Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

Ural,Tatars,Nuclear



i-mulla

takbir.ru







ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Проблемы сохранения и развития татарского этноса


Туфан Миңнуллин

ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА


24 март көнне (2012 ел) минем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды: Казан милли-мәдәни үзәгендә Россия татар авыллары эшмәкәрләренең җыенында Фәүзия Бәйрәмова миңа «Ачылмаган татар тарихы» исемле китабын бүләк итте. Дөрес, башта ул китапны автограф-фәлән язмыйча гына биргән иде. «Язып бир», — дигәч, титул битенә шундый сүзләр язылган китапны сузды. «Хөрмәтле Туфан абыйга! Милләтебез бөек һәм фаҗигале юл үтте, ул бәхеткә дә, бәхетсезлеккә дә лаек. Сез бөтен гомерегезне татар халкын бәхетле итүгә багышладыгыз. Милләтебезнең азат булган көннәрен күрергә насыйп итсен иде. Без башлаган эшне балаларыбыз дәвам итсен иде!» Язылганның ихласлыгына ышандым: Фәүзиянең холкы, ялгышмасам, ак белән карадан гына тора — сүзнең матурын да, матур булмаганын да бәреп әйтә, әллә нинди бормалы-сырмалы, икеле-микеле җөмләләр эзләми. Мактау сүзе, әлбәттә инде, аңардан сирәгрәк чыга.

Автограф турында шулай озын итеп язуымның сәбәбе — озак еллар ул миңа кырынрак карап йөри. Кайчакларда сәлам дә бирми узып китә. Сәбәпләре бардыр инде — төрле фаразлар кылып үткәннәрдә казынасым килми. Мин үзем дә бит сер бирүчеләрдән түгел, «не хочешь, как хочешь» принцибы белән яшим. Бигрәк тә хатын-кызларга карата. Хатын-кыз белән бәхәскә керүне мәгънәсез эш дип саныйм. Чөнки хатын-кыз беркайчан да сүзен бирми, мин ялгышамдыр, бәлки, дигән сүзне үтерсәң дә әйтми. Бер гаишникның әйткәне искә төште: «Ир-ат шоферлар юл кагыйдәләрен бозганнарын таныйлар, ә бер генә хатын-кызның да таныганы юк», — дигән иде ул. Максималист, «экстремист» хатыннардан шүрлим дә әле: алар үзләренең хаклылыгын раслар өчен сүз сайлап тормыйлар — ишетмәгәнеңне ишетәсең. Фәүзия дә хатын-кыз. Нихәтле генә талантлы, ничаклы гына акыллы, белемле булса да, хатын-кыз. Горурлыгы тәкәбберлек янәшәсендә торган мөстәкыйль фикерле татар хатыны. Аның ара-тирә «ычкынып китеп» әйтеп ташлаган кайбер сүзләре мине һәрвакыт сагайтты, аның татар милләте өчен аяусыз көрәшүенә соклансам да, аңардан читтәрәк торуны хәерлерәк санадым. Мин генә түгел, бүтән милләтпәрвәрләр дә аңа бигүк якын килмиләр. Хәер, Фәүзия үзе дә якынаерга тырышмый бугай. Хәтеремдә әле, Бөтендөнья татар конгрессының бер җыелышында Фәүзия трибунадан залга күз ташлады да: «Бу залда милләт турында кайгыртучы берәү дә юк», — диде. Җыелышны алып баручы Разил Вәлиев тапкыр кеше: «Нишләп булмасын, Фәүзия ханым, сез бар бит», — диде.

Фәүзия Бәйрәмованың холкына кагылышлы тагын бер вакыйганы әйтәм дә, төп сүзгә күчәм. Моннан утыз ничәдер еллар элек мәрхүм Илдар Юзеев белән Бауман урамындагы Матбугат йортының коридорыннан барабыз — каршыбызга кәс-кәс басып бер кыз килә. Безнең каршыбызга туктады бу: «Сез үзегезне бөек драматургларга саныйсыз инде, менә мин язып күрсәтәм әле сезгә пьесаның нинди булырга тиешлеген», — диде дә, кәс-кәс атлап китеп тә барды. «Кем булды бу?» — дип сорадым Илдардан. Илдарның ни әйткәнен инде хәтерләмим, көлгәнебез хәтердә. Менә шундый холык Фәүзияне гомер буе озата бара. Ләкин аның холкын кабул итмәсәләр дә, татар язмышы өчен борчылучылар аны читкә тибәрмәделәр. Бүген дә ул Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы. Мин шәхсән Фәүзиянең холкын өнәмәсәм дә, аны хурларга теләүчеләр ягына бер карыш та аяк басмадым, аны якларга тырыштым. Язучылар берлеге идарәсе утырышларында берничә тапкыр аны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим иттем, ләкин аның кандидатурасы яшерен тавыш биргәндә төшеп кала торды. Фәүзия, горур шәхес буларак, андый бойкотларга исе китми, ялынып-вакланып йөрми — эшлисен эшли, язасын яза бирә. Мин аның язганнарын даими укып барам. (Даими укып барган язучыларым биш-алтыдан узмый). Язганнарына бәям югары. Талантлы кызыбыз, чын көрәшче шәхес, кыйбласы төгәл билгеләнгән. Кайвакыт язганнарына хөрмәтемне үзенә әйтергә теләгәнем дә бар, ләкин тукталып калам. Чәнечкеле берәр сүз ташлар да, ачуымны чыгарыр дип дәшми калам. Мин бит әле, ачуым да бер килмәгәе, аңардан күп яшькә өлкәнрәк тә. Шулай йөри бирәм, ниндидер тәкәббер кызыйга мәхәббәтен белдереп вакланырга теләмәгән егет шикелле.

Эшмәкәрләр җыенында Фәүзия искиткеч төпле, акыллы чыгыш ясады. Бу юлы мин аңа мактау сүзләремне әйтмичә булдыра алмадым, Фәүзия елмайды. Карале, елмайганда бигрәк чибәр икән бу ханым — йөзенә туры караганым юк иде.

Инде бүләк ителгән китапка күчик. Андагы сәяхәтнамәләрнең барысы белән дә диярлек, әйткәнемчә, таныш булсам да, китапны тулаем укып чыктым. Сәяхәтнамәләрен автор үзе фәнни-популяр язмалар дип атый. Әлбәттә, шулай. Ләкин алар Фәүзиянең татар дөньясы буйлап сәяхәт кылуларының нәтиҗәсе. Сөбханалла, кайларга гына барып чыкмаган ул. Әгәр дә Галимҗан Ибраһимов исән булса, теге заманда язган «Татар хатыны ниләр күрми» хикәясен ертып ташлар да, бүгенге татар хатынының күргәннәрен исе китеп, сокланып язар иде. Мин үзем дә йөрим татар арасында, мин дә күрәм Фәүзия күргәннәрне, мин дә сөенәм, мин дә көенәм, ләкин язганнарым фәнни дәрәҗәгә күтәрелә алмый, күрәсең, мин тарихчы галим түгел. Фәүзия Бәйрәмова татар тормышын бүгенгесе һәм үткәне белән бәйләп карый, еш кына ул тарихка, тормышка галимнәр карашыннан күз сала. Бу аның күп укуын, тирән мәгълүматлы булуын раслый торган факт. Әлләни калын булмаган китапта Россиядә татарны юк итү сәясәтенең ничәмә гасыр буе эзлекле рәвештә баруы дәлилләп, күп санлы мисаллар белән күрсәтелә. Әйе, бу илдә җәмгыяви формацияләр үзгәреп тора (феодализм, капитализм, империализм, социализм, тагын капитализм) ә руслаштыру сәясәте үзгәрми; патшалар, генсеклар, президентлар алышына, рустан башка милләтләрне юк итү планы гына алышынмый. Фәүзия галим-публицист буларак боларны анализлый. Моңа бер генә шовинист галим дә каршы чыгып, Фәүзияне милләтләр арасында низаг тудыруда гаепли алмый һәм алмаячак. Моннан ике-өч ел элек «Комсомольская правда» газетасында сатирик Михаил Задорнов Россиянең тарихын аллы-гөлле итеп сурәтләгән иде. Анда, имеш, колониализм да, инквизиция дә булмаган. Мин аңа җавап язарга алындым. Элеккеге союздаш республикаларның асылда колонияләр булуын яздым да, инквизициянең булганын раслау өчен мисаллар эзләргә тотындым. Фәүзия мәкаләсеннән таптым мин аны. Урал ягында көчләп чукындырылган бер мөселман татар хатынының яңадан үз диненә кайтканы өчен Россия патшасы указы нигезендә яндырып үтерелгәнен Фәүзия язып чыккан иде. Шуны да кабатлап, «Звезда Поволжья»дә мәкалә бастырып, аны «Комсомольская правда»га җибәрдем. Дәшмәделәр. Ялганнары тотылганын аңладылар. Фәүзиягә тикшерү оешмаларыннан туктаусыз бәйләнеп торалар, ләкин гаепләрлек фактлар таба алмыйлар, чөнки аның һәр җөмләсе, һәр сүзе фактлар белән исбатланган була.

Китапның «Мишәрләр иле» дигән бүлеге миңа аеруча тәэсир итте. Белмим икән ләбаса мин татарның бу кавемен. Аннан-моннан ишеткән белән генә йөргәнмен. Бигрәк тә мишәрләрнең борынгы бортас кабиләсенә барып тоташуы кызыклы булды һәм бу ышанырлык итеп дәлилләп язылган. Безнең Тау ягында (Кама Тамагы, Апас районнары) Бортас исемле авыллар бар. Без бит мишәрләр күпләп яшәгән якларга якынрак. Димәк, бәйләнеш бар. Фәүзиянең тарихчы гына түгел, публицист та булуы, мишәр кавеменең татар тарихындагы урыннарын бүгенге халәтләре белән бәйләве бигрәк тә отышлы. Мин автор белән тулысынча килешәм — ул көчле, уңган, булган, үҗәт кавемнең гомумтатар яшәешендә роле бик зур, гомеребез озын булсын дисәк, бергәлекне тагын да ныгытырга, кыйблабызның бер юнәлештә булуын сакларга кирәк.

Китапның «Татар Уралы» өлеше дә тарихи чыганакларга таянып Фәүзиячә язылган. Нух пәйгамбәр темасы минем өчен бераз сәеррәк, әлбәттә. Автор арттырыбрак җибәрмәде микән дип тә уйлап куйдым. Ләкин тарихтан надан башым белән бәхәсләшергә алынмыйм. Әмма ул якларның борын-борыннан төрки-татар җирләре булуы (һәрхәлдә, урысныкы түгел) бәхәссез. Аның өчен әллә кая барырга кирәкми, безнең төбәктән алып Тын океанга хәтле араның топонимикасына гына игътибар итәргә кирәк. Безне кыргый даладан чыккан кыргый халык дип язганнарына җен ачуым чыга иде. Юк шул, Фәүзия әйткәнчә, без тау кешеләре. (Хәер, дала халкы булсак, ни начарлыгы бар?). Заманында шуны дәлилләргә тырышып бер мәкалә дә язган идем. Безнең халык тауның образын кешегә охшатып сурәтләгән: Тау башы, тау түбәсе, тау бите, тау күзе, тау муены, тау күкрәге, тау биле, тау итәге, тау сырты... Әле тагын мин ишетмәгәннәре дә бардыр. Белмим, тагы кайсы халыкта бар тауны кеше итеп сурәтләү?

Мин Урал төбәгендә татарларның татарлыгы шактый ук яхшы сакланган дип уйлый идем, бактың исә анда милләтебезнең хәле нык уйландырырлык икән. Әйе, нәрсәнең ни икәнен үз күзең белән күргәч кенә аңлыйсың шул. Фәүзияне укыгач, шактый ук шомлы уйлар килде. Элегрәк тә Фәүзиянең аерым мәкаләләрен укып, шул як кешеләре белән очрашып хәл-әхвәл белешеп, кайбер авылларда үзем дә булып Урал төбәге татарлары тормышыннан, тарихыннан азмы-күпме хәбәрдар идем. Хәлләребез монда да бигүк әйбәттән түгел икән. Милләтнең үз-үзен саклау иммунитеты ярыйсы ук какшаган. Әлбәттә, моның сәбәпләре бар — ничәмә-ничә гасыр буе изелеп, мыскыл ителеп килгән татар көрәштән арып аянычлы язмышына буйсынган, киләчәгенә кул селтәгән. Күп кенә татарларга татар булуның кирәге юк, аңа кем булса да инде барыбер. Урыс дип язсалар да барыбер, башкорт дип язсалар да барыбер, диннән ваз кичсә дә барыбер. Иманы да инде тотрыксыз. Мондый татарны ничек хак юлга чыгарырга? Чын көрәшче Фәүзия Бәйрәмова да «Бу сорауларга мин дә җавап таба алмыйм...» — ди. Бердәнбер өмет Фәүзия һәм без күргән көчле рухлы, динле, иманлы татар авылларында татарның башбирмәс егетләре-кызларында. Алар, Аллага шөкер, бар әле. Кыскасы, гыйбрәт алырга да, үрнәк алырга да мисаллар күп.

Фәүзиянең әлеге һәм аңа чаклы чыккан китапларында бары тик бер генә максат — татар халкын югалтудан саклап калу. Аның өчен бәйсезлеккә ирешү. Бу бөтен милләтпәрвәрләрнең да максаты. Ләкин ул бәйсезлеккә ничек ирешергә? Фәүзия язуынча, Идел — Урал легионнарын җитәкләүче татарлар да ул турыда уйланганнар. Легионнарда җанын саклап калырга теләүчеләр белән бергә, әлбәттә, Германия ярдәме белән татарның мөстәкыйль дәүләтле чорын кире кайтарырга хыялланучылар да булган. Андыйларны Фәүзия хөкем итәргә ашыкмый. Мин бәхәскә кермичә генә шуны әйтә алам — бәйсезлек яулап алуның мондый юлы — наивлык. Безгә Германия дә, Америка, Кытай, шул исәптән Россия дә бәйсезлек бирмәячәк. Жириновский әйтмешли, «Надо было в свое время защищать свое государство, сейчас нечего рыпаться». Бу сүзләрне ул 1990 елда, Мәскәүдә, Съездлар сарае фойесында журналистларга әйткән иде. Дәүләтчелегебезне кайтару өчен безгә бер генә юл — иң элек рухыбыз ирегенә, рух бәйсезлегенә ирешү. Җаны бәйсез булган милләт кенә үзен саклап кала алачак. Фәүзия дә шуның өчен көрәшә, иманга кайтырга чакыра. Моның өчен аны берәүнең дә гаепләргә хакы юк.

Бу уңайдан Фәүзия Бәйрәмованың 2010 елда Чаллы шәһәр судында ясаган чыгышы татар тарихына аерым сәхифә итеп теркәп куярлык факт. Анда көрәшче кызыбыз дөньякүләм әһәмияткә ия чыгыш ясаган, үзен бөек сәясәтче итеп күрсәткән, аны хөкем итәргә алынучыларның мескенлеген раслаган. Ул чыгышны китабына кертеп Фәүзия бик тә дөрес эшләгән. Аны укыгач, минем күз алдымда Фәүзия тагын да үсеп китте.

Фәүзиягә бер генә теләк: ул (сәбәпләре дә бардыр) язучы каләмдәшләреннән бераз читләште. Татар язучылары арасында төрлесе бар, әмма безнең барыбызны милләт язмышы берләштерә. Монда, минемчә, битарафлар юк. Бергәрәк булыйк, фикерләр уртаклашыйк, аңлашыйк, рухыбызның бөтенлеген ныгытыйк. Милләтебез алдында без барыбыз да җаваплы. Бер чыгышымда мин фашистлар Мәскәү янына килеп җиткәч политрук Крючковның «Отступать некуда, позади Москва» дигән сүзләрен бүгенге халәтебезгә туры китереп «Чигенергә урыныбыз юк, артыбызда милләт язмышы» дигән идем. Фәүзиянең ачынып (куанып та) язганнары шуны раслый.

3 апрель

Редакциядән. Бу мәкаләне Туфан ага вафатына бер ай кала язган. 26 апрельдә, шигырь бәйрәмендә, ул аны безгә китерә, дип вәгъдәләшкән идек. Китереп җиткерә алмады... Ләкин, шөкер, укучыларыбызга барып ирешә ул.

«Казан утлары» 09.07.2012

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх