На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

1812 елгы сугыш, чынлап та шулай булганмы?

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6981

СообщениеДобавлено: 01 Дек 2012 23:03    Заголовок сообщения: 1812 елгы сугыш, чынлап та шулай булганмы? Ответить с цитатой

Әлфир Гафуров

01.12.2012 21:59

...Бородино кырында Уфа җитәкчелеге "башкорт" полклары хөрмәтенә җиде метр биеклектәге стелла куярга җыена. Бу стеллада башкорт сүзләре янында татар сүзе дә торырга тиеш, чөнки, ул "башкорт полклары" – күп өлештә, Әсфәндияров китергән исемлек буенча, - татарлардан торганнар...

Ә бар кешелек цивилизациясенең тарихи үсеше күзлегеннән караганда?

Безгә 1812 елгы Ватан сугышын мәктәпләрдә, вузларда, бу турыдагы фәнни, әдәби хезмәтләрдә, ул зур Ватан сугышы булган, ил халкы үз бәйсезлеге өчен көрәшкән, француз баскынчыларына каршы бар ил халкы күтәрелгән, бу яуда бар халык чиксез батырлыклар, каһарманлыклар күрсәткән дип, аңлаталар. Бородино орышының 200 еллык юбилее тантаналарындагы бер чыгышта: «Безнең ил тарихында күп кенә сугышлар һәм трагедияләр булып үткән, тик аларның икесе генә Ватан сугышы дигән аталыш алган...

Беренчесендә дә, икенчесендә дә Россиянең, Европаның һәм бар дөньяның язмышы хәл ителгән, ... илдә иң кечесеннән иң олысына кадәр яуга күтәрелде, халыкның чагыштыргысыз батырлыгы, рухи куәте, илебезне баһадирлардай көч белән тутырды», — дип әйтелгән иде.

Ләкин бу чынлап та шулай булганмы соң?

Бар халык та француз илбасарларына каршы фидакарь көрәшкә күтәрелгәнме, һәм бар кешелек җәмгыяте үсешен күзлегеннән караган вакытта, бу вакыйгалар уңай күренеш булганмы соң?

Бу тарихи вакыйгалар турындагы беренчел чыганакларны, ул сугышта катнашкан кешеләрнең хатларын, истәлекләрен алып укый башлаган вакытта, безгә зур Ватан сугышы, бар халык күтәрелеше итеп күрсәтелгән ул вакыйгаларның һич кенә дә алай булмавы, гомумән, киресенчә, гел алай булмавы, халыкның бу сугышта катнашырга теләмәве, ә ул вакыйгаларның ил өчен дә, Европа өчен дә, бар кешелек өчен дә, — тискәре, реакцион характерда булуы — иң беренче күзгә ташлана.

Иң башта ул вакытлар Европасына, ул вакытлар Франциясенә, Наполеон Банопарт шәхесенә тукталып китик. Тарихтан билгеле булганча, урта гасырлар Европасында феодализм чоры булган, илләр белән хокуклары берни белән дә чикләнмәгән монархлар идарә иткән. Гади халык, аеруча гади авыл халкы, крестьяннар — ярымкол сыйфатында, алпавытларның бернинди хокукы да булмаган милке халәтендә генә, тормыш алып барганнар. Ул заманнарның күп акыл ияләре (Вольтер, Монтекьё, Руссо, Мабли, һ.б.) җәмгыять үсешен тоткарлаучы мондый сәяси тәртипне, мондый формацияне реформалау, үзгәртү кирәклеге турындагы проблеманы күтәреп, язып чыкканнар. Шундый алдынгы фикерле шәхесләрнең гадел тормыш, бар кешеләрнең дә, аларның сословие вәкиллекләре, социаль хәлләренә карамыйча бертигез хокуклы итү турындагы идеяләре, бар дөньяда иске феодаль тәртипләрне җимерүгә юл ачып җибәргән, кешелек үсешенең яңа эпохасын ачкан Бөек француз инкыйлабына китергән. Наполеон Банопарт исә, яшь вакытыннан ук алдынгы шул идеяләрне үзенә сеңдереп үскән, инкыйлабта актив катнашкан, үзенең чагыштыргысыз таланты һәм шәхси батырлыгы аркасында Франциядәге бу үзгәрешләр вакытында бу илнең императоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән олуг шәхес булган.

Инкыйлабтан соң Франция республика дип игълан ителә, яңа Конституция, һәм Француз инкыйлабының иң зур казанышы, һәм әйтергә кирәк, бар кешелек алдындагы иң бөек казанышы, — бар кешеләрне дә, аларның милләтенә, расасына, диненә, җенесенә, социаль статусына карамыйча, тигез хокуклы дип игълан итүче «Кеше һәм гражданиннарның хокуклары декларациясе» кабул ителә. Франциядәге вакыйгалар, аеруча бу илнең монархларына мәхкамә үткәрелеп, алар җәзага тартылганнан соң, Европа монархларын, аристократиясен, шул исәптән Россиянекен дә, куркуга төшерә, мең ярым ел буена дәвам иткән «Аллаһының үзе тарафыннан урнаштырылган тәртип"не җимерергә җөрьәт иткән бу ил белән Европаның монарх режимнары арасында сугыш башланып китә. Наполеон вакытында французлар бу илләрнең агрессияләренә каршы торып кына да калмыйлар (сугышны мөртәт французларны урынына утыртырга ниятләгән Пруссия короле башлый), ә башка халыкларга да коллыктан, монархлар һәм бар казанышлары титуллары һәм фамилияләренең затлыгы гына булган аристократия изүеннән котылырга ярдәм итүгә күчәләр. Шул рәвештә Италия, Испания, Германия илләрендә яңа демократик режимнар урнаштырыла. Австрия, Британия, Россия империяләре Франциягә каршы союз төзиләр, акылсыз французларны акылга утыртырга маташудан гына чыккан конфликт — гомумевропа сугышына әйләнеп китә. Безгә тарих дәреслекләрендә илебезне чит ил баскынчыларыннан азат итү өчен барган Ватан сугышы итеп күрсәтелүче Россия белән Франция арасындагы бу сугыш исә, чынбарлыкта, прогресс белән регрессның, искелек белән яңалыкның (искечә, һаман да коллыкта яшәү тарафдарлары белән яңача, хөр, ирекле тормыш алып бару тарафдарлары арасында), демократия белән тоталитаризмның, ирек белән коллыкның, якты көчләр белән консерватистик кара көчләрнең бернинди компромиссыз көрәшенең соңгы этабы булган. Французлар беркемне дә басып алмаганнар, бары тик ирек, тигезлек, демократия идеяләрен экспортлаганнар гына. Аларның байрагында «Азатлык, тигезлек, туганлык» дип язылган булган, ирек китерүче француз солдатлары «Марсельеза"ны җырлый торган булганнар яуга кергәндә, ә россиянекеләр (шул ук вакытта аларның союзниклары да) — «Боже царя храни"ны. Француз солдатлары ирек өчен, бар кешеләрнең дә тигезлеге өчен үлемгә барганнар, ә рус солдатлары патша һәм Аллаһы өчен («За царя и бога») башларын салганнар. Россиянең, аның союзникларының бу сугышта җиңүе, чынлап та бар Европа, бар дөнья өчен зур әһәмияткә ия, чөнки бу — консерватив көчләрнең җиңүе, вакытлыча гына булса да, тарих тәгәрмәченең алга таба әйләнүен тоткарларга, туктатырга маташу омтылышы.

Тик бу монарх режимнары үз максатларына ирешә алмыйлар, Франция — союзниклар штыклары белән анда вакытлыча Людовиклар хакимияте торгызылса да, соңыннан барыбер республика булып кала, аннан соң башка Европа илләрендә дә, шул исәптән Британиядә дә, республикалар, парламент монархияләре төзелә. Яңа дөньяда Француз инкыйлабы идеяләрен, француз республикасы төзелү принципларын өлге итеп алып, заманының иң демократик иле — Америка Кушма Штатлары оеша. АКШ-та заманының иң алдынгы конституциясе һәм «Бәйсезлек декларациясе» кабул ителә. Ул декларациянең беренче юлларында:

«Мы считаем очевидными истины:
Что все люди созданы равными,

что все они наделены Творцом определенными врожденными и неотъемлемыми правами, среди которых — право на жизнь, на свободу и на стремление к счастью; что для обеспечения этих прав люди создают правительства, справедливая власть которых основывается на согласии управляемых;« — дип язылган була.

Әгәр дә без, ирекле, демократик ил төзибез дип исәплибез икән, без Бөек француз инкыйлабы, демократик АКШ дәүләте төзелү принциплары һәм тарихына мәктәп һәм вуз программаларында тиешле урын бирергә тиешбез минемчә. Шул ук вакытта, бу дәүләтләр, мондый тәртипләр барлыкка килүенә сәбәпче булган алдынгы фикер ияләре (Вольтер, Руссо һ.б, Америка демократиясе аталары Б.Франклин, Т.Пейн һәм дә аеруча, Томас Джефферсон, һ.б.) хезмәтләренә дә. Бүгенге көндә алар мәктәп дәреслекләрендә генә түгел, ә вуз программаларында да урын алмаганнар. Безнең бүгенге көндә кол халәтендә булмавызга, барыбызның да ниндидер хокукларга, тигезлеккә ирешүебезгә, без иң беренче чиратта, прогрессив шул идеяләрне таратучы һәм тормышка ашыручыларга, шул нисбәттән Бөек француз инкыйлабына да, — барыбыз да бурычлыбыз.

Россиядә дә француз инкыйлабы идеяләре киң таралыш ала. Шуның нәтиҗәсе булып, декабристлар ихтилалы була, патша самодержавиесе илдә реформалар үткәрергә, чикләнгән күләмдә булса да, ирекләр игълан итәргә, аннан соң, 1861-че елны, крестьяннарны алпавытларның колы итеп тотучы крепостнойлык хокукын бетерергә мәҗбүр була. Шунысын да әйтергә кирәк, французларның шифалы йогынтысы аркасында, репостнойлык хокукы көнбатыш, Европага якын өлкәләрдә (Эстляндия, Курляндия һ.б.) 1816–19 елларда ук бетерелә. Ул вакытларда Бөек француз инкыйлабының, гражданнарның тигезлеге, ирек турындагы идеяләренең Россиядә ни кадәр популяр булуы турында Пушкинның юллары да сөйли:

«Хвала! Он русскому народу
Высокий жребий указал,
И миру вечную свободу
Из мрака ссылки завещал».


Монда сүз Наполеон Банопарт, аның Изге Елена утравында сөргендә булу вакыты турында; аның, бар дөньяга азатлык, тигезлек китерүченең, атаклы бу шагыйрь бик төгәл билгеләгәнчә, тоткын хәлендә булуына да карамастан, шул сөргеннән бар дөньяга ирек васыять итеп калдыруы турында бара.

2. Ә Наполеон Рәсәйгә чынлап та ирек китергән.

Ә Наполеон Банопарт Россия дигән илгә, бу илнең халкына, бигрәк тә аның крепостной хокук астында изелгән крестьян халкына, француз гаскәрләре кулы астында калган территориядә генә булса да, вакытлыча гына булса да, чынлап та ирек китергән шәхес!

Иң башта русларның, рус крестьяннарының ул вакытларда ничек яшәгәннәренә экскурс ясап китик. Ә ул заманнарда рус крестьяннарының хәле чынлап та бик авыр булган, бигрәк тә, шул ук француз крестьяннары белән чагыштырганда. Мисалга, русларга әсир төшеп Уралга кадәр килеп чыккан бер французның бу турыда нәрсә язып калдыруын китереп китик (С.Хомченко «1812 году французы дошли до Урала. Какими они увидели нас?». Уфа, «Бельские просторы»):

«Все русские крестьяне — рабы помещиков или государства. Судьба чернокожих, занятых обработкой колоний европейцев, менее жалка, чем у крестьян русских помещиков. Господа рассматривают их животными, необходимыми для эксплуатации земель, они нисколько не заботятся об их существовании, обременяют их побоями и работой. Именно в провинциях за Волгой надо жаловаться на их судьбу. Почти все из них умирают от голода, и можно увидеть, как они устремляются на оставленные им объедки с жадностью своры собак...

Что касается других крестьян, то они обрабатывают земли помещика под командованием управляющего. Два дня в неделю они обрабатывают свои участки, но только не тогда, когда хозяин этого не хочет. Например, каждый хороший день используется, чтобы убирать урожай хозяина, так что несчастные крестьяне заканчивают свой сбор в дождь или снег. Зимой крестьяне транспортируют дрова и работают в поместье. Они счастливы, если находят время запастись лесом и ремонтировать средства сельского хозяйства для себя...

Русские крепостные влачили жалкую жизнь. Их стол стоял из щей с кислой капустой и соленых огурцов с хлебом. Единственным добавлением были большие рыбины, которых там ловили в изобилии. К тому же эти крестьяне рабски преклоняются перед благородными людьми и готовы сгибаться до земли перед любым хорошо одетым человеком...

В выборе жилья они тоже были ограничены: каменных домов нигде не было видно, только срубовые одноэтажные избы с дощатой крышей. Вход обычно делался таким низким, что войти можно было только согнувшись. Щели затыкались мхом. Окнами служили маленькие квадратные отверстия в фут шириной, стекло заменял лошадиный пузырь. В сильные морозы это отверстие, которое служило также единственным выходом для дыма и пара, закрывалось ставнями.

Жилое помещение такого дома, в котором была одна комната, являлось и спальней, и кухней, а зимой и хлевом. Большую часть помещения занимала огромная печь, сделанная из глины, в которой варили и пекли еду. С утра она так раскалялась, что потом в течение всего дня согревала дом. На печи и на полатях, укрепленных на стенах, спала вся семья, стар и млад, все вперемешку. На полати они клали кусок войлока и укрывались тулупами, в которых ходили днем.

Остальное домашнее убранство было таким же простым. Лавки из грубого необструганного дерева у стен и вокруг печи. Внизу загон для кур, овец и поросят, задвигавшийся дверцами. Середину комнаты занимал грубый стол, который покоился на четырех вкопанных в землю ножках. В комнате содержались даже телята, а зимой здесь каждое утро доили коров, так как снаружи молоко могло замерзнуть в кадке.

Худшее неудобство в таком жилище составлял ужасный дым, который заполнял его при нагреве колоссальной печи, лишенной дымовой трубы, и угарный чад, проникавший через все щели после того, как печь закрывали. Вследствие этого чада женщины, которые все утро хлопотали в помещении, страдали головными болями.

То, что помещение кишело всякого рода вредными насекомыми, не стоит и упоминать: множество тараканов днем и ночью бегали по скатерти и стенам и раздражали, падая на нас.

Капитан Ноказ оказался в одном помещении с четырьмя крестьянами, кобылой, тремя телятами, десятью овцами и 28 другими мелкими домашними животными. Часто бывало, что за ночь овцы съедали всю солому, на которой спал француз, а утром его будили телята, лизавшие ему лицо. При этом Ноказ отмечал, что ему еще повезло, так как некоторые его товарищи оказались в доме со свиньями».

Ә татарлар, татар тормышы турында шул ук французлар менә нәрсә язып калдырганнар:

«Здесь в губернии большое разнообразие наций. Наиболее значительны татары. Они разделены на три класса: живущие в городах и занимающиеся торговлей; занимающиеся сельским хозяйством и живущие в больших и красивых деревнях, и кочевые татары, или башкиры, которые заняты только разведением скота. У деревенских татар глава поселения — мулла. Все татары следуют религии Магомета, платят налоги, предоставляют новобранцев и состоят в ведении капитана-исправника.

Татары живут в красивых деревнях, в удобных домах. Они красивые люди и хорошо одеты, их жены большие, красивые, имеют азиатскую внешность, что привлекало мой взгляд. Татары могут взять четырех жен по закону. У богачей для каждой законной жены есть отдельный дом, и муж должен установить порядок, чтобы общаться то с одной, то с другой, чтобы у каждой было свое время.

Татары, хоть и богаче других народов, живут намного проще и едят пищу, которую кипятят в бараньем бульоне. В праздничные дни они едят конину, которую считают деликатесом.

Татары держат много наложниц, некоторые от четырех до шести. Головной убор девушек в этой стране состоит из шелковой ткани различных цветов, с золотым или серебряным орнаментом, в косы вплетены шнурки с подвешенными монетами, которые, покачиваясь, стучат друг об друга, издавая необычный звук.

Наблюдая различные азиатские игры, которыми развлекались татары, я был свидетелем скачек практически с теми же правилами, как в наших местах, но с тем исключением, что татары сидят на неоседланной лошади, управляя уздой. Я никогда не видел такой искусной езды. Приз состоит в шелковой ткани или шапке».

Наполеон армиясе тылында французларга зур зыян салып, партизан хәрәкәте оештырып йөреп дан алган 1812 елгы сугыш герое Денис Давыдов бу сугыш турында үзенең истәлекләрен язып калдырган. Ул истәлекләрендә, үзенең, үз отрядының батырлыкларын мактау белән бергә, французлар кулы астында калган рус крестьяннарының «чит ил оккупациясе» шартларында ничек яшәгәннәрен язарга да бер дә иренмәгән. Ә билгеле бу герой язып калдырганча, французлар карамагында калган җирләрдә ул вакытта крестьяннар бер дә начар яшәмәгәннәр, әйтергә кирәк, киресенчә, бик шәп, бик матур, бик иркен, мул тормыш белән яшәгәннәр. «Баскынчы» французларга каршы ниндидер хәрәкәтләр эшләргә аларның бернинди уйлары да, ниятләре дә булмаган. Булачак билгеле шагыйрьнең тасвирлавы буенча, француз оккупациясе астында калган территориядә эшләр шулай торган:

Бар алпавытлар, байлар, чиновниклар да, французлар килә башлагач, үз йорт-җирләрен ташлап көнчыгышка таба качып киткәннәр. Бар дворян утарлары да буш торып калган. Билгеле инде, качкан вакытта бу алпавыт-аксөякләр үзләре белән барысын да алып китә алмаганнар, күбесе шул килеш торып калган. Ул вакытларда әле, аннан соңгы бөтендөнья сугышларындагы кебек, тоташ фронт сызыгы дигән әйбер булмаган. Француз армиясе зур шәһәрләрне, аңа бара торган юлдагы авылларны гына яулаган, анысы да нигездә Смоленск юлы буенда гына, ә эчтәге, төпкел авылларга гадәттә бернинди армия отрядлары да кереп тә тормаган, рус крестьяннарының күбесе ул французларны күрмәгәннәр дә хәтта. Денис Давыдов ташлап калдырылган әнә шул элеккеге дворян, алпавыт утарларын үзенең ставкалары итеп эшләгән. Бер утарда яшәгән вакытта ул яшен тизлегендә генә үтеп баручы француз обозларына, отрядларына, яки зур булмаган шәһәрләрдәге гарнизоннарына һөҗүмнәр оештырган, шуннан соң, ул урынын бөтенләй ташлап китеп алдан ук билгеләнгән икенче утарга күченгән. Ә француз отрядлары, гарнизоннары бары тик шәһәрләрдә генә булганнар, аларда да күп санлы булмаган гарнизоннар гына. Рус авылларында французларның эзе дә булмаган.

Гомерләре буе алпавытларга бил бөгеп, аларга эшләп интеккән гади крестьяннар исә, ул алпавытларның, бариннарының үз милекләрен ташлап китүләрен үзләренчә файдаланганнар. Иң беренче эш итеп алар ул утарларда булган бар мөлкәтне, алпавытларның малларын, бураларындагы игеннәрен, өйләрендәге бар байлыкны, җиһаз-мебельне өйләренә ташып бетергәннәр. Элеккеге кебек атнаның күп өлешен баринга барщинага эшләү (крепостной булу аркасында барып бушка эшләү) беткән, оброк түлисе дә булмаган. Крестьяннар иркен сулыш алганнар, бар салымнардан котылганнар, инде бар вакытларын да үзләренә, үз хуҗалыкларына эшләргә җәлеп итә башлаганнар. Кыска гына шул вакыт эчендә Россиянең көнбатышындагы крестьян халкы шактый гына ныгынып калган. Аеруча тырышлары үз эшләрен дә оештырганнар, кибетләр, төрле кярханәләр (мастерскойлар) ачканнар (элек моның өчен баринның рөхсәте кирәк булган яки иреклелекне бариннан сатып алырга). Авыл халкы алпавыт җирләрен сөреп чәчкән, ул гына да түгел, бернинди каравылсыз калган элеккеге барин урманнарыннан җаннары теләгәнчә агач ташып алып яңа йортлар, әйтергә кирәк үз заманы өчен шактый өлкән йортлар, төзегәннәр, каралты-кураларын төзекләндергәннәр, авыллар тулысынча диярлек яңарган. Рәсәй халкы беркайчан да күрмәгән кадәр ирек күргән Наполеон вакытында, беркайчан да булмаганча, иркен, хөр, бай, мул тормыш белән яши башлаган.

Ә Денис Давыдов исә, бу вәзгыятьне үзенчә файдаланган. Авылга отряды белән килеп керү белән, иң беренче крестьяннарга, аларның мөлкәтенә ревизия эшли торган булган. Һәм дә инде, һәрбер йортта диярлек, барин утарыннан алып кайтылган мөлкәткә тап булган, ул милекне рөхсәтсез алып кайткан бу крестьянга патша, алпавыт тәртипләрен исенә төшергән, шул рәвешчә үз отрядына җитәрлек дәрәҗәдә провизия туплаган. Ул гына да түгел, патша тәртипләрен исләренә төшереп, кайберләрен, гадәттә гаиләләрендә берничә өйләнмәгән өлкән ир бала булганнарын, үз отрядына да мообилизацияләгән.

Денис Давыдов үз истәлекләрендә барин утары милкен алып кайтучылар (ә ул массакүләм характерда булган) белән соңыннан ни булганы турында язмый. Тик илдә җиңү тантаналары булган вакытта, Наполеон һәм француз инкыйлабы аркасында нык кына шөлләгән патша-алпавытларның ниндидер кискен гамәлләргә барулары — бик икеле.

3. Массакүләм дезиртырлык, яки, иреккә — Франциягә!

Хәзер инде Рәсәй дигән ил халкының бу сугышта ничек катнашуына кире кайтыйк. Бу сугышта хәзерге вакытта безгә алдап, аңлатканнарынча, бернинди дә индидер гомумхалык күтәрелеше дә, илбасарларга каршы бар халыкның массакүләм көрәше дә булмаган, киресенчә, Россия армиясенә көчләп мәҗбүри мобилизация, анда нигездә куркытуга, җәзалауларга нигезләнгән каты хәрби дисциплина, шуның нәтиҗәсендә, ул армиядән массакүләм качу, дезертирлык күренеше булган.

Сугыш вакытында хәрби хезмәткә көчләп алынган крестьяннар коллыктан, крепостнойлыктан качып сугыштан соң бик күпләп Россиягә кире кайтмавы күзәтелгән. Франциягә кадәр барып җиткән гаскәрләрнең 40 меңе Россиягә (гаскәрләрнең, ким дигәндә, биштән бере), алпавыт коллыгына качып кире кайтмый калган. Ул заманнардагы гади рус халкының чын уй-фикерләрен чагылдыра торган, чынлап та, уйланырлык цифра бу. Крепостнойлыкта котылуның рус кешесе өчен бердәнбер юлы — бары тик азат Франциядә калу гына булган.

Наполеон сугышларында катнашкан артиллерия офицеры А. М. Барановичның «Русские солдаты во Франции в 1813–14 гг." дигән язмасында бу турыда кызыклы гына итеп сөйләнә:

«Полковника Засядько денщик, довольно смышленый, вздумал из-под ведомства военного освободиться и жить по-французски, пользоваться свободою, убеждая себя, что в настоящее время он не находится в России, под грозою, а в свободной земле, Франции... и, пришел к полковнику, сказал: «Отпустите меня! Я вам далее не слуга!» — «Как? Ты денщик: должен служить, как тебя воинский устав обязует!» — «Нет, г. полковник, теперь мы не в России, а в вольной земле, Франции, следовательно, должны ею (свободой) пользоваться, а не принужденностью!».

Полковник доложил о вольнодумце генералу. Тот назначил судную комиссию, которая «обвинила его в дерзком посягательстве сделаться свободным французом и в подговоре своих товарищей к сему в противность воинских законов, и потому мнением своим положила: его, денщика, прогнать через 500 человек один раз шпицрутенами, что было исполнено в виду французов, дивившихся нашей дисциплинарии. И этим улучшилась субординация».

Барановичның алга таба язуы буенча, походтан кайтканнан соң армиянең 40 мең түбән чин вәкилләренә тулып бетмәве ачыклангач, император Александр, рус-инглиз штыклары белән тәхеткә утыртылган Людовиктан «бу качкыннарны тотып кире кайтаруын сорый». Тик Людовик, аңа: «французлар ул качкыннарны яшерәләр, дип үтенечне үтәүдән баш тарта. 40 мең качкынның берсе генә дә Россиягә кире кайтмый».

Бу турыда, рус армиясендә ул вакытларда күзәтелгән тарихта булмаган кадәр мондый дезертирлыкка бару, качу турында, Граф Растопчинның гаиләсенә язган хатларында да бар:

«Суди сама, до какого падения дошла наша армия, если старик унтер-офицер и простой солдат остаются во Франции, а из конно-гвардейского полка в одну ночь дезертировало 60 человек с оружием в руках и лошадьми. Они уходят к фермерам, которые не только хорошо платят им, но еще отдают за них своих дочерей».

Бу граф үзе дә, деспотик Россиягә кире кайтуга караганда, ирекле Франциядә калуны артык күргән. Сугыштан соң Парижда калып, вафатына кадәр шунда яшәгән.

1812–14 еллардагы Ватан сугышы турында сөйләгән вакытта, тулы объективлык булсын өчен, җиңеп чыккан дип исәпләнүче ул армиядән 40 мең сугышчының, анда массакүләм төс алган бу дезертирлык күренешен тыю өчен кулланылган кыргый экзекуция чараларына да карамастан, качып китүен дә, гади рус крестьяннарының Наполеон вакытында чынлап та, вакытлыча гына булса да ирек алуын, бик иркен, хөр яши башлауларын да, ул сугыштан соң бу илгә яңа идеяләр, азатлык, демократия идеяләре үтеп керүен дә, шуның нәтиҗәсе буларак, Россия дигән бу илдә күп кенә уңай моментлы реформалар үткәрелүен дә онытмый гына язарга да, сөйләргә дә кирәк инде.

Ә рус солдатларының армиядән массово качуының сәбәбе бер генә булган: гади рус мужигы ирекле булырга теләгән, һәм дә ул ирекне ул бары тик чит илдә генә таба алган...

4. Ә кем-кемне җиңгән дә, кем-кемгә җиңелгән соң?

Денис Давыдов — атаклы татар аксөякләреннән. Ул үзенең татар булуы турында мактанып, шапырынып йөрү генә түгел, бу турыда үз шигырьләрендә язып калдырган шәхес тә:

«Блаженной памяти мой предок Чингисхан
Грабитель, озорник с аршинными усами,
На ухарском коне, как вихрь перед громами,
В блестящем панцире влетел во вражеский стан.

И мощно рассекал татарской рукою
Всё, что противилось могучему герою.
Почтенный пращур мой, такой же грубиян,
Как дедушка его, нахальный Чингисхан,

В чекмене легеньком, среди мечей разящих,
Ордою управлял в полях, войной гремящих.
Я тем же пламенем, как Чингисхан горю;
Как пращур мой Батый, готов на бранну прю,

Но мне ль, любезный граф, в французском одеянье
Явиться в авангард, как франту на гулянье,
Завязывать жабо, прическу поправлять
И усачам себя линдором показать!

Потомка бедного ты пожалей Батыя
И за чекмень прими его стихи дурные!»


Денис Давыдов «Графу П. А. Строганову».

Давыдовлар, чынлап та чингизидлар, татарның бөек шәхесе Чыңгызхан балаларыннан. Бу турыда Давыдовларның берсенең (Денис Давыдовның токымнарынннан берсенең) интернетка урнаштырган гнеалогик агачларында бар. Юбилейны үткәргән вакытта почетлы кунаклар арасында бу сугыш геройлары токымнары, шул исәптән Денис Давыдовның токымнары булуы турында да әйтелгән иде матбугат чараларында. Анда ул катнашучылар үзләренең Денис Давыдов нәселеннән булуларын беләләр, ә менә татарлардан булуларын, Чыңгыз балаларыннан булуларын да беләләрме икән?

Шагыйрьнең бу юлларында үзенең татарлыгы, татар чыгышлыгы атаклы Чыңгыз, Батый балаларыннан булуы белән горурлануы, үзенең, үз ата-бабаларының тормыш итү рәвешенең, шул исәптән киеп йөргән татар чикмәненең дә, Россия аристократиясенә ул вакытларда модага кергән Европача, французча яшәү рәвешеннән, челтәрле ул француз «жабо"ларыннан бер генә дә ким булмавы турында мактанып язуы да сизелә. Ул гына да түгел, бу сугыш героеның чит культурага ияреп андый кием киеп йөргән «франт"лардан кимсетеп көлүе дә бар. Чынлап та, Денис Давыдов партизанлыкта йөргән вакытта саф татарча, чикмән, татар бүреге киеп йөргән, аның билгеле рәссамнар иҗат иткән андый рәсемнәре дә сакланып калган. Ә сугыштан французларны җиңеп кайтканнан соң, русларның бар югары даирәсе тулысынча французча яшәү рәвешенә, француз киеменә, француз модасына, француз кухнясына, француз гореф-гадәтләренә, француз мәдәниятенә, француз әдәбиятен укуга, француз теленә күчеп беткән. Рус телен кыргый урам теле дип кенә исәпли башлаганнар, алдынгы француз мәдәнияте белән сугыштан танышып кайткан рус аксөякләре. Бу турыда А. С. Пушкинның «Евгений Онегин» шигъри романында да бар. Бу шагыйрь язуынча, Татьяна русча бик начар белгән:

«Она по-русски плохо знала,
Журналов наших не читала,
И выражалася с трудом
На языке своем родном,
Итак, писала по-французски...»

Әгәр дә, сугыштан соң бар руслар да, һәрхәлдә, аларның император галиҗанәбләренең үзләреннән үк башлап, иң затлылары, французга, французча яшәү рәвешенә, француз мәдәниятенә, француз теленә күчеп беткәннәр икән, — бу сугышта кем-кемне җиңүе турындагы мәсьәлә дә — ачыкланмаган булып, чишелмәгән булып кала бирә. Чөнки, кешелек тарихында, гадәттә, җиңүчеләр үз кыйммәтләрен, үз идеологияләрен, үз яшәү рәвешләрен, үз телләрен, үз гореф-гадәтләрен җиңелүчеләргә көчләп яки ансыз гына тага торган булганнар. Ә бу сугыш нәтиҗәсендә, француз кыйммәтләре Россиягә тагылган гына түгел, ә аның бар үз милли үзенчәлекләрен төртеп, бәреп тә төшергән.

Аннан соң, сугышның глобаль нәтиҗәләре дә, инде алда әйтеп кителгәнчә, бер генә дә бу сугышта җиңгән дип исәпләнүче монархистик режимнар, шул исәптән, Россия файдасына түгел. Ирек, тигезлек идеяләре барыбер өскә чыккан, һәм бер Европада гына да түгел, ә бар дөньяда. Бу очракта бик күп атаклы кешеләрнең биографияләрен, шул исәптән Наполеон Банопартның да, әдәби формада бик мавыктыргыч итеп язып калдырган Австрия язучысы Стефан Цвейгның Наполеон турындагы сүзләре дөреслеккә аеруча туры килә: «ул җиңелеп җиңгән шәхес». Бу сугышта алдынгылык, тәрәкъкыят китерүче Франция, хәрби яктан караганда җиңелсә дә, идеологик яктан, кешелек эволюциясе күзлегеннән караганда, монархистик режимнардан торган союзниклар илләрен җиңеп чыккан.

Сүз уңаеннан, Россия дигән илнең халык героена әйләнгән, 1812 елгы сугышта рус армиясен җитәкләгән башкомандующий фельдмаршал Михаил Илларионович Кутузов та — татарлардан, татар чыгышлылардан. Бу турыда бар белешмәлекләрдә дә бар. Аның хатыны Екатерина Ильинична Бибикова, әнисе Анна Ларионовна Беклемишева да — шулай ук атаклы татар морзалары нәселәреннән. Россия дигән илнең икенче бер халык герое Дмитрий Пожарский да — шул ук атаклы кенәз Беклемишевлардан. Наполеон Банопарт үзе дә, үзенең циркуль белән сызылган диярлек түгәрәк итләч йөзе, коңгырт чәчләре белән татарларны хәтерләтә. Генетик тикшерүләр күрсәтүе буенча, атаклы бу корсиканлының бабалары Кавказдан булуы турында язып чыкканнар иде матбугатта, ә Кавказ халыкларында исә, — төрки-татар компоненты шактый гына.

1812 елгы сугыш вакытында күп кенә санда нагәйбәк, мишәр, типтәр, Литва татарлары, башкорт полклары да катнашкан. Кызганычка каршы, татарларның бу өлкәдә җитди хезмәтләр юк дип әйтерлек бүгенге көнгә кадәр. Ә безнең башкорт күршеләребез, үзләренең андый полклары турында җитәрлек сандагы әдәби әсәрләр дә, шул исәптән бер роман да (Яныбай Хамматов «Төньяк амурлары») бастырып чыгардылар, бу темага дөнья күргән фәнни мәкаләләре, хезмәтләре дә сансыз, бу вакыйгаларны башкорт тарихының бер данлы сәхифәсе итеп, башкортларны пиарлар өчен дә файдаланалар. Тик, ул хезмәтләр «башкорт» полклары дип атап язган бар язмаларның да бик объектив ук булып бетмәгәннәрен дә күрсәтә. Беренчедән, 1812 елгы сугыш вакытында документларда гадәттә башкорт-мишәр гаскәрләре (башкиро-мещеряцкое войско, яки башкирское мищеряцкое войско) термины кулланыла. Ә ул башкорт-мишәр гаскәрләренең шактый өлеше мишәрләрдән торган, ә башкорт полклары дип аталучыларның да төп өлешен башкорт сословиесендә йөргән татарлар, марилар, удмуртлар, чувашлар, һ.б. халыклар тәшкил иткән («именуются башкирцы, но в них, как говорит Неплюев, есть мещеряки, вотяки, мордва, черемисы и чуваша»); гаскәрләрнең старшиналарына язылган фәрман-мөрәҗәгатьләр дә: «Башкирским и мещерякским старшинам и другим татарам» дип башланып китә торган булган. Петр Кеппен. «Хронологический указатель материалов для истории инородцев Европейской России», С-Пб, 1861).

Икенчедән, татарлар аерым мишәр, типтәр, нагәйбәк полклары төзүдән тыш, гомуми регуляр армия составында да күп булганнар, бу өлкәдә дә тикшеренүләребез бик аз әлегә. А.З.Әсфәндияров «Любезные вы мои» китабында, иренми генә архивларны актарып чыгып, 1812 елгы сугышта катнашкан, исемнәре архивларда сакланып калган бар «башкорт"ларның да шәхесләрен ачыклаган, китабында аларның тулы исемлеген китергән. Тик бу тулы исемлек «башкорт» полклары дип аталучы хәрби берәмлекләрнең нигездә чи татар Бөгелмә, Минзәлә, Бөре, Бәләбәй кебек өязләрдә комплектлашуын күрсәтә. Бу өяз халыклары — бары тик бишенче (1795 елгы) ревизия вакытында гына башкорт сословиесенә язылган Казан ханлыгы татарлары. Аңынчы тарих чыганакларында бу җирләр халкына нисбәтле рәвештә бер генә тапкыр да башкорт дип аталу да юк. Дөресен генә әйткәндә, гомумән, хәзерге Башкортстан дип аталган җирнең үзендә дә, XVI гасыр тарих чыганакларында бер генә тапкыр да башкорт термины, башкорт этнонимы кулланылмый, шул ук вакытта XVII гасырның беренче яртысында да андый искә алулар бармак белән генә санарлык. Ул вакыттагы бар тарихи документларда да, бу өлкә халкына карата татарлар, нугай татарлары, нугай урдасы терминнары кулланылган. Казан алынгач, Мәскәү каратель гаскәрләре Ык елгасына кадәр килеп җитәләр, шул урында бу илнең чиге урнаша. Ык арьягындагы Уралга кадәр булган элеккеге Казан ханлыгы җирләре Нугай урдасы карамагына күчә, шуңа күрә дә, элеккеге Казан ханлыгы татарлары ул вакыт тарих чыганакларында еш кына нугай татарлары дип аталган да. Бары тик XVII гасырның икенче яртысында гына, империянең көнчыгыш чикләрен сакларга, сугыш вакытында регуляр армиягә гаскәрләр бирергә ялланган привелегияле башкорт сословиесе турында махсус карарлар кабул ителгәч кенә, башкорт термины еш кулланыла башлый хәзерге Башкортстан җирендә, һәм дә аерым бер халыкка карата да түгел, ә бары тик, шул хезмәтләре өчен зур салым льготаларына һәм өлкән җир биләмәләренә ия булган сословие вәкилләренә карата гына, һәм дә, нигездә, бу өлкәнең көнчыгыш халкына нисбәтле рәвештә. Шуңа күрә дә, Әсфәндияров хезмәтләреннән файдаланып, бүгенге көндә «башкорт» полклары дип йөртелүче ул хәрби берәмлекләрнең шактый гына өлеше үз татарларыбызныкы икәнен танырга безнең кыюлыгыбыз җитәргә тиеш.

Ә татарларның 1812 елгы сугыштагы өлешләре алда әйтеп кителүенчә, — бер дә аз булмаган. Бу турыда татар халык иҗатында да шактый гына истәлекләр бар, мәсәлән, татар халык җырларында. «Париж, Париж» җыры шул вакыттан калган дип исәпләргә нигез юк түгел, шул ук вакытта «Ат эчердем Дунайда» җырын да. Парижга, Франциягә походта татар яугирләре, сугыш тынган вакытта, «Зәңгәр күкле айлы төндә/ Ат эчергән Дунайда». Шул ук вакытта «Любезники, любизар» җырын исбат иткән дип исәпләнүче башкорт-мишәр гаскәрләре старшинасы Касыйм Мурдашевның исеме дә бар чыганаклада да саф татарча — Касыйм я Касым. 1812 елгы Бородино кырындагы орышның Башкортстандагы юбилей тантаналары (театральләштерелгән «Либезники-любизар» бәйрәме) да юкка гына, бу сугышка иң күп сугышчылар, шул «Любезники» җырын барлыкка китергән полкны биргән мишәр Бүздәк, татар Кырмыскалы районнарында үткәрелмәде инде.

Бородино кырында Уфа җитәкчелеге «башкорт» полклары хөрмәтенә җиде метр биеклектәге стелла куярга җыена. Бу стеллада башкорт сүзләре янында татар сүзе дә торырга тиеш, чөнки, ул «башкорт полклары» — күп өлештә, Әсфәндияров китергән исемлек буенча, — татарлардан торганнар.

Әлфир Гафуров 2012 ел.

Татар уян!
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB