Рафаэль Мөхәмәтдинов,
т.ф.к., Татарстан Фәнни Академиясы Тарих Институтыныӊ олы фәнни хезмәттәш,
җәмәгать эшлекле
МИЛЛӘТЕМӘ СҮЗЕМ
2012 елгы Татар Конгрессы мөнбәреннән мин "Дәүләтчелегебез зәгыйфь булганда, шәхесләребез, гаиләләребез көчле булырга тиеш. Ә шәхес, аның тамыры, нигезе нык булганда гына, көчле була ала. Нык тамыр исә, ул - милли идеология. Идеологиябез татарчылыктан, исламчылыктан һәм заманчалыктан тора. Аны мин "Татар идеясы" дигән мәкаләмдә аңлаткан идем.
Хәр татар кешесе бу идеологияне белеп кенә түгел, ә аны тормышка ашырган очракта гына үз күңеле белән әһәңлектә яшәячәк, күңел тынычлыгын табачак, өзгеләнмәс. Аның бәхете шунда булыр. Хәр татар бу идеология белән коралланып, бөтен милләт бер ноктага бәрергә тиеш. Бөтән әллә нинди "искитмәле" теорияләр уйлап чыгарасы юк. Хәзерге вакытта татарга укмашу һәм гамәл җитми. Укмашу исә, иҗтимагый-халык оешмалары аша гына мөмкин.
Тагын да гадирәк әйткәндә бу идеология нигезендә халкыбызга капитал туплау, интеллект үстерү, сәламәт тормыш рәвешен алып бару, катнаш никахларны бетерү, балалар үрчетү, мәхәлләләрдә хәм төрле типтагы җыеннар-кланнарда укмашу, татарча сөйләшү. Боларны башкарыр өчен бер нинди дә фәлсәфи әзерлек кирәкми, тиләк һәм ихтыяр гына кирәк.
Җәмгыятьтә дә, хәр кешенең татарлыгы, аның бу принципларны ничек үтәлгәненә карап, бәяләнергә тиеш. Сакланып калуда татарның төп коралы - кеше факторының сыйфаты булыр, дип уйлыйм. Теорияләр белән бүтән баш ватып утырмыйк, эшлик, иптәшләр» дип, эйтер идем.
|