Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

Ural,Tatars,Nuclear

Sajtka yardäm - Помощь сайту



i-mulla

takbir.ru





ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2016
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Әдәбият

      Роман турында (о романе):



Ринат Мөхәммәдиев

"КҮЗАЧКЫСЫЗ БУРАН"





Ө З Е М Т Ә Л Ә Р

1. Татарлар боенча

Бөек татар халкы, ягъни күзәй төрекләре, һич кенә дә тарих җилләренә бирешеп, югалып калырга тиешле түгел. Онытмаска кирәк — сез зур цивилизацияле, бай тарихлы халык. Гыйлемдә, икътисадта, культурада Көнчыгыш халыкларына гына түгел, кайчандыр Европага да үрнәк булып торган халык... Киләчәк турында уйларга кирәк, милләтнең киләчәге турында...

Әмма татар теле гаилә һәм кухня теле генә булып калмасын өчен сезгә күбрәк милли мәдәният һәм әдәбиятка кагылышлы вакыйгалар уздырып тору мөһим. Күрәм, халык та омтылып тора андый кичәләргә. Бу, минемчә, туган телне, аның мәдәниятын саклау инстинктыннан килә.

Дөньяның иң бай җирендә яшисез ич сез. Ни кирәк шул бар Россияда — урман, су, нефть һәм газ, җаның ни тели — шул бар. Ходай тәгалә барын да кызганмый биргән...

Туган тел дәүләт кайгыртуына мохтаҗ! Язучы һәм шагыйрьләр дә җаваплы, әлбәттә. Аларның һәр сүзе халыкны берләштереп, уятып торырга тиешле. Шулай да каләм белән генә яклап та, саклап та булмый телне. Сезгә зур бер программа, дәүләт программасы булдыру кирәк...

…кайбер “белгечләр” татарның үзен дә җиде-сигезгә бүлергә әзерләр. Болгар, мишәр, нугай, себер, типтәр, керәшен һәм тагы әллә ниләр уйлап чыгаралар. Ә руслар турында әйтеп тә торасы юк, тыңлап торсаң, кайберәүләр фикеренчә, бөтен бәхетсезлек бары руслардан гына икән. Бу табаны безнең яктан гына түгел, Мәскәү тарафларыннан да даими рәвештә кыздырып торучы белгечләр байтак. Зур урыннарда эшлиләр, министрлыкларда, институтларда, кайсы профессор, кайсы академик...

“Суверенитет”тан башлаган идек бит. Терсәкне тешләп булмаган кебек, тарихны, үткән вакыйгаларны да кире борып кайтарып булмый. Россия — бөек дәүләт. Татарлар да олы исеме, бай тарихы булган халык. Үткәннәрне онытып, руслар һәм татарлар, шул исәптән башка милләтләр дә, кулга-кул тотынышып бергә барганда гына үз бәхетләрен таба алачак түгелме икән...

Солтангалиев үзе дә большевиклар партиясе әгъзасы. Аны юк итүдә русларны яисә партияне гаепләү дөрес булмас иде. Ул шул дәвердәге система корбаны, көнчелек һәм хөсетлек корбаны. Замандашларын әйдәп барган яисә түрәләрдән акыллырак булган шәхесләргә яшәү кайда да һәм кайчан да җиңел бирелмәгән...

2.Төркия турында

Бүген сәясәттә төп дүрт агым бар бездә.

Беләүләренә Европа берлеге кирәк, башка һич ни түгел. Европа берлегенә керсәк, Европача яшәсәк, бары да ал да гөл булачак болар фикеренчә. Башка һичнинди проблема калмаячак.

Икенчеләре, Америка тарафдарлары. Гаскәриләребез 1949 нчы елда НАТОга кергәннән бирле аларның авызына карап тора. Газета һәм телевидение каналларыбызда, нигездә, алар лоббиясы...

Өченчеләре, динчеләребез. Болары төрекчә сөйләшә, әмма күзләре һәм күңелләре тулысы белән гарәп тарафында. һәм, ни гаҗәп, Төркиянең иң байлары — алар. Өстәвенә әле елдан-ел ишәя һәм көчәя дә баралар. Мин үзем дингә каршы түгел, Коръәнне яттан беләм. Әмма Төркиянең Мостафа Кемал Ататөректән елдан-ел ераклаша барып, динчелеккә йөз тотуы мине куркыта, сагаерга мәҗбүр итә соңгы араларда...

Дүртенче агым, ул - милләтчеләр, ягъни төрекчеләр. Арада иң таркавы болар. Сүздә “берлек” булса да, эштә ул һич кенә дә юк. Төкерек чәчеп сөйләүчеләр бик күп, әмма милләт, халык язмышы турында түгел, һәркайсы үзе турында уйлый иң элек.

Европалыларның ишеге безнең өчен ябык... Ябык ишеккә күпме кагып торырга мөмкин. Ә Америка ул еракта, һәм алар, башка һичкемне түгел, һәр вакыт үзләрен генә кайгырталар. Син аларга файдалы булганда — дус, кирәгең бетсә — хуш, сау бул...

3. Төрекләр турында

Иранда, Иракта, Әфганстанда һәм хәтта Кытайда да бик күп икән безнең кардәшләр... һәммәсе җәбер-золым астында, һәммәсе кыерсытылуда. Нигә шулай?.. Нигә безнең халык шулай бүлгәләнгән, нигә шулай таркалып яши икән ул.

Инглизләр бөтен дөньяга үз телләрен таратты һәм тарата, французларга, алманнарга да ярый бу эш. Кытайга, гарәпкә, фарсыга ярый. Ә төреккә үз ана телеңне, тарихыңны, гореф-гадәтләреңне белергә кирәк дип әйтү — ярамый... Фин-угор милләтләре бер-берен таба, узара аңлаша, милләт проблемасын уртага салып конгресслар уздыралар. Бу эш хуплана, славян халыклары үз тарихын, әдәбиятын, мәдәниятын олылап өйрәнә, ә төрки халыклар бергә җыелса — бу милләтчелек, туранчылык була икән, ярамый. Шулай килеп чыга түгелме?..

Россия бүген бөтенләй башка ил, коммунистлар түгел хакимияттә. Бу — беренчедән булса, икенчедән — Кытайның да базар мөнәсәбәтләренә кергәнен яхшы беләсез. Аннан, тагы да әһәмиятлерәк нәрсәләрне онытырга ярамас, безне Россияга тартып торган төп фактор — ул да булса, анда безнең иң якын кардәшләребез яши. Чинда да аз түгел алар...

Димәк Европага алмыйлар, дип борын салындыру дөрес түгел. Тагы да перспективалы бергәлек төсмерләнеп килә... Россия — Төркия — Кытай!

4. Түрәләр турында

Гомер-гомергә патшалар, солтаннар байлык бүлешкән. Ә гади халык сугышкан, һәр ике тарафтан да чебен урынына кырылган халык... Аларның язмышы, гаиләсе, әти-әнисе, ятим калган балалары хакында уйлаучы булмаган.

Кайда да шулай икән. Чынлап та вакыт-вакыт дәүләт башында утыручылар, үзләренә йөкләтелгән зур миссияне оныта төшеп, шәхси яисә зур булмаган бер төркем дус-иш, кардәшләр мәнфәгатен генә кайгыртып яшәүгә күчә икән бит...

*****

Ә син, буран, күз ачкысыз буран, туктама, яме. Ничек телисен шулай тузын. Чистарт керләнгән бу дөньяны, агарт, тутыккан күңелләрне сафландыр. Ишетәсеңме, буран!.. Күз ачкысыз буран...



П Р Е З Е Н Т А Ц И Я



КИТАП БАСЫЛДЫ ТӨРКИЯДА!

В Стамбуле на турецком языке в перевод