Баш   Кереш   I бүлек: 1.1  1.2  1.3  1.4   II бүлек: 2.1  2.2  2.3  2.4  2.5   Йомгаклау   Чыганаклар   Кушымталар: 1   2   3   4   5   6   7

КУШЫМТАЛАР


1-нче кушымта

Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгына бәйле Казан ханлыгының җирле идарә төзелешенә аңлатма таблица
Дәрәҗә Вазыйфа Файдаланган хезмәтләр
1. Хөкиям –хаким, хәким (гарәп) Гарәп телендә: а) идарә итүче, хөкүмәтнеке, б) җитәкче башлык, мөдир, в) хөкем итүче, өлкә судьясы мәгънәсендә).
Дәүләт хезмәткәре. Дәрәҗә. Хаким – хан тарафыннан билгеләнгән олыста хакимлек итүче. Хакимият башлыгы. Хаким – даругачы дәрәҗәсенә туры килгән вазифа.
Зәйнуллин, 1994, 127 б.
2. Сәлатыйне гыйззам – бөек солтан, әмир.
(хөкемдар, башлык, җитәкче мәгънәсендә) (гарәп, уйгур, монгол, төрки)
Дәүләт хезмәткәре. Дәрәҗә. Әмир хан янында яисә диван – дәүләт советында карачы буларак кабул ителә. Башка аталышлары (Болгар, Алтын Урда, Кырым, Казан): бәкләр бәге, олуг бәк, эре бәк, олыс бәге. Урысча вариантта – владетельный князь, князь князей. Сугыш вакытында хан гаскәренең башлыгы. Әмир дәрәҗәсе әмирнең олы улына (солтанга) гына күчә. Олуг бәкләр, әмирләр үз җирләре белән Казанда торып идарә иткәннәр. Әмирләр Казан ханлыгында үзенә бирелгән өлкәдән (олыс) җыелган җирле гаскәрнең башлыгы булган. Ул анда идарә иткән, шуннан туенган. Мухамедьяров, 1950, с. 137;
Мөстәкыймов, 2003, 20 б.
3. Козате ислам вә мәвали зөл-ихтирам – Олы сәед, сәедләр һәм дә барча мөселман даирәсе а) Мәвәли зөл ихтирам – дәрәҗәле мөселман руханилары
б) дин әһелләренең үз җир биләмәләре (вакыф) булган, Бу биләмәләрдә алар сәяси җитәкче буларак кабул ителгән.
б) Вельяминов-Зернов, 1864, с. 440
4. Казый, ислам казыйлары (гарәп) Гарәп телендә хәл кылучы, карар чыгарганда соңгы сүзне әйтүче мәгънәсендә.
Шәригать буенча каза (җәза) бирүче. Казый – халык судьясы. Алар билгеле бер җирлектә шаригать кануннары буенча төрле низагларны хәл иткәннәр.
Зәйнуллин, 1994, 69 б.
5. Әрбаб – мөхтәрәм хуҗалар (фарсы, төрки) а) Урындагы мактаулы кешеләр
б) Урындагы руханилар
в) Финанс эшләренә бәйле чиновниклар
г) җир биләүче бай, аксөяк, “олылар” һәм алпавытларның мактаулы аталышы.
а) Худяков, 1991, с. 203
б) Алишев, 2002, 81 б.
в) Мухамедьяров, 1950, с. 332-333
6. Кәлантәран – шәһәр башлыгы, даруга бәк Шәһәр бәге – шәһәр тормышы белән идарә итүче бәк.
Даруга бәк – хәрби һәм җирле башлык дәрәҗәсеннән тыш шәһәр һәм авыллар белән идарә итүче.
Даругалар (бәкләр, даруга-бәкләр) – биләгән җиренең күләменә бәйле булмаган җирле хакимият башлыклары. Оглан, бәк, даруга – уртак кулланышта идарәчеләр мәгънәсен белгерткән. Эчке авыл һәм шәһәрләрнең даруга бәкләре (Кырым). Даругачы, даруга-бәк басып алынган төбәкләрдә ясак җыярга хокук бирелгән идарәче (монгол).
Усманов, 1979,
с. 210
7. Мокыйман (урнашканнар, бер урында урнашып торучылар) – вәкәләт (ышаныч) ияләре; урыннардагы мәэмүрләр (гарәп) а) Закон сагында торучы җирле хезмәткәрләр (чиновниклар)
б) Урта һәм кече дәрәҗәдәге авыл күмәк хуҗалыкларының башлыклары
в) Вәкәләт ияләре җир бүленешенә бәйле төрле салымнар һәм сугыш чорында хәрби гаскәр туплау мәсьәләләрен хәл иткәннәр.
Мәэмүр – а) ышаныч казанган, ышанычлы,
б) куркынычсыз, хәвев-хәтәрсез, имин мәгънәсендә.
а) Мәэмүр – җирле чиновниклар
б) Полиция чиновнигы
в) Җирле хокук һәм тәртип сагында торучылар.
а) История, 1937, с. 132.
б) Мухамедьяров 1950, с. 333.
Зәйнуллин, 1994, 96 б.

а) ВНОТ, № 1-2, с. 33.
б) Алишев, 2002а, 81б.
8. Илчийан – илче, илчеләр (төрки) Үзәк белән җирле хакимиять арасындагы хәбәрче, хөкүмәт эшләре белән ил эчендә яки чит илгә барган түрәне, атчабарны аңлаткан булса кирәк. Хәбәрләр белән йөрүче (ямщик) хезмәтен башкаручылар. Мөстәкыймов, 2003, 21 б.
9. Йамчийан – ямчы, ямчыларлар (монгол) Ямчылар дәүләт эшләре белән йөрүче илчеләр, чапкыннар. Алар өчен җирле салымнардан өлеш каралган.
9. Кәштибанан – бакчачы (төрки) Бакча салымы җыю хокукы йөкләтелгән җирле хезмәткәр.
10. Гөзәрбанан – көймәче – күперчеләр (төрки) Көймә тотучылардан салым җыю хокуклы җирле хезмәткәр.
Күперчеләр күперләрнең төзеклеген күзәткәннәр һәм шуның өчен махсус салым җыйганнар.
Мөстәкыймов, 2003, 21 б.
11. Урам башлыклары (төрки) Җирле тәртип сакчылары берәмлеге. Урам башы – урам-мәйданнарда тәртип саклаучы, гәеплеләрне җазага тартучы
12.Тоткаул – чик буйларында юл салымы җыючылар (төрки) а) Чик сакчысы;
б) Тоткаул базарларда тәртип саклаучы, җинаять кылган очракта кулга алучы;
в) Чик буйларында юл салымы җыючылар;
г) Тотучы, сакчы, саклаучы мәгънәсендә бирелә.
а) Якубовский, 1937, с. 144.
б) Алишев, 2002, 81 б.
в) Мөстәкыймов, 2003, 21 б.
13. Тамгачы (төрки) а) Тамга салып салым алучы
б) Сәүдә белән эш йөрткән һөнәрчеләрдән салым җыюны оештыручы (Һәр кешенең, җирнең һәм мал-таварның үз тамгасы булган)
а) Алишев, 2002, 81 б.
б) Мухамедьяров, 1950, с. 334.
14. Кешеләр, халык (төрки) Игенчеләр, сабанчылар, җирбагарлар, терлекчеләр, бакчачылар, балыкчылар, һ.б.

Назад Наверх