На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

ТАТАР ХАЛКЫНЫН МИЛЛИ МЭЖЛЕС БЕЛДЕРYЕ - ОБРАЩЕНИЕ МИЛЛИ МЕДЖЛИСА ТАТАРСКОГО НАРОДА

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6983

СообщениеДобавлено: 02 Ноя 2011 11:27    Заголовок сообщения: ТАТАР ХАЛКЫНЫН МИЛЛИ МЭЖЛЕС БЕЛДЕРYЕ - ОБРАЩЕНИЕ МИЛЛИ МЕДЖЛИСА ТАТАРСКОГО НАРОДА Ответить с цитатой

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ МӘҖЛЕС БЕЛДЕРҮЕ

ФСБны - ХАЛЫКАРА ТРИБУНАЛГА!


Россиядә мөселманнарга карата җәбер-газаплар көчәйгәннән-көчәя бара. Россия дәүләтенең мөселманарга каршы Чечняда, Төньяк Кавказда башлаган юк итү сәясәте инде Идел-Уралга, Себергә дә таралды, зур бәла, 37нче еллардагы кебек, һәр йортның ишеген шакый. Бөтен Рәсәй буйлап мөселманнарга, ислам динен тотучы милләтләргә карата дәүләт терроры алып барыла, террористлар ролен исә дәүләт исеменнән җәза органнары, беренче чиратта, ФСБ башкара. Һәм алар моны беркемнән курыкмыйча, ачыктан-ачык, ерткычларча бер ләззәт белән эшлиләр! Бер гаепсез мөселманнарны теләсә кайда тотып кулга алулар, көчләү, кыйнау, җәзалаулар, озак срокларга төрмәләргә утыртулар, үтерүләр хәзер Россиядә гадәти хәлгә әйләнеп бара. Урыс булмаган халыкларның – татар-башкортларның, чечен-ингушларның, карачай-балкарларның, кумык-нугайларның иң иманлы, иң алдынгы карашлы, иң тәртипле, иң яшь ир-егетләрен менә шулай юк итәләр. Ни өчен шулай соң бу? Чөнки дәүләт шуны тели, ә Россия җәмгыяте, христиан дине әһелләре бу мөселманнарны, бу милләтләрне яклап, берни әйтми, димәк, алар да шуны тели, дигән сүз. Террористларга, экстремистларга каршы көрәш битлеге астында, Россия дәүләте, праваслау чиркәү ислам дине тотучы милләтләргә һәм мөселманнарга каршы гасырларга сузылган геноцидны дәвам итә. Моның төп максаты – Россиядә бер генә милләт – урыс милләте, бер генә дин – праваслау дине, бер генә тел – урыс телен генә калдыру, калган барлык телләрне, диннәрне һәм халыкларны юк итү.

Соңгы вакытта Башкортостан Республикасында ФСБ тарафыннан мөселманнарга карата башланып киткән ерткычларча җәза акцияләре Россия дәүләтенең ислам дине тотучы милләтләрне, шул исәптән, татар-башкортларны да юк итү юлына басканлыгын тагы бер тапкыр исбатлый. Биредә быел март-апрель айларында яшь татар-башкорт ир-егетләрен, ислам динен тоткан өчен генә, ФСБ һәм МВД тарафыннан кулга алып кыйнаулар, коточкыч җәзалаулар оештырылган иде. Соңгы вакытта республиканың Сибай шәһәреннән борчулы хәбәрләр килә башлады, анда ай буе мөселманнарны кулга алулар, җәзалаулар, мәсхәрә итүләр бара. Кулга алынучылар һәм кыйналучылар – барысы да яшь-ир атлар, татар-башкортлар. 20-21 октябрь көннәрендә ФСБ хезмәткәрләре Сибай шәһәрендә 6 мөселманның өйләренә бәреп кереп, тентү уздырганнар, аннан йорт хуҗаларын ФСБның Пушкин урамындагы бинасына алып китеп, кулларына богаулар салып, бик каты кыйнаганнар, өсләренә менеп сикереп, кабыргаларын сындырганнар, авызларына һәм арт юлларына лом тыкканнар, арт юлларына шешә тыгып, көчләргә омтылганнар, авызларына дуңгыз мае – сало тутырганнар, сакалларына ут төрткәннәр, Коръәнне һәм дини китапларны аяк астына салып таптаганнар. Болар барысы да кулга алынган мөселманнар үзләрен һәм иптәшләрен террорист һәм экстремист дип танысын өчен эшләнә. Кыйнауларга чыдый алмыйча, кайберәүләр үзләренә каршы шаһәдәтлек бирәләр, кайберәүләр түзә, кайберәүләр гарип кала. Сибай шәһәрендә ФСБ тарафыннан кулга алынучылар һәм кыйналучылар арасында Нифатхитдинов Рәшит Мидхәт улы, Шәрипов Рамил Хаҗгали улы, Гибадатов Рөстәм Дәүләтгали улы, Буранбаев Мансур Мостафа улы, Аргинбаев Ринат Рәшит улы, Байсуаков Айнур Булат улы була.

Мөселманнарга карата бу коточкыч хәлләр барысы да 21 гасырда, Рәсәй дигән урыс империясендә, Урал тауларында, безнең көннәрдә бара... Шушы хәлләр алдыннан гына Уфага Россия Президенты Дмитрий Медведев килеп киткән булган һәм мөселман экстремистларын “Рәхимсез рәвештә сытарга!” (Жестоко давить!”), дип әмер биреп калдырган. Һәм сыта башлаганнар. Шушы максатны тормышка ашыру өчен, бүген ФСБның котырган этләре мөселманнарга карата фашистлар да кулланмаган җәзаларны кулланалар, ерткычлыкта Явыз Иван опричниклары һәм Сталин палачлары белән янәшә торырлык эшләр эшлиләр. Әмма тарихтан шул күренә - язмыш аларга да шуның белән үк түләячәк. Иван Грозныйның һәм правслау чиркәүнең мөселман-татарларга карата явызлыкларына җавап итеп, язмыш 17 гасырда урысларны, чиркәү расколы сәбәпле, бер-берләрен утларда яндырырга мәҗбүр итте... 1937 елларда миллионлаган мөселманны, меңләгән дин әһелен газаплап җәзалаган өчен, Аллаһ бу ил, бу дәүләт өстенә Гитлерны җибәрде... Бүген дә Рәсәй дәүләтенең, ФСБның мөселманнарга карата эшләнгән бу явызлыклары язмыш тарафыннан җавапсыз калмаячак, бу ил өстенә, бу милләт һәм праваслау чиркәү өстенә, шушы ерткычлыкларны кылганнарның нәселе өстенә ләгънәт һәм каргыш булып, канлы язмыш булып, зур газаплар булып әйләнеп кайтачак, иншаллаһ! Шуңа күрә безгә, мөселманнарга, татар-башкорт халкына бу каһәрләнгән илне, дәүләтне саклаудан, аның черегән, агулы гомерен озынайтудан, Рәсәй составында яшәүдән бер мәгънә дә юк, безнең анда киләчәгебез юк. Безгә, Идел-Урал халыкларына, татар-башкортларга, мөселманнарга үз бәйсез дәүләтебезне төзеп, бу ерткыч кяферләргә буйсынмыйча, Аллаһ кануннары буенча яши башларга вакыт. Шуның өчен бабаларыбыз биш гасырга якын көрәшкән, без дә азатлык, иман һәм дәүләт өчен көрәшергә тиешбез!

Без шулай ук дөнья халыкларын, бигрәк тә төрки-мөселман илләрен, халыкара хокук яклау оешмаларын Россиядә мөселманнарга карата дәүләт тарафыннан алып барылган геноцидны гаепләргә һәм туктатырга ярдәм итәргә чакырабыз. 1917 елдан бирле үз халкына карата геноцид сәяәсәте алып барган НКВД, КГБ, ФСБ палачлары Нюрнберг процессыннан читтә калдылар, әмма аларны бу ерткычлыклары өчен Халыкара Трибуналда хөкем итү вакыты җитте! Югыйсә аларның бу явызлыклары бөтен дөньяга таралачак.


ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
2011 ел, 1 ноябрь.

_________________
Бергэ-бергэ


Последний раз редактировалось: Гаяр (03 Ноя 2011 00:48), всего редактировалось 2 раз(а)
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6983

СообщениеДобавлено: 03 Ноя 2011 00:40    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

ОБРАЩЕНИЕ МИЛЛИ МЕДЖЛИСА ТАТАРСКОГО НАРОДА

ФСБ – ПОД МЕЖДУНАРОДНЫЙ ТРИБУНАЛ!


В России изо дня в день растут издевательства, гонения и беспредел по отношению к мусульманам страны. Политика российского государства по искоренению мусульман, начавшаяся в Чечне и Северном Кавказе, добралась и до Волго-Уральского региона и Сибири. Большая беда, точно также как в 37 году, стучится сегодня в наши двери. По всей России по отношению к мусульманам, народам, исповедующим Ислам, ведется государственный террор. А в роли террористов от имени государства выступают правоохранительные органы, и в первую очередь – ФСБ. И делают они это с удовольствием, никого не опасаясь и ничего не скрывая! Аресты, заключения на длительные сроки, избиения, издевательства, убийства и пытки ни в чем неповинных мусульман, глумления над Исламом становится нормой в Российской Федерации, уничтожая таким образом самых искренне верующих, праведных и воспитанных, с передовыми взглядами молодых мужчин и парней, представителей нерусских народов – татар и башкир, чеченцев и ингушей, карачаевцев и балкарцев, кумыков и ногаев. Почему же это так? Потому что этого хочет государство, а российское общество и православная церковь в основном молчат, ничего не делают в защиту мусульман и этих народов, что говорит о том, что они хотят того же. Под прикрытием борьбы с терроризмом и экстремизмом Российское государство русская православная церковь продолжает свой многовековой геноцид против мусульман и народов, исповедующих Ислам. Главная цель этого одна – оставить в России лишь одну нацию - русских, лишь один язык – русский и только одну религию - православие, уничтожив и искоренив при этом все остальные языки, религии и народы.

Зверства, которые чинит ФСБ в последнее время по отношению к мусульманам в Республике Башкортостан, еще раз подтверждают политику Российского государства, целью которой является истребить народ, исповедующий Ислам, в числе которых и татар с башкирами. Здесь в марте-апреле этого года органами ФСБ и МВД были задержаны молодые люди – татары и башкиры. Они подверглись зверским избиениям и жесточайшим пыткам только за то, что исповедуют Ислам. В последнее время начали приходить такие же тревожные известия из города Сибай Республики Башкортостан. Там, вот уже на протяжении месяца идут аресты и обыски мусульман, сопровождаемые жестокими избиениями и пытками. Все задержанные и подвергшиеся пыткам мусульмане – молодые парни, татары и башкиры. 20-21 октября в городе Сибай сотрудники ФСБ ворвались в квартиры 6 мусульман, устроили обыски и увезли их в здание ФСБ, расположенное на улице Пушкина, где они подверглись сильному избиению: повалив их предварительно на пол, сотрудники ФСБ прыгали им на грудь и спину, переломали ребра, засовывали лом в рот и в задний проход, угрожали изнасилованием, прикладывая бутылку к заднему проходу, заталкивали в рот свиное сало и силой заставили его глотать, поджигали бороды, рвали и топтали религиозные книги, в т.ч. и Коран. Все это делалось для того, чтобы задержанные мусульмане признали себя и своих товарищей террористами и экстремистами. Некоторые, не в силах выдержать пытки, подписали протоколы, свидетельствующие против них самих, вторые выдержали, третьи остались инвалидами. Среди задержанных ФСБ мусульман в Сибае – Нифатхитдинов Рашит Митхатович, Шарипов Рамиль Хажгалиевич, Гибадатов Рустем Давлетгалиевич, Буранбаев Мансур Мустафович, Аргинбаев Ринат Рашитович, Байсуаков Айнур Булатович.

Все эти жестокие изуверства по отношению к мусульманам происходят сегодня, в XXI веке, в русской империи под названием Россия, на Уральских горах, в наши дни... За день до этого Уфу с визитом посетил Президент России Дмитрий Медведев, который в своем выступлении дал указание “Жестоко давить мусульманских экстремистов!”. И начали давить. Для того, чтобы достичь поставленных целей сегодня бешеные псы из ФСБ применяют по отношению к мусульманам пытки, к которым не прибегал даже Гитлер, ставя себя в один ряд с опричниками Ивана Грозного и палачами Сталина. Однако, история показывает, что судьба им отплатит тем же, вернет все сполна. В ответ на издевательства по отношению к татарам-мусульманам со стороны православной церкви и Ивана Грозного, судьба в XVII веке расколом внутри церкви, вынудила русских сжигать друг друга... За то, что в 1937-х годах были уничтожены миллионы мусульман и тысячи духовных деятелей, Всевышний послал на эту безбожную страну Гитлера... И сегодняшние зверства, чинимые со стороны Российского государства и ФСБ по отношению к мусульманам, не останутся без ответа: на это чудовищное государство, на эту развратную страну, на детей и потомков этих палачей судьба обрушится проклятием, кровавой расправой и мучениями! Поэтому, нам, мусульманам – татарам и башкирам – не имеет смысла охранять эту безбожную страну, которая работает против нас, не имеет смысла прилагать усилия во благо продолжения ее гнилой и ядовитой жизни, нет никакого смысла жить в ее составе, сама жизнь показала – в России у нас нет будущего. Нам, народам Идель-Урала, татарам и башкирам, мусульманам необходимо строить свое независимое государство, не зависеть от безбожников и иноверцев, пришла пора жить по законам Всевышнего. За это на протяжении пяти веков боролись наши предки, так же и мы должны бороться за свою свободу, веру и государство!

Мы также призываем международные организации по защите прав человека, в особенности тюрко-мусульманских стран, признать и остановить геноцид по отношению к мусульманам со стороны Российского государства. Все те, кто начиная с 1917 года вел политику геноцида по отношению к своему народу, а это палачи НКВД, КГБ и ФСБ, остались в стороне от Нюрнбергского процесса, однако пришло время отдать их под Международный Трибунал, иначе их зверства перекинутся на весь мир!

ФАУЗИЯ БАЙРАМОВА
председатель Милли Маджлиса татарского народа
1 ноября 2011 года

_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB