Предыдущая тема :: Следующая тема |
Автор |
Сообщение |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 07 Апр 2010 17:43 Заголовок сообщения: Мишэр Стирвасы репертуарыннан |
|
|
татар юмористларына
көлә-көлә ме юморга батар?
ничек кенә кыланмасын татар,
булдыралмый уйласа да кызык
бар юморы татарныкы бозык.
һәр юморы татарныкы төпсез,
ул юмор алдында инде көчсез.
билдән аста кызыгын ул таба,
Тирә-юньгә уйламый тарата.
безгә инде ниләр тагын кала?
Заман белән адымнар атлана.
Көлә-көлә тапталып торабыз,
тупасланып артка да калабыз.
_________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
САМ Акула пера

Зарегистрирован: 21.06.2009 Сообщения: 1027 Откуда: РФ-Россия-Святая Русь
|
Добавлено: 23 Май 2010 15:55 Заголовок сообщения: |
|
|
Мишэр СтИрвасынын, игезәкләре тугач аның вакыты житми хәзер репертуарын алып барырга .
Шуңа күрә мин аңарга ярдәм итәргә уйладым .
ЯШЬЛЕГЕМӘ КАЙТЫП БАРАМ
Кайтып барам әле яшьлегемә,
Ләкин сине анда табалмыйм.
Минсез атлагансың киләчәккә,
Шуңа бүген әрнеп янам мин.
Кайттым әле бүген яшьлегемә,
Хатирәләр йөртә эзеңнән.
Киләчәккә табан минсез китеп,
Дус ярларның юлы өзелгән.
Кичәгәгә кайттым, анда син юк,
Калган бары серле эзләрең.
Шул эзләрдә адашыплар йөрим,
Үзең белән киткән серләрең.
Яшьлегемдә йөрим, хатирәләр
Берчә - назлы, берчә - усаллар.
Дус-ишләрем, яшьли сөйгән ярлар
Күзләремә карап узалар.
БҮЛӘК БИРЕР ИДЕМ
Сиңа бүген бүләк бирер идем,
Йөрәкләрне назлый торганын.
Мәңге сүнмәс утлар бирер идем,
Нигә икән янымда булмадың?
Сиңа бүген болыт бүләк итәр идем,
Зәңгәр күкне назлап очканын.
Шул болытта бергә очар идек,
Булсаң мине килеп кочканың.
Сиңа бүген таулар бирер идем,
Чишмәләргә юллар биргәнен.
Чишмәләрдән сулар эчкән чакта
Нигә икән янымда булмадың?
Сулар булып актым яннарыңнан,
Яңгыр булдым, никтер күрмәдең.
Ә шулай да әле булса тора
Күз алдымда ихлас көлгәнең.
Сиңа бүген бүләк бирә алмыйм,
Башкаларга түгәм назымны.
Минем өчен йөзең гомерлеккә
Йолдыз булып күктә кабынды.
ЯЗГА ТАМА КЫШНЫҢ ЯШЬЛӘРЕ
Менә-менә яз да җырын башлар,
Гөрләвекләр биеп йөрерләр.
Сыерчыклар көнне моңга күмеп
Өр-яңа җырларын бирерләр.
Тик кыш кына китәлмичә тора,
Туңдырыплар куя төннәрне.
Белмим, ул быел да матур итеп
Хушлашу телмәрен сөйләрме?
Көндезләрен тамчы булып тама
Кышның саубуллашкан яшьләре.
Ул еламый, бу бит шатлык яше,
Хәтеренә килә яшь мәле!
КЕРИК ЯМЬЛЕ ЯЗЛАРГА
Җанны сагыш баскан, арыган ул,
Җилләр җитми, җитми хаслыгы.
Март тамчысына куйыйк битләрне,
Җанны ачар язның сафлыгы.
Яңгыр юар булган сагышларны,
Йөрәк табар тиеш тибешен.
Бәлки сөю килер язлар белән,
Бүләк итеп йөрәк җимешен.
Яңгырларга битне куйыйк әле,
Керик әле ямьле язларга.
Сөю белән язга каршы чыгыйк,
Җан ачылсын килер назларга.
БӘЛКИ ЯЗМЫШТЫР
Бир кулыңны, әйдә сөюләргә!
Адашкансың, ялгыз йөрисең.
Йөрәгеңә кан саудырып, әрнеп,
Кояш барлыгын да күрмсең.
Син уйлыйсың бугай ялгыз булу
Язмыш биргән гамьсез булмыш дип.
Бир кулыңны, күккә карыйк икәү,
Кояшлы да була тормыш бит!
Күктә кемдер безнең юлыбызны
Кушып куйган бергә китереп,
Ялгыз булу дөрес түгел дигән
Юлыбызга нурлар сиптереп.
Очраштырган безне бүген тормыш,
Бәлки чынлап, бәлки ялгыштыр.
Бир кулыңны, әйдә сөюләргә!
Бергә атлау бәлки язмыштыр.
МИН КИЛЕРМЕН СИҢА
Мин килермен сиңа бөтенләйгә,
Тик әйт кенә: -Миңа кирәксең!
Без адаштык икәү ике юлда,
Кисешмәде алар, күрәсең.
Мин килермен сиңа язлар булып
Һәм бирермен аның сафлыгын.
Син аңларсың: иртәгәдән сиңа
Миннән башка дөнья юклыгын.
Мин килермен сиңа, син танырсың,
Аяк тавышларым танытыр.
Җилләр булып чәчләреңне сыйпап
Минем куллар сине җылытыр.
Мин килермен сиңа үзем булып,
Үбә-үбә кочып алырмын.
Калган гомереңә язмыш булып.
Яздай назлы булып калырмын. _________________ Бой , сипаратистам - Служебным "мишәристәм" , "булгаристам" , "башгурдистам" , "крәшенистам" , в том числе тенгриянистам ! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 04 Июн 2010 14:56 Заголовок сообщения: |
|
|
гарьлэндем, упкэлэдем син,а
ташлап киттен,, ялгыз каласым.
котэ-котэ яшьлэр юып тешкэн
куземдэге кытай карасын.
ерак мы син, факыр? тик кет инде
бер минутка калмам артын,нан.
кенли-кенли кабат тибеп узам
комачаулар оча юлымнан.
миннэн башка авыр булыр син,а,
тик мин синен, ж,итэк итучен,,
сукыр булып кенлэп юк-барларга
язмыш миннэн кабат келуче _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 04 Июн 2010 15:00 Заголовок сообщения: |
|
|
бик куп уйлап тормый гына,
сайлап алдым мин сине -
чергедэн ясалган тесле
"простой" авыл итеге.
яшэу синен, белэн ж,ин,ел -
каршы сузен, дэ чыкмый.
ни эйткэнен,не ан,ламыйм
эндэшмэвен,не хуплыйм.
уз-уземэ тик сойлэнэм,
сине хурлыйм кабаттан.
каршы суз эйтучем юктыр,
куз курыкмый йодрыктан.
яшэу алай кызык тугел,
кетэм каршы сузен,не.
чой йодырык, явыз елмай,
ыржайт инде тешен,не. _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 04 Июн 2010 15:02 Заголовок сообщения: |
|
|
"элдем" татар бабаен,
миллионнар табаем.
эй, бабакай, бабакай.
яратамын, җанакай!
көнлим дип сызланып торам,
яратам дип кыланам.
шәһәрдә бабайсыз булмый
өйләнсен дип уйланам.
Әй, син, татар бабае,
квартирасын табаем.
Чал сакаллы бабакай.
яратамын, җанакай! _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 18 Июн 2010 11:46 Заголовок сообщения: |
|
|
егетләр дә кылана,
матур күлмәк сайлана.
чалбарларын тарайтып
зур шәһәргә юл ала.
дуслары да шундыйлар,
нәрсә белән уйлыйлар?
чәпе өчен җан чыгып
бернәрсәгә туймыйлар.
колакларда бөкеләр,
җырлый анда тилеләр.
хурлап бар нәсел-төбен
аңларга иде телен?!
тырнаклар да киселгән
игәүләтеп уткәргән.
сырлап алып булырмы...
газиз ана танырмы...?
җаннарда калса үгет,
кыерсытылып, келеп.
тар балаклар биләрләр
бар йолага тибәрләр. _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2635 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 27 Июн 2010 00:39 Заголовок сообщения: |
|
|
ЯЗЛАРДА
Капрон оекларын киеп алып
Язын ауга чыга хатыннар.
Өстәвенә - кыска итәк булса,
Читтә торсын явыз атомнар.
Үзе – елгыр, үзе – ерткыч төсле,
Эздән бара, безне алдата.
Шәрә балтырлары, серле күзләр
Уйга кереп хисне кайната.
Кирәк чакта көлеп җибәрә ул,
Кирәк чакта тып-тын утыра.
Оста аучылардан да остарак
Уйнаш мылтыгыннан аттыра.
Ирләр уйлый: мин аучымын, диеп,
Тик үзләре барып эләгә.
Хатын-кыз ул сораусыз да аулый,
Һәм кирәкми аңа кенәгә.
Кыска итәк, капрон оек киеп
Хатын-кызлар чыга язларда.
Кыш йоклаган хисләрне уятып
Ирләрнең йөрәген яуларга. _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 29 Июн 2010 16:09 Заголовок сообщения: |
|
|
яшәргә дигәч яшәрбез,
булдырырбыз барында.
тамак тук безгә булсын тик,
калганнары - ерунда.
аш-суның да төрлесе бар:
бәялесе, юньлесе.
безгә инде бу зарплатка,
кетәргә юк тәмлесен.
бәрәңге безнең милли аш -
бакча тулы, эй аша.
ярлылыкны шуннан беләм -
алабута янаша. _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
qaz Постоялец
Зарегистрирован: 24.11.2009 Сообщения: 134
|
Добавлено: 29 Июн 2010 21:30 Заголовок сообщения: |
|
|
М-с ,зур рахмат .Миннан 1000 гр.конфет .Сез ниндилэрне яратасыз? |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 30 Июн 2010 18:48 Заголовок сообщения: |
|
|
qaz писал(а): | М-с ,зур рахмат .Миннан 1000 гр.конфет .Сез ниндилэрне яратасыз? |
нинди не жалко _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2635 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 06 Июл 2010 03:40 Заголовок сообщения: |
|
|
Ата каз , син мишәр стИрвасына бер коробка "Птичье молоко" алып килеп бир , ә мин шигырлар .
БӘЛКИ ЯЗМЫШТЫР
Бир кулыңны, әйдә сөюләргә!
Адашкансың, ялгыз йөрисең.
Йөрәгеңә кан саудырып, әрнеп,
Кояш барлыгын да күрмисең.
Син уйлыйсың бугай ялгыз булу
Язмыш биргән гамьсез булмыш дип.
Бир кулыңны, күккә карыйк икәү,
Кояшлы да була тормыш бит!
Күктә кемдер безнең юлыбызны
Кушып куйган бергә китереп,
Ялгыз булу дөрес түгел дигән
Юлыбызга нурлар сиптереп.
Очраштырган безне бүген тормыш,
Бәлки чынлап, бәлки ялгыштыр.
Бир кулыңны, әйдә сөюләргә!
Бергә атлау бәлки язмыштыр.
МИН КИЛЕРМЕН СИҢА
Мин килермен сиңа бөтенләйгә,
Тик әйт кенә: -Миңа кирәксең!
Без адаштык икәү ике юлда,
Кисешмәде алар, күрәсең.
Мин килермен сиңа язлар булып
Һәм бирермен аның сафлыгын.
Син аңларсың: иртәгәдән сиңа
Миннән башка дөнья юклыгын.
Мин килермен сиңа, син танырсың,
Аяк тавышларым танытыр.
Җилләр булып чәчләреңне сыйпап
Минем куллар сине җылытыр.
Мин килермен сиңа үзем булып,
Үбә-үбә кочып алырмын.
Калган гомереңә язмыш булып.
Яздай назлы булып калырмын.
ЭХ, ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ...
Язмыш безне очраштырып куйды,
Тик тормышта булмый могҗиза.
Гомер буе язмыш сиңа илтте,
Бу хәл белән мин бит мең риза.
Ләкин соңлаганмын чак-чак кына,
Ярым түгел инде син миңа.
Чәчләреңне тарыйм, күзләреңә
Карыйм әле, йөзәм нурыңда.
Бик озакка тукталыплар кала
Иреннәрем ирен турыңда.
Тик онытмыйм, минеке түгел, син
Вакытлыча минем куенда.
Дөнья безне очраттырып куйды
Көтмәгәндә, уйламаганда.
Син – минеке, мин – синеке түгел,
Тормыш безне кыйнамаган да,
Ләкин язмыш каршы килеп торган
Бергә итәргә юрамаган да.  _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 19 Июл 2010 13:59 Заголовок сообщения: |
|
|
роботлар эшкә чаба.
иртән-иртүк эшкә чаба,
зур шәһәрнең роботы.
чәче тырпайган җилләрдә
ялтырыйдыр бер боты.
портфелы да яңа түгел,
читләре дә ашалган,
эссе һава эшен эшли:
тел бер якка салынган.
ашыгадыр, хәле яман,
соңга калды, бичара
күрми алдын, тирә ягын
вакытка юктыр чара.
юлга чыкты янтык әби,
нидер сораган булды,
башын чайкап эш роботы
чабып еракта калды.
узып китте эш роботы,
ялтыратып бер ботын.
артыннан шундыйлар очты,
әби дә хайран калды.
башларын чайкап узалар,
җавап көтә әбисе.
мин дә җиттем, сорау булды:
"кызым, бүген ничәсе?"...
эш роботы эшкә чаба
вакытка юктыр чара... _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 20 Июл 2010 18:24 Заголовок сообщения: |
|
|
заманча бәйләнү.
шәһәр халкы безнең бәйледер метрога,
вала калса, мескен, буладыр, әй харап!
юнәлешне югалтканга мы соң күрә,
бара алмый, юлны танымый бит карап.
сугаладыр ул һәр якка белми кая,
туган җирен танымый бичара...
бәйләнгәнбез юлда чиксез бөкеләргә,
вакыт әрәм, вакыт җитми көндәлектә.
эшкә бару - безнең өчен зур батырлык.
Аллам коткар, бераз бир син дә сабырлык:
юллар тулы юләрләр "арба"да -
кисеп чыгып чәчеләләр төрле якка ...
(илле меңгә алынган арбалар -
иртәгәсен алар инде консервалар...)
төрле халык, төрле кеше яши монда,
кайсы бәйле көне-төне телефонга,
ялтыраган уенчыктан бик зур файда:
саулык киткән, бар эш хакы да даруда.
акбур ашап исән калу бик зур шатлык.
чирсез яшәү бу заманда булсын байлык _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2635 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 21 Июл 2010 15:34 Заголовок сообщения: |
|
|
Мишэр стИрвасы , курден,ме объявление , 90 000 p/p-га помощником Генерального деректора итеп эшкэ чакырганны ? _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 21 Июл 2010 17:49 Заголовок сообщения: |
|
|
Цитата: | Мишэр стИрвасы , курден,ме объявление , 90 000 p/p-га помощником Генерального деректора итеп эшкэ чакырганны ? |
иии, ул ерунда...
син менэ шуны курден,ме? Бер татар сайтыннан:
Цитата: | Как бы давно ни для кого из нас не секрет, что т.н. "татаристы" - это примитивное низкоинтеллектуальное акультурное быдло, родственное по духу рашкинским поцтреотам. Собственно что еще можно ожидать от низкосортного ымперского продукта?
Так вот, к тому, что эти т.н. "татары" воюют против булгар мы привыкли - обычная ымперская практика по ликвидации исторической памяти народа. Но оказывается у них сейчас новый мейнстрим - вести войну против мишар! Некто ziganshin - "начальник СБ Татнет" - пишет:
В столице "Святой Руси" имеется еще один знаменитый "русомишэр" - гуру Паутины - Rahmetov Айнур Анварович Сибгатуллин .
Который утверждает , что "мишэри" не имеют никакого отношения к племени татар и булгар, у них свой этногенез, и количество "мишэр" он где то вычеслил - 1/3 от общего количества татар .
Он же решил создать на Паутине свой Вертикаль Мишнета !
А главный "мишэр", М Миначев, с ним, по количеству "мишэр", не соглашается.
По его данным количество "мишэр" составляет 1/2 и больше .
А откуда такие данные они об этом молчат !
За его труды , против Татар на Паутине, по решению Аналитического Центра Татнета присвоено прозвище САМУРАЙ - Сам УРод АЙнур !
За то что он обозвал , защитников и организаторов г Казани , столицы Татарского государства ,в 1552 году, УРОДАМИ .
Дальше больше:
У этого САМУРАЙя в друзьях по совместой работе против татар на Паутине знаменитые Мишнетчики , "Ильяс хан Астраханский" и "Ахметыч" (помощники "единственного муфтия всея Святая Русь и СНГ" , Т Тажеддина , а Так же знаменитый Ринат Питерский.
По аналогии с общерашкинской полит.реальностью - это можно назвать аццкими склоками внутри демшизы на предмет кто больший провокатор и друг "кровавой гебни"™
Вообщем звездец, "татарские" шабес-имперцы вошли в стадию клинического полураспада психики..
Такие дела
|
син знаменитость икэн  _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2635 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 22 Июл 2010 23:31 Заголовок сообщения: |
|
|
Мишэр стИрвасы писал(а): | син знаменитость икән |
Әй ускәнем , cин буген генә белдең мени минем ЗНАМЕНИТОСТЬ икәнне ?
Мине Америка президенттан башлап бөтен донья куптән белә инде , ә син яшь мишәр стИрвасы булгач белмәгәнсең икән .
Шулай ук кем минем белән таныша , аларда
знаменитостька әйләнәләр. Cиндә бит хазер знаменитость , ә кем сине знаменитость итте ?
Ачып кара бу булгар знаментосты турында :
http://mtss.ru/forum/viewtopic.?t=3449
Кайсы бер знаменитостьлар , минем кулга эләккәннәре , бер тиендә туләмиләр бит әй миңа ! Үзләрен знаменитость иткәнгә .
Син мында куйган әйбер ошамаган татарлар сайтына , ә мишәрләрнекенә ошаган . Нигә адресын куймадың ?
Шуңа курә уйларга була син узең татарлардан колмәкче икән диеп.
Син нигәдер сөйләмисең узеңнең игезәкләрең турында , исемнәре ничек аларның ?  _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 23 Июл 2010 13:35 Заголовок сообщения: |
|
|
Асхат Зиганшин писал(а): | Мишэр стИрвасы писал(а): | син знаменитость икән |
Әй ускәнем , cин буген генә белдең мени минем ЗНАМЕНИТОСТЬ икәнне ?
Мине Америка президенттан башлап бөтен донья куптән белә инде , ә син яшь мишәр стИрвасы булгач белмәгәнсең икән .
Шулай ук кем минем белән таныша , аларда
знаменитостька әйләнәләр. Cиндә бит хазер знаменитость , ә кем сине знаменитость итте ?
Ачып кара бу булгар знаментосты турында :
http://mtss.ru/forum/viewtopic.?t=3449
Кайсы бер знаменитостьлар , минем кулга эләккәннәре , бер тиендә туләмиләр бит әй миңа ! Үзләрен знаменитость иткәнгә .
Син мында куйган әйбер ошамаган татарлар сайтына , ә мишәрләрнекенә ошаган . Нигә адресын куймадың ?
Шуңа курә уйларга була син узең татарлардан колмәкче икән диеп.
Син нигәдер сөйләмисең узеңнең игезәкләрең турында , исемнәре ничек аларның ?  |
Бар да бит шул башмак ашый алмый. Туры килэ знаменитыйны использовать итэргэ.
Мине белэ тулько Гаяр и его команда. Шун,а курэ балама да Гек куштырдым. Икенчесе Чук икэнен узен, дэ белэсен,.
Уземне татар дип саныйм. Шунардан, уз-уземнэн келэ алмыйм. _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2635 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 28 Июл 2010 06:00 Заголовок сообщения: |
|
|
НИК КАЙТМЫЙСЫҢ ҺАМАН?
Мин бит сине “илһам” дияр идем,
Ләкин үзем җырлар язамын.
Хыялыйлар итәм диеп сине,
Үзем юләрләнеп барамын.
Мин бит сине “назым” дия торгач,
Төннәремдә йокы бирмисең.
Тик нигәдер кайталмыйсың һаман,
Әллә микән юлны белмисең?
Сиңа атап җырлар язып куям,
Төшләремдә йөрим җитәкләп.
Һаман истә йөртәм төсләреңне,
Ак тасмалап, кыска итәкләп. _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 29 Июл 2010 12:05 Заголовок сообщения: |
|
|
Кыяр сата, кыяр сата,
Эби тозлы кыяр сата.
Узем мин устердем диеп,
Ташлы шэhэр уртасында.
Киемнэре дэ юмаган,
Эби базарга ашыккан.
Бу бизнеста алдынгылык –
Конкурентлар калдырмаулык.
Менэ кыяр бетеп килэ,
Ян,а товар, димэк, кирэк.
Курше кибет чуплегендэ,
Кыяр яткандыр буген дэ.
Кыяр сата, кыяр сата,
Эби алдап кыяр сата. _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Гаяр Акула пера

Зарегистрирован: 07.12.2004 Сообщения: 6984
|
Добавлено: 30 Июл 2010 02:10 Заголовок сообщения: |
|
|
Ну даешь! Бик кыздырасын!
Китапнымы чыгарасын?  _________________ Бергэ-бергэ  |
|
Вернуться к началу |
|
 |
|
|
Вы не можете начинать темы Вы не можете отвечать на сообщения Вы не можете редактировать свои сообщения Вы не можете удалять свои сообщения Вы не можете голосовать в опросах
|
|