Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв





i-mulla

takbir.ru









Tatarmarket


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

История татар

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

ЧАТ ТАТАРЛАРЫ

Сезнең чат татарлары турында ишеткәнегез бармы? Ә менә мин ишетеп кенә калмадым, аларны ерак Себергә барып күрдем дә... Сезнең 1200 еллык татар авылын күргәнегез бармы? Кулында шушы бөек тарихны исбат итә алырлык фәнни һәм рәсми документлары булган татар авылын күргәнегез бармы? Ә менә мин ерак Себергә, Новосибирски өлкәсенә барып, чат татарларының ул борынгы авылларын күрдем, тарихларын өйрәндем, һаман шунда яшәп ятучы милләттәшләрем белән очраштым да... Хәзер шушы вакыйга турыда бар татар дөньясына хәбәр бирәсем килә...

Себер, дигәндә, себер татарлары турында сөйләгәндә, нигәдер, Төмән-Тубыл тирәләрен генә күздә тоталар, ә Омски, Тара, Тәбриз, Ишем-Тамак якларында яшәүче милләттәшләребез, бигрәк тә, Новосибирски өлкәсендә яшәүче татарлар бераз читтәрәк калып килә. Югыйсә, Омски өлкәсенең 66 татар авылында һәм шәһәрләрендә 50 мең милләттәшебез, ә Новосибирски өлкәсенең 20 татар авылында һәм шәһәрләрендә утыз меңнән артык татар яши бит! Һәм, алар, нигездә, себер татарлары, биредә иң борынгы, төп халык. Әле ул себер татарлары үзләре дә фәндә бараба, чат, чулым, эвешле, туралы, тубыллы, төмәнле, курдак, сардак, саргач, утуз һәм башка вак төркемнәргә бүлеп өйрәнелә. Әлбәттә, мин үзем бер халыкны алай тураклап өйрәнү ягында түгел, әмма фән өчен шулай уңайлы булгач, килешергә дә туры килә. Бу бүленеш тел һәм этнографиягә караганда, күбрәк географик бүленешне аңлата кебек, ягъни, галимнәр бу татарларны торган урыннарына карап бүлгәләгәннәр, шулай өйрәнгәннәр.

Минем үземә дә 2011 елның җәендә Новосибирски өлкәсендә яшәүче чат татарлары белән очрашырга, аларның авылларында булырга туры килде. Башта чат татарларының кемлекләре турында бераз мәгълүмат биреп үтим. Казан галимнәре аларны, нигездә, себер татарларының бараба төркеменә кертеп өйрәнәләр, ә менә Себердә яшәүче рус тарихчылары һәм телчеләре чат татарларын аерым мөстәкыйль төркем итеп карыйлар. «В первые века II тыс. н.э. начинается процесс этнического сложения новых групп населения, которые проживают здесь в настоящее время, - дип яза алар. – В Новосибирском Приобье – это чатские татары, в Барабе – барабинские татары, на севере области – южные группы хантов и селькупов.» (Л.П.Чернобай. Малые реки левобережья Оби. – Новосибирск, 2011, стр.75).

Бүгенге көндә чат татарлары Томски өлкәсенең Том районында, Новосибирски өлкәсенең Колыван районында, Кемерово өлкәсенең Юргински һәм Яшкински районнары авылларында яшиләр, шулай ук алар Себернең башка шәһәрләренә дә таралган. Чат татарлары бүгенге көндә авылларда яшәп укмашып калсалар да, узган заманнарда аларның шәһәрләре дә булганлыгы билгеле. «В XII – XIII вв. н.э. чатские татары основали более 10 поселений на Оби и ее притоках, - дип яза җирле тарихчылар. – Чаты потомки древнетюркского племени – чиков, живших в XIII в. Н.э. в бассейне Енисея и позднее вытесненные оттуда более сильными племенами. Они заселили бассейны малых рек Оби: Чик, Чаус, Уень, Умна и др.» (Л.Н.Чернобай, күрсәтелгән хезмәт, 75 бит).

Бүгенге көндә чат татарларының иң билгеле тарихи ядкәрләре – Новосибирски каласы уртасындагы Чат шәһәрлеге һәм өлкәнең Колыван районындагы Йорт-Оры авылындагы Чат шәһәрлеге. Алар икесе дә археологлар тарафыннан өйрәнелгән, себер татарларының мирасы буларак теркәлгән, бәясен алган тарихи ядкәрләр. «Татары – коренные жители Сибири, – дип яза бу хакта тарихчылар. – Территория Приобья была заселена представителями таежных и степных культур. В результате перемещения и смешения различных племен в лесостепной зоне Западной Сибири сформировались тюркоязычные народы барабинцы и чаты, названные сибирскими татарами. Чатские поселения 15 – 16 веков известны на территории Новосибирска – это Чатское городище на пересечении улиц Кирова и Октябрской и Бердское городище, погребенное на дне Обского водохранилища. Культура сибирских татар – одна из древнейших на территории современного Новосибирска.» (Новосибирск – город дружбы. – Новосибирск, 2003, стр.13).

Авылдагы Чат шәһәрлеге турында сөйләүгә күчкәнче, Новосибирски уртасындагы Татар каласы турында бераз мәгълүмат биреп үтәсем килә. Шәһәрнең үзәгенә - Октябрски районындагы ял паркына кереп калган бу җирләр татарлар өчен бик истәлекле урын. Биредә әле 15-16 гасырларда ук себер татарларының шәһәре булган (Чатское городище), риваятьләр буенча, хәтта Күчем хан да Бараба далаларында урыслар белән барган каты сугышлардан соң, бирегә килеп яраларын дәвалаган. Күчем хан үлгәннән соң, Себер ханлыгын урыслар басып алганнан соң да, бу яклар, бараба татарлары әле озак еллар Рәсәй дәүләтенә буйсынмаганнар, аңа каршы сугышлар алып барганнар.

«Барабинцы были подчинены русской власти генералом Киндерманом в 1753 г., через 158 лет после первого наступления русских, - дип яза татар тархчысы Габделбәр Фәйзрахманов. – Стали платить ясак Русскому государству только в 1760 г. Однако до 70-х годов XVII в. они находились под властью кучумовичей.» (Габдельбар Файзрахманов. История сибирских татар с древнейших времен до начало XX века. – Казань, 2002, стр.293).

Хәзерге Новосибирски шәһәре 20 гасыр башында нәкъ шушы урында, татарларның борынгы каласы өстендә, Каменка елгасы ярларында, Новониколаевски буларак төзелә башлаган. Урыслар бу урынны Чертовое городище, дип, галимнәр Чатское городище, дип атап йөртәләр. 2011 елның җәендә Новосибирскида яшәүче милләттәшләрем белән бергә бу тарихи урында мин дә булдым. Татарларның Чат шәһәрлеге торган урында Новосибирски археологлары һәм татар җәмәгатьчелеге истәлек ташы да куйган булганнар, ташы һаман да тора, ә аның өстендәге язулы тактаны кубарып алып атканнар… Шуның янәшәсенә генә урыслар өч башлы коточкыч аждаһа сыны бастырып куйганнар, аның биеклеге постаменты белән бергә бер ун метр булыр. Бу безгә - татарларга ишарәдер инде... Аста, аждаһаның бот арасындагы тәхеттә, кәрлә генә бер ир-ат утыра, ул әкиятләрдәге «Үлемсез Кощей»га, ягъни, «Кощей Бессмертный»га охшаган. Монысы да безгә ишарәдер, ахыры – кем идегез, кем булдыгыз, нәрсәгез калды, дигән кебек килеп чыккан... Бәлки бу әкият геройлары гынадыр, әмма ник биредә - татарларның борынгы шәһәре өстендә кукраеп тора алар?

Әйе, бу тирәләрдә борынгы татар тарихыннан берни калмаган, 1957-1959 елларда Новосибирски ГЭСын төзегәндә, дистәләрчә татар авыллары һәм борынгы татар шәһәрлекләре Обь сусаклагычы астында кала. Озынлыгы 200, киңлеге 22 чакрымга җиткән бу «Обь диңгезе» Берд шәһәренең тарихи өлешен бөтенләй басып китә, себер татарларының мең еллык мәдәни мирасы мәңгегә су төбендә кала...

«До прихода русских на территории Новосибирского Приобья, в левобережной пойме Оби существовали чатские городки – Чатский (возле современной деревни Юрт-Ора); Мурзинский, расположенный севернее Чатского, - дип яза җирле галимнәр. – Здесь жили предводители чатов: в Мурзинском городке Кызлан и Бурлак, в Чатском – Тарлава. Городки были укреплены, и в случае угрозы, в них укрывалось население окрестных улусов» (Л.Н.Чернобай, күрсәтелгән хезмәт, 54 бит).

Биредә меңнәрчә еллар яшәгән чат татарлары башта Төрки каганатлар составында, аннан Төмән, Себер ханлыклары дәүләтендә булалар. «Чатские татары формально входили в состав Сибирского ханства (конец XVI в.н.э.). С этого времени ведется фиксация событий в документах», - дип яза Л.Н.Чернобай. (Күрсәтелгән хезмәт, 76 бит). Ни өчен «формально»? Чөнки кайбер тарихчыларның язуынча, чат татарлары Күчем хан кул астында булмаганнар, ә бәлки аның «союзниклары» гына булганнар. Хәзер инде моны ачыклау мөмкин түгел, әмма безнең фикеребезчә, чат татарлары Күчем хан кул астында булганнар, дәүләт өчен ахыргача көрәшкәннәр, чөнки Себер ханлыгы өчен иң каты, иң соңгы сугышлар да нәкъ менә чат татарлары яшәгән җирләрдә барган. «Это чатские татары, которые, действительно, позднее подчинились Томску, но тогда они, должно быть, жили где-нибудь в Барабинских степях, - дип яза чат татарлары турыда тарихчы Миллер. – Они рассказывают про себя, что раньше были под властью хана Кучума. После того как хан Кучум был изгнан русскими из Сибири, они некоторое время продержались в верховьях реки Оби, где им было присвоено имя «чать», означающее на татарском языке «мыс», т.е. место, где сливаются две реки, так как на подобном месте находился некогда их главный улус» (Г.Ф.Миллер. История Сибири. Том I. – Москва, 1999, стр.307).

Әйе, Бараба урман-далаларында, Обь елгасы буйларында чат татарлары яшәгәнлеген, аларның анда кала-салалары барлыгын элеккеге урыс елъязмачылары, хәрбиләре, тарихчылары да яхшы белгән, моны документларда да теркәп калдырганнар. Әйтик, хәзерге Новосибирскидан ерак булмаган Ордын районында, Ирмән елгасы буенда 1598 елның августында Күчем ханның ыстанын туздырган, себер татарларын ерткычларча юк иткән Тара воеводасы Андрей Воейков чат татарлары турында яхшы белгән. Ул 1598 елның 17 октябрендә Мәскәү патшасына чат татарларын буйсындыруы турында хат яза. Шул ук вакытта тарихта чат татарларының, аларның башлыгы Тоян морзаның 1611 елның мартында урыс дәүләтенә ант бирүләре турында документ та саклана. Бу эш мәҗбүри, кылыч астында булганмы, чат татарлары үз ихтыярлары белән урысларга буйсынганнармы – анысы билгесез.

Тарихчы Габделбәр Фәйзрахманов бараба татарларын бары тик 1760 елларда гына урысларга ясак түли башлаганнар, аңынчы Күчем хан нәселе кул астында булганнар, дип язса, башка чыганаклардан күренгәнчә, чат татарлары урысларга бик иртә буйсынган булып чыга. Бүгенге көндә Новосибирскида яшәүче милләттәшләребезнең сөйләве буенча, һәм кайбер тарихчыларның язганнарына күрә, бараба татарлары озак вакыт урысларга буйсынмаганнар, көрәшкәннәр, соңыннан аларга хезмәткә ялланмаганнар, ә ясак түләгәннәр (ясачные), ә чат татарлары урыска хәрби хезмәткә ялланып, чик буйларын саклаганнар. Бу турыда Миллерның «История Сибири» китабына искәрмәләр язучылар да тулы информация бирә:

«Чатские, или джагатские, татары составляли отдельный род или группу родов, возглавлявшуюся семьей мурз, - дип яза алар. – В XVI в. они были в союзе с Кучумом, но после его поражения предложили свой союз и дружбу победителям. (…) В течении более 30 лет они продолжали сохранять в своих отношениях к Москве характер военных союзников и вассалов. Ясака они не платили, зато несли военную службу. (…) Помимо военной службы и охраны степной границы русская администрация пользовалась чатскими мурзами и для дипломатических поручений.» (Примечания к тексту «История Сибири» // Г.Ф.Миллер…, стр.501). Документтан күренгәнчә, биредә сүз чат татарларының аксөякләре, морза-князьләре турында бара. Әмма 1631 елда Мәскәү чат татарларына карата аерым ташламаларны бетерә, һәм алар тулысынча урыс дәүләтенә буйсындырылалар.

Инде без хәзер шул чат татарларының варислары янына, аларның тарихи ядкәрләре сакланып калган урыннарга – Себер авылларына юл тотыйк. Новосибирскидан 50-60 чакрым төньяк-көнчыгышта, Томски ягына таба, Обь елгасы буенда, бик борынгы бер татар авылы бар, аны Йорт-Оры, дип тә, Умар-авыл, дип тә атап йөртәләр. Умар, дигәне Обь елгасының икенче төрле әйтелеше, диделәр, әмма Ор-Ур сүзе Уб-Обька якынрак кебек. Хәер, кайсы исем белән атасаң да, ул татар сүзе, татар тарихы өстендә утырган иң борынгы татар авылы... Себер тарихчылары бу авыл урынында 8нче гасыр Чат шәһәрлеге булганлыгын ачканнар, шуның нигезендә, Новосибирски өлкәсе хакимияте Йорт-Оры авылын дәүләт саклавына кую турында махсус карар кабул иткән. Шушы фәнни һәм рәсми документларга нигезләп, себер татарлары, чат татарлары яшәгән Йорт-Оры авылына 1200 ел, дип әйтергә тулы хокук бар.

Әлбәттә, мондый документлар кабул ителгәнче, галимнәр Йорт-Оры авылы тирәсендәге тарихи ядкәрләрне, борынгы шәһәрлекне, авыл халкының милли үзенчәлекләрен озак өйрәнәләр. Биредә 1969 елда Томски университеты этнографлары, 1979 һәм 1989 елларда Омски университеты галимнәре киңкырлы тикшерү эшләре алып баралар, авылның тарихы, этнографиясе, фольклоры буенча бай фәнни материал туплыйлар. Шушыларга нигезләп, себер татарларын озак еллар буе өйрәнгән тарихчы-галим, Омски тарих институты директоры Н.А.Томилов түбәндәге нәтиҗәне чыгара (документ кыскартып бирелә):

«Деревня Юрт-Оры является древним поселением чатов – группы так называемых томских татар входяших в сибирско-татарский этнос, - дип яза профессор Томилов. – ... К приходу русских чаты жили в районах Барабинской степи, представляли собой племенное объединение, возглавлявшееся князцами и мурзами... На Оби, у Кривой Луки, чаты основали городок, который в русских документах назывался Чатским. Как предполагают ученые, этот городок стоял на берегу Оби, где-то возле современной деревни Юрт-Оры. Имеются сведения, что чаты жили по берегам Оби и до прихода русских... Таким образом д.Юрт-Оры представляюет собой древнее поселение сибирских татар на территории Новосибирского Приобья...» (Томилов Н.А. Эксперное заключение об исторической значимости памятника истории Западной Сибири – деревни Юрт-Оры Колыванского района Новосибирской области. 4 ноября 1992 г).

Шушыларга нигезләп, тарихчы Томилов Йорт-Оры авылын, аның тирә-юнендәге нарат-карагай урманын, борынгы зиратны, борынгы шәһәрлек урыны булган Обь елгасы ярларын дәүләт саклавы карамагына алырга тәкъдим итә:

«Считаю очень важным делом поставить на государственную памятник истории Сибири – древнее поселение сибирских татар д. Юрт-Оры и создать на ее базе национальный экомузей, - дип яза ул. – Размер охраны зоны должен включать всю деревню и прилегающие к ней кладбище, сосновой бор, участок реки Оби.» (Томилов, күрсәтелгән хезмәт).

Новосибирски өлкәсе хакимиятенә бу мәсьәләне төрле яклап өйрәнү һәм карар кабул итү өчен ике ел вакыт кирәк була. Хәзер булса, бәлки карап та тормаслар иде, әмма ул елларда әле демократиягә омтылыш, гаделлек урнаштырырга тырышу бар иде, татар милләте дә шуннан файдаланып калырга тырышты. Һәм 1994 елның ноябрендә Новосибирски өлкә хакимияте Йорт-Оры авылы турында тарихи карар кабул итә, шулай итеп, дәүләт себер татараларының биредә иң борынгы, төп халык икәнлеген танырга мәҗбүр була:

«Село Юрт-Оры (Умар-аул) в Колыванском районе Новосибирской области расположено на месте традиционного расселения и проживания с VIII века сибирских татар. Представляет собою редкое и единственное в нашей области сочетание типологий культурного наследия (история, этнография, археология). Отличительной особенностью поселения является его нахождение на территории древнего городища, стоящего на учете, как вновь выявленный памятник археологии. Население села в своем большинстве состоит из коренных сибирских татар-чатов, формировавшихся, как этнос, в Новосибирском Приобье с XVI века. Имеющийся в настоящее время научный материал позволяет говорить об уникальности древнего поселения Юрт-Оры с его зоной культурного слоя, а также о значении изучения истории и культуры сибирских татар не только для Новосибирской области, но и для Западной Сибири в целом.» (Постановление админстрации Новосибирской области. г.Новосибирск. «О постановке на госохрану местного значения памятного места с.Юрт-Оры Колыванского района, от 29.11.94 г.).

Бу рәсми документтан күренгәнчә, Йорт-Оры урынында VIII-нче гасырдан себер татарлары яшәгән, аларның анда шәһәрлекләре булган, милләт (этнос) буларак исә алар бу якларда 16нчы гасырда формалашканнар. Шушыларга нигезләп, өлкә хакимияте Йорт-Оры авылын тарихи ядкәр буларак саклау турында махсус карар кабул иткән: «Включить село Юрт-Оры Колыванского района, как памятное место, место древнего поселения сибирских татар, в списке памятников истории и культуры Новосибирской области, стоящих на государственной охране как объекты историко-культурного наследия местного значения», диелгән бу карарда. Хөкүмәт карарына өлкә хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Н.Киселев кул куйган. Карарга өстәмә рәвештә дәүләт тарафыннан сакланырга тиешле бу тарихи объекта, Йорт-Оры авылында һәм аның тирәләрендә эшлисе эшләрнең планы да теркәлгән.

Дөресен әйткәндә, татарларның борынгы тарихын дәүләт дәрәҗәсендә саклау һәм яклау турында мин беренче тапкыр шушындый хәлне, шушындый документны күрәм. Сез аның чорына, датасына игътибар итегез әле – Йорт-Оры авылын 8нче гасырдан себер татарлары яшәгән урын, дигән бит! Бу – Себердәге татар авылына 1200 ел, дигән сүз бит, һәм шуны өлкә хакимияте, галимнәр таный! Таный гына түгел, авылны тарихи ядкәр буларак сакларга кирәк, дип, рәсми карар кабул итәләр, эш планнары төзиләр... Әлбәттә, бу карар бүгенге көндә тулысынча үтәлә, дип әйтеп булмый, әмма ул рәсми һәм тарихи документ буларак үз көчен югалтмаган, гамәлдән чыгарылмаган. Кызганычка каршы, авылның үзендә дә, тирә-юньдәге тарихи урыннарда, Обь елгасы ярларында Новосибирски, Мәскәүләрдән бай урыслар килеп, йортлар, коттеждлар сала башлаганнар, алар мең еллык карагай урманнарын юк итәләр, татар тарихы өстендә дуңгыз абзарлары салалар... Авыл халкы алар белән көрәшә, судлаша, Йорт-Орыны, татарның телен, динен, мәдәниятен, тарихын саклап калу өчен җан ата...

Бүгенге көндә Йорт-Орыда биш йөзгә якын кеше яши, ел фасылларына карап, бу сан үзгәреп тора – җәен, дачниклар хисабына, икеләтә арта, кышларын нык кими. Авылда мәктәп тә, мәчет тә юк, әмма мәчет салынырга тора, инде нигезе һәм бурасы бар. Элек Йорт-Орыда мәчет тә, мәдрәсә дә булган, совет заманында алар юкка чыгарылган. Авылда 1805 елда 137 чат татары яшәгән, 1897 елда бу сан 224кә җиткән, ә 1911 елда 270 кеше булган. Шунысын да әйтергә кирәк, еллар үткән саен авылның милли составы үзгәрә барган, узган гасыр башында Йорт-Орыда яшәүчеләрнең 76 проценты – себер татары, 15 проценты – Идел буеннан күчеп килгән казан татары, 9 проценты урыслар булган. Хәзер исә урыслар саны тагы да арта төшкән, алар белән бергә мең еллык татар авылына дуңгызы, аракысы, зинасы килеп кергән...

Авыл халкы элек тә, хәзер дә иген иккән, мал тоткан, ауга чыккан, балык тоткан... Кыскасы, үз көнен үзе күргән. Зур су буенда яшәгәнлектән, биредә бигрәк тә балыкчылык киң таралган, Йорт-Орыда көймәне дә тоташ өянке агачыннан каеп, үзләре ясаганнар. «Именно в д. Юрт-Оры в 1970-х годах этнографам удалось собрать ценные материалы по традиционным орудиям рыболовства (способы рыбной ловли острогами и лучением, удами и др.), средствам передвижения (лыжи-голицы с бортиками, лодки-долбленки, седла деревянные и др.)», - дип яза югарыда телгә алган экспертизасында профессор Томилов. Халык монда алтын куллы, һөнәрле, ризыклы, матур итеп яши. Чат татарларының тышкы кыяфәтләре дә матур, аларда себерлек тә бар, европалы йөзле, яшькелт күзлеләр дә очрый. Өй эчләре җыйнак, чиста-пөхтә, ризыклары тәмле, безнеңчә, саф татарча...

Йорт-Оры авылында өлкән буын татар телен дә, динне дә белә, авылда ураза тотучылар шактый, хәтем ашлары, Коръән мәҗлесләре еш булып тора, дини һәм милли бәйрәмнәр зурлап билгеләп үтелә, һәр елны Сабантуй була. Бүгенге көндә Йорт-Оры өчен ике зур эш – мәчет һәм музей төзелеше хәлиткеч булып тора. Проектыннан күренгәнчә, этномузей борынгы пирамидалар белән төрки тирмәнең кушылыш-синтезын хәтерләтә, аның залларына себер татарларының бар тарихи мирасы куелачак, иншаллаһ! Бу музей проекты тормышка ашырылса, бөтен Себердә, бөтен татар дөньясында себер татарларының бердәнбер музей комплексы булачак! Һәм ул нәкъ менә шушы иң борынгы татар авылында – Йорт-Орыда булырга тиеш тә инде!

Мәчет һәм музей төзелешләре артыннан башлап йөрүче кеше – шушы авылда туып-үскән, элеккеге хәрби офицер, хәзер Новосибирски шәһәрендә яшәүче, өлкәнең милли һәм дини хәрәкәт активисты Навил әфәнде Шаһабетдинов. Ул – намаз иясе, читтән торып Казанда, Ислам университетында белем ала, Йорт-Орыда «Иман» мөселман оешмасын теркәткән, «Навил Шәех» псевдонимы астында рус телендә шигырьләр дә яза, китабы басылып чыккан. Авылның интернетта үз сайты да бар икән. Навил әфәнде үз тирәсенә Новосибирскида яшәүче авылдашларын туплаган, бөтен эшләрне дә алар бергәләп эшли. Йорт-Оры тирәсендәге тарихи урманнарны рөхсәтсез кисеп, татарларның тарихи җирләрендә рөхсәтсез өйләр салган замана байларына каршы алар хөкем эшләре башлап җибәргәннәр һәм берничәсен җиңеп тә чыкканнар. Авыл сагында, аның теле, дине, тарихы сагында Навил Шаһабетдинов, Гариф Галиев һәм аларның иптәшләре кебек гаяр ир-егетләр торганда, Йорт-Оры тагы меңнәрчә ел яшәр әле, иншаллаһ!

Шушы ир-егетләр белән Йорт-Оры тирәсендәге тарихи урыннарны да карап йөрибез. Авыл Обь елгасының текә ярында урнашкан, яр башында чат татарларының борынгы шәһәре булган, ул урыннар хәзер дә калку булып, урлары һәм валлары белән аерылып тора. Галимнәрнең язуынча, Чат шәһәрлекләре бик нык сакланганнар, аларны 10-12 метр киңлектәге, 5 метр тирәнлектәге чокырлар һәм 1 метр биеклектәге, 4 метр киңлектәге валлар белән уратып ала торган булганнар. Моның өстенә, шәһәрне яулап алу өчен берничә ныгытылган бастионны юк итәргә кирәк булган, шуңа күрә Чат шәһәрләре өчен сугышлар озак барган.

«Дополняли эту оборонительную линию ряды бастионов, - дип яза җирле тарихчылар. – Они состояли из 2 частей, разделенных рядами укреплений и прежде чем попасть во внутренную часть такого «городка», нужно было захватить внешнюю, которая была сильно укреплена. Такая конструкция городища напоминает планировку европейских городов – внешний город, где проживала основная часть населения, и внутренный – «цитадель», где жила знать. Площадь городищ в Новосибирском Приобье колыблется от 400 до 1600 кв.м.» (Таныгина Е.А. Дипломный проект «Дизайн архитектурной среды этнографического музея татарской культуры в поселке Юрт-Оры.», сайт «Татары Сибири»).

Йорт-Оры авылының тарихын өйрәнү әле алга таба да дәвам итәчәк, чөнки монда җир астында әле ачылмаган татар тарихы җәйрәп ята... Бу тарихны хәзергә урыс галимнәре өйрәнә, нигәдер, Казан галимнәре бу якларга килеп җитә алмыйлар. Ә килергә кирәк иде, чөнки урыс галимнәре хәзер бу борынгы тарихны ханты-мансылар, селькуплар белән бутап, нидидер гибрид халык тудырып яталар, чат татарлары турында да, татар, дигәнен төшереп калдырып, обские чаты, дип кенә яза башлаганнар. Шул юл белән, моннан йөз ел элек чулым татарлары – чулымцыга, кузнец татарлары – шорларга һәм телеутларга, абакан татарлары – хакасларга әйләнде... Чат татарларын да, татар сүзен алып ташлап, чат башына утыртып калдырмасалар ярар иде инде...

Алдагы юлыбыз – Йорт-Акбалык авылына, ул биредән шактый ерак, яхшырак юлдан булыр, ди, Томски өлкәсе аша киттек, әмма авылга җитәрәк, юл бөтенләй начарланды, сазлыкка әйләнде. Әйе, Йорт-Акбалыкның тирә-юне кара урманнар, сазлыклар икән, ул Уен елгасы буена урнашкан булып чыкты. Биредә дә чат татарлары яши икән, авылның икенче исеме – Күрбәс, күрше авыллар соңгысы белән атап йөрткәннәр. Җирле галимнәр авылның исемен судагы ак балык белән дә, Балык морза исеме белән дә бәйләп аңлаталар. «Село Юрт-Акбалык находится в 84 км. к северу от Колывани на окраине реликтового бора. – дип яза алар. – Юрт-Акбалык в переводе с тюркского означает: «юрта» – владение, позже – жилище; «ак» – белый, «балык» – рыба, т.е. жилище белой рыбы. Вторая версия происхождения названия села: Юрты Балыкские принадлежности поселения князю Балыку. Есть еще одно малоизвестное название этого поселения «Курбес» (в переводе с тюркского – видимые). Так называли жителей села их соседи из д.Батурино Томской области.» (Л.П.Чернобай, күрсәтелгән хезмәт, 25 бит).

Йорт-Акбалык авылы да бик борынгы булып чыкты, аның тирәсеннән 56 курган табылган. Алардан чыккан әйберләрдән күренгәнчә, биредә кешеләр инде бронза чорында ук, ягъни, моннан 4-5 мең еллар элек яшәгәннәр, шулай ук төрки чор әйберләре дә табылган. «Здесь хорошо сохранился комплекс исторического, этнографического и археологического наследия одной из ветвей сибирских татар-чатов, населяющих эту территорию более тысячи лет назад, - дип яза галимнәр. – Являясь коренной этнической группой Западной Сибири, чаты с момента формирования и до настоящего времени проживают в левобережной пойме Оби в населенных пунктах: Юрт-Ора, Черный Мыс (в переводе с тюркского «Кара Яр»), Красный Яр («Кызыл Яр»), Марахта (н/ж), Юрт-Акбалык и др... Аналогичный андроновский могильник эпохи бронзы обнаружен у д. Юрт-Акбалык Колыванского района... Наиболее изучены курганы этого периода у д. Юрт-Акбалык Колыванского района и Крохалевка 23 Коченевского района. В могилах найдены бронзовые и железные поясные бляшки и даже иранская монета 534 г. Население принадлежала к монголоидному типу.» (Л.П.Чернобай, күрсәтелгән хезмәт, 25-26, 74-75 битләр).

Бу авылда да биш йөздән артык кеше яши икән, барысы да диярлек татарлар. Йорт-Акбалык халкы башлыча урманнан туена, аучылык итә, җиләген, гөмбәсен, эрбет чикләвеген җыя, үзенә дә ел буена җитәрлек итеп әзерли, артыгын сата да. Халык шулай ук мал тота, итчелек белән шөгыльләнә, балык тота. Авылда тугызъеллык мәктәп бар, анда элек гел татарча гына укытканнар, хәзер исә тоташ русча гына белем бирәләр. Алай да, татар теле һәм дин дәресләрен яңадан укыта башларга исәпләре бар. Мәктәп директоры Вилюр әфәнде Мәүлетов белән очрашып сөйләшкәндә, без дә бу проблеманы күтәрдек. Мәктәптә алман телен укытырга Новосибирски шәһәреннән милләттәшебез Мөдәрис әфәнде Абакиров килеп йөри, ул шушы авыл кияве, балаларга рәхәтләнеп татар теле һәм дин дәресләрен укыта алыр иде. Мөдәрис Абакиров – Новосибирски өлкәсендә милли һәм дини хәрәкәткә нигез салган кеше, озак еллар татар милли-мәдәни мөхтәриятенең җитәкчесе булды, читтән торып Казанда, Ислам университетында белем ала. Кыскасы, кара урман уртасындагы бу татар авылына ул милли рух та, ислам нуры да алып килерлек шәхес, аннан зур эшләр көтәбез!

1911 елда Йорт-Акбалыкта 44 өйдә 280 кеше яшәгән, аларның 205 баш атлары, 180 сыерлары, 50 сарыклары һәм кәҗәләре булган. Бу – һәр хуҗалыкка 4-5 ат һәм сыер малы туры килә, дигән сүз бит, халык бай яшәгән, дигән сүз! 1910 елда халык җыелып үз акчасына мәчет сала, мәчет каршында мәдрәсә була, анда укулар татар һәм гарәп телләрендә алып барыла. Авылның үзендә хәтта кибете дә була!

Кызганычка каршы, бүгенге көндә Йорт-Акбалыкта мәчет юк. Халыкны ул хәтле дингә тартыла дип тә әйтеп булмый. Кайбер галимнәрнең язуы буенча, бараба, чат татарларына ислам дине 18 гасырда гына кергән, аңа кадәр алар курчакларга табынганнар. Әлбәттә, бу дата бәхәсле, чөнки Себер ханлыгы составында яшәгән татарлар ислам динен шул вакытта ук кабул иткән булганнар, нәсел шәҗәрәләреннән күренгәнчә, алданрак кабул итү очраклары да булган. Себер татарларының ислам динен кабул итүендә Бохарадан килгән дәгъватчы-мессионерларның, соңрак Казан ягыннан килгән мөселман-татарларның да роле зур булган. Кайбер галимнәрнең язуынча, бу якларда ислам динен чат татарлары тараткан, алар инде 16-17 гасырларда ук исламда булганнар. Бүгенге көндә исә бу чат татарлары, татар авыллары кара урманнар, төпсез сазлыклар уртасында бер ялгызлары утырып калганнар, аларга Бохарадан да, Казаннан да ярдәм юк, элемтәләр юк, аралашу юк, дингә өндәү юк... Шуңа күрә халык мәчетсез, мулласыз, намазсыз, динсез яшәп ята. Бу бик кызганыч хәл, бик аянычлы язмыш, Новосибирски шәһәрендә яшәүче мөселманнар бу татар авылын ярдәмнәреннән ташламасыннар иде!

Йорт-Акбалык авылы тагы нәрсәсе белән башкалардан аерылып тора? Йорт-Акбалыкта бик борынгы бер һөнәр сакланып калган – биредә тоташ өянке агачыннан каеп көймә (кәмә) ясыйлар икән. Бу рәвешле көймә каю һөнәре Новосибирски өлкәсенең өч татар авылында гына сакланып калган – Йорт-Орыда, Йорт-Акбалыкта һәм Ордын районының Олеуз-Тамак авылында. Шушындый ук тоташ каекларны Америка индеецлары да ясаган, ул шулай ук Аляска эскимосларында да булган. Шушындый тоташ каекны мин Мюнхен шәһәрендәге Бөтендөнья көймәләр музеенда да күреп кайткан идем, ул дүрт катлы музейның бер залына куелган һәм аның кырыена «төньяк халыкларының каегы» дип язылган иде. Кем белә, бәлки заманында Йорт-Акбалык татарлары ясаган өянке каегы шулай алман иленә килеп эләккәндер...

«Больше всего Юрт-Акбалык известен своими мастерами, - дип яза җирле галимнәр. – Здесь от отца к сыну передается уникальная технология производства лодок – долбленок, на которых плавали их далекие предки. Ученые не могут объяснить, каким образом до наших дней сохранились секреты мастерства тысячелетней давности. Сейчас в Юрт-Акбалыке 5-6 мастеров и около 30 используемых лодок. Наиболее известные мастера – Хакимулла Сафиевич Муратов, Муталлап Сафаргалиевич Амиров и Робинзон (Рубчик) Рахматуллович Мавлютов. Правда, сами они уже не долбят лодки, но молодых учат охотно. Весной 2011 года в селе была изготовлена еще одна лодка.» (Л.П.Чернобай, күрсәтелгән хезмәт, 26 бит).

Чат татарлары белән аралашканда, бигрәк тә аларның каекларын күргәч, тагы Америка индеецлары искә төште. Майя һәм ацтек кабиләләренең төрки халыклар белән тарихи уртаклыклары турында татар галиме Әбрар Кәримуллин күптән язып чыккан иде инде. Бу көннәрдә матбугатта, интернетта тагы бер хәбәр халыкны кузгатып алды – баксаң, Америка индеецларының Ана Ватаннары Себер, Алтай крае икән бит! (NEWSru.com) Пенсильвания университеты галимнәре тикшерүенчә, Америка индеецлары моннан 14 мең ел элек Себердән Аляскага, аннан Американың башка төбәкләренә таралганнар. Галимнәрнең әйтүенчә, Алтай краенда моннан 20 мең еллар элек яшәгән кеше җәсәденең генетик структурасы бүгенге Америка индеецларыныкына бөтенләе белән туры килә икән. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Бу – бүгенге көндә Себернең төп һәм иң борынгы халкы булган татарларның, бигрәк тә, чат һәм бараба татарларының нәселе Америка индеецларында да дәвам итә, дигән сүз. Моңа тарих уртаклыгы да, йөз-кыяфәтнең бертөрлелеге дә, аерым сүзләрнең туры килүе дә керә, бары тик чат татарларында һәм Америка индеецларында гына сакланып калган каек-кәмәләр турында инде әйтеп тә тормыйм... Ә инде «Алтай крае» дигән төбәк атамасына килгәндә, ул бары тик 1937 елда гына барлыкка килә, аңа кадәр хәзерге Новосибирски, Томски, Кемерово, Алтай крае «Западно-Сибирский край» дип атала, ә ерак тарихта исә бу төбәк Бараба-Парапа – Татар Даласы, буларак билгеле...

Әлбәттә, Новосибирски өлкәсенә бер килүдә мин барырга теләгән барлык урыннарда да хәзергә була алмадым, анысын киләсе сәфәрләремә калдырдым. Әйтик, Күчем ханның урыс гаскәре белән соңгы сугышлары барган Ордын, Чан районнарында, андагы татар авылларында бу юлы була алмадым. Аның каравы Новосибирскиның үзендә татар тарихы белән бәйле күп кенә урыннарда, музейларда, мәчетләрдә булдым. Новосибирскида татарлар гөрләтеп эшләп яталар, әллә ничә милли һәм дини оешмалары, танылган лидерлары бар. Әйтик, татар милли-мәдәни мөхтәриятен өлкәдә бик билгеле кеше, эшмәкәр Әмир Гәрәев җитәкли, татар үзәгенең алыштыргысыз җитәкчесе исә – Роза ханым Тихомирова, милли хәрәкәткә нигез салган һәм озак еллар «Азат Себер» оешмасы белән җитәкчелек иткән зыялылар Мөдәрис Абакиров, Равил Бәдретдиновлар бүген дә халык арасында. Моның өстенә «Алтын Йолдыз» дип аталган татар яшьләре клубы бик нык эшләп киткән, алар бөтен Себер яшьләрен берләштереп торучы фестивальләр, төрле мәдәни чаралар уздыралар. Себер татар яшьләренең 4нче фестивалендә мин дә катнашып, татар тарихы, бигрәк тә Себер ханлыгы тарихы турында махсус дәрес бирдем. Бу фестивальгә Омски, Томски, Чиләбе, Кемерово, Иркутски, Красноярски, Новосибирски өлкәләреннән, Себернең авыл-шәһәрләреннән җитмешләп егет һәм кыз килгән иде, шулай ук Казаннан да кунаклар булды. Без бу фестивальдә татар яшьләренең аңына милли идеология сала алдык, дини рухны тапшырдык.

Новосибирскида динебез дә күтәрелеп килә, биредә Җәмигъ мәчет эшләп тора, шәһәрнең үзәгендә иске мәчет урынына яңасы салынып ята, аның белән гаярь милләттәшебез Рафаэль Сөләйманов җитәкчелек итә, моннан тыш тагы бер мәчет эшли, анысында күбрәк үзбәк-таҗиклар, диделәр, тагы бер мәчет төзелеп ята. Шәһәрдә шәхси мөселман мәктәбе дә ачып караганнар, әмма аңа балалар җыя алмаганнар. Милли мәктәпләр белән дә шул ук хәл – шәһәрдә 1924-1941 елларда татар мәктәбе эшләгән, хәзер исә ана телебезне укыту якшәмбе мәктәпләре дәрәҗәсендә генә калган. Аның каравы Новосибирскида мәдәни чаралар күп үткәрелә, биредә «Себер чәйханәсе» дип аталган төрки фестивальләр, «Себер йолдызлары», Себер татар яшьләре фестивальләре, Сабантуйлар даими уздырылып килә, «Ләйсән» ансамбле бар, боларның барысын да башлап йөрүче – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза ханым Тихомирова. Өлкә татарларының шулай ук интернетта үз сайтлары бар, «Азат Себер» дип аталган газета чыгып килә, Новосибирски өлкәсе татарлары турында китап язылып беткән, боларны оештыручы - милләттәшебез Мөдәрис Абакиров. Моңа өстәп, Новосибирскиның уртасында «Бәхетле» кибетенең ачылуын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәһәргә килгәч, татарлар белән махсус очрашуын һәм аларга «Фиат-Дуката» машинасы бүләк итүен, милли-мәдәни мөхтәриятнең зур бинага күчүен дә шатланып билгеләп үтәсем килә. Әйе, Новосибирски өлкәсе татарлары гөрләтеп эшләп яталар, аларга академшәһәрдәге татар галимнәре, җирле байлар да нык ярдәм итәләр. Инде биредә татар тарихы, Себер тарихы буенча да берничә чара, фәнни-гамәли конференция уздырасы иде, халыкның, бигрәк тә татар яшьләренең моңа ихтыяҗы зур. Себер үзебезнеке, иншаллаһ, ул киләчәктә дә шулай булып калыр!

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх