На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Алларыма кэгэзь салдым эле....
На страницу 1, 2  След.
 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Мысли вслух и частные объявления
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 16 Ноя 2011 12:42    Заголовок сообщения: Алларыма кэгэзь салдым эле.... Ответить с цитатой

Алларыма кэгэзь салдым эле
Мин-бер гади калэм иясе.
Торле вакыт торле жырлар яздым,
А бу яшьтэ нэрсэ диясе?

Тапалган хэм иске темалар да
Янарачак шагыйр сузендэ.
Кэгэзь алда.Кайда минем калэм?
Жыр туганын тоям уземдэ!
Пишем и свои стихи,мысли в слух; лирику,сатиру и т.д.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 16 Ноя 2011 20:37    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Сине уйлап,сине сагынып
уйлый кунелем,сойли телем
Минем дэ бар дип туган жирем
Синсез ям тапмый кунелем
Бергэ булыйк туганнар хэм дуслар
Бергэ булыйк хэрберебез хэм илебез
Барсын кэгэзгэ язып карыйм
Янадан укып-кутэрелсен кунелем
Эгэр яшем молдерэп акса
Сагынган чишмэ янында
Шулар эгэр елга булса
Шуна салсам уземчэ тасма
Шунын юлы булыр
Минем уткэн гомер дэ
Гомер елга булып акса
Кире кайтмый уйласан да
Йогереп эле кайтыр идем
Туган жирем-дусларым
Янадан сагынып каршы алса
. Тар.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 02 Дек 2011 23:29    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

МАСКАРАД
Бал-маскарад.Кунел ача идек
Алай итеп,болай итеп тэ.
Беребезне беребез танымыйбез,
Хэркайсыбыз бии битлектэ.

Хэзер исэ кон дэ бал-маскарад.
Энэ,кара:зэнгэр тартмадан
кемдер безгэ елап зарын сойли,
Йозен битлек белэн каплаган.

Хэм бандит та битлек киеп алган,
Кан калтырый аннан бар тирэ
Копэ-кондез ул талый,
Эх тэ итми кеше утерэ.

Син бахадир омончыларны эйт,
Бер бассалар,жирне сыталар.
Батыр булулары шул кэдэрме,
Битлек киеп бандит тоталар.

Мондый битлек нэрсэ!
Киясе дэ аны,саласы.
А бит гомер буе йозен яшереп
Яши кайбер адэм баласы.

Имансызлар:Иман!Иман!-дилэр,
Вождансызлар безне фаш итэ.
Акылсызлар кон-тон акыл сата,
А башсызлар узен баш итэ.

Ялган бии хаклык битлегендэ,
Бу бэйрэм бит анын кулында.
Тоташ Рэсэй укси-укси елый
Бал-маскарад дигэн уенда....

М.Кэримов.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 04 Дек 2011 20:35    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Сэер мирас.
Мэскэу юлы-чан болыты,
Казанга ятлар килэ.
Ятлар гаскэре башында
Кырык мен татар килэ.

Килми кардэш сыен тотып,
туйлар уздырыр очен
Килэ асар-кисэр очен.
Йортын туздырыр очен.

Гэскэр уткэн хэр адымда
Мэетлэр кала ятып.
Йори татар Кабан буйлап,
Татар канына батып.

...Тарих хаман эйлэндерэ
Шул ук тегермэн ташын.
Татар бер дэ узгэрмэгэн-
Ашый татарнын башын.

Куз дэ йоммый сине сатар,
Ых та итмичэ тапар.
Тин яраткан кин доньяда
Кунелен тармыни,татар?

Э нигэ сон татарлыгын
Куккэ чойгэн дэ татар?
Бердэмлек, дип,туганлык,дип
Янып- койгэн дэ татар.

Кирэк булса,утка-суга
Барып кергэн дэ татар,
Заманаларны кутэргэн
Затлар биргэн дэ татар.

Кин кунел дэ,тар кунел дэ
Йоримени бер катар?
Боеклек тэ,тубэнлек тэ
Канындамыни,татар?

Буялгансын бу доньянын
Агына,карасына.
Нинди сэер мирас калган
Мин-татар баласына...
Син- татар баласына...

М.Кэримов
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 17 Янв 2012 21:54    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

" Печэн базары,яхуд Яна Кисекбаш"эсэрен язарга нэрсэ сэбэпче булган? Г.Тукай болай ди:
Бер заман бардым Печэн базарына,-
Шунда мин таптым азык язарыма.
Поэмада сатира коче аеруча нык сизелэ,менэ 2нче булектэ тэ:
*2*
Шунда картлар жыелып кинэштелэр;
"Ниэшлибез сон елап эш булмас!"- дилэр.
Кайсы эйтэ:Патшадан солдат сорыйк,
Ул Диюне ядрэ белэн аттырыйк.
Кайсы эйтэ:Садрый Максуди барыр(дэулэт думасы депут.,галим),
Мэсьэлэне,бэлки,Мэжлескэ салыр.
Без анын очен куп тырыштык,
Ахрында Думага да сайладык.
Кайсы эйтэ:"Камчылы ишан барыр (авыруны камчы белэн кыйнап дэ)
Ул Диюнен,бэлки,сихерен кайтарыр"
Уртадан бер куп белуче карт кеше
Эйтэ:"Бу хакта минем фикерем шушы:
Тынлагыз,бу тик Караэхмэтнен эше,
Инде ул,мэгьлумегез,кочле кеше.
Ул барып алсын Диюнен жанына,
Кайтарыр ул бу Кисекбаш канына"
Барча картлар:"Яхшы бу,яхшы!"-дилэр.
"Вэт,менэ рэхмэт!Бабай тапты",-дилэр.
Бу бабай фикерен туры итсен Хода!
Итте бер моэмин кеше шунда кычкырып.
"Минлебай!Бар тиз Караэхмэтне чакыр!"-
Чапты китте Минлебай чатыр-чатыр.
Утмэгэндер куз ачып йомган заман,
Килде дэ житте Караэхмэт-кахреман.
Телэде Башны кутэреп бакмага:
Гайрэтен хэм куатен курсэтмэгэ.
Купме генэ коч куйса да-кутэрмэде,
Бер мыскал да жиреннэн тибрэтмэде.
Хич кутэралмый аны,хайран кала;
Кочлэнэ,тирли батыр,хэлдэн тая.
Ул баш эйтэ:"Бу Караэхмэт шаштымы?
Ул кутэрерлек жинел бер башмы бу?
Бер тугел,менлэп Карэхмэт килсэ дэ
Хэттэ Зайкин,Медведев бер булса да,
Хич насыйп булмас аларга кузгату,
Файдасыздыр кузгатырга куз ату.
Чикмэсен бушка газапны- булмый да
Чонки бер мен пот фонатизм ду мидэ.
Бу мидэ йозлэп кирелек амбары бар;
Бу мидэ мен пот сыранын пары бар.
Бу мидэ бардыр наданлык ун вагон,
"Мин белэмлек"дэгьвасы--бер мен вагон".

Буген 100 ел утсэ да татар тормышында булган нинди куренешлэр охшаганы бар????
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 17 Янв 2012 23:17    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Молодец!
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 24 Янв 2012 20:07    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Гаяр эфэнде! Бик зур рэхмэт, будем стараться. И вам больших успехов желаю.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 04 Фев 2012 21:16    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Исэнмесез дуслар!

Куптэн тугел,эйбер эзлэгэндэ уземнен бер блокнотымны таптым.Ин кызыгы шунда--яш вакытта нинди булганбыз,хэм торле кызыклы хэллэр дэ анда язылган: например,"клеш чалбарнын балагы астан булган икэн 58 см".(каты жил булганда,чормалып,абынып жыгылган да булган) ,; аннары Марс дигэн малай белэн кавказ- аэродром дигэн кепканы заказ белэн Казанда тектергэнбез ,размеры булган зонтик шикелле,богелеп тошмэсенгэ эченэ спицы куеп йоргэнбез.
Менэ 1976 елда булган хэл.Шэхэрдэн авылларга дусларга,кызларга
хат бик язасы килми иде,а алар аннары узлэре упкэлэп язмый иде.
Тупик бит.Если кемгэдер откровенный хат язсан,могли вскрыть и пустить сплетни.Шуны сойлэгэн идем Сарман малайларына,Илдар белэн Ринатка и алар минем белэн готовый образец язып куйдык,ул бик мина удобный булды--универсальный, хэм любоена язып жибэрэ идем,и нигэдер
---сразо ответ килэ иде.Купме вакыт утсэ дэ,кызыксынып карагыз.

Дустыма.
Шулай итеп,.....онытынмы
Яшли сине сойгэн дустынны?
.......,нихэл,исэнме дип
Ник сузмыйсын хэзер кулынны?
Э мин сине сагынып сэгать саен
Бергэ чаклы искэ тошерэм
"Хат килгэнме" -диеп почталарнын
Эржэлэрен кондэ тикшерэм
А хатлар юк.Эллэ инде,дустым,
Мин дустынны чынлап оныттын?
Кай арада арабызда килеп чыкты
Бер-беренэ килмэс зур упкын?
Эллэ йорэгендэ мина булган
Хислэрендэ ачу тудымы?
Хатларын юк инде ничэ коннэр
Дус итуен шушы булдымы
Шулай,дускай,уйламадым хэттэ
Сине ачу саклап йорер дип
Танышканнан алып сине яхшы
Эчкерсез дус диеп йордем бит
Э,хэзер, инде уйлыйм бары
Миннэн яхшы дуслар тапкансын
Кыскасы--мине дуслар исеменнэн
Ботенлэйгэ чыгарып аткансын
Ярый яхшы.Хатлар язмыйм кабат
Жавабын юк--нигэ язарга?
Бэлки гэеп топтэн уземдэ дер
кирэк ансын уйлап карарга
Уч саклар,эллэ кызган чакта
Сина начар сузлэр аттыммы?
Я булмаса синен барыр юлга
Бармасын дип киртэ кактыкмы?
Ботен ачуынны яз син,дустым
Ник барсын ачык язмаска?
Ул эчкэен ачу саклый торгач
Куык кебек кинэт шартласа?
Яз барсын,..... .Фикерлэрен
Бэлки сонгы хатын булыр ул
"Дустым бар иде",--диеп карар очен
Югалтмамын,янда булыр ул.

1976-1977г.Рашид,Илдар,Ринат.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 05 Фев 2012 16:59    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Соцгородта торганда гармун уйный белэ торган егетлэр кайбер вакыт сызгыртып уйнап жырлап алалар иде,э бу жырны тынлаганда--туган ойгэ кайтасы килэ иде :

Кичер мине энкэй,гафу ит.

Кайтырмын дип хатлар язуыма
Коннэр тугел,айлар уттелэр
Лэкин юлларым сина итмичэ
Еракларга алып киттелэр

куш:Бер кайтмасам энкэй
Бер кайтырмын
Утынны сундермичэ мине кот
Сине коттереп тэ кайтмасам
Кичер мине энкэй,гафу ит

Котэсендер син мине кайтыр дип
Тезелешеп кошлар кайтканда
Улым дип ишек ачасындыр
Козге жиллэр тэрэзэ какканда

Котэсендер хат ташучы килсэ
Кош теледэй сэлам бардыр дип
Хат булмаса омет итэсендер
Бэлки эле узе кайтыр дип.

Бер каймасам энкэй,бер кайтырмын
Утынны сундермичэ мине котеп тор
Шушы юлда чыгып озакласам
Кичер мине энкэй,гафу ит.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 11 Фев 2012 22:42    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

10--12 йозлэрдэн калган зур кулэмдэге язма художество эсэрлэрнен эле табылганы юк.Андый эсэрлэрдэн 13 йознен башына караган "Йосыф
вэ Золэйхэ"генэ билгеле.
Бу--бэхэссез фактларга нигезлэнгэн тарихи процесны дорес чагылдырган хакыйкать булып тора.Хотя Борынгы Болгар шэхэрендэ сугылган гэрэпчэ куфи язулы беренче акча 918 елга туры килэ хэм башка эйберлэр дэ байтак очырый.
Шагыйрь Йосыфнын ирекле кешедэн кол хэленэ тошу вакытындагы кичерешлэрен,психологиясен шактый тирэн итеп анлатып бирэ алган,бу урыннарын укыганда-кызгану,анын абыйларына карата нэфрэт тойгылары уяна.Куллары,аяклары богауланган Йосыф энисе каберенэ килеп болай дип зарлана:

Зарый кылып эйтер:"Анам--омме Рэхил,
Бэнем халем нитэклеген кузен кургел,
Кардэшлэрем сатты бэне бэян белгел,--
Андак узем бэндэлеккэ тоштем имди.

Хэсрэт кылып атамнан аердылар,
Фиркэть утын бэгьремэ куердылар,
Горбэт тунын икнемэ киерделэр,--
Эл,азакым зынжыр берлэ баглы имди...

Ах дэрига,газиз анам,ятырмусэн?!
Бу конге кон бэнем халем белермусэн,
Бакып,бэне бу халь эчрэ курермусэн,--
Эллэрем, азакларым баглы имди".

Монда борынгы поэмадан кечкенэ озек,язылган шунсы очен,может и рабство юктыр хэзер ,но зарланучы кеше куптер наверное хэзерге вакытта да,- торле тормыш хэленэ??
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 16 Фев 2012 14:04    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Борынгы илебездэ язу культурасынын таралуы,шэхэр хэм авылларда мэктэп хэм мэдрэсэлэрнен ачылуы белэн бергэ, анда язма эдэби эсэрлэр---китаплар да барлыкка килэлэр.Бу китаплар,бер яктан,укыту булсалар,икенчедэн,ислам динен жэелдеру очен кочле корал булган.Эллеке гореф--гадэтлэрне,ышануларны сакларга телэучелэр белэн яна динне таратучылар арасындагы корэш шул чорда эдэбияттэ бик ачык чагылган.("Нэсыйхэт эс-салихан",Бэдэвам и т.д.)

" Бэдэван" (озек китерелгэн)

Хэркем женгэ табынса,
Я суга нэрсэ салса,
Агачка нэрсэ чалса,
Аллах дигел бэдэвам
Я билбау багласа,
Яул келэу кутэрсэ,
Хэрамны хэлал белсэ,--
Аллах дигел бэдэвам.
Пигамбэр буйла диде:
Кэфердер анлар,диде,
Тэмугьликь анлар,диде,--
Аллах дигел бэдэвам.

"Бэдэвам"нан китерелгэн бу оземтэдэ женгэ табыну,суга эйбер салу,келэу кутэру,агачка нэрсэ булса да элеп кую,шаманизм гадэтлэренэ каршы корэш гэудэлэнэ.
Алда бу тор дидактик эсэрлэрдэ гомум кешелек доньясы алга сорелгэн карашлар,ятимлэргэ,гариплэргэ яхшылык эшлэу,аларны хормэт иту,галимлэрне зурлаулар булалар.
Начар гадэтлэрне,мэжусилек традициялэрен ташламаган кешелэр "теге доньяда"да коточкыч газаплар,мэнгелек тэмуг белэн куркытыла.
Торле фактлар буенча татарларнын борынгы бабайларында--барлык фэннэр дэ барлыкка килгэн хэм 12 йознен беренче яртысында Ягкуб бине Ногманнын "Болгар тарихы" дигэн китабы языла.1135 елда Ягкуб бине Ногман янына ерак Испаниядэн туган гарэп Эбу Хамид эль-Гарнати килгэн:ул болгар галиме турында бик югары фикердэ калган,бу вакытта болгар шэхэрендэ Борханетдин-иБРАХИМ ибне
Йосыф Болгари дигэн бер галим яшэгэн.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 17 Фев 2012 19:32    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

13--15 йозлэрдэ татарларнын борынгы бабайларында торки телдэге эдэбиятта-- куренгэн урта гасыр гуманизмы,ирек,мэхэбэт мотивлары буладыр.Бу вакытта Волга-Кама болгарлары хэм кыпчаклар бэйсезлеклэрен югалтып,монгол яулап алучыларнын астында яши башлаганнар.Шул еллардагы"Бачман хэм аны утеру кыйссасы","Алтынчэч","Янмый торган кыз"легендаларында монгол яулап алучыларына ризасызлык хэм корэш мотивлары булып торганнар.
Котби,Бэркэ Фэкыйх,Харэзми,Сэед Эхмэд,Сэеф Сараи,Сайяди шикелле язучылар эсэрлэрендэ тормышны узэк урынга алганнар,алар гуманизмны,ирекне яклап чыкканнар хэм саф и кочле мэхэбэтне дэ.

ХАРЭЗМИ.

Мэхэббэт--намэ (1354)

Олуг тэнренен атын яд кылдым,
Мэхэббэт-намэне нигез салдым.

Ике якта гэухэр(ягни ай белэн кояш) галэмгэ биргэн,
Мэхэббэт хэзинэсен адэмгэ биргэн..

Хэва узрэ бирер лачынга аккошны,
Тулган ай шикелле кылыр бер тамчы суны.

Анын кем ал янагында мин яратты,
Буе берлэ сачины тин яратты.

Кара тупракдин башак устерде,
Тиккэннэр арасында гол турэтте.

Катыйк ташдин кылыр гэухэрне пэйдэ,
Коры камыштан кылыр шэкэрне пэйда...

Илахи,кыл нэзар Харэзми назмэ,(Харэзминен ижатына куз сал)
Мэхэббэтне кунелдэн син киметмэ.

Эллеке заманнын мэхэббэт идеаллары безгэ кызыклы,и хэзер дэ бик куп тер мэхэббэт турындагы шигырьлэр.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 19 Фев 2012 18:16    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Амбар тобендэ икмэк бар,
Картлар сузендэ хикмэт бар.

ТАТАР ХАЛЫК МЭКЭЛЬЛЭРЕ.

Аларнын барсын да халык чыгарган,кунелендэ,хэтерендэ саклап килгэн,аларда зирэклек хэм мэгьнэ тирэнлеген курэбез.

Ялкауга эш кушсан,ул сина акыл бирэ.
Мич башында жилэк пешми.
Аерылганны аю ашар,буленгэнне буре ашар.
Уз халкынны уз итсэн,ят халлыка кол булмассын.
Богау---алтын булса да богау.
Дорес сойлэгэн ялгышмый.
Ана теле бер булыр.
Иле барнын теле бар.
Кеше жырын жырлыйм дип,уз жырынны онытма.

Язучы Н. Исэнбэт узенен жыентыгына язган суз башында, татар халкы
табышмакларынын бик борынгы заманнарда Волга-Кама буйларында яшэгэн жирле халыкларнын доньяга карашлары турында сойли хэм мисаллар китерэ:
Озын,озын эз килер,
Озын буйлы кыз килер;
Кабаклары калтырап,
Мангайлары ялтырап.

Таба,таба табалама,
Таба аркЫлы юргалама;
Айгыр курсэн кешнэмэ,
Кеше курсэн тешлэмэ.

Монда борынгы кешелэрнен еланнарга карата зарар булдырмасынга
эйтелгэн сузлэре.
Мэкэльлэрнен дэ бик борынгы заманнардан килгэнлеклэре эйтелэ.
"Сихерче(маг) белмэгэнне карт белер" ;" Мин укыйм сихерчегэ,сихерче укый кирегэ" шикелле мэкэльлэр мэгнэсе ягыннан,болгарларнын ислам кергэнче булган доньяга карашларын чагылдыра.Яисэ,"Тимер тапкан тилмермэс","Тимере бар тилмермэс,каены бар кайгырмас" дигэн мэкэльлэр тикмэгэ чыгарылмаганнар.Аларнын без яшэгэн жирлэрдэ тимер табылуы,кешелэрнен аны анлап куллана башлаулары(железный век).Татарстан территориясендэ яшэгэн борынгы заман кешелэре арасында миллекчелеккэ кучу,тимер табылуы,археологлар хэм историкларнын анлатуынча, 5 нче гасырларга туры килэ.Миллек аерым кешелэр кулында булгач,аны сакларга килеп чыга.Шул унай йозаклар эшли башлыйлар.Археологик эзлэудэ,табылган йозаклар этлэргэ охшатып ясалганнары бар."Кечкенэ генэ эт орми дэ,жибэрми дэ"дигэн,шул чорныкы булырга момкин.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 19 Фев 2012 19:25    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Рахмәт язуларыгыз өчен!

Ә кайдан борынгы шигирларне табарга була? Аларны сайтка күркемле куярга кирәк, уйлым, русча тәрҗимәсен биреп.

Ул безнеӊ байлык.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 20 Фев 2012 22:52    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Дусларга, исэн - саулык хэм унышлар телэп калам.

Гаяр эфэеде! Мин кулланган китап:Борынгы татар эдэбияты.
(Древняя татарская литература).Художество редакторы Б.М.Альменов,
Техник редакторы З.А.Ибрахимова , Корректорлары З.И.Шагдалеева
Э.Г.Идрисова.
Басарга кул куелган 21/1-1964 ел.
Заказ Е-389
" Татполиграф" типографиясе.
Уз вакытында эни татар эдэбияте хэм татар теле-укытучысы иде,яш вакытта истэлек очен бер ике генэ татарча китабын алып калган идем,потому что остальные более старые издание -были очень старыми и на арабском и на латыни.
А вот еще очень интересную книгу могу предложить, найти и почитать из БИБЛИОТЕКИ ТАТАРСКОГО РОМАНА переведенного на русский язык:
Нурихана Фаттаха "ИТИЛЬ",( перевод Марселя Зарипова).
КАЗАНЬ.Татарское книжное издательство. 1987г.
В историческом романе повестуется о событиях больше тысячелетней давности,о жизни и борьбе предков волжских татар с иноземными завоявителями за свою независимость.События,описываемые в романе "Итиль" относятся к важному историческому рубежу,когда один из предводителей Волжских татар хан Алмыш в поисках путей обьединения разроненных родов и племен,чтобы защититься от территориальных и национальных притязании могущественного в ту пору хазарского каганата,обращается за помощью и союзом к арабскому халифу Эль-Муктадиру.В 922году на Волге прибыло большое посольство и с этого времени волжские булгары отказываются от языческого веровании и т.д...
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 23 Фев 2012 22:36    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

" Йосыф вэ Золэйхэ" поэмасында кайбер строфаларына халык жырлары шактый зур олешлэре белэн кергэннэр,теге яки бу сузлэрне остэп файдалана торган алымнар кулланган:

Ай кеби курекле йозе нуры сулды,
Йимэктэн,эчмэктэн мэхрум калды...
Тулан ай тик балкыр иде анын йозе,
Бал,шикэрдин татлы иде анын сузе...
Бэнзе нуры рушан улды конэш кеби,
Бакан хэргиз жэмалына туймаз имди...
Бер белэзек чыкарубэн ана вирде,
Ул белэзек саф кызыл алтын иде...

Мондый тезмэлэрне поэмада куп табарга момкин.
Узенен кайбер строфаларын Кол Гали халык телендэ файдалалына торган суз тезмэлэре белэн бизэгэн."Жаным,углым,бу жафаны нидэн булдын?","Я,куз нуры! Нэ сэбэптэн хэтерен тар?,Бу белэзек бэндэн ядкяр улсын","Икече ел ат-катар анлар вирде", и т. д.
Поэмада тулаем халык сойлэме тезмэлэреннэн торган строфалар да очрыйлар:
Я Золэйхэ! Каный сэнен дэрден,малын,
Зиба буен,сзын сачын,нечкэ билен?
Тулай ай тик балкыр иде сэнен йозен,-
Сэн ул хальдэн бу халэ дошден имди?!.

Халык телендэ бик борынгы заманнардан бугенге конгэ кадэр сакланып килгэн"Сабыр тобе сары алтын" шикелле мэкаль яки"Эшне сабырлык белэн эшлэ"дигэн сойлэм кулланып килэ.Кол Гали строфасыннарында поэтик рэвештэ эшкэртеп файдаланган:

Сабыр берлэ эшлэгел ушы эши,
Сабыр берлэ эшлэнер эшлэр башы,
Морадына тиз йитэр сабыр кеше,-
Бу эш эчрэ курекле сабыр кылгыл имди.

Поэманын синтаксик тозелешендэ халык мэкальлэрен файдаланып ясалган шундый жомлэлэрне еш очратырга була:"Йосыф эйтер:кичкэн эш киру кэлмэз"(уткэн эш кире кайтмас),"Бу дэрдэ хичбер дэрман белумэсвэн"(дэрт бар да,дэрман юк) и т. д.
Эсэрдэ матур-матур чагыштрулар,метафоралар,аллегориялэр,гиперболалар,инверсиялэр,диологлар,сорау,теземнэр и т. д. поэтик хэм синтаксик алымнарнын шактый матур урнэклэре бар.
Башка торки халыкларнын,болгар татарынын поэтик-тезмэ эсэрлэренен язу традисиясе булган.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 24 Фев 2012 10:47    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Тар писал(а):
Мин кулланган китап:Борынгы татар эдэбияты.
(Древняя татарская литература).Художество редакторы Б.М.Альменов,




Ә мин интернеттан таптым һәм заказ бирдем шул китапка:

БОРЫНГЫ ҺӘМ УРТА ГАСЫРЛАР ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
(«Древняя и средневековая татарская литература)
— 176 стр., в твердом переплете

Сайт: http://dinikitap.ru (Казан)
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 29 Фев 2012 00:40    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Ренат Абянов

***


Что? Да, ты вновь мне нервно говоришь,
С насмешкой победителя, супостата и поэта,
Мол, нет у Татарстана голоса, там вроде как гладь и тишь,
А ещё нет свободы, будущего и суверенитета.

Народу это не надо. Он как вьючное животное
Работает, а потом приходит домой ест и ложится спать,
Ну а родной язык и самосознание, как нечто бесхозное
Прогоняют, как старого пса под забор умирать

и бродяжничать. Смотреть в теплые окна,
Выть от тоски на азан и звон колоколов,
И от ощущения не востребованности, но врожденно скромно,
Приходить домой, и лизать заржавевший и закрытый наглухо засов.

см. http://mtss.ru/?page=abjanov
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 19 Мар 2012 21:50    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

"Печэн базары". Сатирик эсэрлэр конкурсы.
Берничэ эсэрлэр.
Фэварис Гали.

Эйтешэлэр:"Бусы фэлэн бай мэчете,
Бусы менэ,яна татар--Хан мэчете.
Кунеллэрне тырный шунда шиклэр корты--
Тугелмени мэчет хэзер Алла йорты

Сутеп була хэр нэрсэне бик тиз генэ,-
Менэ дигэн зур илне дэ суттек,энэ!
Шул" шатлыктан"тан без йорибез инде менэ
Донья буйлап хэер эстэп,ава--тунэ,

Миллэтпэрвэр:"Уян,татар!"-дип кычкыра,
Бу шау-шуга милли бурлар сикереп тора.
Оч-дурт татар тел турында гэп корганда,
Милли бурлар катлы-катлы кэттиж кора.

"Ил тоткасы- ир",дип эйту хэзер хата-
Солектэй ир буген кулмэк-ыштан сата.
Манкорт ирлэр ирлеклэрен сатып эчеп,
Чуптэй сасып,анда-монда аунап ята.

Милли "босс"лар,ник нечкэрде тавышыгыз,
Мэскэу "бас"ыннан борештеме авызыгыз?
Милли "имезлек" булып калса сабырыбыз,
"Суверен"нан "губернэ"гэ дэ калырбыз.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 21 Мар 2012 12:26    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Сагыну
Татар халык җыры

Сикердем читәннәрен лә,
Йөгердем, җитәлмәдем;
Ни булды икән телләремә —
Сау бул, дип әйтәлмәдем.

Урманнарга барган чакта
Адаштым юлларымны;
Күңелем йомшак, елармын, дип,
Бирмәдем кулларымны.

Өй артындагы талларны
Яратмасаң, кисәрсең;
Мин сагынсам, тәрәз/ә/ ачам,
Син җил булып исәрсең.

Җибәрде Төркиядан:
Bäxzat Aktaş/Behzat Aktash
http://estatar.blogspot.com/
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Мысли вслух и частные объявления Часовой пояс: GMT + 4
На страницу 1, 2  След.
Страница 1 из 2

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB