На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Бер стакан сот.

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Мысли вслух и частные объявления
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Асхат Зиганшин
Акула пера


Зарегистрирован: 16.07.2005
Сообщения: 2635
Откуда: Уфа

СообщениеДобавлено: 06 Сен 2010 04:11    Заголовок сообщения: Бер стакан сот. Ответить с цитатой

Бер стакан сөт.

Иртәдән үк бик салкын. Мәктәпкә барганда юлга түләү өчен хуҗалык кирәк- яраклары белән сату итүче малайның ачыгудан көче китте. Һәм ул якын-тирә йорттан ашарга сорарга дигән карарга килде.
Ишекне шакуга япь- яшь хатын-кызны күреп, малай оялудан, бары бер стакан су гына сорый алды.

Әмма хатын, малайның ачыккан икәнлеген күреп, зур стаканга сөт салып бирде. Малай әкрен генә сөтне эчте дә: “Бу нигъмәт өчен мин сезгә күпме тиеш?”- дип сорады. “ Бер тиен дә,- диде хатын, - әни безне һәрчак хәерле гамәлләр кылырга һәм аның өчен акча алмаска өйрәтте.”

Шатлыгыннан Адәм Закир: “Алай булгач, сезнең киң күңелле йомшаклыгыгыз өчен мин дога кылырмын!”- диде.
Бу йортның капкасыннан чыгып киткәндә, ул үзендә физик көч кенә түгел, ә бәлки рухи көч тә артуын сизде, Аллаһка булган ышанычы бермә- бер артты.
Еллар узды, алар яшәгән бу авыл да, андагы кыз-кыркын да, яшь егетләр дә, кечкенә малайлар да үзгәрде.

Япь- яшь сәламәт хатын да картайды, йончыды, авырый башлады. Урындагы табиблар чарасызлыктан нишләргә белмәде. Ничек кенә дәваласалар да, сирәк очрый торган бу чир дәвалауларга бирешмәде, һаман хатынның көчен суыра торды. Табиблар киңәшләшеп, хатынны шәһәр шифаханәсенә,махсус белгечләргә күрсәтергә дигән карар кабул иттеләр. Аллаһның рәхмәте белән бәлки алар сирәк очраучы бу авыруга дәва табарлар дигән өмет аларны алга этәрде...

Киңәшмәгә махсус рәвештә шәһәрдә генә түгел, даны чит илләргә дә таралган Адәм Закирны чакырдылар. Авыруның тарихы, кайсы яктан икәнлеген белеп алганнан соң, аның йөзен сәер нур биләп алды. Озак уйлап тормыйча, табиб авыруны күрергә дип палатага юнәлде.
Табибларга гына хас киеменнән Адәм Закир палатага керде. Авыру хатын аның авылдашы, киң күңелле, сөт белән сыйлап чыгаручы апа икәнлеген Адәм Закир палатага керүгә үк танып алды.

Табиб киңәшмә бүлегенә килгәндә инде ныклы карар кабул иткән иде: ул Аллаһ ярдәме белән, бу хатынның тормышын саклап калу өчен, тиз арада белгечләр тарафыннан аз өйрәнелгән бу авыруны җиңәр өчен бөтен көчен куячак. Шул мизгелдән Аллаһка тәвәкәлләп, табиб бу авыруга игътибарын тагын да арттырды.

Озакка сузылган дәвалау нәтиҗәсен бирде : чир биреште һәм тәмам җиңелде. Адәм Закир дәваланган өчен түләү хисабын аннан раслатмыйча авыруга бирмәскә дигән карарын башкаларга да җиткерде.
Озак көттермәделәр, табибка хисапны китерделәр. Язылган суммага күз төшерде дә,аска үзеннән нәрсәдер өстәп, язылганнарны раслап имзасын куйды. Бары тик шуннан соң гына хисап кәгазен авыруга тапшырырга рөхсәт бирде.

Авыруга печәтләнгән конверт эчендә хисап кәгазен китерделәр. Бәянең искиткеч зур суммага басуыннан шикләнеп, хатын конвертны ачмыйча торды. Хатын яшен тизлегендә, исәп- хисап ясар өчен соңгы мал- мөлкәтен сатарга кирәк буласын да уйлады. Нишлисең бит, тәкъдирдән узып булмый. Конвертны ачканчы, таһәрәтен яңартты да, ике рикәгать намаз укып, Аллаһ сүбхәнәһү вә тәгаләгә ялварды...

Бераз тын торганнан соң ,тагы да Аллаһтан җиңеллек сорап, конвертны ачты. Анда язылганнарны укый башлады. Хатынның тәне кызышты, йөзенә нур иңде. Ә инде астагы юлны күргәч, кисәк кенә башы әйләнеп китте: “ Дәвалау курсы бер стакан сөт белән инде күптән түләнгән.”
Бу җөмлә астында табибның имзасы – Адәм Закир.

Дулкынланудан күңеле йомшаган хатын, бик күптәннән булган хәлне бүгенгедәй күз алдына китереп, ишек төбендә басып торучы ябык малайны да, бер стакан сөтне дә бик тиз исенә төшерде...

Сөенеченнән хатын елап җибәрде. Мөлдерәмә тулып аккан күз яшьләре аша: “Аллаһтан башка иләһ юк. Чиксез рәхмәт Сиңа, йә Рәхимле, Шәфкатьле, Мәрхәмәтле Аллам! Бар көч- куәт бары тик синдә генә. Чынлыкта, Синең мәрхәмәтең, киң күңеллелегең кешеләрнең акылы, йөрәкләре аша чиксез юнәлә,”- дип, хатын пышылдый-пышылдый сәҗдәгә китте...

Пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: “Хәләл хезмәте белән тапкан малыннан ихластан сәдака бирүче бер хөрмә генә бирсә дә, Аллаһ аны кабул итә, ә соңыннан аның әҗер- савабын арттыра, нәтиҗәдә бер хөрмә җимеше тау белән тигезләшә.” ( Бохари, Мөслим)
_________________
Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"!
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение Посетить сайт автора
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Мысли вслух и частные объявления Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB