Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

Ural,Tatars,Nuclear



i-mulla

takbir.ru





ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Татарские края / Татарстан

Гимадеев Минзагит Миргасимович

КЕЧЕ ШӘЙМОРЗА АВЫЛЫ ТАРИХЫ

Укытучым Зәкәрия
Насыйбулла улы Азизовның
якты истәлегенә багышлыйм

Күренекле татар язучысы, драматург Туфан Миңнуллин үзенең бер чыгышында болай диде: «Һәр кешенең туган төбәге һәм торган урыны бар. Шул җирне ул Ватан дип атый. Ватан белән аның бәйләнешләре тарих, икътисад, экология өлкәләрендә ята. Ватан кешедә бернинди хис уятмаса, андый кеше дүңгәләккә әверелә…»

Туып-үскән ягым — халык телендә Шәйморза төбәге дип йөртелә. Биредә татар халкының үзенчәлекле бер өлеше — мишәрләр күмәкләшеп яши. Тарихчылар бу төркемне Буа-Сембер мишәрләре дип атый. Мишәрләр, сөйләм теле буенча Казан татарларыннан, типтәрләрдән шактый аерылып тора. Мишәрләр арасында да, кайсы төбәктән булуына карап, сөйләм аермасы бар. Мәсәлән, Чүпрәле районы җирлегендә Шәйморза авылы тирәсендәге халык сөйләме башка торак пунктларда гомер итүчеләрдән башка. Зур Чынлы кешеләре көйләбрәк сөйли. Бу очракта матур мишәр сөйләме хәтта шигъри калыпка салына кебек. Шәйморзалылар исә һәр сүзне-җөмләне ачык, төгәл итеп әйтә.

Тел галиме, академик Мирфатыйх Зәкиев болай дип яза: «Татар әдәби теленең фонетикасы нигезендә урта (Казан) диалект ятса, морфологик системасын мишәр диалекты тәшкил итә».

XIX гасырның күренекле тарихчысы Гайнетдин Ахмеров үзенең бер хезмәтендә: «Язык мишарей гораздо приятнее и благозвучнее, в нем нет твердых и густых горловых звуков, нарушающих благозвучие татарского языка» дип язган.

…Казан җирлегеннән авылыбызга элегрәк Ульяновск ягына юл тотучы поездлар белән кайтып йөри идек. Ара әллә ни ерак булмаганга, гомуми вагонга гына утырабыз. Поездда кеше тиз аралаша бит, Казаннан кузгалып китүгә, вагон эче шау-гөр килә башлый: халык рәхәтләнеп урысча-татарча сөйләшергә керешә. Ара-тирә күңел сагынган мишәр сөйләме дә ишетелеп киткәли. Буа станциясенә җиткәч инде бөтен вагон, татары- чувашы дигәндәй, мишәрчә сөйләшә башлый.

Соңгы елларда туган якларга җиңел автомобильдә кайтабыз. Борындык станциясенә җиткәндә иптәшем Рәмзия (Буа районы Түбән Наратбаш авылы кызы) миңа карап көлеп куя. Бактың исә, шушы якларга килеп җитүгә, үзем дә сизмәстән мишәр сөйләменә күчәм икән…

Галимә Р.Г.Мухамедова үзенең «Татарлар—мишәрләр» дигән китабында: «Мишәрләр тел, антропологик тип һәм мәдәният ягыннан Казан татарларына якын торалар», — дип язган. Мишәрләрнең һәм Казан татарларының тамырлыры уртак дип уйлыйбыз. Галимнәр фикеренчә, мишәрләргә кыпчак һәм соңрак буртас компоненты күбрәк кергән булырга тиеш. Әйтергә кирәк, без, мишәрләр, үз атамабыз белән горурланабыз. Татарлар да, мишәрләр дә, шаяртып: «Мишәр — ул беренче сортлы татар!» — дип сөйли. Һәрбер шаяртуда дөреслекнең бер өлеше ята, диләр бит. Якташыбыз Яңа Ишле авылы кызы, бүгенге көндә Чаллыда яшәүче Зөлфия Нигманова болай дип язды:

МИШӘР

Мишәрләрне, ишәр диләр
Таш астыннан чыкканга,
Яшел чирәмдәй шытып,
Яшәргә тырышканга.

Татарның акыллысы,
Гыйззәтлесе, затлысы,
Сөт эчендә каймагы,
Дусның ышанычлысы,

Әйткән җирдә өздерә,
Сүздә тора торганы,
Эш батыры, уңганы,
Илнең даны, солтаны.

Кайбер этник төркемнәр:
«Мишәр, мишәр», — дип көлә.
Мишәр, туганнан бирле,
Үзен татар дип белә.

Шул ук Г.Ахмеров: «Мишари — народ рослый и довольно красивый. По характеру добрый, гостеприимный, в поступках своих смелый и благородный», — дигән. Евгений Малов исә: «По характеру мишари — народ бравый и стыдливый, в своих обещаниях твердый», — дип яза.

Татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шактый күп шәхесләрнең дә татар-мишәр булганлыгы хак. Язучылар Гафур Коләхмәтов, Гаяз Исхакый, Кави Нәҗми, Шәриф Камал, Һади Такташ, Габдрахман Әпсәләмов, Зәки Нури, Гадел Кутуй, Әмирхан Еники һәм башкалар, танылган җырчылар Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, Хәйдәр Бигичев, Илсур Сафин (Илсаф), баянчы Рамил Курамшиннарны әйтеп узарга мөмкин.

Бу исемлекне әле тагын бик озын-озак дәвам иттереп булыр иде

Татар халкының шактый өлешен тәшкил итүче мишәрләрнең тарихы әлегәчә тирәнтен өйрәнелмәгән. Дөрес, аерым периодларда бераз алгарыш сизелә кебек. Аерым алганда, Октябрь революциясенә кадәр матбугатта А.Зерцалов, Н.Золотницкий, П.Мартынов, В.Магницкий, Е.Малов кебек галимнәрнең хезмәтләре дөнья күрә. Болар, барысы да диярлек, Сембер галимнәре, шул губернада гомер кичергән мишәрләрне өйрәнгәннәр, фәнни хезмәтләрендә язып чыкканнар. Энциклопедияче галим Гайнетдин Ахмеровның этник төркем буларак мишәрләрнең тел үзенчәлекләрен һәм холык-фигылен яктырткан хезмәтләре турында әйтеп үттек инде. Монысы да революциягә кадәр .

Шулай да, нилектән мишәр феномены, мишәр татарлары тарихы аз өйрәнелгән икән соң? Тарихи хезмәтләрне укыганда, күпчелек галимнәрнең мишәрләрне тырыш, хезмәт сөючән, сүзендә тора торган кешеләр дип, гомуми яктан югары бәяләве күзгә ташлана. Совет власте елларында «бердәм совет гражданы» ясыйбыз дигән булсалар да, асылда руслаштыру процессы алып барылды. Моның нәтиҗәләре һәркемнең күз алдында. СССР таркалуын да шушы гаделсез сәясәт аркасында да дип карарга кирәктер. Коммунистлар властьтан киткәнгә унбиш елдан артты инде, әмма уңай якка җитди үзгәрешләр юк.

Безгә тарихыбыз белән горурланып яшәргә кирәк, ул тулы рәвештә яктыртылырга тиеш.

Бер мисал. Атаклы тарихчыбыз Г.Гобәйдуллин язып калдырган бер факт күп тарихчыларга билгеле. 1613 елгы чуалыштан соң Россия империясе патшасы итеп Михаил Романов сайлап куела. Бу турыда «Утвержденная грамота» дигән документ төзелә. Бирегә Романовны сайлаучыларның имзасы теркәлгән. Русларның иң дәрәҗәле кешеләре арасында сигез татар да бар — гарәп хәрефләре белән татарча кул куйганнар. Димәк, рус империясен төзүдә руслар гына түгел, безнең татар-мишәр бабайлар да турыдан-туры катнашкан. Кемнәр икән бу сигез кеше, язмышлары нинди — берни дә билгеле түгел. Берсенең Кадим һәм Сембер кешеләре өчен Силай исемле морза кул куйганлыгы гына аңлашыла. 1613 елда Сембернең әле төньягында гына торак пунктлар барлыкка килгәнен исәпкә алсак (безнең Шәйморза, Зур Чынлы авыллары), Силай морза безнең бабайлар вәкиле булган, дип уйларга мөмкин. Исеме Россия тарихына кереп калган кеше язмышы тарихчылар тарафыннан әле һаман өйрәнелмәгән. Болгавыр заманда («Смутное время»), укчылар (стрелецлар) бунты вакытында татар-мишәрләрнең Россия хөкүмәтен яклап чыгыш ясаулары мәгълүм.

Ни кызганыч, урта мәктәптә дә татар халкының тарихы бөтенләй диярлек өйрәнелми. Без укыган елларда Борынгы Мисыр, Греция һәм Рим тарихларын өйрәтәләр, үзебезнең Татарстан, татар милләте тарихын ун ел буе уку дәверендә балаларга берничә җөмлә белән «узып» китәргә туры килә иде. Хәзер исә балаларга Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәтәләр, әмма анда да халкыбызның шактый өлешен тәшкил иткән татар-мишәрләр тарихы юк.

Шәйморзада урта мәктәпнең чыгарылыш классында укыганда, тарих укытучысы Зәйнәп апа Лотфуллинадан (Космовский поселогыннан): «Без мишәрләр нинди халык?» — дип кызыксынган идем дә, соравыма җавап ала алмадым.

Инде аңлашыла, бу сорауга төгәл җавап ул вакытта әле булмаган. Хәзер исә, архив документлары белән йөз процент расланмаса да (монда эзләнү җитеп бетми), безнең бабайлар XVII гасыр башында Темников шәһәреннән (хәзерге Мордовия республикасы) күчеп килгән дигән фараз яши. Иске Шәйморзаның «Җир һәм кешеләр» дип аталган музеенда авылның иң борынгы һәм күпсанлы җиде нәселенең шәҗәрәсе бар. Аларны музей директоры Зәкәрия Азизов буыннан-буынга күчеп килгән шәҗәрәләр, истәлекләр нигезендә һәм олы яшьтәге авылдашлардан сораштыра-сораштыра тулыландырып төзегән. Мәсәлән, Мостай нәселе һәм Шаһи морза шәҗәрәләрендә: «Төмәннән килде», — дип язып калдырганнар. Тарихтан билгеле булганча, нәкъ шушы елларда рус хөкүмәте, үзенең көньяк чикләрен ныгыту исәбе белән, мишәрләрне Мещера краеннан күчерү процессын башлап җибәрә. Безнең мишәр бабайлар үзләре дә бик теләп күченәләр, чөнки бу вакытта рус колонизациясе мишәр-татарларны кысрыклый, көчләп чукындыру процессын активлаштыра башлый. Икенчедән, яңа җирләр уңдырышлы, субасар болыннар һәм тулы сулы инешләргә бай булган. Бу җирләр борынгы Болгар дәүләтенең көньяк чикләре булып, ул таркалганнан соң бушап калган. Казан ханлыгы вакытында да биредә кеше сирәк урыннарда гына яшәгән. Мәскәү кенәзе Иван Грозный Казанны алгач исә, бу җирләр Мәскәү дәүләтенең көньяк чикләренә әверелгән. Безнең яклардан рус дәүләтенең чик буеның ныгытылган сызыгы узган. Ул, Темниковтан башланып, Арзамаска, Алатырга, аннан Карлы елгасы буенча Карлы (Буа районы) авылы аша Тәтешкә кадәр дәвам иткән. Бу ныгытмалар «Карлы валы» яисә «Карлы сызыгы» дип аталган. Бу сызык Карлы авылы тирәсендә Тәтеш ныгытмалары белән тоташкан була. Ә көнбатышка таба Иске Тинчәле, Альших, Кайрево, аннан соң Протопопово, Мокрое Савалеево, Янбулат һәм Өч Балтай авылы аша хәзерге Чувашстан республикасы территориясенә, Алатырга таба китә. Элегрәк төньяк-көнбатыштарак Алатыр, Арзамас һәм Темников чик сызыклары булганлыгы төгәл мәгълүм. Бу исә бабайларыбызның Темниковтан килгәнлеген дәлилләүче тагын бер факт. Ульяновск—Цивильск асфальт юлы салынганчы Алатырдан Ульяновскига юл Шәйморза аша уза торган булган. Буа—Карсун, Казан—Сембер юллары да Шәйморза аркылы узган. Бу юллар рус дәүләтенең көньякка таба киңәя барган юнәлеше белән тәңгәл килә.

Россия җирлегендә берничә Төмән шәһәре бар. Төмән сүзе төрекчә «тумен», ягъни «ун мең гаскәр» дигәнне аңлата. Димәк, мондый атамалы торак пунктта кайчандыр татарларның шактый зур санлы гаскәре торган. Шуларның кайсысыннан килгән соң безнең бабайларыбыз? Безнең төбәкне өйрәнүче һәвәскәр тарихчы, Яңа Тинчәле авылы мулласы Касыйм Биккулов (1872—1937 елларда яшәгән) та кызыксынган бу турыда. Себердәге Төмәнне (ул русча Тюмень дип йөртелә) игътибарга алмаска мөмкин. Себернең үзендә дә җир теләсәң ни хәтле. Касыйм Биккулов тагын бер Төмән хәзерге Калмык республикасы җирлегендә булган, дип яза. Әмма бабайларыбызның аннан күчеп килүенә дәлилләр юк. Ә менә Мордовия республикасында урнашкан Төмән якларыннан безнең тарафларга бик күп күчеп утырганнар. Шәйморзадан ерак түгел генә Иске Суыксу, Иске Чокалы авылларына нигез салучылар үзләрен «без төмәннәр» дип атаганнар. Бу авылның халык сөйләме шәйморзалыларга бик якын. Темников дип нәкъ шушы Төмәнне атыйлар да инде руслар. Элек заманнарда ул мишәрләрнең үзәк шәһәре булса, хәзер Мордовиядә район үзәге булып тора.

Безнең тирәдәге Чүпрәле, Буа районнарындагы, Ульяновск өлкәсендәге шактый мишәр авыллары шулай ук, Темниковның үзеннән булмаса да, шул тирәдән күчеп утырган. Бу яклар русча «Мещерский край» дип йөртелә. «Мещерский край»га хәзерге Мордовия республикасы, өлешчә Рязань, Тамбов, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләре керә.

Бабаларыбыз Темниковның нәкъ үзеннән килгәннәр, дип өзеп әйтүе кыен, билгеле, чөнки моны раслаучы документларны таба алганыбыз юк. Тагын бер риваять буенча, алар Пенза якларыннан килгән икән. Бу мәсьәлә әлегәчә ахырына кадәр ачыкланмаган. Пенза аерым өлкә булып соңрак формалашкан, элекке елларны шул ук Мещерский крайның бер өлешен тәшкил иткән. Эзләнүләрне дәвам итәбез.

Безнең якларны өйрәнүгә тарихчылар игътибар биреп җиткерми, дип әйткән идек инде. Әмма «табигать бушлыкларны яратмый» дигән әйтем бар. Зур галимнәребез вакыт тапмаган арада җирле энтузиастлар җиң сызганып эшкә кереште. 2000 елда Р.Субаевның «Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар» дигән зур күләмле хезмәте дөнья күрде. Тарихи документларга таянып язылган бай эчтәлекле китап ул. Ут күршебез Кече Чынлыда туып-үскән К.Миңлебаев һәм З.Алимов та якташларыбызны «Чынлы чишмәләре» дигән китап белән сөендерделәр. Чынлылыларның кайбер күрше авыллар белән мөнәсәбәте бик үк дөрес яктыртылмаган, дип уйласак та, кирәкле һәм файдалы мәгълүматларга бай хезмәт булды ул. Шулай ук күршебез Яңа Шәйморза авылының мәктәп тарихы да байтактан дөнья күрде инде. Күптән түгел күп санлы фәнни хезмәтләр авторы, профессор, якташыбыз И.Гафаровның «Туган як мирасы» дигән китабы басылып чыкты. Бу фәнни хезмәт туган якны, аның телен, гореф-гадәтләрен өйрәнүчеләр өчен әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.

Безнең бабайлар килеп урнашкан җирләр өлешчә дала булып, бөтен җирне яшел печәнлек, кыр чәчәкләре каплап торган. Шәйморзадан көньякка таба Кыргый дала башланып киткән. Бүгенге Иске Шәйморзаның югары очы (хәзерге дәваханә комплексы тирәсеннән көнбатышка) тоташ кара һәм кызыл урманнар булган. Анда аю, бүре һәм башка бик күп киек җанварлар яшәгән. Урман булгач, елгаларыбыз саф су белән тулып торган, ярлары камышлы булып, балык әйбәт үрчегән. Җимеш куаклары, чикләвек агачлары шаулап үсеп утырган. Ул вакытлар белән чагыштырганда, табигать бик нык үзгәргән инде. Хәзер далалар сөрелгән, тоташ урманнар киселгән — эшкәртелеп, чәчүлек җирләренә әверелгән. (Элек безнең якларда башланып киткән урманнарның дәвамы — чуваш илендәге һәм Мари-Эл республикасындагы өлеше исән әле.) Нәтиҗәдә, инешләребез саекканнан-саега бара, төбенә ләм (безнеңчә — дуен) утыра, яр буенда камышлар да юк, балык та үрчи алмый. Табигать үзенең байлыгын, искиткеч сафлыгын һәм матурлыгын кешеләргә биргән. Инде халкыбыз да башка бүген…

Бабайларыбыз иң элек бүгенге Иске Шәйморзадан биш чакрым көнчыгышка,биредә электән булган авылга килеп урнашалар. Бу торак пункт Уразбай дип аталган. Бу урын авылның хәзерге кыр станыннан көньякка таба бер-ике километр төшеп, Мазарлык дип атала торган зур кыр елгасының уң як ярында калкулык итәгендә. Биредә кайчандыр авыл булганлыгын хәзер шактый зур мөселман зираты гына күрсәтеп тора. Күчеп килүчеләрнең җитәкчесе Шаһи исемле морза булган. Җирне рәсмиләштерү эшләрен дә ул башкарган. Әйтергә кирәк, Шәйморза кешеләре җирне шактый күп итеп ала алганнар. Биредә Шаһи бабабызның роле зур булгандыр, әле ул елларда татар морзалары власть алдында дәрәҗәле исәпләнгән.

Вакыт узу белән, Казан—Сембер һәм Карсун—Казан юнәлешендә юлаучыларга уңайлыклар тудыру максатыннан, дәүләт тарафыннан өстәмә җирләр бирелеп,олы юлның К.Чынлы елгасы аша кичү янына авыл нигезләнә . Бу авылга инде халык җитәкчеләре Шаһи морза исемен бирә. Бу атама, вакыт үтү белән «шомартылып», Шәйморза дип атала башлый.Тора-бара Шәйморзага төп Уразбай халкы да күченеп бетә..

Уразбай зиратында ике кабер ташы сакланган.. 2005 ел җәендә күренекле галим, академик М.И.Әхмәтҗанов Казаннан килеп әлеге ташларны тикшерде. Шактый вакыт үтү сәбәпле, язулары танып булмаслык дәрәҗәгә җиткән диярлек. Шулай да, кайбер фрагментлар нигезендә, зур кызгылт таш куелган кабер Шаһи морзаныкы икәнлеге ачыкланды.

Бу урында морзалар турында да кайбер мәгълүматлар биреп китү кирәктер. Морза термины, фарсыча «мирза» — әмирзадә, ягъни әмир улы дигән сүз. Татар халкы белән ханнар идарә иткән вакытларда ханның туганнары (тәхет варисларыннан башка) «бәк» һәм «морза» титуллары алган. Алар хан кул астында зур һәм кечкенәрәк биләмәләр белән идарә иткәннәр. Элек заманда безнең бабайлар яшәгән Мещера крае (үзәге — Темников шәһәре) Алтын Урда ханлыгы составында булган. 1382 елда (кайбер чыганаклар буенча 1392 ел) Туктамыш хан бу җирләрне Мәскәү кенәзенә саткан, шулай итеп, безнең борынгы бабайлар Мәскәү кул астына эләккән. Мәскәү кенәзләре халык белән элеккечә морзалар аша идарә итә. Татар аристократлары бу вакытта үз хокукларын саклап кала алганнар, әмма, җае чыккан саен, Мәскәү аларның хокукларын кыса барган.

Иван Грозный Казанны алгач, көньяк чикләрне саклау нияте белән, җир биреп, мишәрләрне бирегә күчерү процессы башлана. Бирегә халык теләп күченә, чөнки көчләп чукындырудан качу мөмкинлеге туа.

Рус руханилары котыртуы аркасында, патша власте тарафыннан татарларга карата ясалган басым сәгать маятнигы кебек чайкалып тора. Сугыш вакытларында һәм башка «кирәкле» мизгелләрдә басым кими төшә, хәлләр җайлана башлауга — тагын арта башлый.

Татар морзаларына патша Петр I көчле удар ясый. 1713 елның 3 ноябрендә чыккан Указ буенча, морзаларга христиан диненә күчәргә кушыла. Бу вакытта инде рус дәүләте аягында нык тора, морзаларның да кирәге бетә бара, алар белән «кәнфитләнеп» тормый башлыйлар. Морзалар артыннан бөтен халык христиан диненә күчәр, дигән ышаныч белән эшләнә бу; нибары алты ай вакыт бирелә. Кайберәүләр, дөрестән дә, христиан диненә күчүне кулай күрә, аларның титуллары таныла, дворяннар исемлегенә кертелә, кайберләре соңрак руслар арасында абруйлы нәсел булып танылуга ирешә. Мәсәлән, аристократ кенәз Юсуповларның нәсел очы Нугай морзаларына барып тоташа. Атаклы хәрбиләр Кутузов, Ушаков та чыгышлары белән татарлар. Юкка гына француз императоры Наполеон: “ Рус кешесен бераз кыршысаң, татар килеп чыга”, — димәгән. Патша Иван Грозныйның әнисе дә татар нәселеннән чыккан. Затлы нәсел Шереметьевлар, Апраксиннар, танылган язучылар С.Аксаков, И.Тургенев, А.Куприн, Н.Карамзин, атаклы галим К.Тимирязев һәм башкалар чыгышлары белән татарлар.

Петр I нең катгый Указына карамастан, морзаларның төп өлеше ислам диненә хыянәт итми. Шаһи морзабыз нәселен дәвам итүчеләр дә шулар арасында була. Патша самодержавиесенең татар халкын христианлаштыру, аның югары катлам даирәләренә басым ясау сәясәте гасырлар буена дәвам иткән. Нәтиҗәдә, татар морзалары үзләренең өстенлекләрен һәм дәрәҗәләрен тәмам югалтып, XVIII гасыр урталарында гади крестьян хәлендә калдырылалар.

Патшалык итүенең азаккы елларында Әби патша — Екатерина II Казанга килгән. Эшләрнең торышы, шәһәрнең чисталыгы һәм тәртип белән канәгать калган. Биредә аның алдында татар морзалары үзләренә карата булган гаделсезлек мәсьәләсен күтәрәләр. Нәтиҗәдә, 1784 елның 22 февралендә Әби патшаның Указы дөнья күрә. Бу документ нигезендә, татар морзаларына үз дәрәҗәләрен кире кайтару мөмкинлеге бирелә. Әмма моны төрле документлар белән дәлилләргә кирәк була. Бу вакытта морзаларның мал-мөлкәтләре туздырылып, җирләре бүленгән була. Күпчелек морза нәселләренең үзләрен исбатларга хәлләре дә, мөмкинлекләре дә булмый. Мәсәлән, Еникеевлар үзләренең кенәз титулын исбатлау өчен тугыз ел буе Петербургта төрле учреждениеләр бусагасын таптарга мәҗбүр була. Безнең Шаһи морза оныклары исә, бу эшне өметсез санап, кул селтәгән. Бүгенге көндә Шаһи морза нәселе кешеләре Кече Шәйморза, Иске Шәйморза авылларында бар. Кече Шәйморзада алар Усманов, Гыймадиев, Сираҗиев фамилияләрен йөртә. Иске Шәйморза авылындагы Җәләлетдинов, Усманов, Хисаметдиновлар да — Шаһи морза нәселе дәвамы. Нәселнең күпчелек өлеше Казан һәм Ульяновск шәһәрләрендә яши.

Морзалар тарихы белән шөгыльләнеп йөргәндә, күңелдә бер уй туды. Без вак-төяк, көндәлек мәшәкатьләр дип кенә уйлаган нәрсәләр дә халкыбызның тарихын тәшкил итә бит. Вакыт узу белән күп әйберләр онытыла. Борынгы авылыбыз Иске Шәйморзаның 400 еллык тарихы бар. Аның соңгы 200 елы әле яхшы ук билгеле, ә аннан алдагысы, кичке эңгер-меңгер вакытта предметлар шәйләнми башлаган кебек, күз күременнән югала бара. Хәтердә барында кәгазьгә төшереп, ныгытып куярга кирәктер.

Кече Шәйморза тарихы әле гасырлар тарихында эремәгән, 100 еллык тарихның яртысыннан артыграгы үземнең күз алдында узды, калганын инде документлар нигезендә яктыртырга мөмкинчелек бар.

Бу авылның тарихын язу теләге болай килеп чыкты. Туган якның үткәне белән кызыксыну миндә үсмер чактан ук бар иде. Юкка гына укытучы Зәйнәп апаны сораулар биреп йөдәтмәгәнмен. Калын китапларда тарихлары язылган аерым халыклардан безнең мишәрләр кай җире белән ким соң?

Гомеремнең күбрәк өлешен Казан, Чаллы шәһәрләрендә үткәрсәм дә, яшьлек еллары үткәч, һәрбер түмгәгенә кадәр таныш булган авылым Кече Шәйморза күңел түрендә. Кызу җәйдә су коенган Степь, Шарылдавык дип аталган җирләре булган Чынлы елгасы, кычытканга чагылып җиләк җыйган Олы Чынлы әрәмәлеге, каз көтүе көткән болын, никрутлар кочаклашып гармун тартып җырлап йөргән яшел чирәмле урам, аулак өйләрдә, клубта армый-талмый биюләр, көлтә җыюлар, авылдашлар белән бергә җәйге каникулда кырда эшләүләр — барысы да хәтердә. Авылдашларым күбесенчә инсафлы, гадел һәм мөлаем кешеләр, аларны оныту мөмкин түгел.

Яшь вакытта әле бар нәрсә дә алда, тормыш-көнкүрештәге вак-төяккә саналган вакыйгалар игътибарга лаек түгел, дип уйланыла. Берзаман, шулай бер җайга яшәп ятканда, капылт кына башка уй килә. Сиздермичә генә тормыш узып бара бит, инде алтмыш яшьне дә узып кителгән. Инде күпме авылдашлар, якын һәм ерак туганнар фани дөньядан мәңгелеккә китеп барган. Бүген авылга кайтсам, күп кешене, яшьләрне танымыйм. Алар, әти-әниләре сөйләве буенчадыр инде, мине таныйлар, исәнләшәләр. Алардан: «Әтиегез, әниегез кем соң?» — дип сорагач кына алдымда кем басып торуын төшенәм. Болар әле мине беләләр, ә бездән алдарак яшәгән кешеләрне, вакыйгаларны беләләрме соң? Ә бит без узган буыннарны онытырга тиеш түгел, алар безгә тормыш бүләк иткән. Күпме дәрт, уй-хыяллар белән янып яшәгән алар.

Болар барысы да — безнең тарих. Ул эзсез югалырга тиеш түгел. Кеше хәтере ышанычсыз икән ул. Авыл тарихының бер 50 еллабы минем хәтеремдә, дип уйлый идем. Лаеклы ялга чыккач, укытучым Зәкәрия абый Азизов йогынтысы белән дә, туган як тарихы белән бик якыннан кызыксына башладым. Шуңа күрә авылга да еш кайткалыйм, авылдашлар, аксакаллар белән аралашам. Мин белмәгән, онытылган шактый фактларга тап булдым. Кайберләре кеше сөйләгәч кенә искә төште. Әйе, һичшиксез, истә булганнарын вакытында кәгазьгә теркәп барырга кирәк!

Тарихны язу кирәклеген тагын бер вакыйга искәртте. Кече Шәйморзадан Чынлы елгасы буенча югарыга ике километр көнбатышта Космовский поселогы бар иде. Бу торак пункт халкы шулай ук Иске Шәйморзадан аерылып чыккан булганга, туган-тумачалар анда күп. Утызлап хуҗалыгы булган Космовский поселогы Кече Шәйморза белән бер колхозда иде. Табигате бик матур, һәрбер йортта җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы бар. Авыл уртасында колхозның алма бакчасы, умарталык булды. Космовский яшьләре, Иске Шәйморзага якын булганлыктан, белемгә тартылды. «Космаулылар»ның район буенча җаваплы эшләрдә хезмәт иткән чаклары да булды. Шушы чәчәк атып торган поселокны, перспективасыз авыллар исемлегенә кертеп, 1984 елда юкка чыгардылар. Кайберәүләр Иске Шәйморзага күчте, бүтәннәре Ульяновск, Казан шәһәрләренә барып төпләнде. Әмма аңлап була: туган туфракны, ата-бабалар каберен ташлап китү авыл халкына гаять кыен булгандыр. Өлкән яшьтәгеләр арасында сагышка түзә алмыйча авыруга сабышып үлүче кешеләр дә булган, дип сөйлиләр. Яшьләрнең дә күңелләрендә төер: ул, бәлки, гомер буена язылмас. Хәзер инде кайтып карарга да берни юк: авыл урынында колхоз кыры, бары тик зират кына моңсу итеп, монда кайчандыр авыл булганлыгын белдереп тора. Авыл белән бергә, аның тарихы да онытылып, юкка чыгып бара. Бу бик аяныч хәл. Космовский поселогының тарихы, бәлки, кайчан да булса язылыр, әмма моңа өмет аз инде, анысы да елдан-ел кими бара. Бу поселок халкына хөрмәт йөзеннән, язмамда мөмкин булган кадәр Космовский тарихын да яктыртырга тырыштым.

Гомер буе кеше язганны гына укырга өйрәнгәч, озак вакытлар күңелдә «бу хезмәтне дә кем дә булса башкарыр, безгә укырга гына калыр», дигән өмет яшәп килде. Ләкин вакыт уза бара, «бу эшне мин башкармасам, кем башкарыр», — дигән фикергә ешрак әйләнеп кайтырга туры килә.

Безнең якларның тарихын өйрәнер өчен бик әһәмиятле бер хезмәт бар. Инде телгә алынган Касыйм Биккулов «Яңа Тинчәле авылы тарихы»н язып калдырган. 1926 елда язылган бу хезмәт авторы рус хөкүмәтенең гасырлар буе татарларга карата алып барган колониаль сәясәтенә дөрес бәя бирә. Бу бәя бүгенге көн күзлегеннән чыгып биргән милләтпәрвәрләребез бәяләмәсенә тәңгәл килә. Әлеге язмада тирә-як авыллары турында, шул исәптән Иске Шәйморза турында да, мәгълүматлар байтак.

Иске Шәйморза авылының укымышлы олы яшьтәге кешеләре — музей директоры З.Азизов һәм Ветераннар советы рәисе С.Бикчуров абыйлар авыл тарихын кәгазьгә теркәү уе белән янып йөрделәр. Моннан берничә ел элек, авыл советы бинасында сөйләшеп утырган идек, теләкләрен миңа җиткерделәр. Бу юнәлештә кайбер эшләр алып барылды. Шәйморзадан булмаса да, тирә-як авыллардан каләм тибрәтүчеләр, Чаллы язучылары белән сөйләшеп карадым. Бу эшкә алынучылар табылмады. Танылган язучы, публицист Айдар Хәлим миңа болай диде:

— Энем, бу эшне нинди генә шәп язучы да башкарып чыга алмаячак, биредә үзегезнең төбәкне яратучы, халкыгызны яхшы белгән үз авылыгыз кешесе кирәк!

Бу киңәш белән ризалашмаска мөмкин түгел.

Шуннан соң мин Кече Шәйморза тарихын язу турында Зәкәрия абый Азизовка мөрәҗәгать иттем.

Болар баштагы планнарына туры килмәсә дә, Зәкәрия абый ризалыгын бирде. Шулай итеп, бергә эшкә тотынган гына идек, остазым 2005 елның 4 декабрендә, 75 яшендә йөрәк авыруы белән якты дөньядан китеп барды. Минем өчен, барлык туганнары, гомумән, Шәйморза авылы халкы өчен бу зур югалту булды. Зәкәрия абый чын мәгънәсендә авылның зыялысы иде. Күп еллар укытучы, мәктәп директоры булып эшләде. Үзенең яшәү рәвеше, тәртибе белән авыл халкына үрнәк булды ул, урыны җәннәттә булсын.

Бу хәлләрдән соң ниятләгән эшне башкарып чыгу ата-бабаларыбызның һәм остазымның якты истәлеге алдында изге бурычыма әйләнде. Тормыш иптәшем Рәмзия, улларым Рөстәм белән Марат бу ниятемне хупладылар.

Иске Шәйморза музеенда авылыбыз һәм аның кешеләре турында байтак материаллар тупланган. Авылдашыбыз мәрхүм Габдрахман Әбделмановның авыл турында язган кайбер хезмәтләре дә булган. Музейда аның баштагы өч бите саклана, калган өлешенең кайдалыгы билгеле түгел. Ул хезмәттә күрсәтелгән кайбер мәгълүматларны язмамда да кулландым. Шактый документлар Ульяновск өлкәсе дәүләт архивында табылды. Бу шәһәргә берничә мәртәбә сәяхәт кылырга туры килде.

Бу язманы тарих дип түгел, ә тарихтан сәхифәләр дип атасак, дөресрәк булыр . Кайбер өлеше күңелдә калган хатирәләргә таянып язылды. Хәтер ялгышырга, шул сәбәпле кайбер төгәлсезлекләр дә булырга мөмкин. Аннан соң, бер үк вакыйганы төрле кеше төрлечә күрә, төрлечә бәян итә бит. Кайберәүләр, автор күбесенчә үз белгәннәре, күрше-тирәләре турында язган, дип тә әйтергә мөмкин. Нишлисең, һәр кешенең үз әйләнеш сферасы була. Минем исемдә калганнар да шуларга бәйле. Хезмәт сферасында озак еллар русча гына язганга күрә башка, иң беренче чиратта, русча формулировкалар килә, шуларны татарчага тәрҗемә итеп утырам.

Рәхмәт үзебезнең Иске Шәйморза мәктәбенә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы мәрхүмә Рәйсә апа Самерхановага! Мәктәпне тәмамлаганга кырык елдан артык вакыт узса да, ныклы белем онытылмаган икән, акырын гына булса да калкып чыга бара.

Кече Шәйморза авылы, географик төшенчә буенча, Урта Идел территориясенең Идел алды дип аталган урынында, Зөя (Свияга) елгасы бассейнында урнашкан. Әдәбиятта Тау ягы дип аталуы да еш очрый. Бу җирләрнең рельефы көнбатыштан көнчыгышка сузылган калкулыклар (сырт), үзәнлекләр (уй) белән чиратлашып бара. Бу үзәнлекләрдә заманында күп сулы булган, хәзер инде җәй уртасында саегып кала торган елгалар (инешләр) ага. Бу көнбатыштан төньяк-көнчыгышкарак ага торган Карлы, Тилчә, Кече Чынлы, Чынлы елгалары. Алар барысы да Зөя елгасына кушыла. Зөя, үз чиратында, көньяктан төньякка бормаланып-бормаланып ага һәм Казан шәһәре каршысындарак Идел елгасына килеп кушыла. Безнең яктагы авыллар, кагыйдә буларак, шушы үзәнлекләрдән күтәрелеп китүче калкулыкларның итәгендә утыра. Кече Шәйморзадан дүрт километр көнчыгышта — Кундюковка дигән чуваш авылы. Бу авыл бүген Ульяновск өлкәсенә керә. Әйтергә кирәк, Кундюковка үзе дә башлыча татар авылы Кәшәдән күчкән , әмма Кече Шәйморзадан иртәрәк булса кирәк. Кундюковканы узып тагын бер-ике чакрым баргач, Казан—Ульяновск трассасына чыгарга мөмкин. Бу авылдан төньяк-көнчыгыштарак Таковар дигән чуваш авылы бар. Бу авыл исә, административ бүленеш буенча, Татарстанның Буа районына керә. Безнең авыл халкы элегрәк Таковар-Новоселки аша, болын һәм кыр юллары белән, Борындык станциясенә йөрде. Таковар бездән 5 километр булса, Борындык станциясе 8 километр санала. Таковардан ике километр көнбатыштарак, Чынлы елгасының сул ягында Александровка дигән мукшы авылы бар иде, биредә күперне кичеп авылга күтәрелгән җирдә ак балчык (акшар) чыга торган карьер бар. Халык биредән үз кирәгенә акшар казып алды.. Безнең авылдан төньякта, көнбатыштан көнчыгышка сузылган сырттан Чүпрәле—Борындык асфальт юлы уза. Күп дигәндә, өч километр ара. Әмма бирегә Кече Шәйморзадан чыгып булмый, үзәнлектән Кече Чынлы һәм Чынлы елгалары ага. Элек монда вакытлыча күперләр төзелә иде, чөнки яз башында үзәнлекне ташу суы баса һәм ул күперләрне алып китә. Хәзер инде күперләр дә ясамыйлар, чөнки биредән аралашу бөтенләй юк. Төньяк-көнбатышта, 7 километр ераклыкта, Иске Шәйморза авылы урнашкан. Ике арада хәрәкәт бервакытта да өзелми. Чынлы елгасы аша тимер-бетон күпер салынган. Бу күперне инде ташу суы агызырлык түгел. Үзәнлектә юл күтәрелгән. Шәйморза белән ике арадагы калкулыкта — кыр юлы.

Авылдан көнбатышта, ике чакрым Чынлы елгасының югары агымындарак, сул як ярда Космовский поселогы бар иде. Безнең ике авыл бик аралашып яшәде. Язганыбызча авыл бетерелде

Космовскийдан тагын өч километр елга агымы буенча югарырак Ульяновск өлкәсенә караган Конституция дип аталган поселок бар иде. Халык телендә аны «кулаклар поселогы» дип йөрттеләр. Бу торак пунктының тарихы кызыклы.

1930 елларда колхозлаштыру процессында хәлле крестьяннарны «раскулачивать» итеп Себергә сөргәннәр. Әмма кайберләрен үз төбәкләрендә калдырганнар, үз авылларыннан ераграк җирләргә җыйганнар икән. Картлар сөйләве буенча, аларны булачак Конституция поселогы урынына китергәннәр. Башта землянкалар корып, тора-бара агач йортлар салып, җир эшкәртеп көн күргәннәр. Минем уйлавымча, бу НКВДның спецпоселениесе булгандыр. Хрущев заманында режим бераз йомшаргач, поселок бик тиз таралып бетте: кайсы Ульяновскига, кайсы үзенең туган ягына кайтып киттеләр. Әле хәзер дә бер-ике йорт калган бугай.

Авылыбыздан көньякта, икенче үзәнлектә — Бокырлы, Бакырчы, Нариман авыллары. Бу авыллар да Ульяновск өлкәсе составында калган. Тагын бераз читтәрәк Кәшә, Зур Чынлы, Кече Чынлы, Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Яңа Шәйморза, Иске Тинчәле авыллары бар. Халкыбыз бу авыллар белән туганлашып, кодалашып яшәде. Әмма хәзер элемтәләр өзелә бара. Беренчедән, административ реформалар авылларны бүлгәләп бетерде. ТАССР төзелгәндә чиктәш бик күп татар авыллары Ульяновск өлкәсе җирлегендә калган. Алар күп еллар Шәйморзага омтылып яшәде. 1959 елда Шәйморзада район үзәге бетерелгәч, өметләре киселде. Бу авылларда (Кәшәдән башкаларында) актив рәвештә руслаштыру процессы бара. Зур авыл булганга, Кәшә бирешми әле. Район үзәге Шәйморзадан Буага күчте. 1967 елда Буа районын урталай бүлеп, яңадан Чүпрәле районы ясалды. Районнар чите картада бик матур күренсә дә, бу чик гасырлар буе бергә яшәгән халыкны урталай ярып үтте. Мәсәлән, ике тугандаш авыл — Иске Шәйморза белән Яңа Шәйморза, Яңа Тинчәле бер-берсенә иркенләп йөрешә алмый. Чөнки төрлесе төрле районда, арада юл юк. Ульяновск өлкәсендә көмешкә куып, исереп-сугышып ятудан башканы белмәгән безнең күрше чуваш авылларының барысына да әллә кайчан асфальт юллар кертелде.

Юл проблемасы елдан-ел, техника арткан саен катлаулана бара. Элек авыл агае атын җигеп җәмәгатен утырта да арба юлы белән генә кирәкле җиренә җилдертә иде. Хәзер инде табигатькә хозурланып бара торган тузансыз чирәмле арба юллары юк, яңгырдан соң бер машина узып китсә, бөтен юлны вата-казый, аннан соң инде бу юлдан үтәр өчен вездеход яисә трактор кирәк. Ни ат белән, ни техника белән йөреп булмаслык заман килде. Моңардан котылу — фәкать асфальт юл салу гына.

Кече Шәйморзаның үзе турында язганчы, аның чыгышы хакында берничә сүз әйтеп үтү кирәктер.

Безнең авыл тулысы белән Иске Шәйморзадан күчкән. Биредә элек-электән күркәм, кунакчыл, сабыр холыклы, киң күңелле халык яши. Бу халыкның һәрвакытта да замана таләпләренә тәңгәл килгән укымышлылыгы һәм культурасы булган. Заманында алты мәчет булып, халык алты мәхәлләгә бүленгән була. Балалар, алты мәдрәсәдә белем алып, тормыш итәргә, солдат хезмәтенә сәләтле булып чыккан. XIX гасырда биредә атаклы «Әбүбәкер мәдрәсәсе» эшләгән. Оренбург, Казан, Стәрлетамак, Әстерхан якларыннан кадәр шәкертләр килеп укыган.

Шәйморза халкы элек-электән закон таләпләрен, гаделлек кануннарын үтәп яшәгән. Тәртип бозу очраклары бөтенләй булмаган диярлек. Халкыбыз дин таләпләрен дә, дәүләт законнарын да төгәл үтәп барган.

XX гасыр башында Россиядә Столыпин реформалары үткәрелә башлый. Хөкүмәт крестьяннарга җир сатып алу мөмкинлеге бирә. Иске Шәйморза крестьяннары да ызандаш Бокырлы алпавытларыннан җир сатып алалар. Бу җирләр безнең якларда яманаты чыккан Мотовиловлар биләмәсе булган. Мотовиловлар Бокырлы (Мокрая Бугурна) һәм Рус Чынлысы авылына караган бик зур күләмдәге җирләргә хуҗа булалар. Бу җирләр мишәр авыллары Иске Шәйморза, Зур һәм Кече Чынлы белән чиктәш була. Мотовиловлар бу авыл крестьяннарына гел басым ясап торганнар, чәчүлек, болынлык һәм печәнлек җирләре өчен низаглар булган. Кече Чынлы авылы крестьяннары белән бәхәсләр 1906 елда канлы бәрелешкә барып җиткән.Бу турыда “ Чынлы бәете” бар.

XX йөз башында Мотовилов җирләре күп санлы варислар арасында бүленеп ваклана. Мәсәлән, җирләрнең иң көнчыгыш өлеше (Александровка һәм Кәшә авылларына чиктәш) София Классон, Мария һәм Вера Мотовилова, Анна Гельшерт кулында бердәм милек була. Болар бертуганнар (Классон һәм Гельшерт — кызларның кияүгә чыккач алган фамилияләре). 1895 елда, әниләре Елизавета Францевна Мотовилова васыятьнамәсе нигезендә, күп җирләргә хуҗа булалар. Алар бу җирләрне сатып, акчасын бүлешергә уйлыйлар .. Әмма тулаем сатып алучылар табылмый. 1906 елда, илдә Столыпин реформаларын тормышка ашыру максатыннан, милек һәм финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен, Россиядә «Крестьяннар Җир банкы» төзелә («Крестьянский поземельный банк»). Шушы банкның Сембер бүлекчәсе алпавыт кызларының җирен сатып ала. Ханымнар үзләре Петербург шәһәрендә яшиләр, эшне кияүләре, титулярный советник Михаил Дмитриевич Гельшерт аркылы алып баралар. Сату-алу кәгазеннән күренгәнчә (1906 елның 13 ноябре), Мотовилов кызлары җирләрен 280900 сумга саталар. Ул вакыттагы акча курсы буенча бу бик зур сумма.

«Крестьянский поземельный банк» бу җирләрне бүлгәләп крестьяннарга сата башлый. 1908 елда Иске Шәйморзаның 55 хуҗалыгы бу имениенең Чынлы елгасының уң ягындагы Кәшә һәм Александровка җирләренә чиктәш 702 десятина, 1896 квадрат сажин җир сатып алалар. Авыл халкы арасында нинди принцип кулланылгандыр, гамәлдә күбесенчә Шәйморзаның аръягында (Кече Чынлы елгасының сул ягы) яшәүчеләр шул җирләргә күчә. Болар, башлыча, кырык яшьләр тирәсендәге, гаилә тормышлы, көч-куәтләре ташып торган кешеләр була. Минем әти һәм әни ягыннан бабаларым Әбделкәрим Гимадетдинов һәм Кәлимулла Усманов шулар арасында була.

Банк аша хөкүмәт крестьяннарга зур булышлык күрсәтә. Гади крестьяннарның шулкадәр җир алырдай мөмкинлекләре булмый билгеле. Банк бу җирләрне 4,5 процент еллык үсеш белән илле биш ярым еллык кредит хисабына саткан. Бу крестьяннарга җирдән файдаланып, ел саен аз-азлап бурычларын түләп барырга мөмкинчелек биргән. Процент калган бөтен суммага түгел, ә һәр ел түли торган өлешенә генә арттырылган.

Безнең буын кешеләре әдәби әсәрләрдән һәм тарихтан «патша самодержавиесе хезмәт ияләрен изгән» дип укып килде. Бүгенге көндә авыл халкының авыр тормыш хәле һәркемгә дә мәгълүм. Матбугат һәм телевидениедә күккә күтәреп макталган демократик хөкүмәтебез авыл эшчәннәренә «реакцион» патша хөкүмәте кебек дүрт ярым процентлы кредит бирсә, авылларның хәле уңай якка нык үзгәрер иде. Шул ук вакытта хөкүмәтебез стабилизация фондындагы акчаны кая куярга белми аптырый.

Авыл 1910 елда күченеп бетә, аңа Кече Шәйморза исеме бирәләр. Кече Шәйморза зиратыннан көнбатыштарак, Чынлы елгасының уң як ярында, алпавыт Михаил Зимнинский җирләре булган. М.Н.Зимнинский Сембердә зур дәрәҗәле чиновник — губерна секретаре булып хезмәт иткән. 1889 елда мең ярым десятина җирне Н.А.Мотовиловның тол хатыны Елена Ивановна үзләренең кияүләре М.Н.Зимнинскийга бүләк итеп биргән. Бу җирләр өлешчә Бокырлы, өлешчә Рус Чынлысы авылына караган.

Сүз уңаеннан әйтеп китик, 1906 елда Кече Чынлы авылы крестьяннары белән атлы казакларның канлы бәрелеше барган «Мотовилов җирләре» дә берара М.Н.Зимнинский кулында булган.

Кече Шәйморзага юллар волость үзәге Зур Чынлыдан һәм Иске Шәйморзадан шушы Зимнинский болынлыклары аша үтә. Биредә Зимнинскийның эшче-хезмәтчеләре яшәгән Степь дип аталган хутор булган. Халык бу якларны хуҗасы исеме белән «Зимнинский ягы», «Зимнинский җирләре» дип атаган. Безнең мишәр халкы һәрбер атаманы кыскарта: «ский»ны алып бергәч «Зимнин» калган, бу сүз халык телендә шомартылып «Димин» булып калган. Шул яктагы авылны да халык «Димин авылы» дип атаган. Чынлап та, «Зимнин»ны тиз сөйләмдә мишәрчә әйтсәң, «Димин» килеп чыга. Чит җирләрдә авылыбызны Кече Шәйморза дисәң күп кеше белми, Иске Шәйморзаны гына күздә тоталар. Димин дип әйтсәң белүчеләр бар. Мин дә бу язмада авылыбызны кайвакыт шулай атыйм.

Картадан карасаң, авыл җирләре, турыпочмак булып, Ульяновск өлкәсенә кереп тора, төньяктан Татарстан белән тоташа.

Диминның башлангыч чорын төрле кеше төрлечә сөйләгәнгә күрә, бу периодны документлар нигезендә тикшердек. Кайбер мәгълүматлар П.Мартыновның 1903 елда басылган «Селения Симбирского уезда» китабыннан алынды. Ульяновск шәһәре өлкә архивында «Крестьян Җир Банкы»ның алпавыт кызларыннан җир сатып алу кәгазе (купчая крепость) саклана. Шулай ук архивта Иске Шәйморза авылына күчүче крестьяннарның банк белән төзегән килешү документлары бар. Мәсәлән, авылдашыбыз Әбделвәли Хәкимовның ун десятина, 1920 квадрат сажин җир сатып алуы турында документның төп экземпляры архивтан табылды. (ГА У0 фонд №126, инв. опись №1, том II, дело 1327.) Әбделвәли бабайның участогы һәм йорт номеры 17 нче булган. Гыймадетдинов Кәрим(минем бабайның) җир участогы һәм йорт номеры — 47. Бу, авыл планы буенча, хәзер Билалов Азат яшәгән нигезгә туры килә.

Кече Шәйморзага күчүчеләр исемлеге
(архив материаллары буенча алынды):

1. Залялетдин Заббаров.21. Ахмадиша Залалетдинов.
2. Гайнулла Латыфов. 22. Мухаметалим Рахимкулов.
3. Ахмадулла Ахметов. 23. Халит Хасанов.
4. Ханбик Хафизов. 24. Гайнетдин Фахретдинов.
5. Садретдин Мансуров. 25. Сиразетдин Сулейманов.
6. Набиулла Сулейманов. 26. Нигматулла Хамдеев.
7. Арифулла Хайруллов. 27. Камалетдин Тухватуллов.
8. Ханбик Баширов. 28. Туктар Туйдуллов.
9. Низаметдин Ильясов. 29. Сафиулла Абдулхалитов.
10. Ахмадулла Абайдуллов. 30. Закир Хасанович Вахитов.
11. Абдулвали Хакимов. 31. Шакур Хасанович Абдулманов.
12. Нурулла Сулейманов. 32. Мубаракша Залялетдинов.
13. Сафиулла Алиев. 33. Арифулла Багаутдинов.
14. Сафиулла Хасанов. 34. Ахметша Алимов. .
15. Абдулвали Латыфов. 35. Азиз Рахимкулов
16. Шакур Хасанов. 36. Хусеин Сулейманов.
17. Карим Гимадетдинов. 37. Валиулла Вахитов.
18. Давлетша Даминов. 38. Алим Ахмадуллов.
19. Халиулла Мухамадьяров. 39. Каюм Хасанов.
20. Гайнулла Заббарович Адегамов.  

Бу исемлек тулы түгел, кайберләре соңрак һәм башка кенәгәләргә теркәлгәннәр. Биредә исем-фамилияләрне үз кулыма тотып караган документлар нигезендә һәм писарь ничек язган — шул транскрипциядә бирдек.

Җир мәсьәләсенә кире кайтсак, алпавыт Зимнинский җирләре революциядән соң өлешчә Кече һәм Иске Шәйморза авыллары крестьяннары карамагына күчә. Авылыбызның исеме җисеменә йөз процент туры килә башлый. Колхозлашу елларында Кече Шәйморзалылар «Кызыл Сабанчы» колхозы оештыралар. Иске Шәйморзалыларның пай җирләрендә Космовский җир эшкәртү ширкәте һәм шул ук исемдәге поселок хасил була. Поселокка Иске Шәйморза крестьяннары күчеп килә. Бу поселокта 20—25 хуҗалык бар иде.

Иске Шәйморза авылы үзеннән күченүчеләр белән гадел эш иткән. Аерылып чыкканда, Чынлы елгасының сул ягыннан Александровка межасы буенда 11 гектар печәнлек тә бүлеп биргән. Бу печәнлек халык телендә «Сөзмә капчыгы» дип атала. Алга китеп булса да әйтим, 1930 елларда хуҗаларыннан тартып алынган бер җил тегермәнен дә Шәйморза аерылып чыкканнарга, Димингә бирә. Көнкүрештә бик кирәкле бу агрегат авыл халкына күп еллар тугры хезмәт итте. 1930 елларда күчкән Космовский поселогы да җил тегермәне алып күчә. Шәйморзаның (дөресрәге, авылның Вәлиулла исемле бер байның) тагын бер бүләге — 1910 елда салынган мәчет. (Бу кешегә авылыбызның барча халкы исеменнән рәхмәт. Шундый зур саваплы, изге эш башкарганы өчен урыны җәннәттә булсын). Мәчетнең агачларын авыл халкы үз атлары белән ташый. Мәчет ике катлы, бик матур архитектура корылмасы иде. Бүрәнәләре барысы да бертигез, кыру станогыннан чыгарган кебек, матур наличниклы зур тәрәзәләр, бизәкләп эшләнгән баскычлар. Мәчет янына зур булмаган мәдрәсә дә салынган була.

Авылны төзүчеләр бик әйбәт планировка ясаганнар. Урамы туп-туры һәм киң. План буенча, урамның киңлеге 60 сажин (120 метр). Һәрбер хуҗалыкка 600 сажин (24 сутый) йорт урыны һәм бакча өчен җир бирелә. Планда 55 йорт урыны каралган.

Әйтергә кирәк, 55 хуҗалык бергәләшеп бер участок — мулла өчен җир сатып ала. Бу шарт һәрбер крестьянның җир сатып алу кәгазенә язылган. Бу участок муллага бушлай бирелгән.

Кече Шәйморза авылы, ул вакыттагы административ бүленеш буенча, Иске Шәйморза белән бергә, Сембер губернасы, Сембер өязе Зур Чынлы волостена карый. Зур Чынлыда озак еллар буе Еремей исемле кеше волость башлыгы булып торган. Аның исеме белән бәйләп, бу авылны кайвакыт Ярамай Чынлысы дип тә йөртәләр.

Төп урам Чынлы елгасына параллель рәвештә көнбатыштан көнчыгышка таба сузылган. Җир бераз гына авыш булганга, көнбатыш як — югары оч, көнчыгыш як түбән оч дип йөртелә. Калкулык итәгенә утырганга, урамның көньягы — чәчүлек кырлары буендагы рәте югары як, болын буендагы рәт түбән як дип йөртелә. Авылны салганда, алты йорт саен тыкрык калдырыла. Авыл төзелеше өчен бу бик мөһим, бер яктан, янгынга каршы чара булса, икенче яктан, авыл халкына кырга яки болынга чыгып китү өчен уңайлыклар тудыра. Урамның урта бер җирендә мәйдан калдырыла, аның югары ягына әйтеп кителгән мәчет һәм мәдрәсә салына, түбән якта янгын сүндерү кораллары һәм җиһазлар саклау өчен сарай һәм дежур торучылар өчен өй салына. Бу корылмаларны (янгын сарае) тиздән югары якка күчерәләр.

Авылда беренче булып Кече Чынлы авылыннан яшь кенә указлы Шәрипҗан исемле кеше муллалык итә. Ләкин озак эшли алмый, мәхәллә кечкенә булу сәбәпле, тормыш хәле начарлыктан, авылдан китәргә мәҗбүр була. Аның өй планына Нурулла бабай малае Хәсән Сөләйманов утыра (хәзер Наил Җамалиев өенең көнчыгыш ягы). Авылга Мирза мулла килә. Аңа инде, авылның янгын сарайларын башка җиргә күчереп, зур, иркен йорт салып бирәләр. Ул 1930—31 елларга кадәр халыкка хезмәт итә. Аннан, репрессия елларында Казан шәһәренә китә.

Ул, читкә китсә дә, авыл белән элемтәсен өзмәде. Ел саен диярлек, җәй җитүгә, җәмәгате Мәрьям абыстай белән минем бабам Кәлимуллага кунакка кайталар иде. Безнең авыл, тирә-күрше авыл халкы аларны өйдән-өйгә йөртеп кунак итте. Мирза Алим улы Бәрхиев 1890—1974 елларда яшәгән. Фәтхулла хәзрәт нәселеннән. Мәрьям абыстай Буа шәһәрендә туган, әти-әнисе дә дин эшлеклеләре.

Аңардан соң муллалык хезмәтен мөәзин Каюм бабай Хәсәнов башкарды. Тик тиздән 1933 елның май аенда мәчет эштән туктатыла, аның манарасын кисәләр. Бу кара эшкә авылдан кешеләр табылмый, читтән килгән килмешәкләр алына. Манара авып төшкәч, бакырдан ясалган ае җиргә бата. Шуннан ул юкка чыга, яшереп куялар. Серне кемдер теге дөньяга алып киткән ахры. 1990 елларда яңа мәчет төзү турында сүз чыккач, ул ай турында беркем берни дә әйтә алмады

Манарасын кискәч, мәчет башлангыч мәктәп булып кала. Хәсән бабай Сөләйманов өендә намазлар, кичен тәвәрихлар укыла иде. Бу йорт хуҗаларына өстәмә мәшәкать китерсә дә исән вакытында Хәсән бабай, аңардан соң җәмәгате Минҗамал әби бервакытта да зарланмадылар.

Әйтеп узарга кирәк, нинди генә кыенлыклар, кысулар булса да, авыл халкы диннән аерылмады. Бу гомумән мишәр халкына хас сыйфат. Бик актив коммунист булып йөрүчеләр дә шыпырт кына дини йолаларны үтәп килделәр, картая башлагач күбесе, партбилетларын ташлап, мәчеткә йөрде.

Әле авыл төзелеше турында сүз бара иде. Авыл зурая башлагач, уртадагы мәйдан турысында аркылыга (көньякка таба) тагын бер урам салына башлый. Урамга, ни сәбәп беләндер, Уфа исеме бирелә. Беренчеләрдән булып бирегә Әхмәдиша бабай Хәсәнҗаны, Билал бабай Хәсәнҗаны күчеп утыралар. Бу урам барлыгы 8—10 йорттан артмады. Шул урамнан нәкъ көньякка, 200—300 метр югарырак, җил тегермәне, аннан бер ярты чакрым югарырак колхозның ындыр табагы урнашкан иде. Соңрак, колхозлар Космовский белән берләшкәч, ындыр табагы җирнең бер урта өлешенә һәм көньяккарак күчерелде. Ул Космовский поселогы белән Кече Шәйморза арасында, Зур елга дип аталган кыр ерганагы башланган бер урында иде. Бу ындырга әле 1960 елларда да ашлык кайтарылды.

Авыл оешкач, 1910—1911 еллардагы халык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда (Сембер шәһәренең архив материаллары), биредә 55 хуҗалык исәпләнгән. 109 ир, 152 хатын-кыз булган. Шуларның хезмәткә яраклылары — 146 кеше (ирләр — 69, хатын-кызлар — 77). Яшүсмерләр — 22 бала. Авылда 61 ат, 51 сыер, 84 баш сарык исәпләнгән. Биш хуҗалык атсыз, өчесе атсыз да, сыерсыз да булган. Бер атлы хуҗалык — 40, ике атлылары — 9 һәм 3 атлы бер хуҗалык булган. Бер сыерлы — 37, ике сыерлы — 7 хуҗалык саналган, сыерсызлар 11 хуҗалык булган.

Авылның түбән ягының бәрәңге бакчаларыннан соң болын башлана. Бу болын Чынлы елгага кадәр безнең авылныкы, елганың сул ягында Яңа Шәйморза, Чуваш Шәйморзасы һәм Иске Шәйморзаның печән җирләре башлана.

Әтием Миргасим Гыймадиев әйтүенчә, авыл күчкән елларда инешебез тирән һәм күп сулы булган. «Атлар йөзә иде», — диде әти. Елга саега барып, 1950 елларда бөтенләй ярлары тигезләшеп, суы җәелеп, болын сазлыкка әйләнә башлады. Авыл халкы тар гына канау казып, елганы авыл турысыннан дәвам иттерделәр. Бу канау төп елгадан бераз тирәнрәк булганга, су шарылдап ага иде. Шуңа күрә елганың бу җирләрен «шарылдавык» дип атадылар. Без, әле малайлар, бу елганың (канау) бер ярыннан икенчесенә сикереп уйный идек. Канауны казыганнан соң авыл турысыннан агып киткән сулар күршедәге мукшы болынына җәелә башлый. Бу авыл, үз чиратында, Уфай кушаматлы мукшы бабай җитәкчелегендә канауны 90 градуска борып, Кече Чынлы елгасына тоташтыралар. Елганың бу җире шуннан Уфай канавы дип атала башлый.

Авыл халкы, нигездә, иген игү белән шөгыльләнгән. Кайберәүләр, җир эшләреннән тыш, башка һөнәр белән шөгыльләнеп карый. Мәсәлән, Гайнетдин бабай йорты янганчы калач пешергән. Бу йорт югары рәттә көнбатыштан дүртенчесе булган. Гайнетдин бабайның кызы Хәлиуллина Хәлилә һәм оныгы Хәлимә апа бар иде. Инде Хәлимә апа да моннан 2—3 ел элек вафат.

Кайберәүләр терлек сатып-алып караган. Безнең бабай Әбделкәрим Гыймадетдинов НЭП елларында, бераз алга китүне санамаганда, әллә ни файда күрә алмаган.

Шәрипҗан бабай Вәлитов умартачылык белән шөгыльләнгән, аны кулаклар исәбенә кертеп 1930 елларда Себергә озатканнар. Аның йортында Ханбиков Зыя гаиләсе яши, алардан соң ул өйне Кундюковка авылына саталар. Сугыштан соң бу планга Әхмәдуллин Фәйхрәхман йорт салган. Хәзер инде бу йорт та буш, хуҗалары вафат, исән балалары читтә яши. Кулак итеп озатылучы Шәрипҗан бабай 1941—1945 еллардагы сугыштан соң авылга әйләнеп кайтты. Җәмәгате белән Рәхимҗан Гомәровның буш торучы өендә яшәде. Терлек алып, суеп, Ульяновск һәм Казан шәһәрләренә илтеп сатты, умарталар тотты. Шулай итеп, гомеренең ахырына кадәр мохтаҗлык күрмичә дөньяны куйдылар. Балалары юк иде, үзләре үлгәч ул йортта Хәлиуллина Хәлимә яшәде.

Авылда хәлле кешеләр исәбендә минем бабай — Кәримулла Усманов та була. Бабайлар белән янәшә генә торганга (бер йорт аша), әнием һәм башка кешеләр сөйләве буенча бабам турында шактый беләм. Шуңа күрә бу турыда да язасым килә.

Авылга күчкәч, кеше белән бертигез җир алса да, бик тырышып эшләп хуҗалыгын алга җибәрә алган ул. Физик яктан таза һәм эш сөючән кеше булган, гомерендә бер мәртәбә дә аракы эчмәгән һәм тәмәке тартмаган. Үзен-үзе һәм гаиләсен аямыйча эшләгән. Кыш көне дә, бөтен халык ял иткәндә, ялланып урманнан агач ташыган. Алган акчасына тагын ат алган. Халык санын алганда, авылдагы өч атлы кеше шул булгандыр. Соңрак атлары дүрткә җиткән, дүрт ат белән Төке якларыннан агач ташыган. Берничә ат белән юл йөрү җиңел булмагандыр, таудан төшүләре, үр менүләре бар бит. Бүрәнәләр салган озын олаулар кышкы юлда кагылмада ава, бабай олауларны берүзе турайтырга өйрәнгән, атлары да таза булган. Тора-бара иген уру машиналары (жатка) алган. Кайберәүләр игенне урак белән урганда, бабай жатка белән эшләгән. Бер уракчы көненә ике сутый иген урса, жатка өч гектарга кадәр мәйданны эшкәртә. Жатка ашлыкны көлтә-көлтә итеп салып калдыра, аны бәйләве дә җиңелрәк.

Әнием Маһидә 1907 елгы, ул кечкенә вакытта әнисе, минем әбием Нәгыймә, чагыштырмача яшь вакытта үлгән. Бала тапканда өзлегеп калган булган, күрәсең. Бабай 40 яшьләр тирәсендә яңадан өйләнә. Чәке авылыннан Бибизөһрә исемле кыз алып кайта. Безнең халык Чәке белән бик аралашмый, ара ерак. Бабай урман ташыганда белгәндер инде ул якларны.

Колхозлаштыру елларында таза хәлле Кәлимулла бабайны «раскулачивать» итеп Себергә озату турында сүз чыга. Әмма җыенда авыл халкы аны яклап чыга. Бабай күп ярлыларга ярдәм итеп, атын, көзгә кадәр орлыгын биреп торган. Шулай да бабайны исемлеккә кертәләр. Активистлар арасында бабайның тормышыннан көнләшүчеләр булган, ахры. Авыл җирендә, бигрәк тә яшьтәшләр арасында, еш була торган хәл бу. Бабайның кече улы Габделәхәт абзый, инде үзе дә хәзерге көндә олы яшьтәге кеше, ул хәлләр турында болай сөйли: «Без балаларны алып китәргә киендереп бастырганнар иде. Кулакларны озатырга Шәйморзадан прокурор төшә. Артлы чанада кучер безнең туганыбыз булган. Юлда ул прокурорга Усманов улы Хәбибулланың Кызыл Армиядә хезмәт иткәнен әйтә. Прокурор бу турыда активистлардан сорый, тегеләр бу фактны яшергән булып чыга. Бабайның олы улы Хәбибулланың Кызыл Армиядә призыв буенча хезмәт иткән вакыты була бу. Тикшерә торгач, авыл халкының җыенда әйткәннәре дә калкып чыга. Өстәвенә, бабай бервакытта да ялчы тотмаган, гел үзенең гаиләсе көче белән эшләгән икән. Прокурор активистларны пыр туздырып кайтып китә, бабай Себердән котылып кала.

Шуннан икенче көнне үк атларын, мал-мөлкәтен илтеп тапшырып, колхозга керә. Монда тагын бер мәсьәлә бар. Себер китәсе булгач, бабабыз мөлкәтләренең беришен тирә-күрше, туган-тумачага биреп торалар. Соңыннан кешеләр бу әйберләрне, малны кайтара, тик кайбер күршеләр бирми. Боларны Бибизөһрә әбием озак еллар рәнҗеп искә ала иде.

Алга китеп булса да, бабай турында сөйләп бетерим. Сугыштан соңгы елларда бәрәңге бакчасын сөрергә атлар белән проблема булган, колхоз эшеннән бушамаганнар. Дүрт атын колхозга тапшырган алтмыш яшьлек бабай шунда көрәк белән берүзе бер бакча җирне казып бетергән. Соңрак коедан салкын су эчеп, һавада ял итеп утырып торган. Шуннан аякларын көч-хәл белән хәрәкәтләндерә ала , бераз тернәкләнгәч, кыен атлый торган булып калды. Инде картайган елларында да каралты-кура төзек, ишегалды, капка төпләре һәрвакыт чиста итеп себерелгән булыр иде.

Бабай кырыс холыклы кеше иде, гаиләсен дә тәртипле, нык тотты. Ул куйган тәртипләр безгә, оныкларына да кагыла иде. Кыш көннәрендә кече якка, сәкегә сафлап утыртып, безгә догалар өйрәтте. Боргалансаң, чыбык белән сызып та ала иде.

И.В.Сталин белән яшьтәш бабам 1966 елда вафат булды. Җәмәгате Бибизөһрә әби соңгы елларын Шәйморзада улы Габдрахман абый тәрбиясендә булып, 1975 елда җан тәслим кылды. Газиз бабамның һәм аның җәмәгатьләре Нәгыймә әби белән Бибизөһрә әбинең урыннары җәннәттә булсын…

Безнең авылда беренче күмәк хуҗалык 1929 елда оеша. Бирегә җиде хуҗалык катнаша, колхозга «Кызыл Сабанчы» дип исем бирелә. Беренче рәис итеп Җәмәли Ханбиков сайлана. Колхоз идарәсе мулла өчен салынган өйнең көнчыгыш ягына, кечерәк өлешенә урнаша. Зуррак ягы уку йорты (изба-читальня) итеп файдаланыла. Колхозның атлары һәм терлекләре авыл мәйданының бер ягында, мәчеттән көнчыгышка, хәзерге Ибраһим Ханбиков һәм Сәгъдәт Баһаветдинова планнары урнашкан җирдә була. Мәйданның көньяк-көнчыгыш өлешендә тимерчелек алачыгы урнашкан иде.

1932—1933 елларда колхозны Латыйф Вахитов җитәкли. Ул елларда колхозларның хәле шактый түбән була. Колхозларда барлыгы 10—15 ат, шулкадәрле үк сабан яки сука, орлык сакларга берничә келәт, 15—20 сыер, алар һәм атлар өчен абзар булган. Алдагы елларда аз гына җитештерү көчләре белән дә халык могҗизалар тудырды. Җир эшкәртү атлар белән башкарыла, орлыкны кул белән чәчәләр, өлгергән игеннәрне урак яки чалгы , жатка белән урып- җыеп алалар. Көлтә бәйләү, чүмәлә кую һәм көлтәләрне ындыр табагына ташу кебек авыр физик эшләр үз вакытында эшләнгән. Иген чабагачлар белән сугылган.

Шулкадәрле авыр физик хезмәт колхозчыларның бик тырышып һәм вакыт белән санашмыйча эшләвен таләп иткән. Без моны үзебезнең әти-әниләрнең сөйләвеннән, ә олыраклар үз тормышларыннан чыгып беләбез. Шушы авыр шартларда да безнең уңдырышлы җирләребез канәгатьләндерерлек нәтиҗә биргән.

«Кызыл Сабанчы» колхозы Айзатулла Усманов җитәкчелек иткән елларда аеруча алга киткән. Ул сугышка киткәнче (1933—1942 елларда) рәис булып эшләгән. Бу чорда колхоз берничә иген уру машинасына (жатка) ия була, ат көче белән (4 ат җиккәннәр) эшләүче ашлык суктыру машинасы кайткан. 1935 елда колхозчылар яхшы уңыш алганнар. Бу елдагы икмәк күләмен, аның тулаем җыеп алынуын һәм дәүләткә тапшырылуын күрсәтүче саннар архивта сакланган.

«Кызыл Сабанчы» колхозы.

Коллектив хуҗалык җирләре — 466 гектар.
Сөрү җирләре — 420 га;
хуҗалыклар саны — 40;
колхозчылар саны — 120.
Чәчү мәйданында бөртеклеләр — 401 га.
Уртача уңыш — 10,2 ц.
Тулаем җыем — 4510 ц.
Дәүләткә тапшыру — 802 ц.
Хезмәт көненә бүлү — 1626 ц.
Бер хезмәт көненә 7,6 кг икмәк бирелгән.

Биредә күренгәнчә, һәрбер хуҗалык уртача 40 центнерга кадәр иген алган. Революциягә кадәр хәлле крестьяннарның да бу кадәрле игенгә тиенгәне булмагандыр. Күзгә бәрелеп торганы, дәүләт заданиесе дә, чагыштырмача күп булмаган (сугыштан соңгы елларда бөтен игенне кырып-себереп алалар иде). Әйбәт күрсәткечләр белән эшләү сугыш башланганчы дәвам иткән. Хуҗалык зураю сәбәпле, колхоз каралтыларын бүтән җиргә, авыл кырыена — мәйданнан көнбатышка, югары якның бәрәңге бакчалары артына кырга күчерәләр. Уфа урамының бакчалары артында төньяктан көньякка ике урам булып, гомуми түбә астында кырыклап келәт була. Келәтләрдән ары атка тагылма җиһазлар, аның янында ат абзары, аннан соң терлек фермалары тезелеп киткән иде.

Күршебез Космовский поселогы турында да язып үтик. 1929 елда җирләрне эшкәртү буенча ширкәт оеша. Ширкәтнең оештыручысы һәм аның беренче рәисе Камалов Кәшшаф була. 1935—1936 елларда хуҗалык белән Зәрифулла Усманов җитәкчелек итә. 1936—1941 елларда Исмәгыйль Җамалетдинов рәис була. Ул сугышка алынгач, 1941 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр хуҗалыкны Кәшшаф Камалов җитәкли. Колхозның соңгы җитәкчесе — Шаһи Җәббаров.

Кече Шәйморза белән кушылгач, авыл «Кызыл Сабанчы»ның бер бригадасы булып калды. Бригада белән озак еллар Зыя Кәшшаф улы Камалов өзлексез җитәкчелек итте 1958 елда колхозлар эреләндерелеп, Космовский поселогы Димин белән бергә, Иске Шәйморза авылының Сталин исемендәге колхозның дүртенче бригадасын тәшкил итте. Поселок белән бригадир ярдәмчесе вазыйфасын да шул ук Зыя Камалов башкарды.

Шәйморза музеенда 1935 ел буенча Космовский колхозының эш нәтиҗәләре бар:

Хуҗалык җире — 220 гектар.
Сөрү җире — 174 гектар.
Хуҗалыклар — 22.
Колхозчылар саны — 73.
Уртача уңыш — 11,2 центнер.
Хезмәт хакына икмәк — 4,6 кг.

Бу, заманына карата, яхшы күрсәткечләр.

Авылыбыз кешеләре турында язганда, иң беренче чиратта, мөхтәрәм кеше, мөәзин Каюм бабай Хәсәновны искә алам.

Шушы кечкенә генә авылда да муллаларга көн беткәч, бу вазыйфаны Каюм бабай башкарды. Дин әһеле буларак, ул властьлар тарафыннан күп җәберләүләр күргән. Колхозлашканда бай булмаса да, бурасын сүтеп алганнар, атын алып киткәннәр. Авыл халкы аны мөәзин буларак та, гадел һәм ачык кеше буларак та ихтирам итте. Авыл тормышына да ул уңай тәэсир итте. Бала чагымнан бер вакыйга исемдә калган. Җиде-сигез яшьлек вакытта, ни өчендер, югары очтан елап өйгә кайтып барам. Шунда мине мөәзин бабай туктатты. Кем икәнлегемне, нигә елаганымны сорашып, башымнан сыйпады. Соңыннан кесәсеннән бер кисәк шикәр чыгарып бирде. Әле генә елап килгән бала, кош тоткан кебек очынып кайтып киттем. Шулай, олыларны да, кечеләрне дә җайлап, авылны тәртипкә салып торган ул. Колхоз эшенә дә чыга иде. Кызыл билбавын бәйләп, кәләпүшен киеп, өчаякка асып куйган зур иләк белән ындыр табагында ашлык иләгәнен хәтерлим.

Ул 1954 елның көзендә вафат булды. Бу вакытта мәктәптә укулар бара. Сыйныфыбыз белән бабайны күмәргә җибәрергә сорадык. Күпме сорасак та җибәрмәделәр. Мөәзин бабайдан соң җәмәгате Сәрвиҗиһан абыстай да озак тормады бугай. Каюм бабайның нәселе Диминда калмады, уллары Солтангәрәй абый (алтын куллы кеше) Шәйморзага күчеп китте, тегермәндә эшләде.

Авыл мулласы вазыйфасын төрле елларда Рәхимкулов Мөхәммәтгалим, Хәсәнов Закир, Ахметов Хәбибулла, Сөләйманов Мостафа, Усманов Габделәхәт башкарып килделәр. Авыл кечкенә булганга, бу эшнең материаль ягы юк дәрәҗәсендә. Биредә инде халыкка хезмәт итү турында гына сүз бара. Мөселман халкында кеше туганнан алып үлгәненә чаклы бөтен халәте дини йолалар белән аралашып бара. Бу санап киткән кешеләрнең күбесе дөньяда юк инде, саваплы гамәлләре өчен Ходай аларга әҗерен бирсен. Габделәхәт абзый, аяклары авыру сәбәпле, бу вазыйфаларны 2005 елда Дәүләтшин Вазыйхка тапшырды. Хатын-кызлар арасында бу эшне Туктарова (Сөләйманова) Фәүзия апа алып бара.

Авылыбызның мөхтәрәм картлары турында да әйтеп китик. Димингә гаилә корып яшь-таза ир-егетләр булып килүчеләр мин белгәндә мәчет картлары иделәр инде. Мәсәлән, Туктаров Мөхтәр бабай, кулы тезенә җитеп торган кеше, яше шактый булуга да карамастан, колхозда балта остасы булып эшләде. Гомумән, Мөхтәр бабайның нәселе таза. Аның оныклары — Тимерша абый уллары Гаделша һәм Радик — бабаларына охшаганнар, зур гәүдәле кешеләр. Мөхтәр бабай җәмәгате Мәхүпҗамал әби белән бик килештереп яшәгән, картайгач та көн дә йокларга ятканда бәхилләшеп ятканнар.

Туктаров Шәрип бабай бервакытта да төшенкелеккә бирелми торган, шат күңелле кеше иде. Аның чыгарган шаян җырларын, такмакларын бөтен авыл җырлап-сөйләп йөрде. Кайсыдыр елларны рамазан ае җәйгә туры килде. Намаз уку йортында кич авыз ачкач, картлар җыелып тәвәрих укый. Шәрип бабай бик матур укый иде. Урам як тәрәзәне ачып куялар, бөтен авыл яшьләре шунда җыелып тыңлап тора.

Шәрип бабай белән бәйле тагын бер вакыйга истә калган. Шәрип бабай һәм киленнәре Судия (Яңа Тинчәле кызы) кул арбасы белән терлек азыгы әзерлиләр. Бабайның аяклары авырта, шуңа күрә Судия тартып, Шәрип бабай арбага утырып бара. Кайтканда да Судия арбага терлек азыгы төяп, аның өстенә Шәрип бабайны утыртып тартып кайта. Шулай итеп икәүләп эшлиләр иде.

Картлардан. Баһаветдинов Ариф бабай кышкы салкында ялан кул белән кое янында боз чапты.

Туктаров Сабир бабай бик оста терлек санитары иде. Сафиуллин Ариф бабай балта остасы. Картлардан Усман бабай һәм Хәсән бабай Гомәровлар, кырый йорт Әхмәдуллин Кәримулла, Нәсим бабай (ул умарта чагудан үлде), колагына катырак Ялтдин бабайлар бар иде. Бу бабайлар мөәзин бабай белән бергә авылны тәртиптә тоттылар. Әгәр дә ялгыш кына картлар яныннан исәнләшмичә узсаң, шунда ук шелтә аласың, яисә әтигә әйтеп арт сабагыңны укыталар. Алар инде барысы да күптән мәрхүм. Авылда яхшы тәрбия өчен алардан соң килгән буыннар исеменнән зур рәхмәт, авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын.

Сүз уңаеннан әйтеп китим, безнең авыл халкы, чынлап та, тәртипле булды. Йөз еллык тарихында нибары бер җинаять эше булган. Еллар үткәч, моның да бернинди җинаять булмаганлыгы ачыкланды. Бу турыда бераз тукталып китик.

Илленче еллар башында Харис абый Сәйдәшев һәм тагын бер-ике кеше колхоз кушуы буенча шәһәргә барып, сарык ите саталар. Колхоз, акчасы юк сәбәпле, бернинди аванс-мазар бирә алмый, юл расходын ит акчасыннан капларга булалар һәм шулай эшлиләр дә. Идарәгә биргән отчетлары тиенгә кадәр туры килә. Ит сатучылар Колхоз базары янында ашханәгә кереп ашап чыгалар.Шуны гаеп итеп җинаять эше ачыла, Харис абыйны утыртып куялар. Авыл халкы шунда ук Харисның гаебе юктыр, андый кеше түгел ул, диде.

Хәзерге көн күзлегеннән караганда, аларга ашау гына түгел, тәүлекләп түләү дә тиешле. Әмма ул елларда кырдан башак алып кайткан өчен утырталар иде. Әле 80 нче елларда Харис абый XXII партсъезд колхозында ревизия комиссиясе председателе булып эшләде. Ышанычсыз кешене анда куймаслар иде.

Кайбер авылларда нык таралган начар гадәт — кушамат кушу безнең авылда булмады.

Тәртип дигәннән, кайвакыт яшь егетләр, аулакта яисә клуб тирәсендә, кызлар алдында бераз әтәчләнеп ала. Әмма эш борын канатудан узмый, безнең авыллар беркайчан да милиция буенда йөрмәде.

Картлар турында яздык, инде мөлаем әбиләребез турында язып китик. Монда инде мөәзин бабай җәмәгате Сәрвиҗиһан абыстай, Хәмәдәлим бабай җәмәгате Гайниҗамал абыстай турында әйтеп китик. Бу абыстайларның урыннары һәрвакыт түрдән булды. Догалар, мөнәҗәтләр укып, авыл хатыннарын яхшыга өндәделәр, үз-үзләрен тотулары да башкаларга үрнәк булды.

Авылыбызның тагын бер күренекле кешесе — Ильясова Таифә әби. Бөтен авылыбызның диярлек кендек әбисе, аның урыны да һәр өйдә түрдән иде. Ул бик тыйнак кеше булып хәтеремдә калган, бервакытта да гайбәт сөйләми иде. 1870 елда туган, В.И.Ленинның яшьтәше. Кыз вакытында әтиләре белән Урыс Чынлысында ялланып алпавытка печән чапкан. Шунда кемнәргәдер кунакка килгән Ульянов-Ленинны күргәнем бар, дип сөйли иде. Әле мин студент вакытта каникулга кайткач: «Менә, улым, син укыган кеше, тыңла әле, югыйсә миңа ышанмыйлар», — дип, миңа моны тагын бер кат сөйләде. Олы яшьтә булса да, Таифә әбинең зиһене яхшы иде, ул яктан шик юк. Урыс Чынлысы Сембердән ерак түгел, яшь Ульянов үзенең яшьтәшләре, алпавыт малайлары янына килгән дә булырга мөмкин. Әмма бу факт тарихка кермәгән, шуңа өзеп әйтеп булмый. Үзем хөрмәт иткән кендек әбиемнең бу сөйләгәннәрен язып китеп мин үз бурычымны үтәдем. Таифә әби 1981 елда 111 яшендә вафат булды. Безнең якларда иң озак яшәүче. Гомерең озын булсын дип теләүчеләр күп булган, күрәсең.

Авылыбызның иң картларыннан кала икенче буын — гасыр башында туганнар — 50 нче елда колхозның төп эшче көчләре булды.

Тырыш һәм эшчәннәр күп булса да, Хәсәнҗан абзый Әхмәдишин һәм аның җәмәгате Заһидә апага тиңнәр юк иде. Бу пар колхоз эшендә дә, үз хуҗалыкларында да бик тырышып эшләде. Башкалар белән генә түгел, үзара да ярышып эшләделәр кебек. Икесе дә шаян сүзле, бигрәк тә Заһидәттәй, һәрбер эшне уен кебек күңелле эшли иде. Көч куеп һәм җай белән эшләнгәндә, эш уен кебек рәхәтлек бирә бит ул. Аларның эшләгәнен карап торуы да рәхәт иде.

Ихтирамга лаек тагын бер кешене телгә алмый мөмкин түгел — Дәүләтшин Кадыйр бабай. Яшь вакытларында читтә дә эшләп йөргән, дөнья күргән кеше. Берара колхозда бригадир булып эшләде, соңрак арба-чана, сбруй-дирбия төзәтеп торды. Бик җайлы арбалар ясавы белән танылды. Карап торышка бик матур булмаса да, арбалары нык һәм эш өчен уңайлы иде. Кадыйр бабай арбаларны шактый тәбәнәк һәм көймәсен тирән иттереп ясый. Биек арбага йөк төяү өчен юкка артык көч сарыф итәргә туры килә. Безнең якларда җирләр тигез,менделе-төштеле урыннар сирәк. Кадыйр бабабыз шул үзенчәлекне искә алып арбаларның биеклеген киметә. Ә арбаның тирән көймәсенә терлек азыгы да күп сыя. Крестьян терлеген шуның белән кыш чыгара бит. Кадыйр бабай ашыкмыйча гына, бик мәгънәле итеп сөйли. Берәр әйберне төзәткәч: «Сто лет будет служить», — дип көлдереп куя. Кадыйр бабай 1970 елда үлде ул, истәлеге булып арбалары калды. Үзе үлеп күп еллар үткәч тә, «бу Кадыйр бабай арбасы» дип сөйлиләр иде.

Бу буынга Касыйм бабай Гыймадиев, безнең әтиләр, бераз яшьрәкләр — Сәләхетдин Халиков, Миңгали Ильясов, Фоат Мөбәрәкшин, Кыям Садретдинов, Зиннур Ханбиков, Сабир Мансуров, Гыйльметдин Фәхретдинов, Җиһанша һәм Зәкәрия Әлимовлар, Хәбибулла Әхмәдуллин, Исмәгыйль Ханбиков, Габдрахман Әбделманов, Габдрахман Усманов абзыйлар һәм башкалар керә.

Элекке авылны тегермәнсез күз алдына да китереп булмый. Хәзерге кебек кибеттә он, макарон-вермишель, ипи — болар берсе дә юк иде. Ипи, умач пешерү өчен дә он кирәк, он ясарга тегермән кирәк. Шәйморзадан күчерелгән җил тегермәне авылдашларга күп еллар хезмәт итте. Тегермәнчеләр авылда һәрвакыт авторитетлы кешеләр булды.

Диминда беренче тегермәнче Зәйни бабай булган. Ул Усманов Кәлимулла бабайның җәмәгате Бибизөһрә әбинең туганы. Соңрак алар Магнитогорскига күчеп киткәннәр. Зәйни бабайның балалары элекке елларда авылга кунакка кайтып йөриләр иде. Сугышка кадәрге елларда тегермәндә Садыйк абзый Мансуров эшли. Ул сугышта югала. Аннан соң төрле елларда Госман Гомәров, Арифулла Сафиуллин абзыйлар эшләгән. Соңрак Сабир Мансуров, Харис Сәйдәшев һәм Дәүләтшин Кадыйр абзыйлар тегермәнче вазыйфасын башкарды. 1960—1970 еллар арасында Иске Шәйморзада электр энергиясе белән эшли торган тегермән салынды, җил тегермәннәре кирәкми башлады. Техниканың алга үсеш процессының бер мисалы бу. Хәзер җил тегермәннәре беркая да юк. Тарихны язганга күрә, тарихта булган җил тегермәненең конструкциясен өстән генә булса да язып китим.

Әйтергә кирәк, җил тегермәне — балта осталары сәнгатенең бер шедевры ул. Бу корылма күләме белән шактый зур булса да, кайбер җирләрендә бик төгәллек сорый. Тегермәннең корпусы сигез почмаклы агач бура булып, биеклеге 25—30 метрга җитә. Түбәсе, танк башнясы кебек, 360 градуска борыла ала. Аның бер җиреннән горизонталь вал чыгып, аңа, самолет пропеллеры кебек почмак ясап, алты канат беркетелгән. Җил басымы белән канатлар әйләнеп китә һәм горизонталь валны хәрәкәткә китерә. Башняның артыннан озын өч бүрәнә койрык ясап җиргә кадәр диярлек төшә. Койрыктагы барабанны рычаг ярдәмендә кул белән әйләндереп, башняны лебедка принцибы белән уңга яки сулга борырга мөмкин. Җил юнәлеше үзгәргәндә шулай башняны борып, янә канатларны җилгә каршы куялар. Канатлар беркетелгән горизонталь вал әйләнешне тизләтеп, тегермәннең нәкъ уртасында урнашкан вертикаль вал-орчыкка бирә. Орчыкның түбән башы табанга таянган, бераз югарырак диаметры ике метр, калынлыгы 0,5 метр чамасы тегермән ташы беркетелгән. Бу таш астында шундый ук зурлыкта хәрәкәтсез таш ята. Җил көче белән орчык өстәге ташны әйләндерә. Ике таш арасына бөртек коела, ул шунда тартылып, он хасил була.

Әйләнүче механизмнарны бер-берсенә тәңгәл китерергә, көйләргә кирәк. Бу эш тегермәнне төзүчеләрдән, тегермәнченең үзеннән шактый осталык таләп иткәндер, дип уйлым.

Он тарттыру өстенә, тегермән халыкның җыелу урыны, үзенә күрә бер клуб иде. Кыш көннәрендә халык аеруча күп җыела, чират көткәндә бер көе генә эшләгән тегермән тавышы астында кызык хәлләр булгалый, читтән кайтучылар шәһәр яңалыкларын, армиядән кайтучылар армияне, хатын-кызлар гаилә хәлләрен сөйли… Шуларны тыңлый-тыңлый салкында оеп китәсең, аннан йөгереп әйләнеп киләсең. Шушы тегермәндә ишеткәннәр дә авыл баласының дөньяга карашын ни дәрәҗәдәдер формалаштыргандыр

Авыл халкы яратып җыела торган тагын бер җир — тимерче алачыгы. Ул хәзерге клубның көньягындарак, мәйданның көньяк-көнбатыш өлешендә булды. Тимерчелек колхозныкы саналса да, авыл халкы бөтен гозере белән шунда килде. Сынган көрәк, ярылган балта, тишелгән казан, комган, савыт-саба, эрегән самоварларны тимерче тотып карый, башын чайкый, шуннан калдырырга куша. Икенче килгәнче ясап куя, акча-фәлән алмый иде. Иртәнге ашны ашаган вакытта тимерчелектәге чүкеч тавышлары бөтен авылга тарала, димәк тимерче эшли. Биредән халык бервакытта та өзелми иде, кайсы үз кирәгенә, кайсы тимерчеләр эшләгәнне карап торырга бара.

Тимер кисәген учактагы күмерне һава белән өрдереп нык иттереп кыздыралар. Аннан соң тимерче аны келәшчә белән алып сандалга куя. Ярдәмче кувалда белән кызган тимерне кыйный, тимерче кечкенә чүкеч белән сандалга сугып тора. «Ник сандалны юкка кыйный?» — дип гаҗәпләнгән идем мин. Ә ул шулай ярдәмчегә кая һәм нинди көч белән кыйнарга аңлатып тора икән.

Тарихтан билгеле, патша хөкүмәте татарларга тимерчелек һөнәре белән шөгыльләнергә рөхсәт итмәгән (корал ясамасыннар дип). Безнең авылда тимерче булып чуваш агайлар эшләде. Шуларның берсе Никодим агайны хәтерлим. Алар хәзерге Ибраһим абзый Ханбиков йорты булган нигездә яшәделәр. Бездән бер генә йорт аша булганга, бик нык аралашып яшәдек, балалары белән бергә уйный идек. Татарча-чувашча сөйләшеп аралаштык. Аннан алар Кундюковкага күчеп киттеләр. Тимер юл станциясенә барганда-кайтканда аларга кереп йөрдек. Никодим абзыйның җәмәгате Дуня апа мине күрсә, кочаклап елый иде. Минем белән яшьтәш малае булган, яшьли үлгән.

Тимерчелек белән бәйле тагын бер хатирә. Урман асты ягыннан Шланка авылыннан Инглис дигән бер егет (Энгельс мөгаен) фурага печән олавы кадәр каен күмере төяп килә. Мин аңардан мылтыгыннан атып карарга сорый идем. Бер мәртәбә аттырып карады бу, көпшәне күккә табан турылап, прикладны үз җилкәсенә терәде, мин тәтегә бастым. Мылтык бик каты гөрселдәде.. Күмерне игенгә алыштырып китә иде ул.

Молотобоецлар булып авылның тазарак егетләре Барый Туктаров, Яфәр Гыймадиев, Расыйх Рәхимкуловлар эшләгәне истә калган. Тимер кыйпылчыгы кереп, Расыйх абыйның бер күзе зарарланды. Соңрак тимерчеләрне чит авыллардан эзләп йөрү бетте, үзебезнең Габделхалик һәм Габделәхәт Усмановлар эшләде. «Кызыл Сабанчы» колхозы беткәч, тимерчелек тә Иске Шәйморзада гына калды.

Габделхалик һәм Габделәхәт абыйлар турында тулырак язып китим. Алар — минем әнинең энеләре. Авыл җирендә эшләнә торган теләсә нинди эшне булдыра алар. Җир эшкәртү, балта, тимер эше, техника төзәтү, түбә ябу, мич чыгару кебек эшләрне җиренә җиткереп башкардылар. Әнинең тагын бер энесе Габдрахман абый Усманов районда җиңел машинада эшләде. Көн дә иртә белән үз балалары белән бергә безне, 15—20 кешене, «ГАЗ-69» машинасына төяп барды. 8 км ераклыктагы Иске Шәйморзага җәяү йөреп укучы11—12 яшьлек балаларга бу зур җиңеллек иде. Бу язылган юллар мәрхүм Габдрахман абыйга рәхмәт йөзеннән дога булып барсын.

Әти мәрхүм бер сарыгын сатып, миңа алтынчы класска кергәндә велосипед алып бирде, шуннан минем эшләр рәтләнеп китте. Үзем җиденче класска барганда сеңлем Кәүсәрия 5 нче класска Шәйморзага йөри башлады. Велосипедка алга аны утыртып йөри идем.

1937 еллар «Сталин репрессиясе еллары» дип атала. Бу елларны ялган шикаять белән бер гаепсез кешеләрне төрмәләргә, лагерьларга япканнар. Аларга карата каты хөкем чаралары чыгарылган. Әмма бу афәт безнең авылны читләтеп уза. Бу елларда безнең авылдан реперссияләнгән кеше юк. Район үзәгеннән ерак булмаса да, бу кечкенә авылга НКВД кулы җитмәгән. Әллә инде шикаять язучы булмаганмы? Сүз уңаеннан әйтеп китим, грамоталы кешеләр авылда әле булмаган диярлек.

Бу чорларның кайтавазы сугыштан соңгы елларда да сизелә иде. Элек ирләр еш кына нигез алдында, бүрәнәләр өстендә, идарә, кибет янында әңгәмә коралар иде. Шунда ялгыш кына хөкүмәт яки партия адресына тәнкыйть сүзе ычкынса, капылт кына туктап калалар, тизрәк таралышалар иде.

Гаилә белән сөйләшеп утырганда да шундыйрак сүз чыкса, әтиләр: «Бу сүзеңне кеше алдында сөйли күрмә, алып китәрләр», — диләр иде.

Бригада җитәкчеләре турында да язып китик. Сугышка кадәр елларда Әхмәдишин Шәрифҗан Әхмәдиша улы, Хәйруллин Зәйдулла Хәйрулла улы, Гыймадиев Касыйм Әбделкәрим улы эшләгән. Авыр сугыш елларында бу вазыйфаларны Хөсәенова (Әхмәдуллина) Фатыйма Кәримулла кызы, Мөбәрәкшин Хаматша Мөбәрәкша улы башкарган. Сугыштан соңгы елларда Ханбиков Ибраһим Җамалетдин улы, Әхмәдуллин Зәйдулла Нәбиулла улы, Дәүләтшин Кадыйр Хәсән улы, Билалов Шакир Зәкәрия улы, Туктаров Тимерша Мөхтәр улы эшләде.

Колхоз Шәйморза белән кушылгач, 1988 елга кадәр бригадир булып Мансуров Сабир Садыйк улы булды. Шуннан хәзерге көнгә кадәр бригаданы Әхмәдишин Альберт Әмир улы җитәкли.

1939 елда колхоз яхшы күрсәткечләре белән ВДНХ күргәзмәсендә катнаша. Коллектив Мактау грамотасы һәм Диплом белән бүләкләнә. Моңа өстәп, колхозга мотоцикл да бирәләр. Мин белгәндә әле ул кара төстәге мотоцикл, инде йөрми торган хәлдә булса да, келәттә тора иде. Әле «Кызыл Сабанчы» Шәйморза белән кушылгач, 1958 елда, агрегатны Шәйморзага алып киттеләр.

Сугышка кадәрге елларны авыл халкы сагынып искә алып сөйләде. 1941—1945 елгы сугыш халыкка авыр сынаулар алып килә. Авылның «умыртка баганасы», төп эшләрне башкаручы ир-егетләр сугышка китә. Кечкенә генә авылдан 98 кеше сугышка алына. Алар белән бер вакытта, эшкә яраклы бөтен атларны да фронт кирәк-яракларны ташырга алып китәләр. Бөтен эш хатын-кызлар, карт-коры һәм бала-чага җилкәсенә кала. Колхоз эшләре, нигездә, кул көче белән башкарыла. Җыелган игенне бөртегенә кадәр хөкүмәт алып китә. Хезмәткә түләү бөтенләй диярлек булмый, кырдан да алып кайтырга ярамый. Шул сәбәпле халык ачлыктан интегә. Кышны бәрәңге белән ничек җитте шулай чыккач, җәйлектә алабута, кычыткан, колхоз кырыннан черек бәрәңге җыеп ашап көн күрәләр. Эш шуңа барып җитә ки, бер бала бәрәңге бакчасы башындагы кычытканны җыеп йөргәндә, бакча хуҗасының кызы чыгып: «Ник безнең кычытканны җыясың?» — дип, тегене куып җибәргән. Шуның өстенә, солдат хатыннары оборона сызыкларын төзүгә — «окоп казу»га җәлеп ителәләр. Биредә, башлыча, җир эшләре башкарылган. Бу иң авыр физик эш, шуның өстенә яшәү дә ачык һавада булып, ашау-эчү мәсьәләләре дә хәл ителмәгән була. Окоп казучыларның күбесе гомер төзәлмәслек авырулар алып кайтты. Анда алган чир аларны кабергә кадәр газаплады. Безнең әни окоп казырга бармаган, 1940 елгы Равия апабыз күкрәк сөте имә торган булган бу вакытта. Күкрәк балалы хатыннарны бу эштән азат иткәннәр. Әнием гомер буе: «Равиям мине окоптан коткарды», — дип сөйләде.

Шушы коточкыч авыр шартларда халык көнне төнгә ялгап эшләгән, дәүләт заданиеләрен үтәп барган. 1942 елда Айзәтулла абзыйны (1898 елда туган) сугышка алалар һәм ул 1943 елда хәбәрсез югала. Айзәтулла абзыйның улы Вагыйз (1925 е. т.) 1943 елда сугышка алына, 1944 елның 15 июнендә һәлак була. Айзәтулла абзый минем бабам Кәлимулланың бертуган энесе. Моннан башка бабайның ике улы — Хәбибулла (1906 елгы, бабайны Себердән коткаручы), Габделвахит (1921 елгы) та сугышта хәбәрсез югалганнар.

Айзәтулла абзый сугышка киткәч, рәис булып Рәхимкулов Хәмәдәлим Рәхимкул улы сайлап куела.

Бераз читкә китеп булса да искәртеп үтим: безнең мишәр халкында исемнәрне кыскартып әйтү гадәткә кергән. Бу аңлатып була торган факт. Элек, борынгы дип аталган заманнарда, мишәрләргә кыска исемнәр биргәннәр. Әле ислам дине кабул иткәч тә югары катлам кешеләре генә төрки исем йөрткән, гади халык һаман кыска исем белән йөргән. Соңыннан аларга да, Коръән таләпләре буенча, төрки исемнәр куша башлаганнар. Әмма мишәр халкы бу озын исемнәрне кисеп-кыркып элекке җайга җайлаган. Мәсәлән: Габделкадыйр — Аптекай, Мөхәммәтгалим — Хамәдәлим, Габделвәли — Әкүш һ.б.

Хәмәдәлим абзый 1942—1954 елларда эшләде, мин әле бу елларны яхшы ук хәтерлим. Сугыш елларында колхозда бригадир булып Әхмәдуллина Фатыйма Кәримулла кызы эшли. Яшь булса да, үткен, шактый гына укымышлы кыз, эшне яхшы алып бара. Ул Шәйморзага кияүгә чыккач, олы яшьтәге Мөбәрәкшин Хаматша (Мөхәммәтша) бабайны бригадир итеп куялар. Грамотасы чамалы Хаматша бабабыз эшкә чыккан кешеләрне кәгазь кисәгенә таяк куеп хисапка ала һәм бүреккә кыстыра бара икән. Көн салкынаеп китсә, бүрек колакчынын төшерә һәм шунда бабайның «бухгалтериясе» дә төшеп кала. Бервакыт тамгаларны көрәккә сала башлый бу. Әмма, гөнаһ шомлыгы, җәмәгате Миңҗиһан әби эшкә кушып җибәргәнгә күрә, көрәк тә югала . Бу хәлләрне халык юмор итеп сөйләде. Чөнки Хаматша бабай таякны билгеләвенә карамый, түләү барыбер юк дәрәҗәсендә була, Шуңа скандаллап йөрүчеләр булмаган.

Күпме генә авыр булмасын, зур корбаннар бәрабәренә булса да сугыш Җиңү белән тәмамлана. Сугышка киткәннәрнең 47 се яу кырында ятып кала. Авылыбызда сугышның кара канаты тимәгән бер генә гаилә дә юктыр.

Шәйморзаның мөхтәрәм кешесе С.З.Бикчуров кереш сүзе белән, «Хәтер китабы»нда Иске Шәйморза авылыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исемлеге булдырылган. Биредә Кече Шәйморза авылыннан сугышка алынып исән кайтучылар һәм Һәлак булучылар исемлеге бар. Бу саваплы һәм бик кирәкле эшне башкаручыларга Аллаһның рәхмәте яусын.

Сугыш беткәч, исән калганнар әйләнеп кайтты. Әтиемнең энесе Гыймадиев Сөләйман абый сугышка кадәр җидееллык мәктәп тәмамлаган булган, сугыштан өлкән лейтенант булып кайтты. Ике Кызыл Йолдыз ордены, күп кенә медальләре бар иде. Колхозда ферма мөдире, трактор бригадасы бригадиры булып эшләде. Соңгы елларда Цильна шикәр заводында эшләп пенсиягә чыкты, хәзер инде вафат. Шулай ук Ибраһим Ханбиков, Хәлим Шәйдуллин, Сабир Мансуров һәм башкалар да сугыштан кайтып колхоз тормышына кушылдылар.

Сугыштан кайтучылар турында язганда, Хәкимов Казыйхан Әбделвәли улы турында аеруча язарга кирәктер. Ул 1924 елда туган, 1942 елда сугышка киткән. Күрсәткән батырлыклары өчен күкрәк тулы орден-медальләр белән исән-имин кайта. Безнең күрше булганга, бер кергәндә өйләрендә бер банка тулы орден-медальләр күргән идем. Бер аягының баш бармагын әллә туңып, әллә җәрәхәт алып имгәтә. Операция ясаганда инде аягы каралып ,гангрена башланган була. Хирург: «Аягыңны бәкәлдән кисик», — дигәч, Казыйхан абый: «Әле минем авылга кайтып, аулакта биисем бар», — диеп, бармагын гына кистерә. Казыйхан абый авылга кайтып аулак өйдә дә бии, әмма гангрена аяк буйлап тарала. Операция ясатырга туры килә, берне Һәм унны гына дә түгел... Мин белгәндә аның бер аягын бот төбенә кадәр кисеп, гангрена икенче аягына күчкән һәм аны туктату әмәле юк дияләр инде. Төскә-биткә чибәр, сөлек кебек егет сугыш аркасында шундый язмышка дучар ителә. Үзенең хәлен белеп торса да, Казыйхан абый күңел төшенкелегенә бирелми, кешегә күрсәтми. Кызыклы хәлләр, әкиятләр сөйләргә яратканга, бөтен авыл малайларының кумиры булды ул. Аның мотоколяскасы ватылгач, ачкыч биреп тору яки ремонтлаганда тотышып тору без, малайлар өчен зур бәхет булды. Мотоколясканы кабызырга булса- этә идек; кабынгач, артына, бамперга басып, әйләнеп киләбез..Авылыбыз яраткан егет тирә-якка даны таралган оста гармунчы иде. Гангренасы таралып, икенче аягын да кистеләр. Чир инде кулларына таралды. Барлыгы 25 операция кичереп, Казыйхан абый 34 яшендә дөнья белән бәхилләште. Аның якты истәлеге барлык авылдашларыбыз күңелендә саклана.

Сугыштан соңгы чорны үз хәтеремә таянып язам. Үз әти-әнием турында язарга вакыт җиткәндер. Әтием Гыймадиев Миргасим Әбделкәрим улы 1907 елгы иде. Тумышы белән Шәйморзаның иң борынгы, күренекле Мостай нәселеннән.. Мостафа һәм аның нәселе бер урамда яшиләр. Бу нәселдә муллалар күп булу сәбәпле, урам халык телендә Муллалар урамы дип йөртелә. Бу урамның бәрәңге бакчалары артыннан, Шәйморзаны урталай ярып, шактый тирән Мостай елгасы төшә. Бу елга аның буенда нигез корган бабабыз исеме белән аталган. Мостафаның улы Әбдерәшит. Әбдерәшитнең бер улы Зәйнелгабидиннән нәсел агачының безнең тармагы китә. Икенче бер тармак — Әбдерәшитнең икенче улы Якуптан таралган нәсел, Шәйморзада дүрт буын мулла хезмәтен башкарганнар. Атаклы Әбүбәкер хәзрәт шулар арасында. Нәсел юнәлешенең соңгы мулласын, Мөхәммәт Әбүбәкер улы Рәшидовны 1929 елда ОГПУ кулга ала һәм 1930 елның июль аенда бер гаепсезгә атып үтерүгә хөкем итә.

Әйтергә кирәк, боларны без элек белмәгән идек, соңрак музей директоры мөхтәрәм Зәкәрия абый Азизов ачыклаган фактлар бу. Ә мин берничә ел рәттән бер үк гаҗәеп төш күрдем. Муллалар урамының урта бер җирендә (ул тирәдә дорожный участок иде) нәрсәдер эзләп йөрим икән. Юк-барга ышанмасам да, әллә инде бабамнарның элекке нигезе шул тирәдә булып, мин аны эзләп йөрдем микән, дип уйлыйм. Безнең Зәйнетлгабидин бабай нәсел тармагынан дә укымышлы кешеләр күп чыккан. Аның улы Фәез (1794—1848) указлы мулла , Аның улы Гыйматдин (безгә фамилия бирүче) мөәзин булган.

Кече Шәйморзага күчкәнне хәтерлим, дия иде әтием. Арбага утырып, кулына песи тотып төшкән. 1910 ел булса, өч яшьлек бала шундый зур вакыйганы истә калдырырга мөмкин. Әтинең сеңлесе Хәлимә апа Низаметдинова шактый озак Иске Шәйморзада яшәп, олыгаеп, моннан бер-ике ел элек кенә үлде. Аның әйтүе буенча, безнең бабай Әбделкәрим авылда «галава» булып торган. Чынлап та бабабыз Кече Шәйморзада беренче староста булган икән. Ульяновск архивында аның староста буларак кул куйган һәм пичәт баскан документлар табылды. Әбиебез Мәргүбә бик гади һәм күндәм кеше булган. Бабай революция еллары алдыннан икенче хатын ала — Кәшә авылыннан Мәстүрә исемле.

Әтинең абыйсы Касыйм бабай яшьтән үк таза була, егет вакытта Донбасс якларында шахталарда сезонлы эшче булып йөри. Ү смер малай безнең әти дә шахтага барырга теләк белдерә. Шулай итеп икәүләп йөри башлыйлар. Абыйсы күмер чапкан, әти, яше аз булу сәбәпле, вагонкаларга ат җигеп күмерне забойдан шахта авызына китерү эшендә эшли. Җигүле ат берничә вагонканы узкоколейкалы рельс буйлап тартып бара. Иң уңайсызы — борылышларда яки стрелкада кайвакыт вагонетка рельстан ычкынып төшә, состав туктап кала. Шул вакытны үсмер малай вагонетка астына бөгелеп кереп, шул йөкне аркасы белән күтәреп рельска куя һәм юлын дәвам итә... Әти бу хәлләрне кичке озын кичләрдә сөйли иде.

1929—1930 елларда әти хәлле крестьян Кәлимулла Усманов кызы Маһидәгә өйләнә. Саман өй салып, аерылып чыгалар. Әбиебез Мәргүбә дә кече малае белән аерылып чыга. Саман өйдә сәкегә яткан әбием: «Йә Ходай, бу рәхәтне дә күрәсем булган икән әле», — ди. Әбиемнең бу сүзләрен безнең нәселдә буыннан-буынга гыйбрәт итеп сөйлиләр. Ире өендә көндәш белән яшәү җиңел булмаган күрәсең.

Тормышны шулай әкрен генә көйли баралар, 1932 елда балалары Рауза туа. Шул вакытларда әти умыртка баганасы авыруы белән авырый башлый. Бу авыру медицинада «болезнь Бехтерева» дип атала. Шунысы хак, бу авыру ныгып җитмәгән үсмернең шахтада көчәнеп аркасы белән вагонеткалар күтәрүе һәм андагы юеш үтәли җилләрнең кайтавазы була. Нәтиҗәдә, әти физик эшкә яраксыз булып кала. Сугышка кадәр елларда авылда белемле кешеләргә кытлык була. Бу аеруча исәп-хисап эшенә кагыла. Колхозда әле өйләнмәгән егет ( әтинең энесе) Гыймадиев Мирзаһит хисапчы булып эшли. Мирзаһит абыебыз (1921 елгы) 1941 елда армиягә алына һәм хәбәрсез югала. Мирзаһит абыйдан соң колхоз хисапчысыз кала. Аптырагач, рәис Айзәтулла абзый бервакыт әтине чакырып ала. Ашыгыч рәвештә ниндидер документ язарга кирәк була. Әти бу вакытта, бер класс белеме булмаса да, үзлегеннән укый-язарга өйрәнгән, арифметик гамәлләрне, счетны яхшы белә. Әти ясаган документлар эшкә ярый, ул шуннан колхозның хисапчысы булып китә. Хәтеремдә: бер елны еллык отчетны яхшы сыйфатлы һәм алдан ясаганы өчен районнан бүләк алды. Әти бу эштә 1958 елда колхоз Шәйморза белән кушылганчы эшләде. Колхоз Космовский поселогы белән кушылгач, эш күләме артты. Хисапчы булып ике кеше эшләде. Төрле елларда бу эшләрдә Кадыйр Баһаутдинов, Габдрахман Әбделманов, Космовский поселогыннан Максут Сәлимҗанов һәм Зәкия Абукаева эшләде.

Колхоз идарәсе мулла өенең кечерәк булган ягында урнашкан иде. Аркылы мич һәм такта барьер бүлмәне тигез булмаган ике өлешкә бүлеп тора. Түр як зуррак, ишек төбе ягы керүче-чыгучылар өчен — кечерәк. Зур якта түрдә аркылы өстәл тора, аның артында аркалы урындык.Хәтеремдә калган урындыкның аркасында өч таяк булып,аның берсе сынык иде. Монысы рәис урыны һәм өстәле. Монда үзе югында беркем дә утырмый. Рәистән сул кулда, «Г» хәрефе ясап, хисапчы өстәле. Анда аягын бөкләп урындыкка утырган әти эшли. Аның янында тагын бер өстәл — икенче хисапчыныкы. Рәис өстәленә «Т» хәрефе ясап тагын бер өстәл куелган, анысы рәис янына гозер белән килүчеләр өчен. Уң якка, тәрәзә буена, мичтән түргә кадәр озын эскәмия куелган, анда һәрвакыт олырак яшьтәге колхозчылар, бригадирлар утыра иде. Идарәдә кыш көннәрендә мичкә җылы итеп ягалар, әкрен-әкрен генә мич артына малай-шалай кереп тула. Аларга тыныч кына торырга кушыла. Башта бераз тыныч торсалар да, җылынгач этеш-төртеш, көлешү китә. Шуннан идарәдән берсе килеп боларны куып чыгара. Әмма бераздан берәм-берәм яңадан керә башлыйлар. Хәл яңадан кабатлана…

Хәмәдәлим абзый (Габдуллаҗан Рәхимкуловның әтисе) колхоз эшләрен яхшы алып барды. Сүзен бастырып әйтә иде, халыкны кулда нык тотты. Әмма бер класс та белеме юк иде. Хәмәдәлим бабай гарәпчә яхшы белә, ә кириллица алфавиты алар олы яшьтә вакытта чыкты, өйрәнергә инде соң булгандыр. Еш кына мондый картина күзәтелә иде. Почтальон районнан алып кайткан почтаны Хәмәдәлим бабайга кертеп бирә. Хәмәдәлим бабай конвертларны кулында әйләндергәли дә әтигә бирә. Әти конвертларны берәм-берәм ачып кычкырып укый, Хәмәдәлим абзый һәрберсе буенча әмер бирә. Шуннан соң хәзерләнгән документларга кул кую башлана. Әти һәр кәгазьнең нәрсә өчен икәнен аңлатып, кул куярга бирә. Хәмәдәлим бабай кул куя, имзасының баштагы өч хәрефен русча, аннан калганнарын гарәпчә дәвам иттерә. Чалбар кесәсеннән власть атрибуты-кулъяулыкка төрелгән мөһер килеп чыга. Мөһер чыккач, кинәт бүлмәдә тынлык урнаша. Хәмәдәлим бабай җылы сулыш белән мөһергә өрә һәм «шап» иттереп документка суга. Мөһер кулъяулыкка төреп яңадан кесәгә салына, идарәдә яңадан шау-шу дәвам итә. Хәмәдәлим бабай чалара башлаган сакал-мыеклы, төскә-биткә сөйкемле, тазарак кына, нык гәүдәле кеше иде. Бөтен нәрсәне хәтерендә тота, дөрес күрсәтмәләр бирә, конфликтлы очракларда гадел хөкем чыгара, аның сүзе хәлиткеч.

Ул вакытта колхоз эше кул көче һәм атлар җилкәсендә башкарылды. Җирне сөрү тракторлар белән булса, тырмалау, чәчү атлар җилкәсендә. Пар ат җиккән жатка белән игенне уралар. Бирегә иң таза атларны сайлап алалар, чөнки жатка үзе дә авыр җайланма, шуның өстенә, бөтен механизмнары тәгәрмәчтән хәрәкәткә китерелә, бар процесс шушы атлар егәрлегенә бәйле. Әле парга да атларны, тигез тартсыннар өчен, бертигез тазалыкта һәм холыклары бер-берсенә яраклыларны сайлыйлар. Хатын-кыз жатка керә алмаган җирләрне урак белән ура һәм жатка төшереп калдырган ашлыкны көлтәләргә бәйли. Көлтә бәйләү, гел иелеп эшләнгәнгә, бик авыр хезмәткә санала, билне бетерә. Хатыннар аякларына калын оек белән чабата, кулларына җиңсә кияләр. Чабата кырда эшләү өчен иң уңай аяк киеме. Бердән, җиңел һәм аякны кырмый, икенчедән, һаваны йөртеп, аякны тирләтми. Җиңсәләр кулны иген сабагы һәм камылдан саклый. Безнең, бала-чагаларның, аяк киеме юк, җәй буе яланаяк чабабыз. Камыллы кырда яланаяк йөреп булмый. Аякны күтәреп атласаң, киредән төшергәндә камыл бәкәлгә кадала, һәм бик тиз каната. Аякны күтәрмичә, җир өстеннән шуытып диярлек кенә йөрергә мөмкин.

Хатыннар көлтәләрне бер-берсенә төрәп, чүмәләләр куеп баралар. Халык гасырлар тәҗрибәсендә бик гади һәм отышлы ысуллар уйлап тапкан. Урак өстендә игенчегә иң комачаулаган нәрсә — яңгыр. Чүмәләдәге ашлыкка яңгыр куркыныч түгел, бер-берсенә терәп куйган башаклардан бөртек коелмый, бераз юеш эләксә дә, астан җил йөреп, башаклар тиз кибә. Көлтәләрне биек һәм киң арбаларга (фура) төяп, ындыр табагына ташыйлар. Бу эшне, нигездә, үсмер малайлар башкара. Ындыр табагында көлтәләрне эскерткә (кладь) өяләр. Бу бик җаваплы эш, чөнки сугу машинасының (молотилка) ничек эшләвенә карап, бу эскерт кара көзгә, кайбер елларда хәтта кышка кадәр торырга мөмкин. Эскертне яңгыр үтмәслек итеп салырга кирәк. Бу эш тәҗрибәле картлар җитәкчелегендә башкарыла. Иген сукканда яңа эскертне ачу да әһәмиятле вакыйга. «Яңа кладьны ачканнар,яңгыр үтмәгән», — дигән әйбәт хәбәр авылга тарала. Кайвакыт киресенчә дә була, билгеле, бусы инде өстәмә эш, уңышның бер өлешен югалту дигән сүз.

Ындыр табагының урта бер җирендә ашлык сугу агрегаты тора. Ул үзенең конструкциясе белән хәзерге ашлык сугу комбайнынан әллә ни аерылып тормый. Суктыру мөмкинчелеге буенча күп калышса да, конструкциясендә күп агач һәм башка эффектив булмаган материаллар куллану аркасында, күләме буенча комбайннан шактый зур. Механизмнарны хәрәкәткә китерү өчен 5—10 метр ераклыкта, буралап ясалган корылмалы түбә астында нык фундаментта аерым двигатель тора. Бу двигатель нефть яндырып эшли, югары өлешендә кызган зур шар тора. Бер цилиндрлы агрегат булып, пешкәгенең диаметры 400 миллиметр чамасы. Мондый двигательләрнең файдалы эш коэффициенты бик түбән булып, күптән промышленность тарафыннан чыгарылмый..Движоктан әйләнеш шкивлар аша тоташтырылган каеш аша бирелә. Молотилканың алгы өлешендә иң югары барабан әйләнеп тора. Шуның алдында, агачтан ясалган сәндерәдә барабанга бирүче эшли. Ике хатын-кыз, көлтәнең бавын урак белән кисеп, көлтәне аңа бирәләр. Барабанчы, көлтәне барабанның иңе буйлап тигез җәеп, башаклы башы белән тыгып җибәрә. Әйтергә кирәк, молотилка тигез эшләсен өчен, барабанчы оста булырга тиеш. Әйтик, көлтәне тигезләми генә тыгып җибәрсә, барабан тыгылырга мөмкин, агрегатны туктатып, кире әйләндереп чистартырга кирәк була. Әгәр сирәк бирсә, молотилка тигез эшләми, нагрузкасыз агрегатлар кыйнала һәм, нәтиҗәдә, тагын ватыла. Барабанга тәҗрибәле, чыдам һәм өлгер кешене куялар иде. Хәтеремдә әле, биредә күп вакыт Кыям абый Садретдинов эшләде. Молотилкадан чыккан игенне, кибәк, фураж һәм саламны хатын-кызлар алып тора. Саламны чүмәлә кебек өяләр, бау белән бәйләп, постромкалап җиккән атка бауны эләктерәләр. Атка атланган малайлар чүмәләне җирдән тарттырып салам эскертенә илтәләр. Салам эскерте бик биек итеп өелә. Чүмәләне озын тимерчыбыкка эләктерәләр, тимерчыбыкны эскерт артыннан үгезләр белән тарттыралар һәм чүмәлә җай белән югары менеп китә. Безне, 10—11 яшьлек малайларны, атка атланып салам чүмәләсе тарттырырга куялар иде. Иң авыры-атны кигәвен талый. Бу эш башта кыен булса да, тора-бара ияләшәсең, иң мөһиме — барабанчы биргән ритмга керү. Шул ритмга керсәң, эш җайлы гына бара, атлар да моны тоя кебек.

Молотилка белән двигательне эшләтергә тирә-күрше авыллардан чуваш яки рус дәдәйләр — механиклар килә иде. Бу бик четерекле мәсьәлә булгач, колхоз рәисе үзе алдан, әйтик, кыштан ук, кем беләндер сүз куеша. Механикларны бер-берсеннән хәрәмләшеп алып китү очраклары да була иде. Безнең авылда бу елларда Чуваш Шәйморзасыннан Санька исемле кеше эшләде. Яшь кенә булуына карамастан, техниканы яхшы белә һәм әйбәт эшләтә иде.

Сугыштан соңгы елларда халык тырышып эшләсә дә, тормышта алга китү булмады. Моның төп сәбәбе — илдә барган сәясәт. Беренчедән, күпчелек таза ир-егетләр сугышта ятып калды, эшче көчләр кимеде. Трактор-комбайннар күренә башлады, әмма МТС эшләгәннән халыкка файда зур булмады. Илне торгызу тагын шул крестьян җилкәсенә төште, бөтен ашлыкны дәүләткә тапшырталар иде. Шулай итеп, хезмәт көненә 1—1,5 килограммнан артык иген бүлә алмадылар, бу тамак туйдырудан артмый иде.

Халык җилкәсендә тагын бер бик авыр йөк — натуралата налог. Хуҗалыкта булган мал-туар, кош-корт исәбеннән хөкүмәткә ит, сөт, йон, йомырка һәм башканы тапшырырга кирәк. Колхоздан түләү рәтле булмагач, крестьян үз хуҗалыгына өмет итә, әмма аннан да хөкүмәт продукцияне сыпырып алды. Аеруча, ирләре сугышта үлеп, кулларында берничә бала белән калучы солдат хатыннарына авыр иде. Налогларны түли алмаганга, идарәгә чакырталар, анда районнан килгән налог инспекторы өстәл төя, корткычлыкта гаепли. Ирле гаиләләргә җиңелрәк. Чөнки ирләр ат җигеп эшли, өйгә кайтканда арба төбендә нәрсә булса да кайта. Хатын-кыз сәнәк күтәреп эшкә бара, сәнәк шома, аңа берни дә эләгеп кайтмый. Мәрьям Хәсәнова, Әминә Ильясова, Рәхимә Билалова, Айшә Шәкүрова, Шәрәфәт Хәйруллина, Әдия Фәхретдинова, Кәмәр Ханбикова, Фаизә Усманова, Миңлегаян Гыймадиева һ.б. ялгыз хатыннар, барлык авырлыкларны җиңеп, балаларын кеше иттеләр. Балалары да һәркайсы кечкенәдән үк әниләренә булышып, эшкә өйрәнеп үстеләр. Һәммәсе үз юлын табып, тормыш корып җибәрде. Әниләренә картаймыш көннәрендә кадер-хөрмәт күрсәтә алдылар.

1953 елда И.В.Сталин үлде. Бөтен газеталарда — беренче биттә кара рамка белән аның фоторәсеме. Халыкны идарә янына җыйдылар, районнан килгән кеше нотык сөйләде. Бу көнне хәтерләвемчә бик салкын иде. Укулар үткәрелмәсә дә, укытучы Марс абый безне мәктәптән җибәрмәде. Сталин үлгәннән соң, халык бик кайгырды, дип әйтелсә дә, безнең авылда кайгырмадылар да, шатланмадылар да. Авырлыклардан иза чиккән халыкка барыбер иде, ахры.

Сталиннан соң натуралата налог бетерелде. Бу вакытта власть башында торган Г.М.Маленковка халык моның өчен рәхмәт укыды. Г.М.Маленков шул налогны бетерү һәм стаканы белән халык күңелендә калды. Эш шунда ки, нәкъ шушы вакытта илдә 250 грамм сыешлы кырлы стакан чыгарыла башлады. Илбашы стакан чертежлары сызып утырмагандыр инде, ләкин бу стакан «маленковский» дип аталып, халык күңеленә нык кереп утырды. Әле дә шундый зур кырлы стаканнарны олырак яшьтәгеләр «маленковский» дип атый. Моның сәбәбе гади.Ул елларда ашкынып хәрби кораллану программасын хәл иткән хөкүмәт халык куллану товарларын чыгармый диярлек иде, шуңа гади генә стакан чыгару да истә калырлык вакыйга булды. Маленков озак эшли алмады, аны төшерделәр. «Халыкка яхшы булган кешене югарыда яратмыйлар», — дигән фикер халык арасында калды.

Традицион халык бәйрәме булган Сабан туйлары безнең якларда да зур шатлык, күтәренкелек белән үткәрелде. Без белгән елларда Сабан туйлары район үзәге Иске Шәйморзада һәм Кәшә (Зирекле Күл) авылларында үтте. Сүз уңаеннан әйтеп узыйм, Кәшә авылын 1648 елда Свияга уездыннан күчеп килүчеләр нигезли (хәзерге Татарстандагы Апас районы Табар Черкене авылыннан), ә аннан соң, 1664 елда, бирегә тагын бер группа күчеп килә. Элек заманда Шәйморза һәм Кәшә авыллары җирләре чиктәш булган (хәзерге Кундюковка һәм Димин болыннары). Иртәгә Сабан туе дигән көнне безнең авыл аша атлы олаулар агыла. Безнең авыллар исә, якын булганга, көне белән генә бара. Кәшә район үзәге булмаса да, Сабан туен зур иттереп уздыралар иде. Бу бәлки Ульян өлкәсенең татарлар күп яшәгән район чарасы булгандыр. Сабан туеның төп бәйгесе булган татарча көрәш, ат чабышлары һәм башка уен-ярышлар бик күңелле үтә иде. Сабан туеның һәрвакыттагы атрибуты булган кәмит-карусельләр әйләнеп тора. Ульяновскидан килгән автомагазиннар халык өчен күп төрле товарлар сата иде. Кәшәнең үзеннән бик әйбәт чабыш атлары, бик оста багана башына менүчеләр бар иде. «Чабата» кушаматлы бер көрәшчеләрен хәтерлим. «Передовик» кушаматлы бик яхшы чабыш аты гел алдан килә иде.

Халык ике Сабантуйны да күреп калсын өчен, Шәйморзада бәйрәмне икенче атнада үткәрәләр. Сугыштан соңгы елларда кибетләрдә кием-салым, мануфактура юк иде. Шулай да, һәркем буй җиткән кызларга һәм егетләргә кием таба, без малай-шалайга да яңа күлмәк-ыштан тегәләр, аякта — ялтыр галош. Шәйморзада һәр йортка кунак төшкәч, тугарылып куелган атлар печән кертли. Кече Чынлы елгасының сул ягындагы болын халык белән тулы була иде. Сабантуйга төшкәндә, чуваш авылларыннан килгән милли киемдәге егет-кызларның үз телендәге җырлары әллә кайлардан ишетелеп тора. Кече Чынлыдан килгән көрәшчеләр яхшы көрәште. Сирәгрәк булса да, Тинчәлеләр дә батыр кала иде. Шәйморзаның үзеннән дә Сәфәр, Һади исемле яхшы көрәшчеләр чыкты. Шәйморзада традицион көрәшчеләр нәселе Бәшировлар бар. Шул нәселдән Иршат Бәширов күп еллар тирә-як авылларда, шул исәптән Буа шәһәрендә дә батыр калды.

Шәйморзада ат чабышлары бик кызык уза. Бу ярыш төренә Кече Шәйморза да үз өлешен кертте. Бу турыда җентекләбрәк языйм әле.

Хәмәдәлим абзый, рәис вакытта, 1952—1953 елларда, ниндидер эш белән күрше Ульян өлкәсендә рус авылында була. Шунда бер атка игътибар итә. Бу тәртә арасына яңа кертелгән кара айгыр белән колхозда сөт ташыганнар. Атларны яхшы танучы Хәмәдәлим абзый моның яхшы юртак икәнен абайлап ала. Кызыксынганын күрсәтми генә, бу атны сатарга сорый һәм ике баш сарыкка алышып алып кайта. Мин аны алып кайткан көнне күрдем. Герой кушаматлы бу чем-кара айгырны идарә янындагы курага тезгененнән бәйләп куйганнар иде. Өстендә начар гына камыт-аркалык, дилбегәләре дә. Моны сбруйлары белән үк алышканнар икән. Шул ук елны Шәйморза Сабан туенда, шалтыравык «двухколка»га җигелгән килеш, Герой үз яшьтәшләре арасында беренче урынны алды. Двухколка зур тизлектән таралып бетә язган иде, җыеп арбага салып алып кайттылар. Башта Геройны Исмәгыйль абый Ханбиков йөртте, аннан соң бу эшне Зиннур абый Ханбиковка тапшырдылар. Герой белән Зиннур абыйның характерлары туры килде. Зиннур абый тормышны яратучы, киң күңелле һәм кирәк вакытта тәвәккәл кеше иде. Кулы да таза булып, кайвакыт чабышкыны тотып, кайвакыт бөтен мөмкинлегенә җибәрә иде. Кайбер жокейлар юртакны юл буе озын стек белән кыйнап бара, Герой чыбыкны яратмады, дилбегәне дә җай белән кагарга кирәк иде. Колхоз ничек итсә-итте, икенче Сабантуйга Геройга йомшак резина тәгәрмәчле коляска алдылар. Шуннан Герой алдынгылыкны беркемгә дә бирмәде. Ул алган призлар белән идарәнең шкаф өсте тулды. Тирә-як Сабан туйларында да гел беренче килде, халык, башка төрле ярышларны ташлап, Герой чапканын карарга йөри иде. Бу хәл берничә ел дәвам итте. Шуннан районнарны бер кушып, бер аеру чехардасы башланды. Сабантуйларның рәте бетте (һәрхәлдә юртаклар чабышы буенча), һәм легендар Герой җиңелмәгән килеш бу дөньядан китте. Инде Зиннур абый да күптән мәрхүм.

Тагын бер хатирә. Авылыбызның бер егете Бакырчы авылы кызына өйләнә. Кыз алырга Геройны җигеп баралар, дилбегәне Зиннур абый тота. Әйбәт кенә барып җитәләр болар. Кәләшне алып, кире юлга чыгалар. Авылыбыз егете таза, күңел дә күтәренке (сөйгәнен алып кайтып бара бит). Дилбегәне тотарга сорый, Зиннур абый бирә. Әллә инде кулын яратмаган, әллә дилбегәне ялгыш каккан, Геройга бу ошамый, алып торып китә бер мәлне, барысы да олаудан очып төшеп калалар. Юртак үзе ат абзары янына кайтып туктый, юлчылар исә калган юлны җәяү кайталар.

1954 елда Хәмәдәлим абзый рәислектән китте. табылмады. Эш җай гына барса да, алга китеш булмасмы дип яшьрәкләрне куеп карарга булдылар.

Әйтергә кирәк, рәисебез посттан китүне җиңел кичерде. Кешеләр белән аралашып, сөйләшеп, тыныч кына, берни булмагандай яшәвен дәвам итте. Шулай да, әле кичә генә авылның башы булган кешенең бүген гади бер кешегә әверелүен миңа, 10 яшьлек балага, аңлавы кыен иде.

Хәмәдәлим абзыйдан соң кыска гына вакыт Сабир Мансуров эшләп алды. Авыруы аркасында аны тиздән азат иттеләр. Рәис булып Ибраһим абый Ханбиков сайланды. Ул Бөек Ватан сугышында катнашып, бер кулының бармакларын өздереп, исән кайтты. Шәйморзадан Рәфыйка апага өйләнде. Сугыштан соң Шәйморзадан безнең авылга Рәфыйка исемле дүрт апа килен булып төште. Рәфыйка апаларның кияүләре: Миңгали Ильясов, Сәнәтулла Сафиуллин, Фоат Мөбәрәкшин һәм, әйтеп киткәнчә, Ибраһим Ханбиков абыйлар иде. Әйтергә кирәк, Диминнар Рәфыйкалардан уңды. Рәфыйка Ильясова күп еллар мәктәптә укытты, калганнары колхоз эшендә җимертеп эшләделәр. Бала табуда да сынатмадылар. Хәзерге көндә алар күбесе мәрхүм, авыр туфраклары җиңел булсын, Рәфыйка апа Ханбикова исә өендә берүзе гомер кичерә.

Ибраһим абзый таләпчән җитәкче иде. Аның вакытында колхозга «ГАЗ-51» автомобиле кайтты. Бу машинада беренче булып Кадыйр Баһаветдинов эшләде. Күпмедер вакыттан соң машинасыннан төшерделәр — «права»сын алдырган. Иске Шәйморзадан Фатыйх исемле кеше (фамилиясен хәтерләмим) эшләде. Шул арада үзебезнең авылдан Шәүкәт Дәүләтшин һәм Каниф Хәсәнов укып кайтып, машинада эшли башладылар. Соңрак Каниф абый гына калды. Әйтергә кирәк, Каниф абый тиз арада яхшы шофер булып китте. Алгарак китеп булса да языйк, колхоз Иске Шәйморза белән кушылгач, машиналарны бер гаражга, Иске Шәйморзага җыйдылар. Кәниф абый да, машинасы белән, Шәйморзага күчеп китте. Машинасын әйбәт итеп карады, начар юлларда да оста йөрде. Колхозга яңа машиналар кайта торды. Хуҗасы яңа машинага күчү сәбәпле, катлаулы саналган дүрт тонналы «ЗИС» машинасы бушады, Каниф абыйны шуңа куйдылар. Элекке хуҗасы: «Бу машинаны миннән башка кеше йөртә алмый», — дигән булган. Әмма бу прогноз акланмады. Каниф абый «ЗИС»ны да бик әйбәт йөртте.

Ибраһим абый вакытында колхоз тәмәке игү белән шөгыльләнә башлады. Бу яхшы табыш китерүче тармак бик күп һәм, нигездә, кул хезмәте таләп итә иде. Тәмәке җылылык һәм дым ярата. Шуңа күрә аны үсенте хәлендә, җир җылынып беткәч кенә күчереп утырталар. Үскәндә берничә кат утап, ботакларын сындырып, чәчәген өзеп чыгарга кирәк. Болар барысы да кулдан, тәмәке үсентесе өстенә иелеп эшләнә. Тәмәке өлгергәч, аны кисеп, ярып, киптереп, хөкүмәткә тапшырырга кирәк иде. Бу эшләр бернинди механизацияләүгә бирелми, фәкать кул көче белән башкарыла. Шуңа күрә күп игеп булмый. Хатыннарга 15—20 сутый исәбеннән участок бүлеп бирелсә, аны бөтен гаилә белән эшләп тә көч-хәл белән өлгереп була иде.

Хуҗалыкның төп тармагы булган игенчелектә бу елларда эшләр болай торды: бу вакытларда эшне сугышка кадәр булган Айзәтулла абзый вакытындагыча кул көче һәм атлар белән башкарып чыгу мөмкин түгел. Эшче көчләр, беренче чиратта, ирләр азайган иде. Шуның өстенә, разнарядка белән урман кисү, торф чыгару эшенә дә кешеләр җибәрергә кирәк. Анда беренче чиратта кызларны җибәрделәр. Инде кияүгә чыгар вакыты җиткән кызларның анда чит-ят кеше арасына барасы килми. Бу эш бик зур конфликтлар аша барды. Торф сазлыкларында да эшләү җиңел булмагандыр, әмма авыл кызлары колхозда да авыр хезмәткә күнеккән. Колхоздан аермалы буларак, торфта азмы-күпме түләү булганлыктан, тамагын кысып булса да, бер сезон эшләп, кызлар өс-башларын юнәтеп кайтып керәләр иде. Шуларга кызыгып, икенче елда да кызлар торфка атлыгып тордылар. Торфка яллау 1958 елларда бетте.

Болар барысы да колхозда эшче куллар кимүенә китерде. Эш МТС техникасына күчә барды. Техника эштә җиңеллек китерсә дә, мәсьәләнең икенче ягы билгә сукты.. МТС, авыл җирләрендә үзе уңыш үстереп, үзе үк шуны төяп китә, авыл халкы карап кала иде. Ул елларда халык арасында мондый шаян җыр йөрде:

Әй, дускаем, сиңа әйтәм,
Ә син тыңлап тораең.
Ике трактор, бер комбайн
Эшерә колхоз маңгаен.

Бу такмакны безнең авыллар чыгаргандыр, дип уйлыйм мин. Чөнки безнең «Кызыл Сабанчы» колхозында МТСтан нәкъ ике трактор, бер комбайн эшләде. Мондый хәл бөтен ил буенча булганга, колхозларның хәлен җиңеләйтү йөзеннән, 1957 елда МТСлар бетерелеп, техника колхозларга бүлеп бирелде.

Бу карар колхоз хуҗалыклары файдасына иде, әлбәттә. Колхоз җилкәсенә авыр йөк булып төшкән натурлата түләү дә бетте. Әмма бу карарлар да «Кызыл Сабанчы»дагы хәлне тамырдан үзгәртә алмады. Бу вакытта инде Кече Шәйморза Космовский поселогы белән берләшсә дә, кырлар, чәчү әйләнеше системасы белән, вак участокларга бүленгән. Техниканы эффектив куллану мөмкин түгел иде.

Терлекчелектә дә эшләр бик әйбәт булмады. Югарыдан бирелгән күрсәтмәләр нигезендә, колхоз кирәк кадәр ат, күп күләмдә сыер, бозау, сарык, хәтта дуңгыз асрарга тиеш. Терлекләрнең баш санын киметергә ярамый, ә шулкадәрле малны ашатырга азык базасы булмау югарыдагы җитәкчеләрне кызыксындырмый. Унбер гектар «Сөзмә капчыгыннан» җыйган печән бернигә җитми, кыр тутырып азык чәчеп тә булмый, хөкүмәткә иген тапшырасы бар. Җәй көнне колхоз терлекләре, хуҗалык көтүе белән бергә, авыл янындагы болынлыкта юклы-барлы үләнне кыркып йөрделәр.

Яз җитәрәк печән-вика түгел, арыш саламы да җитәр-җитмәс булды. Җитәрлек булмаган азык белән терлекчелекне алга җибәрү бик зур проблема булып торды. Кайбер уңышлар да булмады түгел. Дуңгызчылыкта ирешелгән уңышлар өчен терлекче Миңсәрбәр апа Җамалиева Почет Билгесе ордены белән бүләкләнде. Туганыбыз һәм күршебез Миңсәрбәр әбинең, бүләкне алгач, моның урынына бер-ике центнер иген бирсәләр ни була инде, дип сөйләгәне истә калган. Хезмәт көненә иген бирү ике килога җитте, шуннан арта алмады.

1957 елда Ибраһим абый рәислектән төшерелеп, Космовский поселогыннан Тимерша абый Камалов сайланды. Әмма аңа озак эшләргә туры килмәде, вак колхозларны эреләндерү башланды. Шул исәп белән, 1958 елны «Кызыл Сабанчы»ны Иске Шәйморзаның Сталин исемендәге колхозына куштылар. Шулай ук Чуваш Шәйморзасының Киров колхозы да Шәйморзага кушылды. Рәисебез Тимерша абый Сталин колхозының завхозы булды, Кече Шәйморза һәм Космовский эшчәннәре зур колхозның дүртенче бригадасын тәшкил итте. Бригадир булып Сабир Мансуров калды.

Замана таләбенә туры килгән бу гамәл үзенең уңай нәтиҗәсен бирде. Дүртенче бригада артыннан тагын бер(«Сабанчы» җире кадәр булыр кишәрлек өстәлде. Кече Чынлы елгасының уң ягы бөтенләе белән дүртенче бригадага бүлеп бирелде. Чыгышы белән бер үк авылдан — Иске Шәйморзадан булган халык уртак телне тиз тапты. Хуҗалык белән Әбдриев Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы җитәкчелек итә иде. Дәүләткә булган барлык бурычларны өч елда түләп бетерделәр. 1958 елда МТСтан тапшырылган техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары хакын түләүне дә уңышлы башкардылар. 1959 елда Ә.Ш.Әбдриев ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланды. Аның җитәкчелегендә колхоз зур уңышларга иреште. Болар нәтиҗәсендә Әхмәтгәрәй абый Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды, берничә тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнде. Коллектив Бөтенсоюз ярышында берничә ел рәттән җиңеп чыкты. Халыкның тормыш, көнкүреш дәрәҗәсе күзгә күренеп яхшырды.

1958 елның гыйнвар башларында Буденный районы «Цильна» районы дип атала башлый. 1959 елның июнь урталарында Шәйморзада район бетерелде. Башта Чүпрәле районына кушып, соңыннан Чүпрәле белән Буа районын берләштерделәр. 1967 елда, Чүпрәле районы кабат оештырылгач, Иске Шәйморза Чүпрәлегә кертеп калдырылды.

Аерым җитешсезлекләре булса да, Буденный районы Татарстан республикасында алдынгылар исәбендә йөрде. Биредә җирләр, гомумән Татарстандагы кебек, иң уңдырышлы туфраклы мәйданнар булып исәпләнә. Шундый уңдырышлы җирләргә оста җитәкчелек итү ысулын да кушкач, уңай якка үзгәреш сизелерлек була. Кече Шәйморза һәм Космовский җирләрендә вак кишәрлекләр бетерелеп, дүртәр зур кыр ясала, шул рәвешле техника эшләү өчен уңай шартлар тудырыла. Вак-төяк фермалар бетерелеп, зур бозаулар симертү комплексы булдырыла. Бозаулар өчен җитәрлек азык әзерләнә, җәйлектә көтү йөрү өчен Иске Шщйморзаның болынлыклары да җитәрлек иде.

Әле дә исемдә, авыл халкының көнкүрешен яхшырту буенча да чаралар күрелде. 1957 елда җәй авылга радио керде. Шәйморзадан кабель сузып, авыл уртасына баганага громкоговоритель эленде. Моңа кадәр авылда радиоалгыч изба-читальняда һәм Казыйхан абыйларда гына бар иде.

Хәтерем ялгышмаса, 1960 елда авылга электр уты керде. Аңа кадәр авыл халкы керосин лампалары гына файдалана иде да. Электр баганаларына радио чыбыклары да сузып, һәр өйгә репродукторлар куелды. Электр кертүдә монтажчы Бобков һәм Коновалов фамилияле егетләр эшләде. Алар бездә квартирада тордылар, шуңа хәтерлим.

Радио кертү белән бәйле бер вакыйга истә калган. Бер күп балалы гаиләдә әбиләре, балаларга шауламаска кушып, намаз укырга утыра. Шулвакыт радио телгә килә. Ул вакытта радио иртән һәм кич сөйли, ә көндез туктатып торалар иде. Малайлар: «Әби намаз укый, тавышланма!» — дип, радиога яхшылап әйтеп карыйлар, ә теге һаман сөйли дә сөйли. Туктамагач, арадан берсе радиога кисәү таягы белән суга. Шулай итеп радионы туктаталар. Өйдә тынлык урнаша, әмма репродуктор да төзәтерлек хәлдә булмый инде.

Шул ук елларда Иске Шәйморзадан район киткәч бушап калган биналарны Диминга китереп, клуб һәм кибет салдылар.

Авылыбыз халкына белем бирүдә һәм тәрбияләүдә мәктәп зур роль уйнады. Мәчет бинасында дини чаралар үткәрү туктатылгач, биредә дүрт класслы башлангыч мәктәп эшләде. Мәктәп турында сүз чыккач, иң беренче, аның укытучылары һәм директоры турында әйтеп узарга кирәктер.

Күп еллар мәктәпне Марс абый Сираҗиев җитәкләде. Без әле ул исән вакытта күп нәрсәләрне белмәгәнбез. Соңгы елларда улы Маркиз эзләнүләре нәтиҗәсендә генә кайбер нәрсәләр ачыкланды.

Сираҗиев Марс (Миссияр) Сираҗи улы 1903 елның 15 апрелендә хәзерге Аксубай районы Түбән Татар Майна авылында туа. Бу авылны, районнар чигендә урнашканга күрә, еш кына бер районнан икенчесенә күчереп йөртәләр. Кайбер вакытларда Нурлат, Алексеевск районнары составына да керә. Марс абый үзен Чистай ягыннан дип әйтә иде. Туган якларында «Изгеләр тавы», «Байлар чишмәсе» дип аталган җирләр бар, дип сөйли иде. Бу кара туфраклы җирдә, кечкенә генә Майна елгасы буенда урнашкан авыл халкы элек-электән иген игеп, терлек асрап яшәгән. Соңгы елларга кадәр «Уңыш» колхозы күрше рус һәм чуваш халкы белән тату яши. Авылга су һәм газ кертелгән.

Марс абыйларның нәселләре зур булып, ныклы тормышта яшәгәннәр. Аерылып чыгучыларга йорт салып, мал-туар, берничә оя умарта биреп чыгара торган булганнар. Шушы нык тормышлы гаиләне революциядән соңгы вакыйгалар читләтеп үтми. 1920 елларда “ сәнәкчеләр” хәрәкәтенә бәйле рәвештә Миссиярнең ике абыйсын ГПУ кулга ала, үзе өйдә булмый, шуның белән котылып кала.

Ул тизрәк авылдан чыгып китү ягын карый. Донбасс якларында шахтада сезонлы эшләүчеләр белән Донецк, Сталино якларына барып чыга. Татар шахтерлары өчен мәктәпләр эшләп килә икән, шахтага төшкәнче шунда башлангыч белем бирәләр, һөнәр нигезләрен укыталар. Марс абый да шунда укый башлый. Сәләтле һәм яхшы белемле яшь егеткә шахтага төшәргә туры килми, шул ук мәктәптә укытырга калдыралар.

Берничә елдан шахтада эшләүче шәйморзалылар белән безгә кайта һәм Кече Шәйморза авылында урнаша. Мәктәпкә укытучы кирәк булган вакыт. Марс абый башлангыч мәктәп укытучысы һәм соңрак директоры вазыйфаларын үти башлый.

Мин беренче класска укырга 1951 елны кердем. Җиде яшем тулмаган булса да, укый-яза белгәнгә, Марс абый мине кабул итте.. Өс-башны хәтерләмим, әмма аякта калош, кулда Равия ападан калган букча иде. Калошны яхшы хәтерлим, чөнки мәктәпкә яланаяк йөрергә рөхсәт ителми иде.

Дәфтәр, каләм, язу карасы белән булган кытлыклар истә калган. Беренче класска ул елны биш бала кергән идек. Ихсан Гомәров, Касыйм Фәхретдинов, Сания Гомәрова, Фәния Сәйдәшева һәм мин. Мәчет зур һәм бүлмәләр күп булса да, дәресләр бер бүлмәдә генә алып барыла. Дүрт класска ике генә укытучы булганлыктан, беренче һәм өченче класслар төшкә кадәр, икенче һәм дүртенче класслар төштән соң укыды. Беренче һәм өченче классларны Марс абый, икенче һәм дүртенчеләрне Рәфыйка апа Ильясова укытты. Баланың, гомумән алганда, мәктәпкә карата мөнәсәбәтен формалаштыруда башлангыч мәктәпнең роле бик зур. Биредә балада уку процессын яратырга, үз өстендә эшләргә өйрәнү сыйфатлары тәрбияләнә. Минемчә, бу максатны безнең укытучылар җиренә җиткереп үтәделәр. Шәхсән үземә уку җиңел бирелсә дә, кайбер кыенлыклар булды. Матур язу (чистописание) дәресләрендә чиләнүләр истә. Ул вакытта авторучкалар юк иде, булса да кулланырга рөхсәт итмәделәр. Чукмарлы каләмгә язу карасы күбрәк эләгә һәм озаграк яза, әмма аның белән язарга да ярамый.. Бары тик 86 номерлы каләм генә рөхсәт ителә . Марс абый үзе бик матур яза һәм бездән дә шуны таләп итә иде. Һәрбер хәрефне кирәкле авышлыкта, калынлыгы да төрлечә, каләмгә басымны йә арттырып, йә киметеп язарга кирәк.

Ничек булса булды, матур язарга өйрәтте Марс абый. Инде хәзер 50 ел язам, шулай да почерк бозылмады, кеше танырлык. Рәхмәт, Марс абый! Тагын бер кыен нәрсә — рус телен өйрәнү булды. Марс абый таләпчән укытучы иде, программаны бервакытта да кыскартып бирмәде.

Кыш көннәрендә мәктәп бинасында суык булды. Зур бинага бер генә мич ягыла, җылылык җитәрлек түгел иде. Укучылар туңмасын өчен, тәнәфес вакытларында Марс абый төрле хәрәкәтчән уеннар оештырды, үзе дә балалар белән бергә уйный иде. Бөтен укучыларны бер-берсенә тотындырып, «вагоннар» ясый, үзе алда паровоз булып баса, парталар тирәсендә поезд ясап, паровоз кычкыртып җай белән генә чаптырып әйләндерә. Баш яулыгыннан төреп «тычкан» ясый, ул тычканны беләгенә куеп, сиздерми генә селкетә. Кызлар куркып чыелдыйлар, ә малайлар көлешәбез.

Шулай җылынып алгач, дәресләр дәвам итә. Марс абый Усманов Кәлимулла бабайның кызы Зөбәйдә апага өйләнә (минем әнинең сеңлесе). 1949 елда уллары Маркиз туды, шуннан соң озак та үтми, Зөбәйдә апабыз үлде. Бала тудырганда өзлеккән булган. Миңа ул вакытта дүрт яшь булса да, бу вакыйга хәтеремдә калган. Әнигә тотынып Зөбәйдә апамны соңгы юлга озатырга барган идем.

Соңрак Марс абый Ильясова Разия әптәйгә өйләнде. Балалары Исмәгыйль туды, әмма ул кече яшьтә үк вафат ,бүтән балалары булмады.. Разия әптәй Маркизны үз баласыдай тәрбияләде.

Марс абыйның авылда авторитеты һәрвакыт зур булды. Бөтен авылны укытканга күрә, бөтен кеше, ихтирам белән, «абый» дип дәшә иде аңа. Бәйрәмнәрдә дә, сәяси чараларда да актив катнашып килде. Күп тапкырлар авыл советы депутаты итеп сайланды. Үз-үзен тотуы, кешегә киңәш бирә белүе белән дә авыл халкының ихтирамын казанды. Гади кешеләргә һәрвакыт кулыннан килгән кадәр ярдәм итте. Шахта елларын да кушып, 47 елдан артык халыкка белем бирде. 1955—56 елларда «СССРның мәгариф отличнигы» исеменә лаек булды. 1963 елда пенсиягә чыккач та укытуын дәвам итте, 1966 елда гына, сәламәтлеге нык начарайгач, укыту эшен туктатты, 1968 елның 19 ноябрь көнендә вафат булды. Авыл зиратында җирләнде.

Марс абыйның улы Маркиз да күренекле кеше. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Тәтеш районында эшләде. Колхозның баш инженерыннан башлап, район оешмалары җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелде. Соңгы вакытларда Татарстанның Алабуга шәһәрендә җылылык челтәре оешмасы директоры. Җитәкченең исеме Татарстанның «Ике меңьеллык чигендә социаль эшчәннәр элитасы» энциклопедиясенә кертелде. (I том, 558 нче бит.)

Әлеге энциклопедиядә безнең авылдан тагын бер кеше бар. Мөхтәр бабай Туктаровның оныгы Мөхтәров Вагыйз Исмәгыйль улы. Ул Түбән Кама шәһәренең 23 нче һөнәр лицеенда директор, 1940 елда туган. (I том, 530 нчы бит.)

Әтисе үлгәч булса да, Маркиз аның туган авылын, туганнарының балаларын эзләп тапкан. Марс абыйның да чын исеме Миссияр булып чыга (безнең якларда мондый исем юк, шуңа Марс булып киткән) . Йорт нигезләре буш булып, шул җиргә авыл халкы мәчет салып ята. Маркиз бу төзелешкә ярдәм итә, үз өлешен кертә. Туганнарының фамилияләре Туктамышев икән. Бу фамилияне Татарстанда шактый укымышлы кешеләр йөртә.

Әйтеп киткәнемчә, Марс абыйның дөрес юнәлеш бирүе аркасындамы, авылыбызның күп яшьләре укуга тартылды. Бишенче класстан, 11—12 яшеннән күрше Иске Шәйморзага йөреп, кышын салкын интернат бинасында яшәү дә куркытмады аларны.

Безнең авылдан югары белем алучы иң беренче кеше Зәки Гыйльметдин улы Фәхретдинов дип беләм. Ул башта техникум тәмамлый, соңыннан төзелеш институтында укый. Төзүче-инженер була. Казанның бер заводында ОКС начальнигы булуын, Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләвен хәтерлим. Ярдәмчел, ачык һәм гади кеше булды ул. Ел саен Казаннан махсус кайтып, әтисенең чардуганын буяп китә иде. Аның энеләре, сеңелләре — Әнвәр, Кәүсәрия, минем классташ Касыйм, Җәүһәрия һәм Мөслимә — барысы да югары белемле кешеләр. Әтиләре Гыйльметдин абзый, озак еллар читтә, Сахалин, Кемерово якларында йөреп, картая башлагач кына авылга әйләнеп кайтты. Читтә йөргәч, кешегә белем кирәклеген яхшы аңлаган булса кирәк. Балалары хәзер барысы да әйбәт тормышта яшиләр.

. Миңлегаян апа Гыймадиева иреннән алты бала белән калган. Касыйм абый 1947 елда сугышта алган яраларыннан үлә. Шул алты баланың барысын да кеше итте Миңлегаян апа. Колхоз идарәсендә мич ягып, идән юып тормышны алып барды. Үскән саен балалары кул астына керә барды. Һәрвакыт тамаклары тук, өс-башлары чиста булды. Теләгәннәренә укырга мөмкинчелек тапты әниләре. Атасыз үссәләр дә, үрнәк тәртипле гаилә иде.

Җәүдәт абый Гыймадиев Казанда химия-технология институтын бик яхшы билгеләргә тәмамлады. Хөкүмәт юлламасы белән Пермь шәһәренә җибәрелде. Оборона заказлары үтәүче фәнни-тикшеренү институтында смена мастерыннан баш технолог дәрәҗәсенә күтәрелде. «Россиянең атказанган машина төзүчесе» исеменә лаек булды. Технологик процессны бөтен нечкәлекләренә кадәр белә, шуңа инде яше шактый, пенсиядә булса да, әле дә киңәшкә чакырып торалар икән үзен. Тормыш иптәше Иске Шәйморза кызы Ира апа белән ике ул үстерделәр.

Миңлегаян әбинең балалары Җәгъфәр абый һәм Җәүһәрия — педагоглар. Олырак балалары Зәкия һәм Наҗия апа да зиһенле һәм төпле кешеләр булдылар. Зәкия апа Тәтештә педучилище тәмамлап, сугыш елларында Яңа Шәйморза, Зур Чынлы авылларында укытучы булып эшли.

Бу гаиләдә тагын бер кеше, нәселебезнең өмете дип әйтер идем мин аны, Әнвәрша абый бар иде.. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1959 елның көз башында комбайнда эшләгәндә, бәхетсезлек очрагы аркасында үлеп китте.

Биредә Кирам Кыям улы Фәхретдинов турында аерым әйтергә кирәктер. Мәктәпне яхшы билгеләргә бетерсә дә, ул Казанга укырга китә алмады, чөнки әнисенә ярдәм итәргә кирәк иде. Авылда торып эшләгәндә, Кирам авыл яшьләренең әйдәп баручысы булды. Концерт-спектакльләрдә төп рольләрне ул уйнады, алып барды. Армия сафларыннан кайтканнан соң, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлады. Фән өлкәсендә эшен дәвам итеп, диссертация яклап, юридик фәннәр кандидаты булды. Безнең авылга читтән килеп фельдшер булып эшләүче Рәйхана исемле кызга өйләнде, хәзер Казан шәһәрендә яшиләр.

Безнең авылдан чыккан белемле кешеләр шактый күп әле:

  • Касыйм Фәхретдинов — Воткинскидагы оборона заводында производство начальнигы.
  • Хәмит Усманов — югары белемле хәрби , подполковник.
  • Миңзает Ильясов - инженер-механик, Бөгелмә шәһәрендә яши.
  • Харис Халиков — югары белемле юрист.
  • Минем бертуган сеңлем Кәүсәрия — укытучы-математик. Озак еллар Чаллы шәһәре мәктәпләрендә укытып, лаеклы ялга чыкты.
  • Гаделша Туктаров — очу аппаратлары теориясе буенча белгеч.

Бу исемлекне тагын да дәвам иттереп булыр иде.

Авыл кечкенә генә булса да, бездә мәдәни-агарту эшләре чагыштырмача яхшы оештырылган иде. Мулла өчен җәмәгатьчелек салган өйнең бер ягы колхоз идарәсе булса, икенче — зуррак ягы уку өенә (изба-читальняга) бирелгән. Уку өе русчадан кыскартылып “избач” дип һәм аның мөдире дә шул ук атама белән йөртелә иде. Бирегә Мәскәү, Татарстан газета-журналлары, район газетасы даими рәвештә кайтып тора. Шахмат, шашка һәм домино уеннары, бильярд бар. Радиоалгычтан Казаннан кичке һәм ял концертлары, башка тапшыруларны тыңлап була. Патефон бар, әмма аны «избач» җыештырып куя, чөнки энәләре тиз тупаслана, алар һәрвакыт җитәрлек булмый иде. Укырга теләгәннәргә кечкенә генә булса да китапханә бар.

Мин белгәндә биредә Сария апа Сөләйманова эшләде. Авылда яшьләр күп, гел спектакль, концертлар куеп мәш килделәр. Бигрәк сылу иде күршебез Сария апа, МТС комбайнчысы Кече Чынлының үткен егете Әмирша абый Насыйбуллинга кияүгә чыкты.

Аннан соң избач Фәез абый Әхмәдуллин булды. Миңа бу вакытта дүрт яшь булып, үзлегемнән укырга өйрәнгән идем. Избачта, пыяла шкаф артында, бик матур рәсемле китаплар бар. Фәез абый үземә генә бирмәс дип, аның янына әнине алып бардым. Әни белән килгәч бирде. Әле дә хәтерлим, «Укыйсым килә» дип аталган, балалар өчен зур хәрефләр белән язылган, төсле рәсемле шигырь китабы иде ул. Шуннан соң укыган китапны вакытында тапшыргач, яңасын икеләнмичә бирә башладылар.

Ул вакытларда, авылдан-авылга йөреп, күчмә кино эшли иде. Аларның маршрутлары бар, шуның буенча 10—15 көн аша кино күрсәтәләр. Кино килгән көнне авылда җанлану сизелә, малай-шалай кинога акча юнәтү белән мәшгуль. Кинога керү бәясе күп түгел, әмма шул әз генә акча да юк иде. Кайвакыт, колхозда хисапчы булгач, әти белән барам, ул керергә булыша иде. Бервакыт берничә малай өйнең нигезен казып, идән асты аша керү очрагы да булды. Мин алай йөрмәдем, ничек булса шулай, бар киноларны карап барырга тырыша идем. Шулай да бервакыт «Джульбарс» дигән кинога керә алмадым. Әти өйдә юк иде ахры, акча табыштырып булмады, гадәттәге әмәл-хәйләләр дә барып чыкмады..

Киноны олылар рәт-рәт иттереп тезеп чыккан эскәмияләргә утырып карый, бала-чага алда — идәндә. Кайберәүләр шунда йоклап китә. Кино беткәч клуб бикләнми, балаларны әти-әниләре эзләп килеп алып китә, кайберәүләре шунда йоклап, иртә белән генә өйләренә кайта.

Кинодан соң икенче көнне малайлар, авылның бер почмагына җыелышып, киноның эчтәлеген сөйли. Кайвакыт бер үк нәрсәне төрле итеп сөйлиләр, эш бәргәләшүгә кадәр барып җитә. Минем хәтеремдә әле: үземнән олырак малайларга кинода артистлар уйнаганын көч-хәл белән исбат иттем.

Безнең туган яклар табигатькә бай түгел. Гасырлар буенча кеше табигатьне үз мәнфәгатендә кулланган. Урманнар кисеп бетерелгән, далалар чәчүлеккә, болынлыклар көтүлеккә әйләнгән. Шулай да кечкенә авыл шушы ярлыландырылган табигатькә якын. Бәрәңге бакчалары артында гына яшел болын, инеш, икенче якта иркен кырлар. Капка төбендә үк ямь-яшел каз үләне үсеп утыра. Кечкенәдән үк өй һәм колхоз эшенә җәлеп итсәләр дә, уйнарга, яшьтәшләр белән аралашырга вакыт бар иде.

Яз башлануга ачылган җирләрдә пәке кадап, вак акчага чуен кисәге белән бәреп уйнаулар, болында шар сугу, «чиж» уеннары, футбол, волейбол, мәктәп тирәли качыш, көз көне инеш өстендә тимераякта шуу, кыш өйгән кар тавыннан шуулар — боларның барысына да өлгерә идек. Бертуган абыйларым булмау сәбәпле, үземнән олырак күршебез һәм туганнарыбыз Җамалиев Ниязый һәм Наил абыйларга, әтием белән бертуган Гыймадиевлар — Җәгъфәр һәм Җәүдәт абыйларга ияреп йөри идем. Соңрак күршеләребез Мөбәрәкшин Әбдрәшит, Ханбиков Рөстәмнәр белән бер төркем төзедек.

Шулай күрше-тирә һәм туган-тумача малайлар бергә тату гына уйный идек. Олырак малайларны уенга алмаска тырышабыз, чөнки алар, оттыра башласа, хәрәмләп эшне бозалар.

Безнең якларда табигать ярлырак дисәк тә, һәр якның үз матурлыгы, үзенчәлекләре бар. Офыкка кадәр җәелгән диңгез кебек иген кырлары бик матур була. Мәктәп бетергән елларны без комбайнда ярдәмче булып эшләдек. Иген кырындагы комбайн — диңгездә йөзеп барган кораб кебек. Тирә-яктагы иркенлек, хозурлык күңелне әллә кая югарылыкка алып китә . Күңелдә шушы киңлек белән ниндидер уртаклык сизә башлыйсың. Күктән башка яши алмаган очучыларны, диңгезне үлеп яратучы диңгезчеләрне бик аңлыйм мин. Шушы иркенлек, иксез-чиксезлек сихерләгән аларны.

Избач булып якын туганыбыз Наҗия апа Гыймадиева эшли башлагач, минем хәлләр иркенәйде. Наҗия апа, пыялалы шкафны ачып куеп, миңа китапларны үземә сайлап алырга мөмкинлек бирде. Аның оештыру сәләте дә көчле иде. Яшьләрне концерт-спектакльләр куярга дәртләндерде. «Галиябану», «Асылъяр», «Кайту» кебек популяр спектакльләрне халык яратып карады. Ул елларны еш кына районнан килеп концерт куялар, үзәктән килүче артистлар да була иде. Хәтеремдә, бер елны Зифа Басыйрова концерты булды. Избачка халык сыймас дип, сәхнәне мәктәп бинасына көйләделәр. Халык шыгрым тулы. Гадәттә кино-концертка йөрмәүче мәчет картлары, әби-бабайлар — барысы да килгән. Зифа апаның концерты бетте дип игълан ителгәч тә, халык аны, бик озак кул чабып, сәхнәдән җибәрмәде. Эреләнеп тормады Зифа апа, концерттан соң да сораулар буенча тагын бер концерт чамасы җырлады. Соңыннан халык аңа бик күп рәхмәтләр укыды.

Хәтердә калган тагын бер истәлек. Соңрак халык артисты булган Габдуллаҗан абый Рәхимкулов бер елны җәйге ялга кайтты, әле артист түгел иде бугай. Авыл яшьләре «Рәйхан» спектаклен куйдылар. Габдуллаҗан абый төп рольне уйнады, шунда «Рәйхан» җырын башкарды. Ул вакытта бу спектакль яңа гына сәхнәгә чыгып килә, җырын да ишеткән юк иде. Бу матур җырны Габдуллаҗан абый искиткеч башкарды, без таң калып тыңладык. «Рәйхан»ны хәзер дә җырлыйлар, якташыбыз Рафаэль Ильясов башкара аны. Бу җырны мин тыныч кына тыңлый алмыйм. Зәңгәр томан артында калган газиз балачакларым, туган авылым, Димин клубы, яшь Габдуллаҗан абый, Наҗия апалар искә төшә, күңел тула.

Наҗия апа избач булып 1950—1957 елларны эшләде.. Аңарга алмашка Космовский поселогыннан Җәвәйрә Фәхретдинова, аннан соң үзебезнең авылдан Рамис Вәлитов абый килделәр. Колхоз Шәйморза белән кушылгач, идарә бүлегендә китапханә зурайтылып төзелде. Күп төрле китаплар кайтты, картотека булдырылды. Рамис абыйны ВЛКСМ райком секретаре итеп алдылар. Мәктәпкә яшь белгеч булып кайткан чит телләр укытучысы Зәкия апа белән тормыш кордылар. Хәзерге вакытта Ульяновск шәһәрендә яшиләр.

Рамис абыйдан соң клубта Роза Җамалиева (Иске Шәйморза авылыннан), Кәүсәрия Фәхретдинова эшләделәр. Ялгышмасам, 1961 елда яңа клуб бинасы салынды. Клуб мөдире Космовский поселогыннан Гөлшат Җамалетдинова булды. Гасыр башында салынган иске избач бинасы бу вакытта нык искергән иде инде. Кыш көннәрендә биредә температура урамдагыдан артык аерылмады. Яңа клуб шактый зур, аерым китапханә бүлмәсе, тамашалар залы белән сәхнәсе бар. Аерым кинобудка, анда стационар кино күрсәтү корылмасы куелган. Яңа клубны ачканда, без, Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары, Диминга төшеп концерт куйдык.

Диминда һәр буын яшьләр җыр-биюгә оста булды. Кечкенә авыл булганга, аулак өйләрдә, клубта бөтен яшьләргә дә күңел ачарга урын да, вакыт та җитәрлек иде. Бер генә проблема — яшүсмерләргә гармунчылар бик теләп уйнамый иде. Алай да, Расыйх абый Ханбиков, рәхмәтле бәндә, яшьләргә юл бирде, уйнады. Соңрак безнең яшьтәш Ихсан Гомәров уйнарга өйрәнде, аннан Рөстәм Ханбиков та үсеп җитте. Клубта туйганчы бии, көлтә җыя идек. Тузан бик нык күтәрелсә, салкын су өреп бастырабыз, аннан тагын әйләнәбез. Ничек арылмаган, ничек башлар әйләнмәгәндер? Әнвәр Фәхретдинов вакытында клубка гитара, балалайка, мандолина кебек инструментлар кайтты. Яшьләр күпмедер вакыттан бу инструментларда яхшы ук чиертергә өйрәнделәр. Җәгъфәр Гыймадиев 1963—1965 елларда, соңрак Фәйрүзә Фәйзуллина — Иске Шәйморза кызы, Җәүһәрия Фәхретдинова, Тәлгат Ханбиков, Фәйрүзә Әхмәдуллина, Гөлсинә Туктаровалар эшләде.

Авылыбызның «йөзек кашы» Габдуллаҗан Рәхимкулов абый. Бу олы сәнгать кешесе турында гади генә язып булмый, ә мин язучы түгел. Әхәт Сафиуллин төзегән истәлекләр китабы чыкты, миңа ни дә булса өстәве кыен. Күп уйланып утыргач, үземнең хәтердә булганнарны язарга булдым.

Габдуллаҗан абый абруйлы, тәртипле һәм динне хөрмәт иткән гаиләдән. Әтисе-әнисе турында язылды инде. Рәислектән киткәч, авыл картлары аңа мулла вазыйфасын үтәргә тәкъдим итәләр. Бу эшне Хәмәдәлим бабай җиренә җиткереп башкарды. Шактый вакыт җәмәгате Гайниҗамал абыстай белән мулла-остабикә булып авыл халкына хезмәт иттеләр.

Гаиләләрендә алты бала булып, олы уллары Әбделкәрим сугышта һәлак булган. Аның хатыны Хәлимә апа, балалары Расыйх белән Фәрзания калдылар. Хәмәдәлим бабай улының гаиләсенә һәрвакыт булышып торды.

Кызлары Фатыйма апа авылыбызда, Хәлим Шәйдуллинга кияүгә чыгып, гаилә корды. Фатыйма апа мөлаем, ачык күңелле кеше иде. Хәзер инде Фатыйма апа да, Хәлим абый да гүр ияләре.

Габдуллаҗан абыйдан кечерәк Тәскирә апа 1930 елларда туган, минем Рауза апа белән яшьтәшләр иде, аулакларга бергә йөрделәр. Гомер буе эч серләрен бүлешеп яшәделәр. Авылыбызның күркәм егете Шәүкәт Дәүләтшин абый белән матур гаилә кордылар. Авылда кем дә булса өй салганда, матчаны куярга һәрвакыт көчле кеше Шәүкәт абыйны чакыралар иде Шәүкәт абый авылыбызда мәчет салу эшендә башлап йөрде, 2000 елның җәендә мәчетнең аен куйганны күрү бәхетенә иреште. Бу вакытта инде ул каты авырый иде, шуннан озак та яшәмәде, бу дөньядан китте. Авыл халкына күп яхшылыклар эшләп, саваплы кеше булып китте, урыны җәннәттә булсын.

Тәскирә ападан соңгы Мәгъфирә апа — сөйкемле, буйга-сынга матур кыз. Авылыбыз егетләренең дә төн йокысын качыргандыр ул, әмма аны Яңа Тинчәле егете тракторист Исмәгыйль үзенә карата алды. Мәгъфирә апа Яңа Тинчәлегә китте. 2000 елда авылыбызда мәчет ачылу тантанасына кайткан иде. Мәчет салуда катнашкан кешеләргә рәхмәт укыды. Шундый итеп әйтте ул, таң калып тыңладым. Мишәр теленең байлыгы, матурлыгы, Мәгъфирә апаның нәселдән килгән дини инсафлыгы, күңел түреннән чыккан олы рәхмәт хисләре — барысы да бар иде анда. Мондый сүзләрне мин әле ишеткәнем юк иде, изге җанлы кешедер бу, дип уйлап куйдым шунда. Бу сүзләр йөрәктән чыкмаса, ясалма булып яңгырар иде. Гаиләдә иң кечкенәләре — Нигъмәтҗан, 1940 елгы, мин аны яхшырак беләм. Авылда яшьтәшләре арасында лидер булды. Бик матур җырлый иде, авылда концертлар аңардан башка узмады. Соңрак, Шәйморзаның чибәр кызы Зөбәрҗәт Җәббәрова белән гаилә корып, Казан шәһәрендә яшәделәр. Профессиональ сәхнәгә менмәсә дә, Нигъмәтҗан завод клубларында, Казан тирәсендәге авылларда уңышлы чыгышлар ясый. Халык аны яратып кабул итә. Әмма, кызганыч, каты авыру аны бу дөньядан иртә алып китте.

Габдуллаҗан абый турында иң беренче хатирәм. Әле бик кечкенә вакытымда, авылда: «Ул армиядән кайткан», — дигән хәбәр таралды. Яңа кар яуган көз ахырлары иде. Шуннан берничә көн узгач, безгә шинель кигән бер егет килеп керде. Габдуллаҗан абый каз өмәсенә кешеләр дәшеп йөри икән, безнең Рауза апаны чакырырга кергән. Шунда кызык сөйләп, көлдереп киткәнен хәтерлим.

Аннан ул читкә китеп йөрде. Бер җәйдә отпускыга кайткан. Безнең әти ниндидер эш белән Шәйморзага районга барырга йөри. Арбага мине дә утыртты, тагын юл уңаенда 3—4 кеше утырып бара. Хәмәдәлим абзыйлар тыкрыгыннан төшеп, кечкенә күпер аша елганы уздык. Аннан соң юл Яңа Шәйморза чыбыклыгы аша. Шунда бер кеше күренде. Кулына китап тоткан, күлмәген салып башына ураган. Бу табигать хозурына чыккан кеше ялга кайткан Габдуллаҗан абый булып чыкты. Ул, безнең янга килеп, әти һәм арбадагы башка авылдашлар белән күреште, хәл-әхвәл сорашты.

Күпмедер вакыттан соң өйләнде, безгә әни ягыннан якын туган Мәсхүдә апаны алды. Без аларны чәйгә чакырдык. Габдуллаҗан абый шаян сөйләп, бик күңелле утырдылар. Алар Магнитогорскига киттеләр, соңыннан Казанга кайттылар. Уллары Рәүф туды. Күпмедер вакыттан соң Мәсхүдә апа аерылып кайтты. Авыл кызы шәһәргә ияләшә алмады, ахры. Артист карьерасын башлаган кешенең тормыш-көнкүреш шартлары да әллә ни булмагандыр. Алар бернинди шау-шусыз, тыныч кына аерылыштылар. Һәрхәлдә кеше теленә кермәделәр. Габдуллаҗан абый Рәүф турында гел кайгыртучанлык күрсәтеп килде. Рәүф һәрвакыт яхшы киемнән йөрде, әтисе аңа бүләкләр, кием-салым җибәреп торды, улы белән гел аралашып яшәде.

Тагын бер хатирә. 1958—1959 еллар булгандыр. Минем үсмер чак. Яз көне радиодан Габдуллаҗан абый ирләр хоры белән «Сарман» җырын башкарды. Бу җыр миңа бик нык тәэсир итте. Татар җырлары ирләр хоры белән әйбәт килеп чыга бит. «Сарман» инде билгеле көй, балачактан ук ишетеп беләбез. Әмма Габдуллаҗан абый аны шундый моң һәм дәрт белән башкарды, инде ярты гасыр вакыт узса да бу тапшыру күңелемдә саклана. Шул язда кузгалып килгән дәртле хисләремә дә тәңгәл килгәндер ул моң. Кызганыч, бу җырны авылдашыбыз башкаруында хәзер тапшырмыйлар…

70 нче елларда, мин студент вакытта, соңыннан заводта эшләгәндә дә, яшьләр гел Габдуллаҗан абый җырларын җырлап йөрделәр.

Авыл кечкенә булгангадыр инде, артистлар күп вакыт безне читләтеп үтте. Габдуллаҗан абый бу якларга килеп чыкса, авылны калдырмый, бушлай концерт биреп китә иде. Туган авылын бер вакытта да онытмады, халкын хөрмәт итеп яшәде. Үлгәч тә, васыять буенча, җәсәде туган авылына алып кайтылды. Әтисе янәшәсенә җирләнде.

Габдуллаҗан абыйның якты истәлеге авылдашларыбыз, халкыбыз күңелендә саклана. Мин кешеләр белән үземне Кече Шәйморзадан, Габдулла Рәхимкуловның туган авылыннан дип таныштырам. Кагыйдә буларак, олырак яшьтәгеләр аның җырларын яхшы хәтерли, сагынып сөйли

Инде хуҗалык эшләренә кире әйләнеп кайтыйк. Иске Шәйморза белән кушылгач, авылда эшләр бермә-бер яхшырды. Ул елларда куян үрчетү кампаниясе башланды. Илдә Н.С.Хрущев инициативасы белән башланган бу тармак югарыдан күрсәтелгән һәрнәрсә кебек зур масшабта һәм күп үзенчәлекләрне искә алмыйча башланды. Бу эшкә безнең әти Миргасим Гыймадиевны башта куйдылар. Утыз куяннан башланган эш бик тиз зур колач алды. Бер ел эчендә куяннар үрчеп, тулы бер ферма тәшкил итте. Куяннарны Хәлим Шәйдуллин, Зәйдулла Әхмәдуллин һәм Солтания Сөләймановалар карый башлады. Ярыйсы гына үсеп барган тармакны да, 1964 елны Н.С.Хрущев эшеннән алынгач, аның барлык инициативаларын да кискен тәнкыйтьли башладылар. Куянчылык ничек кинәт башланса, шулай ук кинәт кенә бетерелде.

1961 елда колхозның исеме «XXII партсъезд» дип үзгәртелде. Бу исем КПССның XXII съездыннан соң Сталин исемендәге барлык колхозларга кушылды. Председателебез Гәрәй абый колхозда күп еллардан бирле яшәп килгән яман чир — караклыкны бетерде. Әйтергә кирәк, гадәттән тыш чаралар — төрмәгә утырту белән түгел, контрольне көчәйтү юлы белән иреште ул моңа. Караклыкның тамырына балта чабуы — хезмәткә түләүнең яхшыруы булды. Колхозда хезмәт дисциплинасын бозу, эчкечелек белән көрәш алып барылды.

Бу елларда тәмәке игү туктатылып, Буада шикәр заводы салыну сәбәпле, шикәр чөгендере игү башланды. Бу эштә безнең авылдан Равия Рәхимкулова, Равия Дәүләтшина һ.б. яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

Чөгендер белән бәйле бер хатирә дә истә. Чөгендердә эшләгәндә таза һәм җиңел аяк киеме кирәк. Элекке чабаталар юк инде. Кайсыдыр авылдан килеп, бер хатын-кыз, солдатлар итеге материалы — кирзадан ясалган чүәкләр сатып йөри башлады. Бу нәкъ чөгендердә эшләү өчен кулай аяк киеме булып чыкты . Үзе җиңел, таза материалдан, бәясе дә чагыштырмача арзан булганга, бу чүәкләрне авыл халкы бик яратып киде. Чүәк сатучының исеме Хәсәнә булгач, чүәкләрне дә халык «Хәсәнә» дип йөртте.

1970 елларны «торгынлык еллары» дип йөртсәләр дә, бу чорда хөкүмәт авыл хуҗалыгы өчен зур кайгыртучанлык күрсәтте. Ул вакытта хуҗалыкта 37 трактор, 24 автомашина, 19 ашлык комбайны булган.

1965 елда Ә.Ш.Әбдриев, шикәр чөгендереннән югары уңыш алганы өчен, Ленин ордены белән бүләкләнә. Сигезенче бишьеллык нәтиҗәләре буенча Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Соңыннан да колхоз алдынгылыкны бирмәде. 1988 елда Гәрәй абый лаеклы ялга чыкты, 2004 елның 3 декабрендә вафат булды.

Колхозыбыз алдынгы, хезмәткә түләү дә әйбәт, ләкин хөкүмәт үткәргән сәясәт аркасында авыл һәм шәһәр тормышы бер-беренә тәңгәл килми, шәһәрдә тормыш дәрәҗәсе яхшырак булды. Моңа сәбәпләр күп иде. Кыскача итеп әйткәндә, бер үк күләмдә хезмәт куеп та, шәһәрдә тормышны күпкә әйбәтрәк оештырып булды. Шуңа күрә авыл халкы шәһәргә күчүне туктатмады. Халык үсеп барган Ульяновскига, туган-тумачасы янына Казанга китте. Егетләр армия сафларыннан ук шәһәргә китү ягын карады. Авылда көчләп тоту, ягъни паспорт бирмәү бетерелгәч, бу процесс бермә-бер көчәйде.

Ике сан: 1999 елда Кече Шәйморза авылында барлыгы 35 йорт һәм 81 кеше калды. Ә Космовский поселогы, әйтелгәнчә, бөтенләй юкка чыкты. Илдә крестьяннарга карата алып барылган сәясәтнең ни дәрәҗәдә җимергеч булуын күрсәтә бу факт. Алтмышынчы-сиксәненче елларда эшче көчләр шәһәргә китүе колхозның эш нәтиҗәләрендә артык үзен сиздермәде. Эш кул көченнән техника карамагына күчә барды. Механизаторлар — Әмирҗан Әхмәдишин, Наил Җамалиев, Вәзыйх Дәүләтшин, Ихсан Гомәров, Хәмзә Шәкүров, Хәбир Баһаутдинов һәм башкалар югары нәтиҗә күрсәтеп эшләде. Комбайнчы Габделхалик абый Усманов колхозыбызда гына түгел, район буенча алдынгылар рәтендә булды. Гомумән, безнең авылдан колхозның дүртенче бригадасы еллар буе әйбәт эшләп килде. Гәрәй абый белән бергә бригадир Сабир Мансуров хөкүмәт бүләкләренә лаек булды.

Мин күбрәк авылыбызның гади кешеләре турында язарга тырышам, чөнки җитәкчеләр турында башкалар да күп яза. Чын мәгънәсендә хезмәт кешесе дип авылдашым Шакир абый Билаловны атыйсы килә. Әтиләре сугыш кырында ятып калгач, кечкенәдән үк тормышның ачысын-төчесен белеп үскән ул. Сугыш елларында колхозның бөтен эше үсмер Шакир абый, Габделхалик Усманов, Габделәхәт Усманов, Тимерша абый Туктаровлар кебекләр җилкәсенә төшә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Шакир абый «Кызыл Сабанчы»да бригадир булып та эшләде. Һәрбер эштә алдынгылыкны бирми иде, тик шулай да ул авылдан Тольятти шәһәренә күчеп китте... Киткәндә идарәдән белешмә алырга барган. Кәгазьләрне ачып карагач, бөтен идарә хәйран калган, Шакир абый ел әйләнәсендә бер генә көнен дә калдырмыйча эшләгән. Ә бит крестьянның шәхси хуҗалыгы, табигатьнең карлы-яңгырлы көннәре дә бар әле. Китүенең сәбәпләре минем өчен билгесез, әмма туры сүзле, түрәләргә яраклашырга яратмаучы кеше иде ул. Авылыбызның тагын бер шундый кешесе хәтеремдә — Наҗия апа Гыймадиева. Андыйларга яшәү һәрвакыт кыен булды. Чын мәгънәсендә авыл кешесе, авыл тормышын яратып яшәүче Шакир абый шәһәргә ничек ияләшкәндер?! Икенче яктан караганда, эшчән, тырыш кешеләр кайда да кирәк, ул үз юлын анда да тапкандыр, дип уйлыйм.

Авылыбызның тагын бер кешесе — яраткан Рауза апам турында язып китми булдыра алмыйм.

Үсмер чактан ук өй һәм колхоз эшләрен яратып эшли иде. Хатын-кыз эшләрен җиренә җиткереп башкаргач, колхозда, ат җигеп, ирләр белән беррәттән эшләде. Ат җиккәндә тезен терәп камыт бауларын җәһәт кенә тартып бәйләп куя иде. Олауга салам, печән дә төяп ташыды. Капчыкка салган игеннәрне Борындык элеваторына ташыганын хәтерлим. Әле анда капчыкларны каядыр югарыга менгереп бушатырга кирәк булган. Кич белән аулак өйләрдә, клубта Сария апа Гайнуллина, Тәскирә апа Рәхимкулова белән яшьтәшләре арасында беренчеләр иде.

Мондый чибәр, уңган һәм җитез кызга язмыш аңа зур авырлыклар әзерләгән булып чыкты.

Апабыз күрше Кәшә авылы егете Яхъяга тормышка чыкты. Яхъя җизнинең әтисе һәм әнисе вафат булып, җизнидән башка биш бала (кечкенәсе Шамилгә — 3 яшь кенә) калган. Рауза апа җизнигә хатын булса, шул биш балага әни булды.

Рауза апа тормыш арбасын бик тырышып тартты . үсмер кызлар Роза һәм Әминә кул арасына керә башлады. Гаиләдә 1952 елда Ирек исемле ир бала туды. Тормышлары җайлануга юнәлеш алып торганда, Яхъябыз «кәҗә» чыгарып куйды. Имеш, авыл җирендә акчаны әз түлиләр, ул шәһәргә китеп күп акча эшли, аны монда җибәреп тора, шулай итеп тормышлары рәтләнә. Мәскәү янындагы Дмитров шәһәрендә туганнары бар икән, җизни шунда китте. Апа имчәк баласы һәм тәрбиядәге биш бала белән Кәшәдә калды.

Яхъя ата ялкау һәм «буш» кеше булып чыкты. Һөнәре булмагач, ЖЭКка сантехник булып урнашкан. Авылга җибәргән акчалары күренмәде, каян килсен алар сантехникка? Берәр заводта югары квалификацияле эшче булса бер хәл. Әмма башка «батырлыклары» булды. Дмитровта ялгыз хатыннар белән типтерүләре турында хәбәрләр ишетелә башлады. Өстәвенә отпускыга кайткач, апага кул күтәрә. Бу хәлдән соң апабыз, бергә торуның мәгънәсе калмаганын аңлап, аерылып кайтты. Аның кайтуын гаиләбез уңай кабул итте, Ирек бертуганыбыз кебек яшәде. Рауза апаның шундый авыр хәлгә юлыкканына авылда шатланучылар да табылды. Читтән төрттереп, мыскыллап сөйләү китте. Ни сәбәптер, болар күбесенчә үзләре дә ирләреннән,каенаналарыннан җәбер күреп торучы хатыннар иде. Нишлисең, кайвакыт кешеләрдә дә җанвар инстинкты уяна ахры. Кошлар да бит канаты каерылган иптәшләрен чукыйлар. Колхоз эшенә киткән җиреннән апабыз елап кайта иде. Аны якларлык кешеләребез дә булмады, аннан авыл җирендә сүз белән көрәшү мөмкин эш тә түгел. Апабыз торфка ялланып эшкә китте, улы бездә калды. «Җан биргәнгә, җүн бирермен», — дигән Ходай, апабыз бер-ике сезон эшләп, әкрен генә паспорт юнәтеп, Мәскәү астында тимер юлга эшкә керде . Бер станциядә щитовой домда аерым бүлмә бирделәр, һәм ул Ирекне үзе янына алып китте. Яхъябыз яңадан апа янына килеп: «Әйдә бергә булыйк», — дигән. Апа ризалашкан. Шуннан Мәскәү шәһәрендә бер ЖЭКта икәүләшеп эшләделәр. Мәскәүнең үзәгендә А.Толстой урамында торак бирделәр. Әмма халык әйтә бит: «Иртә уңмаган, кич уңмый, кич уңмаган һич уңмый», — дип. Гомергә ялкау Яхъя монда да рәтләп эшләмәде, җитмәсә аракы эчәргә хирысланды. Эзләгән табар дигәннәр, милиция аны утыртып та куйды.

Апабыз күңел төшенкелегенә бирелми , эштән курыкмый торган кеше иде. Тормышын әкрен генә һаман җайга салып килде. Гомеренең соңгы елларында Мәскәүдә ике бүлмәле бик әйбәт фатирда яшәде. Зур эштә эшләмәсә дә, акчасыз тормады. Киресенчә, хәллерәк тирә-күршеләре аңардан бурычка алып яшәделәр. Шулай итеп язмыш кечкенә мишәр авылында туып-үскән гади кызны Мәскәү кешесе ясап куйды

Совет чорында халык әйберне Мәскәүдән ташый иде бит. Апабызга Шәйморзадан, Кәшәдән килмәгән кеше калмагандыр. Ул беркемне дә борып чыгармады, шулай ук элек аны кимсеткәннәрне дә. Мин апамның кеше белән әрләшкәнен, кемгәдер авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. 2003 елның матур июль аенда якты дөнья белән хушлашты. Апабызның: «Мине Мәскәүдә калдырмагыз, җаным руслар арасында адашып йөрмәсен, авылга кайтарыгыз», — дигән сүзе бар иде. Җәсәден туган авыл зиратына алып кайтып күмдек..

1960 еллардан башлап авылларның таркалу процессы бертуктамый дәвам итте. Колхоз яхшы эшләгән елларны бераз әкренәйсә дә, эшләр начарайгач, таркалу темпы арта барды. Бу авыл халкының хөкүмәт сәясәтенә җавабы иде.

Ниһаять, 1970 елларда Кече Шәйморзада укучы балалар саны 1—2 гә калды. Бушаган мәктәп бинасы (Вәлиулла бай бүләк итеп биргән мәчет), сүтелеп, 1973 елда Иске Шәйморзага озатылды. Хәзер бу бина бер катлы итеп корылып, урта мәктәптә укучы балаларга ашханә буларак файдаланыла.

1987 елда искергән агач клуб бинасын сүтеп, шул урынга силикат кирпечтән бер түбә астында клуб, кибет һәм медпункт салынды. Шулар янында 1991 елда җыйнак кына мәктәп бинасы да урын алды. Аларга кышлыкка җылылык бирү өчен котельный төзелде.

Бу вакытта илдә демократия җилләре исә башлады. Демократлар халыкка яхшы тормыш, иркенлекләр вәгъдә иттеләр. Авыл халкы, матур сүзләргә бик ышанмаса да, уңай якка үзгәрешләр көтте. Әкренләп бетүгә таба барган авылларны саклап калу өчен эффектив чаралар күрергә кирәклеге ачык иде.

Әмма крестьянның өметләре тагын да акланмады. Бөтен үзгәрешләр колхоз системасының нигезенә балта чабу белән чикләнде. Колхозларны җимерделәр, әмма алар урынына бүтән төр хуҗалык итү формаларын булдыру шартлары тудырылмады.

Элек колхоз крестьянның арка таянычы иде, инде алар үзләре аяныч хәлдә. Колхоздан нинди дә булса ярдәм көтәсе юк. Җиңеллек көткән крестьянның тормышы тагын да катлауланды. Дөрес, кайбер чаралар күрелде. 2001 елда Димингә челтәрле газ кертелде, теләгән кеше телефон кертә ала. Әмма бу чаралар гына авыл тормышын тамырдан уңайга үзгәртә алмый шул. Хөкүмәтебез авыл сәясәтен колхозларны җимерү белән чикләде, ахры. Һәркемгә билгеле, рәтле хуҗа нәрсәне дә булса сүтсә, аның урынына башка нәрсә төзеп куя. Безнең ил җитәкчеләре моны я теләмиләр, я булдыра алмыйлар. Бу нәрсә белән бетәр, билгесез. 2005 ел ахырына авылыбызда кеше яши торган 22 йорт калган.

1990 елларда илдә барган үзгәртеп кору нәтиҗәсендә дингә карата булган чикләүләр бетерелде. Күп татар авыллары мәчет сала башлады. Кече Шәйморза да бу юнәлештә эш башлады. Эшләрнең инициаторы Шәүкәт абый Дәүләтшин булды. Мәчет төзелеше чын мәгънәсендә халык төзелеше булды. Фундаментка блокларны, вак ташны Тәтештән Маркиз Сираҗиев кайтарды. Силикат кирпечне Гыймадиевлар — абыйлы-сеңелле Җәгъфәр һәм Җәүһәрия юнәтте. 1994 ел җәй башында Шәүкәт абый авыл халкы исеменнән мәчеткә ай ясатуны сорап, миңа мөрәҗәгать итте.

КАМАЗ заводларының моңа мөмкинлекләре бар, әлбәттә, әмма мәсьәләнең финанс ягы хәл ителмәгән, шуңа мин берни дә вәгъдә итмәдем, шулай да Чаллыга кайтуга җиң сызганып бу эшкә керештем. Чаллыда Тәүбә мәчете проекты авторы, Татарстанның атказанган архитекторы Маркиз Басыйров тиз арада кирәкле техник документацияне эшләп бирде «Камазинструментспецмаш» заводына заказ урнаштырдык. Кирәк кадәр тутыкмас корыч калай табылды. Чаллыдагы танылган эшмәкәрләр Рафис һәм Нәфис Кашаповлар акча белән ярдәм итте. Бертуган сеңлем Кәүсәрия Кыямова бер айлык хезмәт хакын бирде, үземнең җыйган акчаларым бар иде. Шул суммалар ай ясау чыгымнарын капларга җитте. 1994 елгы бәяләр белән 500 мең сум сарыф ителде. Шул ук елның җәендә айны авылга кайтарып тапшырдым, тәкъбир әйтеп кабул итеп алдылар. Башка эшләрдә дә авыл халкы актив катнашты. Әмма мәчет төзелеше төрле сәбәпләр аркасында сузыла килде. Ниһаять, 2000 елның 21 июлендә барлык хәзерлек эшләре бетте. Мәчеткә манара белән ай кую тантанасы булды. Тирә-якта, читтә яшәүче якташларыбыз, район җитәкчеләре килгән иде.

Иске Шәйморза авылының осталары — Шамил Гайнетдинов, Тимерша Хисаметдинов, Фиргат Мәүлетов манараның гөмбәз конструкциясен ясап, айны аңа беркетеп куйганнар иде. Гөмбәзне кран ярдәмендә күтәреп, манара башына беркетергә кирәк булды.

Мәчеткә ай кую авылда зур бәйрәм рәвешендә үтте. Иске Шәйморза имамы Габдрахман хәзрәт Алиуллин җитәкчелегендә халык сафка тезелеп тәкъбир әйтеп торды.

Тиз арада автомобиль краны белән күтәртеп, манараны урынына урнаштырып, беркетеп тә куйдылар. Мәчет ачу тантанасын җирле үзидарәнең Шәйморза авыл советы рәисе Илһам Бикчуров алып барды. Күмәк хуҗалык рәисе Р.Әбдриев, ветераннар советы рәисе С.Бикчуров, хаҗи Иршат Җәббәров, Бөгелмәдән Ильясов Миңзает, Чаллыда яшәүче якташлар исеменнән үзем, авылдашларны котлап, чыгыш ясадык. Мөселманча киенгән, җанга ягымлы җылы сүзле Наҗия апа Гыймадиева, Казан шәһәреннән кайткан авыл килене Әлфия Әбдриеваларның чыгышлары истә калды. Авыл халкы мәчеткә бүләк итеп келәм, паласлар салды, шактый сумма акча җыелды. Габдуллаҗан абый Рәхимкулов, үзе исән чакта, мәчет салынса бүләк итәргә зур келәм алып калдырган. Бу көнне аның әманәте дә үтәлде. Мәчет бинасы хөрмәтенә Альберт Әхмәдишин, Расыйх Рәхимкулов гаиләләре, корбан чалып, авыл халкын зур табын белән хөрмәт иттеләр. Соңыннан Фәрзәния Сафиуллина, Равия Дәүләтшина һәм Равия Рәхимкуловалар мөнәҗәт башкарды. Авылның нәкъ уртасында салынган мәчет манарасыннан сибелгән ай нуры һәм азан моңы халыкны изгелеккә өндәр Аллаһы боерса.

Тагын бер мәсьәлә — бик беткән зират ихатасы. Бу койма, хәтерем ялгышмаса, бер 50 ел элек Хәмәдәлим абый рәислек иткәндә тотылган иде. Проблеманы күмәк хуҗалыктан башка чишеп булмый иде. Шуңа, авыл халкы исеменнән, колхоз председателе Рөстәм Әбдриевка мөрәҗәгать иттек. Күмәк хуҗалыкның материаль базасы бик шәптән булмаганга, бу эш тиз хәл ителмәде. Сөйләшә-киңәшә торгач, 2004 елның җәендә зиратыбыз яңа рәшәткә белән тотып алынды. Шунда ук кирәк-яраклар кую өчен сарай төзелде. Бу изге эше өчен Рөстәм Әбдриевка авылыбыз халкыннан зур рәхмәт.

Бу дөньяда һәрнәрсәнең башы да, ахыры булган кебек, язмабыз да ахырына якынлашты. Язмаларны нинди дә булса күтәренке рух белән тәмамлыйсы килә. Заманалар гел болай тормас.Авылларның бетүе хөкүмәтебезгә дә файдага түгеллеге көн кебек ачык. Инде телевизорлардан да «милли проектлар», «авыл хуҗалыгын тергезү» дигән сүзләр ишетелә башлады. Бу сүзләр тормышка аша башласа, авыллар халәте дә уңайга үзгәрер, иншаллаһ.

Биредә искә алынган кешеләрнең күбесе инде бу дөньяда юк. Бу язма барлык мәрхүм авылдашларыма дога булып барсын иде. Монда сүз хезмәт сөючән, яхшы холыклы һәм бер-берсенә ярдәмле авылдашларыбыз турында барды. Безнең авыл халкы тирә-якка шул сыйфатлары белән билгеле. Хәзерге яшьләр шуны искәрсеннәр һәм үзләре өчен уңай нәтиҗә ясасыннар иде.

Авылда яшәүчеләргә исәнлек-саулык, эшләрендә һәм тормышларында уңышлар телим.

Бу язмада, бәлки, кайбер төгәлсезлекләр дә табылыр. Бу нинди дә булса начар ният белән эшләнмәде. Язганнарның күбесе тарихи фактларга, авторитетлы чыганакларга, рәсми документларга нигезләнеп бәян ителде. Авылдашларыбыз, нәселдәшләребезнең күпчелеге чит төбәкләрдә яши. Аралашу өчен мөмкинчелек аз, шунлыктан кайбер мәгълүматлар кеше аша алынды. Кеше хәтере, һәркемгә мәгълүм, бик төгәл нәрсә түгел.

Китапны язарга да, чыгарырга да изге ниятләр белән тотынылды. Читтә яшәсәм дә, туган авылым, газиз авылдашларым күңел түрендә. Бу хезмәт — Кече Шәйморзаның тарихына күз салу, узган буын кешеләрен яхшылык белән искә алу, хәзерге хәлен гәүдәләндәрү булып чыкса һәм авылдашларым, якташларым күңеленә хуш килсә — куйган максатым үтәлде дип санар идем.

Кушымта

Кече Шәйморза крестьяны Гыймадетдинов Кәримнең җир сатып алуы турында документ.

Выпись из дополнительной актовой книги Симбирского нотариуса В.А.Цимбалина, для актов на недвижимые имения на 1909 год, части 4-й.

Лист 12, стр. 2, № 168.

1909 года августа четвертого дня, вследствие отношения Симбирского Отделения Крестьянскаго Поземельнаго Банка от двадцать первого июля сего года за № 20883, к Василию Александровичу ЦИМБАЛИНУ, Симбирскому нотариусу, полученнаго того же числа в конторе его, находящейся в первой части, по Дворцовой улице, в доме Конурина, совершена мною, Александром Петровичем Погодиным, Исправляющим должность Нотариуса эта данная крепость на основании п. 12 прил. к ст. 43 (прим.) ист. 96 Устава Крестьяскаго Поземельнаго Банка крестьянину Симбирской губернии и уезда, Больше-Цильнинской волости, дер. Старой Шаймурзиной Кариму ГИМАДЕТДИНОВУ, об укреплении за ним, Гимадетдиновым, приобретеннаго им от Крестьянскаго Поземельнаго Банка из состава принадлежащего Банку имения, находящегося в Симбирской губернии и уезда, Покровской волости, при селе Мокрой Бугурне, перешедшего в собственность Банка от г.г. Классон и других по купчей крепости, утвержденной Старшим Нотариусом Симбирскаго Окружнаго Суда перваго декабря тысяча девятьсот шестого года, по реестру крепостных дел за № 2312, части шестнадцатой, в единоличную его, Гимадетдинова, собственность: а) одного полевого участка земли, расположеннаго при селе Мокрой Бугурне, мерою ЧЕТЫРНАДЦАТЬ ДЕСЯТИН ДВАДЦАТЬ ДЕВЯТЬ САЖЕНЬ удобной, более или менее, сколько в натуре окажется, показанного на плане, составленном в 1907 году землемером Хохлачевым под № 47, граничащего с севера с прогоном для скота и проезда, а за ними землей полевых участков под № 41 и № 42 того же имения, с запада с землей части дачи с. Мокрой Бугурны владения общества крестьян бывшаго г-на Ивана Егоровича Мотовилова, с юга с землей имения, принадлежащего Крестьянскому Поземельному Банку, с востока с землей полевого участка под № 48 того же имения; б) усадебнаго участка мерою ШЕСТЬСОТ КВАДРАТНЫХ САЖЕНЬ, более или менее, сколько в натуре окажется, показаннаго на том же плане под № 47 и граничащаго: с севера с улицей вновь образуемаго поселка, а за ней землей усадебнаго участка под №48 того же имения, с запада с землей усадебнаго участка под № 49 того же имения, с юга с землей полевого участка под № 2 того же имения, с востока с землей усадебнаго участка под № 45 того же имения; в права общей с другими совладельцами собственности в размере одной пятидесяти пятой части на землю: сенокосную, выгонную и предназначенную для муллы, пахатную всего площадью в СОРОК ВОСЕМЬ ДЕСЯТИН ОДНА ТЫСЯЧА ДЕВЯТЬСОТ ПЯТЬДЕСЯТ САЖЕНЬ более или менее, сколько в натуре окажется, в границах: 1, сенокосная; тридцать девять десятин пятисот семидесяти сажень; из коих две десятины пятисот сажень, показанные на плане под лит. Г, захвачены крестьянами д. Шаймурзиной с севера с речкой Цильной, а за нею наделом крестьян с. Старой Шаймурзиной, с запада землею владения Товарищества девятнадцати домохозяев крестьян д. Кошко-Шемякинских, Ольшевки, Петровки и Таковар, с юга полевыми участками №№ 1, 2, усадебными участками под №№ 54, 52, 50, 48 и 46, выгонной землей, предназначенной покупщикам северного участка, усадебными участками восточной части поселка №№ 8, 6, 4 и 2, и землей, предназначенной для муллы и с востока землей с. Николаевскаго, Александровка тоже; 2, выгонная; три десятины одна тысяча триста восемьдесят сажень с севера сенокосной землей того же имения, с запада усадебными участками №№ 46 и 28, улицей того же поселка, усадебным участком № 27, с юга — усадебными участками под №№ 46, 44, 42 и 40, переулком того же поселка, усадебными участками под №№ 38, 36, 34, 32, 30 и 28, полевым участком № 8, усадебными участками под №№ 26, 24, 22, 20, 18 и 16, переулком того же поселка, а за ним усадебными участками под №№ 14, 12, 10 и 8, с востока усадебными участками №№ 8 и 26, улицей того же поселка и усадебным участком № 25. Земля, предназначенная для муллы (шесть десятин) с севера, сенокосной землей, предназначенной в общее пользование, покупщиков поселка севернаго участка, с запада усадебным участком №2, улицей поселка и усадебным участком №1, с юга полевым участком №15, с востока землей с. Николаевскаго, Александровка тоже и права с другими совладельцами собственноти в размере одной пятьдесят пятой части на землю, предназначенную под кладбище покупщиков севернаго участка мерою одна десятина, более или менее, сколько в натуре окажется, показанную на том же плане, в границах: с севера, востока и юга землею полевого участка №1 того же имения, с запада землею Товарищества девятнадцати домохозяев крестьян с. Кошко-Шемякинских, Ольшевки, Петровки и Таковар. Вместе с сим покупщику предоставляется право пользоваться всеми проложенными в означенном имении и показанными на плане прогонами, дорогами, поселковыми улицами, переулками, полуречкой Цильной и ее истоком в размере одной пятьдесят пятой части из семнадцати десятин двух тысяч трехсот сорока сажень. Означенное имущество продано Симбирским отделением Крестьянскаго Банка крестьянину Гимадетдинову на основании постановления Местнаго Ликвидационнаго Отдела от второго апреля сего года за общую сумму ДВЕ ТЫСЯЧИ ПЯТЬСОТ СОРОК РУБЛЕЙ, с выдачей ссуды в размере двух тысяч пятисот сорока рублей из четырех с половиною процентов годовых, сроком на пятьдесят пять с половиною лет, считая со дня назначения ссуды к выдаче.

Записано в реестр 1909 года под № 3912 и отослана к Старшему Нотариусу Симбирскаго Окружнаго Суда при отношении от четвертаго августа тысяча девятьсот девятаго года за № 1841.

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ

Мин, Гыймадиев Миңзаһит Миргасыйм улы, 1944 елның 25 сентябрендә Татарстан АССР Буденный (хәзерге Чүпрәле) районы Кече Шәйморза авылында колхозчы гаиләсендә туганмын.

1955 елда авылыбызның башлангыч , 1962 елда Иске Шәйморза унбер еллык мәктәпләрен тәмамладым. 1962—1968 елларда Казан авиация институтында укып, инженер-механик квалификациясен алдым.

1968—1973 елларда Казан моторлар төзү берләшмәсендә инженер-технолог, өлкән инженер, цех начальнигы урынбасары булып эшләдем. 1973 елдан — КАМАЗда. Башта двигательләр заводының баш технология бүлегендә бюро башлыгы булып, 1976—1984 елларда партия эшендә хезмәт иттем.

1984 елда, партиянең өлкә комитеты юлламасы белән, МВД системасына эшкә күчтем. 1996 елда подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыктым.

1975—1984 елларда берничә чакырылыш Яр Чаллы шәһәр һәм Автозавод район советы депутаты булып сайландым.

Хөкүмәт тарафыннан Почет Билгесе ордены һәм берничә медаль белән бүләкләндем. Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасына, «КАМАЗның атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булдым. Нәселдән күчеп килә торган морза титулын йөртәм.

Тормыш иптәшем Рәмзия белән ике ул үстердек. Югары белемлеләр. Улларыыбыз Рөстәм һәм Марат Чаллы шәһәрендә гомер кичерәләр, икесе дә эшмәкәр.

2006 елда, Яр Чаллы шәһәрендә басылып чыкты.


афиша
Диспут-клуб
Фотоальбом
Полезные мелочи
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

Назад Наверх