НӘҮРУЗ БӘЕТЕ - http://mtss.ru/?page=/navruz-stix
[%BEGIN:MAIN%] [%FILE:1.html%] [%BEGIN:CONTENT%]

Татароведение

Литература
Произведения

  

НӘҮРУЗ БӘЕТЕ
("Борынгы татар эдэбияты", 1964 ел, тип. "Татполиграф")

Шөкер кылдым ходага,
Салаватым аӊларга,
Мөхәммәд-Мостафага,
Нәүруз мөбарәкбад (нәүруз мөбарәк булсын).

Риза булдым казага,
Сабыр итдем бәлагә,
Очрасам дәвага,
Нәүруз мөбарәкбад.

Безләр күрдек михнәтне,
Безләр күрдек зәхмәтне,
Безләр күрдек горбәтне (хәерчелекне, читкә йөрүне),
Нәүруз мөбарәкбад.

Мәгънә бардыр сүзләрдә,
Әйтми белең сезләр дә,
Гаиб юкдыр безләрдә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Нә әйтерсең үзләрен,
Сайрап торган сүзләрен,
Былбыл дәю үзләрен,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд (Ш.Мәр- җанидә бу сүзләр «шадибәр» фор- масында язылган. Басма хатасы булуы ихтимал. Дөресе «шад бад» булырга тиеш: «шатлык булсын!» дигән сүз.),
Нәүрүз мөбарәкбад.

Сайрамагач кош булмас,
Кошларга ул иш булмас,
Бонлар кеби һич булмас,
Нәүруз мөбарәкбад.

Күз күрмәгән ят булыр,
Әйткән сүзләр хак булыр,
Кыз дигәнем раст булыр,
Нәүруз мөбарәкбад.

Без икебез пар булдык,
Хәл аекка дан булдык,
Барча әдәмгә фаш булдык,
Нәүруз мөбарәкбад.

Без белмәдек сәвапны,
Бирә алмадык җавапны,
Кыла алмадык тавафны (Кәгъба тирәсендә әйләнеп йөри алмадык.)
Нәүруз мөбарәкбад.

Моны язды талиблар,
Укысынлар гарифлар (язу таныганнар),
Дәва кылсын табиблар (врачлар, дәвалаучылар),
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Килеп дөшдек илләргә
Һич белмәгән йирләргә,
Носрәт (ярдәм) бирсен безләргә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Безнең сүзләр бер булыр,
Күз күргәннәр (оригиналда бу сүз «кергәннәр» дип язылган.) үз булыр,
Вәгазь әйткән кыз булыр,
Нәүруз мөбарәкбад.

Моны яздым үземдин,
Аңла(р) булсаң сүземдин,
Уйлап кара үзеңдин,
Нәүруз мөбарәкбад.

Белер улсаң безләрне,
Вәгазь әйткән кызларны,
Белсәе дип безләрне,
Нәүруз мөбарәкбад.

Белеп калын безләрне,
Вәгазь әйткән кызларны,
Яд идәмен (искә аламын, хәтерлим) сезләрне,
Нәүруз мөбарәкбад.


Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Юлым булса йөргәймез,
Вәгъдәмездә торгаймыз,
Былбылларны күргәймез,
Нәүруз мөбарәкбад.

Безләр ике кызлармыз,
Вәгазьләрне сүзләрмез,
Бәлки сезләр аңларсыз,
Нәүруз мөбарәкбад.

Йиде елдыр белмәдем,
Кызлар берлән йөрмәдем,
Кызларны һич күрмәдем,
Нәүруз мөбарәкбад.

Мәдрәсәдә без яттык,
Анда зиһен без табдык,
Үземез хәйран калдык,
Нәүруз мөбарәкбад.

Вәгазь әйткән кызларбыз,
Бәлки аңлап алгайсыз,
Яхшылыкны кыйлсаң сез,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Гамәл кыйлмай (эшләмичә) эш булмас,
Күңелләргә хуш булмас,
Ни булса да буш булмас,
Нәүруз мөбарәкбад.

Изге булса ядыңда (хәтерендә),
Шаһидләрең алдында,
Гамәл кылмай калдырма,
Нәүруз мөбарәкбад.


Кылса ахирәт тәгатен,
Табар дөнья рәхатен,
Кылмагай һич хаҗәтең,
Нәүруз мөбарәкбад.

Мәдрәсәдә без булдык,
Икебез дә кыз булдык,
Вәгазь әйтик без сезгә,
Хакын бирен сез безгә,
Яшеңез йитсен йөзгә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Вәгазь әйткән без булдык,
Усаллыкны без кылдык,
Сезгә дога без кылдык,
Нәүруз мөбарәкбад.

Вәгазь хакы биш алтын,
Бирсәк ярар ике алтын,
Карама, ялтын-йолтын,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Әби, бармы төн гөлең,
Бирсә безгә арлыгын,
Сакла аны төн-кәнен,
Нәүруз мөбарәкбад.

Язгы җил еллар исәр,
Кар, бозның тамырын кисәр,
Кем үлсә, туфрак басар,
Нәүруз мөбарәкбад.

Ачуланма безләргә,
Бән әйтәем сезләргә,
Без килдек кыз күзләргә,
Нәүруз мөбарәкбад.


Гаебләмә үземә,
Күзем төшсә йөзенә,
Хәйран калып үзеңә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Абстайлар бай булса,
Күрер идек җай булса,
Алырбызлар җай булса,
Нәүруз мөбарәкбад.

Йөрмәк идек мал булса,
Матуррак яр булса'
Урлар идек җай булса,
Нәүруз мөбарәкбад.

Кызларыӊыз күп икән,
Матурлары юк икән,
Берсе генә хуп икән,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Абстайлар күреӊез,
Безнең әйткән сүземез;
Урласак да, түзеңез,
Нәүруз мөбарәкбад.

Әүвәл безләр заманда.
Йөргән идек аманда.
Им ди калдык яманга,
Нәүруз мөбарәкбад.

Вәгазь әйтик сезләргә,
Гаеб итмә безләргә,
Васыятым сезләргә,
Нәүруз мөбарәкбад...
Изгү булса балаңыз,
Аны яхшы караңыз,
Матур булса сакланыз,
Нәуруз мөбарәкбад.


Изге туар анадин,
Матур кызлар баладин,
Тәүфикъ телә алладин,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Бик күп йөрдек илләрдә,
Килеп төшдек сезләргә,
Гаеб итмә безләргә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Вәгазь бардыр безләрдә,
Ишедеңөз сезләр дә,
Күреп калсын кызлар да,
Нәүруз мөбарәкбад.

Гаеб итмә безләрдин,
Өмидемез сезләрдин,
Бар усаллык безләрдин,
Нәүруз мөбарәкбад.

Безнең сүзләр шул сезгә,
Ни булса да бир безгә,
Юкса, үпкә зур сезгә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Вәгазь хакы буш булмас,
Юкса, эшен ун булмас,
Бирмәенчә котылмас,
Нәуруз мөбарәкбад.

Безәйткәнне күреӊез,
Чибәр икән үзеңез,
Яхшы икән сүзенез,
Нәүруз мөбарәкбад.


Ташламаӊыз безләрне,
Сөеп килдек сезләрне,
Кызганыӊыз безләрне,
Нәүруз мөбарәкбад.

Гаеб итмә безләргә,
Ишетсәнсез сезләр дә,
Фаш итеңез кызларга,
Нәүруз мөбарәкбад.

Үпкә зурдыр сезларгә,
Карамыйсыз безләргә,
Алдыӊдагы кызларга,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд
Нәүруз мөбарәкбад.

Карасыӊыз безләргә,
Ике матур кызларга,
Әйтеп бирим сезләргә,
Нәуруз мөбарәкбад.

Без кызларның гүзәле,
Сез екетнең бүләге,
Килсә иде теләге,
Нәүрүз мөбарәкбад.

Без килгәнгә ай булды,
Хуҗа яхшы бай булды,
Кыз күрергә җай булды,
Нәуруз мөбарәкбад.

Күреп торыӊ безләрне,
Карап торган кызларны,
Ишедеӊ күп сүзләрне,
Нәүруз мөбарәкбад.

Гашикъ булдым сезләргә,
Үземез тик кызларга,
Әйтеп бирим сезләргә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.


Вәгазь әйткән без идек,
Сезләр кеби кыз идек,
Әйткән кызлар без идек,
Нәүруз мебарәкбад.

Ышанмаңыз кызларга,
Оста булыр сүзләргә,
Хәйлә кылыр безләргә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Сүзләр сүзе күп булыр,
Хаҗәтләре бер булыр,
һаваланып хур булыр,
Нәүруз мөбарәкбад.

Алдым вәгазь кулларга,
Чыкып китдем юлларга,
Килдек кызлар күзләргә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Бар булса да кызыӊыз,
Юк булса да кызыӊыз,
Ни булса да, түзеӊез,
Нәуруз мөбарәкбад.

Кызлар дигән ат булса,
Күрер күзгә ят булса,
Әйткән сузе хак булса,
Нәуруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәуруз мөбарәкбад.

Сузем шулдыр сезләргә,
Карап торган кызларга,
Куз төшермә безләргә,
Нәүрүз мөбарәкбад.

Сезләрне алга алдым,
Сезнең өчен дан калдым,
Ахыры алмый калдым,
Нәуруз мөбарәкбад.


Кайчан килим сезләргә,
Әйтсәнез лә безләргә,
Гаебләмә сезләр дә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Су буенда кызлар бар,
Аӊа әйтер сүзләр бар,
Һич күрмәгән кызлар бар,
Нәүруз мөбарәкбад.

Күр яшьләрнең азганын,
Белми ходай язганын.
Укып тузга язганын,
Нәүрүз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүрүз мөбарәкбад.

Насип булса килермез,
Сезгә дога кылырмыз,
Ни булса да белермез,
Нәүрүз мөбарәкбад.

Карап калын безләргә,
Гашикъ булдым сезләргә,
Икенче рәт килгәндә,
Нәүрүз мөбарәкбад.

Алма татлы бал берлән,
Екет йөрсә яр берлән.
Үзе булса дан берлән,
Нәүрүз мөбарәкбад.

Алма бирде алмадың,
Әллә кемне сайладыӊ,
Сәүсәм алмый калмамын,
Нәүрүз мөбарәкбад.

Сабый кызныӊ языгы юк,
Шәкертләрнең азыгы юк,
Бер үпкәннең языгы юк,
Нәүрүз мөбарәкбад.


Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Кызганыңыз сез безне,
Бик мактыймыз без сезне,
Шәкертләр булган кызны,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәкерт булдык үземез,
Яман булмас сүземез,
Кыз икәнен белдеңез,
Нәүруз мөбарәкбад.

Гозер сүзем шул сезгә,
Кызың бирең син безгә,
Сәваб булыр күп сезгә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Һай-һай матур күп кызлар,
Начарлары күп сүзләр,
Ишеткәч эчем сызлар,
Нәүруз мөбарәкбад.

Кунак өен бай булса,
Урла кызны җай булса,
Үзе матурдан булса,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Васыятем сезләргә,
Буй үстергән кызларга,
Гыйбрәт булсын сезләргә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Карамаӊыз безләргә,
Безнең әйткән сүзләргә,
Безгә гашикъ кызларга,
Нәүрүз мөбарәкбад.


Урлар идем кул булса,
Качыр идем юл булса,
Үзе матур хуп булса,
Нәүруз мөбарәкбад.

Екет үлсә, дан калыр,
Кызлар үлсә, мал калыр,
Күргәнләр хәйран калыр,
Нәүруз мөбарәкбад.

Безнең күлдер сүземез,
Без әйткәнгә түзеӊез,
Матур түкел кызыӊыз,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд.
Нәүруз мөбарәкбад.

Һай Иш бабай, Иш бабай,
Мич башындин төш, бабай,
Биш тин акча бир, бабай,
Нәүруз мөбарәкбад.

Булмас булса акчаңыз,
Намусыңа тартмаңыз,
Кызың булса саклаңыз.
Нәүруз мөбарәкбад.

Әгәр булса йоныңыз,
Бардыр сезнең оныӊыз,
Сәвап булыр биреңез,
Нәүруз мөбарәкбад.

Вәгаземез аз булса,
Ашар идек каз булса,
Алда сәүгән яр булса,
Нәуруз мөбарәкбад.


Бардыр сезнең маеңыз,
Яки бардыр балыңыз,
Бары берлән куюңыз,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Әхмәди байның кызы бар,
Киләм дигән сүзе бар,
Әйткән чакда үзе бар,
Нәүруз мөбарәкбад.

Вәгазь әйткән мин булсам,
Хәер биргән син булсаң,
Сәвабларга җуш булсаң  (туры килсәң)
Нәүруз мөбарәкбад.

Ике гүзәл кызы бар,
Безгә ярар сүзе бар,
Бирергә бүләге бар,
Нәүруз мөбарәкбад.

Эшләр кылсаӊ бай белән,
Аша икмәк май белән,
Эшең кара җай белән,
Нәүруз мөбарәкбад.

Байларга күп уй бирмә,
Шайтанлыкка буй бирмә,
Бу эшләрне сән кылма,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Абзый, эшең уң булсын,
Теләгәнең җуш булсын,
Күңелләреӊ хуш булсын,
Нәүруз мөбарәкбад.


Карамаңыз байларга,
Кара эшең җайларга,
Күргән кызны сайларга,
Нәүруз мөбарәкбад.

Бүкен сәнең малың бар,
Безгә бирер халең бар,
Бирмәен нә халең бар,
Нәүруз мөбарәкбад.

Гаҗәб сезнең эшеңез,
Җа(е) берлән кыйлыңыз.
Хәер-дога кылырмыз,
Нәүруз мөбарәкбад.

Хәер бирсәң безләргә,
Хода бирер сезләргә,
Безгә мискинәләргә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Бүкөн сезгә барамыз,
Ятимләрне караңыз,
Таңда гүргә барамыз,
Нәүруз мөбарәкбад.

Гаҗәп калып сүзенә,
Гашикъ булып үзенә,
Былбыл кеби сүзенә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Бүкөн үзем дөш күрдем,
Дөшемдә бер кош күрдем,
Бән үзимә җуш күрдем,
Нәүруз мөбарәкбад.


Ниндәй икән атасы,
Чибәр икән анасы,
Гүзәл-хуп кыз баласы,
Нәүруз мөбарәкбад.

Гүзәлдер кыз баласы,
Бәңа тикде җәфасы,
Андин ни халь каласы,
Нәүруз мөбарәкбад.

Хуб-җамалдыр баласы,
Нә халь идеп аласы,
Алсаң безгә ярасы,
Нәүруз мөбарәкбад
Сәлам язсаң хат итеп,
Йөрмә безне ят итеп,
Даим йәргел яд итеп,
Нәүруз мөбарәкбад.

Сәлам язсаң хатларга,
Карамагыл ятларга,
Төшмә яман атларга,
Нәүруз мөбарәкбад.

Вәгазь әйтдек сезләргә,
Хакын биреңез безләргә,
Яшең йитсен йөзләргә,
Нәүруз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,
Нәүруз мөбарәкбад.

Тәмәмәт

тәмам.


[%END:CONTENT%] [%FILE:2.html%] [%END:MAIN%]