Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв



i-mulla

takbir.ru









ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Тарих

  

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Татар халкының милли Мәҗлес рәисе


МИНЕМ УРАЛЫМ – ТАТАР УРАЛЫ

Татарлар Уралда иң борынгы халык

Әйе, минем Уралым – Татар Уралы...

Әйе, татарлар Уралда иң борынгы халык...

Котыпта, мәңгелек Кар Илендә, мәгърур кыя-ташлардан башланып китеп, Кыпчак далаларында вакланып комга әйләнгән, мәңгелеккә күчкән дәһшәтле таулар – ул минем тауларым...

Урал тауларының тарихы – ул минем дә тарихым, татар тарихы...

Чөнки минем каумем биредә Нух пәйгамбәр заманнарыннан бирле яши, чөнки минем халкым бу тауларда бүген дә көн күрә...

Кем әйтә, Урал таулары бүген урысныкы яки башкортныкы гына, дип? Кем төрле шовинистик проектлар төзеп, татарны Урал тарихыннан сызып ташларга җыена? Алар яки тарихны белми, яки аны махсус бозып күрсәтә. Чөнки бу кавемнәр Урал тауларына бик соң – бары тик татар җиңелә башлагач, татар зәгыйфьләнгәч кенә килеп утыралар. Бу хәл татар дәүләтләре Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм Себер ханлыклары җимерелгәч кенә була. Аңа кадәр Тын океаннан Урал тауларына кадәр туфракларга, Идел-Җаек буйларына төрки-татарлар хуҗа була. Чал тарихта алар төрле чорда төрлечә - скифлар, һуннар, сарматлар, саклар, кыпчаклар, болгарлар дип тә аталып йөртеләләр, болар барысы да бүгенге татарларның борынгы атамалары. Хәер, Урал таулары да төрле чорда төрлечә исем йөрткән бит – Торатау, Тур тавы, Рифей, Юли-боли, Җүкәтау, Камень, Каменный Пояс, Пояс Мира, Земной Пояс һәм башкалар...

От Тобола к западу те же горы до вершин рек Яик и Белой… Уральские… И зовутся они горы по-татарски Урал, по русский – Пояс Каменный», - дип язган В.Татищев үзенең “Общее географическое описание всей Сибири” дип аталган хезмәтендә.

Татар халкының төп яшәү урыны булып Идел-Урал арасы тора, бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Татар халкы бу җирләргә беркайдан килмәгән һәм беркая китмәгән дә... Юкка гынамы “татар” атамасының бер мәгънәсе “тау ирләре” дигәнне аңлата бит! Әйе, татар ул – тау кешесе, тау хуҗасы, ул Туфаннан бирле биредә яши, татар шушы тауларыннан ташкын булып дөньяга таралган, дулкын булып яңадан әйләнеп кайткан... Идел-Урал арасыннан күчү, килеп-китеп йөрүләр күп булса да, Төп Йортны – борынгы нигезне саклап яшәүче татарлар барыбер булган һәм алар хәзер дә бар. Алда сүзебез шулар турында булыр, иншаллаһ!

Укучым игътибар иткәндер – мин язмамның башында ук Уралтауда яшәүче татарларны Нух пәйгамбәр һәм Туфан чоры белән бәйләдем. Белеп торсагыз иде, бу – минем хыял җимеше түгел, ә миңа кадәр яшәгән зур галимнәрнең әйтеп калдырган сүзләре. Күренекле дин белгече, мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддин бу хакта менә нәрсә әйткән: “Идел, Җаек, Дон сулары буйлары элек-электән төрек кавеменең яшәү урыны иде. Тарихчылар Нух пәйгамбәрнең улы Яфәснең Идел белән Җаек елгалары арасында торганын сөйлиләр”, - дип яза ул.(Ризаэддин Фәхреддин. Алтын Урда ханнары. – Казан, 1996, 62 бит.) Идел-Җаек арасына Урал таулары да керә, димәк, Туфаннан соң Нух пәйгамбәр үзе генә түгел, аның белән бер көймәдә булган уллары да шушы җирләрдә урнашып калганнар, дигән сүз? Күп галимнәр раслаганча, төркиләр, шул исәптән татарлар да, Нух пәйгамбәрнең улы Яфәстән таралган кавем.

Нух пәйгамбәр нәселенең Урал тауларында яшеренүе турында Ризаэддин Фәхреддингә кадәр үк урыс тарихчысы Николай Карамзин әйткән булган. Үзенең “История государства Российского” дип аталган фундаменталь хезмәтендә ул болай дип язып калдырган: “...Неизмеримое пространство Северной Азии, огражденное Каменным Поясом, Ледивитым морем, Океаном Восточным, цепию гор Алтайских и Саянских – отечество...племен Монгольских, Татарских, Чудских... Там, на ГЛАВНОЙ ВЫСОТЕ ЗЕМНОГО ШАРА, было, как угадывал великий Линней, первобытное убежище Ноева семейства после гибельного всемирного наводнения, там воображение геродотовых современников искало ГРИФОВ, стерегующих золото.”

Бу язмадан күренгәнчә, Туфан суыннан соң Нух пәйгамбәрнең көймәсе Арарат тауларына түгел, Урал тауларына тукталган булып чыга? Хәер, “Арарат” атамасы Библиядә генә бар бит, ә Коръәндә Нух пәйгамбәрнең көймәсе, Аллаһ әмере белән, Җүди тауларында тукталган, дигән, ә «җүди” – гарәпчәдән “тау” дигәнне аңлата. Узган гасырларда Россиядә Нух пәйгамбәр көймәсе Урал тауларында тукталган, дигән фикер киң таралган булган. Әйтик, Урал тарихчысы Аркадий Коровин үзенең “Вспоминание об А.А.Берсе” дигән язмасында менә нәрсә яза:

В те же дни я купил брошюру, возможно именно в этом музее, о распространении религии на Урале, где шел рассказ, что Ной на своем корабле пристал к горе Арарат при всемирном потопе. Но это не армянская гора Арарат, а наша уральская, одна из вершин Южного Урала. Автор доказывал этим, что не Палестина, а Урал прародина человечства.” (III Берсовские чтения. Материалы научно-практической конференции. – Екатеринбур, 1999, стр.4.)

Ни гаҗәп, Урал турында язганда, бүгенге урыс тарихчылары да бу фикергә каршы килмиләр, киресенчә, Нух пәйгамбәр көймәсенең биредә тукталуын мөмкин хәл, дип саныйлар. Бу турыда тарихчы Светлана Лаврова менә нәрсә дип яза: “А уральцы всегда были уверены, что Ной со своим ковчегом причалил именно к Уральским горам, и даже искали ковчег...” (Урал. Кладовая России. – Москва, 2007, стр.5.)

Әйе, Нух пәйгамбәр көймәсен Уралда бүген дә эзлиләр, әмма бу хакта мәгълүмат бик аз бирелә. Булса да, бу галәми вакыйганы берничек тә Урал тауларында яшәүче төрки халыклар, бигрәк тә, татарлар белән бәйләргә теләмиләр. Имеш, татарлар бирегә бик соң килеп урнашкан икән, кемдер моны XVIII гасырда булган, ди, кемдер Явыз Иван яки Чыңгыз хан заманы белән бәйли. Беркем дә, бигрәк тә урыс галимнәре, татарларның Урал тауларында бик борынгы заманнардан яшәгәнлекләрен танырга теләми. Бүген Урал тауларында яшәп яткан татарларның Нух пәйгамбәр варислары, аның нәселе икәнлеген дә әйтәселәре килми. Ә бу нәкъ шулай. Моның шулай икәнлеген без үз язмаларыбызда исбат итәргә тырышырбыз, иншаллаһ!

Алыплар турында борынгы татар риваятьләренең дә нәкъ менә Урал төбәгендә саклануы очраклы хәл түгел. Халык беренче кешеләр – Алыплар, Алпамышлар, дәү кешеләр турында истәлекләрне меңәр еллар буе хәтерендә саклаган, безнең буыннарга хәтле китереп җиткергән. Коръәннән һәм хәдисләрдән күренгәнчә, беренче кешеләр гаять зур гәүдәле, көчле-кодрәтле халык булган, Туфан суыннан исән калган Нух пәйгамбәр нәселе дә шундыйлардан булган. Татарстанда һәм Башкортстанда, Чиләбе, Свердловски, Пермь өлкәләрендә халыктан Алыплар турында күп риваятьләр тупланган. Свердлосвки өлкәсенең Түбән Сырга районы, Вәскин авылында язып алынган шундый бер риваятьне укучыларга да тәкъдим итәсем килә:

Алып кешеләр

Алар карагай агачы кадәр озын булганнар.

Бер кеше ат белән сука сөреп йөри икән. Алып кеше аны кесәсенә салып алып кайткан да аталарына күрсәткән. Атасы:

- И балакаем, илтеп куй – каян алдың. Менә без бетәрбез, без беткәч шушындый бәндәләр чыгарлар, гомер кичерерләр кыямәт көненә чаклы, - дигән.

Улы илтеп куйган. Карагайларны, агачларны атлап кына йөри икән, үлән шикеле.

Элек әнә шундый кешеләр булган, ди.” (Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан, 1987, 251 бит.)

Ә менә бу риваять Пермь краеның Барда районы, Күчтәнти авылында язып алынган, ул да Уралның башка төбәкләрендә табылган легендаларны кабатлый:

“Зур кешеләр

Элекке заманда кешеләр хәзерге озынлыкта гына булмаганнар, ди. Бик зур гәүдәле, көчле-куәтле булганнар. Чыршы урманнарын печән арасыннан йөргән кебек телеп кенә йөргәннәр. Кул-атларны, кечкенә чокыр-чакырларны атлап чыккан кебек кенә атлап узганнар, ди.

Бервакытны, шул элекке заманда булган инде бу хәл, әлеге зур кешеләрнең малае уйнап йөри икән. Җирдә бер кечкенә генә кешелгә охшаган бер җан иясе күргән. Бу кечкенә кеше аты, сукасы белән җир сөреп йөри икән. Малай бу кечкенә кешене аты, сукалары белән кулына алып, гаҗәпсенеп карап торган да кесәсенә салган. Аннан әтисенә кайтып әйткән:

- Әти, мин уйнап йөргәндә, шундый-шундый уенчык кеше таптым, - дип, аңа күрсәткән.

Әтисе караган да әйткән улына:

- Улым, син аңарга тимә, уйнатып имгәтмә, каян таптың – шунда алып барып куй, бездән соңгы кешеләр шундый вак булырлар, - дигән.

Шулай дигәч, малай бу атлы, сукалы кешене табылган төшенә алып барып җибәргән, ди.” (Күрсәтелгән хезмәт, шунда ук.)

Свердловски өлкәсендә йөргәндә, мин Алыплар турында риваятьләрне тагы да ишеттем, димәк, бу борынгы заманнар халык күңелендә, хәтер күзәнәкләрендә һаман саклана икән әле... Минем бу язмам шул борынгы Алыплар нәселен дәвам итүче милләттәшләрем турында... Уралтауның үзәгендә, Свердловски өлкәсенең татар авылларында көн күрүче халкым турында. Алга таба Уралтау шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләрем турында да язармын әле, иншаллаһ!

Уралда татар авыллары

Идел-Урал арасында меңләгән татар авылы бар, бу төбәктә миллионлаган милләттәшебез яши. Урал һәм Урал тирәсендә - Башкортстанда, Свердловски, Пермь, Чиләбе, Курган, Ырынбур, чиктәш Төмән өлкәләрендә дүрт миллионга якын татар яши, биредә дә йөзләгән татар авылы бар. Бу хәтле халык каяндыр күчеп килә аламы? Юк, әлбәттә, татарның барлыкка килү урыны, төп нигезе шушында, кемдер китә торган, кемдер килә торган, әмма Төп Йорт калган, шул нигезне саклаучы Татар калган. Мин хәзер Свердловски өлкәсенә, Урал таулары арасында яшәүче шул татарлар янына барам. Күч-күч булып яшәүче, әллә кайлардан балкып күренеп торучы татар авылларына барам...

Октябрь инкыйлабына кадәр мин бара торган бу авыллар Пермь губернасына кергән, шуңа күрә дә, татарлар турында күпчелек чыганаклар Пермьдә саклана. 1897 елгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча, ул вакытта Урта Уралда 22 155 татар, 8 500 башкорт яшәгән. (Г.И.Чагин. Народы и культуры Урала в XIX-XX вв. – Екатеринбург, 2003, стр.) Хәзер исә, рәсми мәгълүматлар буенча, Свердловски өлкәсендә кырыктан артык татар авылы бар, катнаш авылларны да санасаң, бу сан күбрәк, әлбәттә. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, өлкәдә 168 мең 143 татар яши булып чыкты, бу – биредә яшәүчеләрнең 3,8 процентын тәшкил итә һәм урыслардан соң икенче урында тора. 1989 елда өлкәдә 41 500 башкорт теркәлгән, соңгы халык санын алганда исә, татар 15 меңгә кимегән, башкорт шуның кадәр арткан.

Өлкә татарларының өчтән бере Екатеринбург шәһәрендә яши, шулай ук югары Пышма, Первоуральски, Красноуфим, Кировоград, Березов шәһәрләрендә, Красноуфим, Түбән Сырга, Әчит, Әртә районнарында татар саны 5-10 проценттан 20 процентка кадәр җитә. Өлкәнең 15 авылы мәктәбендә татар теле атнага ике сәгать предмет буларак укытыла, калган фәннәр барысы да урыс телендә. Мәктәпләрдә аралашу урысча. Авылларда эш кәгазьләре, документлар, язулар бары тик урыс телендә генә.

Свердловски өлкәсе татар авылларына бер яктан менә шулай урыслашу янаса, икенче яктан, Уфа галимнәре һәм милләтчеләре бу авылларны башкортлаштыру өчен бик зур эш алып баралар. Алар үзләренең хезмәтләрендә бу татар авылларын башкорт итеп күрсәтәләр, шул китапларны бирегә алып килеп тараталар, җирле интеллигенция белән махсус эшлиләр, халыкның башын бутыйлар. Башкортларның төп дәлиле, имеш, 1834, 1850 еллардагы 8-9нчы ревизия вакытларында бу авылларның халкы башкорт дип язылган икән. Ә 3-4нче ревизия вакытларында һәм Россиядә беренче һәм соңгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча бу авылларның татар дип язылуын башкорт галимнәре күрмәмешкә салыша. XIX гасыр уртасында Урал татарларының кайберләре башкорт булып язылу - ул милләтне аңлатмый, ә җир биләүче катлам – сословиене аңлата бит. Әмма Уфа галимнәре монысын халыкка әйтмиләр, ясалма юл белән, татар хисабына, башкортны арттырырга һәм үз тарихларын булдырырга тырышалар. Ягъни, урыслар белән башкортлар берләшеп, татар тарихын, татар телен Урал тауларыннан кысрыклап чыгару сәясәте алып баралар. Бу өлкәдә бигрәк тә А.З.Әсфәндияров һәм К.М.Әсфәндиярова (История башкириских сел Пермской и Свердловской областей. – Уфа, 1999), Р.Р.Асылгужин (Башкиры Свердловской области. – Уфа, 2008), Р.Гатауллин (Кошчы ыруы авыллары. – Уфа, 2007), Башкортстан Республикасының Свердловский өлкәсендәге вәкиле Нәфисә Тюменцева һәм башкалар татар авылларын башкортлаштыру буенча даими эш алып баралар.

Югыйсә, татар галимнәре, шул исәптән, кайбер намуслы урыс тарихчылары да Урал төбәген гомер бакый татар җирләре икәнен язып килделәр һәм язалар. Бу якларның сөйләшен һәм милли мәдәниятен махсус өйрәнгән галимә Флера ханым Баязитова Урал төбәген татарларның төп нигезе, дип атый. Урыс галиме А.А.Дмитриевның 1896 елда Пермьдә басылып чыккан “Исторический очерк Пермского края” китабына нигезләнеп, ул: “Кайбер тарихчылар күрсәтүенчә, Уралда Краскоуфимск тирәләрендә электән үк Идел болгарларының биләмәләре булган, ягъни бу җирләрдә татарларның борынгы бабалары яшәгән, - дип яза. – Урал төбәгенә татарлар Казан ханлыгы җимерелгәннән соң күпләп күчеп утыра башлаганнар.” (Ф.С.Баязитова. Урта Урал (Свердловск өлкәсе) татарлары. – Казан, 2002, 3 бит.)

Бу якларның тарихын, телен, мәдәниятен өйрәнүгә бөтен гомерен багышлаган галим Фәрит Юсупов та Урал төбәген татарларның тарихи ватаны, дип атый:

“Этнограф галимнәр нинди дә булса бер халыкның билгеле бер территориядә авыллар корып, игеннәр чәчеп, мал-туар асрап, нәсел дәвам итеп яшәве аның бу җирләрне үз ватаны итеп санау үзенчәлегеннән килә дип исәплиләр, - дип яза ул. – Болгар чорында ук, Урта Идел һәм Түбән Кама тирәләрендә укмашып, үз дәүләтләренең нигезен корган борынгы бабаларыбыз өчен Урал төбәкләре дә беркайчан да чит булмаган. Күп кенә тарихчыларның әйтүенә караганда, Урал итәкләре бик борынгы заманнардан ук татарларның изге Ватаны булып саналган. Идел Болгарстаны монголлар тарафыннан басып алынгач, Казан ханлыгы җимерелеп, дәүләт туздырылганнан соң да алар шул тарихи ватан туфракларына барып сыеналар. Шунлыктан, Идел татарларының Урал төбәкләре, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер җирләренә бары тик Казан ханлыгы җимерелгәч кенә күчеп утырганнар, дигән фикерне шартлы рәвештә генә кабул итәргә мөмкин.” (Г.Ф.Юсупова, Ф.Ю.Юсупов. Красноуфим татарлары, тарих, тел, фольклор. – Казан, 2004, 4 бит.)

Менә мин дә татарларның тарихи ватаны булган Урал төбәгенә - Свердловски өлкәсенә юл тоттым. Дөрес, бу якларда минем элек тә булганым бар иде инде, әмма бу юлы махсус атап татар авылларын өйрәнергә дип килдем, шул максаттан өлкәнең Түбән Сырга, Әчит, Красноуфим районнарында булдым. Миңа бу сәфәремне оештыруда Бөтендөнья татар конгрессының Свердловски өлкәсе бүлеге җитәкчесе, өлкәнең Җәмәгать палатасы рәисе Ринат әфәнде Садриев һәм аның ярдәмчеләре зур булышлык иттеләр, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Мин бу сәфәремдә Свердловски өлкәсенең ун татар авылында булдым, халык белән очрашулар уздырдым, әмма миңа кадәр аларның барысында да диярлек башкортлар булып чыккан иде инде. Алар, нигездә, укытучылар белән эшли булып чыкты, ә укытучылар әкрен генә башкортлаштыру фикерен халыкка сеңдерәләр икән. Әлбәттә, халык аңа карап кына башкортка әйләнмәс, башкортча сөйләшә башламас, әмма башкорт галимнәре өчен иң мөһиме – аларның башкорт дип язылуы кирәк. Ул вакыта алар бу борынгы тарихны да, бу җирләрне дә башкортныкы, дип игълан итәчәкләр, татар исемен Урал тауларыннан гына түгел, тарихтан сызып ташлаячаклар. Әмма – Аллаһы Тәгалә бар, дөреслек бар, һәр милләтнең тәкъдиренә язылган үз язмышы бар. Бу дөньяда, бу тарихта татар өстенә ыргылучылар күп булды инде, әмма берсе дә безне юкка чыгара алмады. Моннан соң да юкка чыгара алмаслар, иншаллаһ!

Уралтаудагы татар авылларына сәфәремне мин Түбән Сырга районыннан башладым. Бу район Екатеринбургтан 150 чакрымнар көнбатышта, урман эчендә, Бардым һәм Сабар сыртлары арасында, Уфа һәм Сырга елгалары буенда урнашкан булып чыкты. Биредә унлап татар авылы бар икән, татарлар шулай ук район үзәгендә һәм янәшәдәге Михайловски шәһәрендә дә күпләп яшиләр. Татар авылларының исемнәре – Уфа Шигере, Үрмәкәй, Акбаш, Шөкер, Аккул, Вәскин, Әрәкәй, Шарама, Кантуган. Моннан тыш та районда татар атамалы авыллар бар, әмма аларда урыслар яши, алар XVIII гасырда көчләп чукындырылган татарлар булырга тиеш.

Биредә җир-су атамаларының да күпчелеге татар исемен йөртә, әйтик, Хафиз Кайгыр, Сабар, Бардым таулары, Уфа, Сырга, Бардым, Юрмыс, Барышан, Баскан елгалары... Галимнәрнең язуынча, бу төбәктә кешеләр бик борынгы чорлардан – таш гасырдан бирле яшәгәннәр. Сырга елгасы буйларыннан ун мең еллык торак урыннары табылган, биредәге кыяларда моннан биш мең ел элек ясалган рәсемле ташлар, тау куышлары саклана, алар татарлар яшәгән авыллардан ерак түгел. Шулай ук Уфа елгасы буйларыннан да 6-7 мең еллык торак урыннары табылган, биредә дә татар авыллары яшәп ята...

Әмма бу борынгы тарих татарга да, башкортка да бирелми, ниндидер билгесез халыкныкы, дип игълан ителә. Рәсми чыганакларда татар авыллары тарихы биредә XVII-XVIII гасырдан гына башлана, имеш, кемдер кайдандыр күчеп килгән, авыл салган һәм яши башлаган... Әмма кеше бит һәрвакыт кеше булган җиргә килә, уты-суы булган җиргә нигез кора. Татарлар бигрәк тә мәчетле, тәртипле җирләргә, үз милләттәшләре янына сыенырга тырышканнар. Бу яктагы татар авылларына читтән берничә татар гаиләсе килеп урнашкан икән, ул әле биредә элек кешеләр яшәмәгән, дигәнне аңлатмый! Урыс архивларында татарлар турында мәгълүматның соңгы гасырларда гына күренә башлавы шулай ук биредә татарларның элек булмавын аңлатмый! Татарлар биредә бик борынгы чорлардан күч-күч булып яшәгән, алар беркая китмәгән, бүген дә авыл-авыл булып биредә яшәп яталар. Бу турыда татар галиме Фәрит Юсуповның югарыда телгә алган китабында да бик ачык әйтелгән:

Билгеле булганча, Свердловски өлкәсендә урнашкан күпчелек татар авылларының бер өлешен йомышлы һәм этник мишәрләр, шулай ук себер татарлары тәшкил иткән. Бу җирләрнең зур өлеше XVI гасырның азагына кадәр Тура һәм Иртыш бассейнында төзелгән беренче Себер ханлыгының көнбатыш чикләре булып саналган.” (Күрсәтелгән хезмәт, 191 бит.)

Менә минем кулымда “История Нижнесергинского района: документы и факты» дип аталган китап, ул 2007 елда Екатеринбург шәһәрендә басылып чыккан. Биредә татар авылларына да шактый урын бирелгән. “Старинные деревни и села” дигән мәкалә авторы Л.В.Шимкевич үзенең кереш сүзендә бу яклардагы татар авылларын иң борынгылардан дип язса да, һәр авыл тарихына тукталганда тагы шул XVII-XVIII гасырдан ары китми:

“Первыми населенными пунктами на территории современного Нижне сергинского района стали татарские деревни и юрты, расположенные по низовьям реки Серги и берегам реки Уфы. Пришли сюда татары в XIII-XIV веках, во времена великого движения степных тюркоязычных народов из Центральной Азии на север и запад. Эти были времена походов Чингизхана, создания и распада огромной империи чингизидов. Часть пришлых степняков оседала на плодородных землях, забывала о кочевой жизни и превращалась в трудолюбивых землепашцев и скотоводов.” (Күрсәтелгән хезмәт, 11 бит.)

Нәрсә, аңа кадәр җәннәттәй бу җирләрдә кеше яшәмәгәнмени? Яшәгән, әлбәттә, бу хакта җирле галим М.Берс үзенең “Археологические памятники Сверловска и его окрестностей” дип аталган хезмәтендә менә нәрсә яза:

”Как странно, что никто здесь не живет! Как здесь тихо и как уютно!» - часто повторяют туристы. Но если бы можно было собрать сюда всех людей, которые жили здесь раньше, то они не поместились бы на этой территории, даже став рядом, плечом к плечу… По материалам археологических памятников установливается, что люди, заселевшие Среднее Зауралье в эпоху неолита, продолжали жить здесь и в более позднее время, до середины второго тысячелетия до нашей эры.» (Человек пришел на Урал. – Екатеринбург, 1998, стр.14.)

Әйе, ул чакларда ук биредә кешеләр яшәгән, ул чакларда ук бу җирләрнең хуҗасы булган, Урал таулары Төрки каганталар биләмәсе дә булып торган, Идел Болгарстаны биләмәләре дә булган, соңрак исә аның белән Алтын Урда, Себер ханлыгы һәм Казан ханлыклары идарә иткән. Бу патшалыкларның хуҗалары, үзегез белгәнчә, төрки-татарлар, димәк, җир дә аларныкы булган. Ә башкортларның өпәй, терсәк, кошчы, сызгы ырулары татар ханнары рөхсәт биргән урыннарда малчылык белән шөгыльләнгәннәр, көтү көткәннәр. Урыслар исә бу якларга Казан ханлыгы җиңелгәч, Себер ханлыгы җимерелгәч кенә килеп утырганнар. Бу хакта урыс галимнәре үзләре дә танырга мәҗбүрләр:

В Средние века земли Урала входили в состав различных государств: Шейбанидского улуса Золотой Орды, Тюменского ханства, Вятской республики, Волжской Булгарии, Югры, Перми Великой, Пелмского княжества, Сибирского ханства, Ногайской Орды, Казанского ханства, - дип яза Светлана Лаврова. – После длительного и трудного завоевания Урала Московским княжеством Урал все так же оставался “перекрестком дорог”.” (Урал. Кладовая земли. – Москва, 2007, стр.13.)

Автор санап киткән дәүләтләр – алар барысы да татар дәүләтләре, ә Вятка республикасы, Югра, Пермь Великая, Пелмское княжество дигән дәүләт берәмлекләре дөньяда булмаган, алар географик атамалар гына. Димәк, моннан мең еллар элек тә, әле 500 ел элек тә Урал тулысы белән ТАТАР ДӘҮЛӘТЛӘРЕ кулында булган! Бу – тарихи факт, моны берничек тә әйләнеп үтеп булмый! Дәүләтләре булган җирдә кала-салалары да булган, ул татар калалары өстендә бүген урыс шәһәрләре утыра, ә борынгы салалар бүген дә татар авыллары булып яшәп яталар. Моны кайбер урыс галимнәре дә танырга мәҗбүр:

В XIII веке Зауралье и Южный Урал стали частью Золотой Орды, - дип яза тарих фәннәре докторы Т.Гуськова, - Здесь появились первые татарские поселения. А после того, как Золотая Орда распалась на ряд ханств – Сибирское, Казанское, Ногайское, на территории Южного, а затем и Среднего Урала образовались татарские деревни переселенцев из этих ханств, не пожелавших войти в состав Московского государства. Некоторые из этих деревень существуют и до сих пор.» (Человек пришел на Урал. – Екатеринбург, 1998, стр.145.)

Хәзер мин шул татар авылларының иң борынгысына юл тотам...

Әрәкәй – иң борынгы татар авылы

Татарлар үзләре туган авылларын Аракай, дип атыйлар. Кемдер бу атаманы төрки тамырлы Аракай бабайдан алынган, ди, кемдер анда мари сүзе “ир-ат” һәм “хатын-кыз”ның кушылмасын күрә, кемнәрдер исә борынгы арийлардан калган атама булырга тиеш, ди. Барысында да хаклык бар кебек, чөнки шушы җирләрнең төп хуҗасы булган төрки һәм фин-угыр халыкларының ерак тамыры борынгы арийларга барып тоташа бит! “Более того, по мнению многих, Южный Урал – прародина ариев, а значит, колыбель современной цивилизации”, - дип яза Светлана Лаврова югарыда телгә алынган китапта. (Күрсәтелгән хезмәт, 15 бит.)

Әрәкәйдән ерак түгел борынгы тау куышы бар, халык аны “Таш куыш” дип атый, биредә кыш чыгарга бөтен Уралның ярканатлары җыела икән. Гомумән, Әрәкәй авылы урнашкан Сырга елгасы буенда тау куышлары да, борынгы шәһәрлек урыннары да, бик борынгы язулы кыя-ташлар да сакланган, хәзер анда туристларны йөртәләр. Бу тирәләр “Оленьи Ручьи” дип аталган табигать паркына кертелгән, ул дәүләт кануннары белән саклана, кыядагы рәсемдә болан сурәте булганга, шундый исем биргәннәр. Галимнәрнең язуы буенча, биредә моннан 15-17 мең еллар элек кешеләр яшәгән, тау кыушларында аларның торак урыннары, эш һәм сугыш кораллары сакланып калган. “Часть открытых разведочными исследованиями стоянок археологи отнесли к среднекаменному веку (мезолит) – XVII тыс. до н.э. (Оленьи Ручьи I, II, IV). Они располагаются на высоких мысах правого берега реки Серги”, - дип яза С.Н.Панина югарыда телгә алган “История Нижнесергинского района...” дип аталган китапта (9 бит).

Әйе, кешеләр биредә бик борынгы заманнардан яшәгәннәр, бозлык чорын да Уралдагы тау куышларында үткәреп җибәргәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк, Урал иң карт таулардан санала, ул Кавказ, Алтай тауларыннан борынгырак, димәк, тормыш та монда бик борынгы чорлардан дәвам итә. Уралның борынгы чорын хәзер галимнәр махсус өйрәнә, шул исәптән, Әрәкәй авылы янындагы тау куышларын һәм торак урыннарын да фәнни яктан тикшерәләр.

Долина реки Серги была населена людьми с глубокой древности, - дип яза алар. – Палеозоологами Института экологии Уральского отделения Российской Академии Наук (Смирнов Н.Т.) при раскопках рыхлых отложении в гроте у Дыроватого Камня была вскрыта серия культурных слоев. Возраст самого нижнего культурного слоя, расположенного на глубине 3,5 метра – 14 тысяч лет. (www.olen.ur.ru.)

Шунысын да әйтергә кирәк, Әрәкәй авылыннан бераз өстә, Сырга елгасының уң як ярына дөнья галимнәре “Өмет фәрештәсе” сынын китереп куйганнар. Дөньяның җиде кыйтгасына, җиде урынына куелган бу символ Россиядә бердәнбер, һәм ул Урта Уралда. Әлбәттә, бу борынгы урыннар татар авылы Әрәкәйдән ерак булмаса да, җирле тарихчылар бу тарихны татарлар белән бәйләп карамаска тырышалар. Авыл халкы Әрәкәйнең тарихын кимендә 700-800 ел дип барса, урыс галимнәре аңа 300-400 елдан артыкны бирмиләр. Әле яңа гына телгә алган “История Нижнесергинского района” китабында Л.В.Шимкевич Әрәкәй тарихы турында болай дип яза:

“В основе названия села лежит башкирско-татарское имя Аракай. В документе 1738 года упоминается местный старшина Аракай Акбашев. Возможно, именно его имя и сохранилось за небольшой в то время татарской деревенькой. Село Аракаево по праву считается одним из самих старинных сел Нижнесергинского района.” (Күрсәтелгән хезмәт, 20 бит.)

Шул ук китапта башка авторлар – В.В.Сумин һәм А.П.Сюзюмовлар: “Село Аракаево имеет очень древнюю историю и известно по достоверным источникам с конца XVII в.”, - дип язалар. (Күрсәтелгән хезмәт, 21 бит.) Бу җөмлә шактый каршылыклы, әгәр авыл бик борынгы тарихлы икән, аның XVII гасыр азагыннан гына билгеле булуы хакыйкатькә туры килеп бетми бит! “Бик борынгы” дигән сүз кимендә бер, ике, өч мең еллык тарихны күздә тота, әмма мәкалә авторлары моны ачып бетермәгәннәр.

Мин Әрәкәй авылында җирле җитәкчеләр белән дә, укытучылар, дин һәм сәнгать әһелләре белән дә очраштым. Җирле тарихчы Әкърам абый Нигаматов авылның бик борынгы булуын әйтте, аңа 7-8 гасыр да, хәтта мең ел булырга да мөмкин, диде. Ул үзе укытучы кеше, авылның тарихын яза, нәсел шәҗәрәләре төзү белән дә шөгыльләнә. Әкърам абыйның әйтүенчә, 1089 елны Биләрдән Минһаҗи исемле кеше куылган булган, ул бу якларда ислам динен таратып йөргән, аның Әрәкәй авылына да тәэсире булган. Минем өчен бу яңа һәм кызыклы мәгълүмат булды, әмма аны ничек тикшерәсең?

Әрәкәй авылы милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Салават Гобәев та авыл, нәсел шәҗәрәләре белән нык кызыксына. Мәктәп музеенда аның үзенең дә “Шәҗәрә Агачы” тора, ул 1690 елны туган Танып бабайдан башлана, Таныптан соң Тархан, Хәмсеш, Ислай, Гобәй буыннары дәвам итә. Шулай ук Хәкимов, Гафаров, Нигаматов, Аракаевларның да нәсел шәҗәрәләре торгызылган, эзләнүләр һаман дәвам итә. Салават әфәнденең әйтүенчә, авылда X-XII гасыр ук башлары һәм борынгы кылыч табылган, алар Болгар чорына карый һәм болгар сугыш коралларына нык охшаган. Идел Болгарстанының чикләре Урал тауларына кадәр килеп җиткәнне искә алсак, бу сугыш коралларының Әрәкәй авылында табылуына бер дә гаҗәпләнергә кирәкми.

Бүгенге көндә Әрәкәй авылы белән башкортлар да бик кызыксына, алар биредә булып, халыкның бер өлешен, бигрәк тә укытучыларны эшкәртеп өлгергәннәр инде. Мәсәлән, элек мәктәп директоры булып эшләгән Әкърам абый Нигаматовның фикерләре икеле-микеле, татарлыгына инанса да, башкорт ягына да тарта, “Без кайчан татарлашкан?” дигән сорау куя. Уфа галимнәре Әрәкәйне башкорт авылы дип язып, халыкның башын бутаганнар, ә алар башкасын күрмәгән. Узган гасырларда бу авыл халкы, җир алу өчен, башкорт дип язылган булырга да мөмкин, чөнки ул вакытта җирне башкортларга гына биргәннәр. Әмма моннан гына кешенең милләте үзгәрми бит, кәгазьдәге һәм тормыштагы милләт – алар икесе ике нәрсә!

Билгеле бер чорда Урал татарларының “башкорт” дип атала башлавын кайбер башкорт галимнәре үзләре дә танырга мәҗбүр. “Уфа өязенең көнбатыш һәм төньяк өлешләрендә яшәүче чуашлар, татарлар һәм марилар XVII гасырда башкорт дип аталып йөртелә башлыйлар, - дип яза башкорт галиме У.Х Рәхмәтуллин. – Билгеле бер чорда, бигрәк тә XVI гасырның икенче яртысында һәм XVII гасырда башкорт сүзе административ термин буларак һәм сословие атамасы буларак кулланылган.” ( Крестьянство и крестьянское движение в Башкирии в XVII-нач. XX вв. – Уфа, 1981. Димәк, шушыңа нигезләп, без бүген үзен башкорт дип йөрүчеләрне дә “тамырларын оныткан татарлар” дип атый алабыз? Һәм ул шулай да, башкорт милләтенең зур бер өлеше типтәрләрдән, мишәрләрдән һәм татарлардан тора, алар, урыслар кебек, татар хисабына үрчегән халык. Моны галимнәр үзләре дә танырга мәҗбүр:

Башкиры, проживавшие на территории края были коренными жителями его, -дип яза алар. –Считалось, что вели они свой род от Нагайских татар, живших в Булгарской области, которую оставили они по собственным их преданиям на исходе XII столетия, поселевшись на Уральских горах и далее по всем близ лежащим от этих гор местам, сказано в “Хозяйственном описании Пермской губернии» Н.С.Попова.» (Л.Е.Алексейчик. В начале пути: экономика, финансы… - Красноуфимск, 2010, стр.7.)

Димәк, башкортлар үзләре болгар-татардан килеп чыккан? Әмма аларга татарны бу тарихи йоту гына аз булып тоелган, күрәсең, алар хәзер бөтен дөньяда яшәүче татарларга, аларның борынгы тарихына, теленә, бүгенгесенә дә үрелә башладылар. Свердловски өлкәсендәге хәлләр – шуның ачык мисалы...

Әрәкәй авылында бүгенге көндә биш йөзгә якын кеше яши, башлангыч мәктәп, мәчет бар. Иске мәчет бинасында җирле хакимият урнашкан. Авылда хәзергә клуб юк, ул янган, ә яңасын менә инде 20 ел буе салалар. Бу авыл бөтен татар дөньясына үзенең «Сәрдәрия» ансамбле белән данлыклы. Инде ярты гасыр эшләп килә торган бу халык ансамбленә йөзгә якын кеше йөри, аларны Россиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә беләләр. Мондый уңышларның сәбәбе – миллилектә, чөнки ансамбльнең репертуары да, киемнәре дә гаҗәеп милли, хәтта ки, борынгы милли киемнәр. Әйтик, Казан тирәсендәге татар авылларында болай киенмиләр, мондый милли киемнәрне бары тик Уралда гына күрергә мөмкин.

Әйтик, тәңкәләрдән тезеп эшләнгән түшелдерик, аны муенннан кияләр һәм ул хатын-кызның бөтен күкрәген каплап тора. Шулай ук тәңкәләрдән тезеп эшләнгән сагалдырыйк дигән әйбер, ул зур чуклы яулыкларга тегелә, ике рәт булып муенны тулысынча каплап тора. Бер караганда, моны ислам гадәте дип тә әйтергә була, чөнки мөселман хатын-кызлары күкрәкләрен һәм муеннарын каплап йөрергә тиешләр. Икенче яктан, бу киемнәрдә борынгы мәҗүси элементлар да шәйләнә, чөнки муен-күкрәкләрне көмеш әйбер белән каплау борынгы кешеләрдә булган, алар моны яман көчләрдән саклану өчен, дип кулланганнар. Мөгаен, борынгы Болгарда да хатын-кызлар шушылайрак киенгәннәрдер...

Урал татарларының киемдә тагы бер аерымлыгы – аларда чиккән әйберләр бик күп, бу мин булган Әрәкәй, Үрмәкәй, Уфа Шигере авылларында да шулай иде. Бездә акка чиксәләр, бу якта, нигездә, кара һәм кызыл җирлеккә эре-эре чәчәкләр, үсемлек үрнәкләре чигәләр, һәр хатын-кызның сандыгында шундый күлмәк саклана. Алар гаҗәеп матур һәм үзенчәлекле, әйтерсең лә кара җирдә үсеп чыккан нәфис гөлләр! Бу күлмәкләр балаитәкле, җиңнәре дә буенча чигелгән, күлмәк өстеннән чиккән алъяпкыч ябылган, түштә - түшелдерек, муенда – сагалдырыйк, башта – чиккән чәлпәк калфак һәм зур кәшимир-француз яулык, аякта – озын тула оек һәм читек-кәвеш... “Сәрдәрия” ансамбле хатын-кызлары да шушы рәвешле киенә, ә ирләрдә исә буй-буй ыштан, читек-кәвеш, ак күлмәк һәм чиккән түбәтәй. Элек туйларда халык гел шушындый милли киемнәрдән утырган. Хәзер шушы рәвешле алар сәхнәдә чыгыш ясыйлар һәм бөтен ил буенча җырлап-биеп йөриләр...

Хатын-кызлар чигү-тегүгә оста булса, ир-атлар итек басканнар, аучылык белән шөгыльләнгәннәр, йортлар төзегәннәр, мал асраганнар, тоташ агачтан юнып, каеклар ясаганнар... Әрәкәй авылы хәзер дә аягында нык тора, үз көнен үзе күрә. Дөрес, соңгы елларда тормыш шактый авырайган, Әрәкәйне чорнап алган урманнарга керү тыелган, алар дәүләт тыюлыклары яки шәхси милек, дип игълан ителгән. Шул ук вакытта авылга газ кертелмәгән, халык балонлы газны файдаланырга мәҗбүр. Авылда юллар яхшы, сулар өйгә кертелгән, башка татар авылларыннан шактый читтә яшәсә дә, Әрәкәй үзен ятим итеп сизми. Әле быел өлкә Сабантуе да Әрәкәйдә үткәрелгән, үзләре дә төрле фестивальләрдән, милли чаралардан кайтып кермиләр. Кыскасы, авыл халкы матур яши, матурлыкны ярата, зәвыклары да, милли горурлыклары да бар. Тирә-күрше авылларда сөйләүләре буенча, Әрәкәй халкы өстен булырга, лидерлыкны ярата икән, аларга аксөяклек хас, диделәр. Тормышта аяк астында калмас өчен болар начар сыйфатлар түгел, әлбәттә, тау араларында, урман эчләрендә яшәп тә, алар югалмаган, юкка чыкмаган, алга таба да шулай булсын, иншаллаһ!

Әрәкәй халкы төскә-биткә дә матур, ак йөзле, яшькелт-зәңгәр күзле, арада Себер татарлары кебек каракучкыллар да бар. Авыл халкы үзенә хас бер тел белән сөйләшә, анда Себер һәм Барда татарларының да үзенчәлекләре сизелә. Башкорт галимнәре моны үз якларына бормакчы була, әмма татар халкының яртысы, шул исәптән, мишәрләр дә, “ч” хәрефе урынына “с” яки “ц” куеп сөйләшә, аңа карап, татар булудан туктамый бит! Авылда бик борынгы сүзләр дә очрый, әйтик, биредә нәсел сүзе урынына “аймак” сүзен кулланалар, ул исә Монголиядә бүген дә авыл-төбәк дигәнне аңлата. Биредә киез итекне – туни, гөмбәне – мәшкә, җир җиләген – шартлама, дип атыйлар. Авыл тирәсендәге җир-су атамалары да бик үзенчәлекле – биредә Көбә (Куба) елгасы, Кыйгытамак чишмәсе, Байгыш (Бигеш), Үстөш, Иске Йорт, Хәмеш кул болынлыклары , Кыйгытау, Сөләйман җире, Кыйгытау, Мәгәзи тау, Урыс тавы, Сөләйман тавы, Аръяк тау, Олы Кышлау, Иске каберлек атамалы урыннар бар. Күргәнегезчә, болар барысы да саф татар телендә, татар тормышын һәм татар тарихын аңлаталар.

Әрәкәй авылы зур тормыштан читтә, тау араларына урнашса да, биредән зур дөньяга чыгучылар күп булган. Әйтик, Мәскәүдә яшәгән техник фәннәр докторы Мидхәт Нигаматов, Уфада яшәгән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ләбиб Хәкимов, алар хәзер инде вафат. Екатеринбургта яшәүче авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Шәйхетдин Гафаров, техник фәннәр кандидаты Камил Хәмзин, Россиянең атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре Булат Нигаматов, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, экономика фәннәре кандидаты Әбәбек Хәкимов авылның горурлыгы булып торалар. Бу исемлеккә шулай ук “Сәрдәрия” ансамбленә нигез салган, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрдәрия Нигаматованы, бүген шул ансамльне җитәкләүче, районның милли-мәдәни автономиясе рәисе Салават Гобәевны, җирле хакимият башлыгы һәм авылның имамы Рифгать Гафаровны, үзешчән тарихчы Әкърам абый Нигаматовны да кертер идем. Алар барысы да Әрәкәй авылының данын күтәрүгә хезмәт итәләр.

Авылга һәм аның халкына гомуми бәя биргәндә, күңелдә барыбер бер төер калды. Әрәкәй халкы дингә бераз салкынрак карый кебек тоелды миңа. Авылда җыйнак кына мәчет салынган, әмма анда 4-5 карттан артыгы йөрми. Югыйсә, ансамбльгә йөзгә якын кеше йөри бит, алар арасында 70-80 яшьлекләре дә бар, әмма аларның күпчелеге намаз укымый, дин тотмый. Мин моңа бик борчылдым, чөнки гасырлар буе Аллаһ рәхмәте белән сакланып калган бу авыл, бу татарлар Аллаһтан ерагаеп, алга таба нишләрләр? Безне бит елга буендагы таш сыннар, “Өмет фәрештәсе”, җыр-биюләр сакламый, бары тик Аллаһы Тәгалә генә саклый һәм яклый! Бу сүзләрем авыл халкына дога булып барсын иде, иманга кайтырга, намазга басырга ярдәм итсен иде!

Уфа Шигере – иң дини авыл

Әйе, якын-тирә авыллардан иң динлесе – Уфа Шигере авылы. Биредә элек тә мәчет-мәдрәсә булган, хәзер дә ике мәчет эшләп тора. Авыл халкы арасында Хаҗга баручылар, Казанда, башка шәһәрләрнең дини уку йортларында белем алучылар бар. Намазга да халык шактый җыела, вәгазьләр бик үтемле һәм дөрес алып барыла. Ул гына да түгел, Уфа Шигере мөселманнары дәгъват белән башка авылларга да йөриләр, татар халкын дингә өндиләр, тирә-юньгә мәгърифәт нуры тараталар, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Минем бу авылда инде беренче генә булуым түгел, узганында зәмһәрир суыкта килгән идем, монысында – җәйнең челләсендә килеп чыктым. Авылны шактый беләм, дип уйлыйм, аның турында матбугатта “Бер татар авылын башкортлаштыру тарихы” дип аталган күләмле язмам да басылып чыккан иде. Уфа Шигерендә шактый танышларым бар, бу авыл белән мин һәрвакыт кызыксынып торам.

Рәсми хакимият һәм башкорт галимнәре Уфа Шигере авылының тарихын 1647 елдан исәпли, имеш, шул елны урыс патшасы бу җирләрне башкортларга биргән, әмма алар аны озакламый Строгоновларга сатып җибәргәннәр. Әмма бу хәбәргә бераз ачыклык кертергә кирәк. Әйе, аерым башкортлар, үзләрен башкорт дип яздырган татар вотчинниклары бәлки җирләрен урысларга сатып та җибәргәннәрдер, хәзер пай җирләрен теләсә кемгә бер яртыга саткан кебек. Әмма авылның төп халкы – татарлар бу җирләрнең кадерен белгән һәм аны беркемгә дә бирмәгән. Әгәр җирләр тулысынча сатылган булса, бүгенге көндә Уфа Шигере авылы булмас иде инде.

Икенчедән, авыл картларының әйтүе буенча, Уфа Шигеренә кимендә 700 ел, бу хакта зираттагы борынгы кабер ташлары да сөйләп тора. Авылдан ерак булмаган Михайловски шәһәре янында борынгы кешеләрнең торак урыны табылган, аңа кимендә 7-8 мең ел. Шулай ук күршедәге Шарама татар авылы янында да неолит чоры торак урыннары табылган, бу да кимендә 6-7 мең еллык тарих. Дөрес, Шарама авылы XVIII гасырда көчләп чукындырылган булган, хәзер ул яңадан татарлашып ята, биредә хәтта мәчет тә салдырганнар!

Халыкның сөйләве буенча, Уфа Шигере авылы берничә тапкыр бер урыннан икенчесенә күчкән. Моңа җирле халыкларга карата уздырылган явыз сәясәт тә, сугышлар да, ачлык, җирсезлек, тынычсызлык та сәбәп булып торган. Кайберәүләрнең әйтүенчә, Уфа Шигере авылы халкы Соликамски якларыннан ук күчеп килгән, ул гәйна ыруннынан саналган. Әрәкәй авылында яшәүче Әкърам Нигаматов исә, Биләрдән куылган ислам дәгъватчысы Минһаҗиның истәлекләренә таянып, Уфа Шигере авылы урынында 1100 елда ук кешеләр яшәвен әйтә. Авылдан шулай ук V гасыр алтын бизәнү әйберләре табылуы да Уфа Шигеренең нигезе бик борынгы икәнлеген сөйли. Әйткәнемчә, кайберәүләр бирегә бәлки соңгырак чорларда да күчеп утыргандыр, әмма алар күчкәндә биредә инде кешеләр яшәгән булган, бу хакта күп төрле тарихи табылдыклар сөйли.

Инде авылның исеменә дә ачыклык кертеп үтик. Кайберәүләр авыл исемен патшадан җир алган Шигир Култаев белән бәйләп аңлата, әмма бу дөреслеккә туры килеп бетми. Авылның татарча әйтелеше – Шөгер, ул Уфа елгасы буенда урнашкан Шөгер авылы, дигәнне аңлата. Шул ук вакытта Әрти елгасы буенда урнашкан Шөгер авылы да бар, ул Әрти Шигере, дип атала. Өлкәнең төньяк-көнбатышында, Коми чигендә Шөгер елгасының агып ятуын, Татарстанда Шөгер авыллары булуынн, Себердә бик күп кенә җирле татарларның Шөгеровлар фамилиясен йөртүен дә онытмаска кирәк. Димәк, бу бик борынгы төрки-татар атамасы, ул елга, авыл, кеше исемнәрендә теркәлеп калган.

Екатеринбург шәһәренең борынгы Урал халыклары тарихы музеенда да Шөгер исеме белән бәйле бер тарихи ядкәр саклана, ул – “Шигирский идол” дип атала. Карагай агачыннан юнып ясалган 5 метрлы бу яссы сынны 1890 елны төбәкнең Шөгер сазлыкларыннан тапкан булалар, бүгенге галимнәр “Карагай Кеше”гә кимендә 9-10 мең ел икәнлеген исбат иттеләр. Карагай сын белән бергә сазлыктан меңнәрчә әйбер табыла, алар сөяктән һәм таштан ясалган була. “Карагай Кеше”нең үзен дә, бу борынгы табылдыкларны да мин музейга барып карадым. Алар арасында бик нечкә зәвык белән эшләнгән сөяк тараклар, бизәнү әйберләре, таштан кинжал һәм пычаклар, эш һәм ау кораллары, савыт-саба бар иде. Саз төбендә, торф арасында ятканлыктан, ун мең еллык бу табылдыкларга берни булмаган, алар бу якларда тулы тормыш барганлыгына шаһит булып торалар. Әмма “Карагай Кеше”нең – Шөгер Алыбының теле юк, ул биредә кемнәр яшәгәне турында сөйли алмый, шуннан файдаланып, Урал тауларындагы борынгы төрки-татар тарихын һәркем үзе ягына бора, үзенчә яза. Тарихи дөреслек исә әле һаман җир астында, саз төбендә ята...

Ни гаҗәп, бу татар авылына башкорт милләтчеләре һәм галимнәре тешләрен батырганнар. Алар Уфа Шигерен башкорт авылы итеп күрсәтү өчен бөтен көчләрен куялар, акчаларын кызганмыйлар. Уфа галимнәре Әсфәндияровлар бу авылны башкортныкы, дип, инде 1999 елда ук китапка язып чыктылар. Имеш, 1834 һәм 1850 елгы ревизия материаллары шуны күрсәтә икән! Без инде бу турыда кат-кат яздык – ул вакытта башкорт милләт булып саналмаган, ә сословие-сыйнфый катлам булган. Урысларга һәм Мәскәү хөкүмәтенә карата яхшы мөнәсәбәттә булганнары өчен, аларга үз җирләрендә хуҗа булу – вотчинник хокукы бирелгән. Ә татарларга исә Мәскәү төп дошманы итеп караган, аны бары тик кырып бетерү, бетерә алмый икән, көчләп чукындырып, урыс-христиан ясау максаты куйган. Яшәү белән үлем арасында калган татарларның бер өлеше, исән калу һәм ачка үлмәс өчен, үзләрен башкорт дип яздырырга мәҗбүр булганнар, шулай итеп, алар да җир хуҗасы булганнар. Бүген шушы кәгазьләрне болгап йөреп, татардан башкорт ясарга тырышу – ул әхлаксызлык булып тора.

Моңа кадәр тыныч кына яшәп яткан татар авылы, шушы китаплар чыкканнан соң һәм аларны тотып, башкорт эмиссарлары килеп җиткәннән соң, икегә бүленгән. Төп халык, ягъни, абсолют күпчелек, башкорт булырга уйламый да, бу ясалма тудырылган ыгы-зыгыга игътибар да итми. Ә менә җирле интеллигенциянең бер өлеше, бигрәк тә кайбер укытучылар бу кодалауларга күнеп, үзләрен башкорт дип яздырганнар. Ул гына да түгел, чеп-чиста татар авылында мәктәптә башкорт теле укытыла башлый, Свердловски өлкә телевидениесе Уфа Шигерен башкорт авылы исемлегенә кертә, авылга чит илләрдән “башкортларны күрергә” делегацияләр килә башлый! Югыйсә, башта авылда нибары бер башкорт – килгән килен, мәктәп директоры Шәмгыя Әхмәтова гына була бит! Ә 2002 елда инде халык санын алганда 55 татар үзен башкорт дип яздыра. Моның өчен укытучылар төрле ташламалар күрәләр, Башкортстанның атказанган укытучысы исемен алучылар да була, кемдер баласын Уфага укырга кертә, кемдер бушка тешен дәвалап кайта... Шулай итеп, 1755 елда вотчина җирләрен юк бәягә урысларга сатып җибәргәннәрнең варислары бүген бер теш өчен милләтен сата...

Башкортлар Уфа Шигеренә милли проблема гына түгел, дини проблема да алып килгәннәр, алар тырышлыгында бирегә мәҗүсилек үтеп кергән. Дөрес, алар үзләре моны мәҗүсилек дими, ә ниндидер халыкара экологик хәрәкәтләр белән бәйләргә тырышалар, имеш, Уфа Шигерендә балалар өчен шул юнәлештәге лагерь ачырга телиләр икән. Һәм авылга сектантларга охшаган чит ил кешеләре, америкалылар килә башлый, аларның төп халыклар һәм экология байрагы астында монда нишләп йөрүен беркем белми. Хәтта бу тиле проектны башлап җибәрүчеләр дә. Җирле халык өчен дә, читтән килүчеләр өчен дә матур әкият уйлап табылган, имеш, Уфа Шигерендә дөньяның үзәге, кендеге икән бит, америкалылар әле совет заманында ук бу авыл өстенә җиһаннан нур иңгәнен күргәннәр икән... Бәлки алар биредән кул сузымында гына булган “Маяк” атом берләшмәсе объектларын, атом бомбасы ясый торган Озерский, Снежинский шәһәрләрен күргәннәрдер җиһаннан? Бәлки аларны Уфа Шигере авылы түгел, Уралда бөтенләй башка нәрсәләр кызыксындырадыр? Хәер, сукыр тавыкка бар да бодай, дигәндәй, бу проектның башында торучы мәктәп директоры Шәмгия ханым белән аның якын тарафдары Рифгать Исмәгыйлов форсаттан файдаланып, әмрикәннәр ярдәмендә океан артына барып кайтканнар бит инде.Әйткәнемчә, авылда Америка консулы да, ниндидер индеец та, шортиклы музыкантлар да булып киткән. Уфа Шигерендә башкортлар һәм индеецлар ярдәмендә җирнең кендеген эзләү дәвам итә, ди…

Ә халыкта җир кендеге кайгысы түгел, аңа яшәргә кирәк, эш кирәк, тормышны алып барырга кирәк. Монда инде колхоз-совхозлар күптән беткән, халык белән идарә итүче юк, һәркем үз көнен үзе күрә. Ирләр балта эшенә оста булгач, тирә-күрше авылларда йортлар, дачалар төзеп йөриләр, төньякта эшлиләр, Екатеринбургка эшләргә баралар. Авылда шулай ук 5 фермер хуҗалыгы бар, 3 пилорам эшләп тора. Хатын-кыз өчен урта мәктәптә, китапханә-почтасында эш бар, үз хуҗалыкларында да эш җитәрлек. Ә биредә хуҗалыклар нык, йортлар төзек, халык яхшы, матур яши, тик хакимият биналары гына бик иске, хөкүмәткә бу татар авыллары кирәк түгел, күрәсең. Мин шәхси йортларның тагы бер үзенчәлегенә игътибар иттем – биредә капканы керүгә бөркәүле ишегалды башлана, мал-туар исә башка капкадан йөри. Бу хәл миңа охшады, чөнки чиста да, тыныч та. Бу тирәдәге тагы берничә авылда шундый ябулы ишегаллары күрдем.

Башкортлаштырудан тыш, авылда тагы бер проблема бар икән, ул – бирегә урыысларның күчә башлавы. Уфа Шигере табигатьнең бик матур урынына – зур су буена урнашкан, тирә-юнен урманнар чорнап алган. Шуңа күрәдерме, шактый кыйммәт булса да, биредән йортлар сатып алучылар күбәйгәннән-күбәя бара, арасында шәһәр урыслары да шактый. Алар белән бергә авылга аракысы, дуңгызы, чит тел, чит гадәтләр үтеп керә. Халык хәзергә моңа җиңел карый, әмма бер көн бу хәл, башкортлар һәм сектантлар кебек, зур проблемага әйләнергә мөмкин. Уфа Шигере астында алтын ятмалары бар, дигән хәбәр дә бирегә читләрне китереп тутырган. Алтын бардырмы-юкмы – безгә билгесез, әмма кул сузымындагы гына Михайловски шәһәре тирәсендә табигый газ тапканнар, әмма шуңа карамастан. Уфа Шигеренә һаман газ кертелмәгән. Димәк, алтыны да аларга булмаячак...

Әмма, шуларга карамастан, авыл халкы матур яши, кешеләре дә матур. Биредә күпчелек халык зәп-зәңгәр күзле, ак йөзле, араларында себерчә каракучкыллар да очрый. Уфа Шигеренең дә сөйләше Әрәкәй белән уртак, киемнәре дә бертөрлерәк. Биредә дә аллы-гөлле итеп чигәләр, күз явын алырлык милли киемнәр кияләр, тарихны, татарлыкны, гыйлемне бик сөяләр. Заманында волость үзәге булып торган, хәзер дә ярты меңгә якын кеше яшәгән Уфа Шигере авылы бүген дә бөтен тирә-юнь өчен мәгърифәт үзәге булып тора. Биредә урта мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла, мәчетләрендә дин гыйлеме бирелә, әйткәнемчә, авылда мәчеткә йөрүчеләр күп.

Уфа Шигередә милли тарих белән кызыксынучылар, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүчеләр, шигырь язучылар, татар дөньясы белән элемтәдә торучылар да бар. Шундыйларның берсе – Нәфисә ханым Гафарова, ул мәктәптә тарих укыткан, анда музей ачкан, халыктан берәмтекләп кул эшләрен, чиккән әйберләрне туплаган, фотосурәтләрен алган кеше, хәзер ул шулар турында китап-альбом чыгарырга җыена. Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дини гыйлем алган Нәфисә ханым хәзер халыкка ислам нигезләрен аңлата, тирә-юньдә дәгъватчылык белән шөгыльләнә. Авылның аксакалы Һади абый Котлыев та дин юлында, шулай ук милли тарих белән дә бик кызыксына. Һади абый Казаннан “Безнең гәҗит” газетасын алдыра, үзе дә татар матбугатына даими язып тора. Заманында Уфа Шигере авылының хакимият башлыгы булып эшләгән Шәмси әфәнде Шахмаев исә бик милли рухлы шигырьләр яза, авыл хәбәрләрен матбугатта яктыртып тора.

Татар мин, төптән, тирәннән,
Тамырым, каным татар.
Телем генә бераз җирле,
Зиһенем, җаным – татар.

   Идел буе, Урал, Себер –
   Бары да Татар Иле.
   Тумышымнан ишеткән тел –
   Әткәм-әнкәмнең теле.

Туган җирем – Уралыма
Татарлыгым уралган.
Уралган да, Тәфтиләүне
Җырлап бара җиһаннан...

   Татарлыгыма шатланып,
   Горурланып яшим мин.
   Түбәтәйле, Сабантуйлы,
   Якты уйлы Татар мин!

дип яза ул милләте белән горурланып.

Шушы авылда туып-үскән, минем бу сәфәремдә ярдәмче булган Мансур әфәнде Бәдретдиновка да мин зур рәхмәтле, милләт менә шундый фидакарь кешеләре белән бай һәм сау-исән! Укытучы Рәйсә ханым Фунтикова да миндә яхшы тәэсир калдырды, ул бик туры сүзле, гадел кеше. Аның әнисе рус милләтеннән булган, әмма Уфа Шигеренә килен булып төшкәч, татарчага өйрәнгән, ислам динен кабул иткән. Рәйсә ханым үзе дә татарчаны менә дигән итеп сөйләшә, ислам динен таный, мәктәптәге гаделсезлеккә каршы бер ялгызы көрәшә. Аның “Без башкорт түгел, без татар булып калырга телибез!” дип өзгәләнеп сөйләве һаман күңелемдә яңгырап тора. Сезнең кебек кешеләр булганда, татар булып та, мөселман булып та калырбыз, Рәйсә ханым, иншаллаһ!

Уфа Шигере авылында мин мәчеттә, китапханәдә халык белән очраштым, узган килүемдә мәктәптә дә булган идем, монысында балалар җәйге ялда булды. Тирә-як авылларга да мин Уфа Шигеренннән барып йөрдем, бу районда төп тукталу урыным анда булды. Акбаш, Үрмәкәй татар авылларына да мин биредән барып кайттым. Бу авыллар турында зурлап язарлык сүзем юк, алай да, бераз мәгълүмат биреп үтәргә уйлыйм. Акбаш авылында меңгә якын кеше яши, биредә 80 балалы урта мәктәп бар, анда татар теле предмет буларак укытыла. Шулай ук балалар бакчасында да тәрбия татар телендә алып барыла икән. Авылда манарасыз мәчет бар, ураза тотучылар шактый булса да, намаз укучылар бармак белән генә санарлык икән. Акбаш халкы – ак йөзле, аксыл-сары чәчле, зәңгәр-яшькелт күзле татарлар, исемнәре җисемнәренә туры килә. Әмма шушы авылның да, “Сез башкорт” дип башларын катыралар.

Уфа галимнәре Әсфәндияровларның югарыда телгә алган китабында да Акбаш башкорт авылы, дип язылган, моның өчен 1850 елгы ревизия материаллары файдаланылган. Әйткәнебезчә, ул вакытта җир алырга теләгән һәр татар, мишәр, мари үзен башкорт дип яздырган, әмма моңа карап башкортка әйләнмәгән. Бүген дә Акбаш авылы саф татарча сөйләшә, әмма Уфа галимнәренең тырышлыгы белән, монда да кайберәүләрдә башкорт тамырлар эзләү башланган. Әйткәнемчә, башкортлар бигрәк тә җирле интеллигенция, укытучылар белән аерым эшлиләр һәм кайбер уңышларга да ирешәләр. Акбаш авылында алар туп-туры элеккеге мәктәп директоры Гәрәй абый Фәрхетдиновка юнәлгәннәр, аны эшкәрткәннәр. Аның өендә Уфа галимнәре Әсфәндияров, Асылгуҗин, Екатеринбургтан Башкортстан вәкиле Нәфисә Тюменцева булып киткәннәр һәм абзыйның күңелендә татарлыгына шик уятканнар. Шуңа күрә ул мине дә “Без татарлармы, әллә башкортлармы?” дип каршы алды. Ак йөзле, ак чәчле, зәңгәр күзле бу татар картының шулай дип әйтүе мине гаҗәпкә калдырды...

Гәрәй абый хәзер авыл тарихы турында китап язып ята, монда да ул башкорт тамырларын эзләрме – белмим. Аның сөйләве буенча, бу тарих шактый гади, примитив – аннан күчеп килгәнннәр дә, монда урнашканнар дигәнгә кайтып кала. Күп авылларда үзешчән тарихчылар шулайрак яза. Имеш, алар Тол Гәйнә буйларыннан күчеп, Уфа елгасы буйлап агып килгәннәр дә, Шөгер халкы җир бирмәгәч, башта Үрмәкәй тирәсенә урнашканнар, аннан Шөкер авылы боларга шушы урыннан җир биргән икән. Имеш, бу хәл 1772 елларда булган... Нәрсә, аңа кадәр биредә беркем яшәмәгәнме икәнни? Әйе, бер-ике гаилә шулай килергә дә мөмкин, әмма алар нигә буш кырга килеп урнашсыннар икән? Халыкның зәңгәр күзле, ак йөзле булуын, имеш, Акбаш картның бер чирмеш хатынына өйләнгәненнән күрәләр, имеш, бөтен авыл шуннан зәңгәр күзле булып үрчегән икән. Югыйсә, татарларның күпчелеге ак йөзле, зәңгәр күзле бит, аларның барысы да чирмеш-маридан туганмы икәнни? Мариларның күпчелеге кара күзле, кара чәчле булуын да онытмаска кирәк әле!

Кыскасы, урыннарда тарих менә шулай языла. Дөресен әйткәндә, бу авылларның чын тарихы өйрәнелмәгән дә, язылмаган да. Күпчелек татар авылларындагы кабер ташлары өйрәнелмәгән, нәсел шәҗәрәләре эшәнмәгән, борынгы тарих турында инде әйтәсе дә юк. Шуннан файдаланып, башкорт галимнәре бу татар авылларын рәхәтләнеп башкортлаштырып йөриләр. Дөрес, Акбаш авылына Казаннан килүчеләр дә булган, галимә Флера Баязитова биредә тел буенча материал туплаган, “Сөембикә” журналы хезмәткәрләре килеп киткәннәр. Флера ханымның югарыда телгә алган китабында Акбаш авылыннан да шактый материал кергән.

Акбаш авылы да табигатьнең матур урынына – урман-таулар арасына урнашкан. Гәрәй абыйның әйтүенчә, аның борынгы чикләре Шарама елгасы буенда, Теркелек арты, дигән урында, Әхмәр капкасы, Кече Бәгәлдәш буйларында булган. Авыл көнчыгыштан Маяк-тау, көньяктан – Тармакул, Аккул-як, Кырлау белән чикләнгән. Биредән шулай ук эчәк кебек боргаланып, Исәк, Акбаш елгалары ага, кыш көне дә туңмый торган Эрү суы бу тирәгә хәтле килеп җитә. Гәрәй абыйның әйтүенчә, Эрү суы бик салкын икән, аны эчеп үлүчеләр дә булган, ул суга керүчеләр дә көзән җыерып, катып калалар икән. Авылда шулай ук Шаркамыш, таудан агып төшә торган Чишмәбаш чишмәләре бар икән.

Акбашта суга кытлык булмаса да, халык авылга газ кертә алмый тилмерә, шунлыктан, мәктәп һәм балалар бакчасының иске котыльныйларына күмер ягып интегәләр. Авылга табигый газ кертү өчен халык инде миллионга якын акча җыйган булган, әмма алар юкка чыккан. Авыл башыннан гына Красноармеец авылына газ торбалары үткән, андагы халык табигый газ яга, ә Акбаш халкы кайда күмер, кайда утын белән чиләнә. Гәрәй абый Фәрхетдинов шулар артыннан йөри-йөри инде чиргә сабышкан, әмма хәзергә нәтиҗәсе күренми. Минем уйлавымча, өлкә хакимияте дә, район җитәкчеләре дә бу татар авылларының киләчәген күрмиләр, аларга ярдәм итмиләр, киләчәктә мондагы мәктәпләрне ябып, балаларны күрше урыс авылларына укырга күчерүләре дә бик мөмкин. Булмаган башкорт тамыырларын эзләп азапланганчы, авыл халкы менә шушылар турында уйлансын иде...

Үрмәкәй авылында исә мин мәчеттә халык белән очраштым, мөселман кардәшләрдә чәй мәҗлесендә булдым. Ни кызганыч, Акбаш авылында да, Үрмәкәйдә дә, алдан сөйләшенгән булса да, директорлары мәктәпне ачмады, танышу мөмкинлеге бирмәде. Әйтүләре буенча, Үрмәкәй авылында урта мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла икән. Авыл нәрсәсе беләндер Уфа Шигерен дә хәтерләтә, өйләр бик матур, аллы-гөлле бизәлгән, төзек. Авыл да, Үрмәкәй халкы да миндә яхшы тәэсир калдырды, алар гади, эчкерсез булып күренде. Биредә халыкны бик тырыш, диделәр, әмма бер-берләреннән көнләшү юк, туганлык мөнәсәбәтләрен саклап яшиләр икән. Авылда дин Уфа Шигереннән килгән киленнәр ярдәмендә сакланып калган, диделәр, динне дә, нигездә, алар тота. Үрмәкәйдән шулай ук Казан мәдрәсәләрендә укучылар да бар.

Башкорт галимнәре китапларында Үрмәкәй авылы да башкорт итеп күрсәтелгән, имеш, алар кошчы ыруыннан икән. Югыйсә, биредә дә ак йөзле, зәңгәр күзле татарлар яши бит! Аларның чиккән киемнәре, йорт төзелешләре, сөйләшләре дә, гадәт-йолалары да Уфа Шигере һәм Әрәкәй авылларындагы кебек – татарча. Бу авылдан җырчы Гайфулла Афзалов чыккан, ул да саф татар телендә җырлый. Башкортлар бу татар авылларына кайсы яктан килеп карасалар да, анда башкортлыкның эзен дә таба алмыйлар. Мин бу хакта үземне Уфа Шигеренә кадәр кайтарып куйган Үрмәкәй хакимият башлыгы Рафаэль әфәндегә дә әйттем, халык саны алган вакытта уяу булырга, татар дип язылырга чакырдым. Үрмәкәй авылы халкының да татар дип языласына, татар булып каласына мин чын күңелемнән ышанам.

Түбән Сырга районында башка татар авыллары булса да, мин бу юлы аларга бара алмадым. Ниятем - өлкәнең көнбатышында, Пермь крае чигендә урнашкан татар авылларын барып карау иде. Шул сәбәпле, мин Уфа Шигере белән хушлашып, биредән 150 чакрымнар булган Әчет районына юлга кузгалдым. Уфа Шигеренең Бөркет таулары, Әптерәш иген кырлары, Кургашлы, Корсак тау елгалары, җәелеп аккан Уфа суы мине озата бардылар, авыл башындагы ялгыз нарат җәйге челләдә тагы берүзе басып калды... Урал таулары арасында бүленеп калган татарлар кебек...

Гәйнә - иң усал татар авылы

Юлыбыз – урман-таулар арасыннан көнбатышка таба бара. Биредә табигать искиткеч матур, таулар артык биек түгел, алар тоташ урман белән капланган. Юллар яхшы, машинабыз аннан да яхшы, чөнки аның хуҗасы - Әчет районының элеккеге хакимият башлыгы, Гәйнә авылы егете Рәүф әфәнде Мөниров. Ул, районны аякка бастырып, инде лаеклы ялга киткән, әмма туган авылы белән арасын өзми, төп нигезгә кайтып йөри. Рәүф әфәнде шулай ук Гәйнә авылын юллы, газлы һәм мәктәпле итеп калдырган, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Гәйнәдә мине Рәсимә ханым Сафина белән аның ире Рафаэль әфәнде каршы алды. Алар Свердловски өлкәсендә бик билгеле, милләт өчен күп көч куйган кешеләр. Рәсимә ханым шушы Гәйнә авылында туып-үскән, Рафаэль әфәнде Ревда шәһәреннән, алар озак еллар төньякта яшәгәннән соң, Красноуфим шәһәренә кайтып урашканнар. Рәсимә ханым – югары белемле филолог, балаларга гомер буе урыс телен укыткан, туган якларына әйләнеп кайткач, милли эшләрнең алгы сафына баскан. Ул Красноуфим хакимиятендә милли эшләр буенча төп белгеч булып эшләгән, шәһәрдә милли театр оештырган, районда Сабантуйлар, милли чаралар уздырган, “Таңсу” дип аталган татарча газета чыгара башлаган. Ире Рафаэль әфәнде исә - югары белемле табип, төньяк хастаханәләрендә баш врач булып та эшләгән, бирегә кайткач исә дин-милләт эшләренә тотынган. Ул хәзер Красноуфим районының имам-мөхтәсибе булып тора, Рәсимә ханым белән бергә милләтебезне иманга кайтару өчен күп эшләр алып баралар. Алар икесе дә Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаганнар. Аллаһы Тәгалә мине бу сәфәремдә менә шундый иманлы һәм милли рухлы кешеләр белән тоташтырды, мин моңа сөенеп бетә алмыйм! Алга таба без ике райондагы татар авылларында бергәләп йөрдек, халык белән бергә очраштык, проблемаларны бергәләп өйрәндек. Һәм киләчәктә Урал тауларында татарлар яшәгән шәһәрләрне дә бергәләр йөреп чыгарга кирәк, дигән фикергә дә килдек, иншаллаһ!

Әчет районында алты татар авылы бар икән – Гәйнә, Үрге Кәрше, Түбән Кәрше, Ләмте, Түбән Арый һәм Яманелга авыллары. Ә район үзе барыбер урыс районы булып санала, чөнки алар монда күпчелек, һәрхәлдә, Әчет үзе заманында татар авылы булса да. Бу төбәк заманында Пермь губернасына да кергән, ә аңа кадәр Себер һәм Казан ханлыгы, Нугай Урдасы, Алтын Урда һәм Болгар дәүләтләре составында булган, ягъни, бу җирләр белән гомер бакый татарлар идарә иткән. Әмма Уфа галимнәре Әсфәндияровларның югарыда телә алган китабында, 1834 елгы ревизия материалларына таянып, Гәйнә авылы да башкорт итеп күрсәтелгән. Имеш, алар башкортларның гәйнә ыруныннан икән. Әмма гәйнә татарларының борынгы “Ботык” кабиләсеннән булуын, аларның Урал тауларының ике ягына таралып яшәвен, заманында татарларның Чәрдән ханлыгында яшәгән булуларын без күптән язып чыктык инде.

Гәйнә атамалы авыллар Пермь краеның төньягында да, көньягында да, Свердловски өлкәсендә дә бар, аларда, нигездә, татарлар яши. Ә инде гәйнә кабиләсенең тарихына килгәндә, ул бик борынгы, бу хакта халыкта төрле риваять-легендалар сакланып калган. Берәүләр бу кабиләгә нигез салучы Гәйнә һәм Айнәне мең ел элек Болгар якларыннан килгән, дип барса, икенчеләр, киресенчә, боланга утырып, төньяк Котыптан килгән, дип баралар, күктән төшкәннәр, диючеләр дә бар. Ни булса да, Төньяк һәм Урта Уралда Гәйнә Иленең төп биләмәләре булган, алар шушыннан Урал тауларының ике ягына таралганнар. Узган гасырда Сахалин утравында японнарның айнә кабиләләре яшәвен дә әйтеп үтәргә кирәк.

Инде Гәйнә авылы тарихына килгәндә, халыкның сөйләве буенча, Тол Гәйнә якларыннан күчеп килгән аучы хатын-кыз бу авылга нигез салган булырга тиеш. Шул ук вакытта Асылбай авылыннан татарлар күчеп утырган, дип тә сөйлиләр. Чын дөресен белүче юк, авыл тарихы өйрәнелмәгән, язылмаган, теркәлмәгән. Әмма шунысы ачык – бу авыл гомер буе татарлыгы өчен көрәшеп, урыс арасында җан саклау өчен сугышып яшәгән. Әйе, Гәйнә авылында усал татарлар яшәгән, шуңа күрә дә аларны “Гәйнә воры” дип йөрткәннәр. Әмма бу – явыз усаллык түгел, ә гадел усаллык, үз хокукларың өчен көрәшүне, кирәк икән, тешләшүне дә аңлата. Рәсимә ханымның сөйләве буенча, Гәйнә халкына горурлык һәм бердәмлек хас икән, алар татар булуларыннан беркайчан оялмаганнар, кирәк икән, үзләрен яклап, дөньяның читенә барып җитәләр.

Шунысын да әйтергә кирәк, Гәйнә берьялгызы урыс авыллары арасында утыра, шуңа күрә аңа үз хокукларын урыслар белән сугышып та якларга туры килгән. Элек монда ат караклары яшәгән, Рәсимә ханым әйткәнчә, халык бик “отчаенный” булган, кирәк дип тапсалар, дәүләтнеке талап та алганнар. Моның сәбәбе дә бар – патша хөкүмәте дә, совет власты да бу татар авылына һәрвакыт үги итеп караган, аның малын талаган, акыл ияләрен төрмәләрдә череткән. Халык, моңа җавап итеп, сәнәккә тотынган. Гәйнәләрнең “шпаналыгы” – ул үз-үзеңне яклау һәм исән калу өчен мәҗбүри адым булган. Гәйнә халкы усал кебек күренсә дә, монда кеше үтерү, кеше талау юк, халык бер-берсен сатмый һәм яклый, бер-берсеннән көнләшми, байлык артыннан кумый. Бу авылда ат ите ашау бик нык гадәткә кергән, бу үзе үк аларның чын татар икәнлеген күрсәтеп тора. Биредә нәсел-ыруны “җәвер” дип атыйлар, Сафа җәвере, Көтмәй, җәвере һәм Низай җәвере бөтен авылны үз кулында тоткан.

Әйткәнебезчә, совет чорында да гәйнәләләрне башларыннан сыйпап тормаганнар, бу татар авылы әкренләп бетсен өчен барысы да эшләнгән. Әйтик, Гәйнәнең ике ягына, шәһәр кебек итеп, ике зур урыс бистәсе китереп салганнар. Гәйнәгә терәп, “Заря” бистәсен төзиләр, ул зур совхозның үзәге булган, бөтен игътибар, акча шуңа бирелгән, Гәйнә бу совхозның бүлекчәсе булып торган, халык шунда йөреп эшләгән. Гәйнәнең икенче ягында – ясалма төзелгән Уфимка бистәсе, ул урыс авылы, анда элек пыяла заводы булган, хәзер прибор ясыйлар, ярты Гәйнә шунда җәяү йөреп эшләгән. Гәйнә бары тик соңгы елларда гына бераз аякка баскан, өлешчә газлы-юллы булган, 400 башлык сыер фермасын саклап калган. Авылда бүген ярты меңгә якын кеше яши, 9 еллык мәктәп, клуб, мәчет бар.

Мин Гәйнә авылында клубта халык белән, мәктәптә балалар белән очраштым. Биредә халык бик кызыксынучан, бернәрсәгә дә битараф түгел, аларны милләт язмышы да, зур сәясәт тә кызыксындыра, сораулары да күп булды, теләкләре дә бар. Халыкны әхлак, дин, тел, мәктәп мәсьәләләре дә борчый, чөнки авылда эчеп йөрүчеләр дә бар, намазны да аз кеше укый икән. Патша заманында да, Сталин чорында да исән калган татар авылын, аның әхлагын, телен, динен, мәдәниятен ничек сакларга? Гәйнә авылында шул турыда зур сөйләшү булды. Шунысы сөенечле, Гәйнә авылы мәктәбендә татар телен укыту беркайчан да туктамаган, халык моның өчен мәктәп җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. Монда татар теле укытучысы Рәфисә ханым Носрипованың да өлеше бик зур, ул милли патриот, мәктәп каршында музей оештырган, анда авылның бөтен тарихы тупланган. Әмма киләчәктә бу мәктәпкә дә ябылу куркынычы яный, чөнки “Заря” бистәсендә яңа мәктәп салып яталар икән. Алар, Гәйнәдә кырыклап кына укучы, дигәнне сәбәп итеп, бу татар балаларын урыс авылына укырга күчерергә мөмкиннәр, чөнки бөтен Рәсәйдә шундый хәл күзәтелә. Монда бары тик Гәйнә мәктәбенең миллилеген, анда татар теле укытуны сәбәп итеп кенә сакланып калырга мөмкин.

Гәйнәдән соң без Түбән Арый авылына юнәлдек. Авыл әлләни зур булмаса да, җирле хакимиятнең үзәге булып тора. Биредә урта мәктәп, музей, мәчет бар, халык игенчелек белән көн күрә, мал тота. Газ торбалары авылдан ун чакрымлар ераклыкта үтсә дә, биредә әле газ юк. Без хакимият бинасында очрашу уздырдык, мәктәптә балалар белән дә очрашып алдык. Сүзебез татарлык, тарих, дин-әхлак, татар авылларын саклап калу турында барды. Шунысы куанычлы – биредә халык үзенең татарлыгын белә һәм аннан баш тартырга җыенмый. Аңлавымча, бу авылга башкортлар да бәйләнми, чөнки Арый авылы тарихи документларда Татар Арие, дип язылган, һәм моның белән беркем бәхәсләшә алмый.

Халыкның әйтүе буенча, Арый авылына нигез 1420 елда ук салынган булырга тиеш, әмма моны исбатларга кирәк әле. Авылның исеме дә, җисеме дә бик борынгы икәнлеге күренеп тора. Арый исемен биредә елга-су атамасы белән бәйләп аңлаталар, әмма “Ар” тамыры бик борынгыдан килә, ул кавемне дә, милли дәрәҗәне дә аңлаткан. Миңа калса, Аракай (Әрәкәй) һәм Арый атамаларының тамыры бер һәм ул борынгы җирле халыкның үзатамасы булып тора. Ә күршедәге Югары Арый авылы ул инде көчләп чукындыру нәтиҗәсе булырга тиеш, анда инде урыслашкан халык яши, татарлар ул авыылны мишәрчәләтеп, Арыйбаш, дип йөртәләр.

Рәсми чыганакларда исә Арый авылы 1670 елда барлыкка килгән, дип языла. Красноуфим уездына кергән Татар Арые авылында 1869 елда 189 кеше яшәгәнлеге теркәлгән. Ә 1889-1891 елгы исәпләүләр нәтиҗәсе буенча, авылда инде 384 татар яшәгән, бу бүгенге санга да туры килә. Ул вакытта ук Татар Арыенда ике мәчет һәм мәдрәсә, ике тегермән, ике кое һәм дүрт чишмә булган, болары да бүгенге көнгә туры килә. Ул вакытта ук һәр хуҗалыкта диярлек икешәр ат һәм сыер була, башка мал-туарны да мул тоталар. Кыскасы, халык нык яши, урман төпләп, иген чәчә, мал асрый, шул ук вакытта авылның үз байлары, сәүдәгәрләре дә була. Әйтик, бер нәселдән булган Мөхәммәтнур, Шәймарзан һәм Мутык авылга Казан, Пермь, Минзәлә, Екатеринбург шәһәрләреннән товар ташыйлар, алар ике катлы өйләренең беренче катында кибетләр тоталар, халыкка милли киемнәр һәм дини әсбаплар саталар. Әмма революциядән соң бу татар байларының күбесе юк ителә, маллары тартып алына, нәселләре сөргенгә сөрелә...

Арый авылы турында мәгълүматны башка чыганаклардан да табарга була. Без бу тирәдәге татар авылларының заманында Пермь краена кергәнлеген әйткән идек инде, аңа кадәр дә бу авылларны көнгер, пермьлеләр белән бергә санаганнар. Минем кулыма Пермь краеның Суксун тарих музее бастырып чыгарган бер китап килеп керде, анда түбәндәгеләр язылган:

“По переписи населения Сылвенско-Иренского поречья в 1679 году татары и марийцы проживали в следующих четвертях:

1. Карьевская четверть (Нижне-Иренский бассейн) д.д. Байсино, Усть-Турка, Старое Карьево, Щелканка, Большой Ашап, Казаево, Янычево. Всего 83 юрт, 241 чел. Мужского пола.

2. Верх-Иренская четверть: д.д.Телес (Курамышево то же), Медянка, Старая Курмашево, Новый Телес, Крым Сараево, Исынбаево, Верх. Сарс, Сарс, Кошманково. Всего 107 юрт, 296 чел. Мужского пола.

3. Шаквинская четверть: д.д. Девятькелдеево, Исенеево, Починок, Багишево, Атламышево, Юрман, Кинделене, Косельтаево, Уразово, Урасково, Кончиково, Таз, Солянка. Всего 62 юрт, 189 чел. Мужского пола.

4. Верх-Сылвенская четверть: д.д. Красный яр (“Бырма то ж”), Кобеняковы, Актыбаево, Медяшево, Верхний Батам, Нижний Батам, Малый Каратай, Большой Каратай, Арий (“Бисерть то ж”), Еноктаево, Верхний Чис, Бекбултаево, Турышь. Всего 102 юрт, 339 чел. Мужского пола.

(Центральный государственный архив древних актов, ф. 1209, опись 1, № хранения 226.)

По национальному признаку согласно данных переписи книг 1678-79 гг. мы наблюдаем такую картину:

Татары – 770, марийцы – 272, удмурты – 15, чуваши – 20 человек.” ( Историко-краеведческие материалы по Суксунскому району. – Суксун, 2007, стр.14-15.)

Күрәсез, монда башкорт авылларының эзе дә юк, бу төбәктә абсалют күпчелек татарлар яшәгән һәм ул шулай теркәлеп тә калган. Югарыда күрсәтелгән китапта бу мәкаләләрнең авторы С.М.Мирсаитов татарларның бу төбәктә борынгы һәм төп халык икәнлеген архив материалларына таянып исбат итә алган:

“Писец М.Кайсаров в 1623-24 годах провел полную перепись населения Сылвенско-Иренского поречья. По писцовым книгам М.Кайсарова здесь насчитывалось 67 юртов “остяцких” и “татарских”, 4 юрт марийских, 1 юрт мордовский... Русские здесь были лишь “гостями”, приезжали торговать и собирать ясак. Массовое заселение берегов Сылвы и Ирени началось с 1630-1640 годов. Составитель писцовых книг Михаил Кайсаров, описывая в 1623-24 годах кунгурскую местность, говорит о земельных пространсвах края: “Вотчина их (татар) старинная была вместо с сылвенскими остяками на реке Сылва, от остяцкого Молебного камня до Частых островов, по обе стороны реки Сылва, на 21 верст со всеми угодьями.» Татарсткие юрты, расположенные на реке Сылва, входили в Рожин Улус. Административное деление сылвенских татар осталось от ногайцев с XV-XVI веков.» (Күрсәтелгән хезмәт, 9 бит.)

Күрәсез, монда да башкортларның эзе юк, ул элек тә булмаган, хәзер дә юк. Бу турыда татар авылларында да яхшы беләләр. Түбән Арый авылы хакимият башлыгы Әмирхан әфәнде Шәяхмәтов, безне сөендереп, “Татар авылы беркайчан да югалмасын”, дигән сәясәт алып барабыз”, диде. Мәктәптә татар теленең укытылуы, авыл халкының татар зыялылары белән аралашып торуы бу сәясәтнең тормышка аша баруын күрсәтә. Арый мәктәбендә язучы Резеда Вәлиева белән очрашу булган, бирегә шулай ук Чаллыдан мәгариф хезмәткәрләре килгән, бу авыл балалары төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда еш катнашалар икән, хәтта Казанда “Тамчы-шоу” тапшыруында да чыгыш ясаганнар. Биредә татар телен Гөлчәчәк Петина укыта, ул Гәйнә авылындагы татар теле укытучысы Рәфисә ханымның кызы. Чын мәгънәсендә, алма агачыннан ерак төшмәгән, татар бакчасына тәгәрәгән булып чыкты...

Сөйләшү барышында Әмирхан әфәнде Шәяхмәтов бер кызыклы тәкъдим дә ясады – ул Красноуфим шәһәрендә Урал төбәгендәге татар авыллары тарихына багышланган фәнни-практик конференция үткәрергә кирәклеген әйтте. Мин үзем мондый тәкъдим белән Екатеринбург шәһәрендә чыгыш ясаган идем. Әйе, бу яктагы авыл тарихлары әле өйрәнелмәгән, бу татар авылларында, нигездә, тел белгечләре һәм фольклорчылар гына материал җыеп йөргән. Әмма авыллар тарихын өйрәнү “теге әби болай дип әйтте, урыс архивларында болай дип язылган”, дигәнгә генә кайтып калмасын иде, тарихны өйрәнгәндә бөтен нәрсәне дә кулланырга кирәк. Бу комплекслы тикшерүгә кабер таашларын һәм нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү, башка ил архивларындагы материалларны, башка милләт авторларының язганнарын файдалану, әдәби мирасны куллану да керә. Күргәнегезчә, хәзер районнарда да җирле тарихны өйрәнеп, шактый китаплар бастырыла, алардан да авыл тарихы буенча күп материал алырга мөмкин. Әйе, Урал төбәге татар авылларына багышланган фәнни җыелышлар да, тарихи китаплар да бик кирәк! Бу язмам шул изге эшнең башы булып торсын иде...

Богалыш – иң серле татар авылы

Инде юлыбыз Красноуфим якларына, татарларның иң күп яшәгән урынына. Татарлар бу район халкының 19 процентын тәшкил итәләр, алар 18 татар авылында төпләнеп яшиләр, Красноуфим шәһәрендә дә ун меңләп татар яши, диделәр, бу - кала халкының чиреге, дигән сүз. Шәһәрнең үзендә һәм барлык татар авылларында диярлек мәчетләр бар, һәр елны Сабантуйлар уздырыла, үзешчән түгәрәкләр эшләп тора, Красноуфимда милли темага фәнни конференцияләр, бәйге-фестивальләр уздырыла. Әмма мәктәпләрдә татар теленең укытылуы монда бик зәгыйфь, хәтта юк дәрәҗәсендә, моның сәбәпләренә алга таба тукталырбыз, иншаллаһ!

Без Красноуфим районында дүрт татар авылында булдык, халык белән мәктәпләрдә, мәчетләрдә, китапханә-клубларда очрашулар уздырдык. Әлбәттә, авыл авылга охшамаган, кайсының тарихы бик борынгы, кайсы бик мәгърифәтле, кайсында мәдәният алга киткән, әмма барысында да татарлык сакланып калган. Ә менә Урта Богалыш авылы бу сыйфатларның барысын да үзендә туплаган кебек, моның өстенә, ул әле бик серле авыл да булып чыкты. Хәер, болары турында соңрак сөйләрбез, ә хәзер сүзебезне авыл тарихыннан башлыйк.

Бу тирәдә берничә Богалыш атамалы татар авылы бар – Урта Богалыш, Богалыш Тамак һәм Яңа Богалыш. Янәшәдәге Югары Богалыш исә - мари авылы. Алар барысы да Богалыш елгасы буена урнашканнар. Урта Богалыш авылының тарихын 400 ел диючеләр дә, 600 ел дип әйтүчеләр дә бар, авылда меңнәрчә еллык тарихи урыннар һәм табылдыклар сакланган. Башкорт галимнәре исә бу авылның тарихын нибары 250-300 ел белән генә чикләргә телиләр, чөнки Богалыш авылларын башкортныкы икәнлеген исбат итә алмыйлар, башкортныкы булса, мең еллыгын уздырырлар иде! Әмма шушы каршылыкларга карамастан, Урта Богалыш авылы үзенең 400 еллыгын билгеләп үткән.

Ни гаҗәп, хәтта башкортлар мактана торган 1834 елгы ревизия материалларында да бу авыллар татар дип язылган! Әйтик, 1834 елда Урта Богалышта 291 кешенең нибары унбере башкорт дип язылган, алга таба инде, җир алу өчен, 1859 елда авыл халкының 297се вотчинник-башкир, дип теркәлгән, 246сы “припущенник” дип язылган, ягъни, җирсез калган татар. Күрше татар авылларында да хәл шулайрак – 1834 елда Богалыш Тамакта 72 кешенең 27се башкорт дип язылган, Яңа Богалышта – 75 кешенең 17се башкорт булып теркәлгән. Югары Богалыш мариларның бер өлеше, җир алу өчен, башкорт дип язылган, ягъни, 249 мари, 62 башкорт теркәлгән. Тарихи дәлилләр күз алдында булса да, Уфа галимнәре Урта Богалыш һәм күрше авылларның татар булуларын таныйсылары килми, һаман үзләренекен тәкърарлыйлар.

“Относительно ранней истории д. Средний Бугалыш в литературе высказано мнение о том, что она наиболее древнее поселение, основанные татарами 400 лет тому назад, - дип яза Әсфәндияровлар. - ...На самом деле деревни еще не было ни в XVI , ни в XVII вв. Она могла возникнуть лишь в первой половине XVIII в., когда начинается массовая колонизация башкирского края крестьянами Поволжья. Деревня была основана башкирами Сызгинской волости на своей вотчинной земле, принимавших в свое селение татарских и марийских крестьян на правах припущенников.” (История башкирских сел... , стр.212.)

Менә шулай итеп, башкорт галимнәре, бер селтәнү белән, Урта Богалышның бөтен тарихын сызалар да ташлыйлар, бернинди дәлилсез, авылга башкортлар нигез салган, татарлар соңыннан гына килеп урнашкан, дип баралар. Кызганычка каршы, бу кармакка Урта Богалышның кайбер зыялылары да капкан, авыл тарихы турында китаплар язганда, шушы ялганны нигез итеп алганнар. Туган авылы турында берничә китап язган Мөхәммәтнур Муллануров, Уфа галимнәре сүзенә ышанып, бу татар авылларына башкортлар нигез салган, дип яза, бу исә һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Шулай да Мөхәммәтнур абый Урта Богалышның татарлыгыннан баш тартмый, ул үлгәнче туган авылы турында архивлардан мәгълүмат эзләде, милләтенә хезмәт итте.

В сорока верстах от города Красноуфимска, по дороге на Башкортостан, находится моя деревня Средний Бугалыш, - дип яза ул үзенең беренче китабында. – В списках населенных мест, изданных статуправлением Санкт-Петербурга в 1875 году, есть такие данные: “Средний Бугалыш, деревня, при речке Бугалыш, от уездного города Красноуфимска в 41 версте. Число дворов 147, жителей 853 человека, из них мужского пола 428, женского 425. Одна мечеть.» В объяснительной записке читаем: «Около 1600 года существовала деревня Средний Бугалыш.» Это обстоятельство также подверждается в статье А.Новокрещеновой, помещенной в газете «Вперед» 23 июля 1965 года.» (Мухамеднур Муллануров. История Бугалыша. – Красноуфимск, 1996, стр.5.)

Үзенең “Шәҗәрә китабы” дип аталган икенче китабына Мөхәммәтнур абый авылдашларының нәсел тарихларын һәм шәҗәрәләрен урнаштырган, биредә шулай ук 1834-1850 елгы ревизия материаллары да бирелгән. Аннан күренгәнчә, бу елларда Урта Богалыш авылында 695 кеше яшәгән. Бу, әлбәттә, Уфа галимнәре язганнар белән туры килеп бетми, әмма Мөхәммәтнур абый бу мәгълүматларны Уфа, Пермь архивларыннан алган, анда һәр гаилә әгъзасы конкрет теркәлгән. (Мөхәммәтнур Муллануров. Шәҗәрәләр китабы. – Казан, 1999, 180-195 битләр.)

Мөхәммәтнур абыйның китапларында Урта Богалыш авылына нигезне 1438 елда Богалиш бабай салган, дигән мәгълүмат та бар. Ул каяндыр төньяктан, Себер татарлары иленнән килгән имеш, аның белән бергә татарлашкан вогуллар да булган. Башка чыганакларда исә авылга нигезне моннан 400 ел элек, чукындырудан качып Казан ягыннан килгән татарлар салган, диелә:

“В этой местности находится четыре деревни с названием Бугалыш: Средний Бугалыш, Новый Бугалыш, Бугалыш Тамак. В Верхнем Бугалыше живут марийцы, а остальные деревни – татарские. Из всех деревень Средний Бугалыш считается наиболее древней, основанной около 400 лет тому назад. Деревню основали татары, бежавшие из-под Казани от крещения. Первым поселенцем был дед Әҗебай. В составе населения также имеются тептяри и кунгурские татары. Известно, что казанские татары переселялись из Сабинского района Татарии. Все три категории татары имели отдельные кладбища. (Информатор: Муфликов Габдульян (1900).” (Пермские татары. – Казань, 1983, стр.160.)

Урта Богалышта, чыннан да, 4 борынгы каберлек барын әйттеләр, алардан хәтта 1400 елгы кабер ташы да табылган. Әмма иң гаҗәбе анда түгел, иң хикмәтлесе – биредә, халыкның сөйләве буенча, Алыплар яшәгән, бу якларда аларны Атламаша, дип атап йөртәләр. Авыл каршында Ташлы-тау дип атап йөртелгән тау бар, шунда “Пәйгамбәр ташы” дип аталаган таш саклана. Бу ташта Алып кешенең зур аяк эзләре, комган куйган, сәҗдә кылган урыннары уелып калган. Халыкның сөйләве буенча, Алыплар 4-5 кеше булганнар, шунда яшәгәннәр, шунда гыйбадәт кылганнар. Бу хакта Мөхәммәтнур абыйның китабында да язылган:

“На склоне Ташлы-тау имеется единственный плоский камень, где было множество человечских следов, больших и маленьких. Эти глубоко отпечатавшие следы, говорят, принадлежат святым пророкам. Каждый, кто поднимается на гору, старается рассмотреть все следы и молиться. Думаю, есть необходимость соорудить здесь беседку с крышей над священным камнем, для сохранения этого священного объекта. Только на этой горе растет богородская трава (Күз печәне), сильно пахучая, душистая и лечебная. Даже в засушливое лето, когда вся растительность выгорает, богородская трава растет, распространяя свой приятный запах!” (История Бугалыша..., стр.40.)

Халыкның сөйләве буенча, ул Алып пәйгамбәрләр моннан 7-8 чакрымнар ераклыкта күмелгәннәр, ул “Атламаша кабере” дип атала икән. Мөхәммәтнур абыйның югарыда телгә алган китабында да “Пәйгамбәрләр зираты” турында мәгълүмат бар, ул Богалыш Тамак авылының Гайсә тавында икән. “На Гайсиной горе имеется старое кладбище, которое считается святым (Пәйгабәрләр зираты)” - , дип яза ул. (Күрсәтелгән хезмәт, 42 бит.) Богалыш Тамак зиратында шулай ук 1515 елгы кабер ташын күрүчеләр дә булган.

Кызганычка каршы, Урта Богалыш авылындагы “Пәйгамбәрләр ташы”н инде сызып-бозып бетергәннәр, бирегә күтәрелгән һәр надан Алыплар белән янәшә үз тамгасын калдырырга тырышкан. Әйтерсең лә, шулай эшләп кенә тарихта калып була! Пәйгамбәр ташларын пычратучы яшьләр диннән дә, ана теленнән дә мәхрүм шул, алар үзләренең бөек тарихларын да белмиләр. Заманында Урта Богалышта ике мәчет эшләп торган, халык дини булган, бүген дә бер мәчет эшли, әмма анда намаз укучылар бик аз. 200 балалык урта мәктәптә татар теле гомумән укыытылмый, имеш, мәктәп катнаш, анда, татарлардан тыш, урыс һәм мари балалары да укый икән. Мондый “сәбәп” белән һич кенә дә килешәсе килми, чөнки урыс теле болай да укытыла, ә мари балаларына татар теле дәресләренә керү мәҗбүри түгел. Тел дә, дин дә, тарих та безнең үзебез өчен – татарлар өчен кирәк, кызганычка каршы, укытучыларга кадәр шуны аңламый.

Тагы Ташлы-тауга кире кайтыйк әле. Халыкның сөйләвенчә, таудагы карьерда казынганда, эшчеләр шомартылган зур түгәрәк ташлар табалар, моны бозлык чорында таудан тәгәрәп төшеп шомарган ташлар, дип уйлыйлар. Берәүнең капка төбендә яткан ул түгәрәк ташны без дә барып карадык. Ул шактый зур, түп-түгәрәк, ядрә кебек, аны кеше эшкәрткәнлеге күренеп тора. Нинди, кайсы заман ташы бу? Алыплардан калган эш яки сугыш коралларымы, бала-чагаларының уенчыгымы? Бу ташлар әле өйрәнелмәгән, үз вакытын көтеп ята... Сорау арты сорау туа – халык нинди пәйгамбәрләр турында сөйли, Богалыш Тамакның Гайсә тавында кемнәр күмелгән? Татар халкы теләсә кемне пәйгамбәр дип атамас, Мөхәммәт галәйһиссәламнең соңгы пәйгамбәр икәнлеген белә бит ул! Алайса – кемнәр ул пәйгамбәрләр, алар ничек монда килеп чыккан? Халык Нух галәйһиссәламне һәм аның улларын күздә тотмыймы икән? Боларны әле ачыклыйсы бар...

Авыл халкы, укытучылар, җирле интеллигенция белән мәктәптә очрашу вакытында үткән тарих турында да, милләтнең бүгенге тормышы турында да иркенләп сөйләштек. Очрашуга килүчеләр бик кызыксынучан, мәдәниятле халык иде. Алар илдә, төбәктә алып барылган сәясәтне дә, милли мәсьәләләрне дә яхшы беләләр, сорау-тәкъдимнәре дә нигездә шул турыда булды. Әйтик, алар Россиядә вице-президентны татар булырга тиеш, диләр, һәм дөрес әйтәләр. Шулай ук Красноуфим районында милли мәсьәләләр буенча белгеч татар кешесе булырга тиеш, дигән тәкъдим ясадылар. Элек ул шулай булган, Рәсимә ханым райондагы бөтен милли мәсьәләләрне үзе хәл иткән, ул татар мәдәнияте буенча методист булып эшләгән. Хәзер исә ул белгечлекне “милли мәдәният буенча методист” дип үзгәрткәннәр, татарны төшереп калдырганнар. Бу методист, әлбәттә, башка милләт вәкиле, ул татарның телен дә, мәдәниятен дә белми. Красноуфим районында уздырылган милли бәйгеләрдә дә жюрида гел урыс-мари икән, шуңа күрә, җиңүчеләр дә гел урыс-мари була, чөнки алар татар мәдәниятен бәяли белмиләр, яки теләмиләр. Шулай ук әкренләп район Сабантуен “Район көне”нә әйләндерүләренә дә Урта Богалыш авылы татар зыялылары кискен рәвештә каршы. Әмма боларны җиткерергә, хәл итәргә Красноуфим хакимиятендә бер генә татар җитәкчесе дә юк икән! Югыйсә, 20 процентка якын татарлардан торган район бит бу!

Урта Богалыш авылында күтәрелгән мәсьәләләрне хакимият алдына кем куяр? Бу бит бер Богалышка гына түгел, Уралдагы бөтен татар авылларына хас күренеш. Минемчә, Татарстанның Уралдагы вәкиллеге дә, Бөтендөнья татар конгрессының Свердловски бүлеге дә, милли-мәдәни автономияләр дә хакмият алдына татар проблемасын куярга, аны хәл итәргә тиешләр. Югыйсә, Уралда татарлыктан “т” хәрефе дә калмаска мөмкин...

Мәктәптә очрашудан соң, музейларын да карап чыктык. Ул шактый бай булса да, татар рухы булмау үзен нык сиздерә. Хәтта авылдашлары Мөхәммәтнур Муллануров турында да бары тик урысча гына мәгълүмат язып элгәннәр. Мөхәммәтнур абый туган авылында татар теле укытылсын өчен күпме көрәште, күпме язды, шул көннәрне күрә алмыйча, үлеп тә китте. Ул бу хакта ачынып, әле 1992 елда ук, Екатеринбургта чыга торган газетага менә нәрсә дип язган булган:

“Урта Богалыш урта мәктәбендә хәлләр бик аяныч. Мәктәп директоры иптәш Низаева ничә еллар инде татар телен укытмас өчен көрәшеп килде. Имеш, белгечләр юк, ә үзе укытучы сорап заявка да бирми, пенсиягә чыккан тап-таза укытучылар эш сорап йөриләр, ул аларның үтенечләрен һаман кире кага. 1989-90 елда тик исем өчен генә беренче класстан өченче класска кадәр татар телен укытуны оештырды. Ул үзе, татар булуыннан оялып, исемен үзгәрткән – Валентина Федоровнага әверелгән.” (“Халык авазы” газетасы, 1992, № 1.)

Әйе, мин Уралда да, Себердә дә мондый “Валентина Федоровна”ларны шактый күрдем, алар мәктәпләрдә татар телен укытуга иң каршы кешеләр. Аларны хакимият тота, шуңа күрә “Валентина Федоровналар” бернидән курыкмыйлар, аларга милләт тә, дин дә кирәк түгел. Укытучылар исә, эшсез калудан куркып, тавыш күтәрмиләр, инициатива белән чыкмыйлар, татар теле өчен утка кермиләр. Нәтиҗәсе менә күз алдында.

Әйткәнебезчә, Урта Богалыш хәзергә элеккеге көч, элеккеге дан белән бара. Авылда меңнән артык кеше яши, биредә әле һаман татар халык театр эшли, авылның үзенең шагыйрьләре, хәтта берничә китап чыгаручылары да бар. Мөхәммәтнур Муллануров турында инде әйттек, аннан тыш, Зәкәрия Сәлахов, Хафиз Галиев, Әлфунис Шиһапов шигырь китапларын бастырып чыгарганнар, аларның сүзләренә җырлар да бар. Бу шигырьләр туган авыл, милләт, кеше турында. Язмабызның Урта Богалыш турындагы бүлеген Хафиз Галиевның “Газиз халкыма” дип аталган шигыре белән тәмамлыйсы килә:

Данлыклы татар халкының
Кызлары, уллары без!
Идел, Урал, Себер безнең -
Тарихи җирләребез!

   Мәңге яшә, газиз халкым!
   Гасырлар аша атла!
   Уңганлыгың белән дан тот,
   Татарлыгыңны сакла!

Төрле якка сибелсәк тә,
Рухыбыз безнең – бердәм!
Безне һичкем аералмас
Сөекле туган телдән!

   Бердәм булып, горур яшик
   Туган җирләребездә!
   Рухыбызны какшатмасын
   Замана җилләре дә!

Мәңге яшә, газиз халкым!
Гасырлар аша атла!
Уңганлыгың белән дан тот,
Татарлыгыңны сакла!

Әйе, татар халкы, борынгы Алып бабаларыбыз кебек, замананың кара урманнарын үтеп чыгып, гасырлар аша мәңгелеккә атласын иде!

Бу урында Красноуфим районында үзем булган тагы берничә татар авылы турында язып үтәсем килә. Минем үземдә Бәяк елгасы буена урнашкан Урта Бәяк авылы каршылыклы тәэсирләр калдырды. Без биредә китапханәдә халык белән очраштык, очрашуга хәтта күрше авыллардан да килгәннәр иде, укытучылар да шактый булды. Авыл җыйнак кына, анда дүрт йөзгә якын кеше яши, күпчелек татарлар, әмма килгән халык та күренә башлаган. Авылда элек совхоз булган, хәзер аның урынында фермер хуҗалыгы төзеп җибәргәннәр, Урта Бәяктән чыккан эшмәкәрләр дә туган авылларына ярдәм итәләр икән.

Моңа кадәр авылда 9 еллык мәктәп булган һәм анда татар теле предмет буларак укытылган, тик нигәдер, 5нче класстан гына укытыла башлаган. Аннан татар теле факультативка калган, хәзер анысы да беткән, чөнки мәктәп башлангычка әйләнгән. Кайбер ата-аналар балаларын авыл мәктәбеннән алып, шәһәргә урыс мәктәбенә илтеп биргән, шул сәбәпле, балалар саны кимегән һәм мәктәп башлангычка калдырылган. Югыйсә, заманында татар теле буенча олимпиадаларда катнашып, алдынгы урын алган балалар укыган бит монда! Шуның кадерен белмәгәннәр!

Авылда дин ягы да шактый зәгыйфь булып чыкты. Иске мәчет бар, мулласы да бар, әмма халык мәчеткә йөрми, диделәр. Авыл мәктәбендә элек татар теле укыткан, Красноуфим шәһәрендә “Кызыл Яр” дип аталган татарча газета чыгарган, әдәби әсәрләр язучы Илдус әфәнде Хуҗин моның сәбәбен бик кыска итеп аңлатты: “Халык Аллага ышанмый, шуңа мәчеткә йөрми”, - диде. Дөрес булса, бу, әлбәттә, бик куркыныч бәя, халык та, зыялылар һәм дин әһелләре дә бу турыда уйланырга һәм нәтиҗә ясарга тиешләр. Миңа калса, халык белән эшләү, диннең асылын, кыйммәтен аңлату да җитеп бетми кебек. Безнең халкыбыз имансыз түгел, әмма ул диннең һәм телнең кадерен белми башлады, тарихыбызны мисалга китереп, халыкта милли аңны уятырга, иманны кузгатырга, яңартырга кирәк, дип уйлыйм. Һәм шуңа күрә мин бу очрашуда узган фаҗигале тарихыбызны искә төшердем, шушы Урал тауларында чукынмас өчен утларга кергән, суларга төшкән әби-бабаларыбыз турында җаным елап сөйләдем, милләт язмышына битараф булсак, телсез дә, динсез дә калачагыбызны кисәттем...

Авылда бердәнбер якты, милли урын булып шушы китапханә калган, ахыры. Биредә Казаннан “Сөембикә”, “Идел”, “Казан утлары”, “Мәгариф” журналларын яздырып алдыралар, татарча китаплар да бар, әмма алар бик аз, электән калганнары гына. Авылның бөтен милли чаралары шушы китапханәдә уздырыла икән, район буенча милли эшләр дә алар ярдәмендә үткәрелә. Быелгы район Сабантуе да Урта Бәяк авылында үткән һәм халыкның әйтүенчә, иң матур Сабантуйларның берсе булган. Күрәсез, авылның үрнәк булырлык эшләре дә бар, әмма милләтне саклап калу өчен елына бер тапкыр уздырылган Сабантуйлар гына җитми шул, җитми...

Бу тирәдә берничә татар авылы оя-оя булып яшиләр – Урта Бәяк, Югары Бәяк, Бәяк Түз, Рахмангол һәм Куян авыллары. Урта Бәяктән кала, боларның барысын да Уфа галимнәре башкорт авыллары, дип язып чыкканнар, Әсфәндияровлар китабында да ул шулай күрсәтелгән. Димәк, Урта Бәяккә башкорт галимнәренең тешләре үтмәгән? Авылның тарихына килгәндә, җирле интеллигенциянең әйтүе буенча, ул кимендә XVII гасырда барлыкка килгән, иртәрәк булуы да бар. Н.С.Поповның “Хозяйственное описание Пермской губернии” дип аталган китабына нигезләнеп, китапханә альбомына авыл тарихы турында болай дип язылган:

Согласно архивным документам деревни Средний Баяк и Верхний Баяк основаны во второй половине XVII века татарами, переселевшими из Поволжья. Двигаясь по землям южной части нынешней Пермской области, они шли на землях Юртовских башкир, которые в свою очередь сами утверждали, что они в конце XIII века переселились из Болгара (тоже на Волге). Это доказывается и тем, что гора на берегу р.Уфы в г.Красноуфимска (около мечети) называлась «Болгары».

Дөресен әйткәндә, бу авылның да тарихы әле тиешенчә өйрәнелмәгән, урыс чыганакларына таянып, бу җирләрне һаман башкортныкы дип ялгышу бар. Мин бу җирләрнең кемнеке икәнлеген кат-кат яздым инде – урыслар басып алганчы, Урал татар дәүләте биләмәләре була, урыслар басып алгач, Россия империясе составына кертелә. Кыскасы, Уралда татар тарихы язылмаган әле. Югыйсә, биредә Урал татарларының тарихын язарга көче җитәрлек шәхесләр бар бит. Әйтик, шушы Урта Бәяк авылыннан Илдус әфәнде Хуҗин. Ул - әсәрләре “Казан утлары”, “Идел”, “Тулпар” журналларында дөнья күргән язучы, газета чыгару тәҗрибәсе бар, милли яктан актив кеше. Шушы төбәкнең тарихын өйрәнү, аны дөньяга чыгару Илдус әфәнденең кулыннан килер иде. Һәрхәлдә, мин шуны өмет итеп калам!

Алдагы юлыбыз – Зур Төреш авылына. Заманында ул совхоз үзәге булган, нык яшәгән. Хәзер исә барысы да беткән, җирле хакимият шактый еракта урнашкан урыс авылына күчерелгән һәм татараларга баш итеп урыс кешесе куелган. “Башта совхозны бетерделәр, аннан авыл советын күчерделәр, хәзер мәктәпне дә ябарга мөмкиннәр. Бу татар авылын бетерер өчен махсус алып барылган сәясәт булырга тиеш”, диделәр очрашу вакытында . Без клубта җирле интеллигенция, дин әһелләре белән очраштык һәм авылның киләчәге турында ачыктан-ачык сөйләштек.

Әйе, Зур Төреш авылы үзенең зур проблемалары белән берьялгызы калган...

Совхоз юк, эш юк, җитәкчелек юк, бу авыл язмышы белән кызыксынучы да юк... Димәк, татарларга авылның язмышын үз кулларына алырга кирәк булачак, югыйсә, барысы да җимерелеп, юкка чыгып бетәргә мөмкин. Авылда әле совхоз вакытыннан калган яхшы-яхшы биналар бар, урта мәктәп, мәчет бар, иң мөһиме – халык бар, Зур Төрештә ярты меңгә якын татар яши. Димәк, авылга үз башлыгын, ягъни, старостасын сайлап куярга кирәк булачак. Югыйсә, халык куркынган, бу мәсьәләгә кайсы яктан килеп тотынырга белми, зомби кебек йөриләр, эчкечеләр дә шактый икән. Үзләре арасыннан бер лидерны сайлап куеп, шуның тирәсендә берләшергә, эш оештырырга кирәк булачак. Мондый алымны кайбер авылларда кулланалар инде, Зур Төрештә дә файдаланып карарга кирәк. Хәзер хөкүмәттән көтеп утыра торган вакыт түгел, хөкүмәт ярдәм итмәячәк, бигрәк тә - татар авылларына. Димәк, үз язмышыбызны үз кулларыбызга алыр вакыт җитте.

Мәктәп хәлләре белән дә кызыксындым. Мәктәп хәзергә тора, анда йөзгә якын бала укый, әмма татар теле менә инде ун ел буе укытылмый икән. Моны укытучы юклыкка да, ата-аналарга, балаларның үзләренә дә кайтарып калдырдылар, әмма төп сәбәп – милли горурлык булмауда, үз телеңә кадер-хөрмәт булмауда, әлбәттә. Без үзебезгә карата нинди мөнәсәбәттә булсак, читләр дә безгә шулай карый – телебезне дә, үзебезне дә санга сукмый. Моның нәтиҗәсе инде күз алдында... Хәзер мәктәпне дә урыс авылына күчерсәләр, авыл бөтенләй ятим, нурсыз, киләчәксез калачак бит! Телне җиңел генә бирү – мәктәпне бирү белән тәмамланырга мөмкин. Биредә халык артык сүлпән, тыңлаучан, пассив булып тоелды, ә бу илдә һәр көнең, һәр сулышың, һәр адымың өчен көрәшергә кирәк бит, үз хокукларың өчен көрәшеп кенә исән калырга мөмкин!

Авылда дин дә бик зәгыйфь, югыйсә, мәчете дә, мулласы да бар бит. Әмма җомга намазларына нибары 4-5 карт йөри икән. “Халыкны йөртеп булмый, әллә мин аңлата алмыйм, әллә халык диннән бизгән”, - диде Зур Төреш мулласы Венарис хәзрәт Нигъмәтуллин, борчылып. Әйе, халык диннән бизгән икән шул, шуңа күрә, авылдан бәрәкәт тә качкан. Бу халыкны яңадан дингә китерү өчен тагы нинди тетрәнүләр, югалтулар кирәк икән?! Милләт буларак яңадан үлеп терелү кирәкме икән әллә?! Бу сорауларга мин дә җавап таба алмыйм...

Очрашуга Бәләкәй Төреш авыл мулласы да җәмәгате белән килгән иде. Аның сөйләве күңелдә бераз өмет уятты. Фәрит хәзрәт Габделхаков элек милициядә эшләгән, авылда хакимият башлыгы да булып тора. Бәләкәй Төрешнең мәчетен Фәрит хәзрәтнең картәтисе 1800 елны салган була, хәзер шул мәчет яңадан торгызылган. Фәрит хәзрәтнең әйтүе буенча, мәчеттә җомга намазлары укыла, дини йолалар үткәрелә, иң мөһиме – җомга намазына балалар да йөри икән! “Хәтта ике урыс баласын да дингә тарта алдык”, - ди ул сөенеп. Әйе, динебезнең дә, милләтебезнең дә киләчәге – шушы иманлы, намазлы балаларда, яшьләрдә. Авыл халкы үзе шыкыраеп каткан икән, ичмасам, балаларын булса да дин юлыннан җибәрсен иде, тыймасыннар иде аларны исламнан! Догачылары да, караучылары да, терәкләре дә булыр иде...

Төрешнең тарихы белән дә кызыксындык. Фәрит хәзрәтнең әйтүе буенча, Бәләкәй Төрешкә нигезне Казан ягыннан килгән кешеләр салган, ул үзе дә килеш-килбәте белән безнең як татарларын хәтеләтә. Кызганычка каршы, бу авылларның да тарихы өйрәнелмәгән һәм язылмаган булып чыкты, аларны берәмтекләп барларга туры киләчәк. Башкорт китапларында Төреш авыллары телгә алынмый, димәк, ул узган гасырларда татар булып кала алган. Югарыда телгә алган “Пермские татары” китабында Төреш турында берничә җөмлә бар:

Деревня Большой Турыш (Красноуфимский район Свердловской области). Жителей деревни издавно называли «кунгер татарлары». Эти земли (земли между речками Малый и Большой Турыш) принадлежали марийцам. В период основания деревни г. Красноуфимкс еще не был построен. В деревне обосновались переселинцы из Симбирской губернии и Чистопольского уезда Казанской губернии. Первый поселенец Төреш бабай имел прозвище «Чистай бабай». Соседняя деревня Токтамыш тоже основана татарами из Симбирской губернии (Информатор: Минхайдаров Мунип (1892 г.), Бадриддинов Динислам (1908 г.)» (Күрсәтелгән хезмәт, 193 бит.)

Югарыда телгә алынган Суксун бистәсендә басылып чыккан китапта Төреш татар авыллары буларак искә алына:

“В переписи 1795 года деревня Бердыкаево числится в составе Юлаевской волости. Данная волость уникально тем, что в нее входили все татарские деревни Верх-Сылвенской четверти: д. Карши (Давыдовка), 6 дворов, 19 человек (ныне Ачитского района); Бердыкаевка – 75 дворов, 238 человек; Истекаевка – 28 дворов, 132 человек; Арий – 16 дворов, 47 человек (ныне Ачитский район); Еманзельга – 18 дв.., 48 чел., (ныне Ачитский район); Тохтамыш – 7 дв., 24 чел., (ныне Красноуфимский район); Турыш – 25 дв., 80 человек., (ныне Красноуфимский район); Большой Турыш – 42 дв., 151 чел., (ныне Красноуфимский район); Верхнний Шуртан – 10 дв., 53 чел., (ныне Октябрьский район); д. Красный Яр – 18 дв., 104 чел., (ныне Барма). (Историко –краеведческие материалы по Суксунскому району…, стр.52-53.)

Күрәсез, патша заманында да ныклы тормыш алып барган, исән калган бу татар авыллары! Беркемнән дә ярдәм көтеп тормаганнар, дингә таянып, үз тормышларын үзләре алып барганнар. Хәзер дә шундый вакыт җитте. Халык иманга кайтып, Аллаһ кушканча яши башлый икән, аның әхлагы да, байлыгы да, бәрәкәте дә булачак, иншаллаһ! Зур Төреш авылы мәчетендә мин шуларны сорап, Аллаһка дога кылдым, Урал тауларында яшәүче милләттәшләремә мәңгелек иман бәхете теләдем...

Соңгы тукталышыбыз – Сыскы авылы, ул Красноуфим шәһәреннән шактый еракта урнашкан булып чыкты. Рәсми чыганакларда авыл “Сызги” дип атала, шуннан чыгып, Уфа галимнәре аңа чат ябышканнар, имеш, биредә башкортларның “сызгы” кабиләсе яши икән. Авыл халкы исә үзен барыбер үҗәтләнеп “Сыскы” дип атый, татарча сөйләшә, татарча яши. Архив чыганакларына таянып, Сыскы авылы быел үзенең 460 еллыгын уздырган, бу исә биредә татарлар Казан алынганчы ук яши башлаганнар, дигәнне аңлата. Башкорт галимнәре бу тирәдәге авылларда элек-электән татар-типтәрләр яшәгәнлеген танырга мәҗбүр булсалар да, һаман үз якларына бөгәләр, алардан “сызгы” ясамакчы булалар.

“Коренным поселением башкир-сызгинцев было село Сызги, - дип яза Уфа галимнәре Әсфәндияровлар, югарыда телгә алган китапларында. – В 1834 г. здесь насчитывалось 235, в 1859 г. – 410 башкир. Были здесь и тептяри из татар, припущенные вотчинниками по записи от 7 сентября 1793 г. с условием уплаты по 50 коп. с двора в год. Всеми угодьями, кроме бортевых деревьев, они владели совместно с припускавшими их башкирами. В 1834 г. взято на учет 40 тептярей. По X ревизии 1859 г. их оказалось 46 человек.” (Күрсәтелгән хезмәт, 212 бит.)

Күрәсез, башкорт галимнәре һаман бик тырышып башны бутыйлар, сословие белән милләтне тәңгәл куялар, татарларның җир алу өчен “вотчинник-башкир”, дип язылуларын әйтмиләр. Әлбәттә, алай язылганга карап кына, бу татарлар хәтта 300 ел эчендә дә башкортка әйләнмәгәннәр, милли аң да, тел дә исән, Аллага шөкер! Бүгенге көндә дә ул зур татар авылы булып яшәп ята, анда 550 кеше яши, урта мәктәбе, мәчете бар. Без мәчеттә җомга намазында да катнаштык, анда халык шактый күп җыелган иде, хәтта балалар да бар иде. Мәктәптә элек татар теле укытылган, хәзер исә, ата-аналар дигән сылтау белән, татар телен укытуны туктатканнар. Әмма соңыннан шул ачыкланды – ата-аналар татар телен укыту кирәк түгел, дип гариза язмаганнар икән, татар телен укыту мәктәпнең үзенә артык эш булып тоелган. Патша заманнарында, Сталин чорларында укытылган татар теле бүген кемнәргәдер кирәк түгел икән... Әмма сыскылар шуны онытмасыннар иде – тел артыннан мәктәпләре дә китәргә мөмкин бит, чөнки хакимият бөтен көчен янәшәдәге урыс шәһәр-бистәләренә бирә! Мәктәпне яптырмау өчен бүген бердәнбер дәлил булып анда татар теленең укытылуы торырга мөмкин, ягъни, алар милли мәктәп статусында булганда гына сакланып калырга мөмкиннәр. Моны авыл халкы, бигрәк тә укытучылар яхшы аңласын иде, чөнки мәктәп бетсә, авыл үзе дә бетәргә мөмкин.

Менә минем Урал тауларында яшәүче татар авылларына бу сәфәрем тәмам...

Мин бу юлы ун авылда булдым, әле татарлар яшәгән дистәләгән татар авылларына һәм шәһәрләренә барып җитә алмадым. Алары киләсе сәфәрләремдә инде, иншаллаһ! Бу сәфәремдә мин Уралның чын мәгънәсендә татар җире булуына тагы бер тапкыр инандым. Бу хакта тау итәкләренә сыенып утырган дистәләгән татар авыллары, аларда яшәгән меңләрчә милләттәшебез, бу туфраклардан табылган мең еллык төрки истәлек-ядекәрләр, борынгы кабер ташлары һәм нәсел шәҗәрәләре, Туфан чорыннан бирле халык хәтерендә сакланган риваять-легендалар, Нух пәйгамбәр заманыннан калган тау куышлары һәм язулы ташлар сөйләп тора, шәһәдәтлек бирә... Аны без – татар тарихчылары, зыялылары, язучылары, дин әһелләре дә исбатларбыз әле, иншаллаһ, һәм зур мирас итеп, яңадан халыкның үзенә кайтарыбыз…

Әйе, Урал татарларының таудай биек, диңгездән тирән тарихлары әле өйрәнелмәгән, ачылмаган, халыкка җиткерелмәгән. Нух пәйгамбәр чорларында биредә борынгы әби-бабайларыбыз ничек яшәгән, скиф-сармат-сак-һун-сөн заманнарында милләттәшләребез ничек көн күргән, бу тау-туфракларда Болгар, Алтын Урда, Себер, Казан ханлыклары, Нугай Урдасы дәүләтләрен ничек тоткан, дәүләтләребез җимерелгәч, ил-җирләребезне урыслар басып алгач, Урал татарлары нинди фаҗигаләр кичергән, ничек исән калган – боларны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, язасы да язасы... Халыкның йөрәгенә барып җитәрлек итеп, милли аңын, иманын уятырлык итеп, рухын күтәрерлек, өметен ныгытырлык итеп, Уралда татар тарихын язарга кирәк... Әлбәттә, бу бер кеше генә башкара алырлык эш түгел, моңа тарихчыларыбыз, язучыларыбыз, җирле халык, интеллигенция үзе дә алынырга тиеш. Татар үз тарихын белергә тиеш, татар үз тарихы белән горурланырга тиеш!

Тарихыбыздагы фаҗигале якларны да яшермик, халыкка дөресен сөйлик. Бигрәк тә Уралга урыслар килгәннән соң милләтебез күргән газаплар, авылы-авылы белән көчләп чукындырулар, монастырьларга бикләп куеп, иманнан яздырулар, тимер чылбырларга бәйләп, үлгәнче чуен базларында эшләтүләр, яңадан ислам диненә кайткан өчен тереләй утта яндырып үтерүләр... Болар барысы да XVII-XVIII гасырларда Уралда татарларга карата кылынган явызлыклар бит! Боларны халык беләме? Әби-бабаларының мөселман-татар булып калу өчен нинди зур газаплар күргәнлеген беләме бүгенге татарлар? Белсәләр, нигә динебезгә, телебезгә шулай җиңел карыйлар, милләтебезне, дәүләтебезне юк итүчеләр белән гаиләләр коралар, аларны үрчетәләр? Ни өчен?! Халык бу сорауларга да җавап бирергә тиеш – Аллаһ алдында да, тарих алдында да...

Хуш, Урал, сау булыгыз, милләттәшләрем!

Мин сезгә яңадан әйләнеп кайту өчен китәм...

Урал ташларына тезләнем, намаз укыр өчен, милләтем тарихында эзләнеп, дөреслекне торгызу өчен, мин кабат Урал тауларына кайтырмын әле, иншаллаһ! Үзем кайта алмасам, догаларым кайтыр, йолдыз нуры кебек, әсәрләрем барыр, җаным анда калыр...

Мин Уралга бу юлы Россия мәхкәмәсе тарафыннан хөкем ителгән кеше буларак, махсус органнарның рөхсәте һәм күзәтүе астында барырга мәҗбүр булдым. Минем ирегем, мөмкинлекләрем, вакытым чикләнгән иде... Милләтемне өзелеп яраткан өчен, аны коллыктан азат итәргә омтылган өчен, империя мине суд каршына бастырып хөкем итте һәм җәза бирде, әмма ул минем ирегемне чикләсә дә, рухымны сындыра алмады! Һәм алмаячак та, иншаллаһ!

Кулларыма богау салган килеш,
Себер-Уралларны урадым...
Яннарына барып белим, дидем,
Хәлең ничек, татар туганым?

   Яннарына барып белим, дидем,
   Теле-дине саумы татарның?
   Көч-гайрәте бармы, коткарырга
   Дошманыннан газиз Ватанын?

Кулларыма богау салган килеш,
Җиде галәмнәрне урадым.
Күкләрдән дә рухым сиңа дәшәр –
Хәлең ничек, татар туганым?

   Догам сиңа булсын, и, милләтем!
   Азат булсын Идел-Уралым!

2010 ел, июль-август

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх