Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв



i-mulla

takbir.ru









ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP
-->


Татароведение

Тарих

  

Тарихи татар авыллары

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе


КАЧКАРУ – КЫТИ ИЛЕ…

Бу дөньяда татар милләте кебек авылларга бай башка бер халык бармы икән? Бүгенге көндә милләтебездә биш меңнән артык авыл барлыгы билгеле, әле бу хисапка чит илләрдәге татар авыллары кермәгән. Миңа калса, Себердәге, мишәр җирләрендәге татар авыллары да әле тулысынча саналмаган, ә алар йөзләгән. Бу авыллар бик үзенчәлекле, кайсы үзенең борынгы тарихы белән, кайсы бөек шәхесләре белән, кайсы динилеге, кайсы миллилеге белән башкалардан аерылып тора. Татар авылларын барлау, аларны тарихта теркәп калдыру, бу авылларның тарихын, алардан чыккан бөек шәхесләрне милләтебезгә җиткерү – галимнәрнең, язучыларның, зыялыларның изге бурычы.

Качкару авылы мәчете
Качкару авылы мәчете

Мин үзем дә, кайсы төбәккә генә барсам да, анда берничә татар авылына барып кайтуны, халык белән очрашуны, мәчет-мәктәпләрдә булуны үземнең бурычым дип саныйм. Әмма шундый авыллар була – аларга кат-кат барасың, үзенчәлекле тарихларын өйрәнеп, милләткә җиткерәсең. Пенза өлкәсенең Белинский районына урнашкан Качкару авылын мин шундый “магнитлы” авылларның берсе, дияр идем. Бу авыл рәсми документларда Кутеевка, дип атала, халык телендә Качкару, Кыти иле, дип тә йөртелә. Авыл Пензадан йөз чакрымнар ераклыкта, Мәскәү-Тамбов юлы өстенә урнашкан, Белинский районында бердәнбер татар авылы. Дөрес, ул халык телендә “Алты авыл” дип атап йөртелгән төбәктә урнашкан, әмма ул татар авылларының башкалары янәшәдәге Каменка районына кереп калган.

Урыс архивындагы чыганакларга таянып, Качкару авылын 18 гасыр башында барлыкка килгән, дип язалар, чөнки бу җирләр патшага тугры хезмәт иткән өчен Араслан Палкаев дигән татарга биләмә рәвешендә бирелгән. Әмма бу әле ул чакта бу татар авыллары бөтенләй булмаган, дигәнне аңлатмый, авыллар булган, патшага тугры хезмәт иткән кешеләргә бу җирләр авыллары-ние белән бергә тапшырылган. Шул ук вакытта яңа җир биләүчеләргә ияреп килгән татарлар да булган, китеп баручылары да булган, әмма бу татар авыллары яшәүләрен дәвам иткәннәр. Безнең фикеребезчә, Пенза төбәгендәге иллеләп татар авылы – ул бу төбәктә барлыкка килгән, идарә иткән борынгы бортас-мишәр дәүләтләренең, таш калаларының тарих арбасыннан чәчрәп төшеп калган алтын кыйпылчыклары алар...

Качкару... Заманында 7 мәчетле татар авылы... Архив чыганакларыннан күренгәнчә, биредә инде 1723 елда ук 343 ир-ат яшәгән, димәк, тагы шуның хәтле яки аннан да артык хатын-кыз, балалар да булган, бу исә 18 гасыр башында Качкаруда меңнән артык кеше, яшәгән, дигән сүз. 1745 елда исә авылда 404 ир-ат, 1762дә - 435, 1795 елда 540 ир-ат һәм шуның хәтле хатын-кыз яшәгәнлеге билгеле. Ә инде 19 гасыр башында, ягъни, 1805 елда Качкаруда 708 ир-ат, 766 хатын-кыз яшәгән, һәр татар гаиләсендә җиде-сигез бала булганлыгын истә тотсак, Качкару ул вакытта өяз шәһәрен хәтерләткән. Хәер, хәзер район үзәге булып йөргән Белинский шәһәрен, элеккеге Чембарны да шушы авылларның татарлары төзегән һәм тотып торган бит! Качкару авылы элек-электән бай, хәлле авыл булган, җирле тарихчы Кадир Акъегетнең язуынча, “1864 елда биредә 4 мәчет, 1 икмәк кибете, 3 ярма тегермәне, 2 тимерчелек, 5 җил тегермәне эшләгән”. (Кадир Акъегет. Алты авыл. – Казан, 2010, 95 бит.)

Тарихи документлардан күренгәнчә, Качкару авылын да көчләп чукындыру афәте әйләнеп үтмәгән, бу тема әле аерым өйрәнүне сорый. 18 гасыр урталарында авыл, нигездә, йомышлы татарлардан, морзалардан һәм берничә чукындырылган татардан тора. “В 1762 г. в деревне Кутеевщине 435 служилых татар, из них мурз 52 и новокрещенцев 5 душ”, диелә архив документларында. (ГАПО. – Ф. 60, оп. 4, д.69.) Сез игътибар итегез – 18 гасыр уртасында Качкару авылында 52 морза-татар дворяны яшәгән! Алар кая киткән соң? Шушы чордагы рәхимсез чукындыруларга ризалашмыйча, алар бар мал-мөлкәтләрен калдырып, дөнья буйлап таралганнар... Бу морзаларның бик азлары, чукынып, авылда калган, әмма 20 гасыр башында алар барысы да яңадан ислам диненә әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә ерак Себердә, Уралда, Татарстанның Тау ягында, Төркиядә, Финляндиядә, Америкада Качкару авылыннан чыккан затлы нәсел кешеләрен очратырга мөмкин.

Лилия Караякова һәм Фәүзия Бәйрәмова Качкару урта мәктәбе директоры Лилия Караякова һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова

Бу авыл элек-электән үзенең затлы кешеләре, морза-дворяннары белән данлыклы булган. Әйтик, узган гасырларда биредә морзалардан Дашковлар, Избяковлар, Дулатовлар, Үтәшевлар, Бигловлар, Ишмәмәтовлар, Куликеевлар, Кулалаевлар, Акжигитовлар, Үзбәковлар, Макуловлар яшәгәнлеге билгеле, кайбер нәселләр хәзер дә Качкаруда яшәп яталар. Авылга исем дә җирбиләүче татар Сәет морза Биги улы Кутеев фамилиясеннән алынган, диләр, шуннан Кыти иле атамасы килеп чыккан. Качкару атамасы исә Качюкаев фамилиясеннән алынган, дигән версияләр бар. Архив чыганакларыннан күренгәнчә, Качкаруда 18 гасырда һәм соңрак Агаевлар, Акжигитовлар, Әхмәтовлар, Байкиннар, Бибияковлар, Богдаловлар, Дашкиннар, Дубиннар, Ижбирдеевлар, Ишкиннар, Кайбелевлар, Калимкиннар, Караяковлар, Качикаевлар, Кутеевлар, Манкеевлар, Милгизиннар, Масаутовлар, Неврюзиннар, Одиноковлар, Сукркаевлар, Тумеркиннар, Үзбәковлар, Уразгилдеевлар (Разгилдеевлар), Чекуркаевлар, Юсеевлар, Яваевлар яшәгән һәм бу нәселләрнең кайберләре бүген дә биредә яшәп ята. Мишәр-татар фамилия-атамалары, гомәмән, үзе зур тарих. Алар бик борынгы чорларга – бортас, хәзәр заманнарына, Алтын Урда хан-морзаларына, тарханнарына барып тоташа. Арада кайбер урысча фамилияләрнең очравын көчләп чукындыру нәтиҗәсе, дип карарга кирәктер, әмма бу татарлар инде күптән, моннан йөз ел элек ислам диненә кайтканнар, алар бүгенге көндә мөселманнар.

Качкару авылыннан бөтен төрки-татар дөньясына билгеле шәхесләр дә чыккан, шуларның иң данлыклысы – Шакир паша. 19 гасыр уртасында Качкаруда туып-үскән, Мөхәммәтшәриф мулланың улы Мөхәммәтшакир Яваев хәрби хезмәткә алына һәм 1877-1878 елларда урыс-төрек сугышында катнашырга мәҗбүр була. Биредә ул төрекләргә әсирлеккә төшә, бәлки мөселман кардәшләренә атмас өчен, үзе бирелгәндер, анысы билгесез. Мөхәммәтшакир берничә ай төрек зинданнарында ятырга мәҗбүр була. Әмма бу татар егетенең динилеген, төрмәдә дә намазларын калдырмавын күреп, аның зур гыйлем иясе булуын, берничә чит телдә аралаша алуын аңлап, төрекләр Мөхәммәтшакирны азат итәләр, Төркия армиясенә хезмәткә чакыралар.

“Ул бу тәкъдимгә каршы килми һәм легендар Осман-Нури-паша (1832-1900) корпусына эләгә, - дип яза төбәк тарихчысы Кадир Акъегет, «Татар иле” газетасының 2002 ел, 34нче санындагы Азат Ахунов мәкаләсенә нигезләнеп. – Осман-паша кул астында Мөхәммәтшакир хәрби карьерада уңышлы күтәрелә һәм генерал чинын ала. Мөхәммәтшакир Яваев зур белемле кеше була. Җиде тел белә... Туган ягын һәм гаиләсен онытмый, Кутеевкада калган хатынын һәм улы Хәсәнне Төркиягә чакыра, әмма гаиләсе риза булмый. Шулай да бертуган энесе Мөхәммәтхади ике мәртәбә аның янына кунакка барып кайта. 1917 елдан соң элемтәләр өзелә, шулай да Мөхәммәтшакир Яваевның үлеме турында Төркиядә әсирлектә булган Мачали кешесе хатыннан беләләр.” (Кадир Акъегет. Алты авыл – Казан, 2010, 170 бит.)

Бүгенге көндә дә Качкару авылында Шакир пашаның нәселе яшәп ята, авыл зиратында аның туганнары күмелгән, ә ул үзе, әсирдән төрек генералына хәтле күтәрелгән гаяр татар ир-егете, ерак Төркиядә мәңгегә ятып калган... Ни гаҗәп, Шакир пашадан кала да Качкарудан күп кенә югары дәрәҗәле хәрбиләр чыккан, әмма алар инде СССР, Рәсәй дәүләтләренә хезмәт иткәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк, Икенче бөтендөнья сугышында Качкару авылыннан 174 кеше үлеп кала, күпләр каты яраланып кайта, гомерлек гарип булып кала. Әмма тормыш аннан соң да дәвам итә, Качкару улларын үстерә тора, хәрби хезмәткә озата тора... Бу авылны, чын мәгънәсендә, хәрбиләр, полковниклар авылы, дияргә дә була. Әйтик, Качкаруда туып-үскән юстиция полковнигы Байкин Рәшит Заһидулла улы, хәзер Россия Президенты аппаратында эшли; Масаутов Равил Ибраһим улы, полковник, Кампучияда оборона министры урынбасарының киңәшчесе була, хәзер ялда; Үзбәков Вилдан Сөләйман улы, Россия Федерациясенең генераль прокурор урынбасары, заманында Татарстанның һәм Россиянең генераль прокурорлары булып эшли; Үзбәков Вилдан Сафиулла улы, милиция полковнигы, Заречный шәһәрендә милиция бүлеге җитәкчесе; Юсеев Карибулла Габдулла улы, полковник, Германиядә хәрби хезмәттә була, аннан Волжски шәһәрендә хәрби училищеда укыта, хәзер ялда; Юсеев Нәсибулла Нәсрулла улы, полковник, химик кораллар буенча хәрби инспектор, хәзер ялда; Яваев Карибулла Хөсәен улы, полковник, Мәскәү хәрби округында часть командиры; подполковниклар – Яваев Абдулла Хәсән улы, Таулы Карабахта, Чечняда хәрби бәрелешләрдә катнаша, каты яралана, хәзер ялда; Алмаев Әнвәр Ибраһим улы, милиция подполковнигы, Әстерхан өлкә Думасы депутаты, Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе; Дубин Илнур Заһидулла улы, Россия хәрби көчләренең Баш Командованиесендә хезмәт итә...

Качкару авылыннан хәрбиләр генә түгел, танылган галимнәр, зыялылар, эшмәкәрләр дә чыккан. Әйтик, Акжигитова Надирә Ибраһим кызы, геоботаник, биология фәннәре докторы, профессор, Үзбәкстанда яши; Кайбелев Наил Сабир улы, фәнни хезмәткәр, атом физикасы өлкәсендә эшли, Екатеринбург шәһәрендә яши; Акжигитов Якуб Усман улы, Казан дәүләт консерваториясендә укыта, Татарстан республикасының атказанган артисты, Казанда яши; шулай ук акдемик Әхмәт Мазгаровның да бабасы Качкару авылыннан булып чыкты, телевидение дикторы Абдулла Дубинның да нәсел җепләре шушы авылга барып тоташа. Качкару авылы турында “Кутеевщина” дип аталган китап язган Идрис Мөхәммәт улы Ишкин да биредә туып-үскән, гомер буе җитәкче урыннарда эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан, Пенза шәһәрендә яши.

Бәкер һәм Кадир Акжигитов
Сулдан уңга - Пенза өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Бәкер Акжигитов, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова һәм төбәк тарихчысы Кадир Акъегет

Качкару авылыннан чыккан, туган авылына иң күп ярдәм иткән кеше, дип мин Акжигитов Бәкер Усман улын әйтер идем. Ул бүгенге көндә Пенза шәһәрендә яши, зур эшмәкәр, “Кагау” сату-алу челтәре директоры, Пенза өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе. Бәкер әфәнде туган авылында ике катлы мәчет торгызган, элек хакимият йорты булган бинадан Аллаһ йорты ясаган. Мәчетнең дүрт манарасыннан төннәрен яшькелт нурлар бөтен дөньяга тарала, көндезләрен намаз уку өчен зур заллар, китапханә, музей, мәдрәсә бүлмәләре эшләп тора, дини йолаларны, мәет белән бәйле эшләрне башкару өчен дә аерым бүлмәләр бар. Бәкер Акжигитов туган авылыннан кала, Пензада да мәчет төзетә, татарларның милли эшләрен башкару өчен ул шәһәр уртасында өч катлы ярымҗимерек бинаны алган, хәзер үз акчасына аны торгыза. Ул шулай ук үз акчасына татарлар өчен өлкәдә ике газета чыгара, берсе татарча, берсе русча. Милли-мәдәни автономия рәисе буларак, ул өлкәдәге иллегә якын татар авылларының барысына да диярлек барып, аларның проблемаларын өйрәнгән, хәзер шуларны хәл итү юлында эшли. Милләтен өзелеп яраткан, аның өчен җанын да, малын да кызганмаган, йөзеннән нур бөркелеп торган Бәкер әфәнде Акжигитов туган авылы Качкару өчен генә түгел, бөтен Пенза татарлары өчен зур бәхет, Аллаһ бүләге, дияр идем, шундый кешеләрнең кадерен белик!

Качкару авылының тагы бер асыл сыйфатын әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас иде. Биредә бик борынгы татар халык җырлары сакланып калган, алар Казан галимнәре тарафыннан өйрәнелеп, фәнни китапларга да кертелгән. Шундыйлардан мин данлыклы мишәр җыры “Әбделмән купис”, “Үзебез яшьләр”, “Бичараны картка бирәләр”, “Чит-ят җирләрдә”, “Гашыйклыкка күңел бирмәгез”, “Алтын алмам, ятларга каласың”, “Оныта алмыйм”, “Әллә нигә сине яратам” һәм башка моңлы җырларны әйтер идем. Авыл үзенең тарихын, кешеләрең язмышын шул җырларына теркәп калдырган, Качкаруның үзешчән башкаручылары аларны онытмасыннар, файдалансыннар иде...

Качкару мәктәбендә очрашу
Качкару мәктәбендә очрашу

Качкару авылында бүген ике мәчет, урта мәктәп, мәдәният сарае, медпункт, почта, шәхси кибетләр эшләп тора. Авыл элек бик нык хуҗалыкның үзәге булган, хәзер инде колхоз таралган, аның урынында берничә фермер хуҗалыгы барлыкка килгән. Авылда бүгенгесе көндә дә меңнән артык кеше яши, халык үз көнен үзе күрә, мал тота, бакча үстерә, яшьләр якын-тирә шәһәрләргә юл тота. Мин 2010 елның октябрендә бирегә беренче тапкыр килгәндә, Качкару урта мәктәбендә 94 бала укый иде, хәзер аларның саны 75кә калган. Мәктәптә атнага 2-3 сәгать татар теле укытыла, туган як музее эшли, үз ашханәсе бар. Мин ике барганымда да мәктәптә укучылар һәм укытучылар белән очраштым, аларга бу якларның тарихын сөйләдем, китапларымны бүләк иттем. Шундый ук очрашуларым мәчеттә дә булды. Бу килүемдә мин мәктәпкә үземнең “Ачылмаган татар тарихы” дип аталган өр-яңа китабымны бүләк иттем, чөнки анда Пенза татарлары турында, Качкару авылы хакында да күләмле язма урнаштырылган. Мин бу юлы турыдан-туры югары сыйныфта укучы балаларга мөрәҗәгать иттем: -

Сез бик борынгы, тарихи урыннарда яшисез, - дидем мин аларга. – Биредән ерак түгел Алтын Урданың төньяк башкаласы Наровчат урнашкан, икенче якта – мең еллык борынгы Юлау-Городище шәһәрлеге, бортас-мишәрләрнең данлыклы каласы Золотаревка... Бу тарихны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, ачасы да ачасы, бу эшләр сезгә кала, балалар! Үзегезнең данлы тарихыгызны белегез, шушы юнәлештә белем алыгыз, китаплар языгыз, моңлы телебезне, асыл динебезне, гүзәл мәдәниятебезне, авылларыбызны, милләтебезне саклагыз! Без башлаган эшләрне дәвам итегез...

Мин аларга Пенза туфрагыннан чыккан асыл затлар – дөньякүләм танылган дин белгече Муса Бигиев, язучылар Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Гафур Колахметов, Кәрим Тинчурин, Гадел Кутуй, Шамил Усманов, Хәсән Шабанов, Исхак Зәбиров, Азат Вергазов; галимнәр Әдһәм Тинешев, Ришат Кудашев, Фатих Бахтеев, Якуб Агишев; композитор Мөнир Мазунов; танылган нәселләр Акчуриннар, Бибарсовлар, Гилдеевлар, Акжигитовлар, Дәүликамовлар, Иртугановлар турында сөйләдем. Бу балалардан да шундый талантлы, көчле шәхесләр үсеп чыгар, иншаллаһ, чөнки шартлар бар, үрнәк бар, бары тик милләт өчен эшләргә, дигән теләк-омтылыш кына кирәк! Татар балаларына бу юлны, бу юнәлешне без күрсәтергә тиеш.

2012 ел, 3 март

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Tatarmarket


Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх