Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

Ural,Tatars,Nuclear

Sajtka yardäm - Помощь сайту



i-mulla

takbir.ru

ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2016
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Татарские края

Фирдаус Галиева

ТАТАР ЭЗЛӘРЕ ҖУЕЛМЫЙ

Бу көннәрдә Мәскәүдә, татар милли йортында “Топонимический словарь Мещеры” дигән китап белән танышу кичәсе булып узды. Китап киң укучы даирәне исәпкә алып урысча язылган. Хәер, мәсьәләнең матди ягы хәл ителсә, татарчага тәрҗемәләп, китап итеп чыгару да кыен эш түгелдер. Киләчәктә бәлки кем дә булса әлеге кирәкле эшне башкарыр.Әлеге китапны татар мәнфәгатен яклаучы сәяси чаралар уздыруы белән танылган, киң карашлы, якты фикерле милләттәшебез Мөхәммәт Миначев язган. Бәхеткә, татар халкының тарихы бүген шактый серләрен ача башлады: бик күп кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә интернет китапханә булдырылды, ул татар өчен күпкырлы өлкәгә караган мәгълүмат чыганагы булып тора. Кайчан да булса әлеге “Топонимический словарь Мещеры” китабы да шул китапханәдә үз урынын алыр дигән өмет бар. Ник дигәндә, татар халкының тарихын катлы-катлы “юшкын”нан арындыру башланды, ошбу китап та нәкъ шул вазифаны үти: әгәр урыс яшәп яткан авылларның исемендә төрки мәгънә чагыла икән, бу уйланырлык хәл. Яшәү өчен урын сайлаганда, чит каум үз авылына татар исеме кушармы? Юк билгеле. Мондый хәл бары тик кайчандыр бу яшәү урынының хуҗасы төрки халык булуын, аны я читләр басып алганны, я ул кешеләрнең акрынлап урыслашканы турында сөйли. Евразия җирләрендә яшәүче халыкның акрынлап урыслашуын исбатлаучы дәлилләр шактый : татар эзе исем – атамада гына түгел, сөйләм үзенчәлегендә саклану очраклары да бар икән. Мөхәммәт әфәнде китабында нижгар мишәренә хас “цыкылдау”ны шул тирәдәге авылларда яшягән урыста күзәтелүен дә язган. Димәк, чукындыру заманнары булып узган, кешеләр кыйбланы җуйган, ә тел үзенчәлекләре сакланган. Презентация книги М.Миначева

Топонимик атамалар турындагы бу китап турында сөйләшүләр төрки тарихының кайбер мизгелләрен телгә алып, фикер алышуларга әверелде. Шагыйрь Әхмәт Саттар әлеге китапның татар тарихын ачыклауда әһәмиятле урын алып торачагын ассызыклады. Әлеге тантаналы вакыйганы зурлап язган шигырен дә укыды. Татар халкының борынгыдан Евразиядә яшәп, аның данлы тарихын, әлеге мәмләкәттә тоткан аерым урынын ачыклауда топонимик ачышларның гаять әһәмияткә ия булуын җурналист Әфиятулла Кучушев, Мәскәүдәге гыйльми киңәшмә сәркатибе Хәмит Минаҗетдинов, Мөсельманнар үстерү фонд җитәкчесе Гаярь Искәндәров, Томский университетының өлкән фәнни хезмәткәре Марс Гарипов сөйләделәр. Китапның татар тарихын топонимик атамалар аша өйрәнүдә тәүге адым булуын, киләчәктә мондый хезмәтләр тагын да күбәер дигән фаразлар белдерелде. Мәгълүмати дөньядан академик Хәйдәр әфәнде Низаметдинов фикерләре дә кызыклы иде. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче урыс дип аталучы халыкта кайбер татар йолалары саклануын сөйләде, бу җәһәттән бүген күп эзләнүләр алып баручы, аларны тарихи хезмәтләрендә чагылдырып, даими рәвештә төрле матбугат чараларында яктыртучы, шул рәвешле кызыксынган кешеләрне үз ачышлары белән таныштыра торучы Фәүзия ханым Бәйрәмованы, төрки халык тарихын ачыклауга егерме елдан артык гомерен багышлаган кумык милләтеннән булган Мурат Аджи һәм башкаларны атады. Татар эзләре Шотландиядә, Европадагы бик күп илләрдә барын, анда яшәүче халык сөйләмендәге сүзләрдә чагылышын сөйләп узды. Хәйдәр әфәнде дә Мурат Аджи фикерләрен җөпләп, Европа цивилизациясенә нигезне төрки халык салганын дәлилләде.

Әйе, борынгы төрки – татар җирләре читләр тарафыннан басып алына барган, беръю