Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв



i-mulla

takbir.ru









ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Милләт саклану турында кайгырту

на русском    

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Татар халкының милли Мәҗлес рәисе


АЛТЫН УРДАНЫН ТӨНЬЯК БАШКАЛАСЫ НАРОВЧАТ

Алтын Урданың башкалалары турында сөйләгәндә, сүз, нигездә, Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркә турында гына бара, ә бит бу татар дәүләтенең болардан кала да башкалалары булган! Әйтик, көньякта ул Сарытау янындагы Үкәк шәһәре булса, Алтын Урданың төньяктагы башкаласы булып Наровчат каласы торган. Әмма күпчелек галимнәр, шул исәптән, Татар энциклопедиясен төзүчеләр дә, Наровчатны Алтын Урданың башкаласы буларак танымыйлар, аны гадәти бер олыс үзәге итеп кенә күрсәтәләр. “Мухша (Наручат), урта гасырлардагы (14-15 йөзләр) Алтын Урда шәһәре. Мухша олысының үзәге, - дип яза алар. – 1313-67 елларда акча суктыру үзәкләренең берсе. 15 йөз башларыннан элеккеге әһәмиятен югалта. Хәрәбәләре (кирпеч өй, мунча, мөселман төрбәләре калдыклары) хәзерге Мукша (Мохша) елгасының югары агымында, Пенза өлкәсенең Наручат авылы янында саклана.” (Татар энциклопедиясе сүзлеге. – Казан, 2002, 452 бит.)

Әгәр теге яки бу шәһәрдә еллар буе бу дәүләтнең патшасы даими рәвештә яши икән, һәм ул аның ил белән идарә итә торган төп урыны булып тора икән, әгәр бу калада ханнар исеменнән акчалар сугыла икән, башка кавем җитәкчеләренә үз халыклары белән идарә итәргә ярлыклар шушында бирелә икән, бу урын инде гадәти олыс үзәге генә булып кала алмый. Ә Наровчат нәкъ менә шундый урын була, биредә 1312-1320 елларда Алтын Урданың мәшһүр патшасы Үзбәк хан яши, биредә ул 1312 елда ислам динен дәүләт дине буларак игълан итә, биредә Үзбәк хан 1313 елда Рәсәй митрополиты Петрга праваслау дин иреге буенча ярлык тапшыра, Тверь, Новгород, Мәскәү князьларын кабул итә, Наровчата инде 1309 елдан татар ханнары исеменнән акчалар сугыла башлый... Шәһәрдә хан сарайларының һәм мәчетләренең булуы, затлы нәселләр генә күмелә торган төрбә-мавзолейларның булуы, төзелеш архитектурасының башка болгар-татар башкалаларын кабатлавы, һөнәрчелекнең бик нык алга китүе дә Наровчтаның гадәти кала булмавын сөйләп тора. Шуңа күрә, без ныклы ышаныч белән, Наровчат Алтын Урда дәүләтенең төньяктагы башкаласы булып торган, дип әйтә алабыз.

Шушыны исбат итү өчен, бу юлларның авторына соңгы елларда берничә тапкыр Наровчатта булырга, Саратов, Пенза архивларында эшләргә, бу темага кагылышлы дистәләгән фәнни һәм популяр язмалар белән танышып чыгарга, үзенә дә күләмле тарихи очерклар язарга туры килде. Наровчат – бүгенге Пенза өлкәсенең иң төньяк чигенә, Мукшы һәм Шелдаис-Ашлы елгалары буенда, Мордовия республикасы янәшәсендә урнашкан булып чыкты. Тарихта ул Мохша-Мукшы, дип тә, Нуриҗан, Наручат, Нарчатка дип тә аталган, Бортас, дигән исеме дә булган булырга мөмкин. Бүгенге көндә Наровчат гадәти бер урыс авылы, район үзәге, анда 5 мең тирәсе кеше яши, аларның барысы да диярлек урыслар, бу урысларның заманында чукындырылган татарлар булулары турында Сарычев, Сараев, Сафьянов, Мелюков, Шереметьев, Ширәев, Шалимов, Урусов, Тимаков, Сумбулов, Салеев, Муратов, Лачинов, Мещерин, Макулов, Кутыев, Куприн, Кильдышев, Касимцев, Камаев, Карамышев, Кадеев, Еникеев, Измайлов, Деев, Бибарсов, Барышев, Арапов кебек фамилияләре сөйләп тора... Наровчат- талантлы язучы Александр Купринның туган җире, ә ул үзенең әнисе ягыннан татар морзалары Колынчаковлар нәсленнән икәнлеген беркайчан да яшермәгән, киресенчә, моның белән бик горурланган.

Әлбәттә, Наровчатның тарихы Алтын Урда белән генә башланмаган, бу кала аңа кадәр дә булган, биредә 6-7 мең ел буе тоташтан кешеләр яшәве турында билгеле, бу турыда Наровчат тирәсеннән табылган таш гасыр һәм тимер чоры эш һәм сугыш кораллары, савыт-саба, бизәнү әйберләре сөйли. Әмма биредән нәрсә генә тапсалар да, аны мукшы халкы белән бәйләргә тырышалар, хәтта борынгы заманнарда төбәктә яшәгән төрки бортасларны да мукшы дип күрсәтә башладылар. Җирле галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр Наровчат шәһәренең үзен дә 13 гасыр башында мордвалар төзегән, аннан 1236-37 елларда монголар килеп җимергән, дип язалар:

“Наровчат, город (до 1926 года), село, районный цент, - дип яза “Наровчатская энциклопедия» китабы.- Основан мордвой в начале 13 века под названием Нуриджан. Разрушен зимой 1236-37 гг. монголами, которые воздвигали здесь один из крупных городов Золотой Орды город Мохши. В конце 14 века разрушен. Годом основы официально принята считать 1361, когда впервые был упомянут в русских летописях. С 1520-х гг. стал возрождаться под названием Наровчатское городище.” (Наровчатская энциклопедия. – Пенза, 2010, стр.123.)

Күрәсез, биредә сүз саен ялгыш, әмма бу саллы китапка тарих фәннәре докторы Г.Н.Белорыбкин рецензия-фатыйхасын биргән, димәк, ул да тарихны шушылай бозу белән ризалашкан? Биредә нинди тарихи ялгышлар бар соң? Беренчедән, Наровчат шәһәренә мордвалар нигез салганга бер нинди дәлил юк, андый халык үзе дә юк, бар мукшы, бар бөтенләй башка телдә сөйләшүче эрзя-әрҗәннәр, шуларның ясалма кушылмасын “мордва” дип йөртәләр. Кайчандыр, кемнәрдәндер ишеткән риваятьләргә таянып, имеш, Нарчатка исемле княгиня булган, имеш, монголар килә башлагач, ул аты белән суга сикереп үлгән (яки манарадан ташланган, дигән варианты да бар). Беренчедән, Нарчатка турындагы легендаларда аны бортас ханбикәсе, дип сөйләгәннәр, мукшы варианты бик аз, икенчедән, болгар-татар риваятьләренең күпчелегендә ханбикәләр, хан кызлары, дошман басып алганнан соң, манарадан сикереп төшеп һәлак булалар. Нарчатка турындагы легендага таянып кына, Наровчатка нигезне мордвалар салган, дип язу – ул тарихи ялгышлык, наданлык булып тора.

1236-37 елларда Наровчтаны монголлар килеп җимереп, шунда ук Алтын Урданың зур шәһәрен төзүләре дә бернинди логикага сыймый, моңа бернинди тарихи дәлил юк. Әйе, Батый хан гаскәре шәһәрне алган булырга мөмкин, әмма ул аны алга таба яшәтү өчен алган, ә җимереп, юкка чыгару өчен түгел! Наровчатның ул елларда юкка чыкмавына тарих үзе шаһит – биредә 1309 елда ук Алтын Урда ханнары исеме белән акча сугылуы билгеле, ул тәңкә шушы елларда гына табылган. Бу тирәләрдән данлыклы Ефәк юлы үткән, шулай ук Болгардан Киевка юл да шушыннан үткән, шуңа күрә Алтын Урданың төньяк өлешендә дә һәр 70 чакрым саен шәһәр, шәһәр саен кәрвансарайлар, мәчете, базары булган. Наровчат, аннан ерак булмаган Юлау (Городище), Золотаревка әнә шундый юлаучылар өчен уңайлы калалар булганнар. Шулай булгач, Батый хан гаскәренә аларны җимерү түгел, яшәтү файдалырак булган.

Кайбер галимнәрнең фикеренчә, Наровчат, мөселман шәһәре буларак, 9-10 гасырларда ук билгеле булган, биредә яшәүче бортас-мишәрләр Хәзәр каганлыгы заманында ук ислам динен кабул иткән булганнар, аннан Идел Болгарстаны дәүләте составында да мөселман булып яшәүләрен дәвам иткәннәр. Шуңа күрә 1916 елда Наровчаттан табылган мәчет ташларын өйрәнгәндә, Саратов галимнәре арасында бәхәс чыккан, берәүләр Коръән аятьләре язылган бу борынгы ташларны 9-10 гасыр ядкәрләре, дисәләр, икенчеләре 14 гасырга кайтарып калдырганнар, әмма уртак фикергә килә алмаганнар. Саратов галиме, Наровчатны беренче булып тикшергән һәм ачкан Александр Кротков бу шәһәрнең тагы да борынгырак чорларга карарга мөмкин икәнлеген язып калдырган:

“Среди археологических памятников, собранных на этом городище и хранящихся в нашем музее, есть некоторые вещи, которые можно отнести к более древнему времени, но я имею говорить не о них, а о тех 4 камнях, которые привезены из Наровчата в наш музей, - дип яза ул. – До сего времени эти камни остаются необследованными специалистами, чего они были достойны. Если эти камни с их узорами есть продукт персидского искусства и относятся к XIV веку, тогда они могут послужить лишь к вящщему утверждению наших выводов, что здесь, на Наровчатском городище существовал не какой либо поселок – яйлак или кишлак, а значительный город с большими мечетями, именно г. Мохши. Но по некоторым признакам – характеру арабесок, устройству капельника и способу чеканки, нам кажется, что это продукт не персидского, а арабского искусства и древность их надо отодвигать на 2, на 3 столетия назад. И если подвердится наш некомпетентный взгляд на эти камни, тогда интерес к Наровчатскому городищу должен возрасти еще больше, ибо появление таких камней в дебрях Пензенской губернии можно будет объяснить тогда только тем, что сюда когда то заходили арабские мастера, здесь в IX-X столетиях могла существовать арабская мечеть, а следовательно здесь должен быо находится какой то город. А таким городом не мог быть никакой другой, как город Буртас, о котором говорят некоторые арабские писатели, определявшие даже в нем число жителей (до 10 тысяч) и упоминавшие о 2 мусульманских мечетях в этом городе.» (А.Кротков. В поисках Мохши // Труды общества истории, археологии и этнографии, вып.34, ч.1. – Саратов, 1923, стр.31.)

«Гарәп язучылар” дигәндә, Кротков гарәп-фарсы тарихчылары Абдул-Мундир Гишам ибн-Мөхәммәт әл-Кальби (819 ел), Җәйхани (900 ел), Абу-Али Әхмәт бен-Омар ибн-Русте (Даста) (903-913 еллар), Абу-Зәйд Әхмәт ибн-Сәхл әл-Балхи (935-951 еллар), Абу-Исхак әл-Фариси әл-Истахри (950 ел), Абу-әл-Хәсән Али әл-Масуди ((43-965 еллар), Абдул-Касыйм Мөхәммәт ибн-Хаукаль (978 ел), Абу Сәид Абдал-Хайя б.Зохак Гардизи (1050-1052 еллар), Абу Обәйдә Абдуллаһ әл-Бәкри (11 гасыр), Абу-Абдаллаһ Мөхәммәт әл-Идриси (1154 ел), Ибн Сәид әл-Мәгъриби (13 гасыр) һәм башкаларны күздә тоткандыр, алар барысы да бу якларда яшәүче бортасларны төрки-мөселманнар, дип атаганнар һәм шәһәрләре, шул исәптән, Бортас каласы да барлыгын язып калдырганнар.

Инде тарих буенча шушыларны белгәннән соң да, Наровчтка нигез салынуны 1361 елдан билгеләп үтү, гомумән, бернинди фәнни кысаларга да сыймый. Бөтен тарихчылар да, шул исәптән, урыслар, татарлар, гарәпләр, фарсылар, европалылар 1312-1320 елларда Наровчатта Алтын Урданың бер үзәге урнашуын таныйлар, кемдер аны “төньяктагы олыс үзәге”, кемдер татар дәүләтенең башкаласы булган, дип яза. Шул ук вакытта Наровчатка нигез салынуны биредә рәсми рәвештә 1361 елдан дип билгеләп үтәләр, җирле энциклопедияләргә шулай дип язалар, шәһәр көнен шулай уздыралар. Имеш, Наровчат шәһәре беренче тапкыр урыс елъязмаларында 1361 елда телгә алынган икән! Моннан да мәгънәсез, абсурд “дәлил”нең булуы мөмкин түгел! Бу логика белән барсаң, урыс елъязмаларында искә дә алынмаган икешәр-өчәр меңнәр еллык антик шәһәрләр бөтенләй дөньяда булмаган булып чыгамыни инде? Наровчат шәһәренең 14 гасыр ахырында юкка чыгып, 16 гасыр башында тагы яши башлавы да дөреслеккә туры килеп бетми, биредә татар тормышы бик озак еллар дәвам итә әле, 17-18 гасырлардагы көчләп чукындырулардан соң, инде урыс милләте составында, урыс булып яшәвен дәвам итә...

Әмма ни генә язсалар да, Наровчатның шаулы һәм данлы чоры, татар башкаласы булып тарихларга кереп калган дәвере Алтын Урда чорында була, без дә төп игътибарыбызны шуңа юнәлтербез. Наровчатны тарихи шәһәр буларак өйрәнү узган гасырның егерменче елларында гына башланып китә. Әмма аңа кадәр йөз ел алдан галимнәр кулына Мохшада сугылган акчалар килеп кергән була инде, һәм аларда Үзбәк хан исеме язылган була. Алтын Урда акчалары сугылган бу серле Мохша шәһәрен Урта Азиядән дә, Идел буеннан да эзләп карыйлар, әмма таба алмыйлар. Бу юнәлештә тарихчылар Христан Данилович Френ, Павел Степанович Савельев күп эзләнүләр алып баралар, 1832, 1858 елларда фәнни хезмәтләр бастырып чыгаралар, әмма Мохшаның кайда икәнлеген алар да әйтә алмый. Мохшаның кайдалыгын ачыклау өчен тагы йөз елга якын вакыт кирәк була, һәм ул очраклы рәвештә дөньяга таныла.

Алтын Урда акчалары сугылган Мохшаның Наровчат икәнлеген әйтүче, галим буларак аны беренче булып килеп өйрәнүче кеше Саратов музее хезмәткәре, археолог Александр Августинович Кротков була. Үзе дә Пенза шәһәрендә туып-үскән, әле 20нче гасыр башында ук бу төбәктә табылган Алтын Урда хәзинәсен, анда сугылган акчаларны җентекләп өйрәнгән Александр Августович, галим буларак, Мохша-Наровчатны ачарга инде гыйльми яктан әзер була. Миңа Саратов өлкәсенең крайны өйрәнү музее архивында Александр Кротковның шәхси папкасы, ягъни, “Личный листок по учету кадров” белешмәләре белән танышырга туры килде. (НА СОМК, оп.2,ед.хр.10.) Андагы анкетадан күренгәнчә, Александр Кротков, немец һәм француз телләреннән кала, татар телен дә белгән икән! Монда сүз гарәп әлифбалы татар теле турында бара! Бөтенроссиянең Шәрыкне өйрәнү ассоциациясе Александр Кротковны, Алтын Урда тарихын өйрәнүдәге хезмәтләрен искә алып, 1923 елның 3 ноябрендә татар мәдәниятен өйрәнү комисиясенә әгъза итеп тә сайлый. Бу хакта Кротковның иҗатын өйрәнүгә күп көчен салган Саратов галиме В.Г.Миронов менә нәрсә язган:

“Всероссийская ассоциация Востоковедения в знак признания его заслуг в изучении Золотой Орды 3.11.1923 г. избрала Александра Августиновича членом комиссии по изучению татарской культуры.” (НА СОМК.)

Кротков дистәләгән, хәтта йөзләгән татар тәңкәләрендә язылган сүзләргә тәрҗемә ясаган, аларның кайсы хан исеменнән, кайсы чорда сугылган булуын язып-теркәп калдырган. Хәзер бу акчалар Мәскәү, Петербург, Саратов, Пенза, Волгоград, Наровчат музейларында саклана. Борынгы татар акчаларыннан тыш, Александр Кротков бу төбәктәге курганнар тарихы белән дә кызыксына, аларның татарныкы булуын табылдыклар нигезендә исбатлый, болар турында фәнни мәкаләләр яза. Аның Наровчатка кагылышлы хезмәтләре дә шактый, аларның кайберләре басылып чыккан, кайберләре, кулъязма хәлендә, Наровчат һәм Пензаның крайны өйрәнү музейларында саклана, без аларга алга таба тукталырбыз. Ә Александр Кротков үзе Наровчатны ничек ачкан соң, бу темага ничек килеп чыккан - башта шуңа ачыклык кертеп үтик. Үзенең “В поисках Мохши” дип аталган мәкаләсендә Александр Кротков бу сорауга җентекле итеп җавап биргән, ничек итеп Мохшада сугылган акчалар эзе буенча тикшерүләр алып баруын язган. Үзе тапкан, укыган һәм бәя биргән мохша тәңкәләренә нигезләп, ул аларны суккан урын я Идел буенда, я Пенза тирәләрендә, Мохша елгасы буйларында буырга тиеш, дип нәтиҗә чыгарган булган. Әмма тарихи Мохшаның Наровчат булуын ачыкларга бәхетле очрак ярдәм иткән. Хәзер сүзне тарихчы Александр Кротковның үзенә бирик:

“В 1915 году был мобилизован один из членов-сотрудников Саратовской Архивной Комиссии, молодой крестьянин т.Садин, незадолго перед тем вернувшийся с военной службы в Самарканде. Полк его был направлен на постой в г.Наровчат Пензенской губернии. Садин, человек наблюдательный и пристрастившийся к собранию старины, обратил свое внимание в Наровчате на некоторые камни, вмазанные в каменные дома и воротные столбы у наровчатских обывателей. В этих камнях его поразили вычеканные на них узоры, какие приходилось ему видеть в Самаркандских мечетях. Кроме того, при разбивке лагеря на выгоне г. Наровчата, когда полк начал копать канавы, Садину попались такие вещи, откопанные в земле, какие он видел в татарском отделе музея Саратовской Архивной Комиссии, наконец, ему удалось открыть гончарные водопроводные трубы и древний татарский фонтан, о чем Садин написал в Комиссию.” (А.Кротков. В поисках Мохши..., стр.30.)

Кыскасы, тарихны яратучы бер кеше сәбәпле, Наровчат турындагы мәгълүматлар үз вакытында, галимнәр кулына килеп керә. Наровчатка Саратовтан Киев университеты студенты Куринний җибәрелә, ул аннан зур-зур ящиклар белән борынгы табылдыклар, бизәнү әйберләре, 177 данә Алтын Урда тәңкәләре, 4 данә ак мәчет ташы алып кайта. Әмма, кызганычка каршы, ул Наровчат шәһәрлегенең планын Саратовта калдырмый, үзе белән Киевка алып китә. Наровчтаттан кайткан табылдыкларны, бигрәк тә, борынгы акчаларны Александр Кротков укый, аларның күпчелеге шунда сугылган булуы ачыклана. Әмма революция, гражданнар сугышы сәбәпле, Наровчатны төпле итеп фәнни яктан өйрәнү бераз тоткарлана, Пензадан да бу тирәдә Алтын Урда шәһәрлекләре булмавы турында җаваплар килә. Тик Кротков эзләнүләрен туктатмый, Мәскәү архивлары аша Наровчатта урысларга кадәр үк кешеләр яшәгәнлеге турында мәгълүматлар таба, таштан салынган нигезләрнең, биналарның башка халыктан калганлыгын ачыклый. Һәм Александр Кротков бу тарихны урынга барып өйрәнергә була.

Һәм Кротков 1923 елның җәендә Наровчатка барып чыга, ул биредә җирле тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр белән очраша, бу тирәдән табылган борынгы ядкәрләрне җентекләп өйрәнә, тарихи Мохшаның Наровчат булуына шиге калмый. Бирегә тиз арада әйләнеп кайту нияте белән китсә дә, Александр Кротков Наровчатка яңадан 1925 елның маенда гына килә ала, алар Пенза тарихчысы Б.Н.Гвоздев белән Наровчатны фәнни яктан өйрәнү эшләрен башлап җибәрәләр. Археологлар шәһәр читендәге борынгы биналарның нигезләрен казып чыгаралар, Наровчат уртасындагы 14 гасыр каберлекләрен өйрәнәләр, урлар һәм валлар, табылдыкларның урнашуы буенча, шәһәрлекнең төгәл урынын, чикләрен билгелиләр. Болар турында соңыннан Пенза тарихчысы Виталий Иванович Лебедев менә нәрсә яза:

“Открытие богатого, неизвестного могильника в конце южной улицы, именуемой Старой Сотней, еще более уплотнило их работу. Археологи не скрывали своего удовлетворения результатами раскопок. Были исследованы два кирпичных здания XIV столетия на Буграх, собраны ценные находки в местечке Мизгить – холме на юго-западе от села, изучены земляные сооружения в виде длинного вала и рва, проведены пробные раскопки Наровчатского и Старосотненского могильников.» (В.Лебедев. Загадочный город Мохши. – Пенза, 1958, стр.13.)

Бу экспедиция вакытында Наровчат шәһәрлегеннән бик күп борынгы әйберләр табыла, аларны өйрәнүгә Мәскәү, Казан, Петербург галимнәре тартыла, табылдыкларны тикшерүдә дөньякүләм танылган тарихчылар Р.Р.Фасмер, В.Ф.Смолин, В.В.Баллод катнаша. 1927 елның июлендә Александр Кротков Наровчатка икенче экспедициясен оештыра, бу юлы аңа Саратов университеты укытучысы, тарихчы А.А.Гераклитов та кушыла. Бу экспедициядә шулай ук Борис Сергеевич Жуков җитәкчелегендәге Мәскәү антропология институты галимнәре дә катнаша, алар борынгы каберлекләрне һәм алардан табылган сөякләрне өйрәнү белән шөгыльләнәләр.

Наровчатка экспедицияләр нәтиҗәсендә, шактый гына фәнни хезмәтләр языла, аларның бер өлеше матбугатта басылып чыга, бер өлеше, хисап, көндәлекләр рәвешендә, Наровчат һәм Пенза шәһәрләренең крайны өйрәнү музейларында саклана. Александр Кротков үзе дә бу темага берничә мәкалә яза, алар арасында “К вопросу о северных улусах Золотоордынского ханства” (Известия Общества обследования и изучения Азербайджана. – Баку, 1928, №5), “Два собрания джучидских монет” (Труды Нижне-Волжского Общества Краеведения. – Саратов, 1930, вып.37), «Наровчат и его окрестности в историко-археологическом отношении» (Рукописный архив Наровчатского музея краеведения, папка №21) хезмәтләре аеруча игътибарга лаек. Александр Кротковның Наровчат турында соңгы хезмәте – “Наровчат и его окрестности в историко-археологическом отношении” мәкаләсе 1939 елда языла һәм кулъязма хәлендә генә кала.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу елларда Александр Августиновичның үз өстеннән дә инде шомлы җилләр исә башлый – ул беренче тапкыр 1930 елда, “краеведлар эше” буенча кулга алына, икенче тапкыр рәссам улы өчен төрмәдә утырып чыга, имеш, ул аның “контрреволюционист” икәнлеген яшергән икән... Шуннан соң галим Саратовта бер җирдә дә эш табалмый, каравылчы булып ялланырга мәҗбүр була. Ә 1942 елның 26 мартында милиция Александр Кротковка шәһәрдән чыгып китәргә боера, нәтиҗәдә, 76 яшьлек карт галим каты авырып больницага эләгә, аннан чыгуга, шәһәрдән чыгып китәргә мәҗбүр була. Александр Кротковның кайда, кайчан, ничек үлүе, кайда күмелүе билгеле түгел, алай да Наровчат энциклопедиясендә аны 1944 елда Пензада үлгән, дип язганнар, һәрхәлдә, бу турыда Саратовта берни белмиләр. Бу гаять тырыш, эчкерсез, ихлас галимне Саратовта бүген дә онытмыйлар, аның иҗаты буенча фәнни хезмәтләр языла, безгә, татарларга да, милләтебез тарихын өйрәнгән Александр Августинович Кротковны онытырга һич кенә дә ярамый.

Кротковтан соң да СССР тарихчылары Наровчат белән кызыксынудан туктамыйлар, биредә Мәскәү һәм Ленинград белгечләре еш булып тора, ә 1938 елда Мәскәү археологы А.Е.Алихова Наровчатта казу эшләре алып бара. Әмма сугыш вакытында Наровчат буенча барлык фәнни эзләнүләр туктатыла, бары тик 1951 елда гына Мәскәү галиме М.Е.Фосс җитәкчелегендәге фәнни экспедиция биредә тикшерү эшләрен яңадан башлап җибәрә. 1958, 1963 елларда Пенза тарихчысы М.Р.Полесских җитәкчелегендәге экспедиция Наровчатта казу эшләре алып бара, аннан соң бу эшне Пенза педагогия институты һәм өлкәнең крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре дәвам итә. Шулай ук 1959-1960 елларда Наровчатта Мәскәүдән, А.Е.Алихова җитәкчелегендәге СССР Фәннәр Академиясенең археология институты экспедициясе архелогик казу эшләре алып бара. Бүгенге көндә Наровчатта казу эшләре алып барылмый.

Бу урында Мәскәү археологы Анна Епифановна Алихованың Наровчат турындагы бер язмасына тукталып үтәргә кирәк таптык. Әйткәнебезчә, 1938, 1959-1960 елларда Наровчтатта археологик казу эшләре алып барган Анна Епифановна, биредә, нигездә, борынгы төрбә-мавзолейлар белән кызыксына. Үзенең “Мавзолей города Мохши-Наровчата” дип аталган мәкаләсендә ул Наровчатта биш мавзолей табылганлыгын хәбәр итә, бу мавзолейларга җентекле анализ ясый, әмма бу борынгы шәһәрне гел мукшылар белән бәйләргә тырыша:

“Не исключено, что город возник на месте мордовского поселения, пока еще не открытого, - дип яза ул. – Постройка именно здесь татарского города была, очевидно, обусловлена рядом экономических и политических соображений... Этот город, по мнению первоисследователя, саратовского археолога А.А.Кроткова, занял место города Увек, бывшего административного центра мордовско-мокшанских земель, прекратившего свое существование в начале XIV в. Его возникновение и раcцвет неразрывно связаны с историей Золотой Орды. ...Лишь много лет спустя вновь были проведены раскопки в Мизгити. Здесь было раскопана пять мавзолеев… Мавзолей № 1 представлял собой монументальное здание наиболее крупное из всех раскопанных нами. Его длина 18,5 м, ширина примерно такая же. Оно состояло из четырех помещений центрального, двух боковых и северного, содержавщего склеп… Возможно, что описанный мавзолей был одновременно и мечетью, а неподалеку расположенная круглая яма свидетельствует о некогда стоявшем здесь минарете… Бесспорно, мавзолеи являлись местом захоронения местной знати. Рядом с этим кладбищем вдоль дороги на Вьюнки шла глубокая канава, в которой, как сообщили местные жители, было встречено много захоронений без вещей, очевидно, рядового мусульманского населения.» (А.Е.Алихова. Мавзолеи города Мохши-Наровчата // Советская археология, 1973, №2, стр.226, 227, 228, 233, 237.)

Алихова бу мавзолейларның Мизгит дип аталган Мәчет кырында булуын, мәчет манарасы чокырының диамерты 11 метр булып, әле 20 гасыр башында да җирле халыкның аннан арба-арба кирпеч һәм язулы ташлар ташуын яза. (Шунда ук, 227 бит.) Ул шулай ук биредәге төрбә-каберлекләрдән чыккан Алтын Урда тәңкәләренә нигезләнеп, биредә татарларның 15 гасыр урталарына кадәр яшәүләре һәм идарә итүләре мөмкин икәнлекләрен яза. Тик нигәдер галимә ханым аларны килгән-килмешәк – пришельцы, дип атый: “Вопрос о дате строительства отдельных мавзолеев пока решить трудно, - дип яза ул. – Можно лишь с уверенностью говорить о господстве здесь пришельцев в течении XIV века и, судя по находкам монет, вероятнее всего до середины XV в.” (Шунда ук, 237 бит.) Анна Алихова бу язмасында татар сүзен телгә алмаска тырыша, борынгы Наровчатны мукшы-мордвалар белән бәйләргә омтыла, шул сәбәпле, төп темадан бераз читкә китә, хезмәтнең бәясен төшерә.

Пенза дәүләт педагогия институты профессоры, тарихчы Виталий Лебедев Наровчатта археологик экспедицияләрдә катнашып, бу хакта китап та яза, ул да бу борынгы тарихны мукшылар белән бәйләргә тырыша. Аның “Загадочный город Мохши” дип аталган китабы Александр Кротковның хезмәтләренә һәм җирле нумизмат В.П.Россинның коллекциясенә нигезләнеп язылган. Бу китап Алтын Урданың төньяк башкаласы Наровчатны тулырак күз алдына китерергә ярдәм итә. Лебедев китабыннан һәм башка фәнни хезмәтләрдән күренгәнчә, ул чактагы Наровчат хәзергесеннән берничә тапкыр зуррак булган, анда зур кызыл кирпечләрдән (квадратный) һәм агачтан йортлар салынган, шәһәрдә өч мәчет булган, кәрвансарай, җәмәгать мунчалары, бассейннар, фонтаннар эшләп торган, йортлар үзәктән җылытылган һәм өйләргә су кертелгән булган.

“Среди золотоордынских городов Мохши занимал видное место, - дип яза тарихчы Виталий Лебедев. – Он стоял в одном ряду с крупнейшими улусными центрами, которые играли в XIV столетии ведущую роль как экономической, так и политической жизни Золотой Орды. Уже одно наличие в Мохши своего монетного двора – показательный и яркий факт, а надписи на некоторых мохшинских монетах говорят о том, что это был большой, многонаселенный золотоордынский центр. Так, на одних мохшинских монетах 1343-1344 гг. выбито слово «Махрусэ», означающее «богохранимый» или «богоспасаемый». Этот эпетит давался только крупнейшим городам Золотой Орды, например, ее столице – Сараю. На других монетах 1361-1362 гг. перед «Мохши» стоит слово «бабелед» - «город». Это означало, что Мохши – большой многочисленный центр.» (В.Лебедев. Загадочный город ...,стр. 20.)

Лебедев бу китабында “татар” сүзен әйләнеп үтәргә тырышса да, борынгы Наровчатны гел Мохшы дип атап, аны мукшы-мордвалар белән бәйләргә омтылса да, бу шәһәр Алтын Урда чорында гына күтәрелгән һәм шуның белән генә зур тарихка кереп калган. Хәер, биредә табылган борынгы тәңкәләр арасында “Нуриҗанда сугылды” дип язылганнары да очраган, димәк, татар каласының шундый исеме дә булган, дигән сүз. Бу үзе үк тагы бер тапкыр шәһәрдә төрки-татарлар яшәгәнлеген, аларның ислам дине тотулары турында сөйли. “Таким образом, хотя и очень редко, некоторые ханы Золотой Орды именовали Мохши Нуринджатом – словом, созвучным нынешнему названию города”, дип яза В.Лебедев югарыда телгә алган хезмәтендә (19 бит).

Үзенең икенче бер хезмәтендә Виталий Лебедев татарларны да телгә ала, әмма аларны ул башка халыкларны мәҗбүри эшләтүчеләр итеп тасвирлый: “Будучи одним из улусных золотоордынских центров, этот город чеканил свою монету, - дип яза ул Нарвчат турында. – Татарская знать заставила местных и свезенных из разных мест умельцев построить здесь разнообразные кирпичные строения, богатую белокаменную мечеть, мавзолей, караван-сарай, бани, водопровод. В городе жили плотники, деревообделочники, кузнецы, ювилеры, оружейники, каменщики, гончары, кожевники, мастера поделок детских игрушек. Мохшинские купцы поддерживали широкие торговые связи, в города Руси, Поволжья, Средней Азии они сбывали добытые у местного населения «буртасские меха», зерно, мед, ремесленные и ювелирные изделия.» (В.Лебедев. Очерки по истории Пензенского края. – Пенза, 1973, стр.14.)

Бу өзектән күренгәнчә, урман эчендәге Наровчат чын мәгънәсендә аксөякләр, хәрбиләр һәм һөнәрчеләр шәһәре булган! Таш кала, баш кала булган! Биредән торып, татар ирләре ярты дөнья белән идарә иткән һәм ярты дөнья белән сәүдә иткән! Ә инде көнкүреш мәсьәләләрендә, яшәү шартлары буенча алар хәтта бүгенге Наровчаттан да алда булганнар...

“Горожане знали водопровод, - дип яза бу турыда тарихчы Виталий Лебедев. – Вода шла по глиняным, вставленным одна в другую трубам внутренним диаметром 6-10 см. Осколки таких труб хранятся в Наровчатском музее. Интересно отметить, что уже в XIV в. использовалось отопление общественных зданий горячим дымом. Под полом от большой печи в несколько рядов шли дымоходы, обогревавшие помещение. Некоторые из древних построек были настолько интересны, что на них следует остановиться особо.» (В.Лебедев. Загадочный город..., стр. 22-23.)

Бу урында автор исе китеп Наровчаттагы борынгы йортларның ничек итеп пар белән җылытылуын тасвирлый. Әйе, татарлар урман-далада шәһәрләр дә салганнар, йортларын да икешәр катлы итеп кирпечтән төзегәннәр, салкын кышларда аларны җылыту ысулларын да тапканнар. Наровчатның “Мизгит” (Мәчет) дип аталган кырында 20 кирпеч йорт нигезе казып чыгарылган, мәчет, төрбә урыннары табылган, биредә борынгы татар зираты да булган. Кротковның эзләнүләренә, хезмәтләренә, план-көндәлекләренә таянып, болар турында Лебедев менә нәрсә яза:

“В 1923 и 1925 гг., будучи в Наровчате, А.А.Кротков детально изучил сложенные у церкви ограды камни. Вывод остался прежним – на месте русского собора когда-то стояла мечеть… Кроме белокаменной мечети, в г.Мохши была еще одна, сделанная из квадратного кирпича. Она стояла на юго-западной окраине Наровчата, за старой Сотней, называемой старожилами Мизгитью. Это слово в переводе означает Мечеть. По преданиям, она стояла на холме, а западнее ее находилась татарское кладбище. Рассказывают, что развалины мечети были видны еще в середине прошлого века. Сюда часто сбегались ребята и играли “в войну”. Кирпичные развалины служили им крепостью.” (В.Лебедев. Загадочный город.... стр.28-29.)

Әйе, Наровчат уртасындагы төп урыс чиркәве элеккеге Җәмигъ мәчет өстендә утыра, икенче мәчет урынында – ГПТУ, өченчесе өстендә монастырь булырга тиеш. Бүгенге көндә бу мәчетләрнең эзе дә юк инде, бары тик Наровчатның крайны өйрәнү музеенда гына Җәмигъ мәчетнең Коръән аятьләре язылган ак ташларын күрергә мөмкин иде, хәзер исә аларны язусыз соры таш белән алыштырганнар, ә бисмиллалысын эт оясы кебек бәләкәй бүлмәгә төшереп, бикләп куйганнар... Бу музейда Наровчатның Алтын Урда чорына багышланган бер бүлеге бар, әмма анда татар сүзе дә, хәтта Үзбәк ханның исеме дә юк! Биредә башкаласы, тәхете һәм бәхете булган татар ханының урыс Наровчатында исеме дә онытылган! Аның каравы биредәге һәр йортның диярлек нигезендә, базларында, юл-сукмакларында Алтын Урда биналарының ташлары, шул исәптән, мәчет һәм кабер ташлары да барлыгын әйттеләр. Борынгы заманнарда Наровчатта биш мавзолей-төрбә булганлыгы да билгеле, алар да актарылып ташланган, күрүчеләр әйтүенчә, аннан чыккан сөякләрне чүплеккә алып барып ташалаганнар...

Наровчат безгә, татарларга, Алтын Урданың бер ядкәре буларак кадерле, аның шактый еллар башкала булып торуы, биредә Үзбәк ханның 1312 елда ислам динен дәүләт дине буларак кабул итүе безнең өчен аерата мөһим. Бу – дәүләтнең бөтен кануннарын шәригатьнеке белән тәңгәлләштерү, илдә шәригать хөкемен кертү, ясакны шәригать кушканча җыю, исламны милләтнең яшәү рәвеше итеп кабул итү, дигән сүз. Үзбәк ханның башкаланы Үкәктән Наровчатка күчерү дә ислам дине белән бәйләнгән булырга тиеш. 14 гасыр башында Алтын Урда тәхете тирәсендә дала мәҗүсилеген тоткан һәм католиклар тарафыннан чукындырылган ханнар һәм татар элитасы күбәя башлый, алар белән ислам дине тотучылар арасында каршылыклар туа. Тарихтан билгеле булганча, ил белән Үзбәк ханга кадәр идарә иткән Тохтый хан, аның хатыннары һәм уллары христиан дине кабул иткән булалар.

“В докладе францисканцев сообщается успехи среди башкир и жителей Сибири (Западная Сибирь), они окрестили Хана Тохту, двоих из его жен и трех сыновей с семьями”, дип яза чит ил галимнәре. (Петер Пиме. К истории христианства среди монголов // Международная научная конференция “Исторические связи калмыков Нижнего Поволжья и общины Сарепта в XVIII-XX веках. Взаимоотношения в области истории, науки, религии и культуры.» - Волгоград, 2001, стр.293.)

Кечкенәдән ислам динендә булган, гомер буе бер Аллага табынган Үзбәк хан Алтын Урда дәүләтенең, татар милләтенең мәҗүсилек һәм христианлык-католиклык юлыннан китүен теләми, үз кардәшләре белән каршылыкка кереп, сугышып, аларны җиңә һәм илнең башкаласын икенче урынга – Наровчатка күчерә. Бәлки монда Наровчат төркиләренең элек-электән ислам динендә булулары да роль уйнагандыр. Дөрес, Үзбәк хан үзе дә шактый каршылыклы шәхес, ул ислам динен дәүләт дине итеп кабул итү белән бергә, Алтын Урдада праваслау диненә дә тулы ирек бирә, урыс попларын кысырыклаган өчен татарларны үлем җәзасына хөкем итә, шулай итеп, праваслау диндәгеләргә татар илендә тирән тамырлар җибәрүгә юл ача.

“Үзбәк хан гаять диндар бер мөселман падишаһы булса да, хөрмәт йөзеннән, тулы мәгънәсе белән вөҗдан иреге һәм тигезлек игълан иткән, Ислам белән берлектә һәртөрле диннәргә иркенчелек биргән иде, - дип яза болар турында күренекле дин галиме Ризаэддет Фәхреддин. – Моның ачык мисалы шунда: ул 1313 (яки 1319) елда Русия митрополиты Петрга православие өчен чикләнмәгән ирек бирүче, аңа оҗмах шартлары тудыручы ярлык язып бирде... Үзбәк хан алдан күреп эш итүчән, гакыллы, галиҗәнап падишаһ булса да, сәяси җәһәттән зур бер ялгышы инкяр ителмәс. Бу ялгыш Мәскәү кенәзлеген куәтләндереп, Урдага каршы киләчәк дошман хәзерләүдән гыйбарәт. Үзбәк хан гамәлдә үз араларында сугышып, кырылышып торган вак кенәзләрне бетереп, бер ноктага җыйды. Шул сәбәпле урыслар куәт алып киттеләр. Бүгенге Русияне Русия итүче Петр I белән Екатерина II булса да, нигезен салучы, турысын әйткәндә, Үзбәк хандыр...” (Ризаэтдин Фәхретдин. Алтын Урда ханныры. – Казан, 1996, 34-35 битләр.)

Әмма шуңа карамастан, Үзбәк ханнан башка Алтын Урда тарихы да, Идел-Уралда ислам тарихы да тулы булмас иде, дәүләтнең төньяк башкаласы Наровчат та шулай тарихка кереп калмас иде... Тарих шаһит – Үзбәк хан илне, динне, телне, үз кул астындагы халыкларны саклаган һәм яклаган. Риваятьләр буенча, җиһангир ир Үзбәк хан матурлыкны бик яраткан, ул Наровчатта хан сараендагы бакчасын төрле чәчәкләр белән тутырган, кая гына барса да, аннан чәчәк орлыгы алып кайта торган булган. Ул шулай ук үз тирәсенә язучыларны, тарихчыларны җыйганы да мәгълүм, кайберәүләр әйтүенчә, Котбның мәшһүр “Хөсрәү вә Ширин” әсәре дә Наровчатта язылган булырга мөмкин. Галимнәр Котбның бу әсәрен Үзбәк ханның улы Тенибәккә һәм аның хатыны Мәликә бикәгә багышлап, 1333-1334 елларда язылган, дип баралар, әмма бу елларда Алтын Урда белән Үзбәк хан үзе идарә иткәне билгеле, ә Тенибәк 1342 елда, әтисе үлгәч, аз арада гына ил белән идарә итеп ала.

“Наиболее известная поэма Кутба “Хосров и Ширин” была написана им в 1337-1339 гг. в подражание одноименным поэмам Низами (на азербайджанском) и Фирдоуси (на фарси), - дип яза милләттәшебез Назиф Гилдеев. – Кутб сократил сюжет и переиначил его в реалиях Золотой Орды. Часть действия поэмы происходит в городе Мухша (Наровчат), которая с 1312 по 1320 год была столицей Золотой Орды. Затем хан Узбек построил новую столицу, рядом с нынешним Саратовым, и перебрался туда. В Мухше остался править его старший сын Тинибек. Молодой поэт Кутб, видимо, был одним из местных татар-мишарей, получивших образование в Мухше, где в начале XIV века был центр науки и искусства всего государства. История гибели Тинибека и его жены Малики…стала основой для поэмы Кутба.» (Гильдеев Н.А. Татары Пензенского края. – Москва, 2008, стр.46.)

Наровчат тарихында әле барысы да ачыкланмаган, Үзбәк ханның биредә 1320 елларга кадәр яшәве дә чама белән генә әйтелгән. Биредә ханнар исеменнән акча сугу әле 1361-1367 елларга кадәр дәвам иткән, һәрхәлдә, бу елларда Наровчат олысын инде Алтын Урдадан бәйсезлек даулаган нугай-татар бәкләре үзләренә буйсындыра башлаган булалар.

“1360 елда олысны Тагай бәк яулап ала, өлкәне ярым мөстәкыйльлек дәрәҗәсенә күтәрә, - ди яза «Татар энциклопедия сүзлеге”. – 1367 елда Мамай гаскәре аны үзенә буйсындыра. 14 йөз азакларында Мухша олысы көчсезләнә һәм 15 йөз башларында аны рус князьлары басып ала. Төп халык соңрак татар этносының бер компонентына әйләнә.” (Күрсәтелгән хезмәт, 452 бит.)

Күпчелек галимнәрнең язуынча, Наровчатны 1395 елда Аксак Тимер юкка чыгара, шуннан соң ул тиз генә тернәкләнеп китә алмый. Әмма, безнең фикеребезчә, бу да дөреслеккә туры килеп бетми, чөнки Аксак Тимердән соң да әле татарлар бу шәһәрдә һәм аның янәшәсендәге татар авылларында яшәүләрен дәвам итәләр, үз җирләре өчен урыс князьлары белән туктаусыз сугышып торалар. Дөрес, аксак Тимер яуларыннан соң татар элитасының бер өлеше Сарыкылыч (хәзерге Саров)һәм Темников якларына күчеп китә, әмма гади халык үз нигезендә кала. Моңа татар тарихчысы Альфред Халиков та игътибар иткән:

“Мукшы елгасы буенда төрки халык яшәгән үзәкләрнең берсе – Наровчат-Мукшы шәһәре Алтын Урданың таркалу чорында юкка чыга, - дип яза ул. – Ләкин монда да төрки халык булган аерым авыллар калган булырга мөмкин. Һәм шулай ук шәһәрнең үзендә дә тормыш бөтенләй сүнеп бетмәгәндер дип әйтәсе килә. Наровчатта һәм аның тирәсендә XV-XVI гасырларга караган акча хәзинәләре (Кадык, Рыскино һ.б.) табылган.” (Альфред Халиков. Татар халкының килеп чыгышы. – Казан, 1974, 100 бит.)

Галим дөрес әйтә - биредә әле 18 гасырның урталарына кадәр саф татар авыллары була, әмма Рәсәй империясе алып барган көчләп чукындыру сәясәте сәбәпле, бу татарларның бер өлеше христиан диненә күчәргә мәҗбүр була, бер өлеше малсыз-җирсез калып, Урал-Себер якларына күчеп китә. Наровчат татарларын да шул язмыш көтә, 1521 елдан шәһәр тулысынча урыс князьлары һәм хәрбиләре кулына күчә, халкы акрынлап урыслаша башлый һәм 18 гасыр урталарында христиан диненә күчеп бетә. Бүгенге көндә Наровчатта татарлар юк дәрәҗәсендә, җирле энциклопедиядән күренгәнчә, нибары 1 процент тирәсе. Кайчандыр гөрләп торган шәһәр үзе дә бу елларда авыл статусына күчкән, анда бернинди промышленность юк, төзелешләр алып барылмый, эш юк, үсеш юк, перспектива юк. Аның каравы чиркәү һәм монастырьлар бар, урыс патриотизмы шактый көчле, тирә-якта табигать матур, чал тарих эзләре саклана...

Әйе, бүгенге урыс Наровчаты белән борынгы татар Наровчаты арасында аерма җир белән күк арасы. Моны тарихчылар үзләре дә яшерә алмыйлар, борынгы Наровчат турында китаплар язалар, аңа сокланалар, аны сагынып искә алалар:

“В XIV веке город Мохши достиг небывалого расцвета и стал богатейшим городом Золотой Орды, - дип яза җирле әдип. – Здесь были построены искусными мастерами две мечети, одна из них – из белых каменных плит с чудесным орнаментом, доставленных из Булгара. Во время раскопок обнаружены остатки бань, техническое исполнение которых поражает современных строителей. Восхищенные археологи написали о них не один том отчетов. А караван-сараи, а дворцы! И это XIV век! Первый каменный город на территории области, сам бывший областным центром, т.е., северо-западным улусом!» (Владимир Поляков. По-над Мокшей ветры буйные… - Наровчат-Ковылкино, 2003, стр.12.)

Югарыда язылганнардан чыгып, нәтиҗә ясап тагы шуны кабатлыйбыз – Наровчат шәһәре 1312-1320 елларда Алтын Урда дәүләтенең башкаласы булып торган. Моның шулай икәнлеген шәһәр урыныннан табылган урта гасырлар архитектура истәлекләре, Болгар һәм Алтын Урда шәһәрләренә хас төзелеш калдыклары, биредән табылган археологик табылдыклар, шул чордагы татар ханнары исемнәреннән Мохшы-Наровчтатта сугылган йөзләгән тәңкәләр, узган гасыр галимнәре язып калдырган фәнни хезмәтләр дәлилли. Кызганычка каршы, Наровчатны бу юнәлештә, татар тарихы белән бәйләп өйрәнү соңгы вакытта туктатылган, киресенчә, аны мукшы тарихы белән бәйләү өчен күп көч куела, борынгы төрки-мөселман бортасларны да хәзер мукшы дип язу башланды, бу исә алдан ук ялгыш юлга, тупикка алып бара торган адымнар. Шуңа күрә безгә, татар галимнәренә, Казанга, Татарстан Республикасына үз тарихыбызга карата бик уяу булырга, Татарстаннан читтә булган мондый тарихи урыннарга аеруча игътибар итәргә, аларны өйрәнергә һәм үз сүзебезне әйтергә кирәк булачак. Бу докладым шушы юлда бер адым булып торсын иде.

2011 ел, 21 гыйнвар

Файдаланган хезмәтләр:


Акъегет Кадир. Алты авыл.– Казан, 2008.
Алихова А.Е. Мавзолеи города Мохши // Советская археология, 1973, №2.
Бәйрәмова Фәүзия. Алтын Урдам – Алтын Җирем. – Казан, 2006.
Белорыбкин Г.Н. Буртасы. – Пенза, 2008.
Гильдеев Н.А. Татары Пензенского края. – Москва, 2008.
Думин С.В. На службе отечеству // И.Р.Габдуллин. От служилых татар к татарскому дворянсту. – Москва, 2006.
Измайлов И.Л. Ислам и язычество в Улусе Джучи: проблемы и дискуссии // Культурные традиции Евразии: вопросы средневековой истории и археологии. – Казань, 2004.
Ислам в Золотой Орде. – Казань, 2008.

Кротков А.А. Материалы по археологической карте Кузнецкого уезда // Труды Саратовской Ученой Архивной комиссии, вып.30. – Саратов, 1913.
Кротков А.А. Раскопки на Увеке в 1913 г. // Труды Саратовской Ученой Архивной комиссии, вып.32. – Саратов, 1915.
Кротков А.А. Никольский и Керенский клады джучидских монет // Труды Саратовской Ученой архивной комиссии, вып.32. – Саратов, 1915.
Кротков А.А. В поисках Мохши // Труды общества истории, археологии и этнографии при Саратовском университете, вып.34. – Саратов, 1923.
Лебедев В. Загадочный город Мохши. – Пенза, 1958.
Лебедев В. Очерки по истории Пензенского края. – Пенза, 1973.
Марданов Р.Т., Китаева Н.Б. Средняя Елюзань. – Казань, 2006.
Миронов В.Г. Александр Августинович Кротков. Биография. – Научный архив Саратовского областного музея краеведения.
Мясников Г. Город-крепость Пенза. – Саратов, 1989.
Наровчатская энциклопедия. – Пенза, 2010.
Научный архив СОМК, оп.2, ед.хр.10.
Питер Пиме. К истории христианства среди монголов // Международная конференция «Исторические связи калмыков Нижнего Поволжья и общины Сарепта в XVIII-XX веках. Взаимоотношения в области истории, науки, религии и культуры». – Волгоград, 2001.
Полубояров М. Мокша, Сура и другие… - Москва, 1992.
Поляков В. По-над Мокшей ветры буйные… - Наровчат-Ковылкино, 2003.
Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды // На стыке цивилизации. – Москва, 1996.
Савин О. Имя гордое – наровчатцы… - Пенза, 2003.
Ставицкий В.В. Археологические изыскания М.Р.Полесских. – Пенза, 2008.
Татар әдәбияты тарихы. – Казан, 1984.
Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан, 2002.
Устное народное творчество наровчатского края. – Наровчат, 2008.
Фәхретдин Ризаэтдин. Алтын Урда ханнары. – Казан, 1996.
Фирсов Н.А. Обзор внутренной жизни инородцев пред временем вступления их в состав Московского государства // Ученые записки Казанского университета, вып.1-2. – Казань, 1866.
Халиков А. Татар халкының килеп чыгышы. – Казан, 1974.
Юрченко А.Г. Какой праздник отметил хан Узбек в июне 1334 г. //Золотоордынское наследие. Материалы Международной научной конференции «Политическая и социально-экономическая история Золотой Орды (XIII-XV вв.) – Казань, 2009.

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Tatarmarket


Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх