Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв





i-mulla

takbir.ru









Tatarmarket


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Татарлар тарихы

  

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

САМАР ЯРЫМУТРАВЫНДА БОЛГАР-ТАТАР ТАРИХЫ

Самара төбәгендә гаҗәеп матур, серле һәм үзенчәлекле бер урын бар, ул урысча Самарская Лука, дип атала, татарчасын Самар ярымутравы, дип атыйк. Монда Идел елгасы, 200 чакрымга уйдыкланып кереп, урман-таулардан, төпсез күлләрдән, саф чишмәләрдән, йөгерек елгалардан, тирән тарлавыклардан торган ярымутрау хасил иткән. Атаклы Жигули таулары да биредә. Ярымутрауның үзен һәм Жигули тауларын галимнәр бозлык чорыннан ук калган, диләр, ниндидер могҗиза белән, бозлык бирегә хәтле килеп җиткән һәм туктаган. Шуңа күрәдер инде биредә дөньяның башка бер җирендә дә булмаган үсемлекләрне һәм кош-кортларны очратырга була, алар Кызыл китапка кертелгән һәм тыюлыкларда саклана. Ярымутрау зур түгел – төньяктан көньякка озынлыгы – 33, көнбатыштан көнчыгышка – 60 чакрым, иң тар бугазы – 2 километр...

Самар ярымутравында халык күп яшәми, анда нибары бер шәһәр һәм дистәдән артык авыл бар, Жигули шәһәре дә моннан 60 ел элек, Куйбышев ГЭСы төзелгәндә генә салына. Югыйсә, бу ярымутрауның гөрләп торган чаклары булган бит! Тарих биредә мең ел элек болгар шәһәрләре, татар калалары булуын хәтерли, биредә хәзер дә бик борынгы курганнар һәм шәһәр урыннары саклана. Идел елгасы белән чорнатып алынган Самар ярымутравы безнең ерак бабаларыбыз булган скиф һәм сармат кабиләләрен дә, төрки һуннарны да, хәзәр, болгар, Алтын Урда, Казан ханлыклары чорларын да, урыс басып алуларын да, Ермак, Степан Разин, Пугачев яуларын да яхшы хәтерли...

Самар ярымутравының болгар чоры галимнәр тарафыннан азмы-күпме өйрәнелгән, әмма ул бүгенге татарларга катнашы булмаган аерым халык кебек өйрәнелә. Самар ярымутравының болгарга хәтле чоры да, аннан соңгы тарихы да татарлар белән бәйләп өйрәнелми, киресенчә, 1236 елда болгарларны татарлар килеп юк иткән дә, биредә болгар да, татар да калмаган, дигән версия ныклап урнашкан. Әмма бу дөрес түгел, чөнки татарлар белән кушылгач, Болгар шәһәре дә, башка калалар да яңа югарылыкта үсеп, күтәрелеп китәләр. Самар ярымутравында шушы төбәкнең башкаласы булып торган Мүрмән каласы (Муромский городок) та, тарихчылар язганча, 1236 елда җан тәслим кылмый, ә Алтын Урда һәм Казан ханлыклары чорында да яшәвен дәвам итә! Һәм анда ТАТАРЛАР яши! Шушыны исбат итү өчен, миңа соңгы елларда Казан, Самара, Жигули шәһәрләрендә булырга, архив-китапханәләрдә эшләргә, сирәк хезмәтләр белән танышырга туры килде.

Һәм, ниһаять, мин эзләгәнемне таптым – Самарская Лука дип аталган Самар ярымутравында, Мүрмән шәһәрлегендә (Муромски городок) әле Казан ханлыгы чорында да татарлар яшәгән! Бу хакта 18 гасыр урталарында ук академик Иван Лепехин язып калдырган булган. Ул 1769 елның 23-24 маенда Валы авылы тирәсендәге хәрәбәләрне өйрәнә һәм мондый нәтиҗәгә килә:

“...Кем укреплено сие место, заподлинно сказать не можно. Старожилые из предания объявляют, что тут до взятия Казани обитали Татара, а по взятия оные место сие оставили…» ( Дневные записки путешествия доктора и Академии наук адъюнкта Ивана Лепехина по разным провинциям Российского государства 1768 и 1769 году. – Санкт-Петербург, при Императорской Академии наук. 1771, стр. 337.)

Әмма соңрак чор галимнәре “татарлар” сүзен “кешеләр” сүзе белән алыштырып яза башлаганнар, нәтиҗәдә, Валы авылы янындагы борынгы Мүрмән каласында безнең халык Болгар дәүләте чорында гына яшәгән булып чыга. Хәтта үзебезнекеләр дә, бүгенге урыс тарихчыларына ияреп: “Коллега Палласа – Иван Лепехин писал, что люди ушли из Муромского городка только после падения Казанского ханства, в середине XVI века”, дип язалар. (Шамиль Галимов. Прошлое как вера в будущее. – Самара, 2012, стр.9.) Казан ханлыгы җимерелгәннән соң Мүрмән каласын калдырып киткән кешеләр – ТАТАРЛАР булган бит, әмма бүгенге галимнәр моны искә алмыйлар.

Күпчелек галимнәрнең язуынча, имеш, 1236 елны татар-монгол яуларыннан соң Мүрмән каласы җимерелә һәм башка торгызылмый. “...Муромский городок, разрушенный татаро-монголами в 1236 году, больше не восстановливался...” (Г.И.Матвеева, А.Ф.Кочкина. Муромский городок. – Самара, 2005, стр.6.) Ни өчен бүгенге галимнәр академик Лепехинның татарлар турындагы сүзләренә игътибарсыз калганнар соң, ул гына да түгел, “татара”ны “люди” сүзенә алыштырганнар, яки 1236 елдан соң Мүрмән каласы яңадан торгызылмаган, дип исбатларга тырышканнар? Безнең уебызча, борынгы болгарларның һәм аларның шәһәрләренең татар-монголлар тарафыннан юк ителүе барысын да канәгатьләндергән. Бу юл белән китеп, тарихчылар ике куянны атып екканнар – беренчедән, татар-монголларны болгар кабиләләрен юк итүче итеп теркәп калдырганнар, икенчедән, Самарская Лукада, Муромский городокта татарларның хәтта Казан ханлыгы чорында да хуҗа булып яшәп ятуларын яшергәннәр. Ни өчен шулай эшләгәннәр? Чөнки Лепехинга ияреп, Казан ханлыгы чорында Самар ярымутравында, Мүрмән каласында татарлар яшәгәнен язсаң, аларның ни өчен юкка чыгуларын да язарга кирәк булачак.

Алай да, төбәк тарихын өйрәнүче кайбер татарлар Муромский городокта тормышның 1236 елдан соң да дәвам итүен язалар. “Разрушенный во время монгольского нашествия в середине 1236 года, Муромский городок не прекратил существование, однако роли важного экономического и общественного центра, как прежде, уже не играл”, дип яза алар. (Шамиль Галимов. Счастье жить на земле предков//Самар татарлары, 2012, №1, декабрь, стр.8.) Әйткәнебезчә, автор, Лепехинга таянып, биредә кешеләрнең (татарларның – Ф.Б.) 16 гасыр утраларына кадәр яшәүләрен яза. Аннан соң биредә татарларның эзе югала...

Чыннан да, Болгар һәм Алтын Урда чорларында, Казан ханлыгы заманында гасырлар буе Самар ярымутравында, Мүрмән каласында яшәгән болгар-татарлар кая киткән соң? Бүгенге көндә Самарская Лукада бер генә татар авылы да юк бит, ә урыс, чуаш, мукшы авыллары бар. Безнең уебызча, Мүрмән каласында яшәгән татарларның бер өлешен, Казан ханлыгы җиңелгәч, басып алучы урыслар юк иткән, Самар ярымутравында башкисәр казакларның, шул исәптән, Ермак ерткычларының да бер ара яшәп алуын истә тотсак, татарларга үз милләтләрендә һәм диннәрендә исән калу мөмкин булмаган. Татарларның икенче бер өлешен көчләп чукындырганнар яки исән калу өчен, алар христиан динен алырга мәҗбүр булганнар. Бу татарлар урыс милләте составына күчеп, хәзер Самар ярымутравындагы урыс авылларында, бигрәк тә, Муромский городок янәшәсендәге Валы һәм Жигули авылларында яшиләр.

Гомумән, Самар ярымутравындагы шактый урыс-чуаш-мукшы авыллары элеккеге болгар-татар авыллары өстендә утыралар. “...булгарские поселения обнаружены на территории города Самары, а также в районе сел Винновка, Шелехметь, Подгоры, Валы, Жигули, Александровка, Рождественно, Новинки, Брусяны, Мордова Поляна, Торновское, Хрящевка...” дип яза төбәк тарихын өйрәнүчеләр. (Шамиль Галимов. Счастье жить..., стр.8) Татарларның тагы бер өлеше биредән качып исән калган, алар Идел аръягындагы кыпчак далаларына һәм коры җир буйлап, ярымутрауның дәвамы булган урман-дала зонасына, хәзерге Пенза, Мордовия, Ульяновск җирләренә таралган мишәрләр...

Әйткәнебезчә, Муромский городок хәрәбәләре бүгенге галимнәр тарафыннан өйрәнелә, әмма археологик яктан әле андагы катламнарның ун проценты да ачылмаган. Гадел галимнәр булса, биредә болгар чорыннан соң Алтын Урда һәм Казан ханлыгы заманнарында да шәһәр булганлыгын һәм анда татарлар яшәгәнен әйтерләр, дип уйлыйм. Шулай ук биредә Җәмигъ мәчет һәм башка мәчет-мәдрәсәләр урыннары да әле казып чыгарылмаган, ә алар Мүрмән каласында шактый булган. Безнең бу язманың төп максаты исә - Самар ярымутравында, шул исәптән, Мүрмән каласында да төрки-татарларның зур борынгы тарихы булуын һәм аларның биредә 17 гасыр башларына кадәр яшәүләрен исбат итү. Без моны үзебезгә кадәр бу тирәләрне өйрәнгән галимнәрнең хезмәтләренә таянып дәлилләргә тырышырбыз.

Самар ярымутравын һәм Мүрмән каласы хәрәбәләрен өйрәнү 18 гасыр урталарында Иван Лепехиннан башланган, соңрак бу эшне Петер Паллас дәвам иткән, 19 гасырда дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Владимир Поливанов бу якларны өйрәнүгә күп көч куйган. Ни гаҗәп, бу галимнәрнең хезмәтләрендә татар сүзе яшерелми, үзләрендә булган мәгълүматлар буенча, алар Самар ярымутравының тарихын мөмкин кадәр дөрес чагылдырырга тырышканнар. Алардан соң Самарская Луканы һәм Мүрмән каласын өйрәнгән тарихчылар бу галимнәрнең хезмәтләренә таянганнар, әмма аларның татарлар белән бәйле фикерләрен алга чыгармаганнар. Без исә 18-19 гасыр рус галимнәренең Самар ярымутравында болгар-татар тарихы белән бәйле фикерләренә төп басымны ясарбыз.

Башта ук географик атамаларга ачыклык кертеп үтәсем килә. 18 гасырның урталарында фәнни әдәбиятта “Самарская Лука”, “Муромский городок”, “Жигули таулары” дигән атамалар юк. Аларда Самар ярымутравы “Остров”, ягъни, утрау-атау, дип аталган. Ә Муромский городок хәрәбәләре янәшәдәге Валы авылы белән бәйләп өйрәнелгән, Муром атамасы исә биредә яшәгән кабилә исеме булган, дип язалар, аның Мауремане, Мурмани, Муран вариантлары да бар, бу борынгы бортас-мишәрләрнең үзатамалары булырга да мөмкин. Дөресен әйткәндә, “Мур” тамырыннан башланган географик атамалар – Мурманск, Муром, Муромец сүзләре әле тиешенчә өйрәнелмәгән. Ә татарлар Жигули тауларын – Үртүбә, дип, Иделнең аръягындагы, биредән ерак булмаган Патша курганын (Царев курган) – Сары Олы Тау, дип атыйлар, галимнәрнең әйтүенчә, анда татарларның Мамаон исемле зур патшалары күмелгән булырга тиеш. Мүрмән – Муромский городокның да Мәрҗән варианты бар, әмма бу исем дә ахырга чаклы ачыкланмаган.

Инде тагы Иван Лепехин хезмәтләренә әйләнеп кайтыйк. Ул Валы авылы янындагы борынгы хәрәбәләрне “Муромский городок” дип атамаган, ә “Древнее при селе Валах укрепления” бүлекчәсендә бәян иткән. “Село Валы наименование свое имеет от древнего укрепленного места, - дип яза ул. – Оно находится верстах в трех между оным селом и селом Жигулихою.» Лепехинның язуы буенча, бу ныгытмалар бик көчле булган, алар рәт-рәт булып, Идел елгасына кадәр барып җиткәннәр, “Волжские горы”, «Яблоневые горы» дип аталган таулар да табигый ныгытмалар ролен башкарган. Лепехин фикеренчә, тау битләрен каплап киткән алма бакчаларын биредә элек яшәүчеләр утырткан булырга тиеш. Лепехинның Казан ханлыгы чорында монда татарлар яшәгәнлеге турында фикерен без югарыда язган идек инде.

Иван Лепехин Печерский авылыннан 20 верст ераклыкта булган Кастычи авылында да булган, заманында анда татарлар яшәгәнлеген язып калдырган. “Древнее в Кастычах укреплении”. Село Кастычи весьма пространна, и живут в нем государственные крестьяне; а в старину сие место принадлежало Волжским нагорным Татарам. Татарское обиталища видны еще и по сие время остатки, которые состоят из каменных разваливавшихся стен. Числом их только три», дип яза ул. (Иван Лепехин. Күрсәтелгән хезмәт, 340 бит.) Бу авыл хәзерге галимнәрнең хезмәтләрендә искә алынмый, димәк, ул инде әкренләп юкка чыккан. Әле Лепехин килгәндә дә анда таш диварлар булгач, бу урында да татарларның кирмәннәре булган, дигән сүз.

Лепехин артыннан ук бу якларда галим Петер Паллас та була, ул да Валы авылы янындагы борынгы шәһәрлек урынын “татар кирмәне” – “татарский шанц” дип атый. “Деревня Валовка проименована по находящемуся за две версты…обширному и, как сказывают, татарскому шанцу, состоящему из трех валов со рвами, имеющему несколько верст в окружности, - дип яза ул. – В сем шанце нет никаких следов строения, однако во время пахания попадаются иногда татарские кирпичи…, может быть, находящихся в земле могил.» (Паллас П.С. Путешествие по различным провинциям Российского государства. – СПб, 1773-1778. Ч.1, стр.243.)

Палласның шушы ук хезмәтендә татарлар белән бәйле фикерләр шактый. әйтик, ул Самар ярымутравының мәҗүси чуашлар яшәгән Севрюкова авылы янында ике курган күрә һәм аларның татар каберлекләре булырга мөмкинлеген әйтә: “Может быть, что и сие два кургана ни что иное, как знаки для памяти, или старинные Татарские кладбища” дип яза ул. (П.С.Паллас, күрсәтелгән хезмәт, 279 бит.) Ул шулай ук Самар ярымутравындагы шактый үсемлекләрнең татар атамасы белән бәйле булуына да игътибар иткән, әйтик, «Татарская дикая крапива”, “Татарский клен” һәм шундый төрки-татар атамаларының еш очравын ассызыклаган.

Әмма Самар ярымутравын һәм аның белән бәйле татар тарихын иң җентекле теркәп калдыручы, мөгаен, төбәк тарихын өйрәнүче археолог Владимир Николаевич Поливановтыр. 1900 елда аның “Археологическая карта Симбирской губернии” дип аталган хезмәте басылып чыга, биредә ул Сембер, Сенгил, Сызран, Буа, Алатыр, Ардат, Курмыш өязләрендәге борынгы шәһәрлек урыннарын, курганнарны, валларны, мәгарәләрне, торлак урыннарын, табылдык-хәзинәләрне тасвирлый. Әлбәттә, В.Поливанов үзенең бу хезмәтендә аңа кадәр Самар ярымутравын өйрәнгән Лепехин, Паллас кебек галимнәрнең хезмәтләренә дә таяна, фәнни әйләнешкә “Муромский городок” дигән атаманы кертеп җибәрә, әмма ул Иделгә якынрак җирдә итеп тасвирланган. Бу тирәдә ике борынгы шәһәр булган кебек тәэсир кала.

Поливанов та, Лепехин кебек үк, Валы белән Жигули авыллары янындагы борынгы шәһәрлектә Казан ханлыгы чорында татарлар яшәгәнлеген язып калдырган: “Местные старожилы по преданию передают, что на этом месте, около сел Жегулихи и Валов, до взятия Казани жили татары, которые после падения Казанского царства куда-то ушли, - дип яза ул. – На всем укрепленном пространстве между двух упомянутых городков встречаются черепки глиняной посуды, медные топорики, медные старинные деньги круглой и треугольной формы, человечские костяки с медными и серебряными кольцами, медная посуда. А также оружие из железа – шашки, сабли и копья.» (В.Н.Поливанов. Археологическая карта Симбирской губернии. – Симбирск, 1900, стр.28.)

Бу – бик мөһим хәбәр, чөнки соңгы вакытта рус-татар (болгар) тарихчылары Муромский городокта болгар-монгол-татар бәрелешен иң алгы планга чыгардылар, аннан соң биредә тормыш туктаганлыгын исбатларга тырыштылар. “В 1236 году Муромский городок на Самарской Луке разделил трагическую участь других городов Волжской Булгарии, - дип яза алар. - Он был полностью разрушен и сожжен войсками Бату-хана... Вместе с древним булгарским городом были стерты с лица земли и все окрестные села. После этой трагедии Муромский городок уже не возродился. Чудом уцелевшая часть местного населения покинула Самарскую Луку и расселилась в других местах.” (Дмитрий Сташенков. Трагедия древнего города //Наследие Волжских булгар. – Казань-Самара, 2013, стр.136-137.)

Озак еллар буе Муромский городокта казу эшләре алып барган археолог Анна Кочкина да шул сүзләрне кабатлый, татар-монол яуларыннан соң биредә кешеләр яшәмәвен әйтә. “Со времен монгольского нашествия в районе Муромского городища никто не жил”, дип яза ул. (Наследие Волжских булгар…, стр.137.) Әлбәттә, Самара тарихчылары Лепехинның да, Поливановның да югарыда телгә алган хезмәтләрен белгән булырга тиешләр, әмма бу галимнәрнең Муромский городокта Казан ханлыгы чорында да ТАТАРЛАР яшәве турында фикерләрен беркайчан да телгә алмаганнар, киресенчә, монгол яуларыннан соң биредә беркем яшәмәгән, шәһәр юкка чыккан, дип баралар. Ни өчен шулай дип язалар? Бу сорау ачык кала...

Муромский городок турында фәнни хезмәтләрне укыганда, тагы бер сәерлеккә (нестыковка) тап булдым. Әйтик, В.Поливанов Валы авылы янында бер борынгы шәһәрлек, ә Иделдән ерак түгел икенче - Муромский городок дип аталган шәһәрлек барлыгын язып калдырган. “Село Валы получила свое название от древнего укрепленнаго места, которое находится между названным селом и селом Жегулихою, - дип яза ул. – В северо-восточной стороне от села Валов тянутся Яблонные волжские горы, параллельно с которыми идет глубокий буерак. К этому буераку примыкает городок четыреугольной формы, длиною 200 сажен и шириною около 100 сажен. Городок окружен с северо-западной и юго-восточной стороны тоже оврагами, а с южной стороны, обращенной к селу Валы, - тремя высокими валами с глубокими рвами. Из них средний вал всех выше. Валы проведены не по прямой линии, а полукругом. Овраги, с которыми соединяются валы, продолжаются далее до Волги верст на десять, где и оканчиваются также городком, названным местными жителями “Муромским”. Этот городок расположен недалеко от Волги на одной из Яблоновых или Волжских гор.” (В.Н.Поливанов, күрсәтелгән хезмәт, 28 бит.)

Шундый озын өзек китергән өчен укучы мине гафу итсен, әмма мәсьәләгә ачыклык кертү өчен бу кирәк иде. Поливановның язуынча, Валы янында бер борынгы шәһәрлек урыны, ә Идел буенда икенчесе булган, нәкъ менә соңгысы “Муромский” дип аталган. Димәк, бүген Валы авылы янында галимнәр “Муромский” дип өйрәнә торган хәрәбәләр бөтенләй башка исемдәге шәһәрнеке булып чыга? Ә чын “Муромский”ны Идел буеннан эзләргә кирәк, бәлки Муран каберлеге яки Междуреченск шәһәр калдыклары соңрак “Муромский” дип атала башлагандыр? Ни булса да, Валы авылы янындагы борынгы болгар-татар шәһәренең чын тарихи исемен эзләп табарга кирәк әле...

Әмма сәерлекләр моның белән генә бетми. Самараның бүгенге тарихчылары, Поливановның бу хезмәтеннән мин югарыда мисалга китергән өзекне үзләренчә үзгәртеп язганнар. Ягъни, Поливановның “Муромский городок Иделдән ерак түгел урнашкан”, дигән сүзләрен, “Муромский городок Валы авылыннан ерак түгел урнашкан”, дип үзгәрткәннәр, бу инде күрәләтә фальсификация. “...Овраги, с которыми соединяются валы, продолжаются до Волги верст на 10, где оканчиваются также городком, названным местными жителями Муромским. Этот городок расположен недалеко от с. Валы, на одной из Яблоневых или Волжских гор”, дип яза алар. (Г.И.Матвеева, А.Ф.Кочкина. Муромский городок. – Самара, 2005, стр.18-19.) Бу урында авторлар үзләре дә аптыраганнар, “Не вполне ясно, о каком втором городке говорит В.Н.Поливанов, важно отметить, что и он в конце прошлого века видел 3 вала и рва”, дип өстәп куйганнар. (Шунда ук.) Әмма мондый 3 вал һәм тирән чокырлар белән һәр болгар-татар каласы чорнап алынган булган, бу авторлар өчен дәлил булып тора алмый. Поливанов бу тирәдә ике шәһәр барлыгы турында яза икән, аны ахыргача тикшереп бетерергә кирәк иде, ә йөз еллык хезмәткә кул тыгып, аны үзеңчә төзәтергә кирәк түгел иде!

Поливанов бу хезмәтендә Самар ярымутравындагы күп авылларның тарихи урыннарын тасвирлаган, без исә аннан татарларга караган өлешләрен генә сайлап алдык. Ул Уса елгасы буендагы Муранка авылындагы каберлеккә (могильник) киң тукталган, Император Археологик комиссиясе кушуы буенча, андагы археологик казу эшләре белән үзе җитәкчелек иткән. 14 гасырда, ягъни, Алтын Урда чорында биредә күмелгән 700 кабернең бер өлеше мөселман-татарларныкы булып чыга. “Третья форма погребения, которую исследователь встретил у камня с татарской надписью (вследствие плохой сохранности неразобранной), заключалась в отсутствии при костях вещей.» (Поливанов, күрсәтелгән хезмәт, 25 бит.) Ягъни, киемсез һәм әйберләрсез күмелгән, кабер ташына гарәпчә-татарча язылган каберләрне татарныкы, дип исәпләгәннәр һәм дөрес эшләгәннәр. Шул ук вакытта аты белән бергә күмелгән бер җайдакның кабереннән татар акчалары да табыла, бу – ислам динен кабул итмәгән монгол яугире кабере булырга мөмкин. Башка каберләрдән дә шактый гына татар тәңкәләре табылган, “В числе монет встречаются золото-ордынские следующих ханов: Узбек-хан (Старый Сарай. 731-1330), Джанибек-хан (Новый Сарай. 747- 1346), Бердибек-хан (759-1359) и Тимур-хаджа (759-1359). (Поливанов, күрсәтелгән хезмәт, 27 бит.)

1889 елның Муран каберлегеннән ерак түгел гарәпчә язылган кабер ташы табыла. Автор фикеренчә, биредә 70 дисәтинә зурлыгындагы шәһәрлек булган, ул утрау рәвешендә Уса елгасы һәм аның култыгы арасында ясалма рәвештә ясалган. “На поверхности этой площади встречается немало черепков глиняной обожженной посуды с рисунками, железной гари, прясел, кусков кирпича, - дип яза Поливанов. – В большом числе попадаются также татарские монеты XIV века. Здесь на середине острова находилось небольшое каменное здание неопределенного назначения, с каменным полом и такими же из дикаря стенами, плотно сложенными на извести.» (Шунда ук.)

Поливанов бу утрау-шәһәрлектә Сарайдагы кебек шакмаклы “татар кирпече” очравын да яза, халыктан ишетүе буенча, бу тирәдә әле күптән түгел генә мәчет манарасы торганлыгын бәян итә. «В народе сохранилось предание, что около здания не так давно еще существовала каменная башня «мизгить» (т.е. мечеть), разрушенная временем, а более кладоискателями и крестьянами, увозившими готовый материал на свои нужды.» (Поливанов, күрсәтелгән хезмәт, 27-28 битләр.)

Галимнәрнең язуынча, бүгенге көндә Самар ярымутравында Алтын Урда чоырннан калган 50 археологик урын билгеле, аларның нибары унлабы гына өйрәнелгән. Бүген “Междуреченское городище” дип өйрәнелгән урын шундыйлар рәтеннән, ул Поливанов язган Муран шәһәрлегенә туры килә. Дөресен әйткәндә, бу тирәдәге авылларның һәм тауларның күпчелегендә борынгы курганнар һәм шәһәрлек урыннары сакланган, әмма аларны махсус өйрәнүче юк. Тагы Поливанов хезмәтенә кайтыйк. Ул Подгоры авылы янындагы шәһәрлек урынында да Алтын Урда чоры көмеш тәңкәләре табылуы турында хәбәр итә:

“За селом Подгоры в долине, называемой «Мордовская поляна», есть признаки городка, имеющего в окружности 160 сажень, - дип яза ул. – В этом городке в 1895 году было найдено 120 татарских золото-ордынских серебряных монет XIII и XIV веков.» (Поливанов, күрсәтелгән хезмәт, 30 бит.) Поливанов шулай ук Переволок авылы янындагы тауларны һәм андагы мәгарәләрне өйрәнә һәм биредәге борынгы ныгытмаларны Татар шәһәрлеге, дип атый. «В переписных и межевых книгах по Самарскому уезду 1672 года описанное укрепленное место называлось Татарским городищем», дип яза ул. (Күрсәтелгән хезмәт, 31 бит.) Ә Печерский авылында исә мөселман кабер ташлары да табылган. “В самом селе Печерском при ломке фундамента одним крестьянином найден надмогильный камень с арабскою вязью”, дип яза Поливанов. (Шунда ук.) Самар ярымутравындагы урыс авылларындагы йорт һәм чиркәү нигезләрен, базларны һәм келәтләрне өйрәнсәң, алардан татарларның шактый борынгы кабер ташлары табылырга мөмкин әле...

Лепехин эзләре буйлап барып, Поливанов та Костычи (Кастычи) авылында була һәм андагы татар ныгытмасын тасвирлый. “Среди села Старых Костычей на площади где ныне стоит церковь, видны следы бывшаго здесь некогда татарского каменнаго укрепления, - дип яза ул. – Гора, на которой стоит городище, спускается к Волге отвесною стеною... Встарину место это принадлежало волжским нагорным татарам.” (Күрсәтелгән хезмәт, 33 бит.) Поливанов бу авылдан ерак түгел татар каберлеге барлыгын да хәбәр итә: “В двух верстах от села Старых Костычей, на кургане, называемом Пустыльским Бугром, что около Пустыльского оврага, есть татарский могильник, на которым и ныне находят человечские остовы в сидячем положении и мелкую серебрянную ордынскую монету.” (Поливанов, күрсәтелгән хезмәт, 34 бит.)

Бүгенге төбәк тарихын өйрәнүчеләр, узган гасыр галимнәренең хезмәтләренә таянып, Самар ярымутравында Алтын Урда ханнарының җәйге ыстаннары булган, дип тә язалар. “Некоторые исследователи (например М.Иванин, 1875) указывают, что здесь была летняя ставка ханов Золотой Орды, “паслись бесчисленные стада, и кочевала множества народу”, дип яза алар. (И.Павлович, О.Ратник. Тайны и легенды волжской подземелей. – Самара, 2003.) Биредә сүз М.И.Иванинның “О состоянии военного искусства у среднеазиатских народов при Тамерлане” дигән хезмәте турында бара, ул 1875 елда басылып чыккан булган.

Күрәсез, 18-19 гасыр галимнәре Самар ярымутравында татар тарихын шактый дөрес яктыртканнар, күргән-белгәннәрен яшереп калдырмаганнар. Ул вакытта әле татар атамасын болгар белән күрәләтә алыштыру да булмаган, тарих ничек бар – шулай язылган. Егерменче гасырда исә, бигрәк тә, совет чорында, бигрәк тә соңгы вакытта Самар ярымутравында татар тарихы турында я бөтенләй дәшмәделәр, я бу дәһшәтле атаманы болгар белән алыштырдылар. Югыйсә, биредә Болгар һәм Алтын Урда чоры тарихи ядкәрләре, археологик истәлекләр бер тигез бит – һәр икесендә иллешәр. Самар ярымутравының татар чоры аз өйрәнелүен бүгенге галимнәр биредә ике гасыр буе тормышның ташландык хәлдә булуы белән аңлаталар:

“...Замятня, эпедимия чумы и поход Тамерлана в конце XIV в. – все это привело территорию Самарской Луки в запустение почти на два столетия, - дип яза алар. – Памятники XV-XVI вв. здесь археологом пока неизвестны. Земли Самарского края становятся пограничными между Русским государством и Великой Степью.” (Древности Самарской Луки. – Самара, 2011, стр.21-22.)

Һәм алар өчен Самар ярымутравында яңа тарих 16 гасырның урталарыннан – Казан ханлыгы юк ителеп, аның җирләренә урыслар күчеп утыргач башлана, бу яңа тарихта татарларга урын юк инде. Биредә тарих болгар белән башлана, урыс белән бетә, уртадагы зур катлам – татар катламы өйрәнелми дә, язылмый да. Бу дөрес хәл түгел, әлбәттә. Самар ярымутравының ике гасыр буе урысларны көтеп буш ятуы да дөрес түгел, биредә тормыш булган, Казан ханлыгы чорында татарлар монда хуҗа булып, шәһәрләр төзеп яшәгән, бу хакта Лепехин да, Поливанов та язып калдырган. Казан ханлыгы юк ителгәч тә әле монда татарлык чаткылары калган булган, чөнки халык хәтле халык алай тиз генә юкка чыга алмый. Боларга әле алга таба тукталырбыз.

Кызганыч, Самар ярымутравын 1923, 1928-1929 елларда махсус өйрәнгән Вера Владимировна Гольмстенның язма архивы юк дәрәҗәсендә, ә ул үзе 1942 елда Ленинград блокадасында ачтан үлә. Ул Муромский городокны да тикшергән була һәм аны болгар чоры тарихи ядкәре буларак бәяли. “К сожалению, результаты этих исследований остались неопубликованными, - дип яза аның турында тарихчылар. – В статьях В.В.Гольмстен содержится лишь самая общая характеристика Муромского городка. Она правильно определила его культурную принажлежность болгарам и датировала памятник X-XII вв.» (Г.И.Матвеева, А.И.Кочкина. Муромский городок. – Самара, 2005, стр.19.)

1930-1950нче елларда Самар ярымутравы турында халык яратып укырлык фәнни-популяр китаплар язган тагы бер краевед бар, ул – М.А.Емельянов. Менә безнең кулыбызда аның ике китабы – “Жигули и круглосветка (Куйбышев, 1938) һәм “Самарская Лука и Жигули” (Куйбышев, 1955) китаплары. Әлбәттә, ул да үзенә кадәр Самар ярымутравы турында язылган хезмәтләр белән танышып чыккан, шул чор идеологиясенә каршы килмәгәннәрне, шул заман күзлегеннән чыгып яктырткан. Самар ярымутравы турында, бигрәк тә, болгар-татарлар турында һәр хәбәр кадерле булганга, без аның да хезмәтләре белән җентекләп танышып чыктык һәм авторның яңарак фикерләрен укучыларга да җиткерергә булдык. Әлбәттә, аларның кайберләре бәхәсле, кайберләре фәнни дәлилләнмәгән, әмма автор теманы бик нык өйрәнгән, шуңа күрә, аның үз фикеренә хакы бар. Бигрәк тә Самар ярымутравының урыс басып алганнан соңгы тормышы күп нәрсәләрне ачып бирә...

Башта Емельяновның 1938 елда басылып чыккан китабына тукталыйк. Автор башта ук үз-үзенә каршы булган фикерләр белдерә: чуаш һәм мукшыларны Самар ярымутравына 18 гасырда гына күчерелүләрен әйтә дә, иң борынгы тарихи ядкәрләрне, шәһәрлек һәм курганнарны чуаш һәм мукшыларныкы, дип белдерә итә. Әмма үзенең моңа бернинди дәлиле дә юк. Бу борынгы тарихны болгар-татарлар белән бәйләмәс өчен, автор әнә шундый уйдырмаларга да бара. Ә менә Мүрмән шәһәре турында язганда, ул инде берничек тә болгар-татарны әйләнеп үтә алмый, “Раскопки, произведенные в 1929 году, показали, что городок этот относится к типу булгарских городов XIII века”, дип яза. (М.А.Емельянов. Жигули и круглосветка. – Куйбышев, 1938, стр.78.)

Емельянов ике китабында да Муромский городокның үзәгендә кремль булганлыгына ишарә ясый, биредә таш биналар барлыгын әйтә, шулай ук балчык һәм агач өйләр дә булуын яза. Болгар шәһәрен юк итүче итеп ул ачыктан-ачык татарларны күрсәтә, димәк, бу чорда инде шундый караш формалаша башлаган булган. “Муромский городок погиб около 700 лет назад, при движении татар на запад, разоривших до основания булгарского царства”, дип яза ул. (М.А.Емельянов, күрсәтелгән хезмәт, 78 бит.) Югыйсә, бу автор Лепехин һәм Поливанов хезмәтләрен укыган булырга тиеш бит, алар исә хәтта Казан ханлыгы чорында да биредә татарлар яшәгәнлеген язып калдырганнар!

Валы авылының барлыкка килүен автор монахлар белән бәйли. “С 1660 года Самарская Лука переходит во владения монастыря Саввы Сторожевского, после чего начинается усиленная колонизация ее, - дип яза ул. - …Основания Валов связано с периодом пребывания на Самарском Луке монахов Саввинского монастыря, которые здесь имели свою вотчину.» (Күрсәтелгән хезмәт, 4, 79 битләр.) Күргәнегезчә, әле 17 гасыр урталарында ук Самар ярымутравы Мәскәү монастыры, ягъни, чиркәү карамагына бирелгән булган, ә алар бары тик җирле халыкларны христиан диненә кертү өчен генә юлга кузгалалар. Самар ярымутравына чуаш-мукшыларның бары тик 18 гасыр башында гына крепостнойлар буларак күчерелүләре билгеле, димәк, 17 гасыр урталарында биредә җирле халык булып татарлар торган, Мәскәү поплары аларны чукындырырга дип юлга чыккан.

Усоль елъязмасына таянып, Емельянов Валы авылына нигезне Малыклы ягыннан килүчеләр салган, ди, әмма безнең фикеребезчә, биредә инде алар килгәндә Мүрмән каласыннан күчкән татарлар яшәп яткан. Автор янәшәдәге Жигули авылына нигез 1570 елда салынган, дип бара, ул вакытта әле биредә чуаш-мукшыларның эзе дә булмаган, руслар да аз булган, димәк, Жигули авылының да беренчел халкы янәшәдәге Мүрмән каласыннан күчкән татарлар булырга тиеш. Мәскәүдән килгән урыс монахлары җиң сызганып менә шуларны чукындырырга тотынганнар да инде, җирле халык дин белән бергә телне дә алган, урыс чолганышында калган татарлар инде берничә буын эчендә шул милләт составына күчеп беткәннәр, чөнки башкача исән калу мөмкин булмаган...

Чуаш авылы Кармалы янындагы борынгы шәһәрлекне Емельянов болгар чорына керткән, аның элеккеге исеме Хула-ду икәнлеген әйткән, хәзер исә бу урын фәндә “Кармалинское городище” буларак билгеле. “Из доисторических памятников села заслуживает внимание городище Хула-ду, - дип яза ул. - ... Археологи относят Кармалинское городище к периоду булгарских поселений на Самарской Луки.” (Күрсәтелгән хезмәт, стр.109-110.) Автор шулай ук Березовка авылы янындагы Бөркет тавы түбәсендә дә болгар шәһәрлеге булганлыгын язып үтә. (Күрсәтелгән хезмәт, 157 бит.) Ә Александровск авылында 20 гасыр башында бер чүлмәк хәзинә тапканнар, анда 4 килограмм татар акчалары булган. “В 1911 году крестьян Гадалин при распашки земли нашел глиняной горшок со старинными монетами татарской чеканкой весом до четырех килограммов”, дип яза Емельянов. (Күрсәтелгән хезмәт, 170 бит.) Хәзер кайда ул татар акчалары – билгесез, югыйсә, кайда һәм кайчан сугылганыннан чыгып, биредә татарларның кайсы чорларда яшәгәнен билгеләп булыр иде.

Емельянов хезмәтеннән Самар ярымутравының урыслар басып алган чоры турында шактый мәгълүмат табарга мөмкин. Әйтик, әле 1557 елда ук бирегә атаман Ляпун Филимонов отряды җибәрелә, имеш, Явыз Иван шулай итеп нугайларны сакларга тели икән! Моңа автор үзе дә ышанмый, урыс патшасы Идел буенда басып алган җирләрне сакларга теләгән, дип яза. “Конечно, русскому царю хотелось не столько оберегать ногаев, сколько закрепить за собою захваченные в Поволжье земли, - дип яза ул. – В 1614 году сюда был отправлен отряд в 500 стрельцов, с наказом посторить укрепленный пункт в том месте, «где переволочатся с Волги на Усу-реку.» (Күрсәтелгән хезмәт, 121 бит.)

Шунысын да әйтергә кирәк, Самар ярымутравындагы кайбер авыллар Явыз Иван тарафыннан купец Строгоновларга бүләк ителә, алар монда тоз чыгара башлыйлар. Аннан Самар ярымутравы, кешеләре-ниләре белән бергә, Мәскәү монахлары кулына күчә, аннан – Меньшиковларга, аннан – Биронга, аннан – Давыдов-Орловларга бүләк ителә. Читтән килгән бу байлар Самар ярымутравының җелеген суыралар, аннан алырдай бар нәрсәне дә алалар, утрауны бушка эшләүче крепостнойлар белән тутыралар. “В 1710 году по приказу Петра I были переселены на Самарскую Луку из вотчины Г.Головина (Пензенского уезда) 700 крепостных крестьян», дип яза Емельянов бу хакта. (Күрсәтелгән хезмәт, 4 бит.)

Хәзер Жигули шәһәре урнашкан урында Моркваши авылы булган, Паллас хезмәтләрендә ул Маркуаш, дип атала. Галимнәр фикеренчә, бу торак урыны да болгар чорыннан калган, бүгенге исеме белән 17 гасырдан атала башлаган. “По преданиям Моркваши основаны булгарами еще в XIII веке, - дип яза Емельянов. – Исторические данные подтверждает, что село Моркваши известно под этим названием с XVII века.» (М.А.Емельянов, күрсәтелгән хезмәт, 175 бит.)

Бу беренче китабында Емельянов Самар ярымутравында Хан оврагы булуын, анда Хан суы чыгуын да язып калдырган (35 бит), димәк, биредә ханнар да булган, дигән сүз? Ә тирән чокыр төбендә автор өч метр озынлыктагы үсемлекләрне күргән, алар “короставник татарский” дип атала икән (48 бит). Хәер, Самар ярымутравында бик күп үсемлекләрнең татар атамасы белән бәйле булуын Лепехин һәм Паллас хезмәтләреннән дә укып белгән идек инде... Ә узган гасырлар фольклорчысы Д.Н.Садовниковның хезмәтләрендә бу тирәләрдә каракүл имәне – “каракульский дуб” үсүе, анда тере һәм үле суы (живая и мертвая вода) саклануы әйтелгән. (Д.Н.Садовников. Сказки и предания Самарского края. – Самара, 1993, стр.42. Бу китап 1884 елгы нөсхәдән күчереп бастырылган.) Ә Пушкин әкиятләренә Самар ярымутравы Буян утравы буларак кереп калган, танылган рәссам Репин исә биредә булып, үзенең “Бурлаки на Волге” дигән мәшһүр картинасын ясаган... 19 гасыр башында Иделдә 300 мең бурлак черәшеп су көймәләрен өстерәгән, аларның күпчелеге татарлар булган... Бу бурлаклар Түбән Новгород белән Әстерхан арасын 75 көндә урап килә торган булганнар.

М.А.Емельяновның икенче китабы да Самар ярымутравына багышланган, ул 17 елдан соң шактый тулыландырып баслып чыккан, анда да татар тарихына кагылышлы мәгълүматлар бар. Автор әле 9 гасырдан ук бөтен Самар ярымутравының тулысынча Болгар патшалыгы составында булуын бу китабының башында ук билгеләп үтә. “В IX-XIII веках Самарская Лука входила в Болгарское царство, что подтверждается открытием археологической экспедиции под руководством профессора В.В.Гольмстена в 1923, 1928 и 1929 годах остатков ряда поселений, относящихся к этому периоду: на Лысой горе – у села Морквашей; на Белой горе – у села Подгор; на горе Ош Панда Нерь – у села Шелехмети.» (М.А.Емельянов. Самарская Лука и Жигули. Краеведческие очерки. – Куйбышев, 1955, стр.3-4.)

Беренче китабыннан аермалы буларак, Емельянов монысында Муромский городок атамасының тарихын аңлатырга тырыша, аны урысларның мифик герое Илья Муромец исеме белән бәйли. “В период Болгарского царства самым крупным центральным поселением на Самарской Луке был Муромский городок, - дип яза ул. - ... Легенда, рассказываемая местным населением о том, что русский богатырь Илья Муромец в битвах уничтожил здесь целый татарский город, видимо, и послужила основанием к наименованию городка.” (Күрсәтелгән хезмәт, 4 бит.)

Игътибар итегез – биредә сүз урыс баһадирының ТАТАР шәһәрен юк итүе турында бара, монда инде болгарлар да, монголлар да юк! Халык хәтерендә урысларның татар шәһәрен юк итүе кереп калган икән, моның нигезендә тарихи чынбарлык булуы мөмкин. Әмма соңга таба галимнәр бу легендадан Илья Муромецның татар шәһәрен юк итү тарихын төшереп калдыралар, имеш, биредә ниндидер “муром” халкы яшәвен язалар. “С XVIII в. это урочище местные жители называют «Муроским городком», связывая с ним легенду о якобы жившем здесь некогда народе – муромце.» (Муромский городок. – Самара, 2002, стр.7. Текст А.Ф.Кочкиной.)

Тагы Емельяновның икенче китабына әйләнеп кайтыйк. Беренче китабыннан аермалы буларак, ул биредә Муроский городокка шактый киң туктала, аның Лепехин һәм Поливанов хезмәтләреннә тыш, шәһәрлек турында башка чыганаклардан да мәгълүмат алганлыгы сизелә. Ә ул чорда Муромский городок буенча яңарак мәгълүматлар 20нче елларда биредә археологик казу эшләре алып барган Гольмстен архивында гына булырга мөмкин. Димәк, Емельянов ул хезмәт белән таныш булган? Бүгенге көндә исә Гольмстенның Муромский городок буенча архивы юкка чыккан, дип баралар. Кемгә ышанырга?

“Площадь городка по окружности была около восьми километров, - дип дәвам итә Емельянов. – На плане он имел форму овала, длинная ось которого превышала три километра... В центре городка находилась крепость – кремль с внутренним валом. Во время своего рассвета городок имел каменные здания довольно сложной архитектуры, постройки общественного значения.” (Емельянов, күрсәтелгән хезмәт, 5 бит.) Алга таба автор биредән нәрсәләр табылганын бик җентекләп яза, кала халкының утрак тормышта яхшы яшәүләрен хәбәр итә. Һәм, әлбәттә инде, бу бәхетле тормышны юкка чыгаручы итеп ... татар-монголларны күрсәтә. “Случилось это в 1236 году, - дип яза ул. – Огромные орды татаро-монгольских племен под предводительством внука Чингизхана Батыя двигались из Азии в Европу. На своем пути они опусташали земли, грабили и сжигали города и села. Мужчин уничтожали, женщин и детей забирали в плен. Это было страшное нашествие. Все Болгарское цартсво подверглось разорению и опустошению. После разгрома Болгарии татаро-монголы напали на Русь. Образовали в Восточной Европе так называемую Золотую Орду. Двести сорок лет длилось ненавистное татаро-монгольское иго.» (Емельянов, күрсәтелгән хезмәт, 7 бит.)

Самар ярымутравында һәм бөтен төбәктә татар тарихы менә шул рәвешле өйрәнелә - биредә мең ел элек болгарлар яшәгән, явыз татар-монголар килеп аларны басып алганнар, шуннан соң биредә болгарларның үзләре дә, шәһәрләре дә юкка чыккан. Алайса, сорау туа – бүгенге көндә Самара өлкәсендә яшәп ятучы татарлар кемнәр булалар соң инде – соңыннан килгән килмешәкләрме? Әмма алар үзләрен болгар бабаларның дәвамчылары, диләр бит, дәвамчы икән, димәк болгарлар ул чакта юкка чыкмаган, татар исеме астында сакланып, яшәп калган? Хәер, биредә аны урыска да, үзләрен болгар дип йөргән татарга да аңлату мөмкин түгел, аларның икесенең дә тарихи татар-монголларга карата нәфрәтләре хәттин ашкан... Менә шуңа күрә алар урыслар белән бер сүздә булып, һаман әллә кайчан булып үткән татар-монгол яуларын куерталар, Самар ярымутравының да, Муромский городокның да Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры бөтенләй өйрәнелми, тарихи татар бары тик начар яктан гына искә алына... Бик җайлы юл бит - әгәр Болгар шәһәрләрен, шул исәптән, Муромский городокны да явыз татар-монголлар җимергән, дисәң, син урыска охшыйсың, ул бу версияне рәхәтләнеп яклый һәм күтәрә. Әгәр син Болгар шәһәрләрен, шул исәптән, Муромский городокны да Казан ханлыгы юкка чыкканда явыз урыслар җимергән, дисәң, син урыс дошманына әйләнәсең, сиңа фәндә юллар ябыла... Менә шуңа күрә Самараның кайбер татарлары, болгарны күтәрәбез, дигән булып, урыслар белән берләшеп, татар тарихын түбәнәйтү юлына басканнар инде...

Тагы Емельяновның “Самарская Лука и Жигули” китабына әйләнеп кайтыйк. Муромский городок хәрәбәләре янындагы Валы авылы турында язганда, Емельянов яңарак мәгълүматлар да кертеп җибәргән. Әйтик, ул Д.Н.Садовникның 1872 елда чыккан китабына мөрәҗәгать итә: “В своих путевых очерках 1872 года «Жигули и Усолье на Волги» Д.Н.Садовников так описывает эти места: «Окружность татарского укрепления, лежащего вправо от большой дороги (если ехать из Валов в Жигулиху) – в несколько верст… В народе прежними обитателями слывут и татары и разбойники…» (Емельянов, күрсәтелгән хезмәт, 175-176 битләр.)

Ягъни, әле 19 гасыр азагында, Садовников бу китабын язган чагында да, Валы авылы янындагы борынгы хәрәбәләрне “татарское укрепление” дип атаганнар, биредә элек татарлар яшәгән, дип барганнар... Болгар версиясе соңрак, нигездә, совет чорында килеп кергән, шулай итеп, шәһәрлектән генә түгел, бөтен Самар ярымутравыннан татар тарихы һәм татар атамасы сызып ташланган...

Емельяновның икенче китабында бер риваять-легенда бар, ул Уса елгасының Иделгә коя торган тамагында торган тау- курган белән бәйле. Поливанов бу тауны “Девичья Курган гора” дип атый, «Девичьи Курган» дип тә яза. (Поливанов, күрсәтелгән хезмәт, 28 бит.) Ә Емельянов ул исемнәрне төшереп калдырып, “Усинский курган” дип кенә атый, әмма курганның тарихын барыбер кызлар белән бәйли. Аның язуынча, биредә 12 баһадир кыз яшәгән, аларны беркем җиңә алмаган, әмма беркөнне урыс җиреннән бер гарип карт килеп, батыр кызларны җиңгән. Һәм ул урыс җирендә чын баһадирлар яшәгәнен әйткән. Автор фикеренчә, бу легенда 16 гасырларда, урыс дәүләтенең көчәйгән вакытында барлыкка килгән. Емельянов 12 батыр кызның кайсы милләттән икәнлеген язмаган, әмма безнең уебызча, бу кызлар татар милләтеннән булган, чөнки 16 гасырда, Казан ханлыгы җимерелгәнче, бу җирләр татар дәүләте составында булган. Хәзер Емельяновның үзенә сүз бирик һәм озынрак булса да, батыр кызлар турында риваять белән укучыларны да таныштырып үтик.

“Про Усинский курган есть старая легенда о живших на нем двенадцати сестрах-богатыршах. Не было на Волге в то давнее время витязей сильнее и храбрее, чем эти сестры. Всех они побеждали – так говорит эта легенда.

Но вот однажды пришел к ним калика убогий из далекой русской земли. После короткого боя сестры были побеждены старцем. И стали они спрашивать победителя, кто он такой. Старец ответил, что он не витязь, а всего лишь слабосильный старец. Но там, на Руси, есть и настоящие витязи. Призадумались сестры. Поняли они:

Что не сладить им с русской землею,
Не осилить им русский народ,
Когда стройною ратною силой
Он на матушку-Волгу придет.

Предание относится к тому времени, когда в XVI веке Российское государство крепло, его могущество возрастало. В 1552 году произошло большое историческое событие: пало Казанское цартсво, а через четыре года пало и Астаханское. С 1556 года река Волга, от истоков и до устья, полностью вошла в границы Российского государства. С того времени происходило заселение берегов Волги русскими поселенцами.” (Емельянов, күрсәтелгән хезмәт, 190-191 битләр.)

Батыр татар кызларын гарип бер урыс картының җиңүе – ул символик мәгънәгә ия күренеш... Риваятьләрдә, гадәттә, батырны батыр җиңә, халык мескеннәрне иделлаштырмый, кызгана гына, ә монда – киресенчә... Мин бу легенданы башка авторларда очратмадым, шуңа күрә, чагыштыру мөмкинлегем юк, әмма архивлардан булса да табып укырга кирәк, дигән фикергә килдем.

Краевед Емельянов үзенең хезмәтләрендә Самар ярымутравы белән генә чикләнеп калмый, бу тирәдәге башка тарихи ядкәрләргә дә бәя бирә. Әйтик, биредә ерак булмаган Патша Курганы (Царев Курган) турында язганда ул 1669 елда Идел буенча Әстерханга барган голландлы Стрюйс сүзләрен мисал итеп ккитерә: “Гора Сариол-Курган (Царев Курган)...если верить преданиям москвитян, образовалось очень странным образом. Это место представляло когда-то обширную равнину, куда явился один татарский повелитель с 70 князьми и бесчисленным войском для того, чтобы овладеть Московией; он был разбит и умерщвлен вместе со своими соучастниками; из их костей, говорят, и образовалась эта гора”. Это же предание подтверждает и другой путешественник Корнилий де-Бруин, современник Петра I (1703 год).” (М.А.Емельянов. Жигули и круглосветка. – Куйбышев, 1938, стр.208.)

Минем бу Патша Курганы турында заманында аерым мәкалә дә язганым булды. Әйе, күпчелек галимнәр аны борынгы болгар һәм татар тарихы белән бәйле булуын әйтәләр, әмма бу теманы куертмыйлар. Хәзер исә бу милли ядкәребез урысларның табыну урынына әйләнгән, аның түбәсендә - тәре, итәгендә - часовня, биредә татарлыкның “т” хәрефе дә калмаган... Самар ярымутравында булганда да, бу хезмәтемне язганда да, мин биредә татар тарихының үги хәлдә икәнлегенә тагы бер тапкыр инандым. Татарлар да үзләрен сәер тота – болгар байрагы астына ышыкланып, урыслар белән бергә татар тарихын түбәнәйтеп, исән калырга җыеналар... Алар өчен болгарга кадәр дә, болгардан соң да тарих юк... Татарларның үз араларыннан борынгы архивларда эшләүчеләр юк, урыс-марҗа нәрсә язган, шуңа ышанып эш итәләр. Ә бүгенге урыс-марҗалар язган тарихта татарга урын юк, булса да, басып алучы вәхши ролендә генә...

Бүгенге көндә Самар ярымутравында 50 Алтын Урда чоры археологик истәлек урыны барлыгы билгеле, бу бик зур сан, болгар чоры истәлекләре белән бертигез. “В настоящее время на Самарской Луке известно около 50 золотоордынских археологических памятников. Раскопками исследованы не более десяти», дип яза тарихчылар. (Древности Самарской Луки. – Самара, 2011, стр.19.) Әйе, галимнәр тарафыннан Самар ярымутравының Алтын Урда чоры да, Казан ханлыгы чоры да өйрәнелми, чөнки ул – ТАТАР ЧОРЫ. Чөнки монда төп версия булып болгар шәһәрләрен һәм аларның үзләрен юк иткән татар-монгол яулары тора, болгарларны дәвам итеп. биредә Казан ханлыгы җимерелгәнче яшәгән татарларга тарихта урын юк. Шуңа күрә рус-татар (болгар) тарихчылары чыгарган һәр яңа китап Самар ярымутравының бары тик болгар чоры турында гына яза, татар-монголларны яулап алучы һәм юк итүче итеп күрсәтә... Һәм иң гаҗәбе – Самараның татар байлары шушы китапларны чыгарыр өчен зур-зур акчалар түлиләр, моның белән чиксез горурланалар, шулай итеп, үзләре утырган алтын ботакны кискәннәрен, татар тамырларыннан баш тартканнарын аңламыйлар... Әгәр шәһри Болгарда Алтын Урда чоры биналары, мәчет манаралары калмаган булса, монда да җиң сызганып татарны җимерүче һәм юк итүче генә итеп күрсәтерләр иде, әмма борынгы биналар аларны татарлар төзегәненә шәһәдәтлек биреп торалар... Ә Самар ярымутравында болгар чоры да, татар чоры да урыс авыллары астында иңрәп ята, борынгы кабер ташлары һәм мәчет ташлары мал абзарларына һәм кар базларына түшәләгән...

Мин махсус бу язмамда Самар ярымутравының болгар һәм татар чорларына гына бераз тукталып үттем, аның бит әле төрки һун-скиф-сармат чорлары да булган! Һәм Самар ярымутравын тутырып, шул чорларның тарихи ядкәрләре таралып ята... Аларны галимнәр өйрәнәләр, әмма татар тарихы белән бәйләмәскә тырышалар. “Обычаи и материальная культура людей, погребенных в курганах Самарской Луки, имел очевидное сходство с древними культурами тюркоязычных кочевников Восточной Европы и Средней Азии, а также позднесарматских степных племен аланов», дип яза алар, бер аякны фәндә ялгышып «аланнар” дип йөртелгән осетиннар ягында калдырып. (Наследие Волжских булгар. – Казань-Самара, 2013, стр.52.)

Биредәге борынгы курганнарны болгарларның ерак бабаларына (праболгар) да бирергә җыенмыйлар, аларны төрле мәдәниятләргә генә бүлеп өйрәнәләр, ә тел төпләрендә фин-угырлар версиясе ята. Моннан ике мең ел элек Самар ярымутравында яшәгән сармат чорын да галимнәр бер-ике җөмлә белән генә “сикереп” үтәләр: “Вдимо, в эпоху раннего железного века на Самарской Луке бывали кочевники – савроматы и сарматы – народ, не знавший городской культуры, но заставивший заговорить о себе весь цивилизованный мир, - дип яза алар. – Хотя собственно савроматских и сарматских погребений здесь не обнаружено, но характерные для них короткие мечи – акинаки встречались на территории Самарской Луки.» (Древности Самарской Луки. – Самара, 2011, стр.11.) Акинаки – скифларның төп коралы, ул табылган җир – аларныкы, ә скифлар – төрки-татарларның борынгы бабалары. Ә монда, киресенчә, биредәге 2 мең еллык шәһәрлекләрне тартап-сузып борынгы славяннарга тоташтырмакчы булалар... Ә бит, югыйсә, Лепехин, Паллас, Поливанов һәм башка галимнәр дә бу борынгы курганнарны “татар каберлекләре” дип язып калдырганнар!

Шунысын да әйтергә кирәк, Казан галимнәре тарафыннан Самар ярымутравы да, Мүрмән каласы да махсус өйрәнелмәгән, башкала болгарчылары аның белән теоритик яктан гына кызыксыналар. Бүгенге көндә борынгы шәһәрлек урынында күрше урыс авылларының пай җирләре, аңа шулай ук “Самарская Лука” дип аталган милли парк та хуҗа, шуңа карамастан, “кара казучылар” дип аталган хәзинә эзләүчеләр биредә еш була икән. Дөрес, Самара археологлары да биредә казу эшләре алып баралар, әмма алар гына да читтән булган басым һәм һөҗүмнәргә каршы тора алмыйлар.

Шуларны искә алып, Жигулевск шәһәренең төбәкне өйрәнү музее җәмәгатьчелеккә тарихи Мүрмән каласы территориясендә ачык һава астындагы музей төзү инициативасы белән чыкты. “Музей под открытом небом на территории “Муромского городка”” дип аталган фәнни-гамәли семинар 2013 елның 9 июнь көнне Жигулевск шәһәренең төбәкне өйрәнү музее бинасында үтте, анда катнашучылар соңыннан Мүрмән каласы урынына да бардылар. Самар ярымутравында беренче тапкыр уздырылган мондый семинарга Мүрмән тарихын шактый еллардан бирле өйрәнүче буларак, мин дә чакырылган идем. Семинарда шулай ук тарих фәннәре кандидаты, археолог, Самара өлкә музееның археология бүлеге мөдире, 20 ел буе Мүрмән каласы урынында казу эшләре алып барган һәм бу темага дистәләгән фәнни хезмәтләр язган Анна Кочкина (Самара); Жигулевск шәһәренең төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Светлана Игошина; Жигулевск шәһәр округы хакимияте вәкиле, мәдәният бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы милләттәшебез Марат Расүлев; биология фәннәре кандидаты, “Парквей” дип аталган, милли паркларга ярдәм итүче оешма президенты Юрий Рощевский (Тольятти); тарих фәннәре кандидаты, туризм һәм сервиз буенча Россия дәүләт университеты доценты Михаил Кржижевский (Самара); “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды рәисе, танылган эшмәкәр Гомәр Батыршин (Самара); Самара өлкәсенең “Туган тел” татар оешмасы президенты, экономика фәннәре докторы, профессор, банкир Ильяс Шәкүров (Самара); Тольятти шәһәренең татар мили-мәдәни мөхтәрияте рәисе, эшмәкәр Рәүф Кирасиров; Жигули шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ирек Шәрәфетдинов һәм башкалар катнашты һәм чыгыш ясадылар.

Мин үземнең чыгышымда Самар ярымутравында болгар-татар тарихын өйрәнгән рус галимнәренең хезмәтләрен билгеләп үттем, әмма татар тарихчыларының эзләнүләрендә алардан аерма барлыгын да ассызыкладым. “Әйтик, татар галимнәре тарихны өйрәнгәндә бу җирлектәге җир-су атамаларына да, халык авыз иҗатына да, борынгы шәҗәрәләргә дә, кабер ташларына да, Шәрык галимнәренең хезмәтләренә дә мөрәҗәгать итәләр, шуннан чыгып, гомум картина туа, - дидем мин. – Кызганычка каршы, хәзергә Мүрмән каласы бөтен яктан да, тулы итеп өйрәнелмәгән, без хәтта аның тарихтагы чын исемен дә белмибез, болгарларга хәтле һәм алардан соң биредә кемнәр яшәгәнлеге ачыктан-ачык әйтелми. Соңгы вакытта бу урыннарга туристларны тарту өчен төрле мистик вакыйгалар уйлап таптылар, болгар-татарларның тарихи ядкәрләре өстендә шайтан туйлары оештыралар. Шуңа күрә, Мүрмәндә ачык һава астында музей ясаганда, ислам этикасы искә алынсын иде, биредә мөселманнар яшәгәнлеге, мәчет-мәдрәсәләр булуы ассызыклап күрсәтелсен иде.”

Мин шулай ук бу темага әдәби әсәрләр, хакыйкатьне чагылдырган фәнни-популяр хезмәтләр дә язылсын иде, халык биредәге борынгы тарихны яхшырак белсен иде, дигән теләгемне дә белдердем. Әмма мин Жигулевскида үткән бу фәнни семинарда катнашканда, Лепехин хезмәтләрен эзләп тапмаган идем әле, биредә Казан ханлыгы чорында татарлар яшәгәнлеген мантыйк буенча белсәм дә, кулымда дәлиле юк иде... Хәзер исә, бу хезмәтемне язганда, тарихи дәлилләр белән исбат итәм – Самар ярымутравында Алтын Урда чорында да, Казан ханлыгы заманында да татарлар яшәгән! Һәм бу бүгенге тарихта чагылырга тиеш.

Семинарда чыгыш ясаучылар татар темасына бөтенләй кагылмадылар, әмма болгарны берничек тә әйләнеп уза алмадылар, мөселманлык темасына исә бик сак килделәр. Юрий Рощевский минем сүзләрне хуплап, бу тарихи җирләрдә мистикага урын булырга тиеш түгеллеген әйтте. Ул шулай ук Мүрмәндәге ачык һава астындагы музейны табигый ландштафны бозмыйча эшләргә чакырды. Галимнең фикеренчә, Мүрмәндәге барлык халык та һөҗүмнәр булганда аннан качып бетмәгән, бүген дә ярымутрауда яшәүчеләрнең кайберләре - әнә шул мәдәниятнең вәкилләре, диде ул. Бу – игътибарга лаек фикер иде, әмма галим аны тирәнәйтмәде, шуңа күрә аңлашылмады - Самар ярымутравында болгар мәдәниятен дәвам итүчеләр дип ул кемнәрне исәпли, әллә чуаш белән мукшынымы? Чөнки монда татарлар юк дәрәҗәсендә бит, алар бирегә моннан 50-60 ел элек кенә килеп урнашкан эшче-хезмәткәрләр...

Тарихчы Анна Кочкина исә Самара өлкәсендә тарихи тыюлыклар буенча система юклыгын аңлатты, Татарстанны бу мәсьәләдә үрнәк мисал итеп күрсәтте. Ул шулай ук “кара казучылар”дан зарланды, бу җирләрнең беркем тарафыннан да сакланмавын әйтте. Анна Кочкина бүгенге көндә Самара өлкәсендә Идел Болгарстаны темасы өстендә эшләрлек бер генә белгеч тә булмавын әйтте.

Эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре Гомәр Батыршин һәм Ильяс Шәкүров исә Мүрмән проекты өчен акча бирәчәкләрен, грантлар оештырачакларын әйттеләр. әмма анда болгар-татар темасы, мөселманлык билгеләре ачык чагылырга тиешлеген ассызыкладылар. Соңыннан Самараның татар җәмәгатьчелеге Мүрмән каласы проекты буенча фәнни ярдәм сорап Татарстан җитәкчелегенә, Мәрҗани исемендәге тарих институтына, шулай ук җирле җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать итте.

Тарихчы Михаил Кржижевский аларның сүзләрен хуплап, этник туризмга күбрәк игътибар итәргә кирәклеген әйтте. Музей директоры Светлана Игошина ачык һава астындагы музейлар темасына презентация уздырганнан соң, бирегә җыелган татарлар адресына “Сезнең үз тарихыгызны шулай тирәннән белергә тырышуыгыз, аңа карата сакчыл мөнәсәбәтегез нык сокландыра”, диде ул.

Соңыннан семинарда катнашучылар һәм килгән кунаклар Жигулевск шәһәреннән ерак булмаган Мүрмән каласы урынына бардылар, сөйләшү анда да дәвам итте һәм традицион пылау ашау, чәй эчү белән тәмамланды.

Без исә әле семинарга кадәр үк, милләттәшебез Марат Расүлов белән бергәләп, Мүрмән каласында аерым булдык, бу тарихи урынны өйрәндек, чәчәкле аланга тезләнеп, намаз укыдык, әби-бабаларыбыз рухына дога кылдык. Чыннан да, бик матур урыннар бу - урман-таулар белән чорнап алынган сахра-дала, аяк асты тулы борынгы чүлмәк кыйпылчыклары, тарихи ядкәрләр... Биредәге борынгы таш биналардан инде берни дә калмаган, барысын да диярлек тирә-күршедәге авылларга ташып бетергәннәр, юллар салганда файдаланганнар. Болгар-татар йортларыннан, мәчет-мәдрәсәләрдән археологлар казып чыгарган таш нигезләр генә утырып калган...

Без шулай ук тирә-күршедәге урыс авылларында булып, җирле тарихны өйрәндек. Мүрмәннән ерак булмаган Жигули авылында өйләр каршында иске таш келәтләрнең күплегенә игътибар иттек. Бер укытучы ханым белән сөйләшкәндә, ул элек һәр өй каршында таш келәт булганлыгын әйтте, чөнки еш килеп чыккан янгыннардан куркып, кешеләр мал-мөлкәтләрен шул таш келәтләрдә саклаганнар. Ул келәтләргә ташны кайдан алганнар – мөгаен, Мүрмәндә аяк астында аунап яткан борынгы кала ташлары булгандыр алар... Хәзер бу авылда бер якта чиркәү гөрләп эшләп ята, икенче ягында уфологларның оешмасы могҗиза эзләп мәш килә, монда бар да бар – татар тарихы гына юк...

Идел буендагы борынгы тау-курганнарны да барып карадык. Алар, чыннан да, искитәрлек зурлар, борынгы пирамидаларны хәтерләтәләр... Хәзер бу курганнар “Молодецкий”, “Усинский” исемнәрен йөртәләр, заманында алар “Кызлар тавы”, дип аталган, Жигули шәһәре музеендагы язудан күренгәнчә, 19 гасырга хәтле Жигули таулары да “Кызлар тавы” дип аталган икән... Биредә баһадир-амазонка кыяфәтле кызлар яшәгәнлеге турында риваятьне без инде югарыда язган идек...

Идел буйларын урап, яшеллеккә күмелгән тау араларыннан Жигули шәһәренә әйләнеп кайттык, биредә табигать искиткеч матур, кайсыдыр ягы белән Европадагы Альп (Алып) тауларын хәтерләтә... Шәһәр үзе дә яшелеккә күмелеп утыра, аяк астында гына Идел суы чайкала... Әйткәнемчә, Жигули – яшь шәһәр, аңа нигез 1952 елда салынган булган. Аңа кадәр бу тирәдә девон нефте тапканнар һәм чыгара башлаганнар, ул хәзер дә дәвам итә. Шәһәр һәм ГЭС белән бергә, төзелеш материаллары заводлар, бик куәтле цемент заводы төзелә, эшчеләр арасында үз ирекләре белән килгәннәр дә, тоткыннар да күп була.

“Возведение города, ГЭС и цементного производства осуществлялось силами НКВД, - дип яза интернет сайтлары. - На территории было размещено множество исправительных лагерей, которые после завершения строительства были расформированы. Для грандиозной стройки было заложено три известковых карьера по добыче пород Жигулей. Добыча открытым способом осуществляется по настоящее время, что наносит огромный ущерб уникальному уголку природы.”

Бу, чыннан да, шулай. Патша заманында Самар ярымутравында күкерт һәм тоз чыгарып, җирнең җелеген суырсалар, дөньяны сасытсалар, хәзер нефть, извест, цемент эшкәртеп, шундый матур табигатьне пычраталар! Биредә дә һаман акча җитми, ә булган байлык читләр кулына күчә... Тирә-яктагы авылларны да кертеп, Жигули шәһәрендә 60 меңләп кеше яши, шуның бер меңләбе – татарлар, алар, нигездә, эшче халык. Моңа кадәр биредәге татарлар шактый сүлпән булганнар, ни дин ягыннан, ни миллилектә башкалардан аерылып тормаганнар. Әмма соңгы вакытта Жигули шәһәрендә шактый җанлылык сизелә. Аерым татарларның тырышлыгы белән, биредә менә дүрт ел инде гыйбадәтханә эшләп килә, аның бинасын нугай кардәшебез, эшмәкәр Рәшит Ахунов бушка биргән. Биредә яшәүче мөселман-татарлар бик авырлык белән Идел буеннан мәчеткә җир ала алганнар, милли-мәдәни мөхтәрият оештырганнар, беркайчан да Сабантуй булмаган Жигулевск шәһәрендә “Сабантуй” клубы оештырып, милли ансамбльләр эшләтеп җибәргәннәр, милли костюмнар һәм уен кораллары булдырганнар. Боларның барысы өчен дә халык иманлы милләттәшебез, югары белемле мәдәният хезмәткәре, 2004 елда туган ягы Шенталадан бирегә гаиләсе белән күчеп килгән Марат Барис улы Расүловка зур рәхмәтләрен белдерә.

Чыннан да, Марат әфәнде Самар ярымутравы өчен дә, биредәге татар-мөселманнар өчен дә зур табыш ул! Кыргызстанның Ош шәһәрендә туып-үскән бу милләттәшебез туган якларына кайтып, 20 ел буе Шенталыда мәдәният өлкәсендә эшли, анда дин өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе оештырып җибәрә. Жигули шәһәрендә Марат Расүлов үзе дә, хатыны Нурия ханым да хакимиятттә эшлиләр, игезәк улары Мәскәүдә югары белем алганнар, барысы да намазда. Гыйбадәтханәдә имам булмаганда, Марат үзе дә җомга намазлары укыта икән. Без аның белән бу гыйбадәтханәдә дә, яңа мәчет салыначак урында да булдык. Мәчеткә җирне бик авырлык белән алганнар, урыслар, праваслау поплар Жигули шәһәрендә мәчет салдыруга бик нык каршы чыкканнар, имеш, биредә беркайчан мөселманнар яшәмәгән, мәчетләр булмаган! Эш хәтта прокуратурага хәтле барып җиткән, аларга каршы”Русский экстремизм” дигән термин дә кергән. Хәзер инде җир алынган,мәчетнең проекты эшләнгән, салдырып чыгу өчен акча табасы гына калган... Ни кызганыч, кул сузымындагы гына Тольятти татарлары да, Самара байлары да Жигули шәһәрендә мәчет салдыруның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлап бетермиләр, аларның күпчелеге бирегә беренче тапкыр аяк баскан булып чыкты. Мин биредә булып киткәннән соң, Самарадан дин әһелләре дә килеп, Мүрмән каласы булган урында җәмәгать намазы укыганнар, бәлки шулай итеп биредә дә динебез көчәеп китәр, иншаАллаһ! Бирегә хәзер һәр елны килеп, намазлар укып, дин әһелләре, мөселман-татарлар Хәтер көнен билгеләп үтәргә җыеналар. Әмма аларга да Мүрмән каласы һәм болгарлар 1236 елда татар-монголлар тарафыннан юк ителгән, дигән әкиятне сөйләмәсеннәр иде, бу борынгы шәһәрдә Казан ханлыгы чорында да ТАТАРЛАР яшәгән, алар урыс басып алуларыннан соң гына мөселман булып яшәүдән туктаганнар...

Без Марат әфәнде белән татар зиратында да булдык, кызганыч, ул инде урыс зираты белән кушылып беткән, ике арада хәтта койма да юк. Ул гына да түгел, татар каберләре арасына русларны да күмә башлаганнар, айлы каберләр янәшәсендә тәрелеләр дә кукраеп утыра... Бәлки болар катнаш никахта булган кешеләрдер, бәлки аларның нәселедер, әмма зиратның да тәреләр белән катнаш булуы авыр тәэсир калдыра. Бәлки татар зираты өчен яңа урын алырлар, ул турыда да сүзләр бара икән...

Самар ярымутравында мин Жигули шәһәреннән бераз читтә булган Алмалы тауларда, Илгизә апа Фәтхетдиноваларда яшәдем. Үзе дә намазда булган бу милләттәшем миңа бөтен күңел җылысын бирде, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын! Илгизә апаның бишенче каттагы тәрәзәләре Алмалы тауларга чыга, ә анда юкә шау чәчәктә, көне-төне кошлар сайрап тора... Әйтеп бетергесез матурлык, сафлык, рәхәтлек... Халыкның сөйләве буенча, биредә җәй көннәрендә Идел өстендә бик сәер рәшә-мираж күрәләр икән... Ул – ямь-яшел утрауда таулар белән уратып алынган борынгы ак кала шәүләсе икән... Түгәрәк шәһәр ак дивар-стеналар белән уратып алынган, каланың үзәгендә - зиннәтле сарайлар һәм манарасы күккә ашкан Җәмигъ мәчет... Бөтен шәһәр айлы мәчет манаралары белән тулган, алар рәшәдә тибрәлеп, Идел өстенә зөбәрҗәттәй нур тараталар... Шәһәр читен биек таш йортлар уратып алган, әмма алар буш, аларда беркем яшәми, шәһәр җансыз...

Исемсез, кешесез, җансыз ул шәһәр – тарихтан рәшә булып бүгенге күгенә күчкән болгар-татар каласы Мүрмән...

Самар ярымутравында, Идел өстендә пәйда булган бу тантаналы һәм шомлы күренеш – данлы татар тарихының миражы, шәүләсе...

Әмма ул безнең тарих, безнең үткәнебез, безнең тормыш...

Һәм киләчәк тарихына да ул шулай теркәлеп калыр, иншаАллаһ, моның өчен без, татарлар, барысын да эшләрбез!

2013 ел, 29 декабрь

Файдаланылган хезмәт:

  1. Археологические памятники на территории города Самары. – Самара, 2005.
  2. Бәйрәмова Фәүзия. Туран иле. – Казан, 2008.
  3. Булгарская цивилизация на Волге. – Самара, 2011.
  4. Вестник древней истории. №4, 1939.
  5. Вестник “Самарская Лука”, 2008, №1.
  6. Галимов Шамиль. Прошлое как вера в будущее. – Самара, 2012.
  7. Галимов Шамиль. Счастье жить на земле предков//Самар татарлары, 2012, №1, декабрь.
  8. Древности Самарской Луки. – Самара, 2011.
  9. Емельянов М.А. Жигули и круглосветка. – Куйбышев, 1938.
  10. Емельянов М.А. Самарская Лука и Жигули. Краеведческие очерки. – Куйбышев, 1955,
  11. Жигулевск. Путеводитель. – Самара. 2007.
  12. Лепехин И. Дневные записки путешествия доктора и Академии наук адъюнкта Ивана Лепехина по разным провинциям Российского государства 1768 и 1769 году. – Санкт-Петербург, при Императорской Академии наук. 1771.
  13. Матвеева Г.И., Кочкина А.Ф. Муромский городок. – Самара, 2005.
  14. Муромский городок. – Самара, 2002.
  15. Наследие Волжских булгар. – Казань-Самара, 2013.
  16. Павлович И., Ратник О. Тайны и легенды волжской подземелей. – Самара, 2003.
  17. Павлович И., Ратник О. Миражи над Жигулями. – Самара, 2002.
  18. Паллас П.С. Путешествие по различным провинциям Российского государства. – СПб, 1773-1778. Ч.1, стр.243.
  19. Поливанов В.Н. Археологическая карта Симбирской губернии. – Симбирск, 1900,
  20. Сабирзянов Г.С. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала в панораме веков. – Казань, 1995.
  21. Садовников Д.Н. Сказки и предания Самарского края. – Самара, 1993 (переиздание с 1884 г.).
  22. Самарский край в истории России. – Самара, 2004.
  23. Самар татарлары. Журнал. 2012-2013 еллар.
  24. Самарская хронология. Составлена А.Г.Елшиным. – Самара, 1918.
  25. Смирнов Ю.Н. К 160-летию Самарской губернии: зачем и как она была создано? – Самара, 2011.
  26. Царев Курган. Древности Самарского края. – Самара, 2003.
Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх