Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв



i-mulla

takbir.ru









ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Наши земляки / Национально-культурные автономии

Рамаева Хамдия ВахитовнаФирдаус Галиева

В А З И Ф А
Очерк

Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендә татар җәмгыяте бар. Җәмгыятьнең барлыкка килү тарихы болай: татар гадәттәгечә сибелеп яшәгән заманнар. Пушкин районына килгәндә, анда татарлар бигрәк тә еш очрый: Пәнҗе татарлары, Нижгар мишәрләре бу җирләргә сугышка кадәр үк килеп урнашканнар. Шунда гомер кичереп, бала – чага үстереп, аларны урнаштырып, матур гына картаеп килүче милләттәшләр байтак. Минем якын танышым - Рамаева Хәмдия Вахит кызы, туганнарына якынрак урнашып яшәү нияте белән 80нче еллар башында бирегә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы, Иске Зеленай авылыннан гаиләсе белән килеп урнашкан. Шактый тәҗрибәле укытучы буларак, үзе урнашкан Май урта мәктәбе укытучылар коллективында хөрмәт казана. Чөнки ул үзенә тәрбиягә йөкләнгән класс белән Мәскәү һәм якын-тирә шәһәр музейларын карап-йөреп чыга, балаларны төрле җәмгыять эшләренә тарта. Аның төп тәрбияви максаты булып укучыларга белем бирү генә түгел, ә бәлки кешеләргә нинди дә булса файда китерердәй эшләр белән шөгыльләнү зарурлыгын балаларның аңына җиткерү тора. Шуңа да аның хакында әлеге мәктәптә иң җылы сүзләрне генә сөйлиләр, укучылары да аны сагына.

Хәмдия ханым лаеклы ялга чыккач, белемен, көчен, тәҗрибәсен нинди дә булса файдалы эшкә юнәтү турында еш уйланды. Ә бит чын гражданин булган кешегә бераз булса да кешеләр, илең турында уйлану бик тә табигый хәл.

Шулай, бервакыт, аның күзенә белдерү чалына: шәһәрнең культура йортында татарның танылган артистлары катнашында концерт куелачак икән, һәм әлеге белдерү кешеләрне булачак тамашага чакыра, билетлар фәлән җирдә сатыла дип игълан итә. Хәмдия ханым озын-озак уйлап тормый, әлеге билет сатылу урынын эзләп китә. Таба, кемлеген аңлата, һәм шактый четерекле эшкә алына, ягъни мәсәлән, билетларны татарлар арасында таратырга. Әмма татар дигәнең Пушкино урамнарында тезелеп басып торса икән! Юк шул, алар дистәләгән еллар буе бер-берсен белми, күрми, районның төрле урыннарында яшәп яталар булыр. Бар алар, күп алар. әмма, әйткәнемчә, сибелгән. Тик, үз дигәнен эшләмәсә Хәмдия ханым Хәмдия буламени?! Ул дәртләнеп, үҗәтләнеп, район буенча үз татарыбызны барларга керешә: базарлар буйлап йөри, станцияләрдән үтә, һәртөрле эш урыннарына керә …Татарларны ул таба, билетларны тарата …Концерт алдыннан 400 кеше сыйдырышлы зал тамашачы белән шыгрым тулы була. Иң гаҗәбе шул – концерт алдыннан сәхнәгә аны оештыручы күтәрелә, кешеләрне Пушкино шәһәрендә татар җәмгыяте оешу белән котлый, һәм шул җәмгыятьне җитәкләүче итеп Хәмдия ханымны тәкъдим итә. «Минем хыялым без татарларны бер җәмгыятькә туплау иде. Хәмдия ханым сезне кыска гына арада бу мәһабәт залга җыя алды, димәк татар җәмәгатьчелеген туплау, аның эшен алып баруны да шикләнмичә аңа тапшырырга мөмкин». Зал, билгеле, бу белдерүне көчле алкышларга күмә.

Хәмдия ханым район буенча җәмгысы 5000 гә якын татарны барлый, милли җәмгыятьне терки. Район хакимияте әлеге оешмага Пушкино шәһәре үзәгендә урнашкан зур гына йорттан барча уңайлыклары булган, шактый иркен бүлмә бирә. Пушкино районы хакимият башлыгы Лисин Владимир Васильевич ярдәме белән тәүге тапкыр шәһәрдә татарларның дини йоласы булган Корбан бәйрәмен зурлап үткәрәләр. Культура йортының зур залында татар ашлары тезелгән өстәлләр көйләнә, бәйрәмгә күбесенчә олы яшьтәге әби-бабайлар чакырыла. Чын күңелдән булган теләкләр, аракысыз табын кунакларны һәм хакимият җитәкчеләрен соклану катыш гаҗәпләндерә. «Татарлар бик тәртипле халык икән»,- дип белдерә хакимият башлыгы үзенең бәйрәмнән булган тәэсирләрен.

Хәмдия ханым Пушкино районында булган музыка мәктәп коллективларына Нарофоминск шәһәрендә үткәреләсе татар музыка фестивалендә катнашырга тәкъдим итә, билгеле инде, катнашкан очракта хакимияттән транспорт белән тәэмин итү хакында вәгъдә ала. Катнашырга риза булган мәктәпләргә С.Сәйдәшев һәм башка күренекле татар композиторлары әсәрләренең ноталарын табып тарата, тегеләре башкару осталыгы өстендә эшли башлыйлар. Ниһаять, көтелгән көн килеп җитә. Пушкино шәһәреннән музыкантлар үз уен кораллары белән берничә автобуска төялеп, Нарофоминск шәһәренә юл тоталар. Тамашачылар татар музыкасын башкаручы артистларның чыгышларын көчле алкышларга күмә, ә Софрино музыка мәктәбе укучылары беренче урынны яулыйлар. Фестивальдәге җиңү хәбәре Пушкино шәһәр җитәкчелегендә шатлыклы хисләр уята, укучыларын татар музыкасы фестиваленә әзерләгән һәммә укытучыга хакимият кыйммәтле бүләкләр тапшыра. Бу җәһәттән Хәмдия ханымга «ник безне дә катнашырга чакырмадыгыз»,- дип үпкәләп йөрүчеләр дә очрый. Ул икенче юлы шундыйрак фестивальгә барча мәктәпләрне катнаштыру хакында хыяллана. Сүз уңаеннан, балалар татар музыкасын яратып башкаралар икән.

Җәмгыять карамагына Ивантеевка шәһәре каршында урнашкан татар зираты бирелгән. Аны татарлар үзләре җыелышып карап, чистартып торалар. Ярдәмчесез яшәүче, ялгыз милләттәшләр турында кайгырту да җәмгыять өстендә, андый кешеләрне, бакый дөньяга күчкән очракта, күмәк көч белән җыеп, догаларын укып, карамакта булган зиратта соңгы юлга озату көн тәртибенә кертелгән. Хәмдия ханым хакимият һәм мөселман дини нәзарияте белән уртак тел табып, Пушкино районында яшәүче татарларга Корьән серләрен белүче, яшь кенә булса да, тирән белемле, аның өстенә бик тырыш булган Басыйров Рамиль атлы егетне мулла итеп, бирегә китертә. Шуның белән бергә, җәмгыять кысаларында ял көннәрендә гарәп һәм татар телен өйрәнер өчен дәресләр оештырыла, аларга милләттәшләр бик теләп йөриләр. Бүген Пушкино шәһәрендә, татар җәмгыяте каршында балалар өчен милли җыр һәм бию түгәрәге бар, бәйрәмнәрдә татар яшьләре өчен дискотекалар оештырыла. Яшьләр өчен танышу-аралашу мөмкинлеге тудырылгач, якын араларда гына дүрт парга никах укытып, бәйрәм иткәннәр.

Сүз уңаеннан, шуны сөйләп үтми булмый: Хәмдия ханым хакимият каршында милләтләрнең автоном үзәген булдыру хакында тәкъдим белән чыга, һәм ул хуплана. Нәтиҗәдә, элек татарларның гына җыелу урыны булган урын «Халыклар дуслыгы йорты»на әверелә. Биредә татарлар, украиннар, яһүдләр, казаклар билгеле бер вакытларда җыелып, милли бәйрәмнәрен, дини йолаларын билгеләп үтәләр, милли җырлар, тарихны, әдәбиятны, динне өйрәнәләр. Милли киемнәр тектереп, бәйрәмнәрдә үзләре дә концертлар оештыралар, үзешчән фольклор группалары булдырылган. Билгеле инде, иңгә иң торып эшләгәч, аралашкач, әлеге милли төркемнәрнең бер-берсенә тәэсире булмый калмый. Шундый бер вакыйга минем үземдә гаҗәпләнү, милләттәшләребез белән горурлану хисләре уятты.

Бөек Җиңү бәйрәме барыбыз өчен дә кадерле. Шул истәлекле көннәр алдыннан татар зияратын чистартып, тәртипкә китерүне җәмгыять көн тәртибенә куйган: һәр елны шул эшкә хакимият ярдәмендә автобуслар алып, оешкан төстә барып, вазыйфаларны үтәп кайталар. Җәмгыять Бөек Ватан сугышында катнашкан Ветераннар аллеясын чистартып, буяп, чәчәкләр утыртып, карап - тәрбия кылып торуны да үз өстенә алган. Әлеге – агымдагы 2008 елның май башларында, шул эшләрне башкарырга, янә дә үлгәннәр истәлегенә корьән укырга мулланы да чакырып, җыелган кешеләрне каберстанга алып барыр өчен автобус көтеп торулары икән. Татарларның «үзләренекен» шулхәтле хөрмәт итүләре рус җәмгыятендәгеләрне дә әлеге изге эшкә канатландырган. Үзләренең гореф-гадәтләре буенча, үлгәннәр истәлегенә «поминка» оештырырга исәпләп, үз каберлекләренә алып барыр өчен хакимияттән автобус сорарга булганнар. Әйтеп үтәргә кирәк, андый «поминка» - ул каберлек янына шәм кабызу, шунда стакан белән аракы, икмәк кую, үлгән кеше турында истәлекләр сөйләшү, аның хөрмәтенә бераз «төшереп алу», «закускалары» белән сыйлану. Безнең татарга исә каберлек янында бары тик корьән сүрәләре уку, яхшы теләкләр теләү генә фарыз.

Хәмдия ханым бу яктан шактый хәбардар кеше буларак, аларга әйткән: «…дөрес эшләмисез. Аларга сезнең поминкагыз кирәкми, аларга дога кирәк. Сезнең изге атакаегыз бар бит, каберләрегезне чистартыгыз, аннан соң үзен алып килегез, догалар укытыгыз!» Русларга тәкъдим ошаган, шулай иткәннәр дә. Ничек шатланмыйсың, һичкем белми кайчан шунда барып «урнашасын»…

Пушкино шәһәрендә, шулай ук районда булган кайбер торак урыннарында бик матур бизәлгән берничә чиркәү эшләп тора. Соңгы елларда ил сәясәтендә дин мәсьәләсенә игътибар сизелерлек артты: изге атакайлар ил армиясе, төрмә-колонияләр буйлап «сәяхәткә» чыгып киттеләр. Матбугатта Рәсәй буенча бик күп мәгариф бүлекләрендә балаларга дин дәресләрен, аерым алганда христиан дине нигезләрен укытуны көн тәртибенә куелганлык хакында хәбәрләр килә.

Рамаева Хамдия Вахитовна

Көннәрдән бер көнне, иртәнге якта бер төркем таҗиклар булса кирәк – шул чиркәүләрнең берсенә килеп керәләр. Керүчеләрнең берсе изге атакайдан әлеге чиркәүдә намаз укып алырга рөхсәт сорый. «Чөнки,- ди ул,- Мәскәүдәге мәчеткә бара алмыйбыз. Эшкә дип килгән идек, хуҗа документларыбызны җыештырып алды. Документсыз Мәскәүдә безне кулга алулары мөмкин. Бүген – мөселманнарның бәйрәм көне, шуңа да без бирегә - Аллаһы йортына килеп, намаз укырга булдык». Изге атакай, рәхмәт яугыры, чиркәүдә булган һәммә христианга тын калырга боерып, әлеге кешеләргә намаз укырга рөхсәт бирә, соңгылары исә, кыйбла якка карап, намазларын укып, рәхмәт әйтеп, тыныч күңел белән бинадан чыгып китәләр. Бу хәл нәрсә турында сөйли? Аллаһы тәгаләгә чын күңеле белән ышанган һәм аның кануннары буенча яшәүче дин әһелләре, бәхеткә каршы, бар, һәм Рәсәйнең якты киләчәге шундый кешеләрнең күплегенә дә бәйле.

Хәмдия ханым Пушкино районында җәмәгать эшлеклесе буларак танылган кеше: районда социаль һәм башка әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә багышланган утырышларда ул даими катнаша. Аның белән шул тирәдә эшләп торучы чиркәү башлыклары, ягъни изге атакайлар да элемтәдә тора. Шундыйларның берсе – данлыклы Софрино бригадасына рухият хезмәт күрсәтүче Феофан атакай көннәрдән беркөнне Хәмдия ханымга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Баксаң, әлеге чиркәүне икенче урынга күчермәкчеләр икән, ә урынына ниндидер кирәк - ярак сакларга урын төземәкчеләр, имеш. Әлеге чиркәү берьяктан борынгы тарихи истәлек булып торса, икенче яктан янәшәдә диярлек урнашкан Софрино бригадасы, анда хезмәт итүче солдатларга хезмәт күрсәтү өчен кулай булуы белән әһәмиятле икәнлеген аңлата дин әһеле. Хәмдия ханым аның белән килешә, бергәләп хакимияткә үтенеч әзерлиләр. Нәтиҗәдә чиркәү үз урынында кала. Әлеге ярдәме өчен атакай Хәмдия ханымга бүген дә рәхмәтле. Әйтеп үтәргә кирәк, Феофан атакай Софрино бригадасында хезмәт итүче мөселман балалары өчен Корьән сүрәләреннән үз куллары белән догалар күчереп язган. Солдатларны «кайнар нокта»ларга җибәрү алдыннан, әлеге сүрәләрне дога итеп, һәрбер солдатка таратып чыккан кеше. Минем уйлавымча, ул һәрбер баланы үзенчә Раббыбыз иркенә сыенырга күндергән, Аның яклавына өмет баглаган! Каф тау солдатлары дини белемле булулары белән аерылып торалар, ә Татарстаннан һәм Башкортстаннан булган егетләр һичнинди дога укый белмиләр икән. Шулай бервакыт, Феофан атакайга «христианлыкка күчерүне» үтенеп, татар милләтеннән булган солдат мөрәҗәгать итә. «Мин дини хәбәрдарлыгы булмаган кешене христианлыкка күчереп, үз өстемә гөнаһ ала алмыйм»,- ди Феофан атакай һәм әлеге солдатны Хәмдия ханымга җибәрә. Егетнең гаиләсен, тормышын сорашкач, шунысы аңлашыла – ул ятимлектә, кагылып, кимсетелеп үскән. Ислам дине хакында бөтенләй дә хәбәрдар булмыйча, очраклы рәвештә, урыс динендә үксезләрне яклау, гаделлек төшенчәләре барлыгын аңлап, шул дингә күчәргә ниятләгән икән. Хәмдия ханым солдатка ислам диненең ата-бабадан калган мирас буларак кыйммәтен, кешелек өчен әйтеп бетергесез бәһасын әйбәтләп аңлата. Егет, рәхмәтләр укып, үз динен ныграк өйрәнергә һәм тотарга карар кыла.

Хәзергесе вакытта халкыбызның дини бәйрәмнәре Пушкино шәһәре тормышында сизелерлек вакыйга булып, оешкан төстә үткәрелә. Шәһәрдә мөселманнарның корбан чала торган үз урыннары булдырылган. Хәмдия ханым сөйләгәннәр буенча, үткән көздә шәһәрдә Корбанга кешеләр җәмгысы 230 баш сарык чалдырганнар. Корбан ашын авыз итәргә урыслар һәм башка милләт кешеләре, хакимият әһелләре теләп киләләр икән. Еш кына рус милләтеннән саналган, әмма нәселендә татар каны аккан кешеләр сәдака китереп, ата-бабалары рухына җәмгыятьтә торган әби-бабайлардан изге догалар укыталар. Бәйрәм көннәрендә якын-тирәгә урнашкан частьларда хезмәт итүче мөселман балалары татар җәмгыятьчелеге тупланган үзәккә килеп, догаларын укып, бәйрәм ашыннан авыз итеп китәләр икән.. «Үткән ел Корбан ашына үзем генә дә сарык итеннән 200 пәрәмәч пешердем. Башка әби-апаларыбызны әйткән дә юк! Кемнең кулыннан нәрсә килә- шуны әзерләп, үзәккә китерәбез. Хакимият тә ярдәм итә. Ярдәмчел эшмәкәрләребез, шөкер, бар. Гади кешеләребез - үз хезмәтеннән өлеш чыгаручыларыбыз да байтак - шулай әзерләнә безнең бәйрәм өстәлебез! Янә дә Пушкино шәһәрендә берничә сәүдә үзәге тотучы әзәриләр, чичиннәр, башка хәлле мөселманнар казаннары белән сарык итеннән ботка пешереп китерәләр. Бәйрәм көннәрендә үзәккә килгән һәммә кешене ашатып-эчертеп җибәрәбез. Кеше күп килә: ветераннар, ялгыз карт-карчыклар, солдатлар… Нинди милләттән дип тормыйбыз, барын да сыйлыйбыз»,- ди Хәмдия ханым.

Быелгы ураза ае кергәч, Феофан атакай Хәмдия ханымга 28 ләп солдатның ураза тотуын, дөреслектә ач торуларын хәбәр итә. Солдат ашханәсе сәхәр һәм ифтар өчен һәрчак бикле булганлыктан солдатларның хәле аяныч дип бәяләнә. Хәмдия ханым һәм татар җәмәгатьчелеге әлеге солдатлар өчен уразаны тиешенчә тотарлык күләмдә куертылган сөт, хәләл иттән әзерләнгән тутырма, һәртөрле тәм-том әзерләп, хезмәт итүче егетләргә китерәләр. Солдатларның шатлыгы чиксез була, күчтәнәчләрне тирән рәхмәт хисләре белән кабул итәләр.

Бер-ике ел элек булса кирәк, аңа халыкара ЮНЕСКО дигән оешмадан берәү шалтырата һәм Мәскәү шәһәре янында яшәүче татарлар тормышыннан фильм төшерергә ниятләвен белдерә. Хәмдия ханым шатланып, булышырга ризалыгын бирә. Өен, көн күрмешен тасвирларга риза булган милләттәшләр табыла, җәмгыять әгъзалары милли ашлар әзерлиләр, татарларның тормышында булган гореф-гадәтләр турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр…Кыскасы безнең милләт хакында шактый эчтәлекле фильм эшләнә һәм ЮНЕСКОга китә.

Җәмгыятьнең хакимият белән уңышлы эш итү күрсәткечләре шактый. Шәһәрдә һәм районда яшәүче татарлар өчен бик тә әһәмиятле мөмкинлек булдырыла: ул да булса атнага бер тапкыр урындагы телевидениедән татарлар тормышы хакында тапшыру оештырыла һәм алып барыла. Хәмдия ханымның тел белгече буларак осталыгы бик тә ярап куя – тапшыруны ул үзе әзерли, үзе алып бара. Җәмгыять әгъзалары - әбиләр, бабайлар, апалар, абыйлар - үзләре дә кирәк чакта хакимияткә ярдәмгә килергә әзер. Район кысаларында картлар көнен билгеләп үтү күптән түгел: күп булса – ике-өч ел гына әле, көн тәртибенә кергән. Әлеге изге эш татар җәмгыять әгъзалары ярдәмендә башкарыла: аягында йөри алган олылар өчен аш-су әзерләп, бәйрәм өстәлләре көйләү, йөри алмаганнарның өйләренә барып, бәйрәм белән тәбрикләү һәм бүләкләр тапшыру…Бик күпләр «мондый игътибарны күргәнебез юк иде»,- дип, елап, рәхмәт укып калалар.

Дөрес, җәмгыять тормышында барча хәлләрне да ал да гөл итеп тасвирлау дөрес үк булмас.Җәмгыять оешкан көннәрдә кайбер милләттәшләр мәчет мәсьәләсен кузгаталар. «Районда меңнәрчә мөселман кешесе, ә үз мәчетебез юк! Хакимият алдына мәчет төзетү хакында таләп куярга кирәк!...» Хәмдия ханым, урыс арасында мәчет төзетү кебек үтә дә катлаулы мәсьәләгә җитәкче буларак искиткеч акыллы чишелеш таба: «Ягез,- ди ул, әле мәчет төзетеп, ачтырып, кем йөрер анда? Бармы безнең муллабыз? Беләбезме без догалар? Әлегә җыелыр урыныбыз бар, укыйк бераз Корьән китабын, өйрәник догалар…Тартылырмы кешеләр? Дини бәйрәмнәребезгә нинди мөнәсәбәттә без? Әгәр инде чыннан да, кешеләр ташкын булып килә башласа, үз эшләребез белән диннең, мәчетнең кирәклеген исбатласак, хакимият ник соң каршы килсен безнең бу изге ниятебезгә?» Хәмдия ханым хаклы булып чыга: татарлар һәрдаим мәчет таләп итеп шаулашкан чакларда, Мәскәү өлкәсе һәм Пушкино районы җитәкчелеге әлеге четерекле мәсьәләне уңай хәл итәргә атлыгып тормыйлар иде. Бүген – икенче караш, хакимият татар җәмгыятенең башкаларга үрнәк булып торырдай эшләренә игътибар бирә, һәрдаим ярдәмгә килә. Җәмгыять, шулай итеп, үз тырышлыгы, файдалы эш күрсәткечләре белән район җитәкчеләренең ихтирамын казанды. Күптән түгел хакимият җәмгыятьнең мәчет салдыру хакындагы гозерен уңай хәл итте - төзеләчәк мәчет өчен урын билгеләнде. Әйтеп үтәргә кирәк, Хәмдия ханымга әлеге мәчетне төзүдә гарәп илләреннән булган кешеләр акчалата ярдәм тәкъдим иткәннәр, яисә төзү эшләренә алыну мөмкинлекләрен аңлатканнар. Әмма ханым мәчет төзетү кебек катлаулы эшкә үз эшмәкәрләребез алыныр дигән өметтә яши. «Ник,- дидем мин, бу хактагы хикәяне тыңлагач. Мәчет төзетү искиткеч зур чыгымнар сорый бит?…» «Эш шунда,- диде Хәмдия ханым, - кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың. Мәчетне төзерләр, муллаларын китерерләр, гарәп илләренә хас дин тәртипләрен куярлар… Ә без бераз башкабыз…Без кырыс мохитта яшәүчеләр, ислам динен тотуда үз үзенчәлекләребез бар. Әйтик, киенү рәвеше…Хәзер бит, безнең илдә, ислам динен тоткан хатын – кыз гарәп илләрендәгечә ,баштанаяк уранып йөри. Я, шулай киенгәнме безнең әбиләребез элеккеге заманнарда? Әбиләребез кыз чакларында да, хатын чакларында, әби чакларында – гомерләренең һәр фасылында бик үзенчәлекле: ислам кануннарына туры килә торганча киенгәннәр, шул ук вакытта кояш нурлары аларның тәннәрен җитәрлек иркәли алган. Аларның матурлыклары җырларга салынган, ир-егетләрне фидакарь эшләргә канатландырган! Аллаһы кушса, үзебезнең кануннарны торгыза торган мәчетебез булыр, иртәме, соңмы булыр…».

Кайберәүләр, әйтеп үтәргә кирәк, татар тормышыннан бик үк хәбәрдар булмаган кешеләр, болай диләр: сез, татарлар, кыргый халык. Хатыннарыгыз яулыктан, оектан… Ирләре кыерсыта… Әле ярый руслар булды, тормышыгызга бераз «демократия» галәмәтләре кертергә… Андыйларга Хәмдия ханымның җавабы әзер: «Кайсы авылда күргәнегез бар урыс әбиенең оексыз, яулыксыз урамга чыкканын? Безнең әбиләр-апалар охшаш, әдәп кагыйдәләре дә охшаш… Кешелек сыйфатларына килгәндә, урыста да төрлесе бар, татарда да…» Хәмдия ханым Пушкино халкына татарларны ниндидер мөгезле халык итеп түгел, ә бәлки эшчән, акыллы, юмарт күңелле һәм батыр йөрәкле итеп таныта килә. «Без ике бөек халык, үзара бик күп файдалы гамәлләргә өйрәнеп, бер-беребезне рухи яктан баетып яшәргә тиешбез »,- ди ул.

Рамаева Хамдия Вахитовна

Пушкино районы Мәскәү өлкәсенең Ярославль юнәлешендә, башкаладан 40 чакрымнар ары булыр. Табигать бу җирләрдә искиткеч гүзәл, ул тирәләр юкка гына өлкәнең «яшел зонасы» дип аталмыйдыр. Урманнар, елга-күлләр, кая барсаң – анда мул яшеллек… Дөрес, халык бик тыгыз урнашкан. Шундый урыннарның берсендә, Звягино дип аталган, татарлар күпләп яшәгән бистәдә берничә ел инде, татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән һәм Пушкино районы хакимияте ярдәменә таянып, Сабан туй үткәрелә. Бәйрәмгә килүчеләргә милли киемнәрдән булган «урындагы» төрле милләт фольклор ансамбльләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Казаннан китерелгән артистлар күңелле тамаша күрсәтәләр. Әйтеп үтәргә кирәк, Сабан туен районда яшәүче милләттәшләр генә түгел, башка милләт кешеләре дә үз итеп өлгергән. Милли уеннар: баганага менү, капчык киеп сикерү, йомырка салган кашык кабып йөгерүләр, сулы көянтә-чиләк күтәреп йөгерү-ярышу, һәм бик күп, бик күп төрле уеннар, биюләр, җырлар…Һәм билгеле, татарча көрәш биредә дә Сабан туеның төп бизәгенә әверелгән. «Бүләксез һичкем китмәде. Милли ашлар мулдан булды»- дип шатланып сөйләде Хәмдия ханым,- үзебезнең солдатлар да килеп, рәхәтләнеп бәйрәм итеп киттеләр. Үз мөселман егетләребез нык күтәреште: казаны белән пылау пешереп, кунакларны сыйладылар, исерткеч эчемлекләр бөтенләй дә сатылмады».

Пушкино шәһәрендә булырга туры килсә, һәрчак татар җәмәгатьчелеге урнашкан үзәккә сугылырга тырышам. Бу җәйдә җай чыгып, Хәмдия ханым белән очрашырга насыйп булды. Җәмгыять тормышында булган вакыйгаларны сез-укучыларга җиткерергә булдым. Ни өчен? Миндә шундый тойгы калды: теләсәк, без бердәм була алабыз. Без татарны харап итә язган төп сәбәпләрнең таркаулык, эчкечелек, диннән ерагаю икәнлеген искә төшерсәк, Хәмдия ханым җитәкләгән Пушкино шәһәрендәге татар милли автоном җәмгыятенең тормышы бу чирдән дәва юлларын ачыклаган һәм уңышлы хәл итү юлларын тапкан. Үзәктә җыелышып, Корьән сүрәләрен укыйлар, татар тарихын, гореф-гадәтләрен, дин тарихларын өйрәнү бара. Биредә кешеләр бер-берсенә туганнарча мөнәсәбәттә: кайгы-шатлыклар – уртак. Хәмдия Вахит кызына үземне кызыксындырган сорауны бирми түзә алмадым: Хәмдия ханым,- дим,- яхшы, кешеләрне бер җәмгыятькә тупладыгыз. Инде максатыгыз нинди?

- Әле кайчан гына район музыка мәктәпләрендә балалар татар музыка әсәрләрен башкарырга өйрәнделәр, инде шул ук мәктәпләрдә татар җыры буенча алдагы көннәрдә үткәреләсе конкурс хакында игълан иттек. Катнашырга теләүчеләр шактый. Рус балаларының күп булуы куанычлы хәл. Алар безнең татар җырларыбызны «бик матур көйле» дип табалар, тырышып өйрәнәләр. Балалар белән Щепкин театрыннан чакыртылган, үз милләтебездән булган белгеч эшли. Аннан соң, якын киләчәктә, үзебезнең тарихыбызны әйбәтләп өйрәнеп чыгарга ниятлибез. Бик бай китапханәбезне булдырдык. Сүз дә юк, бу эштә татар Конгрессы бик булышты.

Дөрестән дә, автоном үзәктә теләсә кемне көнләштерерлек китапханә булдырган: нинди генә китаплар юк биредә! Диннәр тарихы буенча хезмәтләр, кайсы дин белән танышасың килә - һәммә нәрсә бар! Без татарның ерак бабалары тарихына караган, чит илләрдә дөнья күргән хезмәтләр, үзебезнең язучы һәм шагыйрьләрнең иң танылган әсәрләре… Чын мәгънәсендә бәһасыз, рухи байлык!

- Мөмкинлекләребезне булдыргач, мәктәп укучылары арасында татар тарихына караган сораулар буенча даими рәвештә конкурс оештырырга уйлыйбыз. Безнең халыкның тарихы әле яңа ачыла: хәзер бит Рәсәйдә элек тыелган хезмәтләр күпләп дөнья күрә башлады. Без - татарлар, биредә яшәүче башка милләт халкына үзебезне танытырга тиешбез: безнең мең елларга сузылган данлы тарихыбыз, тормышыбызны тотрыклы итүче ислам динебез, менә дигән рухи мирасыбыз – поэзия, әдәбият, музыка һәм без татарны зәвыклы халык итеп танытучы башка бик күп күрсәткечләребез бар!

Әле берничә балага бу җәйдә Казандагы «Сәләт» лагерена юлламалар юнәттек. Шулай итеп, синең соравыңа җавап,- дип дәвам итте Хәмдия ханым, - минем максатым - милләтемә хезмәт итү. Бирсен иде Аллаһы тәгалә гомеремне озын итеп, күзләремне соңгы кат йомганчы халкыма хезмәт итәргә насыйп булса иде…

- Амин, - дидем мин. Пушкино татар җәмгыятенә тикмәгә генә «Вазифа» дигән тирән эчтәлекле исем кушылмаган. Биредә һәркем үз вазифасын бик яхшы аңлап, җәмгыять тормышында теләп, яратып катнаша. Хәмдия ханым кебек үз кавемен сөюче, аның өчен көенүче милләттәшләребез булганда, безнең татар халкы озын гомерле булыр, шаять.

2008 ел

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх