На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

САЛАВАТ ХАТЫННАРНЫ КОРЭШТЕРЭ

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
САМ
Акула пера


Зарегистрирован: 21.06.2009
Сообщения: 1028
Откуда: РФ-Россия-Святая Русь

СообщениеДобавлено: 10 Июл 2009 14:08    Заголовок сообщения: САЛАВАТ ХАТЫННАРНЫ КОРЭШТЕРЭ Ответить с цитатой


08.07.2009 САЛАВАТ ХАТЫННАРНЫ КӨРӘШТЕРӘ

Хатын-кызларның көрәшкәннәрен яратмыйм мин үзем. Гүзәл затларның тормыштагы урын-вазифаларына да Такташча карыйм: ?Хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке Ана булуда?.

Ләкин хатын-кызларның еш кына тормыштагы бар авырлыкны үз җилкәсендә күтәреп баруы турында да хәбәрдар мин. Бәлки шуңадыр да Балык Бистәсе районының шәл бәйләүче кызлары белән дан тоткан Күгәрчен авылында ел саен уздырыла торган хатын-кызлар көрәшен караганан соң күңелдә ике фикер көрәшә башлый: ?кирәк / кирәкми?.

...Узган ял көннәрендә Күгәрчен халкының өмете акланды. Күңелләрен иртә таңнан борчып торган ?җылы булырмы икән, яңгыр яумасмы, Салават үзе кайтырмы икән?? кебек сорауларга барысына да уңай җавап алынды. Табигать, күгәрченлеләргә бәйрәм үткәрергә фатихасын биргәндәй, күктә салават күпере балкытып сокландырды. ?Менә Мамадышны узган?, ?Балык Бистәсе территориясенә кергән?, ?Күгәрчендә инде чәй эчеп утыра? дип алып баручы тарафыннан ?вәгъдә ителгән? чын Салават үзе дә нибары бер сәгатькә ?генә? соңга калды.

Шулай итеп моннан өч ел элек Күгәрчендә сабан туе тамашасын күзәткән Салават Фәтхетдинов быел кабат үзенең җыр театры артистлары, шулай ук Әлфия Афзалова, Римма Ибраһимова һәм Илсур Сафин белән бирегә килеп, кичке сабантуйда катнаштылар. Кичке алтыда башланган бәйрәм төнге икедә генә салют белән тәмамланды.

Күгәрчендә хатын-кызлар көрәшен 1986 елда оештырганнар. ?Кызык өчен генә сабантуйга ниндидер яңалык кертеп җибзәрәсе килгән иде?, - ди шушы бәйрәмне заманында оештыручыларның берсе, үзе дә рәхәтләнеп бил алышкан Сәрия Хәбибуллина.

Беренче бәйгедә барлыгы ун кыз бил алыша, тәүге батыр булып исә Рәмзия Кәримуллина таныла. Әлеге апа (үзен күрә алмадым, кызганыч) әле дә исән-сау, җир-җимертеп эшләп йөри, диләр. Бүген хатын-кызларның бил алышуларына мөнәсәбәт каршылыклы булган кебек, ул чакта авыл хатыннарының мәйдан уртасына чыгып билгә сөлге салулары тагы да каршылык уяткан. Бигрәк тә олылар тарафыннан.

Әби-бабайлар шул чакта ук ?кыямәт көне җитә икән? дип тавыш та куптарган. Ләкин тора-бара күнеккәннәр үзләре, алай гына да түгел, хәзер бу авылда хатын-кызларның көрәшүен зур түземсезлек белән көтәләр икән. Әнә, берничә ел дәвамында сабантуйлар уздырылмаганлыктан, җирле хатыннар узышчы атлар кебек ни эшләргә белми аптырап йөргәннәр. Һәм алар Салаватка рәхмәтле.

Моннан өч ел элек Салават бу авылга килеп, үзенең беренче сабан туен оештыра. Гадәти сабантуй иде ул чакта, милли бәйрәмнең барлык элементлары урын алды, ирләр дә көрәште, кызлар да бил алышты.

Шуннан җырчы бу авылга җаны-тәне белән гашыйк була, кышкы салкын төннәрдә авыл халкына концерт куеп китә, сабантуй уздырырга алына. ?Ни өчен Күгәрчен һәм ни өчен хатын-кызлар көрәше соң?? дигән соравыма Салават болай дип җавап бирде: ?Бу көрәш бит инде биредә традициягә кергән. Ә мин традицияләрне, гореф-гадәтләрне яратам. Халык ничек кенә карамасын, мин үзем дә биредә еш булырга тырышачакмын. Әгәр дә нинди дә булса чараны традициягә әверелдермим икән, мин ул эшкә алынып та тормыйм. Алдагы елларда бәйрәмне тагын да зуррак дәрәҗәдә оештырырга теләк бар. Мондагы җитәкчеләр белән дә уртак тел бик тиз таптым?. ?Ә нигә соң ирләр арасында да берәр көрәш бәйгесе оештырмыйсың? Әйтик, бөтен батырларны җыеп, ?Батырлар бәйгесе? уздырырга булыр иде...? дип тә сорадым үзеннән. Салаватның җавабы кыска булды: ?Ирләр арасында бездә болай да ярышлар күп. Ләкин кирәк икән, берәресе мөрәҗәгать итә икән, анысын да үткәрәчәкмен?.

Быел Күгәрчендәге бәйрәм Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышлап уздырылды һәм барлык ярышларда бары хатын-кызлар гына катнашты. Дөрес, азрак Салып Алырга өлгергән ир-егетләр аларга көч-дәрман өстәп торды, аерым берәүләр кич буена җыр-моң астында мәйдан уртасында биеп басып торды (Салаваттан андыйларга да бүләк эләкте).

Җыр-моң дигәннән , Салават үз шәкертләре белән генә түгел иде бу юлы. Күгәрчен һавасын суларга һәм авыл халкына иң матур җырларын бүләк итәргә шулай ук Әлфия Афзалова, Римма Ибраһимова һәм Илсур Сафин да кайткан иделәр.

Алардан да сораштым хатын-кыз көрәше турында. Р.Ибраһимова шунда ук ?Мин мондый көрәшкә каршы, хатын-кызның шулай йөрүләрен берничек тә кабул итә алмыйм?, диде. И.Сафин исә моңа кадәр мондый алышларны күрмәгән, аңа бик кызыклы тоелган булып чыкты. Әлфия апа исә ?Белмим инде, наным, халыкка ошый икән, кылансыннар инде шунда? дип кенә белдерде.

Ә биредәге халыкка хатын-кыз көрәше ошый икән. Бигрәк тә ир-егетләр рәхәтләнә шул тамашаны карап. Араларында әллә нинди көрәшчеләр бар бит, әй!

Туп кебек калын-калын хатыннар чыга да, шуларны нечкә генә билле кызлар ала да салып куя чистага. Сабан туеның баш батыры исеменә исә шул ук авылдан Фәния Җәләлова лаек булды.

Салават, район башлыгы Илһам Вәлиев, башка иганәчеләр алып килгән бүләкләрне генә алып калмыйча, ул әле үз җилкәсенә йонлач тәкәне дә салып куйды. Ирләрчә, җиңел генә.

Төнге икедә бәйрәм тәмамланганны белдереп, салют атылгач та, җиүче янына ашыктым. ?Юк, мин махсус әзерләнмим мондый ярышларга. Ничектер үзеннән үзе килеп чыга. Дөрес, ирем (бу авылда шактый танылган элеккеге көрәшче икән ? Р.С.) кайбер алымнарны күрсәткәли үзе. Бәлки шул алымнар ярдәмендә җиңәмендәдер?, дип җавап бирде ул минем махсус әзерлек турындагы соравыма.

Баксаң , ( татарча "карасаң") )Фәния апа биредә бик тә танылган батыр икән. Инде сигезенче елын көрәшкән, шуның бары берсендә - узган ел гына икенче урында калган. ?Яуланган тәкәләрнең исәбен дә югалттым?, - ди баш батыр әллә ирләрчә горурланып, әллә хатын-кызларча мактанып.

...Яулык кигән әбиләрнең яшел чирәмдә рәхәтләнеп ауный-ауный концерт-көрәш каравын, бала-чаганың иң соңыннан гына җырлаган Салават артыннан калмый йөргәнен күреп җанга ниндидер рәхәтлек иңде (?мине монда да беләләр, ә минекеләрме икән?? диюләре халыкны битараф калдырмады, барысы да балаларын мәйдан уртасына чыгарып җибәрде).

Хатын-кызлар көрәшен белмим, әмма шундый үзенчәлекле бәйрәмнәр кирәк авыл халкына. Беребезгә дә сер түгел, хәзер бит авылда җәйләрен дә кызык юк. Чын бәйрәмне, чын салютны күреп белмәгән авыл халкын биеткән, җырлаткан, көрәштергән, шашлыгын ашаткан, кыскасы, рәхәтләнеп ял иттергән оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килде.

Дмитрий Бунтуков фотосы.
Радик САБИРОВ
http://www.matbugat.ru/news/?id=1371
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB