Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв





i-mulla

takbir.ru









Tatarmarket


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Җәмгыять

Сәясәт

  

Ф.Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе


САЙЛАУЛАР – АЛДАУЛАР...

Россия Дәүләт думасына 4 декабрь көнне үткән сайлаулар Татарстан өчен хурлыклы тәмамланды – халыкның 80 процентка якыны “Единая Россия” партиясе өчен тавыш бирде. Ни өчен “хурлыклы” дим? Чөнки бу партия хакимияттә вакытта татар халкы зур югалтулар кичерде – 309нчы федераль закон белән, аны милли мәктәпсез калдырдылар, шулай итеп, ана телендә белем алудан мәхрүм иттеләр, бу исә киләчәктә телнең юкка чыгуына китерергә мөмкин, ә тел юкка чыкса, милләт үзе дә бетә. Путин һәм “Единая Россия” хакимияткә килгәч, бу илдә ислам диненә каршы ачыкта-ачык һөҗүм башланды - күпчелек ислам китаплары хөкем ителде һәм закон белән тыелды, меңнәрчә мөселманнар бер гаепсезгә кулга алынды һәм төрмәләргә ябылды, ислам диненә килгән яшьләр төрлечә мәсхәрәләнде, кыйнап, гарип калдырылды... Россиядә бу кара көчләр хакимияттә вакытта, ил буйлап террор гамәлләре башланды, махсус органнар оештырган шартлатулар мөселманнарга сылтанды, “антитеррор” битлеге астында дәүләт үзе ислам дине тоткан милләтләргә каршы террор башлап җибәрде.

Хакимитяттә Владимир Путин һәм “Единая Россия” булган ун ел вакыт эчендә төбәк җитәкчеләрен сайлап куюлар бетте, шул исәптән, Татарстан Президентын да Мәскәү Кремле билгеләп куя башлады, инде сүз милли республикаларның үзләрен дә, Президентларын да бетерү турында бара. Соңгы ун ел эчендә Россиядә демократиянең “д” хәрефе дә калмады, түрәләр караклыкка һәм коррупциягә кереп батты, халыкның гаделлеккә ышанычы бетте. Соңгы ун ел эчендә Россия халкы фәкыйрьлекнең, алдануның, талануның соңгы чигенә килеп җитте, өметсезлеккә төшкән милләт эчтән таркала, аягүрә чери башлады. Моннан соң инде ике генә юл кала иде – я бетүең белән килешү, я башыңны күтәреп, сыртыңдагы бу канэчкечләрне бәреп төшерү. Сайлаулар шуңа мөмкинлек бирә, вәзгыятьне фаҗигага әйләндермичә, тыныч юл белән хәл итәргә юл ача иде...

Голосование 2011

Урыслар моны аңладылар, урыс өлкәләре бу сайлауларда хакимият партиясенә каршы тавыш бирделәр, Владимир, Вологда, Ярославль, Пермь төбәкләрендә “Единая Россия” иң аз тавышны җыйды, Себердә дә шул хәл күзәтелде. Бу сайлауларда “Единая Россия” партиясен хакимияттән алып ыргытырга мөмкин иде, бу исә Путинның да җиңелүе була иде. Бу эшне эшләргә милли республикалар – Чечня, Ингушетия, Дагыстан, Татарстан, Башкортстан ирек бирмәде, алар “Единая Россия”гә 80-90 процент тавыш биреп, шушы җинаятьчеләрне хакимияттә саклап калдылар. Ни өчен? Югыйсә без бит, урыслардан аермалы буларак, тел һәм дин ягыннан да бик нык кыерсытылган идек, һәм бу хакимияткә иң беренче булып без – милли республикалар каршы чыгарга тиеш идек. Әмма моның нәкъ киресе булды – үзен төрмәдә тотучы империяне, иде менә ничәнче тапкыр, урыс булмаган милләтләр, шул исәптән, татарлар да саклап калды...

Әлбәттә, бу сайлауларда хәрәмләшүләр, фальсификацияләр дә бик күп булды, әмма татар авыллары, районы-районы белән, ярыша-ярыша, “Единая Россия” партиясенә 99 процент тавыш бирделәр. Мондый “хайвани бердәмлек” бары тик бер хокуксыз колларда һәм бик надан, үз язмышына битараф халыкларда гына булырга мөмкин. Без шуның кайсы икән? Нигә канауда аунап яткан исерек урыс үзенең тавышын беркемгә бирми дә, нигә төлке тунлы авыл апайлары һәм абзыйлары, мут елмаеп, шушы җинаятьчеләрне сайлап кайталар? Кемне алдадык, дип беләләр? Үз-үзләрен алдыйлар, балаларының киләчәген урлыйлар бит! Кемнән куркалар? Нигә урыс курыкмый да, ә нигә татар курка? Нигә татар түрәләре халыкны шул хәтле кыса? Нигә татар түрәләре, бүген үз урындыкларын саклап калу өчен, милләтне шушы җинаятьчел хакимият астына “заложница” итеп салалар? Татар түрәләренең хәле бераз аңлашыла – алар үз урындыкларын югалту белән, төшемле урыннарын да югалталар бит. Татар түрәләре бүгенге көндә Россияне дә, Татарстанны да, татар халкын да сакламый, ә үз байлыкларын саклап калу өчен көрәшә. Ә халыкны талап, урлап җыйган байлыкны саклап калуның бердәнбер юлы – шул карак хакимият белән бергә булу, аның гомерен озынайту, сайлауларда халкыңны шулар өчен тавыш бирергә көчләү...

Әмма бүген – 21нче гасыр, һәм Россия халкы, бигрәк тә, урыслар, бу алдаулар белән килешмәячәкләр. Россия халкы ачлыкка да, ялангычлыкка да, туңу-өшүләргә дә озак түзә, әмма үзен шул дәрәҗәдә алдауга, талауга, хокукларыннан мәхрүм итүгә ул түзмәячәк. Бигрәк тә интернет төбендә утырган яшьләр бу сайлау дигән фарстагы оятсыз алдаулар белән беркайчан да килешмәчәкләр, алар, хокукларын даулап, урамнарга чыгачаклар. Һәм чыгалар да. Һәм алар хакимияткә киләчәк тә. Бәлки моның өчен тагы канлы бәрелешләр булыр, корбаннар булыр, әмма Россия халкы 21нче гасырда үз өстеннән тираннар һәм деспотлар идарә итү белән беркайчан да килешмәчәк, юк килешмәчәк! Димәк, бу сайлауларның дәвамы әле алда булачак...

Ә безгә, шушы оятсыз хакимиятне яклап чыккан Татарстанга, татар халкына нишләргә? Хәзер бездән бөтен демократик илләр, дөнья җәмәгатьчелеге йөзен читкә борды. Без, татарлар, заманында Сталинны яклап чыккан кыргый, артта калган милләт кебек булып күренәбез. Без, татар милләтчеләре, азатлык өчен көрәшеп, милләтебезнең халыкара дәрәҗәсен күтәргән идек, ә татар түрәләре аны тагы аяк астына салып таптады... Заманында ГКЧПны яклаган Татарстан түрәләре, Иван Грозныйга ияреп Казанны алырга килгән Шаһгали кебек, татар халкын Мәскәү тираннары аяк астына ташладылар. Россиягә яңа хакимият, яңа көчләр килгәч, алар Татарстанга, татар халкына бу 80 процентны искә төшерәчәкләр әле...

Алда тагы сайлаулар – монысы инде Россия Президентын сайлау. Заманында без, татар милләтчеләре, Татарстанда Россия сайлауларын уздыртмас өчен, мәйданнарда ач яткан идек. Без 20 ел буе Россия сайлауларына бойкот игълан иттек, аларда катнашмадык. Ә халыкны, бугазына басып, эш, печән-салам белән куркытып, 20 ел буе шушы тираннарны сайларга мәҗбүр иттеләр. Бу юлы тагы мәҗбүр итәчәкләр, чөнки татар түрәләренең язмышы Мәскәүнекеләр белән бергә бәйләнгән, укмашкан, алар бер җинаятьчел төркем әгъзалары.

Бу сайлаулар шуны күрсәтте – татар халкы сәяси милләт түгел икән әле, ул үз язмышына битараф, аны башкалар кулына уйламыйча да тапшыра, хуҗалар әйтте, дип, үз башына теләсә кемне сайлап куя, аннан үкереп елый... Гасырлар буе, еллар буе шушы фаҗига дәвам итә. Әлбәттә, мондый ваемсыз милләтнең киләчәге икеле. Үзенең дәүләте, теле, дине, азатлыгы, хокуклары өчен көрәшмәгән милләтне башкалар аяк астында тузан булу язмышы көтә... Татар халкын мондый куркыныч киләчәктән Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын!

2011 ел, 8 декабрь

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх