Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв





i-mulla

takbir.ru









Tatarmarket


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Тарих

  

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Татар халкының милли Мәҗлес рәисе


ТӨНЬЯКТА ТАТАР ТАРИХЫ

Җир шарының төньяк өлеше бик борынгы замннардан төрки халыкларның, шул исәптән, татарларның да Ана-Ватаны булган. Алар Котыптан Тәңре тауларына кадәр, Татар бугазыннан Урал-Каф тауларынача, Себерләргә таралып, шул җирләрнең Хуҗасы булып яшәгәнннәр. Татарлар төрле чорда төрле исем-атамалар йөрткәннәр, төрле дәүләтләрнең составында булганнар, үзләре дә узган тарихларында дистәләгән мөстәкыйль дәүләтләр тотканнар. Татарларның скиф, һун, сармат, сак, кыпчак, болгар атамалары астында йөргән вакытлары да булган, хәзер исә без үзебезнең асыл исемебезне йөртәбез, татар дип аталабыз.

Без үзебезнең тамырлары бик тирәнгә киткән тарихыбызны белергә, өйрәнергә, алдагы буыннар өчен теркәп калдырырга тиешбез. Кызганычка каршы, безнең тарихыбыз тигез өйрәнелмәгән, бөтенләй кул җитмәгән, галимнәр игътибарыннан читтә калган өлкәләр бик күп. Бу бигрәк тә төньяк өлкәләргә, урыслар Север дип йөрткән җирләргә кагыла. Нигәдер, бу якларда татар тарихы юк, дигән фикер таралган, шуңа күрә төньяк өлкәләр безнең галимнәр тарафыннан махсус тикшерелми, бу хакта хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Югыйсә, кайбер дөнья галимнәренең әйтүенчә, Туфаннан соң яңа тормыш нәкъ менә Котып тарафыннан башланып киткән бит, һәм Нух пәйгамбәрнең турыдан-туры варислары булган төркиләр төньяктан килеп, җир шарына таралганнар...

Хәер, безнең язмабызның максаты андый ерак чорларга китү түгел, ә соңгы мең ел вакыт эчендә болгар-татарларның төньяктагы тарихын өйрәнү иде. Төньяк, дигәндә мин хәзерге Россиянең Архангельски, Вологда, Мурмански, Киров, Салехард, Псков, Великий Новгород, өлешчә Тверь, Кострома, Пермь тирәләрен күздә тотам. Шулай ук Урта, Төньяк һәм Поляр Урал, Ак һәм Кар диңгезе буйлары, Кола, Ямал ярымутраулары, Яңа Җир утравы төрки-татарлар белән бәйләп өйрәнелмәгән, бу хакта хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Югыйсә, борынгы бабаларыбызның бу якларда яшәүләре, сәүдә итүләре, ил һәм җир өчен сугышлар алып барулары турында билгеле бит!

Шушы бушлыкны өлешчә булса да тутыру өчен, мин “Төньякта татар тарихы” дип аталган проект башлап җибәрергә булдым. Шушы максаттан узган ел Пермь өлкәсенең Чердынь шәһәренә махсус барып, “Чәрдән ханлыгы” дип аталган тарихи очерк яздым, ул китапта һәм җирле матбугатта дөнья күрде. Быел исә шушы проектны тормышка ашыру максатыннан, Вологда шәһәренә барып, татар тарихы белән бәйле урыннарны өйрәндем. Алга таба, иншаллаһ, төньяктагы башка өлкәләргә дә барырга, татар тарихы белән бәйле урыннарны өйрәнергә уйлыйм. Ә хәзер укучыларга Вологда төбәге турындагы язмамны тәкъдим итәм.

Вологдада татар эзләре...

Заманында, “Вологда кайда - Вологда где?” дигән урысча җыр бар иде...

Чыннан да, кайда соң ул – Вологда? Исеменнән күренгәнчә, Волга елгасы буендамы, Волгоград тирәсендәме? Руслар түгел, татарларның да күпчелеге Вологданы Волгоград белән бутый, аны Идел елгасы буеннан эзли. Югыйсә, Вологда Мәскәүдән 500 чакрым төньякка таба, Архангельски юл өстендә урнашкан борынгы кала, күптән түгел аның 800 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Тарихчылар әйтүенчә, исеме биредәге елга атамасыннан алынган – Вологда, элеккерәк заманнарда башка төрле исеме булуы да мөмкин. Вологда атамасының Волот сүзеннән алынганлыгын да әйтүчеләр бар, ул җирле халыклар телендә гигант кешеләрне, ягъни, Алып төшенчәсен аңлата икән.

Вологда шәһәре өлкәнең башкаласы булып тора, һәрхәлдә, анда нибары 300 меңләп кенә кеше яшәсә дә. Өлкә үзенең территоиясе белән шактый зур, ике Франция кереп утырырлык, әмма биредә кеше аз яши, күпчелек җирләрне урман-тайга каплап киткән, сазлыклар, күлләр, елгалар да шактый. Заманында Вологда төбәге бик зур булып, чикләре Котыптан Себергә хәтле сузылган, Урал тауларына барып җиткән. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Вологда төбәге элек-электән урыс хакимиятенең сөрген һәм төрмә урыны булып торган, биредә урыс һәм татар патшалары, төрек, фарсы, алман, поляк, швед әсирләре, төрле революционарлар җәза срогын үткәннәр, күпләре биредә үлеп тә калган...

Әйе, Вологда ул – сөрген урыны, төрмәләр иле...

Әйе, Вологда ул – нигездә бары тик урыслардан гына торган чи урыс төбәге, алар биредә 96 процентны тәшкил итәләр...

Әйе, Вологда – чиркәүләр һәм монастырьлар иле, шәһәрдә - 40, өлкәдә 70 чиркәү бар, заманында исә алар меңгә якын булган...

Әмма Вологда бүген үлем буенча да Россиядә беренче урында тора, биредә ирләрнең уртача гомер озынлыгы – 48 яшь, халык эчкечелектән һәм төрле авырулардан кырыла. Сәбәбе – ашау начар, су пычрак, тормыш авыр…

Безне, нигездә, Вологданың татарлар белән бәйләнеше кызыксындыра, һәм язмабызда гомум тарихка һәм тормышка түгел, нигездә үзебезнекенә генә тукталырга тырышырбыз. Әмма моның өчен безгә татарларга кагылган һәр мәгълүматны тарихи чыганаклардан берәмтекләп җыйнарга, архив эшләреннән эскәк белән чүпләп табарга туры килде. Вологда тарихчыларының хезмәтләрендә татарларның узганы турында нибары берничә җөмлә очратырга мөмкин, анысы да экзотика кебек кенә бирелә. Югыйсә, заманында бу яклар башта – Идел Болгарстаны, аннан Алтын Урда дәүләте кул астында булып, аларга ясак түләп торган бит! Соңрак Вологда төбәге татар ханнарының, ханбикәләрнең, ханзадәләрнең сөрген урынына, төрмәсенә һәм каберенә әйләнгән. Ягъни, татарның зурлыгын да, хурлыгын да күргән яклар бу – Вологда төбәге...

“Вологда төбәге” дигәндә мин Вологданың үзен генә түгел, ә ханнарыбыз-ханбикәләребез зинданнарда яткан Белозерски, Каргалым шәһәрләрен дә, заманында болгар бабаларыбыз кулында булган Великий Устюг каласын да күздә тотам һәм алар турында да язармын, иншаллаһ! Безнең кул астында булган мәгълүматлардан күренгәнчә, биредә иң борынгылардан булып Белозерски шәһәре санала, аңа 862 елда нигез салынган, дип исәпләнә. Шәһәр беренче тапкыр урыс елъязмаларында IX гасырда ук телгә алына: “Город Белозерск впервые упоминается в Начальной летописи в середине IX века, но, по дошедшим до нас сведениям, купцы-арабы, поднимаясь по Волге и Шексне, торговали с белозерцами еще в VIII веке.” (Вологодские просторы. – Москва, 1987, стр.20.)

Безгә калса, монда сүз Идел һәм Шексна елгалары буйлап югарыга күтәрелүче болгар бабаларыбыз турында бара. Чөнки сигезенче гасырда бу якларда гарәп сәүдәгәрләренең йөрүе икеле, ә менә болгарлар, киресенчә, бик актив булганнар. Бу хакта тарихчы Рөстәм Нәбиев тә бик җентекләп яза. Үзенең “Булгар и Северная Европа. Древние связи” дип аталган китабында ул төньяктагы су юлларының, нигездә, болгарлар кулында булын яза. Төньяк Двина, Шексна елгалары, Аккүл, Кубен, Онега, Ладога күлләре аша алар Балтыйк диңгезенә, Скандинавия илләренә кадәр барып җиткәннәр. Борынгы болгарлар шулай ук Нократ елгасы аша Мезень, Печора елгаларына чыгып, Төньяк Боз окенанына кадәр барып җиткәннәр, кыйтгаларга таралганнар. “Историк русских речных путей Н.П.Загоскин утверждал, что “еще древние арабские авторы оставили нам свидетельства о больших торговых судах булгар, плававших по Волге и Шексне, между устьем Камы и городом Белоозеро”... В IX-XI вв. Булгары, вероятно, господствовали на Севере.” (Р.Набиев. Булгар и Северная Европа. Древние связи. – Казань, 2001, стр.46, 52.)

1893 елда, Белозерски тирәсендәге Шексна елгасы буеннан таш балбалның табылуы биредә борын-борыннан төрки халыклар яшәгәнлеген күрсәтә. Кырыс ир-ат кыяфәтендәге бу таш балбаллар Алтайдан, Тыва тирәләреннән, кыпчак далаларыннан һаман табылып тора, ә менә төньякта да мондый хәзинә табылганлыгын мин белми идем. Бу тирәдә Болван авылы да булган, әмма Череповец су саклагычын төзегәч, ул су астында калган. (Бу хакта тулырак мәгълүматны Александр Кузнецовның “Болваны на Лысой горе” дип аталган китабыннан табарга була. – Вологда, 1999.)

Белозерски шәһәре безгә татар ханнарының сөрген урыны буларак та истәлекле. Әйтик, 1502 елда Белозерскига Казан ханы Габделлатыйф сөргенгә сөрелә һәм 1508 елга кадәр биредә тоткынлыкта була. Мәскәү илчелеге ярдәмендә тәхетеннән төшерелгән 25 яшьлек татар ханының Белозерскида ничек яшәгәнлеге безгә билгеле түгел, әмма аны аерым йортларда түгел, монастырьда тоткан булырга тиешләр, чөнки ул вакытта монастырьлар төрмә ролен үтәгән.

“Низложенный Абдул-Латыф был под конвоем отправлен в Россию. Московское правительство подвергло его ссылке, как и хана Али. Абдул-Латыф был сослан, как арестант, в г.Белоозеро”, - дип яза бу хакта күренекле тарихчы Михаил Худяков. (Михаил Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 2004, стр.74.) Каравыл белән арестант кебек, аяк-куллары богауланып алып килгәч, ул биредә дә тоткын тормышын кичергәндер, дип уйларга нигез бар. Әлбәттә, әнисе Нурсолтан һәм Кырым татарларының теләк-сорауларын да искә алып, Габделлатыйфны алты елдан соң азат итәләр, идарә итәргә биләмә (удел) бирәләр, әмма гел күзәтү астында тоталар. 1512 елда ул яңадан кулга алына, дүрт елдан тагы азат ителә, Кошира шәһәр-биләмәсе белән идарә итеп ала, әмма татарлар күпме сорасалар да, урыслар аны яңадан Казан тәхетенә утыртмыйлар. Ибраһим ханның улы Габделлатыйф 1517 елда, 40 яшьләр тирәсендә, көтмәгәндә кинәт кенә үлеп китә. Әлбәттә, монда да Мәскәү кулы уйнаган булырга тиеш.

Белозерскида сөргендә Шаһгали дә булган булырга тиеш, чөнки 1533 еллар тирәсендә, артык мөстәкыйль булырга тырышканы өчен, Мәскәү хөкүмәте аны өч елга сөргенгә сөрә. Татар ханнары өчен ул вакытта сөрген урыны булып я – Вологда, я Белозерски торган. Без Вологдада Шаһгали турында мәгълүмат таба алмадык, шуңа күрә, ул Белозерскида сөргендә булган, дип уйларга нигез бар. Сөргеннән котылганнан соң Шаһгали урысларга аерата бирелеп һәм куркып хезмәт итә башлый, аның берничә тапкыр Иван Грозныйга ияреп, Казанны яулап алырга килүе шул хакта сөйли.

Вологда өлкәсенең иң төньяк-көнчыгыш читендә урнашкан Великий Устюг шәһәре дә заманында болгар-татарлар кулында булган, бу хакта урыс елъязмалары язып калдырган. “Первое упоминание о городе отмечено в Суздальской летописи под 1218 г.:”Взяли болгаре Оустюг” (ПСРЛ, I502). Первоначально назвали его – Усть Юга”, - дип яза бүгенге галимнәр. (Ю.И.Чайкина. Географические названия Вологодской области. Топономический словарь. – Архангельск, 1988, стр. 45-46.) Әйе, Великий Устюг шәһәре дә заманында төрки-болгарлар кулында булган, бу тирәдә урнашкан урыс авыллары бүген дә татар исемнәрен йөртә. Шулай ук шәһәрдә һөнәрчелекнең, бигрәк тә көмеш белән эшләүчеләрнең, каралтыннан бизәнү әйберләре ясаучыларның күп булуы болгар традицияләренең дәвам итүен күрсәтә. Дөрес, бу урынны хәзер иң мәҗүси җир, дип язалар, юкка гынамы урысларның “Кыш бабай”лары да шуннан килә, имеш! Биредәге Соколов тавы исеме дә татар кешесе белән бәйләнгән: “Последний топоним – старинная легенда, зафиксированная в летописи города, связывает с татарским баскаком Бугой или Багуем, принявшим христианство и новое имя Иоанн после знамения, бывшего ему во время соколиной охоты на горе под городом”, дип яза җирле тарихчы. (А.Кузнецов. Болваны на Лысой горе. (Очерки языческой топонимики). – Вологда, 1999, стр.87.) Кузнецов исә бу мәгълүматны урыс елъязмасыннан ала. (Летопиц города Великого Устюга. Публикация А.Н.Непогодьева // Бысть на Устюде... Историко-краеведческий сборник./отв.ред.А.В.Быков. – Вологда:ЛиС, 1993, стр.133.)

Өлкәнең төньяк-көнчыгышы, ягъни, тарихи татар җирләренә якын урыннары татар тәэсиренә бигрәк тә нык дучар булалар, яуларны да күп күрәләр. Устюжеский дип аталган елъязмада (ХИВГ, 14), әйтик, татарларның Кичмәнгә шәһәрчеген алулары тасвирлана:

“...В 1468 году...приходили татарове казанские ратью...взяли городок Кичменгу и огнем сожгли и с людьми.”(Бу турыда тулырак мәгълүматны Ю.И.Чайкинаның югарыда телгә алынган китабыннан да табырга була, 112 бит.)

Әмма безнең бу язмабызда төп урынны Вологда шәһәре алып тора, чөнки ул татар тарихы белән тагы да тирәнрәк бәйләнгән, бу хакта мәгълүмат та күбрәк. Вологда шәһәре, беренче тапкыр, татарлар белән бәйле рәвештә, урыс елъязмаларында телгә алына. “Второе упоминание о городе содержится в летописном сообщении о том, что в 1236 году Тверский князь Ярослав вместе с татарами напал на Вологду и имел от нее грабежа “богатую корысть”. (Ф.Я.Коновалов, Л.С.Панов, Н.В.Уваров. Вологда. XII – начало XX века. (Краеведческий словарь). – Архангельск, 1993, стр. 5.) Вологда өчен ул вакытларда Тверь, Мәскәү, Великий Новгород арасында күп санлы сугышлар булын әйтеп үтәргә кирәк, бу шәһәрне һәркем үзенә буйсындырырга тырышкан һәм моның өчен көчле татар гаскәрен дә кулланганнар.

Татарлар икенче тапкыр Вологданы 1273 елда яулап алалар. Бу хакта узган гасырның урыс тарихчысы менә нәрсә яза: “В 1263 году Вологда считается между Новогородскими волостями, против которых в 1273 году Святослав Ярославич Тверской, сын Великого Князя Ярослава Ярославича, совокупясь с великим числом татар, воевал именно против Волока, Бежича и Вологды, и со многочисленным пленом и богатою корыстью в Тверь возвратился.” (Г.К.Лукомский. Вологда в ее старине. – Вологда, 1914, стр. 325-326.) Күрәсез, урыс кнәзләре, үз өстенлекләрен күрсәтү өчен, милләттәшләрен татар кулы белән дә юк иткәннәр, талаганнар икән... Мондый фаҗига бер бездә генә түгел икән...

Әйткәнебезчә, Алтын Урда заманында Вологда төбәге тулысынча аңа буйсына һәм татарларга ясак түләп тора. Шуңа күрә бу якларда салым түләү һәм җыю белән бәйле авыл исемнәре, кеше атамалары һәм фамилияләр шактый. Әйтик, Череповец районының Матур авыл җирлегенә кергән Баскаково авылының килеп чыгышы һәм исеме турында галимнәр болай аңлаталар: “ ...Упоминается в писцовых книгах XVI века. (ПКЕ Белоз 1585, 18). Две версии о происхождении названия. Первая – ойконим возник от мужского прозвища Баскак, активного на Руси в XIII – XVI вв. Возникло оно от существительного баскак, заимственного из тюркских языков. В татарском баскак – ‘пристав для сбора податей и надзора за исполнением ханских повинностей’ (Баскаков, 15). В древнерусском языке слово выступало в двух значениях: ‘татарский наместник, ведавший сбором дани для орды’ и ‘лицо посылаемое на место исполнения поручения' (сл. РЯ XI – XVII, I, 77). (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 23 бит.) Бу китаптан күренгәнчә, Алтын Урда өчен салым җыючы татарлардан күчкән бу исем соңрак смелый, бойкий, наглый, дерзкий мәгънәсендә дә кулланыла башлый. Ягъни, кыю, үткен, әрсез һәм тәвәккәл кешеләрне баскаклар, дип йөртә башлыйлар. Вологда өлкәсендә Баскаков фамилияле бай помещиклар да барлыкка килә. Боларның тамырлары татар икәнлеген фамилияләре үк сөйләп тора. Вологда өлкәсенең Грязовец һәм Междуреченский районнарында да Баскаково авыллары барлыгы билгеле.

Вологда шәһәренең “Дипломатик корпус музее” директоры, тарихчы Александр Быков та биредә 14-15 гасырларда татарлар да яшәгәнлеген, аларның мәхәллә мәчетләре дә булырга тиешлеген яза:

“...Как и другие русские города, платила дань монголо-татарам, представители которых эпизодически появлялись в городе. Говорить о существовании в Вологде XIV-XV вв. татарской общины мы можем на полном основании. На это с совершенной точностью указывают как письменные, так и археологические памятники. Поэтому с полной уверенностью можно утверждать о проживании в Вологде исповедующего ислам населения в период с конца XIV- начало XV вв.” (А.В.Быков. “Пребывание на Вологодской земле хана Алегама (Али-хана) в XV веке.” ( Газета “Иман”, Вологда, 1998, №9-10, сентябрь, октябрь.) Әйе, галим дөрес әйтә, төньякта татарларның бистә-калалары да, мәчет-мәхәлләләре дә булган, алар монда хуҗа булып яшәгәннәр, җирләрен саклаган өчен урыслар аларга ясак түләп торган.

Әмма Алтын Урда таралганнан соң, төньяк төбәкләрдә хәл кискен үзгәрә, биредә яшәүче татарлар үзәктән ярдәмсез калалар һәм соңыннан урыслашып, христианлашып бетәргә мәҗбүр булалар. Ә урыслар, христиан дине, киресенчә, көчәеп китә, Алтын Урда хәрәбәләрендә яшь урыс дәүләте барлыкка килә, татар белән кан катнаштырган яңа патшалар үсеп чыга һәм татарга каршы эшли башлый. Алар күршедә генә урнашкан Казан ханлыгына, аның бай тормышына кара көнчелек белән карыйлар һәм татар җирләрен умырып алырга җай эзлиләр. Бу хәл бигрәк тә Мәскәү тәхетендә Иван III утырган чорда күзәтелә, аннан татарларга тынгылык булмый, ул аларга төньяктан да, көньяктан да туктаусыз һөҗүмнәр ясап тора, җирләрен яулап ала башлый һәм Казан капкасы төбенә хәтле килеп җитә. Һәм 1487 елның 18 маеннан Казан урыс гаскәре чолганышында кала. Татарларның бер төркеме урысларга каршы көчле сугышлар алып барса, бер төркеме урыслар белән килешү төзү ягында була. Нәтиҗәдә, өч атна камалышта торганнан соң, 9 июльдә урыслар Казанны алалар һәм Гали ханны тәхеттән төшереп, Мәскәү яклы Мөхәммәд-Әминне хан итеп куялар. Бу – Казанның урыслар тарафыннан беренче тапкыр яулап алынуы була. Бәйсезлек яклы татарлар каты җәзаларга тартыла, Гали ханны исә, гаиләсе белән, Вологдага сөргенгә сөрәләр.

Гали хан – мәшһүр Ибраһим ханның Фатыйма-бикәдән туган олы улы, урыс чыганакларында Алегам дип язылган, шуннан чыгып, татар китапларына да Илһам хан булып кереп калган. Әмма аның чын исеме – Гали-Али хан. Ул Казан тәхетендә беренче тапкыр 1479-1484, икенче тапкыр 1485—1487 елларда утыра. Кайбер тарихчыларның язуынча, аны урысларга татарлар үзләре тотып бирә, кайбер чыганакларда Гали хан сугышып җиңелә, дип хәбәр ителә. Ни булса да, ул әсир булып урыслар кулына төшә, һәм аны, анасы Фатыйма-бикәне, хатыннарын, ир туганнарын, кыз туганнарын, аларның балаларын – нәселләре белән сөргенгә сөрәләр. Ризаэтдин Фәхретдин язганча, башта аларны Мәскәүгә китерәләр, аннан аерып, төрле җирләргә сөрәләр:

“Илһам (Гали) ханны, анасы Суфияне (Фатыйманы. – Ф.Б.), хатынын, ике тума кардәшен әсир алып, Мәскәүгә китерделәр. Әсир буларак килгән ханны күрер өчен бөтен Мәскәү халкы чыкты вә татар ханының әсир алынуына гакылларыннан шашар дәрәҗәдә тәгаҗҗеб иттеләр, ягъни гаҗәпләнделәр (моның әсир төшүенең сәбәбе исә җиңел булып, эчтә булган тынычсызлык, үз араларында булган фетнәдер). Моннан соң ике хатыны белән бергә ханны Вологда шәһәренә, туганнары белән анасын Белоозерога җибәрделәр.” ( Ризаэтдин Фәхретдин. Казан ханнары. – Казан, 1995, 68 бит.) Күренекле татар галиме боларны П.И.Рычков хезмәтләренә таянып яза.

Тарихчы Михаил Худяков та Гали ханның язмышына киң туктала, урыс елъязмаларына һәм Карамзинның “Россия дәүләте тарихы”на таянып, бу нәселнең әсирлектәге фаҗигаләрен һәм аннан соңгы хәлләрен җентекләп яза:

“Хан Али, его жены, мать – царица Фатима, сестры и братья Мелик-Тагир и Худай-Кул были арестованы и отправлены в Россию, - дип яза ул. – Ханское семейство навсегда осталось в плену. Хан Али скончался в Вологде, а только одна из его жен после его смерти освобождена из-под ареста и, согласно обычаю, на ней женился Мухаммед-Эмин. Царица Фатима и царевич Мелик-Тагир умерли в Карголоме. Сыновья Мелик-Тагира были крещены с именами князей Василия и Федора; из них Федор Мелик-Тагирович был в 1531 г. наместником в Новгороде. Царевич Худай-Кул, выросший в русском плену, впоследствии был доставлен из ссылки в Москву и освобожден из-под ареста. В 1505 г. он крестился с именем царевича Петра Ибрагимовича и женился на сестре великого князя Василия Евдокии Ивановне. Он умер в 1523 году и был погребен в Архангельском соборе в Москве.” (Михаил Худяков, күрсәтелгән хезмәт, 63-64 битләр. )

Себер һәм нугай ханнары Гали ханны коткару өчен тырышып карыйлар, алар урыс патшасына бу хакта кат-кат мөрәҗәгать итәләр, Гали ханны һәм аның гаиләсен тоткынлыктан азат итүне сорыйлар, шулай булмаган очракта, икътисадый чикләүләр белән дә янап карыйлар. Әмма Мәскәү татар ханын азат итми, нәтиҗәдә, ул сөргендә үлеп кала. Бу гаилә, нәсел тулысы белән диярлек сөргендә үлеп бетә, бары тик Гали ханның Ходайкол исемле ир туганы һәм бер хатыны һәм Мәлик-Таһирның чукындырылган уллары гына исән кала. Тарихтан билгеле булганча, Ходайколдан Петрга әйләнгән ханзадәнең бөтен нәселе урыслаша һәм христианлаша. Алар затлы нәселләр белән гаиләләр корсалар да, татар милләте өчен мәңгегә юкка чыгалар. Хәер, урыслар да бүген Петр Ибраһимович нәселе турында белми, аның дәвамчылары билгесез.

Гали хан Вологда сөргенендә ничә ел һәм ничек яшәгән соң? Бу турыда да фикерләр төрле. Елъязмалардан күренгәнчә, Гали хан 1489 елда әле исән булган, шуннан соң язмышы билгесез. “В 1489 г. Алегам находился еще в ссылке, что подверждается присылкой в Москву грамот от ногайского хана Ивака и нескольких мурз, связанных с Алегамом родством, в которых родственники убеждали Ионна освободить Алегама. Несмотря на все убедительные просьбы, Иоанн держал Алегама в неволе, отвечая: “на уважения к вам даю ему всякую льготу”. Бу хакта тарих фәннәре кандидаты А.И.Быков Вологда шәһәрендә чыккан “Иман” газетасына язган. (1998, №9-10, сентябрь, октябрь.)

Иван III нең шушы сүзләренә нигезләп, узган гасыр башындагы кайбер урыс тарихчылары Гали хан Вологдада бик иркен, рәхәт яшәгән, шуңа күрә сөргеннән китәсе дә килмәгән, дип язалар. “Алегам устроился в Вологде положительно с комфортом. Его поселили здесь с двумя молодыми женами, снабдили приличным содержанием и обстановкой и разными другими житейскими благами; пленник, кажется и не просился из ссылки и умер в Вологде.” (Швецов М. Очерки из истории Вологдского края. – Вологда, 1911, стр.85.) Бүген дә Вологдада “Гали хан сөргендә яхшы яшәгән, аны дәрәҗәле тоткын буларак, бар нәрсә белән дә тәэмин иткәннәр”, дип әйтүчеләр бар.

Әмма Ризаэтдин Фәхретдин югарыда телгә алган китабында “Илһам хан әсирлегендә каты мәшәкать астында торды”, дип яза. (Күрсәтелгән хезмәт, 68 бит.) Без дә шул фикердә. Әгәр Гали хан Вологдада шул кадәр рәхәт яшәгән икән, ул үз янына Каргалом сөргененнән анасын һәм башка туганнарын алдырыр иде. Ә алар, Сак белән Сок балалары кебек, күрешә алмыйча тилмереп, бер-берләреннән шактый еракта, сөрген җирләрендә һәлак булалар.

Тарихчы Һади Атласи да, урыс елъязмаларына һәм тарихчылары хезмәтләренә таянып, Гали ханның сөргендә авыр тормыш кичерүен яза: “Илһам (Гали. – Ф.Б.) ханга Русиядә яшәү чиктән тыш авыр булды. Аның үзенә әллә нинди авырлыклар татырга туры килгән кеби, туганнары белән анасына да шуларны татырга туры килде. Боларның барысы да читен тереклек белән яшәп, үлүләре дә авыр үлем булды. Илһам (Гали. – Ф.Б.) ханның авырлыкта үлгәнлеге озак заманга чаклы онытылмады. Аның шулай үлгәнлеген соңгы буындагы балалар да белә иде.” (Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. – Казан, 1993, 249 бит.)

Белозерски – Вологдадан 150 чакырымнар төньяк-көнбатышта, ә Фатыйма-бикә һәм аның ул-кызлары сөрелгән Каргалом Белозерскидан 4 чакырым ераклыкта була. Мин башта Каргаломны бүгенге Архангельски өлкәсендә урнашкан Каргаполь дип уйлаган идем, әмма тарихчы Похлебкинның китабы моңа ачыклык кертте. “Хан Али с женами был отправлен в ссылку в Вологду, - дип яза ул. - Его мать царица Фатима, сестры и братья Мелик-Тагир и Худай-Кул были сосланы в еще большую глушь в Белозерье, в крохотный городок (фактически село, слободу, в 4 км. от Белозерска) Каргалом.” (В.В.Похлебкин. Татары и Русь. – Москва, 2000, стр.91.)

Алай да, Гали хан үлгәч, аның бер хатыны әсирлектән котыла, чөнки бу хатынны, гадәт буенча, Гали ханның кардәше Мөхәммәтәмин ханга кияүгә бирәләр. Моннан соң Казанда урысларга каршы башланып киткән ыгы-зыгыларны “Казанский Летописец” авторы шушы хатынга сылтый, имеш, ул Вологда сөргененнән урысларга карата чиксез нәфрәт белән кайткан һәм ирен дә аларга каршы котырткан икән. Имеш, шул дошманлык сәбәпле, 1505 елның 24 июнендә Казанда урысларга каршы фетнә күтәрелгән, аларның бер өлешен кол иткәннәр, бер өлешен юк иткәннәр. Болар хакында Михаил Худяков менә нәрсәләр яза:

“Составитель “Казанского Летописца” описывает эти события, как яркий роман. Возникновение самой войны он приписывает вдове хана Али, вышедший замуж за Мухаммед-Эмина и таким образом вносит в изложение исторических фактов своеобразное cherchez la femme. По мнению автора, царица, возвратившаяся из Вологодского заключения, внесла в ханский дворец жгучую ненависть к России и русским.” (Михаил Худяков, күрсәтелгән хезмәт, 76-77 битләр.)

Әйе, Вологда тәмугыннан котылган ханбикә Казанга кайтып, анда ниләр булганлыгын сөйләп биргәндер. Ул Гали хан һәм аның гаиләсе урыс сөргенендә күргән газапларны, ханның үлемен аның кардәше Мөхәммәтәмин ханга сөйләгән булырга тиеш. Чөнки Гали хан бит – Чыңгыз токымыннан булган Ибраһим ханның улы, аларның Мөхәммәтәмин белән ата – бер, ана башка, ягъни, алар бер нәселдән, бер тамырдан. Туганының сөргендә газаплы үлемен Мөхәммәтәмин хан кичермәгән һәм Казанда урысларга каршы фетнә башланган.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, әле Гали ханга кадәр үк, 1480 елда, Вологдага Кырым ханы Айдар да сөрелгән була. Ул үз теләге белән урыс патшасына хезмәткә күчә, ә Иван III аңа барыбер ышанып бетми һәм Вологдага сөргенгә сөрә. Айдар ханның 1487 елда әле исән булуы билгеле, ә аннан соң язмышы билгесез.

Шулай итеп, Казан ханы Гали, Чыңгыз хан токымыннан булган татар патшасы, мәңгелеккә Вологда җирләрендә ятып кала...

Елъязмалар да, тарихчылар да аның үзенең балалары булуы турында берни дә хәбәр итмиләр, алар безгә билгесез. Алай да, узган гасырларда бу якларда Галины, Алины фамилияле урыслар яшәгәнлеге билгеле. Кем белә, бәлки алар татар ханының урыслашкан кыйпылчыклары, җан җәрәхәтләредер...

Бүгенге көндә Гали ханның кабере дә билгесез.

Кайберәүләр аны Вологда уртасында булган Татар тауларында күмелгән булырга тиеш, ди, кайберәүләр хәзерге мәчет тирәсеннән эзләргә куша. Әйтик, югарыда телгә алган Вологда галиме Александр Быков та шушы фикердә:

“Имеются достоверные сведения, что Алегам действительно умер в Вологде, и первейшие татарские захоронения на “Татарских горох” могли соседствовать с его захоронением. Кстати сказать, нынешнее здание Вологодской мечети как раз располагается на том месте, которое историки называют “Татарскими горами”. (А.В.Быков, күрсәтелгән хезмәт, 5 бит.)

Узган гасыр тарихчысы Георгий Лукомский да Гали ханның кабере Татар тауларында булырга тиешлеген яза: “Татарския” горы получила название, по преданию, от погребенных там Казанского Царя Алегама и его семьи, сосланных в Вологду по воле Иоанна III в 1487 году.” Г.К.Лукомский, күрсәтелгән хезмәт, 29 бит.) Әмма бу Татар таулары мәчеттән шактый читтә, елганың икенче ягында булуын да әйтергә кирәк.

Инде югарыда искә алынганча, Казан ханлыгы Мәскәү протектораты астында торганда (1487-1521) Вологда яклары татар ханнарының һәм ханзадәләренең сөрген урынына әйләнә. Аларның нәселе я газаплы үлемгә, я көчләп чукындырылуга дучар ителә. Әлбәттә, Казан да, Кырым да моның белән озак килешә алмый, һәм 1521 елда Казан тәхетеннән Мәскәү яклы ханнар куылып, Кырым династиясе вәкиле утыртыла. Казан 30 ел бәйсез гомер кичерә, әлбәттә, бу вакыт эчендә дә төрлесе була, берничә ел хан тәхетендә Мәскәү яклы Җангали һәм Шаһгали утырып ала, урыслар белән каты сугышлар булып ала, әмма 1552 елга кадәр Казан ханлыгы бәйсез дәүләт булып яши. Ул гына да түгел, Казан тәхетендә Сафагәрәй хан утырганда, татарлар төньяк өлкәләргә һөҗүмнәр оештыралар, 1536 елның җәендә Түбән Новгород, Балахна, Кострома, Муром шәһәрләрен, 1539 елны Вологда шәһәрен яулап алалар. Әйтерсең лә татарлар кол ителгән ханнары һәм ханбикәләре өчен шулай итеп урыслардан үч алалар, әсир милләттәшләре эзеннән бастырып киләләр...

“Во время внутренных раздоров, волновавших Москву в первые годы царствования Ионна IV Васильевича, Казанские татары, как известно, делали безпрерывные набеги на города и области русские и разъеряли их. Этой участи подвергалась и Вологда в 1539 году”, дип яза бу хәлләр турында узган гасыр галимнәре. (Памятная книжка для Вологодской губернии на 1861 год. – Вологда, 1861, стр.9-10.)

Әмма ул арада ата-аналары Вологда чиркәүләрендә гыйбәдәт кылып “сорап” алган бала – явыз Иван да үсеп җитә...

1552 елның 15 октябрендә ул йөз меңлек гаскәр белән килеп, Казан каласын яулап ала, халкын кылычтан үткәрә, татар илен кан дәрьясенә батыра, исән калганнарны кол итеп, урыс иленә озата... Алдагы сүзебез шушы кол татарларның Вологда җирләрендәге газаплы тормышы турында булачак...

Әйе, тагы Вологда, тагы сөрген, тагы татар коллары...

Безгә Иван Грозный чорында Вологда якларына кемнәр сөрелгәне исемләп билгеле түгел, бары тик татарлар сөрелгәнлеге генә билгеле. Бу хәтта сөрген дә түгел, ә коллык, тоткынлык дип аталырга тиештер. Нигәдер минем күңелемә, “Сөембикә-ханбикәне дә биредәге монастырьларның берәрсенә бикләп тотмадылармы икән?» дигән борчулы уйлар килә. Чөнки ул чорларда Вологда, Белозерски татар ханнарының һәм ханбикәләренең тоткын урыны булган бит! Әмма бу әле ачыкланмаган, ә бары тик хәвефле уйлар гына...

Иван Грозный чорында Вологдада тоткын татарлар яшәгәнлеге, ул гына да түгел, аларның Вологда Кремлен, кирмән-крепостьларын, чиркәүләрен төзүләре билгеле, алар тарихта теркәлеп калган. 1565 елда, опричнинаның иң котырган мәлендә, Иван Грозный башкаланы Мәскәүдән Вологдага күчерегә уйлый һәм биредә таш кирмән төзетә башлый. “Чуткой памятью и ныне за звуками нашего времени можно расслышать гром посоха Ивана Грозного, хотевшего якобы превратить Вологду в свою опричную столицу и воздвигшего Софийский собор”, - дип яза бу турыда тарихчылар. (Вологодские просторы. – Москва, 1987, стр. 18.)

Моның шулай икәнлеген узган гасырлар тарихчылары да раслый:

“Иоанн IV Грозный, стемившийся войти в более близкие сношения с западною Европою и не имея возможности достигнуть этого через западную границу, думал сделать Вологду своею резиденциею и столицею царства русского, считая ее более Москвы безопасною от набегов татар... Город Вологда тогда был приписан к особому владению – в опричнину.” (Город Вологда и окрестности. – Вологда, 1896, стр. 6, 9.)

Шунысын да әйтергә кирәк, явыз Иван бу якларны бик яраткан, риваятьләрдән күренгәнчә, аның атасы Василий III һәм анасы Елена Глинская биредәге монастырьларга махсус килеп, гыйбадәтләр кылып бала сораганнар, имеш... Шуннан соң шушы явыз туган... Шуңа күрә Иван Грозный бу якларга килергә яраткан, кан коеп арыган чакларында, биредәге монастырьларда качып яткан, үлер алдыннан, имеш, биредә монахлыкка да күчкән, дип язалар. Әмма безне аның котырган чакта ни эшләүләре кызыксындырмый, ә Вологдада татарлар белән бәйле эшләре кызыксындыра.

Шулай итеп, бүгенге Вологданың йөзек кашы, визит карточкасы булган Кремлен, таш кирмәнен, София чиркәвен татар тоткыннары сала...

Бу эшләр 1565 еллардан башланып, унҗиденче гасырга хәтле дәвам итә. Кайбер риваятьләргә караганда, София соборын һәм аның янында соңрак салынган чаң каланчасын Казан Кремленнән, Җәмигъ мәчете (Кол Шәриф мәчете) ташларыннан төзегәннәр. Кыскасы, ташы да, башы да татарныкы булган, дан-дәрәҗәсе генә башкаларга калган...

“После Алегама в Казани вплоть до 1552 г. царствовали другие ханы, пока Казанское ханство не было упразднено Иваном Грозным в 1552 г., - дип яза тарихчы А.Быков. – Плененные в этом походе казанцы принимали участие в строительстве Софийского собора, колокольни и других зданий ансамблея Вологодского Кремля.” (А.Быков, күрсәтелгән хезмәт.)

Биредә Вологда Кремлен әсир татарлар салуын куертырга яратмыйлар, бу хакта истәлек такталарына да язылмаган. Югарыда телгә алган тарихчы да “татар” сүзен шома гына “казанцы”га алыштырып куя. Ә менә тоткын татарларның җир казу эшләрендә катнашуын, бигрәк тә Золотуха елгасын казуларын алар яшермичә яза. Беренчедән, дәрәҗәсез, пычрак эш, икенчедән, бу аларга Татар таулары исемен аклау өчен кирәк.

“Обширные работы, связанные со строительством не только крепости, но и возводимого тогда же собора (Софийского) привлекли в Вологду массу пришлого населения. Тяжелые земляные работы выполняли пленные татары, которым, вероятно, приходилось трудиться в очень тяжелых условиях. Придание гласит, что местность вдоль канала (“копанка”), соединявшего р.Шограш с р.Золотухой, называлась Татарскими горами, потому что здесь были массовые захронения умерших татар.” ( Ф.А.Коновалов..., күрсәтелгән хезмәт, 12 бит.)

Шушы ук хәбәрне башка чыганаклар да хәбәр итә. Югарыда телгә алган Лукомский китабында ул “...выкопан был ров, нарочито глубокий и широкий, где ныне называются Татарские горы по тому, что хоронили там умерших татар и турок, бывших в сем городе”, - дип яза. (Г.Лукомский, күрсәтелгән хезмәт, 329 бит.)

Вологда турында интернет сәхифәләрендә дә шушы хәбәр кабатлана:

“Предание говорит о том, что в этих речных работах участвовали пленные татары, многие из которых умирали на месте строительства и там же погребались. Могилами пленных вологжане считали холмы по берегам Золотухи, прозванные в народе Татарскими горами.” (http: // region35-vol.narod.ru/russian/citi/vologda-ru_2html)

Кыскасы, кирмәнне саклау өчен ур-канау казылган, аны тоткын татарлар башкарып чыккан. Хәзер ул Золотуха елгасы дип атала. Болай аталуының берничә версия-фаразы бар – имеш, моны казып чыгу алтын бәясенә төшкән, имеш, Алтын Урда татарлары казыганга шулай аталган, соңгысы – “Золотуха” урысларда кеше нәҗесе дигәнне аңлата икән, шәһәрнең бөтен пычрагы шунда булгач, мыскыллап, шулай дип атаганнар. Әйтергә кирәк, елга бүген дә бик пычрак, шәһәрнең бөтен калдык-постыгы шунда ташлана. Ә Татар тауларына килгәндә, аның урынында хәзер “Локомотив” стадионы, борынгы каберлекләр өстеннән кышын балалар чана шуа...

Ярый, хуш, татарлар көче белән кирмән-крепостьлар төзелде, чиркәүләр салынды, Иван Грозный Вологданы Рәсәй башкаласы итәргә хыялланып, өч елдан артык биредә яшәп ятты, һәм шулардан соң биредән качып китте. Ни өчен? Моның берничә сәбәбен күрсәтәләр, арасында татарлар белән бәйләнгәннәре дә бар. Төп сәбәп итеп шуны күрсәтәләр – имеш, София чиркәвен карап йөргәндә, түшәмнән таш кисәге төшеп, Иван Грозныйның башын җәрәхәтли, аяк бармакларын чәрдәкли. Шуннан соң Иван патша бик ярсый, салынып бетмәгән чиркәүне җимерергә куша, каргана, бу хәлдә начар фал күреп, пошаманга төшә. Чиркәүне җимерүдән чак саклап калалар, әмма ул 17 ел буе эшләнеп бетмәгән килеш тора. Иван Грозныйның башына таш төшүне дә татарлардан күрүчеләр була, ягъни, явыз патшаның ярсуын татарларга каршы борып өлгерәләр. Бу хакта тарихчы А.Быков менә нәрсә яза:

“Именно с казанцами историки связывают нашумевшее в свое время покушение на Ивана Грозного, когда во время богослужения в Софийском соборе на него упал большой кусок штукатурки. В результате чего царь был так разгневан на Вологду, что отказался от своего решения сделать ее столицей, и кроме всего прочего, приказал вологодскую колокольню укротить, дабы была ниже Ивана Великого в Москве, и для острастки всех строителей собора казнить.” (А.В.Быков, күрсәтелгән хезмәт.)

Менә шуннан аңлашыла инде – ни өчен татар мәетләреннән шәһәр уртасында тау үсеп чыккан... Димәк, Вологда Кремлен һәм София чиркәвен төзегән татарларны җәзалап үтергәннәр һәм Татар тауларына күмгәннәр...

Әмма дөньядагы бер генә явызлык та җавапсыз калмый. Бу хәлләрдән соң, Вологдада коточкыч чума чире башлана, кешеләр йөзәрләп, меңәрләп кырыла, Иван Грозный шәһәрдән чыгып качарга мәҗбүр була. Ул арада, 1571 елда, Кырым ханы Дәүләтгәрәй, 120 меңлек татар гаскәре белән килеп, Мәскәүне яндырып китә, Иван Грозный Ростов шәһәренә качып кына исән кала. Кырым ханы урыс патшасыннан Казан белән Әстерханны кире кайтаруын таләп итә, шулай булмаган очракта, бөтен җирне яндырып юк итәчәген әйтә. Бу хәлләрдән тәмам коты очкан Иван Грозный Рәсәйдән чыгып качу юлларын эзли башлый, үзен сыендыруны сорап, Англиягә мөрәҗәгать итә, тәхетеннән баш тарта, монастырьларга кереп кача. Бу котыруларның барчасы шәхес буларак тәмам таркалып, череп үлү белән тәмамлана...

Явыз Иванның кара шәүләсе үзе үлгәннән соң да Вологда өстенә төшеп, бәла-казаларны үзенә тартып тора. 1613 елның сентябрендә поляклар һәм литвалылар килеп (аларга чиркәс һәм казаклар да ияргән була), Вологданы утка тоталар, шәһәрне яндырып көл итәләр, кешеләрен кыралар, попларны асалар һәм юк итәләр. Бу хәл 1615 елда тагы кабатлана, бу юлы фетнәчеләр чиркәү-монастырьларны туздыралар, дин әһелләрен юк итәләр. Шулай ук 1654 елда Вологдага яңадан чума әйләнеп кайта, шәһәр халкы тагы күбесе диярлек кырылып бетә. XVIII гасырда Вологда шәһәре берничә тапкыр утырып яна, бөтен агач чиркәүләр, монастырьлар, йөзәрләгән йорт, трактир-кабаклар, заводлар, кибетләр, хәтта кайбер таш биналар да янып юкка чыга. Дистәләгән кешеләр янып үлгән, шәһәргә чирек миллион сумлык зарар салган көчле янгын 1773 елның маенда була. Кыскасы, Вологданың язмышы тоташ фаҗигаләрдән, чума афәтләреннән, ачлыктан, ут-янгыннардан тора, дисәң дә дөрес булыр. Йөзәрләгән чиркәү-монастырьлар да, әрхәри-поплар да халыкны бу фаҗигаләрдән саклап кала алмыйлар... Татар сөякләре өстендә төзелгән шәһәрнең башы бәладан чыкмый...

Бу вакытларда Вологдада татарларның булу-булмавы безгә билгеле түгел. Ул чакларда татарларның бер өлеше инде христиан диненә күчкән була. Бу хакта соңрак халык сану алу документаларында татар фамилияле урысларның булуы сөйли. Алар турында аерым бүлектә язарбыз, иншаллаһ!

Исем-атамаларда татар эзләре...

Вологда өлкәсендә төрки-татар тамырлы җир-су атамалары, авыл исемнәре, фамилияләр шактый. Болар барысы да бу якларның борын-борыннан татар кул астында, татар тәэсирендә, татар тарихы өстендә утыруын күрсәтә. Вологда шәһәре үзе дә элек башка төрле аталган, моны тарихчылар әйтеп бетерми, әмма Герасим атакайлары 1147 елны чиркәүне Кайсар елгасы буена килеп салган, имеш. (Город Вологда и окрестности. – Вологда, 1896, стр. 3.) Соңыннан бу тирәдә Кайсар монастыры да барлыкка килгән икән. Чиркәү-монастырьлары булганмы-юкмы – анысы билгесез, ә менә Кайсар елгасы буенда кешеләр яшәгән һәм шуннан шәһәр үсеп чыккан.

Әлбәттә, төбәкнең тарихы тагы да борынгырак. Сухана елгасы буенда моннан 10 мең элек кешеләр яшәгәнлеге билгеле. Ә менә Вологда елгасы буйларында, Сараево дип аталган урында, тимер гасырларда, ягъни, моннан 2-3 мең еллар элек кешеләр яшәгән:

“В верховьях Вологды, выше города, известен только один памятник раннего железнего века – Сараево, открытый в 1993 г. Е.Н.Кукушкиной.” (Ф.Я.Коновалов..., күрсәтелгән хезмәт, 32 бит.)

Шулай ук Вологда янында Турунтай авылы булганлыгы билгеле, ул хәзер шәһәр эченә кереп калган. Галимнәрнең әйтүенчә, элеккеге Турунтай авылы урынында бик борынгы торак-яшәү урыны булган, моннан 7 мең еллар элек үк биредә кешеләр яшәгән:

“Стоянки следов эпохи неолита (V – III тысячелетие до н.э.) обнаружена на берегах Вологды в районе д.Михальцева, Ленивой площадки, Соборной горки, у церкви Андрея Первозванного, судоремонтного завода, Турундаева и др. На стоянке найдены ямочно-гребенчатая керамика, каменные топоры, наконичники стрел, скребки.” (Вологда. Историко-краеведческий альманах. – Вологда, 1994, стр.32.)

Вологда шәһәрендә хәзер дә Турундай урамы бар, ул элеккеге Турунтай авылы урынында урнашкан. Борынгы документлардан күренгәнчә, Турунтай авылы 1453 елгы грамоталарда ук телгә алынган һәм ул кеше исеме белән бәйле. Безнең ул Турунтайның борынгы бабасы татар булуына шигебез юк, әмма соңгы гасырларда инде биредә Турунтай фамилияле урыслар да яшәгәнлеге билгеле. Бу хакта җирле галимнәр менә нәрсә яза:

“На месте современной Турундаевской улицы распологалось село Турундаевское, названное по имени владельца. В среде знатного боярства XV-XVI вв. имя Турунтай было довольно частом. В документах отмечены, например, Турунтай князь Иван Иванович, Турунтай Пронский, боярин. Можно пологать, что Турунтай – личное имя тюркского происхождения. Впервые село Турунтаевское упоминается в грамоте 1453 г. В XVI в к нему относился ряд деревень, многие из них входит в настоящее время в черту города.” (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 54 бит.)

Безнең өчен Кайсар, Турунтай, Сарай сүзләренең төрки-татар икәнлеге көн кебек ачык, моны хәтта Чайкина кебек урыс филологлары да таный. Әмма урыс тарихчылары бу якларның борынгы тарихын я тартып-сузып славяннарга бәйләргә тырышалар, алай барып чыкмаса, фин-угыр халкына булса да бирәләр, әмма болгар-татарларга түгел! Югыйсә, биредә күпме җир-су атамалары үзләренең кемлекләрен кычкырып торалар бит! Менә Миләш, Кокшенга, Кипшенгә, Кичменгә, Ерга, Толшма, Тат, Кубен-Кобен (Кабан), Рабанга, Сизмә (Чишмә), Кушта, Буй, , Енталы, Кузега, Ирдан, Нурма елгалары, Кубен (Кабан), Сивер (Себер) күлләре, Тур һәм Татар таулары – боларны безгә тәрҗемә итәргә кирәкми, һәм монда урыс белән фин-угырның бернинди катнашы юк!

Вологда өлкәсендәге авыл исемнәре үзе бер могҗиза, алар буенча төньяктагы татар тарихын өйрәнергә була! Мин Абакан, Абатур, Аргун, Арзуб, Алфер, Аксен исемнәренә тукталып тормыйм, аларны төрлечә аңлатырга була, әмма бик борынгы берничә дистә авылга нигезне татарлар салганлыгы күренеп тора. Әйтик, хәзер район үзәге булып торган Бабаево бистәсе. Чайкинаның югарыда телгә алган китабыннан күренгәнчә, аңа нигезне әле 1460 елны ук Бабай исемле кеше салган. (Күрсәтелгән хезмәт, 19 бит.) Бу авыл тарихи документларда 1525, 1545 һәм 1678 елларда телгә алына. Кем соң ул – Бабай?

“В северных говорах бабай – фантастическое существо, которым пугают детей: “Бабай придет, тебя заберет” (АОС, I, 78). Генетическое это слово восходит к тюркским языкам. Где употребляется в значение “старик””, - дип яза Чайкина югарыда телгә алган хезмәтендә. (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 19 бит)

Әйе, “бабай”ның “старик” икәнлеген без дә беләбез, моның татар сүзе булуын да яхшы беләбез. Бәс, сүзе татарныкы булгач, аның бабае да татар кешесе була бит инде! Әйе, безнең бернинди шигебез юк – 1460 елда Бабай авылына нигезне татар кешесе салган, әле монда 1525 елда да Иван Бобаев яшәгәнлеге билгеле (АВУАМ, I, 114). Ягъни, чукындырылганнан соң, бу авыл кешеләре Бабаевлар булып китәләр. Бакшеев, Барановская, Басаргин авыллары да татар атамалы, алар бу якларда XVI гасырдан билгеле. Батран, Бачманка, Бильгачево, Бильково, Бирюлово, Бурдуково, Ильмоватица, Ирданово, Ирдаматка авыллары барысы да татар тамырлы, төрки атамасын йөртә. Хәер, моны галимә Чайкина да таный, югарыда телгә алган китабында бу авылларның исемнәре төрки тамырлы икәнлеген ассызыклап бара.

Великий Устюг районына урнашкан Исады авылы да бик борынгылардан булырга тиеш. Шушы ук исемдәге шәһәр исеме Рязань җирләрендә 1217 елгы документларда теркәлгән булган. Вологда өлкәсенең тагы берничә районында шушы исемдәге авыллар барлыгы билгеле. Кирилл районындагы Колкач авылы да XV гасырда ук борынгы грамоталарга теркәлеп калган:

“... В грамоте 1471 г. сообщается о д. Колкач Павловской Телибанова и другой Колкач Васюковской Телибанова (АГР, I, №41). В конце XV в. обе деревни перешли во владении Кириллово- Белозерского монастыря (Арх.Стр.I, 35, 163, 180).” (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 117 бит.)

Шунысын да әйтергә кирәк, югарыда санап киткән татар атмалы авылларның күпчелеге узган гасырларда монастырьлар карамагына тапшырылган булган. Бу гамәл чукыныдыруны тагы да ныгыту, чигенмәслек өчен, яңадан исламга кайтармас өчен кирәк булгандыр, мөгаен...

Кубен күле буена урнашкан Кубен авылына аерым тукталып үтәсем килә. Ул өлкәдә иң борынгы авылдыр, мөгаен, аңа кимендә мең ел икән. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Кубен заманында кирмән-шәһрчек булган, борынгы- лар Вологдага караганда, аны яхшырак белгәннәр. Бу турыда галимә Чайкина менә нәрсә яза:

“Кубенское с., центр Кубенского с/с Вологодского района. Одна из древних селений края. Историки предполагают, что вознекло оно в IX-X вв. До конца XIII в. Кубенский городок – это значительный укрепленный населенный пункт, более известный, нежели Вологда.” (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 124 бит.)

Кубен сүзе Кабанны аңлата, дип уйлыйм, чөнки бу якларда о авазы белән а авазы еш кына бер-берләрен алыштыра, кайбер очракларда аларның икесен дә у авазы белән белдерәләр. Ягъни, корова, дип әйтәсе урынга курува дип әйтү Вологда яклары өчен гадәти күренеш. Шуннан чыгып, Кубен да заманында Кабан булган булырга тиеш, дигән фараз бар. Ягъни, Кабан күле буендагы Кабан авылы. Кулемес, Кулибар, Курдюм, Мигачево (Белозерский райондагы XIV гасыр авылы), Мусино,Нурма, Тулпаново, Чүриле, Шалим, Ягрыш, Ярыгино авылларының исем-атамалары да безгә бик якын һәм таныш, чөнки алар татарча. Бу авылларның да күпчелеге бик борынгы, документлары кимендә XV гасырга карый.

Тагы берничә авыл исеменә аерым тукталасым килә. Әйтик, элек Череповец районына кергән Матурино авылы. Безнең өчен моны тәрҗемә итеп торырга кирәкми, матур матур инде. Хәзер ул авыл юк, чөнки ул Череповец шәһәренә кушылган. Матур авылы да бик борынгы булган булырга тиеш, аның документлары XV гасырдан сакланган. Чайкина китабында бу хакта болай язылган:

“Матурино, д., Череповецского района. Одно из древнейших селений края. Впервые упоминается в документах второй половины XV века. 1474 г. Князь И.Ф.Карголомский пожаловал д.Матуринскую в Череповецск, Воскресенскому Череповецкому монастырю (Веселовский, 384)... По другому – имя Матура заимствовано из тюркских языков в период татаро-моногольского нашествия. В татарском matura – ‘красивый, красавец' “ (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 141 бит). Авыл хәтле авыл татарча Матур атамасын алган икән, димәк, анда яшәүчеләр дә татарлар булган! Ә соңыннан аларны чукындырып, авыллары-ние белән монастырь карамагына тапшырганнар...

Великий Устюг районына кергән Биричево авылы да тамырлары белән татарларга, Алтын Урда чорларына барып тоташа. Бу кешеләр патша фәрманнарын халыкка җиткерергә тиеш булганнар: “Восходит оно к м.л.и.-прозвища Бирич. В основе которого лежит тюркское слово бирич – ‘должностное лицо, в обязанности которого входило объявить различные указы и распоряжения, глашатай’” (Сл РЯ XI-XVII, I, 185.) Шунысын да әйтергә кирәк, Биричевский фамилиясе бүген дә Великий Устюг районында иң киң таралган фамилия икән.

Вологда районына кергән Тютрюмово авылының исемендә дә төрки-татарлык ярылып ята. XV гасырда бу якларда шундый фамилияле байлар яшәгән. “Известная местная дворянская фамилия XV в. Тютрюма. Возможно оно тюркского происхождения. “В грамоте Вологодского уезда 1498 г. упоминается фамильное прозвоние из местных землевладельцев Тутрямов (АСЭИ, II, №297)” (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 227 бит.)

Турыдан-туры татарларга караган тагы бер авылны атап үтәбез, ул – Яган авылы. Ул Череповец районына карый. “В грамоте 1482 г. упоминается д. Яганова, земля Яганова, Ягановская дорога (АСЭИ, II, №260). Название села восходет, по-видимому, к л.и. тюркского происхождения яган (в ДТС jayan).” (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 256 бит.)

Череповец шәһәрендә чыга торган “Коммунист” газетасы (1997, №183) бу мәсьәләгә тагы да ачыклык кертә: “По преданиям, - дип яза ул, - в древние времена в деревне проживал татарский сборщик дани Яган.” Без дә шул ук фикердә торабыз, чөнки җирле халык күңелендә татарлар белән бәйле шактый истәлеклә, хәбәрләр сакланып калган. Яган тарихы – шуның ачык мисалы.

Вологда өлкәсендәге татар атамалы авыллар тарихына анализ ясауны йомгаклап, шуны әйтәсе килә. Беренчедән, бу авыллар бик борынгы, араларында мең еллыклары да бар, күбесе XIV-XV гасырларга карый. Икенчедән, бу авылларның исеме соңыннан бик күп кешеләрдә фамилия булып киткән, әйтик, Курдюмов, Тютрюма, Тутрямов, Турунтаев, Шалимов, Мусин, Карголомский, Телибанов, Биричевский, Бачманов, Баскаков, Баранов, Бобаев һәм башкалар. Өченчедән, авыл-фамилия атамаларында дәүләт хезмәтендәге татарларның функцияләре - ясак җыю, тамгачылык (таможня), язу-сызу, фәрман тарату, күзәтчелек итү кебек гамәләре чагылыш тапкан. Дүртенчедән, бу татар авылларыннан урыслашкач та байлар, дворяннар, җир биләүчеләр үсеп чыккан. Соңгысы – бу татар авылларының күпчелеген соңыннан монастырьлар карамагына тапшырганнар.

Вологда өлкәсенең дәүләт архивына кереп, атналар буе төрле фондлардан татарлар белән бәйле мәгълүматлар эзләсәм дә, алар бик аз булып чыкты. Сәбәбе – зур-зур татар авыллары инде урыслашкан, шәһәрләрдә исә милли һәм дини мөхит беткән, бары тик христиан дине тотучылар гына калган иде. Шуңа күрә, Вологда архивларыннан XVII, XVIII, хәтта XIX гасырларда татарлар турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. 1896 елгы халык саны алу документларында да татарлар теркәлмәгән (ф.129, оп.1, ед.хр.73). Ә менә 1883 елгы полиция хисабында 4 мөселман ире барлыгы әйтелгән (ф.129, оп.1, ед.хр.48).

Татарларның кая киткәнен аңлау өчен, мин архивта XIX гасырда Вологдада яшәүчеләрнең исемлеген өйрәндем. Татарлар беркая китмәгән, ә фамилияләре-нәселләре белән урыс миләтенә күчкән булып чыкты. Бу хәл ихтыяри-мәҗбүри булганмы, тормыш мәҗбүр иткәнме, көчләп чукындырулар нәтиҗәсеме – анысын махсус өйрәнү көтә. Ә менә төньяк өлкәләрдә төрки һәм фин-угыр халыкларының урыс милләте составына күчүләре – монысы кире каккысыз факт.

Менә минем алдымда 1830 елда Вологда шәһәрендә яшәүчеләрнең исемлеге. Алар барысы да урыс дип язылган, әмма нигәдер күпчелеге татар фамилияле. Сүзем дәлилле булсын өчен, шул исемлектән кайбер фамилияләрне мисалга китереп үтәм:

- Бердяев, Баршева, Базилова, Балмасова, Бехтерев, Бахшамин, Букин, Буренин, Байрылов, Бахманин, Буланин, Бунин, Баграмов, Волиев, Варанскин, Волисов, Вахрушин, Ваганова, Варганов, Галерин, Галинин, Жуланов, Замин, Заминов, Закиров, Кучин, Караулов, Колпаков, Колчин, Кичина, Катин, Кульпов, Кулакова, Куланова, Картышев, Кичуков, Лялин-Лямин, Мизгирев, Мананов, Мамаена, Мамаев, Пахтусова, Сулимов, Сумин, Сумкин, Сурин, Тевенков, Тимаева, Такаев, Таратин, Танаев, Хазова, Ханжина, Чугины, Чумакова, Чуркины, Шаховы, Шергины, Юшковы, Чуркин, Язев, Якубовы... (Ф.14, оп.1, ед.хр.572.)

Әйткәнемчә, болар барысы да урыслар...

Вологдада бүген дә аларның нәселләре яши, урыс булып яши...

Урыс булганына горурланып, сөенеп яши...

Биредә урыстан кала бөтен милләтләрне “черные” дип йөртәләр, шул исәптән, татарларны да...

Урыска кан биргән, җан биргән, илен-җирен биргән ак татар хәзер инде аның өчен “кара халыккка” әйләнгән...

Вологдада татар тормышы

Әйе, бүген Вологдада татарлар яши, өлкә буенча аларның саны ике меңгә якын, аларның өчтән бере Вологдада яши, шулай ук Череповец, Вытегра шәһәрләрендә дә татарлар барлыгы билгеле. Шунысын да әйтергә кирәк, инде XIX гасыр азагында, XX гасыр башында Вологдада мөселманнар яши башлый, алар, нигездә, сәүдә белән шөгыльләнләр. Безгә билгеле булганча, бу мөселманнарның күпчелеген татарлар тәшкил иткән. “Обзор Вологодской губерни за 1903 год” җыентыгында, мәсәлән, Вологда шәһәрендә 54 ир-ат, 22 хатын-кыз мөселман яшәгәнлеге язылган. ( Күрсәтелгән хезмәт, 1905, стр.10.) “Вологдский справочный листок” исә :”Главным занятием мусульман была мелкая торговля, а селились они в основном на Сибирской улице”, дип язылган. (Күрсәтелгән хезмәт, 1910, №91.)

Шунысын да әйтергә кирәк, Вологдада элек-электән “Казанская площадь” дип аталган мәйдан булган, анда Казан чиркәвеннән тыш, сәүдә рәтләре торган. Кызганычка каршы, шәһәр тарихыннан “Казан” сүзен сызып ташлап, бу мәйданны “Торговая площадь”ка әйләндереп калдырганнар. Шулай ук бу тирәдә Татар бистәсе булганлыгы да билгеле. Кайбер тарихчыларның әйтүенчә, шәһәрнең нәкъ уртасында, хәзер хакимият биналары урнашкан урында, 1903 елда мәчет тә булган. Әмма Вологда архивында без хәзергә моны исбатларлык дәлил таба алмадык. Бәлки ул документларда мәчет булып теркәлмәгән булгандыр, мөселман-татарлар шәхси йорт сатып алып, шунда намазлар укыганнардыр (молельный дом).

1926 елгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча, Череповец губерниясендә (Вологда аңа караган) 177 татар яшәгәнлеге билгеле, аларның барысы да диярлек ана телләрен белүе һәм күпчелеге укый-яза белгәнлеге теркәлгән. (Всесоюзная перепись населения 1926 г., том I. – Москва, 1928.) Әмма бу татарларның күпчелеге утызынчы еллардагы репрессия вакытында юк ителгән., алар арасында танылган эшмәкәр Ишмөхәммәтовлар (Ишмяметов?) да булган. Тарихчы Александр Быковның әйтүенчә, бу татарлар турында тулы мәгълүматны Вологда өлкәсе ФСБсыннан табарга була икән, әмма аның өчен бирегә туганнарының мөрәҗәгать итүе кирәк булачак.

Минем кулыма 1997 елның март аенда Вологда шәһәрендә чыккан “Иман” газетасы килеп керде. Анда Илсөяр Амәнәт кызы Проничеваның “Вологдада татарлар” дип аталган мәкаләсе басылып чыккан, анда кызыклы гына мәгълүматлар бар. “Картаеп килгән һәм бүгенге көндә дә шушында яшәүче замандашларыбыз исенә алуы буенча, 1922-1923 елларны Вологда шәһәрендә зур татар милләте оешмасы эш итә, ул оешма үз дине, культурасы һәм башка рухи байлыкларын саклап яши, - дип яза Илсөяр ханым. – Хәтта татар мәктәбе дә билгеле факт, соңыннан ул Герцен урамындагы мәктәпнең татар классы булып кала. Пушкин урамында дини уку йорты булган, ләкин бу булган вакыйгалар юкка чыга һәм хәтта кайбер дәүләт җитәкчеләре тарафыннан искә дә алынмый.”

Әйе, Илсөяр ханым дөрес язган, биредә татарларның борынгы тарихын гына түгел, хәтта утызынчы елларда мәчет-мәктәпләр тотып яшәүләрен дә танырга теләмиләр. Имеш, Вологда яклары борынгыдан бары тик урыс җирләре генә булган, анда гомер буе бары тик асаба урыслар гына яшәгән, дип баралар. Ә тарих бөтенләй киресен сөйли, һәм биредә татар эзләрен берничек тә юкка чыгару мөмкин түгел.

Әйткәнебезчә, 2002 елгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча, Вологда өлкәсендә 1857 татар яши икән, биредә төрмәдәге татарлар да искә алынган булырга тиеш. Татарлар биредә ничек пәйда булган соң? Иң элеккеге татарлар булып Вытегра шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез санала, аларны бирегә Петербургтан Петр патша канау казырга куып китергән. Күрәсез, татарның язмышы һаман урыс патшаларына канау казу белән бәйләнгән булып чыга. Утызынчы елларда исә Вологда өлкәсе аша кисеп узган Беломор-каналны бөтен ил белән төрмә тоткыннары төзи, алар арасында татарлар, бигрәк тә дин әһелләре күп була. Череповец шәһәрендә исә узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында металлургия заводы төзергә килгән татарлар яши. Вологдада, нигездә, хәрби татарлар күп, чөнки совет заманында монда танк дивизиясе торган, офицер татарларның күпчелеге армиядән киткәч (отставка) биредә калган. Шулай ук, элек тә, хәзер дә төрмәдән чыккан татарларның бер өлеше биредә яшәп калган.

Вологда өлкәсендә 1 225 957 урыс яши, алар биредә яшәүче халыкның 96, 56 процентын тәшкил итәләр. Вологданы тоташ урыслардан гына торган өлкә, дип тә әйтергә була, Россиядә ул шушы нисбәттән беренче урында тора. Әлбәттә, татарлар үзләренең саннары ягыннан бер процентка да тулмыйлар, һәм түрәләр моны гел искә төшереп торырга яраталар. Биредә татар депутатлары, татар түрәләре юк, танылган байлар да күренми, әйтерсең лә татарлар урыс сазлыгына бөтенләй сеңеп беткәннәр... Әмма алай ук түгел. Узган гасырның туксанынчы еллары уртасында Вологдада да татарлар хәрәкәткә килә башлый, милли оешмалар, мәхәлләләр төзелә, моңарчы басылып яткан бер уч татарга да җан керә. Вологда татарларының хәтта үз лидерлары да үсеп чыга, һәм милләт шулар тирәсенә туплана башлый. Вологдада татар тормышы җанланып китә...

1995 елда Вологда мөселманнарының мәхәлләсе теркәлеп эшли башлый, мәчет төзелеше башлана, шул ук елны “Якташ” татар оешмасы эшләп китә. 1996 елны “Иман” газетасы чыга башлый, 1997 елда мөселман зираты өчен җир алалар, шул ук елны өлкә радиосыннан аена дүрт тапкыр ислам дине турында түләүле тапшырулар башлана. Мәчеттә татарча өйрәнү түгәрәкләре, Коръән өйрәнү курслары эшли башлый, Вологда мөселманнары якын-тирә төрмәләрдә утыручы дин кардәшләре белән элемтә булдыралар. Бу дини һәм милли эшләрнең башында Мостафиннар гаиләсе тора.

Гаилә башлыгы Равил әфәнде Мостафин белән мин Казанның мең еллыгында танышкан идем. Шагыйрь әйтмешли, “туры килде безнең урындык”, дигәндәй, Казанда, пирамида бинасында узган тантаналарда, ул минем артымда утырды. Аның Вологдадан икәнлеген белү белән, мин анда татар ханнарының сөргенгә сөрелүен әйттем, үземнең ул якларга барасым килүен белдердем. Без Равил хәзрәт белән адреслар алмаштык, аннан соң биш ел вакыт үтеп китте. Һәм ниһаять мин аңа хат язып, Вологдага килергә ниятем барлыгын әйттем, максатларымны аңлаттым. Ул ризалыгын белдерде, Вологдада тимер юл вокзалында каршы алды, мине бу сәфәрем барышында мәчеттә яшәргә урнаштырды, кайтып киткәнче, кулыннан килгәнчә ярдәм итте, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Инде килеп бу гаилә белән дә бераз таныштырып үтим.

Гаилә башлыгы Равил әфәнде Мостафин тумышы белән Башкортстанның Учалы районы, Ахун авылыннан. Ул 1941 елгы, әтисе Бари абзый сугыш башланыр алдыннан гына фаҗигале рәвештү үлеп китә, ул Ахун авылында мәктәп директоры булып эшләгән була. Равил әфәнденең әтисе дә, әнисе дә тамырлары белән Чиләбе өлкәсенең Верхнеуральский шәһәреннән булганга, ятим гаилә яңадан шунда кайтып китә. Равил шул шәһәрдә урыс мәктәбенә укырга керә, аннан гаилә Учалыга күчә, әнисе тегү тегеп биш баланы өстери. Әнисенә ярдәм итү ниятеннән, Равил башта авыл хуҗалыгы техникумы тәмамлый, белгечлеге буенча бер ел эшләгәч, хәрби хезмәтне сайлый – Омски танк училищесын тәмамлый, Архангельскида, Вологдада, Германиядә офицер булып хезмәт итә. Хәрби хезмәт белән бергә, Равил Мостафин белем алуын да дәвам итә - 1977 елда Мәскәү хәрби Академиясен, 2006 елда Мәскәү юридик Акдемиясен тәмамлый. 1987 елда хәрби хезмәттән киткәч, ул 12 ел буе дәүләт хезмәтендә эшли. Инде ил өстеннән ирек җилләре исә башлагач, Равил Мостафин уллары белән бергә Вологдада дини һәм милли эшләре башлап җибәрәләр.

Равил Мостафин хатыны Нина Алексеевна белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Нина ханымның әнисе – ачлык елларны ятимнәр йортында үскән татар кызы, Буа районыннан, әтисе – Киров өлкәсеннән урыс кешесе, журналист булган. Нина ханым үзе Чистай шәһәрендә эвакуациядә туып-үскән, Минзәләдә мәдәният өлкәсендә эшләгән, Уфада Равил әфәндее белән очрашып, гаилә корып җибәргәннәр. Нина Алексеевна Ленинградта Герцен исемендәге институтының тарих бүлеген тәмамлый, аннан Вологдада югары юридик белем ала, хокук Академиясендә укытып ялга чыга. Үзе яртылаш урыс милләтеннән булса да, фамилиясе аркасында җирле урыслардан күп авырлыклар күрә ул. “Вологда халкы бик кара, көнче, башка милләтләрне кешегә дә санамый”, диде ул шәһәрдәшләре турында.

Балаларының өчесе дә Архангельскида туалар. Олы уллары Альберт Вологдада техник университет тәмамлый, шактый уңышлы үз бизнесын ачып җибәрә. 1996-2001 елларда ул үз акчасына Вологда мәчетен төзетә, мәхәлләнең беренче рәисе була. Әмма 2001 елда Вологда хакимияте мәчетне җимертү буенча тиңе булмаган кара эш башлап җибәрә, Мостафиннарга каршы судлар башлана, гаилә өстенә авырлыклар һәм сынаулар ишелеп төшә... Алар мәчетне саклап калалар, әмма Альбертның бизнесын хакимият “ярдәмендә” башкалар тартып ала, шул сәбәпле, милли эшләр дә, газета чыгу да туктап кала.

Уртанчы уллары Наил Вологдада техник университет һәм Мәскәүдә дини мәдрәсә тәмамлый. Ул шактый еллар мәчеттә имам-хатыйп вазыйфаларын башкара, “Иман” газетасының редакторы була, Әхмәтһади Максудинең “Гыйбадәте исламия” китабын русчага тәрҗемә итеп бастырып чыгара, 1999 елда Наил хәзрәт Мостафинның “Ислам религия истины” дип аталган үз китабы да Вологда шәһәрендә дөнья күрә. Наил хәзрәт шул елны Хаҗ кылу бәхетенә дә ирешә. 2006 елдан ул – Вологда мәчете каршында эшләп килүче мәктәпнең директоры, халыкка ислам нигезләрен укыта.

Мостафиннарның иң кечесе Айрат Архангельскида медицина институтын тәмамлый, хәзер гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Ул туксанынчы еллар ахырында Архангельскида милли-мәдәни автономия төзи һәм аның җитәкчесе була, мәчет салу өчен җир ала. Әмма җир бирелү белән, аңа хуҗа булырга теләүчеләр дә күренә башлый – “яңа татарлар” пәйда була, кавказлылар килеп җитә. Нәтиҗәдә, Айрат Мостафин Архенгельскидан китергә мәҗбүр була, җир һәм лидерлык өчен тарткалаш татарларны мәчетсез калдыра.

Күргәнебезчә, Мостафиннар төньякта яшәүче татарларның һәм башка мөселман халыкларының лидерлары, алар бөтен җирдә башлап йөриләр, гамәл кылалар. Аңлаганымча, алар эшне тыныч юл белән, килешеп алып барырга тырышалар, хакимияткә артык каршы бармыйлар, әмма исламга карата гаделсезлек күрсәләр, үзләрен хаксызга рәнҗетсәләр, судларга хәтле барып җитәләр. Башкаларга гыйбрәт һәм сабак булсын өчен, хәзер шулар хакында да сөйләп үтәсем килә.

Башта урыслар Вологдада мәчет төзелешенә әллә ни игътибар итмиләр, чөнки ул аерым йорт буларак кына теркәлгән була. Ә инде манарасы күтәрелә башлагач, поп-әрхәриләр хәрәкәткә килә, җирле матбугат чаралары ислам диненә каршы язмалар белән тула. Имеш, “Полумесяц над Вологдой”, “Чалма над городом”, “Звон колоколов или голос муэдзина?” кебек мәкаләләр белән урысларны мәчет төзелешенә каршы котырта башлыйлар. Ул арада губернаторны да алыштырып куялар, ә яңа хакимият, праваслау дин әһелләре коткысы белән, мәчет төзелешен законсыз дип таба. Эш судларга хәтле барып җитә. Әмма Вологда арбитраж суды да 2001 елның 28 декабрендә мәчет төзелешен законсыз дип карар чыгара. Эш Мәскәүгә хәтле барып җитә.

Әйе, эш Мәскәүгә хәтле барып җитә. Мостафиннар Вологда шәһәрендә мөселманнарның хокукы кысылуы турында Россия президенты Владимир Путинга хат язалар, ул исә бу мәсьәлә буенча мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашып сөйләшә. Нәтиҗәдә, президент аппаратына Вологда шәһәре башлыгын чакыртып алалар һәм мәсьәлә уңай якка хәл ителә. Бу хатка җирле газеталар менә ничек язып чыгалар:

“...Мусульманская община написала президенту России письмо, в котором просила решить спорный вопрос. Причем, речь в послании Владимиру Путину шла не столько о мечети, сколько о гонении исламской веры в старинном русском городе. Как сообщила пресс-служба Вологодской мусульманской мечети, президент оперативно отреагировал на жалобу. Недавно глава государства встретился с председателем Совета муфтиев России шейхом Равилем Гайнутдином. После этой встречи Владимир Путин дал указание руководителю аппарата президента Александру Волошину “немедленно вмешаться в конфликтную ситуацию и указать соответствующим государственным структурам на их неправомерные действия”. При этом отмечалось, что напряжению отношений между мусульманами и властями Вологды «способствовали невежство и религиозная нетерпимость отдельных облеченных властью чиновников.” (“Коммерсантъ-СПБ” №20 от 06.02.2002.)

Шулай итеп, Аллаһның рәхмәте белән, мөселманнарның тырышлыгы һәм тәвәккәллеге сәбәпле, Вологда мәчете җимертелмичә кала. Тик аның манарасын 30 метрдан арттырмаска кушалар, ә каршы як ярдагы тоткын татарлар төзегән чиркәү каланчасы 70 метр озынлыкта... Мәчет исә Вологда елгасының сул ярында, татарларның борынгы биләмәләрендә, хан сарае кебек үсеп чыга. Ике катлы, зур ишегаллы бу бинада иркен намаз уку заллары, мәктәп-китапханә, Рамазанда авыз ачу өчен ашханә, никах уку, исем кушу бүлмәләре, мөселман кибете, таһәрәтханәләр, яучы бүлмәсе, аерым урында мәет юу, җеназа уку урыннары бар. Гает бәйрәмнәрендә исә килгән халык мәчеткә генә сыймыйча, ишегалдында тезелеп намаз укыйлар икән. “Вологда – исконно русский город” дип йөргән шәһәр өчен мондый хәл могҗиза инде, иң зур могҗиза!

Кыскасы, мөселманнарга биредә бөтен шартлар да тудырылган. Әмма хакимият барыбер үзенең этлеген итә - мәчетне җимертә алмагач, аны матди яктан тотып торучы Альберт Мостафинның бизнесын җимерә, тартып ала, юк итә. Шулай итеп, Вологда шәһәренең “Әл-Җомга” Җәмигъ мәчете матди ярдәмсез кала, хәер хисабына яши башлый. Дөресрәге, хәере дә әллә ни юк, һаман шул Мостафиннарның тырышлыгы белән мәчет эшләп килә.

2002 елда Вологда мәчете рәсми рәвештә ачыла, бу тантанага Мәскәүдән Равил хәзрәт Гайнетдин дә килә. 2003 елдан Равил Мостафин үзе мөселман мәхәлләсен җитәкли башлый, ул бүгенге көндә бөтен Вологда өлкәсенең имамы булып тора. Шунысын да әйтергә кирәк, бу тирәләрдә башка мәчет юк, Котыпкача меңләгән чакырымнарда бары тик Вологда мәчете генә эшли. Шуңа күрә Череповецтан да, Вытеградан да, гомерлек төрмә урнашкан Белозерскидан да, хәтта Архангельскидан, Костромадан да мөселманнар киңәш һәм ярдәм сорап бирегә киләләр, хатлар язалар.

Әлбәттә, мәчет рәсмиләштереп, тулы көченә эшли башлагач, хакмият тә моның белән ризалашырга мәҗбүр була. Вологда мәчетендә төрле вакытларда өлкәнең вице-губернаторы Касьянов, губернатор киңәшчеләре Дойникова һәм Белов, комитет җитәкчеләре кунак булып китәләр. Моны күреп матбугат чаралары да мөселманнарга карата мөнәсәбәтләрен йомшартырга мәҗбүр булалар, Вологда шәһәрендә мәчет булу белән килешәләр.

“Вологодские мусульмане одержали окончательную победу над чиновниками городской администрации и областного правительства, - дип хәбәр итә җирле радио. – Совсем недавно здание соборной мечети на улице Горького было зарегистрировано как собственность духовного управления мусульман Европейской части России. Напомним, что в течении восьми лет чиновники всех мастей притесняли мусульманскую общину города. Вначале ее вообще не хотели регистрировать. Затем местные власти настаивали на сносе здания мечети. В результате в конфликт вмешалась админстрация президента России. И вот совсем недавно вологодская мечеть получила официальный статус.” (Новости Вологодской области. Новости от радио “Премьер», 30 июля 2004 г. www.newsvo.ru.)

Вологда мөселманнарының моннан тыш тагы берничә җиңүләре бар. Моннан берничә ел элек Мостафиннар шәһәрдә чыгучы бер урыс газетасы белән судлашалар һәм җиңеп чыгалар, газета пәйгамбәребез Мөхәммәт саллалаһу галәйһиссәламне мыскыллаган карикатураларны күчереп бастырган була. Газета мөселманнар алдында гафу үтенә, редакторы җәзага тартыла. Урыс поплары 7нче мәктәпне килеп чукындырып киткәч тә, Мостафиннар шәһәр хакимияте исеменә шикаять язып, протест белдерәләр, бу эшне яңадан кабатланмаслык итәләр, чөнки мәктәпләрдә мөселман балалары да укый бит! (Бу турыда хәбәрне “Известия” газетасының 2003 елгы 5 март саныннан укырга була.)

Әйткәнебезчә, хәзер Вологдада бөтен дини һәм милли эшләрнең башында Равил хәзрәт Мостафин тора. Подполковник һәм элеккеге коммунистлар җитәкчесе Равил әфәнде бу эшләргә дә бөтен күңелен биреп тотына. Ул 1998 елда Хаҗ кыла, аннан Иран ислам республикасында башлангыч дини белем ала, 2006 елда Мәскәү ислам университетына читтән торып укырга керә, хәзер аны тәмамлау алдында тора. Равил хәзрәтне Вологдада да, Мәскәүдә дә хөрмәт итәләр, аның белән исәпләшәләр, ул Вологда судларында җәмәгатьчелек вәкиле буларак катнаша, Мәскәүдә мөфтиләр шурасының актив әгъзасы. Бүгенге көндә Вологда мәчетендә имам-хатыйп вазыйфаларын да башкара. Мин дә мәчеттә җомга намазында булдым һәм Равил хәзрәтнең бик әзерлекле, үтемле вәгазен тыңларга насыйп булды.

Мәчеткә җомга намазына иллеләп ир-ат, биш хатын-кыз килгән иде. Ир-атларның күпчелеге Кавказ һәм Урта Азия мөселманнары - чечен-ингушлар, дагстанлылар, әзербәйҗаннар, үзбәкләр, кыргызлар, таҗиклар, араларында татар-башкортлар һәм ислам динен кабул иткән урыслар да бар. Хатын-кызларның икесе татар, икесе әзербәйҗан, берсе балкар кызы булып чыкты. Равил хәзрәтнең әйтүе буенча, һәр айда бер урыс ислам дине кабул итә икән. Бәлки бу борынгы заманнарда татар булган, аннан урыслашкан кешеләр яңадан исламга кайтадыр? Интернет сәхифәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә Вологда өлкәсендә 50 меңләп мөселман бар икән, аларның күпчелеге Вологда һәм Череповец шәһәрләрендә яши. Күрәсез, мөселманнар саны татарлар санына караганда бик күпкә артык. Бәлки шуны истә тотыптыр, әзер мәчетне дагстанлылар басып алырга омтылып караганнар, әмма Мостафиннар моңа ирек бирмәгән. Әмма алга таба мондый омтылыш тагы булырга мөмкин, чөнки татарлар мәчеткә йөрми, дияргә була.

Вологда шәһәрендәге татарларның пассивлыгы, дингә битарафлыгы мине дә борчыды. Биредә яшәүче татарларның 80 проценты катнаш гаиләләрдән тора икән, алар телне дә, динне дә белми. Саф татар дигәннәренең дә яртысы татарча укый-яза һәм сөйләшә белми булып чыкты. Нигәдер аларның күбесе татарлыкларын яшерә, ояла һәм курка икән, киресенчә, урысның үзеннән дә уздырып, урыс патриоты булып йөрүчеләр дә бар. Күпләр балаларын чиркәүләргә алып барып чукындыралар, аларга урыс исемнәрен куялар, үлгәч, урыс зиратларына күмдерәләр һәм татар буларак мәңгегә юкка чыгалар...

Инде шәһәр тормышы турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. Вологдада өч йөз меңгә якын кеше яши, шуның нибары биш йөзләбе генә - татарлар. Әйткәнемчә, шәһәрдә 40 чиркәү, берничә монастырь һәм төрмә бар. Чиркәүләр Вологда елгасы буенча тезелеп киткәннәр, адым саен чиркәү, кайсы эшли, кайсы юк. Шәһәрнең иң популяр урыны, әлбәттә, Кремль мәйданы. Ул үз эченә татарлар төзегән София чиркәвен һәм чаң каланчасын, тагы берничә чиркәүне, әрхәри йортларын (архирейские палаты), чиркәү судын (консистория) һәм башка хуҗалык биналарын алып торган. Хәзер биредә Вологда дәүләт тарихи тыюлыгы, ягъни, музейлар патшалыгы. Биредә көне буе чаң кагып торалар, көне буе туристлар мәж килә, көне буе тарих турында сөйлиләр, әмма татарлар турында искә төшермиләр. Равил хәзрәт Мостафин белән без дә бу музей-тыюлыкта булдык, салкын чиркәүләрдән, кырыс каланчалардан татар эзләрен табарга тырыштык, әмма аларны вакыт тузаны күмеп киткән иде инде...

Вологда Кремле турында сөйли башлагач, Иван Грозныйның китапханәсе турында да әйтеп китәргә кирәк. Аны биредә яшерелгән, дип баралар, тарихчылар, эзтабарлар, энтузиастлар Вологдада һаман шуны эзли. Хәер, шәһәрнең берничә тапкыр дөрләп янганын, таланганын белгәннән соң, бу китапханәне хәзер җир астыннан эзлиләр. Имеш, әле Иван Грозный исән чагында ук ул китапханәне чит ил белгечләре һәм урыс тарихчылары күргән булган, ул, нигездә, Византия китапларыннан һәм...татар китапларыннан торган, диләр! Безнең өчен Иван Грозный китапханәсендә татар китапларының булуы гаҗәп түгел, чөнки Казан таланганнан соң, Сөембикә-ханбикәнең Кремльдәге китапханәсен дә Мәскәүгә озатканнар бит. Икенче версия буенча, бу китапханә Сөембикә-ханбикә белән бергә, Казан алынганчы ук Мәскәүгә сөргенгә озатылган булырга тиеш. Әмма ни булса да, бу китапханә Иван Грозный кулына төшкән булырга тиеш, аннан исә Вологдага килеп эләгүе дә бик мөмкин.

Җирле эзтабар, журналист Павел Шабанов ярты гомерен Вологда тарихын өйрәнүгә һәм Иван Грозный китапханәсен эзләүгә багышлаган кеше. Ул хәтта бу турыда 2005 елда Вологдада “Как пройти в библиотеку Ивана Грозного?” дип аталган китап та язып бастырган. Автор биредә, тарихта беренче тапкыр, Иван Грозный китапханәсенең “кара археолог”лардан алынган исемлеген дә бастырып чыгарган, алар арасында татарга кагылганнары да бар. Әйтик, китапның 133 битендә: “Татарские книги.” (Татарские книги, не разобраны, а ящиков девять десятков и три) , дигән хәбәр бар. Бу китапта шулай ук татар китаплары турында тагы бер урында хәбәр бар. “В описи Царского Архива 1575-1584 гг. упоминаются “татарские книги”: Ящик 172. А в нем книги татарские”.” (П.Шабанов. Как пройти в библиотеку Ивана Грозного? – Вологда, 2005, стр.42.)

Мин исә Сөембикә-ханбикәнең китапханәсе генә түгел, үзе дә Вологда якларына сөрелмәдеме икән, дигән фикердә торам. Чөнки Ибраһим ханның хатыны, нугай тумасы Фатыйма-бикә дә бу якларга сөргенгә сөрелә, Гали ханның хатыннары да аның тоткынлык язмышын уртаклаша. Сөембикә-ханбикә дә шул ачы язмышка дучар булмадымы икән, дигән уйлар борчый күңелне...

Вологдада музейлар шактый, биредә сөрген музее да, дипломатик корпус музее да, аерым язучыларның музейлары да бар. Әйтик, революциягә хәтле биредә берничә тапкыр сөргендә булган Сталинның музее бар, аның белән янәшә урамда Сталин тарафыннан Колымага каторгага сөрелгән Варлам Шаламовның музее урнашкан. Бу шәһәрдә шулай ук Ленинның сеңелесе Мария Ульянова сөргендә була, аның белән бергә әнисе дә яши, биредә сөргендә Бердяев, Ремизов, Луначарский, Молотов та булып китәләр.

Европага тәрәзә уеп йөргәндә, Петр патша да Вологдада берничә тапкыр була, ул яшәгән йорт хәзер музей булып тора. Әмма Петербург төзелгәч, Вологданың әһәмияте кими, ул төньякта бердәнбер сәүдә үзәге булу хокукын югалта, эре байлар Петербургка күчеп китә, Вологда гадәти бер провинция шәһәренә әйләнеп кала. Шәһәрдә шулай ук XIX гасыр шагыйре Батюшковның, уйлап табучы Можайскийның да музейлары бар, шулай ук XX гасыр әдәбияты һәм сәнгате музее да эшләп килә.

Вологда төбәге урыс әдәбиятына һәм мәдәниятенә шактый билгеле кешеләрне үстереп бирә. Язучылар К.Батюшков, Владимир Тендряков, Варлам Шаламов, Владимир Гиляровский, Василий Белов, Николай Рубцов, Сергей Орлов шушы төбәктә туып-үскәннәр. Биредә озак кына еллар танылган урыс язучысы Виктор Астафьев та гаиләсе белән яшәп киткән, кызы һәм оныклары хәзер дә биредә яши икән. Бу яклар шулай ук танылган сәяхәтчеләр Ерофий Хабаров (Хәбәров), Владимир Атласов, Семен Дежневларны үстереп биргән, биредән космонавт Павел Беляев, данлыклы авиаконструктор Сергей Ильюшин чыккан. Шунысын да әйтергә кирәк, танылган дин әһеле Зәйнулла хәзрәт Расүлов 1873-1876 елларда Вологда якларында сөргендә була, соңыннан аны Костромага күчерәләр.

Вологдада тагы бер кызыклы музей бар, ул бөтен Россиясенә бердәнбердер, мөгаен. Бу музей дәүләтнеке түгел, “Музей дипломатического корпуса” дип атала һәм шул исемдәге җәмәгать оешмасының милке булып тора. Әмма эш аның шәхси милек булуында түгел, ә уникаль вакыйгаларның тере шаһиты булуында. Эш шунда, Петроградта хакимиятне большевиклар басып алгач, Америка илчелеге һәм башка дипломатик корпус Вологдага күчәргә мәҗбүр була. Ягъни алар Россиядәге яңа хакимиятне дә, аның башкаласын да танымыйлар, үзләренә вакытлыча “башкала” итеп Вологданы сайлап алалар. Сәбәбе – куркыныч туса, су юлы белән Ак диңгезгә чыгу һәм Англиягә качып китү өчен иң кулай урын дип Вологданы табалар. Биредә чит ил дипломатлары 1918 елның мартыннан июль аена кадәр яшиләр, аннан Архангельскига күчәргә мәҗбүр булалар. Аннан, әйткәнемчә, су юлы белән Англиягә кайтып китәләр.

Вологдада чит ил дипломатлары яшәгән йорт хәзер дә шул хәлендә сакланган, сине залга килеп керү белән хәтта Америка байрагы каршы ала! Музей директоры Александр Быков бу вакыйгалар турында берничә китап язган, ул хәзер докторлык диссертациясе өстендә эшли. Без Александр Владимирович белән музейда махсус очраштык, һәм, әлбәттә, беренче чиратта америкалылар турында түгел, татаралар турында сораштык. Эш шунда, Александр Быков узган гасырның егерменче, утызынчы елларын яхшы өйрәнгән кеше, аңа архивларда татарлар турында да документлар очраган булырга тиеш.

Шулай булып чыкты да. Ул Вологдада яшәгән татар купецлары Ишмөхәммәтовлар (Ишмяметовлар) турында шактый хәбәрдәр кеше булып чыкты, музейда хәтта аларның фотолары да саклана икән! “Аларны, 1918 елда Совет властына каршы бунтны яклаган өчен, дип, барысын да тотып алалар һәм атып үтерәләр, бу хакта документлар ФСБ архивында булырга тиеш, - диде ул. - Шулай ук 1918 елның июль-август-сентябрь айларында шактый татарлар кулга алынып, контр дип юк ителгән булырга тиеш, аларның да исемлеген ФСБдан алырга мөмкин, әмма туганнарының мөрәҗәгать итүләре кирәк.” Шунысын да әйтергә кирәк, Александр Быков Вологда татарларына тарихи дөреслекне торгызырга шактый ярдәм иткән кеше, ул бу игелекле эшен бүген дә дәвам итә. Без бер-беребезгә китапларыбызны бүләк итеп, фикердәшләр булып аерылдык.

Мине музейлар белән беррәттән, архивлар да кызыксындыра иде. Борынгы тарих буенча мәгълүмааталарның Мәскәү архивларында саклануын белсәм дә, соңгырак гасырларда татарлар турында берәр хәбәр тапмаммы, дип, мин атнага якын Вологда өлкәсенең дәүләт архивында утырдым. Миңа ярдәмгә Равил хәзрәтнең хатыны Нина Алексеевна да килде, без иртәдән-кичкә кадәр дистәләгән фондлар, тау-тау эшләр, төрле елларда Вологда шәһәрендә чыккан газеталар белән таныштык, үзебезгә кирәкләрен күчереп тә алдык. Мине бигрәк тә консистория (чиркәү суды) архивлары, халык саны алу нәтиҗәләре, дини һәм милли эшләр белән бәйле документар кызыксындырды.

Башта ук шуны әйтәсем килә, бу архивта безне бик салкын каршы алдылар, нәрсә сорасак та, юк дип җавап бирергә тырыштылар, без конкрет фондларның номерларын әйткәч кенә, теләр-теләмәс ул “дело”ларны китереп бирделәр. Шул ук вакытта бу документларны фотога төшерергә рөхсәт юк икән, үзләре дә күчермә эшләүне атналар буе сузалар, кешене кул селтәп китеп барыр дәрәҗәгә җиткерәләр. Безнең татар тарихы белән кызыксынуыбыз аларның җеннәрен кузгатты ахыры, архив хезмәткәрләре үзләрен төрмә күзәтчеләре (надзирательләре) кебек тоттылар. Хәер, Вологдада ике кешенең берсе я төрмәдә утыра, я төрмәдә шул кешене саклый, дип әйтәләр бит. Монда төрмә психологиясе күпләрнең канына сеңгән ахыры... Минем әле Россиянең бер генә архивында да мондый хәлне күргәнем юк иде. Шуңа карамастан, без Вологда өлкәсе дәүләт архивыннан шактый мәгълүмат тупладык, бу фондлар белән эшләү безгә татар тарихын тулырак күз алдына китерегә мөмкинлек бирде.

Аның каравы безне өлкәнең үзәк китапханәсендә бик яхшы каршы алдылар. Директор урынбасары безне крайны өйрәнү бүлегенә алып керде, бүлек хезмәткәрләре Эмма Аристаховна Волкова белән Наталья Алексеевна Весенова безгә кирәкле китапларны, белешмәләрне үзләре тәкъдим итеп, берниниди каршылыксыз китереп тә бирделәр. Биредә татарлар турында бик күп мәгълүмат тупларга була иде, һәм без шулай эшләдек тә. Күбрәк материал белән танышу өчен, мин хәтта кайтуымны да бер көнгә кичектереп, тагы китапханәдә белешмә-китаплар белән эшләдем. Кызганычка каршы, әле тагы шуның хәтле укыйсы китаплар өелеп калды... Үзем дә суд юлларында йөргәнгә һәм җәза органнарыннан ун гына көнгә рөхсәт сорап киткәнгә күрә, мин, бик теләсәм дә, Вологдада артыгын кала алмый идем...

Вологдада булган тагы берничә очрашуым турында язып үтәсем килә. Әле сәфәремнең башында ук, Равил хәзрәт белән бергә, шәһәр мәдәният сараенда уздырылган “Ак күгәрченнәр” кичәсендә катнашырга туры килде. Бу кичә җиңүнең 65 еллыгына багышланган һәм аны “Россия халыклары ассамблеясы”ның Вологда өлкәсе бүлеге оештырган иде. Адым саен үзләренең урыслыклары һәм праваслау динендә булулары белән мактанып торган шәһәр өчен начар эш булмады бу кичә, чөнки анда башка милләт вәкилләре дә бу җиңүдә үзләренең өлеш кертүләре турында сөйләделәр. Очрашуда белорус, украин, әрмән, таҗик, вьетнам, чечен милләте вәкилләре чыгыш ясады, татарлар исеменнән мин дә сөйләдем, бу сугышта татар халкының нинди зур югалтулар кичерүен, нинди батырлыклар эшләвен залдагы халыкка аңлаттым. Югыйсә, урыс кына сугышкан, урыс кына җиңгән, урыс кына бәхетле яшәргә тиеш була кебек килеп чыга бит!

Бу очрашуга өлкәнең вице-губернаторы Касьянов та килгән иде, без янәшә утырдык һәм мин аңа Худяков буенча монографиямне бүләк иттем. Владимир Васильевич үзе дә белеме буенча тарихчы икән, шуңа күрә, безнең уртак темалар шактый булды. Әмма ул да Вологда төбәгенең татар тарихы белән бәйле булуын белми булып чыкты, Казан ханнарының биредә күмелүе аның өчен яңалык булды. “Бездә халык бик сәер сөйләшә, кайбер төбәкләрдә “ч” хәрефе бөтенләй юк, аның урынына “ц”ны куеп сөйләшәләр, - диде ул. - Ә кайбер районнарда нечкәлек билгесе юк, “конь” урынына “кон” дип сөйләшәләр. Кыскасы, өйрәнәсе, ачыклыйсы нәрсәләр күп безнең якларда, әмма ашыгып нәтиҗә ясамасагыз иде...Вологдага урамдагы пычракка карап кына бәя бирмәсәгез иде...”

Әлбәттә, урамдагы пычрак – ул вакытлы күренеш, яз галәмәте, иң мөһиме – кешеләрнең күңелләре пычрак булмасын. Мин шулай дип җавап бирдем дә: “Минем өчен кешеләрнең ихлас мөнәсәбәтләре мөһим, - дидем. – Һәм мин теге яки бу төбәккә бәяне аның кешеләренә, архивларына, китапханәләренә, музейларына, китап кибетләренә карап бәя бирәм. Мин тырнак астыннан кер эзләргә килмәдем, ә үз тарихымны – татар тарихын өйрәнергә килдем...”

Шунысын да әйтәсем килә, мин – Вологда җиренә рәсми рәвештә, тарих өйрәнү максаты белән аяк баскан беренче татар язучысы һәм галимәсе идем...

Татарстаннан ак ефәк шәл ябынып килеп җиткән беренче мөселман-татар хатыны идем...

Бу кичәдә без “Россия халыклары ассамблеясы”ның Вологда өлкәсе бүлеге җитәкчесе, өлкә Дәүләт Думасы депутаты Болотов Александр Леонидович белән дә таныштык. Ул быел җәйдә Вологдада Сабантуй уздыру хыялы белән йөри икән. Моңа кадәр Вологдада беркайчан да Сабантуе булмаган. Әлбәттә, җирле хакмият тотынса, аңа мөселман-татарлар ярдәм итсә, Казан да ярдәм кулын сузса, бу эшне башкарып чыгып булыр иде. Бу татарларны танытуда бер адым булып торыр иде, урыслар күңелендә татарларга карата гасырлар буе җыелган кара бозны бераз булса да эретергә бер мөмкинлек булыр иде...

Ә җирле халык белән эшләргә кирәк, дип уйлыйм. Алар бу дөньяда үзләреннән башка да милләт вәкилләре барлыгын белергә тиешләр, бу халыкларның да үз телләрендә сөйләшергә,үз диннәрен тотарга, үз мәдәниятләрен үстерергә хаклары барлыгын аңларга тиешләр. Иң мөһиме – алар хак тарихны белергә, бу туфракның татар каны белән сугарылганын, бу шәһәрнең татарлар кулы белән, татарлар сөяге өстендә салынганлыгын белергә тиешләр. Үзләренең тамырларында да татарлык барлыгын, дингә һәм милләткә хыянәтнең фаҗигалар булып әйләнеп кайтканын аңларга тиеш җирле урыслар...

Мәчеттә яучылык белән шөгыльләнүче Галина (Галия) ханым Проворова исә миңа җирле халыкның тормышы турында күп мәгълүмат бирде.”Вологда халкы үлем буенча Россиядә беренче урында тора бит, - диде ул. – Биредә ирләрнең уртача гомер озынлыгы 48 яшьтән артмый. Без яңа туган балаларның үлеме буенча да илдә беренче урында барабыз – мең балага егерме үлем очрагы туры килә... Халыкның күпчелеге рактан кырыла, эчкечелек бик көчле... Бездә балалар онкология үзәге дә, олыларныкы да бар, әмма экология начар булгач, яман шешне туктата алмыйлар. Халык хәерче, ашау начар, су бик начар – саз суы эчәбез, 50 процент халык нәселсез, бала тудырсалар да, алар гарип-гораба, дауна... Халык бетүгә таба бара...”

Болар турында миңа килгәч тә Равил хәзрәт тә сөйләгән иде, “урыслар көненә 30-40 кеше күмәләр”, дигән иде. 300 меңлек шәһәр өчен бу бик күп сан! Чума, дисәң дә була, әмма моны кычкырып әйтмиләр. Хәер, башкаларның каны һәм җаны өстендә төзелгән хәрам тормышның ахыры шулай буласы билгеле иде... Мондагы чиркәүләр, монастырьлар да күз буяу, туристлар өчен генә, дигән тәэсир калды, чөнки халыкның дин тотмавы күренеп тора. Дин тоткан кеше эчми, дин тоткан кеше якыннарын кыйнап үтерми һәм гарипләндерми, дин тоткан кеше урлашмый, дин тоткан кеше башкалаарга карата да рәхимле була, башка диндәге һәм милләттәге кешеләрне кыерсытмый, мыскылламый... Ә монда – җитәкчеләр халыкны талый, халык бер-берсен һәм башка милләттәгеләрне талый, нәтиҗәдә - тоташ фәкыйрьлек, тоташ бәхетсезлек, тоташ өметсезлек...

Шунысын да әйтергә кирәк, бу якларда яңадан мәҗүсилек баш калкытып килә, алар христиан диненә каршы китаплар чыгаралар, фәнни эзләнүләр алып баралар, халыкны яңадан үз мәҗүси тамырларына кайтырга өндиләр. Шундый китапларның берничәсе белән мин дә танышып чыктым. Әйтик, инде югарыда телгә алынган Александр Кузнецовның “Болваны на Лысой горе” дип аталган китабы, ул аның жанрын “Очерки языческой топонимики” дип билгеләгән. Тотем районының Усть-Печенга авылында тарих укытучысы булып эшләүче бу урыс кешесе бөтен Вологда өлкәсен йөреп чыгып, андагы җир-су атамаларының, авыл исемнәренең мәҗүси заманнардан калганлыгын исбатларга алынган. Әмма ул аларны бирле фин-угырлар белән дә, борынгы болгарлар, төрки-татарлар белән дә бәйләми, ә ниндидер словеннарга кайтарып калдыра. Александр Кузнецов борынгы Вологда урынында да, Белозерскида да, Кубен күле буйларында да. Великий Устюгта да борынгы словеннарның мәҗүси табыну урыннары (капище) булган дип бара, хәтта таш балбалларны да урыс халкының рухи мирасы, дип игълан итә. Ул боларны юкка чыгаруда христиан динен нык гаепли, попларны урыс милләтенең тамырына балта чабучы, дип бара. Автор фикеренчә, чиркәүләр махсус рәвештә мәҗүсиләрнең табыну урынына салынган, шул рәвешле аларны йоту, юк итү өчен...

Икенче автор – Сергей Ожогин исә үзенең мәҗүси хисләрен шигырьләр аша белдергән. Ул христиан диненә бик нык каршы, үзен борынгы мәҗүси халык вәкиле, дип саный, тамырларында гиперборийлар, атлантлар, скифларның барлыгын тоя...

Послы незнакомых далеких миров
Огнем и мечом нас когда-то крестили,
Связали нас цепью на десять веков.
Владимир был тайным агентом Сиона,
Язычеству вдруг объявляя войну, -

дип яза ул. (Сергей Ожогин. Ожидание рассвета (языческие стихи и песни). – Вологда, 1997, стр.13.)

Яңа мәҗүсилек (неоязычество) – Россиянең төньяк өлкәләре өчен гадәти хәлгә әйләнеп бара. Мин моны Пермь краенда, Чердынь төбәгендә дә күреп кайттым, анда урыслар унар мең кеше җыелып, мәҗүси бәйрәм-фестивальләр уздыра башлаганнар. Христиан диненә тулы ирек булганда, ни өчен урысларның бер өлеше мәҗүсилеккә тартыла соң, ни өчен христиан динен каргый? Чөнки бу урысларның күпчелеге заманында көчләп чукындырылган фин-угырлар, төрки-татарлар, җирле халык... Алар чит телне һәм милләтне кабул итәргә мәҗбүр булсалар да, җаннары белән беркайчан да христиан динен кабул итмәгәннәр, булып чыга. Һәм заманнар үзгәрү белән, алар асыл тамырларын эзли башлаганнар, христиан диненнән баш тартканнар...

Әйе, Вологда төбәгендә проблемалар күп икән, урыслык, христианлык та мәңгелек түгел икән, милләтне бәла-казалардан ул гына да коткара алмый икән шул... Менә Вологдада, гасырлар буе көчләп чукындырулар һәм башка дин-милләтләрне басып тору нәтиҗәсендә, өлкәдә йөз процент урыс һәм христиан яшәүгә ирештеләр. Шуннан нәрсә? Бәхетлеме алар? Бер бөтенме? Киләчәкләре бармы? Бу язманы укып чыккач, моңа һәркем үзе җавап табар, дип уйлыйм... Россия тоташы белән Вологда өлкәсенә әйләнсә, аны менә шундый ачы язмыш һәм юкка чыгу көтә.

Китәр алдыннан, кичтән тагы бер тапкыр машина белән Вологда шәһәрен урап кайттык. Юлдашларым – Равил хәзрәтнең уртанчы улы Наил һәм киленнәре Фирүзә, миңа истәлекле урыннарны күрсәтеп йөриләр. Истәлекле урын дигәнәре дә чиркәү һәм монастырьлар инде... Менә шәһәр уртасындагы мәйданда зур агач тәре кукраеп басып тора. Элек бу урында чиркәү булган, әмма хакимият биналарын салырга һәм парадлар өчен мәйданны киңәйтәбез, дип, 70 елларда ул чиркәүне танклар белән җимергәннәр. Хәзер яңадан чиркәү сала алмыйлар бит инде, монда болай да адым саен җимерек чиркәү, шуңа күрә тәре кую белән генә чикләнеп торганнар... Менә искиткеч архитектуралы ике матур бина, алар революциягә хәтле католикларның һәм лютераннарның гыйбадәтханәләре булган. Хәзер лютераннарныкында – ресторан һәм мунча-сауна, ә католикларныкында – ресторан. Бу дин вәкиләре хакимияттән күпме генә сорап карасалар да, аларга гыйбадәтхәнәләрен кире бирмәгәннәр. Югыйсә, тамырда шул ук христианнар бит инде, ә бирмиләр, чөнки урыс-праваслау түгелләр! Шуңа күрә мөселманнарның биредә мәчет булдырып чыгуларын мин зур могҗизага тиңлим.

Бөтен туристларны алып бара торган тагы бер урын бар – ул шәһәрдән 3-4 чакырым ераклыктагы “Спасо-Прилуцкий Дмитриев монастырь» дип атала. Без дә анда барып карадык. Монастырьга нигез 1371 елда Дмитрий исемле монах тарафыннан салынган һәм ул бүген дә эшли, ягъни, анда монахлар яшәп ята. Аның искиткеч биек диварлары төрмә стеналарын хәтерләтә. Хәер, бу монастырьлар революциягә хәтле яшерен төрмә ролен башкарсалар, октябрь инкыйлабыннан соң, бигрәк тә Сталин заманында, аларда чын төрмәләр булган. Әгәр бу Прилука монастырының Казан язмышына бәйләнеше булмаса, мин аны искә дә алып тормас идем. Бәйләнеше булган икән шул. Имеш, монастырьга нигез салган “преподобный Дмитрий” Иван Грозныйның төшенә кергән һәм аңа Казанны яулап алырга фатиха биргән икән! Иван Грозный Казанны алгач, рәхмәт йөзеннән, Дмитрий “атакаеның” образ-иконасын ясаткан һәм Прилука монастырына бүләк иткән. Шуңа күрә иконаны бүләк иткән көн – 3 июнь хәзер дә тәре йөрешләре белән билгеләп үтелә... Әмма бу дөньяда бер явызлык та җавапсыз калмый – татарларның канын коярга “фатиха биргән” монастырьны 1612-1613 елларда поляклар килеп талап, яндырып китәләр, алар 56 монахны үтерәләр, чиркәү архивларын юк итәләр. Казан мәчетләре ни күрсә, урыс монастыры да шуны ук күрә...

Әйе, биредә бар дөнья чиркәү, монастырь һәм төрмәләрдән тора кебек…

Уңга карасаң – чиркәү, сулга карасаң – төрмә, каршыңда – монастырь басып тора...

Котыпка хәтле шушы хәл дәвам итә... Кирилловка җиткәнче – хатын-кызлар монастыры бар, Кирилловның үзендә - 12 гектарга сузылган шәһәр зурлыгындагы ирләр монастыры... Белозерски кнәзлегендә заманында 30 монастырь булган, хәзер дә берничә. Шул ук Белозерскида, күлдәге утрауда – гомерлек төрмә. Шекснада ике төрмә. Соколовкада да төрмә урнашкан. Вологданың үзендә хатын-кызлар төрмәсе эшләп тора. Кыскасы, Вологда өлкәсе – төрмәләр һәм чиркәүләр иле...

Бу турыда үзе дә Вологдада туып үскән, 20 ел Сталин лагерьларында газап чиккән талантлы язучы Варлам Шаламов бик образлы итеп, менә нәрсә язып калдырган:

“Вологда – не просто город Большого Севера, Севера с большой буквы, не просто архитектурная летопись церковной старины. Много столетий этот город – место ссылки или кандальный транзит для многих деятелей Сопротивления – от Аввакума до Савинкова, от Сильвестра до Бердяева, от дочери фельдмаршала Шереметьева до Марии Ульяновой, от Надеждина до Лаврова, от Луначарского до Германа Лопатина... Эту третью Вологду в ее живом, реальном виде составляли всегда ссыльные и по моральным, и по физическим причинам. Для этих ссыльных – сколько бы поколений ни жили они в городе – Вологда была лишь тюремным транзитом, ссыльным этапом их напряженной жизни.” (Варлам Шаламов. Четвертая Вологда. – Вологда, 1994, стр.10, 20.)

Вологда турында моннан да үтемле һәм шомлы итеп әйтеп булмыйдыр, мөгаен...

Әле бу “богаулы транзит” исемлегенә татар ханнары Гали ханны, Абдуллатыйф ханны, Айдар ханзадәне, Фатыйма-бикә ханбикәне, Мәлик-Таһир ханзадәне, чукындырылган ханзәдә Ходайколны һәм аның балаларын, исемнәре безгә билгесез ханәкә һәм ханзадәләрне, Вологда Кремлен төзегән һәм шушы туфракта үлеп калган тоткын татарларны, Сталин төрмәләрендә харап булган мөселман-татарларны, бүген дә Белозерски, Шексна төрмәләрендә утыручы милләттәшләребезне кертергә булыр иде...

Китәсе төнне мин тоткынлыкта шәһит булган шушы мөселман-татарлар рухына багышлап, Вологда мәчетендә “Ясин” чыктым, җаннарына тынычлык теләдем, бу җирләрдә ислам диненең көчәюен теләп, дога кылдым...

Биредә яшәп яткан милләттәшләремә иман ныклыгы, рухи көч, һәр төрле каршылыкларны җиңеп чыгуларын теләдем...

Таң яктысы белән дөнья да уянды, мәчет ишегалдындагы каеннарда өздереп кошлар сайрый башлады...

Яңа көнне, яңа язны мин Вологдада каршы алдым, бу шәһәрдә каралык эченнән дә яктылык табарга тырыштым, анда эчкерсез догаларымны, күз нурларымны түгеп язган китаапларымны калдырдым, үзем белән бергә Татар таулары биеклегендәге татар тарихын алып киттем...

Милләтнекен яңадан милләткә кире кайтарыр өчен, мин меңнәрчә чакырым юллар үттем, йөзләгән кеше белән очраштым, архив-китапханәләрдә татарларга кагылган дистәләгән чыганаклар белән таныштым...

Төньякта татар тарихының борынгылыгына, зурлыгына тагы бер тапкыр инандым, шулар хакында милләтнең үзенә дә сөйләп бирергә булдым.

Әйе, без бу җирләрдә килгән-килмешәк түгел, ә төп халык. Моның шулай икәнлеген Болгар һәм Алтын Урда чорында мәгъриптән мәшрикъкача дәүләт тоткан бөек тарихыбыз сөйли! Биредә һәр елга, һәр күл, һәр тау, һәр кала һәм сала, һәр нәсел атамасы бу җирләрдә борын-борыннан болгар-татарлар ил тотып яшәгәнлеге турында гуаһлык бирәләр, ант итәләр!

Шуңа күрә төньяк өлкәләрдә, Котып тарафында яшәүче татарлар, “Бу – безнең тарихи җирләребез, бу безнең Ана-Ватаныбыз, шуңа күрә без үзебез дә, телебез дә, динебез дә биредә кадер-хөрмәттә булырга тиеш”,- дип, күкрәк киереп яшәргә тиешләр!

Чаллы-Казан-Мәскәү-Вологда-Мәскәү-Казан-Чаллы.

2010 ел, апрель ае

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх