На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

О Референдуме в Татарстане 1992 г.

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Идрисов Рустам
Собкор


Зарегистрирован: 27.06.2006
Сообщения: 996

СообщениеДобавлено: 22 Мар 2014 10:33    Заголовок сообщения: О Референдуме в Татарстане 1992 г. Ответить с цитатой


Татар активистлары референдумны искә алды

Видео



21 мартта Татарстанда референдум уздырылуга 22 ел тулды. ТИҮ активистлары бу көнне Казанда митинг оештырып билгеләде.

Бауман урамында кичке якта узган митингта "Татарстан - бәйсез дәүләт! 21 март 1992 ел", "Татарлар! Безнең дәүләтебез - Татарстанны яклап бердәм күтәрелик!", "1992 елгы Татарстан конституциясен кире кайтарырга!", "21 март 1992 ел. Референдум. "Сез Татарстан суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты... килешәсезме? Тавыш бирде 2 миллион 132 мең кеше. Әйе - 62%", дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.
Митингты алып барган ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов Татарстан референдумы белән күптән түгел Кырымда узган референдумны чагыштырып үтте.
"Кырымда бер халык өч милләт булганда да референдум уздырып аны кабул иттеләр. Татарстанда да моңа охшаш референдум булган иде. Бездә Татарстанның бәйсезлеген яклап референдумга катнашучыларның 61 проценттан артыгы тавыш бирде. Татарстан референдумы көнен мин бәйрәм дип атар идем. Татарстан референдумының әһәмияте, Кырымга күз салганда, бик зур. Без аны аңларга тиеш", дип белдерде ул.
Митингта теләгән һәркемгә сүз бирелде. Шагыйрә Нәҗибә Сафина үз шигырьләрен укып ясаган чыгышында Русия президенты Владимир Путинның Кырым сәяәсәтенә тукталды.
"Путин Татарстан референдумын танымады. Әмма үзе Кырымда референдум үткәреп, спектакль ясап һәм шушыны сәясәт дип атады. Аның халыкара оешмаларның фикеренә колак салмавы мин сезнең белән сугышырга әзермен дигән мәгънәгә туры килде", дип белдерде Нәҗибә Сафина.
Митингка Чаллыдан килеп катнашкан Рафис Кашапов, Азатлыкка фикерләре белән уртаклашты.
"Моннан 22 ел элек Татарстанда бәйсезлек референдумы булды. Ул бүгенгә кадәр Мәскәү ягыннан да, дөнья ягыннан да танылмады. Ә моның белән беррәттән Кырымда аз санлы халык арасында корал астында уздырылган референдумны Мәскәү дә, аның даирәләре дә таныйлар. Бу җиде миллионык татарның беркем дә булмавын күрсәтә. Алар өчен Кырымдагы миллионга якын урыс дәрәҗәлерәк санала. Бу исә Русия империясендә Казан татарларының һәм шулай ук кырымтатарларның да беркем дә булмавын күрсәтеп тора. 1992 елгы Татарстан референдумын үз көченә кертү өчен пропаганда алып барырга кирәк. Инглиз, гарәп, төрек, урыс, татар телендә халык арасында аңлату эше алып барырга кирәк. Менә хәзер Татарстан референдумы турында урамга чыгып сорасаң, аның турында халыкның күпчелеге белми", диде ул.
Митинг барышында әлеге чара белән кызыксынып оештыручылар янына килеп референдум хакында сорашучылар белән беррәттән тупас рәвештә митингтагыларга кычкыручылар да табылды. Ләкин аларны тәртип саклаучылар тиз тынычландырды.
Митинг ахырында резолюция кабул ителде. Резолюциядә Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында декларациясен, 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләрен тануны сорап Европа берлегенең парламент мәҗлесенә, БМО, демократик илләргә мөрәҗәгать итү һәм Татарстан парламентыннан 1992 елгы Татарстан Коституциясенең төп маддәләрен кире кайтару таләп ителде.
1992 елның 21 мартында Татарстанда республиканың дәүләт суверенитеты турында декларациясен яклап референдум үткәрелде. "Сез, Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга референдумда катнашучыларның 62 процентка якыны "Әйе" дип җавап бирде.

райнур шакир

http://www.azatliq.org/content/article/25305548.html
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 23 Мар 2014 17:05    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

1992 елның 21 мартында үткәрелгән Татарстан дәүләт бәйсезлеге турында референдумның 22 еллыгына багышланган митинг резолюциясе



Казан ш., 21.03.2014



Моннан 22 ел элек, 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклап референдум үткәрелде. “Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?” дигән сорауга Татарстан халкының 62% якыны “әйе” дип җавап бирде. Бу 1990елның 30 августында “Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларацияны” һәм 1992 елның 6 ноябренда “Татарстан Конституциясен” кабул итүгә тиң бөек вакыйга. Татарстан Конституциясе референдум нәтижәләре нигезендә кабул ителде. Ул халыкнын ихтиярын чагылдыра, шуна күрә аның төп нигезләмәләрен халык үзе генә үзгәртә ала. Әмма ләкин 2000-2005 елларда Татарстан дәүләтенә каршы жинаять оештырылды. Татарстан халкыннан сорамыйча, Конституциягә шундый күп үзгәрешләр кертелде ки, бу хәлне “Татарстан дәүләтен һәлак итү” дип бәяләргә була. Нәтиҗәдә Россия кәгазьдәгенә “федератив дәүләт”, чынбарлыкта ул “унитар дәүләткә”, империягә әверелде.

2002 елдаә яңа редакция дигән булып икенче конституция кабул иттеләр. Анда “суверен дәүләт- халыкара хокук субъекты ” юк, «җир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке” дигән маддә юкка чыгарылган, “Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия” дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар... Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды.

1992 елның 21 мартында үткән референдум халыкара хокукый кагыйдәләргә тулысынча туры килә. Татарстан халкы үзенең үзбилгеләнү хокукын 1992 елның 21 мартында гамәлгә ашырды.Моны чит илдән килгән күпсанлы күзәтүчеләрдә таныдылар. Халыкларның үзбилгеләнү хокукы турында Берләшкән Милләтләр Оешмасының Уставында язылып куелган. Шулай ук үзбилгеләнү хокукы Берләшкән Милләтләр Оешмасының 10.12.1948 елда кабул ителгән “Кеше хокуклары турында гомуми декларация”, 12.09.2007 елда кабул ителгән “ Төп халыклар турында Декларациясендә” һичшиксез таныла.

Әмма ләкин, Россия хакимияте 1990 елның 30 августында кабул ителгән “Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларацияне” һәм 1992 елның 21 мартында үткән референдум нәтиҗәләрен танымый һәм санга сукмый. Соңгы вакытта татар дәүләтенә, теленә, мәгарифенә, татар милләтенә, Татарстан дәүләтенә һөҗүм көчәйде. 2010 елда кабул ителгән № 430281-5 Федераль Канун республикаларга (дәүләтләргә) республика башлыгын «Президент» дип атауны тыя. 2012 елның 19 декабренда кул куелган “Россия Федерациясе дәүләт милли стратегиясе турында” Россия Федерациясе Президентының № 1666 Указы, 2012 елның 31 декабренда кабул ителгән “Мәгариф турында” Федераль Канун бу һөҗүмнең тагын бер дәлиле булып тора. Хәтта Татарстан дәүләтен юкка чыгару белән яныйлар (“губернизация”, “эреләтү” дигән бәла-казалар).

Татарстан дәүләте, татар милләте, татар мәгарифе, теле упкын алдында торган хәлдә таләп итәбез:

- “Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларациясен”, 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләрен тануны һәм гамәлгә ашыруны сорап Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясында, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, демократик илләргә мөрәҗәгать итергә.

- РФ Президентыннан, РФ Дәүләт Думасыннан «Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларациясен”,1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләрен кичекмәстән тануны һәм гамәлгә ашыруны таләп итәбез.

-Татарстан Дәүләт Шурасы кичекмәстән 1992 елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтарырга тиеш. “Суверен дәүләт-халыкара хокук субъекты ” , «Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия» , «Жир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке» - дәүләтнең нигезе булган бу маддәләр кире кайтырга тиешләр.

- Татарстан Дәүләт Шурасы “Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларациягә” , 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә таянып, Россия президентына, Дәүләт Думасына Татарстанның референдум нәтиҗәләрен һәм аның бәйсезлеген тану турында мөрәҗәгать итергә тиеш.

- Россия Федерациясенең Кырым республикасының референдум нәтиҗәләрен һәм аның бәйсезлеген тануы Татарстанның 1992 елның 21 мартында үткән референдум нәтиҗәләрен һәм аның бәйсезлеген тануны таләп итә.

- РФ Президентыннан, РФ Дәүләт Думасыннан,Татарстан Президентыннан, Татарстан Дәүләт Шурасыннан таләп итәбез: “Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында " яңа Шартнамәне әзерләргә һәм кабул итергә.

- Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясында тыңлаулар үткәрүне сорыйбыз. Бу тыңлауларда Россия Федерациясен «Милли азчылыкларны яклау буенча конвенцияне» һәм «Региональ (төбәк) телләр һәм азчылыклар телләренең Европа Хартиясен» тупас бозган өчен, төп халыкларның дәүләтчелеген, мәгарифен, телләрен юк иткән өчен гаепле дип табырга чакырабыз. Бу җинаятьләре өчен (төп халыкларга каршы этноцид) Россия Федерациясе Европа берлегеннән чыгарылырга тиеш.

Бу резолюцияне Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясына, РФ Президентына, РФ Дәүләт Думасына, Татарстан Президентына, Татарстан Дәүләт Шурасына җибәрергә.

2014 елның 21 мартында халык җыенында кабул ителде.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы



--------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------



Резолюция митинга, посвященного 22 годовщине референдума о суверенитете Татарстана

г. Казань, 21.03.2014



21 марта 1992 года был проведен референдум о государственном статусе Татарстана. На вопрос: «Согласны ли Вы, что Республика Татарстан — суверенное государство, субъект международного права, строящее свои отношения с Российской Федерацией и другими республиками, государствами на основе равноправных договоров?» проголосовало положительно 61,4% граждан республики, принявших участие в голосовании. Это событие стоит в одном ряду с такими великими событиями, как принятие «Декларации о государственном суверенитете Республики Татарстан» 30 августа 1990 года и Конституции Татарстана 6 ноября 1992 года.

Референдум выражает волю народа, и отменить его результаты может только народ. Но в 2002 году в Татарстане произошел «тихий» государственный переворот. Уничтожили Конституцию Татарстана 1992 года, «вырезав» статьи « суверенное государство- субъект международного права», «земля и ее недра являются общенародным достоянием», «Законы Республики Татарстан обладают верховенством на всей ее территории». От государства Татарстан осталось только название.

Референдум 21 марта 1992 года прошёл в полном соответствии с демократическими процедурами и международно-правовыми нормами. Это подтвердили и многочисленные иностранные наблюдатели. 21 марта 1992 года народ Татарстана реализовал свое право на самоопределение. Право наций на самоопределение гарантировано Уставом ООН, «Всеобщей декларацией прав человека», «Декларацией ООН о правах коренных народов».

Но власти РФ не намерены признавать «Декларации о государственном суверенитете Республики Татарстан» от 30 августа 1990 года и результаты референдума 21 марта 1992 года. Проводится политика уничтожения государственности, образования, языков коренных народов - запрет «латиницы» (Федеральный Закон № 130432-3), Федеральный Закона № 309, запрет сдачи ЕГЭ на языках народов РФ, Федеральный Закона № 430281-5, Федеральный Закона от 31 декабря 2012 года «Об образовании в РФ», Указ № 1666 «О стратегии…». Делаются провокационные заявления о ликвидации государственности коренных народов (о «единственном президенте», о «укрупнении», о «губернизации»).

Мы, участники митинга, требуем:

1. Обратиться в ООН, ПАСЕ, к парламентам демократических государств с просьбой о признании результатов референдума 21 марта 1992 года.

2. От Президента РФ и Госдумы РФ - признания «Декларации о государственном суверенитете Республики Татарстан» от 30 августа 1990 года и результатов референдума 21 марта 1992 года. Признание легитимности референдума Автономной Республики Крым 16 марта 2014 года требует признания легитимности референдума Республики Татарстан 21 марта 1992 года.

3. От Государственного Совета РТ- восстановить Конституцию РТ 1992 года, статьи « суверенное государство- субъект международного права», «земля и ее недра являются общенародным достоянием», «Законы Республники Татарстан обладают верховенством на всей ее территории».

4. От Государственного Совета РТ - обратиться к Президенту РФ, Госдуму РФ с заявлением о признании результатов референдума 21 марта 1992 года.

5. От Президента РФ, Госдумы РФ, Президента РТ, Госсовета РТ - подготовить и принять новый «Договор о разделении полномочий и предметов ведения» между РФ и РТ.

6. От Парламентской Ассамблеи Совета Европы- исключить Российскую Федерацию из Совета Европы за этноцид коренных народов ( уничтожение государственности, языков, национального образования), за грубые нарушения «Рамочной конвенции о защите национальных меньшинств» и «Европейской Хартии региональных языков или языков меньшинств».

Направить эту резолюцию в ООН, ПАСЕ, Президенту РФ, Госдуму РФ, Президенту РТ, Госсовет РТ.

Принято единогласно на митинге 21.03.2014

Президиум Всетатарского общественного центра.

_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB