На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Габдрэшит Ибраhимовнын туган якларында

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6981

СообщениеДобавлено: 18 Апр 2007 23:53    Заголовок сообщения: Габдрэшит Ибраhимовнын туган якларында Ответить с цитатой

Бу көннәрдә танылган дин галиме, мәгърифәтче, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимовның тууына 150 ел тула. Бу олуг юбилей Россиядә генә түгел, заманында Рәшит казый яшәгән һәм эшләгән Төркиядә һәм Япониядә дә билгеләп үтелә, шулай ук Казанда да бәйрәм чаралары көтелә. Ә Россиядә исә Габдрәшит Ибраһимов истәлеге белән бәйле беренче зур чара аның туган якларында ? Себердә билгеләп үтелде. Язучы-галим, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Омски өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез чакыруы буенча, Бөтендөнья татар конгрессының фатиха-юлламасы белән, бу көннәрдә Себердә Габдрәшит Ибраһимовның юбилей чараларын уздырып кайтты.
Ул Рәшит казыйның туган шәһәре Тарада ?Йолдыз? мәчетендә татарларны җыеп, аларга күренекле якташлары турында сөйләде, үзенең һәм галимә Флора Әхмәтова-Урманченың китапларын бүләк итте. Җомга намазыннан соң исә Габдрәшит Ибраһимовның рухына багышлап дога кылынды. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Тара шәһәрендә эшләп килгән ?Нур? татар үзәгендә булып, милли хәрәкәт вәкилләренә Габдрәшит Ибраһимов исемен туган якларында мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәрен әйтте, биредә аның музеен булдыру, татарлар күпләп яшәгән урамга аның исемен бирү, җирле матбугатта Рәшит казый турында язмалар бастыру турында килешенде, бу эшләрдә Казанның ярдәме кирәк булачагы ассызыкланды.
Фәүзия Бәйрәмова Тара шәһәрендә Габдрәшит Ибраһимов белән бәйле тарихи урыннарны, борынгы зиратларны ядъ итте, шулай ук бу мәсьәлә буенча шәһәр архивында, крайны өйрәнү музеенда, үзәк китапханәдә булды, Тараның иң карт кешеләре белән очрашып, узган заманнар турында мәгълүмат җыйды. Себергә сәфәренең ахырында исә ул Омски шәһәренең татар үзәгендә милләттәшләребез белән очрашты, аларга күренекле якташлары Габдрәшит Ибраһимов турында сөйләде, халыкның күп сорауларына җавап бирде. Тара һәм Омски шәһәрләрендә бу очрашуларны уздыруда өлкәнең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Хәким әфәнде Садыйковның ярдәме зур булуын әйтеп үтәргә кирәк. Җәйгә исә бу яклардагы татар авылларының тарихын өйрәнә башлау көтелә һәм бу мәсьәлә буенча Фәүзия Бәйрәмова милләттәшләребездән чакыру алып кайтты.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6981

СообщениеДобавлено: 29 Апр 2007 20:14    Заголовок сообщения: Милләт бабасы Ответить с цитатой

Габдрәшит Ибраһимовның 150 еллыгы уңаеннан


Милләт бабасы



Быел миңа Алманиядә булырга туры килде, шунда мин Мюнхен шәһәрендә себер татарлары белән очраштым. Алар моннан нәкъ йөз ел элек Себердән Төркиягә күчеп килгән булганнар, хәзер исә гаиләләре белән Алманиядә яшиләр. Үз телләрен, динне, матур гадәтләрен, мәдәниятне саклап калган бу милләттәшләремнең өстәлләрендә, Коръән белән янәшә, мин Габдрәшит Ибраһимовның төрек телендәге китапларын күреп, бик сөендем. Халык телендә ?Рәшит казый?, ?татарның тарихи кыңгыравы?, ?бөек сәяхәтче татар? дип атап йөртелгән Габрдәшит Ибраһимовны себер татарлары яратып, ?бабай?, дип йөрткәннәр икән.
Яңа танышым Фаяз Капланның сөйләвенчә, аларның авылын ерак Себердән, Тара якларыннан Төркиягә Габдрәшит хәзрәт күчереп алып килгән. Анкара белән Конья шәһәрләре арасына урнашкан бу татар авылына Бүгредәлек дип исем биргәннәр, заманында Габдрәшит Ибраһимовның үз гаиләсе дә биредә яшәгән. Авыл халкы Рәшит казыйны олылап һәм яратып, ?бабай? дип атаган, ул туган илдән читтә яшәгән татарларга чын мәгънәсендә ?милләт бабасы?, ягъни, милләт атасы булып торган. 1933 елда, Төркиядә ислам диненә карата басым көчәйгәч, ул Япониягә күчеп китәргә мәҗбүр була, әмма үзе турында себер татарлары авылында гына түгел, бөтен төрки-ислам дөньясында яхшы исем һәм бөек хезмәтләр калдыра...
Бу көннәрдә 150 еллык юбилее билгеләп үтелгән зур дин галиме, тарихчы һәм милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов турында бүген халык беләме соң? Моннан гасыр ярым элек, 1857 елда Тара шәһәрендә туып, 1944 елда Токиода җирләнгән бу бөек татарыбыз милләтебез тарихында лаеклы урынын алганмы? Без бүген күккә ашып, артист һәм язучыларның юбилейларын билгеләп үтәбез, ә дин галимнәребез һәм милләт эшлеклеләребез, онытылып, күләгәдә кала бирәләр кебек. Югыйсә, халыкның милли үзаңын күтәрүдә, аны дәүләт бәйсезлегенә өндәүдә, татарны исламча яшәргә өйрәтүдә, милли мәгарифне үстерүдә, татар матбагасын чыгара башлауда, милли сәясәтне башлап җибәрүдә Габдрәшит Ибраһимов кебек шәхесләрнең роле бәяләп бетергесез бит! Әле бу үз милләтебез өчен башкарган эшләр, ә Габдрәшит Ибраһимов бөтен дөнья буйлап йөреп, Африка һәм Азия иллрендә, гарәп һәм төрки мәмләкәтләрдә ислам динен таратучы, шушы хакта тиңсез хезмәтләр язып калдыручы дин галиме һәм тарихчы да бит!
Габдрәшит Ибраһимов турында галимнәребез шактый яздылар, аларны кабатлап тормастан, һәм төп сүземә күчәр алдыннан, бу бөек шәхеснең биографиясендә булган кайбер буталчыкларга аңлатма биреп үтәсем килә. Инде аның туган елы буенче бераз ачыклык керде кебек, заманында ул да өч төрле языла иде. Ә менә Габдрәшит Ибраһимовның милләте буенча әле һаман буталчыклар бар, һәрхәлдә, хәтта япон принцы белән очрашканда да, Рәшит казый үзен ?татар? дип атый: ?Мин татар мөселманы, минем халкым Россия изүе астында яши- ди ул. ? Мөгаен, безнең уртак тамырларыбыз бардыр һәм сезнең кояштай балкып торган илегездә минем халкым өчен дә дәва табылыр.? /Osmanli Japon munasebetleri ve Japonyada Islamiyet. Turkiye. Ankara. 1989. 151 bit./
Әмма шушыларны белүенә карамастан, төрек галиме Исмәгыйль Төрекоглы үзенең Төркиядә басылган хезмәтләрендә Габдрәшит Ибраһимовның ата-анасы турында буталчык мәгълумат бирә. Себер татарлары арасында ?бохарлы? дип аталган укымышлы катлам бар, алар Алтын Урда һәм Күчем хан заманнарында Себергә Бохара якларыннан ислам динен тарату өчен килгән дин әһелләре, мәгърифәтчеләр, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр катламы. Габдрәшит Ибраһимовның да әтисе Гомәр хәзрәт ягыннан нәселе менә шул ?бохарлы?ларга барып тоташа. Шуннан чыгып, Исмәгыйль Төрекоглы Рәшит казыйны ?үзбәк нәселеннән? дип атый. /Sibiryali Meshur Seyyh Abdurresid Ibrahim. Ankara, 1997, 7 bit./ Бу һич тә дөреслеккә туры килми, чөнки ул вакытта Бохарада Алтын Урда ханнарының татар нәселе идарә итә, Себергә дә нигездә укыган татарлар, уйгурлар, нугайлар, пәйгамбәребез Мөхәммәт саллалаһу галәйһиссәлам нәселеннән булган сәедләр, шәехләр килә, үзбәкләр исә азчылык булалар. Чөнки себер татарлары белән аралашыр һәм аларга ислам динен аңлатыр өчен шушы телдә сөйләшүче татарлар кирәк була. Шуңа күрә һәр себер ?бохарлы?сын үзбәккә чыгару һич дөрес түгел, бүгенге ?бохарлы?ларның күпчелеге зәңгәр күзле, ак йөзле булуын да истә тотсак, аларның үзбәкләрдән шактый ерак торуларын аңларбыз.
Инде Габдрәшит Ибраһимовның әнисе мәсьәләсенә килик. Шушы ук автор шушы ук китапта Рәшит казыйның әнисе Гафифә абыстайны ?башкорт төрекләреннән?, дип яза /8 бит/. Төрек галиме нәрсәдән чыгып шул фикергә килә соң? Сигез яшьлек Габрәшитне әнисе ягыннан туганнары яшәгән Әлмән авылына мәдрәсәгә укырга җибәрәләр, ул анда дүрт ел укый. Һәм соңыннан Рәшит казый бу авылны ?башкорт авылы? дип язган имеш, шуннан чыгып, төрек галимнәре һәм башкортлар Габдрәшит Ибраһимовны әнисе ягыннан башкорт дип баралар. Хәзер бу мәсьәләгә төптәнрәк килеп карыйк.
Бүгенге көндә Курган өлкәсенә кергән һәм район үзәге булып торган бу зур авылда хәзер татарлар, башкортлар һәм руслар яши. Узган гасырларда исә нигездә татарлар гына яшәгән булырга тиеш, бераз башкортлар да булуы мөмкин. Бала Габдрәшит татар, башкорт, мишәр, себер татарында бәлки әллә ни аерма да күрмәгәндер, бәлки шуңа күрә дә авылны ?башкорт? дип язгандыр. Әмма халыкның сөйләм теле һәм мәдрәсәдә укыту теле татар теле була бит, монысын галимнәр дә кире кага алмый! Һәм Габдрәшит Ибраһимов гомер буе саф татар телендә, Казан телендә яза, анда башкорт элементлары да, хәтта себер татарлары теле үзенчәлекләре дә юк! Әлмән мәдрәсәсендә алган белем аңа гомер буе нигез булып ярдәм итә, ана теленә мәңгелек мәхәббәт салып калдыра. Әгәр Габдрәшит Ибраһимовның әнисе башкорт булган булса, ул үзенең улына башкорт телен өйрәтеп калдырган булыр иде, ә ул аңа саф Казан телен, әдәби татар телен биреп калдыра, чөнки Әлмән халкы үзе дә, нигездә, Казан якларыннан күчеп килгән татарлар була.
Шуңа күрә ата-анасы үлгәннән соң дөм ятим калган 14 яшьлек Габдрәшит тә, Төмәннең Яңавыл мәдрәсәсендә дүрт ел укыганнан соң, сыену урыны эзләп, нәкъ менә Казан якларына китә. Бирегә килеп ул данлыклы Кышкар мәдрәсәсендә белем ала, аны чын мгънәсендә ?дарелфөнүн кебек?, ди, ягъни, университет белән чагыштыра. Биредә ул татар телен тагы да камилләштерә, гарәп-фарсы, төрек телләрен ныклап өйрәнә, дөньяви фәннәрдән хәбәр ала. Әмма паспортының срогы чыгу сәбәпле, ул мәдрәсәне калдырып, Казанга килергә мәҗбүр була һәм кулга алына. Бер ел империя төрмәләрендә газап чиккәннән соң, яшь егетне этап белән туган яклары Тарага озаталар. Ятим балага биредә бәхет елмая ? ул бер казах бае өчен Хаҗга бара, икенче баруында исә Мәдинә шәһәрендә укырга кала.
Шулай итеп, Габдрәшит Ибраһимов 1879-1884 елларда Мәдинә шәһәрендә төпле дини белем ала һәм 1885 елда укуын тәмамлап, тагы туган якларына ? Тара шәһәренә кайта. Мәдинәгә барганда да, кайтканда да аның юлы Истанбул шәһәре аша үтә, ул биредә үзенә күп дуслар, фикердәшләр таба, алга таба да аларның ярдәмен тоеп яши. Габдрәшит Ибраһимов Тара шәһәре мәчетендә җиде ел имам булып тора, мәдрәсә ачып, анда мөгәллимлек итә, изге җирләрдә алган белемен төрки-татар балаларына да тапшыра. Дин белеме белән бергә, ул шәкертләренә дөньяви белем дә бирергә тырыша, моның өчен Кырым, Казан, Төркия, Мысырдагы дусларыннан махсус дәреслекләр, китаплар соратып ала, шулай итеп, караңгы Себергә мәгърифәт нурлары тарата башлый.
Бу елларда Габдрәшит Ибраһимовның тагы бер иглекле ягы ачыла ? ул Себердән Истанбулга, Мәдинәгә шәкертләр китерә башлый. Россия югары уку йортларында татарларга белем алу тыелган бер вакытта, ул төрки-ислам яшьләренә зур гыйлем дөньясының капкаларын ача. Үзе дә яшьтән ятимлек ачыларын татыган, акчасызлыктан интеккән, Россия төрмәләрендә газап күргән Габдрәшит Ибраһимов башка татар балаларының алай интегүен теләми, үзе белгән юллардан аларны да зур дөньяга җитәкләп алып чыга.
Аның зур гыйлемен һәм шушындый игелекле эшләр башкаруын белеп, Габдрәшит хәзрәтне Уфага чакыралар һәм Диния нәзарәтенең казые итеп сайлыйлар. Бу вазыйфасында ул 1892-1895 елларда эшли, мөфти Хаҗга киткәндә, бер елга якын аның урынына рәис тә булып тора. Рәшит казый бөтен күңеле белән Россия мөселманнарының хәлен кайгырта башлый, аларның мәсьәләсе буенча хәтта Петербургка, эчке эшләр һәм мәгариф министрларына кадәр барып җитә. Әмма мондый актив эшчәнлек империя башлыкларына охшамый, алар белемле һәм гадел дин әһеленнән ничек тә котылырга уйлыйлар һәм Рәшит казыйны эзәрлекләүләр башлана. Шул сәбәпле, ул тагы Истанбулга китеп торырга мәҗбүр була.
Әмма Габдрәшит Ибраһимов биредә дә тик ятмый, аңа хас дәрт һәм тырышлык белән, китаплар язарга тотына, аларда Россия империясенең мөселман халыкларга, шул исәптән, татарларга каршы алып барган мәкерле сәясәтен фаш итә. 1895 елда аның Истамбулда ?Livaul Hamd? дип исемләнгән китабы дөнья күрә, Габдрәшит Ибраһимов анда Россиянең татарларны урыслаштыру һәм христианлаштыру сәясәте алып баруын ачып бирә, милләттәшләрен Төркиягә күчеп китәргә чакыра. Бу китап тиз арада Одесса аша Россиягә чыгарыла һәм халык арасында киң тарала. ?Ахырысы шушы китап тәэсирендә, бу елларда һәм соңрак Себердән җитмеш меңләп төрки Төркиягә күчеп китте?, - дип яза югарыда телгә алган Исмәгыйль Төрекоглы. /Күрсәтелгән хезмәт, 20 бит./
Ул елларда Төркиягә күпме төрки-мөселман күчеп китүен без төгәл генә әйтә алмыйбыз, алар шактый булган һәм бер Себердән генә түгел, Россиянең күпчелек төбәкләреннән татарлар ерак юлга кузгалган. Бүгенге көндә Төркиядә яшәп ятучы татарларның күпчелеге ? шул мөһәҗирләрнең нәселе. Аларны туган җирләрдән аерып алып китеп Габдрәшит Ибраһимов хаклы булганмы-юкмы ? бер Аллаһ белә, әмма бу татарлар Төркиядә Россиядәге 17-нче ел революциясен дә, 21-нче елгы ачлыкны да, 30-нчы еллардагы колхозлаштыру һәм сөргеннәрне дә, мулла һәм кулак дип атып үтерүләрне дә, Ватан сугышы, дип, Рәсәй өчен миллионлап кырылуны да, динсезлекне дә, телсезлекне дә күрмичә калдылар, анысына мең шөкер! Аларның нәселе бүгенге көндә дә Төркиядә татар-мөселман булып яшәп ята, дөнья буйлап йөри, ә безнең авыллардагы халык эчкечелектән һәм динсезлектән кырылып бара...
1895 елда Габдрәшит Ибраһимовның ?Чулпан Йолдызы? дип аталган китап бастырып чыгара, соңрак ул Петербургта да дөнья күрә. Рәшит казый бу китабында татар тарихын, татарлар арасында ислам дине таралуын, Казан җиңелгәннән соң, Россия империясенең татарларны көчләп чукындыру сәясәте алып баруын тасвирлый. Ул шулай ук үзе эшләп киткән Уфадагы Диния нәзарәтен көчле тәнкыйтьли, аның җитәкчелеген рәсми хакимият кулында корал булуын фаш итә, нәзарәттә дә, мәдрәсәләрдә дә үзгәреш кирәклегенә басым ясый. Рәшит казыйның бу китабы да тиз арада Россиягә чыгарыла, халык арасында тарала һәм ?тыелган китап?ка әйләнә. Шунысын әйтергә кирәк, Габдрәшит Ибраһимовның бу китаплары татарларны егерменче гасыр башындагы рухи һәм сәяси күтәрелешкә әзерлиләр. Ул беренчеләрдән булып Россия империясенең, урысларның татарларга карата алып барган юк итү сәясәтен ачып сала.
Әлбәттә, аның бу язмалары Россия хөкүмәте игътибарыннан читтә калмый, алар Габдрәшит Ибраһимовны чит илдә дә эзәрлекли башлыйлар. Шуңа күрә ул бер урында озак кала алмый, шушы елларда өч елга сузылган ихтыяри-мәҗбүри сәяхәтен башлый. Габдрәшит Ибраһимов Бохара, Мысыр, Хиҗаз, Фәлистин, Швеция, Италия, Австрия, Франция, Болгария, Сербия кебек илләрдә, Кавказда, Урта Азиядә, Төркстанда була, урау юллар аша яңадан Себергә, туган шәһәренә кайтып керә. Соңыннан үзе язганча, бу сәфәрдә ул Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре халыкларының тормышы белән таныша, аларны чагыштырып карый һәм бу хакта соңыннан ?Flem-Islam? китабында бәя бирә. Габдрәшит Ибраһимов дөнья тирәли сәяхәтендә 43.653 чакырым юл үтә, шуның 712 чакырымын җәяү, 1.851 е ? дөядә, 10.635 чакырым ат өстендә, 10.696 сы ? пароходта, 19.779 чакырымы поездда үтә.
Әмма патша жандармериясе аңа Тарада иркенләп яшәргә ирек бирми, гасыр башын ул ерак Япониядә каршыларга мәҗбүр була. Кайбер галимнәр Габдрәшит Ибраһимовның үз сүзенә таянып, аны Япониягә 1908 елда гына килеп чыккан, дип баралар, әмма югарыда телгә алган төрек тарихчысы Исмәгыйль Төрекоглы Рәшит казыйның бу илгә 1900, 1901-1903 елларда ук сәфәр кылуын яза. /Югарыда телгә алынган хезмәт, 22-23 битләр./ Бу буталчыклык Габдрәшит Ибраһимовның Япониядә Россиягә каршы чыгышлар ясавы һәм рус илчелеге моңа протест белдерүе сәбәпле, аның бу илдән китәргә мәҗбүр булуыннан килеп чыккандыр. Әмма егерменче гасыр башында ук ул Япониягә юл салган була һәм үзе артыннан күп кенә милләттәшләрне дә анда алып килә.
Болары ? бераз соңрак, әле Рәшит казыйның тәкъдир дәфтәрендә милләт өчен Россиядә башкарасы эшләре язылган була һәм ул илдә бераз ирек булу белән, тагы шунда омтыла. Япония белән ике арада ул Петербургка кайтып, анда ?Миръат?/?Көзге?/ дип аталган татарча журнал-альманах чыгара башлый. 1900-1903 һәм 1907-1909 елларда аның Петербургта 16, Казанда 6 саны дөнья күрә. Аларда Габдрәшит Ибраһимов татарларны гыйлемгә өнди, милли матбугатның һәм әдәбиятнең кадерен белергә, хатын-кызларны белем алырга чакыра, милләтне үз язмышын кулга алырга әзерли.
Аның мондый актив эшчәнлеге Россия хөкүмәтен тәмам чыгырдан чыгара, һәм Габдрәшит Ибраһимов 1904 елны Истанбулга кайткач, рус илчелеге тагы протест белән чыга һәм аны кулга алуны тәлап итә. Рәшит казыйның Япониядә Россиягә каршы сөйләп йөрүен дә, Россиядә мөселман-татарларны империягә каршы көрәшергә өндәвен дә исенә төшерәләр һәм кулларына богау салып, Одесса төрмәсенә утыртып куялар. Әмма милләт аны төрмәдә озак яткырмый, бу акыл иясен яклап, аңа ирек тәлап итеп, Петербургта һәм Казанда, ерак Себердә һәм Кавказда, Кырымда һәм Уфада төрки-мөселманнар күтәрелә. Болай да революция алдында торган Россиягә татар бунты кирәк булмый, һәм алар Габдрәшит Ибраһимовны ике атнадан, ягъни, 1904 елның 21 августында төрмәдән азат итәргә мәҗбүр булалар. Һәм Рәшит казый башы-аягы белән милли сәясәткә чума, ул инде төрмәдән соң Япониягә дә ашыкмый, Төркиягә дә китми, ә Россия буйлап татарларны азатлык көрәшенә туплый башлый.
Россиядә революцион вәзгыять өлгереп килгәнлеген ул яхшы аңлый һәм татарлар бу форсаттан файдаланып калырга тиеш, дип исәпли. Сәяси юл белән, ягъни, милли-мөселман партияләре төзеп, хакимияткә киләргә һәм төрки-мөселман халыкларының мәнфәгатен Россия Дәүләт Думасында хәл итүгә ирешергә ? Габдрәшит Ибраһимовның бу елларда төп максаты шул була. Ул Одесса төрмәсеннән туп-туры Казанга кайта, шушы юнәлештә оештыру эшләре алып бара башлый. Рәшит казый халыкны зур үзгәрешләргә матбугат аша әзерләргә кирәклеген яхшы аңлый һәм татарча газета чыгару нияте белән, 1904 елның ахырында Казаннан Петербургка китә. Биредә ул 1905 елны ?Өлфәт? дип аталган татарча газета чыгара башлый, бу атналык сәяси һәм гыйльми газетасын ?шәкерт вә фәкыйрьләр тарафчысы, хакыйкый исламият хадиме?, дип атый, аңа социаль юнәлеш бирә. ?Өлфәт? газетасы ике ел чыга, барлыгы 85 сан дөнья күрә һәм 1907 елның язында Россия хөкүмәте тарафыннан ябыла. Чөнки Габдрәшит Ибраһимовның газетасы татарларны сәяси яктан актив булырга, үз хокукларын ил парламентында якларга, бәйсез һәм мөстәкыйль яшәргә, иманлы-әхлаклы булырга өнди, ә империягә ул кирәкми, Россиягә татарларның кол хәлендә яшәүләре һәм дәшмәүләре кирәк... 1906 елда Рәшит казый Петербургта гарәп телендә ?Әл-Термиз? дип аталган газета чыгара, ул анда мөселманнарны берләшергә өнди, газета битләрендә әдәби, дини, политик, гыйльми язмалар бастыра. Россия хөкүмәтен бу хәл бик куркыта һәм утыз саны чыкканнан соң, газетаны ябалар.
Бу елларда Габдрәшит Ибраһимов газета чыгару белән генә чикләнеп калмый, бөтен Россия буенча йөреп, татар зыялыларын сәяси оешма төзәргә әзерли. Шушы максаттан ул Казан һәм Касыйм шәһәрләрендә, Чистай һәм Иж-Бубыйда, Уфа һәм Пермьдә, Троицкида һәм Кызылъяр /Петропавел/ калаларында булып, төрки-татар зыялылары белән сөйләшүләр алып бара, Петербургта шушы мәсьәлә буенча Кавказ һәм Кырымнан килгән вәкилләрне кабул итә. Шулай итеп, Габдрәшит хәзрәтнең Петербургтагы квартирасында 1905 елның җәендә ?Иттифак әл-мөслимин? партиясенең программасы туа, төп бурычлары ачыклана, алар ? Россиянең 20 миллион төрки-татар милләтен, мөселманнарны берләштерү, социаль, милли һәм дини хокуклар өчен көрәшү, һәртөрле изелүләрдән һәм басымнан азат булу. Кыскасы, Россиядә туган сәяси шартлардан файдаланып, милләтне азатлык көрәшенә күтәрү.
Тәхете болай да нык какшаган патша Россиясе мөселман-татарларның бу күтәрелешен куркып һәм нәфрәтләнеп күзәтә, Габдрәшит Ибраһимов тарафдарларына шунда ук ?панисламист?, пантюркист? тамгалары сугыла һәм шул бәя бүгенгәчә дәвам итә. Икенче яктан, Уфадагы хөкүмәт яклы дин әһелләре тиз генә үз корылтайларын җыеп, Габдрәшит Ибраһимов кулыннан идеяне тартып алмакчы булалар, әмма алар да ташкын булып кузгалган татар күтәрелешен туктата алмыйлар. 1905 елның 15 августында Түбән Новгород шәһәрендә ?Иттифак? партиясенең 1-нче корлытае була, 2-нче съезд 1906 елның 17-23 январенда Петербургта, 3-нчесе 1906 елның 16-21 августында Түбән Новгородта үтә, Габдрәшит Ибраһимов бу корылтайларның барысын да оештырып йөри, катнаша һәм Үзәк Комитетларга әгъза булып сайлана.
Шулай итеп, Габдрәшит Ибраһимовның күпъеллык сәяси эшчәнлеге нәтиҗә бирә, мөселман-татарлар берләшеп, Думага үз кешеләрен үткәрә алалар, милләт мәсьәләсе иң югары даирәләрдә күтәрелә. Татарлар 1905 елгы революцион вәзгытьтән һәм шартлардан тулысынча файдаланып калырга тырышалар, бу чорда аларның күп кенә милли газета һәм журналлары чыга башлый, сәяси оешмалары төзелә, мәдәният учаклары кабынып китә, милли һәм дини мәгариф зур үзгәрешләр кичерә. Әмма Россиядә кара реакция еллары башлану белән, 1907 елның уртасында бөтенесе туктатыла, милли газеталар ябыла, ?Иттифак?ның 4-нче корылтаен уздырырга ирек бирмиләр, татар зыялылары тагы эзәрлекләнә башлый.
Шушы каты шартларда да, ?Өлфәт? газетасы хөкүмәт тарафыннан ябылганнан соң, Габдрәшит Ибраһимов тагы бер татарча матбага чыгарып карый. Ул башта казах байлары ярдәмендә ?Сиркә? /Рәхбәр/ газетасын чыгара, ул хөкүмәт тарафыннан ябылгач, 1907 елның апрелендә ?Нәҗәт? /Котылу/ дип аталган атналык әдәби, сәяси һәм мөселманча журнал чыгара. Әмма ул нибары бер сан гына чыгып кала, патша хөкүмәте бу тынгысыз татарны башкача туктата алмагач, аны кулга алырга әзерләнә. Габдрәшит Ибраһимовка бу билгеле була һәм ул Петербургны ташлап китәргә мәҗбүр була. Тагы Урта Азия буйлап ихтыяри-мәҗбүри сәяхәт башлана, Габдрәшит Ибраһимов бу елда Бохара һәм Сәмәркандта, Ферганә һәм Җидесуда, Алма-Ата һәм Җиде-Ташта була, кайда да мөселманнарның тормышы, мәктәп-мәдрәсәләр белән таныша, Россиядәге хәлләрне сөйли. Шушы чорда ул Себердән Төркиягә Яңавыл халкын илткән булырга тиеш. Аннан ул Тара шәһәре аша гаиләсен алып, Казанга килә, тагы үзенең фикердәшләре, фиркадәшләре белән очраша. Аларның тәкъдиме белән, ул Казаннан Истанбулда укырга яшьләрне җыя һәм зур авырлык белән, Россия хөкүмәтенең каршылыкларын җиңеп, 1908 елда аларны Төркиягә озата.
Патша жандармериясе Габдрәшит Ибраһимовның артыннан бастырып йөри һәм аны кулга алырга карар чыгара. Моны ишеткән Рәшит казый, дусларының тәкъдиме белән, 50 яшендә тагы ерак сәфәргә кузгала, Россиядән китеп торырга була. 1908 елның көзендә ул Казаннан ? Уфага, Уфадан Чиләбегә килә, аннан инде Кызылъяр, Омски, Томски, Өркет шәһәрләре аша Монголиягә чыга. Аннан инде Кытай, Владивостоклар аша төп максатына ? Япониягә килеп җитә. Бу озын сәфәрдә аңа татарлар да, буддистлар да булыша, олылап каршы ала, кадерләп озаталар, ә Япониядә исә Габдрәшит Ибраһимовка император сарайларының да ишекләре ачыла.
Аны биредә зур галим, чын мөселман буларак кабул итәләр, хәтта Токиода мәчет салырга рөхсәт бирәләр. Рәшит казый биредәге газеталарда Россиядәге хәлләр турында әңгәмәләр бастыра, зур җыеннарда, шәхси салоннарда ислам дине турында гаять тәэсирле лекцияләр укый, нәтиҗәдә, японнарның да бер өлеше ислам динен кабул итә. Биредә Габдрәшит Ибраһимов бер ислам җәмгыяте дә корып җибәрә, мәҗмуга чыгара башлый, алар халыкка ислам диненең нигезләрен аңлатуны максат итеп куялар, кешеләрне кардәшлеккә өндиләр. Әмма Япониядә христиан миссионерлары да тик ятмый, алар мөселманнарга аяк чалу өчен барысын да эшлиләр.
1910 елда Рәшит хәзрәтнең Мәккәгә баруы көтелә һәм ул 1909 елның җәендә Японияне калдырырга мәҗбүр була. Тагы айларга сузылган озын юл, Корея аша Кытайга килү, Мукден, Пекин, Шанхай калаларында мөселманнар белән очрашып, аларның диндә булган ялгышлыкларын төзәтү, үгет-нәсихәт кылулар, аннан Сингапур, Һиндстан, биредә дә мөселманнар белән очрашулар, үзара ярдәмләшү һәм вәгазьләшү, аннан Хиҗазга, изге җирләргә җитү, Хаҗ гамәле кылу... Аннан Бәйрут аша 1910 елны Истанбулга килеп җитү... Бу сәяхәт турында язмаларны ул Казандагы улы Мөнир эшли торган ?Бәянел-хак? газетасына да, Истанбулдагы ?Сыйрател-мөстәким? журналына да җибәреп бара һәм ?Дәүре галәм? /?Дөнья тирәли?/ дип аталган әсәрен улы ярдәмендә бастырып чыгара.
Тынгысыз җанлы Габдрәшит Ибраһимов Төркиягә килү белән җәмгыять эшенә чума, халык арасында дин-исламны аңлату эшләре алып бара, мәчет тулы мөселманнарны җыеп, аларга лекцияләр укый. Биредә ул ?Төрек йорты? һәм ?Төрек сүзе? журналларында эшли, шулай ук үзе дә ?Мөселманнарның танышмасы? һәм ?Ислам дөньясы? газеталары чыгара, Рәшит казый биредә дә мөселманнарны берләшергә һәм гыйлемгә чакыра. Ул Төркиянең иң айдын адәмнәре белән якынлаша, алар белән ил буенча дәгъвәт кылып йөри, шул ният белән Румыниягә һәм Мысырга барып чыга. 1912 елда Балкан сугышы башлангач, Төркия өчен ярдәм сорап, Рәшит казый бөтен дөнья мөселманнарына мөрәҗәгать итә. Аның бу ялкынлы мөрәҗәгатен Япониядә калган дуслары, Кытайдагы, Һиндстандагы таныш мөселманнары, Сингапур һәм Малайзиядән хат алышкан аркадашлары күтәреп алалар, ил башлыкларын Төркиягә ярдәмгә өндиләр, төрекләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Ул вакытта Төркия ил буларак таркалмыйча калган икән, монда Габдрәшит Ибраһимов кебек ихлас мөселманнарның да өлеше бар, алар гамәлләре һәм догалары белән бу гүзәл илгә ярдәм биреп тордылар.
Габдрәшит Ибраһимов кайда гына яшәсә дә, кем мохтаҗ, шуңа ярдәмгә ашыга. Төркиядә ул Россиядән күчеп килгән милләттәшләренә гел ярдәм итеп тора, ә Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, алманнарга әсиргә төшкән татарларга ярдәм итү өчен Төркия солтаны Әнвәр Пашаның фатихасы белән, Берлинга кадәр бары җитә. Ул биредә шактый яши, әсир төшкән төрки-татарлар белән аралаша, аларга җомга намазларында имамлык итә, алар өчен ?Җиһад-и Ислам? дип аталган газета да чыгара. Габдрәшит Ибраһимов әсир татар-башкортларның проблемаларын иң югары дәрәҗәдә күтәреп, бик күпләрен азат итүгә ирешә. Бу хакта Мөхәммәт Мәһдиев менә нәрсә яза:
?Р.Ибраһимов әсирләр тезелгән строй алдына Хозыр-Ильяс кебек ак чапан, ак чалмадан, ак атка атланып килеп баса. Унҗиде меңлек татар егетләрен Төркиягә күчеп, анда Гыйрак тирәсендәге чикләрдә Англиягә каршы көрәшү өчен төрек батальонына язылырга өнди. Татар егетләреннән бер меңлек армия төзеп, аны Төркиягә озаталар? /?Мирас? журналы, 1992 ел, № 8, 80 бит./
?Азия таборы? дип аталган бу татар гаскәре 1916 елның маенда Истанбулга килеп җитә һәм хәрби өйрәнүләр узганнан соң, инглизләргә каршы сугышка керә. Исмәгыйль Төрекоглы язганча, исән калган татар егетләренең күпчелеге соңыннан Төркиягә урнашып кала, бер өлеше Габдрәшит Ибраһимов ярдәмендә Япониягә китә, кайберләре исә кире Россиягә кайта.
Беренче Бөтендөнья сугышы иң кайнаган вакытта, сугышны туктату һәм үзара килешү нияте белән, Европа сәясәтчеләре Стокгольмга халыкара конференциягә җыелалар. Россия мөселманнарының вәкиле буларак, Габдрәшит Ибраһимов та бу җыенга чакырыла һәм 1916 елның маенда Берлиннан туп-туры Швециягә китә. Әмма Россия бу конференцияне уздырмау өчен барысын да эшли, ул арада илдә зур үзгәрешләр башлана, февраль һәм октябрь революцияләре булып үтә. Россия мөселманнары исеменә сәяси телеграмма белән чикләнеп, Габрдәшит Ибраһимов яңадан Берлинга кайтып китәргә мәҗбүр була. Моннан соң да ул Россия мөселманнарына ярдәм итү юлларын эзли, Швецариядә, Венгриядә халыкара форумнарда катнаша, Рим папасына Россия төркиләренең золым астында яшәве турында хатлар яза, төрле җиргә телеграммалар җибәрә. Шундый халыкара конференцияләрнең берсендә ул Киевка килеп чыга, биредә кырым татарларына кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Революцияләр, Россиядә булган үзгәрешләр Габдрәшит Ибраһимовны да илгә өнди, ул татарлар өчен дә хокук дауларга вакыт җиткәнен аңлый. Ул Берлиндагы гаиләсен Истанбулга китереп куя да, 1918 елның көзендә илгә таба юлга чыга. Одесса һәм Киев, тагы Берлин, Литвадан Мәскәү һәм Петербург, аннан Самара һәм Уфа аша туган Тара каласына кайтып җитә. Габдрәшит Ибраһимов биредә ике ел яши һәм ачлыгын да, большевикларның кысуын да күрә, миллионлаган кешенең илдә ачлыктан үлүе аны тетрәндерә һәм ул Россиянең бетү юлына чыкканын аңлый. Кызылларның бар укыган халыкыны, мөселманнарны кырып килүен күреп, 64 яшьлек Габдрәшит Ибраһимов 1921 елда туган якларыннан мәңгегә китәргә мәҗбүр була.
Төркиягә килгәч, ул гаиләсе белән себер татарлары авылы булган Бүгредәлектә яши башлый. Биредә аңа барлык нәрсә дә туган якларын хәтерләтә ? шул ук татар теле, шул ук ризыклар, матур гореф-гадәтләр, моңлы себер җырлары, һәм, әлбәттә, халыкның динилеге һәм әхлагы. Ул монда балалары һәм оныклары арасында тыныч картлык кичергәндә, Төркиядә дә ислам диненә каршы хәрәкәтләр башлана. Ул арада Рәшит казыйны Токиога, яңа ачылган мәчеткә имам итеп чакырып, хатлар килә. Һәм ул, 76 яшьлек татар карты, милләттәшләр чакыра, дип, 1933 елның уртасында тагы ерак юлга кузгала. Янә Мысыр, Хиҗаз, Кытайлар аша, тагы үзе өзелеп яраткан Япониясенә аяк баса. Габдрәшит Ибраһимовны биредә бик зурлап каршылыйлар, яңа ачылган Җәмигъ мәчеткә имам итеп куялар, аңа милләт бабасы итеп олылап карыйлар. Мөселман-татарлар белән эшләүдән тыш, Габдрәшит хәзрәт биредә ислам дине өчен дә зур эшләр башкара. Аны тырышлыгы һәм абруе сәбәпле, 1939 елда япон парламенты ислам динен илдә рәсми дин буларак таный. Аның икенче зур җиңүе - ул япон дәреслекләренә исламият һәм төркиләр турында бүлекләр керттерә, бу хакта мәктәпләрдә укыта башлыйлар. Габдрәшит хәзрәтнең Япониядә соңгы җиңүе ? аның өндәүләре сәбәпле, күп кенә японнар ислам динен кабул итәләр. Икенче Бөтендөнья сугышы һәм атом афәте исә бу омтылышка киртә куя...
Габдрәшит Ибраһимов Япониядә татарларга да зур булышлык итә, аларны һәрвакыт үзенең көчле канаты астына сыендырып яши. Бу ил карты 1944 елның 17 августында 87 яшендә дөньядан китә, кабере Токио каласында, исеме халык күңелендә кала... Аннан милләт һәм өммәт өчен башкарган изге эшләр, тау-тау китаплар, меңләгән мәкаләләр кала...
Аның ислам диненә караган хезмәтләрен бүген бик күп мөселман илләрендә яңадан бастырдылар, Төркия исә Габдрәшит Ибраһимовның томлыкларын чыгарды. Мин быел Мюнхен шәһәрендә күреп кайткан китаплар ?20 гасыр башында ислам дөньясы вә Япониядә мөселманнар? һәм ?20 гасыр башында ислам дөньясы, чин вә Һиндстанда исламият? дип атала. Аларда Габдрәшит Ибраһимовның Төркестан, Себер, Монголия, Манчжурия, Япония, Корея, Сингапур, Индонезия, һинд утраулары һәм гарәп илләрендә ислам диненең торышы турында язган хезмәтләре урын алган. Алар ? дин һәм тарих буенча энциклопедия, иманлы фәлсәфә, мавыктыргыч сәяхәтнәмә һәм халык тормышының көзгесе дә!
Габдрәшит Ибраһимовның бай мирасын бүгенге көндә Төркия, Алмания, Англия, Франция галимнәре, гарәп илләренең дин белгечләре өйрәнә, аның хезмәтләрен яңадан бастыралар, иҗаты турында фәнни хезмәтләр язалар. Россия мөселманнары, татар халкы өчен шул кадәр күп көч куйган бу милләт атасының илдә кадере бармы соң, хезмәтләре яңадан басыламы, үзенә һәм мирасына тиешле хөрмәт күрсәтеләме? Кызганычка каршы, Габдрәшит Ибраһимов шәхесе бездә әле тиешле бәясен алмаган, мирасы җитәрлек өйрәнелмәгән, хезмәтләре бик аз күләмдә генә яңадан басылып чыккан. Аның йөзләгән, меңләгән мәкаләсеннән һәм дистәләгән китабыннан бары тик ?Дөнья тирәли? һәм ?Тәрҗемәи хәлем? әсәрләре генә, Флора ханым Әхмәтова-Урманченың шәхси тырышлыгы белән, 2001 елда аерым китап булып басылып чыкты. Габдрәшит Ибраһимовның ислам диненә, татар тарихына караган том-том хезмәтләре әле татар халкына әйләнеп кайтканы юк.
Бу ни сәбәпле шулай соң? Билгеле булганча, төрки-мөселманнарны берләштерү уе белән янганга һәм татар халкының бәйсезлеге һәм бәхете өчен конкрет гамәлләр эшләгәнгә, Габдрәшит Ибраһимов патша Россиясенең кан дошманы булган, аның артыннан жандармерия бастырып йөргән. Инде хакимияткә большевиклар килгәч тә, Рәшит казый коммунистлар режимының төп дошманына әйләнә, ?панисламист?, ?пантюркист? ярлыгы гомер буе аның артыннан ияреп бара. Ярар, Рәсәй хакимияте шулай да булсын, ди, чөнки аларның аклары да, кызыллары да татарга дошман итеп караган. Ә нигә Габдрәшит Ибраһимовны кайбер татарлар үзләре эткәләп-төрткәләп йөрткәннәр ? мин монысын һаман аңлый алмыйм. Габдулла Тукай Рәшит казыйдан гомер буе көлә, аның һәр адымын каһкаһәле шигырь белән каршылый, фельетоннарында ?фаш? итә. Ул Габдрәшит Ибраһимовның Япония белән ике арада йөрүен дә, татарларны Төркиягә күчерүен дә, ?Өлфәт? газетасында дин мәсьәләләрен күтәрүен дә кабул итми, боларны каты тәнкыйть уты астына ала, Рәшит казыйны ?корсак колы?, дип атый.
Йосыф китте сәяхәткә, Рәшит икенчеләп китте,
Рәшитнең сурәтендә бер дегет тулган чиләк китте, -
дип яза Тукай аның Япониягә китүе турында. Югыйсә, Габдрәшит Ибраһимов Тукайдан утыз яшькә олы кеше, күренекле дин әһеле, ул вакытта татар газеталары чыгарып, ?Иттифак? партияләрен төзеп йөргән кеше бит!
Галимҗан Ибраһимов та Рәшит казыйга биргән бәясендә Тукайдан ерак китмәгән. Дөрес, ул аның дөнья буенча кылган эшләре тарихта калыр, дип уйлый, ?буржуазиягә сатылмаган ихлас дәрвиш иде?, ди, ?гомерен ?бетәбез, уйганыгыз?, дип кычкырып үткәрде?, ди. Әмма шунда ук, ?Рәшит казый надан кеше иде, - дип яза. ? Сез аңарда гыйльми бер нигез эзләмәгез! Нинди дә булса мәгълүм бер ысул, мәгълүм программа буенча хәрәкәт тә тапмассыз. Ул ? бер кыңгыравык!! Туктамый шалтырата торган бер кыңгыравык иде!! Каты йоклаган кешеләрне уятуда мондый зур кыңгыравыкларның роле бер дәвердә зур була... Болар, уйганыгыз, дип азан кычкырып йөриләр... Рәшит бабай мәгълүм бер тарихи дәвернең үткән баскычының бер көрәшчесе ? кадимнән җәдиткә чыгуда алга өстерәүчесе уларак урын алачак.? /?Татарстан хәбәрләре?, 1922, № 51./
Кыскасы, Габдрәшит Ибраһимовны кем кайда урнашырасы килә ? тарихның шул киштәсенә куя, әмма үзеннән читтәрәк, түбәнрәк урынга. Аның чыгарган газета-журналлары, язган китаплары, мөселман партиясе төзеп йөрүләре, милләткә күрсәткән яхшылыклары тиз онытыла, ул ?кыңгыравык?, ?кызык карт?, ?дәрвиш?, ?надан карт? булып кына искә алына башлый. Югыйсә, япон императорлары белән кул биреп сөйләшкән, төрек солтаннары белән бер өстәл артында утырган, гарәп әмирләре белән эш йөрткән, Европа, Азия, Африка илләрендә үз өендә кебек иркен йөргән, татар, төрек, гарәп, фарсы, рус, япон телләрендә иркен сөйләшкән кеше ничек надан булырга мөмкин?!
Кызганычка каршы, Габдрәшит Ибраһимовка сугылган тамга үзгәртеп кору елларына да ияреп керде, кайбер язучыларның һәм галимнәрнең хезмәтләренә күчте. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев үзенең бер хезмәтендә: ?Р.Ибраһимовның тарихны хәрәкәткә китерүче көчләрне аңламавы, тарихи вакыйгаларга, гомумән, дини-милли позициядән генә чыгып үз мөнәсәбәтен билгеләве аның бәласе иде... Аның иң зур дошманы ? ?Көнбатыш мәдәнияте?... Аныңча, шәрекъне әнә шул көнбатыш мәдәнияте талый, йота... Р.Ибраһимов шәрекънең үз эчендәге феодалларны, Чыңгыз, Бату, Тимерләрне сагына. Бу аның наданлыганнан иде... Антантага дошманлык кына кешене сәяси көрәшче итә алмый шул әле. Белем кирәк, сәяси көрәш тәҗрибәсе кирәк. Соңгыларыннан исә бу карт мәхрүм иде... Әмма Рәшит казый Ибраһимов ? шәхес иде. Көрәшче иде. Милләт, халыкны исә көрәшчеләр генә алга алып бара? /?Мирас? журналы, 1992, № 8, 82-83 битләр/, - дип язды.
Бер кешегә карата күпме каршылыклы фикер, күпме буталчыклык һәм як-якка каранып язу! Мактаган булып, гаепләү, тибеп узу, гаепләгән булып, мактап алу... Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Бу хәл татар зыялыларының милли үзенчәлегенә әйләнеп бара кебек...
Яшь галим Фәрит Шәкүров исә Габдрәшит Ибраһимовка карата шактый тисәре фикерен ачык итеп әйтә:
?Предпочтение какой-либо определенной области деятельности было чуждо его увлекающей натуре, - дип яза ул. ? Знания Рашида-кадия были поверхностны и лишены какой-либо системы.? /Ф.Ш.Шакуров. Развитие исторических знаний у татар до февраля 1917 года. Казань, 2002, стр.31./ Ягъни, галим фикеренчә, Рәшит казыйның белеме өстән-өстән генә, системасыз булган, ул күп нәрсәләр белән мавыккан һәм нәрсәгәдер аерым игътибар бирмәгән. Без бу фикер белән бәхәскә керәбез, чөнки Габдрәшит Ибраһимовның тормышта зур максаты булган, ул ? дөньяда ислам динен тарату, татар халкын бәйсез һәм бәхетле итү. Һәм ул бөтен гомерен шушы изге максатны тормышка ашыру өчен биргән, һәр әйткән сүзен, һәр язган хезмәтен, һәр йөргән адымын шуңа багышлаган.
Габдрәшит Ибраһимовның бүгенге күзлектән караганда каршылыклы фикерләре дә булгандыр, бәлки ул үз алдына артык зур максатлар куеп, башкаларны гаҗәпкә дә калдыргандыр, әмма аның татар халкына, ислам дөньясына керткән игелекле өлеше Урал тауларыннан да биегрәк, Себер киңлекләреннән дә киңрәк! Ул түгел, без өлгермәгән аны аңларга, дөньяны аңаларга, кемлегебезне аңларга... Габдрәшит Ибраһимов, бик гаҗиз булган вакытларында: ?Илаһи! Бер Чыңгыз күндерсәң булмасмы?? ? дип әйтә торган булган. Безгә дә бүген: ?Раббым! Татарга бер Гадрәшит хәзрәт кебек зат күндерсәң булмасмы?? ? дип кенә әйтергә кала...
Габрдәшит Ибраһимовның Мөнир, Кадрия, Фәүзия, Сабаһат атлы һәм башка балалары, Худаяр Искәр, Мөнир Искәр исемле оныклары барлыгы билгеле, бүгенге көндә нәселе, нигездә, Төркиянең Измир шәһәрендә яши. Игътибар иткәнсездер, аның онык-туруннары Себернең борынгы башкаласы Искәр исемен йөртәләр. Чөнки аларның бабасы Габдрәшит Ибраһимов ? себер татары, Күчем ханның җәйге ял ыстаны булган Яла-Тара шәһәреннән, сәедләр һәм шәехләр яшәгән Себер якларыннан... Һәм гомеренең иң авыр вакытларында Габдрәшит хәзрәт үзе уйнап үскән Иртыш буйларын, ат чаптырган Бараба далаларын, ауга йөргән Себер урманнарын сагынгандыр... Бу хезмәтебез аның рухына бер дога булсын, якты истәлеген милләтебезгә илтеп җиткерсен иде... Амин.


Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
2007 ел, 8 апрель.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6981

СообщениеДобавлено: 02 Май 2007 14:01    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

ИБРАГИМ ГАБДЕРРАШИД


Рашид казый (1857-1944) -улем, казый ОМДС, общественно-политический деятель и миссионер, первый татарский политический эмигрант и публицист, родоначальник исламского социализма у татар. Родился в г. Тара Тобольской губернии, образование получил в медресе Кышкара Казанской губернии. В 1879-1885 годы продолжил учебу в казанском текке (суфийской общине) в Медине, затем в Мекке и Стамбуле. С 1885 года он был имамом соборной мечети г. Тара и мударрисом городского медресе. В 1892 году Рашид стал казыем ОМДС. В 1894 году он оставил должность казыя и уехал в Стамбул, где опубликовал книгу «Чулпан йолдызы» («Утренняя звезда»), призывавшую к созданию религиозной автономии мусульман России.
В 1897-1900 годы он совершил длительное путешествие по странам Европы и мусульманского Востока. В 1900 году в Петербурге начинает издавать альманах «Миръат» (Зеркало), где агитирует за создание национальных автономных учреждений и реформы российского режима по европейскому образцу. Ибрагим стал основной объединяющей фигурой всероссийского мусульманского политического движения в 1904-1906 годы. В январе 1905 года он обсуждает с Ю. Акчурой, И. Гаспринским, азербайджанским лидером А.-М. Топчибашевым вопрос о единстве мусульман Казани, Крыма и Азербайджана. Именно тогда началось великое объединительное движение мусульман России. Они приняли решение о созыве I Всероссийского мусульманского съезда на Нижегородской ярмарке в 1905 году.
На II Всероссийском мусульманском съезде в январе 1906 года Ибрагим был соавтором программы партии «Иттифак». Он был единственным из татар, кто поддержал пункты программы «Иттифака», провозглашавшие широкую децентрализацию и территориальную автономию. На III Всероссийском мусульманском съезде в августе 1906 года он призвал к единству и братству всех мусульман по примеру соратников Мухаммада. В 1917-1921 годы Ибрагим находился в России и возлагал надежды на советскую власть в решении проблем мусульманских народов, был принят В. И.Лениным. В 1922-1933 годы он жил в Турции, а с 1933-го до конца жизни - в Японии. В 1937 году в Токио завершается строительство соборной мечети, предпринятое по его инициативе. В этой мечети он исполнял обязанности имама-хатыба. В 1939 году Ислам был признан в Японии одной из действующих в стране религий. Рашид-казый умер в Токио.

Газета "МЕДИНА аль ИСЛАМ" №10(23), ноябрь 2006, г.Н.Новгород
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6981

СообщениеДобавлено: 02 Май 2007 23:49    Заголовок сообщения: Татарнын бөек мөһаҗи Ответить с цитатой

Габдрәшит Ибраһимовның 150 еллыгы уңаеннан

Татарның бөек мөһаҗире


Ул Тара шәһәрендә туган, Токиода җирләнгән, Себердә, Мәдинәдә, Уфада, Казанда, Петербургта, Төркиядә, Берлинда, Япониядә яшәгән, Кытай, Мысыр, Сингапур, Хиҗаз, Фәлистин, Һиндстан, Иран, Корея, Төркестан, Урта Азия, Кавказ илләрендә, Швеция, Швецария, Италия, Австрия, Франция, Болгария, Сербиядә һәм дөньяның башка җирләрендә булган, кайда да ислам динен тараткан, шушы халыклар тормышын өйрәнеп, китаплар язган, татарның кемлеген күрсәткән. Бөтен дөнья буйлап әнә шулай ислам динен таратып йөрүче ике татар булган, аның берсе ? Муса Бигиев, икенчесе ? Габдрәшит казый Ибраһимов. Алар бер чор, бер максат кешеләре, язмышлары да уртак, каберләре дә туган илдән еракта торып калган. Соңгы елларда Муса Бигиевның хезмәтләре илгә яңадан кайта башласа, Габдрәшит Ибраһимовның зур мирасы әле татар дөньясына һаман кайтып җитә алмый, аның турында бик азлар гына белә. Шушы бушлыкны беркадәр тутыру ниятеннән, Габдрәшит Ибраһимовның 150 еллыгы көннәрендә мин аның туган якларына - Себергә, Иртыш-Тара буйларына чыгып киттем, якташларына аның турында сөйлисем, үземнең дә бу даһи татар турында яңа мәгълумат туплыйсым килде...
?Мәскәү-Барнаул? поезды белән мин Әгерҗе аша Омскига бер тәүлек эчендә барып җиттем, ә заманында Габдрәшит хәзрәт бу юлны җәяүләп һәм атта айлар буе үткән бит! 1877 елның башында, ата-анасы үлеп, дөм ятим калганнан соң, ул Эрбет ярминкәсенә килгән татар сәүдәгәрләре белән Казанга кайта, сәрхүш юлдашлары аның бар булган акчасын алалар, бу шәкертнең соңгы киемнәренә хәтле сатып эчәләр. Кышкар мәдрәсәсенә ятим бала бер тиен акчасыз һәм тышкы киемсез килеп керә, җитмәсә, паспортының да аз вакыты калган була. Кышкар мәдрәсәсендә шулай беркадәр укыганнан соң, паспортының срогы чыккан, дип, аны тотып алып, каторжаннар белән бергә тимер читлекләрдэ пароходта Казаннан Пермь төрмәсенә озаталар, аннан ? Төмәнгә, Төмәннән җәяүләп Тарага куалар... Кул-аяклары богауланган каторжаннар Төмәннән Тарага кырык көн кайталар, күпләр ак кар өстендә мәңгегә ятып кала, Габдрәшит исә үлем хәлендә туган шәһәренә кайтып егыла. Һәм аның артыннан, Себер-Кышкарларны урап, срогы озайтылган паспорты да кайтып җитә...
Кайчандыр Габдрәшит Ибраһимов богау киеп, җәяүләп үткән юл буйлап, мин дә Тара шәһәренә барам, ул Омскидан төньякка 300 чакырым арада булып чыкты. Омски тирәсе тигез дала булса, монда инде кара урманнар башлана, тайга шаулый, юл буе янәшәбездән Иртыш елгасы йөгереп бара. Юлыбызда очраган елга-күл, авыл һәм шәһәр исемнәре барысы да диярлек төрки-татар һәм ханты-мансы исемнәрен йөртә ? Тара һәм Турунгас, Туй һәм Уй елгалары, Кошкүл, Дениз, Уразай, Күлтәгин, Аркан күлләре, Тәбриз, Саргат, Тара, Калачлы, Черлак, Түкәле, Ишим-Тамак, Исилкүл шәһәр-бистәләре һәм дистәләгән татар авыллары... Омски өлкәсендә 66 татар авылы бар икән, алар, нигездә, төбәкнең төньягындарак, без бара торган Тара тирәләрендә урнашкан. Омски өлкәсе көньяктан Казахстан белән чикләнсә, төньякта ул ханты-мансы җирләренә, көнбатыштан Төмән-Тубыл тирәләренә, көнчыгыштан исә Томски һәм Новосибирски өлкәләренә барып чыга. Биредә җирләрнең 25 процентын сазлыклар били, калганы ? урман, бары тик көньяк-көнчыгыштарак кына Бараба далалары башлана. Менә шушы урманлы-сазлыклы җирләрдә себер татарлары яшәп ята, чүл белән котып арасына урнашкан шушы хикмәтле җирләрдә Габдрәшит Ибраһимов туган...
Адәм баласының кайда, нинди нәселдән тууы, нинди сулар эчүе, кайда, нинди белем алуы аның язмышында зур роль уйный. Габдрәшит Ибраһимов та җиде буын ахуннар нәселеннән булган, ул гына да түгел, аны пәйгамбәребез Мөхәммәт саллаллаһу-галәйһиссәлам нәселеннән, дип әйтүчеләр дә бар. Тара шәһәрендә борынгы сәедләр нәселе яшәгәнлеге турында мин инде ишетеп, укып белә идем, әмма Габдрәшит хәзрәтнең дә шул изге нәселдән булырга тиешлеге турында миңа бу барганда Омски шәһәрендә әйттеләр. Аның борынгы бабалары Себергә 1572 елда, Күчем хан чакыруы буенча Бохара-Үргәнечтән ислам динен тарату өчен киләләр, һәм дүрт туган Тара тирәсендәге дүрт авылда урнашып, эшкә керешәләр. Ул авылларның берсе хәзер дә Сәедләр /Хуҗалар/ исемен йөртә, хәзерге Тара шәһәре исә ул вакытта Себер ханы Күчем патшаның җәйге ыстаны булган һәм Ялым-Тора дип аталган. 1594 елда, инде Себер башкаласы Искәр алынганнан соң, урыс хәрбиләре биредә кәлгә төзиләр һәм шуннан торып, бөтен Себерне яулап алырга көч туплыйлар. 1598 елны алар Бараба далаларында озакка сузылган каты сугыштан соң Күчем ханның гаиләсен әсирлеккә алалар, шушы Тара каласында бикләп тоталар, Күчем хан исә берничә тапкыр шәһәргә һөҗүм итеп карый һәм шушы тирәдә соңгы тапкыр каты яралана. Себер өчен соңгы сугышта Габдрәшит Ибраһимовның бабалары ? сәед һәм шәехләр дә катнаша, бу җирләр аларның изге каны белән дә сугарыла...
Татарлар берничә тапкыр Тара кәлгәсен алырга тырышып карасалар да, урысларның утлы коралын җиңә алмыйлар һәм шул сәбәпле, дәүләтне дә югалталар. Архив чыганаклары күрсәткәнчә, урыслар басып алганнан соң Себердә җирле халыкларны чукындыру бик көчле бара, нәтиҗәдә күп кенә ханты-мансылар, остяклар, кыргыз-кайсаклар һәм татарларның бер өлеше христиан динен кабул итәргә мәҗбүр була. Әмма сәедләр нәселеннән булган шәехләр һәм дин әһелләре чукындыруга каршы бик нык көрәшәләр, үз хокукларын яклап, империянең башкалаларына кадәр барып җитәләр. Әби патша заманында дингә бераз ирек килү белән, Габдрәшит Ибраһимовның бабасы Габдрәшит ахун, Тара байлары Айтикиннар ярдәмендә, 1793 елны биредә беренче таш мәчет салдыра. Ул башта үзе Тара мәчетендә имам булып тора, үзе үлгәннән соң улы Ибраһим, аннан соң оныгы Гомәр биредә имам булып калалар, Гомәр хәзрәт белән Гафифә абыстайдан исә Габдрәшит дөньяга килә һәм аңа да җиде ел Тара мәчетендә имам булып торырга насыйп була.
Әйе, изге Мәдинә шәһәрендә биш ел дин сабагы укып, Коръән-хафиз булганнан соң, Тара байлары Айтикиннар һәм әһле ислам Габдрәшит Ибраһимовны туган каласына имам итеп чакыра. Ул биредә 1885-1892 елларда имам вазыйфаларын башкара, мәчет каршында мәдрәсә ачып җибәрә, балаларны укыта, тагы да сәләтлеләрен Төркиягә, Мәккә-Мәдинәгә укырга илтеп куя. Тарада Габдрәшит хәзрәт өйләнә, биредә аның Фәүзия, Мөнир, Кадрия исемле балалары туа. Бу елларда Тарага Россиянең булачак патшасы Николай II килеп китә, шәһәр шулай ук сөргенгә сөрелгән декабристлар, революционерлар белән дә тулган була, Достоевский, Чернышевский һәм Радищевларның да Тара төрмәсендә ятканлыгы билгеле. Россия империясе татарларны җиңгәннән соң бер Тараны гына түгел, бөтен Себерне төрмәләр иленә, каторгага әйләндерә...
Тарадан соң Габдрәшит хәзрәт өч ел Уфада, Диния нәзарәтендә казый булып тора, мөфти Хаҗда вакытта, рәислек вазыйфаларын да башкара. Әмма холкы белән ирекле булган себер татары мондагы тәртипләр белән килешә алмый, ул Диния нәзарәтенең патша хөкүмәте кулында бер уенчык, корал гына булуын тиз аңлап ала һәм аларны тәнкыйтьли, халыкка хезмәт итәргә өнди башлый. Нәтиҗәдә, ул патша охранкасы тарафыннан ышанычсыз кеше буларак хисапка алына, аның артыннан туктаусыз күзәтә, эзәрлекли башлыйлар һәм Рәшит казый 1895 елда илен ташлап Төркиягә китәргә мәҗбүр була. Һәм шушы китүдән аның бөек мөһаҗирлеге башлана...
Без хәзер шушы бөек мөһаҗирнең туган якларында йөрибез...
Тара шәһәре зур булмаган бер агач кала икән, анда 26 мең кеше яши, шуларның 2 меңе ? татарлар. Үзгәртеп кору елларында шәһәр үсүдән туктаган, төзелә башлаган төзелешләр туктатылган, эреле-ваклы производство ябылган, агач йортлар муртайган, яңалары салынмаган. Бары тик соңгы елларда бу тирәдә нефть табылгач, шәһәр яңадан яши башлаган, таштан театр, архив, китапханә, боз сарайлары салынган, яңа йортлар үсеп чыккан. Кайчандыр биредә татар мәктәбе дә булган, әмма ул 60нчы елларда ябылган һәм яңадан ачылмаган, 15 татар баласын тел өйрәнергә факультатив түгәрәккә йөри, диделәр. Хәзер Тарада Габдрәшит хәзрәт эшләгән таш мәчет тә юк инде, 1935 елда аны, имеш халык соравы буенча, дип, сүтеп ташлыйлар һәм кирпечләрен төзелеш материалы итеп файдаланалар. Бары тик 1994 елда гына Тара татарлары мәчет төзеп чыгалар, шәһәрнең 400 еллык юбилее уңаеннан аларга хәтта паркта Сабантуй уздырырга да рөхсәт бирәләр.
Шәһәр мәчете татарлар элек-электән күпләп яшәгән Түбән-Торада урнашкан, биредә әле Габдрәшит Ибраһимов заманыннан калган агач йортлар да саклана. Әмма Тара шәһәрендә ул туган йорт та, ул эшләгән мәчет бинасы да юк инде, әти-әниләре күмелгән зират урынында исә бушлык, анда маллар һәм кешеләр йөри... Биредә койма да, чардуганнар да, агач заты да юк, бары тик зиратның баш-башында йөзьяшәр ике карагай агачы гына шомлы һәм моңлы шаулап утыра... Бу хәлне күргәч, мин беренче тапкыр Габдрәшит Ибраһимовның туган якларында җирләнмәвенә сөенеп куйдым, чөнки аның кабере өстендә дә көтү йөрер иде бит! Иске зиратның як-якларында төзелеш бара, йортлар үсеп чыккан, димәк тиздән алар каберләр өстендә дә күтәреләчәк. Теге елларда бер мәчет карты, төзүчеләрне иске зират өстенә кертмәс өчен, җир казучы техника алдына сузылып ятасын әйткән, ә бүген андыйлар табылырмы икән?
Габдрәшит Ибраһимов Тарада калган булса, аңа үз үлеме белән үләргә дә, татар зиратына кереп ятарга да ирек бирмәсләр иде. Ә ул бит ярты дөньяны гизгәннән соң, тау-тау китаплар язганнан соң, революция булгач, тагы туган якларына - Тарага кайта! Хәер, ул аңа кадәр дә Себер белән беркайчан арасын өзми, үзе патша жандармериясе эзәрлекләвеннән качып, Япония һәм Төркияләрдә йөргәндә, гаиләсе 1907 елга кадәр Тарада кала, аннан хатыны һәм балалары 1917 елга кадәр Казанда яши. Шушы арада Габдрәшит хәзрәт дистәләгән илдә булырга, Россиядәге мөселманнарның хәле турында йөзләгән мәкалә язарга өлгерә, ул 1905 елда Одесса төрмәсеннән чыгып, татарларга ?Иттифак? партиясен төзеп бирә, аның беренче программасы Петербургта Габдрәшит Ибраһимов фатирында языла. Бу елларда Габдрәшит Ибраһимов Казанда, Петербургта, Төркиядә һәм Берлинда ?Миръат? /?Көзге?/, ?Өлфәт?, ?Әл-Термиз?, ?Сиркә?, ?Нәҗәт? /?Котылу?/, ?Мөселманнарның танышмасы?, ?Ислам дөньясы?, ?Җиһад-и Ислам? дип аталган газета-журналлар чыгара, ?Чулпан йолдызы?, ?Елем-Ислам?, ?Дәүре галәм? /?Дөнья тирәли?/, ?20 гасыр башында ислам дөньясы вә Япониядә мөселманнар?, ?20 гасыр башында ислам дөньясы , чин вә Һиндстанда исламият?, ?Тәрҗемәи хәлем? һәм башка дистәләгән уникаль китаплар язып бастыра.
Бу елларда ул япон императорларының сараенда кадерле кунак була, төрек пашалары белән бер өстәл артына утырып сөйләшә, дөньякүләм халыкара конференцияләрдә катнашып, Россия мөселманнары, татарлар турында үз сүзен кистереп әйтә. Бу елларда Габдрәшит Ибраһимов Себердән Төркиягә меңләгән татарларны күчерә, Берлинга барып, Беренче бөтендөнья сугышында немецларга әсир төшкән меңләгән татар-башкортны азат итә, Төркияне коткару өчен бөтен дөнья мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыга. Аның авторитетын бөтен дөнья мөселманнары таный, Россия аннан дер калтырап тора, үз татарларыбыз Рәшит казыйга сокланып һәм көнләшеп карый... Һәм шушы акыл иясе, революция булгач, 1918 елда Россиягә кайта һәм татар халкының хокуклары өчен көрәшергә карар кыла. Ул шушы ният белән туган шәһәре Тарага кайта, әмма аны биредә ач һәм җимерек кала каршы ала, шәһәр әле аклар, әле кызыллар кулына күчә, Себер буйлап Кочак гаскәрләре җирне көйдереп уза. Ул арада ревком ?качкан һәм кире кайткан буржуазия?не хисапка ала башлый, Габдрәшит хәзрәт тә шундыйлар исемлегенә эләгә. 1921 елның башында исә Тарада ЧК төзелә, алар дин әһелләрен, байларны, милли зыялыларны судсыз-хөкемсез ата һәм утырта башлыйлар. Бу хәлләрне күреп, Габдрәшит хәзрәт Россиядә беркайчан тәртип булмасын аңлый, биредә татарны бәхетле итәм, дигән уйларыннан ваз кичәргә мәҗбүр була һәм 1921 елда, 64 яшендә туган иленнән, Тарадан мәңгегә китеп бара.
Кызганчыка каршы, без хәзергә Тара шәһәре архивында Габдрәшит Ибраһимов белән бәйле документлар тапмадык, чөнки 1920 елга кадәр булган белешмәләр Тубыл яки Омски архивында саклана булып чыкты. Алай да НКВД архивларында Габдрәшит Ибраһимов исеме белән бәйле язмалар саклана икән, аны совет властын кораллы юл белән бәреп төшереп, Идел-Уралда пантөрки буржуаз дәүләт төзәргә җыенуда гаеплиләр булып чыкты, бу дәүләт, имеш, Япония протектораты, ягъни, күзәтүе астында булырга тиеш икән. 1937 елда Омски өлкәсендә ?Милли Шура? дип аталган ?контрреволюцион оешма?га каршы эш ачыла, шушы гаепләү белән, 40 татарны атып үтерәләр, сигезен унар елга хөкем итәләр. Менә шушы гаепләү карарында Габдрәшит Ибраһимовның да исеме телгә алына:
?Одновременно через приезжавшего из Германии Ибрагимова Абдрашита при участии муллы Шугурова Шакира и купца Айтыкина Махмут-Рефата контрреволюционная организация установила связь с руководителями Аллаш-арды Турулбаевым Айдерханом и Абдрахимовым Султаном и уфимским центром, возглавляемым Таржимановым Кашафутдином и Фахрутдиновым Резеитдином.? Органнар Габдрәшит Ибраһимовның Тарага Германиядән кайтуын да, 1921 елда аның Төркиягә китүен дә яхшы беләләр һәм гаепләүләрен болай дип дәвам итәләр:
?...через находящегося в Турции Ибрагимова Абдрашита установливает связь с Харбинским белоэмигрантским татарским центром и через муллу Саитова Наби поддерживает связь с уфимским центром ?Милли-Шуро?, и через него же установила связь с офицерско-повстанческой организацией в Омской области.? /Бу мәгълуматлар ?Тарское Прииртышье и проблемы сохранения историко-культурного наследия малого исторического города России? дигән жыентыктан алынды. Тара, 2006, 75 бит./
Әгәр Габдрәшит Ибраһимов бу вакытта Тарада булса, һичшиксез, атып үтерелгәннәр исемлегендә булыр иде. Әмма Аллаһы Тәгалә аны бу имансыз илдән вакытында җибәрә, Рәшит казый әле бу хәлләрдән соң да шактый еллар динебезгә һәм милләткә хезмәт итә. 1933 елда ул Төркиядән яңадан Япониягә күчеп килә, биредә мәчеттә имам булып тора, 1939 елда ислам диненең Япониядә рәсми дин булып танылуына, шул хакта парламент карары кабул иттерүгә ирешә. Шулай ук Габдрәшит хәзрәтнең ярдәме, вәгазьләре һәм тәэсире ярдәмендә ул елларда күп кенә японнар ислам динен кабул итәләр, Япония дәреслекләрендә ислам дине һәм татарлар турында мәгълуматлар бирелә башлый. Әүлиягә тиң бу ил карты 1944 елның 17 августында Токиода балалары һәм оныклары арасында дөньядан китә, шәһәрнең мөселман зиратында җирләнә. Бу вакытта аңа 87 яшь була...
Кызганычка каршы, бүгенге көндә Тара шәһәрендә Габдрәшит Ибраһимовны белүчеләр юк дәрәҗәсендә булып чыкты, шулай ук биредә аның нәселе дә табылмады. Тара шәһәре музеенда аның турында бер генә мәгълумат та юк иде, шулай ук шәһәр тарихына багышланган китапларда Габдрәшит Ибраһимов исеме бөтенләй телгә алынмаган. Бу китапларда Себерне яулап алган бөтен урыс воеводаларының исем-фамилиясе бар, Тара төрмәсендә яткан данлыклы каторжаннарның исемлеге бирелгән, ә биредә туып-үскән, имамлык иткән, гаилә корган, балалар үстергән, бөтен дөнья тарафыннан танылган татарның исеме юк иде! Монда инде үзебезнең татарларның да активлыгы сорала, урыслар искә алмый икән, Габдрәшит Ибраһимовны туган илендә без үзебез күтәрергә тиеш бит!
Тара шәһәренең ?Нур? татар мәдәният үзәгендә без әнә шул хакта сөйләштек, биредә Рәшит казыйның музеен булдыру өчен әйберләр җыя башларга кирәк, дигән фикергә килдек. Шулай ук Тара шәһәренең татарлар күпләп яшәгән түбәнге очында бер урамга Габдрәшит Ибраһимов исемен бирү бик дөрес булыр иде. Әмма моңа кадәр халыкка, бигрәк тә шәһәр җитәкчелегенә аның кем икәнлеген аңлатырга кирәк булачак, ә моның өчен Габдрәшит Ибраһимовның хезмәтләрен яңадан бастырып чыгару сорала.
Ни кызганыч, Себердә түгел, хәтта Казанда да бу бөек татарның 150 еллыгына аның бер хезмәте дә яңадан бастырылып чыгарылмады, аңа багышлап бер фәнни конференция дә уздырылмады! Югыйсә, бүгенге көндә Габдрәшит Ибраһимовның хезмәтләрен Төркиядә һәм Япониядә, Мысырда һәм Сүриядә, Кытайда һәм Кореядә, Һиндстанда һәм башка илләрдә кат-кат бастыралар һәм өйрәнәләр бит! Бездә исә бары тик Флора Әхмәтова-Урманче гына үз хисабына Габдрәшит Ибраһимовның ике хезмәтен 2001 елда аерым китап итеп бастырып чыгарды, тираж нибары 200 данә иде! Ни кызганыч, Тукайның ?җиңел кулыннан? бөекләребезгә сугылган тамга бүген дә дәвам итә кебек, югыйсә бит татар тарихын, аның мәдәниятен бер кеше генә тудырмаган, Тукай янында Дәрдмәнд, Муса Бигиев, Риза Фәхретдинов кебек бөек шәхесләр булган, татар тормышы сагында Габдрәшит Ибраһимов кебек титаннар торган...
Тара белән Токио арасы...
Аңа бер татар кешесенең язмышы гына түгел, тулы бер чор, тарих кереп беткән кебек...
Үз илендә бәхете булмаган, үзе теләгәнчә яши алмаган дәүләтсез милләтнең фаҗигале язмышы чагыла бу мөһаҗир татарларның тарихында...
Габдрәшит Ибраһимов та үз милләтенә бирә алмаган бәхетне, гыйлемне, мәгърифәтне һәм динне башкаларга тараткан...
Үз илендә хан-сәедләр булып утырырга лаеклы бу татар бөек бер мөһаҗиргә әйләнеп, бар дөнья өчен мәгърифәт чырагын яндырган, мәгъриптән мәшрикькача иман нурын тараткан...
Өммәткә һәм милләткә күрсәткән шушы изге хезмәтләре өчен Аллаһ аны ахирәттә хан-сәедләр дәрәҗәсенә күтәрсен иде, җәннәтнең түрләрендә алтын тәхетләрдә утыртсын иде!
Тара мәчетендә җомга намазыннан соң бар халык Габдрәшит хәзрәт рухына багышлап әнә шулай дога кылды...
Туган җирләрендә милләттәшләре тарафыннан укылган бу доганы бәлки ул дистә еллар буе көткән булгандыр һәм рухы тынычланып калгандыр, иншаллах!

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6981

СообщениеДобавлено: 03 Май 2007 00:20    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Gabdräşit Ibrahimovnïñ 150 ellïgï uñaennan

Tatarnïñ böek möhacire


Ul Tara şähärendä tugan, Tokioda cirlängän, Seberdä, Mädinädä, Ufada, Kazanda, Peterburgta, Törkijadä, Berlinda, JAponijadä jaşägän, Kïtaj, Mïsïr, Singapur, Xicaz, Fälistin, Hindstan, Iran, Koreja, Törkestan, Urta Azija, Kavkaz illärendä, Şvetsija, Şvetsarija, Italija, Avstrija, Frantsija, Bolgarija, Serbijadä häm dön?janïñ başka cirlärendä bulgan, kajda da islam dinen taratkan, şuşï xalïklar tormïşïn öjränep, kitaplar jazgan, tatarnïñ kemlegen kürsätkän. Böten dön?ja bujlap änä şulaj islam dinen taratïp jörüçe ike tatar bulgan, anïñ berse ? Musa Bigiev, ikençese ? Gabdräşit kazïj Ibrahimov. Alar ber çor, ber maksat keşeläre, jazmïşlarï da urtak, kaberläre dä tugan ildän erakta torïp kalgan. Soñgï ellarda Musa Bigievnïñ xezmätläre ilgä jañadan kajta başlasa, Gabdräşit Ibrahimovnïñ zur mirasï äle tatar dön?jasïna haman kajtïp citä almïj, anïñ turïnda bik azlar gïna belä. Şuşï buşlïknï berkadär tutïru nijatennän, Gabdräşit Ibrahimovnïñ 150 ellïgï könnärendä min anïñ tugan jaklarïna - Sebergä, Irtïş-Tara bujlarïna çïgïp kittem, jaktaşlarïna anïñ turïnda söjlisem, üzemneñ dä bu dahi tatar turïnda jaña mäg˝lumat tuplïjsïm kilde...
?Mäskäü-Barnaul? poezdï belän min Ägerce aşa Omskiga ber täülek ěçendä barïp cittem, ä zamanïnda Gabdräşit xäzrät bu julnï cäjaüläp häm atta ajlar bue ütkän bit! 1877 elnïñ başïnda, ata-anasï ülep, döm jatim kalgannan soñ, ul Ěrbet jarminkäsenä kilgän tatar säüdägärläre belän Kazanga kajta, särxüş juldaşlarï anïñ bar bulgan akçasïn alalar, bu şäkertneñ soñgï kiemnärenä xätle satïp ěçälär. Kïşkar mädräsäsenä jatim bala ber tien akçasïz häm tïşkï kiemsez kilep kerä, citmäsä, pasportïnïñ da az vakïtï kalgan bula. Kïşkar mädräsäsendä şulaj berkadär ukïgannan soñ, pasportïnïñ srogï çïkkan, dip, anï totïp alïp, katorzhannar belän bergä timer çitleklärdě paroxodta Kazannan Perm? törmäsenä ozatalar, annan ? Tömängä, Tömännän cäjaüläp Taraga kualar... Kul-ajaklarï bogaulangan katorzhannar Tömännän Taraga kïrïk kön kajtalar, küplär ak kar östendä mäñgegä jatïp kala, Gabdräşit isä ülem xälendä tugan şähärenä kajtïp egïla. Häm anïñ artïnnan, Seber-Kïşkarlarnï urap, srogï ozajtïlgan pasportï da kajtïp citä...
Kajçandïr Gabdräşit Ibrahimov bogau kiep, cäjaüläp ütkän jul bujlap, min dä Tara şähärenä baram, ul Omskidan tön?jakka 300 çakïrïm arada bulïp çïktï. Omski tiräse tigez dala bulsa, monda inde kara urmannar başlana, tajga şaulïj, jul bue janäşäbezdän Irtïş elgasï jögerep bara. JUlïbïzda oçragan elga-kül, avïl häm şähär isemnäre barïsï da dijarlek törki-tatar häm xantï-mansï isemnären jörtä ? Tara häm Turungas, Tuj häm Uj elgalarï, Koşkül, Deniz, Urazaj, Kültägin, Arkan külläre, Täbriz, Sargat, Tara, Kalaçlï, Çerlak, Tükäle, Işim-Tamak, Isilkül şähär-bistäläre häm distälägän tatar avïllarï... Omski ölkäsendä 66 tatar avïlï bar ikän, alar, nigezdä, töbäkneñ tön?jagïndarak, bez bara torgan Tara tirälärendä urnaşkan. Omski ölkäse kön?jaktan Kazaxstan belän çiklänsä, tön?jakta ul xantï-mansï cirlärenä, könbatïştan Tömän-Tubïl tirälärenä, könçïgïştan isä Tomski häm Novosibirski ölkälärenä barïp çïga. Biredä cirlärneñ 25 protsentïn sazlïklar bili, kalganï ? urman, barï tik kön?jak-könçïgïştarak kïna Baraba dalalarï başlana. Menä şuşï urmanlï-sazlïklï cirlärdä seber tatarlarï jaşäp jata, çül belän kotïp arasïna urnaşkan şuşï xikmätle cirlärdä Gabdräşit Ibrahimov tugan...
Adäm balasïnïñ kajda, nindi näseldän tuuï, nindi sular ěçüe, kajda, nindi belem aluï anïñ jazmïşïnda zur rol? ujnïj. Gabdräşit Ibrahimov ta cide buïn axunnar näselennän bulgan, ul gïna da tügel, anï päjgambärebez Möxämmät sallallahu-galäjhissälam näselennän, dip äjtüçelär dä bar. Tara şähärendä borïngï säedlär näsele jaşägänlege turïnda min inde işetep, ukïp belä idem, ämma Gabdräşit xäzrätneñ dä şul izge näseldän bulïrga tieşlege turïnda miña bu barganda Omski şähärendä äjttelär. Anïñ borïngï babalarï Sebergä 1572 elda, Küçem xan çakïruï buença Boxara-Ürgäneçtän islam dinen taratu öçen kilälär, häm dürt tugan Tara tiräsendäge dürt avïlda urnaşïp, ěşkä kereşälär. Ul avïllarnïñ berse xäzer dä Säedlär /Xucalar/ isemen jörtä, xäzerge Tara şähäre isä ul vakïtta Seber xanï Küçem patşanïñ cäjge ïstanï bulgan häm JAlïm-Tora dip atalgan. 1594 elda, inde Seber başkalasï Iskär alïngannan soñ, urïs xärbiläre biredä kälgä tözilär häm şunnan torïp, böten Seberne jaulap alïrga köç tuplïjlar. 1598 elnï alar Baraba dalalarïnda ozakka suzïlgan katï sugïştan soñ Küçem xannïñ gailäsen äsirlekkä alalar, şuşï Tara kalasïnda bikläp totalar, Küçem xan isä berniçä tapkïr şähärgä höcüm itep karïj häm şuşï tirädä soñgï tapkïr katï jaralana. Seber öçen soñgï sugïşta Gabdräşit Ibrahimovnïñ babalarï ? säed häm şäexlär dä katnaşa, bu cirlär alarnïñ izge kanï belän dä sugarïla...
Tatarlar berniçä tapkïr Tara kälgäsen alïrga tïrïşïp karasalar da, urïslarnïñ utlï koralïn ciñä almïjlar häm şul säbäple, däülätne dä jugaltalar. Arxiv çïganaklarï kürsätkänçä, urïslar basïp algannan soñ Seberdä cirle xalïklarnï çukïndïru bik köçle bara, näticädä küp kenä xantï-mansïlar, ostjaklar, kïrgïz-kajsaklar häm tatarlarnïñ ber öleşe xristian dinen kabul itärgä mäcbür bula. Ämma säedlär näselennän bulgan şäexlär häm din ähelläre çukïndïruga karşï bik nïk köräşälär, üz xokuklarïn jaklap, imperijaneñ başkalalarïna kadär barïp citälär. Äbi patşa zamanïnda dingä beraz irek kilü belän, Gabdräşit Ibrahimovnïñ babasï Gabdräşit axun, Tara bajlarï Ajtikinnar jardämendä, 1793 elnï biredä berençe taş mäçet saldïra. Ul başta üze Tara mäçetendä imam bulïp tora, üze ülgännän soñ ulï Ibrahim, annan soñ onïgï Gomär biredä imam bulïp kalalar, Gomär xäzrät belän Gafifä abïstajdan isä Gabdräşit dön?jaga kilä häm aña da cide el Tara mäçetendä imam bulïp torïrga nasïjp bula.
Äje, izge Mädinä şähärendä biş el din sabagï ukïp, Kor˝än-xafiz bulgannan soñ, Tara bajlarï Ajtikinnar häm ähle islam Gabdräşit Ibrahimovnï tugan kalasïna imam itep çakïra. Ul biredä 1885-1892 ellarda imam vazïjfalarïn başkara, mäçet karşïnda mädräsä açïp cibärä, balalarnï ukïta, tagï da sälätlelären Törkijagä, Mäkkä-Mädinägä ukïrga iltep kuja. Tarada Gabdräşit xäzrät öjlänä, biredä anïñ Fäüzija, Mönir, Kadrija isemle balalarï tua. Bu ellarda Taraga Rossijaneñ bulaçak patşasï Nikolaj II kilep kitä, şähär şulaj uk sörgengä sörelgän dekabristlar, revoljutsionerlar belän dä tulgan bula, Dostoevskij, Çernïşevskij häm Radişevlarnïñ da Tara törmäsendä jatkanlïgï bilgele. Rossija imperijase tatarlarnï ciñgännän soñ ber Taranï gïna tügel, böten Seberne törmälär ilenä, katorgaga äjländerä...
Taradan soñ Gabdräşit xäzrät öç el Ufada, Dinija näzarätendä kazïj bulïp tora, möfti Xacda vakïtta, räislek vazïjfalarïn da başkara. Ämma xolkï belän irekle bulgan seber tatarï mondagï tärtiplär belän kileşä almïj, ul Dinija näzaräteneñ patşa xökümäte kulïnda ber uençïk, koral gïna buluïn tiz añlap ala häm alarnï tänkïjt?li, xalïkka xezmät itärgä öndi başlïj. Näticädä, ul patşa oxrankasï tarafïnnan ïşanïçsïz keşe bularak xisapka alïna, anïñ artïnnan tuktausïz küzätä, ězärlekli başlïjlar häm Räşit kazïj 1895 elda ilen taşlap Törkijagä kitärgä mäcbür bula. Häm şuşï kitüdän anïñ böek möhacirlege başlana...
Bez xäzer şuşï böek möhacirneñ tugan jaklarïnda jöribez...
Tara şähäre zur bulmagan ber agaç kala ikän, anda 26 meñ keşe jaşi, şularnïñ 2 meñe ? tatarlar. Üzgärtep koru ellarïnda şähär üsüdän tuktagan, tözelä başlagan tözeleşlär tuktatïlgan, ěrele-vaklï proizvodstvo jabïlgan, agaç jortlar murtajgan, jañalarï salïnmagan. Barï tik soñgï ellarda bu tirädä neft? tabïlgaç, şähär jañadan jaşi başlagan, taştan teatr, arxiv, kitapxanä, boz sarajlarï salïngan, jaña jortlar üsep çïkkan. Kajçandïr biredä tatar mäktäbe dä bulgan, ämma ul 60nçï ellarda jabïlgan häm jañadan açïlmagan, 15 tatar balasïn tel öjränergä fakul?tativ tügäräkkä jöri, didelär. Xäzer Tarada Gabdräşit xäzrät ěşlägän taş mäçet tä juk inde, 1935 elda anï, imeş xalïk soravï buença, dip, sütep taşlïjlar häm kirpeçlären tözeleş materialï itep fajdalanalar. Barï tik 1994 elda gïna Tara tatarlarï mäçet tözep çïgalar, şähärneñ 400 ellïk jubilee uñaennan alarga xätta parkta Sabantuj uzdïrïrga da röxsät birälär.
Şähär mäçete tatarlar ělek-ělektän küpläp jaşägän Tübän-Torada urnaşkan, biredä äle Gabdräşit Ibrahimov zamanïnnan kalgan agaç jortlar da saklana. Ämma Tara şähärendä ul tugan jort ta, ul ěşlägän mäçet binasï da juk inde, äti-äniläre kümelgän zirat urïnïnda isä buşlïk, anda mallar häm keşelär jöri... Biredä kojma da, çardugannar da, agaç zatï da juk, barï tik ziratnïñ baş-başïnda jöz?jaşär ike karagaj agaçï gïna şomlï häm moñlï şaulap utïra... Bu xälne kürgäç, min berençe tapkïr Gabdräşit Ibrahimovnïñ tugan jaklarïnda cirlänmävenä söenep kujdïm, çönki anïñ kabere östendä dä kötü jörer ide bit! Iske ziratnïñ jak-jaklarïnda tözeleş bara, jortlar üsep çïkkan, dimäk tizdän alar kaberlär östendä dä kütäreläçäk. Tege ellarda ber mäçet kartï, tözüçelärne iske zirat östenä kertmäs öçen, cir kazuçï texnika aldïna suzïlïp jatasïn äjtkän, ä bügen andïjlar tabïlïrmï ikän?
Gabdräşit Ibrahimov Tarada kalgan bulsa, aña üz üleme belän ülärgä dä, tatar ziratïna kerep jatarga da irek birmäslär ide. Ä ul bit jartï dön?janï gizgännän soñ, tau-tau kitaplar jazgannan soñ, revoljutsija bulgaç, tagï tugan jaklarïna - Taraga kajta! Xäer, ul aña kadär dä Seber belän berkajçan arasïn özmi, üze patşa zhandarmerijase ězärleklävennän kaçïp, JAponija häm Törkijalärdä jörgändä, gailäse 1907 elga kadär Tarada kala, annan xatïnï häm balalarï 1917 elga kadär Kazanda jaşi. Şuşï arada Gabdräşit xäzrät distälägän ildä bulïrga, Rossijadäge möselmannarnïñ xäle turïnda jözlägän mäkalä jazarga ölgerä, ul 1905 elda Odessa törmäsennän çïgïp, tatarlarga ?Ittifak? partijasen tözep birä, anïñ berençe programmasï Peterburgta Gabdräşit Ibrahimov fatirïnda jazïla. Bu ellarda Gabdräşit Ibrahimov Kazanda, Peterburgta, Törkijadä häm Berlinda ?Mir˝at? /?Közge?/, ?Ölfät?, ?Äl-Termiz?, ?Sirkä?, ?Näcät? /?Kotïlu?/, ?Möselmannarnïñ tanïşmasï?, ?Islam dön?jasï?, ?Cihad-i Islam? dip atalgan gazeta-zhurnallar çïgara, ?Çulpan joldïzï?, ?Elem-Islam?, ?Däüre galäm? /?Dön?ja tiräli?/, ?20 gasïr başïnda islam dön?jasï vä JAponijadä möselmannar?, ?20 gasïr başïnda islam dön?jasï , çin vä Hindstanda islamijat?, ?Tärcemäi xälem? häm başka distälägän unikal? kitaplar jazïp bastïra.
Bu ellarda ul japon imperatorlarïnïñ saraenda kaderle kunak bula, törek paşalarï belän ber östäl artïna utïrïp söjläşä, dön?jaküläm xalïkara konferentsijalärdä katnaşïp, Rossija möselmannarï, tatarlar turïnda üz süzen kisterep äjtä. Bu ellarda Gabdräşit Ibrahimov Seberdän Törkijagä meñlägän tatarlarnï küçerä, Berlinga barïp, Berençe bötendön?ja sugïşïnda nemetslarga äsir töşkän meñlägän tatar-başkortnï azat itä, Törkijane kotkaru öçen böten dön?ja möselmannarïna möräcägat? belän çïga. Anïñ avtoritetïn böten dön?ja möselmannarï tanïj, Rossija annan der kaltïrap tora, üz tatarlarïbïz Räşit kazïjga soklanïp häm könläşep karïj... Häm şuşï akïl ijase, revoljutsija bulgaç, 1918 elda Rossijagä kajta häm tatar xalkïnïñ xokuklarï öçen köräşergä karar kïla. Ul şuşï nijat belän tugan şähäre Taraga kajta, ämma anï biredä aç häm cimerek kala karşï ala, şähär äle aklar, äle kïzïllar kulïna küçä, Seber bujlap Koçak gaskärläre cirne köjderep uza. Ul arada revkom ?kaçkan häm kire kajtkan burzhuazija?ne xisapka ala başlïj, Gabdräşit xäzrät tä şundïjlar isemlegenä ělägä. 1921 elnïñ başïnda isä Tarada ÇK tözelä, alar din ähellären, bajlarnï, milli zïjalïlarnï sudsïz-xökemsez ata häm utïrta başlïjlar. Bu xällärne kürep, Gabdräşit xäzrät Rossijadä berkajçan tärtip bulmasïn añlïj, biredä tatarnï bäxetle itäm, digän ujlarïnnan vaz kiçärgä mäcbür bula häm 1921 elda, 64 jaşendä tugan ilennän, Taradan mäñgegä kitep bara.
Kïzgançïka karşï, bez xäzergä Tara şähäre arxivïnda Gabdräşit Ibrahimov belän bäjle dokumentlar tapmadïk, çönki 1920 elga kadär bulgan beleşmälär Tubïl jaki Omski arxivïnda saklana bulïp çïktï. Alaj da NKVD arxivlarïnda Gabdräşit Ibrahimov iseme belän bäjle jazmalar saklana ikän, anï sovet vlastïn korallï jul belän bärep töşerep, Idel-Uralda pantörki burzhuaz däülät tözärgä cïenuda gaeplilär bulïp çïktï, bu däülät, imeş, JAponija protektoratï, jag˝ni, küzätüe astïnda bulïrga tieş ikän. 1937 elda Omski ölkäsendä ?Milli Şura? dip atalgan ?kontrrevoljutsion oeşma?ga karşï ěş açïla, şuşï gaepläü belän, 40 tatarnï atïp üterälär, sigezen unar elga xökem itälär. Menä şuşï gaepläü kararïnda Gabdräşit Ibrahimovnïñ da iseme telgä alïna:
?Odnovremenno çerez priezzhavşego iz Germanii Ibragimova Abdraşita pri uçastii mullï Şugurova Şakira i kuptsa Ajtïkina Maxmut-Refata kontrrevoljutsionnaja organizatsija ustanovila svjaz? s rukovoditeljami Allaş-ardï Turulbaevïm Ajderxanom i Abdraximovïm Sultanom i ufimskim tsentrom, vozglavljaemïm Tarzhimanovïm Kaşafutdinom i Faxrutdinovïm Rezeitdinom.? Organnar Gabdräşit Ibrahimovnïñ Taraga Germanijadän kajtuïn da, 1921 elda anïñ Törkijagä kitüen dä jaxşï belälär häm gaepläülären bolaj dip dävam itälär:
?...çerez naxodjaşegosja v Turtsii Ibragimova Abdraşita ustanovlivaet svjaz? s Xarbinskim beloěmigrantskim tatarskim tsentrom i çerez mullu Saitova Nabi podderzhivaet svjaz? s ufimskim tsentrom ?Milli-Şuro?, i çerez nego zhe ustanovila svjaz? s ofitsersko-povstançeskoj organizatsiej v Omskoj oblasti.? /Bu mäg˝lumatlar ?Tarskoe Priirtïş?e i problemï soxranenija istoriko-kul?turnogo nasledija malogo istoriçeskogo goroda Rossii? digän zhïentïktan alïndï. Tara, 2006, 75 bit./
Ägär Gabdräşit Ibrahimov bu vakïtta Tarada bulsa, hiçşiksez, atïp üterelgännär isemlegendä bulïr ide. Ämma Allahï Tägalä anï bu imansïz ildän vakïtïnda cibärä, Räşit kazïj äle bu xällärdän soñ da şaktïj ellar dinebezgä häm millätkä xezmät itä. 1933 elda ul Törkijadän jañadan JAponijagä küçep kilä, biredä mäçettä imam bulïp tora, 1939 elda islam dineneñ JAponijadä räsmi din bulïp tanïluïna, şul xakta parlament kararï kabul itterügä ireşä. Şulaj uk Gabdräşit xäzrätneñ jardäme, vägaz?läre häm täěsire jardämendä ul ellarda küp kenä japonnar islam dinen kabul itälär, JAponija däresleklärendä islam dine häm tatarlar turïnda mäg˝lumatlar birelä başlïj. Äülijagä tiñ bu il kartï 1944 elnïñ 17 avgustïnda Tokioda balalarï häm onïklarï arasïnda dön?jadan kitä, şähärneñ möselman ziratïnda cirlänä. Bu vakïtta aña 87 jaş? bula...
Kïzganïçka karşï, bügenge köndä Tara şähärendä Gabdräşit Ibrahimovnï belüçelär juk däräcäsendä bulïp çïktï, şulaj uk biredä anïñ näsele dä tabïlmadï. Tara şähäre muzeenda anïñ turïnda ber genä mäg˝lumat ta juk ide, şulaj uk şähär tarixïna bagïşlangan kitaplarda Gabdräşit Ibrahimov iseme bötenläj telgä alïnmagan. Bu kitaplarda Seberne jaulap algan böten urïs voevodalarïnïñ isem-familijase bar, Tara törmäsendä jatkan danlïklï katorzhannarnïñ isemlege birelgän, ä biredä tuïp-üskän, imamlïk itkän, gailä korgan, balalar üstergän, böten dön?ja tarafïnnan tanïlgan tatarnïñ iseme juk ide! Monda inde üzebezneñ tatarlarnïñ da aktivlïgï sorala, urïslar iskä almïj ikän, Gabdräşit Ibrahimovnï tugan ilendä bez üzebez kütärergä tieş bit!
Tara şähäreneñ ?Nur? tatar mädänijat üzägendä bez änä şul xakta söjläştek, biredä Räşit kazïjnïñ muzeen buldïru öçen äjberlär cïja başlarga kiräk, digän fikergä kildek. Şulaj uk Tara şähäreneñ tatarlar küpläp jaşägän tübänge oçïnda ber uramga Gabdräşit Ibrahimov isemen birü bik döres bulïr ide. Ämma moña kadär xalïkka, bigräk tä şähär citäkçelegenä anïñ kem ikänlegen añlatïrga kiräk bulaçak, ä monïñ öçen Gabdräşit Ibrahimovnïñ xezmätlären jañadan bastïrïp çïgaru sorala.
Ni kïzganïç, Seberdä tügel, xätta Kazanda da bu böek tatarnïñ 150 ellïgïna anïñ ber xezmäte dä jañadan bastïrïlïp çïgarïlmadï, aña bagïşlap ber fänni konferentsija dä uzdïrïlmadï! JUgïjsä, bügenge köndä Gabdräşit Ibrahimovnïñ xezmätlären Törkijadä häm JAponijadä, Mïsïrda häm Sürijadä, Kïtajda häm Korejadä, Hindstanda häm başka illärdä kat-kat bastïralar häm öjränälär bit! Bezdä isä barï tik Flora Äxmätova-Urmançe gïna üz xisabïna Gabdräşit Ibrahimovnïñ ike xezmäten 2001 elda aerïm kitap itep bastïrïp çïgardï, tirazh nibarï 200 danä ide! Ni kïzganïç, Tukajnïñ ?ciñel kulïnnan? böeklärebezgä sugïlgan tamga bügen dä dävam itä kebek, jugïjsä bit tatar tarixïn, anïñ mädänijaten ber keşe genä tudïrmagan, Tukaj janïnda Därdmänd, Musa Bigiev, Riza Fäxretdinov kebek böek şäxeslär bulgan, tatar tormïşï sagïnda Gabdräşit Ibrahimov kebek titannar torgan...
Tara belän Tokio arasï...
Aña ber tatar keşeseneñ jazmïşï gïna tügel, tulï ber çor, tarix kerep betkän kebek...
Üz ilendä bäxete bulmagan, üze telägänçä jaşi almagan däülätsez millätneñ facigale jazmïşï çagïla bu möhacir tatarlarnïñ tarixïnda...
Gabdräşit Ibrahimov ta üz millätenä birä almagan bäxetne, gïjlemne, mäg˝rifätne häm dinne başkalarga taratkan...
Üz ilendä xan-säedlär bulïp utïrïrga laeklï bu tatar böek ber möhacirgä äjlänep, bar dön?ja öçen mäg˝rifät çïragïn jandïrgan, mäg˝riptän mäşrik?kaça iman nurïn taratkan...
Ömmätkä häm millätkä kürsätkän şuşï izge xezmätläre öçen Allah anï axirättä xan-säedlär däräcäsenä kütärsen ide, cännätneñ türlärendä altïn täxetlärdä utïrtsïn ide!
Tara mäçetendä comga namazïnnan soñ bar xalïk Gabdräşit xäzrät ruxïna bagïşlap änä şulaj doga kïldï...
Tugan cirlärendä millättäşläre tarafïnnan ukïlgan bu doganï bälki ul distä ellar bue kötkän bulgandïr häm ruxï tïnïçlanïp kalgandïr, inşallax!

Fäüzija Bäjrämova,
jazuçï, tarix fännäre kandidatï.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB