Таулы даладагы таш кала: http://mtss.ru/?page=/f_bajram/tauly
[%BEGIN:MAIN%] [%FILE:1.html%] [%BEGIN:CONTENT%]

Татароведение

Тарих

       

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

ТАУЛЫ ДАЛАДАГЫ ТАШ КАЛА...
Орск төбәгенең борынгы төрки-татар чоры...

Мәчет, Орск

Гасырлар кичте китте... кичте еллар!
Нәбиләр, падишаһлар, сөрде дәвран...
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван,
Килеп кичте җиһандан канча илләр!..

Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр,
Җир астында тезелде ку сөякләр!..
Исә җилләр, күчә комлар... бетә эз...
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!

Мөсафир, кем, җиһанга басты ботны,
Биетте ажгырып аны замана...
Өеп черегән өмидне... төртте утны –
Йотып утларны китте... яна-яна...

Дәрдмәнд      

Далада тау буламыни, дип гаҗәпләнерләр кайберәүләр... Була икән шул, Ырынбур далаларын урталай бүлеп, мәгърип белән мәшрикъ арасына сузылып яткан Урал тауларын мин күптән түгел үзем күреп кайттым. Котыпта башланган Урал таулары, кыпчак далаларына килеп җитеп, әкренләп юкка чыга, комга әйләнә, Ор тамагында ул соңгы ыргылышын ясап карый... Мәрмәр-гранит таштан вак комга әйләнү өчен меңнәрчә чакрым юл үткән бу мәгърур тауларны мин Татар тарихына, Татар язмышына тиңлим... Шуңа күрә, инде берничә еллар Орск якларына барасым килеп йөри идем, андагы борынгы сармат курганнарын, алардан чыккан табылдыкларны, Дәрдмәнд белән бәйле урыннарны үз күзләрем белән күрәсем, Орск шәһәрендә яшәүче милләттәшләрем белән очрашасым килә иде. Чөнки Орск төбәге татар тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән, биредә бик борынгы чорлардан да, 18-19-20 гасырлардан да төрки-татар эзләре, тарихи ядкәрләр сакланып калган, бүгенге көндә дә анда милләттәшләребез укмашып көн күреп ята...

Һәм быел ноябрь аенда миңа ул якларга сәфәр кылырга насыйп булды, аңа кадәр берничә ел буе мин бу төбәк белән бәйле тарихны өйрәндем, анда нәрсәләргә аерата игътибар итәргә кирәклеген ачыкладым. Биредә моннан 5-6 мең ел элек үк кешеләр яшәгәнлеге билгеле, ә 2 мең ел элек исә бу далаларда утрак тормышлы төрки сармат кабиләләре яшәгән, алардан алтын-көмеш белән тулы курганнар торып калган... Бер яктан – иксез-чиксез дала, икенче яктан – биек таулар белән ышыкланган гаять җайлы бу урында, Оры (Ур-Ар) елгасының Җаекка (Урал) коя торган тамагында Төрки каганат, Алтын Урда, Нугай Урдасы биләмәләре булган, бу ил-җирләр белән гомер бакый төрки-татарлар идарә иткән...

Әмма, ни кызганыч, Ырынбур тарихын өйрәнүче галимнәр сарматларны төркиләр белән бәйләмәскә тырышалар, бу төбәктәге борынгы төрки-татар дәүләтләрен дә сикереп кенә үтәләр һәм биредәге татар тарихын 1735 елдан, ягъни, Орск (ул вакытта Оренбург дип аталган) шәһәренә нигез салган вакыттан гына башлыйлар. Казан галимнәре дә шулай яза, төбәк тарихын өйрәнүчеләр дә шуны кабатлый, сәбәбе – имеш, Россия архивларында Ырынбур татарлары турында мәгълүматлар шушы чордан гына күренә башлаган... Бу төбәктәге алтмыштан артык татар авылының тарихын да 18 гасыр урталары белән бәйлиләр, имеш, аларның барысы да бу далаларга Казан яки мишәр якларыннан шул чорда килеп урнашкан икән... Аңа кадәр биредә буп-буш “Кыргый Дала” булган, анда-санда казах һәм башкорт күчмәннәре генә мал көтеп йөргән икән...

Мин үзем тарихны болай аңлату белән килешмим, татар тарихын шул рәвешле кисү-кыскартуга кискен рәвештә каршы төшәм. Бу далалар беркайчан да буш тормаган, Казан һәм Себер ханлыклары җимерелгәч тә, милләтнең бер өлеше шушы далаларда укмашып исән калган, татарлар бирегә кайсы чорда, кайчан күчеп килсәләр дә, инде монда күптән тамыр җибәреп яшәп яткан үз милләттәшләре янына килгәннәр. Аларның рус архивларында теркәлмәүләре биредә татарлар яшәмәгән, дигәнне аңлатмый. Башкорт кабиләләренең дә бу далаларда элек-электән яшәгәнлегенә бернинди архив документлары юк, әмма тарихчылар алар алдына мондый таләпләрне куймыйлар, казахлардан да документ сорамыйлар, ә татардан, борынгы тарих, дип авыз ачуга, дәлил сорыйлар... Ә башкортлар һәм казахлар үзләрен бу далаларда мәңгелектән яшәгән, дип исбатлау өчен берни дә кызганмыйлар.

Менә мин Орск шәһәрендә төбәк тарихын өйрәнү музеенда, милли экспонатлар янында басып торам. Биредә дә шул ук хәл – татарның калфак, күлмәк, читеге янына, бу халыкның биредә 1735 елдан яши башлаганнары язылган, “Татары поселились на территории Оренбургского края одновременно с началом его освоения с 1735 года”, дип күрсәтелгән. Татарның чиккән калфак-читекләре янәшәсендә башкорт яугирләренең тимер көбәләре куелган, аларның бирегә кайчан килүләре дә, кайдан килүләре дә язылмаган, югыйсә, күпчелек тарихычлар башкортларга нугай татарларының җирләре бирелгән, дип баралар бит! Казахларның да бирегә килү-китү вакытлары күрсәтелмәгән, мондый чикләүләр безгә генә каралган булып чыкты. Әгәр без татарларны Ырынбур далаларына 1735 елдан гына килеп урнашканнар, дип барабыз икән, ул чагында биредәге борынгы тарихка да, сармат-һун курганнарыннан табылган ядкәрләргә дә дәгъвә белдерә алмыйбыз. Алай гына да түгел, без хәтта 18 гасыр башында Ырынбур далаларында барган милли азатлык көрәшен дә татарныкы, дип әйтә алмыйбыз, һәрхәлдә, анда татар каны елга булып аккан... Безгә хәзер татарларның бу далаларда гомер буе, меңнәрчә еллар дәвамында, мәңгелектән яшәгәнлекләрен исбат итү өчен шактый көч куярга туры киләчәк. Иң авыры – биредәге татарлар инде үзләре дә моның белән килешкәннәр, кемнән сорасаң да, җиңел генә, әй, без килгән халык инде, диләр, берәр әби-бабайның әйткән сүзләрен мисалга китерәләр. Шуңа күрә мин, Ырынбур татарларының чын тарихы әле милли күзлектән чыгып өйрәнелмәгән, дип әйтә алам.

Менә шул ук музейда борынгы тарих бүлеге, хәер, монда татарга гына түгел, башка төрки халыкларга да урын юк, бар тарих ниндидер мифик кабиләләргә бирелгән. Музейга керүгә сине түшәмгә эленгән зур такта каршы ала, анда “ВЕЛИКАЯ СТЕПЬ. 40 тыс. лет назад – начало 1-го тысячелетия до н.э.” дип язылган. Моны күргәч, “Аһ, безнең Бөек Дала, безнең тарих бит бу!” дип йөрәк кысылып куя... Шунысын да әйтергә кирәк, Орск тирәсендә 4-5 мең еллык борынгы сармат курганнары табылган, алар 1958-1959, 1962, 1971-1972 елларда Ырынбур, Мәскәү, Чиләбе галимнәре тарафыннан өйрәнелгән һәм бәя бирелгән. “В течении более тысячи лет (с VII века до н. э. и по IV век н. э.) в обширных арало-каспийских и южноуральских степях жили кочевые ираноязычные племена, родственные скифам и своим восточным и юго-восточным соседям – сакам и массагетам, - дип яза алар. – Древнегреческие, а вслед за ними древнеримские историки именовали их савроматами и сарматами." (С.А.Попов. Тайны Пятимаров. – Челябинск, 1982, стр.234.)

Бу өзектән күренгәнчә, тарихчылар Көньяк Урал далаларында яшәгән борынгы сарматларны “ираноязычные племена”, дип атыйлар, бу инде берничек тә төрки халыклар түгел, ә фарсыларга барып чыга. Биредән ерак булмаган борынгы Аркаимда да шушы ук “индоиранцы” кабиләләре яшәгән, дип баралар, хәзер фарсыларга борынгы славяннарны да китереп куштылар. Шулай итеп, Россиянең күпчелек тарихчылары язганча, Чиләбе өлкәсенең көньягында һәм аңа кушылып киткән Ырынбур далаларында узган заманнарда фарсылар һәм урысларның борынгы бабалары яшәгән булып чыга. Бу, әлбәттә, дөрес түгел, бу далаларда борын-борыннан төрки кабиләләр яшәгән, сарматлары да, скифлары да, һуннары да төрки телле, төрки гадәтле булган, бу далаларда бүген дә аларның варислары булган төрки кабиләләр яшәп ята, ә фарсыларның эзе дә юк!

Орск музееның борынгы тарих бүлегендә, диварда: “... наилучшую из стран и мест обитания я, Ахура-Мазда, сотворил: Арианам-Вайджа...” дигән язу эленеп тора. Ахура-Мазда – утка табынучы зароастристларның илаһәләре, ә Арианам-Вайджа – имеш, кешелекнең башы булган Арийлар Иле, ул да иранлыларга бирелгән. Бу серле илне хәзер Ираннан да, Һиндстаннан да, Памирдан да, хәтта Урал тауларыннан да эзлиләр, биредәге курганнардан табылган һәр борынгы ядкәрне тартып-сузып индоираннарга бәйлиләр, ә шул ук арийларның төрки кабиләләр булырга мөмкинлеген башларына да китермиләр...

1958 елны, Орск белән Яңа Кумак бистәсе арасында илледән артык борынгы курган исәпкә алына. “Ново-Кумакский могильник (так назвали археологи это скопление курганов) содержат погребения от 2-го тысячелетия до н. э. и до X – XIV веков н. э., - дип яза тарихчылар. – Следовательно, прибрежная возвышенность левобережья Кумака была кладбищем, где оседлые и кочевые племена, жившие в окрестностях, хоронили сородичей в течении многих столетий." (А.С.Попов. Тайны…, стр.230-231.) Ягъни, бу тирәдә, нигездә, утрак тормышлы кешеләр яшәгән, дигән сүз, алар меңнәрчә еллар буе, хәтта Алтын Урда һәм Нугай Урдалары чорында да бирегә җирләнгәннәр.

1971 елда, бу курганнар өстенә Орск трактор прицеплары заводын төзегәндә, эшчеләр бульдозер белән бер борынгы каберлекне актарып чыгаралар, анда үзенең мал-мөлкәте белән бай бер хатын-кыз күмелгән була. Курганнан табылган ядкәрләр дөньякүләм ачышка ия була, аннан 2500 еллык язулы Мысыр савыты чыга, алар бөтен дөньяда 5 кенә данә икән, алтынчысы Орск яныннан табыла. Шундагы икенче бер курганнан алтын коршау-гривна һәм ат башлы көмеш ритон (йола савыты) табыла, галимнәр аларны борынгы Иран белән бәйлиләр һәм саклау өчен Мәскәү музейларына озаталар. Дөресен әйткәндә, Орск курганнарыннан табылган затлы әйберләрнең берсен дә биредә калдырмаганнар, шәһәр музеенда борынгыдан калган балчык чүлмәкләрне һәм тимер-томырдан эшләнгән табылдыкларны гына күрергә була... Алай да Орск музее хезмәткәрләре үзләренә күрә тырышканнар, ул затлы табылдыкларның күчермәләрен ясап булса да күрсәтергә куйганнар, биредә борынгы чорны да, урыс чорын да яхшы күз алдына китерергә мөмкин.

Әмма музейда борынгы чор белән урыс чоры арасында тарих өзелгән, ягъни, биредә Алтын Урда, Нугай Урдасы заманнары турында бер мәгълүмат тә юк, кыпчак далаларының яңа тарихы 1735 елдан башлана... Хәер, бу төбәктәге ул заманнар турында музейда гына түгел, тарихи әдәбиятта да мәгълүмат җитәрлек түгел, әмма бар. Әйтик, Ырынбур төбәгенең беренче тарихчысы, Орск-Оренбург каласына нигез салган Петр Рычков төрки-татарларның Идел-Җаек арасында Нух пәйгамбәр заманнарыннан яшәгәнлеген яза, аларны скиф һәм сармат кабиләләренең дәвамчылары итеп карый:

“Все ученые люди согласуются в том, что татарский народ, во многие места рассеявшийся, есть сущее отродие скифов, и все древние, как греческие , так и римские писатели, нынешних татар обыкновенно под именем скифов, а иногда и сарматов тут же включая, описывали, разделяя их надвое, и полгая одних по ту, а других по сю сторону Имайских гор, которые у разных авторов разно описаны”, - дип яза ул. (П.И.Рычков. Топография Оренбургской губернии. – Уфа, 1999, стр.45-46.) Ул вакытта Урал тауларының татарлар арасында Имай таулары дип аталганын да әйтеп үтәргә кирәк.

Тарихта һәм фәндә киң билгеле Әбелгазый Баһадир хан да, үзенең 17 гасырда язылган “Шәҗәрәи төрек” хезмәтендә Ор елгасы буйларының татар биләмәләре булганлыгын әйтеп калдырган. Аның язуынча, Чыңгыз хан нәселеннән булган Җүчи ханның олы улы Ичин энесе Шибан ханга (Шәйбәни хан) шушы төбәктән “унбиш мең өйлек ил биргән” һәм әйткән: “Утырган йортың булсын, язлыкта Оргыз, вә Ор, вә Илектә Урал тауларынача Җаек суының көнчыгыш тарафында җәйләрсең.” (Әбелгазый Баһадир хан. Шәҗәрәи төрек. – Казан, 2007, 134 бит.) Ягъни, 13 гасыр урталарында Күк Урда дип аталган бу төбәктә Чыңгыз хан нәселеннән булган татар ханнары идарә итә, аларның хакимияте чоры-чоры белән Себер киңлекләренә кадәр җәелә һәм аның өчен даими сугышлар булып тора.

14 гасыр азагы – 15 гасыр башында да бу бәрәкәтле кыпчак далалары өчен Алтын Урда ханы Туктамыш, нугай морзасы Идегәй һәм Сәмәрканд әмире Аксак Тимер арасында канлы сугышлар була, Аксак Тимер гаскәре Алтын Урданы туздырырга барганда, Җаек суын да шушы тирәдән кичеп чыга. Атаклы “Идегәй” дастанында да тарихи вакыйгалар шушы Идел-Җаек арасында бара, әмма монда Идел суы хәзерге Агыйдел елгасы белән тәңгәлләштерелә, аның Ирәмәл тауларыннан, ягъни, Уралдан башлануы әйтелә. Дастан герое Идегәй туган якларына дан җырлаганда :

Идел-Җаек арасы
Елкы белән тулган йорт –

ди. Аның улы Норадын да Идегәйгә:

Идел белән Җаектан,
Сарай белән Болгардан,
Нораның кара комыннан,
Уел белән Кыелдан,
Каргалы, Эләк буеннан,
Татарның тулы йортыннан
Сиңа килдем, атаем! –

ди. Ягъни, Идел (Агыйдел) һәм Җаек елгалары арасындагы җирләрне, шушы төбәктә бүген дә агып яткан Каргалы, Эләк (Илек) елгаларын алар Сарай һәм Болгар белән янәшә куя, “Татарның тулы йорты”, дип атый. Һәм бу шулай була да. Алтын Урда чорында да, Себер ханлыгы һәм Нугай Урдасы заманында да биредә татарлар хуҗа була. Янәшәдәге казах халкы гомер буе нугайларны “татарлар” дип атаган, соңрак Орск шәһәрен дә алар, имеш, татар-мишәрләрнең елгырлыгыннан өркеп, “Яман кала”, дип йөрткәннәр, шәһәрнең “Күпер” дигән исеме дә булган, чөнки ул Азия белән Европаны аерып торган урында Җаек аша күпер-кичү вазыйфасын башкарган. “Яман” сүзенә башка аңлатма да бар, Көньяк Уралның иң биек тавы Ямантау, дип атала, ул биредән ерак түгел, шулай ук күрше Чиләбе өлкәсендә дә Яман елга атамалары сакланып калган. Бәлки 1735-1740 елларда биредә йөзәрләп һәм меңәрләп татар-башкорт мөселманнарын, урыс басып алучыларына каршы баш күтәрүчеләрне вәхшиләрчә җәзалап үтергән өчен бу шәһәргә казахлар тарафыннан “Җаман-кала” исеме бирелгәндер...

Орск шәһәреннән Казахстан кул сузымында гына, Җаекның сул ягында казахлар яши. Россиядән аермалы буларак, Казахстан территориясеннән табылган бөтен тарихи ядкәрләр, шул исәптән, борынгы курганнар да монда бары тик казахныкы гына итеп өйрәнелә, монда да татарга урын юк. Заманында казахлар үзләре дә зур төрки-татар дәүләте һәм милләте составында булганнар, соңрак рус галимнәре тарафыннан кыргыз-кайсаклар, дип йөртелә башлаганнар. 19 гасыр урталарында Ырынбур далаларында борынгы курганнарны өйрәнгән галим Р.Г.Игнатьев бу нисбәттән кызыклы күзәтүләр язып калдырган:

“В киргизских землях Оренбургского ведомства очень много курганов, и их зовут как и этот близ Кисене. "киргизскими могилами". Эти так называемые киргизские могилы одной формы "кольцеобразные" и точно той же формы курганы встречаются в Оренбургской и Уфимской губерниях, но уже под именем или Ногайских, Золотой Орды или чудских могил, чудских курганов." (Р.П.Игнатьев. Древние здания в Троцком уезде Оренбургской губернии // Оренбургские губернские ведомости. – 1868, №21, стр.95.)

Әйе, бу төбәктәге борынгы курганнарны элеккеге галимнәр “кыргыз каберләре”, дип тә, нугайныкы, Алтын Урданыкы яки билгесез чуд халкыныкы, дип тә йөрткәннәр, аларны беркайчан да фарсылар яки индуслар белән бәйләмәгәннәр. Кайсы яктан килеп карасаң да – бу курганнар – төрки мирас, чөнки скиф-сарматлар да, һуннар да төрки кавемнәр булган, һәм без, татарлар да, аларның дәвамчылары булып торабыз. Ә инде бу далаларда таралып яшәгән нугай татарларына килгәндә, аларның бер өлеше, көнчыгыштан саранча кебек килгән калмык яуларының басымына түзә алмыйча, 1616-1634 елларда Идел тамагына һәм Төньяк Кавказга күчкән, бер өлеше исә шушы кыпчак далаларында яшәп калган.

“Хотя Ногайское государство и перестало сущетсвовать, ногайские татары остались в Предуралье и оренбургских степях, - дип яза төбәк тарихын өйрәнүчеләр. – Свидетельством обитания их в данном районе в XVII – начале XVIII в. являются памятники материальной и духовной культуры." (Рашит Искандаров. Оренбургские татары. – Казань, 2009, стр.12.)

Безнең фикеребезчә, нәкъ менә шул нугай татарлары, Себердән бирегә күчкән Күчем хан нәселе белән берлектә, 18 гасырда Ырынбур далаларын урыс басып алуларына каршы яу артыннан яуга күтәрәләр дә инде, аларга мишәрләр һәм башкортлар да килеп кушыла. Идел-Җаек арасында 1705 елдан 1755 елга кадәр барган татарның милли азатлык сугышында меңләгән милләттәшебез юк ителә, йөзләгән авыл яндырыла, меңләгән ир-ат Себергә сөрелә, меңләгән хатын-кыз чукындырыла һәм кол ителә. Болар хакында алдагы бүлектә бәян итәрбез, иншаАллаһ!



Орскиның урыс-татар чоры...

Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида,
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида.

Дәрдмәнд      

Тарихи мәгълүматлар буенча, Орск шәһәренә нигез 1735 елның 31 августында салынган, әмма безнең фикеребезчә, яшәү өчен бик кулай булган Ор тамагында урысларга хәтле дә төрки-татарларның торак урыннары булган. Һәм шуңа күрә дә урыслар Ырынбур шәһәрен биредә салырга уйлыйлар, шушы ният белән 1734 елда Петербургтан Иван Кирилов җитәкчелегендәге экспедиция юлга кузгала. Бер ел дигәндә 2 мең ярымлык төркем, кораллары һәм поплары белән, Ор тамагына килеп җитә, 15 августта хәрби крепостька, 31ендә шәһәргә нигез салына. Ырынбур-Орск шәһәренә нигез салуда керәшен татары, морза, генерал-майор Котлыгъмөхәммәд Тәфкилев (Алексей Иванович) та катнаша, ул бу экспедициядә Кириловның ярдәмчесе була. Әмма аның намусында меңләгән татар-башкортның газаплы үлеме дә бар, ул, урыс генералларының ышанычлы ярдәмчесе буларак, бу мөселманнарны юк итүдә катнашкан, үз милләттәшләрен яклап сүз әйтмәгән бәндә...

Тарихи чыганакларда Ырынбур-Орск шәһәр-кәлгәсе казах ханы Әбелхәер соравы буенча төзелгән, диелсә дә, моңа бик ышанып бетәсе килми, чөнки акыллы кеше илбасарларны үз өенең капка төбенә чакырып китермәс... Әбелхәер ханны урыс ягына аударуда да Тәфкилевнең роле зур була, ике арада шушы керәшен татары илче булып йөри. Җирле халыклар – нугай һәм себер татарлары, типтәр һәм мишәрләр, башкортлар үз җирләрендә урыс шәһәре һәм хәрби кәлгәсе төзелүгә кискен рәвештә каршы чыгалар. Тарихта “Карасакал явы” дип аталган баш күтәрүләр нәкъ менә шул урыс крепостьлары чорына туры килә. Күчем хан нәселеннән булган бу мишәр морзасын 1740 елның башында, ак киезгә күтәреп, шушы далаларда татар ханы, дип игълан итәләр. Динне яхшы белгән, хаҗларда булган Солтангәрәй-Карасакал хан, кулына Коръән тотып, илен урыс басып алучылардан азат итәргә ант итә. 80 меңлек гаскәре белән ул Себер һәм Нугай юлларын, андагы татар-типтәр-мишәр-башкорт авылларын азат итә, урысларның кәлгәләрен яндыра, хәрбиләрне әсир итеп ала.

Татарның азатлыгы өчен соңгы сугышлар нәкъ менә Идел-Җаек арасында, Ырынбур далаларында бара, милләтнең азатлыгы өчен меңләгән корбан бирелә. Солтангәрәй хан-Карасакалга каршы да империя йөз меңләгән гаскәрен җибәрә, җирле халыкларны рәхимсез рәвештә кыру, яндыру, үтерү, юк итү башлана. 1740 елның 25 августында гына да бу далаларда 6 мең татар-башкорт урыс генераллары тарафыннан җәзалап үтерелә... Сүзебез Орск тарихы турында барганлыктан, биредә булып үткән канлы вакыйгаларны без берничек тә әйләнеп үтә алмыйбыз, чөнки ул турыдан-туры татарларның фаҗигале язмышы белән бәйле...

Үзе дә шушы якларда туып-үскән, соңыннан Төркиягә качарга мәҗбүр булган тарихчы Габделбари Баттал-Таймасның “Казан төркиләре” китабында бу вакыйга бик җентекле язылган. Ләкин Зәки Вәлидинең көчле тәэсире сәбәпле, Габделбари Баттал баш күтәрүче татарларның барысын да башкортлар, дип атый, ә бу тарихи дөреслеккә туры килми. Тагы бер нәрсәгә ачыклык кертеп үтәргә кирәк – 1740 елның 25 август фаҗигасенең урынын билгеләгәндә, тарихчылар икегә бүленделәр. Берәүләр бу канлы фаҗига элек Ырынбур дип аталган хәзерге Орск янында булган, дисәләр, икенчеләр, вакыйгалар биредән 300 чакрым ераклыктагы Сакмар кәлгәсендә дәвам итүне искә алып, бу хәлләрне хәзерге Ырынбур белән бәйләделәр. Монда ике якта да дөреслек бар – канлы вакыйгалар 1740 елның 25 августында хәзерге Орск тирәсендә башлана һәм Сакмар крепостында дәвам итә, ул хәзерге Ырынбурдан ерак түгел. Ә хәзер Габделбари Баттал хезмәтеннән Ырынбур-Орск фаҗигасе турындагы өзекне китерәбез:

“Фетнә тәмам бастырылганнан соң исән калган баш күтәрүчеләрдән биш меңләп кеше гаиләсе белән берлектә Оренбург (бүгенге Орск) каласы тарафына сөрелә. Боларны каладан унике чакрым җирдә туктатып, сак астына куялар. 1740 елның 25нче августында шәһәрдән алты чакрым ераклыктагы калкулык янында зур бер халык төркеме алдында “Карасакал фетнәсе” нең җинаятьчеләре өчен “сәясәт мәйданы” оештырыла. Иң башта фәрман укыла һәм соңыннан түбәндәге җәзалар җиренә җиткерелә: Карасакалның төп ярдәмчеләре булган типтәр Кантүрә, башкортлардан Юныс Исмәгыйль угылы, Җыянгол Үсәкә угылы, Карабаш, Якуп Касыйм угылы биек таш баганаларга кадалган тимер казыкларга утыртылалар. Унбер кеше, болар арасында Карасакалның җиде ясавылы (каравылы), җанбашларыннан тимер ыргак кертелеп асылганнар, 85 кешене бауга асканнар, 21 кешенең башларын кисеп колгага такканннар. Баш күтәргән җитәкчеләрнең берсе – Алан Җыянгол Оренбургка китерелер алдыннан үз-үзен үтергән була. Бу юлы аның да үле гәүдәсен җәзага тарталар – башын гәүдәсеннән аерып колгага тагалар...” (Габделбари Баттал. Казан төркиләре. – Казан, 1996, 67 бит.) Габделбари Батталның бу китабы башта 1925 һәм 1964 елларда Төркиядә басылып чыга.

Ырынбур-Орск янында мөселманнарга карата кылынган бу ерткычлыклар белән урыс генералы Василий Урусов җитәкчелек итә. Соңыннан бу җәзалар хәзерге Ырынбур янындагы Сакмар кәлгәсендә дәвам итә, монда инде полковник Пальчиков ерткычлана – ул 50 кешене аса, 150 мөселман иренең башын кисә, Габделбари Баттал язганча, “җәзалап үтерелгәннәрнең хатыннарын һәм балаларын русларга бирә”. (Күрсәтелгән хезмәт, 67 бит.) 300 татар-башкортның колаклары һәм борыннары киселә... Дин, милләт, ирек өчен шәһит киткән бу мөселманнарның урыннары җәннәттә булсын! Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, Орскида да, Ырынбурда да, 1740 елның 25 августында ерткычларча җәзалап үтерелгән татар-башкортларны искә алып, догалар кылып, Хәтер көне итеп билгеләп үтәргә, алар үлгән урынга истәлек ташы куярга кирәк, дип уйлыйм. Басып алучыларның шушы вәхшилекләренә түзә алмыйча, Батырша һәм Пугачев яулары да нәкъ менә биредә башланып китә, биредә юк ителә, бу яуларның башында да Ырынбур татарлары тора...

Урыслар эшкә бик зурлар тотынсалар да, биредә шактый гына биналар һәм чиркәүләр төзеп куйсалар да, Ор тамагындагы бу кала хәтта Оренбург дип аталса да, губерняның башкаласы булып китә алмый. 1741 елда үзәкне Красная Гора дигән урынга күчерәләр, ә инде 1744 елда хәзерге Ырынбур төзелә башлый һәм ул губерня башкаласы итеп игълан ителә. Элеккеге Ырынбурда исә чик буйларын саклый торган Орск крепосты торып кала.

Мин кая гына барсам да, ни генә өйрәнсәм дә, анда татарлар турында мәгълүматлар эзлим. Биредә дә шулай булды. Әмма Орскиның төбәкне өйрәнү музеенда, “Оренбургская-Орская крепость XVIII – 1-я половина XIX вв.” бүлегендә татарлар турында мәгълүмат юк иде. Югыйсә, беренче Ырынбур экспедициясе белән үк бирегә Казаннан һәм Уфадан татарлар, мишәрләр, типтәрләр дә килә бит, шулай ук нугай, казах, башкортлар да була ул чорда Орск төбәгендә. Узган гасырлар матбугатыннан күренгәнчә, Орск крепосты ачылу белән биредә мөселман зираты да ачыла, ә 1887 елда шәһәр башлыгы аны ябу турында әмер бирә, бу исә җирле мөселманнарда зур ризасызлык тудыра. (Оренбургский листок. - Оренбург, 18 сентября 1887 г.)

Музейда татарларның ул чоры турында экспонатлар булмаса да, музейның элеккеге директоры Татьяна Черкасның “Хронограф города” хезмәтендә мин татарлар турында шактый мәгълүмат таптым. Әйтик, аның язуы буенча, 19 гасыр башында Орскида яшәүчеләрнең күпчелеге татарлар булып чыга!

28 октября 1803 г. Население Орской крепости составляло всего 547 человек. Мужчин – 283, женщин – 264. Всего дворов – 100, из них: отставных солдат – 30 дворов; казаков – 5 дворов; татар – 65 дворов. – Из плана генерального межевания Орской крепости. Научный архив ОИКМ, № 3/1156." (Черкас Т.Г. Хронограф города. – Орск, 2005, стр.11.)

Сез игътибар итегез – 19 гасыр башында Орскида 65 йорт-хуҗалык татарларныкы булган! Урыс та, казах та, казак та, башкорт та түгел, ә татарлар күпчелек булган бу шәһәр-крепостьта! Алар бит күктән төшмәгән, ә шушында тамыр җибәргән татарлар булган! Әле бу исәп-хисапка балалар кермәгән булырга тиеш, чөнки һәр йортка биш ярым кеше туры килә, ата-анасыннан кала, иң күбе, өч бала, дигән сүз. Ә бит ул вакытта татарларның гаиләләре ишле булган, ата-ана, әби-баба, балалар белән һәр гаиләдә кимендә ун кеше яшәгән, унбиш тә булган! Бу татарлар ни белән шөгыльләнгәннәр соң? Әлбәттә, шәһәр төзегәннәр, сәүдә иткәннәр, чик буйларын саклаганнар, мал асраганнар, тирә-яктагы таулардан файдалы казылмалар эзләүдә катнашканнар. Кызганычка каршы, Орск татарларының 18 гасыр уртасы - 19 гасыр башы һәм урталарындагы рухи-мәдәни-дини тормышлары турында бездә мәгълүмат бик аз, бу тема моңа кадәр махсус өйрәнелмәгән, алай да җирле матбугатта бераз информация табарга була.

“В плане Орской крепости 1742 года обозначен дом ханского сына и мечеть, - дип яза тарихчылар, казах ханы Әбелхәерне күздә тотып. – Господствующими были православное и мусульманское вероисповедания… Первые мечети на Пограничной линии начали строиться с 1744 года, а в 1785 году указанием оренбургского генерал-губернатора разрешалось брать мулл из казанских татар и давать им большие денежные вознаграждения." (Т.Черкас. Мусульмане Орска в XIX – начале XX века // Орские известия (вкладыш "Туган тел"), 28 января 2003 г.)

Муллаларга эш хакларын түләү инде хакимияткә Екатерина II килгәч, Пугачев явы бастырылгач һәм Ырынбур Диния нәзарәте төзелгәч башлана. Орск татарларының Пугачев ягында сугышуларын да онытмаска кирәк, шуңа күрә алар яңадан яуга күтәрелмәсен өчен, Әби патша татарларга бераз дин иреге бирергә мәҗбүр була. (Попов С.А. Рукопись. ОИКМ, инв. № 29/115а.) Безнең кулдагы мәгълүматлар буенча, 1870 елда Орскида инде 2 меңләп мөселман яшәгән, аларның күпчелеге татарлар булган, ул вакытта Орскида 5558 кеше яшәгән, шуларның яртысы мөселман-татар булган, дигән сүз. (Отчеты Оренбургского губернского статистического комитета за 1870 г. Оренбург, 1871.)

Ә инде 1897 елгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча, татарларның саны 3 меңнән артык. “По результатам первой всероссийской переписи 1897 года в Орске проживали 2035 мужчин и 2238 женщин магометанского вероисповедения, - дип яза төбәк тарихын өйрәнүчеләр. – Из них татар 3035 человек, башкир 724 человека. Среди грамотных были 98 татар, 1 башкир, 1 чуваш." (Т.Черкас. Мусульмане Орска…) Орскида ул вакытта 14 мең кеше яшәгән, күргәнегезчә, шуның 5 меңгә якыны мөселманнар булган.

Орскига Ырынбур кебек башкала вазыйфасын башкарырга туры килмәсә дә, чик буеның якынлыгы, Урта Азия төбәкләре белән сәүдәнең үсеп китүе, далалардан алтын ятмалары табылуы, тирә-яктагы тауларның файдалы казылмаларга бихисап бай булуы биредә актив тормышны сүндерми, киресенчә, вакыты-вакыты белән ул Ырынбур белән ярышырлык дәрәҗәдә була. Төрле елларда Орскида Россия һәм дөньякүләм танылган галимнәрнең, тарихчыларның, этнографларның, биологлар, тау галимнәренең булуларын, аның аша шәрыкъ дөньясына чыгуларын да әйтеп үтәргә кирәк, бу эшләрендә аларга күп чит телләр белгән татарлар ярдәмче булган.

Бу төбәк турында әтрафлы хезмәтләр калдырган аталы-уллы Рычковлар, танылган швед галиме И.П.Фальк, танылган алман галимнәре А.Гумбольд, Х.Эренберг, Г.Розе, геологлар Г.Гельмерсен, Э.Гофман, дөньякүләм танылган ботаник, норвегияле Х.Лессинг, лексикограф, этнограф В.Даль, археолог П.Свиньин, тарихчы Р.Игнатьев һәм башка галимнәр Орскида булалар, шулай ук биредә сәяхәтче-галим Г.Карелин, шагыйрь В.Жуковский, рәссам В.Верещагин, цесариевич-булачак патшалар Александр II һәм Николай II , министр Воронцов-Дашков та булып китә. Орскида язучы, керәшен татары Николайның кызы Лидия Сейфуллина да яши һәм иҗат итә.

Россия гадәте буенча, империянең читенә, шул исәптән, Орскига да үз фикерле кешеләрне сөргенгә сөрәләр. Орскида сөргендә булган танылган тоткыннар – украин язучысы Тарас Шевченко, ул биредә егермеләп әсәр иҗат итә; поляк Ян Виткевич, ул Орск сөргенедә 8 ел була һәм соңыннан шәрыкъ белгече буларак таныла, Россиянең Әфганстандагы беренче илчесе була; полякларның милли-азатлык көрәшчеләре Адам Сузин һәм Томаш Зан һәм башкалар...

Шулай итеп, 19 гасырда Орск шәһәре тәмам аякка баса, дөньяга таныла башлый, монда мәгърифәтле һәм сәүдә остасы татарларның да роле зур була. 1886 елда Орскида бер мәчет һәм бер мәдрәсә булганлыгы билгеле (Оренбургская губерния. Список населенных мест по сведениям 1866 года. - С.Пб., 1871,стр.127.) Ә 1897 елда инде биредә 3 мәчет була, 1900 елда исә Җәмигъ мәчет төзелә, 1909 елда бишенче мәчет сафка баса.

“К этому времени (1897 – Ф.Б.) в Орске было 3 мечети, а в 1900 году построена 1-я соборная мечеть, - дип яза төбәк тарихын өйрәнүчеләр. – Каменное ее здание сохранилось, с 1990 г. восстановлено и принимает прихожан. 5-я мечеть была построена в 1909 г." (Т.Черкас. Орск: от крепости до города. – Орск, 2010, стр.191.)

Орск өязендә дә мөселманнар аз яшәми, 19 гасыр азагында тирә-яктагы татар-башкорт-казах авылларында алтмышка якын мәхәллә теркәлгән була, мәчетләр эшләп тора, аларның барысында да диярлек татар муллары имамлык итә. Авылларда да, шәһәрдә дә татарларның сәүдәләре гөрләп тора...

“В 1888 г. в Орском уезде числилось 53 магометанских прихода, где рождаемость была выше смертности, - дип яза төбәк тарихын өйрәнүчеләр. – Основное заниятие мусульман – это торговля. Особенно хорошими, удачливыми предпринимателями было татарское население.” (Т.Черкас. Орск: от крепости..., стр.191.)

Әйе, Орск каласын татар сәүдәгәрләре дә күтәрә, 100-150 ел элек алар төзеткән затлы биналарда әле бүген дә тормыш кайный, алар бүген дә шәһәргә хезмәт итәләр. Орскиның татар байлары турында китаплар язарлык, алар шул хәтле олпатлар, мәшһүрләр һәм милләтпәрвәр булганнар! Менә Борнаев Мостафа Муса улы, шагыйрь Дәрдмәнднең кайнатасы, ул дүрт чакырылыш рәттән Орск шәһәр думасында депутат була (1880 елдан – 1892 елга кадәр), шәһәр уртасында үзенең ике катлы сәүдә йортын тота, мәчетләр салдыра, Ор елгасы буенда җимеш бакчасы үстерә... Мостафа Борнаев 1893 елда Хаҗ сафәре кыла һәм шунда үлеп кала...

Сәүдәгәр Борнаевлар күп булалар һәм нәселләре белән шушы юлда хезмәт итәләр. “Купцы Бурнаевы торговали с азиатскими странами еще с середины XIX века и были известны со времен Орской крепости, - дип яза төбәк тарихын өйрәнүчеләр. - ... Скотобойню имел Бурнаев Сулейман Муртазович , он также избирался гласным несколько лет, а в 1913 г. – гласным уездного Земского Собрания.” (Т.Черкас. Орск: от крепости..., стр.192.)

Шунысын да әйтәсем килә - Орск шәһәренең төбәк тарихын, шул исәптән, татарлар тарихын да өйрәнүдә музей хезмәткәре Татьяна Черкасның өлеше бик зур. Аның “Орск: от крепости до города” дип аталган монографиясен бу темага язылган беренче җитди фәнни хезмәт, дип атарга мөмкин. Орск татарлары турында язганда, мин дә аның хезмәтләреннән файдаландым, үзем өчен күп нәрсә ачыкладым. Әйтик, Файзук (Фәйзулла) Әхмәт улы Любаев атлы милләттәшебез Ор елгасының аргы ягында 1925 елга кадәр кымыз белән дәвалау үзәге тоткан; Шәрипов дигән татар бае урман белән сәүдә иткән, Юлдашев җил тегермәне тоткан, Шаһиәхмәтов Фазылның кунакханәсе һәм чәйханәсе булган, Шәрип һәм Закир Мортазиннар май заводлары тотканнар.

“Многие мусульмане, купцы 2-й гильдии, занимались благотворительностью, свои средства вкладывали в строительство мечетей, школ и др.”, - дип яза Т.Черказ үзенең монографиясендә һәм моңа мисаллар да китерә. Әйтик, Киникеев Хәмзә Габбас улы, әтисе белән берлектә, шәм, сабын, машина мае сатып аякка баса, 1нче гильдия купец дәрәҗәсенә ирешә, шәһәрнең үзәгендә кибет тота, ит сәүдәсе белән дә шөгыльләнә. Бу милләттәшебез үз акчасына шәһәрнең Преображенский тавы буенда мәчет салдыра, Орскиның Форштад дигән урынында татар мәктәбе төзетә. “Киникеев стоял во главе Орского филиала торгово-промышленного производственного предприятия РАСО (Российско-английское сырьевое общество) и был его почетным членом”, дип яза Татьяна Черкас. (Күрсәтелгән хезмәт, 193 бит.)

Тагы бер Орск бае – Хәмитов Фазылҗан Хәмит улы 19 гасыр азагында үз акчасына мәчет төзетә, 1914 елда “Доходный дом” салдыра һәм аны кызлар гимназиясе итеп файдалануга тапшыра; татар байлары Камалетдин Рахматуллин һәм Ибраһим Мортазин шәһәрнең өченче мәчетен төзегәндә мөселман җәмәгатенә үзләренең таш кибетләрен һәм башка биналарын бирәләр; татар бае Мозафаров Ю.Х. шәһәргә телефон кертүдә ярдәм итә, ул шулай ук страхование буенча вәкил дә була; бертуган Хөсәен, Ибраһим һәм Гали Далатказиннар мал чалу һәм ит сәүдәләрен үз кулларында тоталар, милләткә дә өлеш чыгаралар; Нигъмәтуллин Әхмәтҗан һәм аның улы Нигъмәтҗанның шәһәр уртасындагы өйләренең беренче катында “Мәскәү базары” дип аталган кибет була, аңа галантерия товарларын Мәскәүдән, Варшавадан, Берлиннан китерәләр, бу заманча кибетне Фазыл Шаһиәхмәтов тота; шәһәрдәге бердәнбер китап кибетенең дә хуҗасы татар кешесе – А.Исхаков була, ул китапларны Ырынбурдан, Казаннан, Мәскәүдән, хәтта Төркиядән кайтарта, үзе исә 1910 елда шәһәр думасы депутаты итеп тә сайлана; шәһәрдәге бердәнбер “Русь” исемле кинотеатрның да хуҗасы татар кешесе - Ураев Мостафа Камалетдин улы була...

Шунысын да әйтергә кирәк, Орскиның татар байлары сәүдә һәм хәйриячелек белән генә шөгыльләнеп калмыйлар, ә зур сәясәттә дә катнашалар, төрле дәрәҗәдәге депутатлар булып сайланалар. “О большой общественности мусульман говорит тот факт, что в 1897 году в городской думе из 26 депутатов (гласных) 5 были мусульманами”, дип яза төбәк тарихчысы Татьяна Черкас. (Т.Черкас. Мусульмане Орска...)

Дәрдмәнд (Закир Рамеев) Бездә Ырынбур байлары бертуган Хөсәеновлар турында инде китаплар басылып чыкты, ә менә Орскиның татар байлары турында әлегә берни дә юк. Ә бит татар байлары Орск тирәсендәге алтын приискаларын да үз кулларында тотканнар, Мөхәммәдсадыйк, Закир (Дәрдмәнд) һәм Шакир Рәмиевларны искә төшерү дә җитә! Орскиның татар байлары сәүдәне дә, сәясәтне дә, хәйриячелекне дә, мәчет-мәдрәсәләрне дә, шәһәрнең мәдәни тормышын да үз кулларында тотканнар, дигән тәэсир кала. Бу һич кенә дә очраклы хәл түгел, ә татарларда сакланып калган традицияләрне - дәүләтчелек, лидерлык, яхшы хуҗа булу сыйфатларын күрсәтә. Милләт ирләрендә булган гаять тырышлык, гаделлек, юмартлык сыйфатлары дин белән тагы да ныгытыла, иманга тугрылыклы булганнары өчен, Аллаһ аларга буш далаларда да бәрәкәтне өеп бирә...

“Среди купцов 2-й гильдии выделялись братья Бурнаевы, Рахматуллин К.А., Киникеев Г.К., Муртазин Ш.И., Шахпулатов М.А., Любаев Ф.А., Хамитов Ф.Х., Нигматуллин А., братья Далатказины, Шагиахметов Ф., братья Ураевы, Гумеровы, - дип яза тарихылар. – Грамотные татары из мещан были приказчиками в торговом доме Бурнаева и других лавках. Среди них известны Даутов А.М., Абдрахимов Сабирзян, Ягофаров М.Я., Галеев Г.Х., Юлдашев Г. и др. Имели торговые лавки Бикбов Закир, Гумарбаев, Мангутов Багаутдин, Абдрахимов Г., Хакимов З., Шамсутдинов Мухамедзян, Амиров М., Вагапов И., Мингашев И., Абдуллин М., Мукменев Файзулла, Гибатуллин Г., Садыков В., Рахматуллин Ахметжан.” (Т.Черкас. Орск: от крепости...стр.191-192.)

Кул астында булган мәгълүматлардан файдаланып, узган гасырларда Орск шәһәре мәчетләрендә кемнәрнең мулла булып эшләүләрен дә язып үтик. Бу урында без Ризаэддин хәзрәт Фәхреддиннең “Асар” хезмәтенә таяныбыз, әмма анда да барлык имамнар кертелмәгән. Әйтик, Корбангали бине Юлдашбай бине Бакыбай турында Риза хәзрәт болай язып калдырган: “Ор(ск) шәһәрендә имам хәлендә, 65 яшендә 1280 (1864) елның зөлхиҗә аенда (15) май вафат булды.” (Ризаэддин Фәхреддин. Асар. Икенче том. – Казан, 2009, 98 бит.) Хамид бине әл-Мобай бине... турында: “Орск шәһәрендә икенче мәсҗед хозурында имам вә мөдәррис булып, Хаҗ сәфәрендә өч йөз унынчы (1310/1893) ел, зөлхиҗҗәдә/июнь Мәнада вафат булды”, диелгән. (Ризаэддин Фәхреддин. Асар. Өченче һәм дүртенче томнар. – Казан, 2010, 219-220 битләр.) Шушы ук томда “Мөхәммәтлатыйф бине Исхак Орский шәһәренә һиҗрәт иткәнендән соң, 1888 миладида ошбу мәчет хозурында имам вә соңындан ахунд булды” диелгән. (Күрсәтелгән хезмәт, 312 бит.) Шушы ук томда Орск өязендәге Юлык авылы мулласы Салих бине Мифтахетдин бине Зәйнелгабидиннең улы турында: “Габдулла исемле угылы Орский шәһәрендә беренче җәмигъ хозурында бу көндә имам вә мөдәррис”, дигән хәбәр бар. (Күрсәтелгән хезмәт, 418 бит.)

Ләкин, кызганычка каршы, югарыда искә алган күренекле татарларның берсенең дә исеме шәһәр урамнарына бирелмәгән, һәрхәлдә, аларның йортларыннан һаман файдалансалар да... Шулай ук шәһәр музеенда да Орскиның танылган байлары, меценат-хәйриячеләре, сәяси эшлеклеләре турында мәгълүмат юк, һәрхәлдә, бу шәһәрне төзүчеләр дә, үз капиталлары белән тотып торучылар да нәкъ шушы татарлар булган бит!

Риза казыйның язуынча, 1848(9) елның июль аенда, Бохарадан кайтышлый, Орскида Шиһабеддин Мәрҗани хәзрәтләре дә була, ул биредә бер атна торып китә. (Ризаэддин Фәхреддин. Асар. Өченче һәм дүртенче томнар..., 151-152 битләр.) Соңгырак чорларда Орскида татар язучылары Дәрдмәнд, Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлил яши... Хәзер алар турында, бигрәк тә, Дәрдмәнднең Орск чоры турында җентекләбрәк язарга уйлыйбыз.



Дәрдмәнднең Орск чоры...

Әйттеләр, кем, бер бәхетсез
Илгә гашыйксың, фәкыйрь.
Бер кызардым, бер бузардым...
Ни таныйм – таналмадым.
Ни таныйм ?.. Таналмадым!

Дәрдмәнд      

Күпләр Дәрдмәнднең Орск чорын аның соңгы еллары һәм үлеме белән генә бәйли, ә бит бу шәһәрдә шагыйрьнең үсмерчагы һәм яшьлеге дә үтә! Кызганычка каршы Дәрдмәнднең биографиясе хронологик тәртиптә, елын-елга төзелмәгән, шуңа күрә безгә дә аның тормыш юлын төрле чыганаклардан җыеп күзалларга туры килде. Дәрдмәнднең 1859 елда Җиргән авылында тууын, аннан аңа өч яшь вакытта гаиләләре белән Юлык авылына күчүләрен күпләребез белә, болар барысы да Көньяк Уралда урнашкан. Булачак шагыйрь Дәрдмәнд – Мөхәммәдзакир Рәмиев, үзеннән 2 яшькә олы абыйсы Мөхәммәдшакир белән башта Юлык авылы мәдрәсәсендә башлангыч белем алалар, аннан укуларын Орскида дәвам итәләр.

“Алар үскәндә Юлыкта башлангыч (ибтидаи) мәктәп кенә була, - дип яза Дәрдмәнднең тормыш юлын өйрәнүчеләр. – Шуннан соң алар ике кыш Орск шәһәрендә укыйлар.” (Дәрдмәнд. Казан. - 2003, 75, 94 битләр. Текст авторы Лирон Хәмидуллин.) Биредә абыйлы-энеле Рәмиевләрнең Орскида ничәнче елларда укыганлыклары язылмаган, мантыйк буенча, ул 1870 елларның башы булырга тиеш, үсмер малайларга ул чакта 12-13 яшь була. Инде Ризаэддин Фәхреддингә мөрәҗәгать итик, ул Шакир Рәмиев турында болай дип яза:

“Шакир әфәнде ибтидаи тәхсыйлен Йулык карьясендә кылып, Орский шәһәрендә дамелла Гариф Мәгази мәдрәсәсендә вә андан соң Сакмар елгасы буендагы Муллакай авылында Габдулла бине Сәед хозурында булган. 1874 елда укудан туктаган”, дип яза. (Ризаэддин Фәхреддин. Асар. Өченче һәм дүртенче томнар. – Казан, 2010, 422-423 битләр.) Моннан без Закир һәм Шакир Рәмиевларның Орскида дамелла Гариф Мәгази мәдрәсәсендә укуларын белдек.

Инде тагын Лирон Хәмидуллин язмасына әйләнеп кайтыйк. “Муллакай мәдрәсәсен тәмамлагач, Рәмиевләр кабат Орскида яши, белем үзләштерүне дәвам иттерәләр. Закир моннан Төркиягә китә һәм ике ел чамасы Истанбулда яшәгәннән соң, 1881 елда шунда әйләнеп кайта.” (Дәрдмәнд..., 94 бит.) Ягъни, тексттан аңлашылганча, Муллакай мәдрәсәсен тәмамлагач та, ә ул 1874 елда була, абыйлы-энеле Рәмиевләр Орскида яшәүләрен һәм белем үзләштерүләрен дәвам итәләр. Аларның кабат Орскида яшәү вакытлары 1875-1880 елларга туры килә, Закирга бу вакытта инде 16-20 яшьләр... Шулардан чыгып, Дәрдмәнднең үсмер һәм яшьлек чоры Орск шәһәрендә үткән, дип әйтә алабыз, шәхес буларак та ул шушында формалашкан булырга тиеш, чөнки аның Истанбул чоры кыска була.

Орск – Дәрдмәнд үз гомерендә беренче күргән таш кала... Биредә инде ул вакытта ук мәчет һәм мәдрәсәләр була, 2 меңнән артык мөселман яши, шәһәрдә урысларның да берничә чиркәүләре, мәктәп-гимназияләре, почта, хастаханә, судлар, полицияләр эшләп тора, таможнясы, гаскәриләре була... Татар байлары турында инде әйттек – алар шәһәрдәге төп капиталны үз кулларында тоталар, тирә-яктагы сахра-далалардан алтын табылгач, бу приискаларга хуҗа булып алалар, дөнья белән сәүдә итәләр. Закир Рәмиевнең Төркиягә укырга дип китүендә дә шушы бай татарларның тәэсире һәм ярдәме булган булырга тиеш.

Игътибар итегез – 1881 елны Төркиядән кайткач та, Закир Рәмиев Юлыкта түгел, Орскида яши башлый. Безгә калса, Рәмиевләрнең Орскида да үз өйләре булган. Шакир Рәмиевнең дә 1900 елга кадәр гаиләсе белән биредә яшәве мәгълүм, бу хакта Риза казый язмаларында әйтелгән, төбәк тарихын өйрәнүчеләр дә шул фикердә. “В Орске в конце 19 века проживала семья золотопромышленников Рамиевых – им принадлежали прииски в Орском уезде”, - дип яза алар. (Т.Черкас. Мусульмане Орска в XIX – начале XX века // Орские известия, 28 января 2003 г.)

“Чит илдән кайткач, Закир берникадәр вакыт Орскида яши, - дип яза Лирон Хәмидуллин. – Сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, җәй айларын, гадәттәгечә, алтын приискалары бистәләрендә уздыра. Төркиядән кайтуының икенче елында ул Орскиның зур сәүдәгәре Мостафа Муса улы Борнаев кызы Мәхүбҗамалга (1861-1943) өйләнә.” (Дәрдмәнд..., 95 бит.)

Ырынбурның танылган мәгърифәтчесе Мәдинә апа Рәхимкулова чыгарган китапларда Мәхүпҗамал 1864 елгы, дип язылган, Татар Каргалысыннан, диелгән. (Рәмиевләр. Төзүче һәм нәшир Мәдинә Рәхимкулова. – Оренбург, 1999, 27 бит.) Шушы ук китапта Дәрдмәнднең балдызы Әсма Рәхмәтуллина-Ибраһимованың истәлекләре бирелгән, ул да “Езни (җизни) Туганым абыстайны 16 яшендә ала. Бик яшьли Туганым абыстайны алып, үзе укыта, тәрбия бирә”, дип яза. (Рәмиевлар..., 180-181 битләр.)

Дәрдмәнднең кайнатасы Мостафа Борнаев – Орскиның иң зур бае, ярты дөнья белән сәүдә итә, ярты шәһәр аның туган-тумачаларыннан тора. Ул, әлбәттә, үзенең кызын очраклы кешегә бирмәгән, ә кулында зур малы, капиталы булган, алтын приискалары хуҗасы Мөхәммәдсадыйк Рәмиевнең улына биргән. Лирон Хәмидуллинның язуынча, Мөхәммәдсадыйк Рәмиев беренче алтын приискасын 1869 елда сатып алган, аннан “көчен дә, малын да жәлләмичә", ел саен берничә алтын “учагы” сатып алган:

“Тарихи рәсми язмаларга караганда, М.Рәмиев үз гомерендә егермедән артык приискага ия булган, - дип яза ул. - Алар арасында Хәнифә Дашкова исеменә язылганы да, яшүсмер Шакир белән Закир “хуҗа” булып исәпләнгәннәре дә байтак. 1869 елда унике яшьлек Шакир, 1871 елда Закир милек хуҗалары булып теркәлгәннәр.” (Дәрдмәнд..., 114 бит.)

Шулай итеп, 23 яшендә Орскиның иң зур бае Мостафа Борнаев кызына өйләнгәндә, Закир Рәмиев үзе дә “алтынчы кияү” була, аның өстенә Төркияләрдә укып кайткан, анда төрек-француз телләрен үзләштергән, русчага үзлегеннән дәресләр алган, татарчасы гаять камил булган, гарәпчә һәм фарсычага мәдрәсәдә өйрәнгән затлы егет була... Лирон Хәмидуллинның язуынча, ул Орскидагы яшьлек чорында инде иҗат белән дә шөгыльләнә башлаган була. “Төркиядән кайткач, Закир әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә, шигырьләр яза, төрек, француз телләреннән хикәяләр, хәтта бер роман да тәрҗемә итеп карый.” (Дәрдмәнд..., 106 бит.)

Дәрдмәнднең һәм аның гаиләсенең 1885 елдан соң тормышлары Ырынбурда дәвам итә, әмма ул Орскины да ташлап бетерми, һәр җәйне бу тирәдәге алтын приискаларында эшләп үткәрә, кайнатасы Мостафа Борнаев йортында да еш кунак булалар. 20 гасыр башын Закир Рәмиев-Дәрдмәнд Ырынбурда каршылый, ул анда “Вакыт” газетасына (1906) һәм “Шура” журналына (1908) нигез сала, аларны үз акчасына нәшер итә, Ризаэддин Фәхреддинне Уфадан чакыртып китереп, шушы юнәлештә бергәләп эшли башлыйлар. Дәрдмәнд белән Риза Фәхреддиннең бу чордагы уртак эшчәнлеге милләтебезгә бәяләп бетергесез рухи мирас калдыра...

Шунысы гаҗәп, бу чорда Ырынбур гына түгел, Орск та милли һәм дини яктан зур күтәрелеш кичерә. 1907 елның 12 июлендә биредә бишенче мәчет ачыла, 1908 елда Орскида тарихта беренче тапкыр мөселман китапханәсе үзенең ишекләрен ача. “В 1914 году в Орском уезде насчитывались 178 мусульманских школ при 213 учителях", дип яза тарихылар. (Т.Черкас. Мусульмане Орска…) Бу – бик зур сан, бер Орск төбәгендә генә дә татарларның ике йөзгә якын мәктәп-мәдрәсәләре һәм ике йөздән артык мөгаллимнәре булган, дигән сүз! Бу бит әле Ырынбурны һәм ул тирәләрдәге татар авылларын кертмичә!

1911 елда Орскида татар үзешчән театры барлыкка килә, монда драматург Мирхәйдәр Фәйзинең дә зур өлеше барлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Дәрдмәндтән 30 яшькә яшьрәк Мирхәйдәр Фәйзинең дә гомере һәм иҗаты Орск төбәге белән бәйле. Ул биредән ерак булмаган Күкшел авылында 1891 елда туа, 1902-1904 елларда Орскида мәдрәсәдә укый, аннан белемен Ырынбурның “Хөсәения” мәдрәсәсендә дәвам итә, ләкин авыру сәбәпле укуын тәмамлый алмый. Мирхәйдәр Фәйзинең калган гомере Орск шәһәре һәм шушы төбәк белән бәйле. 1909 елда ул “Ике Хәсән” дип аталган беренче пьесасын яза, аны Орскида татар үзешчәннәре белән сәхнәдә уйныйлар. Шуннан соң ул бер-бер артлы драма әсәрләре, шигырьләр, хикәяләр яза башлый, алар Ырынбур һәм Казан матбагасы битләрендә дөнья күрәләр, 1912-1913 елларда хәтта ике җыентыгы да басылып чыга.

Мирхәйдәр Фәйзинең әтисе Мостафа Ырынбур байлары Хөсәеновларның Күкшелдәге утраларында идарәче була, шул ук вакытта аларның Орскида да үз өйләре булганлыгы билгеле. “Многие орчане знают имя Мирхайдара Файзи (1891-1928 г.г.), - дип яза тарихчылар. – Он родился и вырос в многодетной семье мещанина Файзуллина Мустафы, дом которого находился на ул.Пугачева, 60. Юный Мирхайдар не только писал стихи, рассказы, пьесы, но и ставил спектакли созданной им татарской любительской труппой в 1909-1917 г.г." (Т.Черкас. Мусульмане Орска…)

Мирхәйдәр Фәйзи бу төбәктә үзенең үлемсез әсәрләрен – "Галиябану” (1916), “Асылъяр” (1920), “”Ак калфак” (1922) драмаларын яза. Хәер, бу сахра-далаларда башка төрле әсәр язып та булмыйдыр, Дәрдмәнд шигърияте һәм Мирхәйдәр Фәйзи драматургиясе бары тик шушы моңлы һәм шанлы кыпчак далаларында, мәгърур Урал тауларында, серле Җаек һәм Сакмар су буйларында гына туарга мөмкин кебек... Безнең уебызча, үзеннән күпкә яшь булса да, Дәрдмәнд Мирхәйдәр Фәйзинең үзен дә, иҗатын да белгән, хәерхак та булгандыр...

1917 елның 27 декабрендә, инде Ырынбурның “Нур” театрында куелганнан соң, “Галиябану” Орскида да куела, аны шәһәрнең “Дом общественного собрания” сәхнәсендә уйныйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, Орскиның бу үзешчән татар театрыннан талантлы артистлар үсеп чыга. “1909-1917 г.г. участниками упомянутой труппы были Исмагил Музафаров, Гариф Галиакберов, Х.Губайдуллин, Абдулла Амиров, Хабибулла Садыйков, Баттал Шагидуллин, Гибадулла Хасанов, Файзуллин Мирхайдар (Файзи), Камил Салимзянов и другие”, дип яза тарихчылар. (Т.Черкас. Мусульмане Орска...) Ә Орскиның танылган бае Нигъмәтҗан Нигъмәтуллиннар гаиләсендә 1907 елда булачак зур артистка, Марсель Сәлимҗановның әнисе Галия Нигъмәтуллина туа. Марсель Сәлимҗановның әтисе, ТАССРның халык артисты Хәким Сәлимҗанов та 1903 елны Орскида туа, соңыннан Марсель Сәлимҗанов театр коллективы белән Орскига килеп, әти-әнисенең туган-торган нигезләрен күреп киткән, диделәр...Танылган композитор, скрипкачы Заһид Хәбибуллин да 1910 елда Орскида туган булып чыкты...

Дәрдмәнд яшәгән һәм үлгән йорт, Орск
1920-1921 елларда Орскида Дәрдмәнд яшәгән һәм үлгән йорт...

Инде тагын Дәрдмәнднең Орск чорына кайтыйк... Һәм берничә сорауга җавап табарга тырышыйк – 1918 елда аны Ырынбурдан Орскига күчәргә нәрсә мәҗбүр иткән? 1921 елда Дәрдмәнд Орскида нидән үлгән – ачлыктанмы, тифтәнме? Бу сорауларга җавап эзләгәндә дә кул астыбызда, гомумән, матбугатта моңа кагылышлы материалның бик аз булуын әйтеп үтәргә кирәк. Билгеле булганча, Ырынбурга совет власты 1918 елның гыйнварында гына килеп җитә, ә аңа кадәр Зәки Вәлиди биредә “мөстәкыйль Башкорт мохтарияте" игълан итеп өлгергән була. Ырынбур төбәгенә казахлар (ул вакытта кыргызлар дип аталган) да дәгъвә кыла һәм үз автономияләрен игълан итәләр, ә чынлыкта Ырынбур белән атаман Дутов һәм аның казаклары идарә итә. Большевиклар хакимияткә килү белән, “Вактыт” газетасын һәм “Шура” журналын яптыралар, Дәрдмәнд аларның биналарын совет вәкилләренә үз куллары белән тапшырырга мәҗбүр була. Нәшриятсыз, газета-журналсыз калган, большевикларның кемлекләрен тиз аңлап алган Дәрдмәнд һәм Риза Фәхреддин, 1918 елның февралендә берсе – Орскига, икенчесе – Уфага күчеп китәләр, бу вакытлыча китүләре мәңгелеккә була... Дәрдмәнднең моннан ун ел элек, 1908 елның башында язган шигырь юллары кышкы дала буйлап аларны озата бара...

Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап...

Чыкты җилләр,
Купты тулкын –
Ил корабын җил сөрә!...
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!.

Шагыйрь җаны әүлиядәй сизгер, ул ил өстенә килгән бу афәтнең әле озак, бик озак дәвам итәсен белә... Кара болыт булып милләт өстенә ябырылган бу фаҗигане туктата алмасын да сизә ул... Ул үз дөньясына китә, кызыл кан булып илне басып барган кызыл террордан вакытлыча булса да далаларына-тауларына китә... Бу чордагы хәлләрне өйрәнгәннән соң, миндә, “Дәрдмәнд Ырынбурдан большевиклар диктатурасына ризалашмыйча, шуңа эчке нәфрәт һәм протест йөзеннән киткән икән”, дигән фикер калды. Чөнки ул чорда Ырынбурда байларга карата нинди террор сәясәте алып барылганы билгеле, аларны судсыз-нисез юк иткәннәр.

Үзе дә 1956-60 елларда Орскида яшәгән һәм эшләгән, аннан соң да биредә берничә тапкыр булган, Дәрдмәнд турында хезмәтләр язган һәм китаплар чыгарган язучы Лирон Хәмидуллин аның Ырынбурдан китүендә башкарак сәбәпләр дә күрә. “Балалар язмышыннан кала приискалардагы хәл-әхвәлләр дә борчый Закир Рәмиевне. Бу буталчык заманда анда ни хәлләр икән? Прииск җиһазларын ватып, җимереп бетермәгәннәрме? Алтын бөртекләре сакланган таш келәтләр ышанычлы куллардамы? ... Орскига китешли шушы уйлар да борчыгандыр Дәрдмәндне. Шуңа күрә дә инде, гадәттәгечә юл төшүен көтмичә, Орскига кышын китәргә булганнардыр. Орск – приискалардагы хуҗалыкларны берләштереп торучы үзәк. Җай чыкса, аннан приискаларга да барып килергә мөмкин булачак. Бәлки шул тирәдә сугышып йөргән балаларның да хәлен белеп булыр. Рәмиевләр эш йөрткән Орск банкалары ни хәлдә икән?” (Лирон Хәмидуллин. Кичке шәфәкъ. – Казан, 2009, 75-76 битләр.)

Әйе, Дәрдмәнднең Орскига китүенә болар да сәбәпче булырга мөмкин, чөнки шундый зур хуҗалыкны, дала буйлап сибелгән дистәләгән алтын базларын, алтын сакланган келәтләрне алай гына ташлап калдырып булмый бит... Гаҗәп авыр, катлаулы, болганчык еллар булган шул, ә алда тагы да куркынычрак заманнар көтеп торган...

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр язганча, Дәрдмәндләр гаиләсе Орскида төрле урыннарда – хатынының туганнарында да, арендалаган аерым йортта да яши, шәһәр өчен аклар һәм кызыллар арасында каты сугышлар барганда, авылларга, утарларына да китеп торалар. Гомумән, Дәрдмәнд гомеренең бу соңгы чоры тыныч булган дип һич кенә дә әйтеп булмый – шушы 3-4 елга революцияләр дә, гражданнар сугышы да, ачлыгы да туры килә, моның өстенә, буй җиткән балаларының тифтән үлүләре дә килеп өстәлә...

Дәрдмәнд күңеленә тынычлык эзләп, гаиләсен ил өстенә килгән афәтләрдән саклап калырга теләп Орскига кайтса да, ул иминлекне биредә дә таба алмый. Инде җәйгә таба биредә шәһәр өчен каты сугышлар башлана, Орск айлар буе камалышта кала, әле аклар, әле кызыллар кулына күчә, анда бер ел эчендә дүрт тапкыр хакимият алышына. “В 1918—1919 годах, в период гражданской войны, город выдержал трёхмесячную осаду, затем четырежды захватывался воюющими сторонами”, дип язылган Орск тарихы турында Википедия сайтында. Дәрдмәнднең тормышында да кайгы артыннан кайгы, балдызы Әсма Рәхмәтуллина-Ибраһимованың хәтирәләреннән күренгәчә, Дәрдмәнднең Морад исемле улын аклар мобилизовать итеп сугышка алганнар, Җәгъфәрен кызыллар сугышка алган... Бу сугышларда Морад тифтән үлә, Җәгъфәре бер кулсыз кала... 1919 елның көзендә олы уллары Искәндәрнең авырлы хатыны Шәрифзадә тифтән үлә, бер яшьлек оныклары Бәшир Дәрдмәндләр кулында кала... (Соңыннан бу ятим бала – Бәшир Рәмиев дөньякүләм танылган галим булыр, СССРда беренче ЭВМ-комьютерларны уйлап табар, техник фәннәр докторы, Дәүләт премиясе лауреаты исеменә ия булыр...)

Дәрдмәнднең балдызы, үзе дә ул елларда Орскида яшәгән Әсма Рәхмәтуллина-Ибраһимованың истәлекләреннән күренгәнчә, шәһәргә кызыллар керә башлагач, Ырынбурдан килгән һәм Орск байлары акларга ияреп качарга тотыналар. Димәк, Ырынбурдан Орскига бер Дәрдмәнд гаиләсе генә түгел, башка байлар да кызыллардан качып килгән булган, кызыллар Орскига да килеп җиткәч, күпчелек татар байлары акларга ияреп бу шәһәрдән дә качкан. Ә Дәрдмәнд калган... “Илен яраткан, милләте белән калган” кебек олы төшенчәләрне бераз читкәрәк куеп, тормышның ачы чынбарлыгына да күз салыйк әле. Мондый шартларда, Дәрдмәнд кебек алтмышка җиткән олы яшьтәге ир-ат, калган бөтен балалары һәм оныклары аңа карап торган зур гаилә башлыгы, нечкә күңелле шагыйрь, моңа кадәр җәмгыятьтә зур хөрмәткә һәм дәрәҗәгә ия булган шәхес нишләргә тиеш иде соң? Калган балаларын, ятим оныкларын төяп, дутовчыларга һәм Колчак гаскәренә ияреп, урыс арбасына утырып, дөнья буйлап сукбайлыкка чыгып китәргәме? Анда аны һәм гаиләсен, нәселен нәрсә көтә?

Бу сорауларга Дәрдмәнд үзе җавап бирә... Нәкъ шул канлы, болганчык елларда язган шигыре белән:

Куанды ил, канат какты мәләкләр,
Шашып, аң-таң булып шайтан төкерде!..
Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
Җиһан тормыш туен иткән чагында,
Синең урның – үлекләр аймагында.

Безгә Дәрдмәнднең бу чорыннан берничә шигыре генә билгеле, балдызы Әсма истәлекләреннән күренгәнчә, калган басылмаган язмаларын Җәгъфәрнең хатыны вокзалда чемоданы белән бергә урлата... Күңеле төшнеке, тормышы кайгылы, киләчәк шомлы булса да, Дәрдмәнд шушы шартларда да җәмгыятьтә үз урынын табарга омтылып карый. Лирон Хәмидуллинның язуынча, бу чорда ул Казанда да булып китә:

“Орскида яшәү дәверендә бер мәртәбә Казанда булганлыгы да мәгълүм, - дип яза ул. – 1919 елның гыйнварында татар язуын камилләштерүгә багышланган конференция оештырыла. Унынчы елларда ук имля алыштыруга карата үз фикерен матбугатта белдергән Дәрдмәнд тә аңа чакырылган була.” (Дәрдмәнд..., 217 бит.)

Бу елларда Орск шәһәре туктаусыз сугышлардан, тифтән, соңрак инде ачлыктан газап чиксә дә, тормыш барыбер дәвам итә. 1918 елның башында ук биредә мөселман Шурасы төзелә, 1919 елны икенче мөселман китапханәсе ачыла, татар клубы эшли башлый, боларда Дәрдмәнднең дә катнашы булган, дип уйлыйсы килә. Шәһәрне кызыллар алгач, большевиклар да татарларны төрле оештыру эшләренә тарталар, аларның кайберләрен җаваплы урыннарга да сайлап куялар.

“На I Орском уездном съезде Советов 28 июня 1918 г. был избран Уисполком, в состав которого вошли татары Мусин Мухаметсафа Сафич, Даутов Абдулла Мухаметзянович, секретарем был избран башкирин Татлыбаев Зариф, - дип яза тарихчылар. – Проводилась работа среди женщин-мусульманок: первое общее собрание с ними было проведено 27 сентября 1919 г. Организатором среди женщин-татарок была избрана Забирова Фатима. Продовольственный отдел города с октября 1919 г. возглавлял Даутов А.М. При Орском РКП (б) в 1920 г. была создана мусульманская секция, потом подотдел нацмен, просуществовавший до 1927 г. Первым председателем ее избран Амиров." ( Т.Черкас. Орск: от крепости до города. - Орск, 2010, стр.196.)

Болар арасында Дәрдмәнд юк, әлбәттә... Рухы белән дә, тәрбиясе белән дә бөтенләй башка халәттә булган Дәрдмәнд большевик татарлар арасына барып керә алмый. Алай да, аның нацменнар комиссары Абдулла Дәүләтшин белән аралашканлыгы билгеле, чөнки бу егет Орскида “Шәрыкъ клубы” бинасында татарча газета чыгара башлый.

“Дәрдмәнд ара-тирә шул бинага килеп, төбәктәге милли азчылык арасында эшләргә тиешле яшь комиссар Абдулла Дәүләтшин белән дә аралашкалый, - дип яза Лирон Хәмидуллин. – Дәүләтшин Орскида 1920 елдан беренче милли газета – “Ирек йолдызы”н чыгара башлый. Атна саен нәшер ителгән ике битле бу газетада әдәбият-сәнгать почмагы: шигырь, әдәби парча, мәдәният яңалыклары урнаштырыла. Комиссар бүлмәсендә үзәктән алынган газеталар белән дә танышып була.” (Дәрдмәнд..., 218 бит.)

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, “Ирек йолдызы” газетасы Орск шәһәрендә 1919-1920-1921 елларда чыга, аның нибары берничә саны гына кайбер китапханәләрдә сакланып калган: Казанда, Татарстан Республикасының Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында – 1921 елның 12нче саны; Мәскәүдә, Россия Федерациясенең Дәүләт китапханәсендә - 1921 елның 11нче саны; Петербургта, Россия Федерациясенең Милли китапханәсендә - 1921 елның 11нче саны. (Р.Р.Гайнанов, Р.Ф.Мәрданов, Ф.Н.Шәкүров. Татар вакытлы матбугаты (1905-1924). – Казан, 1999, 71-72 битләр.) Лирон Хәмидуллинның язуынча, “Ирек йолдызы” газетасының бер саны Орск музеенда да саклана икән. Боларда Дәрдмәнд турында берәр хәбәр булганмы, шигырьләре бу газета битләрендә басылып чыкканмы – билгесез, мөгаен, бу юнәлештә эзләнүләр булмагандыр...

Шулай итеп, Дәрдмәнд Орскида өч елдан артык яши, тормыш алып барырга ярдәмгә улы Искәндәр дә кайта, чит илләрдә укыган бу белгеч советлар өчен дә бик кирәкле кеше була, аны алтын табу приискаларына эшкә алалар. (Әмма соңыннан аны “халык дошманы” дип кулга алалар һәм ул сөргендә үлә.) Бәлки шушы чордадыр, Рәмиевләр үзләренең бөтен алтын запасларын (ә алар тонналап була) советларга тапшыралар, тарихчылар “үз теләкләре белән” дип язалар. Миңа калса, анда теләкне сорап тормаганнардыр инде, күпчелек байларны йортларыннан өстерәп чыгарып, терәп атканны, алтынны тартып алалар да алалар инде ул, сорап та тормыйлар... Дәрдмәнд яңадан Ырынбурга кайтырга да ашыкмый, югыйсә, 1920-1925 елларда биредә казах автономиясенең башкаласы була бит, казахлар исә байларга алай ук каныкмыйлар, ул чорда Дәрдмәндләрнең Ырынбурдагы йорт-җирләренә дә кагылучы булмый. Гомеренең соңгы елларында Дәрдмәнд Орскида кала, биредә яши, биредә үлә, биредә күмелә... Димәк, тәкъдирендә шулай язылган була...

Лирон Хәмидуллин Дәрдмәнднең ачлык вакытында халыкка ярдәм итүе турында хәбәрләр ишетүен дә әйтә: “Мәсәлән, 1960-70 елларда Орск шәһәрендә очрашулар вакытында берничә кеше, шул исәптән 1920 елларда шунда Кулланучылар җәмгыятендә эшләгән Габдулла Дәүләтшин дигән бер ветеран-коммунист Дәрдмәнднең 1921 елда шушы төбәктә ачлыкка каршы чаралар күрү комиссиясендәме, хәйрия оешмасындамы үз теләге белән эшләвен сөйләделәр. Мондый хәбәрне раслардай рәсми документ әле табылмаган”, дип яза ул “Тарихта үз эзләре бар” дип аталган мәкаләсендә. (Бертуган Рәмиевләр. – Казан, 2002, 36 бит.)

Алай булырга да бик мөмкин, чөнки Дәрдмәнд халыкның фаҗигасенә читтән карап тора торган кеше түгел, аягында йөргәндә, сүзе үткәндә ул ачлык афәтенә каршы да көрәшеп карагандыр, әмма адәм баласы гына җиңәрлек фаҗига булмаган шул ул... Ачлык Орскины да кырып сала, кешеләр берәмләп түгел, меңәрләп үләләр. “Новым испытанием стал голод 1921-1922 годов, - дип яза тарихчылар. – В 1920 г. население города составляло более 16 тысяч человек, а к 1923 году оно сократилось до десяти с половиной тысяч. (Орск. Фотоальбом. – Москва, 1995, стр.22.) Һәм шушы меңнәр арасында милләтнең бердәнбере, татар шагыйре Дәрдмәнд – алтынчы Закир Рәмиев тә була...

Инде Дәрдмәнднең үлем сәбәпләренә һәм мизгелләренә аерым тукталыйк, чөнки монда да төрле фикер каршылыклары бар. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, 1921 елның көзендә Дәрдмәнд Ырынбурга, авыру кызының хәлен белергә барган да, аны күмгәч, Орскига кайткан, юлда бик туңган һәм кайткач тиз арада үлгән. “Олы кайгы кичерү, озын юлның мәшәкате, көзге суык аны тәмам хәлсез итәләр, - дип яза Лирон Хәмидуллин. – Кайтып, бер атна чамасы авырып яткач, 1921 елның 9 октябрендә Закир Рәмиев-Дәрдмәнд вафат була. Шәһәр янәшәсендәге Ильяс авылы зиратына җирләнә.” (Дәрдмәнд..., 218 бит.)

Монда барысы да диярлек дөрес, әмма “бер атна чамасы авырып яткач”, дигән сүзләр күңелдә шик уята. Шикләнү өчен сәбәп тә бар, чөнки Дәрдмәнднең балдызы Әсма апа Гөлсемнең, ягъни, Дәрдмәнднең олы кызы Өммегөлсемнең Ырынбурда яз көне үлүен хәбәр итә: “Оренбургта Гөлсем апалар ачыгып кыш чыгалар, яз җиткәч Гариф езни базардан, белмим, бозлы карбызмы алып кайта, - дип яза ул. - Гөлсем апа ач килеш ашый, эче үтеп, холера микән, үлеп китә. (Рәмиевләр. – Оренбург, 1999, 185 бит.)

Бу хәтирәдә безнең өчен мөһим хәбәр - Өммегөлсемнең Ырынбурда яз көне үлүе, димәк, Дәрдмәнд тә анда яз көне барган булып чыга. Әсма апага ышанмаска безнең хакыбыз юк, ул вакытта аңа инде 16 яшь була, һәм ул барысын да яхшы хәтерли. Аның бу хәбәреннән без Өммегөлсемнәрнең Ырынбурда ачлы-туклы торганнарын да белдек, Дәрдмәнд тә бит аларга үз авызыннан өзеп бераз булса да азык илтә бара. Шул ук Әсма апа үзенең истәлекләрендә Орскида Дәрдмәндләрнең боткага калуларын да яза, ягъни, элеккеге мул тормыш инде юк, хезмәтчеләр дә юк, ашарга да үзләре пешергән боткадан кала берни юк. Әлбәттә, ботка булу ул әле ачлык түгел, әмма өйдә барлык ризык запасларының беткәнлеген күрсәтә.

Шулай итеп, Дәрдмәнд Ырынбурга олы кызы янына 1921 елның язында барган булса, аннан ятим оныкларын алып, юлда чирләп кайткан булса, ул әле үлеменә кадәр ярты ел буе урын өстендә яткан, дигән сүз. Дәрдмәнд авырып ятканда аның янына Ризаэддин Фәхреддиннең һәм Зәки Вәлидинең дә килеп киткәнлеге билгеле, ә бер атна эчендә ул мөмкин түгел, бигрәк тә Уфада яшәүче Риза хәзрәт өчен... Дәрдмәнд белән соңгы очрашуы турында ул үзе менә нәрсә язып калдырган:

“ Оренбургдан Уфага сәфәремдә янына кереп видаг иттем, - дип яза Ризаэддин Фәхреддин. – Авыру вә түшәк өстендә иде. “Хәлем яхшыланадыр” дигәненә һәм дә үзенең беркадәр сөйләшәсе килүне белүемә күрә, янында беркадәр утырдым. Шул вакыт: “Хәзрәт! Бу көнге хәлләр беркадәр төзәлсә, без “Вакыт” берлә “Шура”ны тәкрар чыгарырмыз, шул вакытта Оренбургка кайтып, әүвәлге хезмәтләреңездә дәвам итүеңезне өмидләнәмез вә үтенәмез, сезнең берлә берлектә Хиҗаз сәфәренә бару фикеремдә камил, моны үзеңез берлә сөйләшкән дә идек”, - диде. “Аллаһ нәсыйб итсә, безнең тарафымыздан эш калмас”, - дип видаг кылып чыгып киттем. Ахыргы күрешүем шушы булды. (Ризаэддин Фәхреддин. Асар. Өченче һәм дүртенче томнар. – Казан, 2010, 354 бит.)

Бу очрашу кайчан, кайда булган – безгә төгәл билгеле түгел, әмма мантыйк буенча, бу инде Дәрдмәнд үлем түшәгендә ятканда булган хәл, дип аңларга була. Чөнки 1918 елның февраль азагында Ырынбурдан берсе – Уфага, берсе – Орскига киткәндә, Дәрдмәнд үлем түшәгендә ятмый, аннан соң да әле өч елдан артык яши. Димәк, бу соңгы очрашу 1921 елда булган, әмма ае һәм көне билгесез. Бу – ике бөек шәхеснең, милләтнең ике газиз улының соңгы очрашуы, бәхилләшүе булган... Дәрдмәнд үлем түшәгендә ятканда да милли матбага турында кайгырткан, “Вакыт” газетасы белән “Шура” журналын яңадан чыгару турында хыялланган. Һәм Ризаэддин хәзрәт белән берлектә Хаҗ кылырга ниятләгән, әңгәмәдән күренгәнчә, бу турыда алар элегрәк тә сөйләшкән булалар. Димәк, моңа хәтле әле Дәрдмәнд тә, Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре дә Хаҗ кылмаган булалар? Һәрхәлдә, мин андый хәбәрне тапмадым. Дәрдмәнд ният итә, әмма өлгерми, Аллаһ аңа ниятенә күрә әҗер савапларын бирсен!

Әмма Лирон Хәмидуллинның “Дәрдмәнд олы кызы янына Ырынбурга көзен барган”, дигән сүзләрен расларга башка дәлил бар. Дәрдмәндне бик якыннан белгән, “Вакыт” газетасында баш мөхәррир булып эшләгән Фатыйх Кәрими 1927 елда аның үлеме турында болай дип яза: “1921 елның октябрь аенда Оренбургтан кайткан вакытта тимер юлда суык тигереп, 9 октябрьдә Орски шәһәрендә вафат булган һәм шунда дәфен ителгән. Үлгәндә яше 62 дә булган.” (Бертуган Рәмиевләр..., 108 бит.)

Зәки Вәлидинең дә Орскига авыру Дәрдмәнднең хәлен белергә килүе билгеле, ул аның үзе турында түгел, ә милләте турында кайгыртуына игътибар биргән. Зәки Вәлидинең Дәрдмәнд белән соңгы очрашуы кайчан, кайсы айда булган? Моны белү мәсьәләгә бераз ачыклык кертер иде...

Инде төп сорауга килик – татар шагыйре Дәрдмәнд ачтан үлгәнме, әллә тифтән үлгәнме? Гадәттә, бу ике афәт бер-берсенә тагылып киләләр, янәшә йөриләр. Әмма Дәрдмәнднең балдызы Әсма апаның истәлекләреннән күренгәнчә, Орскида бу нәселдә ачтан үлүчеләр булмаган кебек, булса, язар иде. Аның үзенең 18 яшьлек Сара апасы 1921 елда тифтән үлә, “Езни күмәргә акчалар әниемә бирә, өч куй да китерә”, дип яза ул югарыда телгә алган хәтирәләрендә. (Күрсәтелгән хезмәт, 185 бит.) 1921 елда өч сарык бирерлек булгач, бу ачлык түгел инде. “Үлем хәсрәтеннән айный алмый торганда тагын да хәсрәт килә: езни иң олы кызы Гөлсем апаның хәлен белергә, азыклар илтергә Оренбургка бара”, - дип дәвам итә Әсма Рәхмәтуллина-Ибраһимова.

Дәрдмәнд Ырынбурга азыклар күтәреп киткән икән, димәк, бу әле ачлык түгел. Әмма бу нәселгә язын килмәгән ачлык көзен ишек шакырга мөмкин, шуңа күрә, Өммегөлсемнең кайчан үлүен белү бу сорауга бераз ачыклык кертер иде. “Аннан кайткан вакытта поездлар ягылмаган булганга езни бик өшеп кайта, - дип яза Әсма апа. - Бронхит белән авырып, терелә алмый үлеп китә. Врач, йөрәге бик начар, ди...” (Күрсәтелгән хезмәт, 185 бит.) Әйе, йөрәк авыруы булган булырга да мөмкин, бронхиттан үпкә чиренә әйләнергә дә мөмкин. Тиф белән ачлык та үз корбаннарын чүпләп торган... Кеше кайчан үлә? Яшәү өчен көрәшерлек хәле һәм теләге калмаса, кеше мәңгелеккә күзләрен йома... Йөрәге тибүдән туктый...

Шагыйранә тәхәллүсе-псевдонимы сагышлы-моңлы булган Дәрдмәнд, гуя алда тагы да шомлырак, куркынычрак заманнар киләсен сизенеп, бу гаделсез дөньяны ташлап китә... Үз җирендә, үз гаиләсендә, иң якыннары арасында тынычлап җан бирә, мөселманча җеназа намазы укып, җиргә тапшырыла... Дөрес, ул күмелгән татар зираты өстенә сугыш елларында хәрби завод китереп салырлар, аның кабере өстендә ракеталар җитештерә башларлар, әмма шагыйрь җаны инде күптән бу тар каберне ташлап, Аллаһ хозурына очкан булыр... Ә милләткә, мәңгелек васыяте булып, үләр алдыннан язган шигырь юллары калыр:

Гөрләгән сулар башында,
Тыңлагыз, шунда үтәр –
Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр
Моң-сагышлардан хыял.
И туган илнең һавасы,

Рәнҗемим, зинһар күтәр!
Рәнҗемим, зинһар күтәр!

Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..

Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!



Орскиның бүгенге чоры...

Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше үз исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта татар угълы татармын,
Татар түгел димә - башың ватармын!

Дәрдмәнд      

Барысы да үтә...

Гасырлар-чорлар да, сугыш-яулар да, явыз тираннарның канлы режимнары да, ялганга корылган идеологияләр дә - барысы да үтә һәм бетә... Алтын-көмеш тә бетә, күккә тиеп торган таш биналар да юкка чыга, хәтта биек таулар да уалып, комга әйләнә... Кыпчак далалары – шуның шаһиты, татар тарихы – шуның дәлиле...

Заманында Яман-кала дип даны таралган Орск шәһәре татар тарихының җуелмас эзләрен саклый, - газаплар үтерелгән тоткын татарлары белән, дөньяны алып барган тырыш байлары белән, күккә ашкан мәчет манаралары белән, дала кылганын Җаек суына манып язган Дәрдмәнд һәм Мирхәйдәр Фәйзи әсәрләре белән бу таш кала мәңгегә татар тарихына кереп калыр... Орскиның бүгенге көненә күчкәнче, узган еллардан да кыска гына мәгълүмат биреп үтик, чөнки ул да татар тарихы белән бәйле.

1925 елның 11 сентябреннән 1926 елның июленә кадәр Орскида Муса Җәлил яши, ул бирегә Ырынбур губкомы тарафыннан нацменнар белән эшләү өчен инструктор итеп җибәрелгән була. "В Уком РКСМ с 11 сентября 1925 г. был направлен Залилов Муса (поэт Муса Джалиль), который проработал до июля 1926 года, - дип яза тарихчылар. – Инструктор по работе среди нацменьшинств Муса входил в состав политколлегии политпросвета Укома, уездное бюро юных пионеров, в оргсовет Укома.” (Т.Черкас. Орск: от крепости до города. – Орск, 2010, стр.197.) 19 яшьлек Муса Орск төбәгендә совет идеологиясен халыкка җиткерү буенча зур эшләр башлап җибәрә, ул даими рәвештә тирә-юньдәге татар-башкорт авылларына бара, авылларда һәм шәһәрдә пионер һәм комсомол оешмаларына нигез сала, әдәби һәм музыкаль түгәрәкләр, ликбезлар оештыра. Бүгенге көндә Муса Җәлил яшәгән һәм эшләгән йортлар исән, әмма Лирон Хәмидуллинның язуынча, алардан Җәлил турында истәлек такталары алып ташланган. (Лирон Хәмидуллин. Кичке шәфәкъ. – 2009, 118 бит.) Шул ук автор хәбәр итүенчә, шәһәрнең “Биофабрика” бистәсендә Муса Җәлил исемендәге урам да бар икән. (Күрсәтелгән хезмәт, шунда ук.)

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, утызынчы елларда Орск шәһәрендә дә бөтен мәчетләр ябылып беткән. “1931-1934 г.г. В городе закрыты 5 церквей и 5 мечетей, - дип яза тарихчылар. – Лето 1934 г. В бывшем здании Нагорной мечети начал работать городской радиоузел с подстанцией, усилителем и студией." (Черкас Т.Г. Хронограф города. - Орск, 2005, стр.33-34.) Шул ук вакытта Орскида татар мәктәбе дә эшләп ята, ул чагында аңа кагылмыйлар. “В 1930-40-е годы в городе успешно работала татарская средняя школа №4”, дип яза тарихчылар. (Т.Черкас. Орск: от крепости..., стр.197.) 1937 елның сентябрендә Орскида педучилище ачыла, анда татар бүлеге дә була. Әмма алар хәзер берсе дә юк инде, “В 1956 г. закрылась последняя татарская школа, а позже и татарская библиотека”, дип яза Орск шәһәренең “Туган тел” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рәсим Вәлетдинов. (Татары в Орске // Орск татарлары, 2010, май, №5.)

Шулай ук Орскида 1935 елдан татар театр түгәрәге эшли башлавын да әйтергә кирәк, ул 1969 елга хәтле милләткә хезмәт итә. Дөньякүләм танылган шахматчы Гата Камскийның бабасы Гатаулла Сабиров-Камский да шушы Орск театрында эшли, “До 1960 г. в городе работал татарский клуб “Первомай”, - дип яза тарихчылар. – В этом клубе ставились пьесы под руководством бывшего артиста Оренбургского театра Гаты Камского – деда занименитого шахматиста.” (Рашит Искандаров. Оренбургские татары. – Казань, 2009, стр.119.)

Мәдәниятле һәм мәгърифәтле татар халкы үзенең мәктәп һәм китапханәләрен саклап калу өчен ахыргача тырыша, әмма килеп туган вәзгыятьне җиңә алмый. Моның татарлардан гына да тормаган төрле сәбәпләре бар. Әйтик, сугыш вакытында Орскига Украинадан һәм үзәк Россиядән дистәләгән заводны күчерәләр, моңа кадәр урта кул шәһәр кинәт кенә бөтен төбәкнең эре промышленность үзәгенә әйләнә. Аңа кадәр дә инде бу тирәдә нефть табып, аны Орскида эшкәртә башлаган булалар, ягулыкны үзләрендә ясыйлар.

Тирә-яктагы таулардан тимер рудасы табыла, никель заводы төзелә, машина төзү заводы, металлургия комбинаты, оборона заводы, механика заводы, асбест, тау-эшкәртү комбинатлары, тагы шундый дистәләгән машина төзелеше, химия, металлургия заводлары эшли башлый. Бу заводлар белән бергә, читтән белгечләр килеп тула, тирә-як халкы эш һәм квартира булган җиргә агыла, нәтиҗәдә, Орскида халык саны кинәт артып китә. “За военные годы население города выросло с 91 тысячи человек до 131 тысячи”, дип яза тарихчылар. (Орск. Фотоальбом. – Орск, 1995, стр.27.) Бу халыкның 60 процентка якыны озак еллар буе баракларда һәм җир куышларында яши. Шулай ук бу шәһәрнең, промышленность объектлары артык күп булганлыктан, бигрәк тә никель комбинаты эшчәнлеге сәбәпле, экологик яктан төбәктә иң пычрак шәһәр булуын да әйтеп үтәргә кирәк, биредә кар да ак түгел, кызыл төстә булган...

19 гасыр башында Орск халкының күпчелеген, гасыр уртасында яртысын тәшкил иткән татарлар 20 гасырның икенче яртысында һәм ахырында биредә азчылык булып калалар. Бүген Орскида 236.390 кеше яши, шуның нибары 10 меңләбе генә - татарлар, алары да күп хокуклардан мәхрүм...

“Ләкин калада милли мәдәният тармагы бик нык ярлыланган иде, - дип яза бу хәлләрне үз күзләре белән күргән Лирон Хәмидуллин. – 1960 елларда Оренбург һәм Орск педагогия институтларының татар-башкорт бүлекләре бетерелә, өлкәнең ике төбәгендә эшләп килүче милли педагогия училищелары ябыла... Орскида егерменче гасыр башыннан бирле эшләп килүче татар клубы (1930 еллардан “Беренче май” клубы) һәм кайчандыр шәһәр байлары сатып алган аерым бинада урнашкан, Совет чорында комиссар Мулланур Вахитов исемен йөрткән милли китапханә дә ябылган икән.” (Лирон Хәмидуллин. Кичке шәфәкъ...., 119 бит.)

Әйе, болар бар да дөрес...

Орски татарлары бу елларда күп нәрсәләрне югалтканнар, әмма бөтенләй үк юкка чыкмаганнар. Хәзергә алар сан ягыннан урыслардан һәм украиннардан кала, өченче урында торалар, шәһәр халкының 4 процентын тәшкил итәләр, казахлар – 3,7%, немецлар һәм башкортлар 1,6 шар процент. Немецлар бирегә сугыш елларында Идел буеннан сөрелгән халык, ә казахлар белән башкортлар – янәшәдә генә яши, ә татар барыбер шуларның барысыннан да күбрәк булып чыга. Бу нәрсә турында сөйли? Бу – татарлар биредә бик озак еллар яшәп, дала-тауларга тамыр җибәргән, аларны күпме генә кырсаң да, юкка чыгару мөмкин түгел, алар мәңгелектән килеп – мәңгелеккә юл тотучы халык, дигәнне аңлата... Күпме генә кыссаң-изсәң дә, аның барыбер бер Дәрдмәнде, бер Фәйзие, бер Борнаевы, бер Җәлиле, бер Батталы, бер Камские – тагы әллә кемнәре килеп чыгачак һәм дала яңгыратып “БЕЗ ИСӘН!!!” дип бар дөньяга аваз салачак!

Туган Тел оешмасы, Орск

Заман җилләренең безнең файдага да искәнен аңлап алып, Орски татарлары да, башкортлар белән берлектә, 1989 елда “Туган тел” татар-башкорт мәдәният үзәге төзиләр, аларга соңрак казахлар да килеп кушыла. Дөрес, хәзер алар һәрберсе аерым-аерым оешма, әмма кирәк чакта бергә дә берләшәләр, Сабантуй, Нәүрүз кебек бәйрәмнәр, Гаетләр бергә уза. 1990 елда “Туган тел” оешмасының көче һәм ярдәме белән, борынгы мәчетне ачтыруга ирешкәннәр, аның манарасын торгызганнар, хәзер мәчет гөрләп эшләп тора, анда татар һәм казах муллары имамлык итә. Шәһәрдә шулай ук татар зираты да бар. “Туган тел” татар оешмасы белән озак еллар буе милләттәшебез Рәсим Вәлетдинов җитәкчелек итә, ул җирле проблемаларны белә, Ырынбур белән даими элемтәдә тора. Ә иң зур проблема – тел мәсьәләсе, баштарак биредә татар теле түгәрәкләре булган, әмма халык йөрми башлагач, үзләренең аерым биналары да булмагач, дәресләрне туктатырга мәҗбүр булганнар. Хәзер бу эшне шәһәрнең мәгариф бүлеге аша, мәктәпләрдә оештырырга тырышып карыйлар, башлап йөрүчеләре дә бар.

Орскида менә инде берничә ел рәттән зурлап Сабантуйлар уздырыла , өч ел рәттән бирегә Ютазы районы делегациясе, үзешчән артистлары килә икән. Орски татарларының горурланып күрсәтерлек тагы бер эшләре бар, ул – менә инде 25 ел буе эшләп килгән “Карлыгач” халык ансамбле, алар шәһәр һәм өлкә фестивальләрендә, юбилейларда, төрле милли-мәдәни чараларда татар халкы исеменнән чыгыш ясыйлар. Ансамбльнең җитәкчесе – профессиональ музыка белемле Венера ханым Аликберова, ул яшьләрне дә милли сәнгатебезгә тартуны максат итеп куйган, 5нче номерлы балалар сәнгать мәктәбендә фольклор бүлеге ачтыруга ирешкәннәр. Шәһәрдә шулай ук татар яшьләре берлеге, “Чулпан” хатын-кызлар клубы эшләп килә, 2008 елдан бирле “Орск татарлары” һәм “Орск национальный” бюллетеньнәре чыга, аның оештыручылары – Таһир Нагин, Рәсим Вәлетдинов һәм Рафаэль Нигъмәтуллин, гомумән, бу ир-егетләр бөтен милли эшләрдә дә башлап йөрүчеләр, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Болар барысы да – иҗтимагый рәвештә, төп эштән соң башкарылган гамәлләр, җан кушканга, кан тартканга эшләнгән эшләр. Орск татарлары “Туган тел” тирәсенә тупланган, һәм биредә барлык милли эшләр дә алар аша алып барыла. Менә мин дә хәзер шул оешма әгъзалары белән очрашуда, без Ырынбур өлкәсе эшмәкәрләре берлеге рәисе Әнвәр Искәндәров белән бирегә махсус килдек. Аларның хәзергә үз биналары юк икән, шуңа күрә нефтьчеләр мәдәният йортының зур бер бүлмәсендә очраштык. Бу бүлмә вакытлыча татар һәм башкортларның җыелу һәм эш урыны булып тора, татарча китаплар, милли киемнәр, плакат-транспаратлар да шушында. Мин үземнең бирегә тарихчы буларак килүемне аңлаттым, борынгы тарих, бигрәк тә 18 гасырдагы фаҗигале хәлләр турында сөйләдем, 20 гасыр, Орскиның Дәрдмәнд чорына тукталдым, татар тарихын өйрәнү һәм туплау буенча урында күп эшләргә кирәклеген әйттем.

Аларның да әйтер сүзләре күп иде. Әлбәттә, иң борчыганы – тел мәсьәләсе, аны хәл итми торып, милләтне саклап калабыз дип йөрерлек тә түгел. Мәктәпләр ашамы, түгәрәкләр ашамы, мәчетләр ярдәме беләнме, кирәк икән, өйләренә йөрепме – яшьләргә һәм балаларга татар телен өйрәтә башларга кирәк! Дәрдмәнд һәм Мирхәйдәр Фәйзиләрнең үлемсез әсәрләре туган төбәктә татар теле дә үлемсез булырга тиеш, бездән соң да бу газиз телебездә сөйләшүчеләр һәм иҗат итүчеләр калырга тиеш... Моны биредә утыручылар барысы да аңлый, халык белән эшләүнең яңа юлларын эзлиләр...

Икенче борчыган нәрсә - Орскида Дәрдмәнднең кабере мәсьәләсе, очрашуда бу турыда зурдан сүз булды. Билгеле булганча, заманында Дәрдмәнд күмелгән зират өстендә хәзер механика заводы корылмалары, шагыйрь кабере дә шулар астында калган. Бу хәл татар җәмәгатьчелеген бик борчый, халыкның Дәрдмәнд каберен татар зиратында күрәселәре килә, әмма мәсьәләне хәл итү юлын белмиләр. “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Рәсим абый Вәлетдинов бөтенләй яңа, көтелмәгән тәкъдим ясады – завод астында калган иске татар зиратыннан, шартлы рәвештә Дәрдмәнд кабереннән туфрак алып, аны бүгенге татар зиратына күчереп күмәргә кирәк, диде ул. Бу хакта мәчеткә барып, киңәшергә кирәк, дигән фикергә киленде һәм соңрак шулай эшләдек тә...

Орск татарларының Ырынбур һәм Казан белән дә ныклырак элемтә урнаштырасылары килә икән. Моның өчен алар милли оешмаларның күчмә утырышларын урыннарда да үткәрергә тәкъдим итәләр. Шулай ук Казан белән Орск арасында поезд яки тагылган вагон булса да җибәрелүен алар инде менә ничә еллар сөйлиләр һәм хыялланалар икән. Монысын инде, әлбәттә, хөкүмәт югарылыгында хәл итәргә кирәк. Татар эшмәкәрләре берлеге рәисе Әнвәр Искәндәров бу тәкъдимне дәфтәренә теркәп куйды һәм проблеманы өйрәнәчәкләрен әйтте. Очрашуда катнашучылар шулай ук Казан-Орск арасында “Идел-Урал” турларын яңартып җибәрергә кирәклеген дә әйттеләр, ул халыкка бик охшаган икән. Монысы да хәл итмәслек нәрсә түгел, диде Әнвәр әфәнде Искәндәров. Ул да халык алдында чыгыш ясап, Ырынбурдагы өлкә милли оешмаларының эш планнары белән таныштырды, Дәрдмәнднең ике телдә Казанда басылып чыккан заты китабын бүләк итте. Мин дә “Туган тел” оешмасына үземнең китапларымны бүләк иттем, газеталар тараттым, шигырьләремне укыдым. Очрашуыбыз бергәләп чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Шунысын да әйтәсем килә, Казан Орскины шактый оныткан булып чыкты. дөрес, берничә ел элек Татарстаннан “Яңа гасыр” телевидениесе хәбәрчеләре килеп, биредә “Халкым минем...” тапшыруын төшереп киткәннәр, ул татар дөньясына күрсәтелде. “Туган тел” оешмасы әгъзаларының әйтүенчә, бирегә Казаннан язучылар һәм тарихчыларның килгәннәре юк икән. Дөрес, Лирон абый Хәмидуллин Орскида яшәгән дә, бирегә килгәләгән дә, бу хакта язды да, әмма халык белән махсус очрашмагач, бәлки күпләр аның килүен белми дә калганнардыр... Мин үзем дә Орскига килергә ничә еллар җыендым, моңа кадәр гел Ырынбурдан борылып кайтып китәргә туры килә иде. Бу юлы Орскига шушы сәфәрне оештырган өчен Әнвәр Искәндәровка зур рәхмәтләремне әйтәм, ул миңа да, биредә яшәүче татарларга да зур бүләк ясады... Казанда яшәүче язучыларга һәм тарихчыларга да мин Орск якларына килеп чыгарга киңәш итәр идем, рухи яктан тагы да баеп, офыклары тагы да киңәеп кайтырлар иде, шәһәр халкын да сөендерерләр иде...

Мәчет, Орск

Җомга көн булганлыктан, без мәчеткә ашыктык. Шәһәрнең иске өлешендәге бу борынгы мәчет безне азан тавышы белән каршы алды, ирләр һәм хатын кызлар бүлмәләре намазга килгән халык белән тулы иде. Бу – кайчандыр Дәрдмәндләр йөргән Җәмигъ мәчет, 1990 елдан яңадан эшли башлаган. Орскиның бөтен мөселманнары – татары, казахы, башкорты, әзәрие, чечены, үзбәге, кыргызы намазга бирегә йөри, сөнниләр һәм шыгыйлар бергә янәшә басып намаз укыйлар. Мәчеттә имам булып үзебезнең милләттәшебез Талипҗан хәзрәт Азаматов эшли икән, аңа ярдәмгә казах имамнары да бар. Бергәләп җомга намазын укыганнан соң, дин әһелләренә үзебезнең кемлегебезне һәм гозеребезне әйттек, китапларыбызны бүләк иттек. Башта Мәхмүт хаҗи Бикмурзин Мөхәммәдсадыйк улы Мөхәммәдзакир Рәмиев-Дәрдмәнд руханы Коръән укыды, дога кылдык. Ә инде Дәрдмәнднең кабер туфрагын татар зиратына күчереп күмү турында тәкъдимебезгә мәчеттәге дин әһелләре уңай җавап бирделәр, ягъни, бу шәригатькә каршы килә торган гамәл түгел, диделәр. Шуннан соң “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Рәсим Вәлетдинов, татар зыялыларын һәм дин әһелләрен кертеп, бу эш буенча комиссия төзәргә һәм хакимият белән бергә эшләргә кирәклеген әйтте. Шулай ук татар зиратында Дәрдмәнднең кабер ташын ясату өчен халыктан акча җыя башларга кирәклеге дә әйтелде. Шушыларны хәл иткәч, казах имамнары безне чәй эчәргә чакырды, мөсафирларны ашатып-эчертеп, хәерле юллар теләп озаттылар...

Аннан соң Рәсим абый Вәлетдинов безне Дәрдмәнд яшәгән йортны күрсәтергә алып китте. Бу йорт мәчеттән ерак түгел, шәһәрнең иске өлешендә булып чыкты. Менә ул – чат башындагы бер катлы нык таш йорт, Рәсим абыйның әйтүенчә, элек анда Борнаевлар яшәгән. Йортның тирә-юне чүп-чар өеме белән тулган, ташландык хәлгә килә башлаган... Соңгы елларда йортның хуҗасы булып татар эшмәкәре, депутат Әхмәтшин Ганис Борисович торган, әмма ул бөлгенлеккә төшкән һәм бу йортны сатарга куйган... Рәсим абыйның әйтүенчә, Дәрдмәндне соңгы юлга да биредән алып чыкканнар. Әмма Лирон Хәмидуллин башка төрлерәк яза, башка өйне күрсәтә. Хәер, Дәрдмәнд гомеренең соңгы елларында Орскида берничә өй алыштырган, тегесе дә, монысы да ул яшәгән йорт булырга мөмкин. Рәсим Вәлетдинов гомере буе Орскиның механика заводында эшләгән кеше, шәһәр тарихын яхшы белә, “Орск татарлары” дип аталган китап та яза, шуңа күрә, аның әйткәннәренә дә ышанмыйча мөмкин түгел...

Дәрдмәнднең кабере завод корылмалары астында калса да, ул тирәләрне дә урап кайтырга булдык. Сугышка хәтле шәһәр шушы иске бистәдән генә торган, соңрак исә Җаекның аргы ягына да җәелеп чыккан, Дәрдмәнд күмелгән Ильяс авылы, зираты-ние белән бергә, хәзер шәһәр һәм завод биналары астында калган. Ә Дәрдмәнднең ул вакытта шәһәр зиратына күмелмәвенең сәбәбе, Лирон Хәмидуллинның язуынча, язын Орскины еш су басулар сәбәп булган. Бу, дөрестән дә шулай, Орскины һәрвакыт көчле су басулар һәм янгыннар борчып торган, шуңа күрә шәһәр дә акрынлап Җаекның аръягына, калкурак урынга күчеп беткән...

Менә без дә хәзер Җаек-Урал елгасы аша зур күпердән чыгабыз, иске шәһәрдән килгәндә уң якта тоташы белән шул механика заводы җәйрәп кала... Дистәләгән гектарларга сузылган тимер-бетон-таш корылмалар, күккә тиеп торган торбалар, завод ишек төбендә постаментка бастырып куйган “Катюша” ракеталары... Әйе, бу заманында чебен дә очып керә алмаслык ябык хәрби завод булган, анда көне-төне корал җитештергәннәр. “30 октября 1941 г. В Орск прибыли первые эшелоны с оборудованием и работниками Тульского патронного завода, на базе которого начал работать Орский механический завод", дип яза тарихчылар. (Черкас Т.Г. Хронограф города…, стр.37.)

Халык сөйләве буенча, шул ук Лирон абый Хәмидуллинның язганнарыннан күренгәнчә, әле сугыштан соң да завод территориясендә бер кабер ташы торган, аны бик танылган бер татарныкы, дип әйтә торган булганнар. Рәсим Вәлетдиновның әйтүе буенча, бу кабер ташы Дәрдмәнднеке булган булырга тиеш, “Хәзер берәр бинаның нигезендә ятадыр инде ул”, диде аксакал милләтче, уфтанып. Без хәзергә бу заводның эченә кермәдек, урам ягыннан фотоларга гына төшердек, вакыты җиткәч, керергә дә туры килер. Хәзер Орск механика заводында ракеталар түгел, суыткычлар ясыйлар икән, һәрхәлдә, халыкка әйткәннәре шул, тагы нәрсәләр ясыйлардыр – анысы билгесез...

Безнең Орскида соңгы тукталышыбыз – төбәк тарихын өйрәнү музее... Язмамның башында мин аның турында бераз мәгълүмат биргән идем инде, хәзер җентекләбрәк тукталырга уйлыйм. Музей бик заманча җиһазландырылган, шул ук вакытта борынгылык та бөркелеп тора... Биредә 40 мең еллык Бөек Дала дәвере дә, Ырынбур-Орскиның кәлгә-крепость заманнары да, аннан калган чорлар да шактый тулы яктыртылган. Татарларга кагылышлы экспонатлар күп түгел, әмма бар. Әйткәнемчә, татарның бик затлы өс киемнәре, чиккән калфагы һәм читеге пыяла астында урын алган, биредә мәчетләрнең борынгы фотоларын күрегә була, шулай ук 20 гасыр башыннан татарлар белән бәйле дистәгә якын тарихи фотолар куелган. Дәрдмәнднең кара түбәтәй кигән бер фотосы бар, Мирхәйдәр Фәйзинең туганнары белән төшкән фотосы , “Галиябану” спектакленең программасы сакланган, тагы шул чорлардан татар курсисткаларының фотолары бар...

Әлбәттә, Орск тарихында шул кадәр тирән эз калдырган татарлар өчен болар гына аз, бик аз! Мин инде иң борынгы чор турында әйтеп тә тормыйм, анда татарга урын юк, һич югы, Дәрдмәнднең һәм Мирхәйдәр Фәйзинең китапларын куярга була иде, татар байлары салып калдырган йортларның кайберләре бүген дә исән – аларның фотоларын халыкка күрсәтергә мөмкин иде... Бәлки запасникларында татарлар белән бәйле тагы ниләрдер бардыр, әмма аларны халык күрмәгәч, ни файда? Без музей хезмәткәрләренә Дәрдмәнднең ике телдә басылып чыккан затлы китабын бүләк итек, үзебезнең теләкләрне әйттек һәм хушлашып, кичке якта озын юлга кузгалдык...

Бирегә килергә без Ырынбурдан таң белән чыккан идек, кояш чыгышын киң далада каршы алган идек... Инде кояш баешын да юлда каршы алабыз, утлы шар, тау араларына төшә-менә, көзге дала буйлап безнең артан йөгерә... Бер яктан – Җаек, икенче яктан – Сакмар сулары янәшә ага, Кувандыклары, Саракташлары, Алабайталлары, Карайгырлары, Чулпан һәм Мөхәммәдярлары, Кызыляр һәм Гайнуллалары белән, төрки-татар даласы безне озата бара... Гасырларга тиң бер көндә дәверләргә тиң бөек татар тарихы үз сәхифәләрен ача... Дала буйлап сибелгән сармат курганнары бу тарихка шәһәдәтлек бирә, төрки каганатлар һәм татар ханлыклары чорының бөек дәлиле булып, Урал таулары дала алдында тез чүгә... Коллык чорының кайтавазы булып, бәгырьдә тоткын татарларның богау чыңлары сулкылдый, кичке рәшәдә, кояш баешы ягында, дарларга асылган татарларның гәүдәләре чайкала...

Болар барысы да минем тарихым – татар тарихы...

Болар барысы да минем тормышым – милләт язмышы...

Һәм күңелдә Дәрдмәнднең – мәңге моңлы, мәңге сагышлы, мәңге серле Татар Шагыйренең мәңгелек шигырь юллары яңгырый...

2013 ел, ноябрь ае

Библиография:

  1. Әбелгазый Баһадир хан. Шәҗәрәи төрек. – Казан, 2007.
  2. Баттал Габделбари. Казан төркиләре. – Казан, 1996.
  3. Бертуган Рәмиевләр. – Казан, 2002.
  4. Валетдинов Расим. Татары в Орске // Орск татарлары, 2010, май, №5.
  5. Гайнанов Р.Р., Мәрданов Р.Ф., Шәкүров Ф.Н. Татар вакытлы матбугаты (1905-1924). – Казан, 1999.
  6. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, 1986.
  7. Дәрдмәнд. – Казан, 2003.
  8. Дәрдмәнд. Исә җилләр. – Казан, 1980.
  9. Игнатьев Р.П. Древние здания в Троцком уезде Оренбургской губернии // Оренбургские губернские ведомости. – 1868.
  10. Идегәй. – Казан, 1988.
  11. Искандаров Рашит. Оренбургские татары. – Казань, 2009.
  12. Искәндәр һәм Бәшир Рәмиевләр. Төзүче Мәдинә Рәхимкулова. – Оренбург, 1995.
  13. Оренбургская губерния. Список населенных мест по сведениям 1866 года. - С.Пб., 1871.
  14. Оренбургский листок. - Оренбург, 18 сентября 1887 г.
  15. Орск. Фотоальбом. – Москва, 1995.
  16. Попов С.А. Рукопись. ОИКМ, инв. № 29/115а.
  17. Попов С.А. Тайны Пятимаров. – Челябинск, 1982.
  18. Рәмиевләр. Төзүче Мәдинә Рәхимкулова. Ырынбур, 1995.
  19. Рәмиевләр. Төзүче һәм нәшир Мәдинә Рәхимкулова. – Оренбург, 1999.
  20. Ризаэтдин бин Фәхретдин. - Оренбург, 1998.
  21. Рычков П.И. История Оренбургская. – Уфа, 2001.
  22. Рычков П.И. Топография Оренбургской губернии. – Уфа, 1999.
  23. Смирнов К.Ф. Сарматы на Илеке. – Москва, 1975.
  24. Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан, 2002.
  25. Татары в Оренбургском крае. – Оренбург, 1997.
  26. Фәхреддин Ризаэддин Асар. Беренче том. – Казан, 2006.
  27. Фәхреддин Ризаэддин. Асар. Икенче том. – Казан, 2009.
  28. Фәхреддин Ризаэддин. Асар. Өченче һәм дүртенче томнар. – Казан, 2010.
  29. Хәмидуллин Лирон. Кичке шәфәкъ. – Казан, 2009.
  30. Черкас Т.Г. Хронограф города. – Орск, 2005.
  31. Черкас Т. Мусульмане Орска в XIX – начале XX века // Орские известия (вкладыш "Туган тел"), 28 января 2003 г.
  32. Черкас Т. Орск: от крепости до города. – Орск, 2010.
  33. Шакуров Фарит. Развитие исторических знаний у татар до февраля 1917 года. – Казань, 2002.
  34. Шулай ук Орск шәһәрендә 2009-2013 елларда баслып чыккан “Орск татарлары” бюллетене язмалары, интернетта бу төбәк тарихы белән бәйле хезмәтләр файдаланылды.
[%END:CONTENT%] [%FILE:2.html%] [%END:MAIN%]