На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Первый Московский Сабантуй в 1987 году.

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 19 Мар 2012 20:43    Заголовок сообщения: Первый Московский Сабантуй в 1987 году. Ответить с цитатой

Мохаммәт Миначев
НИЧЕК БАР ШУЛАЙ
1-нче Мәскәү Сабантуе оештырылуы турында; кемнәр оештырды, нинди киртәләр аша чыгарга туры килде һәм башкалар?


Киләсе 2012 – нче елда 25 ел тулу уңаеннан бер мәкалә язып, шушы вакыйгаларны искә төшерергә булдым. 25 ел эчендә шактый зур үзгәрешләр илдә булды, кайберберләбез безнең арадан китеп-тә бардылар инде. Шушы эшкә һәрберенең катнашканы, аларның Мәскәү татарлары арасында биләгән урыны, милли башлангыч эшләрдә йогынтысы, барчасы турында язасы иде дә бит. Белмим, барып чыгармы, әллә тәфсилләп язу әле алда булырмы, хәзергә әйтүе кыен, бәлкем соңгарак язылыр.

Минем һәр эшкә керешәсем, һәр эшнең юнәлешен үзгәртәсе, камилләштерәсе килә иде. Мин күп еллар милли проблемаларга игтибар итмәгән, аңа йогынты ясарга омтылмаган бер гади адәм идем. Чөнки миндә, башка милләтәшләрем кебек тормыш –көнкүрешне үзгәртү турында баш ватмый идем, бар эшләрне ничек бар шулай, кабул итә идем. Башта миңа күренде, бар эшләр бара үз юнәлешендә дип. Кызыксына башлагач кына мәскәүдә татар милли эшләре белән, эшләр алай түгел икәнлегенә төшендем. Әммә, әлегә үзгәрешләр кертеп кенә булмый, җае ничектә чыкмый гына интектерә...

Менә шушы Измаил бакчасын гына алыйк, шушы бакчада татарлар һәр ял көне җыела торган иделәр, бирегә һәр атна (якшәмбе көне) ничә мең татар яшләре җыела торган иде! Хәзер инде татарлар йөрми, күп еллар ташлап киткәнәренәинде шушы Измаил бакчасын. Алар шунда, аралашалар иде, танышалар - табышалар иде. Хәттә кайдан булса Мәскәүгә берәр йомыш, йә берәр көнгә килгән кеше үз кардәшләрен, танышларын шушы Измаил бакчасында ял көне очрата ала иделәр! Ягни һәр татар кешесе, кайдан гына килеп чыкмасын Мәскәүгә, үз кардәшен, танышын очрата иде, йә танышлары аркылы адресларын таба иделәр. Измаил бакчасы татарлар өчен справочный бюро вазифасын төгәл башкара иде, чөнки татарлар үз ара элемтәдә тора иделәр. Шушы паркта, ике төркем татарлар җыела иделәр, болар иң күпләрдән иде ул елларда: Горький татарлары-мишәрләре һәм Казан татарлары, шушы төбәкләрдән иң күпләре иде, беренче урында горький татарлары, алар шулай бераз аерым-аерым туплана иделәр, казан татарлары төркеменә бар Татарстаннан һәм Башкорстаннан, һәм шулай ук башка өлкәләрдән- төбәкләрдән керә иделәр. Ә Горький татарларына керә иделәр; шушы өлкәдән чыкканнар гына. Менә шушы бүленеш мин актив рәвештә кысыла башлагач Измаил бакчасы эшләренә генә әкренләп юкка чыкты. Бер почмакта казанлылар, ә бөтен бакчада горький татарлары җыела торган иделәр. Мин ешкына төрле әдәби кичәләрдә катнаша башладым, әле 1970 елдан бирле, хәттә паркта сирәк кенә кергәли идем 60-нчы елларда ук, ә даими йөри башладым 70-нче елларда. Мин инде бу елларда нык кызыксына башлаган идем безнең тарих белән, тарихтагы ялганнарны күреп нык гаҗәпләнгән чаклар иде. Күзгә чалына башлады Измаил бакчасындагы хәлләр дә, мәсәлән Измаил бакчасында һәр атна Москонцерт чыгышлар ясый торган иде, тавышлары галәмәт көчле иде, янәшәдәге иптәшеңне ишетерлек дәрәҗәдә көчле тавыш. Җырлыйлар гел русча, шунда хәттә бер татар җыры яңгырасын иде? Юк, яңгырамый гына! Мин һәр атна Измаил бакчасына йөри башладым, мине күрә башладылар, әкренләп минем белән исәнләшә-сөйләшә башладылар, шулай итеп танышлар күп булып китте. Ә 1978-нче елда Үзэшчән коллективны оештырдым, һәм “Маяк” сәнгәт сараенда туплана башладык. Бу вакыйга булды инде сентяб айларында, ягни бакча сезоны ябылыр алдыннан, пркатически ул ябык иде инде. Шушы түгәрәккә беренчеләрдән булып Вәдүт абый Зарипов, Мөбинә ханым Тагирова, Фирдәвес Вафин, тагы бер –ике җырчы ханымнар, Мәрьям Хусаинова икенчесе Нора исемле ханым, тагы бер-ике өлкән яштәге җырчылар, бере матур сүз остасы, кирәк бит концертны алып барырга кеше, бер ун-унбиш кешеләр йөрделәр. Кыш буе йөрдек “Маяк” сәнгәт сараена, әзерләндек, март аенда зур концрт бирдек “Маякта”, зал шыгрым тулы иде, тамашачылар залга сыймады, менә ничек зарыккан халык үз сәнгәтенә? Без барчабыз шатландык, һәм май җиткәч яшләрне җыярга булдык. Менә бу хәлләр Мәскәү Сабантуена прелюдия иде, башлангычы булды. Мин һәр атна Измаил паркына йөргәч, андагы һәр атна була торган көрәшне күргәч, уйга калдым. Булмыймы икән оештырып Сабантуй Мәскәүдә, дип? Ул елларда бар эшләр башлана да төпләнәдә иде КПСС оешмасы рөхсәте белән генә. Билгеле, Райкомда, Горкомда Мәскәүдә татарларына рөхсәт бирмәсләр. Сорап йөрүнең файдасы юк, ә зарары булуы ихтимал дигән нәтиҗә ясап, шушы даирәләргә белгертми генә Сабантуйны ясарга булдым. Хәтергә төште бала чактагы Сабантуйга барган чаклар, бу бит халык бәйрәме, шулай икән, кемнән дә рйхсәт сорап торасы юк, халыкка мөрәҗәгәт итәргә дигән карар кылдым да тәвәкәлләп эшне башлап та җибәрдем. Фикердәшләргә фикеремне җиткердем, булмас диләр, Нур Гарипов белән киңәштем, аның белән күптән түгел танышкан идек шушы паркта, ул миңа башта милли җанлы кеше булып күренде, мин бик шат идем шундый акыллы, тыйнак һәр фикерне хуплап торган кешенең яныңда булуы белән. Ни генә әйтсәңдә миндә тәҗрибә әз иде ул чакта, чөнки мин кешеләр белән түгел ә механизмлар белән эш итә идем, гегемон төркеменнән идем, ә ул төркемдә идарәчеләр юк.Нур хәйләкәр генә елмаеп, “әйдә киләсе елга оештырабыз”, ди?

Ә ни өчен быел түгел, дим, эле май ае гына бит, вакыт бар? Нур моңа берни әйтмәде. Халык бәйрәме ничек олештырыла, билгеле халыктан призларга әйберләр җыеп. Мин санадым, һәр якшәмбе көне Измаил бачасына мең ярым-ике мең кеше җыела, берәр сумнан 1,5 -2 мең акча җыелачак. Бу акчага берничә Сабантуй уздырып була, ул чакта совет акчасы бәя иде, кайчан эш хакы 110 -170 сум иде, тик совет түрәләре һәм фән докторлары гына 250-500 сумга кадәрле ала иделәр.

Мин шулай эшләдем дә, тоттымда Измаил бакчасында акча җыештыра башладым, кулыма алдым дәфтәр яза барырга күпме акча җыелганын. 6-атна һәр якшәмбе көне паркта көндезге сәгать 3-тән, парктан халык киткәнче, кичке 8-ләргә чаклы җыйдым. Халык көтмәгәндә саран булып чыкты, берәр сум акчасы бәл аңа? Гаҗәп эш, җыелды шушы алты якшәмбедә 175 сум 50 тиен, ай ярым вакыи узды, инде июннең чама белән яртысы, ә Сабантуйга әзерлек вакыт кирәк бит әле? Шушы акча белән Сабантуйны да уздырып булмый, акчаларые да кайтарып булмый, чөнки ни язып торасың инде бер тәнкә акчаларны? Мин яздым ңыео\лган акчаны гына, биргән кешеләрне түгел. Дөрес берничә кеше бирде өчәр сум, күбесе берәр сум, ә берәүе, илле тие. Килде яныма, кулын суза, кулында 50 тиен уак, сорый миннән: “Сабантуй буламы”? Әйтәм була, кулын уагы белән суза, янәсе бирә, мин алмакчы булам, бу бәндә кулын кире ала. Тагы сорый “буламы Сабантуй?. Була дим, тагы кулын суза бирмәкче була төсле, анан янә кулын кире ала. Менә шулай минем белән бер ун мәртәбә шулай кабатлгач, миңа башта көлке тоелса шушы адәмнең кыламышы, соңгыдан туйдырда, мин әйтәм, “Сабантуй була, синең 50 тиенеңнән башака да” дигәч. Бу егет бирешми, “ә Сабантуйга чакырырсызмы”, ди? Әйтәм “юк, берәүнедә чакырып тормыйбыз, иглан булыр, бар халыкны шушы иглан белән җыярбыз”, дим. Менә шундый мәзәк хәл булды ул вакытта. Мин хафага калдым, “әле нишләргә”? Бу 175 тәңкә 50 тиенгә Сабантуй уздырып булмый, акчасында кайтарып булмый. Бер яутан 175, 50 сум һәр кеше өчен күп акча ул, эш хакы ул вакытта инҗинер ала иде 110 сум, ә биредә менә күпме?

Барырга булдым сорап мәчеткә, ул чакта Мәскәүдә бер генә мәчет иде Выползов тыкрыгында (хәзер бу мәчет юк инде, мөфти Равиль Гайнетдин җиерде), килдем Абдулбәр Бәдретдинов янына (шушы елларда ул эшли иде 20-ның рәисе булып). Әйтәм “Абдулбәр әфәнде булыш, 6-атна Измаил бакчасында акча җыештырдым, нибары җыелды 175тәңкә 50 дим., Бу акчага Сабантуй уздырып булмый, акчасында кайтаралмыйм, кемгә кайтарасың берәр тәңкәләп җыйган акчаны”, дим. Абдулбәр әфәнде әйитә, “менә сиңа 5 электор самовар бирәм призларга бирнерсең”, ди. Мин ризалаштым. Рәхмәт үзенә, әгәр ул булышмаган булса, Сабантуй булмый кала иде. Тагы өстәп түләде 10 кәпәцкә, 3,50 сумнан- 35 сум акчалата. Әле бар җыелган акча 205 сум 50 тиен һәм 5 электор самовар булды. Мин тиз генә төзедем Сабантуй Оргкомитетын, көрәштә казыйларны, килдек парк директорына, мин аның белән алдан сөйләшкән идем инде. Әйтәбез, Сез Парк Администрациясе безгә булышыгыз дип. Чөнки парк без татарларнытабслуҗит итә иде,Ю аңа әле Сталин бабай кушып калдырган иде 1949 елда, бирегә безләрне күчергәндә. Татарларны телдән яздырганчы обслужить янәсе, шунда урыс телендә төрле җыр-бию төркемнәрен чакырт, бушлай тыңласыннар дип. Ул шулай барды да ахыргача.

“Бирегез Сабантуйга микрофон, растяжка ясагыз “Сабантуй -87, Москва Измайлово” дип, игланнар элегез, уеннар өчен, урыннар әзерлзгез, бер багана куегыз, түбәсенә берәр бүләк орнаштырырдый булсын. Бер бүрәнә өстенә утырып капчыклар белән сугышыр өчен, бер аркан, берничә таяк, кара-каршы көч сынашыр өче, гир, гирне күтәреп ярышыр өчен. Парк тирәли урамнарда плакатлар эләргә, һәм призлар” сездән дибез. Виктор Алексеевич әйтә, “Призларга бирәләбез тик 5 сумлыкларны гына, бүтәне каралмаган фондта”, ди.
Ярар дибез, кирәкми, 5 сум акчага нинди приз алып була? Парк язды растяжкасын игланнар бастырды, микрофон бирергә буллы һәм башкаларын эшләде

Сабантуйга әзерлек башланды. Мин заказ бирдем граверной мастерскойга, Сабантуй батырына, Ә Мансур Фәхретдинов почет грамоталары китерде, соңгыдан язып бирде батарларга. Менә шушы кешеләр керделәр Оргкомитет Сабантуй – 87-гә:
1. Мохаммәт Миначев- Оргкомитет рәисе..
2. Рәшит Галиев- Оргкомитет рәисенең 1-нче урынбасары.
3. Әхмәт Миначев, Оргкомитет әгзасы (инде мәрхүм булды,урны оҗмахта булсын).
4. Мансур Фехретдинов, көрәшне алып баручы, баш казый.
5. Нур Гарипов, концерт өлешен оештыручы.
6. Дамир Гыйззатуллин,
7. Роберт Шакирзянов
8. Мясум Хусаинов- шулай ук мәрхүм инде берничә ел, шулай ук милләт җанлы кеше иде.
9. Абделәхәт Мухаммятов.
10. Диләфрүз Хайруллина, балалар өчен викторина алып барды, аңа булышты бер дус хатыны Диләфрүзнең.

Ә тагы Сабантуйга нык булышкан кешеләр арасында.
1. Минем хатыным Хава бар иде, Хава Миначева.
2. дуслардан Вәлит Яруллин, алар Сабантуй мәйданын бизәделәр, Вәлит машинасында барча призлар. Төрле бүләкләрне тиәп китергән идек. Аларга зур рәхмәт, ә хатынымның урыны оҗмахта булсын, инде ул арабыәдан киткәнгә 5 ел тула.
3. Әхтәм Вәлиев, отставкадагы генерал-майор, артелерист, ветеран ВОВ, минем соравым буенча Сабантуй-87-не ачып җибәрде. Ул елны Сабантуй-87-не ачтык сәхнәдә түгел, ике агач арасына бәйләгән идек матур тасма. Мин сүз бирдем ачар өчен генерал Әхтәм Вәлиевкә, ул шушы тасманы кисте һәм сүз әйтте, аның деншигы, бер рус полковнигы иде, улда берәр сүз әйте тәбрикләп, шулай башлап җибәрдек Сабантуйны.

Казыйлар (судьялар):
1. Сафа абый Измайлов, чыгышы белән Петрякс авыллыннан, ул һәр якшәмбе көне сөлгеләр алып чыга иде, һәм шул рәвешле милли көрәшне сүнәргә бирмичә күп еллар эшләп килде. Шушы кешенең матур эшен татарлар онытырга тиеш түгелләр. Менә шушы бабайлар, Сафа абыйга кадәрле башкалары, еллар буе фидакярлекләре белән милли гадәтләрне тотып килделәр, рәхмәт үзләренә. Шушы сөлгеләрне бабайлар бере-беренә тапшырып татар көрәшен яшәттеләр, алар халыкта булган милли көрәшне яратып, саклап килделәр. Бу бабайлар инде күптән арабыздан китеп бардылар, хәзер шушы бабайларның фидакәрлеге ядебездән җуелып баралар. Шул исәптән Сафа абый Измайловта, мин әле хәтерлим, аның шушы көрәш өчен сөлгеләр һәр атна үзе белән йөртүен. Әле бит шушы сөлгеләрне үз акчасына сатып ал да һәм атна саен көрәшкә китер, һәр базар көне шулай булды бабайлар бу дөньядан китеп барганчы. Соң булсада уң булсын дигәндәй, шушы язмам шушы бабайлар рухына дога булып ирешсен иде, Ходаем! Сафа абый Измайлов, беренче Сабантуйда көрәштә катнашты, көрәштерде яшләрне.
Мин шулай да бик рәхмәтле менә шушы көрәштә казыйлар вазифасын башкарган казыйларга:
2.Мансур Фәхретдинов – баш казый
3. Абдулбәр Низбаев
4. Ансар Насретдинов,
5. Бәдүт Сейфулин
6. Тагир Сәләхетдинов,
7. Исеме итстән чыккан, Исхак ахрысы, чыгышы белән Цүмбәли авылыннан иде.

P.S. Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп узасым килде. Чөнки яза башладылар төрле китапларда безнең көрәш турында, шунда чыккан иде Чингиз әфәнденең китабы “Национальная борьба на поясах, “Көрәш” кайда язганнар 1995-нче елда Мәскәүдә Сабантуй булмады дип. Бу дөрес түгел, булды, тик аны рәсми рәвештә ни өчендер уздырмадылар. Шушы елларны мин инде Сабантуй белән шөгелләнми идем, ә шөгелләнә идем “Ватан” фиркасы эшләре белән. Ә Измаил паркына йөри идем, әввәлгечә һәр ял көннәрендә. Сабантуй буласы көнне дә чыктым паркка, Сабантуйга дип, ә анда Сабантуйны берәүдә оештырмый булып чыкты. Халык шактый күп җыелган, ни булды да ни булды, дип аптырата? Шунда көрәшче егетләр җыелган, Әхмәт Мөҗипов әйтә: “Мохаммәт әйдә җыештырыйк Сабантуйны”, ди. Мин килештем, Әхмәт Мөҗипов, минем абый Әхмәт Миначев, тоттыек-та, халыктан акча җыйдык, җыелды бу юлы күбрәк, теге елгыча түгел, берничә мең булды бугай. Ике Әхмәт икәүләшеп көрәшне уздырдылар, шушы җыелган акча булды призга, бер генә кешегә бирдек бар җыелган акчаларны. Тик хәтердән чыккан кем калды батыр булып, шушы рәсмиләр оештырмаган Сабантуйда? Әхмәт Мөҗипев белә торгандыр, кем калды шушы елда. Көрәш елдагыча булды, халык карады, тик кыскарак булды көрәш. Шулай итеп, кемнәрдер, ни сәбәптәндер Сабантуйны уздырмыйча калдырырга маташуларын. Бирмәдек тормышка ашарга.

Шуннан бирле һәр ел Сабантуй уздырылып килә, тик инде Измаил бакчасында түгел, ә кайда бирәләр шунда. Шушы еллар арасында Сабантуй күчеп йөри, йә Битцевский Атлар комплексында, йә Воробьевы –чыпчыклар тауында, йә Коломна бакча-музей да, киләсе елда кайда булуы әлегә билгесез, бәлки Коломенский да булыр.
Шулай ук хәзер башланды Мәскәүдә Округлар буйлап Сабантуйлар: Лионозово паркында ике ел рәдтән уздырылды, шулай ук Выхино Метросы янында да уздырылалар. Бу Сабантуйларны бәләкәй Сабантуйлар диәр идем, чөнки анда кешеләрдә аз катнаша, шулай ук призлары да зур түгелләр. Ә гөмүм Мәскәү Сабантуе гадәттәгечә уздырыла июль аеның берненче ял көннәрендә.

Мохаммәт Миначев,
Мәскәүдә беренче Cабантуй оештыручы.

26.01. 2012 ел
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 10 Апр 2012 19:42    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Рәхмәт Гаяр әфәнде.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 19 Апр 2012 21:11    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Менә ул "Измаил" бакчасы (паркы), Мәскәүдә ул елларда шулай сөйли иделәр: "Паркка барасыңмы"? "Барам". Мин хәтерлим, 80-нче еллар урталарында Паркта йори башлады этле милиция, шушы хәл ошамады татар яшләренә, алар кудылар милицияне этләре белән бергә. Шуннан соң озакта үтми, Паркта пәйдә булдылар атлы милиционерлар, бер төркем татар яшләре җыелып, кайсы атның койрыгыннан тарта, кайсы атны алдан куркыта, ут булды милиционерлар, тизрәк китү ягын бага башладылар. Шуннан соң милиция артык күзгә ташланмады. Шушы елларны минем белән бер вакыйга булды Паркта. Нәк крым-татарларының Кзыл мәйданда митингларыннан соң булды бу хәл.
Миндә алар белән бергә чыккан идем Кзыл мәйданга, булдым үзләре белән көне буе, ә алар җыелган иде көндезге сәгать берләрдә.
Икенче көнне алар барган иде очрашырга Громыко белән Мәскәү Кремленә, шушы очрашудан соң, Громыко әмре белән аларны тоткарлыйлар, милициядә кыйнаулар башлана. Сәбрие Сеутова дигән крым хатынын, ОМОН автобус ишегенә керткән булып, бик каты башы белән ишек косягына китереп сугалар. Хатын каты яралана, шуннан соң тереләлми 5 елдан соң үлә, хатын әле яшь кеше иде, кайдадыр бер 30 яшлекме шунда, әллә яшрәктәме булган, анысын белмим. Бу Кырым татарларының беренче корбаны булды Перестройка заманасында.
Икенче көнне мин, гадәт буенча Парка чыктым, китергән идем информация крым-татарлары турында, бер объявление да язып китергән идем, аны элеп куйдым бер агачка. Узган-барган кешеләргә аңлатам белгән хәлләрне, кайберүләре укый элгән игланны. Менә шулай аралашкан арада бер парлы кешеләр килделәр минем янга, карадылар, укыдылар игланны һәм шундук китеп бардылар килгән якларына. Бу шул кадәр тиз булды. мин хәтерләргә дә өлгерми калганмын үзләрен. Карыйм бер 10-15 минуттан миңа таба килә берничә милиционерлар, мин тиз генә игланны алып куйдым дипломатка, ул елларда модага кергән иде алар. Килләр милиционерлар, бере сорый миннән, ни белән мин шөгелләнәм, янәсе.
Мин әйтәм көндәгечә, сөйләшәбез-аралашаҗыз дим. Алар әйтә ач дипломатыңны күрсәт ни анда яшердең, дип. Мин әйтәм "сездә бармы рөхсәт прокурордан, миңа тентү ясарга дим? Алар чакырдлар наряд милициясен, болары да берни эшли алмадылар. Ул чак әйдәгез отделениягә тикшерер өчен дигән булалар. Мин беләм отделениеда ни теләсәләр шуны алар кылалар, инде анда карышып булмаячагын мин якшы аңлыйм, шуңа күрә барырга булмадым. Мин шушы эпизодны язган да идем кайдыдыр, бәлки укыгансыз? Алар теләделәр мине көч белән алып китәргә, ә халык сүзгә кысылмый гына карап тора. ә кайчан теләделәр мине алырга, хатннар, ирләр, яшләр, картлар барда моңа каршы булдылар һәм мине бирмәделәр алып китәргә. Мин аларга моның очен умер буе рәхмәтлемен. Шулай саклап калдылар мине. Менә ул чакта халык батыр иде, ә бүген ни булды шушы халыкка, бөтенләй үзгәрде халык.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB