Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв





i-mulla

takbir.ru









Tatarmarket


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Тарих

      

  

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

ХАЛЫК ТАРИХЧЫСЫ, ХАКЛЫК ТАРИХЧЫСЫ...

Тәфкил абый Вафинны халык тархчысы, дип тә, хаклык тарихчысы, дип тә атарга мөмкин. Дөрес, ул үзен тарихчы дип әйтми, ул гомер буе халык арасында эшләгән, гади тракторчыдан үз тырышлыгы белән зур җитәкче дәрәҗәсенә хәтле ирешкән кеше. Сугыш ятиме, гаиләдә үк иманлы һәм милли тәрбия алган шәхес, бик күзәтүчән, татар рухлы, тарих җанлы кеше дә булып чыкты әле ул. Мине бигрәк тә аның татар тарихын, XIX гасыр урталарында алып барылган көчләп чукындыру вакыйгаларын бик яхшы белүе таң калдырды. “Казан утлары” журналының 2008 елгы 11-12 һәм 2009 елгы 1-4 саннарында Тәфкил Вафинның «Мәкруһлар” дип аталган күләмле документаль язмасы басылып чыккан иде. Мин Тәфкил аганың бу язмасын тетрәнеп укыдым, аның, архив документларына таянып, үз нәселендә, үз авылында һәм үз төбәгендә булган чукындыру фаҗигасын шул хәтле белеп, милли аң аша үткәреп, үтемле, халыкчан тел белән яза алуы шаккатырды! Беренчедән, бу чордагы көчләп чукындырулар турында безнең тарихчыларыбызда да бу хәтле мәгълүмат юк, икенчедән, белгәннәрне гади халык та аңларлык итеп язарлык мондый милли тел, милли аң күп тарихчыларыбызда юк!

“Мәкруһлар” журналда басылып бетү белән, мин интернет аша “Матбугат.ру” сайтына бу хакта үз фикеремне яздым, “Казан утлары” аны 2009 елның 5нче санында бастырып та чыгарды. “Бик гыйбрәтле язма, мин аны һәр татар зыялысына, галименә, милләтчесенә, дин әһеленә укып чыгарга тәкъдим итәр идем, - дип яздым мин. – XIX гасыр урталарында Зөя якларында көчләп чукындырылганнан соң яңадан исламга кайткан татарларның башыннан үткән ачы язмыш тасвирлана анда. Аларның күбесен сөрген, төрмәләр, Себер көтеп торган... Әмма бу татар ирләре Себер китсә киткән, диннән китмәгән! Хатыннары да алар артыннан үз теләкләре белән җәяүләп Себергә чыгып киткәннәр... Рәхмәт, Тәфкил ага, мәңгелек хезмәт язып калдыргансыз! Моның буенча әле романнар, драма әсәрләре язылыр, фильмнар төшерелер, иншаллаһ!”

Соңыннан минем бу фикерне галим Хатыйп Миңнегулов та кабатлады, бу әсәрдә бер Зөләйха түгел, мең Зөләйха язмышы чагылуын әйтте. (“Мәдәни җомга”, 2010 ел, 19 февраль.) Әйе, ирләре артыннан Себер киткән татар хатыннарының иманына, тугрылыгына, көчле рухларына сокланмый мөмкин түгел! Чукындыруга аяк терәп каршы торучылар, праваслау диненең бөтен билгеләренә каршы иң нык көрәшүчеләр дә, нигездә, татар хатыннары булган, Тәфкил Вафин моны әсәрендә архив документларына таянып исбат итә алган. Әйтик, мөселман-татар хатыны Гарфиҗамалның чукынмаган өчен Казан төрмәсенә ябылган ире Фәтхулла Габдулловка язган хаты гына да ни тора! Тәфкил абый ул хатның татарча (гарәп хәрефләре белән) һәм русчага жандармерия тәрҗемә иткән күчермәсен Татарстан Милли архивыннан алып чыккан һәм әсәрендә файдаланган.

“Сез ки хәләл җефетем Фәтхуллага без хәләл хатыныңнан – Гарфиҗамалдан күптин-күп сәламнәремне язам, - дип башланып киткән бу хат.- Фәтхулла, җаным, үтенеп сорыйм синнән, Гайфулла кебек үзеңне чукындырып хурлыкка кала күрмә. Бөтен авыл халкы сиңа кяфер дип әйтер. Битеңә төкерерләр. Әгәр син урыс буласың икән, ул вакытта бу якты дөньяда чыннан да ни өчен яшәргә? Бу якты дөньяда яшәүнең кызыгы калмый. Әгәр дә сине Себергә җибәрәләр икән, мин дә синнән калмыйм, синең белән бергә барам. Артыңнан калмыйм. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур, ташламас. Ичмасам, кызыбыз авыл халкы каршысында хур булмас. Минем хатыным бар дип әйт. Өмет баглыйм сиңа, Фәтхуллам!” (ТР МА. Ф.1, тасвирлама 3, саклау берәмлеге 228, бит- 111.)

Күрәсез, татар хатын-кызларының иманнары, милли рухлары ни кадәр көчле булган, алар чукындыруны урыс булу, дип инанганнар, андый булганчы, үлүең артык, дип уйлаганнар. Һәм чукынмас өчен, урыска әйләнмәс өчен, ирләре артыннан, гариза язып, үз теләкләре белән Себергә чыгып киткәннәр... Тәфкил Вафинның язмасыннан күренгәнчә, бу татар хатыннары башта баржа белән Пермьгә кадәр барганнар, аннан инде җәяүләп, урыс хәрбиләре күзәтүе астында, Тубылга, Тубылдан Турухан краена – хәзерге Красноярский төбәгенең Енисей каласына кадәр килеп җиткәннәр. Анда инде аларны мәңгелек сөргенгә сөрелгән ирләре көтеп торган, кара урманнарда да, урыс хәрбиләре һәм поплары күзәтүе астында да, мөселман-татар тормышы дәвам иткән...

Кемнәр соң ул – чукынмаган өчен Себер сөрелгән татар-мөселманнар? Бу хәлләр кайчан, кайда булган – Тәфкил Вафинның әсәре моңа җентекле җавап бирә. Автор аларны “мәкруһлар” дип атый, ягъни, документларда чукындырылган татарлар исемлегендә йөреп тә, христиан динен кабул итмәгән, ислам динендә калган милләттәшләребез алар. Патша хакимияте документларында бу татарлар “отпавшие”, дип аталган, ягъни, алар язганча, “отпавшие из православия в могеметанство и соврашающего к тому других”, «подстрекатели» (исламга кайтырга котыртучылар) дип йөртелгән. Югыйсә, бу татарлар беркайчан да христиан динендә булмаган, аларны авылы-авылы белән көчләп чукындырып чыгып китсәләр дә, бу динне тотмаган, исламга ябышып яткан мөселманнар булганнар бит! Әмма чиркәү кенәгәләренә христиан дип язганнары сәбәпле, аларга поп-әрхәриләрдән дә, патша чиновникларыннан да беркайчан да тынгы булмаган – мәчетләрен җимергәннәр, гаиләләрен туздырганнар, үзләрен кул-аякларын богаулап, Себер сөргәннәр...

Ә бу фаҗигале хәлләр Явыз Иван заманында түгел, әле күптән түгел генә - 1867-1868 елларда, Казан губернасының Зөя, Тәтеш һәм Цивиль өязләрендә булган бит, ягъни, бүгенге Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында моннан 150 еллар элек татарлар белән урыслар, чукынмас өчен, бугазга-бугаз килгәннәр… Бу – патша хөкүмәтенең татарларга каршы соңгы “тәре явы”, соңгы чукындырулары булган, алга таба аның үзенең муены аяк астына килгән. Әмма аңа кадәр татарларга үз хокукларын яклап, һәр мәчет өчен, һәр мулла өчен, мөселман булып яшәү өчен шактый көрәшергә туры килгән әле. Көчләп чукындырылган татарларның күпчелеге бер генә мизгелдә дә үзен христиан дип хис итмәгән, яңадан рәсми рәвештә ислам диненә кайтырга рөхсәт сорап, патша, губернаторлар исеменә кат-кат хатлар җибәргән, имзалар җыйган, мәчете булмаса да, кача-поса намазын укыган, баласына мөселманча исем куштырган, читтән мулла чакыртып, никахын укыткан, кеше үлсә, аны, поплар килеп җиткәнче, тизрәк мөселманча күмеп куярга ашыккан. Хәтта кабер өстендә мулла белән попларның сугышкан чаклары да булган, бу турыда Тәфкил Вафинның башка язмаларыннан да укып белергә мөмкин.

Тәфкил Вафинның бу хезмәтен укыганда, Зөя (Свияжск) каласының татар халкы өчен ни дәрәҗәдә явызлык чыганагы булуына тагы бер тапкыр инанасың. Билгеле булганча, ул 1551 елда, Казан шәһәрен басып алу өчен хәрби кәлгә буларак махсус төзелә һәм урыс гаскәрләренең базасы булып тора. Шул елның җәендә биредә Сөембикә-ханбикәне һәм улын тоткын итеп Мәскәүгә биреп җибәрү турында килешүгә кул куела. Казан яулап алынгач та Свияжск татар өчен мәкер чыганагы булып хезмәт итүен дәвам итә - ул Тау ягы халкын көчләп чукындыру буенча төп үзәк булып тора, иң куркыныч төрмә дә биредә була. Свияжски поплары, Казан әрхәриләре бу яктагы татар авылларына тын алырга да ирек бирмиләр, биредә 1552 елдан башланган көчләп чукындырулар гасырлар буе дәвам итә, бары тик 1905 елгы революциядән соң гына моңа чик куела.

Тау ягындагы татар авылларын чукындырулар ревизия-сан алу алдыннан бигрәк тә көчәеп киткән, чөнки патша каршында хисап тотарга кирәк булган. Җирле халыкны тизрәк урыслаштыру өчен, татар авылларына урыс гаиләләрен күчереп утырта башлаганнар, алар да чукындыру барышын гел күзәтеп, татарлар өстеннән шымчылык итеп торганнар. Чукындыру буенча бәләкәйрәк авылларның бигрәк тә теңкәләренә тигәннәр, халык аңга килеп өлгергәнче, авылга бәреп кереп, бер яктан – атлы жандармнар, икенче яктан – тәре тоткан поплар татарларны елгага куып керткән һәм чукындыра башлаган. Бу коточкыч күренешне Тәфкил ага, әби-бабалары сөйләве буенча һәм архив документларына таянып, туган авылы Янгилдене чукындыруны менә ничек тасвирлый:

“...Урман ягыннан халык төялгән 5-6 атлы арба килеп, аның өе каршысына туктый. Арбадан сакаллы ят кешеләр төшә. Алар утызлап. Араларында берничә поп та бар. Өч балаклы байраклар күтәреп, чиркәү җырлары җырлап, болар урамга юнәләләр. Авылны егермеләп атлы жандарм чолгап ала – чыгып качарлык түгел. Авылдаш урысларны – ирләрне, хатын-кызларны, хәтта бала-чагаларны өйләреннән чыгарып, Колангы чиркәвеннән килгән төркемгә кушалар. Авыл урамы төрле ямьсез авазларга күмелә. Татарлар, ахырзаман килә, дип куркышып, идән асларына, нәүрәпләргә (бәрәңге базы) төшеп качалар. Ләкин аларны берәмләп сөйрәп чыгаралар, бер җиргә туплыйлар. Атлы жандармнар авылдан чыгып качарга ниятләгән берничә малайны тотып китерәләр. Шулай итеп, авылның барлык татарларын җыеп, Имәлле елгасы буена куалап төшерәләр. Чукындыру белән Зөя өязе исправнигы һәм приставы җитәкчелек итә, аларга берничә чиркәүнең поплары булыша.” (“Казан утлары”, 2008, №12, 115 бит.)

Язмадан күренгәнчә, поплар башта елгадагы суны чукындыралар, аннан урыс хәрбиләре халыкны суга кысырыклап, куып төшерәләр. Чукынмас өчен батып үләргә теләүче татарларны өстерәп чыгарырга сак куела. Халык акылдан шашар дәрәҗәгә җитә, картлар үләргә әзерләнеп тәкъбир әйтә, балалар акырып елый, хатын-кыз - өнсез, ирләр чарасыз кала... Поплар шул вакытта чиркәү җырларын җырлап, башларына елга суы сибеп, татарларны чукындыра башлыйлар. Яр буенда исә иконалар тезелешеп тора... Һәм судан чыккан татарларны...тәре көтә...

“Судан кешеләрне берәмләп сөйрәп чыгара башлыйлар. Ирләрнең түбәтәйләрен салдырып ташлап, хатын-кызларны елатып, бала-чагаларны кычкыртып чукындыралар. Муеннарына калайдан ясалган тәре тагалар. Баулары сүс талкышыннан үреп ясалган була. Аны тиз генә чишә алмаслык итеп, юешләп чияләп бәйләп тә куялар. Әбием сөйләгәннәрдән: “Әни әйтә иде, шул тәреле бауны муенга көчләп такканчы, пычак салсалар җиңелрәк булыр иде”, - дия иде. Бу чиркангыч чукындыру церемониясе берничә сәгать дәвам итә.» (Шунда ук, 116 бит.)

Шушыннан соң авыл, анда яшәүче халык чукынган христиан булып исәпләнә башлый. Поплар моның белән генә канәгатьләнеп калмыйлар, авылдагы өйләрне дә су сибеп, “чукындырып” ташлыйлар, чишмә буйларына, авыл башларына тәреләр утыртып чыгалар, тиз арада часовня эшләп куялар, авыл уртасына чаң эләләр... Һәм көне-төне татарларны эзәрлекләүләр, күзәтүләр башлана – чиркәүгә йөриме яки намаз укыймы, баласына исемне мулла кушамы, әллә поп теркиме, өйләнешкәндә никах укыталармы, әллә чиркәүдә “венчание” үтәләрме, үлгәч мөселманча татар зиратына күмәләрме, яки поп гробка салып, урыс зиратына илтеп куямы? Татарларның тормышы тәмугка әйләнә, татарлар моның белән ризалашырга теләмиләр, баш күтәрәләр, баш бирмиләр, чукынып урыска әйләнмәс өчен, иманны бирмәс өчен көрәш юлын сайлыйлар...

“Мәкруһлар” арасында Тәфкил аганың үз нәселе дә булган - әтисенең бабасы Мөхәммәтсабит, чукынырга теләмәгән, халыкны ислам диненә өндәгән 47 мулла арасында, судсыз-нисез 1867 елда Турухан краена сөрелә. Игътибар итегез – бу татарларга хәтта суд та ясап тормыйлар, Зөя һәм Казан төрмәләрендә айлар буе сорау алганнан соң, губернатор әмере белән Себергә озаталар. Татарларга каршы ачылган бу җинаять эшен Казан губернасы губернаторы шәхсән үзе һәм империянең эчке эшләр министрлыгы даими күзәтүдә тоталар. Ә суд ясамауның сәбәбе – татарларның күтәрелешеннән куркалар, тоткыннарны да бергәләп түгел, бишәр-бишәр кешелек төркемнәр белән, көчле күзәтү астында, этап белән Себергә озаталар.

Авылдан-авылга йөреп, халыкны ислам диненә кайтырга өндәгән, туктаусыз патшага һәм аның чиновникларына шикаятьләр язган Мөхәммәтсабит чиркәү әһелләрен тәмам чыгырдан чыгара, алар да аның өстеннән губернаторга әләк артыннан әләк яудырып торалар. Һәм Мөхәммәтсабитның яшь хатынга өйләнүен сәбәп итеп (имеш, христианнарда ике хатын белән тору тыелган), аны кулга алдыруга ирешәләр. Ә төп сәбәп – Мөхәммәтсабитның дини, милли һәм сәяси эшчәнлеге була, әлбәттә, моны хәтта патша чиновниклары үзләре дә яшерә алмаганнар. Свияжски өязе исправнигының Казан губернаторына язган рапортында бу ачыктан-ачык чагыла:

Василий Иванов (бу – Мөхәммәтсабит Шәрәфетдиновның урыс таккан исеме. – Ф.Б.) с отцом Иваном Ивановым (монысы - әтисе Шәрәфетдиннең урыс биргән исеме) главные виновники и подстрекатели к отпадение крещенных татар, - дип әләкли Зөя исправнигы. – И служат помощниками Миркачихина и Алкина, уговоривали в деревнях Янгильдиной и Чукри-Алановой крещенных татар в прошлом году подать просьбу на Высочающее имя о переходе в магометанство, собрали с них по 40 копеек с души, они были избраны поверенными от сектантов уездов Тетюшского, деревни Ташкичу (по русски Каменный Брод)... Эти весьма влиятельные люди между крещенными татарами, в особенности Василий Иванов (Мөхәммәтсабит Шәрәфетдинов.Ф.Б.) исполнитель воли отца своего, ожесточивший крещенных татар против них русских. Надеясь на свое многочисленность, они грозят им по приговору сослать русских в Сибирь. Почему ходатайствуют Ивановых удалить из среды их и тем возвратить мир и спокойство между ними (русскими) и крещенными татарами, а потому ЗАКЛЮЧИЛ:

Сектанта Василия Иванова по явки отлучки отправить (арестовать) в город Свияжск для содержания при полицейском управление, впредь до особого распоряжения.

Свияжский Уездной Исправник.” (Татартсан Республикасының Милли архивы. Ф.1. – тасвир.3, - саклау берәмлеге 228, бит 40-47.)

Әйе, бу “мәкруһ” татарлар ике исем йөртергә мәҗбүр булалар – мулла кушкан мөселманча исем һәм урыс поплары таккан христианча исем. Шуңа күрә аларны архив киштәләреннән эзләп табу бик авыр, моның өчен эзләтә торган кешеңнең ике исемен дә белү кирәк. Әйтик, Мөхәммәтсабит белән бер төркемдә Себергә сөрелгән Иван Петров – Азбаба (Акхуҗа) авылыннан Әбраретдин Рәхмәтуллин, Антон Иванов – Габделхәбир Зиннәтулин, Николай Никитин – Хәкимулла Талипов булып чыгалар, моны Тәфкил абый туганнары сөйләве буенча эзләп таба. Ә эзләп табылмаганнары күпме – попның бер селтәнүе белән Мөхәммәтттән – Иванга, Мәхүпҗамалдан – Матренага әйләнгән күпме милләттәшләребез үзләрен тарих төпкелләреннән эзләп табуны көтеп ятадыр, гүрләрендә дога өмет итеп ятадыр...

Инде нәселе һәм милләте өчен тау кадәр архивлар актарып, тау кадәр хезмәт язып калдырган Тәфкил абый Вафин турында да тулырак мәгълүмат биреп үтик. “Казан утлары” журналы һәм татар конгрессы аша адрес һәм телефоннарын эзләтеп табып, мин бу көннәрдә Тәфкил абый янына барып кайттым. Ул Лаеш шәһәрендә, хатын Ләлә апа белән яши булып чыкты, икесе дә җитмешнең теге ягында. Апас районының Янгилде авылында туып-үскән Тәфкил абый тракторчы да, машинист та булган, аннан ике техникум, бер институт тәмамлаган, Урал якларында эшләгән, Лаешка кайтып та, зур-зур оешмаларда җитәкчелек иткән, орден-медальләр белән бүләкләнгән. Алар Ләлә апа белән биш бала үстергәннәр, кызганычка каршы, дүрт кыз арасында үскән бердәнбер улларын явызлар харап иткән, балаларын - атасыз, ата-ананы – улсыз иткән... Шул кайгыларданмы, Тәфкил ага бераз бирешкән, авырый башлаган, әмма тарих буенча эзләнүләрен, язуын туктатмаган. Ул хәтта үз өендә нәсел тарихы музее да ачкан, анда әби-бабаларыннан, әти-әнисеннән калган бөтен әйберләрне кадерләп саклый, хәтта балаларының мәктәп дәфтәрләренә хәтле биредә саклана. Мин исә көндез хуҗалар белән сөйләшеп утырсам, төне буе Тәфкил аганың архивын өйрәндем, аның бу темага ничек килеп чыгуы, кайлардан нәрсәләр эзләве һәм табуы белән кызыксындым. Тәфкил абый бу чукындыру темасын, нәсел тарихын 60 ел буе өйрәнгән булып чыкты! Моңа бәлки күрше авыл малайларының Янгилделәрне “керәшен” дип атаулары да этәреч биргәндер, әбисе Әмәйгөлнең, әти-әнисенең, туганнарының, авылдашларының бу хакта сөйләүләре дә сәбәпче булгандыр...

Башта ул архивлардан сугышта хәбәрсез югалган әтисе Гайфетдинне эзләтә, аннан, тагы да тирәнгәрәк төшеп, бабасы Мөхәммәтвафага, аның аша Мөхәммәтсабит дәүбабасына килеп җитә. Менә шунда аның кулына 1867 елгы бер “Эш” килеп керә, ул “Дело канцелярии начальника Казанской губернии. Стол гражданский. Об отпадении от православия в могаметанства крещенных татар деревни Азбаба Ивана Петрова, Антона Иванова, Николая Никитина и деревни Яндильдиной Василия Иванова и крестьянина дер. Чутеевой Цивильского уезда Махмута Мергашова” дип атала. (ТР.МА. ф.1, оп.3, д.228, лист 31.) Тәфкил ага Милли архивтан бу темага караган тагы берничә «Эш” эзләп таба, аларны өйрәнә, күчермәләрен ала, моннан тыш та чукындыру темасына караган бик күп хезмәтләрне укып чыга, әби-бабаларының сөйләгәннәрен хәтерендә яңарта... Һәм яза башлый... Башта ул аерым мәкаләләр яза, аннан аның 2005 елда “Хәтер дәрьясы” дип аталган мәкаләләр җыентыгы дөнья күрә, китапта чукындыру темасы да чагылыш таба, Янгилде авылының тарихы тасвирлана, автобиографик язмалар урын ала. Шушы “чирканыч”ларны алганнан соң, Тәфкил Вафин үзенең гомерлек хезмәтен – “Мәкруһлар”ны язарга тотына, 2006 елны аны тәмамлап, “Казан утлары” журналына тапшыра, редакциягә рәхмәт, тема шактый четерекле булса да, ул аны 2008-2009 елларда журналда бастырып чыгара. Шулай итеп, татар тарихының тагы бер билгесез сәхифәсе, фаҗигалы язмышы, “Мәкруһлар” рәвешендә, милләт алдына чыгып баса, дин өчен шәһит киткән, Себерләргә сөрелгән милләттәшләребез, үз телләре белән, Коръән тотып, гуаһлык кылалар… Халыкка хакыйкатьне сөйлиләр, дөреслекне җиткерәләр...

Тәфкил абый рөхсәте белән, без “Мәкруһлар” язмасын урыс теленә дә тәрҗемә итәргә булдык, бу аянычлы хәлләр турында манкортлашкан милләттәшләребез дә, үзләрен изгегә санап йөргән чиркәү әһелләре дә белергә тиеш! Татарларны гасырлар буе көчләп чукындырган өчен, мәҗбүри рәвештә иленнән, җиреннән, теленнән, диненнән аерган өчен, правслау чиркәү милләтебез алдында тезләнеп гафу үтенергә тиеш! Моны бер гаепсезгә Себергә сөрелгән һәм шунда гүр иясе булган Мөхәммәтсабит, аның артыннан авырлы килеш җәяүләп Себергә чыгып киткән Миңлегөлләрнең рухы таләп итә, моны хакыйкать таләп итә, моны милләт таләп итә... Бүгенге көндә милләтебезгә карата яңа чукындырулар һәм урыслаштыру башланган чорда, бу хәлләр бигрәк тә гыйбрәтле булып тора, әби-бабаларыбыз рухы безне уяу булырга, телебез һәм динебез өчен алар кебек ахыргача көрәшергә чакыра.

2011 ел, 24 март

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх