На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

"ЭБИМЕ", "ДЭУ ЭНИМЕ" ?

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
САМ
Акула пера


Зарегистрирован: 21.06.2009
Сообщения: 1028
Откуда: РФ-Россия-Святая Русь

СообщениеДобавлено: 02 Сен 2009 04:50    Заголовок сообщения: "ЭБИМЕ", "ДЭУ ЭНИМЕ" ? Ответить с цитатой

РАВИЛ ҺАДИ: "ӘБИМЕ", "ДӘҮ ӘНИМЕ"?

ИСӘНМЕ-САУМЫ?

Соңгы чорда чит телләр белән мавыгып татар үз телен бозып куллана...

Гадәттә татар сөйләшкәндә эшне тулысынча ничек эшләгәнен әйтеп бирә, я сораша: "Барып кайттыңмы?", "Килеп китте", "Ашап алды", "Эшләп куйды", "Сугып екты", дип әйтә. Очрашып аерылышканда элек: "Исән-саумы?", "Исән-сау бул!" - дип сөйләшәләр иде. Урыс бу аралашуны бер сүз белән генә әйтә: "Здравствуй!", йә "До свидания!". Урыс теле йогынтысы белән татар да: "Исәнме", йә "Сәлам" белән "Сау бул" диеп, кыскартып куллана башлады.

Татар телендәге "исәнме" сүзен үзгәртеп урыс теленә "жив ли" дип тәрҗемә итәләр. Татар телен өйрәнүчеләр кайвакыт бу төгәл булмаган тәрҗемәгә игътибар итеп мыскыллап: "Что, татарам и так не видно что ли?" дип әйтәләр. Бу гаделсезлекне ачыклап алыйк.

"Исән саумы?" дигән сорауда кеше арадашчыдан нинди хәлендә булуын сораша.

"Исән" сүзе "жив" дигән сүз түгел. Кешенең үлгән-үлмәгәнлеге болай да күренә. Монда "исән" сүзе истәлек турында сорашуга туры килә. Әгәр дә кешенең хәтере булмаса, сөйләшүнең мәгънәсе юк. Бу кешенең хәтере булмаса, аңа теләкләр генә әйтергә була, сорашуның мәгънәсе юк. Кеше авыру булса, монда хәлен белешеп киңәшләр бирергә, йә бу авырудан сакланып дәвалану буенча тәҗрибә җыерга була. Ә инде исән-сау булса үзара уртаклашып, киңәшләшеп, килешеп була... Татар арасында аралашу соңгы чорда чикләнгәнгә бу бозыклык килеп керде дә...

"Сәлам" сүзенә дә игътибар итик. "Исән-саумы?" дигәнне "Исән саулымы?" дип тә әйтергә була. "Исән" сүзе гарәп теленә ятышлы булмаганга бу әйтемдә кулланып булмый. "Саулымы" яңгырашы буенча гарәп теленә якын. Гарәп теленә төрки сүзләр сөйләм теленнән күчкәнгә күрә гарәп теленең орфоэпиясе нигезендә үзгәрә. Шулай итеп, татар сүзе "саулымы" гарәп теленә "сәлам" булып килеп кергән. Ә хәзер без ислам диненә бик мавыгып, гарәп телен татар теленнән өстен күреп, үз сүзләребезне бозып гарәпчә әйтәбез.

"ӘБИМЕ", "ДӘҮ ӘНИМЕ"?

Кечкенә чакта төрле якта, авылларда кунакта булырга туры килде: Казан артында, Чаллы ягында, Пермь өлкәсендә. Анда яшьләр өлкән яшьтәге апаларга һәм ата-аналарының әниләренә "әби" дип кенә дәшәләр иде. Ләкин 70 еллардан алып татар теленә "әби" мәгънәсендә "дәү әни" сүзе керә башлады.

XX гасыр башында әбигә "дәү әни" дип дәшкән булсак, аны мыскыл итү булыр иде. Чөнки төрки дөньясында ир-ат саны азрак булган. Шуңа күрә еш кына бер ир-ат үлгәч, аның гаиләсе якын туганының гаиләсенә кушылган. Безнең төбәктә таралып җитмәсә дә, Ислам дине йогынтысында бай татарлар берничә хатынга өйләнгән. Икенче, өченче хатыннар беренче хатынның ризалыгы белән яки аннан соралмыйча тормышка алынган. Андый күпхатынлы гаиләдә балалар өчен беренче хатын иң хөрмәтлесе булган. Шуңа күрә әтисенең иң хөрмәтле булган беренче хатынына балалар "дәү әни" дип дәшкәннәр.

Совет чорында алып барылган интернациональ сәясәт татарның динен бетергән. Шул дингә бәйләп татар урыс мохитенә туры китереп, гаиләдә бер генә хатын тота башлаган. Хәзер кызлар күп булгач, ир-ат икеләнеп, кызлар сайлап өйләнмичә дә вакыт уздыра. Шуның белән татарның гомере мәгънәсезгә узып та бара.

30 елларда татар телендәге «дәү әни» сүзенең куллану даирәсе юкка чыккач, милләттәшләребез өч тапкыр алфавит алмаштырып, үз тарихын онытып, «дәү әни» сүзенә алман, француз һәм инглиз телләрендәге әби сүзенә тиңдәш булган grand mother, gross muter (дәү әни) сүзләренең мәгънәсен күчерә башлаган.

Кечкенә чактан безнең әби-бабаларыбыз үз әбисенә «әби» дип дәшкән, шулай ук урыслардан «бабуля» дигән сүзне ишетеп йөргән. Кайбер әбиләр «дәү әни» сүзен кабул итә алмыйча, татарча начар сөйләшкән оныкларының урыс телендәге «бабуля»ны кулланып сөйләшүләренә күнегә баралар. Әмма болай дәшү алар күңеленә ятмый, кыенсыну тудыра.

Ахырда шуңа ияреп татар телендә куллануда булмаган бабай сүзен кимсетеп, «дәү әти» сүзе дә килеп чыккан... (Монда әнинең беренче ире турында сүз барамы әллә?..)

"СИНМЕ, СЕЗМЕ?"

Әле XX гасыр уртасында гына Аллага татар "син" дип дәшкән... Бүген каладагы татар халкы, хөрмәтләп, олы йә дәрәҗәле кешегә "Сез" дип дәшеп йөри. Нигә хәзер "син" дигән сүзнең куллану даирәсе кимеде соң?

Элек аерым бер шәхескә "Сез" дип дәшмәгәннәр. Татар телендә гамәлдә булган рун-гарәп әлифбасында баш хәреф дигән төшенчә булмаган. Шуңа күрә "Сез" «сез»дән бер ягы белән дә аерылмаган... Татар дөньясында ыругларны берләштереп түрәлектә берничә бәк утыруы мөмкин булган. Түрә белән аралашканда инде татар "сез" дип дәшкән. Ә урыс дөньясында бер генә кеше идарә итә. Әле ХVI-ХVIII гасырларда урыс дәүләтендә татар теле дәүләт теле дәрәҗәсендә сакланган. Шуннан чыгып түрәгә мөрәҗәгать иткәндә, урыс түрәсендә булган аерым кешегә генә татар телендәге "сез/Сез" дип дәшелгән.

ХVIII-ХIX гасырларда алман-француз телләре дәүләт теле булгач, күп кенә алман-француз сүзләре урыс теленә килеп кергән. Соңыннан XIX гасыр уртасында, урыс теле дәүләт теле булгач, сөйләмдәге "сез" сүзе урынына француз теленнән алынган "вы" кулланыла башлаган. Түрә булган кешегә мөрәҗәгать итү төшенчәсендә йөргән «Сез-Вы» дигән сүз язуда зур хәреф белән күплек мәгънәсендә булган «вы» сүзеннән аерып языла башлаган. Шулай итеп хөрмәт итү йөзеннән урыс телендә кешегә "Вы" дип мөрәҗәгать итә башлаганнар.

Урыс дөньяви карашында шәхесне җәмгыятьтән аеру һәм аның күңелен күрер өчен түрәлеккә күтәрүләр гадәткә кергән. Хәтта алар үз ата-аналарына да "Иван Иваныч", "Анна Ивановна" дип дәшәләр.

Татар фәлсәфәсендә исә кешегә акыл иясе буларак бөтен сыйфатларына һәм җәмгыятьтәге урынына бергә игътибар ителә. Мәсәлән, "көтүчесез хан була алмый", - ягъни, алар үзенчә бер дәрәҗәдә бер-берсен тулыландырган. Шуңа күрә алмашлыклар аша үзара аерманы билгеләп булмый. Татар дөньясында "Сез" дигән сүзнең мәгънәсе юк. Ләкин калада урыс теле аңы басымы белән урыс мәгърифәте аша "Сез" дигән сүз "Вы" төшенчәсе булып керә бара. Нәтиҗәдә, татар дөньясында булган шәхес һәм җәмгыять (гаилә) әгъзалары арасындагы җылы мөнәсәбәт зәгыйфьләнә бара.

Татар дөньясын саклау өчен монда сүзләр мәгънәсен истә тотып эш итәргә күбрәк татарча аралашырга кирәк!
Равил ҺАДИ
Интертат.ру
№ --- | 28.08.2009
=============================================

Миңә бик кызык , "мишәрлэр" ничек сойләшәләр икән "дәу әни"ләре белән ? Смех
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB