На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Татар зиратын яклап

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 29 Май 2009 21:00    Заголовок сообщения: Татар зиратын яклап Ответить с цитатой

Фәүзия Бәйрәмова


28 май көнне татар халкының Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, Чаллы прокуратурасы тикшерүчесе Галимулинның рөхсәте белән, Алабуга шәһәрендә булды. Биредә ул вандаллар тарафыннан җимерелгән татар зиратында өмә уздыручылар белән очрашты, татар иҗтимагый үзәгендә булды, мөселман зиратын мәсхәрәләүчеләргә җинаять эше ачуны сорап, Алабуга прокуратурасына гаризасын тапшырды.

Цитата:
Алабуга шәһәре прокуратурасына,
Прокурор Захаров И.Г.-ка
Чаллы шәһәренең Ш.Усманов урамы, .... дә яшәүче
Бәйрәмова Фәүзия Әүхади кызыннан


Г А Р И З А


Шушы елның май урталарында Алабуга шәһәренең иске татар зиратында вәхшилек /вандализм/ күренешләре булганлыгы билгеле булды ? биредә иллегә якын кабер мәсхәрәләнгән, ташлар җимерелгән, чардуганнар ватылган һәм читкә чыгарып ташланган була. Халык бу хакта Алабуга татар иҗтимагый үзәгенә хәбәр итә, бу турыда мәгълүмат ?Азатлык? радиосында һәм ?Безнең гәҗит? газетасында да булды.

2009 елның 28 май көнне мин Алабуга шәһәренең иске татар зиратына килеп, бу вәхшилек галәмәтләрен үз күзләрем белән күрдем. Зиратны тәртипкә китерергә җыелган халык бу турыда елый-елый сөйләде. Мин татар зиратын мәсхәрәләүне милләтебезгә каршы кылынган явызлык, дип исәплим һәм бу факт буенча җинаять эше кузгатуыгызны сорыйм. Бу вәхшилекне эшләүчеләр тотылырга һәм закон каршында җавап бирергә тиешләр.

Шунысын да әйтәсем килә, Алабуга шәһәрендә рус зираты, аның янындагы немец, япон каберлекләре дәүләт тарафыннан саклана, ә иске татар зираты ташландык хәлдә, анда милиция дә, камералар да юк. Бу мәсьәләне дә хәл итүегезне сорыйм.

Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.

2009 ел, 28 май.

_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 04 Июн 2009 21:01    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Гафиулла Газиз
Бәйрәмова ?Зират эше?н прокуратурага бирде


Бәйрәмова Алабуга ТИҮе әгъзаләре белән Зиннур Шамовның җимерелгән кабере янында

Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова Алабуга прокуроры Захаров исеменә зираттагы явызлыкны эшләүчеләргә карата җинаять эше ачуны сорап гариза язды.

Алабуганың ТИҮе мәсхәрәләнгән татар зиратындагы каберлекләрне тәртипкә китерү буенча берничә көн өмә уздырган. ?Азатлык? хәбәрчесе килгәндә дә 7-8 кеше катнашында өмә дәвам итә иде һәм ?Алабуга нуры? газетасы журналистлары вәхшилеккә дучар булган зират хакында беренче тапкыр мәгълүмат алырга килгәннәр, кабер ташалырын ватканнан соң бер атна вакыт узгач.

Шулай да зираттагы җимерү турында халык ишеткән һәм алар бирегә килеп туганнарының каберлекләрен тазарталар. Шундыйларның берсе Әлбинә Фәйзуллина. Аның кияве урыс икән, зираттагы мәхшәргә урыс кияве дә түзмәгән, елаган.

Халыкны елаткан, тетрәндергән зират вакыйгасына әлегә кадәр эш ачылмаган булып чыкты. Югыйсә, Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүтов 25 май көнне шәһәр җитәкчеләренә, прокуратурага язган гаризаларын ?Азатлык? хәбәрчесенә күрсәткән иде.

Димәк, язылган гаризалар органнарга тапшырылмаган. Зираттагы кайбер кешеләр: ?ТИҮ кешеләренә әлеге вакыйга турында беркая да язмаска киңәш иткәннәр?, диделәр. Киңәш итү булганмы, кемнәрдән һәм кемгә, монысын ачыклап булмады.

ТИҮ рәисе Рафыйк Мәхмүтов: ?Бу эшне болай гына калдырмыйбыз?, ди. Шулай да әлегә кадәр бер генә гаризасын да тиешле органнарга тапшырмаган.

Алабуганың бу зиратында Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова да булды.

?Вакыйга мине тетрәндерде. Алабугада зиратлар шактый. Урыс шагыйрәсе Цветаева күмелгән зират бар. Ул дәүләт тарафыннан саклана. Анда һәр кабер ташы исәптә. Шушы ук зират янында алман һәм япон әсирләре зиратларын да саклыйлар, фашистларныкы булса, чөнки алманнар һәм японнар моңа зур акчалар бирә. Ә менә борынгы татар зиратын саклаучы да, яклаучы да юк. Монда хан балалары, муллалар, соңгы чорда язучылар, депутатлар, сәясәтчеләр күмелгән.
Мондагы җимерү ТИҮгә генә кирәк булып чыкты. Моңа аларның гына көче җитми. Халык, хәтта президент катнашы кирәк. Бүген каберебезне актаруга сүз әйтмәсәк, иртәгә өйгә кереп җимереп чыгып китәчәкләр. ФСБ юк эшне бар итеп безгә җинаять эше ачты. Эшне татар тарихын ваткан вәхшиләргә ачарга кирәк иде. Монда эш ачылмаган. Милли мәҗлес хокуклары белән бу эшне күтәреп чыгабыз?, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Зиратка килгән халык һәм Фәүзия Бәйрәмова татарның танылган язучысы Авзал Шамовның туганы Зиннур Шамов каберенә зур тетрәнү белән карап тордылар. Милли мәҗлес рәисе Алабуга ТИҮе идарәсенә барып шәһәр прокуроры И.Захаров исеменә зираттагы явызлыкны эшләүчеләргә карата җинаять эше ачуны сорап гариза язды.
Алабуга җәмәгатьчелеге башкара алмаган эшне Чаллыдан килеп, үзенә дә эш ачылган Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова башкара. Ул гаризасын татарча яза һәм аны Алабуга прокуратурасы кабул итә. Ә менә Чаллы прокуратурасы белән Фәүзия ханымның татарча сөйләшүе барып чыкмый.

?Чаллы прокуратурасындагы тикшерү эшләремне урысча алып баруга каршы килеп, тикшерүче Рөстәм Галимуллин исеменә гариза яздым. Анда сорау алу, беркетмәләр язу һ.б. эшләр татарча гына барсын, диелә. Тәрҗемәчедән баш тарттым. Әгәр тикшерүче татарча белсә, шул җиткән. Галимуллин моңа каршы килде. Соңгы сорау алуда бер сәгать эзләгәч кенә тәрҗемәче тапты. Бу укытучы ханым үзенең мәхкәмә терминнарын белмәвен таныды. Мин ахыргача үз кыйбламда торачакмын. Туган телемә сыендым, азакка кадәр туган телем белән барырга ният итәм?, Бәйрәмова.

Azatliq Radiosï
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Былтыр
Постоялец


Зарегистрирован: 18.11.2003
Сообщения: 155
Откуда: Tatarstan, Qazan

СообщениеДобавлено: 05 Июн 2009 11:02    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

http://community.livejournal.com/tashlar/19320.html
- мәглүматыгызны шунда да күчердем.
рәхмәт.
_________________
Татарская рассылка
http://subscribe.ru/catalog/culture.world.tatarlar

Ташлардагы татар тарихы http://tashlar.narod.ru/
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение Посетить сайт автора
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB