|
Наши земляки
Композиторга Сәйяр Знатдин улына Хабибуллинга багышлап...
МОҢЛЫ СӘЯХАТ
(концерт сценариеннан өзекләр буенча)
Беренче бүлек
СӘЙЯР абый ХАБИБУЛИНГА 95 яшь тулу уңаеннан бүләк итеп хәзерләнгән иҗат кичәбез бүген сөекле композиторыбыз белән хушлашу кичәсенә әверелде. 22 мартта аның йөрәге тибүдән туктады. Сәйяр абый үзенең мәңгелек йортына күчте, әмма ул безнең белән, безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Аның җаны барыбызны да күрә, ишетә. Сәйяр абыйның рухына багышлап һәммәбез догада булыйк. Һәм бүгенге сүзләр, чыгышлар аның җанын шатландырыр дип өметләнәбез.
Сүз Россия мөселманнары Диния назарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары диния назарәте рәисе мөфти Рушан хәзрәткә.
Татарстанның атказанган артисты Роза Хабибуллина Сәйяр Хабибулинның Роза Шакирова сүзләренә язылган “Җырым-җаным” исемле бу җыры белән безнең күңелләрне әллә кайларга, җир өстеннән күтәрелеп галәм киңлекләренә сәяхәткә алып чыкты түгелме? Ә сез беләсезме, Сәйяр исеме гарәп-фарси теленнән тәрҗемә итсәң, “Сәяхәтче, ил гизүче” дигәнне аңлатканны? Сәйяр абыйның исеме җисеменә туры килгән. Күп еллык артист тормышы дәверендә ул үзе генә түгел, аның җырлары да илләр гизә, бар дөньяга таралып сәяхәт итә. Сәйяр Хабибуллин язган җырларны Җир шары буйлап таралган татарлар нинди генә төбәктә җырламый икән? Шуңа күрә дә бүгенге тамашаны без “Моңлы сәяхәт” дип атадык.
Сәйяр абыйның җырларында аерым бер моң, әмма ул моң үзенең яктылыгы белән аерылып тора. Ул моң төшенкелеккә төшерми, киресенчә, безгә өмет бирә. Шундый җырларның берсен сез Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Наилә Фатехова җитәкчелегендәге “Мәдинә” төркеме башкаруында ишетерсез. “Изгелеккә”.
Бөтен җир шарына таралып яшәгән татар халкы арасында бу көйне белмәгән кеше юктыр, дип уйлыйм. “Эзләдем, бәгырем, сине”. Бу җыр бәйрәмнәрдә, милләттәшләребез җыелган табыннарда, радио, телевидениеда яңгырый. Дуслар, туганнар белән бергәләп җырлаганда шатлык хисе, ә туган җире һәм якыннары еракта калганнарга сагынудан юаныч бирә. Халкыбыз җырны белә. Әмма һәрбер кеше ул җырның Мәскәүдә туганын белеп тә бетерми. Ә менә без, Мәскәү татарлары чын-чынлап горурлана алабыз, чөнки аның авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хабибулин белән без якташлар, чордашлар. Сәйяр Хабибулин – Мәскәү татарларының визит карточкасы диеп тә әйтеп була. Һәм ул үзе дә Мәскәүгә багышлап җырлар язган кеше. Шул җырларның берсе “Мәскәү-Казан”. Җырлый Гөлчәчәк Галәмова.
15 гыйнварда Татарстан Республикасының Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә Сәйяр Хабибулинны 95 яшь тулу уңаеннан котлап, Республиканың һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырдылар. Сәйяр Хабибулинның татар музыка сәнгатенә китергән әсәрләренә зур бәя бирелде. Ул тантанага Сәйяр абый үзенең якыннары белән килгән иде. Сәйяр абый хакында вәкаләтле вәкиллек исеменнән җәмәгатьчелек белән элемтәләр секторы җитәкчесе Булатова Зөлфия Салават кызын һәм Эмил Файзуллинны Венер улын сүз әйтергә сәхнәгә чакырабыз.
Сәйяр Хабибулин үзенең җырлары белән, татар халкына күрсәткән хезмәте өчен Республиканың мактаулы исемнәрен казанды. Шуларның олысы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Аның исеме хәзер җырлары белән бергә илләр гизә. Аларны сәяхәткә алып баручы җырчыларның берсе - Татарстанның атказанган артисты Әлфинә Әхмәтҗан башкаруында “Синең исемең”.
Киң кырлар, яшел болыннар, зәңгәр күкләр – һәммәсе дә бу җырларда моңлы бер чагылыш таба. Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган “Яшьлек хатирәсе” дә безне шул якларга, гүзәл табигатькә, моңлы яшьлеккә сәяхәткә чакыра.
Сәяр Зыятдин улы 1931 елда Горький өлкәсенең Суыксу авылында дөньяга килгән. 2 яшендә чагында ата-анасы аны башкалага алып килгән. Бала чагыннан аның гомере музыка белән бәйле. Ул башта гармунда, соңыннан аккордеонда уйнарга өйрәнгән.
Максим Горький исемендәге киностудиядә, Союзмультфильм студиясендә, Үзәк телевидениеда тавыш операторы булып эшли. 1963 елдан алып 1991 елга кадәр С. Хәбибуллин "Москонцерт"та музыкант булып хезмәт итә. 1968 елда Мәскәүдә «Якты юллар» татар эстрада төркеме төзелә. Бу төркем белән Сәйяр Хәбибуллин Урта Азия, Казахстан, Идел буе төбәкләрендә концертлар биреп йөри.
Композитор иҗатының визит карточкасы булган «Эзләдем, бәгърем, сине» җырын беренче булып Илһам Шакиров башкара. Экранда сез аны коллегасы Илһам абыйның баянчысы Рамил Курамшин белән күрәсез. Сәйяр абый әсәрләрен Әлфия Авзалова, Венера Шәрипова, Ренат Ибрагимов, Равил Харисов, Зөһрә Шәрифуллина, Рафаил Ильясов һәм башка танылган җырчылар башкарып дан казана. Совет чорында Татарстан радиосында Гали Ильясов башкаруында аның тагын бер җыры таныла. Ул да булса, “Ник очрашты юллар?” Мөбинә Таһирова сүзләре. Җырлый Ринат Каюмов.
1984 елда Москонцерт оешмасы каршында С. Хәбибуллин «Хыял» вокаль коллективын оештыра, аның белән СССР, аннары Русия шәһәрләре буйлап уңышлы чыгышлар ясый. Танылган Мәскәү җырчылары Наилә Фатехова белән Роза Хәбибуллина – шул төркемдә тәҗрибә туплап, чын артист булып формалашкан җырчылар. Роза Хабибуллинаның репертуарында Сәйяр Хабибулинның дистәләгән җыры аерым урын тота. Башка бер җырчыга да Сәйяр абыйның шулкадәр күп җырын башкару бәхете туры килмәгән.
RuTube ссылкасы
Икенче бүлек
Илебез төбәкләрендә сәяхәт-гастрольләрдә йөргәндә Сәйяр абый бик күп иҗат әһелләре белән таныша. Шуларның берсе Уфа шагыйре Урал Киниябулатов. Татарстанның атказанган артисты Роза Хабибуллинаның бигрәк тә яратып башкара торган җыры ”Яратам”.
Дуслар, легендар “Эзләдем, бәгырем, сине” әйтеп үткәнебезчә бөтен җир шарын әйләнеп чыкты. Менә хәзер дә сез экранда Германиядә яшәүче милләттәшебез Сәйяр абыйның якташы Хөсәенов Камилны күрәбез. Суыксу чишмәләренең суы бу җирлектә талатлы музыкантлар үстерә, күрәсең. Ике яшендә авылдан аерылып киткән булса да, Суыксу аның өчен гаҗәеп бер гүзәл почмак, могҗиза урыны иде. Гастрольләрдә йөргәндә, кунакка кайтканда Суыксуга килүне зур бәхет итеп тоя иде. Мәскәүдә, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә чәчелеп яшәгән авылдашлары белән очрашканда бик сөенә торган иде. Юкка гына без хәзер бу авыл турында сүз башламадык. Суыксу авылына бәйле хәтирә турында сезгә Сәйяр абыйның иҗатташ дусты Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәскәү шагыйрәсе Нәзифә Кәримова әйтер.
“Тормыш юлы кайдан башланса, шул ноктага килеп өзелде, дияргә була. Узган гасырның 50-нче елларында башланган иҗат юлы ахырына килеп җитте. Моннан бер ай элек, февраль уртасында Сәйяр абый үзенең соңгы җырын язды. Ул аның туган авылы Суыксуга багышлаган көе. Үзенең иҗади дусты, чакырып шул көйгә сүзләр язуын сорады”, - бу сүзләрне Нәзифә апа әйтә.
Роза Хабибуллина бу җырны якташлары Рушан Люкманов һәм Камилнең әтисе Хөсәенов Минхан белән бергәләп башкара.
Туган яклар – газиз яклар. Һәр татарның туган ягында Совет чорында радиодан Татарстан тапшырулары яңгырый иде. Авылларда яшәгән милләттәшләребез шул радиодан ишетеп яңа җырларны отып ала, яратып авыл клубы сәхнәләрендә җырлый. Чүмбәли авылында һәвәскәр сәнгать түгәрәгендә бергә җырлап үскән дус кызлары белән Роза Хабибуллина яшьлек елларын искә алып Мәскәүдә күрешеп, яңадан бергә җырларга чакырган. “Сөясеңме, дип ник сорыйсың?” җыры нәкъ аларның бала чагында туган җыр. Бу җыр өчен, шул җыр белән кайтып яшьлеккә сәяхәт итү мөмкинлеге биргән өчен Сәйяр абыйга рәхмәтле алар. Сәхнәдә Роза Хабибуллина яшьлектәге сәхнәдәшләре Салахова Сания һәм Айсина Майсә белән.
Татарстан язучылар берлеге рәисе күп еллар хезмәт иткән, күп санлы прозаик әсәрләр авторы, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре танылган язучы Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев Сәйяр Хабибулин турында сөйли.
Күңелендә чиксез мәхәббәт булган романтик музыкант Сәйяр абый хыялы артыннан гомерлек сәяхәттә булды. Ул үзенең җырлары өчен татар-башкорт поэзиясенең иң камил әсәрләрен сайлап ала. Олы шагыйрьләр белән дуслаша. Аның романтик инструменталь әсәрләренә һәм бик күп җырларына бизәлеш биреп, аранжировкалар ясаучы талантлы музыкант Талгат Хасенов Сәйяр абый белән күп еллар хезмәттәшлек итә. Талгат Хасенов бик талантлы гаилә башлыгы. Уллары Идел, Таңнур һәм Аяз белән ул бүгенге кичәнең музыкаль бизәге булып тора Ә тормыш иптәше Гөлчәчәк Галләмова күптән Сәйяр Хабибулинның җырларын башкара. Наҗар Нәҗми сүзләренә “Сиңа барам” җырлый Гөлчәчәк Галләмова.
Татар җыр лирикасының иң якты, мәхәббәт тулы бер әсәре инде 70 ел буена һәр татарның күңеленә бәхетле моң булып керә. Бердәнбер сүнмәс мәхәббәте Сания апага багышланган ул җыр беркайчан картаймый, кайчан язылуына карамастан, һаман яшь, заманча яңгырый торган легендар әсәр. Яңадан легендар җыр, “Эзләдем, бәгырем, сине” җырына кайтасы килә. Сәйяр Хабибулин шуннан башка бер җыр да иҗат итмәсә дә, бу әсәре аны барыбер бар татар дөньясына таныткан булыр иде. Бөек Пушкинның шигыре искә төшә. “Я памятник себе воздвиг нерукотворный”. Менә безнең очракта да шулай. Бу җыр Сәйяр абыйның үзенә үзе куйган һәйкәле дияргә мөмкин. Русиянең шәһәрләрендә һәм чит илләрдә сәяхәт итеп, музыкаль бүләк булып тупланып, бу җыр бүген төрле башкаручылар тарафыннан Мәскәүгә килеп җитте. Җырчыларыбыз аны чын күңелдән Сәйяр абыйга җыры өчен рәхмәт белдереп һәм аны сөендерер өчен, бик теләп, юбилее белән котлап җырлады. Айдар Галимов Сәйяр абый турында болай язып җибәрде: ”Аны белүем, таныш булуым белән бәхетлемен”. Игътибарыгызны экранга юнәлтегез: флешмоб: “Эзләдем, бәгырем, сине”
Сәйяр абый Мәскәүдә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрне үз итеп яшәде. Нәзифә Кәримова, Иҗат Сабитов, Роза Шакирова, Әхмәт Саттар, Әхмәт Ерикәй. Узган гасырда Мәскәүдә яшәп иҗат иткән шагыйрә Мөбинә Таһирова да Сәйяр Хабибулинга күп кенә шигырьләрен бүләк иткән. Аерылышу турында без тик бик моңлы җырлар ишетергә күнеккән. Һәм аларның күбесе минор тональлегендә язылган. Ә менә Сәйяр Хабибулинның моңсу җырлары да мажорда язылган була. Моңа татар халкының олуг композиторы Рөстәм Яхин да гаҗәпләнә. “Сәйяр, ничек болай килеп чыга соң синең?”- дия булган. Күңелсез булырга тиешле җыр өмет уята, йөзләрдә елмаю тудыра. Шушы якты лирика мисалы булып торган җырларның берсе – “Син янымда”. Җырлый Рената Бадамшина.
Сәйяр Хабибуллин оештырган “Хыял” ансамблендә әйтеп үтүебезчә Наилә Фатехова да үзенең иҗат юлында беренче адымнарын ясады. Нәкъ Сәйяр Хабибулин җитәкчелегендә ул да җыр иленә сәяхәткә чыкты, дияргә була. Әхмәт Ерикәйнең күп кенә композиторлар игътибар иткән “Бик күрәсем килә” дигән шигыренә Сәйяр абый да көй язды. Бүген аны Русиянең атказанган, татарстан Республикасының халык артисты Наилә Фатехова башкара.
Гөлшат Зәйнашева белән иҗади дуслык та аңа матур җимешләр бирде. “Яшьлек хатирәсе”, “Гитара”, “Яратам, дигән иде” дигән уртак җырлар дөнья күрде. Ә бүген Наилә Фатехова башкаруында Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган тагын бер җыр ишетерсез. Ул да булса, “Икәү бергә”.
Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган тагын бер җыр. Аны бүген яшьләр – Мәскәү татар мәдәният үзәгендә танылган җырчы Ринат Каюмов һәм Константин Райкин җитәкчелегендәге “Сатирикон” театры артисты Розалия Каюмова башкаруында күпләргә таныш җырын “Гитара” күрсәтәләр.
RuTube ссылкасы
Өченче бүлек
Күкрәгендә дөньяны яктыртырлык моң бар иде Сәйяр абыйда. Ул якты моң галәмгә таралып йолдызларга барып җитәр төсле. Шундый галәми җырларның берсе “Пар йолдызлар” алдагы җырчыбыз башкаруында аерым бер сихри гамәлгә әверелә. Каршы алыгыз, Татарстан башкаласы Казаннан килгән махсу кунагыбыз Татарстанның халык артисты Әлинә Шәрипҗанова “Йолдызлар яңгыры” җырлы.
Алина Шәрипҗанова Сәйяр абый белән бергә иҗат итүе турында берничә сүз артыннан ”Сак-Сок”ны яңгырата
Сәйяр Хабибулин иҗатына зур хөрмәт белән караган, аның әсәрләрен яратып башкарган шәхесебез Идрис Газиев. Сәйяр абый аның игътибарлы, югары культуралы булуына зур бәя бирә иде. “Идрис җырларны җиренә җиткереп башкара”, дия торган иде. Русиянең атказанган , Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының халык артисты Идрис Газиев башкаруында Иҗат Сабитов шигыренә язылган “Сиңа” дигән җыр.
Тагы “Син һаман сер” Роберт Миңнуллин сүзләренә һәм “Тәүге мәхәббәт” Роза Шакирова сүзләренә.
Кадерле дуслар! Сәйяр абый бу концертны безнең арада тыңлый алмады. Әмма аның җаны барысын да белеп, күреп тора. Аңа карата булган күңел җылыбызны, хөрмәтебезне тоядыр, дип өметләнәбез. Бүген безнең янда аның йөрәк җимеше сөекле кызы Гүлән. Сәйяр абыйга тиешле алкышларыбызны аңа бүләк итик, дуслар!
Роза Хабибуллина сөйли: “Соңгы көннәрендә ул миңа янына килергә рөхсәт итте. “Суыксу” җыры сүзләре турында сорады. Мин аңа бүгенге программаның ничек узачагын бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Кичәне видеога яздырып, аңа китереп тыңлатырга сүз бирдем. Ә Сәйяр абый бик акыллы шәхес иде. Ул бүгенге көнгә кадәр җирдә яши алмаганын алдан белде. “Балаларга китерерсең, алар тыңлар”,- диде. Бүгенге кичәнең булуын, җырларының яңгыравын теләде ул. Һәм алар яңгыраячак та”.
Сәхнәдә Роза Хабибуллина һәм Әлфинә Әхмәтҗан. Наҗар Нәҗми сүзләренә Сәйяр Хабибулинның туган телебезгә мәдһия итеп язган җыры. “Татар теле”!
Сәйяр абыйның җирдәге сәяхәте тәмамланса да аның мирасы, аның җырлары аның сәяхәтен дәвам итәр, һәм үзләре белән юлдаш итеп яңа җырчылар, яңа талантларны юлга чакырыр. Ул сәяхәт мәңгелек! Сау булыгыз, дуслар! Яңадан очрашырга язсын!
Роза Хабибуллина, башкаручы
RuTube ссылкасы
Тагы карагыз: САЙЯР ХАБИБУЛИН - SAJYAR HABIBULIN
|