Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

Ural,Tatars,Nuclear



i-mulla

takbir.ru







ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Татарларны саклау һәм күтәрү проблемасы

Рафаэль Мөхәмәтдинов,
т.ф.к., Татарстан Фәнни Академиясы Тарих Институтыныӊ олы фәнни хезмәттәш, җәмәгать эшлекле

РЕСПУБЛИКАЛАРНЫ БЕТЕРҮГӘ КЕРЕШӘЛӘР
(Сүздә генә түгел, гамәлдә дә инде)

Бу идея Русиянең дәүләти структураларында күптәннән инде чәйнәлә. Иң башта аны В. Жириновский яңгырата башлады. Республикалар, бу ЛДПР җитәкчесенең чираттагы клоунадасы гына дип, бу фактка әллә ни зур әһәмият бирмәделәр, сыман. Ләкин бер ничә ел узу белән, Себердә кайбер милли округларны рус өлкәләре белән берләштереп юкка чыгардылар.

Бу юнәлештә ясалган икенче адым шундыйрак иде. 2006 елдан бирле эшләп килүче “Проблемаларны анализлау һәм дәүләти-идари структураларны проектлау Үзәге” («Центр проблемного анализа и Государственно-управленческого проектирования») 2011 елда җәмәгатьчелек игътибарына “Русиянең яңа Конституциясенең Фәнни макетын” тәкъдим итә. Ул Макетка караганда, Русиядә республикалар дигэн нәрсә ботенләй күздә тотылмый. РФ-нең бөтен субъектлары “земли” дип аталачак. Бу Үзәк хакимият канаты астында эшләүче бер оешма, һәм аның белән бик зур дәүләт кешеләре идарә итә. Бу Үзәк турында минем язганым да бар инде (кар. “Ликвидация республик?” мәк., «Звезда Поволжья» гәз.№ 4 - 589).

Өченче адым – либераль булып саналган “Правое дело” партиясенең лидеры һәм, минемчә, Мәскәү Кремленең акыллы курчагы олигарх Прохоров соңгы көннәрдә милли республикаларны бетерү лозунгын алга сөрә башлады. Бу, минемчә, Кремль тарафыннан рус булмаган халыкларны һәм республика җитәкчеләрен сынап кару, дигән сүз. Җөмһүриятләрдә Прохоровның “иҗаты”на реакция бик тискәре булды.

Бу өч адым, республикаларны бетерер өчен артподготовка гына иде. Ә менә, соңгы һәм финал һөҗүме, аста күрсәтелгән дүртенче адым булачак.

Дүртенче адым итеп, күптән түгел җәмәгатьчелеккә Президентның милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советы тарафыннан әзерләнгән Русия Федерациясенең дәүләти һәм милли сәясәт Стратегиясе Проектын (Проект Стратегии государственной национальной политики РФ) атап була. Һәр кызыксынган кеше ул Проектны интернеттан укый ала.

Минем монда бу Проектка үз мөнәсәбәтемне генә белдерәсем килә.

Гомумән әйткәндә, бу стратегия өлгесе ашык-пошык, чиле-пешле ясалган бер документка ошап тора. Бюрократик тел белән язылган, гомуми демагогик гыйбарәләр, җөмләләр кулланылган. Төбендә яткан чын максатларны халыктан яшерер өчен шулай махсус язылганга ошап тора ул.

Мин тагын бер нәрсәгә игътибар иттем, рус милләте турында, рус теле турында язганда җөмләләр бик ачык, конкрет һәм максатлар да анык бәян ителә. Рус милләте, аның теле булу, бу телне бөтен кешенең дә белергә тиешлеге бик ачык итеп күрсәтелә. Рус булмаган халыкларның проблемнарына күчә башлауга ук бу документны әзерләүчеләрнең телләре шунда ук үзгәрә. Ниндидер анык булмаган җөмләләр пәйда була, демагогия сизелә башлый.

Бу стратегия үзгәрешсез гамәлгә керсә (Ә бу Проектның камилләштерелгән нихаи вариантына президент В. Путин 2012 елның 1 декабрендә кул куярга тиеш), турысын әйтергә кирәк, татар халкы үз теленең дәүләти статусын да һәм дәүләтчелеген дә югалтачак. Документ ассимиляция сәясәтен алып бару өчен теоретик нигезләмә булып әзерләнгәнгән, суверенитетның калдыкларын бетерү өчен эшләнгәнгә ошап тора.

Документ 2013 елдан алып 2025 елга кадәр исәпләнгән. 2013 елда Казанда Универсиада үтәчәк. Фаразымча, элеге халыкара уеннар бетүгә үк бу проектны тормышка ашырырга керешергә, эшне Татарстаннан ук башлаулары да мөмкин, чөнки ул – иң көчле республика. Аның үзен ничек тотуына башка республикалар да карый.

Соңгы вакытта республикадагы ваһһабичылык һәм террор гамәлләре дигән ыгы-зыгылар да бу проектны тормышка ашыруда үз ролен уйнарга мөмкин. Татарстандагы бу соңгы хәлләр республикалар үзләре тәртипне һәм башка мәсьәләләрне дә хәл итә алмый дип бәяләнергә мөмкин. Шунлыктан алар аяк терәп Русиянең административ бүленешен башка рәвештә оештырырга кирәк дип тә чыга алалар.

Минемчә, бу стратегиядә, гомумиләштереп әйткәндә, рус булмаган халыкларны ассимиляцияләү өчен өч механизм күз алдында тотыла.

Беренчесе – теоретик планда. Документта Русиядә ясалма бер русиялеләр милләте булдыру турында фикер үткәрелә, Русия цивилизациясе игълан ителә. Рус халкы гына милләт итеп күрсәтелә, ә башка халыклар этник берәмлекләр, ягъни этнослар гына булып кала.

Икенче механизм ул – административ ысул. Ул нәрсәдән гыйбарәт? Бер генә җирдә дә милли республика дигән төшенчә юк, ул бөтенләй кулланылмый. Документта сүз киләчәктә эреләштерелгән субъектлар төзеләчәге турында бара. Бу субъектлардагы милли үзенчәлекләр "этник фактор да исәпкә алынырга тиеш" дигән бары тик бер җөмлә белән генә чикләнелә.

Хәзер инде телләрне үстерү ягына килик. Стратегиядә илнең бөтен ватандашларының рус телен белергә тиешлеге, рус теленең дәүләт теле икәнлеге күрсәтелә. Милли республикалардагы телләрнең үзләрендә дәүләт теле булуы турында бер генә сүз дә юк. Һәр рус булмаган кешенең үз телендә сөйләшергә, аралашырга хокукы булу турында гына әйтелә. Аннан да кала, инде алга таба рус булмаган гражданнар балаларын милли мәктәпләрдә укытырга, тәрбия бирергә телиләр икән, ул очракта бөтен йөк иҗтимагый оешмаларга, милли-мәдәни автономияләр өстенә төшәчәге күренеп тора. Иҗтимагый оешмалар милли мәктәпләрне, мәдәният йортларын, хәтта фәнни оешмаларны да үз акчаларына тотарга тиеш булачак. Дәүләт бу мәсьәләләрне бөтенләй үз өстеннән төшерергә җыена.

Бу стратегиядә зур субъектларда рус булмаган халыкларның үз-үзләрен идарә итүен "традицион формада" алып барырга кирәклеге әйтелгән. Республика урынына ниндидер традицион форма киләчәк. Бу традицион форма дигән әйбер бөтенләй ачыкланмый. Аның астында нәрсә күз алдында тотылганлыгы да бөтенләй билгеле түгел. Бу юлларда, бәлки, мәхәллә структурасы, халык оештырган ниндидер кечкенә общиналар турында сүз бара торгандыр?. Эш моңа калган вакытта, әгәр халык общиналарны төземәсә, бөтенләй дә идарәсез, бер сарык көтүе кебек калырга мөмкин.

Инкыйлабка кадәр татар мәдәнияте чәчәк ата, 1905 елдан башлап 1917 елга кадәр аның алтын чоры булган. Ул вакытта республикалар булмаса да, гәзитләр да чыккан, мәдәният тә үскән. Бу 1905 елдан соң Русиядәге бер демократик талпыныш нәтиҗәсе иде. Шуннан файдаланып татарлар күтәрелде. Ул вакытта эшмәкәрләр милләт язмышын үз җилкәсенә алып, бөтен үсешне үз капиталларына алып барды. Хәзер исә, республиканы бетерсәләр, мәктәпләр кемгә кала? Эшмәкәрләр аларны үз акчаларына тота алмаячак. Мәчетләр, мәдрәсәләр, мәктәпләр барсы да җимереләчәк. Бүгенгә татар милли буржуазиясе әле ныклап аякка басмаган. Республиканы бетерсәләр, без бик авыр хәлдә калачакбыз.

Республика түрәләре сәясәттә элек барган адымнар белән барса, безнең эшләр хөрти. Алар бу мәсьәләне ничек күрүләре турында Мәскәүгә ап-ачык эйтергә тиешләр.

Әлегә бу стратегия рус файдасына гына хезмәт итәчәк бер документ булып тора. Документны бу килеш Татарстан бөтенләй кабул итмәскә тиеш дип саныйм мин. Безнекеләр үз вариантларын җибәреп, андагы авторлар белән бәхәскә керергә тиеш. Бу мәсьәләдә бик каты тору кирәк, чөнки бу соңгы чигенеш булачак. Әгәр без республиканы югалтсак, общиналарга, мәхәлләләргә генә утырып калабызмы?

Мәскәү, узган гасырның 90-нчы елларыннан башлап, 20 ел эчендә татарга нинди генә этлек ясалса да, алар барыбер дәшмәячәк дип уйлый. Бу логика белән алар республикаларны бетерергә тиеш. Бу “Стратегия ...” дигән докумнт республикаларны юкка чыгаруда Мәскәүнең соңгы адымы булып тора.

Безнең хөкүмәт, иң югары җитәкчеләребез мондый фаҗигали ситуациядә кабинетный уеннар ысулын читкә куеп, турыдан туры халыкка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Республикаларны бетерү сәясәтенә каршы көрәш, бөтен милләтебез дөррәү күтәрелеп чыккан очракта гына уңышка ирешәчәк.

(“Ватаным Татарстан” гәз., № 220-221 (26939-26940), 8 ноябрь, 2012 ел.)

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх