На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

М.Юныс белэн очрашу - Встреча с М.ЮНУСОМ

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6985

СообщениеДобавлено: 24 Фев 2009 11:07    Заголовок сообщения: М.Юныс белэн очрашу - Встреча с М.ЮНУСОМ Ответить с цитатой

Мәктәптә очрашу (ничек бар шулай).


2008-нче елның соңгы көннәренең берсендә (22.12.2008 язучы Миргазиан Юныс, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, 1186-ынчы номерлы Мәскәүдә татар мәктәбендә укучылар беоән очрашты. Мәктәп директоры Лемма Исхаковна җылы каршылады, кабинетыда бераз сөйләшеп алдык, чәй шунда, пәрәмәчләр. Таныштырды мәктәп хәлләре белән, Префект башлыгы Зотов әфәнденең мәктәпкә еш килүләре һәм аны пәрәмәчләр белән сыйланулары турында да онытмады әйтергә.
- Пәрәмәчне барысыда ярата - ди Лемма ханым. Күренеп тора Лемма Исхаковна түрәләр белән эшли белә, оста оештыручы, җебеп калганнардан түгел. Мәктәп озак түгел яңа бинага күчкән, матур итеп җиһазландырылган, эчтән-тыштан ялт-йолт итеп ялтырап тора, бер чүп әйбер юк. Башта татар мәктәбенә балалар бакчасы бинасы бирелгән иде, бер-ике ел элек махсус бина төзеде шәһәр. Менә шушы яңа мәктәп бинасында М. Юныс кунакта утыра, мәктәп директоры Лемма Исхаковнаны тыңлап. Мәктәп алдында М. Җәли һәйкәле басып тора, һәйкәлне яңа гына куйганнар, шушы елның 25-еншенче октяб көне. Мусаның кулында дәфтәр, күзләрен каядыр еракка текәгән. Һәйкәл М. Җәлилгә әллә ни охшамаган төсле, Лемма Исхаковна әйтүе буенча, Җәлилнең кызы Чулпан, сынны әтисенә ошаткан?
Залда бер җитмешләп укучылар җыелган, М. Юнысны тыңларга дип килгәннәр, өч сыйныф укучылары җыйналганнар. Бу мәктәпкә татар язучылары килгәлиләр икән, биредә драмматург Туфан Миңнуллин булып киткән, китапларын бүләк итеп калдырган.
Кызык бит. Менә язучы татар мәктәбе укучылары каршында басып тора, ничек сүз башларга дип баш катыра. Кайсы телдә сөйләргә, татарча сөйләсә аңларлармы икән? Әллә русчамы сөйләргә?
Ничек инде татар әдәбиәте турында татар язучысы, татар балаларына рус телендә сөйләсен? Бу бит бернинди мантыйка сыймый торган хәл. М. Юныс сүзен шулай башлады, - нинди телдә сөйләшәбез, татар телендәме, рус телендәме? Залдан бигүк кыю булмаган берничә тавыш яңгырады, ?татарча?, дип.
-Күтәрегез кулларыгызны, кайсыларыгыз татарча аңлый, дип сорады әдип. Бер 70-80 процент куллар күтәрелде.
-Ә кемнәр бөтенләй аңламый? Кто не понимает татарского?-дип русча кабатлады М. Юныс сүзен. Бер унлап куллар күтәрелде залда.
М. Юныс ике телдә әңгәмәне алып барды, өлешчә татарча, өлешчә русча. Сүз барды әдәбият һәм әдипнең тәрҗемәи хәле турында (танышмак ниәте белән), мәктәптә укуллары, сугыш вакыты, колхоз кырларында эшләү, авыр вакыт. Армиядәге хәлләр турында, анда очкычылар мәктәбендә укулары, укуны тәмамлагач хәрби штурман дәрәҗәсенә ия булып, лейтенант погоннары тагып, көнчыгышта Япониягә каршы сугышта катнаша.
Әле тагы бер кызык хәлен искә төшерде, армиягә киткән икән ул нибары 5 сыныф кына бетереп, ә очкычычлар мәктәбенә алалар 10 сыйныф бетергәннәрне генә. Аңа туган авылы Исәргәп мәктәбеннән 9 сыйныф бетергән дигән справка җибәрәләр, аның сорауы буенча. Менэ шушы справка белән керә, укый, бишлегә бетерә. Соңгыдан, армиядән кайткач, Запорожье шәһәрендз украин телендә урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап хәрби юридик академиягә укырга керә. Әммә аңа карамастан, академиядән студентларны кыскартырга туры килгәч, беренче булып М. Юнысны кыскарталар. Чөнки анда күбесе шәкертләр генераллар, райком секретарь балалары булалар, ә Миргазиан абый гади колхозчы гайләсеннән булгач, аның андый терәге юк.
Армиядә булган чакта, сугыш беткәч, Миргазиан Юныс экипажы яшь очучылар төркемен уклардан атарга өйрәтеп, үз очкычлары койрыгына мишень тагып һавада күнегүләр үткәрәләр. Шулай бер заман очкан чакта, берәүе ялгыш прицель алып, М.Юныс очкычының руленә тиә һәм очкычлары рульсыз калып сопкага килеп бәрелә, командир һәләк була, ә Миргазиан абыйның бөтен сөякләре сынып, эчке органнары җәрәхәтләнеп, нык имгәнә, әммә исән кала. Озак вакыт госпитальдә ятып чыга, хәрби частьтән сәләмәтлеге аркасында азат итәләр. Соңгыдан Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Берничә ел укыганнан соң, сәүдә флотына эшкә урнаша, мореходка институтына укырга күчеп, аны тәмамлый, штурман була. Менә шулай итеп, ике диңгез штурманы була да китә Миргазиан абый. Ә шушы ике диңгезләрдә йөзәр өчен күпме сынаулар узганын сөйләп тормады, аның һәләкәткә дучар булганлыгын мин өстәдем инде, үзе шушы хәлләр турында сөйләргә яратмый. Шуннан аның диңгезгә юлы башлана. М. Юныс дүрт мәртәбә җир шарын әйләнеп чыга, бик күп илләрне күрә, инглиз, итальян, испан телләрен үзләштерә, һәм шушы телләрдә чыгышлар ясый, хәттә инглиз телендә мәкалә язып Лондонда шушы мәкаләне бастырып-та чыгаралар.
Миргазиан абый матур итеп балаларга Венеция, Савонна дигән итальян шәһәрләре турында һәм һәр җирдә төрки-татар сүзләрен ишетеп, шулардан мисаллар китереп сөйләде. Менә бер мисал, Савонна шәһәренең исеменә игътибар итеп болай диде: - бу шәһәрдә сабын кайнатканнар, мыловаренный заводлар булган, сабын-савонна, шуннан шәһәргә Савонна исеме биргәннәр, һөнәри исем.
Билгеләнгән вакыт тиз уза диләр бит, балалар белән очрашу вакыты да тиз үтте. Ничек үтте дип кызыксынучыга була әйтеп, әйбәт үтте дип, әммә мондый җавап бер яклы гына булып яңгырар, чөнки шушы очрашуны бәяләү шактый кыен булачак. Нинди бәя бирергә, уңышлы дипме, әллә уртача гынамы? Укучылар тавыш-тынсыз тыңладылар тыңлавын язучыны, әммә сораулар бирүче булмада араларыннан. Хәттә Миргазиан абый берничә мәртәбә сорапта карады укучылардан, ?сорауларыгыз бармы? Бәлки сезләрнең сорауларга җавап биреп әңгәмә җанлырак үтәр?, дип. Залдан сораулар булмагач сөйләвен дәвам итте.
- Татар язучыларыннан кемнәрне беләсез, дип сорагач укучылардан. Бер малай Г.Тукай, М. Җәлил дип шушы ике исемне белән чикләнде. Бүтән берәүдә залдан кушылмады. Ә бүгенге язучыларны бөтенләй белмиләр булып чыкты. Күренә ки, балалар татар әдәбиәтен белмиләр, өйрәнмиләр, билгеле инде, белмәгәч нинди сораулар тусын укучыларда? Шулай итеп балалар белән очрашу тәмамланды, дәрес вакыты бетте, укучылар залдан чыга башладылар. Лемма Исхаковна тәкдим итте, мәктәп балалары белән фотога төшәргә. Соңгыдан безне мәктәп белән таныштырып йөрде татар теле укыиучысы Люциә ханым. Бу ханым КДУ бетергән югары белемле укытучы, Люциә Рәшит кызы Рәхмәтуллина, дип үзен таныштырды. Тагы берничә укытучылар татар телен укыталар икән; 1-2-енче сыныфларда ? Венера Исхаковна (җырчы Роза Хәбибуллинаның әнисе), 3-4-нче сыныфларда ? Надирә Исхаковна, 5-6-нчы сыныфларда ? Гүзәл Ярулловна Арсланова, 7-11 сыныфларда укыта Люциә Рәшит кызы?
Мәктәптә төрле түгәрәкләр эшләп килә, җыр-бию, театр-драмма түгәрәге, татар көрәше, нәфис гимнастика беләндә да шөгелләнәләр икән. Бер класста бәләкәч кызларны шуңа өйрәтеп маташа иде бер марҗа укытучысы, тегү, апликациә буенча махсус бер түгәрәк эшләп килә, рәссам түгәрәге, хәттә алар икәүләр, берендә рәсемнәр-сүрәтләр ясарга өйрәнәләр, ә икечесендә төрле куластында булган әйберләрдән сыннар ясарга өйрәтәләр.
Матур гына китапханәләре бар, бүлмәнең уртасында китап киштәләре урнашкан, анда русс әдәбияты томнары тезелеп яталар. Китаплар барда яңалар, затлылар, шунда уң як дивар ягындагы киштәдә берничә татар китаплары да бар, Г. Тукай һәм балалар өчен махсус китаплар татар телендә. Китапханә эчендә тагы бер бүлмә, ишегенә язылган ?Музей? дип.
- Ә башка татар телендә китаплар юкмыни китапханәдә, дип сорагач, Люциә ханым, әйтә, бар ди, менә алар музейда урнашканнар, ди. Татар китаплары музей экспонатлары булып чыгамыни? Музейга кереп карадык, анда татарлар өйләрендә булган төрле әйберләр, чуклы сөлгеләр, яңа эшкәртелгән сандык, чыршау артында ятау урыны, шунда тальян гармунь, татар баяны, домбра. Миргазиан абый гармунны алып уйнап карады, әлегә гармунь уйнардый, тавышы бар.
Татар китаплары шушы музейда, шкаплар эчендә икән, күренмиләр, чөнки шкап пыялалары үтә күренмәле түгелләр. Шактый гына татар китаплары бар икән, Т. Миңнуллиның бер унлап томнары, Г. Бәшир, М.Җәлил һ.б. әдипләрнеке. М. Юнысныңда биредә китаплары бар булып чыкты, хәттә берәүен үзедә белми икән басылганын, анысын мәгариф бастырган икән.
?Татар кмитапларында үзәккә урыс китаплары янына киштәгә куярга кирәк иде?- дибез, ?биредә музейда булгач, укучыларга файдаланырга читендер?? ?Юк диләр, татар теле укытучысы белән музей мөдире, бернинди авырлык юк, музей һәр вакыт ачык, керәләрдә алалар, укыйлар?- диләр. ?Шулайда- дибез, ?китапханәдә барча китаплар бергә булсыннар иде. Сезнең китапханәдә рус әдәбиәте түрдә, ә татар әдәбиәте музейда йозак астында. Җитмәсә, татар мәктәбе бит бу, биредә татар китаплары түрдә булырга тиеш, ә рус әдәбиәте янәшәдә, булсын?- дибез.
- Юк, ди Люциә ханым, -безне департаментан килеп тикшерәләр, әгәр сез әйткәнчә эшләсәк, шелтә бирәчәкләр, ди.
Менә сиңа мә! Шелтәдән куркып үз китапларыңны түргә куйма, чүплеккә куй булып чыга бу.
Татар теле кабинетында булдык, мин укыган чакта төрле фән укытучылары классларга кереп, үз фәннәреннән белем бирәләр иде, әле икән киресенчә, балалар кабинеттан-кабинетка йөреп фәннәрне өйрәнәләр. Заманалар үзгәрү белән уку ?укыту тәртибе дә үзгәргән, шулай уку тәртибен камилләштергән булып, татар теле дәресләрен елдан- ел кыскартып, инде хәзер бөтенләй дәреслекләрдән төшереп киләләр. 9-нчы сыйныф укучыларына татар әдәбиәт дәреслеге балалар өчен әкиәттән башлануы моны раслый. Бу әкиәтләрне баларга сөйлиләр иде элгәре әле мәктәпкә йөрми торган 4-5 яшлекләргә. Татар теле, шушы татар мәктәбе дип исәпләнгән мәктәптә дәрестән тыш кына керә икән, ягни факультатив рәвешендә генә.
Әле аңлашыла, ни өчен Мәскәү чиновниклары ярата Лемма Исхакованы, татар телен мәктәптән куып чыгаргач, дәресләрне төрле түгәрәкләр белән алмаштырып, күз буяп күрсәткән өчен.
1186 номерлы татар мәктәбе яңгырый төрле концертларда, шушы мәктәп балалары җырлый-бии, конкурсларда катнаша, призлы урыннар яулый, шул җитмәгәнме?
- Татар теле атнасына өч сәгать керә - ди, Лемма ханым. Шушы өч сәгатькә сыя икән, җыр-бию, драмма түгәрәкләредә. «Татар телен безнең мәктәптә җырлап өйрәнәләр», ди Лемма ханым.
- Безнең выпускниклар төрле Мәскәү институтларына керәләр, укыйлар. Начар укыткан булсак керәлмәсләр иде бит, ди Лемма Исхаковна. Ни әйтәсең моңа? Чынлапта шулай, керәләр институтларга, укыйлар. Ә урыс мәктәпләрен бетергәннәре керәлмиләрмени? Алары да бит керә, нинди соң аерма шушы мәктәпләр арасында? Югары уку йортларына керү - кермәү, татар мәктәбе өчен критерий булалмы соң? Кемнәрне әзерли безнең Мәскәүдәге 1186-нчы номерлы татар мәктәбе?
Әле бүгенгесе көн, татар телен укыту мәктәпләрдә закон буенча тыелмаган, ә безнең мәктәп татар телен укытуны түгәрәкләргә күчергән инде. Болай татар теле шушы мәктәптә бар шикелле, татарча җырлыйлар бит, әммә җыр түгәрәген берничектә татар теле дәресе дип атап булмый. Нинди сизгер, нинди уяу безнең татар, әлегә закон кертелергә тиеш 2009-нчы елның сентябрендә генә, әлдә кертелсә, ә безнең мәктәп татар телен дәрестән күчергән инде җыр-бию түгәрәгенә, дәрестән соң күңел ачуга.

М. Миначев, ХД ?Ватан? фиркасы рәисе.
Мәскәү 27.12.2008 ел.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB