На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Алларыма кэгэзь салдым эле....
На страницу Пред.  1, 2
 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Мысли вслух и частные объявления
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 21 Мар 2012 16:22    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Хотелось бы прочитать стихотворение про Навруз средневековых поэтов, из той книги, которую Вы мне, уважаемый Тар, показывали.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 11 Апр 2012 21:59    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Шул шигырь сайтка кертелде. Әвәлги заманнар исе тыелды. Кем авторы икән?

НӘҮРУЗ БӘЕТЕ
("Борынгы татар эдэбияты", 1964 ел, тип. "Татполиграф")

Шөкер кылдым ходага,
Салаватым аӊларга,
Мөхәммәд-Мостафага,
Нәүруз мөбарәкбад (нәүруз мөбарәк булсын).

Риза булдым казага,
Сабыр итдем бәлагә,
Очрасам дәвага,
Нәүруз мөбарәкбад.

Безләр күрдек михнәтне,
Безләр күрдек зәхмәтне,
Безләр күрдек горбәтне (хәерчелекне, читкә йөрүне),
Нәүруз мөбарәкбад.

Мәгънә бардыр сүзләрдә,
Әйтми белең сезләр дә,
Гаиб юкдыр безләрдә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Нә әйтерсең үзләрен,
Сайрап торган сүзләрен,
Былбыл дәю үзләрен,
Нәүруз мөбарәкбад. .... (дәвам)
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 13 Авг 2012 22:29    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Безнен халык авызыннан "Тугры Тукай" дигэн сузне еш ишетэсен,анда тугьрылык хэм намуслылык- язучы сыйфатлары.Катлаулы чорларда да инде катлаулы шигырь тудырган.
" Эльислах"нын 1907 елгы 5 ноябрь санында басылганы:

БЕР МАНИГЫ ТЭРЭКЬКЫЙГА.

Батарсын дим-йогермэ Нилгэ каршы;
Кире кайтыр--токермэ жилгэ каршы.

Батыр дип мактамаслар--чикмэ зэхмэт;
Кочек! зинхар,дим,ормэ филгэ каршы.

Кире тоште угы башына,Нэмруд
Атып баккан иде Жэбрилгэ каршы.

Яхудлэр булды мэгьзуб та кыямэт,
Карышып,куз йомып Инжилгэ каршы.

Хэзэр!"эхжары мин сижжил"дэ вардыр
Ходадан(котырту)--вэсвэсэ,тазлилгэ каршы.

Тэнакыш юк мисальдэ,и мохатэб,
Ачулансан да,чу!--тинлэштеругэ каршы.

"Югары кутэрел",--дисэм сезгэ--эрэм суз!
Сэмалар кинэле хэзиргэ каршы.

Сине дэртлэндерер гармунлы жыр бу:
Биерсен,бэлки,бу кадрильгэ каршы.


" Кире тоште угы башына,Нэмруд...........Жэбрилгэ каршы"-=Нэмруд-борынгы Бабил(Вавилония) дини риваять буенча,ул узен жирдэге алла дип исэпли,куктэге узеннэн остен ниндидер аллага ышанасы,буйсынасы килми.Алла тарафыннан ислам диненэ ондэргэ жибэрелгэн Ибрахим пигэмбэр белэн алланын барлыгы-юклыгы,берлеге турында бэхэскэ керэ.Озак бэхэстэн сон,ачудан пигамбэргэ ут ата,эммэ изге Ибрахим янмый,фэрештэлэр килеп утны сундерэ.Аннары куктэге аллага ук ата,канга буялган ук уз башына кире тошэ.Монда Тукай шуны куздэ тота.и.т Алда да сурэ хэм аятлардан алынганнары бар.Тукай монда шуларны истэ тота.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 16 Авг 2012 22:31    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

ХОРРИЯТЭ (АЗАТЛЫККА)


Тигезлек шэмен яндыр турылык нурына каршы,
безне нурына нурландыр да коткар карангы кичтэн.

Безне хак тэнренен колы ит,
Без мона кадэр башка тэнредэн ярдэм сорадык.

Баш идек,риза булдык хэр шинель кигэн санэмнэргэ=(Санэм-пот,идол,)
Жансыз агачтан-жан,тума сукырдан куз коттек.

Син Хаттап хэзрэт бул да бар потларны таптап бетер,-
Кэгьбэ Мэнаттан,Лат вэ Гоззадан пакь булып калсын.

Донья халкы эшлэре боларга тапшырылган;
Табыгый,бу санэмнэр туры юлда йормилэр.

Тубэннэр югары ашкан,боеклэр тубэн тошкэн;
Син рэхмэтен белэн боеклэрне тубэннэрдэн аер.

Буген кыямэт:дореслек кояшы тотылды:
Айлар ярылды,акыллар гаугадан шашып калды.

Инде бердэмлек йолдызлары куктэн жиргэ тугелде;
Жир йозендэ кешелек тойгылары Ганкадан куп ерак.

Зобанилар,кылыч,туп,казак,мылтык,палачлар белэн
Хэрьяктан:ун,сул,аст,остэн чолгап алынганбыз.

Гажэп:гонахлы кешелэргэ сорамый жэннэт бирелде;
Ожмах тиешлелэр ин куркыныч тэмугка жибэрелде.

Миллэт хэлен тетрэгэн куллар белэн язып биру бу,
Син бу зарлану сузлэреннэн эсэрлэн.

Ярдэмгэ житеш:жир йозеннэн сорделэр безне;
Донья хэм ахирэтен ташлап китудэн дэ башка чара юк.

"Жир-аны эшлэучелэр очен" дию тэмам юк ителгэн;
Телэсэн,куктэ яки йолдызлар арасында урын юк.

Кешелэр белэн бергэ диннэр дэ изелделэр;
Моселманнар--
Исламны,християннар Гайсэ динен ташлады.

Ни эшлэсен,ни кылсын-диннэр дэ туфракка ингэннэр;
Билгеле ки:дин кешелэрдэн аерым тугел.

Бу донья бер торкем вэхшилэргэ рэхэт урын буллды:
Болар,белмим,ни сэбэптэн бознен оскэ ябырылдылар.

Болар яхшы кешелэрнен канын эчэ,чонки кан эчу
Аларга шикэрдэн хэм дэ хэлвэдэн татлырак.

Терек доньяны ашатма,бу Яэжуж-Мээжуждэн сакла.
Дума кешеллэреннэн Искэндэр ныгытмасы тозеттер.

Без -ишек тобендэге ачлар;хэммэбез--сина мохтаж,
Пэрдэн ач,йозен курсэт;нигьмэт дингезен булэк ит.

Илахым,рэхмэтен белэн шагыйрьнен бэйле телен чиш;
Дуслар хэм дошманнар хэленнэн ул берэз хэбэр бирсен.

" "
"
Ачыл,азатлык бакчасы!Сандугачларын сайрасын,--
Миллэтнен килэчэге айлы кичтэн дэ яктырак булсын.



"Элгасрел-жэдит"нен1907 елда 2нче(15 февраль) санында басылган.
Редакция кочэя барган саен, шигырьнен исеме узгэртелгэн,эчтэлеге сыекланган.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 21 Авг 2012 21:07    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

" БЕР МАНИГЫ ТЭРЭКЬКЫЙГА" шигырында:

Яхудлэр булды мэгьзуб та кыямэт,
Карышып,куз йомып Инжилгэ каршы,- --дигэн юллар болай анлатылган;

Дини риваять буенча,яхудлэр алла тарафыннан ислам диненэ ондэргэ жибэрелгэн Муса пигамбэргэ ышанмыйлар,киресенчэ,аны торлечэ хэкарэт итэлэр,аннан энесен---ярдэмчесен кыйнап ташлыйлар:алла китабы дип ул китергэн Инжилне жиргэ атып бэрэлэр.Шушы гэеплэре очен алла аларны мэнге утта янарга хокем итэ.Бу хакта Корьаннен бик куп сурэ хэм аятьлэрендэ кабатлана (Г.Тукай. 1975.376бит.)
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 21 Авг 2012 21:41    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

МОРИТЛЭР КАБЕРСТАННАН БЕР АВАЗ

Миллэтне бетеруче ишан икэндер,белмэдем;
Ул ишаннар миллэткэ дошман икэндер, белмэдем.

Миллэтне бетеручелэр,юкка чыгаручылар шулар икэн;
Ишаннарны кире кагучы--намуслы икэндер, белмэдем,

Аларны юк итэргэ чын кунелдэн тырышучы--
Миллэтне алга этеруче икэндер,белмэдем.

Ишаннарны коллык иткэн,кул биргэн бичаралар--
Миллэтне хурлаучы шайтан икэндер ,белмэдем.

Ишаннарны юлбашчы санаучы иярченнэре ахмак икэн,
Безне туры юлга кундеруче Корьан икэндер,белмэдем.

Бу ишанлыклар-фэлэннэр бер мэжусилек икэн,
Тобе нигезе булмаган бернэрсэ икэндер,белмэдем.

Алар жансыз бу миллэтне куп еллар ашаганнар;
Бу ишан улэксэ ашаучы ерткыч хайван икэндер,белмэдем.

Боларга ияреп,бер-беренэ ук аткан
Бу иярченнэр барысы да шарлатан икэндер,белмэдем.

".............................................................................."

Уземне суфи дип исэплэп,ожмахны искэ ала идем;
Чынында кадерем эт белэн бер икэндер,белмэдем.
( Тукай.)


Бу шигырь Х1Х йоз татар шагыйре Хибэтулла Салиховнын "Тэндэ жаным ничэ кон михман икэндер,белмэдем" дип башланган шигыренен ритм хэм рифмасын файдаланып язылган.
1906 елгы 4 нче(15 апрель)санында басылган" Элгасрел--Жэдиттэ".
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 23 Авг 2012 23:14    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

КИТМИБЕЗ.

Кара йозлэр безне булмас эшкэ кочлэделэр:
--Сезгэ монда юк ирек,солтан жиренэ кит!--дилэр.

Китмибез без,безгэ анда мондагыдан зш кыен.
Мондагы ун урнына ул жирдэ унбиш шпион.

Мондагы тослуктер анда хэм казаклар гэскэре;
Камчылар--шул иске камчы,башкалык--тик фэслэре!

Анда бит бардыр хэзинэне талаучылар,шокер;
Ач мужиктан сон кисэкне тарткалаучы бар,шокер!

Без жулэрме,узебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу жирдэн чыгып,тагын тамугка ник керик?

Без кучэрбез,ин элек кучсен безем шэхэрлэребез,
Хэм дэ кайтсын монда уткэргэн безем гасырлар.

Монда тудык,монда устек,мондадыр безнен эжэл;
Бэйлэмеш бу жиргэ безне тэнребез(кодрэтле хэм шанлы).

Ин боек максат безем:хор мэмлэкэт---хор Русия!
Тиз генэ кузгалмыйбыз без,и горухе ру сиях(кара йоз димэктер)

Ап--ачык бу бер жаваптыр,суздэ тугел,басмада:
---------Если лучше вам,
Туда сами пожалте,господа!

4 нче дэфдэрдэ (1908)басылган.Шигырь Дэулэт думасындагы(правый) депутатларнын хэм реакцион матбугатнын моселманнарга карата"Эгэр сезгэ Россиядэге рус тэртиблэр ошамаса,Торкиягэ китегез" дигэн провокацион чыгышларына каршы язылган.
Мэсэлэн,Дэулэт думасынын 15 мэжлесендэ(1907 елнын маенда)Уфа губерниясеннэн килгэн депутат могэлим К.Хэсэнов моселмэн мэктэплэренен хэле начарлыгыннан,хокемэтнен мона бер чара да курмэвеннэн зарланып сойли.......и( прав.) уннар(Пуришкеевич,Созонович и др.карагрухлар) урыннарыннан сикереп торып,йодрыкларын тойнэп ораторга ташланалар хэм:"Торкиягэ китегез"--дип кычкыралар.Уз вакытында бу хэбэр татар газетларын эйлэнеп чыга." Китмибез" шигыренен язулы вакыты да 1907 елда булырга тиеш.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 10 Сен 2012 18:28    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

ЧЫН ВЭ ЯЛГАН.

Аувэле доньяда жир юк,су гына булган,дилэр;
Анда йозгэннэр имеш тик Чын белэн Ялган,дилэр.

Бу ике дошманга тэнредэн бирелгэн бер коймэ,
Бэс,утырганнар коймэгэ берсе каршы берсенэ.

Куп тэ йорми,Чын белэн Ялган чыгарганнар сугыш,--
Булмаса дустлык,житэ бит сугышырга бер юк эш.

Кочле кулы берлэ Ялган Чынны бер суккан,ди дэ,
Чын батып киткэн,ди,чыкмаска жиханга мэнгегэ!

Текс "Диван"нан (1908) алынган. Г. Тукай.

Карасан бер яктан,хэзердэ:Дуслык булмагач чын хэллэр кими бара,чын дореслек югала.Кемнэр гэепле? Нинди фикерлэр тудыра???.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 17 Сен 2012 22:10    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Текст "Фикернен"1906 елда,20 санында басылган.
Шушы елларда динчелэр тарафыннан:Япониядэ моселманлык тарала,Япония патшасы моселманлыка чыга,шунын очен ул моселманларнын дин галимнэрен чакыра икэн,дигэн уйдырма хэбэрлэр тарала.Торле сэяхэтнамэлэр бастырыла.Татар матбугатендэ бу мэсьэлэгэ карата куп мэкалэлэр чыга.Г.Тукай, Ф.Эмирхан х.б.эдиплэр шушы темага сатирик эсэрлэр язалар,шул вакыйга белэн- татар реакционерларынын хэм буржуаз матбугатнын провакациясен фаш иту максатын куздэ тотыла.


Японияне моселман итуче муллалар кайда?.

Сез,и чалмалылар,безне монарчы йокыда тоттыгыз;
Уку-укыту эшлэрендэ вакытыбызны бушка уткэрдегез.

Авыруларга ялган догалар укып,ошкереп-токереп,
Ялган фал ачып,гасырлар китте.

Безгэ зур эш курсэттегез:ашка йордегез,хайван кебек
Ашау-эчугэ бирелеп,бирэн кебек тыгындыгыз.

Мэчетлэрне базар ясап,халыкка намаз саттыгыз;
Ахирэтне доньяга сатып,чын-чын сэудэгэр булдыгыз.

Балаларыгыз комсызлыкны сездэн мирас итеп алдылар;
Ала каргадай,улэксэгэ барырга ойрэтуче булдыгыз.

Сезнен бар гомерегез хэрвакыт кончелеккэ янып утте;
Нилектэн,белмим,кунелегездэ бу кадэр масаю бар.

Безгэ дин дип хэрторле искелеклэрне тэкьдим иттегез;
Иске яхуд экиятлэрен кучереп язучылар булдыгыз.

Япония патшасы микадо моселман булырга тели дилэр;
Сезне уз янына чакыра--бик тиз шунда китегез!

Курегез япон халкын,нэрсэгэ кызыгалар икэн алар:
Сезнен чапаныгызгамы,эллэ динегезгэме кызыгалар?

Уйлагыз:бу изге эшкэ эз генэ булса да кочегез бармы?
Буген ярдэм итэрме логика яки фал гыйлеме?

Анда да такыр башлы булырга тэкьдим итэрсезме?
Мыеклар да юк дэрэжэсендэ итеп кырылсын диярсезме?

Бохарлыларнын сореме анда да хокем йортсенме?
Бохарилык моселманлык билгесе булсын диярсезме

Житэр,инсаф кирэк,инсаф кирэк,оятсызлар!
Японнар да чапан кисен диеп жэнжэл куптармагыз!
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 25 Окт 2012 22:08    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

ТОТСА МЭСКЭУЛЭР ЯКАН,!

Ни кыйларсын,хажи абзам,тотса мэскэулэр якан,?
Как ты будешь отвечать там,тотса мэскэулэр якан,?

Сыймас иден кин жиханга,малына мэгьрур булып;
Даже в тюрьму сыярсын,тотса мэскэулэр якан,.

"Типтереп йорден, тэтэйлэрдэ театрны сугеп;
"Нет,князь,постой!"--диерлэр,тотса мэскэулэр якан,.

Эйлэнэн,дэ эйлэнеп йоргэн икейозле муллалар
Эйлэнеп тэ карамаслар,тотса мэскэулэр якан,.

Бел,хэзер донья кяфергэ хэм син,а жэннэт эле;
"Моэминэ зиндан" булыр ул,тотса мэскэулэр якан,!

Тын,ламасан, бу нэсихэтне,язу бушка фэкать;
Эш утэр бит тын,ласан, да,тотса мэскэулэр якан,.

Житмэгэнме бер хатын,оч-дурт хатын асрау нигэ?
Бер хатынга зар булырсын,тотса мэскэулэр якан,!


"Яшен"нен 1908 елгы 1 нче санында"Гомберррт!" имзасы белэн басылган.Бу имзасын беренче тапкыр Тукай шунда куллана."Диван"нын эчтэлегенэ шигырь узе кертелмэгэн.Бу--цензура эше булырга тиеш:Матбугат буенча вакытлы комитет документларында Тукайнын бу шигыренэ карата"нежелательно" дигэн суз очрый(арх.32-ф,1-тасв,235 арх.бер.,6-7 битлэр).Шигырь1911 елда гына кайбер редакцион узгэртулэр белэн басыла"Яшен ташларында".Текс шуннан алынган.
Эсэр Солэймэн Бакырганыйнын бер шигыреннэн файдаланып язылган хэм "Яшен"дэ "Бакыргандин" дип куелган.
" Бакырган"да:
Нэ кыйлырсын, мискин адэм,
Тотса Газраил якан,?
Ничек жавап бирерсен,
Тотса Газраил якан,?
Байдырмыз дип йорден,
Фэкыйрьне кузгэ элмэй;
Байлыгын хич сэудэ итмэс,
Тотса Газраил якан,?...-

рэвешендэ килэ.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 22 Дек 2012 07:26    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Бу шигырь быел булган кузэту хэллэреннэн сон язылды 20 декабрьнын 2012 елында.

БУЛЫРМЫ СЕЗНЕ ИСКӘ АЛУЧЫ?

Татарлар – бер минутка басыгыз!
Тыңлагыз! Тыңлагыз!
Гөрләп тавыш килә,
Бу бит татар жирендә,
Гәепсез югалган,
Корбаннар сөйләшә.
Аларның тавышлары,
Тимергә суккандай көчле,
Бар якта ишетелә,
Тели уятырга татарны.
Уткән булса да күп вакыт,
Югалган корбаннарга-
Җан биреп торганнар,
Басканнар тезелеп алар,
Безнен белән сөйлэшеп алырга:
«Сез аз хәзер,
Татар булып,
Булса да-
Тездән торып.
Югалып бетмэгез,
Җырлап-биеп,
Булырмы җиде токым белүче,
Киләчәктә корбаннарны,
Аннары сезне дә-
Искэ алучы?»
Басарлар корбаннар тезелеп,
Безнең белән карарга сөйләшеп.
Ишетәсенме яшен тавышын?
Ул яшен түгел,
Ынгыраша татар корбаннары,
Татар жирләре һэм сулары.
Татар кешелэре, – бер минутка басыгыз!
Тыңлагыз! Тыңлагыз!
Горлэп тавыш килэ.
Бу бит, татар жирендә,
Гәепсез югалган,
Корбаннар сөйләшә.
Гөрли хәбәрле-кайгырган тавыш:
Бердәм татар булыгыз!
Саклагыз татар илен!
Саклагыз татар телен!
Саклагыз үзегезне!
Тынычлыкны, дөньяны!


Рашид Тимербаев
Мәскәү, декабрь 2012г.
Автордан:Ярдэм курсэткэн очен Гайсин Равиль Рахимзяновичка рэхмэтемне белдерэм.
Мне нравится ·
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 06 Янв 2013 23:39    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

СИН БУЛМАСАН,"Элгэсрел-жэдит"нен 1907 елда 3 нче санында басылган.Шуннан алынган:

СИН БУЛМАСАН!.

И матур! мин янмас идем--яндыручы булмасан;
Таммас иде жиргэ яшлэр--тамдыручы булмасан!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моннарны,-
Син мине мескен кыйлап монландыручы булмасан!

Дулкынланмас,болганмас та иде гыйшкын дингезе,-
Кочле жил тосле,эгэр син болгандыручы булмасан!

Юаныр идем бераз кояшка йэ айга карап,-
Матурлыгын белэн аларны каплаучы булмасан!

Кыргыйлыкны ташлар идем,-мине узенэ тартып,
Жир йозендэге ботен нэрсэгэ каршы куймасан!

Дэрвиштэй,аллага чын кунелдэн кол булыр идем,-
Тэшвиш белэн кунелемне аздыручы булмасан!

Кайвакыт мэжнундэй колмэс хэм шатланмас идем,-
Син агач ат остендэ атландыручы булмасан!

Язганнарым берэз шигырьгэ охшар иде,-
Хэр калэм тотканда истэн тайдыручы булмасан!
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 03 Фев 2013 15:33    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Татар теле (Наҗар Нәҗми)

Туган жирен Идел буе,
Hэр телнен бар туган иле.
Туган жирнен кебек назлы,
Жырдай монлы татар теле.

Ак алъяпкыч бэйлэсэлэр,
Озелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йозле татар теле.

Халкын кебек унган да син,
Хезмэттэ син коне-тоне.
Ир-егетлэрендэй дэртле,
Гайратлы син, татар теле.

Фэннэн сине аерса да
Гасырларнын афэт жиле,
Аксакалларындай олпат,
Акыллы син, татар теле

Ассалар да, киссэлэр дэ,
Улмэден син, калдын тере,
Чукындырган чагын да
Чукынмадын, татар теле.

Яндын да син, тундын да син,
Нишлэтмэде язмыш сине.
Доньяда куп нэрсэ курден,
Эй мокатдэс Тукай теле.

Тормэлэргэ дэ яптылар
Жэлил белэн бергэ сине.
Тормэлэрдэ дэ килмешэк
Булмадын син, татар теле.

Зинданнарны ярып чыктын,
Ялкынланып чыктын кире,
Хэттэ фашист тегермэне
Тарта алмады анда сине,
Эй син, батыр татар теле!

Кабатланмас уткэннэрен –
Гасырларнын яман чире.
Кабатлар сине гасырлар,
Татар теле, дуслык теле.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 03 Фев 2013 15:40    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

МИН МИЛЛӘТЧЕ БУГАЙ
___________
Мин милләтче бугай, бик яратам,
Хөрмәтлимен туган халкымны.
Шуңа берәү нахак бәла якса,
Җенләндерә минем холкымны.
Башка милләтләр дә ошый миңа,
Акыллы да алар, чибәрләр,
Даннар яулап алып, кешелекнең
Алгы сафларына кергәннәр.
Мин ихтирам итәм башкаларны,
Яклыйм сәнгатьләрен, телләрен.
Бөтен милли хокукларын яклыйм,
Таныйм тарихи җир-илләрен.
Алардан да шундый караш көтәм,
Үз халкыма көтәм ихтирам.
Көткәннәрем килсә, милләтчелек
Тумас иде миндә ихтимал.
Ләкин мәктәптә үк тукыдылар:
Татар-монгол, имеш, изүче.
Янәсе юк, имеш, зур тарихта
Бер генә дә татар изгесе.
Уз җире дә юк ди, бу халыкның,
Юлбасар ди, ләгънәт төшкере.
Теле дә юк, мәдәнияте дә,
Бер кирәксез, юкка теп-тере.
Китап битләрендә гел хезмәтче,
Я бер явыз уйлы басурман.
Хәтта дине начар икән моның,
Тәре генә мәңге балкыган.
Күпме гасыр шуны сөйләделәр,
Чуалмаган баш та чуалыр.
Булды, җитте, чыгырымнан чыктым
(Милләтчеләр шулай туадыр)!
Татар, дип, мин тавыш күтәрмәсәм,
Кем күтәрә, ди, ул тавышны?
Татар юлы данлы икән, дисәм,
Бу бүтәнгә яла ягышмы?
Бүтәннәр бик күтәрә бит мактап
Үз халкының үткән юлларын.
Мин дә мактыйм татар тарихын да,
Үз халкымның бөек улларын.
Халкың белән горурланыр өчен
Нигезең бар, татар баласы!
Татармын, дип, сөен.
Бөек халык
Тарихларда мәңге каласы.
Мин милләтче бугай,
Булсам булыйм.
Һәркем милләтче үз халкына.
Яман сүз әйтмәгез шул татарга,
Җен ябыша тагын холкыма. ...

(Г. Хайруллин.)
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 20 Фев 2013 23:03    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Безнен интернет.

Миллэтнен тотылса да кояшы,-
Карангылыкта нур тараттык.

Яза-яза, якты фикерлэр бирсэк,-
Миллэтебез буленмэсенгэ тырыштык.

Миллэт терелсенгэ тереклек сузлэр яздык,
Улем ишеклэрен биклэргэ тырыштык.

Дорес тарихлар язырга,без бик тырыштык,
Бастырып таратуга инде ирештек.

Хэммэбез катнашып булышабыз,
Миллэткэ кирэкле дан бирэбез.

Без интернеттэ узебезне якларбыз,
Миллэтнен кояшы итеп,бер-беребезне сакларбыз!

Рашид Тимербаев.20.02 2013г.
Мэскэу.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 27 Май 2013 17:00    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Горур булсак.
.

Боек булган горур татар,
Нигэ кунелсез хэлдэ хаман?-
Туган телен булгач татарча,
Яшэр бит халкын да.

Син эле улем турында уйлама,
Дэхшэтле утка керсэн дэ.
Яклап та халкынны була,
Без бердэм булсак кына.

Жил тегермэннэрен эзлэмэ,
Кирэкмэс,- хожум иту анда,
Танып белик «аларны»,
Куренми торганнарны.

Шулай!Тозэп булса иде тортеп,
Торле «жинаятче»сен узен курсэтеп,
Шул корэшнен сонгысы булыр,
Иркен яшэр очен татар булып.

Булган бит бездэ боек горурлык,
Артка карасак та борылып,
Коллык,тарлык,ялган куреп,
Саклаганбыз рухыбызны бердэм булып

Горур булсак,кузлэр ачылыр,
Чонки, рохсэтле доньялар тардыр,
Кэрдэшлэр,кул тотышып алга барыйк,
Горурлык мэйданында урын алыйк.

Боек булган горур татарлар,
Нигэ кунелсез хэлдэ хаман?-
Горур булсак,бездэ дэ булыр эле ,
Мэнге сунмэс, кояшлы нурлар.

Р. Тимер.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Мысли вслух и частные объявления Часовой пояс: GMT + 4
На страницу Пред.  1, 2
Страница 2 из 2

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB