Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв





i-mulla

takbir.ru









Tatarmarket


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Татарларны саклау һәм күтәрү проблемасы

Рафаэль Мөхәмәтдинов,
т.ф.к., Татарстан Фәнни Академиясы Тарих Институтыныӊ олы фәнни хезмәттәш,
җәмәгать эшлекле


ЯШЕЛ ҮЛӘН АСФАЛЬТНЫ ЯРА
(Кыска фикерләр)

Хәзерге вакытта татарлар "Безне югарыдан кемдер коткарачак» дигән иллюзиядән тулысынча арынырга тиеш. Түрәләребез кабинетларда Мәскәүнең зур начальниклары белән сөйлэшеп кенә татар язмышын хәл итәчәкләр, дип өмет итү – зур наивлык булыр иде. Безгә милләтне ассимиляциядән саклап калу өчен ниндидер гади, аңлаешлы һәм реаль максатлар һәм механизмнар табарга кирэк.

Мин үзем 6 механизм гына күрәм, һәм алар барысы да гражданлык җәмгыяте механизмнары:

1) Акча туплау, баю, милли капиталны арттыру;

2) "Туган тел һәм культура" җәмгыятьләре ярдәмендә телне саклау;

3) Дин нигезендә милләтне укмаштыру;

4) Алкоголь, наркотиклардан һәм катнаш никахлардан читләшү;

5) Татарны спорт аша күтәрү;

6) Халыкара җәмәгатьчелеккә хәлебез турында гел хәбәр биреп тору.

Бу пунктларны үтәү өчен философ булырга кирәкми, теләк кенә кирәк.

Шәһәрдәге һәр кварталның үз татар мәхәлләсе яисә җәмгыяте булып, аларның башында абруйлы галим (укытучы), мулла һәм эшкуар кебек шәхесләр торсыннар иде. Алар тирәсендә халык аралашыр һәм укмашыр иде. Бу җәмгыятьләр эчендә халык матур-матур чаралар үткәрә башлар иде. Капитализм дия-дия, коллективизм принцибын бөтенләй чүплеккә ташларга ярамый, чөнки изелгән милләтне коллективизм принцибына таянып кына берләштереп була. Кайберәүләр “Ничек инде татар байлары гади бюджетниклар белән берләшсен!” – дип, әйтергә мөмкиннәр. Минемчә, бу милли консолидация туар өчен, безнең байларыбыз ниндидер абстракт милләтсез байлар түгел, ә нәк менә татар милли байлары булып яшәргә тиеш. Моны әйтергә генә җиңел, ә чынында бу – иң мөһим һәм иң авыр проблема булачак. Байлар халык белән берләшер алдыннан, үзара берләшергә тиеш булачаклар. Хәзерге вакытта анысы да юк. Ләкин нәрсәдән дер эшли башларга кирәк, бит.

Кызганычка каршы, империя асфальтын ватар өчен кулыбызда кувалда юк, ләкин без яшел үлән шикелле асфальттагы кечкенә ярыкларны табып, әкренләп шул асфальтны җимерергә тиешбез. Әлбәттә, бу авыр һәм озак юл булачак. Ләкин мин башка юл курмим.

22.04.2011

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх