|
Наши земляки
Сәйяр ЗНАТДИН улы ХАБИБУЛЛИН ВАФАТ
15 гыйнвар 1931 ел — 22 март 2026 ел
Бу дөньядан китте безнең якташыбыз, яраткан, талантлы композитор Сәйяр абый ХАБИБУЛЛИН.
Сәйяр абый 1931 елның 15 гыйнварында Горький (хәзерге Түбән Новгород) өлкәсенең Красно-Октябрь районы Ключицы авылында туа.
Ул гармунда уйнарга иртә өйрәнә, аннары музыка мәктәбендә аккордеонда уйнарга өйрәнеп, үз сәләтләрен үстерә. Яшь музыкантның акрынлап композиторлык таланты ачыла, һәм аның репертуарында үз иҗат иткән җырлары күп була.
1963 елда ул «Москонцерт»та артист-инструментальче була. 1968 елда Мәскәүдә оешкан «Якты юллар» татар эстрада төркеме составында С.Хәбибуллин Урта Азиядә, Казахстанда, Идел буенда гастрольләрдә була. 1985 елда ул башкалада гына түгел, ә аннан читтә дә популяр булган «Хыял» вокаль-инструменталь ансамблен оештыра һәм аның җитәкчесе була.
Сәйяр Хәбибуллинның җырлары аерыла гадәттән тыш лиризм һәм матур көй белән. Аларны татар йолдызлары башкара: Р.Ибраһимов, И.Шакиров, Ә.Авзалова, З.Шәрәфетдинова һәм башкалар. Аның җыры "Эзләдем, бәгърем сине" яңгырады татарча да, русча да бөтен Союз якларында.
1990 елда Сәйяр Хәбибуллинга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», ә 2011 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде...
Ул гомеренең ахырына кадәр иҗади планнар белән тулы иде һәм татар музыкасына бирелгән булды...
Илләхи рухы шат булсын! Урыны җәннәттә табылсын.
Ходай гөнаһларын гафу итсен!
Тәхкыйк без Аллаһу тәгаләнеке, һәм без аңа кайтачакбыз.
Инна Ллилляхи ва инна илейхи раджиун الَّذِينَ إِذَا أَصَابَتْهُم مُّصِيبَةٌ قَالُوا إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ
Тагы карагыз:
Сәйяр Хабибуллин иҗаты турында.
Суыксу тамырлары (видео) 07.01.2021
Прощание с покойным состоится в среду, 25 марта, в 10:30 возле Соборной мечети на проспекте Мира. Похороны композитора пройдут на Даниловском кладбище.
|