приморье төбәге дә Антанта илләре кулында була, 1918 елда Владивостокта Америка гаскәрләре тора, ә диңгез портын Япония хәрби корабльләре саклый. Әйе, бу төбәк халкы большевизмны кабул итми һәм аңа каршы озак көрәшә, хәтта үзенең Дальневосточная Республика дип аталган мөстәкыйль дәүләтен дә төзеп карый. Бу чорда Владивосток шәһәрендә татарларның үз оешмалары һәм мөселман мәктәпләре дә булганлыгы билгеле, шулай ук татар яшьләренең аерым оешмалары да була. Әмма бу милли-дини мәктәпләр һәм оешмалар төбәктә совет власты урнашу белән, ягъни, 1922 елда ябыла.

"С 1919 г. во Владивостоке существовала татарская мусульманская школа, - дип яза тарихчылар. - Первые два года она содержалась на средства татарского общества, с 1921 г. - на средства города и получила название 14-го городского начального мусульманского училища. В первый год в школе было 12 учашихся, во второй - 22, третий - 31, в 1921-1922 гг. она имела уже 49 учеников. В школе обучались и мальчики, и девочки. Программа обучения была рассчитана на четыре года. Школа прекратила свое существование предположительно после установления советской власти. В феврале 1920 г. во Владивостоке был зарегистрирован Устав кружка Владивостокской татарской молодежи." Е.А.Чечель. Татары в Приморском крае..., стр.280-281.)

Әйткәнебезчә, төбәктә советлар хакимияте урнашу белән, боларның барысы да юк ителә, ә милли хәрәкәт җитәкчеләрен, активистларны, дин әһелләрен төрмәләр һәм сөрген көтә... Галимнәр утызынчы елларда Приморье төбәгендә татарларның артуын язалар, 1939 елгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча, аларның саны хәтта 11 меңгә җитә. Бу - сөргеннәргә сөрелгән, ихтыяри-мәҗбүри бу якларга күчерелгән һәм шунда урнашып калган татарларның да язмышы инде...Инде 60-70 елларда Ерак Көнчыгышка татарлар эш эзләп тә, юлламалар буенча да шактый киләләр һәм шушында калалар, әйтик, 1989 елда аларның саны инде 20 меңгә җитә. Хәзер исә шуның яртысы гына калган, кайберәүләр кире туган якларына кайтып киткән, кайберәүләр үзләререн урыс дип яздырган, кайберәүләр инде бакыйлыкка күчкән... Әмма Приморье краенда татарлар бүген дә бар, милли һәм дини тормыш дәвам итә...

Әлбәттә, Владивосток шәһәре – милли тормышның үзәге. Биредә 1992 елда ук "Туган тел" дип аталган татар мәдәният үзәге оеша, аның беренче җитәкчесе Гыйззәтуллин Җәүдәт була. Шул елны ук Вольно-Надежденски бистәсендә Сабантуе уздырыла башлый, бу күркәм традиция менә инде 20 ел буе дәвам итә, 2012 елда федераль Сабантуй да Владивостокта үтте. Татар-башкорт милли оешмасында төрле елларда Җәүдәт Гыйззәтуллин, Ринат Якуб, Любовь Сермягина, Марс Миннәхмәтов, Урал Сафуганов, Риф Харисов җитәкчелек итә, 2009 елның апрелендә эшмәкәр Рамил Килмөхәммәтов бу җаваплы урынга сайлап куела.

Владивосток – интеллектуаллар шәһәре, биредә татарның каймагы җыйналган, дисәң дә ярый. Татарлар арасыннан ректор һәм проректорлар да, капитаннар һәм штурманнар да, зур җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр дә бар, миңа аларның кайберләре белән очрашырга да туры килде. Әйтик, Ерак Көнчыгыш федераль университет проректоры (элек ректор булган) милләттәшебез Әнвир Әмрулла улы Фәткуллин, без Әлфия Сафуганова белән аның эш урынына бардык. Ул 1955 елда Магадан өлкәсендә туган, әтисе тау инженеры булган, аннан Әнвир әтисенең туган якларына - Амур өлкәсенең Зея шәһәренә килгән.

"Анда бик зур татар диаспорасы бар иде, - дип искә ала Әнвир әфәнде. – Урта мәктәпне Зеядә тәмамладым. Аннан Владивостокта политехник институтны, Мәскәүдә аспирантура тәмамладым, 1994 елда докторлык диссертациясе якладым. Хәзер үземнең дә күп кенә шәкертләрем галим булдылар. Әти-әнием татар, әнием Казан ягыннан, Мөхәммәтшина Равия Сабир кызы, аның Казанга кайтканы бар, минем – юк. Кызганычка каршы, татарча белмим, инглиз, алман телләрендә яхшы аралашам. Татарлар үзләренең гаять тырышлыклары, гаделлекләре сәбәпле биредә яхшы исәптә йөриләр. Шуңа күрә мин, узган тарихка караганда, бүгенгене өйрәнергә тәкъдим итәр идем, әйтик, бүгенге икътисадый һәм фәнни мөхитнең формалашуында татарларның тоткан урыны һәм роле..."

Әйе, бу юнәлештә дә һичшиксез эш алып барырга кирәк, чөнки Приморье краенда, шул исәптән, Владивостокта да татар фамилияле яки татарлар белән катнаш шактый гына галимнәр, фән эшлеклеләре булуын әйттеләр. Аларны милли оешмаларның эшенә тартырга, акыл көчләрен, интеллектларын татар файдасына да эшләтергә кирәк, моннан без отачакбыз гына. Бигрәк тә тарих өлкәсендә зур бушлык сизелә, биредә борынгы тарих та, йөз еллык тарих та, бүгенге тормыш та татар күзлегеннән чыгып өйрәнелмәгән, милли кадрлар әзерләнмәгән. Русча язсалар да, татар турында, татар файдасына язсыннар иде!

Владивосток татарлары белән танышуыбызны дәвам итәбез. Менә ирле-хатынлы Сафугановлар, алар төбәктәге бөтен татар-башкорт хәрәкәтенең үзәгендә торалар, Владивостокта гына түгел, бөтен Приморье краенда милли тормышны җитәкләп алып баралар. Алар икесе дә Башкортстанда туып-үскән, Урал – Стәрлетамак районының Кырмыскалы авылында, Әлфия – Гафури районының Яңа Карамалы авылында дөньяга килгәннәр. Уралның әтисе – башкорт, әнисе – татар, шуңа күрә ул ике якка да тигез карый, Татарстанга да, Башкортстанга да милли җыеннарга кайтып йөри. Ә Ерак Көнчыгышка килеп эләккәнче, Урал 1983 елда Бакуда хәрби уку йортын тәмамлый, аннан соң - Камчатка, лейтенант-инженер, ВВС штурманы буларак, ул 8 ел су асты көймәсендә хезмәт итә, аннан тагы уку – Тын океан югары хәрби диңгез училищесы, Академия... Ул хәзер икенче ранг капитаны, отставкада, әмма диңгезгә һәм милләткә хезмәт итүен дәвам итә. Урал Сафуганов "Росморпорт"ның Владивосток филиалы директоры урынбасары, "Туган ил" татар һәм башкорт оешмасы рәисе урынбасары, кояш чыгышында беренче татар театры директоры. Әйе, 2009 елда Владивосток шәһәрендә милләттәшләребез татар театры оешырып җибәрәләр, Гаяз Исхакыйның "Җан Баевич" әсәрен сәхнәгә куеп, аны Владивосток, Артем, Уссурийск, Находка шәһәрләрендә күрсәтәләр. Бүгенге көндә бу үзешчән театрга татар оешмасының беренче җитәкчесе Җәүдәт Гыйззәтуллин исеме бирелгән. Шунысын да әйтергә кирәк, бу халык театры Ерак Көнчыгышта гына түгел, бөтен Себерендә бердәнбер татар театры.

Ә Әлфия Сафуганова – Уралның тормышта да, милли эшләрдә дә уң кулы, төп таянычы. Ул ире белән бергә 1992 елдан бирле Приморье краенда татар-башкорт хәрәкәтендә иң актив катнашучы, күзгә күренмәгән бөтен эшләрне алып баручы, оешманың архивын туплаучы, Владивосток татар-башкорт оешмасы җитәкчесе, югары белемле педагог-психолог. Сафугановлар гаиләсендә 2 кыз бала үскән, хәзер алар үзләре әти-әиләренә бөтен милли эшләрдә ярдәм итәләр. "Туган ил" оешмасы төбәктә оештырылган бөтен милли-мәдәни чараларда катнашып бара, биредә татарның йөзен алар билгели, әйтик, хакимият уздырган шәһәр көннәрендә, төрле фестивальләрдә, музейларда уздырылган күргәзмәләрдә шушы оешма вәкилләре чыгыш ясый. "Туган ил" оешмасы татарын, башкортын, мөселманнарны, яшен-картын берләштереп, бергә, тупларга тырыша. Әмма биредә дә милли һәм дини хәрәкәт берничәгә бүленгән, теркәлгән һәм теркәлмәгән оешмалар да шактый, әмма Казан менә шушы Сафугановлар, Килмөхәммәтовлар белән эш йөртә. Монда дин, мәчет мәсьәләсендә дә бүлгәләнүләр сизелде. Чыннан да, мәчет мәсьәләсе монда бераз катлаулырак тора. Хакимият мәчет салырга дип дүрт тапкыр җир бирә, дүрт тапкыр кире ала, җитәкчеләр алышынган саен, карарлар да алышына... Хәзер уңай якка бераз хәрәкәт китте инде, үзара тату булсак, Владивостокта мәчет салыныр, ин ша Аллаһ!

Татар хәрәкәтенә төрлечә ярдәм итеп торган тагы берничә милләттәшебез турында язып үтәсем килә. Менә якташыбыз, Әлмәттә туып-үскән Газинур Мингали улы Фәрәхиев. Ул отставкадагы икенче ранг капитаны, корабль командиры, ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры, менә инде 19 ел буе биредә Сабантуйларда спорт өчен җавалы милләттәшебез. Газинур да Бакуда югары хәрби диңгез училищесын тәмамлый, ерак араларга йөзә торган штурман белгечлеген ала, Санкт-Петербургта офицерларның югары курсларында укый, корабль капитаны дәрәҗәсенә ирешә. Хатыны Мәдинә ханым, бер балалары бар, бергәләп, милли эшләрне алып баралар. ВВС капитаны, бөтен гаиләсе белән милли эшләрдә катнашкан Венер Гарифуллин Уфада туып-үскән, тамырлары – Бүздәк районыннан. Ул Уфада авиация институтын тәмамлый, аннан юллама буенча Хабаровскига җибәрелә, ВВС составында инженер-техник булып хезмәт итә. 1988 елда аны Приморьега күчергәннәр, хатыны татар, уллары биредә хәрби хезмәттә. Менә бу татарлар "Туган ил" оешмасының төп таянычы инде, алар артык шауламыйча, ирләрчә киңәшеп, бер-берләренә таянып, дөнья читендә дә милли эшләрне алып баралар.

Бу игелекле татарлар исемлегенә тагы зур эшмәкәр, Сабантуйларның химаячысы, Башкортстанда туган Лилия ханым Цептнерны, үз сәхифәләрендә татарлар тормышын даими яктыртып килгән "Утро России" газетасы редакторы Дамир Гайнетдиновны, 20 ел буе Сабантуйларны алып барган Фәнисә Искәндәрованы һәм дистәләгән татарларны кертергә мөмкин. Фәнисә ханымга аерым тукталасым килә, чөнки ул да биредә милли тормышны башлап җибәрүчеләр рәтендә тора. Ул үзе Башкортстанның Гафури районы, Бурлы авылыннан, 8 класс тәмамлагач, 1972 елда Владивостокка апасы янына килә һәм шушында кала. Фәнисә урта мәктәпне урыслар арасында тәмамлый, тегүчелеккә дә укый, паспортистка, мастер булып та эшли. Әмма аны бар халык татар Сабантуйларын матур итеп алып баручы, оста оештыручы буларак белә һәм таный. 1992 елдан бирле ул Владивосток татарларын өй буенча йөреп җыйган, утырырга биналары булмагач, күп вакыт үз квартираларында очрашканнар.

"Хәзер инде 40 ел мин туган яктан киткәнгә, әмма шуңа карамастан, татармын, дип йөрим сөенеп, үз телемдә җырлыйм, үз телемдә сөйлим, - диде ул. –Мин апамнарда яшәгән чакта, аларга бик күп татарлар, якташлар килеп йөриләр иде. Шуңа күрә мин Владивосток шәһәрендә генә түгел, хәтта районнарда яшәүче бик күп татарларны беләм... Үземнең квартирада татарларны җыеп, бәйрәм ашлары уздырдым, кешеләрне шулай тупладык. 1992 елда беренче Сабантуй бәйрәмен үткәрдек һәм беренче мәртәбә Владивостокта "Дружба народов Приморья" фестивалендә катнаштык, бөтен халык алдында Тукайның "Туган тел" җырын җырладык. .. Мин беренче булып үземә татар халык костюмын тегеп кидем. Шуннан концертларда кияргә барыбызга да милли киемнәр тектек. Приморьеның Артем, Уссурийск, Находка шәһәрләренә концерт белән барып, татарларны берләштереп йөрдек. 3 мәртәбә Хабаровскига һәм Комсомольск-на Амуре шәһәрләренә барып, татарча Сабануй бәйрәмен үткәрергә ярдәм иттек."

Әйе, Ерак Көнчыгышта татар күтәрелеше менә шулай башланган, бу милли күтәрелешкә һәркем үзеннән өлеш керткән. Бу урында беренче Сабантуйларны уздыруда башлап йөргән Халисә ханым Әмирханованы, үзенең моңлы җырлары, дини ирадәләре белән халыкны әсир иткән Фәрит Фәйзуллинны да рәхмәт сүзләре белән искә аласы килә. Биредә шулай ук дин юлында йөргән милләттәшләребез дә бар. Әмма, әйткәнемчә, биредә дә милли һәм дини хәрәкәт бүлгәләнгән, ә хакимият моннан бик оста файдаланырга мөмкин, ягъни, үзебезнең таркаулыкны гаепләп, тагы мәчетсез калдырулары бар, Аллам сакласын! Владивосток шәһәрендә мөселманнарның намаз укый торган гыйбадәт йортлары (молильный дом) бар, муллалары – Үзбәкстаннан кайткан татар кешесе, Абдулла хәзрәт. Биредә мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеге – үзбәкләр, таҗиклар һәм Кавказ халкы. Татарлар да үзләренчә дин тотарга тырышалар, бигрәк тә өлкән як, апа-әбиләребез шушы изге юлда йөри. Шәһәрдә Коръән ашлары, дини мәҗлесләр еш уздырыла, миңа да Урал һәм Әлфия Сафугановлар уздырган Коръән мәҗлесендә булырга туры килде, анда милли киемнәрдән бик күп татар апалары килгән иде...Болар - яшьтән үк ирләре, гаиләләре белән Владивостокка килеп, төрле авыр эшләрдә эшләп, инде лаеклы ялга чыккан, балалары, оныклары белән җир читендә яшәп калган калфаклы, ак яулыклы, милли җанлы татар апалары... Балалары инде урыслар белән гаилә корган, оныклары шул милләтнекенә әйләнгән үзәк өзгеч язмышлар... Күзләре тулы моң, алар кагылмасаң да дәрья булып түгелергә тора... "Үзебезнең телебездә сөйләшеп, иман белән үләргә язсын", диделәр алар, соңгы сүзләре итеп...

Әйткәнемчә, бу якларда татарларның күтәрелеше моннан егерме еллар элек башланса да, милләтнең чын мәгънәсендә рухланып, көчәеп китүе соңрак булды. Моның беренче сәбәпчесе 2005 елның ахырында Камил Исхаковның Ерак Көнчыгышка тулы вәкаләтле вәкил итеп билгеләнүе булса, 2011 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Приморье краена килүе, анда татарлар белән очрашуы күтәрелеп китүгә икенче сәбәпче булды. Татарның бу якларда диңгез кебек кайный башлавына өченче сәбәп – биредә федераль Сабантуй уздыруга карар бирү. Шушы бер ел вакыт эчендә ике як хөкүмәт тә зур әзерлек эшләре башкарды, гел очрашулар булып торды. Бу эшләрдә Бөтендөнья татар конгрессы да читтә калмады – 2011 елда конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә делегация Приморье краенда булды, милләттәшләребез белән очрашты, "Татарстан – яңа гасыр" каналының "Халкым минем" тапшыруы биредә яшәүче татарлар турында махсус тапшыру эшләде. 2012 елда исә Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә ханым Сафиуллина Приморье краенда ай буе яшәп, андагы дүрт шәһәрдә милли ансамбльләр оештырып кайтты, илкүләм Сабантуйда алар махсус чыгыш ясады. Минем бу якларга килүем исә татар тарихын, татарларның бүгенге тормышын өйрәнү белән бәйле иде, мин беренче баруымда биредә ун көн булдым. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин – Ерак Көнчыгышта татарлар уянды, әмма алар яңадан йокыга китмәсеннәр өчен, милли һәм дини рух сүнмәсен өчен, безнең дә ярдәм кирәк – ешрак аралашу, галимнәрнең, язучыларның, сәнгатькәрләрнең анда барып, чыгышлар ясап торуы, андагыларның безгә ешрак килүе кирәк. Приморьеда, нәкъ менә Владивостокта Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеген ачыр вакыт та җитте, бу анда яшәүче татарларга зур ярдәм, арка таянычы булыр иде.

Ниһаять, 2012 елның 30 июнендә Владивостокта мәчет нигезенә таш салынды һәм федераль Сабантуй гөрләп узды. Татарстаннан һәм бөтен Россиядән зур делегация составында анда мин дә катнаштым, милләттәшләрем белән тагы очраштым һәм кайткач матбугат битләрендә бу хакта хәбәрләр бирдем. "Владивостокта татар бәйрәме" дип аталган хәбәрне бу язмамда да файдаланырга булдым.

Владивостокта татар бәйрәме

Приморье краеның башкаласы Владивосток шәһәре бу көннәрдә чын мәгънәсендә татар каласына әйләнде – биредә берсеннән-берсе әһәмиятле милли һәм дини чаралар булып үтте. Казаннан 8 мең чакрым ераклыкта, Тын океан ярларына урнашкан Владивосток шәһәрендә 12нче федераль Сабантуй уздырылды, яңа төзеләчәк мәчет нигезенә таш салынды, филармония бинасында Татарстан сәнгать әһелләренең зур концерты булды, Приморье крае белән Татарстан Республикасы арасында төрле килешүләр төзелде, Ерак Көнчыгышта яшәүче татарлар белән очрашулар уздырылды... Әмма шушы вакыйгалар арасында иң зуры, иң әһәмиятлесе - Владивосток шәһәрендә мәчет нигезенә таш салу булгандыр, мөгаен.

Халыкның сөйләве буенча, революциягә хәтле Владивосток шәһәрендә татарларның гыйбадәт йортлары булган, әмма ул большевиклар тарафыннан юк ителгән. Соңгы елларда татарлар күпме генә мәчет салырга тырышып йөрсәләр дә, аларга рөхсәт ителмәгән - мәчет өчен дүрт тапкыр җир биреп, дүрт тапкыр яңадан тартып алганнар. Ягъни, һәр шәһәр башлыгы алмашынган саен, карарлар да алмашынган... Дөрес, биредә яшәүче мөселманнарның гыйбәдәт йортлары (молильный дом) бар барын, әмма ул берничек тә дистә меңләп кешене сыйдыра алмый, халык гает намазларын урамда яки аерым биналарда укырга мәҗбүр була. Һәм, ниһаять, Аллаһы Тәгалә мөселманнарның догаларын ишетте, 2012 елның 30 июнь иртәсендә Владивосток шәһәрендә, Тын океанның Улисс култыгы буендагы биек тау башында булачак мәчет нигезенә куелган таш куелды.

Бу тарихи вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Приморье краеның вице-губернаторы Ирина Василькова, илнең бөтен төбәкләреннән килгән милләттәшләребез катнашты. Коръән уку белән башланып киткән бу тантана Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Владивосток шәһәре имам-хатибы Габдулла хәзрәт Ишмөхәммәтовка изге Коръән бүләк итүе белән дәвам итте. "Бер ел элек без биредә мәчеткә нигез салу турында хыяллана гына ала идек, ә бүген бу тормышка ашты", - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. Шунысын да әйтергә кирәк, бу мәчет Казан исемен йөртәчәк, ягъни, "Казанская" дип аталачак. Рөстәм Миңнехановның чыгышыннан аңлашылганча, Владивостоктагы Казан мәчете Татарстан ярдәмендә төзеләчәк, аның җиренә дә безнекеләр хуҗа булачак, иншаллаһ! Мондый тотрыксыз заманда, татарлар шундый авырлык белән төзегән мәчетләргә төрле көчләр хуҗа булырга ыргылып торганда, булачак мәчет нигезенә башта ук "татар казыгы" кагып калдыру бик дөрес гамәл.

Приморье крае җитәкчелегенең, ниһаять, татарларга йөз белән борыла башлауларын да әйтеп үтәргә кирәк. Төбәктәге геополитик вәзгыять тә аларны шуңа этәрә, чөнки күршедәге кытай басымына бары тик берләшеп, бергәләп кенә каршы торырга мөмкин. Моны вице-премьер Ирина Василькова да ассызыклады, мәчет ачылуның Приморье краенда яшәүче татарлар һәм башкортлар өчен бик әһәмиятле икәнлеген әйтте: "Мин бу көннең безнең өчен һәрвакыт үзара тирән ихтирам, толерантлык, бөек ватаныбызда яшәүче халыкларның үзара аңлашу символы булуын телим, - диде ул. - Мин бу көннең һәрвакытта да мәдәният һәм традицияләрнең төрлелеге, Россиянең барлык халыкларының рухи берлеге символы булып калуын телим."Шундый ук изге теләкләр булачак мәчетнең нигез ташына да уеп язылган иде: "Бу урында Татарстан Республикасыннан Приморье халкына бүләк итеп, иманны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту символы – мәчет төзеләчәк. 2012 елның 30 июне."

Мөфти Тәлгать Таҗетдин исә үзенең чыгышында "Бу мәчеттән яңгыраган азан тавышы, Тын океанны урап узып, Япония, Америкаларга хәтле барып ирешсен иде!" – дигән теләк белдерде. Әйе, Россиядә беренче азан нәкъ менә биредә - Ерак Көнчыгышта яңгырый, чөнки Казан-Мәскәү белән вакыт аермасы җиде сәгать, бездә караңгы төн булганда, аларда инде таң ата... Хәзергә Приморье краенда бары тик Находка шәһәрендә генә мәчет бар, Уссурийск шәһәрендә төзелеп ята, Артемда бары тик гыйбадәт йорты гына эшләп килә. Владивостокта мәчет өчен урын бик матур урында, диңгез култыгында, данлыклы яңа күпернең бер башындагы сопка-тауда бирелгән. Инде аны бергәләп, исән-имин төзеп чыгарга һәм шунда бергәләп намазлар да укырга насыйп итсен иде!

Бу көн тарихи вакыйгаларга бай булды – Владивостокта Татарстан Республикасы белән Приморье крае арасында хезмәттәшлек турында килешүгә, Казан (Идел буе) һәм Ерак Көнчыгыш федераль университетлары арасында хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды, Рөстәм Миңнеханов су асты көймәсендә хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очрашты, ике яктан да зур эшмәкәрләрнең очрашулары булды.

Шул ук көнне Владивосток шәһәрендә тагы бер мөһим вакыйга булды – биредә 12нче федераль Сабантуй узды. Дөрес, Приморье татарлары үзләрендә инде егерменче тапкыр Сабантуй уздыралар, әмма мондый илкүләм бәйрәмне алар әле беренче тапкыр күрәдер, мөгаен... Федераль Сабантуй Владивостокта үтә, дигәч, башта күпләр борчылып та куйды, чөнки ара бик ерак, анда татарлар аз яши, ә илкүләм Сабантуй бик нык әзерлек, оешканлык сорый. Шуңа күрә ел буе Татарстан һәм Приморье крае хөкүмәтләре арасында зур эшләр алып барылды, татар бәйрәме дәүләт дәрәҗәсендә узсын өчен барысы да эшләнде. Федераль Сабантуйны уздыруда төп җаваплылык Түбән Кама шәһәренә төште, алар моны намус белән, иң югары дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Шулай ук Татарстаннның мәдәният министрлыгы да бәйрәм оешкан төстә, милли рухта, югары зәвык белән үтсен өчен барысын да эшләде – ике көн рәттән Владивосток сәхнәләрендә Татарстаннан 400 сәнгать остасы, күренекле җырчылар, милли ансамбльләр чыгыш ясады. Әле Сабантуй алдыннан, 29 июнь көнне Владивосток шәһәренең филармония залында Татарстанның сәнгать осталары катнашында зур концерт булды, аны карарга Ерак Көнчыгышның бөтен төбәкләреннән татарлар килгән иде, тамашачылар арасында шулай ук Приморье крае җитәкчеләре, танылган галимнәр, диңгезче-хәрбиләр дә бар иде.

"Бу чара федераль Сабантуй буенча бара, - дип белдерде Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибгатуллин. - Безнең танылган артистларыбыз монда килеп татар халкына, башка халыкларга сәнгатебезне һәм мәдәниятыбызны күрсәтте. Мин тамашачыларның ничек утырганнарын, ничек артистларны алкышлаганнарын, һәрберсенең безнең халык өчен горурлык хисе кичерүен күрдем. Чөнки безнең халык эшли дә, ял итә дә белә. Сабантуй бит ул безнең гореф-гадәтләрне саклый торган зур чара. Сабантуй бездә алдагы елларда да, алдагы гасырларда да сакланачак ."

Владивостокта узган федераль Сабантуйга Россиянең төрле төбәкләреннән җиде йөзгә якын вәкил килгән иде, алар арасында милли оешма җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, күренекле эшмәкәрләр, галимнәр, язучылар, сәнгать осталары да бар иде. Ерак Көнчыгышта яшәүче милләттәшләребез бигрәк тә актив булып чыкты – Сахалиннан, Якутиядән, Магаданнан, Еврей автономиясеннән, Бурятиядән, Хабаровск, Амур, Иркутск өлкәләреннән, Приморье краеның Находка, Артем, Уссурийск, Партизанск шәһәрләреннән бәйрәмдә катнашырга йөзләгән татар килгән иде. Әлбәттә, федераль Сабантуйның хөрмәте кунаклары - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Приморье краеның губернаторы Владимир Миклушевский булды, алар икесе дә халык алдында чыгыш ясадылар, алга таба да аралашып, дус-тату яшәргә халык алдында сүз бирделәр. Татарстан Президенты Приморье губернаторына чиккән татар түбәтәе һәм милли чапан бүләк итте.

Бу көнне Татарстан Президенты кулыннан бүләк алучылар тагы булды – Владивостокта милли хәрәкәткә нигез салган, Ерак Көнчыгышта беренче татар театрын оештырып җибәргән диңгезче ир-егет, Приморье краеның "Туган ил" татар һәм башкорт оешмасы рәисе урынбасары Урал Сафугановка "Татарстанның атказанга мәдәният хезмәткәре" дип аталган мактаулы исем бирелде. Ә "Туган ил" оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтов исә Татарстан Президенты кулыннан өр-яңа машина ачкычын кабул итеп алды, димәк, милли театрга Ерак Көнчыгыш буйлап гастрольләргә йөрергә транспорт булды, дигән сүз.

Федераль Сабантуй Владивосток шәһәренең иң матур урынында – Тын океан ярындагы "Динамо" стадионында үтте, шулай ук стадион каршындагы урамга да икенче сәхнә куелган иде, анда Түбән Камалылар һәм Владивосток, Артем, Находка, Уссурийск үзешчәннәре чыгыш ясады. Әлбәттә, ике сәхнәдә һәм стадионның яшел чирәме өстендә ясалган чыгышлар таң калдырырлык иде, ул үзенә күрә милли олимпиаданы, татар олимпиадасын хәтерләтте. Казан Сабантуйга дип Приморье үзешчәннәренә өр-яңа костюмнар тектергән, алар бу гүзәл милли киемнәрдән болындагы аллы-гөлле чәчкәләрне хәтерләтәләр иде. Инде Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле киемнәре һәм чыгышлары турында әйтеп тә торырлык түгел – алар Ерак Көнчыгышка иң югары зәвык дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Сабантуй булгач, анда бөтен милли уеннар, көч сынашулар да тәртибе белән алып барылды. Өйләдән соң коеп яңгыр яуга карамастан, чүлмәк тә ваттылар, баганага да менделәр, капчык киеп тә йөгерделәр, көрәштеләр тә. Яңгыр астында келәмдә көрәшү авырлашкач, алыптай ирләр яшел чирәм өстендә бил алыша башлады. Көрәштә җирле батырлар да, читтән килгәннәр дә катнашты, спорт мастерлары да, урысы да, татары да бил алышты, әмма абсолют батыр булып үзебезнең керәшен татары, Түбән Кама егете Ленар Иванов калды, ул Сабантуй тәкәсенә һәм җиңел машинага ия булды.

Федераль Сабантуйның символы булган канатлы ат сыны Төмән өлкәсе вәкилләренә тапшырылды, чөнки киләсе елда федераль Сабантуй Төмән шәһәрендә булачак.

"Владивостокта федераль Сабантуй уздыру – үзе зур батырлык, - диде соңыннан Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. - Федераль Сабантуй – матур традиция һәм әйтергә кирәк, халкыбызның үзаңын тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрен яңадан тормышка кайтаруда Сабантуйның роле бәяләп бетергесез зур. Кайберәүләр Сабантуйлар уздырып кына милләтне саклап булмый дигән сүзләр дә әйткәли. Ләкин бу кешеләр бик нык ялгыша. Сабантуй – 1000 еллар дәвамында уздырылган, татарның рухын, гореф-гадәтләрен саклаган иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул булмаса, халкыбызның рухын торгызу күпкә авыр булыр иде. Хәзер исә Сабантуй тулы бер хәрәкәткә әйләнде, ә башында, югары ноктасында федераль Сабантуйлар тора. Аларга төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның делегация-делегация булып катнашуы зур вакыйгага әйләнә. Әлбәттә, Владивосток шәһәрендә узган Сабантуй калганнарыннан аерылып тора. Масштабы ягыннан дип әйтмим. Ул яктан ул бераз оттыра. Ләкин Ерак Көнчыгышта уза бит ул, Казаннан сигез мең ярым чакрым ераклыкта урнашкан төбәктә, 15 меңгә якын гына татар булган җирдә федераль Сабантуй үткәрү – үзе бер зур батырлык, тәвәкәллек, анда яшәгән татарларның зур уңышы. Алар бу Сабантуйны оештыру хокукын Татарстан Президентыннан сорап алып, республика, барыбызның да зур ярдәме белән башкарып чыктылар. Ләкин үзләрендә көч һәм рух булмаган кешегә берничек тә ярдәм итеп булмый, рухы нык булган кешегә генә ярдәм кулы сузып була. Андагы халыкның рухы турында сөйли торган бер әйбер турында әйтәм: Сабантуй буе яңгыр яуды, әле моңарчы болай булганы юк иде. Әмма бәйрәмнең рухы бетмәде, Сабантуй гореф-гадәт буенча узды. Әлбәттә инде Сабантуй көрәшсез үтмәде. Татар батырлары Ерак Көнчыгышта да бар. Бу татар халкының рухы сау булуын исбатлый."

Әйе, бу Сабантуй Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларның рухын күтәрде, аларга көч-дәрт өстәде. Бу турыда сөйләшү төбәкнең милли хәрәкәт җитәкчеләре белән уздырылган "Түгәрәк өстәл"дә дә булды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу федераль Сабантуй милли рухта үтсен өчен Бөтендөнья татар конгрессы да күп эшләр башкарды. Конгресс җитәкчесе Ринат Закиров берничә тапкыр Владивостокта булып, урындагы милли оешма җитәкчеләренә алда торган максатларны аңлатты, аларга Казан тарафыннан бөтен ярдәмне күрсәтеп, киңәшләрен биреп торды. Бөтендөнья татар конгрессы Приморье краена халык белән эшләү өчен аерым шәхесләрне дә җибәрде, әйтик, Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина биредә берничә тапкыр булып, айлар буе яшәп, Владивосток, Находка, Артем, Уссурийс шәһәрләрендә милли ансамбльләр төзеде, алар Сабантуйда бик матур чыгыш ясадылар. Ә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова бирегә Сабантуйга хәтле үк килеп, Владивосток, Находка, Артем, Уссурийск, Партизанск шәһәрләрендә халык белән очрашып, архивларда, музейларда, китапханәләрдә эшләп, җирле тарихчылар белән аралашып, татар тарихына кагылышлы бай материал туплап кайтты һәм аларның бер өлешен Сабантуйга хәтле инде матбугатта да бастырып чыгарды.

Милли лидерлар белән булган "Түгәрәк өстәл" утырышында да Фәүзия Бәйрәмова татарларның Ерак Көнчыгышта төп халык булуын, биредә татар тамырларының бик еракларга – Төрки Каганат, Алтын Урда чорларына барып тоташуын ассызыклады. Ул үзенең "Ерак Көнчыгышта татарлар" дип аталган китап язуын әйтте, тарихи материал туплауда ярдәм сорар милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итте. "Тиздән Россиянең язмышы Ерак Көнчыгышта хәл ителәчәк, - диде ул. - Үзегез күрәсез, бер яктан – Кытай, икенче яктан – Корея, өченче яктан Япония инде бу җирләргә үтеп кергән. Алга таба безгә дә дөнья алдында бу җирләрдә төп халык, иң борынгы халык, биредә дәүләтләр тоткан милләт икәнлегебезне исбат итәргә туры киләчәк. Милләтебез алга таба да бу җирләрдә яши алсын өчен, безгә союзникларны дөрес сайларга кирәк булачак. Шуңа күрә, нәрсә генә булса да, киңәшләшеп эшләргә кирәк, алга таба акыллы планнар белән яшәргә кирәк."

Әйе, Владивостокта федераль Сабантуй уздыру татарның алдан күрүчәнлеген, киләчәккә әзерләнеп килүен күрсәтте, Сабантуй байрагы артында милләтнең бөек тарихы да, алдагы тормышы да җәйрәп ята иде... Әйе, Владивостокта федераль Сабантуй уздырып, татар үзенең кемлеген дөньяга күрсәтте, матурлыгын, батырлыгын, булганлыгын дөньяга танытты. Владивостокта үткән милли һәм дини чаралар Тын океан буйларына татарның алтын казыгын какты, төрки каганнардан, Атиллалардан, Чыңгыз ханнардан калган юл буйлап, милләт яңадан үз җиренә, асыл тамырларына әйләнеп кайтты... Бу кайту инде мәңгелек булсын иде...

"Тарихи-мәдәни мирас" фондының матбугат үзәге.

...Бу вакыйгаларга да инде 3 ел вакыт үтеп киткән икән... Владивостокта мәчет төзелеше ни хәлдә соң? Бүгенге көндә Татарстан ярдәме белән "Казан" мәчетенең проекты эшләнгән, җир сатып алынган, документлар белән эшләр беткән, әмма мәчет үзе юк әле... Ахырысы, астан гына ниндидер каршылыклар да бара кебек... Чөнки сабантуйлар үткән, җитәкчеләр киткән, ә урында вак түрәләр ни теләсәләр шуны эшлиләр... Алай да, Владивостокта, Тын океан буенда барыбер мәчет булыр, Ерак Көнчыгышта, борынгы төрки-татар җирләрендә тагы азан яңгырар, дигән өметтә калабыз...

НАХОДКА – ТЫН ОКЕАНГА КАПКА...

Алга таба сәяхәтебез - Находка шәһәренә, аның тирәсендәге тарихи урыннарга, борынгы кешеләр яшәгән авылларга һәм Чыңгыз хан исеме белән бәйле Алтын үзәнгә, Сучан-Партизанск каласына... Находка шәһәре Владивостоктан 170 чакрымнар ераклыкта, Япон диңгезе буендагы ярымутрауга урнашкан булып чыкты, юлыбыз исә гел урман-таулар-сопкалар арасыннан барды... Шәһәргә килеп җитү белән, беренче эшем итеп мәчеткә юнәлдем. Әйе, ни могҗиза - Находка шәһәрендә мәчет бар, ул Приморье краенда бердәнбер ике катлы, манаралы таш мәчет! Ул шәһәрнең иң матур җиренә - Япон диңгезе буендагы Аккош тавына (сопкасына) урнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк, Россиядә беренче азан шушы мәчеттә яңгырый, чөнки ул кояш чыгышында булган беренче мәчет, аннан ары бары тик океан гына...

Бу мәчет 2006 елның 23 октябрендә ачылган, аңа кадәр шәһәрдә гыйбадәт йорты гына булган. Мәчеттә имам булып Абдулвасит хәзрәт эшли, ул Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган, татарча белгән үзбәк кешесе. Әмма Находка шәһәрендә бөтен дини һәм милли тормыш бер кеше тирәсендә - милләттәшебез, Кукмара егете Нуретдин Садретдинов тирәсендә кайный. Ул – элеккеге диңгезче, штурман, хәзер эшмәкәр, шул ук вакытта Находка шәһәренең "Туган тел" татар-башкорт оешмасы җитәкчесе, "Ислам" дип аталган дини оешма рәисе, бөтен татарларның, мөселманнарның ярдәмчесе. "Туган тел" оешмасы Находка шәһәрендә 2002 елдан эшли башлый. Башта бу оешма белән "Водоканал" җитәкчесе, соңрак эшмәкәр булып киткән Наил әфәнде Шаһинуров рәислек итә, аңа Технология һәм бизнес институты ректоры, милләттәшебез Рәисә Шакир кызы Говоруха ярдәмгә килә.

«Наиль Владимирович и Раиса Шакировна объединили сразу большую группу татар и башкир, пенсионеров и молодежь, среди которых преподаватели, бывшие военнослужыщие, работники здравоохранения и культуры, - дип яза бу турыда краеведлар. – Шагинуров Наиль Владимирович (1952 г.р.) окончил Новосибирский институт инженеров железнодорожного транспорта, был офицером-строителем, проектировщиком, партийным работником, семь лет работал начальником Водоканала. В настоящее время бизнесмен, возглавляет строительное предприятие.

Говоруха Раиса Шакировна (1954 г.р.) окончила Дальневосточный институт советской торговли, аспирантуру Московского института народного хозяйства им. Г.В.Плеханова, специальность – экономист. В Находке с 1992 г. Советом учредителей Института технологии и бизнеса в 2000 г. избрана ректором, в 2005 г. была переизбрана на эту должность.» (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка: история и современность, или хроника миграционных процессов в национально-религиозном аспекте (вторая половина XIX - XX вв. - Находка, 2007, стр.62-63.)

Күрәсез, Находка шәһәрендә татар милли хәрәкәтенең башында ук затлы, укымышлы милләттәшләребез торган, алар татар-башкортларны бер оешмага туплый алганнар. Бүген исә "Туган тел" оешмасының актив үзәге бар, милли ансамбльләре эшләп тора, алар шәһәрдә һәм крайда оештырылган барлык милли-мәдәни чараларда катнашырга тырышалар. Находкада шулай ук татар зираты да бар, мөселманча күмүне мәчет тулысынча үз өстенә алган. Аңлавымча, тирә-яктагы бистәләрдән та татараларны биредә җирлиләр.

Находка шәһәрендә мин күп татарлар белән очраштым, аларның тетрәндергеч язмышларын тыңлап, күзләремә яшь килде... Татарлар бирегә сөрелеп тә, сөргеннән качып та, ачлыктан качып та, эшкә язылып – вербовка белән дә килгәннәр, диңгезче татарлар да күп. Шәһәрдә барлыгы 150 мең кеше яши, шуларның 1363-е – татарлар, әмма бу сан шактый киметелгән булырга тиеш, чөнки моннан ун ел элек Находкада ун мең татар яшәгән, диләр... Находка шәһәр музееның беренче директоры, моннан 80 ел элек Уфа шәһәрендә туган һәм 1953 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган милләттәшебез Рәисә Нури кызы Паутова (Сафиуллина), архив материалларына таянып, "Многонациональная Находка: история и современность, или хроника миграционных процессов в национально-религиозном аспекте (вторая половина XIX-XX вв.) дип аталган китап язган (Находка, 2007), ул анда татарлар турында да шактый мәгълүмат биргән.

Бу музей-күргәзмә комплексының директор урынбасары булып шулай ук Марина Нургалиева эшли, ул милләттәшебез Илдар Нургалиевның хатыны булып чыкты. Алар миңа Находка музеена гына түгел, ә шәһәрдән шактый читтә булган археология лагерына – "Палеодеревня" дип аталган тарихи тыюлыкка да сәяхәтемне оештырдылар, бу эштә Находка шәһрендә яшәүче милләттәшләрем Нуретдин Садретдинов белән Мәдинә апа Корбанова миңа ярдәмче булдылар. Моннан 30-40 мең еллар элек кешеләр яшәгән бу тарихи урыннар, таулардагы мәгарәләр, үзәнлекләрдәге борынгы агач йортлар, җир куышлары, аларда мич белән җылытылган сәкеләр, учак урыннары, эш һәм сугыш кораллары чал тарихны күз алдына китерергә ярдәм итә. Шунысын да әйтергә кирәк, "Палеодеревня" ("Борынгы авыл") дип аталган ачык һавадагы бу музей комплексын гамәлгә куючыларның берсе – Находка шәһәренең "Туган тел" татар-башкорт оешмасы. Биредә татарлар да эшли булып чыкты – Илдар Нургалиев борынгы тарих белән таныштырса, Буа егете Рөстәм бу байлыкны саклый икән. Борынгы авылдагы тарихи сыннарны исә миләттәшебез Зөләйха Җиһаншина ясаган, бераз татарга да охшатып ясаган кебек тоелды... Шулай ук бу тирәдәге бер бистәне заманында "Татарская слобода" дип атауларын да әйтеп үтәргә кирәк.

Бу тирәдә шактый атамалар татарча, әйтик, заманында Казанка, дигән авыл булган, ул Сучаннан (Партизанск) ерак түгел. Монда тарихи урыннар бик күп, "Алтын үзән" дип аталган урын да бар, кайберәүләр әйтүенчә, биредә Чыңгыз ханның алтыны күмелгән, имеш, үзе дә монда җирләнгән, дип әйтүчеләр бар. Мин янәшәдәге Партизанск шәһәрендә дә булдым, ул да шахтерлар каласы, заманында татарлар күпләп яшәгән кала. Ул заманда аның исеме Сучан булган, 60-нчы еллар азагында кытайлар белән бәрелешләр килеп чыккач, кытайча дип уйлаган бөтен атамаларны русчага әйләндереп чыкканнар, имеш, алар монда килеп, рус җирләренә дәгъва кылмасыннар дип... Без Партизанск шәһәренә Находканың үзешчән башкаручылары белән бергә бардык, шәһәр музеенда татарлар алдында чыгыш ясадык. Милли калфаклардан, ак яулыклардан беренче рәткә килеп утырган татар апаларын күргәч, үзеңне Татарстанда кебек хис итәсең – монда ул кичне татар теле, татар моңы өстенлек итте. Партизанскида ул көннәрдә "Туган як" дип аталган татар-башкорт оешмасы төзелде, аларга Находка шәһәре татарлары ярдәм итеп тора, бәлки бергәләп бу якларның да борынгы тарихын өйрәнербез әле...

Мин Находка шәһәрендә бу сәфәремдә үземә ярдәм иткән Нуретдин Садретдиновка, затлы, булдыклы милләттәшем Мәдинә апа Корбановага, зыялы галимә Рәйсә апа Паутова-Сафиуллинага, минем белән әңгәмә корган Әминә апа Хәсәновага, аның кызы Камиләгә, Гүзәлия ханым Хәлиуллина-Куприяновага, Галия Ишмөхәммәт кызы Никифоровага, үзәк өзгеч язмышлы, 1943 елгы ачлыкка түзә алмыйча Чирмешән районыннан шушы якларга чыгып киткән, хәзер инде 84 яшенә җиткән Нәкыйбә әби Зиннуровага (Гатина) мең рәхмәтле, алар турында алга таба аерым-аерым язармын әле, чөнки алар моңа лаек!

Ә хәзер, шушы кереш сүземнән соң, бу төбәкнең тарихына да тукталып үтәсем килә, чөнки ул да бик гыйбрәтле. Находкага шәһәр статусы нибары 1950 елның 18 маенда гына бирелә, аңа кадәр ул төрле исем-атамалар астында бистә-авыл булып йөри, төрмә лагерьлары ролен дә үти. Находка сүзе, үзегез белгәнчә, "табылдык", дигәнне аңлата, имеш, 1859 елда бер урыс морягы бу тыныч култыкны күргән дә, шулай дип кычкырып җибәргән икән... Алай булырга да бик мөмкин, әмма култык озак еллар "Америка" атамасын йөртә, урыс диңгезчесе утырган көймә үзе дә "Америка" дип атала, хәтта 1907 елны биредә төзелгән авылга да Америка исемен бирәләр... Әмма безнең өчен бу түгел, ә инглиз тикшерүчеләренең төбәккә биргән бәяләмәләре кадерле, чөнки анда татарлар турында да мөһим хәбәр бар:

"21 августа 1855 года залив Находка посетил корабль английского флота «Барракуда», исследовавший залив Петра Великого на пути из Татарского пролива в Японию, - дип яза Википедия сайты. - Ранее неизвестный залив был назван англичанами заливом Горнет. По возвращении из плавания офицер «Барракуды» Джон Тронсон в 1859 году издал книгу, в которой так описывал открытую местность: «Ранним утром 21 августа мы достигли залива Горнет, который оказался слишком открыт ветрам, чтобы стать там на якорь. В закрытых от ветра бухточках и вдоль побережья лежат очень плодородные земли. В глубине бухты видны немногочисленные татарские дома…» [8] (Оригинальный текст: We reached Hornet Bay early on the morning of the 21st: it is too open and exposed to form a good anchorage… In the sheltered coves of the harbour and along the coast here, there is a great depth of soil. Some Tatar houses… were seen in sheltered parts of the bay. Tronson J. M. Voyage in HMS "Barracouta". — London, 1859. — С. 364.)

Безнең өчен монда иң мөһиме - инглизләрнең яр буенда татар өйләренең күренеп торуы турында хәбәр итүләре... Икенче бер сайтта "татарские дома" сүзе "дома местных җителей" белән алыштырылган, татар атамасы алып ташланган. Һәм тарихны татар сүзеннән "чистарту", арындыру менә шушы рәвешле алып барыла инде, бу бөтен Россия буенча шулай. Ә инглизләр яр буенда күргән өйләрне татарныкы, дип атаган бит, бу ни өчен шулай соң? Моңа да ачыклык кертергә тырышыйк. Находка тирәсендәге җирләр дә элек төрки каганатлар кул астында булган, аннан төрки телле бохай-мохэ, кидан-чжурчжэннәр, татар-монголлар идарәсендә яшәгән. Дөнья өчен, бигрәк тә Европа халыклары өчен бу халыклар бер исем - ТАТАР исеме белән аталып йөрткәннәр һәм шулай фәнни хезмәтләргә дә кереп калганнар.

Әле 19 гасыр урталарында да хәзерге Находка тирәсендә таз кабиләләре яшәгәнлеге билгеле, аларны галимнәр манчжурларга да, монголларга, тунгусларга да кертеп өйрәнәләр. Әмма таз кабиләләре төрки-татарларда да булган бит, хәзер дә Омски өлкәсендә Тазлар авылы бар, анда Себер татарлары яши, авылның икенче исеме - Гузлар, тазлар белән бәйле тагы шактый татар атамаларын күрсәтергә була. "Как было выяснено позднее, на берегах бухты жили аборигены - тазы, этнические корни которых уходят далеко в глубь веков к палеоазиатским, монгольским и тунгусским племенам, - дип яза краеведлар. - Этноним "тазы" китайского происхождения, китайцы так называли всех аборигенов юга Дальнего Востока." (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.10.)

Ерак Көнчыгышны өйрәнүче хәрби Геннадий Невельскийның язып калдыруынча, Приморье төбәгендә җиде мең тирәсе җирле халык, шул исәптән, тазлар да яшәгән. Ә инде 2006 елда Находка шәһәрендә нибары бер таз кешесе теркәлгән, бу хакта статистика белешмәсендә күрсәтелгән. Находка шәһәренең төбәк тарихын өйрәнү музеенда Бохай һәм чжурчжэннәр турында гына мәгълүмат бар, биредә дә татар-монгол чоры өйрәнелмәгән. Югыйсә, төбәктәге 40 борынгы шәһәрлекнең 13-14 гасырларда барлыкка килгәннәре дә бар бит! Имеш, урта гасырларда чжурчжэннәр биредән киткән, алар урынын татар-монголлар басып алган һәм үзләреннән берни дә калдырмаганнар... Тарихта алай булалмый ул, һәр яшәгән халык үзеннән соң ни дә булса калдыра, биредә дә борынгы ядкәрләрнең бер өлеше татар-монголларныкы булырга иеш.

Находка һәм Партизанск (Сучан) шәһәрләре арасындагы 50 чакрым җирләрдә иң борынгы кешеләр яшәгән тау куышы бар, галимнәрнең әйтүенчә, аңа кимендә 30-40 мең ел. Әйткәнемчә, иң борынгы заманнардан калган сала урынары да биредә урнашкан, аны төзекләндереп, "Палеодеревня" дип исем биреп, хәзер ул урынга туристларны һәм балаларны йөртәләр. Биредән ерак түгел тагы бер тарихи урын бар, аңа "Екатеринское городище", дип исем биргәннәр. Галимнәрнең әйтүенчә, биредә тагы шул чжурчжэннәр яшәгән, шәһәр валлар белән уратылган, аларда 14 каравыл каланчасы торган, ә кала үзе өч эчке шәһәргә бүленгән булган. Соң, татар-монголар да шәһәрләрне нәкъ шулай салганнар бит, бөтен дөнья моны таный, ә Россия тарихчылары бу мирасны һаман мифик милләтләргә бирәләр.

"Одним из интереснейших памятников культуры чжурчжэней в Приморье было Екатеринское городище, расположенное в Партизанском районе, в трех километрах от села Екатериновка, - дип яза алар. – Место для его строительства чжурчжэни выбрали в открытом с востока распадке, со спуском к реке… По гребням сопок насыпали мощное плотно утрамбованные земляные валы с 14 сторожевыми башнями. Внутри города пространство разместили для строительства трех Внутренных городов, у каждого из которых было свое назначение.» (Васильева Т.А. Раскопки на Екатеринском городище в районе родника // Клад. – Находка, 2009-2010, стр.8.)

Бездә дә нәкъ шулай булган – Алтын Урда шәһәрләренең, татар ханлыклары калаларының үзәк өлешендә ханнар, Сарай халкы, түрәләр, аксөякләр яшәгән, астарак, икенче катламда – хәрбиләр һәм һөнәрчеләр, шәһәр читендә калган бар халык көн күргән. Ерак Көнчыыгыштагы бу борынгы шәһәр хәрәбәләрен, алардан табылган ядкәрләрне кытай-корея, хәтта японнар белән чагыштырып өйрәнәләр, әмма төрки-татар мирасы белән генә чагыштырып карамыйлар, шулай өйрәнсәләр, тулысынча тәңгәллек табарлар иде. Тагы шуны искә төшерәсем килә - бу борынгы кала һәм салалар урнашкан урын "Алтын үзән" дип атала, риваятьләр буенча, биредә Чыңгыз ханның байлыгы күмелгән, үзе дә монда җирләнгән, дигән сүзләр йөри. Җирле халык бу урынны Чыңгыз хан исеме белән бәйләгән икән, бу риваятьләр гасырдан гасырга, телдән телгә күчеп безнең көннәргә хәтле килеп җиткән икән, димәк монда куәтле татар-монгол империясе булган һәм биредә аларның тарихи эзләре калган, дигән сүз бит! Әмма биредә борынгы тарихны бу күзлектән чыгып өйрәнмиләр шул...

Дөресен әйткәндә, биредә дә тарих ярымутрауга урыс аяк баскан һәм казык каккан вакыттан гына исәпләнә, ул - 1864 ел, шул вакытта биредә 5 урыс хәрбие яши башлый. Аннан Сахалин каторгасыннан берничә тоткынны монда китерәләр, алар күрше авылга нигез сала. Ә Находкага төпләп нигез салучылар финнәр, немецләр һәм украиннар була. "В 60-е и 70-е годы XIX в. на территории будущего г. Находки Удельное Сибирское ведомство переселяет финнов и немцев... Переселенцы пришли в Приморье не на пустое место. Здесь проживали независимые племена нивхов, орочей, удэгейцев, тазов и др. Они не были подвластны ни Цинской (Китайской) империи, ни каким-либо другим государствам." (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.6, 9.)

Бу җирле халыклар балык тотканнар, аучылык белән шөгыльләнгәннәр, мал асраганнар, җир эшкәрткәннәр. Төрле сәбәпләр аркасында, 19 гасыр азагында Ерак Көнчыгышка меңләгән кореец, манчжур, кытай һәмм японнар күчә. "В 1870-1871 гг. на территории Дальнего Востока насчитывалась около 15 тысяч манчжуров и китайцев, - дип яза краеведлар. - ... В 1895 г. в Приморье проживало: китайцев – 8275 чел., корейцев – 5400 чел., японцев – 894 чел." (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.17.)

Әмма бу халыкларның, бигрәк тә кореялыларның язмышы шактый аянычлы – башта аларны көчләп чукындыралар, аннан инде совет заманында сөргенгә үк сөрәләр. 1937 елда 250 мең кореецны Казахстанга сөрәләр, аларның 180 меңе генә 1957 елда кире Приморьега әйләнеп кайта. Кытайларның бер өлеше качып өлгерә, калганнарын шушы ук язмыш көтә. Ә инде татарларның ул чордагы тарихына килгәндә, алар биредә булган һәм "инородецлар" исемлегендә йөргән. "В Уссурийском крае в 1902 году проживало 258 533 души, в т.ч.: русских – 187 тыс., корейцев – около 30 тыс., японцев – 3400 тыс., местных и инородцев – 8,5 тыс. человек, - дип яза краеведлар. - …Инородцами в России до 1917 г. называли все неславянские народы… Что касается Уссурийского края, то в инородцы попали татары, чуваши, мродва и др., в том числе и коренные жители.» (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка…, стр.24.) Әйткәнемчә, бирегә ихтыяри-мәҗбүри күчеп килүчеләр арасында украиннар, финнәр, немецләр, поляклар, еврейләр дә була, аларны рус милләте составында күрсәткән булырга тиешләр. Ә татарларны җирле халыклар рәтенә керткәннәр, чөнки тарихи яктан да, тормыш-көнкүрешләре белән дә руслар өчен алар татар-монгол империясе калдыклары булган... Әйткәнемчә, 1923 елда Приморье төбәгендә 6532 татар яшәгән, ә 1939 елда аларның саны инде 11 меңгә җиткән...

Хәзерге Находка каласы 1930 елга кадәр Америка авылы исемен йөртә, шул елда аңа бистә (поселок) статусы бирәләр һәм исемен Находка дип үзгәртәләр. Моның да үз сәбәбе була – диңгез буендагы, дөньядан читтә булган, чит илләр күрми торган бу урынны тоташ төрмәгә әйләндерәләр. "В 1930—1940-е годы в Находке действовали стационарные лагеря и пересыльный пункт заключённых ГУЛАГа", дип яза бу турыда Википедия сайты. 1855 гектар мәйданны биләгән, 70 мең тоткынны үзендә газаплаган бу концлагерьларда, әлбәттә, татарлар да күп булган, әмма бу тема үзенә аерым өйрәнүне сорый. 1939 елда Владивостоктан Находкага бөтен концлагерьлар һәм тоткыннар күчерелә.

«Под грифом «секретно» 15 ноября 1939 г. издан приказ по «Дальстрою»: «…по свертыванию деятельности стройучастков и отделений, находящихся в черте г. Владивостока, перенос их в бухту Находка», т.е. все концентрациональные лагеря должны быть перенесены на территорию бухты Находка, - дип яза краеведлар. – «В пересыльном лагере Находка в зоне, где под открытом небом содержалось до 20 тысяч человек. Ни о каких помещениях не могло быть и речи – сидели, лежали и жили вповалку, прямо на земле. Куда не посмотри – бессчетная, постоянно гудящая однородная серая масса», - рассказывал И.Твадовский (брат поэта А.Г.Твардовского).» (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка…, стр.45.)

ГУЛАГ тоткыннары Находкада диңгез портлары төзиләр, урман кисәләр, күмер шахталарында эшлиләр, балык тоталар, шәһәр салалар... Колымага да тоткыннарны Находка аша озата башлыйлар. Бу "транзитка"ны халык "җәһәннәм капкасы" - "преддверие ада – широкие ворота на Колыму…», дип атый. «В лагерях № 11 и № 13 в Рыбном порту, рассчитанных на 11 тысяч заключенных, содержалось до 70 тысяч человек. А в 1945 г. население увеличилось за счет японских военнопленных» (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка…, стр.46.)

Находкадагы бу концлагерьлар 50нче елларның ахырына кадәр була әле, биредә ир-атларны да, хатын-кыз тоткыннарны да тоталар, аларның күпчелек өлеше ирекне күрмичә, шушында үлеп кала. Бу тоткыннарның каберләре бөтен Находка буенча сибелгән, шәһәр үзе дә кеше сөякләре өстендә утыра... "Многие заключённые умирали от воспаления лёгких и инфекционных заболеваний, умерших хоронили в районе современной улицы Пограничной и на пади Ободной (по свидетельству старожилов, деревянные столбики в этих местах стояли ещё в конце 1950-х годов). Безвестные захоронения разбросаны по всему городу, многие здания стоят на костях ", дип яза Википедия сайты Находка турында.

Находкада төрле елларда, төрле язмышлар белән килеп эләккән милләттәшләребез белән дә очрашырга туры килде. Менә Әминә апа Хәсәнова (Зәйнуллина), ул 1933 елда Кемерово өлкәсендә туган. Әтисе Гайнулла – Себер татары, әнисе Хөбәйбә - Казан ягыннан булган, аларны кулак дип Себергә сөргәннәр. Гайнулла абзый 7 баласы белән сөргеннән качкан, алар Амур өлкәсенә, дөнья читләренә барып чыкканннар, гел урын һәм фамилия алыштырып, эз бутаганнар, гаилә хуҗасы хәтта Иван Иванович та булып йөргән. Аны тотып төрмәгә утырталар, ул аннан да кача... Әминә апа гаиләдә төпчек бала булган, аны сыер сатып укытырга теләгәннәр, әмма аларның соңгы сыерларын да урлаганнар. Шуңа күрә, бик теләге булса да, зур укуларда укый алмаган, кичке мәктәп һәм бухгалтерлар курсы тәмамлаган. Әминә апаның бәхете ирдән булган – ул Свободный шәһәрендә Усман исемле татар кешесенә кияүгә чыга, аларның 3 балалары дөньяга килә. Кызганычка каршы, ире Усман Находкага күчеп килгәч, 40 көн эчендә үлә, Әминә апа балаларны ялгызы аякка бастыра. Ул бүген дә ирен бик яратып һәм сагынып искә ала, моннан 50 ел элек никахта кигән күлмәгенә кадәр кадерләп саклый. Әминә апа чын мәгънәсендә татар рухлы балалар тәрбияләп үстергән, институтта эшләүче кызы Камилә әнисенә генә түгел, Находка милли хәрәкәтенә дә зур ярдәмче һәм таяныч. Мин Находка шәһәрендә аларның икесе белән дә очраштым, биредәге татар тормышы турында алар миңа күп нәрсәләр сөйләделәр.

90-га җитеп килә торган Нәкыйбә әби янына без үзебез бардык, чөнки ул инде күрми диярлек, хәзер шәһәргә чыгып та йөрми икән. Нәкыйбә әби Зиннурова (Гатина) шәһәр читендә, үз өйләрендә, кызы Маһирә һәм кияве Рәшит белән яши. Аның язмышы бигрәк тә үзәк өзгеч булып чыкты. Ул 1928 елны Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туган. 1943 елның җәендә аларның ишле гаиләсе, 6 бала һәм әниләре, ачлыкка түзә алмый, язылып (вербовка), арбага төялеп, Камчаткага дип чыгып китә. Аңа кадәр дә авылдан 10 гаилә Ерак Көнчыгышка киткән була. Әнисенең абыйсы да 11 кешелек гаиләсе белән ерак юлга кузгала. Балалары күп булганга, аларны пароходка алмыйлар, товар вагоннарына төяп, Ерак Көнчыгышка озаталар. Башта алар Мелководье бухтасында урнашалар, 11 гаилә клубта яши башлыйлар, тамак ялына, бөтен авыр эшкә алыналар. 1946 елны әтиләре дә сугыштан кайта һәм алар Находкага күченәләр. Нәкыйбә апа 1950 елны Зарифулла исемле татар кешесенә кияүгә чыга. Ул Чүпрәле районыннан әти-әниләре белән бирегә килеп эләккән була. Нәкыйбә апа гомер буе авыр эштә эшли – балык та эшкәртә, ашханәдә, фабрикада да хезмәт куя, бернәрсәдән дә баш тартмый. "Эштән беркайчан да курыкмадым, ирләр кебек эшли идем, авылда чакта сука да күтәрә идем...", дип искә ала кечкенә генә бу татар әбие...

"Монда килгәндә, бер авыз русча белми идем, хәтта исемемне дә әйтә белми идем, - дип искә ала ул. – Монда килүне дә үзем Аллаһтан сорап алганмын инде, авылда вакытта, башкаларның киткәнен күргәч, "И, Раббым, Дальнивостокка китәргә насыйп булса иде, аллы-гөлле күлмәкләр киеп йөрергә язса иде", дип елый-елый тели идем... Язмышым шушында булган нде... Гел Аллаһтан ярдәм сорадым, гел Аллаһ ярдәм итте... Авызыма хәмер капмадым, нинди авыр заманнарда да, тормышыма хәрам кертмәдем, 46 ел ир белән яшәдем, аның бәхиллеген алып калдым..."

Нәкыйбә апага уку бөтенләй эләкмәгән, ул яза белми, имзаны да өч хәреф белән генә куя. Ә менә күңеле дингә бик тартылгач, татарча календарьлардан намаз тәртибен, Коръән аятьләрен укырга өйрәнгән, хәзер намаз иясе. Күзләре күргәндә, аяклары йөргәндә ул Находкада мәчет ачуны да башлап йөргән, анда хәзер дә иң кадере кеше. Шулай ук Находкада мәет юуучы калмагач, бу эшкә Нәкыйбә әби үзе алынган, Коръән укып йөргән. Хәзер ул инде 1 группа инвалид, кызы-кияве, оныклары янында, ире белән моннан 50 ел элек салган йортта тыныч-матур гына яшәп яталар. Ул безне балалар кебек көткән иде, хәтта чәкчәк тә пешереп куйган! Аның белән сөйләшеп сүзебез бетми, ул куларымны кысып тотты, "Менә хәзер сиңа ияреп кайтып китәр идем туган якларыма", дигәч, минем күзләремнән яшь бәреп чыкты... "Авылыгызга кайтканың булдымы соң, Нәкыйбә апа?" дип сорадым. "Бер генә тапкыр кайттым, 1971 елда берүзем кайтып, 3 ай торып килдем, - диде ул. – Башка кайтмадым... Теге вакытта бераз хәтерем калган иде, без бит ачлыкка түзә алмыйча авылдан чыгып киттек. Шунда ярдәм итүче булмады... Анда калсак, әни ачтан үлә иде, чөнки ул без ашамыйча ашамый иде, ә ашарга юк, әти сугышта... Хәзер үкенәм инде, ник тагы кайтмадым икән, дип... Бүген-иртәгә китәргә чемоданым әзер..."

Нәкыйбә апа Чирмешән районында калган туганнарының исемнәрен әйтеп яздыра – Кара Чишмәдә Миңзифа апа, Зиания Хөснуллина, Бәркәтә Ключта – Мирсәетов Тәлгат, Минневәли, Мәдинә... Шулар янына очып кайтырдай булып утыра... Башында – теге заманнардан калган сизрәп беткән авыл яулыгы, "Моны әни төсе итеп салмыйча 40 ел буе бәйлим, ул әнинең яулыгы иде...", ди үзе дә 90-га җитеп килгән Нәкыйбә әби... Һәм әнисеннән өйрәнеп калган доганы миңа да сөйләп бирә:

Я, Раббым!
Күңелләргә яхшылык, йомшаклык,
Башларга зиһен,
Араларга мәрхәмәт, мәхәббәт,
Хәерле шатлык, тынычлык,
Хәерле ризык, хәерле дәүләт,
Хәерле тыныч гомер,
Хәерле үлем, үлемнәргә сабырлык бир...
Җирдән бәла бирмә,
Күктән каза бирмә,
Илдән аерым дәрт-хәсрәт бирмә,
Хагыннан-нахагыннан Үзең сакла.
Дөнья вә ахирәт ким-хур кылма
Дус-дошман арасында...

Туган яклардан, Татарстаннан Тын океан буйларына килеп ирешкән дога... Һәм шушы догалар белән дөнья читендә дә нурланган, моңланган, сакланган, якланган газиз милләттәшләрем... Сез бит шушы ерак төбәкнең дә догачылары, нур таратучылары, саклаучылары... Аллаһы Тәгалә дә сезнең саклаучыгыз һәм яклаучыгыз булсын иде!

Мин Находкада берничә көн Мәдинә апаларда тордым, ул да күп хәтирәләре белән уртаклашты. Шәяхмәтова-Корбанова Мәдинә Нуриәхмәт кызы 1939 елда Башкортстанның Бүздәк районы, Зур Үзтүбә авылында туган. 1941 елда ишле гаилә Ерак Көнчыгышка язылып китә (вербовка). Башта анда Рәйсә апалары барып урнаша, аннан өйдәгеләргә дә чакыру (вызов) җибәрә, ул чагында тәртибе шундый була. Әтиләре Нуриәхмәт ул вакытта инде 52 яшендә була, алар 6 бала белән ун көн буе товарный поездда киләләр, Сучан (хәзерге Партизанск) бистәсенә баракларга килеп урнашалар. Диңгездән шактый читтә булган бу урында элек-электән күмер чыгаралар, әтиләре Нуриәхмәт тә коногон булып шахтага эшкә ураша, ягъни, җир астында ат белән күмер ташый. 1944 елда әтиләре күмер тузанныннан чирли башлый һәм туберкулездан үлә, өстә ат белән эшләгән әниләре дә кулын сындыра. Ул вакытта инде җиденче бала туган була, әниләре Җәмлиха сынык кул һәм 7 бала белән утырып кала... Балаларын детдомга алырга сорыйлар, ана аларны бирми. Олы кызлары Рәйсә, Сәвия, Сәйдә бер-бер артлы шахтага эшкә төшәләр, соңгы балаларга исә ул авыр эш эләкми. Мәдинә Сучанда русча урта белем ала, аннан тау техникумын тәмамлый.

"Татарча исемемне әйтергә дә курка идем, ояла идек, чөнки үртиләр иде, – дип искә ала ул. - Әмма әни русчаны өйрәнмәде, бер авыз сүз русча әйтмәде, мәктәпкә ата-аналар җыелышына да йөрми иде... Өйдә гел татарча гына сөйләштек... Әни биш вакыт намазын калдырмады, беркайчан да дуңгыз итен ашамады, хәтта өйдә дә үзенә аерым кастрюль тота иде... Сучанда татарлар күп иде, ураза тотучылар, намаз укучылар да күп иде. Әбиләрнең күбесе Коръән укый, ашлар уздыралар иде..."

Менә Җәмлиха апаның 1947 елда сайлау вакытында төшереп алган фотосы, ул анда кызы Сәвия белән тартмага бюллетень салып тора. 3-нче дәрәҗәдәге Герой-Ана буларак, хөкүмәт төшерттергән инде аны. Җәмлиха апа да, Сәвия дә ак ефәк шәлләрдән, Җәмлиха апаның күкрәгендә медале дә бар... Ананың йөзе бик җитди, ә Сәвия балкып тора, яшьлек кайда да яшьлек шул...

Мәдинә 1958 елда Миңлегәрәй исемле татар кешесенә кияүгә чыга, ул диңгезче була, гаилә Находка шәһәрендә яши башлый. Әмма ул Миңлегәрәй монда Михаил Михайлыч булып йөргән, аңа татарлар гына үз исеме белән дәшкәннәр. Мәдинә апаның Әкълимә исемле кызы да урыс-марҗа арасында Наташа булып йөри, Ларисаны әбисе генә Әлфия дип атый...Әлбәттә, бу балалар яхшы белем алганнар, әмма милли тамырлар шактый ерак калган шул... Гел татарча гына сөйләшә торган, урыс телен өйрәнүдән баш тарткан Җәмлиха әби дә юк инде, ул 85 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчкән. Мәдинә апаның 4 апасы да олыгаеп үлгән, ә әтиләре үлгәндә туып калган төпчек бала Биктимер тау институтын тәмамлап, хәзер дә инженер булып эшли. Мәдинә апа үзе Находка шәһәрендә милли оешманың иң актив әгъзасы, үзешчән сәнгатьтә дә катнаша, мәчет эшләрендә дә ярдәмен күрсәтә.

Мәдинә апа миңа әнисеннән калган дини китапларны да күрсәтте, алар "Коръән капчыгы" дип аталган чүпрәк букчада саклана. Биредә басма Коръән битләре дә, кулдан күчереп язылган аерым сүрәләр-аятьләр, догалар да бар иде. Мөгаен, бу Коръән китапларын алар үзләре белән туган яклардан алып килгәннәрдер, аны яшерә-яшерә саклаганнардыр һәм укыганнардыр, кулдан күчереп, күбәйткәннәрдер... Дөнья читенә дә Коръән күтәреп килгәнегез өчен һәм дөньялыктан да Коръән белән үткәнегез өчен урыныгыз җәннәттә булсын, газиз милләттәшләрем...

Мәдинә апаларда мин милли хәрәкәтнең башка әгъзалары белән дә очраштым. Менә Гүзәлия ханым Хәлиуллина-Куприянова, ул Находка татарларының "Туган тел" оешмасында бухгалтер булып эшли. Гүзәлия ханым 1956 елда Кукмара районының Мансараз авылында туа, аңа 9 яшь вакытта, Казанда финанас-экономика институтын тәмамлаган әтисе Шамилне юллама белән Кемеровага җибәрәләр. Гаиләдә инде ул вакытта 3 бала була, әти кеше Кемеровада төрле оешмаларда экономист булып эшли, балалары да шушы юлдан китә. Гүзәлия Кемерова шәһәрендә политехник институтны тәмамлый, финансист-экономист белгечлеге ала, химкомбинатта эшли башлый. Булачак ире Находкадан Кемеровага ялга кайткан була, шунда танышалар, өйләнешәләр, аннан Находкага күчәләр, чөнки иренең эше диңгез белән бәйле була. Гүзәлия ханым биредә үз белгечлеге буенча эшли, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Ә аның Находка татаарлары белән ныклап аралаша башлавы 2004 елда була. Владивостоктан килгән татар үзешчән артистлары биредә зур концерт күрсәтәләр, шунда халык бер-берсе белән танышып кала. 2007 елда Гүзәлия ханым "Туган тел" оешмасында эшли башлый. Аларның "Яшьләр йорты"нда үз аерым бүлмәләре бар, башта шәһәрдә татарча укытулар да булган, элеккеге имам моннан киткәч, укулар туктаган. Элек мәчет тә аерым өйдә булган, аны беренче мулланың хатыны Әлфия сатып алган булган. Дин белән бәйле эшләрне татарлар күбрәк мәчеттә башкара икән, әмма биредә хәзер күпчелек мөселманнар – үзбәкләр һәм таҗиклар, алар 15 мең тирәсе. Татарларда, нигездә, хатын-кызлар актив – мәчеткә да алар йөри, милләт эшләрен дә алар алып бара, бөтен мәдәни чараларны да алар башкарып чыга, концерт костюмнарына кадәр үзләре тегә...

Менә тагы бик актив бер татар хатыны – Галия Ишмөхәммәт кызы Никифорова, ул 1951 елны Кукмара районының Важашур авылында туган, кибетчелеккә укып, шул һөнәре буенча авылларында һәм Кукмарада эшләгән. Удмурт егетенә кияүгә чыгып, алар 1973 елда Находкага киләләр, чөнки ире диңгезче була, диңгезгә йөри. "Башта бик сагындым, - дип искә ала Галия ханым. - Әнигә сагынып хатлар яза идем, монда берни юк, болын юк, бернәрсә күренми, дип. Тауларга менеп карый идем... Бездә бит тәрәзәгә карасаң, күрше авыл күренә..." Аларның 2 балалары була, балалары кечкенә вакытта, Галия ханымның ирен үтерәләр. Галия ханым әнисен дә авылдан Находкага алдыра, чөнки ул аның бердәнбер баласы була, әнисе Маһирә 89 яшендә монда үлә, татар зиратына күмелә.

Галия ханымның татарлар белән аралаша башлавы да кызык кына килеп чыккан. "Урамда татарча сөйләшеп барган ике егетне очраттым, әсәрләнгән кебек, артларыннан ияреп киттем, - дип искә ала ул хәзер. – Алар да Кукмарадан булып чыкты, аралаша башладык, ул егетләрнең берсе Нуретдин Садретдинов иде." 1999 елда Галия ханымның кызы Светлана белән Нуретдин өйләнешәләр, хәзер инде 2 балалары бар. "Нуретдин аша башка татарларны да таптым", ди Галия ханым.

Әйе, Нуретдин аша биредә күп татарлар бер-берләрен тапканнар, оешканнар, туганлашканнар. Ул дини һәм милли эшләрне бергә алып бара, милләтне динлегә-динсезгә бүлми, кулыннан килгәнчә, барысына да ярдәм итәгә тырыша, һәр татарның проблемасын, хәлен белеп тора. Нуретдин – Находка өчен чын мәгънәсендә ТАБЫШ ул! Бу милләттәшебез 1966 елда Зур Кукмара авылында туып үскән, Байконурда армия хезмәте үткән, 1987 елда Находкага килгән. Нуретдин башта диңгезче-штурманнан мәктәбен тәмамлый, 2000-нче елларга кадәр диңгездә матрос булып та, боцман булып та, штурман булып та эшли, сәүдә флотында Японияләргә хәтле барып җитә. Нуретдин соңрак шәхси бизнесын ачып җибәрә, технология һәм бизнес институтын тәмамлый, җитәкче эшләрдә эшли. 2005 елда аны Находкада мәчет салу буенча җаваплы кеше итеп сайлыйлар, 2006 елда мәчет ачыла, бер елдан соң рәсми теркәлә. Биредә дини ошма да. милли оешма да теркәлеп, закон нигезендә эшли, әмма шуңа карамастан, мәчетне һаман борчып торалар, тентүләр дә узганын ишеттек, кемгәдер татарларның, мөселманнарың шулай бердәм булып эшләп китүләре охшамый ахырысы...

Әйе, Находкада татарлар начар яшәми, һәрберсенең эше, ашы, шөгыле бар, иң мөһиме – алар укмашканнар, бер-берләрен тапканнар, бер-берләренә ярдәм итеп яшиләр. Шундый актив татарлар рәтенә мин ООО "РН-Находканефтепродукт" оешмасының генераль директор урынбасары, милли хәрәкәткә матди ярдәм күрсәтеп торучы Флюр Җиһаншинны, Һадиулла Әхмәтов, Рәшидә Вахтиева, Шиһабетдин Гилманов, Камилә Глытина, Ирек Камалов, Салих Камалетдинов, Фәния Шуминская, Хәтмулла Җәләлетдинов, Шамил Идрисов, Дамир һәм Венера Кабановларны, Рәис һәм Фәһимә Хәмитгәрәевларны һәм югарыда санап киткән милләттәшләремн кертер идем. Дөньялар ничек кенә булса да, алар башлап җибәгән эшләрен дәвам итәләр, кыйблабызга тугры булып калалар, дөнья читендә дә татар исеменә тап төшермичә, зур горурлык белән йөртәләр.

Ә Находкада экономик хәлне алай ук яхшы димәс идем – күп промышленность предприятиеләре ябылган, поездлар йөрми, самолетлар очмый. Шәһәр һаман шул диңгез, балык хисабына яши, судоремонтный завод эшләп тора, портлар бар, Находка Россяинең океанга капкасы, дип тә атала. Шуларны истә тотып, биредә 1990 елны "Находка" экономик зонасы төзелгән булган, хөкүмәт аңа миллионлаган сум акчалар сарыф иткән, Америка һәм чит илләр күп акчалар салганнар, әмма ул тулы көченә эшләп китә алмаган, 2006 елны бөтенләй ябылган. Хәзер шәһәрдә бик нык кеше кимү күзәтелә, аның яңадан балыкчылар бистәсенә әйләнүеннән дә куркалар. Моның өстенә, биредә көчле җир тетрәүләр һәм су басулар-цунамилар да булып тора икән, аның иң көчлесе 1993 елның 14 июлендә, төнлә булган, халык Аккош сопкасына качып кына исән калган...

Югыйсә, шундый матур яклар бит! Находка Приморье краенының иң көньяктагы шәһәре исәпләнә, ул Сочи, Бишкәк, София калалары белән бер яссылыкта ята, әмма һава торышы аларга караганда барыбер салкынрак. Находка тирәсендәге урман-тауларда, бакчаларда бар нәрсә үсә, өлгерә - йөземе-абрикосы да, карбыз-кавыны да, лимоны-җиләкләре дә, хәтта "алтын тамыр" женьшинь дә... Монда шулай ук манчжур чикләвеген, Амур виноградын, бәрхет агачын, "чертово дерево" дип аталган деморфан куакларын да очратырга мөмкин. Соңгысы бик чәнечкеле, аның аша үтеп булмый икән, көзен бал кортлары шуннан соңгы балны җыялар, ылыс исе килгән балы бик үзенчәлекле һәм файдалы, диделәр. Ә инде диңгездәге балыкның төрен-санын әйтеп тә, санап та бетерерлек түгел, тайгада юлбарыслар, аю-бүреләр, боланнар иркенләп йөри, алар хәтта кешеләрнең дачаларына кадәр килеп җитәләр икән...

Находка... Татарның Алтын үзәне, Таш Кирмәне, ә урысның төрмәләр иле... Данланган да, каргалган да төбәк... Әле аның сере ачылмаган, тарихы өйрәнелмәгән, үткәне дә, киләчәге дә билгесез... Биредә хикмәт эзләүчеләр дә шактый, 1957 елда Себердән һәм Казахстаннан йөзләгән баптист, төрле сектантлар ургылып Находкага җыела башлыйлар. Имеш, аларның китапларында язылган, дөнья беткәндә ак канатлы көймә-ковчег бирегә килеп, барлык инанучыларны да коткарачак икән... Моның су көймәсеме, күк көймәсеме икәнлеге билгесез, әмма халык бер могҗиза көтеп яши... Безнең өчен бу көймә - Аккош тау башындагы мәһабәт мәчет, мин дә анда тезләнеп намазларымны укыдым, биредә ятып калган миллләттәшләрем, дин кардәшләрем рухына догаларымны кылдым, һаман да шушында яшәп ятучыларына бәхет-сәгадәт-иман-иминлек теләдем...

Менә без хәзер, бер гаилә балалары кебек, милләттәшләребез белән очрашырга Партизанск-Сучан каласына барабыз. Без, дигәнем – югарыда телгә алган милләттәшләрем, шулай ук безгә Находкадан Венера Кабанова, янәшәдәге Врангель бистәсеннән үзешчән башкаручылар Миңниса Хисаметдинова. Зөләйха Җиһаншина, Мария Изиняева да килеп кушылдылар. Япон чияләре – сакура чәчәк аткан үзәнлекләрдән, табигате белән Төркия, Сахалиннарны хәтерләткән урман-таулар буенча, күрше шәһәргә - милләттәшләребез белән очрашырга барабыз без. Анда Партизанск-Сучан тарихында беренче буларак милли оешма төзеләчәк...

Партизанск шәһәре әкренләп юкка чыгып бара торган бер бистә булып чыкты. Аның бөтен тарихы күмер белән бәйләнгән, ул 1896 елда Сучан руднигы буларак ачылган булган. Бистә үзе дә 1972 елга кадәр Сучан исемен йөрткән, биредәге елга да шул исемдә булган. Төбәктә кытайлар белән бәрелешләр булгач, бөтен җир-су атамаларын үзгәртеп чыкканнар. Ә бистәгә Партизан исеме бирелү – узган гасырның 20-нче елларында биредә партизан хәрәкәте сәбәпле була. Партизанскида бүген 30 меңләп кеше яши, халык саны кимегәннән-кими бара, чөнки эш юк. Гомер буе бары тик күмер эше белән шөгыльләнгән халык шахталар ябылгач, урамда калган. "Угольная промышленность как градообразующая отрасль была ликвидирована в 2004 году", дип яза Википедия сайты бу турыда. Шәһәр зур түгел, әле монда Сталин бараклары да шактый, күп биналар шул заманардан калган, шактый фәкыйрь хәлдә... Югыйсә, бу шәһәрнең гербында "алтын тамыр" – женьшинь бит, ул бу тирәдә күпләп үсә икән. Тирә-яктагы урман-тайгаларда, тау-сопкаларда барысы да бар – алтын тамырыннан – чын алтынга кадәр, ә инде барс-тигрлары турында әйтеп тә тормыйм... Гомер буе күмергә генә карап ятып, шушы байлыкны һәм матурлыкны файдалана белмәгәч, халык бөлгенлеккә төшкән, бу хәлдән ничек чыгарга белми. Хәер, аның бөтен иле буенча шушы хәл бит...

Безнең татарлар белән очрашуыбыз шәһәр музеенда булды, бу эшкә хакимият тә кушылгангамы, очрашуга шактый кеше килгән иде. Аңлавымча, Партизанскида моңа кадәр татар оешмасы булмаган, федераль Сабантуй алдыннан бу ялгышны төзәтергә уйлаганнар. "Туган як" дип аталган татар-башкорт оешмасына җитәкче итеп Котова Людмила Гасисовна куелды, мөгаен, катнаш никахтан туган кешедер. Заманында Сучан-Партизанскида татарлар күп яшәгән, алар шахтада эшләгән, шәһәрне төзегән, көнкүреш тармакларында хезмәт куйган. Хәзер дә татарлар шактый, әмма карт як, һәрхәлдә, безнең белән очрашуга күбрәк олылар килгән иде. Без башта музейны һәм татар күргәзмәсен карадык, аннан соң татарча җыр-биюләр белән аралашкан чыгышлар башланды. Шәһәр хакимияте вәкилләре, Находкадан "Туган тел" татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Нуретдин Садретдинов төбәктә милли үзенчәлекләрне саклау, динебез һәм мәдәниятебез турында сөйләделәр. Мин исә күбрәк төбәк тарихына тукталдым, анда татарарның тоткан урынын ачыкладым, бу төбәкне күтәрүдә татарларның ролен ассызыклап күрсәттем. Находкадан килгән үзешчән башкаручылар исә биредәге халыкны милли җырларыбыз белән сөендерделәр, соңыннан бергәләп фотога төштек һәм чәй эчтек.

Әлбәттә, бер килгәндә, берничә сәгать вакыт эчендә генә халыкның хәлен белеп булмый. Партизанск шәһәре безнең планда гомумән юк иде, форсат чыккач, мөмкинлектән файдаланып, бераз булса да милләттәшләр белән аралашып алырга булдык. Менә алгы рәттә милли киемнәрдән балкып утырган татар апалары – Раузания Исмәгыйлева һәм Мөслимә Исмәгыйлева, аңлавымча, килендәшләр. Раузания Борһанетдин кызы 1932 елда Апас районының Кече Әтрәч авылында туган, 1954 елда монда кияүгә чыгып килә. Ә Мөслимә Гыйсмәтулла кызы 1932 елда Буа районы, Яңа Чәчкәб авылында туа, 1957 елда монда кияүгә чыгып килә. Элек шахтер егетләр туган якларына кайтып, татар кызларына өйләнәләр иде шул, хатынлыкка марҗа алу башларына да килми иде...Бу апалар икесе дә гомер буе шахтерларга хезмәт иткән, балалар үстергәннәр. хәзер оныкларын багалар. Очрашуга килгән татарларның барысы да диярлек гомерләрен шахта белән бәйләгән кешеләр, тарихчылар өчен бөтенләй өйрәнелмәгән, ачылмаган өлкә. Бу шәһәргә дә аерым килеп, биредә бераз яшәп, татарлар белән аралашып, милләтебез турында күп мәгълүмат тупларга мөмкин икән, дигән фикергә килдем. Аллаһ насыйп итсә, бу якларны тагы бер әйләнермен әле, ә хәзергә юлым икенче бер шахтерлар шәһәренә - Артемга... Таулар-тарлавыклар аша, урман-үзәннәр буйлап, тау сыртларын һәм елга-суларны кичеп, без тагы милләттәшләребез белән очрашырга ашыгабыз... Чөнки кайда да татар бар, кайда да көтеп торалар, кайда да борынгы татар тарихы җәйрап ята...



АРТЕМ – ТАТАР ШАХТЕРЛАРЫ ШӘҺӘРЕ

Приморье краена эш сәфәре белән килгәч, минем төп тукталу урыным Артем шәһәре булды, мин шунда килеп төштем, шуннан киттем, башка урыннарга да шушы кала аша тукталып бардым. Моның сәбәпләре дә бар, чөнки төп һава аланы – аэропорт шушы шәһәрдә, биредән Владивостокка 50 чакрым, Уссурийск белән Находкага да юл биредән үтә. Биредә тукталуымның тагы бер сәбәбе – Артемда бик гади, эчкерсез, үзебезнең яклардан килеп урнашкан татарлар яши, алар берләшеп, укмашып, мәж килеп эшләп яталар. Мин дә алар арасына бик тиз кереп киттем, очрашулар уздырдым, шулай ук шәһәрнең таҗиклар салган гыйбадәт йортында (мәчет) булдым, музейларына, тарихи урыннарына сәяхәт кылдым. Биредә табигать бик матур, тирә-якта тайга, анда нәрсә генә үсми һәм нинди генә киек-кошлар яшәми! Ерак түгел диңгез-океан җәйрәп ята, мин анда да булдым, Татар дәрьясының иксез-чиксез киңлекләре белән хозурландым... Артем шәһәрендә мине зурлап каршы алган һәм һәрчак ярдәм иткән милләттәшләремә - Приморье краеның "Туган ил" татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовка, Артем шәһәренең "Туган дин" оешмасы рәисе Гаязетдин Сыйтдиковка, аның ярдәмчеләре Фәния һәм Зәнфирә ханымнарга, киң күңелле Гөлсинә апа Хәмитовага, Рафик Нургалиевка зур рәхмәтләремне әйтәм.

Хәзер исә иң беренче эшем итеп Артем шәһәре, аның кыскача тарихы, биредә татарларның тормышларына тукталып үтим. Биредә гомер буе татар шахтерлары яшәгән һәм эшләгән, сүзем дә алар турында булыр. Артем шәһәренең борынгы тарихы юк, чөнки ул узган гасырда, күмер сәбәпле генә барлыкка килгән. "Основан в 1924 году как рабочий посёлок при месторождении бурого угля, городом стал 26 октября 1938 (эта дата считается днём рождения города). Назван в честь русского революционера Артёма (Сергеев, Фёдор Андреевич) (1883—1921)", дип яза Википедия сайты. Бәлки борынгы заманнарда биредә җирле халыклар яшәгәндер, әмма ул чор өйрәнелми дә, яктыртылмый да.

...Әйе, бу якларда беренче шахтерлар татарлар һәм украиннар булган. Узган гасырның утызынчы елларында башта Сучан (Партизанск) бистәсендә, аннан Артемда (Зыбунный) күмер чыгара башлыйлар. Элек бистә Зыбунный исемен йөрткән, бу украинчадан – сазлыклы, баткак урын, дигәнне аңлаткан, музейда әйтүләренчә, ул инде 1913 елда ук булган. Әмма шәһәрнең рәсми тарихын совет чорыннан, күмер чыгудан гына башлыйлар. Әйе, биредә күмер күп һәм яхшы сыйфатлы булган. Әйтик, Артемның үзендә генә дә 9 шахтада өчәр мең кеше эшләгән, аларның яртысы татарлар булган. Артем шахтерлары арасында беренче Социалистик Хезмәт Герое да татар кешесе - Әхмәтша Җиһаншин, ул 1909 елда Тәкәнеш районының Иске Искубаш авылында туган, 1946 елда алар гаиләләре белән Сучанга (Партизанск) күчкәннәр. Артем шәһәрендә Җиһаншин исемендәге урам бар, туган авылында бюсты тора, диделәр, шәһәр музеенда аның һәм гаиләсенең фотолары урнаштырылган.

"В Приморье первые татары и башкиры пришли в составе казачьих войск осваивать и охранять новые восточные земли Российской империи, - дип яза журналистлар. – При этом большинство семей из Татарстана и Башкортостана основательно обустроились, пустили корни в приморской земле преимущественно в 1930-1950 гг., когда мощными темпами стала развиваться добыча угля, в крае открывалось много новых шахт. Татары гордятся своим земляком Ахметшом Зиганшиным, который первым в Приморье был удостоен высокого звания – Героя Социалистического Труда." (Светлана Алембаева. "Туган дин" – значит "родная вера" / Утро Востока, 2011, №22, 25 марта.)

Әмма утызынчы еллар Артем тарихына үзенең төрмәләре белән дә кереп калган, биредә ГУЛАГның 7 төрмәсе булганлыгын язган идек инде. Сугыштан соң исә бирегә немецларда әсирлектә булганнарны, "власовчыларны", Идел-Урал легионы тоткын татарларын да китергәннәр, алар баш күтәрми шахтада эшләгәннәр, шунда үлеп калучылары да булган. Төрмә сроклары тулгач, бу тоткын татарларның бер өлеше Артемда урнашып калган, алар татар кызлары белән гаиләләр корганнар, шәһәрдә бүген дә аларның нәселәре яши, диделәр. Әлбәттә, бер килүдә генә мондый зур һәм катлаулы тарихны, фаҗигале чорны ачып-өйрәнеп бетереп булмый, урыннардагы милли оешмалар да әле бу юнәлештә эшли белмиләр, димәк, бу тоткын татарлар темасы да махсус өйрәнүне көтә.

Бүгенге көндә шәһәрдә 110 мең кеше яши, шуның меңнән артыгы – татарлар, әмма бу сан күбрәк булырга тиеш, диләр, "һәр бишенче кеше татар", дип әйтүчеләр дә бар. «Татары – одна из самых многочисленных диаспор в Артеме, - дип яза җирле журналистлар. – Примерно пятая часть нашего населения может с полной уверенностью отнести себя к этой национальности." (Сергей Манин. Если бы татары всей земли.../ Выбор, 2009, 9 декабря.) Чыннан да, шәһәрдә татарлар элек тә күп булган, хәзер дә шактый. Дөрес, биредә инде алар эшләгән барлык шахталар да ябылып беткән, соңгы шахта 2000нче елда ябылган, күмерне хәзер Кытайдан ташыйлар. Биредә йортларда табигый газ юк, электр ягалар, табигый газ Владивостокка да Сахалиннан яңа гына килеп җиткән. Артемда барлык предприятиеләр дә диярлек ябылып беткән, яшьләргә эш юк, алар Мәскәүгә һәм башка урыннарга китә. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә ризык бик кыйммәт, квартплаталар бик югары, ә хезмәт хакы әллә ни түгел. Халык, шул исәптән, татарлар да, үз бакча-дачалары һәм ризыклары исәбенә яшиләр.

Тормышлары нинди генә катлаулы булса да, Артем татарларында милли рух сүнмәгән, дингә хөрмәт зур. Биредә татар-башкортларның "Туган дин" дип аталган иҗтимагый оешмалары бар, утырып эшләргә үз бүлмәләре бар, ансамбльләре оешып килә. Артем татарлары өлкә һәм шәһәр күләмендә уздырылган бөтен мәдәни чараларда катнашалар, үзләрен матур яктан күрсәтәләр. Дөрес, биредә беркайчан да татар мәктәпләре булмаган, хәзер дә юк, әмма яшьләр ул заманнарда ук "татар клубы" дип аталган мәдәният сараенда үзара аралаша алганнар. Артемда мәчет тә булмаган, әмма халык бөтен дини бәйрәмнәрне дә билгеләп үткән, җомга намазларын чиратлап өйләрдә укыганнар. Артемда татар зираты бар, әмма ул инде тулган, шуңа күрә төбәкнең татар зираты булып хәзер күршедәге Тавричанка бистәсе санала, мулла булып та шул бистәдән Фәүзи хәзрәт йөри.

Әйткәнемчә, Артем шәһәрендә мин халык белән махсус очрашулар уздырдым, милли хәрәкәт җитәкчеләре, дин әһелләре, гади халык белән очраштым, милли киемнәрдән, калфак-камзуллардан килгән татар әбиләренең көйләп мөнәҗәт әйтүләре һаман колагымда яңгырап тора... Аларның күпчелеге туган яклары белән бүген дә элемтәдә тора, балалары да үзләренең Идел-Уралдагы тамырларын белә. Хәзер биредә бөтен татар тормышы шушы "Туган дин" татар-башкорт ошмасы тирәсендә укмашкан, шунда кайный. Приморье краеның «Туган ил" татар оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовның Артемда яшәве дә бәлки милли эшләрне җанландырып җибәргәндер. Казахстанда туып-үскән бу милләттәшебез хәзер биредә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Владивостокта мәчет салдыру артыннан йөри, татар тарихы белән бик кызыксына һәм эзләнә.

"Туган дин" оешмасының җитәкчесе – миләттәшебез Гаязетдин Салихҗан улы Ситдыйков, ул 1963 елда шушы Артем шәһәрендә туган, Владивостокта политехник институтын тәмамлаган, элек бизнеста эшләгән. Ул хәзер шәһәрнең бөтен тормыш-көнкүрешенә җаваплы кеше – ООО "Артемовская управляющая компания"нең генераль директоры, шәһәр Думасы депутаты. Безнең белән очрашуга ул да килде, аз сүзле булса да, милләтебез өчен күп эшли Гаязетдин, сабантуйларның, фестиваль-концертларның, бөтен милли һәм дини чараларның чыгымы аның өстендә. Менә шундый ир-егетләребез дөнья читендә дә милли рухка сүнәргә ирек бирмиләр, халкыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәләр, милли тормышны һәм эшне җигелеп тарталар.

Артемда татар тормышын, "Туган дин" оешмасының эшен Фәния Хисамовадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Фәния Хәйбулла кызы – "Туган дин" татар-башкорт оешмасы рәисе урынбасары, шәһәрнең җәмәгать пулаты әгъзасы, хатын-кызлар советы әгъзасы, ул һәрвакыт эш урынында. Фәния 1954 елда шушы Артем шәһәрендә туган, әтисе Хәйбулла – Башкортстанның Архангель районы, Узунлар авылыннан, әнисе Әдибә - Татарстанның Азнакай районы, Әгер авылыннан, алар шушы Артем шәһәрендә очрашып кавышалар, 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Хәйбулла абзый вафат инде, Әдибә апа Артемда балалары белән яши. Фәниянең үзенең дә 3 баласы, 4 оныгы бар, алар барысы да аңа милли эшләрдә ярдәм итәләр, татар-башкорт оешмасы бүлмә алгач, анда ремонтны да балалары килеп эшли. Фәния – татар-башкорт оешмасының символы, Сабантуй фотоларында аның чәкчәк тоткан йөзе балкый, ул бөтен милли чараларны оештыручы, халыкның көндәлек хәлен белеп торучы һәм ярдәм итүче. Мин анда вакытта армиядә хезмәт итүче бер татар егете гарипләнеп, больницага эләккән иде, Фәния Владивостокка аның янына да барып йөрде, аның Татарстандагы әти-әниләре белән дә даими элемтәдә торды. Фәниянең якын ярдәмчеләре – башкорт хатыны Зәнфирә Бурая, якташыбыз Гөлсинә апа Хәмитова, Зәйтүнә Мәрданшина, Кәримә Хафизова, Хәдичә Гарипова, Фәнис һәм Зәйтүнә Баһаветдиновлар, Фәрит Фәйзуллин, Вахит һәм Сөембикә Ивановлар һәм башка актив милләтәшләребез, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Гөлсинә апа белән Табил абый Хәмитовларга аерата рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Артем шәһәрендә мин аларда тордым, алар мине беренче көнне үк якын туганнары кебек кабул иттеләр, киткәндә, үз балалары кебек кадерләп озатып калдылар. Табил абый Башкортстанның Кушнаренко районы, Әхмәт авылыннан, ә Гөлсинә апа Татарстанның Азнакай районы, Мачаклы Баш авылыннан булып чыкты. Алар биредә очрашып кавышканнар, Табил абый шахтада, Гөлсинә апа сәүдә өлкәсендә эшләгән, балалар үстергәннәр, хәзер оныкларын да багалар. Аларның шул кадәр тырышлыгына, түземлегенә таң калырлык, нинди шартларда да уфтанмый-зарланмыйча, күкрәкләре белән боз ярып бара торган токым бу... Мондый кешеләр булганда, милләт ач-ялангач калмас, кар өстенә казан асып, бөтен илне туендыра алырлык татарлар алар!

Үземне бик тетрәндергән тагы бер кешенең язмышына һәм сөйләгән сүзләренә тукталасым килә, ул – Тавричанка бистәсе мулласы Фәүзи хәзрәт Хәматханов. Фәүзи Гыйлемхан улы 1939 елны Башкортстанның Борай районында туа, яшьтән ятим кала, аннан язмышы шушы яклар белән бәйләнә. Ул 30 ел шахтада эшләгән, лаеклы ялга чыккач, Тавричанкада мулла вазыйфасын үти, дини йолаларны башкарырга халык чакыруы буенча Артемга да килә икән. Безнең Артемдагы очрашуда ул да катнашты һәм менә нәрсәләр сөйләде:

"Шахтада эшләгәндә дә ураза тота идек, авыз ачтыра идек, - диде Фәүзи хәзрәт. – Халыкны җыеп, зур-зур ашлар уздыра идек. Кырда җитмешләп кеше гает укый идек Тавричанкада... Бу бит теге заманнарда... Закир исемле карт бар иде, аңа налог сала башладылар бу эшләр өчен. Мулла аны яклап хакимияткә барган. Аннан йорттан-йортка йөреп укый башладык җомга намазларын, бу 60-70-нче елларда инде... Шахтада дога кылып утырган карт ир-атларны күргәнем булды. Шул сәбәпле алар игелек күрде. Хәтта тирән шахта төпләрендә дә коры җир табып намаз укучылар булды... Бик күп үлемнәрдән калдым, шахтада эшләп, хәтта бармагым да сынмады. Аллаһы Тәгалә шулай өйрәтә... Гел балаларыма бәхет теләдем. Пычрак, тузанлы шахта киемнәрен кигәндә: "И, Раббым, бу киемнәрне балаларым кимәсен иде", дип тели идем... Теләгән теләкләрем кабул булды, 2 балама да югары белем бирдем... Аллаһы Тәгалә беркайчан да ярдәменнән ташламады... Мин бу дөньяда гыйбрәт алып яшим..."

Тирән шахта төпләрендә дә намаз укыган татар ир-атлары...Көне буе җир астында күмер кисеп ураза тоткан милләт агалары... Сез дөньяның, ил-җирнең, милләтнең терәге һәм догачылары булдыгыз, инде нәселегездә сезгә дә догачылар булсын иде! Сез шундый авырлык белән төзегән бу шәһәрләр, бу тормыш сездән соң да иманлы һәм имин калсын иде!

Менә тагы күзгә яшьләр китерерлек бер истәлек, аны Кәримә апа Хафизова язган. Үзем барысыннан да сорашып өлгерә алмагач, кайбер татарлардан истәлекләр язып бирүләрен сораган идем, Кәримә апа шушыларны язып китергән. Ул 1939 елны Башкортстанның (Ермәкәй, дигән, Илеш районы булырга тиеш) Абдулла авылында туа. Артем шәһәрендә армиядә хезмәт иткән абыйсы шунда шахтада эшкә кала, 1957 елда ялга кайткач, әнисе белән Кәримәне дә Артемга алып китә. Ул вакытта инде аларның әтиләре үлгән була, "Авыл тормышы бик авыр булганлыктан, илне ташлап китәргә булдык", дип язган Кәримә апа. Биредә ул төзелештә эшли башлый, 1959 елда Арча районы, Югары Пошалым авылы егетенә кияүгә чыга. 2009 елда аларның алтын туйлары була, 2 кызлары, 3 оныклары, оныкчыклары бар икән, "Үземне бик бәхетле әби дип саныйм. Бабаем белән тигез картаеп яшибез, - дип яза Кәримә апа. – Үз йортыбыз белән торабыз. Җәй айларында бакчам тулы төрле-төрле чәчәкләр үстерәм, чәчәкләр арасында йөрим дә, бу дөньяның оҗмахында яшәгән кебек булам. Кулдан килгән хәтле төрле мероприятиеләргә йөрим. Сабантуйларына татар-башкорт ризыклары әзерлим, анда мәҗлесләребез татарча уза. "

Элек алар туган якларга еш кайтып йөргәннәр, бүгенге көндә анда якын туганнары калмаган инде... Һәм Кәримә апа үзенең үзәк өзгеч сагыну сүзләрен ак кәгазь битенә төшергән, аны еламыйча уку мөмкин түгел: "Бик сагынабыз туган илебезне, исән-сау булсак, кайтып бәхилләшеп килербез, Алла бирса, - дип язган Кәримә апа. – Туган илнең кышкы суык бураннары да җылы, көзнең үзәкне өзәрлек ачы җилләре, язның йомшак җилләре, яңгырлары, җәйнең сандугачлар сайраулары, сыерчыкларның бии-бии сайраулары, бакаларның бакылдаулары барысы да күз алдында... Юкка гына җырламыйлар бит:

Чит-чит дидем, читкә киттем, чит иде теләкләрем,
Хәзер инде чит илләрдә өзелә үзәкләрем...

Быел кызларым илгә кунакка кайталар, сагынуларыма түзәлмагач, әйтеп куйдым, туып-үскән йортымның бакчасыннан 2-3 стакан җир алып килергә. Җиремнең исләрен иснәп сөенермен. Үлгәч җирләгәндә шул җирне сибәргә куштым..."

Бу – үзәкләр өзелеп,туган якларны сагыну, җирсү инде... Моңа дәва юк, ул читтә яшәп калган күп татарларның йөрәк ярасы... Барысы да бар кебек – яхшы, тигез тормыш, балалар һәм оныклар, кеше арасында кадер-хөрмәт, әмма иң кадерлесе – туган ил юк... Туган җир юк, карлы-буранлы, сандугачлы-бакалы туган авыл юк... Анда да, монда да инде яңа буын, алар бер-берләрен белмиләр, диярлек, чөнки аралашырга ара гаят ерак, дөньяга караш төрле, кызыксынулар капма-каршы... Мондагы нәсел инде урыслашып бара, 90 проценттан артык катнаш никахлар, оныклар урыс телле, аларны әллә кайда калган татар авыллары, аның сандугачлары һәм бакалары кызыксындырмый инде... Моны милли фаҗига, дип тә, котылгысыз чынбарлык, дип тә бәяләргә мөмкин, әмма аннан берни үзгәрми. Дөнья читенә килеп дөньяны күтәргән татарлар дөньядан менә шулай туган якларын сагынып-саргаеп китеп баралар... Үзләре белән сандугачлар моңын, тургайлар җырын, көзге урманнарның шашып шаулавын, кышкы бураннарны, язгы ташуларны да алып китә бит алар... Мәңгелеккә дә туган як белән бергә күчә...

Моннан 30 ел элек шушы татарларга багышлап язган шигырь юлларым искә төшә:

"Казанга, тик Казанга!
Барысына да риза!"
Бохарадан, Донбасстан,
Уралдан һәм Кузбасстан
Хәбәр сала якташлар,
Аваз сала татарлар.

Мин тетрәнеп уйлап торам,
Мин тетрәнеп карап торам.
Әй, татарлар, татарлар,
Сибелдегез, чәчелдегез,
Буталды кан-нәселегез,
Җиде яттан, җитмеш җирдә,
Нужа сезне кудымы икән
Тугн яктан, туган илдән?!

Бер анадан без ун туган,
Без ун туган, без мең туган,
Мең тарафта меңебез.
Үзбәкстан чүләреннән,
Тирән шахта төпләреннән
Килә соңгы сүзегез:
"Казанга, тик Казанга!
Барысына да риза!"

Әй, туганнар, туганнар,
Әллә язмыш, әллә күрмеш
Дөнья буйлап куганнар...

Яшьлек киткән, картлык кайта,
Кан тарта шул, һай, кан тарта!
Бар байлыгын бирер иде
Илендәге бер көненә!

Бәхиләшә алса әгәр
Үз җирендә, үз телендә.
Айлы каберләр моңая
Чит зират эчләрендә.
Туган як җиле сулкылдый
Туфрагы өсләрендә...

Әй, туганнар, туганнар!
Әллә язмыш, әллә күрмеш
Дөнья буйлап куганнар...

Миңа еш кына, "Син нигә әллә кайлардагы, Ерак Көнчыгыштагы татарларның тарихын, тормышын өйрәнеп азапланып йөрисең, татарлар анда беткән һәм бетәчәк бит инде", диләр. Бәлки шулайдыр да, чын татарларның, милли рухлы, иманлы татарларның монда инде бәлки күп гомерләре калмагандыр...Алар урынын бәлки урыс телле, урыс динле, урыс ризыклы һәм урыс йөзле татарлар алыштырыр, алар инде үзләрен урыс дип яздырырлар, Кытай басып алса, берничә буында кытайга әйләнерләр... Бәлки шулай булыр, без узган тарихта моны күрдек бит инде. Ә мин исә бүгенге тарихны һәм татар тормышын ничек бар – шулай теркәп калдырам, борынгы тарихны өйрәнеп, биредә татар казыгын кагып куям... Дөньяның ничек үзгәрәсен һәм ничек бүленәсен әле беркем белми, бәлки минем бу язмаларым киләчәктә татарларга бу җирләрнең татарныкы булуын исбатларга бер дәлил булыр.

Әйе, Ерак Көнчыгышта борынгы тарих безнеке – төрки-татарныкы, әйе, бу җирләрне, бу илләрне соңгы йөз елда да татарлар күтәрде - алар калалар салдылар, диңгездә балык тоттылар, шахтада күмер чаптылар, юллар салдылар, урман кистеләр, ат кебек җигелеп, тормышны өстерәделәр. Татарларның биредә бөтен нәрсәгә тулы хокуклары бар – үз телләрендә сөйләшергә дә, үз диннәрен тотарга да, үзләренчә яшәргә дә... Татарлар бу үзгәртеп кору елларында милли һәм рухи яктан шактый аякка басып калдылар, аларның хәзер бөтен Ерак Көнчыгыш буенча милли һәм дини оешмалары, милли эшмәкәрләре, милли зыялылары бар, алар бер-берләрен табыштылар һәм укмаштылар. Димәк, алга таба да шулай дәвам итәргә, нинди шартларда да, кайда гына яшәсәң дә, үзең булып – татар-мөселман булып калырга кирәк!

Приморье татарлары мине бик зурлап, рәхмәтләр әйтеп озаттылар, мин үзем дә аларга эчкерсез ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле! Алар тапшырган рәхмәт хаты бүген дә иң кадерле урында, Ерак Көнчыгышта сәфәремне искә төшереп тора:

Барырга-кайтырга самолет белән егерме мең чакырым юл үтеп, мин Тын Океан буйларыннан Идел-Уралыма әйләнеп кайттым... Үзем белән океан-диңгезләр тирәнлегендәге, таулар биеклегендәге Татар Тарихын алып кайттым, бу турыда язмаларым киләчәктә дә дөнья күрер әле... Миңа бу сәфәрне оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына, аның җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закировка, урыннардагы милли хәрәкәт җитәкчеләренә зур рәхмәтләремне әйтәм! Ерак Көнчыгышта тарихны өйрәнү алга таба да дәвам итәр, ин ша Аллаһ, чөнки бу – безнең иң борынгы үз тарихыбыз, татар тарихы.

Чаллы-Казан-Мәскәү-Владивосток-Артем-Уссурийск-Артем-Владивосток-Артем-Находка-Партизанск-Артем-Владивосток-Мәскәү-Чаллы.
2012 ел, май-июнь айлары.


Файдаланылган хезмәт:

  1. Аблязов К.А. Историческая судьба татар. От племени к нации. Том I. - Саратов, 2012.
  2. Алембаева Светлана. "Туган дин" – значит "родная вера" / Утро Востока, 2011, №22, 25 марта.
  3. Арсеньев В.К. Дерсу Узала. По Уссурийскому краю. - Хабаровск, 2011.
  4. Арсеньев В.К., Титов Е.И. Быт и характер народностей Дальневосточного края. – Хабаровск-Владивосток : Кн. дело, 1928.
  5. Бәйрәмова Фәүзия. Сахалин утравы һәм татарлар. – Казан, 2014.
  6. Бәйрәмова Фәүзия. Туфаннан таралган татарлар. - Казан, 2004.
  7. Васильева Т.А. Раскопки на Екатеринском городище в районе родника // Клад. – Находка, 2009-2010.
  8. Восьмая Дальневосточная конференция молодых историков. - Владивосток, 2004.
  9. Гальцев-Безюк С.Д. Топонимический словарь Сахалинской области. - Южно-Сахалинск, 1992.
  10. История Татар. Том I. Народы степной Евразии в древности. - Казань, 2002.
  11. Манин Сергей. Если бы татары всей земли.../ Выбор, 2009, 9 декабря.
  12. Мотрич Е.Л. Население Дальнего Востока России. - Владивосток-Хабаровск, 2006.
  13. Мусульманская община Уссурийска. (Рукопись.)
  14. Населения и жилые места Приморского района. Крестьяне. Инородцы. Желтые. Перепись населения 1-20 июня 1915 года. - Владивосток, 1915.
  15. Окладников П.А., Деревянко П.А. Далекое прошлое Приморья и Приамурья. - Владивосток, 1973.
  16. Паутова Р.Н. Многонациональная Находка: история и современность, или хроника миграционных процессов в национально-религиозном аспекте (вторая половина XIX - XX вв. - Находка, 2007.
  17. Первая всеобщая перепись населения Российской империи, 1897 г. Приморская область. - Санкт-Петербург, 1905.
  18. Религиозные организации Приморского края. Словарь-справочник. - Владивосток, 2009.
  19. Российский Дальний Восток в древности и средневековье. - Владивосток, 2005.
  20. Сердюк М.Б., Дударенок С.М. Религиозная жизнь Советского Дальнего Востока (1941-1954). - Владивосток, 2009.
  21. Сердюк М.Б. История религии на Дальнем Востоке в исследованиях и библиографиях. - Владивосток, 2006.
  22. Татар энциклопедик сүзлеге. - Казан, 2002.
  23. Tronson J. M. Voyage in HMS "Barracouta". — London, 1859.
  24. Ул дәрья да бу дәрья. Казан, 1999.
  25. Уссурийск. 1866-2011. - Владивосток, 2011.
  26. Чернолуцкая Е.Н. Принудительные миграции на Советском Дальнем Востоке в 1920-1950-е гг. - Владивосток, 2011.
  27. Чечель Е.А. Татары в Приморском крае: к постановке проблемы // Восьмая Дальневосточная конференция молодых историков. - Владивосток, 2004.
  28. Шулай ук интернетта Ерак Көнчыгыш буенча булган матераиллар, шәхси архивларда сакланган язмалар файдаланылды.

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх