На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

К 100-летию САРЫ САДЫКОВОЙ
На страницу Пред.  1, 2, 3, 4, 5  След.
 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 11 Фев 2007 01:49    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Salamandra писал(а):
В деревне, откуда моя мама родом жила и работала Сара Садыкова.

Вот бы достать новые записи для сайта или фотографии.

Кстати, появился на сайте отчет по юбилейному концерту от 25.11.2006
http://sarasadykova.su/T270107.htm
_________________
Бергэ-бергэ


Последний раз редактировалось: Гаяр (22 Янв 2015 00:50), всего редактировалось 1 раз
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Salamandra



Зарегистрирован: 10.02.2007
Сообщения: 10
Откуда: Kazan

СообщениеДобавлено: 12 Фев 2007 20:53    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Ярар, летом съезжу, нафоткаю, Алла бирсэ
_________________
Нечего, если я тут с вами потусуюсь? Улыбка
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 14 Фев 2007 23:07    Заголовок сообщения: Пока только для тех, кто следит за этой темой Ответить с цитатой

На сайте начал свою работу Творческий Союз имени С.Садыковой. Он продолжает наполняться, то там есть, что послушать.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 30 Апр 2007 02:41    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Найдены 4 песни в исполнении Сары Садыковой ! Эти и еще 2 песни теперь
на нашем сайте!

_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Hush
Акула пера


Зарегистрирован: 01.10.2002
Сообщения: 1785

СообщениеДобавлено: 05 Июн 2007 23:00    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Сайра, Сара-сандугач
http://tatyash.ru/get.php?10996|41.htm#0

ЗЫ: Скопируйте полностью гиперссылку и вставьте в окно броузера
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 06 Июн 2007 10:52    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Rahmetov писал(а):
Сайра, Сара-сандугач
http://tatyash.ru/get.php?10996|41.htm#0

ЗЫ: Скопируйте полностью гиперссылку и вставьте в окно броузера

Зур рэхмэт!
Статья Батуллы очень хорошая! Много фотографий, которых у нас нет. Она скоро будет и на нашем сайте.
По ссылке броузер статью не открыл. Я вышел на сайт "Татар яшьлэре" tatyash.ru, а там нашел по названию статьи.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Hush
Акула пера


Зарегистрирован: 01.10.2002
Сообщения: 1785

СообщениеДобавлено: 07 Июн 2007 00:27    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Там просто адрес как-то криво в форуме отображается из сылки, что я дал Улыбка

ЗЫ: Кстати, не забудьте подать сайты к участию в конкурсе - и ядерных татар и Садыковой - это ведь дополнительный рычаг раскрутки и продвижения, больше людей узнает
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 10 Июн 2007 01:42    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Rahmetov писал(а):
Там просто адрес как-то криво в форуме отображается из сылки, что я дал Улыбка

ЗЫ: Кстати, не забудьте подать сайты к участию в конкурсе - и ядерных татар и Садыковой - это ведь дополнительный рычаг раскрутки и продвижения, больше людей узнает

"Атомных татар" я подал, а "Сара Садыкова" была ведь уже?
Но, главное, статья Батуллы уже на сайте. Очень много точных, верных штрихов.
Там в конце говорится о книге. Возможно, это отрывки из книги.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Hush
Акула пера


Зарегистрирован: 01.10.2002
Сообщения: 1785

СообщениеДобавлено: 15 Июн 2007 20:16    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

У меня кстати номера газеты ТЯ с этими статьями есть. Потом, как -нибудь, с дипломом, Алла бирса, передам
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Hush
Акула пера


Зарегистрирован: 01.10.2002
Сообщения: 1785

СообщениеДобавлено: 26 Июн 2007 00:18    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Cара Садыкова
Биобиблиографический справочник
http://www.kitaphane.ru/ebooks/sadyk.shtml
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 28 Июн 2007 19:53    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Rahmetov писал(а):
Cара Садыкова
Биобиблиографический справочник
http://www.kitaphane.ru/ebooks/sadyk.shtml
А эта ссылка давно стоит на сайте, и некоторые материалы вошли в сайт.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Hush
Акула пера


Зарегистрирован: 01.10.2002
Сообщения: 1785

СообщениеДобавлено: 28 Июн 2007 23:19    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Упс, Акелла промахнулся Улыбка

Кстати, сегодня ТНВДа, в программе Хаерле ирте, Татарстан выступали авторы новой книги о Саре Садыковой, автор фонда ее имени Хусаинов.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 29 Июн 2007 11:52    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Rahmetov писал(а):
Кстати, сегодня ТНВДа, в программе Хаерле ирте, Татарстан выступали авторы новой книги о Саре Садыковой, автор фонда ее имени Хусаинов.
К сожалению, этот Фонд внимания нашему сайту не уделяет, хотя дочь С.Садыковой Альфия Айдарская не раз извещала Хусаинова о его функционировании. Да и в организации того, памятного концерта в Москве Фонд не участвовал. Вообще там, в Казани, происходят странные истории по поводу "приватизации" имени композитора.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 09 Сен 2007 22:12    Заголовок сообщения: Новинки сайта Ответить с цитатой


09.09.2007

Новая страница: Рим Хасанов - Jaña bit:- Rim Hasanov.
Новые произведения: Саяр Хабибуллин- jaña äserlär: Sajar Habibullin




_________________
Бергэ-бергэ


Последний раз редактировалось: Гаяр (03 Июл 2008 06:00), всего редактировалось 9 раз(а)
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 24 Дек 2007 19:15    Заголовок сообщения: Varis Hasanov Ответить с цитатой

Открыта страница художника Вариса Хасанова!
Rasamga Varis Hasanovka sajt bite acildi!



RAHIM ITEGEZ!
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 10 Мар 2008 22:06    Заголовок сообщения: Луиза Батыр-Болгари с нами! Ответить с цитатой


Луиза БАТЫР-БОЛГАРИ - новый член Творческого Союза им. Сары Садыковой

Luiza Batïr-Bolgari - Sara Sadïjkova isemle Icadi Berläşmäseneñ jaña äğzasï


http://sarasadykova.su/SOUZ/batir.htm


Кликнув на диски, Вы сможете услышать песни.
_________________
Бергэ-бергэ


Последний раз редактировалось: Гаяр (22 Янв 2015 00:50), всего редактировалось 2 раз(а)
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Alia
Акула пера


Зарегистрирован: 15.06.2005
Сообщения: 1451
Откуда: Germany

СообщениеДобавлено: 11 Мар 2008 15:53    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Это большая честь. Поздравляю! Роза, красная, сердечно
_________________
Ceterum censeo Carthaginem esse delendam.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение Посетить сайт автора
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 03 Фев 2009 02:37    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Зам нач СБ Татнета шул мэкэлэне куйды

Әлфия Айдарская:
«Сәнгатьне сата башладылар»

22.01.2009 16:35

Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Сара Садыйкова хакында - татарда беренче опера җырчыларының берсе, классик стильдә колоратуралы сопрано белән җырлауны беренче башкаручы һәм тәүге хатын-кыз композитор, дип әйтә алабыз. Шагыйрь әйтмешли:

Без Саралы булу белән бөек -
Тукай җаны кебек.
Без Саралы булу белән көчле -
Сәйдәш маршы төсле.

Сара Садыйкова тормышта нинди булган һәм иҗаттагы кайбер мизгелләре хакында без аның бердәнбер кызы, танылган балет биючесе Әлфия Айдарская белән сөйләшәбез.

- Әлфия ханым, cез Сара апаның яңа җырлар җыентыгын әзерләгәнсез икән. Сүзне Зур концертлар залында 24 гыйнвар көнне тәкъдим ителәчәк музыкаль җыентык турында сөйләшүдән башлыйк әле.

- Әнкәйнең яңа җыентыгы «Ил кызы», русчасы «Дочь Родины» дип атала. Җыентыкны ике телдә төзедем, редакторы да үзем. Музыкаль редакторыбыз Рәшит Моратов. Кызганыч, ул үлеп китте шул. Анда алтмыш җыр кергән. Минем максатым - әнкәйнең нәшер ителмәгән, моңарчы халык ишетмәгән әсәрләрен туплау иде. Хәер, «Ил кызы» җыентыгына инде җырланган халык арасында популярлык казанган җырлар да керде. Кичәдә беренче тапкыр гына яңгыраячак әсәрләр дә булачак. Мәсәлән, М.Шигапов сүзләренә «Атам сулышы»(1971 ел), «Тышта кар ява»(1958ел) Нәби Дәүли сүзләренә романс беренче тапкыр яңгырый. «Без икәүләп яккан учак» Әхмәт Ерикәй сүзләренә 1958 елда язылган, шулай ук беренче тапкыр яңгырый.

- Әлфия апа, cез бер җыентык чыгарган идегез инде. «Ил кызы»на Сара ханымның бөтен иҗат иткән әсәрләре кереп беткәндер?

- Юк, аның архивында тагын 138 җыры якты дөнья күрергә тилмереп ята. Алар арасында җырланган әмма нәшер ителмәгәннәре шактый. Үзем исән-сау һәм аякта чакта, бәрәр ничек иганәчеләр табып шул калган җырларны да нәшер итәргә кирәк иде. Әгәр дә үзем нәшер итеп өлгермәсәм, аларның юкка чыгуы ихтимал. Хәзерге заманда, акыллым, музейлар да, архивлар да һәркем өчен ачык.Үзләштерүләре дә бик ихтимал. Менә мондый күңелсез хәлләр булмасын өчен җырларын, музыкаль әсәрләрен бастырып калырга язсын иде инде. Аның әле 18 спектакле бар, шул спектакльләрдә 196 җыр.

- Тәкъдир итү кичәсендә 1958 елда язылган җырлар да бар дидегез. Нишләп ул әсәрләр 51 елдан соң гына - ярты гасыр узгач кына дөнья күрә?

- Сара Садыйкованың 100 еллыгына хөкүмәт 60 җыр чыгарган иде. 2000 елны «Идел суы ага торыр» дигәне халыкка таралды. Әнкәйнең архивында яткан инде алар. Кайберәүләрен эшкәртермен дип җыеп куйган, кайберләре язылган да шунда онытылып торган. Үзең артыннан оештырып чапмасаң, аны сиңа эшләп бирүче юк. Хөкүмәт бик әкрен селкенә. Аңа да ышанып торып булмый бит.

- Әлфия апа, тәкъдир итү кичәсендә кемнәр булачак?

- Минем әнкәй белән иҗат иткән, аның җырларын башкарган артистларның улларын-кызларын күрештерәсем, аларны шатландырасым килде. Мәсәлән, шагыйрь Самат Шакир белән әнкәй бик дуслар иде. Аның «Балтачым ? туган ягым» дигән шигыренә әнкәй көй язган. Аны заманында Җәвәһирә Сәләхова башкара иде. Ләкин җыр нәшер ителмәгән . Самат Шакирның кызы Зөбәрҗәтне чакырдым. Мостафа Ногманның улы Айдар киләчәк, Алла боерса. Дуслар җыелыр дип уйлыйм.

- Сара апа үзе дә шигырь язган бит әле ул...

- Әйе, менә бу яңа җыентыкта да аның үз сүзләренә язган өч җырын керттек. «Юрий Гагарин»(1961 ел), «Елыш авылы көе»(1963 ел), «Театрыма» дигән җырны (1934 елга чаклы ул Г.Камал театрында эшләгән иде.) Г.Камал театрның 50 еллыгы уңаеннан язган булган.

- Әлфия ханым, Сара апа күпкырлы шәхес булган. Җырчы да, актер да, композитор да. Әйтергә кирәк, уникаль шәхес. Ә менә cез - аның бердәнбер кызы. Әни кеше буларак ул сезнең күңелдә ничек уелып калды?

- Әни кеше әйбәт була инде ул. Ләкин, кызганыч, безнең тормыш бик катлаулы булды шул. Мин аларны бик сирәк күрдем. Башлыча мине Бишбалта бистәсендә әби белән бабай үстерде. Мин әти-әни дип аларга дәшә идем. Бик якын кешеләрем кечкенә вакытта алар иде. Әнкәйгә апа-әннә дип йөрдем, ә Газиз Айдарскийга бөтенләй әти дип әйтә алмадым.

- Әти-әни буларак алар моны ничек кабул иттеләр соң?

- О, алар театрга, эшкә шулкадәр бирелгән кешеләр иде! Алар иҗат сәнгать белән генә яши деләр. Әти белән әни ачлыкны да, ялангачлыкны да тоймады. Алар бит үз эшләрендә беренчеләр! Безнең илдә бу вакытта зур үзгәрешләр чоры, идеалларга таянып яшәгән бер вакыт. Алар ачлы-туклы хәлдә Маяковскийның үзен тыңларга, кайда яңалык, кайда яңа фикер шунда чаба иделәр. Станиславскийның иҗатына гашыйк иделәр. Алар белән миңа берара Мәскәүдә торып алырга туры килде. Әти ? Газиз Айдарский ул чакта Мәскәүдә татар театрында режиссер, әни примоданна булып эшли. Мине йоклатып алар спектакльгә китәләр икән. (Бу хакта әнкәй сөйләгән иде, үзем бик үк хәтерләмим дә.) Ә мин төнлә уянып киткән дә чәчләрем тузган килеш, елый елый теартга чапкан. Театр ишегалдында гына торабыз бит. Килеп кергәнмен театрга елап, пычыранып беткән килеш, әнкәй мине эләктереп алган да, урамга алып чыгып бик каты орышкан. «Җир тишеге булса шунда кереп киткән булыр идем» дип. Мөгаен, мин аларның планнарын боза язган булгандырмын инде. Олыгайгач әнкәй әйтте: «Ул хәл минем яшьлек хатам булган, - ди.- Без үзебез сине бантиклар тагып театрга алып барырга тиеш идек ди, мәрхүмә. Әни буларак, таләпчәнрәк иде. Бервакыт шулай Мәскәүдә яшәгәндә, урамдагы балалар мине котыртып: «Синең әниең актриса, акчасы күп , кесәсеннән акча ал да, әйдә, кибеткә барабыз», - дип котыртты. Мин әнинең кесәсеннән акча алып чыктым да, киттек кибеткә. Үзебез теләгән тәм-томнар җыеп Большая татарская урамы буеннан ашап кайтып килә идем каршыга әни килә... Ну бирде әни кирәкне. .. «Алтын ятса да алма, кеше әйберен алма», - дип мәңгелек сабак ясады.

- Сара апаның тормышы катлаулы уза. Ире Газиз Айдарский үлгәннән соң , Казанга кайткач, сезнең тормыш бик авыр булган икән...

- Шул заманнарда әни бөтен сәхнә күлмәкләрен базарга алып чыгып сатып бетерде бугай. Без икешәр көн ач утыра идек. Әни сер бирмәскә куша. Кызым синнән сорасалар, ашамадык дип әйтмә ди торган иде. Берзаман безнең хәлне белергә бер Кырым татары артисты кергән икән. Ә мин аңа безнең ике көн ашаганыбыз юк, дип әйткәнмен. Ә ул кеше кибеткә чыгып безгә азык-төлек алып кергәч, мин туйганчы ашаганымны хәзер дә хәтерлим. Ул нинди авыр тормышта яшәсә дә, гел яхшылыкка омтыла иде.

- Минем белүемчә, cез бик кечкенәдән бик мөстәкыйль бала булгансыз.

- Әйе, тугыз яшьләр чамасында Уфага бардык. Шунда әни мине бер дусларында калдырып каядыр гастрольгә китте. Мин шулай Уфа буйлап йөргәндә игълан укыдым, балет мәктәбенә 12 яшькәчә балалар җыялар икән. Шунда барып кердем.Үз-үземә һөнәрне тугыз яшемдә сайладым. Мин Лениградка укырга китеп бардым. Минем янга әни ел саен килеп йөрде. Сугыш башлангач, без әнкәй белән Казанда бергә ачлы-туклы яшәдек. Ул елларның афәтләрен бергә күрдек. Госпитальләрдә бергә концерт биреп йөрдек. 1952 елда мин кияүгә чыкканчы әнкәй белән яшәдем.

- Апас районы Тутай авылында Сара апаның музее бар бит әле...

- Бик матур музей, андый музей Татарстанда да юк. Тутайда музейны 1992 елны ачтылар. Ул авыл халкы теләге белән тормышка ашкан проект. Башта музей клубның бер бүлмәсен били иде. Ул музей ачылышына барганда, мин үз гомеремдә беренче тапкыр татар авылына аяк бастым. 100 еллыгына аерым йорт салдылар. Үзенчәлекле, заманча килеп чыкты. Музейда меңнән артык экспонат саклана. Әнкәйнең анда шәхси әйберләре бик күп. Анда мин сәхнә ясадым. Шул сәхнәдә концертлар бирдек. Үзем бик еш булам музейда, әле җәй буе анда опись ясап картотека төзеп утырдым. Әнкәйнең җырларын башкарган 28 җырчының зурайтып фотоларын элеп куйдым. Әнкәй монда син хәзер үзең генә түгел дидем.(Көлә) Апастагы музейда мин үземне әнкәй янына килгән кебек хис итәм. Килгәч тә музыка куям, җырлыйм, елыйм, биеп тә алам. Әлбәттә, монда эшләнеп бетмәгән эшләр күп әле. Район җитәкчеләрен туйдырып та бетердем бугай инде.

- Сара апаны бик туры сүзле, гаделлек яратучы шәхес икәнен беләбез.

- Әйе, бик туры сүзле иде, мәрхүм. Мин үзем дә әнигә ошаган. Ник, дөресен әйтү начар түгел, минемчә. Әнкәй курыкмыйча, уйлаганын кешенең йөзенә әйтә ала иде. Гомере буе көнчеләреннән җәва чикте. Аның тормышында да, иҗатында да менә шул көнчелек зур роль уйнады. Әммә ул бик көчле һәм оптимист хатын булды. Авырлыклар килгәндә беркайчан да сыгылып төшмәде, мин зарланып алганда да, «и, кызым вакытлар узгач бу хәлләрне көлеп-көлеп искә алырбыз әле»,- дип әйтә торган иде. «Мине бит халык үстерде», - дип еш кабатларга ярата. Чыннан да, халык мәхәббәте белән генә яшәде дә инде ул. Әнкәй никадәр генә көчле һәм туры кеше булмасын, шул ук вакытта балаларча самими дә иде. Кешеләргә ышанычы зур булды. Халык белән аралашырга яратты. Әле олыгайгач та, мин әнкәйнең хәлен белергә барам, 15 минут сөйләшеп утыра алмыйбыз, телефон шалтырый, я булмаса яшь җырчылар әсәр өйрәнергә килә, алар гына чыгып китә икенче берәүләре ярдәм сорап килә. Ул үзеннән ярдәм сораган һәр кешегә булышып яшәде.

- Әлфия апа, Сара ханымның коммунизмга ышанганын әсәрләреннән дә күреп беләбез.

- Әнкәй чын коммунист иде. Илдә барган һәрбер яңалык белән кызыксынып яшәде. Бер вакыйганы искә төшереп үтәсе килә. Әнкәй Гөлшат Зәйнәшева белән дус. Гөлшат шигырь язган саен әнкәйгә укый торган иде. Менә бер көнне ул шалтырата, шигырь укымакчы, ә әнкәй «тукта, тукта аннары укырсың, телевизордан Брежнев сөйли»,- дип трубканы куя. Башкаларга әйтмәгән серне сезгә әйтәм, коммунист булса да, җырлый-җырлый, бик матур итеп Коръән укый белә иде. Әни янына карчыклар җыела. Шулар белән рояльдә уйнап җырлашып та утырырга яратты. Хәзерге тормышны күрсә, әнкәйгә бик авыр булыр иде. Иң аянычы шул: хәзер сәнгатьне сата башладылар.... Ничек инде ул, мин үзем дә аңламыйм, җыр язасың да, аны сатып җибәрәсең?.. Башка сыймаслык хәл. Сара Садыйкова беркайчан да җырларын сатмады. Ул әсәрләрен чын күңелдән җырчыларга өләшә иде. Базар мөнәсәбәтләре диләр дә, һәрнәрсәне сатарга, алырга тотыналар. Мин моны кыргыйлык дияр идем. Чын сәнгатьне сатып та, алып та булмый. Аңа сокланырга гына мөмкин.

Әңгәмәдәш - Мөршидә Кыямова

http://www.intertat.ru/clauses/?pid=6464/

Альфия Айдарская: «Искусство начали распродавать» (на русском языке)
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Зам нач СБ Татнета
Постоялец


Зарегистрирован: 12.12.2008
Сообщения: 240
Откуда: "СВЯТАЯ РУСЬ"

СообщениеДобавлено: 04 Фев 2009 20:02    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Гаяр писал(а):
Rahmetov писал(а):
Кстати, сегодня ТНВДа, в программе Хаерле ирте, Татарстан выступали авторы новой книги о Саре Садыковой, автор фонда ее имени Хусаинов.
К сожалению, этот Фонд внимания нашему сайту не уделяет, хотя дочь С.Садыковой Альфия Айдарская не раз извещала Хусаинова о его функционировании. Да и в организации того, памятного концерта в Москве Фонд не участвовал. Вообще там, в Казани, происходят странные истории по поводу "приватизации" имени композитора.


Иптэш Гаяр эфэнде , колагын,а гына эйтим эле .
Мин Хусаинов белэн сойлэшкэн идем бу турда , э ул эйтэ "Мин "Мишэрлэр" белэн дус тугел" , - диде .
Нигэ алай син ? - дигэч .
Алар безнен, татар Сара апаны "мишэр"гэ эйлэндерэ , прихвазировать , башладылар , - диде . Смех
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 08 Апр 2011 18:46    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой


"JARALÏ JAZMÏŞLAR" - S.Sadïjkova turïnda film

_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
На страницу Пред.  1, 2, 3, 4, 5  След.
Страница 4 из 5

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB