Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв





i-mulla

takbir.ru









Tatarmarket


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Музыка
Татарские исполнители

В.Зарипов

Мохаммәт Миначев

ВӘДҮТ АБЫЙ ЗАРИПОВ,
җырчы


Вәдүт абыйга быел була тумышыннан 100 ел, ул туган 1916-чы елда, Яндавишча авылында хәлле җир эшкәртүче гайләсендә. 1932 елда аларны раскулачиват итәләр, йортларын, тапкан малларын тартып алалар, алар кала күбесе татар гайләләре кебек. Бер әйберсез, үзедә ике күзе диләр бездә шул очракта, нәкъ болар турында булада инде. Әтисе мех белән сәүдә итүче булгач, алар килеп Мәскәүгә урнашалар, шунда танышлары булганмы, кардәшләреме булган, Вәдүт абый бу турында берни сөйләмәде. Ул вакытларда татарлар беренә булыша торган булганар, хәзер татар татарны танымый, очраса борылып китә, Вәдүт абый авылдан куылып Мәскәүгә менгәндә, аңа 16 яше була. Белмим Мәскәүдә кайдадыр укыган бит, ул трамвайлар буенча белгеч иде, ахрысы бетергән Институтмы, техникуммы, шунда, мин аның белән танышканда ул эшли иде профсоюз бүлегендә прорфком булып. Сугышта катнашкан беренче көненән ук, авияциядә, стрелок-радист булып сугышта катнашкан. Ул сөйләде алар самолетларын ремонт ясаганар Казанда, бар бит анда авиятсия заводы, шунан фронтка очалар, бу була 1942 ел кышын. Яндавиәча аша очалар, Вәдүт абый башта ук әйтә авылга кереп чыгыйк дип? Ә пилот аңлый Вәдүт абыйның эчке хәлен, ул бит күрмәгән авылын 1932 елдан соң, кайчан кулак дип куалар үзләрен авылдан, сугыш бит, кем белә исән калырлармы юкмы, пилот килешә Вәдүт абый сүзенә һәм алар очып төшәләр Яндавиәча кырына Югары очка милчәләр янына. Мин әлдә яшь булсамда нидер ишеткән идем, самолет очып төшкәне турында, ул чакта миңа инде 4-енче яшь бара иде....


    "Мөхәббәтем", "Тәфтиләй" җырлар яңгыры...                 download

Ничек төшкәнәрдә кар өстенә һәм ничек очып китә алганар диген? Менә бит фанер самолет җиңел билгеле, маторынан гайре бүтән авыр нәрсә юк бугай. Бу хәл бер вакыйга булды ул елларда, тагы бере истә калган әйбер, бер дезиртирне тотып атулары? Мәхкәмә юк ни юк, яшь кешене аттыларда үтерделәр, ул елларда кешеләрне атып үтерү гадәткә кергән сыман бер кем берни әйтми, атылар һәм вәсәләм, тик бу юлы кемдер әйткән, “Эх чошенкалары шәп иде, иде” дип... Ул елларны мәет өстенән киемнәрен салдырулар күрәсең гадәти хәл булган? Сугыш бит халык ач, ашарга ашы юк, өстенә кияргә киеме юк. Бик мохтаҗлыкта яшәде шул халкым...

Мин Вәдүт абый белән таныштым ЦВС-та эшләгән вакыта ул анда профком секретаре иде. Танышып киттек ул авылдаш булып чыкты, авыл турында бик күп хәбәрләр белә иде ул, нинди батыр егетләр булган, бересе Мәскәүдә 5 катлы йортка менә торган булган, тышкы яктан һәм тәрәсен шакый булган танышларының. Үзе бик таза кеше булган, бик каты йогыра торган булган. Менә шуларның барчасын кулак дип куганар авылдан. Сөйли иде авылда очка оч атнага бер мәртәбе сугыша торган булганар. Сугышны башлаталар ыланардан (малайлардан), анан яшүсмерләр тотына булганар, соңгарак зурлар, бер 30-4- яшләрендәгеләр. Сугыша торган булганар кул белән, йодрык белән генә. Кайсы оч җиңә, теге як бу як кешеләрен аракы белән сыйлый булганмы, әллә берәр әйбер биргәнәр шунда?. Кызык иде ди Вәдүт абый. Күп белә иде авылыбыз, анда яшәгән кешеләре турында, бик язып алмаганмын! Вәдүт абый үләнгән иде Кочки-Поҗар кызы Сания апага, бер уллары бар иде Әмир исемле, бер кызлары Элмира атлы, бер мәртәбә күрнәнмендер үзләрен? Мин анарда өйендә булмадым, ул үзе безгә еш килә иде, килә иде җырлый иде. Бик матур җырлаганга, әлдә минем авылдаш булгангамы, Хавада әнисе Зәйнәп абыстайда якшы каршы алалар иде үзен. Хатыным бик юмарт кеше иде, кайанамда шулай ук юмарт кеше иде. Вәдүт абый ике нәрсәне бик ярата иде, бере җыр, икенчесе хатынар. Ул килә иде кунакка һәр вакыт берәр хатын белән, Хавага бу адәте бик ошап җитмәсәдә түзә иде, әниседә шулай ук берни әйтми иделәр. Хәттә бер хатыны Рауза исемлесен яратыларда, ул Уразовка авылы хатыны иде. Хава һәр вакыт пәрәмәч пешерә иде үәләренә, чәй эчеләр, пәрәмәчләр белән, Вәдүт абый җырлый, Раузасы үзенә булыша, әйтерсең бер концерт. Без ул чакта тора идек Ленин проспектында, ә Вәдүт абый Озерный урамында, ә Раузасы кая тора булган, белмим. Безгә кызык иде Вәдүт абый Рауза түгел. Вәдүт абый бер мәртәбәдә хатыны белән безгә килмәде, безнедә чакырмады, ә сөяркәләре белән килә иде. Чөнки кешенең яшисе бар бит, әгәр шунда очраклы рәвештә беленсә, ул чакта нәстә, разводмы? Юк ул нәстәләр кирәк түгел иде кемгәдә, Вәдүт абый хатыны белән тора, бердә зарланмый, ул бераз хатынар белән шаярырга ярата, ну нишләмәк кирәк? Бу безнең эш түгел.

Фатирыбыз матур иде, өч бүлмәле, кухнясы 11 метр. Утыр рәхәтләнеп, алар шулай утыралар да иде. Ә болай кая барсынар, биредә бик әйбәт каршы алалар, пәрәмәч белән чәй һәр вакыт өстәлдә, хуҗалар ачык чырайлылар, тагы ни кирәк? Ә теге эшләрен алар бүтән урында эшлиләр инде. Җырла гына Вәдүт абый, ә ул җыр сөйә торган иде, җырлары бер кочак, тыңла гына. Ә без тыңлыйө идек аның җырларын яратып. Шушы сүзләрем барып җитсен Вәдүт абыйгада, хатыным Хавагада, каньамга да дога булып. Якшы кешеләр иде, урынары җәнәтә булсын!

10.09.2016 ел.     

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх