Гаяр Акула пера

Зарегистрирован: 07.12.2004 Сообщения: 6984
|
Добавлено: 14 Май 2015 20:10 Заголовок сообщения: Ф.Байрамова "Ерак Кончыгышта татарлар" |
|
|
КОЯШ ЧЫГЫШЫНДА ТАТАР ЭЗЛӘРЕ...
Ерак Көнчыгыш...
Тын океан ярларыннан кыпчак далаларына кадәр таралып яткан татар җирләре... Заманында Төрки каганатлар составында булган, Чыңгыз ханга ант биргән, кытаен да, японын да, кореялысын да күргән бөек Татар Иле... Ерып чыкмаслык Уссури урманнары, түбәләре күккә ашкан Хинган-Сихотэ-Али таулары, төпсез Ханка-Нур күлләре, Амур, Уссури, Бикин-Самарга елгалары, шуларны чорнап алган диңгез-океаннары белән ул бездән бик ерак та кебек, әмма татарларның Ана-Ватаны буларак, гаять якын да... Бүген бу борынгы татар төбәгендә Хабаровск, Амур, Сахалин өлкәләре, Приморье крае урнашкан, алар Кытай, Корея дәүләтләре белән чиктәш, Япония дә диңгез аша кул сузымында гына, Монголия дә ерак түгел...
Әйе, күпчелек галимнәр татар тарихын нәкъ менә Ерак Көнчыгыштан башлыйлар, татарлар үзләре дә, "Безнең борынгы бабаларыбыз атларга атланып, кояш чыгышы тарафыннан Идел-Урал буйларына килгәннәр", дип әйтергә яраталар. Әйе, бу сүзләрдә дөреслек бар, әмма ул заманнарда, Төрки каганатлар, Чыңгыз хан чорында кояш чыгышыннан башлап кояш батышына кадәр барлык җирләр дә татарлар кулында булган, ягъни, биредә төрки халыклар гомер бакый яшәгән. Төрки сүзен дә шартлы рәвештә генә әйттем, чөнки 6-нчы гасырга кадәр мондый атама булмаган, борынгы тарихчылар бу җирләрнең төп хуҗасы ... (дәвам) _________________ Бергэ-бергэ  |
|