Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв



i-mulla

takbir.ru









ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Проблемы сохранения и развития татар

  

Рафаэль Мухаметдинов

Рафаэль Мөхәмәтдинов,
(БТХА) Координацион Советы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты

ТӨРКИ ДӨНЬЯ ҺӘМ ДӨНЬЯГА КАРАШ


КЕРЕШ

Соңгы елларда Русиянең сәяси һәм рухи тормышында “Рус дөньясы” дигән төшенчәнең киң таралуы күзәтелә. Минемчә, бу күренеш рус халкының, рус теленең һәм культурасының ролен һәм әһәмиятен күтәрү юлы белән дәүләтне ныгытуны һәм идарәдә унитарлык тенденцияләрен көчәтүне күрсәтә. “Рус дөньясы” төшенчәсе идеологемага әйләнеп бара.

Идеологларның күпчелеге “Рус дөньясына” Русиядәге руслардан тыш аның бөтен рус булмаган җирле халыкларны, Украинаны, Белорусияне, Төньяк Казакстанда яшәүче русларны һәм рус телен туган, ә рус культурасын якын итеп күргән БДБ дагы төрле милләт кешеләрен кертәләр.

Ләкин Ауразия киңлекләрендә “Төрки дөнья” барлыгын да онытырга ярамый. Мэсьәлән, Ауразия икътисади һәм тамгачылык (таможня) берлегенә Казакстанның керүе моңа ачык мисал. Төрки дөнья Рус дөньясына караганда күпкә борынгырак, һәм аның эчендәге икътисади һәм мәдәни элемтәләре бу Төрки дөньяны даими ныгытып һәм укмаштырып тора.

Әйтик, Русиядәге төрки халыклар үз телләре һәм мәдәниятләре күзлегеннән Рус дөньясына түгел, ә Төрки дөньяга карыйлар.

Соңгы 20 ел эчендә Төркия һәм Азәрбайҗанда күп кенә Төрки дәүләтләр һәм халыклар дуслыгы һәм хезмәттәшлеге корылтайлары үткәрелде. Төрки халыклар мәдәниятләрен үстерүче һәм аралаштыручы ТЮРКСОЙ дигән дәүләтара оешма бик актив эшли. Төрки дәүләтләрнең Парламентара Ассамблеясе даими рәвештә Бакуда җыелып тора. Аның хәтта үз байрагы да бар.

Җәмәгатьчелек дәрәҗәсендә 1991 елдан бирле Бөтен дөнья Төрки Халыклар Ассамблеясе (БТХА) дигән халыкара иҗтимагый оешма эшли. Бу оешманың үткән еллар эчендә 3 эш программасы кабул ителгэн иде. Аның 6-нчы корылтае 2014 елның маенда Казакстанның Шымкент шәһәре тирәсендә узды.

Төрки дөньяда күптән инде Евровидение типындагы Тюрковизйон дигән эстрада җыры бәйгесе үткәрелә. Соңгы бәйге Казанда 2014 елның ноябрь аенда узачак. Казанда ук быелның сентябрендә Төрки Яшьләр Фестивале узды. Казанда еш кына төрки театрларның фестивале дә үткәрелә. Гомумән, 2014 ел өчен Казан төркиләрнең мәдәни башкаласы итеп сайланган.

Төрки дөньяны берләштерә һәм укмаштыра торган бу мәдәни элемтәләр һәм сөрешләрнең (процессларның) нигезендә киләчәктә ниндидер идеология дә барлыкка килергә мөмкин. Аның тууы өчен төркиләрдә тагын да киңрәк һәм тирәнрәк булып саналган “дөньяга уртак караш” дигән бер нигез булырга тиеш.

Астагы юлларда сүз нәк менә шушы уртак нигезебез, төрки халыкларның дөньяга карашы турында барачак.

Дөньяга караш – ул, шактый колачлы төшенчә. Безнеңчә, бу төшенчә чынбарлыкны иң гомуми рәвештә аңлаткан карашлар системасын, чынбарлыктагы кеше урынын, кешенең чынбарлыкка һәм җәмгыятькә булган мөнәсәбәтен, аның инануларын, идеалларын, рухи байлыкларын үз эченә ала.

Социаль тармакта, мәсьәлән, дөньяга караш идеологиягә дә нигез була ала. Җәмгыятьтә дөньяга караш бар икән, ул, шәхеснең генә түгел, әмма билгеле бер сәциаль төркемнең, халыкның яки милләтнең дә өлгергән булуын бик ачык күрсәтә.

Төрки халыкларны укмаштыра һәм берләштерә торган дөньяга гомумтөрки караш саф дини, бигрәк тә ниндидер бер диннең кыйммәтләре нигезендә формалашкан бер тәгълимат була алмый, чөнки төрки дөньяда ислам, христианлык, буддачылык, яһудилек һәм мәҗүсилек кебек төрле диннәр бар. Моннан тыш халыкның шактый өлеше дөньяви тормыш мөһитендә яши. Бер төрки дәүләттә дә ниндидер дин дәүләт дине итеп игълан ителмәгән.

Безне, төркиләрне, берләштерүче дөньяга караш, ул, билгеле карашлардан һәм кыйммәтләрдән гыйбарәт. Бу карашлар дөнья диннәренең туганына кадәр күп элек барлыкка килгәннәр, һәм алар үз тамырлары белән табигать, кеше һәм дөнья турындагы чын төрки күзаллауларга барып тоташа.

Әлбәттә, бу борынгы төрки күзаллауларда да югары кодрәтнең, ягъни илаһның үз урыны булган, ләкин аның турындагы мәгълүматны төркиләр Ибраһим, Гыйса, Мөхәммәт кебек конкрет шәхес-пәйгамбәрләрдән алмаганнар, алар “бөек кодрәт”, ягъни “илаһ” төшенчәсенә табигатьне бер бөтенлектә күзәтү һәм аның турында фикерләү нәтиҗәсендә килгәннәр.

Үз асылында мондый дөньяга караш дингә түгел, ә табигать фәлсәфәсенә (натурфилософиягә) якынрак булып чыга. Чынында табигать фәлсәфәсе фәлсәфәсенең беренче тарихи формасы иде.

Югарыда әйтелгәннәрне күздә тотып, без, төркиләрнең дөньяга карашыбыз дөньяви һәм милли характерда булырга тиеш. Бер яктан ул, безнең борынгы тамырларыбызга, ә икенче яктан, бүгенге фән һәм фәлсәфәнең нигезенә таянырга тиеш.

1.ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРНЫҢ ҺӘМ МӘДӘНИЯТЛӘРНЕҢ БОРЫНГЫЛЫГЫ

Төрки халыкларның дөньяга карашының чишмә башы, без дөньяның иң борынгы халыклардан булабыз, дип кабул ителгән фикер булырга тиеш. Моны төрки сүзләрнең шумер (Азия), этруск (Аурупа), индеец (Америка) һәм хинд-аурупа телләрендә бар булуы исбатлый. Боронгы төрки телендәге сүзләр генә түгел, хәтта кайбер грамматик гонсырлары (элеметлары) да төрле телләргә үтеп кергән (Кешеләр Азиядән Америкага миладигә кадәр 30 000 һәм 14 000-енче еллар арасындагы дәвер эчендә күчеп торганнар).

2. ДӨНЬЯНЫҢ ҺӘМ МАТДӘНЕҢ БАРЛЫККА КИЛҮЕ, ТӨРКИ КОСМОГОНИЯ

Төрки культураның тел белеме дә, аның мифология материаллары да, дөньяның барлыкка килүен болайрак аңлаталар: Иң беренче матдә су белән һаваның катнашмасыннан торган иде. Аннары бу хаостан аерым матдәләр булып су (җир) һәм күк (һава, кояш) формалашкан, һәм шулай итеп дөнья барлыкка килгән.

Мондый караш, яңа гына яратылган дөнья йомырка рәвешендә булганын тасвирлаучы мифология материалларына да туры килә. Ихтимал, йомырканың сарысы кояш һәм күкне, ә йомырканың агы исә, океан суларын чагылдырган. Бу беренчел матдәгә (“күк-һава” белән су катнашмасына) төркиләр “җир-су”, яисә “тиңгез/тиңгер” (диңгез), йә дә “бөтен”, ә шумерлар исә, “абсу” дигәннәр.

Димәк, бабаларыбыз, дөнья ул, гомоген (бер төрле) бер матдәдән, ягъни судан (H 2 O) торган бер универсаль элементтан барлыкка килгән, дип уйлаганнар, булып чыга. Су исә, аларның фикеренчә, үзе үзеннән барлыкка килгән. Бу сөрешкә (процесска) демиург та, тәңре дә катнашмаганнар. Хаосның су һәм һавадан формалашкан булуы безне аптырашта калдырырга тиеш тугел. Эш шунда ки, төрки халыклар һаваны шул ук суның пары итеп күз алдына китергәннәр. Моны “суларга” дигән татар фигыйле дә күрсәтә.

Дөньяның гомоген бер матдәдән (судан) формалашуы турындагы боронгы төрки карашны астрофизикадагы соңгы ачышлар да раслый.

Хәзерге галимнәрнең фикеренчә, бөтен галәм иң әүүәл бердән бер атомдан торган булган, соңыдан “Бөек Шартлау” дип аталган әлеге атомның шартлавы аркасында газлар, аннары йолдызлар һәм галактикалар хасил булган. Галәм матдәсе иң башта водородтан гына торганга күрә, гомоген иде, әмма соңыннан гелий һәм башка химик гонсырлар хасил булган.

Шулай итеп, бабаларыбызның дөнья һәм матдәнең барлыкка килүенә караган фикерләре бик мантыйклы һәм бүгенге көндә дә заманча яңгырый.

Шунысы да кызык ки, беренче грек фәйләсуфы Фалес бөтен әйберләрнең нигезендә, ягъни аларны тәшкил иткән беренчел матдә, су булган дип уйлаган. Белгәнебезчә, Фалес Мисырга барып, анда, шумерлардан күп нәрсәләрне өйрәнгән мисыр галимнәреннән шактый мәгълүматны үзләштергән. Шумерлар исә, йә берсе прототөркиләр булган ике халыкның кушымтасыннан барлыкка килгән иде, йә дә шумерлар, прототөркиләрнең көчле мәдәни тәэсире нәтиҗәсендә формалашкан бер халык иде.

Әлеге бергә кушылуның нәтиҗәләрен без аста күрсәтеләчәк тел һәм фәлсәфә материалларында күрә алырбыз. Мәсьәлән, төрки “суг/сув” (су) сүзенең “(б)ат” (“батмак” фигыйле белән чагыштырыгыз), “пар” һәм “боз” кебек мәгънәдәш сүзләре бар. Аларның кайсысы борынгырак икәнен белеп булмый. Мәсьәлән. Татар әкиятләрендә зур су киңлекләренә “ат” (“батмак” фигыйле белән бәйле булуы мөмкин) дип әйтелә. Бик ихтимал, шулай итеп “Атыл” (Идел) һәм “Атлантика” кәлимәләре дә мәйданга килгәндер. Шул ук чыганактан “бар” (бер нәрсәнең барлыгы) һәм “ма” (Бу кисәкчә хәрәкәтне һәм гамәлне, яисә хәрәкәтнең нәтиҗәсен чагылдыра, бу кисәкчәнең ярдәмендә ниндидер төшенчә туа) морфемалары да килеп чыккан. Мәсьәлән, “бастырмак” – “бастырма”, ягъни “бастырма” (бер ашамлык) төшенчәсе. “Язмак” – “язма”.

Төрки “ма” кисәкчәсе исә, шумерларның тәңре тарафыннан бирелгән һәм “төшенчә” мәгънәсен чагылдырган фәлсәфи һәм дини “ме” сүзе белән бәйле булырга бик мөмкин. Мәсьәлән, “патша хакимияте” МЕ се, ягъни “патша хакимияте” төшенчәсен белдергән сүз. Мәсьәлән, “таҗ” МЕ се, “гыйбадет ханә” МЕ се һәм башка МЕ ләр бар иде. Тулысынча шумер телендә 108 “МЕ” бар иде (1).

Төрки телләрдәге бу “ма/ме” кисәкчәсе рус теленең “письмо” (хат), резьба” (кисү, кисеп ясалган рәсем) кебек сүзләренә дә күчкән.

Борынгы Мисырда “илаһи хакыйкать” яисә “галәмнең төзелеше” төшенчәләрен чагылдырган “Ма(ат)” сүзе (“ат” – ул, теше җенеснең грамматик билгесе генә) “фиргәвен хакимияте” илаһи доктринасының нигез ташы булып санала. Фиргәвен исә, илне хаостан саклап торучы бер сакчы булып саналган (2).

Төрки телләрдәге “ма” сүзенең бик күп мәгънәләре бар: “(б)ат” (су), “мә!” (“ал!” мәгънәсендә), бер намә, язма!, язмады (“ма” – инкарь итү кушымчасы), яздымы? (“мы” – сорау кисәкчәсе).

Суның “барлык” (бытие) нигезе булуын күрсәтүче “ма/ва” сүзенең функцияләрен без һинд-аурупа телләрендә дә күрә алабыз. Мәсьәлән, нимесчәдә: Wasser (су), etwas (бер нәрсә), was? (нәрсә?).

Шундый ук хәлне без семит телләрендә дә күзәтә алабыз. Мәсьәлән, гарәпчәдә: ма (су), ма (бер нәрсә), ма (фигыйльләрдә тискәрелек кушымчасы: гарәп. “ма катаба” = тат. “язмады”).

3. ТӨРКИ ДИАЛЕКТИКА

Югарыда күрсәткәнебезчә, төрки халыкларның “күк, һава, кояш, тәңре” төшенчәләре бик тыгыз рәвештә “су” төшенчәсе белән бәйле иде. “Бал”, “бай” дигән кояш исемнәре дә шул ук чыганактан килеп чыккан. Моны “(кояш) балкты, баеды, батты” фигыйльләре дә күрсәтә. Күргәнебезчә, монда “ба (ма)” тамыры бер юлы кояшның бар булуын да, юклыгын да белдерә.

Төрки телләрдә “су (тук, суг, сув)” төшенчәсенә бәйле булган “тук” сүзеннән “йок” (төрекчә “юк”) һәм “чок” (төрекчә “күп, мул”) кебек бер берсенә тулысынча каршы булган төшенчәләр барлыкка килгән. Бу мисал, безнең бабаларыбыз – борынгы төркиләрнең һәр әйбер яки вакыйга үз эчендә каршылыклы булып, һәр әйбердә бер берсенә каршы килгән ике тенденция бар икәнен аңлауларын күрсәтә. Мәсьәлән, кояш, ул, чама белән җылытса, игеннәр мул булачак (“ма” – бер нәрсәнең бар булуы, “чок” – бер нәрсәнең күплеге, мул булуы), әгәр кояшлы көннәр бик аз булса, яисә кояш чамасыз нык кыздырса, игеннәр юкка чыгачак (“ма” – тискәрелек, инкарь, “йок” – бер нәрсәнең булмавы). Бабаларыбыз, күп күренешләрнең эчендә шушы ике тарафның бер берсе белән көрәшүен һәм бер юлы шул көрәшнең һәр әйбернең һәм күренешнең бар булуына һәм үсешенә төп нигез булып торганын аңлаганнар.

Мисал өчен, “хакимият” төшенчәсен алыйк. Аның эчендә ике башлангыч ята: бөтенләй юкка чыгардай көчсез хакимият һәм золымга тиң чамасыз “көчле” хакимият. Нормаль яки үзеннән үзе хакимият фәкать бу ике башлангычның үз ара йогынты итешүе нәтиҗәсендә яши ала. Татарда моны бер мәкаль дә чагылдыра. Анда “Юаш булсаң, басарлар, усал булсаң, асарлар, ә уртада булсаң, ил башы итәрләр” дип әйтелә. Бу, бабаларыбыз яшәеш диалектикасын һәм һәр нәрсәнең эчке каршылыгы булуын яхшы аңлаган дигәнне күрсәтә.

Яңа чорда бу диалектика нимес фәлсәфәсендәге мәшһүр Гегель диалектикасы буларак бөтен дөньяга мәгълум була. Диалектикачы Гегельнең фикеренчә, “Һәр нәрсәнең эчендә капма-каршылык ята; каршылык һәр төрле хәрәкәтнең һәм яшәүчәнлекнең тамыры; һәр нәрсәнең эчендә каршылыклары булганга күрә генә, ул ниндидер хәрәкәт кичерә, импульска һәм эшчәнлеккә ия булып тора” (3).

4. БАРЛЫКНЫ ТАНЫП БЕЛҮДӘ “ДАГ/ТАУ” ИСЕМЛЕ КОЯШ ТАВЫНЫҢ РОЛЕ ТУРЫНДА

Су хаосының күккә (кояшка) һәм суга (җиргә) аерылганнан соң, төркиләрдә тау яки ялгыз торган бер агач күкне җир белән бәйләгән бер элементка әйләнеп китә. Төркиләрдә тауларга аерым хормәт күрсәтелә. Аерым тауларга Хан-Тәңре, Казбек, Эльбрус кебек исемнәр бирелә. Тауларга изге бер нәрсәгә кебек караганнар. “Тау/даг” – изге сүз иде.

Иң башта бу сүз аваз ияртеме иде, һәм ул,мәсьәлән, тукранның агачны чокыганда “тук-тук” авазын чагылдырырга мөмкин иде. Соңыннан бу сүз кошны үзен дә (тукран) белдерә башлаган. Кайбер индеец телләрендә тукранны “тукан” дип атыйлар.

Шулай ук бу “так/тау” дигән кояш һәм йолдызлар символының “үрдәк” сүзеннән дә барлыкка килүе ихтимал. Аның тамырын без һинд-аурупа телләрендә дә күрә алабыз, мәсьәлән, инглизчә “duck” (үрдәк), русча “утка” (үрдәк). Юкка түгелдер, еш кына төрки халыкларның мифологиясендә кояшны гәүдәләндергән алтын яки ак үрдәк телгә алына. Аннары бабаларыбыз кояшка исем эзләгәндә, охшатып фикерләү (ассоциатив фикерләү) ярдәмендә кояшның күктә һәм биеклектә очкан кошлар белән, ә безнең очракта “тук-тук” дип тавыш чыгарган тукран белән ниндидер бәйләнеш тапкан һәм кояшны “тук” дип атый башлаган. Борынгы төркиләрнең шундый исем белән бер тәңре дә бар иде. Кояшны гәүдәләндергән конус шәклендәге (формасындагы) тауга да “так/даг/тау” исеме бирелгән иде.

Шунысы кызык, этрускларның Таг исемле бер тәңресе бар иде, ә антик греклар үз юлбашчыларына “таг” дигәннәр. Үзәк Америка индеецлары иң бөек юлбашчыларына “Кон тики” дигәннәр. Тәрҗемәсе – “Кояш (Кон) улы(тики)”.

Бик ихтимал, борынгы греклардагы “Теос” (илаһ), римлылардагы “Деус” (илаһ) һәм иранлылардагы “Дев/Див”” (илаһ) дә төрки “тау” кәлимәсе белән бәйледер. Тагын да игътибарга лаик дыр ки, Майя телендә дә “Тео” сүзе “илаһ” төшенчәсен белдерә.

Төрки халыклар түрәләрен тау башларында күмгәннәр, шунда ук корбан чалганнар, бәйрәмнәрен үткәргәннәр һәм дини җырлар җырлаганнар. Шушы рухи мөһит эчендә “таг/тау” тамырыннан “туй, тук, суярга, такмак (Тәңрегә җырланган мәдхия), сукмак (бу сүз “Тук” тәңресен һәм күкне танып белү өчен бер юлны белдергән, ә бу юлның гәүдәләнеше тау булган)” сүзләре мәйданга килгән.

Соңырак төркиләр далаларда, таулардан ерак булган үзәннәрдә яши башлагач, алар күмү һәм дини йолаларын үтәү өчен кечкенә ясалма таулар-курганнар төзи башлаган. Тау (курган) Тәңре белән аралашу, күкне, галәм кануннарын, барлыкны (бытиене) өйрәнү юлы иде.

Бик ихтимал, кытайларның “дао” дигән фәлсәфи төшенчәсенең тамырлары да төрки “тау” төшенчәсенә барып тоташа. Кытайча “дао” “юл” дип тэрҗемә ителә. Кыскача, “дао” – ул, барлык (яшәеш) барышының һәм үсешенең һич кемгә һәм бер нәрсәгә дә буйсынмаган мөстәкыйль кануны. Ул канун теләсә нинди заман һәм аралык (пространство) эчендә гамәлдә була. “Дао”ны танып белү, ул, табигать кануннарын аңлау һәм аларга ярашып яши белү, дигән сүз.

Аннары бу фәлсәфәне япуннар үзләштерәләр һәм аңа япунча “синто” (тәңреләр юлы) дигән исем бирәләр. “Син” – япунча “тәңре”, ә “то” – ул “дао” (юл) дигән кытай сүзенең япун варианты гына.

5. ТАБИГАТЬКӘ КАРАТА КАЙГЫРТУЧАНЛЫК

Төрки халыкларның җәмгыять белән бәйле булган дөньяга карашына, аларның җәмгыять нинди булырга тиеш, җәмгыятьтәге кешенең роле, кешенең табигатькә карата нинди мөнәсәбәте булырга тиеш хаккындагы карашларына күз салганда, без аларны башка халыклардан аерып торган бер үзенчәлекне күрәбез.

Әгәр кайбер халыклар үзләрен алланың коллары итеп игълан иткән булсалар, ә башка кайберләре үз түрәләренең бер колы булырга ризалашкан булса, төрки халыклар исә, һич кайчан үз милләттәшләрен кол хәленә калдырмаганнар. Үзләрен күкнең (яисә кояшның, галәмнең, ә ахыргы чиктә галиҗәнәп Табигатьнең) уллары итеп санаганнар, шуңа күрә алар табигатькә карата бик мәрхәмәтле булганнар, аның белән килешеп яшәргә тырышканнар. Мәсьәлән, Чынгыз ханның “Яса” дигән кануннар җыелмасына гына күз төшерсәк тә, анда табигатькә зарар китергән хәтта иң вак гамәлләр өчен дә үлем җәзасы бирелгәнен күрәбез. Табигатьнең арулыгы (чисталыгы) төркиләрдә бер культ хәленә әйләнгән иде. Алар үзләрен табигатьнең патшасы итеп түгел, ә табигый бер өлеше итеп санаганнар.

Хәзер дә экологик проблема иң актуаль булып санала, һәм бөтен дөнья җәмгыяте аны хафаланып күзәтүдә тота. Шуңа күрә, төркиләрнең экология өлкәсендәге карашлары алар өчен генә заманча һәм актуаль булып калмый, алар бөтен дөнья халыклары өчен дә актуаль булып санала.

6. ТАБИГАТЬ ЭСТЕТИКАСЫ

Төркиләрнең табигатьне тирән хөрмәт итү принцибы, табигатькә сокланып карау, аның матурлыгына карап эстетик ләззәт табу гадәтенә бәйле. Бүгенге көндә моның яңгырашы буларак япуннарның сакура (япун чиясе) чәчәкләренә сокланып карау гадәте һәм экибана (чәчәк бәйләмнәрен ясау) сәнгате булырга мөмкин. Эш шунда ки, үзләренең килеп чыгышлары буенча япуннар төрки халыкларның иң борынгы тугандаш халкы булып санала. Төрки, монгол, манчжур, корей, япун телләре бер үк алтай телләре гаиләсенә керәләр. Төркиләрдә исә, табигатькә сокланып карау минемчә, фәкать шигрияттә эз калдырган, чөнки төрки шигърияттә табигать зур урын алып тора.

7. АТА-БАБАЛАРНЫ ХӨРМӘТ ИТҮ ҺӘМ ВАТАННЫ ЯРАТУ

Төрки халыкларның дәньяга карашының тагын бер үзенчәлеге, ул – аларның ватаннарын ярату хисе. Моның турында Орхун-Енисей таш язмалары сөйли. “Җир-Су” төшенчәсе төркиләр карашынча бер-бөтен нәрсәне тәшкил итә, ул “ватан” сүзенә мәгънәдәш сүз булып санала. Ватаннарына, ватан җиренә мәхәббәтен борынгы төркиләр бер культ хәленә китергәннәр. Дөньяның җир өсте өлешенең илаһы “Удук (Изге) Җир-Су” иде. Бу культ тау, күл, елгаларга табыну белән бәйле иде. Ата-бабаларга һәм ватанга хөрмәт хисе һәм аларны ярату, болар бөтенесе дә төркиләрнең сәяси карашларынча иң мөһим төшенчә иде. Төркиләрнең үлгәнннәрнең берен, өчен һәм кырыгын уздыру гадәте дә аларның ата-бабаларны хөрмәт итүне күрсәтә. Гомуми планда бөтен бу гадәтләр ватанпәрвәрлекне тәрбияләргә һәм үз тарихны, аеруча үз борынгы тарихны белергә булышканнар.

Бу тема хәзер аеруча мөһим, чөнки якын булган заманнарга кадәр тарих фәнендә киң таралган аурупа-мәркәзи карашларны яклаучы галимнәр төркиләрне яшь, варвар, бары тик күчмә бер халык иттереп күрсәтәләр иде. Соңгы елларда бу стереотип бераз каушаган булса да, аны тулысынча фаш итәр өчен безгә әле күп эшлисе бар.

Борынгы төркиләр мәдәниятен, дөньядагы тәүге цивилизация буларак танылган Шумер цивилизиациясеннән дә алданрак бер цивилизация итеп кабул итүнеә заманы килгәндер. Төркиләр шумер халкының формалашуында турыдан туры катнашканнар. Моның турында бай тел материаллары сөйли. Бу тарих галимнәрнең тар даирәсендә генә мәгълүм булып калмасын иде, безнең бу борынгы тарихыбызны дөньядагы һәр төрки мәктәп укучысы белергә тиеш.

Шулай итеп кенә, без борынгы төркиләрнең ватан ярату һәм бабаларга хөрмәт күрсәтү принципларына бүген дә тугрылыкны саклый алырбыз.

8. СОЦИАЛЬ ГАДЕЛЛЕК ҺӘМ ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРДА ҖӘМГЫЯТЬНЕ ҮСТЕРҮ ЮЛЛАРЫ

Төрки халыкларның дәүләт төзелеше, түрәләр һәм халык арасында мөнәсәсбәтләре, социаль гаделлек турындагы карашлары борынгы чорга барып тоташа. Без инде Төрки Каганлыклар дәверендә (VI-VII гасырлар) куелган кабер ташларындагы язмалардан да ул заман иҗтимагый тормышы турында фикер йөртә алабыз. Хакимият башында каган торган иде, каганның хакимияте аның туганына мирас итеп бирелгән булган, ләкин хакимиятнең күчерелеше корылтайда бәкләр тарафыннан расланган иде. Бәкләрдән түбәнрәк социаль катлам “будун” (халык) иде. Төркиләрнең коллары да бар иде, ләкин күпчелек очракта алар чит кешеләреннән әсирләр иде.

Каганның вазыйфалары шундый иде: 1. Дәүләтне яклау һәм киңәйтү; 2. Дәүләт һәм халыкның мул тормышын саклау; 3. Дәүләтнең бөеклеген ныгыту һәм аның данын арттыру.

Каганның төп сыйфатлары шундый булырга тиеш иде: 1. Зирәклек; 2. Кыюлык; 3. Турылык.

Дәүләттә яшәгән кешеләрнең сыйфатлары шундый булырга тиеш иде: 1. Итәгатьлелек; 2. Башкаручанлык; 3. Каган һәм түрәләр оештырган бөтен эшләрдә һәм сугыш сәфәрләрендә тәртипне саклап эш итү.

Ләкин каган бер кем белән дә исәпләшмичә, үз белдегенчә генә эш итмәде, ул бәкләр белән киңәшләшеп һәм “Төрә”гә (ата-бабалар гадәтләр комплексы) таянып эш итте. Бу кагыйдәләрне бозган очракта бәкләр аны корылтайда үз вазифасыннан алырга һәм башка каганы сайлап куярга мөмкиннәр иде.

Төркиләрдә җәмгыятьнең шушы моделе әле дә исән дип әйтеп була. Ләкин хәзер “бәкләр”гә депутатлар яисә министрлар, ә каганга – президент, дип әйтәләр, ягъни яңа атамалар кертелсә дә, асылы шул ук калды.

Социаль катламлашу җәмгыятьтә борынгы заманда бар иде. Мәсьәлән, каганлыкта 100 000 сарык һәм 10 000 атка ия булган гаиләләр бар иде. Ләкин җәмгыятьтә үсәр, карьера ясар өчен төрле социаль механизмнар яхшы эшләгән, күрәсең. Мәсьәлән, “бәк” дәрәҗәсе гөмерлеккә бирелмәгән һәм мирас итеп балаларга күчмәгән. Бу “бәк” титулы кешенең сугышта катнашканы яисә дәүләтнең идарә системасында уңышлы эшләгәне өчен бирелә иде. Кеше үз шәхси сәләтләре аркасында да икътисад өлкәсендә уңышка ирешә ала иде. Мәсьәлән, ятим бер малай, яшьтән үк каганга хезмәт итеп, утыз яшенә җиткәч аның милке 10 000 атка барып җиткән, һәм ул идарә системасында зур дәрәҗәләргә ирешкән.

Төрки элитаның (түрәләрнең), аеруча каганның карашына халыкның язмышы һәм мул тормышы өчен җәваплыкны аңлау һәм тою дигән нәрсә хас иде. Хәзерге тел белән әйткәндә, каганлыкны җәмгыять ихтыяҗларына билгеле бер рәвештә җайлаштырылган бер дәүләт итеп төзергә тырышканнар.

Көлтәкиннең абыйсы булган каган болай әйтә (Көлтәкин кабер ташындагы язмасыннан бер өзек): “Халкым өчен төннәрен йокламадым, көндез дә эшсез утырмадым. Кардәшем Көлтәкин һәм иске шад белән берлектә хәлдән тайганчы сугышларда катнаштым. Үлемгә барып җиткән халыкны мин торгыздым, киеме тузып беткән халыкка кием бирдем, ярлы халыкны бай иттем, аз санлы халыкны күп санлы иттем!”

Төрки-монгол халыклары үз заманында Гун империясе, Төрки каганлыклар, Чыңгыз хан монгол-төрки империясе кебек дөньядагы иң зур дәүләтләрне корганнар. Бу нәрсә баягы дәүләтләрдә гаскәри өстенлекләреннән тыш билгеле социаль гаделлек һәм социаль хәрәкәт мехенизмнары эшләвен дә күрсәтә.

Шуңа күрә социаль гаделлек принципы бәген дә төрки халыклар өчен көн үзәгендә тора, ул аларның дөньяга карашының һәм идеологиясенең аерылмас бер өлеше булырга тиеш.

Соңгы дәвернең тоталитар социализмның механик тигезләштерүе дә, олигархик капитализмнең тоталь монополиясе дә төркиләрнең психологиясе ягыннан кабул ителмәде. Бу йөздән төрки халыклар өчен ниндидер алга китеш халык капитализмы юнәлешендә кулайрак булыр иде.

Халык капитализмы модельләрнең берсе казак академиге Бөтен дөнья Төрки Халыклар Академиясе (БТХА) президенты Ерментай Султанмуратовның “Трансформация мира” (Дөньяны төптән үзгәртү, Алматы, 2002) китабында күрсәтелгән. Аның моделе – икътисадның ике факторлы базар моделе була. Бу модель буенча эшләтмәнең (предприятиенең) бөтен персоналы бер яктан, анда эшләүчеләр, ә икенче яктан, эшләтмәнең акцияләренә ия булу аркасында алар бу эшләтмәнең милектәшләре дә булып санала. Хәзер без бу модельне төрки халыклар социаль үсеше юлы дип атыйбыз.

Нигездә бу модельгә таянып Казакыстан президенты Нурсултан Назарбаев үзенең “Гомуми хезмәт җәмгыяте” (Общество всеобщего труда) дигән идеясен халыкка тәкъдим итте.

Шул ук тема буенча, ләкин аермалы буларак тирән фәлсәфи нигезгә таянып, күренекле татар һәм Русия галиме, академик, милек һәм милләтара мөнәсәбәтләр фәлсәфәсе белгече Бурһанов Әгъдас Хөсәен улы бик күп әсәрләр язган. Әсәрләрендә ул, кеше милеккә ия булган очракта гына ирекле һәм мөстәкыль була ала, һәм милекнең ирекле хуҗаларының ярышуы җәмгыятькә алга китәргә ярдәм итә ала, дигән “ана фикер”не (идеяне) алга сөрә. Галим, халыкның үсеше һәм мул тормышының нигезе олигархик монополистлар капитализмы түгел, ә ярышып-узышып эшләүче милек ияләренең киң катламы гына була ала, дигән фикерне раслый.

Аның Русияне аптыраштан (тупиктан) коткару өчен үз концепциясе бар. Шулай ук ул Татарстан өчен дә милли идеяне тәкъдим итте (Карагыз: Борһанов Әгъдас. Милек фәлсәфәсе, 2-нче басма, Казан, 2002).

Җыеп әйткәндә, нигездә нәрсәдән соң гыйбарәт бу төркиләрнең дөньяга карашы?

Тормышның һәм белемнең төрле өлкәләрендә аларның дөньяга карашы билгеле бер төп идеяләр рәвешендә чагылыш тапкан.

I. Онтология (барлык яки булу, яшәеш турындагы белем) өлкәсендә:

1. Бөтен барлык (бытие) бердән бер чыганактан (галәмгә кадәрге чуалчыклыктан, ягъни хаостан) туган.

2. Бу чыганак (хаос) гомоген (бер төрле) матдәдән торган. Ул матдә - су иде.

3. Бөтен әйберләр һәм вакыйгалар эчендә эчке каршылыклар бар, һәм бу – табигый хәл. Үз чиратында бу эчке каршылыклар һәр әйбернең һәм вакыйганың үзгәрүенә һәм камилләшүенә нигез булып тора.

II. Социаль тормыш өлкәсендә:

4. Табигатькә кайгыртучан мөнәсәбәт, аның белән килешеп яшәү (аңа җайлашып яшәү).

5. Табигатькә карап, аны данлыклау, аңа мәдхия уку.

6. Бабаларны хөрмәт итү, ватанпәрвәрлек, үз тарихың белән горурлану.

7. Социаль гаделлек, идарә итүче түрәләрнең (элитаның) халык һәм дәүләт каршында җәваплылык тойгысы.

ЙОМГАК

Югарыда бирелгән дөньяга төрки карашының нигезләре меңнәрчә еллар дәвамында формалашып килгән. Бу нигезләрнең тамырлары әле тарихка кадәрге чорда яшәгән төрки халыкларга барып тоташа. Бу үзенчәлекле карашлар һәм идеяләр төрки халыкларның психологиясе нигезендә дә ята. Шул ук вакытта алар бүгенге төрки җәмгыятьләр өчен дә заманча һәм актуаль булып кала. Алар халыкара кыйммәтләр системасына да яхшы туры киләләр.

Мин, төрки дәүләтләрдә дөньяга бу караш нигезләре җирле материаллар белән баету аркасында социаль белемнәр буенча дәреслекләр һәм милли идеологияләр концепцияләре язылуында да кулланачак дип, өмет итәм.

Файдаланган әдәбият:

1. Гудава Тенгиз. До и после Библии. Глава 2., Шумер/МЕ, www.netslova.ru/gudava/sumer/gl2.html- 27.03.2014)

2. Рол Дэвид. Генезис цивилизации., М.: Издательство ЭКСМО, 2003, с. 353).

3. Гегель. Г., Соч. В 14 тт., т. 5., с. 520, М-Л., 1937 г.

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх