На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Сезнен, йорт хужасы бармы ?

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Асхат Зиганшин
Акула пера


Зарегистрирован: 16.07.2005
Сообщения: 2637
Откуда: Уфа

СообщениеДобавлено: 04 Окт 2010 15:10    Заголовок сообщения: Сезнен, йорт хужасы бармы ? Ответить с цитатой

Могҗиза
“ФАТИРЫМДА ЙОРТ ИЯСЕ БАРЫН БЕЛӘМ”

Адәм балаларының фани дөньяны танып белүләре үзгәрсә дә, бу гаҗәеп үзенчәлекле җирдә безнең өчен баш җитмәслек серле һәм мәңгелек табышмак булып калган хикмәтләр дә бар. Сүзебез ияләр турында.

Алар һәр адымыбызда очрый. Дөресрәге, без алар чолганышында яшибез, йорт эчендәме, мунчага яки бакчага, урманга, чишмәгә барабызмы, абзарга чыгабызмы, һәр хәрәкәтебез алар күз алдында. Кемнәрдер гомер буе яшәп тә күзгә күренмәгән затларның барлыгын сизми яки кайбер гамәлләрне ияләр эше дип кабул итми, икенче берәүләр аларны һәрдаим тоеп, алар белән хәер-фатыйхада яшәргә омтыла. Халкыбызның шундый төр рухи мирасын, күңел байлыгын барлау, аны таныту белән кызыксынган галим һәм каләм ияләре бездә әлегә бик аз. Шуларның берсе – “Татар мифлары” китабы авторы, язучы Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.

– Галимҗан әфәнде, ияләр күпме?

– Һәрбер җирнең, төбәкнең, урман, куак, бакча, чишмә, сулык, таулыклар, йорт, мунча, абзар, мәчет, зират, хәтта предметларның да үз ияләре бар. Ләкин кеше тәэсире белән аларның күбесе үз көчен югалткан, калганнары шушы җирдәге кешеләр белән гармониядә яши. Ияләр – рухи күренеш. Алар башка яссылыкта яшәүче рухмы, психологик күзаллаумы, әллә энергетик күренеш кенәме? Бәлки, аларны аңлап, эчкә керә башласак, аларның көче дә югаладыр. Энергетик кырны җимерәбез икән, безне төрлечә сынарга, хәтта зыян салырга, каргарга да мөмкиннәр. Шуңа без, аларны борчымыйча, ияләр системасы һәм тирә-юнь, табигать рухияте белән гармониядә яшәргә тиеш.

– Болар динебезгә каршы киләме?

– Ислам дине ныклап кергәч, аларның күбесе тискәре персонажлар рәтенә күчә. Бичура, өй иясе – кешеләргә, абзар иясе малларга зыян сала, мунча ияләре сихерли, дип адәм балалары куркытыла башлый. Аларны алга чыгара башласак, бәлки, мөселман культурасына зыян да киләдер. Ләкин ияләр шушы яшәгән урыныбызны саклаучы, яклаучы, безгә ярдәм итүче рухият.

Без аларны танырга, куркырга тиеш. Әйтик, нигезне түбәнсетү, аңа кан, нәҗес, башка төр шакшылыклар түгү бу рухиятне кимсетә. Алар да, табигать кануннарын тоеп, ничек тиеш, шулай үтәп яшәвебезне таләп итә.

Быелгы корылыктан чыгып шуны әйтәсе килә: яңгыр, су ияләре дә бар. Бәлки, кадерләрен белмичә, аларны рәнҗеткәнбездер, бу шушы табигать белән ике арадагы гармонияне бозуыбыз, миһербансызлыгыбыз аркасында килеп чыккан хәлдер.

Әйтик, кеше суга бара. Әмма ул су иясе хакында уйламый да. Тик бу суның да үз кануннары, хуҗасы бар. Без урман ияләрен Шүрәлегә әйләндереп бетердек. Кая барсак та, су буенамы, урмангамы, һәрчак изге нияттә булырга, ихлас күңелдән изге догалар әйтергә, ияләрдән рөхсәт сорарга, аларга рәхим-шәфкатьле булырга тиешбез.

Әйтик, урман, сиңа озын гомер телим, агачларың матур булсын дип. Телең белән әйтмәсәң дә, күңелдән уйла. Шушы хакыйкатьне дөрес аңласак, бездә начарлыклар азрак, тормышыбыз ямьлерәк булыр иде.

– Исламда икенче параллель яссылыкта яшәүче җеннәр бар.

– Алар Ходай Тәгалә ихтыяры. Алар белән дә кагыйдәләрне үтәп, тигез гармониядә яшәргә кирәк. Аның өчен махсус догалыклар һәм дини кануннар бар.

Шулай булмаганда, алар төрле галәмәтләр чыгарып куркыталар, төрле авырлыклар аша сыныйлар. Дини фәлсәфәдә дә шушы ук хәл. Дөньяви чикләрне узып, үзләренең барлыкларын белдерүче, безгә яхшылыклар эшләүче, шул ук вакытта авыр сынаулар аша сынаучы ияләр бар.

Без ялгыз түгел, әмма алар алдында зәгыйфь инсаният. Кома хәлендә булганда яки төшләргә кереп, психологик стресслар вакытында алар безнең күзгә күренергә дә мөмкин, күпләрне фаҗига-афәтләрдән саклап калалар. Шул чакларда безнең чикне үтәләр. Алар безнең белән янәшә дә йөрергә мөмкин. Без бик чикле, шуңа күрә узынмыйк та, шапырынмыйк та, чөнки бездән көчле рухият бар. Бу сер. Без аңа бик керергә дә тиеш түгел дип саныйм.

– Йорт иясен күчерү гадәте дә бар. Аны ничек башкарырга?

– Нигез иясен күчерү өчен нигездән, баздан, чиста урыннан, бер уч балчык алып, җиде тапкыр дога укып, шулай ук яңа йортта да дога укып, яңа өй нигезенә сибәргә. Тик шундый вакытны сайларга кирәк – кайтканда юлда берәү дә очрамаска тиеш. Олы юлга чыкмау хәерле, чөнки анда нинди генә рухлар, шаукымнар юк. Аларга юлыкканда ия кире кайтып китәргә яки башкага иярергә мөмкин. Сихердән котылу өчен дә әйберләрне җиде юл чатына чыгарып ташларга куша борынгылар.

– Ә кеше очраса?

– Кабат эшләргә. Туфракның тәэсире көчле, аеруча кендек һәм ата-ана каны тамганы.

Тагын бер хакыйкать – йорт нигезенә пычрак су түгәргә, кан, нәҗес әйберләр ташларга, аяк белән тибәргә, көрәк, сәнәк, кылыч, лом белән сугынырга, сүгенергә, карганырга , сияргә дә ярамый .

Бу гамәлләргә рәнҗеп, өй иясе кешене төрле авырлыклар белән сынарга, ягъни сине шул рәвешле тәртипкә чакырырга мөмкин. Йортның әхлакый һәм табигый ситуациясе чиста булырга тиеш.

Өй иясенең әйбәтлеген, яхшы зоналарны песи бик тиз сизә. Аның яткан урыны чиста, тыныч исәпләнә. Эт кая барып ята, оясын шунда куялар. Мәчеләр ияләр белән контактка да керә, диләр. Ияләрнең мәче образына керү очраклары да була.

– Ә мунчага килсәк?

– Мунча иясе бик изге, юыну урыны аеруча чиста булырга тиеш. Шулай булмаганда, ул зыян сала башлый. Мунчада сүгенергә, рәхмәт әйтергә ярамый. Кергәндә тамак кырырга кирәк, уеңда игелек булырга тиеш. “Сәламәтлеккә китсен, игелеккә булсын” дияргә мөмкин.

Суларның өсте ябылсын, шайтан койрыгын тыгып болгый, диләр.Смех

– Ни өчен мунчада рәхмәт әйтергә ярамый?

– Мунча иясе үзен яратты дип уйлап, кеше белән контактка керү юлларын эзли башлый. Аның белән элемтә кирәкми, ул синең мунчаңны сакласын.

– Маллар имин булсын дисәң, абзар иясенә дә яхшы булырга кирәктер?

– Абзар иясе зыянын татымас өчен, хайваннарга карата яхшы мөнәсәбәт тиеш. Абзар иясе сиңа мәрхәмәтле булсын өчен, шуннан башка берни кирәкми. Малларны тиешенчә ашатырга, тәрбия кылырга, аларга сүгенмәскә, сугып рәнҗетмәскә кирәк. Абзар иясе малның ыңгырашуын, газаплануын тоя.

Атын кыйнаганнан соң, шул абзарга кереп, башын элмәккә тыккан яки егылып үлгән кешеләр дә бар. Ул бу гамәлне үзе дә сизмәстән, ниндидер басым астында эшли. Абзар ияләре сыерны суыкта тоткан, ашарына-эчәренә бирмәгән кешегә дә рәнҗиләр.

Аннан соң ияләр шаяралар да, аларда кешедәге холык бар. Кайберләре атның ялын тарап үреп куя, ә кайберләре, киресенчә, чуалтып бетерә.

Ияләрнең хуҗабикә чыгуга сыерны савып кую очраклары да бар. Сөт дигәннән, аның исе ак рухларны чакыра. Шуңа күрә беренче тамчыларын җиргә саву мөһим, бу гигиена ягыннан да дөрес. Абзарда сөт исе булырга тиеш.

Гомумән алганда, барлык ияләрне дә бәхилләргә кирәк. Кайбер кешеләр, догалар укып, эсседә иягә су куя, мунчада себерке белән су калдыра. Нигезгә берничә бөртек тары яки башка ярма сибә. Бәлки, күңелне тынычландыру өчен анысы да кирәктер.

– Ияләр барыбер аны ашамый бит.

– Хикмәт анда түгел. Кеше аңа хәләл ризыгының күпмедер өлешен тәкъдим итә.

– Кабер ияләре дигән төшенчә бар. Ул үлгән кеше рухымы, әллә тагын башка ия бармы?

– Кабер иясе – үлгән кеше рухы, ул үлем-китем белән бәйле мифология. Каберстан ияләренең дә үз таләпләре, этикасы һәм кануннары бар. Әйтик, кабергә басарга, тибәргә, өстенә утырырга, аның янында йомышларга (сияргә) ярамый.

– Тагын безнең тормышта өрәкләр катнашы да сизелә. Алар да шул ук ияләрме?

– Әле кара һәм ак, түбән рухлар да бар. Өрәкнең тарихы бик еракта, ул кеше гомеренә начар тәэсир итүче көчле персонаж, албасты-шайтани, ул да адәм баласы гомере белән уйный.

Әгәр кеше догалар укып, үз каршына килгән сынауларны дөрес кабул итеп, Аллаһ, табигать, ияләр, адәм баласының гомерен саклаучы аналар белән аңлашып яши икән, андый иманлы кешегә өрәк керә алмый.

Өрәк рухи һәм психологик яктан зәгыйфь, шуңа үзе кебекләргә ияләшә, ул зиһенеңне ала. Җиңелчә шаярулар, куркытулар мөмкин, әмма дөрес яшәгән әхлакый, догалы кеше зыян салулардан азат.

– Үзегезнең йорт ияләре белән контактта булганыгыз бармы?

– Фатирымда йорт иясе барын беләм. Ул миңа гына үзенең барлыгын сиздерә. Аны авылдагы туган нигездән, юлдагы кешеләргә карамыйча, туфрак белән алып килдем. Яшәгән урыныбыз чиста, иябез дә әйбәт.

Күп очракта аш-су бүлмәсендә язам. Күңелем белән анда нәрсәдер барлыгын тоям. Ул еш кына артымда шырпы сызган тавыш чыгара. Йокымсырап оеп киткәндә дә ул мине шул рәвешле уята. “Син андамыни, борчылма, бераз утырам әле”, – дим.

Авылда безнең абзар иясе әйбәт иде. Әнкәйнең абзар иясе: “Нәзилә, сыерың бозаулый, дип тәрәзәдән дәшеп, кышкы салкыннарда бозау, бәрәннәрне өшүдән саклап кала иде”, – дип сөйләгәне дә хәтердә. Әнкәй сыер бозаулар алдыннан аның үзе янына киләсен алдан ук тойды.

Әткәй мунча иясе белән таныш иде. Йә таш төшә, йә гел ишек шыгырдый, сулар түгелә, себерке яфраклары чәчелә. Мондый хәлләр кабатланса, ул ут белән шаярырга мөмкин. Иң яманы – мунча ташы төшү. Димәк, мичне алыштырырга кирәк. Шуңа әткәй, нигез шул ук калса да, мунчаны гел яңартып торды.

Рәшидә АХМИРОВА.

Илфак ШИҺАПОВ:

– Безнең якта яшәүчеләр йорт иясе барлыгына тулысынча ышана. Туган ягым Лениногорск районының Иске Иштирәк авылындагы төп йортта да ул бар дип саныйм. Кайгы киләсе булса, кисәтә дә әле. Ул елый башлый.

Өйнең иң аулак почмагына пумала куябыз. Смех
Йорт юганда аңа тимәскә кушалар. Хуҗалыкта янгын башланса, иң беренче аны алып чыгалар. Яңа җиргә күченгәндә дә пумаланы үзләреннән калдырмыйлар.

Минемчә, йорт иясе булмаган өй бәхетсез нигез. Аннан нур бөркелми. Эченә кергәч, тизрәк чыгып китәсе килә. Гаугалы, кан койган урыннан йорт иясе кача. Гадәттә, йорт ияләрен мәче, этләр күрә.

Аларны күзәтеп торсаң, үзлегеннән сикерә, уйный башлыйлар. Кайбыч ягында йорт иясен кырсут дип атыйлар. Кунакка барсаң, аңа дип күчтәнәч алып кайталар.

Абзар иясе белән бәйле тагын бер нәрсә ишеткәнем бар. Имеш, кичтән алып кайткан атны абзар иясе ошатмаса, иртәнгә ат тирли. Сарайдан чыгарга ашкына. Киресенчә булганда, атның ялы толымлап үрелә.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ:

– Күз белән күрмәсәк тә, тормышта без белмәгән, сизмәгән нәрсәләр бар.
Исерекләрдә “белая горячка” диләр.Смех

Алар күзенә күренгән нәрсәләр җеннәр дип уйлыйм.
Мин дә яшь вакытта “читпланетадагылар” белән саташтым. Төшкә керделәр, очканнарын күрдем. Шактый вакыт мин яшәгән йорт өстендә әйләнеп тордылар. Шуңа күрә өйгә кайтып кергәч, кеше булмаса да исәнләшәм, чыгып киткәндә саубуллашам. Кем белә, бәлки, безне күзәтәләрдер.

Әлфия АВЗАЛОВА:

– Йорт иясен җеннәр, шайтаннар дип атыйм. Яшь вакытта аларга тап булып бик курыктым. Шуннан гомер буе йөрәк авыруыннан интектем. Актанышта клуб мөдире булып эшләгән чагым. Кызлар белән концерт куйдык та, клубта гына кунып калырга булдык.

Бераз вакыт үтүгә, тегеләр дөбер-шатыр биергә тотынмасынмы?! Кешенеке кебек аяк тавышлары ишетелә. Тиз генә башка одеял бөркәндем дә таң атканчы бисмилла әйттем. Куркудан бөтен тәнем су булды.

Җеннәр кояш баюга җанлана башлый. Алар аеруча ташландык урыннарда күп була.

Рөстәм ЗАКИРОВ:

– Йорт иясе барлыгына бер шигем юк.
Ул өйне төрле начарлыклардан саклый. Болай үземә очраганнары юк.

Резеда КАДЫЙРОВА:

– Безнең өйдә йорт иясе бар кебек, чөнки төннәрен кухняда савыт-саба шалтырап куя. Залда да ниндидер тавышлар ишетелә. Мәрхүм әниемнең, мәчеткә менеп барганда каршыма ап-ак киемнән берәү очрады, дип күзенә күренгән нәрсә хакында сөйләгәне истә калган.

“Җен-фәлән, дип сөйләшүләр,

Искеләрдән калган ул”, – дип Тукай язса да, дөнья булгач, һәммәсе бардыр дип уйлыйм.

КОРЪӘН УКЫГАНДА ИЯЛӘР КАЧМЫЙ

Ислам дине күзлегеннән караганда да, кеше тормышында, аның язмышында роль уйнаучы параллель хәрәкәтләнүче көчләр барлыгы мәгълүм.

Алар ияләрме, әллә бөтенләй башка халәттәге рухлармы? Без бу хакта Казанда яшәүче танылган өшкерүче, җен-пәриләрне куучы Фәрит хәзрәт КАДЫЙРОВтан сораштык.

– Шәригать буенча, йорт ияләре юк.
Әмма алар бар, яшиләр.
Кечкенә чактан хәтерлим, абзар иясе яраткан малының ялын тарап үреп куя, ә яратмаганын кыйный, хәтта чирләтә иде.

Йорт ияләре кешене кирәк чакта тавыш чыгарып уята. Хәтта будильник тавышы чыңлатучылары да бар. Шәригатьтә алар юк, ә гореф-гадәтләребездә генә.
Шуңа аларны динебездә ияләр дип түгел, ә җен-пәриләр, өрәкләр дип йөртәләр.

Бездә иске йорт иясен яңасына себерке белән алып килү гадәте яши. Кечкенә чакта әнкәйләр йорт иясе өчен дип аерым сәдака бирәләр иде. Шулай ук ипи бирү гадәтен дә беләм

Ияләрне атларда үз күзем белән күргәнем бар. Гадәттә, аларны кешеләр күрми. Бары тик хайваннар гына күрә ала. Аннан соң Коръән укыганда җен-пәриләр кача, ә ияләр качмый, тыңлап торалар.

Ирек мәйданы
№ 10. 01.10.2010
_________________
Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"!
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение Посетить сайт автора
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB