На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Татар тальяны Кытайны тан"калдырды

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Асхат Зиганшин
Акула пера


Зарегистрирован: 16.07.2005
Сообщения: 2637
Откуда: Уфа

СообщениеДобавлено: 17 Авг 2012 12:52    Заголовок сообщения: Татар тальяны Кытайны тан"калдырды Ответить с цитатой

Газета "Кызыл таң"- Уфа (өфө башкортлыча Смех )
17.08.2012 - Мәдәният һәм сәнгать

Татар тальяны Кытайны таң калдырды

Кытайда татарлар күбесенчә Синьцзянда тупланган. 2000 елгы мәгълүматларга караганда, бу автономияле районда 5 меңгә якын татар яши. Алар шулай ук Пекинда, Тяньцзинда, Харбинда, Чжэнчжоуда, шулай ук башка шәһәрләрдә дә бар. Тарихтан күренүенчә, татарлар бирегә Русиядән XIX гасыр башында күчеп килә башлаган. Күченүнең икенче дулкыны икенче Бөтендөнья сугышыннан соң дәвам иткән.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов татар җырын һәм мәдәниятен чит илләрдә пропагандалауны дәвам итә. 2009 елда композитор, җырчы һәм якын дусты Фәнир Галимов белән Австралия татарларында кунакта булып, андагы сабантуйда катнашып кайткан иде. Якташыбызның җырлары һәм тальян моңнары австралиялеләрнең күңеленә хуш килгән. Аның даны Кытайның төньяк-көнбатышында Тянь-Шань таулары арасында урнашкан Урумчи шәһәренә дә барып җиткән. Биредә яшәүче татарлар Фән Гавис улын сабантуйга чакырган.

— Без ике сабантуй бәйрәмендә катнаштык, — дип сөйли данлы якташыбыз. — Сәхнәдән чыгыш ясадык, шушы сәфәр өчен махсус язылган җырларыбызны, шулай ук татар халык җырларын башкардык.

Беренче сабантуй, Кытай “бизмәне” буенча зур булмаган Кубык поселогында үткән. Безнең карамакка ул — шәһәр, чөнки анда 100 меңгә якын кеше яши. Икенче сабантуй үткән Урумчи шәһәре исә Кытайда уртача зурлыктагы шәһәр исәпләнә, анда 3 миллионнан артык кеше яши. Миллиард кеше яшәгән көнчыгыш илендә масштаблар шундый.

Кытайда туган һәм бүгенге көндә Австралиядә яшәүче Суфия Вәлиеваның Урумчи шәһәре турында шигыренә Фәнир Галимов көй язган. Якташларыбыз Кытайга күчтәнәч итеп алты яңа җыр алып барган. Аларның авторларының берсе — Татарстанның күренекле композиторы Илгиз Закиров. Фән Гавис улы сөйләвенчә, халык һәр җырны яратып кабул иткән. Артистларыбыз халык җырларын да башкарган, әлбәттә. Биредә яшәүче татарлар аларның күбесен белә, гаилә бәйрәмнәрендә башкара икән, шуңа алар сәхнәдәгеләргә кушылып җырлап утырган. Халык артистының тальян моңнарын да бик яратканнар.

Сабантуйга килгәндә, якташларыбыз аның бездә оештырылган бәйрәмгә охшашлыгын һәм кайбер үзенчәлекләрен билгеләп үтте. Шулай ук аркан тартышалар, капчык сугышалар, гер күтәрәләр, милли көрәш, башка ярышлар үтә, җыр-бию тынып тормый. Сабантуй батыры бүләккә тере тәкә алган. Ләкин бездәгечә киң колачлылык юк, әлбәттә, ат чабышы да үткәрелми икән. Бәйрәмне берләштерүче нәрсәләр — җыр-бию, уен-көлке, кешеләрнең бердәм һәм тату булуы, милли киемнәрнең, ризыкларның күп булуы, музыканың тынмавы. Шушы ерак илдә түбәтәй кигән ир-егетләрне, татар милли киемендәге кызларны күрү кунакларның күңеленә хуш килгән.

Якташларыбыз әйтүенчә, татарлар нигездә шәһәрләрдә һәм поселокларда яши. Алар Синьцзяньда мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән. Шәһәрдә татар мәдәни җәмгыяте эшли. Татарстан белән мәдәни бәйләнеш нәтиҗәсендә балаларның Казанда югары белем алу мөмкинлеге бар. Бүген 70кә якын студент — Кытай татарларының яшь буыны тугандаш республика башкаласында төрле белгечлекләр үзләштерә.

— Аларның сөйләме нинди, сүзләре аңлашыламы? — дип сорадым артистлардан.

— Әлбәттә, бер-беребезне яхшы аңладык, тәрҗемәче ярдәме кирәк булмады. Шулай да аларның сөйләмендә без аңламаган сүзләр бар. Ә бәлки алар иске татар телен үзгәрешсез саклап калгандыр. Бу мәсьәләне белгечләр хәл итсен. Алар бит йөз елга якын туган илдән еракта, безнең белән аралашудан мәхрүм булып яшәгән, телне үзгәрешсез саклап калулары да ихтимал.

Кытай Халык Республикасының бу төбәгендә уйгурлар, казахлар, үзбәкләр, татарлар, монголлар яши. Катнаш никахлар күп. Шулай да һәр милләт үзенчәлеген саклап кала алган, һәркайсының үз театры, музейлары бар. Аларның барысын да кытай телен белү берләштерә. Балалар мәктәптә төп дәүләт телен, шулай ук туган телен өйрәнә. Ике-өч, аннан да күбрәк тел белү — биредә гадәти күренеш. Татар телендә гарәп хәрефләре белән язалар, күпләр кириллицаны да белә һәм безнең китапларны укый.

Якташларыбыз кунакка да йөргән. Һәркайда аларны үз туганнарыдай җылы кабул иткәннәр. Биредә мөселман кануннарына зур әһәмият бирелә. Өстәл артында түгел, борынгыча, аяк бөкләп утырып ашыйлар икән. Артистларга таякчыклар белән ашау һөнәрен дә үзләштерергә туры килгән, чөнки анда кашык юк икән. Икмәкне он, йомырка һәм сөттән пешерелгән көлчә — “нан” алыштыра икән. Пылауны да яратып ашыйлар. Бәрәңге ризыклары да пешерәләр.

— Кытайда татарлар матур, мул тормышта яши, дип әйтер идем, — дип сөйли Фән Гавис улы. — Мәчетләр бар, дин көчле, үзара татар телендә сөйләшәләр. Габдулла Тукайны яраталар, һәркайда аның “Туган тел”ен җырлыйлар. Тату яшиләр, күпләп аралашалар, бер-берсе белән бәйләнешне өзмиләр.

Кунакчыл хуҗалар кунакларга истәлекле урыннарны күрсәткән, Тянь-Шань тауларына алып барган. Түбәсе болытларга тиеп торган мәһабәт таулар артистларны сокландырган. Урындагы татарлар бу тауны Ташурман (таш урман) дип атыйлар. Безнекеләрне сыйфатлы юллар да, гаҗәпләндергән. Кытайның шушы төбәгендәге нефть чыгару үзәге — Карамай (кара май) шәһәре дә үзенең атамасы белән җанга якын. Сәгать поясы да бездәге кебек, эш көне шулай ук башлана. Урындагы пионерлар, бездәге совет чорындагы кебек, кызыл галстук тагып йөри. Алар кунакларга үзләренең бала чагын искә төшергән.

Фән Гавис улы сәфәрдәге бик күп оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәткән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына рәхмәт белдерә. Җырчы Кытай татарларына халкыбызның күңел җылысын, үзләренең тарихи Ватанын тою мөмкинлеге бирә алуыннан канәгать. Ул үзе дә тулы тәэссоратлар, иҗади көч туплап кайткан. Түбәсендә кар яткан Тянь-Шань таулары арасында татар теле яңгыраган төбәктә бик күп иҗади планнар туган. Безнең артистлар, кайда гына барса да, югалып калмыйча, урындагы халык белән килешеп яшәүче, чәчәк атучы, төбәкне үстерүгә үз өлешен кертүче милләттәшләребез өчен горурлык кичергән. Милләттәшләребез телен онытмый, мәдәниятен саклый, диндәшләре белән бердәмлеккә омтыла.

Ә Фәнир Галимов (ул бит әле эре эшкуар да) җил көче белән эшләүче электр станцияләре төзү идеясе белән янып йөри. Кытайда таулар арасында алар һәр адымда очраган. Озакламый аның туган төбәге Туймазы районының Төмәнәк авылы янында йортларны электр энергиясе белән тәэмин итүче җилэлектр станциясе күрербез, мөгаен.

Раил Мусин.

Фото: Җырчылар Урумчи шәһәрендәге татар җәмгыятенең шәрәфле рәисе, Синьзянь авыл хуҗалыгы университеты профессоры Рәкыйп Аббасов белән. Профессор чыгышы буенча Борай районыннан.
http://kiziltan.ru/tat/news/kyltyra-i-iskysstvo/12841.html [/b]
_________________
Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"!
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение Посетить сайт автора
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB