На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Себердэ фестиваль "Искэр жыены" озды

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6985

СообщениеДобавлено: 11 Июл 2009 20:46    Заголовок сообщения: Себердэ фестиваль "Искэр жыены" озды Ответить с цитатой

Искәр Җыены


Бу көннәрдә Себердә ?Искәр Җыены? дип аталган фестиваль булып үтте, ул Тубыл шәһәреннән ерак түгел Иртыш елгасы буенда, Себер ханлыгының элеккеге башкаласы булган Искәр шәһәре урынында уздырылды. Бу милли фестивальгә Россиянең Тубыл, Төмән, Омски, Ялутора, Новосибирски, Томски, Казан, Чаллы һәм башка шәһәрләреннән тыш, Казахстаннан да вәкилләр катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк, ?Искәр җыены? инде өченче тапкыр уздырыла һәм Себер татарларының яраткан бәйрәменә әйләнеп бара, аны Төмән өлкәсенең ?Мирас? дип аталган төбәк татар оешмасы уздыра. Ике көнгә сузылган бу милли җыенда халык үзенең борынгы тарихы белән таныша, дин әһелләренең вәгазен тыңлый, төрле бәйгеләрдә катнаша, тамаша карый.

Бу юлы да бәйрәмгә җыелган халыкны котларга җирле җитәкчеләр, бөтен тирә-як авыл-шәһәрләрнең дин әһелләре, тарихчы-галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре килгән иде. Җыен Тубыл шәһәре мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Суховның вәгазь-фатыйхасы белән башланып китте, аннан сүз Казаннан килгән тарихчы-галим, профессор Альберт Борһановка бирелде, ул Бөтендөнья татар конгрессының сәламнәрен җиткерде һәм ?Мирас? оешмасы җитәкчеләре Луиза Шәмсетдинова белән Зәйтүнә Тычинскихларга конгрессның рәхмәт хатларын тапшырды.

?Искәр Җыены?на махсус чакырылган язучы-галим, татар халкының Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова халыкка Себер татарларның борынгы тарихы буенча яңа мәгьлүматлар бирде, аларның бүгенге проблемаларына тукталды, милләттәшләребезне нинди шартларда да мөселман-татар булып калырга чакырды һәм ?Мирас? оешмасына үзенең ?Туран Иле? дип аталган яңа китабын бүләк итте. Казахстанның Семипалатински шәһәреннән килгән милли хәрәкәт җитәкчесе һәм мәдәният хезмәткәре Габделхак Ахунҗанов, Омски шәһәренең милли-мәдәни мохтәрият рәисе, ?Умырзая? татар фольклор ансамбле җитәкчесе Гафия Алиева һәм башка чыгыш ясаучылар да татарларны бердәмлеккә һәм үз хокуклары өчен көрәшергә чакырдылар.

Ике көн буе Иртыш буенда барган фестиваль-бәйгедә исә бөтен Себердән җыелган милли ансамбльләр, үзешчән башкаручылар көч сынашты, әмма Омскидан килгән 35 кешелек ?Умырзая? ансамбленә һәм Ялутора шәһәре фольклор ансамбленә тиңнәр табылмады, Тубылныкылар үзләре дә яхшы чыгыш ясадылар. Фестиваль гала-концерт белән, Тубыл шәһәренең ?Синтез? мәдәният сараенда тәмамланды, аны карарга бик күп татарлар килгән иде.

Шулай ук ?Искәр Җыены? кысаларында түгәрәк өстәл утырышы да уздырылды, анда Тубыл районы хакимият җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, тарихчы-галимнәр катнашты. Утырышта төп сүз Искәр җирендә салыначак мәчет-мемориаль комплексы төзелеше турында барды, аны башкарып чыгу өчен бөтен Себер татарларын тартырга кирәклеге әйтелде. Күптән түгел Тубылда Казанның Мәрҗани исемендәге тарих институты ярдәме белән оештырылган ?Себер татарларының тарихын өйрәнү үзәге? нең эш планнары белән дә таныштырып китү булды. Шулай ук бу җыелышта җәмәгатьчелек тәкъдиме белән, ?Мирас? оешмасының Габдрәшит Ибраһимов исемендәге бүләге булдырылды, аны Себер татарларының тарихын өйрәнгән һәм пропагандалаган галимәргә бирергә, дигән карар чыгарылды. Язучы-галим һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, үзенең ?Күчем хан? һәм ?Туран Иле? китаплары өчен, бертавыштан Габдрәшит Ибраһимов исемендәге премия белән бүләкләнде.

Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге
2009 ел, 10 июль

_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB