Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

Ural,Tatars,Nuclear



i-mulla

takbir.ru





ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Тарих

  

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Татар халкының милли Мәҗлес рәисе


МИШӘР ИЛЕ

Иске-Кала – бортас-мишәр шәһәре

Мишәрләр турында шактый күп язылды инде, аларның тел үзенчәлекләре, халык авыз иҗаты, тарихлары турында да фәнни хезмәтләр, китаплар басылып чыкты. Әмма татар халкының өчтән берен тәшкил иткән мишәрләрне тулысынча ачып бирү өчен болар бик аз, әлбәттә. Бигрәк тә мишәрләрнең борынгы тарихы һәм бүгенге көннәре аз өйрәнелгән, аз яктыртылган. Моның төп сәбәбе – аларның күпчелеге Татарстаннан читтә яшәүдә, үз тарихларын язырлык галимнәрнең аз булуында, булганнары да урыс телендә генә язганга, дип уйлыйм. Мишәр тарихы аз яктыртылуда тагы бер әйтелмәгән сәбәп бар – аларның урыс кул астына иртәрәк кереп, Явыз Иванга ияреп Казан өстенә яу белән килүләре, татар канын коюда сәбәпче булулары, империягә тугры хезмәт итүләре. Әлбәттә, моны гаепләргә дә, акларга да мөмкин, чөнки бер дәүләт кул астында яшәп, аның сугышларында катнашмыйча калу мөмкин түгел. Казан җиңелгәч, урыска хезмәткә күчкән җирле татарларның да кайберләрен Себер ханлыгы өстенә алып киттеләр бит. Хәзер дә татар егетләрен закон белән Чечняда мөселман канын коярга мәҗбүр итәләр...

Бу сүзләрем тарихтагы мишәрләрне якларга яки гаепләргә тырышудан түгел, ә тарихка дөрес бәя бирергә тырышудан язылды. Хәер, ул мишәрләр минем яклавыма мохтаҗ түгел, чөнки аларның күпчелеге, “урыска тугры хезмәт иткәнәре өчен”, нәселләре, иманнары белән түләделәр – урыс булдылар. Милек өчен, титул өчен чукынырга теләмәгәннәре “чабаталы морза” хәленә калды, бүген аларның күпчелеге урыс телле, барыбер шул ук империягә хезмәт итә. Шул ук вакытта туган туфракларында телне, динне, тарихны саклап яшәп ятучы мишәр-татарлар да бар, бу язмамда сүзем, нигездә, шулар турында булыр, иншаллаһ! Тарих – бик гыйбрәтле мәктәп бит ул, ул һәркемгә сабак бирә, нәрсә өчен көрәшсәң, шуны аласың. Заманында дәүләт дәрәҗәсендәге үз мөстәкыйль биләмәләрен тоткан, хан дәрәҗәсендәге бәкләре, биләре булган, башкала-ташкалаларда яшәгән мишәрләрне дә тарих бер күтәреп, бер төшереп сыный, зурлый һәм хурлый, хак белән батылны аерырга өйрәтә...

Мин үземә кадәр мишәрләр турында язылган шактый хезмәтләрне укып чыктым, биредә аларны кабатламаска тырышырмын, иншаллаһ! Мин аларны файдаландым, чагыштырдым, нәтиҗә ясадым һәм мишәр темасын яктыртуда үз юлымны сайладым. Ул юл – тарихны халык арасына барып өйрәнү, кайчандыр шаулап тормыш барган Мишәр Иленең бүгенгесе белән танышу, милләтне бар яктан килеп ачарга тырышу. Дөрес, минем мишәрләр турында беренче генә язуым түгел инде, 2001, 2005 елларда Мордовиядә, Пенза өлкәләрендә булып, бу халыкны шактый өйрәнгән һәм алар турында матбугатта хезмәтләр бастырган идем инде. Бу юлы да юлым шул якларга – Мордовия республикасына һәм Пенза өлкәсенә булды, чөнки мишәрләрнең дәүләтчелек тарихы нәкъ менә шул төбәктә барлыкка килеп, шунда тәмамланган да. Мин ул урыннарны үз күзләрем белән күрергә булдым һәм Мишәр Иленә таба юлга чыктым...

Мишәрләрне борынгы заманнарда бортаслар, дип атап йөрткәннәр һәм аларның соңгы мең еллыкта берничә башкалалары булган – Юлау, Наручат, Төмән һәм Сарыкылыч. Еллар үтеп, мишәрләр үз князлекләре белән яши башлагач та, алар Алтын Урда, урыс дәүләтләре составында булганда да, бу шәһәрләр озак еллар буе үзәк ролен үтиләр әле. Мине бигрәк тә бу яклардагы Темников (Төмән) һәм Наровчат (Наручат) шәһәрләре кызыксындырды, чөнки мишәрләрнең тарихын алардан башка күз алдына китереп булмый. Бигрәк тә Темников шәһәре мишәр тарихында зур урын тоткан, фәнгә “Темников князлеге”, “темников татарлары” атамалары белән кереп калган. Кайда соң ул – Темников-Төмән, анда хәзер кемнәр яши, татарлар бармы, булса, үзләренең борынгы бөек тарихларын беләләрме – шул уйлар белән мин ерак юлга чыктым. Тарихчылар тарафыннан Мещера, Мещерский юрт, дип аталып йөртелгән Мишәр Илен үз күзләрем белән күреп кайтырга булдым...

Темников шәһәре Мордовиянең иң көнбатышына, Түбән Новгород чигенә урнашкан кечкенә генә кала булып чыкты. Шәһәргә кергәндә үк, “Темниковка 1536 елда нигез салынган” дип язылган биек стелла тора. Әйе, бу чыннан да шулай, ә аңа кадәр Темников-Төмән-Кала биредән 8 чакрым ераклыкта, Мокша елгасының сул ярына урнашкан булган. Ул урында хәзер Старый Город дип аталган урыс авылы. Тарихны тулырак күз алдына китерү өчен, без башта Иске-Калага юнәлдек, Темниковны исә кат-кат әйләнеп килеп өйрәнергә туры килде.

Куе кара урманнарны үтеп, тау башына урнашкан Старый Город авылына килеп туктадык. Каршыда зур чиркәү, урта мәктәп бар икән, авылда алты йөздән артык кеше яши, диделәр. Безгә мәктәп директоры, тарих укытучысы Иван Алексеевич Лотов ярдәмгә килде, бергәләп борынгы шәһәр урыннарын карап йөрдек. “Попова гора” дип аталган урында заманында борынгы үзәк булган, чиркәү дә шунда булган. Иске Темников-Төмән шәһәре тау башында һәм түбәндәге үзәнлектә урнашкан булган. Хәзер ул урыннар инде бушлыкка әйләнгән, казу эшләре дә алып барылмый, килеп өйрәнүче дә юк. Без, мөгаен, бирегә аяк баскан беренче татар галимнәре булганбыздыр. (Без, дигәнем, җирле тарихчы Ирек Биккиннин һәм без фәкыйрегез.) Авылда, нигездә, урыслар яши икән, соңгы вакытта Саровтан җәйге ял өчен йорт сатып алучы татарлар да күренә башлаган. Шундыйларның берсе – фән докторы Рәшит Шаһгалиев, ул Саров атом берләшмәсе җитәкчеләренең берсе һәм танылган галим. Саров биредән кул сузымында гына, турыга 25-30 чакрымнар булыр. Заманында мишәр-татарларның башкаласы булган Сарыкылычта хәзер атом бомбасы ясыйлар, анда махсус рөхсәт белән генә керергә мөмкин.

Старый Город авылында Тенишев, Рязанов, Кадомин фамилияле урыслар да бар икән, бу исә биредә хан заманнарыннан калган татарларның чукындырылуы һәм урыс милләте составына күчүе турында сөйли. Шунысын да әйтергә кирәк, бу яклар бик иртә урыс кул астына керә, Алтын Урда заманында ук Мишәр Иле, ярлык белән, Мәскәү князләренә тапшырыла. Бу хакта тарихчы Галимҗан Орлов менә нәрсә яза:

“В 1382 г. великий князь Василий Дмитриевич добился от Тохтамыша ярлыка на Мещеру, и Мещера стала рассматриваться как Отчина русских князей, прежде всего московских. После Куликовской битвы начинается новый этап в истории Мещеры. Мещерская земля как владения мещерских князей постепенно стала терять свою автономию и начинает приобретать значение буферной платформы между русскими и Востоком.” (А.М.Орлов. Мещера. Мещеряки. Мишаре. – Казань, 1992, стр.7.)

Аксак Тимер 1395 елда мишәр-татар башкаласы булган Наровчатны җимергәч, үзәк Иске-Калага – Темниковка күчә һәм шушы рольне 1536 елга кадәр үти. Дөрес, үзара сугышлар вакытында Темниковка да шактый эләгә, урыс яклы мишәрләрне Казан татарлары да, нугай татарлары да килеп туздырып китәләр. “В 1521 г. ногайские татары совершили очередной большой набег на Мещеру, во время которого город Темников был уничтожен”, - дип яза Уфа галиме Сәид Еникеев. (Саид мурза князь Еникеев. Очерк истории татарского дворянства. – Уфа, 1999, стр.32.) Әмма без бу мәгълүматны башка хезмәтләрдә очратмадык, автор да аның чыганагын күрсәтмәгән.

Мордовия энциклопедиясендә дә Старый Город – Иске-Каланың барлыкка килүе 1382 ел белән билгеләнә: “Старый Город...основан в конце 14 в. как г. Темников для поселения татарских военачальников, - диелә анда. – Упоминается в раздашной грамоте Дмитрия Донского и Олега Рязанского (1382). С 1536 – село Старый Город в “Списке поселенных мест Тамбовской губернии” (1866)... Возле села 2 городище: раннего периода железного века и средневековья.” (Мордовия. Энциклопедия. – Саранск, 2004, стр. 366-367.)

Әмма иске Темниковның барлыкка килү датасы шик уята, чөнки Мишәр Иле белән идарә итәргә рөхсәт алу ул әле шәһәр шушы вакытта барлыкка килгән, дигән сүз түгел. Энциклопедиядәге мәкалә авторы үзе үк иске кала янында борынгы шәһәрлекләр булганлыгын яза, аларга кимендә 3 мең ел. Ул вакытта биредә кемнәр яшәгән – бүгенге мишәрләрнең борынгы бабалары бортаслармы, фин-угырлармы? Һәрхәлдә, урыслар түгел, чөнки алар бу җирләргә 14 гасырларда гына үтеп керә башлыйлар.

Мордовиядә Иске Темников шәһәренең тарихын бераз озынрак итеп күрсәтүче галимнәр дә бар. Әйтик, тарихчы Юрченков аны җирле халыктан ясак җыяр өчен төзелгән шәһәр, дип бара һәм Батый хан чоры белән бәйли: “Для сбора дани с мордвы монголы-татары должны были иметь постоянные центры, где расположился бы исполнительный и фискальный аппарат. Такими центрами стали города – Темников и Мохша-Наручад. Первым возник на месте ставки монгольского темника из рода Бехана Темников. Он берет начало с 1257-1258 годов, то есть со времен Батухана.» (В.А.Юрченков. Мордовский народ: вехи истории. – Саранск, 2007, стр.122.)

Бу китап татарларга карата шактый тискәре тонда язылган булса да, автор иске Төмән-Каланың татар шәһәре булуын, татарлар тарафыннан салынуын танырга мәҗбүр. Кызганычка каршы без иске Темниковтагы татар тормышы турында бик аз беләбез, югыйсә, ул биредә милли һәм дини үзәкләрнең берсе булган бит! Анда кемнәр яшәгән, алар кемнәр белән берләшкәннәр, кемнәргә каршы сугышлар алып барганнар? Урыс протектораты астына килеп кергәч, үзләрен ничек тотканнар? Ни өчен Иван Грозныйның анасы Елена Глинская 1536 елны бу шәһәрне башка урынга күчергән? Иске Темников хәзерге урынына кешеләре белән бергә күчкәнме яки алардан башка гынамы? Шушы сорауларга өлешчә булса да җавап тапмыйча торып, яңа шәһәр турында язуга күчү мөмкин түгел. Үзем белгәннәрне һәм фаразлаганнарны башкаларга да җиткерергә булдым.

Әйткәнебезчә, Иске-Калада инде меңәр еллар буе тормыш барган, ә Мишәр Иле (Мещера) турында урыс елъязмаларында 859 елда теркәлеп калдырылган. Иске-Кала бик матур һәм җайлы урынга урнашкан –урман белән капланган сөзәк таулар, аста мул сулы Мохша елгасы агып ята, ул бөтен Мишәр Илен үтеп, Наручатлар аша Рязань - әрҗән җирләренә ашыга... Елга буен куе әрәмәлекләр, болынлыклар каплаган, монда мал йөртергә дә урын бар, тау өстендә урманнарны төпләп, иген чәчәргә дә мөмккинлек булган. Борынгы бортас-мишәрләр аучылык белән дә, игенчелек, терлекчелек белән дә, умартачылык белән дә шөгыльләнгәннәр, кирәк чакта, яу чапканнар, шәһәрләр-авыллар төзегәннәр, эш һәсм сугыш кораллары ясаганнар, ныклы нәсел калдырганнар...

Алтын Урда гаскәрләре бирегә килгәндә, мишәрләрнең бәйсез үз тормышлары булган, дип уйларга нигез бар. Кайбер тарихчылар мишәрләр белән монгол-татарларның очрашуын зур бәрелешәләр рәвешендә күрсәтергә теләсәләр дә, тарихта андый фактлар юк диярлек. Киресенчә, татарлар бирегә килгәч кенә мишәрләр дөньяга таныла башлый, яңа шәһәрләр үсеп чыга, яңа тарих языла башлый... Чөнки Алтын Урда дәүләте җирле халыкларны юк итү максаты куймый, киресенчә, алар белән берләшеп, Татар Илен ныгыту бурычын куя.

“В 1298 г. золотоордынский князь Саид-Ахмет, выходец из Сарая, на основании ярлыка хана Тохты установил свою юрту в среднем течении реки Мокши, в районе будущих городов Темникова, Кадома, Краснослободска, - дип яза Уфа галиме Сәид морза Еникеев. – Князь Саид-Ахмет создал свой «беляк», свое феодальное владение… Потомок князя Саид-Ахмета князь Бихан был владельцем крепости Сарыклыч, которая находилась в устье рек Саровки и Сатики и была укреплена с запада земляным валом, так что со всех сторон была защищена преградами. На соседних землях располагались и другие подчиненные князю Бихану городки, где сидели его родственники.» (Саид мурза князь Еникеев. Очерк истории татарского дворянства. – Уфа, 1999, стр.17.)

Ягъни, йөз елдан артык, Туктамыш бу җирләрне урыс князьларына биргәнче, Мишәр Иле белән татарлар морзалары идарә итә. Аннан соң да бу җирләр, бу шәһәрләр кулдан-кулга күчә, әмма кем кул астында булсалар да, мишәрләр үзләренең мөстәкыйльлекләрен, бигрәк тә тел һәм дин өлкәсендә, саклап кала алалар. Моңа Пенза галиме Назиф Гилдеев та игътибар иткән. Үзенең “Татары Пензенского края” дип аталган китабында ул мишәрләр тарихына шактый урын бирә. Гилдеев мишәрләрне турыдан-туры бортаслар белән бәйли, аларның биредә кимендә 1500 яшәүләрен яза, башта хәзәрләр, аннан татарлар кул астына керүләрен хәбәр итә:

“Весь район проживания этнических предков мишарей вошел непосредственно в состав Золотой Орды (с 1242 г.), в улус с центром в городе Наровчат (позже названный Мухши, в русских летописях – Наручадь, ныне село Наровчат Пензенской обл.,). - дип яза ул. - С 1312 по 1320 гг. здесь была ставка Узбека, самого могущественного хана Золотой Орды. Переселение сюда вместе с двором хана Узбека значительной части золотоордынской элиты, включая литераторов, привело к резкому повышению культуры (в т.ч. литературной) местного населения. Даже через несколько веков после окончания эпохи расцвета Золотой Орды, татарская культура в этих землях не исчезла, сохранялась на высоком уровне. Причем эта культура, а также и язык местных татар-мишарей довольно существенно отличались как от культуры и языка Казанского, так и Касимовского ханств. Это еще одно косвенное доказательство существования самостоятельного мишарско-мордовского государственного образования с центром в Старом Темникове (теперь село Старый Город Темниковского района Мордовии) после распада Золотой Орды.” (Гильдеев Н.А. Татары Пензенского края. – Москва, 2008, стр.19.)

Назиф әфәнде Гилдеев бу төбәк мишәрләренең аерым мәдәнияте һәм теле булуын гына түгел, мөстәкыйль дәүләт берәмлекләре дә булуын ассызыклый. Аның язуынча, бу дәүләтнең башкаласы башта Иске-Калада, аннан Наровчат-Мохшада булган. “Основная территория мишарей вплоть до начало XVII в. управлялась татарскими князьями, потомками Бехана, который обосновался в Старом Темникове (по-татарски Темэн) с 1388 года, - дип яза ул. – Название этого мишарского государства не сохранилось, в современной научной литературе оно называется Темниковской Мещерой, а также Темниковским княжеством. Соответственно знать этого государства называется темниковскими и кадомскими мурзами и князьями.» (Күрсәтелгән хезмәт, 20 бит.)

Мишәрләрнең заманында үз бәйсез дәүләтләре булганлыгы турында фикерләр әйтелеп килә, кемдер бу бәйсезлекне хәзәр-болгарларга хәтле үк булган, дип бара, кемдер мишәрләр шушы дәүләтләр составында чагыштырмача мөстәкыйльлек алганнар, дип яза. Әмма ташкалалары, башкалалары, ишле, гайрәтле халкы булган бортас-мишәрләрнең бәйсезлеккә омтылулары һәм вакыты-вакыты белән аңа ия булулары шик тудырмый. Гомум татар тарихыннан аерылмас өчен, мишәрләр үзләре бу теманы бик куертмыйлар, әмма мишәрләрне ныграк өйрәнгән саен, аларның үз дәүләтләре булганлыгына ышанасың. Бүгенге көндә кайбер татар һәм рус тарихчылары да моңа игътибар иткәннәр:

“Привлекает особое внимание статья пензенского историка В.В.Первушкина, в которой доказывается существование в XIV-XVI веков независимого татарского княжества на современной территории Мордовской республики, Пензенской области и части смеженных районов соседних областей («Темниковская Мещера»), - дип яза Казан галиме И.Габдуллин үзенең « От служилых татар к татарскому дворянству” дип аталган китабында. (Москва, 2006, стр.11.)

Күргәнегезчә, Пенза галиме Первушкин бу яклардагы бәйсез татар дәүләтенең яшәү вакытын 14-16 гасырлар белән билгели, әмма бу чор тагы да иртәрәк булырга тиеш. Моңа Казан галиме Габдуллин да игътибар иткән, югарыда телгә алган Сәид Еникеев китабына бәя биргәндә, ул болай дип яза: “Как и В.В.Первушкин, автор считает, что на части Мещерских земель располагалось “вассальное Темниковское княжество”, во главе которого стояли “потомки Саид-Ахмеда и [ в котором] проживали многочисленные выходцы из татарских орд”” (И.Р.Габдуллин. От служилых татар к татарскому дворянству. – Москва, 2006, стр.11.) Татар галимнәре чагыштырмача бәйсез мишәр дәүләтенең Алтын Урда чорында ук булган булырга тиешлеген фаразлыйлар.

Инде тагы Иске-Калага килик. Еникеев китабында иске Темниковка нигез 1361 елда татарлар тарафыннан салынган, дип язылган. Мордовия энциклопедиясендә бу дата 1382 ел, дип күрсәтелгән һәм урыслар белән бәйләнгән. Югарыда телгә алган Сарански галиме Юрченков исә иске Темниковка нигез салынуны Батый хан чоры белән бәйли һәм 1257-1258 еллар итеп күрсәтә. Безгә калса, Иске-Кала татарларга кадәр дә, урысларга кадәр дә булган, ул бортас-мишәрләрнең башкаласы булып исәпләнгән, башкалар исә инде әзер шәһәргә килеп идарә итә башлаганнар.

Инде Темников-Төмән атамасын да аңлатып үтик. Тарихта “төмән” термины бик борынгы чорлардан – Төрки каганатлар заманнын ук килә, ул хәрби-гаскәри берәмлекне аңлата. Бу хакта “Татар энциклопедия сүзлеге” менә нәрсә яза: “Төмән – чыңгызыйлар дәүләтләрендә хәрби-административ өлкә (күчмә ыругларның феодал биләмәсе); ун меңлек гаскәри берәмлек. Аның башында төмәнбашы торган. Төмән меңлек, йөзлек һәм унлыкларга бүленгән. “Төмән” төшенчәсе Төрки каганлыгында барлыкка килә. 16 йөзнең 2нче яртысыннан үз мәгънәсендә кулланыштан чыга.” (Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан, 2002, 660 бит.) Ягъни, кайсы яктан алып карасаң да, “Төмән” –ун мең кешелек гаскәре булган хакимият үзәген тәшкил иткән. Ул заманнар өчен бу – бик зур сан, бу үзе үк Иске-Каланың мишәр-татарлар өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле урын икәнлеген аңлата.

Югарыда телгә алган Уфа галиме Сәид Еникеев “кала” сүзен “крепость», ягъни, “кирмән” төшенчәсе белән аңлата. Бу дөреслеккә туры килә, һәрхәлдә, татарларда шәһәр сүзен кала сүзе белән алаштыру еш күренсә дә. Чыннан да, бүген дә Темниковны тирә-юньдәге татар авылларында “Кала” дип атыйлар, бу турыда алга таба тукталырбыз, иншаллаһ! Ә хәзер Сәид әфәнде Еникеевның хезмәтеннән Темников-Төмән турындагы бер өлешен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез:

“В 1361 г. татарами был основане город Темников, - дип яза ул, Иске-Кала турында. – Местные татары по сей день этот город (в отличие от всех других городов, которые они называют “шэхэр») называют «Тюмень кала», а слово «кала» обозначает крепость, т.е. Темников для основавших его татар служил крепостью. Город Темников, являющийся одним из старейших городов Поволжья, был основан одновременно с городами Тюмень в Сибири и Тюменью на Северном Кавказе, возникшими на местах ставок темников, монгольских военачальников над десятитысячным войском. Темников его уезд, как видно из документов, являлся беляком потомков Саид-Ахмета и Бихана. Территорией этой владели их потомки. Это еще раз подверждает, что все князья – выходцы из этой территории – потомки Саид-Ахмета.» (Күрсәтелгән хезмәт, 18-19 битләр.)

Халыкта “төмән” сүзенең “түбән” мәгънәсе барлыгын да әйтеп үтәргә кирәк, ягъни, түбәндәге, түбәнлектәге урын. Себер татарларының “м” һәм “б” хәрефләрен алыштырып әйтә торган гадәтләре дә бар. Себердәге Төмән шәһәре дә югарыдагы Юграга караганда, түбән җирдә урнашкан, биредә дә Темников каласы, башка урыннарга караганда, чагыштырмача түбәнлектә. Урыс галимнәре исә Темников атамасын “тьма” сүзеннән килеп чыккан, дип тә язалар, моны дөм-караңгы урын, дип тә, хисапсыз күп мәгънәсендә дә аңларга була. Хәер, һәркем тарихны да, бүгенгене дә үзенчә аңлый, үзенчә бәяли...

Күренекле тарихчы-археолог Альфред Халиков та бу якларны шактый өйрәнеп, үз бәясен әйтеп калдырган кеше. Ул мишәрләрне борынгы бортасларның варислары, дип бара, бу яклар да заманында Болгар дәүләте составында булган булырга тиеш, дип фаразлый. Риваятьләр буенча, Болгар һәм Бортас канкардәшләр, Төрек улы Алыпның уллары булган, һәр икесе дә Хәзәр каганаты составында яшәгәннәр. Тарихта Болгар белән Бортасның аерым дәүләтләр тотып яшәгән чаклары да, сугышып торган вакытлары да, бергәләшеп, уртак дошманнарга каршы көрәшкән чаклары да булгандыр, мөгаен. Әмма аларның икесенең дә төрки кавем, икесенең дә ислам динендәге халык булуы шиксез.

Альфред Халиков Темников турында да шактый кызыклы мәгълүматлар язып калдырган: “XV гасырда бу җирләрдә ике үзәк – Темников һәм Касим шәһәрләре барлыкка килә, - дип яза ул. – Бер шәһәр Мишәр җиренең көнчыгышында, икенчесе көнбатышында була. Темников шәһәре кайчан салына башлавы билгеле түгел. М.Г.Сәфәргалиев бу шәһәрнең барлыкка килүен Алтын Урданың башлангыч чоры белән бәйләп аңлата. Мукшы суы буенда Алтын Урда баскакларының берсе үзенә тору өчен Төмән шәһәрен салдыра, ди. XIV гасырда Төмән (Темников) шәһәре тирәсендә соңгы чор Болгар тибындагы кызыл керамика калдырган төрки халык яшәгән.” (А.Х.Халиков. Татар халкының килеп чыгышы. – Казан, 1974, 101 бит.)

Әйе, биредә төрки халык яшәгәнлеге безнең өчен бәхәссез инде. Бу тирәдәге авылларда ул төрки халык – татар-мишәрләр бүген дә яшәп ята, ул хакта алга таба язарбыз, иншаллаһ! Хәзер тагы иске Төмән-Темников шәһәренә кайтыйк. Альфред Халиковның югарыда телгә алган китабыннан күренгәнчә, урыс протектораты астына күчкәч тә, Иске-Кала белән мишәр-татар морзалары идарә итә. “XV гасырның икенче яртысында Темников җирләре “Сери Ахмет” һәм Адашев бәкләр кулында, XVI гасыр башларында Адашевның улы Акчура һәм, ихтимал, Күгешов бәк кулында була. 1509 елда олуг князь Василий III Акчураның һәм Күгешовның бу җирләрне биләү хокукларын раслый. XVI гасырның беренче чирегендә Темников шәһрендә Күгешов белән аның улы Тениш идарә итә. Рус дәүләтенә үз ирке белән кушылган өчен Тенишкә 1528 елда Темников шәһәреннән башка тагы берничә авыл бирелгән.” (Күрсәтелгән хезмәт, 102 бит.)

Бу өзектән күренгәнчә, Иске-Кала белән Адашевлар, Күгешевлар, соңрак Тениш һәм аның улы Еники идарә итә. Альфред Халиков китабыннан күренгәнчә, Тениш һәм Еники бәкләр үз кул астындагы халыкларны җәзалау һәм хөкем итү хокукы да алалар. Шул ук вакытта алар, үз кул астындагы халыклар белән, урыс дәүләте алып барган сугышларда да катнашырга тиеш булалар. Ягъни, бу татар-мишәрләрнең “чагыштырмача мөстәкыйльлекләре” үз халкын бастырып торуда чагыла, ә урыс гаскәре составында Алтын Урда, Казан, Себер, Әстерханга үз милләттәшләре өстенә яу чапканда, алардан сорап торучы булмый. Альфред Халиков язганча, гаскәр башына һәрвакыт диярлек урыс кешесен куялар. Шулай итеп, Мишәр Иленең йомышлы мишәр-татарлары, 1480, 1490-1491 елларда Алтын Урда дәүләте өстенә, ә 1487, 1505, 1551-1552 елларда Казанга яу белән баралар.

“Еникей бәк рус патшасының иң ышанычлы ялчыларыннан берсе була – 1552 елда ул Иван Грозный гаскәрләре составында Казанга яу белән бара һәм үзенә буйсынган Темников татарлары һәм мордвалар белән Казанны камап алуда катнаша, - дип яза бу турыда Альфред Халиков. – ... 1552 елдан соң йомышлы татарлар Швеция һәм Ливония белән булган сугышларда, Болын ягы чирмешләрен һәм арларны буйсындыруда, Астраханьны һәм Себерне яулап алуда актив катнашалар.” (Күрсәтелгән хезмәт, 102, 113 битләр.)

Тарих менә шушындый, җәмәгать! Хакыйкать ачы һәм рәхимсез… Бәлки шуңа күрәдер, Казан татарлары белән читтәге мишәрләр арасында тарихи салкынлык бар, бер-берләрен кабул итеп бетермәү сизелә. Бу бигрәк тә Казан татарларына хас, алар үзган тарихта мишәрләр уйнаган рольне оныта алмыйлардыр, мөгаен... Рус дәүләте мишәрләрне татарларга каршы сугышларда гына түгел, дипломатик эшләрдә дә оста файдалана, мәкер җепләрен үргәндә, моны мишәр-татар кулы белән дә эшли...

“XV-XVI гасырларда Мещера ягының күп кенә йомышлы татарлары, төрки һәм шәрык телләрен яхшы белгәнгә күрә, рус князьлары сараенда илчеләр һәм тәрҗемәчеләр булып эшлиләр, - дип яза бу хакта Альфред Халиков. – 1482 елда, мәсәлән, Казан ханына илче булып Бурнаш дигән кеше килә, ә 1485 елда Кырымга илче булып Шәймордан дигән кеше бара... 1535 елда “морза Галдей Городецкий Казанга илче итеп җибәрелә». Казан җиңелгәннән соң да Кырымга илче итеп Темников һәм Касим шәһәрләренең йомышлы кешеләрен җибәрү дәвам иттерелгән... Мондый хезмәтләре өчен йомышлы татарларга җир биләмәләре бирелгән. Кайбер җир биләмәләре нәселдән нәселгә күчкән.” (Күрсәтелгән хезмәт, 113 бит.)

Шулай итеп, Иске-Кала – Темников татар-мишәрләренең ничек яшәүләрен бераз ачыклый алдык кебек – алар урыс хуҗаларына тугрылык саклаганнар, бергәләп яуга чыкканнар, Мәскәү дәүләтен ныгыту өчен көрәшкәннәр. Алай булгач, нигә Явыз Иван һәм аның әнисе Елена Глинская 1536 елда Темников шәһәрен башка урынга күчергән соң? Шәһәр хәтле шәһәрне икенче урынга күчерү – ул сәяси, хәрби үзәкне үзгәртү, дигән сүз бит! Мондый адымга гадәттә җирле хакимияттән риза булмаганда баралар, ә татар түрәләре Мәскәү сүзеннән чыкмаганнар бит! Әллә чыктылармы икән? Халык бит түрәләрдән генә тормый, мишәр морзаларының урыс кушуы буенча мөселман-татарлар өстенә һаман-һаман сугыш белән баруларын бәлки гади халык хупламагандыр? Бәлки Иске-Калага шуңа күрә ышанычсызлык күрсәтелгәндер? Без хәзер моны белә алмыйбыз инде, әмма Темниковның Казанга һөҗүм алдыннан яңа урынга махсус күчерелүе – тарихи факт. Ул Мишәр Илендә үзенә күрә бер Свияжски ролен үтәгән булырга тиеш.

“Известный российский историк начала XIX века Николай Михайлович Карамзин, указывая на перенос Темникова в более удобное место, считал, что он был укреплен городками восточнее крепости на месте сел Итяково и Кондравке, - дип яза Пенза галиме В.А.Юрченков, югарыда телгә алган хезмәтендә. – По всей видимости, эти городки служили сигнальными заставами.” (Күрсәтелгән хезмәт, 140 бит.) Автор Елена Глинскаяның бу адымнарын бик мактый һәм: “Они позволили впоследствии Темникову стать одной из опорных баз знаменитых казанских походов Ивана IV Грозного”, дип нәтиҗә чыгара.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, шәһәрнең башка урынга күчерелүендә бәлки татар яуларының да роле булгандыр. “В 1536 году “приставлен город Темников на иное место, на реке на Мокше же, того ради, что был старый город мал и некрепок, и великая княгиня велела его прибавить и срубить новый, а доделан был тем же летом, августа во 2 дня”, дип яза бу хакта урыс елъязмалары. Ягъни, шәһәрне күчергәндә, Иске-Каланың кечкенәлеге һәм нык булмавы да күздә тотыла.

Шулай итеп, Темников-Төмәннең татар чоры Иске-Кала белән бергә ябыла, тулысынча урыс кул астында булган яңа чоры башлана.

Темников-Төмән – татар-урыс шәһәре

Шулай дип яздым да, уйга калдым. Чыннан да, татар-урыс шәһәреме соң Темников-Төмән, әллә урыс шәһәре генәме? Бу сорауга җавап бирү өчен аның үткәненә һәм бүгенгесенә күз салырга, анализ ясарга кирәк.

Урыс елъязмаларыннан күренгәнчә, 1536 елның мартында, Мукшы елгасының уң як ярында, яңа Темниковка нигез салалар, ул шәһәрчек шул елның 2 августында инде әзер була. Безгә калса, монда сүз элеккеге Иске-Кала кебек зур шәһәр турында түгел, ә хәрби ныгытма турында бара булса кирәк. Соңыннан аның тирәсендә шәһәр укмашкан булырга тиеш. Кайбер мукшы галимнәренең язуынча, элек бу урында Мурунза дигән торак урыны булган имеш. Алай булырга да мөмкин, чөнки яңа төзелешләр, нигездә, элек кеше яшәгән җирләрдә барлыкка килә.

Бу яңа Темниковка Иске-Каладан мишәр-татарлар күчкәнме – анысы әле ачыкланып бетелмәгән, әмма күчкән булырга тиеш. Бүгенге Темников музеенда эшләүчеләр бу сорауга каршы, “Юк, аннан кеше күчмәгән, алар шунда калган”, дип җавап бирделәр. Миңа калса, бу дөреслеккә туры килеп бетми, төп халык Иске-Калада калса да, татар түрәләренең бер өлеше, бигрәк тә урыс хакимиятенең ышанычына кергәннәре, яңа Темниковка күчкәннәрдер. Әйтик, шул ук музейлардагы мәгълүматлардан күренгәнчә, 1678 елда Темников өязендә 647 помещикның 500е татар морзалары һәм князьлары була. Әлбәттә, өязгә бер Темников кына кермәгән, тирә-юньдәге татар авыллары да бу хисапта бар. Әмма байларның күпчелеге шәһәрләрдә, сәүдә үзәкләрендә яшәргә яратканны искә алсак, бу 500 татар морзасының күпчелеге Темниковта яшәгән, дип уйларга мөмкин.

Бу мәсьәләгә Уфа галиме Сәид Еникеев бераз ачыклык кертә: “На месте старого города осталось древнее село, заселенное крепостными крестьянами, принадлежавшими князьям Еникеевым, - дип яза ул. – Это село и ныне называется Старгород... Новый город, как и старый Темников, был заселен татарами, которые несли военную службу. Многие имели поместья в округе, но были и беспоместные...” (Күрсәтелгән хезмәт, 35 бит.) Бу өзектән күренгәнчә, иске шәһәрдә дә, яңасында да, нигездә, мишәр-татарлар яши һәм мишәр-татарлар тарафыннан идарә ителә. Гомумән, Темников шәһәре һәм аның тирә-юнендәге мишәр-татар авыллары әле шактый вакыт урыс дәүләте составында чагыштырмача мөстәкыйльлекләрен саклап яшиләр, бу аларга урыс дәүләтенә тугры хезмәт иткән өчен бер ташлама була.

“Некоторые исследователи (В.В.Первушин, С.Л.Шишлов и др.) полагают, что в 16 веке Темников был центром автономного княжества в составе Русского государства. С конца 16 века – центр Темниковского уезда», дип яза Мордовия энциклопедиясе бу турыда. (Күрсәтелгән хезмәт, 398 бит.)

Әйткәнемчә, бу мишәр-татарлар Казанны алуда да катнашалар, 1554 елда баш күтәргән татар-чирмешәләрне бастырырга да баралар, морзаларның үз халкын җәзаларга да тулы хокукы була. 1557 елда Темников хакиме морза Еники Тенишевны Иван Грозный воевода – хәрби җитәкче итеп билгели. Ул хәзер Темников князлеге өчен генә түгел, бик зур территорияне үз эченә алган Темников өязе өчен дә җавап бирә. Аның кул астындагы мишәр-татарлар бу чор эчендә, урыс гаскәре составында, Ливония сугышларында катнашалар, Мәскәү шулай итеп татарлар кулы белән зур җиңүләргә ирешә.

Дөресен әйтергә кирәк, Темников татарлары, бигрәк тә морзалар, мишәр түрәләре бу чорда начар яшәмиләр. Мәскәү алып барган сәясәткә хәерхак булганнары һәм урыс патшаларына дөньяны яулап алырга ярдәм иткәннәре өчен, мишәр-татарларга вакытлыча тимиләр. Сәид Еникеевның югарыда телгә алган китабыннан күренгәнчә, 1597 елда Темников өязендә татарларның 443 биләмәре, була, 1612 елда бу сан инде 475кә җитә. Ә Темниковның үзендә исә бу чорда 163 татар йорты, 172 урыс хуҗалыгы була, күрәсез, урыс гаскәриләре һәм чиркәү әһелләре хисабына, аларның шәһәрдә саны артканнан-арта бара.1625 елда инде Темниковка воевода итеп тә урыс кешесен куялар, аның кул астында 388 татар морзасы хезмәт итә.

Темников музеендагы мәгълүматлардан ккүренгәнчә, 1678 елда төбәктә 57 Еникеев фамилияле морза, 50 Акчурин, 32 Дәүләткилдеев, 31 Кудашев, 19 Тенишев, 18 Бибарсов, 17 Тугушев, 15 Дашкин, моннан тыш берничә Кугушев, Мансырев, Дивеев, Ишеев, Кулунчоков һәм Шихмаметовлар булган. Татар-мишәр морзаларының барысы да дип әйтерлек тирә—юньдә зур җир биләмәләренә, авылларга ия булалар. “XVI-XVII гасыр актларында Мукшы суының түбәнге агымында, Темников һәм Кадом өязләрендә Азарпина, Шукетрова, Алкаево, Велезино, Кадышево, Уракчеево, Чюрина, Бигина, Мансырово, Шигалеево, Бедишево, Девлятково авылларында йомышлы татарлардан Агеев, Агишев, Айтуганов, Акбулатов, Байтирәков, Дусаев, Еникиеев, Кармышев, Терегулов һ.б. бик күпләрнең утарлары булуы турында әйтелә”, дип яза болар турында тарихчы Альфред Халиков югарыда телгә алган китабында. (Күрсәтелгән хезмәт, 102-103 битләр.)

Әйе, Мәскәүнең көчәюенә карамастан, Мишәр Иле дә бил бирми, бөтен өязгә таралып, мөселман-татар булып яшәвен дәвам итә. Әмма праваслау дин әһелләренә бу хәл бер дә охшамый, һәм алар җай чыккан саен Мәскәүгә татарлар өстеннән әләкләп торалар. Моның өстенә, праваслау монастырьлар белән татар морзалары арасында җир өчен конфликтлар башлана. Урыс хөкүмәте һәм праваслау чиркәү татарларны чукындыру өчен астыртын да, ачыктан-ачык та эш алып бара башлый. Шунысын да әйтергә кирәк, 16 гасыр ахырында, 17 гасыр башында Мишәр Илендә инде 7 меңгә якын чукынган җирле халык һәм татарлар була.

Татарлар һәм урыслар арасында беренче зур каршылык 17 гасырның башында, Борис Годунов үлгәч, Россиядә “болганчык заман” (Смутное время) башлангач килеп туа. Темников урыслары, нигездә, ялган Дмитрийны патша итеп таныйлар, ә татарларның күпчелеге рәсми хакимиятне яклый. Дөрес, кайбер мишәр-татарларының да, форсаттан файдаланып, мөстәкыйль дәүләт торгызырга теләкләре була, шул изге ният белән алар, гаскәр туплап, Казанны яулап алырга кузгалалар. Ләкин алар теләкләренә ирешә алмыйлар, Казан тирәсендә тар-мар ителәләр, калган татарлар исә Мәскәүгә тугрылык күрсәтәләр. Романовларны хакимияткә китерүдә дә татарлар зур роль уйный – Михаил Романовны тәхеткә утыртканда, мишәр морзалары да имзаларын куялар...

Татар байларына каршы чукындыру сәясәте Петр патшадан башланган, дигән ялгышрак фикер яшәп килә, чынлыкта исә бу сәясәт бер дә туктап тормаган. 17 гасыр “болганчык чорлары”, ачлык, ваба чирләре белән генә түгел, татарларны, бигрәк тә морза-байларны чукынырга мәҗбүр итү белән дә тарихка кереп калган. Бу гасырда урыс патшалары татар байларын чукындыру буенча берничә фәрман чыгаралар, ул шәхси милек белән бәйләнгән була һәм татарларны авыр хәлгә куя. Әйтик, әле яңа гына татар князь-морзалары тарафыннан патша итеп сайлап куелган Михаил Романов 1628 елда аларны христиан динендә булган крепостнойларга хуҗа булудан тыя. Бу исә татар морзалары эшче кулларсыз кала, дигәнне аңлата, шулай итеп мишәр-татарлар утарларсыз һәм милексез калырга мәҗбүр булалар. Малын югалтмас өчен яшьләрнең бер өлеше динен алыштырса да, өлкән як чукынмый, бу юлы аякта басыр кала...

1649 елда төзелгән кануннар җыелмасы “Соборное уложение»дә дә чукынмаган татарларга христиан крепостнойлар тоту закон белән тыела. Ул гына да түгел, крепостнойлары белән бергә бу татар морзалары җирләрен, утарларын да дәүләткә бирергә тиеш булалар. Байлыкны югалтмас өчен, мишәр-татар морзаларының бер өлеше чукына, ә төп өлеше динен алыштырмый. Бу үз динендә калган татарларга хөкүмәт зур каршылыклар тудыра, 1653 елгы патша фәрманы нигезендә, алар җирләрен хәтта сата да алмыйлар. 1670 елда исә ислам динендә калган татар морзаларын дәүләт эшенә һәм хәрби хезмәткә дә алмый башлыйлар, аларның мал-мөлкәтләре дәүләт файдасына тартып алына. 1675 елда ислам динендә калган мишәр морзалары өчен тагы да мәкерле указ-фәрман чыгарыла – дәүләт тарафыннан малың тартып алынган икән, чукынсаң да, чукынмасаң да, ул кире бирелми. Нәтиҗәдә, шушы хәлләрне күреп торган татарларның бер өлеше ашыгып христиан диненә күчә, бер өлеше исә малы һәм җаны өчен көрәш алып бара, мөселман булып кала.

Мишәр морзаларын христиан диненә көчләү белән бергә, аларны мөселман-татарларга, төрекләргә каршы сугышларда файдаланулар да дәвам итә. Алар урыс гаскәре составында Кырымга, Нугай Иленә, кыпчак далаларына, яу чабалар, 1673 елда Төркиягә каршы башланган сугышта катнашалар. Әйткәнебезчә, Россиянең үз эчендә гасырлар буе барган фетнәләрдә дә татарлар катнаша, мишәр мморзаларын бу бунтларны бастыруда да файдаланалар, шулай ук аларның үзләрен дә кырып салучылар була. Мишәр Илен дер селкеткән Степан Разин күтәрелеше дә бик гыйбрәтле, ул биредә дини һәм милли фаҗига төсен ала.

Билгеле булганча, бу вакыта Темников шәһәрендә урыс-татар саны бер дәрәҗәдә була, дин мәсьәләсендә исә христиан дине көннән-көн көчәя бара. Степан Разин патшага каршы баш күтәргәч, Темниковта яшәүче урыслар шунда ук фетнәчеләр ягына басалар һәм бөтен нәфрәтләрен мөселман-татарларга каршы юнәлдерәләр. Алар татар морзаларын талый башлыйлар, йортларын яндыралар, үзләрен үтерәләр, имеш, урысларны крепостной итеп тоткан өчен шулай үч алалар. Татарларның авылларын да кызганмыйлар, җир белән тигезлиләр, бу вәхшилекнең башында урыс побы Савва һәм монахиня Алена Арзамасская тора. Татарларның бер өлеше исә бу вакытта патша гаскәрендә рәсми хакимиятне яклап сугышып йөри.

1671 елның 4 декабрендә князь Юрий Долгорукий, татар морзалары ярдәмендә, Темниковны ала, фетнәчеләрне тезләндерә һәм рәхимсез җәзалый. Алена карчыкны, төп котыртучы буларак, Темников уртасында тереләй утта яндырып үтерәләр, ә поп Савваны һәм аның ярдәмчеләрен асып үтерәләр, башкаларны этап белән сөргенгә сөрәләр. Шунысы гаҗәп – бүгенгесе көндә шушы Алена карчык урысларның милли каһарманы, праваслау чиркәве аны изгеләр исемлегенә кертү өчен тырыша, ә Темников музеенда аның чуеннан ясалган бюсты тора... Ә алар тарафыннан газаплап үтерелгән татарлар турында бер сүз дә юк, әйтерсең лә алар бу чорда монда яшәмәгән дә, үлмәгән дә...

18 гасыр исә татарлар өчен иң куркыныч һәм иң дәһшәтле заманнарның берсе, чөнки бу чорда милләтнең иманына, диненә тиңе булмаган һөҗүм башлана. 1713 елның 13 ноябрендә һәм шул айның ахырында Петр I мөселман-татарларга каршы бер-бер артлы ике указ чыгара. Бу патша фәрманнарында Петр патша, христиан крепостойлары булган “басурманнарга” ярты елда чукынырга әмер бирә, чукынмаган очракта, аларның бөтен мал-мөлкәтләрен тартып алып, дәүләткә бирергә боера. Әлбәттә, патшаның бу әмерен урыс түрәләре сөенә-сөенә үтиләр, татар морзаларының байлыгы тартып алына, шулай итеп, мишәр аксөякләрен, социаль катлам буларак, юк итү башлана. Татарларга каршы бу вәхшилекләрнең артында праваслау чиркәү әһелләре тора, алар мишәр морзаларының Россияне яклап инде менә ничә гасырлар кан түгүен дә, җан бирүләрен дә оныталар, аларга инде татарның иманын да юк итү кирәк була.

Мишәр морзаларының бер өлеше, бигрәк тә яшьләр, бу басымнарга түзә алмыйча чукынсалар да, халыкның төп өлеше динен алыштырмый, иманын бирми, мөселман булып кала. Патша хөкүмәте алар өстенә тагы да зур авырлыклар йөкли – чукынмаган татарлар чукынган милләттәшләре өчен ясак түләргә, балаларын 25 еллык солдат хезмәтенә бирергә, лашманлыкка ялланырга тиеш булалар. Ул гына да түгел, авылда бер генә чукынган татар булса да, чукынмаганнары монда мәчет төзи алмый, яки бөтенләй башка урынга күчеп утырырга тиеш була. Шунысын да әйтергә кирәк, чукынган татарларны җинаять өчен җәзадан азат иткәннәр, хәтта төрмәләрдән чыгарганнар, ә инде ул яңадан ислам диненә кайтса, закон нигезендә, аны тереләй утта яндырып үтергәннәр...

Ислам диненә каршы мондый кара һөҗүм Петр I үлгәч тә туктамый, урыс патшалары татарны җир йөзеннән себереп түгәр өчен барысын да эшли. 1743 елның 19 ноябрендә патшабикә Елизавета Петровна татарларның бөтен мәчетләрен юк итәргә һәм башка төзетмәскә, дип вәхши указ чыгара. Шушы указ нигезендә Казан, Себер, Әстерхан, Воронеж губерналарында, шул исәптән, Мишәр Илендә дә йөзләгән мәчетләр юк ителә, моңа каршы чыккан татарлар хөкемгә тартыла, төрмәләргә ябыла. Моның өстенә 1725 елгы указ нигезендә, мишәр морзаларының князь титулларын юкка чыгаралар, алар хөкүмәт өчен ясаклы крестьян хәлендә калалар.

“1722 елда Наровчат, Красно-Слободск һәм Троиц өязләрендә 12112 кеше чукындырыла, - дип яза җирле тарихчы Кадир Акъегет. – Петр I нче реформалары халык аркасына күтәрелмәслек йөк булып төшә, башка төбәкләргә качу моңа каршы протестка әверелә.” (Кадир Акъегет. Алты авыл. – Казан, 2010, 36 бит.) Әйе, авыллары, җирләре, мал-мөлкәтләре, крепостнойлары тартып алынган бу “чабаталы морзалар”, монда беркайчан мантымаячакларын аңлап, Мишәр Илен ташлап Уралга, Себергә, кыпчак далаларына таралалар. Әлбәттә, алар яңа җирләрдә дә югалып калмыйлар, кайда урыс хөкүмәтенә хезмәткә кереп, кайда аң-белемнәренә таянып, мөселман-татар буларак сакланып калалар, милләткә яңа талантлар тудыралар...

Әмма безнең бу язмада сүзебез киткән татарлар турында түгел, ә Мишәр Илендә калганнары турында. Әйе, бу болганчык елларда мишәр-татарларның бер өлеше чукынып үз-үзен һәм мал-мөлкәтен саклап кала, әмма алар инде алга таба татар булудан туктыйлар. “Среди крещенной татарской аристократии быстро шел процесс обрусения, - дип яза җирле тарихчы Назиф Гилдеев. –По уездным статистическим данным конца XIX века, жители многих русских поселений Рязанской, Тамбовской, Пензенской и других губерний – это обрусевшие татары.В Пензенской губернии, где проживало особенно много крещенных потомков татарских мурз, известных с начало XVI в. (Тенишевы, Акчурины, Кутуевы, Девлеткильдеевы. Акжигитовы, Еникеевы и др.), по данным в 1897 г. считали себя татарами по происхождению только половина из них. О татарских корнях многих «русских» сохранились только семейные предания и иногда фамилии.» (Күрсәтелгән хезмәт, 71 бит.)

Әйткәнебезчә, милләтнең бер өлеше биредән күчеп китәргә мәҗбүр була, шулай итеп мөселман-татар буларак сакланып кала. Ә татарларның бер өлеше исә беркая китми, шулай ук динен дә алыштырмый, бөтен авырлыкларга түзеп, илен, җирен, иманын, үзен, нәселен саклап, шушында яшәп кала. Алар бүген дә биредә укмашып яшәп яталар, сүзебез алга таба шул татар-мишәрләр турында булыр, иншаллаһ!

Бүгенге Темников каласы һәм төбәктәге татар тарихы

Бүгенге Темников каласын урыс шәһәре дисәң дә ярый. Ул Сарански шәһәреннән 160 чакрымнар ераклыкта, көнчыгышта, Түбән Новгород чигендә урнашкан. Шәһәрдә барлыгы 8 меңләп кеше яши, районда – 23 мең. Район халкының 60 процентын урыслар, утызын мордвалар, 8 процентын татарлар тәшкил итсә, шәһәрдә күпчелек урыслар яши. Алай да, 2002 елгы сан алу нәтиҗәләре буенча, Темниковта 611 татар яшәгәнлеге ачыкланды, районда исә милләттәшләребезнең саны 1635 икән. Темниковта татарның үзе дә, эзе дә күренми, биредә мәчет тә, татар зираты да юк, мөселман мәете булса, күрше татар авылларына алып кайтып күмәләр икән. Шәһәрдә татар мәктәбе турында сүз дә була алмый, биредә хәтта милли оешмалар да юк! Алай да, шәһәрдә мулла бар икән, әмма ул җомга намазларын Татар Карае авылы мәчетенә барып укый.

Тарихтан билгеле булганча, әле 17-18 гасырларда да Темников шәһәрендә меңләгән татар яши, аларның мәчетләре, мәдрәсәләре дә була. Бүген исә бу тарихның эзе дә калмаган. Шәһәрдә ник бер урам татар исемен йөртсен, ник бер йортка татар тарихы буенча такта кадаклансын! Югыйсә биредә урысларга Казанны, Әстерханны, Себерне, Нугай Урдасын яуларга ярдәм иткән татар морзалары яшәгән бит, алар урыс гаскәре сафларында Европага, Кырымга, Төркиягә яу чапканнар, Рәсәйне дәүләт буларак саклап калырга ярдәм иткәннәр. Һәм мәңгегә онытылганнар... Бәлки шулай булырга тиештер дә, чөнки бу татарларны үз милләттәшләренә, мөселманнарга каршы файдаланганнар да, кирәкләре беткәч, тарихтан сызып ташлаганнар... Алар урысларга кирәкми, татарлар да милләтнең бу фаҗигасын искә төшерергә яратмыйлар.

Бүгенге Темников шактый фәкыйрь шәһәр булып чыкты, анда промышленность та юк, төзелешләр дә алып барылмый. Биредә бер генә югары уку йорты да юк, шул ук вакытта праваслау үзәге төзеп куйганнар, чиркәү эшләп ята. Шәһәрне мәдәни яктан да алга киткән дип әйтмәс идем, бөтен Темниковка бер китап кибете таба алмадым, җирле универмагның бер почмагында китаплар саталар, әмма алар арасында Темников турында ник бер китап булсын! Шәһәрнең Ушаков исемендәге крайны өйрәнү музеенда да төбәк турында китап түгел, буклет яки юлкүрсәткеч-путеводитель дә юк булып чыкты. Күренеп тора, биредә китап язу, китап чыгару кебек культура юк, тарих бер калыпка салынган, аңа яңа караш та, яңа эзләнүләр дә юк. Алай да, бу музейда татар тарихын барыбер әйләнеп үтә алмаганнар, экспонатларда милләтебезнең үткәне шактый чагыла, аларны күрә һәм таный белергә генә кирәк...

Биредә Темников өязендә яшәгән татар морзаларының исемлеге дә, татарлар белән бәйле кайбер патша фәрманнары да, татар морзаларының нәсел шәҗәрәләре һәм рәсемнәре дә куелган. Әйтик, иң түрдә Ринат Шаһгали улы Кудашевның нәсел шәҗәрәсе, Россия дворяннар союзы тарафыннан бирелгән дипломы, үз фотосы һәм борынгы татар гаиләсе фотосы куелган, боларны музейга Ринат әфәнде үзе тапшырган булырга тиеш. Ә менә башына калфак, өстенә милли күлмәк һәм камзул кигән кызның татар икәнлеген язмаганнар, музей хезмәткәрләре аның турында “Портрет неизвестной” диделәр. Тарихи хезмәтләрдә бераз актарынгач, бу туташның Софья Петровна Ишеева булырга тиешлеге ачыкланды, аның рәсеме 1881 елда ясалган булган. Бәлки бу Софья-Суфия чукындырылган татар булгандыр, әмма киемнәре нәкъ безнеңчә, Казан татарларыныкы кебек – башта калфак, өстә милли камзул, озын җиңле куе зәңгәр төстәге күлмәк, бармак саен алтын балдак... Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, бу музейга нигезне 1901 елны шулай ук чукындырылган татарлар – Ишеевлар, Кулунчаковлар, Чуриловлар, Ушаковлар салган. Музей үзе исә адмирал Федор Ушаков исемен йөртә, ул биредән ерак булмаган Санаксар монастырында җирләнгән. Темников районында бүген дә Тенишев, Енгалычев кебек татар фамилиясен йөрткән урыслар барлыгы беленде, бу шушы төбәккә генә хас күренеш икән. Шул ук вакытта Үзбәковлар, Урусовлар, Мамлеевлар, Акбулатовлар, Агишевлар фамилиясен йөрткән татарлар Темниковта бүген дә яшәп ята...

Әлбәттә, шундый борынгы тарихы булган Темниковта, татар Төмәнендә, минем милли оешмалар һәм мәчет күрәсем килә. Бик тырышканда, моны эшләргә мөмкин, дип уйлыйм, чөнки Темниковтан таралган данлыклы татар-мишәрләр бөтен дөньяда яши, теләсәләр, алар шәһәрдә бер мәчет салдырып куя алалар. Моны Темников мулласы Рафикъ хәзрәт Сәйфетдинов башлап йөрергә тиеш, ә инде милли оешманы шушы музей хезмәткәре Надия ханым Утешова һәм мәктәп директоры Зәйнәп ханым Хуҗина да оештыра ала. Ә менә нигә Сарански бу татарларны оныткан – мин аңлый алмадым, биредә милли һәм дини хәрәкәт җитәкчеләре булмыйлар, халык белән очрашмыйлар, эш алып бармыйлар, дигән фикер калды. Ә инде Казан турында әйтәсе дә юк, алар өчен Темников үзе дә, аның тарихы да томан эчендә калган рәшә кебек кенә... Алай да, соңгы елларда Уфаның мишәр-татар морзалары ике тапкыр бирегә килеп, музейда үзләренең конференцияләрен уздырып киткәннәр. Темников өчен бу да зур вакыйга булган, бу традиция дәвам ителсен иде, дигән теләктә калам...

Темников турында язып та, аның тирәсендәге тарихи урыннар турында сөйләмәсәң, язмабыз тулы булмас иде. Чөнки ул урыннар турыдан-туры татар тарихы белән бәйле. Әйтик, Темниковтан ике генә чакрым ераклыкта Итәк шәһәрлеге булган, бу турыда шәһәр музееенда да күп мәгълүмат бар. Бу урында татар каласы булган, бәлки Темниковны да иске урыныннан нәкъ менә шушы Итәк шәһәре өстенә күчереп салганнардыр. Биредә кешеләрнең безнең эрага кадәр мең ел элек үк яшәгәннәре билгеле, бу хакта шәһәрлек урыныннн табылган күп санлы борынгы табылдыклар сөйли.

“Итяковское городище. Один из древнейших памятников нашей страны, - дип язылган Темников музеендагы тактада. – Раскопки 1951 и 1965 годов, на основании найденных предметов, позволили установить, что впервые оно было заселено еще за тысячу лет до нашей эры; потом до VIII-IX веков нашей эры и в третий раз – в XIII или XIV веках. Здесь жили последовательно русские, мордва, татары. Курган на краю городище имел сторожевое назначение.»

Әйе, биредә татарлар яшәгәнен без үзебез дә яхшы беләбез, шәһәрлекнең исеме дә, аннан табылган борынгы әйберләр дә татарлыкларын кычкырып торалар. Мишәр-татарларның биредә урыска хәтле үк яшәгәннәре дә билгеле. Итәкнең татар шәһәрлеге булуын Мордовия энциклопедиясе дә танырга мәҗбүр: “Итяковское городище, археологический памятник железного века и средневековья (13-16 вв) у дер. Итяково Темниковского района на высоком мысу, - дип яза ул. – Обнаружена бляха конца 14 века с надписью «Султан Токтамыш» арабскими и уйгурскими знаками, служившая символом власти. По мнению ученых, Итяковское городище было поселением золотоордынского мурзы или князя.» (Күрсәтелгән хезмәт, 370 бит.)

Кызганычка каршы, узган гасыр урталарында Темников музее ябылып тора һәм андагы табылдыклар Сарански шәһренең крайны өйрәнү музеена озатыла. Хәзер аннан Итәк шәһәрлеге табылдыкларын эзләп табуы шактый кыен. Алай да, археолог Альфред Халиковның югарыда телгә алган хезмәтенә таянып, без Туктамыш ханның Итәктән табылган мөһере турында фикер йөртә алабыз: “XV-XVI гасырларда монда мордвалар һәм төрки халык яшәгән авылларны биләүче йомышлы морзаларның җирләре урнашкан булган, - дип яза ул. – Бу тору җирләренең кайберләре, мәсәлән Итәк шәһәре, феодаль кирмәннәр (замоклар) тибында булган булырга мөмкин. Әлеге шәһәр калдыгында Туктамыш исеме язылган бик әһәмиятле тамга (мөһер) табылган.” (Күрсәтелгән хезмәт, 102 бит.)

Дөресен әйткәндә, Итәк шәһәре тулысынча өйрәнелмәгән, тарихта үзенең лаеклы бәясен алмаган әле. Моның төп сәбәбе – аның татар тарихы белән бәйле булуында, Казанның бу якларга кулы җитми, ә мордва галимнәренә татар тарихы кирәкми. Шуңа күрә биредә татар тарихы белән бәйле урыннарны ачалар да ябалар, ул турыда шауламыйлар, язмыйлар, күтәрмиләр. Яки, киресенчә, мукшы тарихы белән бәйләргә тырышалар. Мәскәү, урыс галимнәре исә бу хәлне күрмәмешкә салыналар, чөнки бу илдә татардан кала берәүгә дә татар тарихы кирәк түгел...

Бу төбәктә, Темников һәм Итәктән кала да, татар тарихы белән бәйле истәлекле урыннар бар. Әйтик, шуларның берсе – Темниковтан кул сузымында гына булган Саров-Сарыкылыч шәһәре. Бу тарихи урын да бик аз өйрәнелгән, моның беренче сәбәбе булып Саровның ябык атом шәһәре булуы торса, икенчесе – ул праваслау дине өчен изге урын санала, аны татарлар белән бәйлиселәре килми. Ә бит тарихи фактлардан беркая китеп булмый – Саров-Сарыкылыч татар шәһәре булган һәм шактый еллар буе бортас-мишәрләрнең башкаласы булып торган.

Урыс елъязмаларында һәм аларның “Бархатная книга” дип аталган дворяннар шәҗәрәсендә Сарыкылыч шәһренә нигез салыну вакыты итеп 6706 (1198) ел күрсәтелгән һәм ул турыдан-туры татарлар белән бәйләнгән: “В лето 6706 (1198) князь Ширинский Бахмет Усейнов сын, пришел из Большие Орды в Мещеру и Мещеру воевал, и засел ее, и в Мещере родился у него сын Беклемиш.» (Мәгълүмат интернет буенча Саров шәһәре сайтыннан алынды.) Әмма моны күчереп язучы монахлар, 1198 елда әле Урда булмаган, диләр һәм бу датаны 1298 дип үзгәртәләр, соңыннан тарихчылар да моның белән килешә, шулай итеп, Сарыкылычка нигез салыну датасы ике төрле килеп чыга.

“Сараклыч – название татарское, происходящее от двух слов: сары – желтый и килич – клинок, - дип яза шул интернет сайты. – Поэтический это звучит, как я уже говорил – Золотой клинок или Золотая Сабля. Историкам известно, что в 1198 году край этот покорен был татарами под предводительством Ширинского князя Бахмета, и на месте, где обитель, построен был ими укрепленный город Сараклыч. Мордва, однако, не переставала враждовать с татарами и осаждала Сараклыча. Наконец он был взят и разорен русскими в конце XIV столетия. С того времени место это опустело и носило название Старого Городища. Последним владателем Сараклыча и окрестных городов был князь Бехан, по взятию его, он со своими сородичами ушел за Мокшу, с него начинается родославная здешних князей землевладельцев

Күрәсез, 1198 ел датасы кат-кат калкып чыга, миңа калса, бу дата Алтын Урда татарлары белән түгел, җирле мишәр-бортаслар белән бәйле булырга да мөмкин. Чөнки урыс өчен төрки телдә сөйләшкән һәр кеше татар булып күренгән, ә бортас-мишәрләр, галимнәр исбатлаганча, төрки телле булган. Ни булса да, бу мишәр-татарлар Сарыкылычта ике гасырга якын яшиләр әле, һәм, урыс елъязмаларында язылганча, 1389 елда гына шәһәрне ташлап китәргә мәҗбүр булалар. Тарихтан билгеле булганча, Алтын Урда ханы Туктамыш 1382 елда Мещера-Мишәр Иле белән идарә итү өчен урыс князе Василий Дмитриевичка ярлык бирә. Ә 1389 елда бортас-мишәрләр Сарыкылычны ташлап китәргә мәҗбүр булалар. “Сказание о первом жительстве монахов и о построении церкви Пресветой Богородицы, Живоносного Ее Источника, в пустыне, на Старом Городище, где ныне стоит общежительная Саровская пустынь” дигән хезмәткә таянып, урыс галимнәре түбәндәге нәтиҗәгә килгәннәр: “Князь Бехан, по преданиям был последним владельцем Сараклыча 1389-м году, и когда татарское укрепление было взято и разорено русскими, при великом князе Дмитрия Иоановича и сыне его Василия, хан был вынужден со всем родом своим и племенем уйти за реку Мокшу.” (Күрсәтелгән сайт.)

Тарихтан мәгълүм булганча, Бехан морза Мукшы елгасының аръягында, хәзерге Мордовиянең Кәнгүш авылы янында үзенең кала-кирмәнен кора. Бәлки бу кирмән элек тә булгандыр, чөнки ул тау башына, бик җайлы урынга урнашкан була. Кайбер галимнәр Беханны берничә елдан Төмәнгә (Старый Город) күчеп утырган, дип баралар, кайберләре аның нәселе әле шактый еллар биредә яшәгән, дип язалар. Ни булса да, Бехан морзаның зур нәселе бу төбәк тарихында тирән эз калдыра, алар бүген дә, Себер-Уралларгача таралып, татар булып дөнья көтеп яталар.

Кәнгүш исә бүген зур чиркәүле мукшы авылы. Без Ирек Биккинин белән бу авылда, Бехан морзаның кирмәне урнашкан тауда булдык. Тау битен чорнап алган борынгы урлар бүген дә беленеп тора, әмма биредә казу эшләре алып барылмый. Югыйсә биредә татарлар 16 гасыр ахырына, 17 гасыр башларына кадәр, ягъни, көчләп чукындыруга хәтле хуҗа булып яшәгәннәр бит! Бу хакта Мордовия энциклопедиясе дә танырга мәҗбүр: “Первое документальное упоминание о Каньгуше (как совместное владение мордвы и служилых татар Я.Кильдишева и Т.Янгордина) относится к концу 16 – 1-ой половине 17 века, - дип яза алар. – В 1743 году жители села приняли крещение. В 1800 году была построена церковь Рождества Христова... Близ Каньгуши – городище эпохи средневековья.” (Күрсәтелгән хезмәт, 386 бит.)

Кыскасы, халыкның бер өлеше, көчләп чукындырудан качып, Урал якларына чыгып китә һәм анда шул ук исемдәге авыллар төзи. Әйтик, күренекле галим Вил Мирзаяновның туган авылы Кәнгеш тә (Башкортстан, Дүртөйле районы) заманында Темников өязенең Кәнгүш авылыннан күчкән булып чыгалар. Ягъни, Бехан морза нәселен дәвам итүчеләр булып чыга... Әлбәттә, моны әле архив чыганакларына таянып исбатларга кирәк булачак.

Тагы Саров-Сарыкылыч тарихына әйләнеп кайтыйк әле, чөнки ул иң аз өйрәнелгән һәм яктыртылган өлкә. Алай да, Россия галимнәре арасында бу теманы махсус өйрәнеп, фәнни хезмәтләр язучылар да бар, шундыйларның берсе – тарихчы Тарасов Алексей Игоревич. Тумышы белән ул Саровтан булырга тиеш, Түбән Новгород университетында аспирантура тәмамлаган, шактый еллар Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәгән белгеч. Алексей Тарасовның төп темасы – Мещера князлеге һәм Алтын Урда тарихы. Минем кулыма бу галимнең “Татары Саровского края” дип аталган фәнни хезмәте дә килеп керде, ул 1997 елны Түбән Кама шәһәрендә язылган.

“Были ли в Сарове татары в средние века? – дип сорау куя автор. – Современная наука незнала ответа на этот вопрос. В соответствии с последними научными достижениями можно ответить однозначно – были. В средние века территория саровского края называлась Мещерской областью. Данная земля сохранила память о мещерских татарских князьях и мурзах, рядовых татарских воинах, которые впоследствии пошли на службу Московскому государству или участвовали в создании Крымского, Казанского, Астраханского ханств. Татарская этническая общность проживала в крае с государственным устройством под названием Мещерский Юрт. Граница Мещерского Юрта простирались на кадомо-темниковско-саровские земли с центром Кадом на западе, Темников на юге, Саконы на севере, Саров на востоке из дошедших до нашего времени населенными пунктами. Мещерский Юрт – государство познеордынского времени 14-15 веков. Это было переходное княжество между ордынским улусом Мухши 14 века и Касимовским царством конца 15 века, причем Мухши был на юге, а Касимовское царство на западе относительно Мещерской области. Саров под названием Борисово городище был центром Мещерского Юрта, о чем говорят ниже приведенные документы.» (Алексей Тарасов. Татары Саровского края. – Нижнекамск, 1997.)

Күрәсез, автор Мишәр Иле-Мещераны Алтын Урда белән Касыйм ханлыгы арасында яшәгән аерым дәүләт берәмлеге итеп карый, бу – бик мөһим билгеләмә! Ә Саров-Сарыкылыч бу дәүләтнең үзәгендә булган, һәм Борис шәһәрлеге, дип аталган. Бу мишәр-татар дәүләте 14-15 гасырлар аралыгында яшәгәч һәм аның үзәге Саров-Сарыкылыч шәһәрендә булгач, димәк, 1389 елда биредән бөтен татарлар ккитеп бетмәгән яки алар бирегә яңадан килеп урнашкан булып чыга? Алексей Тарасов моның шулай икәнлеген архив документлары белән раслый, ул гына да түгел, автор Саров-Сарыкылычта әле 16-17 гасырларда да татарлар яшәгәнлеген чыганакларга таянып дәлилли! Димәк, “Саровская пустынь” монахлар язганча алай буш урын булып чыкмый, анда гасырлар буе татар тормышы кайнап тора!

Югарыда телгә алган хезмәтнең “Архив татар Саровского края Восточной Мещеры” бүлегендә Алексей Тарасов бик кызыклы исемлек урнаштырган. Аннан күренгәнчә, 1530-1628 елларда Саров-Сарыкылычта татар морзалары яшәгән, һәм автор аларның исемлеген дә биргән. Без аны укучыларга да тәкъдим итәбез:

“1530 г. в Сарове Сумарок князь Муратов. 1555 г. в Сарове Исеней мурза Мокшев князь Бутаков. 1559 г. в Сарове Дивей мурза Мокшев князь Бутаков. 1578 г. в Балыково Сюндюк Калахметов и Кудай Ичатаев. 1605 г. в Сарове князь Девлеткильдеев. 1626 г. в Сарове Ишей мурза и Сунчелей мурза Тутаевы. 1628 г. в Сарове Ивакай мурза Тенибяков. 1626 г. в Сарове Асман мурза Разгильдеев сын Акеев и Союкай мурза Разгильдеев. 1628 г. в Сарове Сюмакай мурза Теребердеев. 1618 г. в Сарове Терегул мурза, Акмай мурза и Акмакай мурза Теребердеевы. 1620 г. в Сарове Алмакай мурза Теребердеев. 1620 г. в Сарове Буркаш мурза Исеев, Нечай Тенеев и Теребердей Ямышев. 1622 г. в Сарове Юсей мурза Мирясов князь Акчурин. 1623 г. в Сарове Осман мурза Ивакаев князь Акчурин. 1626 г. в Сарове Кудбай мурза Янбулатов князь Акчурин. 1619 г. в Сарове князь Кудашев.» (Алексей Тарасов, күрсәтелгән хезмәт.)

Саров-Сарыкылычтан чыккан татар морзалары, князьлары исемлеге дә шактый озын, алар арасында Акчуриннар, Енгалычевлар, Еникеевлар, Ишеевлар, Кугушевлар, Кулунчаковлар, Тенишевлар, Карамазлар, Казамаслар, Карачар, Карачурин, Аргин, Ширин, Сәедәхмәтовлар, Баюшев, Бегилдеев, Бибарсов, Дашкин, Дәүләткилдеевлар, Дивеев, Кильдишев, Кудашов, Куткин, Кутыев, Мәмәткозин-Сакаевлар, Мансырев, Чегодаев, Шахаев, Шехов һәм башкалар бар. Тагы бер тапкыр шуны искә төшерәм, бу – 16-17 гасырлар, димәк, бу чорда да Саров-Сарыкылычта татарлар яшәп яткан? Кайбер галимнәр, Иван Грозный Казанны алганнан соң, Сарыкылыч та юкка чыга, дип язалар, әмма фактлар башканы сөйли! Менә Алексей Тарасовның югарыда телгә алган хезмәтендә 17 гасырда Саров монастырына үз җирләрен саткан татарларның исемлеге, алар барысы да дип әйтерлек князьлар һәм морзалар!

“Список татар, продавших земли Саровскому монастырю в 17 веке:

Будалей мурза Утемишев сын Кутыев, Прокофий Федоров сын Альдияров, князь Федор Сюнюкаев сын Муратов, Умряк мурза Акмакаев сын Седехметьев, Утемиш мурза Сюнбаев сын князя Седехметьева, Батарша мурза, Ларион Тахтаров князь Кудашев, Умряк мурза Темаев сын князя Кутыева, Резепа и Абдула мурза Алмакаевых дети князя Седехметьева, мурза Сафаров, сын князя Акчурина, Шабан мурза Уразмаметов сын князя Садехметьева, Роман, Резепа и Абдула мурза Будалеевых князей Акурины, Асеит мурза Янгозин князь Седехметьев, Мустай мурза Ханов сын Елышев, князь Разгильдеев, Разепа мурза Размаметов князь Дашкин, Бактемир мурза князь Седехметьев, князь Тимофей Андреевич Ельшев, Семеней мурза Сюнчалеев князь Куткин, Рослан мурза Смаилов князь Акчурин, Кондряк мурза Ибрагимов князь Дашкин, Степан Дасаев князь Исеев, Лаврентий мурза Тепеев, Сюнбай мурза Маменделеев, Енбай мурза Смольянов сын Исеев, Курамша и Батарша мурзы Размаметовы князья Кутыевы, Кальдеяр мурза Бекмаев, Башай Акманов мурза Елышев, Сеин мурза Нуркаев князь Дашкин, мурза Агеев, Буталей мурза Утемишев князь Кутыев, Ибрагим мурза Мердяшев князь Седехметьев, Мусяй мурза Сюнбаев князь Богданов, Мустай мурза Сафаров, Леонтий Петрович князь Кудашев, Бахтей мурза Юрьев князь Дашкин, Тахтар мурза Ишелеев князь Муратов, Данила Иванович Кугушев, князь Якуб Акчурин.» (Алексей Тарасов, күрсәтелгән хезмәт.)

Күрәсез, исемлек шактый озын һәм сәер, биредә мөселман атамалары белән бергә инде христиан исемнәре дә очрый башлый. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Бу - 17 гасырда морзаларны чукындыруның инде башланганын аңлата, чукынмаган татарлар исә мал-мөлкәтләрен дәүләткә тапшырырга тиеш булалар. Әмма бу вакытта Саров монастыры булганмы соң әле, бөтен чыганакларда аңа 1706 елда нигез салынган, дип языла бит! Анда да, имеш, татар морзасы Кугушев үз җирләрен монастырь өчен бүләк иткән, дип баралар: “В 1705 году князь Кугушев, владелец “Старого Городище», передал отцу Исаакию в дар участок между реками Сатисом и Саровкой для будущей обители.» (Күрсәтелгән сайт.)

Безнең фикеребезчә, татар морзалары бу җирләрне булмаган монастырьга сатмаганнар да, бүләк тә итмәгәннәр, бу җирләрне алардан тартып алганнар һәм дәүләткә тапшырганнар. Соңыннан исә, 1706 елның 16 июнендә Саров монастырын ачканнар, ул шул ук вакытта христиан дине кагыйдәләрен бозган чукындырылган татарлар өчен төрмә ролен дә башкарган. Кем белә, бәлки биредә татарлар кача-поса яңадан ислам динен тота башлаганнардыр, бәлки иманны бирмәс өчен монастырь базларында җан биргәннәрдер, бәлки бөтен дөньядан ваз кичкәннәрдер... Бер Аллаһ кына боларны белүче...

Хәзер биредән ерак булмаган Дивеев моныстырын да, Саровны да изгеләштерәләр, имеш, бу хикмәтле җирләр аларга Аллаһ бүләге икән... Серафим Саровский исемле “изгеләре” дә биредә яшәп үлгән. Татарның иманын алып, татар җирләренең җелеген суырып, татарны чукынмаган өчен утларда яндырган, бозлы суларда катырып үтергән милләт, дин, кешеләр изге була аламы икән? Юк, бу җирләрне инде күптән Аллаһ каргаган, шуңа күрә дә биредә атом бомбасы ясыйлар, тирә-юньдә - зона, егермедән артык төрмә, шуңа күрә дә бу урманнар җәй буе дөрләп янды... Татар хәтере булып, татар рәнҗеше булып, татар каргышы булып, урысларның аяк астында җир янды...

Хәзер кайбер урыс галимнәре, бигрәк тә праваслау дине тирәсендә йөрүчеләр, Саровны гомумән татарлар белән бәйләмәскә тырышалар, имеш, биредә мең еллар элек шәһәр булган, әмма анда татарлар яшәмәгән икән. Элеккеге урыс монахлары монасытырьларда татарны пычратып ничек үз “тарихларын” язып ятса, бүгенге праваслау чиркәве дә Саровны бик тырышып татарлардан арындырырга омтыла. Моңа Түбән Новгород тарихчысы Е.В.Арсюхов та игътибар иткән:

В свое время монахам было выгодно делать вид, что они поселелись ни ничей земле, в городе, имени и создателей которого никто не помнит, - дип яза ул. - Потом правда открылась, но монахи уже настолько укрепились на этой территории, что скрывать ее стало ненужным, а их любопытство и любовь к истории, явно видные из дореволюционных сочинений об обители, делает им честь. Сегодня мы переживаем странный этап. Этап, когда некоторые сторонники православия вместе с учеными “очищают” историю от всего, что есть в ней “поганого”, то есть неправославного. Скоро мы узнаем,что знаменитые святые из татар также не были татарами или вовсе не существовали.” (www.islam.ru. Е.В.Арсюхин. “Рассказ о том, как сначала “открыли”, а потом “закрыли” золотоордынский город.”)

Автор урыннарда ничек итеп татар тарихын яңадан язу яки бөтенләй юкка чыгару күренешен бик дөрес тотып алган. Кызганычка каршы, бу хәл бер Саровта гына түгел, татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә күзәтелә, урыс та, мукшы да, башкорт та, удмурт та, чуваш та татар тарихы хисабына үзенекен баетырга, аны үзләштерергә тырыша. Кытайлардан башлап урысларга кадәр үзенең канын һәм җанын, илен һәм җирен, телен һәм динен биргән татар һаман таланып бетми, һаман аякта кала, һаман алга барырга омтыла! Аллаһ бирсә дә бирер икән бу милләткә шул кадәр көч, гайрәт һәм иман, әлхәмдүлиллаһ!

Саров-Сарыкылыч темасына нокта куеп, аны тарихчы Арсюхин фикере белән тәмамлыйсыбыз килә, автор аның болгар-татар шәһәре икәнлеген югарыда телгә алган язмсында ныклап дәлилли: “Но на юге нынешней Нижегородской области славяне появились очень поздно, едва ли не в XVI столетии, с войсками Ивана Грозного; до этого территория подчинялась последовательно Булгарии, улусам Золотой Орды и Казанскому ханству, - дип яза ул. - Таким образом, анализ плана городища и археологического материала показывает, что Саровское городище возникло где-то во второй половине I тысячелетия новой эры, а своего расцвета достигло в пору Волжской Булгарии. Причем план городища показывает его сходство с чисто булгарским поселением, и доказывает, что эта территория подчинялась Булгарии административно. Городище могло существовать и в пору Золотой Орды.» (Интернетта күрсәтелгән хезмәт.)

Шулай итеп, иске Төмән, Итәк белән бергә, Сарыкылыч каласы да бу якта яшәүче төрки мишәрләрнең, аларның борынгы бабалары бортасларның көнбатыш тарафтагы башкаласы булган булырга бик мөмкин! Көнчыгышта исә бу рольне Наровчат, Юлау, Бортас калалары башкарган, болар турында алдагы бүлекләрдә язарбыз, иншаллаһ!

Төбәктәге татар-мишәр авыллары

Бүгенге көндә Мордовиядә 67 татар авылы бар, күрше Пенза өлкәсендә ул сан – 47, янәшәдәге Түбән Новгород, Ульян, Саратов, Рязань, Чувашиядә тагы йөзләгән татар авыллары исәпләнә. Мәгълүматлардан күренгәнчә, Мишәр Илендә барлыгы меңнән артык татар авылы яшәп ята. Бу – бик зур сан, төп халык булган җирле милләтләрдә генә шушы кадәр авыллар булырга мөмкин. Урыс чыганакларына һәм күпчелек галимнәрнең хезмәтләренә караганда, бу татар авыллары 17-18 гасырларда гына барлыкка килгән, гел кайдандыр күчеп утырган булып чыга. Безнең фикеребезчә, бу дөреслеккә туры килми, мишәр-татар авыллары бу якларда бик борынгыдан яшәп киләләр, алар бортас-болгар заманында да, Алтын Урда чорында да, Казан ханлыгы, Мишәр князлеге вакытында да булган, зур шәһәрләрне ашатучы, дәүләткә гаскәр бирүче булып торган. Бортас-мишәрләрнең башкалалары Юлау, Наровчат, Төмән, Сарыкылыч һәм башка калалары юк ителгәч тә, милләт юкка чыкмаган, менә шушы авылларга таралып, исән калган һәм бүген дә яшәп ята...

Әлбәттә, берничә баруда гына бу меңләгән татар авылын йөреп бетерү мөмкин түгел, алай да мин аларның кайберләрендә булдым һәм укучыларга шул хакта мәгълүмат бирәсем килә. Әйтик, Темников районында гына да 15 татар авылы бар, алар үзәктән бик еракта, кара урман эчләрендә һаман милләт булып сакланып, татар булып яшәп яталар. Менә ул авылларның исемлеге – Айки, Зур Татар Карае, Бортас, Верәс, Янак, Янгураз, Идәй, Кечкенә Татар Карае, Митрәл, Сухово, Тархан, Татар Адае, Татар Акашы, Татар Тювие, Шурбино. Әйткәнемчә, бу авыллар үзәктән шактый ерак, шуңа күрә, миллилек тә, дин дә сакланып калырга тиеш кебек. Әмма заман җилләре борынгы мишәр-татар авылларына да кагылып үткән, дингә һәм миллилеккә зур зыян салган, әмма халыкны барыбер юкка чыгара алмаган.

Темников шәһәреннән ерак түгел, олы юл өстендә, Тархан авылы урнашкан. Бу авыл бик борынгы булырга тиеш, зиратның борынгылыгы, кайбер фамилияләрнең нәсел шәҗәрәләрендә 1444 елдан ук күрсәтелүләре, кайбер традицияләр шул хакта сөйли. “Список населенных мест Пензенской губернии (1869) дигән хезмәттән күренгәнчә, авылда ук вакытта ук 63 хуҗалык булган, бу – кимендә 300-400 кеше яшәгән, дигән сүз. Тархан авылы хәзер дә шул чама, анда 300дән артык кеше яши, күпчелеге татарлар, килгән урыс-мукшылар да бар икән. Авылда җирле хакимият урнашкан, урта мәктәп, 2 мәчет, медпункт, почта, 3 кибет бар. Шунысын да әйтергә кирәк, Тархан авылы – районда татар теле предмет буларак укытыла торган бердәнбер авыл. Без мәктәп директоры Халисә Кугушева белән дә очраштык, ул татар теле укытучысы барлыгын әйтте, дәреслекләр дә җитәрлек икән. Әмма 56 бала белән алга таба бу мәктәпне тотарлармы – анысы бәхәсле мәсьәлә.

Ә инде дин мәсьәләсенә килгәндә, авылда 2 мәчет булса да, намаз укучылар бик аз икән. Ул мәчетләрнең искесе мәет кирәк-яраклары өчен склад булып тора, икенчесе әле яңа, моннан ун ел элек кенә ачылган. Без ул мәчеттә булдык, намазларыбызны укыдык, имам Шакирҗан хәзрәт Кутыев белән очраштык. Аның әйтүе буенча, җомга намазларына 3 хатын, бер ир йөри икән, Рамазан аенда тәрәвих намазларын ул мәчеттә берүзе укыган, беркем килмәгән. Моны ишетү миңа бик авыр булды, бу хакта Саранскига, мөфти Рәшит хәзрәт Халиковка да кайтып әйттем. Халык белән эшләүне һич кенә дә авыл бабайларына гына кайтарып калдырырга ярамый, үзәктән дини белемле яшьләрне җибәреп, укыту эшләрен башлап җибәрергә кирәк. Авыл халык динне белми, аны тотмый, киләчәге турында уйламый, ә моның нәтиҗәсе бик начар булырга мөмкин.

Бер килгәч, тарих белән дә кызыксындык. Авылның исеменнән үк күренгәнчә, биредә борынгыдан ук хан ярлыгы бирелгән тарханнар, идарәчеләр яшәгән булырга тиеш. Шакирҗан хәзрәт Кутыев исә бу тирәдә ханнар яшәгән, дип бара, аларның зиратлары да биредән 12 чакрымнар ераклыкта икән. “Без иң беренче шул зиратта яткан ханнарның рухы өчен дога кылабыз, - диде ул. – Ул урын “Палдеж зираты” дип атала, элек анда татар авылы булган. Бер ханның хәтта атын да аяк очына күмгәннәр, башка кабергә, әлбәттә... Ул зиратта бер генә хан күмелмәгән, дип сөйлиләр иде...”

Бу яктагы татар морзаларын атлары белән бергә бер зиратка күмүләре турында урыслар да язып калдырган. Әйтик, күршедәге Ельников районы тарихына багышланган китапта бу турыда кызыклы мәгълүмат бар: «Один из первых исследователей истории Краснослободского уезда – священник Иван Беляев записал множество интересных легенд и преданий. Княгиня Анна Алексеевна Еникеева поведала ему историю о своем предке – татарском князе Еникее: «…Долгое время Еникей был воеводой Темникова, ходил с Грозным на Казань и был за то пожалован царской милостью; и он умер татарином… Был похоронен близ деревни Сафаровки, около рощи, в особом склепе. По его завещанию, над могилой в глухом, бездверном стойле (корм подавали через особое отверствие) был заложен его любимый конь, невольный затворник по слову деспота-господина.» Татарларны атлары белән бергә күмү бик борынгы мәҗүси чорларда да булган, мөгаен, бу як бортас-мишәрләрнең дә каннарында шул сакланып калган...

Темниковтан ерак түгел тагы ике татар авылы – Тюви (Тви) һәм Татар Карае урнашкан. Шунысы үзенчәлекле, Татар Тювие авылы Рус Тювие белән кушылып беткән һәм картада, Мордовия энциклопедиясендә бары тик Русское Тювеево буларак кына күрсәтелгән. Югыйсә, биредә яшәүче халыкның яртысы – 250ләбе татарлар бит! Хәер, Мордовия энциклопедиясе урыс авылының татар авылы нигезендә барлыкка килүен танырга мәҗбүр: “Русское Тювеево, деревня, центр с.адм. в Темниковском районе, - дип яза алар. – Название антропономии от тюркского имени Тювей. Возникло в татарском населенном пункте как русское община, которая во 2-ой пол.19 века стала называться деревня Русское Тювеево. В «Списке населенных мест Тамбовской губернии (1866) Русское Тювеево – сельцо казенное и владел из 164 дворов Темниковского уезда.» (Күрсәтелгән хезмәт, 266 бит.)

Безгә калса, заманында бу бары тик татар авылы гына булган, чукындырулар нәтиҗәсендә, авыл икегә бүленгән. Чөнки чи урысларга татар авылына килеп утырудан бер мәгънә дә юк, Тюви авылының бер өлеше чукындырулар сәбәпле башта – христианлашкан, аннан урыслашкан булырга тиеш. Хәер, биредә урыс дигәннәре дә татарча сөйләшә булып чыкты, һәрхәлдә, муенына тәре аскан бер урыс ире безнең белән саф татарча сөйләште, аның йөзе дә татарныкы иде. Авылда башкалар да бер-берләреннән әллә ни аерылмый, ә хакимият өчен алар барысы да – урыслар инде...

Алай да, биредә татарлар яшәгәнен искә төшереп, авыл уртасында мәһабәт таш мәчет балкып утыра. Аңа кимендә йөз ел, диделәр, Мәскәүдә яшәүче бер игелекле авылдашлары кайтып, борынгы мәчетне яңадан торгызган. Әмма биредә намаз укучылар юк, шуңа күрә мәчет бикле тора. Муллалары үлгән, гает намазын Темниковтан килеп, шушы авыл кияве Рафикъ хәзрәт укытып киткән. Авыл нинди зур булса да, биредә мәктәп юк, башта аны Итәк дигән урыс авылына күчергәннәр, аннан – Темниковка. Авыл сабантуйларның да нәрсә икәнен белми, татар артистларының да бирегә килгәне юк икән. Кыскасы, тагы бер татар авылы күз алдында урыс сазлыгына батып бара, дингә тотынып исән калырга мөмкинлекләре булса да, мәчет тә, җаннары да буш тора...

Тюви авылының ялгыз мәчетенә кереп, ялгызым намаз укыганнан соң, юлыбызны Карайга дәвам иттек. Биредә Карайлар да өч булып чыкты – Бәләкәй Татар Карае, Рус Карае һәм без бара торган Зур Татар Карае. Бәләкәй Татар Карае урысныкы белән кушылып беткән, дияргә була, алар картада да бер авыл итеп күрсәтелгән. Ә менә Зур Татар Караен беркем белән дә бутап булмый, аны урыс авылыннан тирән чокыр аерып тора, татар авылы айлы чишмә белән башланып китә, манаралы мәчет белән дәвам итә... Исеме Зур Татар Карае булса да, бу авыл әллә ни зур түгел, анда нибары алтмышлап хуҗалык бар икән, аларда 150ләп кеше яши, диделәр. Барысы да татарлар, бу авылда урыслар яшәми. Мине Зур Татар Карае авылы үзенең төзеклеге, матурлыгы, тәртибе белән таң калдырды! Биредә һәр йорт курчак өен хәтерләтә, төзелеше, бизәкләре музейга куерлык дәрәҗәдә камил һәм соклангыч иде! Без әле авылга килгәч тә, керәсе урыннарыбызга кермичә, озак кына шул йортларны фотога төшереп йөрдек...

Зур Татар Карае – урман эчендә утырган җыйнак кына авыл икән, Саров атом шәһәре дә биредән бик якын булып чыкты. Шуңа күрә җәйге янгыннар вакытында Саров белән бергә Татар Караен да йөзләгән гаскәриләр саклаган, янып китәргә ирек бирмәгәннәр. “Әле дә Алла бар, Ул саклады, - диде безгә Галия ханым Кичемасова. - Әгәр янгын атом бомбасы ясый торган Саровка күчкән булса, тирә-яктагы авыллар гына түгел, Мәскәү үзе дә мизгел эчендә юкка чыккан булыр иде. Айлар буе ялкын күзендә, төтен эчендә утырдык, өй эчләреебез тулы төтен иде... Тәрәзәләргә юеш җәймәләр элеп тә төтеннән котыла алмадык. Авылга ут капса чыгып качарга чемоданнар өстендә утырдык. Әле дә Алла саклады, кылган догаларыбыз, укыган намазларыбыз хакынадыр инде...”

Әйе, Зур Татар Карае авылы – нурлы, иманлы авыл, биредә менә инде унбиш еллап мәчет эшләп тора, аны салуда Галия ханымның ире Равил башлап йөргән булган. Ул хәзер вафат инде, шушы изгелекләре өчен урыны җәннәттә булсын! Галия ханым ире салдырган мәчетне карап тора, үзе дә намазлар укый. Биредә җомга намазлары укыла, аны Темников мулласы Рафикъ хәзрәт килеп укыта икән. Халыкның, бигрәк тә хатын-кызларның ислам гыйлеме алырга теләкләре зур, әмма укытучы гына юк. Мин бу хакта Саранскида мөфти Рәшит хәзрәткә дә кайтып әйттем, көзге-кышкы айларда бу татар авылына ислам дәресләре бирергә кеше җибәрергә кирәклегенә килештек.

Авылда элек башлангыч мәктәп булган, хәзер аны Рус Караена күчергәннәр. Югыйсә, Рус Караенда балалар юк дәрәҗәсендә, ә Зур Татар Караенда һәр гаиләдә өчәр бала икән. “Авылыбыз халкы тоташы белән татарча гына сөйләшә, балалар урысчаны Рус Караена мәктәпкә баргач кына өйрәнәләр”, - диде Галия ханым. Авылда яшьләр күп икән, биредә читкә китмиләр, халыкның күпчелеге ит белән сәүдә итә, тирә-як шәһәрләрне хәләл ит белән тәэмин итә. Бу да бик саваплы эш, шуңа күрә халыкның тормышы тәртипле һәм бәрәкәтле! Әйткәнемчә, халык мул яши, газ, су өйләргә кертелгән, йортлар бай, һәр гаиләдә 2-3 машина. Галия ханыымның өендәге муллыкны, затлылыкны, зәвык белән бизәлгән бүлмәләрне күреп тә шаккаттык, андый өйләр хәтта шәһәрдә дә юк! Аның да улы ит белән сәүдә итә икән, итне исә тирә-як авыллардан җыялар. Безне, ерактан килгән мосафирларны ачык йөзләре, тәмле ризыклары белән каршы алган һәм озатып калган бу гаиләне, бу татар авылынн Аллаһ рәхмәтләреннән ташламасын иде!

Татар Караеның тарихы белән кызыксынып, авылның иң өлкән кешеләре белән танышырга уйладык. Алар Фәридә апа Сәләхова һәм Әлфия апа Поздняковалар булып чыкты. Соңгы фамилия сезне гаҗәпкә калдырмасын, чөнки биредә ярты авыл Поздняковлар фамилиясен йөртә, шулай ук Ялышев, Кичемасов, Чекашевлар да шактый. Мин урыс фамилияләрен чукындырудан калмадымы икән, дип кызыксындым. Авыл халкы бу турыда төгәл генә белми булып чыкты, Зур Татар Караенда чукындыру булмаган, дип баралар. Бөтен тирә-юньдә булгач, ул бирегә дә килеп җиткәндер инде, әмма моны өйрәнүче юк. Әмма безнең өчен бу авыл халкының бүген татар-мөселман булып калуы кадерле. Минем фикеремчә, бу тирәдәге татар авылларына нигезне борынгы гасырларда ук Сарыкылыч-Саровтан күчкән татарлар салган булырга тиеш, ягъни, бу авылларга кимендә 500-600 ел. Шулай ук борынгы Итәктән һәм Төмән-Темниковтан да күчеп утыручылар булгандыр мөгаен, чөнки алар кул сузымында гына.

Интернетның Темников районы буенча сәхифәсендә дә Зур Татар Карае авылының борынгылыгы белән килешәләр, аңа 16 гасырда нигез салынган, дип баралар. Алар язуынча, авылның исеме Акчура Караев атлы татар морзасы белән бәйле икән: “Деревня Большое Татарское Караево – татарское село в Темниковском районе, - дип яза алар. – В “Списке населенных мест Тамбовской губернии” (1866) Татарское Караево – село казенное из 51 двора Темниковского уезда. Основано в XVI веке служилыми татарами на Темниковской засечной черте юго-восточной границе Российского государства. В «Книге письма и дозору Ивана Усова да Ильи Дубровского 1614 года» сообщается, что в деревне Караеве Алмамет, Акбулат, Качура Агишевы и другие имели земельные владения. Название-антропоним: в царской грамоте об учинении сыска в Адарове поместья князь Акчюрина в 1685 году о человеке, закрепившем свое имя за населенным пунктом, сообщается: «За Алмакаем Теребердыевым поместье, что преж сего за князь Акчюрою Караевым.» Имена и фамилии Караевых закрепились за многими населенными пунктами Тамбовской губернии: деревня Татарское Караево и Русское Караево в Темниковском уезде; село Карай (Пущино), сельцо Карай (Молчановка), село Архангельское Карай (Салтыково), деревня Нескучный Карай, деревня Новоселенный Карай (Алтуфьевка), село Сухой Карай (Петровское), и село Сухой Карай (Арбеневка) Кирсановского уезда, деревня Сухой Карай (Трескино), деревня Карайчик (Васильевское) Борисоглебского уезда.» (Интернеттан алынды.)

Күрәсез, Карай исемен йөрткән авыллар күп булган, алар соңыннан барысы да дип әйтерлек икенче – урыс атамасын йөртә башлаган. Ягъни, бу Карай авылларында яшәгән татарлар да, чукындырылганнан соң, әкренләп урысларга әйләнгәннәр, дигән сүз. Зур Татар Карае авылы янәшәсендәге Рус Карае да күктән төшмәгән, чукындырылган татарлардан барлыкка килгән авыл булырга тиеш. Бу тема бөтенләй өйрәнелмәгән килеш кала бирә.

Темников районы белән янәшәдәге Ельников, Торбеево, Ковылкино районнарында да татар авыллары шактый, аларда Һади Такташ, Габдрахман Әпсәләмов кебек әдипләребез дөньяга килгән. Саранскига таба олы юл өстендә дә татар авыллары таралып ята, алардан Гафур Колахметов, Шәриф Камал, Фәхрислам Агиев, Мирза Мәхмүтов, Мөхәммәтша Мамин, Әхмәт Китаев, Шамил Тарпищев кебек зыялыларыыбыз чыккан. Шулай ук Еникеев, Акчурин, Тенишев, Кудашев кебек затлы татарларның да нәселләре Темников-Төмән тирәсеннән башланганын ачыкладык. Мордовиядә, Татарстанда һәм Башкортстанда, Себердә һәм Уралда, Мәскәүдә һәм Петербургта, Төркиядә һәм Америкада, Финляндиядә һәм Австралиядә бу яклардан чыккан меңләгән милләттәшләребез яши һәм иҗат итә.

Менә без хәзер Мордовиянең Кадошкин районына кергән ике татар авылына юл тоттык, аларның берсе – Латышовка, икенчесе – Иса авыллары. Латыш авылында күренекле галим Рәшит Сюняевның әтисе, Исада - әнисе туып үскән. Латыш авылы шактый зур, тәртипле татар авылы булып чыкты, ул олы юл өстенә урнашкан, газы-суы кергән, хакмият үзәге үзләрендә, урта мәктәп, мәчет, клуб бар. Авылда 650 кеше яши икән, халык игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнә, фермерлары да бар, 600 чакрым ераклыктагы Мәскәүгә барып эшләүчеләр дә бар. Шулай ук район үзәгенең якынлыгы, ерак түгел электротехника заводы булуы, Кадошкинода Голландия технологиясе белән роза чәчәкләре үстерүче теплицаның эшләп торуы да авыл халкына файдалы. Халыкның милли ягы да көчле булып чыкты, биредә саф татарча сөйләшәләр, сабантуйлар уздырыла, Казаннан артистлар да килеп, татарча тамашалар күрсәтеп китәләр икән.

Без башта мәчеттә булдык, аннан мәктәптә балалар белән очраштык. Руслан хәзрәт Поташевның әйтүе буенча, элек авылда 4 мәчет булган, совет заманында алар барысы да беткән. Хәзерге мәчет исә элеккеге балалар бакчасын үзгәртеп эшләнгән, аның ачылганына ун ел икән. 2004 елдан бирле авылга Саранскидан дин дәресләре укытучысы килә, ул җәйге айларда теләгән кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә, мәктәп балаларына гыйлем бирә. Бәлки шул сәбәпледер, җомга намазларына 25-30 кеше йөри, диделәр, гаетләрдә исә дүрт йөзләп кеше җыела икән. Алай да Руслан хәзрәт авылга мәдрәсә тәмамлаган имамның килүен тели, ул үзе белеме буенча топограф, туган авылына гаиләсе белән Ташкенттан кайтып урнашкан. Руслан хәзрәт милли мәдәният белән дә кызыксына, мәчет өчен Казаннан, Чаллыдан “Ислам нуры”, “Юлдаш”, “Иман” газеталарын яздырып ала, җомга вәгазьләрен исә татарча, Җәлил хәзрәт китаплары нигезендә алып бара.

Без авылның тарихы, бигрәк тә аның ни өчен Латышовка дип аталуы белән кызыксындык. Кайберәүләр әйтүенчә, бу исем, имеш, әсир ителгән латышлардан калган, әмма авыл халкы моңа каршы, алар авыл атамасын һәм тарихын Алтын Урда татарлары белән бәйлиләр. Бу исем, шулай ук, янәшәдә аккан Потиш елгасы белән дә бәйле булырга мөмкин, чөнки “л” һәм “п” тартыкларының чиратлашуы фәндә күзәтелә торган күренеш. Мәктәп музеенда исә без Латыш авылының кыскача тарихы белән дә таныша алдык, аны 8 класс укучысы Байчурин Рафаэль башкарган булып чыкты.

“Село Латышовка было основано в 1669-1670 годах, - дип яза ул. – Владели им татары Латышовы – выходцы из Темниковского уезда. В так называемой десятне 1669-1670 годов говорится, что вместе со своим отцом станичную службу на Инсарской пограничной строжевой черте нес мурза Осташко Латышев. Однако есть и другое мнение – что первопоселенцами Латышовки были исключительно татары – выходцы из Золотой Орды периода ее распада. До середины 18 века село называлось «Новые – Выселки». В 1864 году насчитывалось 217 дворов, в которых жили 1470 жителей. 1642 человека насчитывалось в 1938 году. В 1970 году жителей 1000 человек. В 2008 году 261 дворов, из которых 248 жилых, жителей 607 человек. Родилось 7 детей, умерло 14 человек.» (Кулъязма хезмәт.)

Әйе, бу авыл шактый борынгы булырга охшаган, анда узган гасырларда ук меңләгән кеше яшәгән. Латыш авылы Темников һәм Наровчат шәһәрләре арасына урнашкан, бирегә кайсыннан килеп тә мишәр-татарлар урнашкан булырга мөмкин. Мин авылдагы фамилияләргә дә игътибар иттем – Талдытовлар, Симаевлар, Турчаевлар, Хансөяровлар, Алешовлар, Алдаркиннар, Потишевлар, Сюняевлар, Байчуриннар, Кодряковлар, Долоткозиннар... Болар арасында бик борынгылары да, яңараклары да бар, урыс фамилияләре дә очрый. Мин авылда чукындыру булу-булмавы белән дә кызыксындым, моңа төгәл җавап бирә алмадылар, ә менә күрше Поляны (Иса) авылында чукындыру булган булырга тиеш, диделәр. Әмма бу тема беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән.

Урта мәктәптә музей да бар, ул авылның һәм халыкның узгандагы һәм бүгенге тарихын чагылдыра. Бу мәктәпнең үзенә дә йөз ел булып чыкты, ул Хәсән мулла салдырган мәдрәсә бинасына урнашкан. Ә Хәсән мулланың үзен 1918 елда комсомоллар үтерә һәм мәктәп-мәдрәсәнең идән астына яшереп куялар. Соңыннан исә Хәсән мулланы табып, зиратка күмәләр, мәдрәсәсен мәктәп итеп алалар. Әйткәнемчә, анда бүген дә мәктәп, 1970 елларда яңа мәктәп салына. Биредә татар теле укыту беркайчан да бетмәгән, хәзер дә югары классларда атнасына 6 сәгать, түбән классларада 5 сәгать татар теле һәм әдәбияты укытыла икән. Мәктәптә татар теле кабинеты бар, 2 укытучы ана телебезне укыта, аларның әйтүләре буенча, методик әсбаплар җитешми икән. Алай да, Латыш авылы балалары Казанда һәм Саранскида татар теле буенча олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннарны алып кайтканнар. Һәр елны мәктәпне тәмамлаучыларның 60-70 проценты югары уку йортларына керә икән, укытучыларның исә барысы да шушы мәктәпне тәмамлаучылар. Әйткәнебезчә, дөньякүләм танылган галим Рәшит Сюняевның нәсел тамырлары шушы авылдан. Латыш авылы шулай ук данлыклы якташлары галимнәр Хәлил Сюняев, Шамил Әхмәтов белән дә горурлана алалар.

Мин Латыш авылы мәктәбендә укучылар белән очрашканда, аларга бу якларның зур тарихын сөйләдем, татарларның Темников, Сарыкылыч, Наровчат, Юлау кебек калалары турында мәгълүмат бирдем, аларның затлы нәселне дәвам итүчеләр икәнлеген әйттем. Үсмер балалар бу сүзләрне тын да алмыйча тыңладылар, мин аларның күзләрендә милләтебез белән горурлану чаткыларын күрдем. Бу үсмер егетләрдә гаяр мишәр морзаларының кайнар каны ага, кызларында әдәп-әхлак билгеләре сизелеп тора иде... Амин, шулай булсын, кайда гына яшәсә дә, милләтебез юкка чыкмасын, үз тарихын, телен, динен белсен, татар-мөселман булып калсын! Шушыларны әйтү өчен мин меңләгән чакрым юл үтеп бирегә килдем...

Алдагы сәфәребез – Иса авылы. Ул Иса елгасы буена урнашкан зур гына татар авылы булып чыкты. Биредә 350 хуҗалыкта 800 кеше яши икән. Авылның үзендә җирле хакимият урнашкан, 9 еллык мәктәп, мәчет, клуб, 5-6 шәхси кибет, пилорама бар, газ-су кертелгән, җирләрнең күпчелеген Мәскәү фермерлары алган. Авылның тарихы махсус өйрәнелмәгән, халыкның сөйләве буенча, аңа нигезне Темников татарлары салган, сөйләмнәре дә аларга якын икән. Иса авылы карталарда нигәдер Большая Поляна дип күрсәтелгән.

Авыл белән танышуыбызны мәчеттән башладык. Ул бик матур урынга, күл буена урнашкан, шуңа күрә, “Күл мәчете” дип атала. Элек бу авылда 7 мәчет булган, чөнки авылда халык күп яшәгән, мәхәлләләр дә, байлар да күп булган. Хәзерге мәчет моннан 5 еллар элек ачылган. Шунысын да әйтергә кирәк, узган гасырларда мондагы мәчет күл эчендә, свайлар өстендә торган, аны коммунистлар заманында юк иткәннәр. Шулай ук шушы мәчетләрне салдырган һәм үз акчасына тоткан Усман байны да коммунистлар атып үтерә. Ул Усман байны Николай патшаның киңәшчесе булган, дип сөйлиләр, ул заводлар тоткан, авылына да нык ярдәм иткән, күперләргә хәтле салдырып калдырган. Авылның хәтта үз гидростанциясе дә булган, дип сөйлиләр.

Иса авылы хәзер дә үзенең атаклы якташлары белән горурланып яши. Әйткәнемчә, Рәшит Сюняевның әнисе шушы авылдан булган. Казан шәһәрендә яшәүче галим, профессор Мөхәммәт Долотказин да шушы авылдан икән. Шулай ук Мордовия губернаторы аппаратында эшләүче Нәзих Яналеев, Ләмбрә районы хакимият башлыгы Кәбир Әлмәшев та Иса авылында туып-үскәннәр. Иса авылыннан чыккан шәхесләрнең иң билгелесе – ул сукыр җырчы һәм халык көйләрен туплаучы Абдулла ага Кротов иде. Казан шәһәренең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Абдулла Кротовтан язып алынган йөзләгән татар халык җырлары саклана. Алар арасында ерак тарихка караганнары да, мишәр-татарларның бүгенге тормышын чагылдырганнары да бар. Шулар арасында, әлбәттә, бу якларда узган заманнардан иң популяр булган “Әбделмән купич” җыры:

Әбделмән чыгадыр охотага,
Киек кенә кошларны атарга,
Киек кенә кошларны атарга.
Барабаннар сугып, указ укып,
Киләләр Әбделмәнне тотарга.

   Ай-һай, Әбделмән купич, син идең,
   Николай падишага тиң идең.

Әбделмән купичның илле бер ялчысы
Хвалынга баралар урманга,
Хвалынга баралар урманга.
Шушы бәлаләрдән котыла алсам,
Йөз куй чалыр идем лә корбанга.

   Унике иде минем тирмәнем,
   Акчам кая киткәнен белмәдем.

Әбделмән купичны озаталар
Ике генә пар атлы олауда,
Ике генә пар атлы олауда.
Әбделмән купичны сорасагыз,
Аяк-кул гынасы ла богауда.

   Әниемне әни диеп белмәдем,
   Үзем дә игелекләр күрмәдем.

Ак болытлар кебек тезелеп ага
Агыйдел суларының бозлары,
Агыйдел суларының бозлары.
Мәскәү урамында елашып йөри
Әбделмән купичның ла кызлары.

   Ай-һай, Әбделмән купич, син идең,
   Николай падишага тиң идең.

Әбделмән купич” җырын бүген дә бу якларада бик яратып башкаралар. Риваятьләр буенча, имеш, Әбделмән купич ялган акчалар ясаган һәм шуның өчен кәтер киткән. Әмма аңа яла яккан булулары да бар, чөнки Рәсәй империясе һәрвакыт күренеп торган татарларны юк иткән, ул патша заманында да шулай булган, советлар да беренче булып Усман бай кебек кешеләрне тотып атканнар, бүген дә татарларны кыралар... Чөнки бу илгә, бу империягә бай татар да, укымышлы татар да, дини татар да кирәкми.

Иса мәктәбендә укытучылар белән очраштым. Биредә 55 бала укый икән, укучылар да, укытучылар да барысы да татарлар. Биредә мин шаккаттыргыч хәлгә очрадым – башлангыч классларда, устав буенча, бары тик татар телендә генә укыталар икән! Бары тик татарча гына! Моны мәрхүмә укытучы Алия апа Долотказина уставка ук салып калдыра алган. Мәктәп директоры Светлана ханым Абаеваның әйтүенчә, биредә югары классларда да татар теле атнага 5 сәгать укытыла, тәрбия сәгатьләре татар телендә алып барыла, моңа өстәп, атнага 4 сәгать татар фольклоры дәресләре керә икән. Әмма татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре бик искергән, хәтта юк дәрәҗәсендә, шул сәбәпле, әкрен генә русчага күчү башланган. Мәктәпкә тагы бер куркыныч яный – балалар аз булу сәбәпле, аны ябарга мөмкиннәр икән. Ярый да күршедәге Латыш авылы белән кушсалар, ә балаларны урыс авылына күчерсәләр? Иса мәктәбе менә шундый борчулар белән яшәп ята...

Иса авылының мәчетендә булып, намаз да укыдык, имамы Сирач хәзрәт Долотказин белән дә очраштык. Биредә җомга намазларына 30-35 кеше йөри икән, бу аз түгел, әлбәттә. Авылда 1906 елда ук мәдрәсә булган, 1913 елда исә авылда яшәүче мең ярым кешенең 158е гарәпчә укый-яза белгән. Күренеп тора, Иса авылы элек-электән мәгърифәтле, традицияле авыл булган. Исадагы фамилияләргә дә игътибар иттем, алар - Долотказиннар, Кильдеевлар, Тумпаровлар, Мангутовлар, Капкаевлар, Маракаевлар, Яналеевлар, Әлмәшевлар һәм башкалар... Авылда чукындыру булганмы-юкмы - әйтүе кыен, әмма урыс фамилиясен йөртүче татарлар бар. Кыскасы, авыл тарихы өйрәнелмәгән һәм күп нәрсәләр ачыклау көтә. Әмма Иса халкы төшеп калганнардан түгел, тырышып-тырмашып тормыш итеп ята, телен онытмаган, динен булдыра алганча тота. Аллаһка тагы да ныграк якынайсалар, Аллаһ та аларга якынаер, иншаллаһ, ярдәменнән ташламас!

Мордовиянең кайбер авылларында минем элек тә булганым бар иде, әйтик, Такташ туган авыл Сыркыдыда мин берничә тапкыр булдым, Шәриф Камал туган Татар Пешләсе авылында, Татар Юнәсендә, Белозерье-Әзүркә авылларында булганым бар. Бу юлы да Әзүркә авылында берничә тапкыр булдым, дини халкы белән мәчеттә тәрәвих намазлары укыдым, милләттәшләремдә кунак булдым. Аларның бәрәкәтле тормышларына карап, тагы бер тапкыр сокландым. Минем Әзүркә турында язганым бар инде, шуңа күрә, кабатланып тормыйм, әмма шуны гына әйтә алам, бу авыл – дөньяда мин белгән иң дини татар авылы. Биредә яшәүче 3 мең кешенең барысы да дип әйтерлек биш вакыт намаз укый, ураза тота, авылда Хаҗ кылучылар йөзләгән, гарәп илләрендә дистәләгән кеше дини гыйлем ала. Авылда 7 мәчетнең 7 манарасыннан көнгә биш тапкыр азан яңгырый, мәчет эчләре намаз укучы мөселманнар белән тулы була. Биредә хатын-кызлар барысы да хиҗаптан, яулыктан, ирләр – сакалдан. Хәтта мәктәп балалары да дин тота, намаз укый. Шунысын да әйтергә кирәк, башка авылларда мәктәпләр ябыла, дип куркып торганда, биредә быел беренче класска укырга 70 бала килгән! Алар өч параллель класста укыйлар, татар теле дә предмет буларак керә.

Әзүркә авылындагы муллык турында озак язарга мөмкин, биредә мишәр-татарлар бай тора, өйләр икешәр-өчәр катлы, һәрбер гаиләдә берничә машина. Болар хәләл сәүдә белән көн итәләр, дин юлында булганга, тормышлары бәрәкәтле һәм мул. Биредә ирләр гайрәтле, хатыннар әдәпле, барысы да милли һәм дини тәртиптә. Мишәр-татарларның борынгы бабалары нәкъ менә шулай яшәгәннәр кебек тоела, шуңа күрә алар аерым кнәзлекләр, калалар һәм салалар тотканнар. Кызганычка каршы, Әзүркә авылы тарихы да өйрәнелмәгән, өйрәнелгән кадәресе нибары 17-18 гасырга гына кайтып кала. Кайдан килгән бу гаяр, куркусыз, башбирмәс мишәрләр? Әллә гомер буе шушы җирдә, шушы туфракларда яшәгәннәрме? Мөгаен, шулайдыр, алар Төмән-Сарыкылыч-Наровчат татарларының варисларыдыр, затлы милләтнең дәвамчыларыдыр...

Алтын Урданың төньяк башкаласы Наровчат

Алтын Урда дәүләтенең башкалаларын хәзерге Әстерхан һәм Волоград өлкәләрендә генә булган, дип уйлаучылар бар, әмма бу дөреслеккә туры килми. Алтын Урданың беренче башкаласы Болгар шәһәрендә булган, алга таба Сарытау янындагы Үкәк шәһәрендә һәм төньякта Наровчатта да башкалалар булганлыгы билгеле. Безне бигрәк тә менә шушы Наровчат дигәне кызыксындыра , чөнки ул элек-электән бортас-мишәрләрнең үзәге булып торган, шуңа күрә татар башкаласының биредә булуы гаҗәп түгел. Борынгы Наровчат төрле тарихи чыганакларда төрлечә язылган – Нуриҗан, Нарчатка, Наручат, Мохша-Мукшы һәм Наровчат, без исә буталмас өчен соңгысына тукталырбыз.

Наровчат бистәсе хәзерге Пенза өлкәсенең иң төньяк чигенә урнашкан, ул Мордовия белән күрше генә. Мин соңгы елларда биредә өч тапкыр булдым – 2005 елның августында, быелның сентябрь һәм октябрь айларында. Пензадан да, Саранскидан да 150 чакрымнар ераклыкта булган бу урынга минем шулай еш килүемнең сәбәбе дә бар, чөнки Наровчатны өйрәнмичә торып, бортас-мишәр тарихын да, Алтын Урда тарихын да тулысынча белү мөмкин түгел. Моның өстенә тагы бер мөһим вакыйга көтелә - Үзбәк ханның ислам динен Алтын Урдада дәүләт дине буларак кабул ителүенә 2012 елда 700 ел тула, бу тарихи вакыйга нәкъ менә Наровчат-Нуриҗан шәһәрендә булган, аны Мохша дип тә язалар. Тарихта берничә исем йөрткән, Алтын Урданың башкаласы булган татар шәһәреннән гадәти урыс авылына әйләнгән Наровчат... Хәзер аның турында укучыбызга бераз мәгълүмат биреп үтәрбез.

Яшәү өчен бик уңайлы бу урында – Мукшы елгасы буендагы урман-дала зонасында бик борынгы заманнардан тормыш гөрләгән. Бу турыда Наровчат тирәсеннән табылган таш гасыр һәм тимер чоры кораллары, савыт-саба, бизәнү әйберләре сөйли, аларга кимендә 6-7 мең ел. Мукшы галимнәре биредә борын-борыннан мукшылар яшәгән, дип язса, татар һәм кайбер урыс галимнәре Наровчатта бортаслар яшәгән, дип бара. Хәзер бортасларны да төрле якка тарткалау башланды, кемдер аларны мукшы булган, дип бәхәсләшә, кемдер мишәр булган, дип дәлилли. Әмма шунысы хак, бу тирәләр мең еллар элек башта Хәзәр каганлыгы составында, анда Идел Болгарстаны кул астында яшәгәннәр, соңрак исә Алтын Урда дәүләтенә буйсынганнар. Галимнәрнең язуынча, халкы, нигездә, төрки телле булган һәм ислам динен тоткан, бу исә тулысынча бүгенге мишәрләргә туры килә.

Наровчат бортас-болгар чорында да, Алтын Урда заманында да үзәк ролен үтәгән, аның ил-дәүләт башкаласы булып торган чаклары да булган. Бу турыда галимнәр болай дип яза: “Мещерский Улус, Мещерский Юрт – государственнное (автономное) образование в составе Золотой Орды, на бывших буртасско-маджарских землях, история которого практически не изучена. Столицей Мещерского Юрта был город Мухша (Наровчат) на территории современной Мордовии.» (Ислам на Нижнегородчине. Энциклопедический словарь. – Нижний Новгород, 2007, стр.114.)

Әйе, Наровчатның бик борынгы чорлары да булган, ул, нигездә, бортас-мишәрләр тарихы белән бәйле һәм бөтенләй өйрәнелмәгән. Наровчатка, шәһәр буларак, 13 гасыр башында нигез салынган, дигән фикерләр дә бар, галимнәр аны Батый хан гаскәре 1236-1237 елларда басып алган, дип язалар: “Когда в 2001 году появилась “Пензенская энциклопедия», то, рассказывая в ней о столице золотоордынского улуса Мохши (Нуриджан, Наручадь) пензенский археолог Г.Н. Белорыбкин писал, что Нуриджан, как город, был основан в начале XIII века и “зимой 1236-1237 годов взят монголо-татарами, что нашло отражение в легенде о княгине Нарчатке, погибшей в сражении на льду реки Мокши.” (Олег Савин. Имя гордое – наровчатцы… - Пенза, 2003, стр.17.)

Әмма легенда-риваятьләргә генә нигезләнеп кала яки саланың барлыкка килү датасын билгеләү бик үк дөрес булмас иде. Нарчатка турындагы легендаларга без әле алга таба тукталырбыз, анда бортас-мишәр ханбикәсе турында сүз бара, һәм бу риваятьнең Батый ханга бөтенләй катнашы булмаска мөмкин. Наровчат өстеннән Аксак Тимер яулары да, урыс басып алучыларының гаскәрләре дә утлы өермә булып үткән, Нарчатка турындагы риваятьләр теләсә кайсы чорда туарга һәм теләсә кайсы чорга туры килергә мөмкин...

Шушы ук автор, югарыда телгә алган хезмәтендә, урыс тарихчысы В.Н.Татищевка нигезләнеп, Наровчатны бәйсез ханлык – Наровчат урдасы, дип атый. “В XIV столетии здесь возникло независимое ханство – «Наровчатская орда» со столицей – город Мохши, - дип яза ул. – Об этом рассказывает запись в «Истории Российской» В.Н.Татищев, помечанная 1361 годом: «А Булат Тимер, князь ординский, именем Тогай, иже от Бездежа, той убо отъял себе страну Наручат и всю ту страну взял, томо о себе пребываше; а инии книзии ординсти о себе пребываху». (Күрсәтелгән хезмәт, 97 бит.)

Татищев искә алган бу чорда Наровчат үзенең тарихтагы “йолдызлы сәгатен” уздырып җибәргән була инде, 1361 еллардан соң аның кояшы сүнүгә таба бара. Әмма безне Татищев күрсәткән дата түгел, ә аның Наровчатны ничек дип атавы кызыксындыра, ул аны “бәйсез ханлык, Наровчат урдасы” дип атый. Чыннан да, бу елларда Наровчат үзен төп Алтын Урдага каршы куя башлый, үз хан-бәкләре исеменнән акчалар да суктырып карый, әмма бу бәйсезлек озын гомерле булмый, ул башта – Аксак Тимер, аннан урыс князьлары тарафыннан юк ителеп ташлана...

Татар энциклопедиясе дә үз чиратында Наровчат турында мәгълүмат биреп үткән, әмма ул да аны Алтын Урданың башкаласы булуын әйтмәгән: “Мухша (Наручат), урта гасырлардагы (14-15 йөзләр) Алтын Урда шәһәре. Мухша олысының үзәге, - дип яза алар. – 1313-67 елларда акча суктыру үзәкләренең берсе. 15 йөз башларыннан элеккеге әһәмиятен югалта. Хәрәбәләре (кирпеч өй, мунча, мөселман төрбәләре калдыклары) хәзер Мукша (Мохша) елгасының югары агымында, Пенза өлкәсенең Наручат авылы янында саклана.” (Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан, 2002, 452 бит.)

1312 елдан 1320 елга кадәр Наровчат-Нуриҗанда Алтын Урда ханы Үзбәк яшәгән, хан шунда яшәгәч, әлбәттә, ул олыс үзәге генә түгел, ә илнең башкаласы булып торган. Күпчелек галимнәр бу турыда белсәләр дә, Наровчатның бәясен түбәнәйтеп, аны төньяктагы олыс үзәге, дип кенә язалар, ә бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Наровчат бу чорда Алтын Урданың башкаласы булып тора, анда ханнар исеменнән акча сугыла, урыс князьләре һәм руханилары бирегә килеп татар ханы кулыннан ярлык алалар, шәһәр үсә, матурая, анда төзелешләр арта. Без дә бу язмабызда Үзбәк хан чорындагы Наровчатка күбрәк игътибар бирербез, иншаллаһ! Галимнәрнең язуынча, ул чактагы Наровчат хәзергесеннән берничә тапкыр зуррак булган, анда хан сарае балкып торган, мишәр-татарлар зур кызыл кирпечләрдән һәм агачтан йортлар салганнар, шәһәрдә өч мәчет булган, шуның берсе - Җәмигъ мәчет, кәрвансарайлар, җәмәгать мунчасы, бассейннар һәм фонтаннар булган, йортлар үзәктән җылытылган һәм өйләргә су кертелгән булган. Болар турында археологик табылдыклар сөйли, алар Наровчатның төбәкне өйрәнү музеенда саклана, болар турында галимнәр яза.

“Горожане знали водопровод, - дип яза тарихчы Виталий Лебедев. – Вода шла по глиняным, вставленным одна в другую трубам внутренним диаметром 6-10 см. Осколки таких труб хранятся в Наровчатском музее. Интересно отметить, что уже в XIV в. использовалось отопление общественных зданий горячим дымом. Под полом от большой печи в несколько рядов шли дымоходы, обогревавашие помещение. Некоторые из древних построек были настолько интересны, что на них следует остановиться особо.» (В.Лебедев. Загадочный город Мохши. – Пенза, 1958, стр.22-23.)

Бу урында автор исе китеп Наровчатагы борынгы йортларның ничек итеп пар белән җылытылуын тасвирлый. Әйе, “кыргый” дип йөртелгән татарлар урман-далада шәһәрләр дә салганнар, йортларын да икешәр катлы итеп кирпечтән төзегәннәр, салкын кышларда аларны җылыту ысулларын да тапканнар. Наровчтатның “Мизгит” (Мәчет) дип аталган кырында 20 кирпеч йорт нигезе казып чыгарылган, мәчет, төрбә урыннары табылган, биредә борынгы татар зираты да булган. Болар турында В.Лебедев менә нәрсә яза:

“В 1923 и 1925 гг., будучи в Наровчате, А.А.Кротков детально изучил сложенные у церковной ограды камни. Вывод остался прежним – на месте русского собора когда-то стояла мечеть… Кроме белокаменной мечети, в г. Мохши была еще одна, сделанная из квадратного кирпича. Она стояла на юго-западной окраине Наровчата, за старой Сотней, называемой старожилами Мизгитью. Это слово в переводе означает Мечеть. По преданиям, она стояла на холме, а западнее ее находилось татарское кладбище. Рассказывают, что развалины мечети были видны еще в середине прошлого века. Сюда часто сбегались ребята и играли «в войну». Кирпичные развалины служили им крепостью.» (В.Лебедев. Күрсәтелгән хезмәт, 28-29 битләр.)

Наровчат авылында хәзер дә күп кенә йортларның базларында, абзарларында, юлларда борынгы татар шәһәреннән калган кирпечләрне, мәчет ташларын очратырга була, диделәр. Авыл уртасындагы үзәк чиркәү дә татар мәчете өстендә утыра, моның шулай икәнен биредә һәркем диярлек белә. Икенче мәчет өстендә - ГПТУ, өченчесе урынында – монастырь булырга тиеш. 5 мең кешелек бу урыс авылы хәзер шактый ташландык хәлдә, анда промышленность та, эш тә юк, шәһәр статусын да югалтканнар. Наровчат энциклопедиясендә (Пенза, 2010, 5 бит) биредә нибары 1 процент татар яши, дип язылган, әмма без аларын да таба алмадык. Тирә-юньдә шактый гына татар авыллары булган, әмма хәзер алар да калмаган. Татар зиратлары өстендә мал көтүләре йөри...

Узган гасырның егерменче елларында Саратов музееннан махсус килеп, Наровчатны беренчеләрдән булып өйрәнгән галим Александр Кротков та зур тарихның шулай кадерсезләнеп ятуына игътибар итә. Аңа кадәр бу хәлләргә Наровчатта хәрби хезмәт үтүче саратовлы Садин игътибар иткән була һәм ул болар турында Саратов галимнәренә дә хәбәр бирә. Нәтиҗәдә, озак еллар буе серле Наровчатны эзләгән тарихчы Александр Кротков бирегә килә һәм беренчеләрдән булып төбәкне җентекләп өйрәнә. “В 1915 году был мобилизован один из членов-сотрудников Саратовской Архивной Комиссии, молодой крестьянин т.Садин, незадолго перед тем вернувшийся с военной службы в Самарканде, - дип яза ул. – Полк его был направлен в постой в г. Наровчат Пензенской губернии. Садин человек наблюдательный и пристрастившийся к собранию старины, обратил свое внимание в Наровчате на некоторые камни, вмазанные в каменные дома и воротные столбы у наровчатских обывателей. В этих камнях его поразили вычеканные на них узоры, какие приходилилось ему видеть в Самаркандских мечетях. Кроме того, когда полк начал копать канавы, Садину попались такие вещи, откопанные в земле, какие он видел в татарском отделе музея Саратовской Архивной Комиссии, наконец, ему удалось открыть гончарные водопроводные трубы и древний татарский фонтан, о чем Садин написал в Комиссию.» (А.Кротков. В поисках Мохши. // Труды Общества истории, археологии и этнографии. Вып.34., ч.1. – Саратов, 1923, стр.30.)

Кыскасы, моннан йөз ел элек үк инде Наровчат урыслары борынгы мәчет ташларыннан өйләр салалар, капка баганалары утырталар. Бары тик Саратов галимнәренең тырышлыгы белән, Наровчтаттан Саратовка 120 данә борынгы татар акчалары, 4 мәчет ташы, чүлмәк ватыклары һәм башка табылдыкларны алып кайтып өлгерәләр. Соңыннан исә борынгы татар шәһәре тәмам таланып, җир белән тигезләнә...

Әйе, хәзерге урыс Наровчаты белән борынгы татар Наровчаты арасында аерма җир һәм күкләр кадәр ераклыкта. Моны тарихчылар үзләре дә яшерә алмыйлар һәм менә нәрсәләр язалар: “В XIV веке город Мохши достиг небывалого расцвета и стал богатейшим городом Золотой Орды. Здесь были построены искусными мастерами две мечети, одна из них – из белых каменных плит с чудесным орнаментом, доставленных из Булгара. Во время раскопок обнаружены остатки бань, техническое исполнение которых поражает современных строителей. Восхищенные археологи написали о них не один том отчетов. А караван-сараи, а дворцы! И это XIV век! Первый каменный город на территории области, сам бывший областным центром, т.е., северо-западным улусом!” (Владимир Поляков. По-над Мокшей ветры буйные... – Наровчат-Ковылкино, 2003, стр.12.)

Шушы ук автор шушы ук китабында 14 гасырда Наровчатта ислам диненең дәүләт дине буларак кабул ителүен, биредә биш мавзолей булганлыгын да яза (13 бит). Мавзолей-төрбәләр, гадәттә, ханнарның, затлы нәселләрнең каберлекләренә куела, димәк, монда шундый кешеләр күмелгән булган? Хәзер Наровчатта ул мавзолейларның эзе дә юк инде, ә мәчетләр урынында чиркәүләр кукраеп утыра... Әйткәнебезчә, Наровчатта зур чиркәү урынында элек ак таштан салынган мәчет булган, икенче мәчет кызыл кирпечләрдән салынган булган. Ак ташны кемдер Болгардан китерелгән, дип яза, кемдер ерак булмаган Иссадан ташыганнар, дип сөйли. Ә зур, шакмаклы кызыл кирпечләр исә тарихта “татар кирпечләре” буларак билгеле, аларның һәрберсендә мөһер булган. Мондый “татар кирпечләрен” мин Чиләбе өлкәсенең Варна бистәсе музеенда, Тубылда, Пензада крайны өйрәнү музеенда күрдем. Ә Наровчат мәчетенең Коръән аятьләре язылган ак ташлары Наровчат музеенда да, Пензада да саклана.

Әмма Наровчатка быел килгәндә, без музейда Коръән аятьләре язылган ак ташларны тапмадык, алар урынында бернинди язу-билгесе булмаган соры таш ята иде. Мин музей директоры Александр Сохряковтан бу турыда сорадым, ул ташлар кая китте, дидем. Музей директоры безне аска алып төшеп, эт оясы кебек бер кысан урынга кертеп куелган ак ташны күрсәтте. Имеш, ул ярылганмы шунда, яки авырлыгы белән өске катны җимерергә мөмкин булганмы – аңламадык, әмма Аллаһ сүзләре язылган мәчет ташының монда ятуына ризасызлык белдердек. Музей директоры исә үз чиратында зыялы кеше булып чыкты, бу ташны ишегалдына чыгарып, стеллага истәлек билгесе итеп куярга ышандырды. Чөнки, әйткәнебезчә, 2012 елда Үзбәк ханның Алтын Урдада ислам динен дәүләт дине буларак кабул итүенә 700 ел тула, бу уңайдан Казанда, Пензада һәм Наровчатта да фәнни-мәдәни чаралар уздырылыр, дип көтелә. Татарның борынгы ак калаларыннан шушы ак ташлар гына калган икән, анысын булса да кадерләп саклыйк...

Узган гасырның урталарында Наровчат тарихын шактый яхшы өйрәнгән галим В.И.Лебедев та фәнни хезмәтләрендә үз фикерен әйтеп калдырган: “Будучи одним из улусных золотоордынских центров, этот город чеканил свою монету, - дип яза ул. – Татарская знать заставила местных и свезенных из разных мест умельцев построить здесь разнообразные кирпичные строения, богатую белокаменную мечеть, мавзолей, караван-сарай, бани, водопровод. В городе жили плотники, деревообделочники, кузнецы, ювилеры, оружейники, каменщики, гончары, кожевенники, мастера поделок детских игрушек. Мохшинские купцы поддерживали широкие торговые связи,в города Руси, Поволжья, Средней Азии они сбывали добытые у местного населения «буртасские меха», зерно, мед, ремесленные и ювелирные изделия.» (Очерки по истории Пензенского края. – Пенза, 1973, стр.14.)

Автор урта гасырлар Наровчатын шактый дөрес тасвирласа да, татар түрәләренең халыкны мәҗбүр итеп эшләтүен ассызыклап үтә, ә инде дөнья белән сәүдә иткәндә аларны татарлар дип түгел, “Мохшинские купцы” дип кенә атауны кирәк таба. 1958 елда Лебедевның Наровчат турында “Загадочный город Мохши” дип аталган аерым китабы басылып чыга, ул Саратов археологы А.А.Кротковның хезмәтләренә таянып язылган була. Кротковтан аермалы буларак, Лебедев бу хезмәтендә татарларга зур урын бирми, киресенчә, аларны гел басып алучылар итеп күрсәтә. Югыйсә, биредә мең еллар яшәгән бортас-мишәрләр, Чыңгыз хан татарлары кебек, шул ук төрки телле халык бит! Лебедев исә 1236/37 елларның кышына кадәр, ягъни, бу якларга Батый хан гаскәре килгәнче, Наровчатта мордва халкы яшәгән, дип бара. Дөрес, ул биредә бортаслар булганлыгын да инкаръ итми, әмма бортасларның төрки-мишәрләр икәнлеген әйтми, билгесез көньяк халкы, ди. Нәтиҗәдә, татарлар Наровчатка килгән-килмешәк булып чыгалар.

Әмма Лебедев та Наровчат-Мохшаның әһәмиятен танырга мәҗбүр. “Среди золотоордынских городов Мохши занимал видное место, - дип яза ул. – Он стоял в одном ряду с крупнейшими улусными центрами, которые играли в XIV столетии ведущую роль как в экономической, так и политической жизни Золотой Орды. Уже одно наличие в Мохши своего монетного двора – показательный и яркий факт, а надписи на некоторых мохшинских монетах говорят о том, что это был большой, многонаселенный золотоордынский центр. Так, на одних мохшинских монетах 1343-1344 гг. выбито слово «Махрусэ», означающее «богохранимый» или «богоспасаемый». Этот эпитет давался только крупнейшим городам Золотой Орды, например, ее столице – Сараю. На других монетах 1361-1362 гг. перед «Мохши» стоит слово «бабелед» - «город». Это означало, что Мохши – большой многонаселенный центр.» (В.Лебедев. Загадочный город Мохши. – Пенза, 1958, стр. 20.)

Наровчатта сугылган һәм табылган акчаларга аерым тукталып үтәсе килә. Моңа кадәр галимнәр Наровчатта акча сугу 1313 елда башланган, дип баралар иде, чөнки шуннан да борынгырак акча табылмаган булган. Быел исә Наровчатка баргач, музей директоры Александр Георгиевич Сохряков биредә 1309 елда сугылган Алтын Урда тәңкәсе табылуын хәбәр итте. Шунысын да әйтергә кирәк, Наровчтатта сугылган акчаларны соңыннан Сарай-Бату һәм Сарай-Җәдиттә дә, Үкәктә дә табалар, бу исә аларның бөтен ил буенча таралган булуын күрсәтә. Шунысын да әйтергә кирәк, Наровчаттан табылган кайбер бакыр тәңкәләрдә акча басылган урын итеп “Мохши” түгел, “Нуриҗан” шәһәре күрсәтелгән, ягъни, татарлар аны үзләренчә шулай дип атаганнар. “Таким образом, хотя и очень редко, некоторые ханы Золотой Орды именовали Мохши Нуринджатом – словом, созвучным нынешнему названию города”, дип яза В.Лебедев “Загадочный город Мохши” дип аталган китабында. (Күрсәтелгән хезмәт, 19 бит.) Шунда ук язылганча, бу акчаларны 1927 елда Наровчат нумизматы В.П.Россин таба, Ленинград профессоры Р.Р.Фасмер андагы язуларны укып, Килдебәк хан заманында сугылган, дигән фикергә килә. 1366-67 елларда исә Наровчатта акча сугу беткән.

Инде Наровчатның алдагы тарихына килсәк, андый мондыйрак язмыш көткән. Тарихи чыганакларга караганда, Үзбәк хан биредә 1320 елларга кадәр яшәгән, аннан ул салынып ята торган яңа башкалага – Сарай –әл-Җәдидкә күчкән. Әмма ул биредән киткәч тә, Наровчатта ханнар исеме белән акча сугу дәвам иткән, ул олыс үзәге булудан туктамаган. Әмма 1342 елның язында Үзбәк хан үлгәннән соң, Алтын Урдада авыр чорлар башлана, хан артыннан хан алышына, олыс бәкләре баш күтәрә. Шундыйлардан Тагай дигәне 1360 елларда Наровчатны басып ала һәм Алтын Урдадан аерылу мәсьәләсен куя, аннары аңа Мамай морза хуҗа була.

“1360 елда олысны Тагай бәк яулап ала, өлкәне ярым мөстәкыйльлек дәрәҗәсенә күтәрә, - дип яза “Татар энциклопедия сүзлеге”. – 1367 елда Мамай гаскәре аны үзенә буйсындыра. 14 йөз азакларында Мухша олысы көчсезләнә һәм 15 йөз башларында аны рус князьлары басып ала. Төп халкы соңрак татар этносының бер компонентына әйләнә.” (Күрсәтелгән хезмәт, 452 бит.)

Бу хакта урыс елъязмаларында да искә алына. “ Прибежал князь ордынский Тагай...иже от Бездежа...взяв Наручадь и всю страну отняв себе”, диелә «Троицкая летопись”та. (Наровчатская энциклопедия... стр.6.)

Әмма, төрле чыганаклардан күренгәнчә, Наровчатны төп җимерүче булып Аксак Тимер тора, бу хәл 1395 елда була. Туктамыш хан артынна куа чыккан Тамерлан Алтын Урданың барлык башкалаларын да җимерә, халкын кыра. Наровчатның исән калган аксөяк татарлары бер өлеше – Иске Калага (Иске Төмән), бер өлеше Сарыкылычка качарга мәҗбүр була. Һәм 1382 (87?) елны Туктамыш хан бу җирләрне, халкы-ние белән бергә, урыс князьләренә бүләк итә. Урыс елъязмаларыннан күренгәнчә, 1521 елда Наровчатта урыс князьлары яшәгәнлеге билгеле: “Лета 7029 – го июня в царев приход, как царь крымский Магмед-Кирей Менгли – Гиреев сын реку Оку перелез, а в те поры воеводы были…, на Мокше в Наровчате стояли князь Иван, княж Михайлов сын Троекуров, да князь Василий, Ковер Кривоборский, да Якуб Ивашинцев, да Семен Жеребячин… В то лето был возобновлен населенный пункт и поставлен в нем «Острог стоячий». (Наровчатская энциклопедия…стр.7.)

Әлбәттә, Наровчат беркайчан да ахыргача җимерелеп бетмәгән, анда гасырлар буе төрле милләт кешеләре яшәгән. Тарихчы В.Лебедевтан башлап, бүгенге урыс-мукшы галимнәре бик тырышып Наровчт халкыннан мордва ясарга теләсәләр дә, бу каланың бортас-болгар, татар-мишәр чорлары тарихта ярылып ята. Моны В.Лебедев үзе дә танырга мәҗбүр:

В Пензенском краеведческом музее имеется ряд булгарских вещей, найденных на территории Пензенской области, - дип яза ул югарыда телгә алган китабында. – Таковы бронзовые матрицы для поделки украшений, железный топор. Найдены булгарские предметы и в Мохши. Это, прежде всего, костяные поделки с типичным циркульным орнаментом – кружочком с точкой в центре и посуда с лощеными полосами. А.А.Кротковым была найдена полированная костяная рукоятка от ножа, овальная в сечении, покрытая идущим в ряд циркульным узором. Такие рукоятки делали, как известно, булгарские резчики по кости. Мы уже отмечали поразительную схожесть узора на капители мохшинской мечети с узором над нишей Малого Минарета в булгарах. Невольно напрашивается мысль: не булгарские ли мастера строили мечеть в г. Мохши? Заслуживает внимание и найденный в Наровчате медный шестиконечный налобник от узды с изображением в центре идущего влево зверя с поднятым хвостом. Этот рисунок очень часто встречается на булгарских медных печатях.” (В.Лебедев, күрсәтелгән хезмәт, 44-45 битләр.)

Бортаслар белән болгарларның бер тамырдан чыккан төрки кардәшләр икәнлеген белгән кешегә Наровчтатта болгар хәзинәләре табылуы бер дә гаҗәп түгел! Бу якларның заманында Идел Болгарстаны дәүләте составында булуын да онытмаска кирәк. Әйе, Наровчатның төп халкы гомер-бакый төрки телле бортас-мишәрләр, болгар-татарлар булган. Урыс дәүләте составына күчкәч тә, алар әле шактый вакыт татарлыкларын саклап яшиләр, бары тик көчләп чукындырулар чорында гына Наровчат татарларының бер өлеше чукынып урыска әйләнә, бер өлеше, иманын һәм милләтен саклау өчен, Себер-Урал якларына чыгып китә.

Бүгенге көндә Наровчатта һәм аның тирә-юнендә яшәүче күпчелек урысларның тамырлары татарга барып чыга, ягъни, алар урыслашкан татарлар. Бу турыда аларның фамилияләре, йөз-кыяфәтләре дә сөйләп тора. Наровчат төбәгендә яшәгән һәм яшәп ятучы урыслары арасында Сарычевлар, Сараевлар, Сафьяновлар, Мелюковлар, Ширәевлар, Шереметьевлар, Шалимовлар, Урусовлар, Тимаковлар, Сумбуловлар, Салеевлар, Муратовлар, Лачиновлар, Мещериннар, Макуловлар, Кутыевлар, Куприннар, Кильдишевлар, Касимцевлар, Камаевлар, Карамышевлар, Кадеевлар, Еникеевлар, Измайловлар, Деевлар, Бибарсовлар, Барышевлар, Араповлар һәм башка татар фамилияле кешеләр бар.

Наровчатта туып-үскән танылган язучы Александр Куприн үзенең татар тамырларын беркайчан да яшермәгән, әнисенең Колынчак морзалар нәселеннән булуын горурланып сөйләгән. Мин беренче баруымда ук Наровчаттагы Куприн музеенда булып, аның турында “Мишәр Йорты” дигән мәкаләмдә шактый тәфсилләп язган идем. Наровчатка соңгы баруымда исә мин бу музейда тагы булдым, Александр Куприн турындагы язмам кергән “Алтын Урдам – Алтын җирем” китабын музейга бүләк итеп бирдем. Татарларның үз тарихларын, Куприн кебек талантлы милләттәшләрен онтымауларын, зурлауларын белсеннәр иде, дип уйладым...

Заманында Наровчат тирәсендә күп кенә татар авыллары булуы да билгеле, алар хәзер юк инде. Хәер, авыллар бар, әмма анда яшәүчеләр татарлар түгел, ә урыслар. Бу да – көчләп чукындыруларның һәм татарларның җан һәм мал өчен ихтыяри-мәҗбүри урыс диненә һәм милләтенә күчүнең бер нәтиҗәседер, мөгаен... “Мукшы елгасы буенда төрки халык яшәгән үзәкләрнең берсе – Наровчат-Мукшы шәһәре Алтын Урданың таркалу чорында юкка чыга, - дип яза татар тарихчысы Альфред Халиков. – Ләкин монда да төрки халык булган аерым авыллар калган булырга мөмкин. Һәм шулай ук шәһәрнең үзендә дә тормыш бөтенләй сүнеп бетмәгәндер дип әйтәсе килә. Наровчатта һәм аның тирәсендә XV-XVI гасырларга караган акча хәзинәләре (Кадык, Рыскино һ.б.) табылган.” (Альфред Халиков, күрсәтелгән хезмәт, 100 бит.)

Бу яклар тарихын махсус өйрәнгән галим дөрес әйтә, биредә татар авыллары булган, әмма алар урыслашкан. Хәтта хәзер дә мишәрләр кебек “ч” авазы урынына “ц» ны кулланып, цыкылдатып сөйләшүче урыс авыллары бар. Бу хакта Наровчат энциклопедиясе менә нәрсә яза: “Цокание, русский говор, встречающий в Наровчатском районе в селах Ачасьево и Шадрино. В этих селах говоры с мягким “ц» : цяй (чай), цяшка (чашка), куриця (курица).» (Күрсәтелгән хезмәт, 200 бит.)

Бу рәвешле, ягъни, чәй урынына цой, дип сөйләшү Россиянең төньяк өлкәләрендә - Пермь краенда һәм Вологда якларында да барлыгы билгеле, хәтта Курган өлкәсендә дә шундый урыс авыллары бар. Бу бернинди дә урысның аерым сөйләше түгел, ә урыслашкан татар-мишәрләрнең төп сөйләшү рәвешләре. Югарыда телгә алган Ачасьево авылының заманында татар авылы булуын һәм аның белән Еники морзалар идарә итүен шушы ук Наровчат энциклопедиясеннән укып белергә була:

“Еникеевы, дворянский татарский род. Происходит от князя Еникея Тенишева, сына Кугушева, который в 1539 стал княжить в Темникове, имел сыновей – Кулунчака, Кобяка, Саббака, Ишмамета. В 17 – начале 18 века роду Еникеевых принадлежали Ачасьево, Азарапино и земля в деревне Казеевка. В 17 веке частично приняли православие.» (Наровчатская энциклопедия, стр. 67-68.)

Ачасьево авылының татар морзалары биләмәсе булуын шушы ук энциклопедия тагы бер тапкыр раслый: “...По писцовым книгам 1614 г: “в селе Очасове на реке Мокше поместье за князь Брюшеем Кобякмурзиным сыном Княж Еникеевым да за Енмаметом Мурзою княж Еникеевым, да за Келмамаем Мурзою княз Кулунчаковым с сыном его с Девлекаем…» (Күрсәтелгән хезмәт, 28 бит.) Шулай ук “цыкылдап” сөйләшүче Азарапино авылында узган гасырларда татарлар яшәве турында шушы ук энциклопедия менә нәрсә яза: “...По переписи 1678 г. Темниковского уезда Верхнемокшанского стана в селе 87 дворовых крестьян и бобылей, принадлежащих 25 татарским помещикам Еникеевым, Кудашевым, Девлеткильдееву, Бибарсову, Токшаинову, Чалышеву. В конце 17 века и ок. 1718 за неприятие помещиками православия крестьяне у них были отписаны на Великого государя и стали собственностью императрицы, в дальнейшем переведены в разряд дворцовых крестьян.» (Күрсәтелгән хезмәт, 18 бит.)

Бәлки ул вакытта бу авылларда урыслар да яшәгәндер, әмма төп халык татарлар булган һәм алар белән мишәр морзалары идарә иткән. Чукындыру башлангач исә морзаларның бер өлеше мал өчен чукынган, бер өлеше иманын саклау өчен малыннан баш тарткан, бу яклардан күчеп үк киткән. Гади халык та шулай бүленгән булырга тиеш – бер өлеше китә, бер өлеше кала, чөнки аларга чукындыру соңрак килә. Туган туфракта калган менә шул татар-мишәрләр еллар узу белән чукынырга мәҗбүр булалар һәм әкренләп урыс милләте составына күчәләр. Һәм менә шулар бүген Сарычевлар, Барышевлар, Карышевлар булып, урыс булып йөриләр...

Боларны нәрсә өчен язам? Юк, урыс булып йөргән татарларга дәгъвә белдерү яки үзебезнең милләткә өндәү өчен түгел, бер кискән икмәк кире ябышмый инде. Һәм кирәге дә юк. Мин боларны хакыйкатьне ачып күрсәтү, миллионлаган татарның кая китүен ачыклау өчен язам, киләчәккә гыйбрәт булсын өчен язам. Безнең тарихта каныбызны да, җаныбызны да башка милләтләргә бирү булган инде, кытай белән урыс шуның иң зур мисалы, алар татар хисабына милләт булган кавемнәр. Татарга бүген дә урыс милләте составына күчү яный, ул процесс беркайчан да туктамады, урыс тегермәне йөзләгән милләтне тарттырып, урыс ясады, һәм ул соңгы татарны тарттырып бетермичә, туктамаячак. Шуңа күрә без бик уяу булырга һәм бу дөньяда мөселман-татар булып калу өчен барын да эшләргә тиеш!

Инде Наровчат энциклопедиясенең үзе турында фикеремне әйтәсем килә. Мондый ташландык, караңгы бер почмакта энциклопедия һәм төбәк турында башка китапларны чыгара алу – үзе зур батырлык. Бу үзе үк Наровчатта башкала традицияләренең, мәдәниятнең генетик дәрәҗәдә булса да сакланып калуын күрсәтә. Әйтик, Темниковта энциклопедия түгел, кала турында бер китапчык-буклет та чыгара алмаганнар. Әмма Наровчат энциклопедиясендә дә җитешсезлекләр, төгәлсезлекләр бар, бигрәк тә - тарих өлкәсендә.

Әйтик, Алтын Урда дәүләтененә, татар атамасына, Үзбәк хан шәхесенә аерым билгеләмәләр бирелмәгән, алар сүз уңаенда, басып алучылар итеп кенә күрсәтелгән. Югыйсә, Наровчат тарихка бары тик Алтын Урда башкаласы булуы һәм Үзбәк хан шәхесе белән генә кереп калган бит! Аның башка зур тарихы юк! Әмма шушы зур тарих, татарлар белән бәйле булгангамы, зур итеп күрсәтелмәгән. Аның каравы әкияти легендаларга таянып, әллә кайдан мукшы княгинясы Нарчатканы уйлап тапканнар, аны зурлап кабартканнар, имеш, “бирегә монгол-татарлар килгәнче бәхетле мордва халкы яшәгән, алар басып алучыларга каршы баш күтәргәннәр, шунда Нарчатка суга батып үлгән...” Кемдер бу әкияти Нарчатканы мукшы булган, ди, кемдер бортас булган, Аксак Тимергә каршы көрәшкән, дип тәкрарлый, кыскасы, энциклопедия үзе дә, анда мәкалә язучылар да буталып беткән.

Мин Нарчатка турындагы бу риваятьләрне укып чыктым, аларда, нигездә сүз татарларга каршы көрәшеп үлгән бортас ханбикәсе турында бара. Бу хәлләр 1395 елда, Аксак Тимер Наровчатны җимергәндә булырга мөмкин, бортас-мишәр бикәләре, ханбикәләре ул вакытта, чыннан да, ирләре белән бергә Тамерланга каршы сугышып үлгәннәр. Риваятьләрнең кайберләрендә Нарчатка манарадан суга сикергән, диелгән. Менә бу “дошманга бирелмәс өчен манарадан сикереп төшеп үлү” факты татар тарихында бар инде. Әйтик, Болгар ханының кызы, Аксак Тимергә бирелмәс өчен, манарадан сикереп үлә, дигән риваятьләр бар, Казан ханбикәсе Сөембикә турында да шундый легендалар йөри, Себер ханы Күчемнең яраткан хатыны Сүзге турында да “урысларга бирелмәс өчен манарадан сикереп төшеп үлгән”, дип сөйлиләр. Шушындый ук риваятькә без Наровчат тарихын өйрәнгәндә дә очрадык, димәк, бу – татар җирлегендә туган легенда, шуңа күрә ул татар тарихына, халык авыз иҗатына кереп калган да. Бу хәлләр тормышта да булган булырга мөмкин.

Наровчат энциклопедиясен төзүче һәм музей директоры – икесе бер кеше – Александр Сохряков. Татарларга карата мондый салкынлыкны мин музейда да күрдем. Анда татар сүзе дә, Үзбәк хан исеме дә юк, табылдыкларга кечкенә генә хәрефләр белән “золотоордынский период” дип язып куелган. Аның каравы мукшыларның юк нәрсәләрен бар итеп, кабартып, экспонатлар белән ярты залны тутырганнар. Мин энциклопедиядәге һәм музейдагы җитешсезлекләр турында аның директорына да әйттем. Ул бу сүзләргә гаҗәпләнде, әмма акланып берни әйтмәде, күренеп тора, ул үзе дә шомланып калган иде...

Александр Георгиевич безне Наровчат янындагы “Мизгит” кырына алып барды. Биредә археологлар казу эшләре алып бармыйлар инде, әмма бөтен җиргә борынгы таш-кирпечләр сибелгән, яңгырлы күк йөзенә карап, Алтын Урда чорыннан калган йорт нигезләре иңрәп ята, чакор-чокыр, канаулар, урлар һәм валлар күренеп тора... Хәзергә биредә төзелеш эшләре алып бармыйлар, нәрсә әйтсәң дә, тарихи урын. Әмма иртәгә төзелешләр башланмас дип беркем әйтә алмый, татарның үзен генә түгел, эзен дә бетерер өчен бу илдә барысы да эшләнә бит!

Әйе, элек монда шәһәр булган...

Элек монда ТАТАР шәһәре булган...

Ханнары һәм гаскәриләре, шагыйрьләре һәм сәнгатькәрләре, дин әһелләре һәм һөнәрчеләре белән Нуриҗан шәһәре гөрләп торган...

Монда Үзбәк хан урыс князьларына үз халкы белән идарә итү өчен ярлыклар биргән, митрополитлар ханның фатыйхасы белән чиркәүләр салдырганнар, урыс арасында христиан динен таратканнар...

Хәер, урыс арасында гынамы икән?

Алтын Урда дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән, шул ук вакытта илдә христиан диненә дә тулы ирек биргән татар ханы...

Кем ул – милли каһарманмы, әллә Идел-Йорт капкасын дошманнарга ачучымы?

Алдагы бүлектә шул сорауларга җавап бирергә тырышырбыз, иншаллаһ!

Кем ул - Үзбәк хан?

Тарихта Үзбәк хан турында мәгълүматлар күп сакланмаган, булганы да чит илләрдә, гарәп-фарсы архивларында, Европада саклана. Әдәбиятта да бу ханның образы сурәтләнмәгән, аның турында китаплар язылмаган, фильмнар төшерелмәгән, тапшырулар эшләнмәгән. Бу Үзбәк хан турында белмәүдән киләме, әллә белергә теләмәүдәнме? Мөгаен, икесе дә дер, чөнки урысларга татар ханын зурлау кирәкми, үзләренә христиан динен тотарга тулы ирек бирсә дә, алар өчен ул – басып алучы татар. Ә татарлар Чыңгыз ханнан кала, башка татар ханнарына битараф, алар турында фәнни һәм әдәби әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Үзбәк хан турында “Алтын Урда капкаларын урыска ачучы”, дигән фикер дә яшәп килә, моны татарның зур галиме Ризаэддин Фәхреддин язып калдырган:

Үзбәк хан алдан күреп эш итүчән, гакыллы, галиҗәнап падишаһ булса да, сәяси җәһәттән зур бер ялгышы инкяр ителмәс, - дип яза ул. – Бу ялгыш Мәскәү кенәзлеген куәтләндереп, Урдага каршы киләчәк дошман хәзерләүдән гыйбарәт. Үзбәк хан гамәлдә үз араларында сугышып, кырылышып торган вак кенәзләрне бетереп, бер ноктага җыйды. Шул сәбәпле урыслар куәт алып киттеләр. Бүгенге Русияне Русия итүче Петр I белән Екатерина II булса да, нигезен салучы, турысын әйткәндә, Үзбәк хандыр. Әгәр дә Үзбәк хан үзеннән әвәлге ханнарның сәясәтләрен тоткан булса, бер Петр белән бер Екатерина түгел, ун Петр белән ун Екатерина тырышсалар да бүгенге Русия дәүләтенең мәйданга киләсе юк иде. Үзбәк хан моны белмәүчеләрдә түгел иде, ләкин тәкъдир хөкеме икенчерәк булды.” (Ризаэтдин Фәхретдин. Алтын Урда ханнары. – Казан, 1996, 34-35 битләр.)

Әйе, Риза Фәхреддин хак сүзләр язып калдырган, бу нәкъ шулай. Үзбәк хан, чын мәгънәсендә бөек шәхес буларак, үз кул астындагы барлык халыкларга да тигез караган, урыс князьларына үз халыклары белән идарә итәргә тулы ирек биргән, алардан дәүләт, гаскәр тоту өчен нибары 10 процент налог түләткән. Мөселман ханы буларак та, ул башка дин тотучыларны кысмаган, дин тотуда аларга тулы ирек биргән, шәригатьтә күрсәтелгәнчә, алардан махсус ясак кына түләттергән. Әйе, урыс-христианнарны җәберләүчеләргә Үзбәк ханның җәзасы каты булган – ул аларны, кем булуына карамастан, үлемгә хөкем иткән.

Ул (Үзбәк хан. – Ф.Б.) 1313 (яки 1319) елда Русия митрополиты Петрга православие өчен чикләнмәгән ирек бирүче, аңа оҗмах шартлары тудыручы ярлык язып бирде, - дип яза Риза Фәхреддин. - Бу тарихи ярлыкта, аерым алганда, “кем дә кем христиан динен сүксә, чиркәү, монастырь вә часовняларга тел тидерсә, ул адәм үтерелер”, дигән сүзләр бар. Урысларның “вәхши” татарлар изүе астында торганда күргән “золымнары” әнә шуннан гыйбарәт.” (Күрсәтелгән хезмәт, 34 бит.)

Үзбәк ханның праваслау урысларны үз канаты астына алуы, саклавы һәм яклавы тарихта теркәлеп калган, ә менә урысларга тел тидергән татарларны ул чыннан да үтерткәнме – анысы билгесез. Аның өлкән хатыны Тайдула урыс-христианнарны бик ярата һәм аларны гел яклап килә, Үзбәк ханга бәлки аның да тәэсире булгандыр. “У Узбека было четыре жены, - дип яза тарихчы А.Юрченко. – Из рассказа Ибн Батуты следует, что старшей и любимой женой была Тайдула. Она покровительствовала православию, русские летописцы считали ее «христианской заступницей». Ибн Батута назвал Тайдулу самой скупой из ханских жен, а “одной из лучших, добрейших нравом и сострадательнейших” признавал другую жену Узбека – Ордуджу(А.Г.Юрченко. Какой праздник отметил хан Узбек в июне 1334 г. // Золотоордынское наследие. – Казань, 2009, стр.120.)

Үзбәк ханның христианнарга бу хәтле киң күңелле булуына Рим папасы да шаккаткан, аны яшерен христиан, дип уйлап, Алтын Урдада христиан дине кабул иттерергә Үзбәк хан янына үзенең илчеләрен юллаган. Иманы нык булган Үзбәк хан бу миссионерларны яхшылап кабул иткән, аларга ислам дине турында дәрес биргән, шәригатебезнең китап әһелләренә карата түземле булырга кушуын әйткән. Шунысын да әйтергә кирәк, византиялеләр Үзбәк ханны зурлап “император” дип мөрәҗәгать иткәннәр, гарәпләр аңа “солтан” дип эндәшкәннәр, урыслар – “царь”, татарлар “хан” дип әйткәннәр.

Әмма Үзбәк хан мәҗүсилеккә бик нык каршы булган, чөнки Коръән дә шулай өйрәтә. Тарихчыларның язуы буенча, Үзбәк ханның Идел буендагы Үкәк шәһәреннән Наровчатка күчеп килүе дә татар элитасы арасында таралып барган мәҗүсилек, шаманлык-буддизм сәбәпле булган. Шунысын да искә төшерергә кирәк, чыңгызлы Бәрәкә хан һәм аның якыннары, әле ул тәхеткә утырганчы ук, 1251 елда ислам дине кабул иткән булалар. Әмма ислам дине Алтын Урдада дәүләт дине булып китә алмый, ахрысы, Бәрәкә хан моны мәҗбүр дә итми. Шул сәбәпле, тәхет тирәсендәге түрәләрнең бер өлеше һаман мәҗүси-шаман булып калуын дәвам итә, араларында христианнар да була, ә халыкның бер өлеше, бигрәк тә Идел-Уралда, болгар заманыннан кереп калган ислам динен тота.

Үзбәк хан Наровчатка күчкәнче үк ислам динендә булган булырга тиеш, ә Наровчатта исә ул 1312 елда ислам динен Алтын Урданың дәүләт дине дип игълан итә. Ул бу эшне, мөгаен, Үкәктә үк эшләргә уйлаган булырга тиеш, аның сарай даирәсе белән шушы мәсьәлә буенча конфликтка керүе билгеле.

“После смерти Тохтая (1312) внутренние раздоры вновь разгорелись, - дип яза тарихчы Мөхәммәт Сәфәргалиев. – Согласно завещанию умершего хана на престол должен был вступить его сын Ильбассар (Ильбасмыш). Он поддерживался степной аристократией, исповедующей шаманство. Другая же часть феодальной аристократии, придерживающаяся ислама, и преимущественно связанная с торговыми элементами города и мусульманским духовенством, выдвинула кандидатуру царевича Узбека (сына Тагрула), внука Менгу-Тимура. Эмир Кутлку-Тимур и глава хорезмского духовенства Имам-ад-дин Эльмискари возвел на престол Узбека, предварительно уничтожив сторонников Ильбасара. Утвердившись на престоле, Узбек повел борьбу с шаманистами, требуя от подданных обращения в ислам.» (М.Г.Сафаргалиев. Распад Золотой Орды. // На стыке цивилизации. – Москва, 1996, стр.331-332.)

Әмма, кайбер авторлар язганча, Үзбәк хан сарай тирәсендәге шаманнарны башта ислам диненә өндәп карый. Ә мәҗүси татарлар аңа каршы төшәләр, Чыңгыз ханның Яса кануны белән яшәргә телүләрен әйтәләр: “Ты ожидай от нас покорности и повиновения, а какое тебе дело до нашей веры и нашего исповедания и каким образом мы покинем закон (тура) и устав (ясак) Чингиз-хана и перейдем в веру арабов?” – диләр алар. (На стыке цивилизации... стр.332.) Әмма Үзбәк хан да үзенекендә нык тора, нәтиҗәдә, дошманнары аннан котылу өчен Үзбәк ханны үтерергә уйлыйлар. Әмма аларның бу явыз ниятләре тормышка ашмый кала, тәхет тирәсендәге мәҗүси татарлар белән мөселман-татарлар арасында сугыш булып ала, Үзбәк хан гаскәре Илбасар ханзадә һәм аның тарафдарларын юк итә. Исән калган мәҗүси татарларның бер өлеше, ислам динен кабул итәргә теләмичә, урыс арасына һәм аннан да ары качалар, нәтиҗәдә, христианнарга әйләнеп китәләр.

“Но хан Узбек не оставил для татар альтернативы: те, кто не желал принять новую веру, были истреблины или должны были покинуть Орду и уйти на Русь или в Литву”, дип яза бу турыда урыс галиме С.В.Думин үзенең “На службе Отечеству” дип аталган мәкаләсендә. (С.В.Думин. На службе Отечеству. // И.Р.Габдуллин. От служилых татар к татарскому дворянству. – Москва, 2006, стр.3-4.)

Менә шушы хәлләрдән соң Үзбәк хан хөкүмәте белән бергә Наровчатка күчә. Әйткәнебезчә, биредә инде бортаслар заманыннан үзәк кала була, ул Алтын Урданың да бер олысы булып тора, шуңа күрә, Үзбәк хан буш җиргә килеп утырмый. Кайбер тарихи чыганакларда ул биредә 1320 елларга кадәр яши, дип язылган, аннан соң яңа салынып яткан башкалага – Сарай әл-Җәдидкә күчә, диелгән. Әмма шул ук татар энциклопедиясендә Сарай әл-Җәдид 1340 еллардан Алтын Урданың башкаласы була, диелгән (543 бит). Үзбәк хан 1341(42) елларда үлә, ул яңа Сарайда ике генә ел утырып калган булып чыга. Ә калган вакытта – 1320-1340 еллар арасында аның башкаласы кайсы шәһәр булган? Безгә калса, ул Наровчат булган, чөнки 8 ел эчендә генә шул кадәр зур шәһәр төзергә мөмкин түгел, ә Наровчат ул вакытта таң калырлык кала булган!

Әйткәнебезчә, 1312 елда Наровчатта ислам дине Алтын Урданың дәүләт дине буларак кабул ителә, дөресрәге, дәүләт дине дип игълан ителә. Белгәнебезчә, Үзбәк хан үзе мөселман, гаиләсе мөселман, даирәсе, вәзирләре, гаскәриләре, түрәләре – ислам динендә, шулай булгач, аны дәүләт дине дип игълан итү нәрсә бирә? Бу – дәүләтнең бөтен кануннарын шәригатьнеке белән тәңгәлләштерү, илдә шәригать хөкемен кертү, ясакны шәригать кушканча җыю, исламны яшәү рәвеше итеп кабул итү, дигән сүз. Бу – Алтын Урда ислам хәлифәтенә сыена, үзенә беректәшләр (союзниклар) итеп ислам дәүләтләрен ала, дөньяга ислам байрагы астында чыга, дигән сүз. Кайбер тарихчылар Алтын Урданың артык исламлашуын кабул итә алмыйлар һәм зур дәүләтнең алга таба җимерелүендә шуны сәбәп итеп күрәләр. Хәтта тарихчы Лев Гумилев та Үзбәк хан заманындагы Алтын Урданы “ханлыктан әлләние булмаган мөселман солтанлыгына әйләнде”, дип яза“...которое из ханства стала заурядным мусульманским султанатом.” (Лев Гумилев. Поиски вымышленного царства. – Москва, 1970, стр.402.)

Дәүләтләрнең һәм халыкларның барлыкка килүе дә, юкка чыгуы да Аллаһы Тәгалә теләге белән бара, ә теге яки бу вакыйгалар бары тик сәбәпчеләр генә булып тора. Алтын Урда дәүләте дә Үзбәк хан заманында үзенең иң бөек, иң гүзәл, иң имин чорын кичерә, болар барысы да Аллаһ рәхмәте белән илдә ислам тәртибе урнашудан килә. “Однако хан Узбек и его ближайшие потомки внешне проявили себя как строгие ревнители ислама, - дип яза галимнәр. - Это выражалось в изменении дипломатического этикета и практики, в появлении мусульманских фискальных терминов и мусульманского судопроизводства, которое освещалось авторитетом хана, а также в нетерпимости к иноверцам, которые с 1313 года не допускались в государственные и административные структуры. Отношения между Золотой Ордой и мусульманским Египтом при правлении хана Узбека и его потомков продолжали оставаться дружественными и союзническими. Страны неоднократно обменивались посольствами. Были выработаны даже определенный дипломатический этикет и формы обращения при переписке. Ислам становится государственной религией Золотой Орды и стерженем имперской идеологии, а мусульманское духовенство страны – важнейшим проводником религиозной, образовательной и т.д. политики Улусу Джучи.” (Ислам в Золотой Орде. – Казань, 2008, стр.40.)

Бу өзектән күренгәнчә, Үзбәк хан заманында тәхет тирәсенә ислам диненнән кала, башка диндәгеләр якын җибәрелмәгән. Әйткәнебезчә, Үзбәк хан эчке сәясәтендә дә, тышкы сәясәттә дә мөселманнарга таянган, алар белән эш йөрткән. Бу чорда бигрәк тә Мысыр, Багдад, фарсы һәм гарәп илләре белән элемтәләр ныгый, аралашу көчәя. Моннан чыгып кайбер тарихчылар Үзбәк ханны һәм Алтын Урданы хәлифәткә буйсынган ихтыярсыз солтанат итеп күрсәтергә теләсәләр дә, ислам дөньясы бу татар дәүләтен бәйсез ил буларак таныган, ханнарын тәвәккәл һәм тәкъва булган өчен хөрмәт иткән. Монгол империясендә калган мәҗүси һәм христиан монгол-татарлар тарафыннан күп җәберләр күргән ислам дөньясы, төньякта ислам динендәге мөселман-татар кардәшләре барлыкка килгәч, җиңел сулап куя.

Перелом наступает в 1314 г., когда к власти приходит Узбек при поддержке исламской столичной верхушки и кочевой аристократии, - дип яза тарихчы И.Измайлов. – С этого момента исламская цивилизация становится определяющей силой в политическом и культурном развитии Улуса Джучи. Средневековое татарское государство таким образом становилось центром ислама на севере, недаром арабские дипломаты уважительно называли ханов из рода Джучи (сына Чингиз-хана), правящих в Золотой Орде “мечом ислама в северных землях.” (Измайлов И.Л. Ислам и язычество в Улусе Джучи: проблемы и дискуссии // Культурные традиции Евразии: вопросы средневековой истории и археологии. – Казань, 2004, стр.99-100.)

Әлбәттә, Үзбәк ханның кайчан Наровчатка килүендә, кайчан ислам дине кабул итүендә, хәтта кайчан тәхеткә утыруында даталарда каршылыклар бар. Безнең уебызча, Үзбәк хан Наровчатка иртәрәк тә килгән булырга мөмкин, чөнки Үкәктә аңа тынычлык булмый. Наровчатта 1309 елны сугылган акчаның табылуы да очраклы хәл түгел, шәһәр ул вакытта инде гөрләп яшәп яткан. Әйткәнебезчә, ислам диненең бу якларда хәзәр, болгар чорларыннан тамырлары булган, шуңа күрә мөселман кешесенең монда килеп төпләнүе гаҗәп түгел. Кыскасы, Үзбәк хан Наровчатта яшәгән чорында ислам динен дәүләт дине итеп бөтен Алтын Урдага игълан иткән (керткән), бөтен ислам дөньясы белән яхшы элемтәләр урнаштырган, үз илен ныклы кул белән тоткан һәм урыс илендә тәртип керткән. Ул 30 ел буе җиһангир ир булып ярты дөнья белән идарә иткән, кирәк чакта - яу чапкан, кирәк чакта яуларны бастырган, халкын һәм илен саклаган. Себердән – Каф тауларынача, Кырымнан – Урта Азиягәчә җирләр Алтын Урда дәүләтенеке – татар җирләре булган, ул аларга беркемне дә якын җибәрмәгән.

“Подавив восстание феодальной знати, Узбек в течении всего 30-летнего царствования (1312-1342гг.) твердо удерживал власть в своих руках, жестоко пресекая всякие выступления на окраинах, - дип яза тарихчы М.Сәфәргалиев, югарыда телгә алган хезмәтендә. - Царевичи многочисленных улусов из потомков Джучи признавали над собой его власть, безоговорочно выполняли все требования хана. Ибн-Батута, посетивший в 1333 г. Крым, Среднее и Нижнее Поволжье, а также Хорезм, говорит об Узбеке, как едином правителе всего Джучиева улуса. На китайской карте монгольских владений 1331 г. указаны границы Монгольских государств, в том числе Золотой Орды при Узбеке. На этой карте Золотая Орда представлена единым государством; на этой карте не указаны ни Синяя Орда, ни улус Шабанидов, ни какие-либо другие владения в составе Золотой Орды. Все земли от берегов Иртыша и устьев Сыр-Дарьи рассматривались как владения одного хана Узбека.” (На стыке цивилизации, стр.332.)

Белгәнебезчә, Үзбәк хан ислам динен яклап христианнарга каршы Кавказда сугышлар алып бара, татарларга каршы “тәре походы” игълан иткән Рим папасына җавап итеп, 1337 елда Көнчыгыш Европаны туздырып кайта. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, аның 300 мең кешелек гаскәре булган, бу гаскәр нигездә төрки болгар-бортаслардан, мишәр-татарлардан торган, сугышчылар арасында җирле фин-угыр халкы да булган. Галимнәрнең язуынча, Үзбәк ханның Наровчаттан кала да Кырымда һәм Кавказда да туктала торган кала-ыстаннары булган, соңрак исә Идел елгасының түбәнге өлешендә яңа башкала – Сарай әл-Җәдид салына. Ләкин, безнең уебызча, Алтын Урданың һәм Үзбәк ханның иң нык, иң кодрәтле, иң шанлы чаклары Наровчат чорына туры килә. Әмма бу чор әле бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән килеш кала бирә.

Әйе, Үзбәк хан – каршылыклы шәхес, әмма аннан башка Алтын Урда тарихы да, Идел-Уралда ислам тарихы да тулы булмас иде. Ул – дәүләтне дәүләт иткән җиһангир ир, ислам динен илгә тараткан мөселман кешесе. Моның шулай икәнлеген дөнья галимнәре дә, урыс-татар тарихчылары да таный. Татар энциклопедиясе дә Үзбәк ханның милләтебез һәм динебез алдында хезмәтләрен танып, аңа югары бәя бирә:

Үзбәк хан (Мөхәммәт Солтан) (? – 1342), Алтын Урданың ханы (1312 елдан). Мәнгу Тимер ханның оныгы. Анасы Баялуни һәм бәкләр бәге Котлыгъ Тимер ярдәмендә Алтын Урда тәхетен яулап ала. Мәмләкәтне ныгыту, үзәкләштерү сәясәтен үткәрә, исламны дәүләт дине буларак кабул итә. Аның заманында Сарай әл-Җәдид төзелеп бетә, салым җыю тәртипкә салына, акча кулланышы тотрыклана. Фән, уку-укыту, мәдәният, сәнгать үсешенә уңай шартлар тудырыла. Урыннарга баскаклар билгеләү тәртибе бетерелә, буйсынулы биләмәләрнең бәк һәм кенәзләре (ханның вассаллары) салымны үзләре җыеп тапшыралар. Польша (1337-38) белән Иран илһаннары (1318-19, 1326) җирләренә берничә мәртәбә уңышлы яулар оештыра. Византия, Һиндстан һәм Көнбатыш Европа илләре, Мисыр мәмлүкләре белән илчелек мөнәсәбәтләре урнаштырыла. Үзбәк хан идарә иткән 30 ел эчендә Алтын Урда иң югары үсеш чорын кичерә.” (Күрсәтелгән хезмәт, 694 бит.)

Бу – бик зур бәя һәм дөрес бәя. Татар халкы өчен Үзбәк хан бүген дә илне һәм динне саклаучы булып санала. Аның уллары да аталары юлыннан баралар, әмма Алтын Урдага каршы эчке һәм тышкы дошманнар да тик ятмый – Туктамыш-Идегәй-Аксак Тимер бәрелешләренән соң һәм туктаусыз барган урыс яуларыннан Алтын Урда какшый һәм таркала башлый. Әйткәнебезчә, 1382-87 елда Туктамыш хан төньяк олысларны инде урысларга бирә, нәтиҗәдә, урыс дәүләте составында булган татарлар да үз милләттәшләренә һәм дин кардәшләренә каршы сугышларда катнашырга мәҗбүр булалар. Ахырда аларның бер өлешен чукындыралар, бер өлеше динне һәм милләтне саклау өчен бу яклардан китә, бер өлеше мөселман-татар булып һаман биредә яшәп ята. Алдагы бүлектә алар турында да язарбыз, иншаллаһ!

Үзбәк хан матурлыкны яраткан кеше булган, ул Наровчатта хан сараендагы бакчаны чәчәкләр белән тутырган, кая гына барса да, яңа чәчәк орлыгы алып кайта торган булган. Ул шулай ук үз тирәсенә язучыларны, тарихчыларны җыйганы да мәгълүм, кайберәүләр әйтүенчә, Котбның мәшһүр “Хөсрәү вә Ширин” әсәре дә биредә язылган булырга мөмкин. Галимнәр Котбның бу әсәре 1333-34 елларда Үзбәк ханның улы Тенибәккә һәм аның хатыны Мәликә бикәгә багышлап язылган, дип баралар, “Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы Алтын Урда составындагы Ак Урда ханы Тенибәккә һәм аның хатыны Мәликәгә багышлап язылган”, диләр алар. (Татар әдәбияты тарихы. – Казан, 1984, 172 бит.) Әмма, беренчедән, 1333-34 елларда Алтын Урда белән Үзбәк хан идарә итә, аның заманында беркем дә үзен хан дип атый алмый. Икенчедән, Тенибәк хан бик кыска вакытта - 1342 елда Алтын Урда белән идарә итеп ала, ул үлгәч, шул елны ук тәхеткә аның энесе Җанибәк утыра. Шуңа күрә, монда бәхәсле урыннар бар. Әмма ни булса да, Низамидан ирекле тәрҗемә рәвешендә язылган “Хөсрәү вә Ширин” әсәре – Үзбәк хан заманында, шушы татар җирлегендә, төньяк олыста туган әсәр, шуңа күрә автор үзенең псевдонимын да Котб, ягъни, котып дип алган булырга тиеш. Бу тема аерым тикшерүне көтә.

“Наиболее известная поэма Кутба “Хосров и Ширин” была написана им в 1337-1339 гг. в подражание одноименным поэмам Низами (на азербайдңжанском) и Фирдоуси (на фарси), - дип яза милләттәшебез Назиф Гилдеев. – Кутб сократил сюжет и переиначил его в реалиях Золотой Орды. Часть действия поэмы происходит в городе Мухша (Наровчат), которая с 1312 по 1320 год была столицей Золотой Орды. Затем хан Узбек построил новую столицу , рядом с нынешним Саратовым, и перебрался туда. В Мухше остался править его старший сын Тинибек. Молодой поэт Кутб, видимо, был одним из местных татар-мишарей, получивших образование в Мухше, где в начале XIV века был центр науки и искусства всего государства. История любви Тинибека и его Жены Малики…стала основой для поэмы Кутба.» (Гильдеев Н.А. Татары Пензенского края. – Москва, 2008, стр.46.)

Авторның бу фикере кызыклы да, бәхәсле дә, әмма игътибарга лаек. Моның өчен әсәрнең үзен кабат өйрәнергә һәм тарихи фактлар белән чагыштырырга кирәк. Котб-Котыпның бу якларда туып-үскән мишәр-татар булуы да бик мөмкин, чөнки галимнәр дә аның һәм Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараиның әсәрләрендә мишәр шивәсе сүзләрен күп табалар. Бу якларның соңгы гасырларда күренекле шагыйрьләрдән Һади Такташны (Сыркыды биредән алай ерак түгел), тамырларында татар каны булган Михаил Лермонтовны (туган авылы башта Тархан булган, хәзер Лермонтов дип үзгәрткәннәр), прозасын да шигырь теле белән язган Александр Купринны (Наровчат), танылган драматург Кәрим Тинчуринны (Акккүл-Таракановка) биргән төбәк бит бу!

Бүген Наровчатта Үзбәк ханны хәтерләткән берни дә калмаган инде – мәчетләре җимерелгән, төрбә-мавзолейлары актарылып ташланган, ак шәһәре җир белән тигезләнгән... Хәтта Нарвчатның крайны өйрәнү музеенда һәм энциклопедиясендә дә аның исеме юк. Биредә тарихчылар да, җирле хакимият тә Наровчатка нигез 1361 елда салынган, дип баралар, шулай билгеләп үтәләр, чөнки шул елны Наровчат беренче тапкыр урыс елъязмаларында искә алынган икән. Нәрсә, урыс елъязмаларында искә алынмаса, шәһәр моңа кадәр бөтенләй булмаган, дигән сүзмени? Наровчатның бортас-мишәр чоры, Алтын Урда чоры булмаганмыни? Археологик табылдыклар, җир астыннан чыгып, үзләре шәһәдәтлек биреп торалар бит – элек монда шәһәр булган, татар шәһәре булган, биредә Алтын Урданың башкаласы булган һәм моннан 700 ел элек Үзбәк хан биредә ислам динен дәүләт дине буларак кабул иткән! Бу – тарихи факт, һәм моны беркая да куеп булмый! Һәм аны, һичшиксез, татар тормышында булган зур тарихи вакыйга итеп, билгеләп үтәргә кирәк.

Заманында Үзбәк хан христианнарга карата киң күңеллелек күрсәтсә дә, бүгенге Наровчат урыслары, бигрәк тә, интеллигенция вәкилләре өчен ул – явыз, рәхимсез басып алучы булып кала бирә. Менә минем кулымда Наровчатта озак еллар буе газета редакторы булып эшләгән Владимир Поляковның “По-над Мокшей ветры буйные...” дип аталган китабы, ул 2003 елда Наровчат-Ковылкинода дөнья күргән. Автор җай чыккан саен Үзбәк ханга тибеп үтә, аны үз туганын үтереп тәхеткә килүче рәхимсез, явыз кеше итеп сурәтли, Үзбәк хан заманында бу якларда ислам диненең таралуына йөрәге яна, аларны “поганые иноверцы” дип атый, праваслау диненә мәдхияләр укый. 1313 елның сентябрендә Үзбәк хан кулыннан ярлык алу өчен Наровчатка килгән Мәскәү митрополиты Петр исеменнән автор менә нәрсәләр әйттерә:

“- Где ты, пахарь, опора земли русской, в каком полоне? – в мучительном раздумье склонил голову Петр. – Когда Россия скинет позорное рабство и вздохнет свободной грудью? И как скоро предстану я пред грозные очи поганого иноверца Узбека? Как я буду смотреть в глаза пленных христиан, воздвигающих мечети по указу всесильного хана?

...По этой дороге из Мохши-Наручади шли кровавые набеги на порубежные русские княжества, и эта дорога привела сейчас митрополита Петра к одному из жесточайших золотоордынских ханов – Узбеку.” (Владимир Поляков, күрсәтелгән хезмәт, 36-37 битләр.)

Шушы ук китабында автор Үзбәк ханның митрополит Петрга биргән ярлыгын урнаштырган, анда акка-кара белән, “аларның законнарына, чиркәүләренә, монастырьларына зыян салмаска, мыскыл итмәскә, ә кем аларның диннәрен гаепләсә һәм мыскылласа, һәм моның өчен гафу үтенмәсә, аны газаплы үлемгә хөкем итәргә”, дип язылган була: “...А что законы ихъ, и въ законе ихъ церкви, и монастыри ихъ, и часовни ихъ, да не вредятъ ихъ, не хулять ихъ; а кто учнеть веру осуждати ихъ. И хулити, тотъ человекъ не извинится ничемъ же и умреть злою смертiю.» (Күрсәтелгән хезмәт, 149 бит.)

Кем ул Үзбәк хан – урыслар язганча, явыз, рәхимсез басып алучымы, әллә татарлар язганча, урысларга Алтын Урда капкаларын ачучымы? Тарих шаһит – ул урысларның диненә дә, теленә дә, үзләренә дә кагылмаган, киресенчә, аларга кагылган татарларны каты җәзага тарткан. Тарих шаһит – шул ук вакытта ул Алтын Урдада ислам динен дәүләт дине буларак кабул иткән, илгә шәригать кануннарын керткән, бөтен өлкәләрдә исламны яшәү рәвеше итеп таратырга омтылган. Тарих шаһит – падишаһ буларак, Үзбәк хан илне, динне, телне, үз кул астындагы халыкларны саклаган һәм яклаган, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын! Әмма Үзбәк хан шәхесе дә, Алтын Урданың төньяк башкаласы булган Наровчат та, ул чор да әле тарихта тиешенчә ачылмаган, бик аз өйрәнелгән өлкә. Шуңа күрә безгә Алтын Урдада ислам диненең дәүләт дине буларак кабул ителүен билгеләп үтәргә, форсаттан файдаланып, бу темага үз сүзебезне әйтергә кирәк, дип уйлыйм.

Шушы мәсьәлә буенча мин Казанда, Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов янында да булдым һәм бу вакыйганы зурлап билгеләп үтәргә тәкъдим иттем. Бәхеткә, Рафаэль әфәнде мәсьәләнең җитдилеген шунда ук аңлады һәм 2012 елда Казанда бу темага халыкара фәнни конференция уздырырга вәгъдә бирде. Алтын Урда дәүләтендә Үзбәк хан тарафыннан ислам диненең дәүләт дине буларак кабул ителүе зурлап билгеләп үтеләчәк, иншаллаһ!

Әмма моңа да үзебезнең дини һәм милли зыялыларның кайберләре каршы булуын әйтергә кирәк. Алар фикеренчә, 922 елда ук Болгарда ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән бит инде, шулай булгач, 1312 елда исламны тагы нинди дәүләт дине итеп кабул итү булырга мөмкин? Бер караганда, бу сүзләрдә логика-мантыйк бар кебек, әмма сорау туа – Идел Болгарстанында ислам дине дәүләт дине дәрәҗәсенә куелганмы, шәригать кануннарын үтәү закон төсен алганмы, ислам дине халыкның яшәү рәвешенә әйләнеп киткәнме? Бу сорауларга өздереп кенә беркем дә җавап бирә алмый. Ислам тагы шул гореф-гадәткә, йолага гына әйләнеп калмадымы икән, дигән шик тә бар. Алтын Урда дәүләте чорында башта – Бәрәкә хан, аннан Үзбәк хан бөтен җитдилеге белән мәҗүсилеккә каршы көрәш башлаган икән, димәк, төрки-татарлар арасында ул тирән тамырлар җибәргән, дигән сүз. Совет чорында халыктан атеист ясарга 70 ел вакыт җитте, урта гасырларда исә мәҗүсилек тагы өскә чыккан булырга бик мөмкин. Шуңа күрә Үзбәк хан кискен чараларга бара, ислам динен бөтен җитдилеге белән аңлап, мәҗүсилеккә каршы көрәш ача, хәтта башкаласын икенче урынга күчерергә һәм монда ислам динен дәүләт дине дип игълан итәргә мәҗбүр була. Бу исә ислам дине дәүләт тарафыннан саклана, яклана һәм халык арасында таратыла, дигән сүз. Шушы адымы өчен генә дә без Үзбәк ханга рәхмәтле булырга тиешбез, ә аның Алтын Урда дәүләтен үстерүгә, ныгытуга керткән өлешен хәтта дошманнар да танырга мәҗбүр...

Төбәктәге борынгы татар кала һәм салалары

Хәзерге Пенза өлкәсендә бик борынгыдан калган тагы берничә шәһәрлек һәм татар авыллары бар. Ул калаларның иң билгелеләре – Городище-Юлау шәһәрлеге һәм Золоторевка. Мин аларның икесендә дә булдым һәм хәзер шулар турында җентекләбрәк язарга уйлыйм. Чөнки татар дәүләтенең башкаласы булган урында аңа хезмәт күрсәтә торган ваграк шәһәрләр һәм авыллар да булган, алар илгә гаскәр биргәннәр, иген иккәннәр, мал көткәннәр, һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр. Дошман яулары килгәндә, алар да читтә калмаган, ил белән бергә яу чапкан, ил белән бергә янган, ил белән бергә дан алган һәм ил белән бергә генә исән кала алган. Бу якта шундый данлыклы калаларның берсе – Городище шәһәре, ул бүген дә исән, район үзәге булып яшәп ята. Хәзер сүзем аның турында булыр.

Бүгенге Городище – Пензадан 50 чакрымнар ераклыкта урнашкан зур булмаган шәһәрчек, анда 8 меңләп кеше яши, шуның нибары 270е – татарлар. Ә районда исә 50 мең кешенең 19700е – татарлар, бу – район халкының 26 процентын тәшкил итә, калганы - урыслар, бераз әрҗән-мукшы, чувашлар да бар. Шәһәр бик матур урында, Юлау һәм Кечкенә елгалары кушылган урында, урман итәгендә, олы юл өстендә урнашкан, биредән Самара-Мәскәү трассасы үтә. Урман эшкәртүдән кала, әллә ни промышленностьлары юк, күпчелек халык үз йортларында, үз хуҗалыклары белән көн күрә. Мәдәният өлкәсендә уңай күренеш дип крайны өйрәнү музеен күрсәтергә була, педагогия көллияте бар. Атаклы кешеләрдән биредә академиклар Петр Вавилов һәм Лев Ивановлар туган, тарихчы Ключевскийның балачагы биредә үткән.

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, шәһәргә нигез 1681 елда, урыс хәрби кирмәне буларак салынган. 1670тә - острог, 1678 елда чиркәү һәм бистә төзелгән, әмма алар күчмәннәр тарафыннан җимертелгән, дигән хәбәрләр дә бар. Әмма дөресе – Городище каласы утырган Юлау шәһәре – бик борынгы, тарихта ул бортас заманнарыннан ук билгеле, аны хәтта бортас дәүләтенең башкаласы булып торган, дип тә язалар: “Построен на месте Юловского городища (11-13 вв.), - дип яза “Мой город» сайты. – По мнению некоторых археологов, на его месте находилась столица Буртасского княжества, входившего в состав Волжской Булгарии.»

Юлау шәһәрлегендә борынгы каберлекләрдән чыккан табылдыклар бу урында инде 2 мең ел буе кешеләр яшәгәнлеген сөйли. Дөрес, инде өйрәнелгән гадәт буенча, биредә иң борынгы тарихны фин-угырларга, иң беренче чиратта, мукшыларга, аннан соң бортасларга бирәләр, татарлар күп очракта Батый ханга ияреп килгән басып алучылар итеп карала, ә төп тарих урыслардан башлана. Югыйсә, бу якларда гомер-бакый төрки халык – бортас-мишәрләр яшәгән һәм аларның җирләре төрки дәүләтләр составында булган.

Остатки древних поселений и могильников, открытые археологами, говорят о том, что две тысячи лет назад сюда пришли финно-угорские племена, носители городецкой культуры – предки современной мордвы, - дип яза «Википедия» сайты. – Край оказался исторически расположенным на стыке двух миров (кочевого и земледельческого) и трех культур (языческой, мусульманской и христианской). Уникальность истории края еще и в том, что он последовательно входил в состав пяти государств: Хазарский Каганат, Волжскую Булгарию, Золотую Орду, Казанское ханство, Россию. В средние века (IX-XIII вв.) территория заселена буртасами.”

Бу борынгы табылдыклар белән без Городище һәм Пенза шәһәрләренең крайны өйрәнү музеенда да таныштык. Юлау шәһәрлегендә соңгы тапкыр археологик казу эшләре 1984 елда булган, шуннан соң эзләнүләрне туктатканнар. Монда акча юклыгын да сәбәп итәргә була, шулай ук бу борынгы тарих урыслар белән бәйле булмагач, аның дәүләткә кирәк булмавы да бар. Городище музеенда бик борынгы табылдыклар бар, сөяктән, таштан, тимердән ясалган эш һәм сугыш коралларына кимендә 4-5 мең ел, аннан элгәреләре дә бар. Ә 7-8 гасыр табылдыкларын биредә бортаслар белән бәйлиләр, әйткәнебезчә, бортаслар – хәзерге мишәрләрнең борынгы бабалары, моны тарихчылары үзләре дә танырга мәҗбүрләр.

“Название “Городище” означает место, где раньше находился город и сохранилось его остатки, - дип яза шул ук «Википедия» сайты. – В данном случае – остатки бывшего буртасского городища. Расположен при слиянии рек Юлов и Белый Ключ (Кичкенейка). До XIII века между этими реками находилась мощная буртасская крепость, которая, возможно (город Буртас), являлась столицей Буртасского княжества, самого большого поселения Волжской Булгарии (его площадь составляла 106 квадратных километров). Через него проходил торговый путь из г. Биляр (столица Волжской Булгарии) в Киев (Киевская Русь). Волжская Булгария прекратила существование в результате нашествия Золотой Орды. И буртасы, уподобившись пришельцам, перестали существовать как народ, потеряли свое имя и послужили одним из компонентов формирования народности татар-мишарей.”

Әлбәттә, язма авторы да төгәлсезлекләр җибәрә, чөнки Болгар Алтын Урда сәбәпле юкка чыкмады, киресенчә, аның беренче башкаласы булып, үзенең иң көчле чорына керде. Бортаслар да халык буларак бетмәде, мишәр-татар булып үз туган туфрагында яшәвен дәвам итте, ә исем алышу ул тарихта була торган нәрсә. Ә менә бортас тарихына бүген бик ныклап мукшылар дәгъва кыла, аңа алга таба тукталырбыз әле. Әйткәнебезчә, Городищеның төп халкы бүген татар да түгел, мукшы да түгел, ә урыслар. Татар кая киткән булып чыга инде болай булгач?

Татар да ерак китмәгән, тирә-як авылларда шаулатып яшәп ята – Югары, Түбән һәм Урта Әләзән авылларын белмәгән кеше юктыр. Урта Әләзән авылы районда, Россиядә генә түгел, дөньяда иң зур татар авылы, анда ун меңнән артык кеше яши, бу Городище шәһәре халкыннан да күбрәк. Ун мәчете, мәдрәсәсе, ике урта мәктәбе, меңәрләгән эшмәкәре, чит илләр белән сәүдә итәрлек халкы булган бу татар авылын мин чын мәгънәсендә татарлыкның үрнәге, дип атыйм! Бу авылдан 7 мөфти чыккан, ел саен йөзләгән кеше Хаҗ кыла, аракы эчмиләр, хәрәм ашамыйлар, ат итеннән башка итне танымыйлар. Менә алар – шушы бортас-мишәрләр, Алтын Урда ханнарының дәвамчылары инде, булдыклылык, лидерлык аларның каннарында, иман – җаннарында, егетлекләре – гамәлләрендә. Һәр татар менә шундый булганда гына милләт сакланып калырга мөмкин!

Минем фикеремчә, элеккеге зур калалар янында аларны тукландырып торучы салалар да булган, һәм Урта Әләзән нәкъ шундый “спутник” авылларның берсе. Дөрес, урыс архивларындагы документларга нигезләп, бу авылны 1681 елда барлыкка килгән, дип язалар, әмма бу дөреслеккә туры килми. Безнең уебызча, Әләзән авылы бортас чорларыннан ук яшәп килә, ул Алтын Урда заманында да булган, бу татар авылы тирә-яктагы калаларны ризык белән тәэмин иткән һәм кирәк чакта гаскәр биргән. Урта Әләзән турында энциклопедиягә тиң китап язган җирле тарихчылар моны үзләре дә таныйлар: “Буртасы являются одними из предков нынешних татар, проживающих к западу от Волги, в том числе и татар Средней Елюзани, - дип яза алар. – 70 булгарских памятников, открытых в Пензенской области, показывают, что река Сура действительно служила западной границей Волжской Булгарии... О центральном городе Буртасии Якут ал-Хамави оставил следующее сообщение: “Буртас – имя города и области. Там живут мусульмане, имеется большая мечеть”. Археологическими остаткими этого города следует считать так называемое Юловское городище.” (Р.Т.Марданов, Н.Б.Китаева. Средняя Елюзань. – Казань, 2006, стр.26-27.)

Бортас-Юлау каласының иярчене булган Урта Әләзәннең Алтын Урда чорында да яшәп ятуы турында кире каккысыз дәлил бар, ул – биредән Алтын Урда хәзинәсе табылу. Бу хәл 1886 елда, авыл янындагы урманда була, анда Үзбәк хан һәм башка татар ханнары исемнәре язылган көмеш тәңкәләр табыла. Бу хәл исә татарларның бу тирәдәге авылларда шул ерак чорлардан ук яшәгәннәрен аңлата. Моңа югарыда телгә алган китап авторлары да игътибар иткән һәм нәкъ шулай дип бәяләгәннәр. “Еще в 1913 г. известный саратовский краевед А.А.Кротков предположил, что в XIV в. Кузнецкий уезд был населен татарами, скорее всего оседлыми, раз в руках одного человека скопились такие значительные суммы денег, - дип яза алар. – Это, в свою очередь, дает возможность предположить, что территория Средней Елюзани уже тогда была заселена татарами, то есть тремя веками раньше первого (дошедшего до нас) упоминания в письменных источниках.” (Күрсәтелгән хезмәт, 37 бит.) Шул ук А.Кротков үзенең «Материалы к археологической карте Кузнецкого уезда” дип аталган мәкаләсендә Урта Әләзән авылы янында 2 борынгы курган баргыгын да язып калдырган. (Труды СУАК. Вып.30., 1913, стр.172.)

Кыскасы, бу тирәдәге татар авыллары, бигрәк тә, Урта Әләзән, борынгы Юлау-Городище белән бер яшьтә, бер тамырдан булырга тиеш. Бүгенге көндә Городищеның үзендә дә бик матур мәчет салып куйганнар. Ул олы юл өстендә, узганнар белән киләчәкне тоташтыручы бер символ булып, ялгызы басып тора. Кала мәчете инде 2002 елда ук ачылган булган, мулласы бар, биредә даими рәвештә намазлар укыла, укыту да оештырылган. Безне каршы алган һәм озатып йөргән Кыязым әфәнде Дибердеев заманында шушы Городище районының хакимият башлыгы булган, хәзер ул туган авылы Урта Әләзәндә җитәкче, Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиле. Әгәр шушы егетләр ярдәмендә Наровчатта да бер мәчет төзеп куя алсак, тарихи гаделлек торгызылыр иде, гасырлар буе бездән дога өмет итеп яткан ханнарыбызның рухы тынычланыр иде...

Әйткәнебезчә, бортасларның Юлау шәһәре олы юл өстендә - Болгардан Киевка бара торган урында төзелгән, ул юлаучыларга туктап ял итү өчен бик уңайлы җирдә булган. Галимнәрнең язуынча, ул 22 гектар җирне биләп торган, бөтен шәһәре белән кәрван-сарай ролен үтәгән. Археологик казу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Юлау шәһәре 4 метр биеклектәге валлар белән уратып алынган булган, бу җир өемнәре ишелмәсен өчен, махсус шомартылган соры ташлар белән тышланган, алар бүген дә яхшы сакланган. Кыскасы, бортас-мишәрләр таш эшен дә, кирпеч эшен дә яхшы белгәннәр, 60-70 чакрым саен бөтен уңайлыклары булган калалар салганнар, бу юлаучылар өчен бик уңайлы булган, сәүдә эшләре дә гөрләп барган, яу чапканда да ул калалар ярдәм иткән. Алтын Урда җимерелгәннән соң, бу шәһәрләрнең бер өлеше – Казан ханлыгы составында, бер өлеше урыс дәүләте кул астында кала, аларның соңгы язмышлары турында мәгълүмат юк диярлек. Бу бортас-мишәр-татар калаларының бер өлеше юкка чыга, бер өлеше урыс кирмәннәре буларак, 17 гасырдан тагы тарих битләрендә күренә башлый. Бу уңайдан Городище-Юлауның язмышы алай ук начар димәс идем, чөнки әле анда кешеләр яши, татарлар бар, мәчете эшләп тора, шәһәрлек тарихи яктан шактый өйрәнелгән, болар музейда да чагылыш тапкан.

Кайбер галимнәрнең язуынча, бу Юлау шәһәрлеге заманында бортас дәүләтенең башкаласы булып торган һәм аның исеме дә Бортас булган: “Буртасы переняли и социально-политическое устройство Волжской Булгарии, создав Буртасское княжество, столицей которого стал г.Буртас (Юловское городище в г.Городище)”, дип яза тарихчы Г.Н.Белорыбкин үзенең “Буртасы” дип аталган китабында ( Г.Н.Белорыбкин. Буртасы. - Пенза, 2008, 9 бит).

19 гасыр тарихчысы Н.А.Фирсов та Бортас шәһәренең бик зур булуын, әле 10 гасырда ук биредә 10 мең кеше яшәвен, аларның бер өлеше мөселманнар булуын һәм шәһәрдә ике мәчет тотуларын яза: “В мордовском городе Буртасе часть жителей еще в X веке исповедали мусульманскую веру; для них были построены две мечети – соборная и простая.» (Н.А.Фирсов. Обзор внутренной жизни инородцев пред временем вступления их в состав Московского государства. // Ученые записки Казанского университета, вып.1-2. – Казань, 1886, стр.72.) Бортаслар бу вакытта Болгар дәүләте составында булгач, аларның ислам динен тотулары да гаҗәп түгел. Ә менә Фирсовның Бортас шәһәрен мордваныкы дип язуы гаҗәпләндерә, чөнки биредә мукшылар элек тә күп булмаганнар, хәзер дә алар татарлардан азрак, шуңа күрә Юлау-Бортас ул вакытта ислам динендәге бортас-мишәрләрнең башкаласы булган булырга тиеш.

Пензадан 10 чакрымнар ераклыкта, Золоторевка авылы янындагы урманда тагы бер борынгы шәһәрлек урыны бар, ул да Золоторевка дип атала. Галимнәрнең язуынча, монда инде ике мең еллар элек үк кала булган, кешеләр яшәгән, алар тимер койган, аннан эш һәм сугыш кораллары ясаган, алтын-көмештән бизәнү әйберләре ясаган, тире эшкәрткән, бөтен дөнья белән сәүдә иткәннәр. “Золотаревское городище III-IV и VII-XIII веков, находящееся возле поселка Золотаревка Пензенского района Пензенской области – выдающийся памятник Европы. В X веке оно превратилось в крупный средневековый город и перекресток мировых торговых путей, начинавшихся от Великого шелкового пути и уходящих в Западную Европу», - дип язылган Пензаның крайны өйрәнү музее чыгарган ”Золотаревское городище. Последняя битва” дип аталган компакт-дискта.

Без ул урында да булдык, аны яхшылап өйрәндек, тирән чокыр-ерганаклар арасында, калкулыкта урнашкан бу шәһәрлектән инде йорт нигезләре генә калган, анысын да археологлар казып чыгарган. Каланың мәйданы бик зур булып, берничә калкулыкка урнашкан, бу тирәдән бик күп күмелмәгән кеше сөякләре, сугыш кораллары табыла. Шунысы гаҗәп, Золоторевка шәһәрлеген казыган галимнәр башта ук аны 1237 елда татар-монголлар тарафыннан җимертелгән, дип баралар һәм фән дөньясында хәзер дә шушы фикер өстенлек итә. Имеш, теге яктан төрки телле Батый хан гаскәре килгән, бу яктан аңа каршы болгар-бортаслар, мукшы-урыслар, кыпчаклар, хәтта хакаслар сугышкан икән! Имеш, Батый хан гаскәре шәһәрне алган, халкын юк иткән, Золоторевка шуннан соң юкка чыккан.

“Именно таким местом является Золотаревское поселение, на территории которого в 1237 году разыгралась битва между защитниками крепости и войском монголо-татар... Оказалось, что территория, на которой развернулось сражение, выходит далеко за пределы крепости. Останки убитых людей были обнаружены на площади 140 000 кв.м. Тела погибших воинов и жителей поселения остались незахороненными, что, очевидно, связана с тотальным уничтожением как Золотаревского городища, так и всех окружающих поселений», - дип яза тарих фәннәре докторы Г.Н.Белорыбкин «Музей «Золотаревское городище» дип аталаган буклетта.

Белорыбкин бу сүзләрне үзенә кадәр Золотаревканы өйрәнгән Ф.Ф.Чекалин һәм М.Р.Полесских фикеренә таянып яза. Әйе, бу галимнәр барысы да бер авыздан “Золотаревка 1237 елда Батый хан гаскәре тарафыннан юк ителгән һәм яңадан торгызылмаган”, дип баралар. 800 ел буе күмелмичә яткан сөякләргә карап кына мондый катгый нәтиҗә чыгару дөрес булмас иде. Безгә калса, Золотаревка шәһәрлеге бик бер яклы өйрәнелә, аны татарлар юкка чыгарган, дигән тамга сугылган, хәзер барысы да, хәтта аерым татарлар үзләре дә шушы тәлинкәне әйләндерә. Мондый алым исә фәндә торгынлык тудыра, теманы алга таба үстерергә ирек бирми.

Пензаның крайны өйрәнү музеенда Золотаревка шәһәрлеге буенча күргәзмә оештырылган, ул зур бер залны алып тора. Монда шәһәрлектән табылган әйберләр урнаштырылган, каланың зур макеты ясалган, шул чорда яшәгән кешеләрнең сыннары эшләп куелган, Золотаревканы өйрәнүче галимнәрнең фикерләре язылган. Монда да шул ук нәрсә – Золотаревканы татарлар юк иткән, дигән фикер күргәзмәнең эшендә ярылып ята. Кеше зурлыгында ясап куйган сыннары ни татар түгел, ни урыс түгел, мукшыга да охшамаган. Табылдыкларның күпчелеге беренче күз салу белән болгар чоры хәзинәләрен хәтерләтә: менә болгар кызлары кигән чигә алкалары, үреп ясаган көмеш беләзекләр, җиз казаннар, тимер йозаклар, алтынлаган каеш аеллары, болгар чүлмәкләре, болар барысы да Болгар шәһәре музеенда да саклана. Биредә Алтын Урда чорының сугыш кораллары, ике меңнән артык ук һәм сөңге очлары, кистән һәм чукмарлар, мәҗүси халыкларның арыслан йөзле алтын битлекләре, мифик җанварларның алтынланган бронза фигуралары да бар.

Биредә күпчелек табылдыкларның Идел Болгарстаны һәм Алтын Урда чорыныкы икәнлеге күренеп тора, моны күргәзмәне оештыручылар үзләре дә танырга мәҗбүр. “Золотаревское городище – уникальный памятник средневековой Европы, - дип яза Белорыбкин без югарыда телгә алган компакт-дискта. – Поселение, просуществовавшее на протяжении шести веков (VIII-XIII), распологалось в верховьях реки Суры, на землях Волжской Булгарии.» Әйе, хәзер Золотаревка дип йөртелгән бу торак урын кайчандыр Болгар дәүләте составында булган, бәлки аның исеме дә бөтенләй башка булгандыр. “Восточные географы XII века, например Эдриси, отмечают, что у буртасов было два города – Буртас и Саван. Где располагались эти города – никто не знает», - дип яза Лебедев без югарыда телгә алган хезмәтендә. (В.Лебедев. Загадочыный..., стр.17.) Бәлки бу Золотаревка заманында Саван дип аталгандыр, бәлки Бортастыр? Биредә моны тикшерүче дә, кызыксынучы да юк.

Галим Альфред Халиков бу яклардагы болгар-бортас тарихының уртаклыгын күптән исбат иткән иде инде, заманында укучылары да аның артыннан киткән иде. Әмма Халиковның шәкерте, Пенза университеты профессоры Белорыбкин соңгы вакытларда бортасларны болгар тарихыннан аерганлыгы, аларны мукшы ягына тартуы сизелә. Югарыда телгә алган буклетта ул Золотаревканың Идел Болгарстаны составында икәнлеген танырга мәҗбүр булса да, аннан табылган күпчелек әйберләрнең мордваныкы булуын әйтә:

“Имеющиеся изделия и орудия труда позволили проследить технологические цепочки и традиции в производстве, большинство которых связано с Волжской Болгарией, - дип яза ул. – В связи с этим можно считать, что Золотаревское городище с XI по XIII век входило в состав этого государства. На поселении выделяется и группа вещей более раннего времени. Древнейший период представлен исключительно лепной “рогожной” керамики городецкой культуры III-IV веков. Более разнообразен материал VIII-X веков, который можно связывать с мордовским населением.» Кыскасы, бу галим язганча, дәүләте – төрки-болгарныкы, анда яшәүче халкы – фин-угырныкы, ягъни, мукшылар булып чыга. Монда тагы мишәр-татарларга урын юк...

Пенза музееның Золотаревка күргәзмәсендә зур бер картинага игътибар иттем. Анда сугыш күренеше сурәтләнгән, ике яктан да атларга атланган, тимер көбәләр кигән кешеләр бер-берләренә ук-сөңге аталар. Бер яктагыларының кулында яшел әләм, анда гарәп хәрефләре белән Коръән аятьләре язылган. Мин музей хезмәткәреннән “Бу яшел байрак тотучылар кемнәр - шәһәрне яклаучылармы, әллә басып алырга килүчеләрме?” – дип сорадым. Ул төгәл җавап бирә алмады. Әгәр байрак шәһәр өчен көрәшүчеләр кулында икән, ул чагында биредә мөселманнар яшәгән булып чыга, әгәр ислам байрагы басып алучылар кулында икән, димәк, шәһәрне мөселманнар яулап алган була? Әмма, әгәр Фирсов язганча, биредән ерак булмаган Юлау-Бортас шәһәрендә яшәүче бортаслар әле 10 гасырда ук мөселманнар булганнар икән, нигә 13 гасырда Золотаревкада яшәүче бортаслар мөселман булмаска тиеш?

Гомумән, бу сорауларга биредә беркем дә төгәл җавап бирә алмый, биредә кемнәр яшәгәнлеген дә әйтә алмыйлар. Бер калыпка салынган трафарет җавап: “Биредә катнаш халык яшәгән, татар-монголлар басып алган, шуннан соң бөтен кеше үлеп беткән.” Ә нигә соң алайса татар-монголлар басып алгач, Болгар, Наровчат шәһәрләре юкка чыкмаган, киресенчә, чәчәк аткан? Миңа калса, Золотаревка да ул чагында юкка чыкмаган, аларны теләсә кайсы вакыта теләсә кем юк итәргә мөмкин – шул ук урыслар да, Аксак Тимер дә... Күзгә күренеп торган Наровчатны күтәрмичә, юкка чыккан Золотаревка шәһәрлеген шул кадәр кабартуларына минем үз җавабым бар – Наровчат татарларның бөеклегенә шаһит булса, Золотаревка аша татарларны басып алучы явызлар итеп күрсәтергә мөмкин. Һәм шулай эшлиләр дә. Югыйсә, Золотаревка бистәсенең музей директоры да татар кешесе бит – Юскаев Ринат, әмма шушы нечкәлекләрне аңлап бетермиләр! Алтын Урда татарларын явызлар итеп күрсәтеп, без үз тамырларыбызга балта чабабыз бит, үзебезне мәсхәрә итәбез!

Минем уйлавымча, Золотаревка шәһәрлеге турында әле чын тарих ачылмаган, дөрес сүз әйтелмәгән, урманнан табылган кеше сөякләреннән һәм сугыш коралларыннан чыгып, урыс идеологиясенә яраклы әкият уйлап чыгарылган. Имеш, явыз татарлар килгән, басып алган һәм бу яктагы кала-салаларны, бар халыкны юк иткән... Алай булгач, нигә татарлар килгәч, Наровчат гөрләп чәчәк аткан, юл өстендәге Юлау яшәп яткан, Төмән-Кала, Сарыкылычлар дөньяга дан тоткан? Димәк, Золотаревка да бу чорда яшәгән, бортас-мишәр булып, болгар-татар булып, үзенең яңа дәверенә аяк баскан? Әмма бу тарих бөтенләй өйрәнелмәгән, ялтыравыклы, туристлар өчен корылган әкият барысына да юлны япкан...

...Золотаревка шәһәрлегенең алтындай сары яфраклар түшәләгән туфрагына тезләнеп, намазларымны укыдым...

Биредә кемнәр генә ятса да – бортас-мишәрме, болгар-татармы, алар – безнең борынгы әби-бабаларыбыз, төрки-мөселманнар, шушы җирнең хуҗалары булган...

Алар биредә калалар салганнар, салалар тотканнар, иген иккәннәр, һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр, ил-җирләрен яклап, яу чапканнар, чит яуларга каршы торып, арысланнарча сугышканнар...

Һәм төньякның салкын туфрагын кочаклап, мәңгегә шушында ятып калганнар...

Дин өчен, ил-җир өчен шәһит киткән бу мөселманнарның урыннары җәннәттә булсын, Раббым, аларның рухларын шат кыл, туган туфракларына тезләнеп кылган догаларымны кабул ит...

Золотаревка урманы безне көзге җилдән моңлы шаулап, ак каеннарыннан алтын яфраклар коеп озатып калды...

Әйтерсең лә моннан йөзләрчә еллар элек тиңсез яуда шушы туфракка ауган, туфрак булган әрвахлар, мәңгелек йокыларыннан уянып, хакыйкатьне сөйләргә үзләре чыгып басканнар иде...

Мәңгелекнең үзеннән килгән бу өн, бу көзге моң минем күңелемдә озак яңгырар әле, озак озата барыр...

Пензага кайта торган юлда бер бер бистәгә игътибар иттем, ул Золотаревка янәшәсендә төзелгән химик коралларны юк итү комбинаты икән. Бөтен дөньяның химик коралларын, үлем коралларын, шакшысын бирегә китерәләр, диделәр. Шул сәбәпле, тирә-як халкы рактан кырыла, билгесез авырулардан газап чигә, күпләп үлә икән. Әйе, монда урыслар дошман күргән Чыңгыз хан, Батый хан, Үзбәк ханнар кирәкми, монда дәүләт үз халкын үзе кыра, татарның алтындай җирләрен, Золотаревкаларын үлем чүплегенә әйләндереп, Россия үз-үзенә үләт базы казый...

Пензага кайткач, мин милләттәшләрем белән дә борынгы тарих, Наровчат, Юлау, Золотаревкалар турында фикер уртаклаштым. Биредәге мишәрләрдән, “Сез кемнәр?” дип сорасаң, алар бик горурланып, “Без – татарлар!” – диләр. “Алайса нигә Алтын Урда татарларын түбәнәйтергә юл куясыз?” – дип сорагач, “Алар бит башка татарлар!” – дип җавап бирәләр. Халык тәмам буталып беткән – монда гомер буе яшәгәне дә шушы ук телле төрки-мишәр, басып алырга дип килгәне дә шушы ук телле төрки-татар – кем кемнән килеп чыккан, кем кемне дәвам итә - беркем белми. Аларның белемсезлегеннән җирле тарихчылар, хакимият бик оста файдалана, һәр татар авылын 17-18 гасырларда барлыкка килгән, дип документлар әзерләп биргәннәр, чөнки урыс архивларында татар исәбе шул вакыттан гына алына башлый. Шушыларга нигезләп, татарлар бу якларга моннан 300 еллар элек кенә килеп урнашкан килмешәкләр булып калалар. Кайдан килгәннәр, ник килгәннәр – анысына да тулы җавап юк, имеш, Темников морзаларына җир биргәннәр дә, шуннан иллеләп татар авылы барлыкка килгән. Алай була алмый ул! Аның морзасы да, авылы да бу якларда инде шушы Наровчат, Золотаревка, Бортас, Саван, Городище-Юлау заманнарыннан ук булган, алар бу шәһәрләрне ите-мае, икмәге, гаскәр белән тәэмин иткәннәр, бу калалар кебек, төрле чорларда төрле дәүләтләрнең составында булганнар, үзләрен, телләрен, диннәрен саклап, бүгенгә хәтле килеп җиткәннәр. Бу мишәр-татарлар – борынгы скиф, сармат, һун, кыпчак, болгар-бортасларның законлы дәвамчылары! Меңәр еллар буе биредә кала һәм салалар салып, дәүләтләр тотып яшәгән гаярь халык! Көчле халык! Булдыклы халык!

Инде бортаслар темасына тагы бер әйләнеп кайтырга булдым. Моңа кадәр бортасларның милләте бәхәс уятмый иде, 19-20 гасыр тарихчылары, шул исәптән, Полесских һәм Халиков кебек бу теманың төп белгечләре, бортасларны төрки халык, дип, бүгенге мишәр-татарларның борынгы бабалары, дип язып килделәр. Ул шулай энциклопедияләргә керде, шулай кабул ителде, шул юнәлештә өйрәнелде. Заманында Юлау, Золотаревка, Наровчат шәһрлекләрен өйрәнгән тарихчы-археолог Михаил Полесских аларның Болгар һәм Алтын Урда чоры ядкәрләре икәнлеген, ә мишәрләрнең борынгы бабалары бортаслар булганлыгын 1951 елда ук язып калдыра:

“Насельники городищ были связаны с культурой Волжской Булгарии, а затем вошли в состав золотоордынского государства, - дип яза ул. – Учитывая данные летописей, сведения восточных писателей, этнографические параллели и топонимические данные можно предположить, что это было предки мишарей – Можары обитатели земли буртасов.» (В..В.Ставицкий. Археологические изыскания М.Р.Полесских. – Пенза, 2008, стр.133.)

Хәтта Наровчат энциклопедиясе дә бортасларның төркилеген таный, алар турында “татар-мишәрләрнең борынгы бабалары, дип яза: «По письменным источникам буртасы – это тюркский конгламерат племен, объединенных общим названием... В русских источниках буртас называют как один из народов Золотой Орды... Буртасы являются предками татар-мишарей, в т.ч и проживающих на территории Наровчатского края.” (Күрсәтелгән хезмәт, 42-43 битләр.)

Татар энциклопедиясенең 1-томында бортасларның төрки кабилә икәнлеге өздереп әйтелмәсә дә, мишәр-татарларның формалашуында катнашы барлыклары ассызыклана: “Буртасы стали одним из этнокультурных компонентов при формировании татар (главным образом мишарей.)” (Татар энциклопедиясе, 1-том. – Казан, 2002, 504 бит.)

Бортасларның бу якларда бик борынгы заманнардан яшәгәнлеге билгеле, бу чор меңәр еллар белән исәпләнә. Татар халык риваятьләреннән күренгәнчә, Бортас – Нух галәйһиссәлам нәселеннән, ягъни, аның улы Яфәснең оныгы, ул шулай ук Болгар белән дә бертуган. Бортаслар төрле чорларда скиф, һун, кыпчак кабиләләрен формалаштыруда да катнашканнар, әйткәнебезчә, мишәрләрнең дә тамырлары аларга барып чыга. Алар Хәзәр, Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Рус һәм Казан ханлыгы дәүләтләре составында булганнар, чагыштырмача мөстәкыйль яшәгән чаклары да билгеле. Соңгы гасырларда, бигрәк тә урыс дәүләте составына кертелгәч, бортасларны гел татарлар белән тәңгәлләштереп яздылар, моңа каршы килүчеләр булмады. Борынгы гарәп галимнәре дә бертавыштан диярлек бортасларны төрки кавем, дип язып калдырганнар. Әйтик, Әбү әл-Хәсән Али әл-Масуди (943-965 еллар): “Бортаслар- зур төрки кабилә”, дип, Абдул-Касыйм Мөхәммәт ибн Хаукаль (982 ел): “Бортаслар – мөселманнар, аларның телләре аерым, үз патшалары бар”, дип язган. (Бу турыда төгәлрәк мәгълүматны Г.Белорыбкинның “Буртасы” дип аталган китабыннан алырга мөмкин, 20, 24 битләр.)

Галимнәрнең язуы буенча, борынгы бортасларның Сура һәм Мукшы елгалары буенда 32 кала, 40 сала урыннары табылган. Археологик табылдыклар буенча тарихчылар бу борынгы халыкның, шәһәрләр төзүдән тыш, тимер кою, агач эшкәртү, тире эшкәртү, һөнәрчелек, чүлмәкчелек, сөяктән әйберләр ясау, аучылык, зәрканчылык эшләре белән дә шөгыльләнүләрен язалар. Бортаслар шулай ук оста игенчеләр, мал үстерүчеләр дә булган, аларның умарта баллары һәм җәнлек тиреләре дөнья базарларында сатылган. Моннан тыш, бортаслар бик көчле, гайрәтле яугирләр булганнар, гарәп тарихчыларының язып калдыруынча, алар сугышка тимер көбәләрен дә киеп тормыйча, бер кат киемнән ыргыла торган булганнар. Үз илләрен һәм җирләрен, диннәрен һәм телләрен саклап калу өчен, бортасларга гомер буе сугышырга, мәйдан тотарга туры килә - алар хәзәрләр белән дә, болгарлар белән дә, җирле фин-угыр халкы белән дә, татарлар белән дә, урыслар белән дә сугышып торалар.

“С XI в. в письменных источниках термин “Буртас” стал употребляться лишь как имя города или местности, - дип яза тарихчы Геннадий Белорыбкин. – Но зато буртасы приобщались к достижениям Волжской Булгарии. В результате начался экономический подъем: строились города и села, развивалось сельское хозяйство и ремесла, осваивались новые территории. На сегодняшний день известно более 150 буртасских поселений, появившихся в XI-XII вв.» (Г.Н.Белорыбкин. Буртасы…стр.9.)

Галимнәрнең язуынча, алга таба бортаслар үз атамаларын югалтып, башта – болгар, аннан татар исемен йөртелә башлыйлар, әмма төрки-мөселман булудан туктамыйлар. “После присоединения Поволжья к России они упоминаются в писцовых книгах и актах начиная с 17 века, но уже как буртасы-посопные татары, - дип яза бу хакта Наровчат энциклопедиясе. – Селения их локализуются преимущественно в среднем течении р.Суры, где фикструется особая группа татар-мишарей (лямбирская), и на р.Оке, где также до сих пор проживает темниковская группа татар-мишарей...Буртасы являются предками татар-мишарей, в т.ч. и проживающих на территории Наровчатского края.” (Күрсәтелгән хезмәт, 42-43 битләр.)

Шулай булгач, бортасларның төрки-мөселманлыгы һәм бүгенге мишәр-татарларның борынгы бабалары булганлыгы тулысынча исбатланган, бәхәсләргә урын калмаган кебек. “В связи с этим полностью присоединяюсь к мнению тех историков и археологов, которые считают, что прямыми наследниками древнего племени буртас являются не случайные пришельцы, а с давних времен заселяющие край татары-мишари, поселения которых до сих пор сохраняются на территории области”, - дип яза Георг Мясников үзенең “Город-крепость Пенза” дип аталган китабында. (Саратов, 1989, стр.61.) Шушы ук китапта тарихчы-археолог Михаил Полесских та бортасларның татар-мишәр милләтен формалаштырып, үзләре шунда эреп беткәнлеген раслый: “Процесс ассимиляции привел к этническому растворению буртас и формированию нового этноса – народности татар-мишарей Среднего Поволжья и Приуралья», дип яза ул. (Шунда ук, 61-62 битләр.)

Шунысын да әйтергә кирәк, Пенза өлкәсендә бортасларның иң борынгы торган урыннары дип Армиево авылы атала. “Сначала их поселения появились у с. Армиево, затем распространились по всему Верхнему Посурью и Примокшанью, - дип яза Белорыбкин. – До X в. буртасы подчинялись хазарскому кагану, платили ему дань и поставляли воинов. В это время их центр располагался в районе сел Армиево и Неклюдово (Шемышейский район), где до сих пор сохранились остатки многочисленных поселений и крепостей, а также курганно-грунтовый могильник… Не менее крупный город возник и в старом племенном центре (у с.Армиево), который средневековые авторы называли Нузлей или Онузой (Неклюдовское городище(, по р. Узе, у которой он стоял.» (Г.Н.Белорыбкин, күрсәтелгән хезмәт, 6,7,10 битләр.)

Бүгенге көндә Армиево авылында мукшылар яшәгәннән чыгып, кайбер галимнәр бортасларны мукшыларның борынгы бабалары булган, дип исбатларга тырышалар. Әмма бу дөреслеккә туры килми, чөнки элек Армиево авылында татарлар яшәгән, бу турыда моннан йөз ел элек Саратов галиме А.Кротков менә нәрсә язып калдырган: “На западе от Армиева, на земле крестьян, имеется 5 курганов, в вышину аршина по 3. При раскопке одного кургана, внутри нашли сложенные в кучу камни, которые не разбирались. Преданий о курганах нет. В церкви Армиево имеются деревянные ризы. Армиево построено на месте прежних татарских поселений. Куда ушли татары – неизвестно. Теперь поселилась мордва (Священник Веденяпин, 16/ III 1908 г.)» (А.Кротков. Материалы…, стр.172.)

Әмма, әйткәнемчә, соңгы вакытта бортасларның төрки-мөселманлыгы шик астына алына, аларны мукшы, чуваш, аланнар белән бәйләргә тырышу очраклары күзәтелә. Бу өлкәдә бигрәк тә мордва-мукшылар тырыша, Саранскида да, Пензада да бу темага фәнни хезмәтләр языла, конференцияләр уздырыла, китаплар бастырыла. Бер караганда, мукшыларны да аңларга була – аларның үзләренең зур тарихлары юк, ә бортас темасы аяк астында гына ята, соңгы вакытта татарлар да бу темага бөтенләй игътибар итмиләр. Әмма тарихи хакыйкать дигән нәрсә бар бит әле, ничә гасырлар буе дөнья галимнәре – гарәпләр, фарсылар, европалылар, татарлар, урыслар бортасларны төрки-мөселман дип язып килделәр дә, бүген кемнәргәдер тарих кирәк булган өчен генә, барысын да яңадан һәм үзләренчә яза башлыйлар!

Монда мин бигрәк тә Халиковның шәкерте, тарих фәннәре докторы Геннадий Белорыбкинның фикере капма-каршы якка үзгәрүенә бик аптырадым. Ул моңа кадәр гомер буе бортасларны төркиләр, татар-мишәрләрнең борынгы бабалары, дип язып килде, ә хәзер мукшы ягына ауганлыгы сизелә. Әйтик, аның югарыда телгә алган “Буртасы” дип аталган китабында инде бер урында да бортаслар белән татар-мишәрләрне бәйләү күренми, киресенчә, ул бортасларны адым саен мордвалар белән янәшә куеп яза. Монда акрын гына халыкны шушы фикергә ияләндерү сизелә. Бортасларның төрки-мөселманлыгын да ул автор текстында әйтми, бары тик борынгы гарәп-фарсы тарихчыларының фикерләрен биргәндә генә бу турыда язарга мәҗбүр. Белорыбкинның болай үзгәрүендә Пенза һәм Сарански хакимиятләренең бортаслык белән бик кызыксынулары, аны мукшы-мордва белән бәйләү өчен кайбер галимнәргә заказ биреп эшләтүләре сизелә.

Әмма бортас темасын анда-монда тарткалау бер Белорыбкин белән генә бетми әле, бу серле һәм зур тарихка бөтенләй башка яктан сукмак салучылар да бар. Наровчат каласыннан 4 чакрым ераклыкта, Ашлы елгасы буенда Скан (борынгы төрки исеме Искан) авылы бар, ул үзенең Скан-Троицки монастыре белән данлыклы. Менә шушы бистәдә күптән түгел “Бортас тарихы һәм мәдәнияты” музее ачылган, ул, мөгаен, Россиядә беренче шәхси музейдыр. Аның хуҗалары – абыйлы-энеле мукшылар Виктор Паршуткин һәм Мария Чекашкина. Виктор Васильевич Мәскәүдә бик билгеле адвокат, Наровчат яныннан үз акчасына ике катлы бинаны сатып алып, анда бортас музее ясаган, аның кыз туганы Мария Васильевна, Мордовиянең Ковылкино авылыннан килеп, шушы музей белән җитәкчелек итә. Музейдан тыш, биредә “Авыл туризмы” дип аталган комплекс та салып куйганнар, анда берничә агач өй, мунча, коесы, бакчасы, дигәндәй, туристлар өчен барысы да каралган, әмма биредә шактый зур акчага гына ял итәргә мөмкин.

Без бу музейда һәм комплекста булдык, аның тарихын, табылдыкларын өйрәндек. Бер караганда, үз хисабыңа мондый музейлар төзү, халыкны авыл туризмына тарту бик мактаулы эш, моны теләсә кем булдыра алмый. Музей экспонатлары дүрт бүлмәгә, бортас тарихын чагылдырган дүрт чорга бүлеп урнаштырылган: беренче зал – брахман чоры, икенчесе – Алтын Урда чоры, өченчесе – христиан, дүртенчесе – мукшы чоры. Шунысын да әйтергә кирәк – табылдыклар бик бай, бөтен дөньядан җыелган, бик күп әйбер янәшәдәге тау куышыннан – мәгарәдән табылган. Бәлки Паршуткиннар бу табылдыкларны сатып та алганнардыр, үзе юрист булгач, Виктор Васильевич аның тәртибен белгәндер, мөгаен. Әмма мин башта ук бер нәрсәгә - төп нәрсәгә игътибар иттем – бу музейда бортас тарихы борынгы арийларга, брахманнарга барып тоташа һәм мукшы белән тәмамлана иде. Бортасларның Алтын Урда составындагы чоры аерым залда күрсәтелсә дә, ул инде төрки-мөселман кавем буларак түгел, ә татар дәүләте кул астында яшәгән мукшылар буларак күрсәтелә.

Буртасы – арийский народ, - дип башланып китә музей чыгарган буклет. – До своего появления на Пензненской земли они жили в северных районах современного Ирана. Но в середине VII века из-за угрозы обращения в ислам вынуждены были мигрировать в удаленные от арабов области с тем, чтобы сохранить свою древнюю брахманскую веру. Свой выбор буртасы остановили на глухих мордовских лесах вдоль рек Цна, Мокша и Сура. Здесь и образовали страну, которую арабские географы называли Буртас, а русские летописи Наручадской страной. Ее столицей был город Мокша (Мохши), на месте которого ныне находится районный центр Наровчат. Жизнь в городе продолжалась вплоть до 1431 г., пока войска великого московского князя Василия II окончательно не разгромили буртас.»

Моңа нәрсә әйтәсең инде? Хәзер Уфада “Дөнья башкортлардан башланган” дип китап язучылар бар, урыслар үзләренең котып тарафында инде 25 мең ел яшәүләре турында фәнни хезмәтләр язалар. Менә хәзер мукшылар да үзләрен борынгы арий халкы дип күрсәтә башлады. Хәтерләсәгез, моңа кадәр бу фикерне алман халкына карата Гитлер әйткән иде. Бу музейны төзүчеләрнең фикере буенча, бортаслар бирегә Иран тарафыннан килгәннәр икән, шулай булгач, алар фарсы телле булырга тиеш бит инде! Әмма узган гасырларның бер генә галиме дә аларны фарсы телле, дип язмый, киресенчә, бортасларның төрки кавем икәнлеген ассызыклый. Имеш, бортаслар бирегә ислам диненнән качып килгәннәр икән, алай булгач, нигә алар биредә ислам динен кабул иткән соң? Күп галимнәрнең язуынча, бортаслар мөселман булган бит! Әмма бу музейны төзүчеләр бөтен көчләрен куеп бортаслардан мәҗүси ясамакчы булалар, аннан “пылт” итеп мукшылыкка килеп чыгалар. Нәтиҗәдә, бүгенге мукшы-мордвалар тарихи арий халкыннан килеп чыккан була.

Бу музейны төзүчеләр моның шулай икәненә чын күңелдән ышана, ул гына да түгел, башкаларны, хәтта галимнәрне дә шуңа ышандырырга тырыша. Соңгы вакытта тарихчы Белорыбкин да шушылар тәэсиренә бирелгән булырга тиеш, ул биредә төп консультант булып тора. Музейның ачылышына Пензадан, Саранскидан мукшы галимнәренең, язучыларның, журналистларның килүе, хакимиятнең бу тема белән ныклап кызыксынуы күп нәрсә аңлата. Димәк, мукшыларга арий булу бик охшый, алар бортас тарихын үзләренеке итеп кабул итәргә әзер, дигән сүз. Дөрес, һәр халык үзенең тамырларын барлый, тарихта үз урынын табарга тырыша, әмма бу башкалар исәбенә булырга тиеш түгел бит!

“Буртасы переместились в Посурье в VII в., предположительно, в результате распада Тюркского каганата, - дип язып калдырган милләттәшебез Назиф Гилдеев. – Буртасы, как их соседи булгары, были данниками хазарского каганата, после падения которого (около 980 г.) возникло независимое Буртасское княжество с центром в городе Буртас (ныне Юловское городище, в 60 км. на северо-востоке от Пензы). Еще во времена хазарского владычества часть буртасов приняла ислам… Центром буртасских укреплений в Примокшанье становится Наровчатское городище. С XI в. на буртасских землях усиливается влияние кипчаков.» (Гильдеев Н.А. Татары Пензенского края. – Москва, 2008, стр.18-19.)

Күрәсез, татарлар язган китапларда бар да ачык, анда бернинди арийлар да, брахманнар да юк, тарихта билгеле дәүләтләр һәм ислам динен кабул иткән бортаслар бар. Паршуткиннан аермалы буларак, Гилдеев бортасларның башкаласы итеп Юлау шәһәрен күрсәтә, ә Паршуткин аны Наровчатта булган, дип бара. Гилдеев фикеренчә, бортасларның Наровчатта хәрби ныгытмалары гына булган. Дөресен әйткәндә, бортасларның башкаласы әле хәзер дә төгәл ачыкланмаган, бу хакта һәр галим үз фикерен әйтә.

Виктор Паршуткинның бу темага үз сайты да бар, ул “Буртасы – затерянные во времени” дип атала. Мин аны да ачып карадым – шул ук арийлар, брахманнар һәм мукшылар... Әлбәттә, тарихчылар моны җитдигә алмаячак, бу чираттагы бер саташу булып калачак, чөнки тарих күптән бүленеп беткән инде, монда һәркемнең үз урыны бар. Син үзеңне һәм милләтеңне күктән төшкән чит планета вәкилләре, дип тә игълан итә аласың, әмма моннан үзеңә дә, милләтеңә дә файда булмаячак, ә көлү объектына әйләнүең бик мөмкин. Казахлар шундыйрак фильм төшергәннәр иде, анда җир шарын казах ханнары аяк астына китереп салу күренеше бар. Моңа җавап итеп, Америкада казахлардан көлеп, икенче фильм төшерделәр, Назарбаев аны хәтта Казахстанда күрсәтүдән тыйды. Бәлки шуңа күрәдер, Пенза өлкәсендә һәм Мордовиядә яшәүче мишәр-татарлар бортас темасы белән бик мавыкмыйлар, һәрхәлдә, узган гасырларның бөтен тарихчылары бер авыздан бортасларны “төрки-мөселманнар”, дип язып калдырсалар да! Бу яктагы мишәрләр “Без – татарлар!” дип ыжгырып торалар, “Безне мишәр дип атауларын беренче тапкыр Казанда ишеттек”, дип үпкә белдерәләр. Әйе, бу мишәрләр – чын татарлар, әмма бортас-мишәр тарихыннан да баш тартырга ярамый, бу безгә үзебезнең биредә төп халык булуыбызны исбатларга кирәк булырга мөмкин.

Инде бу яктагы татар авыллары турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. Пенза өлкәсендә барлыгы 47 татар авылы бар, алар 15 районда таралып урнашкан, күпчелеге Каменка, Городище, Кузнецки, Неверкино, Сосновобор районнарына туры килә. 2002 ел халык саны алу нәтиҗәләре буенча, Пенза өлкәсендә барлыгы 86 мең 800 татар яши икән, бу – барлык халыкның 6,4 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә егермедән артык авылда татар теле предмет буларак укытыла. Пенза өлкәсендәге татар авылларында Урта Әләзән кебек ун мең кеше яшәгән бик зурлары да, Кикин, Татар Кынадысы авылы кебек уртачалары да, Татар Пәндәлгесе кебек бетеп ятканнары да бар. Мин 2005 елның август аенда югарыда саналган авылларда булдым, бу хакта “Мишәр Йорты” дип аталган мәкаләмдә язып чыккан идем. (Фәүзия Бәйрәмова. Алтын Урдам – Алтын җирем. – Казан, 2006, 52-124 битләр.) Миннән тыш та, Пенза өлкәсендәге татар авыллары тарихы җирле авторлар тарафыннан шактый яктыртылды, менә аларның кайберләре:

   Кадир Акъегет. Пенза татарлары. – Казан, 2001;
   Кадир Акъегет. Алты авыл. – Казан, 2010;
   Р.Т.Марданов, Н.Б.Китаева. Средняя Елюзань. – Казань, 2006;
   Гильдеев Н.А. Татары Пензенского края. – Москва, 2008;
   И.М.Ишкин. Кутеевщина. – Пенза, 2008;
   З.А.Абузяров. Алеево. – Москва, 2009.

Бу китапларның барысы да җирле тарихны нык өйрәнеп, архивларда утырып, зур көч куеп язылган, авторларга моның өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Боларга өстәп, Казан галимнәре Ф.С.Баязитова, Р.Г.Мөхәммәдованың татар-мишәрләргә кагылышлы фәнни хезмәтләрен, китапларын да әйтеп үтәргә кирәк, чөнки аларда да Пенза төбәгендәге милләттәшләребезнең тел үзенчәлекләре, халык авыз иҗаты һәм тарихы шактый киң яктыртылган. Мин үзем исә Кадир Акъегетнең китапларын аерып күрсәтер идем, алар татар телендә язылу белән бергә, архив материалларына бай булуы, милли сәясәт күзлегеннән чыгып язылуы белән дә кыйммәтле. Югарыда телгә алынган саллы китапларны бастырып чыгарырга мишәрләрнең үз араларыннан химаячы-спонсорлары да табылган, монысы да куанычлы хәл.

Алай да, Пенза төбәге турындагы китапларны укыганда, бөтенесендә бер җитешсезлек күзгә ташлана – алар, урыс чыганакларына таянып, бу яклардагы татар авылларының тарихын 17-18 гасыр белән генә чиклиләр. Ягъни, урыс архивларында бу татар авылы кайсы елдан искә алына – тарих та шул чордан исәпләнә башлый. Безгә калса, бу – тамырдан ялгыш фикер, чөнки урыслар татарларны басып алганнан соң гына аларны исәпкә ала башлыйлар һәм архив документларында теркәп калдыралар, әмма бу бит элек монда авыл булмаган яки татарлар яшәмәгән, дигән сүз түгел!

Безнең фикеребезчә, мишәр-татарлар биредә бортас чорында да, болгар чорында да, Алтын Урда чорында да яшәгән һәм бүген дә шушы туфракта яшәүләрен дәвам итәләр. 17-18 гасырларда мишәр морзаларына һәм йомышлы татарларга патша хөкүмәте тарафыннан бу якларда җир бирелгәннән соң гына биредә татар авыллары барлыкка килә, дигән сүз дә бик үк дөрес түгел, чөнки морза үзе белән авыл халкын алып килмәгән, киресенчә, аларны җирләре-ниләре белән алган. Көчләп чукындыру чорларында да татар авыллары юкка чыкмаган, бер өлеше христиан динен кабул иткән, бер өлеше ислам динендә калган, Урал-Себер якларына, нигездә, аксөяк морзалар чыгып киткән, гади халык калган. 20 гасыр башында ислам диненә бераз ирек килгәч, Пенза төбәгендә дә меңләгән керәшен татары яңадан исламга кайта һәм алар бүгенге көнгәчә мөселман-татар булып шушы авылларда яшәп яталар.

Мин бу язмамда Пенза өлкәсендәге бөтен татар авылларына анализ ясарга, бәя бирергә җыенмыйм, ул мөмкин эш тә түгел. Алай да, үзем булган бер татар авылы турында язып, бу бүлеккә йомгак ясыйсым килә. Пензадан 100 чакрымнар ераклыкта, Мәскәү-Тамбов юлы өстендә, Белинский районында бердәнбер татар авылы бар, ул – Качкару авылы. Дөрес, аны рәсми мәгълүматларда Кутеево, дип тә йөртәләр, халык телендә Кыти Иле, дигән атамасы да бар, әмма минем үземә Качкару сүзе охшый һәм мин бу авылны шулай дип атармын. Авыл бик матур җиргә урнашкан, тау битеннән генә урман башланып китә, үзенә күрә чишмә-сулары да бар. Күршедә генә урысларның таралып-бетеп ята торган Аргамак, Сулак, Урыс Качкаруы авыллары, кайчандыр биредә дә татарлар яшәгән булырга тиеш, борынгы табылдыклар шул турыда сөйли.

Качкару авылы заманында бик көчле күмәк хуҗалык үзәге булган, ул әле дә аягында нык басып тора. Авылда меңнән артык кеше яши, урта мәктәп, ике мәчет, мәдәният сарае, медпункт, почта, шәхси кибетләр бар. Мин мәктәптә - укытучылар һәм балалар белән, ә мәчеттә дин әһелләре, авыл агайлары белән очраштым. Мәктәптә 94 бала укый икән, татар теле атнага 2-3 сәгать керә. Мин балаларга татар тарихы, бигрәк тә биредән ерак булмаган Наровчат каласы, анда Алтын Урда ханнары яшәве, милләтебезнең бөек мәдәнияте турында сөйләдем. Кызганыч, бу балаларның Наровчатта булганары юк икән, алар бу тарих турында беренче тапкыр ишетәләр булып чыкты. “Сез – бу бөек тарихны дәвам итүчеләр, авылыгыздан дистәләгән югары дәрәҗәдәге хәрбиләрнең, хакимият җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең чыгуы да шул турыда сөйли, - дидем мин. – Шушы тарихны өйрәнегез, үзегезнең нәсел шәҗәрәләрен белегез, шушы бөек тарихка лаек булыгыз!”

Очрашу барышында укытучылар кайбер дәреслекләр җитмәвен әйткәнәр иде, шушы авылдан чыккан эшмәкәр, Пенза өлкәсендә татар милли хәрәкәте җитәкчеләрең берсе Әбүбәкер әфәнде Акжигитов соңыннан үзе мәктәпкә бу китапларны табып кайтарды. Шунысын да әйтергә кирәк, Бәкер әфәнде туган авылында үз акчасына искиткеч гүзәл Җәмигъ мәчет торгызып куйган, ул нәфис яшькелт нурлары белән төнлә дә авылны яктыртып тора. Элек биредә хакимият бинасы булган, хуҗалык таралгач, аны милләт файдасына куллана башлаганнар. Ике катлы бу бинада зур намаз уку залы да, музей, китапханә, мәдрәсә өчен бүлмәләр дә, мәет күмү, башка дини йолалар белән бәйле чараларны уздыру өчен дә мөмкинлекләр бар. Минем белән очрашуга махсус җыелган авыл агайлары белән без дин турында да, милләт турында да, бүгенге сәяси вәзгыять, татар тарихы турында да иркенләп сөйләштек. Заманында җаваплы эшләрдә эшләгән авыл абзыйлары, мәчет картлары бар нәрсәдән дә хәбәрдар, алар белән нинди темага да сөйләшеп була иде. Мин алардан авыл, аның узган тарихы һәм бүгенге хәле турында шактый мәгълүмат алдым, моның өчен ветераннар советы рәисе Әнвәр абый Дубинга, мәчет муллалары Шаһиазан хәзрәт Үзбәковка, Карибулла хәзрәт Сукыркаевка зур рәхмәтләремне әйтәм!

Качкару авылында бүгенгесе көндә ике мәчет эшләп тора, ә заманында алар 7 булган! Гомумән, бу авыл элек-электән тирә-юньдә иң зур авыллардан саналган, үзенең гыйлемлелеге, затлы кешеләре белән дан тоткан. Хәер, тарихка “Алты авыл” дип кереп калган бу татар авыллары барысы да зур тарихлы, мәдәни һәм дини авыллар булган, бу турыда тарихи чыганаклар сөйләп тора. Кадир Акъегетнең югарыда телгә алынган “Алты авыл” дип аталган китабыннан күренгәнчә, авыл 18 гасыр башында барлыкка килгән: “Авыл 1700 елларда верхнеломов йомышлы татарлары Араслан Полкаевка иптәшләре белән бирелгән җирләрдә урнашкан. Авыл 1718 елга кадәр булган инде”, - дип яза ул Мәскәү архивы документларына таянып. (Күрсәтелгән хезмәт, 95 бит.) Качкару турында китап язган икенче бер автор – Идрис Ишкин бу авылны 1700 елларга кадәр үк булган, дип бара, ул исә Пенза архивында табылган документларга нигезләнә. Безнең фикеребезчә, авыл тагы да борынгырак булырга тиеш, ул шушы тирәдәге бортас-мишәр калаларының бер кыйпылчыгы һәм дәвамы булырга охшаган.

Кадир Акъегет тапкан ревизия материалларыннан күренгәнчә, 1723 елда Качкару-Кутеев авылында инде 343 ир- ат булган, 1745 елда бу сан – 404, 1762дә - 435, 1795 елда – 540 ир-ат, 540 хатын-кыз, ә инде 1805 елда 708 ир-ат, 766 хатын-кыз яшәгәнлеге билгеле була. Бу – бик зур саннар, ул чакта өяз шәһәрләрендә дә халык саны 2-3 меңнән артмаган. Авыл хәлле булган, әйтик, 1864 елда биредә “4 мәчет, 1 икмәк кибете, 3 ярма тегермәне, 2 тимерчелек, 5 җил тегермәне эшләгән”. (Кадир Акъегет, күрсәтелгән хезмәт, 95 бит.) Авылда берничә гаилә чукындырылган татарлар булганлыгын да әйтеп үтәргә кирәк, узган гасыр башында алар барысы да яңадан ислам диненә кайткан.

Бу авыл элек-электән үзенең затлы кешеләре, морза-дворяннары белән дә данлыклы. Әйтик, узган гасырларда биредә морзалардан Дашковлар, Избяковлар, Дулатовлар, Үтәшевлар, Бигловлар, Ишмәмәтовлар,Куликеевлар, Кулалаевлар, Акжигитовлар, Үзбәковлар, Макуловлар яшәгәнлеге билгеле, аларның нәселләре биредә бүген дә дәвам итә. Авылдашлары Төркиядә генерал дәрәҗәсенә җиткән Шакир-паша белән дә бик горурланалар. Качкаруда туып-үскән Мөхәммәтшакир Яваев Рәсәй хәрби хезмәтенә алынгач, 1877-1878 елгы урыс-төрек сугышында катнашырга мәҗбүр була. Биредә ул төрекләргә әсир төшә, берничә ай Төркия зинданнарында ятарга мәҗбүр була. Әмма бу татар егетенең динилеген, гыйлем иясе булуын, берничә төрле чит телдә сөйләшүен белгәч, төрекләр Мөхәммәтшакирны азат итәләр. Ул Төркия гаскәрендә хезмәт итә башлый, үзенең егетлеге, булганлыгы сәбәпле, генерал дәрәҗәсенә кадәр ирешә. Әмма ул Россиягә башка әйләнеп кайтмый инде, туган авылында калган гаиләсен дә башка күрә алмый. Качкаруда һәм Кикин авылында бүген дә легендар Шакир-пашаның нәселе яши, туганнары шушында күмелгән...

Шакир-пашадан кала да, Качкарудан югары дәрәҗәле күп хәрбиләр, хокукчылар чыккан, бу үзе үк авылның гаскәри традицияләре барлыгын, үткән заманнарда да игенчелек-малчылык белән генә шөгыльләнмәвен күрсәтә. Бүгенге көндә бу авылдан чыккан полковниклар гына да дистәдән артык, менә аларның кайберләре: полковниклар Байкин Рәшит, Масаутов Равил, Үзбәков Вильдан Сафиулла улы, Юсеев Карибулла, Юсеев Нәсибулла, Яваев Карибулла, подполковниклар Дубин Илнур, Яваев Абдулла, Алмаев Әнвәр, болардан тыш, Россия Федерациясенең генераль прокурор урынбасары Үзбәков Вильдан Сөләйман улы, галимнәр Кайбелев Наил, Акжигитова Надирә, Акжигитов Якуб һәм башкалар, һәм башкалар... Моңа Качкаруда туып та, хәзер Рәсәйнең төрле төбәкләрендә яшәүче эшмәкәрләрне, бүгенге көндә авылның үзендә хезмәт итүчеләрне дә өстәсәң, бер татар авылының дөньяга күпме акыл иясе һәм талантлар биргәненә гаҗәпләнәсең…

Пенза өлкәсенең һәр татар авылы турында менә шундый җылы сүзләр язарга мөмкин булыр иде, болар буш урында барлыкка килгән авыллар түгел, һәм болар бушка яшәп ятмыйлар. Бу татар авылларында дин дә, тел дә, яхшы милли гадәтләребез дә сакланып калган, Аллага шөкер! Бортас башкаласы Юлауның, Алтын Урда башкаласы Наровчатның мишәр-татар нәселен, телен, динен, традицияләрен менә шушы авыллар саклый, алар киләчәкккә алып бара. Мишәр фольклоры, мишәр милли киемнәре турында аерым зур хезмәтләр язарга булыр иде, аларда шул хәтле тирән борынгылык чагыла! Озын, борынгы мишәр җырлары – алар кара урман төпкелләреннән ыңгырашып, сулкылдап чыккан өнне хәтерләтә, аның, милләт тормышы кебек, башы да, ахыры да юк... Бөтен тарих шушында... Аны тыңлый һәм аңлый белергә генә кирәк...

Мишәрләр – генетик яктан лидерлар

Менә бу хезмәткә нокта куяр вакыт та җитеп килә...

Мин аны бик яратып, шул ук вакытта шактый озак яздым. Чөнки мишәрләр турында материалым күп, фикер-хисләр ургып тора, болар турында укыганны, күргәнне, белгәнне бер язмага гына сыйдырып бетереп булмый, ә барысын да әйтәсе килә! Шуңа күрә мин колачлап бетерә алмаганны колачламыйча, хәзергә бу циклдан беренче язмамны – “Мишәр Иле” тарихи очеркын чыгара торырга булдым. Хәер, моңа кадәр минем бу темага “Мишәр Йорты” дип аталган тарихи очеркым басылып чыккан иде инде, әмма бу юлы мин географик яктан колачымны тагы да киңәйттем, мишәрләрнең тарихи үзәгенә - Темников якларына ук барып чыктым һәм шушы хезмәтемне яздым.

Әйе, мин бу сәфәремнән баеп кайттым – мишәр-татарларыбыз турында дөнья кадәр яңа мәгълүмат белдем, материал тупладым, әлләни кадәр яңа дуслар таптым, яңа кешеләр белән очраштым, киләчәккә яңа планнар корып кайттым. Хыялымда – Үзбәк хан турында берәр күләмле әсәр язу, моның өчен миндә материал шактый, хиссиятләр көчле, вакыт табып, тәвәккәлләргә генә кирәк. Кызганычка каршы, безнең Алтын Урда ханнары турында әсәрләребез юк дәрәҗәсендә, без узганнарыбызны да, бүгенгебезне дә зурлап күрсәтә белмибез. Дөресрәге, шундый бай тарихның, шундый бөек шәхесләрнең кадерен белмибез.

Бу сәфәремнән соң һәм бу хезмәтемнән үзем ясаган кыскача нәтиҗә шушылар булды:

- Фәндә “төмән татарлары” дип йөртелгән мишәрләр – алар бу якларда төп халык, аларның тамырлары бик борынгы заманнарга – бортас, хәзәр, кыпчак, болгар чорларына барып тоташа, мишәрләр – шуларның дәвамчылары, алар бүген татар атамасын зур горурлык белән йөртәләр;

- Мишәрләрнең заманында үз мөстәкыйль дәүләтләре булган, алар хәзәр, болгар, Алтын Урда дәүләте составларына үз бәйсезлекләре өчен сугышта җиңелгәннән соң гына кергәннәр. Мишәрләрнең рус дәүләте составында татар иленә яу чабулары, Казанны алуда катнашулары – гомуммилләт фаҗигасы, алар моның өчен гомер буе җаннары һәм маллары белән түләгәннәр;

- Мишәрләр – нәселдән килгән хакимдарлар, ягъни, генетик яктан лидерлар, алар арасыннан милли юлбашчылар, көчле гаскәриләр, зур байлар чыккан, бу традицияләр бүген дә дәвам итә. Әгәр бүгенге көндә мишәрләрнең үз бәйсез дәүләтләре булса, алар дөньяны таң калдырып, җирдә җәннәт төзерләр иде, шундый булдыклы халык!

- Мишәр тарихы алга таба да аерым өйрәнүне сорый, моны татарны бүлгәләү дип карарга ярамый, киресенчә, татар тарихын тагы да баету, данлау һәм зурлау дип кабул итәргә кирәк, чөнки мишәрләр беркайчан да татарлыктан баш тартмыйлар, милләтебезнең башында торалар.

Миңа бу сәфәремдә тарихи урыннарга бару, архивларда һәм музейларда эшләү, халык белән очрашулар өчен бөтен шартларын тудырган милләттәшләрем, дин кардәшләрем – Мордовия Республикасы мөфтие Рәшит хәзрәт Халиковка, Пенза өлкәсе татарларының “Якташлар” оешмасы рәис урынбасары, “Кагау” сату-алу комплексы директоры Әбүбәкер әфәнде Акжигитовка, шулай ук җирле тарихчылар, Саранскидан – Ирек Биккиннинга, Пензадан Кадир Акъегеткә, Саранскидан миңа ярдәм иткән Мөслимә һәм Ләйлә сеңелләремә, Пензадан Искәндәр әфәндегә, Равил энемә, миңа бу сәфәрем барышында ярдәмче булган барлык кешеләргә зур рәхмәтләремне әйтәм! Милләтебезгә алга таба да бергәләп хезмәт итик, халкыбызга тарихи хакыйкатьне җиткерик!

2010 ел, сентябрь-декабрь айлары.

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

Нашли ошибку в тексте? Сообщите нам, выделив ошибку мышкой и нажав Ctrl+Enter. Спасибо за помощь!

Назад Наверх