Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв





i-mulla

takbir.ru









Tatarmarket


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Тарих

  

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Татар халкының милли Мәҗлес рәисе


СӨРГЕНГӘ СӨРЕЛГӘН ТАТАРЛАР...
(Утызынчы елларда Магнитогорскига сөрелгән татар зыялылары)

Узган гасырның утызынчы елларында Магнитгорскига сөрелгән татарларның төгәл санын беркем дә белми, төрле чыганаклар Татарстаннан йөз меңгә якын кеше, ә Идел-Уралдан тагы шуның кадәр сөрелүче булганлын хәбәр итә. “Кулак, мулла, советка каршы элемент” дип Идел-Урал төбәкләреннән Магнитогорскига сөргенгә сөрелүчеләрнең абсалют күпчелеге татарлар булган, бу сан 60 мең белән 100 мең арасында. Шунысын да онытмаска кирәк, Магнитогорски сөргене – империя тарихында беренче тапкыр гаепле дип тапканнарны бөтен гаиләләре белән җәзалау, гаилә белән сөрелү күренеше ул. Кырыгынчы елларда бу хәлне “депортация” дип атаячаклар, Кавказда – чечен-ингушлар, карачай-балкарлар, Кырымда – татарлар һәм башка аз санлы милләт вәкилләре шушы җәзага дучар ителер. Ә Идел-Урал татарларын өлешчә депортацияләү, бөтен гаиләләре белән сөргенгә сөрү Сталин тарафыннан утызынчы елларда ук тормышка ашырыла, канлы террорның генераль репетициясе безнең милләт өстендә уздырыла.

СССРда утызынчы еллар башында уздырылган сөрген кампаниясенең конкрет сәбәпләре бар, һәм ул сәясәт белән генә бәйләнмәгән. Илнең төньягына, бигрәк тә Урал аръягына гаиләләр белән сөрү СССРны индустриальләштерү, колхозлаштыру хәрәкәте белән дә бик нык бәйләнгән. Илдә Магнитка кебек зур промышленность объектлары төзелә башлаган, аларга бушка эшли торган миллионлаган эшче куллар кирәк булган, чөнки комсомолец-доброволецлар мондый авыр эштә озак тоткарланмаганнар, берничә ай эшләүгә, качканнар, һәм бу проблеманы тоткын-спецпереселенецлар көче белән хәл иткәннәр. Магнитогорски металлургия комбинаты төзелә башлаган 1929-1930 елларга колхозлаштыру чоры да туры килә, ул сөргенә сөреләчәкләр өчен “лакмус кәгазе”, ягъни, совет властына хәерхаклыкны, лояльлекне сынау һәм илдән куу өчен бер сәбәп тә булып та тора. Кешене тик торганда урыныннан кузгатып булмаганга, башта, кулак яки колхоз төзелешенә каршы эшли, дип, гаилә башлыгын кулга алалар, аннан чират күп санлы гаилә әгъзаларына да җитә. Гаилә башлыгын аткан очракта да, исән калдырган вакытта да, гаилә әгъзалары барыбер сөргенгә сөрелә, ГУЛАГ колына, бушлай эшче көчкә әйләнә.

Әлбәттә, бу коллык, бу сөрген һәм хокуксызлык совет иленең законнары, хөкүмәт карарлары белән “канунлаштырыла”. 1930 елның 30 гыйнварында ЦК ВКП(б) «О мероприятиях по ликвидации кулацких хозяйств в районах сплошной коллективизации» дип аталган карар кабул итә, соңыннан ул закон буларак рәсмиләштерелә. Ягъни, “кулак” дип аталган хәлле кешеләрне юк итү әмере Мәскәүдә кабул ителә һәм бөтен илдә закон көченә кертелә. Шушындый ук җәза карары (карательное постановление) 1930 елның 16 февралендә Казанда кабул ителә, ул “О ликвидации в Татарии кулачества как класса” дип атала. Аңа кадәр исә ОГПУның Татарстан бүлеге начальнигы Кандыбин 1930 елның 25 гыйнварында “О массовой операции по кулацко-белогвардейскому и бандитскому элементам” дип аталган Директива чыгарган була, ул анда советка каршы булган контрреволюцион элементларны тамырдан юк итәргә әмер бирә. Шулай итеп, татар авылларында “сыйнфый дошман” дип аталган катлам барлыкка килә, аңа элеккеге байлар, берничә ат-сыер тоткан хәлле кешеләр, укымышлы муллалар, җирле зыялылар керә, алар совет власты тарафыннан “ышанычсызлар” дип игълан ителә һәм эзәрлекләнә башлый.

Төрле чыганаклар буенча, СССРда 3 миллион кешенең, кулак, дип, җәзага тартылуы күрсәтелә. Аларның бер өлеше атыла, бер өлеше, гаиләләре белән бергә, туган якларыннан каерып алып, сөргенә сөрелә. Татар муллалары һәм зыялылары, байлары һәм хәлле кешеләре, нигездә, гаиләләре белән Магнитогорскига сөрелә, Татарстаннан массакүләм сөрүләр 1931 елның җәенә туры килә. Сөрген сценарийсы күп очракта бер төрле була – Мәскәүдән төшкән әмерне Казан үти, Казан исә авылларның канынын эчә, җирле чекистлар, әтрәк-әләм активистлар ярдәме белән, милләтнең асыл нәселләрен юк итәргә алына. Әйткәнебезчә, башта гаилә башлыклары кулга алына, аннан, ул исән калса да, үтерелгән булса да, чират гаиләсенә дә җитә. Менә шуның бер мисалы.

Түбән Тәкәнеш авылы мулласы, 54 яшьлек Сәмигулла Мөхлисовны беренче тапкыр 1930 елның ноябрендә кулга алалар. Аны троцкистлыкта, Төркия шпионы булуда гаеплиләр, әмма ул арада Сәмигулла хәзрәтне тикшерүченең үзен кулга алалар һәм атып үтерәләр. Икенче тапкыр Сәмигулла Мөхлисовны 1931 елның 25 гыйнварында кулга алалар һәм биш көннән, 30 гыйнвар көнне Казанда атып үтерәләр. Сәмигулла хәзрәтне кыйный-кыйный, “Алла юк”, дип әйттерергә тырышалар, әмма ул “Алла бар!” дип кычкырып үлә. Әмма аның үлеме турында гаиләсенә әйтмиләр, Чиләбе өлкәсенә сөрелде, диләр, гаилә бу турыда дөреслекне 1989 елда, Сәмигула Мөхлисов аклангач кына белә. Хәзрәтне атып үтерү белән, аның хатыны Мәстүрә абыстайны, 8 баласы белән бергә, кыш уртасында өйләреннән куып чыгаралар. Мулла өендә милиция бүлеге ачалар, подвалында айныткыч ясыйлар. Кеше мунчасында кыш уздырган мулла гаиләсен җәй көне авылдан куалар, сөргенгә киткәнче кырдагы үз өлешен чәчеп калдырырга боералар. Бөтен мал-мөлкәте, ризыгы талап алынган абыстай, йорт саен йөреп, теләнеп ашлык җыя, аңа һәр өйдә берәр уч орлык бирәләр. Абыстай сөргенгә кырдагы җирен чәчеп китә... Мәстүрә абыстай Магнитогорскида 90 яшенә җитеп үлә, намазын калдырмый, 8 баласын да сөрген шартларында дини итеп тәрбияли. Әлбәттә, бу нәселне дә биредә Магнитканың чуен казаннарына салып кайнаталар, бозлы баракларда катыралар, әмма иманлы нәсел исән кала, хәзер алар Магнитогорскида, Чиләбедә, Казанда, Алабугада, Әлмәттә һәм башка урыннарда мөселман-татар булып яшәп яталар. Мәстүрә абыстайның сөргенгә сөрелгән олы кызы Гайшә әби хәзер үзе туксанның теге ягында, завод территориясендә калган өендә яшәп ята, мин Магнитогорскига килгән саен аның белән очрашырга тырышам, аннан ул еллар турында күп мәгълүмат алам.

Бу дәһшәтле вакыйгаларның икенче бер тере шаһиты – Магнитогорски абыстае Мәдхия апа Кәлимуллина (Сөләйманова). Аларны бирегә гаиләләре белән Саба районының Килдебәк авылыннан сөрәләр, бу хәл 1931 елның 20 июль көнне була. Аңа кадәр инде гаилә башлыгын – Килдебәк авылы мулласы Сәгыйть хәзрәтне кулга алган булалар, ул Мамадыш төрмәсендә хөкем көтеп ята. Аның үзен һәм гаиләсен – хатыны Мәрзия абыстайны, дүрт баласын, кайнатасы – Иләбәр авылы мулласы Хәлил хәзрәтне һәм аның гаиләсен Магнитогорскига сөргенгә сөрергә дигән хөкем карары чыгарыла. Ишле гаилә Мамадышта очраша, аларны һәм тагы меңләгән татар тоткыннарын, баркасларга төяп, Сарапулга озаталар, аннан мал вагоннарында Урал аръягына – Магнитогорскига сөрәләр. Бу тоткыннар юлда атнадан артык бара, аларга ашарга-эчәргә бирмиләр, вагон ишекләрен ачмаслык итеп ябып куялар, йөзәрләгән кешегә эссе вагоннарда утырып торырга да, басып торырга да урын булмый, тукталышларда мәетләрне мылтыклы сакчылар ишектән генә атып калдыра. Халыкның бер өлеше юлда барганда ук үлеп бетә, бигрәк тә карт-карчыклар, яшь балалар кырыла, хатын-кызлар сидек куыклары шартлап үлә... Бу хәлләр турында 70 елдан соң Мәдхия абыстай, бу юлларның авторы соравы буенча, Магнитогорскида чыга торган “Төп йорт” газетасында “Ачы язмыш хатирәләре” дигән язмасында бәян иткән иде (2003 ел, 7-12 саннар), соңыннан ул минем “ГУЛАГ – яралы язмышлар” китабында да басылып чыкты. (Казан, 2010 ел).

Магнитогорскида исә бу тоткыннарны тагы да рәхимсез, тагы да куркыныч язмыш көтеп тора. Бу мәхбүс татарларның хәлен аңлар өчен, ул чактагы Магнитканы күз алдына китерергә кирәк... Урал тауларының аръягында, көньяк-көнчыгыш тарафында актарылып ташланган как дала, ул меңәрләгән брезент палаткалардан, дистәләгән такта бараклардан, җир асты куышларыннан, тирән котлованнардан, булачак домна мичләренең һәм завод корпусларының төзелеп яткан биналарыннан тора. Боларны “спецпереселенец” дип атап йөртелгән тоткыннар, коллар төзи, соңыннан шәһәрне исә әсир немецлар да төзеячәк. Магнитка дип аталган бу җәһәннәм базы чәнечкеле тимер чыбыклар белән чорнап алынган, каланчаларда мылтыклы сакчылар тора, эшкә мылтык терәп алып баралар, сак астында алып кайталар, бер адым читкә чыксаң – аталар. Сөргенгә сөрелгәннәр комендатурада даими рәвештә күренеп, теркәлеп торырга тиеш булалар, тәртип бозсаң – Магнитканың үз төрмәләре бар, туп-туры шунда озаталар, катырак хөкем карары чыгарып, атып үтерергә дә мөмкиннәр. Магниткада шундый фаҗигате хәл Татарстанның Әтнә районы, Яңа Шәмбәр авылыннан сөрелгән Әхмәтгали Камалиев язмышына туры килә.

1890 елгы Әхмәтгалине, Камали мулла малаен, 1931 елны кулак мөһере сугып авылдан сөрәләр, ул биш балалы гаиләсе белән Магнитка далаларына китереп ташлана. Тырыш татар кешесе монда да югалып калмый, һәр эшне намус белән башкарып, стахановчылар рәтенә күтәрелә. Әмма 1937 елның 24 сентябрендә Әхмәтгали Камалиевны төнлә килеп кулга алалар, һәм ул шул китүдән юкка чыга. 1956 елны гаилә Әхмәтгали Камалиевның 1943 елда төрмәдә йөрәк кардиозы чиреннән үлгәнлеге турында хәбәр ала, әмма бу ялган булып чыга. Бары тик 1990 елда гына аның кызлары Маһираҗәп һәм Кәүсәрия, газеталарга язганнан соң, КГБдан әтиләре турында рәсми җавап алалар. Анда “1890 елны туган ат паркы каравылчысы Камалиев Әхмәт 1937 елның 2 октябрендә Чиләбе өлкәсе УНКВДсы “Өчлеге” (“Тройка”) карары белән, советка каршы агитация алып барганы өчен 1937 елның 11 октябрендә атарга хөкем ителә. 1956 елның 29 декабрендә Чиләбе өлкә суды Президиумы карары белән реабилитацияләнә”, диелгән була. (“Әтнә таңы”, 2000 ел, №47-48.) Шунысын да әйтергә кирәк, сөргенгә сөрелгәндә бер яшьлек имчәк баласы булган Кәүсәрия Ибәтуллина (Камалиева), үз тырышлыгы белән бик авырлыкта Магнитогорски тау-металлурия институтын тәмамлаганнан соң (атасын атканнар, ике абыйсы сугышта үлгән), СССРда бердәнбер тимер коючу-сынаучы хатын-кыз инженер-механик була, тәҗрибәсен бөтен ил буенча таратуга ирешә.

Бу юлларның авторына Магнитогрскида Кәүсәрия ханым белән очрашырга туры килде, әлбәттә, ул елларда аның сөргендә исән калуы зур могҗиза булып тора, чөнки 1931-1932 елларда биредә яшь балаларның барысы да диярлек үлеп бетүе билгеле. 1931 елның җәендә өч ай буе яңгыр яумый, корылык була, сөргенгә сөрелгәннәр сусызлыктан тилмереп үләләр, ә 1931/32 елның кышында һәм алдагы елда да салкынлык 40-50 градуска җитә, тоткын татарлар, бигрәк тә яшь балалар һәм картлар катып-өшеп үләләр. Бу хакта үзе дә шул елларда Магниткада эшләгән Америка инженеры Джон Скотт менә нәрсәләр язып калдырган:

“Крестьяне начали прибывать в Магнитогорск в конце 1931 года. В течении 1932 года сюда прибыло огромное количество крестьян…Когда такие крестьяне прибывали в Магнитогорск, их привозили под охраной на окраины города. Здесь им приказывали размещаться на постой и выдавали палатки, в которых они должны были жить. Так как не было не досок, ни каких-либо других материалов для строительства лучших жилищ, эти люди всю зиму 1932/1933 года провели в палатках. К концу 1933 года население этого палаточного городка достигло приблизительно 35 тысяч человек. В эту зиму 10 процентов населения городка умерло, не вынеся тяжелых условий жизни и недоедания. Практически ни один ребенок младше десятилетнего возраста не пережил зиму 1932/1933 года. Температура воздуха часто опускалась ниже сорока градусов. С первого же дня все, за исключением детей моложе двенадцати или четырнадцати лет, начинали работать землекопами, плотниками, слесарями и т.д. Вся колония содержалась под вооруженной охраной, и крестьяне ходили на работу и возвращались обратно в палаточный городок под конвоем.» (Джон Скотт. За Уралом. Американский рабочий в русском городе стали. – Москва, Свердловск, 1991, стр.278.)

Әйе, Америка хезмәткәре тасвирлаган «крестьяннар», нигездә, авыл татарлары, милләтнең иң укымышлы һәм хәлле катламы булган, биредә аларның ишле гаиләләре ачлыктан һәм өшеп үлүдән кырылган, бу елларда һәр гаиләдән 3-4 бала үлгән. Бу турыда безнең Магнитогорскидагы милләттәшләребез үзләре дә ачынып сөйлиләр һәм язалар. Менә сөргенгә сөрелгәннәренең оныгы, музыка белгече, профессор Рафаил Бакировның истәлекләреннән, аңа бу коточкыч хәлләр турында бала килеш сөргенгә сөрелгән әти-әниләре сөйләп калдырган:

“Мать моя, Камалетдинова Наиля Махмудылхаковна, уроженка деревни Рантамак Сармановского района Татарской АССР, рассказывала, как ее семью, отца, мать и семерых детей (моей матери было 10 лет), привезли в Магнитстрой... Вывели всех из вагонов, построили в колонну и под конвоем бравых охранников повели пешком по пыльной степи к поселку Новотуково. Пришли. Стоят бараки без крыш, без окон, без дверей. Каждая семья заняла свой угол, дети плачут, стонут больные, а тут налетел ветер, хлынул дождь, укрыться от дождя негде, крыш-то нет, все промокли... Голод, болезни косили людей, особенно умирало много детей. В самую страшную зиму 1931-32 годов смертность была страшная, трупы людей лежали на дорогах. Умирали от голода, от холода, от всевозможных болезней... Помню, отец рассказывал. Ему было всего 10 лет. Зимой 1931 года умер его младший братик. Дед и трое его сыновей, в том числе и отец, повезли на санках хоронить младшего брата. Мороз, земля мерзлая, кое-как вскопали или, точнее сказать, вырубили могилку в мерзлой земле, похоронили, вернулись домой поздним вечером, а дома второй младший умер. Та же самая страшная картина была в семье матери. В течении зимы скончались четверо младших детей. Так было в каждой семье...” (Рафаил Бакиров. “Живые родники”. – Магнитогорск, 1999.)

1931-1932 елларда Магнита төзелешенә Татарстаннан поезд белән һәр айны 10-12 мең тоткынны китереп торалар, әйткәнебезчә, аларның абсолют күпчелеге татарлар була һәм күпчелеге шул елларда ук үлеп бетә. “В сентябре-октябре 1931 года еще подошел эшелон из Казански области, - дип яза бу хәлләрнең шаһиты Н.Мокина. - Этих людей разместили в брезентовых палатках... В 1932-1933 г.г. свирепствовал сыпной и брюшной тиф. Народ вымирал, как мухи, прямо из морга без гробов увозили на кладбище не по одному трупу, а по несколько, и свалили в общую могилу.» («Магнитогорский рабочий», 1998, 21 июль.)

Татарстанның Азнакай авылыннан сөрелеп, 1931 елның 23 августында Магнитогорскига килеп төшкән Сәлимгәрәй Шәнгәрәевнең 10 кешелек ишле гаиләсен дә шул ук фаҗига көтә - алар барысы да диярлек ачтан үлеп бетә. “Семья Салимгарея состояла в то время из 10 человек, самой старшей было 13 лет, а самому младшему 2 месяца, - дип яза “Магнитогорский рабочий” газетасы үзенең 1995, 15 июль санында. – В каждой палатке жили 2 семьи. С 1931 года по 1933 год почти все дети Салимгарея умерли от “социалистического рая”. Ә сукырайган ата-аналарын Рабига исемле кызлары казахларга көтү көтеп коткарып кала.

Магнитогорскиның хезмәт белән төзәтү колониясе” – МИТК дип аталган бу сөрген зонасында бары тик эшләгән кешегә генә ашарына бирәләр, балаларга һәм картларга ризык граммлап кына каралган була. НКВДның Чиләбе өлкәсе буенча архивларыннан күренгәнчә, данлыклы Магнитка төзелешендә ачлыкка чыдый алмыйча кеше ашау очраклары да еш булган: “...находясь в глубинных пунктах, спецпереселенцы были лишены возможности приобретать что-либо из сельхозпродуктов на стороне, а вынуждены оставаться на голодном пайке, объедать главу семьи, занятого на производстве, употреблять в пищу разного рода суррогаты, вплоть до людоедства”, - дип яза НКВД отчетлары. (Архивный фонд Управления исправительно-трудовых лагерей и колоний УНКВД СССР по Челябинской области. Фонд №1075.)

2004 елның апрелендә татар конгрессы хезмәткәрләре белән Магнитогорскига баргач, без архивлар буенча биредә утызынчы елларда ничә татар үлгәнен ачыкларга тыршкан идек. Марс Тукаев көне буе ЗАГС архивында утырып, 1931-1932 елны үлгән татарларны да теркәп өлгерә алмады, чөнки алар меңнәрчә иде... Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, 1931 елның беренче яртысында шәһәрдә 236 кеше туса, 5051 кеше үлгән. Үлүчеләрнең күпчелеге татарлар, күбесе балалар... Марс Тукаев теркәгән 40 битлек исемлектә бер көнлек сабый баладан алып, 80 яшьлек карт-карчыкларга хәтле чебен урынына кырылган... Һәр елга киштә-киштә өелгән мәетләр исемлеге – эч китүдән, ачтан, өшеп, кызамыктан, чәчәк авыруыннан, түләмәдән, тифтән, билгесез авырулардан вакытсыз үлгән меңнәрчә татарлар... Әле бу – больницага эләгеп, үлеләр исемлегенә теркәлә алганнары, шаһитлар сөйләве буенча, урамда катып, ачтан үлүчеләрне санап та тормаганнар, алар кыш буе әрдәнә-әрдәнә өелеп ятканнар...

“По словам отца, условия жизни на Магнитстрое были ужасающими: кормили впроглодь и не только тех, кто работал; человек, не вышедший (даже по болезни) на работу, был обречен, - дип яза милләттәшебез Т.Гайнетдинов. - Действовал суровый закон: “Кто не работает, тот не ест.” А болезни просто косили людей: дизентерия, дифтерия, туберкулез свирепствовал так, что ранними утрами из бараков выносили умерших. Часто это были дети... Всех нерусских называли одним коротким и хлестким, как удар плетки, словом “нацмен”. Неважно, к какой ты нации относился – “нацмены”, т.е., национальное меньшинство. И в паспорте, в графе “национальность”, так и записывалось!” (“Русский Дом”, 1997, 11 март.)

Әйе, сөргенгә сөрелгән татарлар биредә бөтен яктан да хокуксыз, кол булып эшләргә һәм үләргә дучар ителгән кешеләр булган. Сүзебез дәлилле булсын һәм бу хәлләр тарихта теркәлеп калсын өчен, 2004 елның апрелендә Магнитогорски ЗАГСыннан алып чыккан мәетләр исемлегеннән вакытсыз үлгән татарларның кайберләрен әйтеп үтәбез:

1932 елның 29 мартында өшеп үлгән 8 яшьлек Фәтхуллин Габделәхәт; шул ук көнне ачтан үлгән (белешмәдә “истощение” дип язылган) 1 яшьлек Шәрәфетдинов Мирзаян һәм 7 яшьлек Галимов Нурулла; шул ук көнне тифтән үлгән 47 яшьлек Галимов Нурулла; шул ук көнне өшеп үлгән 6 яшьлек Фәтхуллин Габделрәүф; шул ук көнне үлгән 3 яшьлек Шәрәфетдинов Галимҗан, 1 яшь тә 6 айлык Нурмөхәммәтов Нәҗип... 1931 елның ноябрь аенда үлгән татарлар – 6 айлык Камалетдинов Рәфкать, эч китүдән; 1 яшь тә 4 айлык Сабиров Иршат – билгесез авырудан; 3 яшьлек Абдуллина Рабига, дизентериядән; 1 яшьлек Гобәйдуллина Зада, эч китүдән; 1 айлык Ганиев Рәшит, эч авыртудан; 1 яшьлек Насыйрова Фатыйма, эч китүдән; 1 яшь тә 2 айлык Вилданов Заһидулла, үпкәсе шешеп; 3 айлык Хәлилов Заһир, агуланып; 2 яшьлек Фәйзуллин Виатдин, туберкулездан; 2 яшьлек Гирфанов Гомәр, эч китүдән; 1 яшь тә 6 айлык Нурисламов Шамил, дифтериядән; 3 яшьлек Сираева Гамира, үлем сәбәбе күрсәтелмәгән; 48 яшьлек Хаков Мөхәммәдбаки, туберкулез; 75 яшьлек Бикмөхәммәтова Сәрби, эч авыртуыннан; 4 яшьлек Бикмуллин Салих, эч авыртуыннан; 75 яшьлек Зәйдинова Гильмиҗамал, эч авыртуыннан; 6 яшьлек Дянгирова Ания, эч авыртуыннан; 3 яшьлек Шаһиев Гаделша, үпкәсе шешеп; 6 яшьлек Баешева Әлфинур, грипп; 63 яшьлек Фәрхетдинов Ф., эч авыртуыннан; 2 яшьлек Салихов Гимран, грипп; 58 яшьлек Шәйдуллин Лотфулла, эч авыртуыннан; 6 яшьлек Миннемуллина Сәхипбикә, кызамыктан; 8 яшьлек Мөбаракшина Нурсалия, дифтерия; 5 яшьлек Карипов Кәүсәр, эч авыртуыннан; 9 айлык Гатин Габделхай, эч авыртуыннан; 1 яшь тә 6 айлык Мөхетдинова Гания, грипп; 53 яшьлек Мәрдәншин Мөхәммәтдин, йөрәк чиреннән; яшь ярымлык Шәрәфетдинова Кәримә, кызамык; яшь ярымлык Шакирова Зәмирә, кызамык; 3 яшьлек Шакиров Сәлихҗан, кызамык; 60 яшьлек Җиһаншина Камилә, эч авыртуыннан; 66 яшьлек Фәхретдинова Хәбибкамал, эч авыртуыннан; 6 айлык Батыршина Разыя, эч авыртуыннан; 4 яшьлек Сафиуллин Усман, эч авыртуыннан; 16 яшьлек Фәхретдинова Гайшә, тифтән; 4 яшьлек Әкрамов Ильяс, грипптан дөнья куялар...”

Бу канлы исемлекне бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде... Аларның хәтта каберләре дә юк, элек шәһәр чите саналган һәм мәетләр өчен уртак чокыр булган зират урында хәзер күпкатлы йортлар салынган, Магнитогорскиның Коробов, Калмыков, Труд урамнарында, җир астыннан чыккан баш сөякләрен малайлар туп итеп тибеп уйный... Бу ил, бу халык татарның баш сөяген һаман туп итеп тибеп йөртә...

ЗАГС архивы документларыннан күренгәнчә һәм бу хәлләрнең шаһитлары сөйләве буенча, 1931-1934 елларны вакытсыз үлүче татарларның күпчелеге балалар һәм карт-карчыклар булган. Урта яшьтәгеләр көненә 12 сәгать мылтык астында котлован казыганнар, аннан аларны, палатка-баракларына кертеп тә тормыйча, конвой астында 10-12 чакрымдагы казах далаларына, совхоз-колхозларга чирәм җир күтәртергә алып киткәннәр. Олы яшьтәге татар картларын, Мәккә-Мәдинәләрдә укыган хаҗиларны, дин әһелләрен гомуми бәдрәфне чистартырга куйганнар. Болар турында шушы хәлләрнең тере шаһиты булган Мәдхия абыстай Кәлимуллина менә нәрсәләр яза:

“Бәдрәфләр тышта иде. Комган тотып бәдрәфкә чыккан бабай яки әбиләрнең комганнарын ватып, мәсхәрә кылып кертәләр иде. Завод котлованнарын казырга барырга хәле булмаган бабайларны бәдрәфтәге тизәкләрне арбалы мичкәләргә чиләкләр белән тутыртып, аннары шул арбага ат урынына җигелеп, шул мичкәләре 10-12 чакрымдагы булачак совхоз кырларына итеп түктерәләр иде. Хәлләре булмаган ач бабайларны шулай итеп җәзалыйлар иде.”

Әйткәнебезчә, Магниткага сөргенгә сөрелгән татарларның бер өлешен дин әһеләре тәшкил итә, шаһитларның сөйләве буенча, алар йөзләрчә генә түгел, меңнәрчә булган. Бүген дә Магнитогорски мәчетләрендә, татарлар уздырган Коръән ашларында, Гаетләрдә сөргендә һәлак булган муллаларның исемнәрен укып, рухларына багышлап дога кылалар, бу исемлектә йөзләгән дин әһеле бар... Хәзер тагы Мәдхия абыстайның истәлек-хатирәләренә мөрәҗәгать итик:

“Спецпереселенец итеп, туган илләреннән куылып, йортларыннан, малларыннан яздырылганнар арасында Татарстанның бөтен авылларыннан, районнарыннан килгән йөзләгән муллалар бар иде. Безнең Саба районыннан гына да уннан артык булгандыр. Хәлил хәзрәт Иләбәрдән, Сәгыйть хәзрәт Килдебәктән, Мөбәракша мулла Сабадан, Шәмсемөхәммәт хәзрәт Туктар авылыннан, Госсам хәзрәт Эзмә авылыннан, Аллаһияр хәзрәт Миңгәрдән, Габдрахман Сатыштан, ишан хәзрәт улы Габдрахман Бигәнәйдән һәм башкалар. Муллалар арасында Төркиядә, Бохарада, Казанда укыганнары бар иде. Минем бабам Хәлил хәзрәт Казан мәдрәсәсен тәмамлаган булган. Коръәнне күңелдән белә иде. Ул мулла абзыйлар кеше үлсә, яшерен җеназа укыдылар, бала туса, шулай ук яшереп, азан әйтеп исем куштылар, яшьләр кушылырга уйласа, яшереп никах укыдылар.”

Мәдхия абыстай язмасының башка урыннарында һәм сөйләгәндә тагы берничә дин әһелен искә ала, алар – Саба районы, Орымширмә авылы мулласы Фәйзрахман хәзрәт, ул Магниткада ачка үлә; аның 18 яшьлек улы Исмәгыйль дә ачтан үлә; Миңгәр мулласы Аллаһияр хәзрәтнең бертуган энесе Әһлиулла баракта акылга җиңеләеп үлә; тагы Бәдретдин, Хәбибрахман, Әхмәтгариф, Харис муллалар була. Магниткага сөргенгә сөрелгән дин әһелләренең тулы исемлеген әле төзисе бар, кызганычка каршы, бу юнәлештә фәнни эзләнүләр алып барылмый.

Адәм чыдамаслык бу авыр шартларга күпләр түзә алмый – сөргеннән күпләп качулар башлана. НКВД архивлары отчетларыннан күренгәнчә, Магнитка сөргененнән меңнәрчә кеше кача, аларны тотып, махсус төрмәләргә ябалар, гаилә әгъзаларын паектан мәхрүм итәләр, ягъни, ачтан үтерәләр. Чиләбе дәүләт архивы хезмәткәре И.Янигированың, НКВД архивларындагы 1075нче фонд материалларына таянып язган “Спецпереселенцы” дип аталган мәкаләсеннән күренгәнчә, качучылар үз гаепләрен танымаганнар, баш иеп, чекистлар каршына килмәгәннәр:

“По Магнитогорскому, как одному из крупных районов ссылки, за 1933 г. бежало 6364 человека. В 1934 г. бежало 902 человека. Кроме того, в 1933 г. по Магнитогорску не было ни одного случая добровольной явки из бегов, в 1934 г. добровольно явилось 173 человека.” (“Магнитогорский рабочий”, 1992, 22 август.)

Татарлар арасында да сөргеннән качу очраклары шактый булган, аларның кайберләрен Урал тауларында, казах далаларында ук тотып алганнар, айлар буе кача-поса туган якларына кайтып егылганнарын исә җирле хакимият тотып алып, яңадан сөргенгә сөргән, бик азлар гына иректә кала алган. Миңа “Кырык сырт” романын язган вакытта Әлмәт районы, Тайсуган авылыннан Магнитогорскига сөрелгән Фәрдиевлар-Тәхәветдиновлар нәселен өйрәнергә туры килде. Гаилә башлыгы Фәртдин абзыйны, авылның хәлле һәм укымышлы кешесен, 1931 елның июль башында гаиләсе белән Магнитогорскига сөрәләр. Магниткадагы хәлләргә түзә алмыйча, Фәртдин абзый хатыны, балалары белән кача, кызлары юлда берәм-берәм үлеп кала, Тайсуганга кайтып егылган Фәртдин абзый белән хатынын авыл куштаннары яңадан тотып, кул-аякларын богаулап, сак астында Магниткага җибәрәләр. Башбирмәс татар, барып җитүгә, тагы кача, тагы Урал тауларын айлар буе җәяүләп кичеп, туган авылы Тайсуганга кайтып егыла. Бу юлы туганнары аны беркемгә күрсәтмиләр, үзе өчен аерым таш баз әзерлиләр, дөньялар үзгәргәнче, Фәртдин карт шунда качып ятырга мәҗбүр була, сугыштан соң гына баздан чыга һәм 1947 елда үлә... Мин Фәртдин абзый еллар буе качып яткан ул базны үзем дә барып карадым, адәм баласын шушындый хәлгә калдырган илгә, системага, НКВД палачларына нәфрәтем тагы да артты...

2002-2010 еллар арасында миңа Магниторски шәһәрендә сөргенгә сөрелгәннәрнең исән калган балалары, оныклары белән күп тапкырлар очрашырга туры килде, аларның һәрберсе үзе бер тарих, үзе бер фаҗигале әсәр язарлык язмышка ия. Менә Азнакай районы, Тымытык авылыннан сөрелгән 86 яшьлек Сәлимгәрәева Рабига апа, аларны - әти-әнисен, әби-бабасын, 5 баланы, кулак, дип, 1931 елны авылдан куалар. Гаилә Магнитогорскида башта палаткаларда, аннан 400 кешелек бетле баракларда газап күрә. Бирегә килеп төшүгә, 4 яшьлек Тәслия исемле сеңелесе үлә, аны күмеп кайтуга, яшь ярымлык Әсгать исемле энесе үлә. Җир куышына (землянка) яшәргә чыккач, 1932 елда, бабасы үлә. Бабасын күмеп кайтуга, куылыр алдыннан Бөгелмә төрмәсендә туган Сәрия исемле сеңелесе үлә. Бу хәлләргә түзә алмыйча, 70 яшьлек әбисе сөргеннән кача. Аны Бөгелмә төрмәсенә тотып утырталар, Магниткада Рабига апаның әнисен дә төрмәгә утырталар, качучыларның гаилә әгъзалары власть өчен ышанычсыз санала. Исән калган гаилә әгъзаларын җир куышыннан да куып чыгаралар. Әби 5 ай Бөгелмә төрмәсендә утырып чыга да, Магниткага авылдан посылкалар җибәрә башлый, шул хәл гаиләне ачтан үлүдән саклап кала... Рабига апаның бөтен туганнары үлеп беткән инде, авылда калган йортларын дәүләт 4,5 мең сумга бәяләгән. Ә илдән сөрелеп, буш далада ачтан, ктып-өшеп, төрле чирләрдән газапланып үлгән җаннар күпмегә бәяләнә икән бу илдә? Аларның хәзер каберләре дә юк бит, аның өстендә - урыс шәһәре...

Югарыда телгә алган Мәдхия апа Кәлимуллинаның әнисе Мәрзия абыстай да, ике кызы белән, сөргеннән качып карый, әмма аларны тотып алалар һәм әниләрен төрмәгә утырталар. Аңа кадәр Мәдхия апаның гаилә әгъзалары инде яртысы үлеп беткән була – килүгә, 1931 елның сентябрендә эче китеп әбиләре үлә, аннан өч көннән соң 3 яшьлек энесе Мансур дөнья куя. 1932 елның июнь аенда, сөргенә килгәч туган Әдибә исемле сеңелесе үлә, аңа нибары 6 ай була. 1933 елда Мәдхиядән 2 яшькә олы абыйсы Мөхәммәт үпкәсе шешеп вафат була... Гаять тырыш татар кызы Мәдхия, кайда далада казахларга ярдәм итеп, кайда үз миләттәшләребез ярдәмендә, исән кала, зур уку йортлары тәмамлый, гомер буе укытучы булып, аннан мәктәп директоры булып эшли, хәзер 90га җитеп килә торган бу Ил Анасы Магниторски шәһәрендә абыстай булып йөри, намаз иясе, дини мөгаллим, сөрген турында дистәләгән мәкаләләр авторы. Бу вәхши ил, кешелексез бу система татарларны чуен казаннарга салып тереләй кайнатса да, алардагы кешелек сыйфатларын, иманны, милли хисләрне, татарлыкны юкка чыгара алмады, йөзьяшәр Мәдхия абыстай шуның тере үрнәге.

1931 елны Минзәлә районының Илтимер авылыннан сөргенгә сөрелгән Гыйлемгәрәй бабай Җәләловка, без аның белән бистәдәге өендә очрашканда, инде 92 яшь, күзләре сукрайган иде. Магниткага сөрелгәндә ул инде җиткән егет була, куучылар аның кулыннан гармунын тартып алалар, ул һаман шул гармунын сагына… “Бары тик Коръән китапларын гына яшереп алып китә алдык”, ди Гыйлемгәрәй бабай ул кара елларны исенә төшереп. Гыйлемгәрәй бабай гомер буе производствода авыр эштә эшли, картлык көнендә Магнитка татарлары арасында мулла булып йөри. Гыйлемгәрәй бабай яшәгән Новый Северный бистәсе хәзер металлургия комбинаты территориясенд калган, кара төтен эчендә утыра, биредә 600 кеше яши, шуларның күпчелеге – татарлар. Күрәсез, татарларга биредә элек тә көн булмаган, хәзер дә алар экологиук яктан иң пычрак урында – металлургия комбинаты территориясендә яшиләр…

1931 елны элеккеге Шөгер районы, Керкәле авылыннан сөрелгән 87 яшьлек Әнвәрия апа Гобәйдуллина (Минһаҗева); Минзәлә районы, Иске Байлар авылыннан 3 яшендә сөргенгә сөрелгән Гафарова (Талипова) Маһия апа; Балтач районы, Нөнәгәр авылыннан сөрелгән 1921 елгы Шакирова Фатыйма апа; 4 яшендә вакытта әти-әниләре белән Аксубай районы, Иске Ибрай авылыннан Магниткага сөрелгән, 1943 елны 18 яшендә сугышка киткән, Берлинга хәтле барып җиткән һәм Рейхстаг диварларында имзасын калдырган татар егете Миннәхмәт Әхмәтҗанов; әти-әнисе 1931 елда Әлки районының Карга авылыннан 4 бала белән сөрелгән, үзе исә Магнитка сөргенендә 1939 елны туган Әлфия Рәхимова (Хөснелгатина); 1931 елның июлендә Кама Тамагы районы, Балтач авылыннан 15 яшендә сөрелгән, хәзер инде сукырайган, шулай да татарча шигырьләр язып ятучы Хәдичә апа Газеева (Яппарова); 5 яшендә вакытта Бөгелмә районыныд Стәрле авылыннан сөргенгә сөрелгән, хәзер инде аяксыз калып урын өстендә ятучы Тәзкирә апа Сәгыйтова; 1931 елны Аксубай районы, Сөендек авылыннан 7 бала белән сөрелгән, бирегә килгәч ирле-хатынлы икесе дә туберкулездан үлгән Мусин Мирхафиз һәм Мәгърәмәләрнең оныгы Мусина Римма; әби-бабалары 1930 елда Әлмәт районы, Кәшер авылыннан Магниткага сөрелгән Якупов Мотыйгулла мулланың оныгы Тәзкирә апа Зыязетдинова; 14 яшендә әнисе Мәшрүфә абыстай һәм 4 туганы белән Спасс районы, Иске Рәҗәп авылыннан сөрелгән Әминә апа Рәхимова; 1931 елның июлендә Сарман районының Кабан-Каран авылыннан хатыны, 7 баласы һәм 2 килене белән сөрелгән Бикмөхәммәтов Әлмөхәммәтнең Магниткада туган оныгы Гыйләҗева Фәһимә; Алабуга районы, Морт авылыннан 6 баласы, ата-анасы белән Магниткага сөрелгән Сабир Зәбировның биредә туган кызы Нәсимә Сираҗетдинова; 3 айлык сабый вакытта әти-әнисе белән Теләче районының Алан авылыннан сөрелгән, Магниткада 2 абыйсы туңып үлгән, авырлы әнисе ипи чиратында кысып үтерелгән Зәйнетдинова (Зәйнуллина) Сафия – мин аларның барысы белән дә очраштым, истәлек-хәтирәләрен язып алдым. Бу яралы язмышларның һәрберсе турында китап язарлык. Магнитогорски татарлары миңа әби-бабаларының гарәп хәрефләре белән язылган көндәлекләрен, гарәп имлясындагы татарча дәреслекләр һәм әдәби китаплар, һәм, иң мөһиме – сөргенгә сөрелгән КОРЪӘН китабын биреп җибәрделәр, аны мендәр эченә яшереп туган җирдән алып чыкканнар һәм күз карасыдай Магниткада саклаганнар.

Әйе, узган гасырның утызынчы еларында Магнитогорскига сөрелгән татарларның тормышын өйрәнү өчен мин соңгы ун елда биредә йөзләгән милләтәшебез белән очраштым, алар турында дистәләгән мәкалә, “Кырык сырт” дип аталган роман яздым, бу темага шул исемдәге һәм “ГУЛАГ – яралы язмышлар” дип аталган китаплар чыгардым. Татар тарихында бик аз өйрәнелгән бу чор турында халыкка дөреслекне җиткерүне мин үземә максат итеп куйдым. Өйрәнгәннәремнән шуны аңладым - көчләп сөргенгә сөрелгән бу татарлар иң авыр шартларда да кешелек сыйфатларын югалтмаганнар, милләт булып, бер-берләре тирәсенә укмаша алганнар, үзара ярдәмләшеп, исән калганнар. Дин тыелган булса да, алар башта кача-поса, бераз ирек килгәч, сугыштан соң, аерым йортларны мәчет итеп, намаз укыганнар, дин тотканнар. Утызынчы елларда Магниткада җидееллык ике татар мәктәбе – 18нче һәм 35нче номерлы мәктәпләр эшләгән, сөргенгә сөрелгәннәрнең балалары саф татарча белем алганнар, әмма ул татар мәктәпләре сугыш вакытында ябыла һәм яңадан ачылмый.

Ата-аналары белән балачакларында сөргенгә сөрелгән, шушы татар мәктәпләрен тәмамлап, соңыннан татар халкының танылган шагыйрьләре булып киткән ике шәхес турында сөйләмәсәм, язмам тулы булмас иде. Шуларның берсе – Тукай исемендәге бүләк иясе Гамил Афзал, ул 1931 елның августында, 10 яшендә, әти-әнисе белән Актаныш районының Такталачык авылыннан Магнитогорскига сөрелә, биредәге салкын баракларда гомерлек чир ала – бер аягы йөрмәс хәлгә килә, тома ятим кала, нәтиҗәдә, алга таба укуын дәвам итә алмый. Әмма татар мәктәбендә алган тирән белем, әдәбиятка олы мәхәббәт, нинди хәлдә дә тормышка, кешеләргә карата булган ышаныч аны Шагыйрь итә, кабатланмас шәхес итеп тәрбияли. Үзенең “Милли рух” дип аталган шигырендә Гамил Афзал бу турыда ачык итеп әйтә:

Мин күп күрдем туган-үскән җирдә
Замананың кара болытларын.
Гомер итеп урыс белән бергә,
Татар икәнемне онытмадым.

Татар җыры, әкиятләре килде
Таулы-ташлы Урал артларына.
Милли рухым хәсрәтләрне җиңде
Кайгылы һәм авыр чакларымда.

1931 елны, 10 яшендә әти-әниләре белән Мамадыштан сөргенгә сөрелгән, соңыннан шагыйрь булып киткән икенче зур шәхес – Басыйр Рафиков. Ул да Магнитогорскиның 35нче татар мәктәбендә белем ала, башта Троицкида татар-башкорт педтехникумын, сугыштан соң Магнитогорскида педагогия институтын тәмамлый, аннан гомер буе Троицки шәһәрендә яши һәм эшли. Басыйр Рафиков та йөзләгән шигырь, берничә китап авторы. Шунысын да әйтергә кирәк, сөргеннең беренче елларында бу тоткыннарга паспорт та бирмәгәннәр, укырга да рөхсәт итмәгәннәр, әмма соңрак хәл бераз җиңеләя, шуннан файдаланып, күп татар балалары укуларын дәвам итәләр, металлургия комбинатын һәм шәһәрне тотып торырлык зур белгечләр булып өлгерәләр, үзләрен тоткын итеп тоткан төрмәне Төп Йортка әйләндерәләр...

Бүген Магнитогорскида 28 мең татар яши...

Бу – дөньяда бердәнбер сөргенгә сөрелгән, тамырсыз, авылсыз татарлар, үзләренең төрмәләрен Төп Йорт, дип танырга мәҗбүр булган, туң далада тамыр җибәргән татарлар... Әйткәнебезчә, утызынчы елларда биредә 2 татар мәктәбе була, хәзер хәтта татар классы да юк. Сугыштан соң 40 ел буе татар халык театры эшләп килгән - 1993 елны аны шәһәр хакмияте карары белән ябалар. Узган гасырның туксанынчы еллар башында татарлар үз тырышлыклары белән милли һәм дини хәрәкәтне башлап җибәрәләр, “Төп Йорт”, “Татар Рухы” дип атлагна оешмалар төзелә, шул исемдәге газеталар чыгарыла башлый, “Иман” фонды оештырыла, милли ансамбльләр эшләп китә, җирле радио-телевидениедән татарча тапшырулар яңгырый башлый, татар китапларыннан торган зур китапханә барлыкка килә. Әмма бүгенгесе көндә боларның күбесе юк инде, матбугатның бер өлеше ябылды, татарча телевидение бетте, милли хәрәкәтне озак еллар буе утырган подвалыннан да куып чыгардылар, ул хәзер бинасыз хәлдә урамда торып калды. Дөрес, Магнитогорскида Урал аръягында иң зур һәм иң матур мәчет эшли башлады, биредә ел саен Сабантуйлар уздырыла, милли ансамбльләр бар, аерым фидакарьләр көче белән шәһәрдә милли һәм дини тормыш бара әле. Әмма биредә татарларның киләчәге бик томанлы, чөнки милли мәктәп юк, татар яшьләренең 80-90 проценты катнаш никахларда тора, Сталин тарафыннан сөргенгә сөрелгән татарларның дүртенче-бишенче буыны Путин заманында үз ана телләрен белми, чөнки ул урыс мәктәпләрендә урыс казанына салып кайнатылган... Бу урында сөрген шагыйре Басыйр Рафиковның “Магнитогорскида татарлар” дип аталган шигырен мисалга китерү бик гыйбрәтле булыр иде:

Магнит тартмагандыр якташларны,
Магниткага туган иленнән.
Төп-тамыры белән куптарганнар,
Халыкларны газиз җиреннән.

Сөрелгәннәр төзегән гигант завод,
Ә җаннарын рәнҗү талаган.
Итагатьле, тырыш, динле халык
Түбән сортлы булып саналган.

Баштан үткән канлы эч китүләр,
Ачлык, комендантлар җәбере.
Бет талаган ябык татар тәнен,
Җир калкыткан татар кабере.

Бүген домна өсләрендә балкыш –
Катып калган салют диярсең...
Нәрсә биргән Магнит татарларга?
Сорыйм әле тотып берәрсен.

“Билне бөгеп төзедем, чуен койдым,
Авыру екты”, - диде атасы.
- Мин татарча белмим, зачем мне
Родной язык, - диде баласы.

Картның күзләреннән яшьләр тамды,
Милләт җәрәхәте өстенә.
... Ә комбинат җаннар ала бирә,
Уралган да газлы төтенгә...

Йомгаклап шуны әйтесе килә - быел Идел-Урал татарларының Магниторгскига сөргенгә сөрелүенә 80 ел тула, илдә яңадан шушы хәлләр кабатланмасын өчен, бу кара датаны һичшиксез искә алырга һәм билгеләп үтәргә кирәк. Урал аръягындагы туң далаларда, Җаек суы буйларында үзләренең газаплы әҗәлләрен тапкан, бүгенге көндә каберләре дә билгесез дистә меңләгән милләттәшебезне дә искә алу булыр иде бу! Магнитогорски шәһәрен һәм металлургия комбинатын сөргенгә сөрелгән татарлар төзегәнлеге турында биредә бернинди истәлек тактасы да юк, аны куярга җирле хакимият рөхсәт бирми, Казан бу очракта Урал аръягындагы милләттәшләребезгә ярдәмгә килергә тиеш, дип уйлыйм. Шулай ук узган гасырның утызынчы елларында Татарстаннан көчләп Магнитогорскига сөргенгә сөрелгән татарларның язмышын фәнни рәвештә, архивларда утырып өйрәнер һәм дөньяга чыгарыр вакыт та җитте, бу очракта Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре ярдәмгә килергә тиешләр.

Һәм соңгысы. Икенче дөнья сугышында җиңелгәннән соң, Германия үзендә әсирлектә булган, куылып килеп, авыр эшләрдә эшләгән тоткыннарга акчалата ярдәм итә, ягъни, компенцация түли. Германия шулай ук фашист лагерьларында һәлак булган еврейлар өчен дә аларның нәселенә зур акчалар түләп тора. Ә Сталин лагерьларында газап күргән, һәлак булган, Магнитогорски кебек сөрген җирләрдә, адәм баласы түзә алмаслык шартларда яшәгән, эшләгән, үлгән татарлар өчен кем җавап бирер, кем аларны бәхилләтер, нәселләренә әҗерен түләр? 1991 елда Россия Федерациясендә кабул ителгән “О реабилитации жерт политических репрессий” законы нигезендә, үзеңнең сөргенгә сөрелгәнеңне судлар аша исбат итә алсаң, 10 мең сум акча түләү каралган. Әмма моның өчен шушы чорда яшәгән һәм шушы хәлләрне күргән 2 шаһитны табарга, Татарстанга кайтып, дөнья хәтле документ-белешмә җыярга кирәк, аннан соң да әле ул акчаның яртысын төрле налогларга, суд расходларына басып калалар. Шуңа күрә, үлем чигенә килеп җиткән карт-картчыклар моның артыннан йөри алмый. Ә утка ыргытылган гомерләр, вакытсыз өзелгән җаннар өчен кем җавап бирер, кем түләр?! Кешелек җәмгыяте, Халыкара Мәхкәмәләр болар турында белергә тиеш! Татарларның сөякләре өстенә төзелгән Магнитогорски шәһәре һәм бөтен дөньяга данлыклы, җир шарында коелган чуенның дүртән берен үзендә җитештерүче металлургия комбинаты кайчан татар милләтенә бурычын түли башлар икән? Россия империясе татар халкы алдында кайчан гаебен танып, кайчан аннан гафу үтенер икән? 1552 елдан алып, 1937 елларга хәтле күрсәткән җәберләре өчен, татарларның бу илдә бүген дә хокуксызлыгы өчен, милләтебез күргән газаплар өчен, Россия бер җавап тотармы икән? Бу чыгышым милләтебезне, нахакка сөргеннәргә сөрелгән татарларны яклау юлында бер адым булып торсын иде!

2011 ел, 15 май

Файдаланылган хезмәт:
Архивный фонд Управления исправительно-трудовых лагерей и колоний УНКВД СССР по Челябинской области. Фонд № 1075.
Архив ЗАГСа г. Магнитогорска.

Афзал Гамил. Гомер кичүләре. – Казан, 2000.
Афзал Гамил. Сайланма әсәрләр. - Казан, 2004.
Афзал Гамил. Рәхмәт! – Казан, 2009.
Бәйрәмова Фәүзия. Таралып яткан татар иле. – Казан, 2003.
Бәйрәмова Фәүзия. Кырык сырт. – Казан, 2005.
Бәйрәмова Фәүзия. Алтын Урдам – Алтын җирем. – Казан, 2006.
Бәйрәмова Фәүзия. Туран иле. – Казан, 2008.
Бәйрәмова Фәүзия. ГУЛАГ – яралы язмышлар. – Казан, 2010.
Баканов В.А. Испытание Магниткой. – Магнитогорск, 2001.
Бакиров Рафаил. Живые родники. – Магнитогорс, 1999.
Джон Скотт. За Уралом. – Москва-Свердловск, 1991.
Магнитогорск. Краткая энциклопедия. – Магнитогорск, 2002.
Миннуллин Ильнур. Мусульманское духовенство Татарстана в условиях политических репрессий 1920-1930 –х г.г. – Нижний Новгород, 2007.
Хәтер Китабы. Книга Памяти жертв политических репрессий. 1-9 томнар. – Казан, 2000-2003.

Шулай ук “Төп Йорт“, “Татар Рухы”, “Әтнә таңы”, Магнитогорский рабочий”, “Русский Дом” газеталарының төрле елларда басылып чыккан мәкаләләре файдаланылды.

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх