Баш   Кереш   I бүлек: 1.1  1.2  1.3  1.4   II бүлек: 2.1  2.2  2.3  2.4  2.5   Йомгаклау   Чыганаклар   Кушымталар: 1  2  3  4  5  6  7

  II бүлек. Казан ханлыгында Чаллы олысы: сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык тарихын өйрәнү тәҗрибәсе

2.5. Хуҗалык тормышы

Чаллы феодал биләмәсенең икътисады һәм хуҗалык тормышы алымнары төбәкнең табигый шартларга яраклашуына бәйле. Идел белән Кама елгалары кисешкән урыннар игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү өчен уңай географик һәм климатик зоналарга урнашкан. Төбәкнең урман, болынлык, эреле-ваклы елгалар кебек җир-сулыкларга байлыгы да яшәү өчен уңайлы табигый шартлар тудырган. Бу төбәктә яшәгән халык элек-электән утрак тормыш алып барган, җир эшкәртү белән шөгыльләнгән. Идел елгасы, зур сәүдә юлы буларак, күрше-тирәдәге дәүләтләр белән аралашу мөмкинчелеге тудырган. Шунлыктан бу якларда яшәгән халык үзенең социаль-икътисади төзелеше, яшәү шартлары белән Алтын Урда дәүләтенең дала шартларында урнашкан үзәк өлешеннән аерылып торган.

Чаллы төбәге феодал биләмәсенең төп байлыгы чәчүлек җир, иркен көтүлекләр, комлыклы урыннарда үскән сыйфатлы нарат һәм чыршылы урманнардан торган. Игенчелек һәм терлекчелек хезмәтенә бәйле табылдыклар археологик казу эшләре вакытында еш табыла. Мәсәлән, Чаллы шәһәре янындагы кырда ханлык чорына караган тимер төрән табылуы да әлеге фикерне ныгыта (Казаков, 1987, с. 192). Чыганакларда ханлык чорында турыдан-туры Чаллы төбәгендә җир эшкәртү мәсьәләсенә караган хәбәрләр сакланмаган. Шуңа да карамастан кырчылык, бакчачылык, көтүчелек, чолыкчылыкка (кыргый умартачылыкка) бәйле эшчәнлекне без археологик чыганаклар аша күзәтәбез. Соңрак чорга караган чыганаклар, тарихи хәбәрләр һәм ханлыкның башка төбәкләрендәге игенчелек белән дә чагыштырып карый алабыз.

Җир бүленешен өйрәнгәндә Чаллы төбәге җирләренә чиктәш Мамалай авылында табылган Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгыннан чыгып эш йөртергә була. Шулай ук Чаллы шәһәреннән 12 чакрым ераклыкта урнашкан Зәңгәркүл (Каирлы-Кыерлы, Клянчево) авылына бәйле бер документ игътибарга лаек: “Служилой из мурз татарин Резепъ княжъ Бердеевъ сынь Богдановъ бил челом... что в прошлых годах дано предкам его... в Казанском уезде Ногайской дороги в деревне Каирлы пашенные земли...” (Список, 1895, с. 46; кара: куш. 17).

Чаллы төбәгенә кергән Югары һәм Түбән Тегермәнлек (Тимерлек) авылларында җир биләүчелеккә бәйле хәбәрләр ханлык чорларына тоташа. Әлеге авыллар 1565-1568 елгы җир язу документларында искә алыналар. Шушы авыл кешеләренә бирелеп, соңрак юкка чыккан хан ярлыгы турында бүгенгәчә күп төрле риваятьләрдә сөйләнә (Гариф, 2003, с. 36-37).

1602-1603 елларда Казан өязендә Иван Болтин тарафыннан төзелгән җир исәбен теркәү кенәгәсендә “Нугай даругы (юлы) буйлап дәүләт хезмәтендәге татарлар һәм ясаклы чуашлар (татарлар) Казан алынганчы һәм аннан соң да ата-бабалары, ага-абыйлары биләмәләрен үз кулларында тоталар...”, – дип язылган (РГАДА. Ф. 1209, кн. 152 и 642, л. 35). Әлеге очракка охшаш хәбәрләр Арча, Алат, Гәреч даругаларына бәйле дә телгә алынган (РГАДА. Ф. 1209, кн. 152 и 642, л. 75).

Кизү китабында (дозорная книга) Нугай даругына кергән Ходайбирде авылы кешесе Песник Белокуров тарафыннан 1619 елда язган хатта Күгәрчен авылында яшәүче игенчеләренең Ходайбирде авылы хуҗасы Савин Земляновның абыйсы Василий Земляновка карата булган шикаятьләре сакланган. Авыл кешеләренең зары буенча: “аларның җирләре Савиннар җире белән янәшә урнашкан һәм язгы сабанга чыгуга шул Савинның абыйсы Василий, җирләренә кылыч һәм утлы кораллар белән коралланган кешеләр китертеп, аларны куган” (РГАДА. Ф. 1209, оп. 1, кн. 153, лл.164-165).

Күгәрчен авылында яшәүче ясаклы татарлар (чуашлар) үзләренең дәгъвәләрендә ясак түләү мөмкинчелекләре юклыгын әйтеп, сөрү җиреннән башка ачтан үләчәкләре турында да язалар. Әлеге язмада җирле халыкның төп шөгыле игенчелек белән бәйле булуы күренә. Әлеге хәбәрдән чыгып, Чаллы төбәгендә урнашкан Күгәрчен авылының Казан ханлыгы чорында ук игенчеләр авылы булуы турында фикер йөртергә мөмкин.

Игенчелектә өч басулы чәчү әйләнеше кулланышта булуы тарихи язмаларда еш искә алына. Әлеге хәбәрләр Чаллы төбәге авылларына да карый. 1647-1656 еллардагы җир бүленешенә караган язма чыганакта Чаллы төбәгендәге Иске Мәмле һәм Яңа Үтәш авылларында өч басулы чәчү әйләнеше булганлыгы хәбәр ителә (Писцовая, 2001, с. 211).

Казан ханлыгы игенчеләре чәчүлек җирләрне интенсив эшкәртеп, өч басулы җир эшкәртү алымын кулланышка керткәннәр (Греков, 1946, с. 31, 52; Мухамедьяров, 1950, с. 57). Өч басулы чәчү әйләнешенең тамырлары болгар чорларына барып тоташа.

Чаллы төбәгендә, тулаем Казан ханлыгындагы кебек үк, игенчеләр бодай, арыш, солы, карабодай, тары, борчак, җитен кебек икмәк һәм техник культуралар иккәннәр һәм аларны үстерү ысуллары белән таныш булганнар (Лепехин, 1771, с. 144-145).

Игенчеләр үз товарлары: икмәк, яшелчә-җимешләрен шәһәр һәм зур авылларның базарларында сатканнар. Ханлык чорында кулланышта булган “баҗ” (бач, бадж) салымы базарда сатылган товар исәбеннән җыелган (кара: куш. 7).

Ханлык чорында Чаллы төбәгендә авылларның еш урнашуы, игенчелеккә бәйле хезмәт ысулларының югары дәрәҗәдә оештырылганлыгына бер дәлил булып тора.

Чаллы төбәге Чуаш (Җөри) даругасына кергән һәм аның үзәге Чаллы шәһәре дигән идек. Чуаш даругасының башка авыллары да әлеге чыганакта чуаш – ясаклы авыллар, ясак түләүче татарлар буларак искә алыналар (“А на третьем поле тое пустоши за Мешею живут чюваша”). Әлеге авыллар исәбенә: Олы Мирәтәк, Җөри, Олы Нурма, Югары Кибәхуҗа, Иске Йорт авыллары керә. Күрәсең, әлеге тәртипләр, Чаллы төбәге яулап алынганнан соң да сакланып, Чаллы төбәгендәге авыллардан Казан ханлыгындагы кебек ясак җыюга кайтып калган. Соңрак, XIX гасырга караган язмаларда, Чаллы төбәге Нугай юлында урнашкан дип күрсәтелә (Заитов, 1884, с. 277; Износков, 1895, с. 46-106).

Казан ханлыгы яулап алынганнан соңгы җир биләү, эшкәртү мәсьәләсенә караган чыгынакларда еш кына: “теми жереби владели отцы и дяди и братья до Казанского взятия и после Казанского взятия, а они после их теми поместнями жереби владеют по старине и без дач...”, – дип искә алына (РГАДА. Ф. 1209, кн. 642, лл. 69, 140, 235-238). Чыганакларның, бигрәк тә ханлык чорына караганнарының аз булуы сәбәпле, җир бүленешенең төгәл формаларын тулаем ачыклавы авыр. Дәүләт тарафыннан авылларда яшәүчеләргә күпме ясак түләргә тиешлегеннән чыгып, җир беркетелгән. Эшкәртелгән җирләр хисабыннан җыелган салым “калан” дип аталган. Калан – җир һәм терлек исәбеннән натуралата алына торган салым (Федоров-Давыдов, 1973, с. 28).

Авыл җәмәгате җирне җирәбә системасы аша кеше санына карап пайларга бүлгән. Ясакның күләме җирнең зурлыгына, җирдә эшләүче кешенең яшенә һәм бу җирдә кайчаннан бирле яшәвен исәпкә алып та билгеләнгәнлеген фаразларга була. Казан ханлыгының үзәк җирләрендә яшәгән мөселман халкы (шул исәптән Чаллы төбәгендә яшәүчеләр дә), Кырым ханлыгындагы кебек, авылларда бер җәмәгатькә берләшеп, үз җирләрен эшкәрткәннәр. Ханлык чорында авыллар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан феодал катламнарның җирләре дә “уртаккаэшкәртелгән. “Уртак”, “уртакка”, “уртагына” атамасы чыганакларда 1303, 1347 елларда искә алына. Казан татарларында уртакка эшләү йоласы (яртысы эшләгән кешегә, яртысы җир хуҗасына) Октябрь революциясенә чаклы саклана (Сафаргалиев, 1996, с. 363; кара: куш. 10).

Казан ханлыгы чорында Чаллы төбәгендәге чәчүлек һәм көтүлек җирләрнең бүленешен һәм җирбиләүгә бәйле хокук системасын без чагыштырма яссылыкта ачыклый алабыз.

Алтын Урда һәм аннан соңгы төрки-татар дәүләтләрендә дә җир биләү хокукы бер үк төрле нигезгә – шәригать кануннарына таянып башкарылган. Мәсәлән, Кырым ханлыгында, башка ислам дәүләтләрендәге кебек, җир биләү берәмлегенең түбән өлешендә бер яисә берничә авыл кешеләреннән торган күмәк хуҗалыклар берләшмәсе – җәмәгать (“джамаат”) яисә мәхәллә (“эхалли”) торган. Ф.Ф.Лашков фикеренчә, җәмәгать – дәүләт эчендә бәйсез булган аерым сәяси хакимлек берәмлеге булып торган. Шуңа да карамастан, авыл хан җирендә утыра дип саналган һәм шул сәбәпле җирдән алынган уңышның уннан бер өлеше (төп ясак) ханга (дәүләт хисабына) түләнгән. Авыл мәхәлләсеннән башка төр салымнар да җыелган (Лашков, 1887, с. 1-8).

Җәмәгать үзара күмәкләшеп яшәгән, кирәк чакта мәхәллә кешеләренә ярдәм күрсәткән, җәмәгать суды уздырган. Мәхәлләдә тәртип белән картлар идарә иткән. Алар иҗтимагый-хуҗалык эшчәнлегенә бәйле төрле карарлар чыгарган. Гошер салымын җыеп тапшырган. Гошер салымы игенчеләрдән, болын һәм печәнлек, умарталыгы булган кешеләрдән ярлылар өчен җыелган. Мөселман илләрендә гошер салымы дәүләт казнасына кергән (Ислам, 1993, 37 б.). Авылдагы терлек хисабына карап көтүчеләр санын билгеләгәннәр яисә уртакка көткәннәр. Шундый ук тәртипләр Казан ханлыгы авылларында да урнашкан. Җәмәгать тарафыннан җир-су, урман, көтүлекләр бүленеше, юллар салу, күперләр төзү һәм башка уртак эшчәнлеккә бәйле мәсьәләләр каралган.

Дини яшәеш һәм эшчәнлек белән үрелгән Кырым ханлыгындагы тәртипләр, Казан ханлыгының яшәеше белән аваздаш. Кырым тарафыннан килгән ханнар һәм феодал катлам – бәк, морза һәм угланнар тарафыннан да Казан ханлыгының җирле идарә яшәшенә күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясалганлыгы турында фикер йөртергә мөмкин.

Казан ханлыгы чорында җир эшкәртүгә караган хәбәрләр Арча төбәгенә сугыш белән килгән урыс воеводасы А.Курбскийның язма-хатирәләрендә ачык чагыла: “...бу җирләрдәге уңдырышлы кырлар бик зур мәйданнарны били һәм алар күп төрле табигать нигъмәтләренә бай; әлеге кырларның хуҗалары йортлары да искиткеч матур һәм алар тирәсендә авыллар да бик еш урнашкан. Бу җирләрдә күп төрле икмәк үсә... шуңа бәйле күп төрле терлек көтүләре тоталар. Урманнарында, кояш төшкән җирләрнең башка берендә дә очрата алмаслык кыргый җәнлекләр: затлы өс киемнәре тегәргә яраклы кеш, сусар һәм тиеннәр кебек күп төрле җанварлар яши...” (Курбский, 1913, с. 190-191) А.Курбский 1552 елның сентябрь ае вакыйгаларына бәйле әлеге җәннәткә тиңләгән урыннарны: “Арча авылларының матурлыгын ут хөкеменә тапшырып үттек...”, – дип дәвам итә (Курбский, 1913, с. 192).

Казан ханлыгындагы җир эшчәнлегенә караган хәбәрләр “Казан елъязмачысы”нда да урын алган: “...(Казан) җирләре бик уңдырышлы, мул азык бирә торган...” (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 12, 210). Икенче бер урында елъязмачы кабат Казан ханлыгының җирләренә бәйле истәлекләр китерә: “...бик матур табигатле урыннарда, иркен көтүлекләр, умарталыклар урнашкан, кырлары төрле иген үсемлекләренә, бакчалары төрле яшелчәләргә бай, урманнарында төрле кыргый җәнлекләр, елга-күлләрендә балык күп булганлыктан кеше яшәү өчен бар уңайлыклары булган мондый матур, бай урыннарны урыс җирләренең бер урынында да очратмассың...” (ПСРЛ, XIX. 1903, с. 10-11).

Чаллы шәһәреннән бер чакрым ераклыкта хәзерге Мәмле Казаклары авылы янындагы чишмә тирәсендә, ханлык чорында Чаллы бәкләренең ял итү урыннары, бакчалары булган дигән фикер бар (Нәккаш, 2000, 283 б.). Чаллы шәһәрлеге янәшәсендәге елга 1795 елгы документтагы кебек бүгенге көндә дә Чияле елга дип атап йөртелә (РГАДА. Ф. 1355, оп. 1, д. 412, лл. 181-183). Дәүләт тарафыннан әлеге бакчаларның хуҗаларыннан салым җыелган. Чаллы төбәгеннән 25 чакрым ераклыкта табылган Сәхиб-Гәрәй ярлыгында искә алынган “вә багъҗиян” (Мухамедьяров, 1950, с. 105), “кәштибанган” атамасындагы хезмәткәрләр – бакча салымы җыю хокукы йөкләтелгән дәүләт чиновниклары буларак күзаллана (кара: куш. 6).

Татар халкында сакланып калган риваятьләр буенча, Казан шәһәре читендәге Кабан авылы янында, Казан ханнарының ял итү урыннарында, зур бакча – “бустан” төзелгән (Вахидов, 1926, с. 91). Күп кенә болгар-татар шәһәрләре тирәсендә (Җүкәтау, Кашан, Кирмәнчек, Актай, Бизнә суы буйларындагы Калабаш, Калатау һ.б.) урман, куаклыклар белән капланган биләмәләрдә кыргый алма, чия, кура җиләкләре үскән (Материалы, 1948, с. 117). Шундый ук бакчаларның бәкләрнең биләмәләрендә, ял итү урыннарда да булулары турында фикерләргә мөмкин. Борынгы чорлардан калып кыргыйлашкан бакча урыннарындагы җиләк-җимеш агачлары да шул фикерне ныгыта.

А.Курбский тарафыннан Казан арты җәннәт җиредәй табигатькә ия дип сурәтләнә һәм бу төбәкнең төрле җимеш һәм ризыкка бай булуы искә алына (Курбский, 1931, с. 190-191). Бу очракта А.Курбский “село и деревни” дигәндә авыллар һәм җирле татар феодаллары яшәгән үзәкләрне һәм андагы бакчаларны күз алдында тота. Бакчалар, бакча җыемы, бакча түрәләре Мөхәммәд Әмин, Сәхиб-Гәрәй һәм Сафа-Гәрәй ханнарның ярлыкларында искә алына (РГАДА. Ф. 248, оп. 67, кн. 59595, лл 451–451 об.).

Чаллы шәһәре һәм аның бистәләрендә табылган остеологик материалларны тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, шәһәр һәм тирә-яктагы авыллар халкы ат, сыер, сарык һәм кош-корт (каз, тавык) асраганнар. Казу эшләре вакытында кыргый җәнлекләр, кош һәм балык сөякләре дә табыла. Остеологик материал шәһәр халкының төрле чорда төрле терлек ите куллануын күрсәтә. Болгар, Алтын Урданың башлангыч чорында эре терлек шәһәр халкында күбрәк кулланышта булган (эре мөгезле терлек – 50%, атлар – 25%, вак терлек – 21,9%) (Кокорина, Останина, 2000, с. 97-98). А.Г.Петренко болгарлар ау белән шөгыльләнмәгәннәр, югары нәселле эре һәм вак терлек, атлар үрчеткәннәр, дип яза (Петренко, 1984, с. 135). Соңрак чорда атларга караган остеологик материалның нисбәте зурая төшә. Казу эшләре вакытында табылган материалның 45,1 проценты ат, 35 проценты эре терлек һәм калганы (19, 6 %) вак терлек сөякләренә карый (Кокорина, Останина, 2000, с. 104; 135-136). Казу эшләре вакытында табылган остеологик материаллар арасында кыргый җәнлекләр – кыр куяны, сусар һәм кондыз сөякләре бар. Соңгыларын кыйммәтле тиреләре өчен аулаганнар.

Шәһәр тормышында һөнәрчелек зур урын алып торган. Чаллы шәһәренең үткәндәге яшәеше, шуңа бәйле һөнәрчелек тормышы археологик тикшерү вакытында табылган материалларда чагылыш таба. Чаллы шәһәрендә чүлмәкчеләр остаханәсе табылган (Кокорина, Останина, 2000, с. 87; 114). Керамик савыт-сабалардан тыш шәһәрдә агачтан савыт-саба һәм башка көнкүреш җиһазлары ясаучы һөнәрчеләр дә булган дип әйтергә нигез бар. 1955, 1995-1997 елларда уздырылган казу эшләрендә агачтан савыт-саба, кашыклар кыра торган күп төрле тимер эш кораллары табылуы шул турыда сөйли (Калинин, 2000, с. 46; Губайдуллин, 2000, с. 207).

Шәһәрлектә табылган яхшы сыйфатлы керамик савыт-сабаның бер өлеше җирле һөнәрчеләр тарафыннан эшләнгән. Кулланышта булган савыт-саба арасында төрле сыешлыктагы чүлмәкләр, чынаяк (чашка), җамаяк (миска) һәм чәй тәлинкәләре (блюдца) бар. Әлеге чүлмәкләр сөт кайнату, аш яисә куе ризык (ботка) пешерү, әчегән сөт саклау өчен кулланылган.

Чаллы шәһәрлегендә табылган югары сыйфатлы җирле керамик эшләнмәләр Казан, Болгар, Чебоксар кебек башка Идел буе шәһәрләрендә дә таралыш алган. Мәсәлән, 1983, 1989 елда уздырылган археологик экспедиция тарафыннан табылган глазурьланган өч савыт-саба һәм ике яктырткыч калдыкларының кулланыш вакыты XV-XVI гасырларга карый. Табылыклар арасында Аксак Тимер чорындагы Хорезм һәм XV-XVI гасырларда яшәген Ургенеч шәһәрендә кулланышта булган керамик савытлар да бар.

Чаллы бистәсендә табылган сфероконус: төсе, күренеше һәм эшләнеше буенча Биләр шәһәрлегендә табылган сфероконуслар белән тәңгәл килә. Фәндә әлеге сфероконусларның төре X-XIII гасырда Әрмәнстанда ясалган дип санала (Кокорина, Останина, 2000, с. 122-123). Гомумән, Болгар шәһәрләре сфероконус табылдыкларга бай. Әлеге савытлар кыйммәтле сыеклыклар, ислемайлар саклау өчен кулланылган дип фаразлана.

Чаллы шәһәрендә кулланышта булган керамик савыт-сабаның бер өлеше фәндә “Җүкәтау керамикасы” атамасында билгеле. Әлеге кулланыш товарлары янәшәдә урнашкан Җүкәтау шәһәреннән китерелгән.

Болгар шәһәрлекләрендә еш очраучы табылдыкларның берсе – орчык башлары. Чаллы шәһәрлегенең бистәләрендә табылган орчык башлары арасында XII-XIII гасырларда урыс шәһәреннән китерелгәннәре дә очрый (Хузин, 2000, с. 189).

1994 елгы казу эшләре вакытында шәһәрнең төньяк өлешендә сөяк эшкәртү һөнәрчесенең остаханәсе казып тикшерелде. Остаханәдә күп төрле киселгән һәм эшкәртелгән сөякләр табылды. Алар арасында болан мөгезеннән әзерләнгәннәре дә бар. Башка табылдыклар арасында чыккан сөяк эшләнмәләр арасында тарак, бизәнү әйберләре, безләр, уклар, пычак саплары күп булу шәһәрдә сөяк эшләнмәләре белән эш йөртүче остаханәләр булуы турында сөйлиләр (Хузин, 1997, с. 83; Хузин, 2001, с. 235). 1994 елда тикшерелгән остаханә урынында бронза тагылма, бизәнү әйберләре, ут кабызгыч, савыт-саба калдыклары табылуы әлеге остаханә һәм аның янәшәсендә урнашкан йортның яшәеш чорларын билгели.

Археологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, Чаллы шәһәрлеге бистәләрендә йортлар агачтан төзелгән. Йортларның эчке һәм тышкы якларында базлар, хуҗалык корылмалары, төрле остаханәләр булган. Йорт эчендә кирпечтән сылап эшләнгән мич урыннары сакланып калган. Казу эшләре вакытында бүрәнә эзләре сакланган керамик материал – сыланма (обмазка) да табыла. Күрәсең йортларның тышкы яклары кызыл балчык белән сылап, акшарланган. А.Х.Халиков үзе алып барган археологик казу эшләренә нигезләнеп, Казан шәһәрләре һәм авыллары да агачтан төзелеп, акшарланган кирпеч мичләр белән җылытылган, дип яза (Халиков, 1989, с. 158-160). Без бүген бу исемлеккә археологик яктан яхшы өйрәнелгән Чаллы, Алабуга кебек башка шәһәрләрне дә кертә алабыз.

Шәһәрнең үзәгеннән көньяк-көнчыгыш юнәлештә, 300 метр ераклыкта елга буенда 1994 елда тимер кою остаханәсе табылды. Бу урын, күп тимер калдыклары һәм эретмәләре (крица) табылып торганлыктан, төрле тикшерүчеләр тарафыннан да еш искә алынган. Археологик казу эшләрен җитәкләгән тарихчы-археолог Ф.Ш.Хуҗин әлеге урында Казан ханлыгы чорында тимер коючылар бистәсе урнашканлыгы турында яза (Хузин, 2000, с. 189-190). Тимерче алачыгы урынында тимер кою миче урыны, кирпечләр, тимер шлаклары тулган чокырлар, агач күмере саклау урыны кебек корылмалар сакланган. Табылдыклар арасында бакыр эретмәсе калдыклары да еш очырый. Әлеге тимерче алачыгының яшәеш чоры XV-XVI гасыр урталары белән билгеләнә. Тагын бер тимерче остаханәсе турында Н.А.Кокорина 1983 елда Чаллы кремлендә уздырган казу эшләре нәтиҗәләренә бәйле хезмәтләрендә билгеләп уза (Кокорина, 1983, с. 49; Кокорина, Останина, 2000, с. 87). Әлеге тимерче алачыгы Чаллы шәһәренең кирмәнендә урнашкан булган. Аның яшәеш чоры XIV гасыр ахыры – XV гасыр башларына карый. Тимер, бакыр эшләнмәләр Чаллы төбәгендә ханлык чорында яшәгән авыллар урынында да табыла.

Чаллы шәһәрлеге бакыр һәм бакыр кушылмаларыннан эшләнгән табылдыкларның күп булуы белән дә аерылып тора. Чаллы шәһәреннән 4 чакрым ераклыкта “Казыган тау“ дигән урын бар. Биредә бакыр рудасы чыгарган баз урыннары булуы билгеле. Бакыр чималы чыгарылган урындагы чокырларның ханлык чорыннан соңрак барлыкка килгән булулары да ихтимал. Шуңа да карамастан Чаллы төбәгендә бакыр ятмалары табылуы аларның ханлык һәм аннан да иртәрәк чорларда билгеле булуы турында сүз йөртергә мөмкинлек бирә.

Һөнәрчеләр шәһәрләрдә, кеше күп яшәгән зур авылларда яшәгәннәр. Алар һөнәрчелек өчен кирәк булган чималларны төрле урыннардан китерткәннәр. Бакыр рудасы Чаллы төбәгендә һәм күрше Мамадыш районының Бакырлы, Бөрсет авыллары тирәсендә чыгарылган. Шулай ук Буа районындагы Олы, Кече, Урта Бакырчы, XIX гасырга чаклы татар авылы булган – Кукмара тирәсендә дә Казан ханлыгы чорында бакыр чыгарганлыклары билгеле (Залкинд, 1930, с. 50). Н.Ф.Калинин 1935 елда Казан кремлендә уздырылган казу эшләре вакытында тимер, бакыр коелмалары таба (Археологические, 1941, с. 105). Археологик казу эшләре вакытында Казан кремлендә зур температураларга түзешле кирпеч ватыклары, эретмә калдыклары очрый.

Йорт урынында, алачыкларда табылган төрле зурлыктагы тегермән ташлары, кирпечләр әлеге йортларда яшәүчеләрнең көндәлек тормышын чагылдыра. Йорт-каралты тирәсендәге чокырларда, базларда тимер кармаклар белән балык сөякләре, тәңкәләре табылуы балык тотучыларның шөгыльләре турында сөйли. Остеологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, бу чорда Чаллы халкының ризыгында мәрсин балыгы (осетр) еш кулланышта булган.

Казу эшләре вакытында Чаллы кремлендә һәм бистәләрендә тимер балталар, төрле зурлыктагы тимер пычаклар, шөшле, тимер кисү һәм тишү кораллары еш табыла. Болар барысы да шәһәрдә яшәгән һөнәрчеләрнең эшчәнлеген ачыклуга өлеш кертә.

М.Б.Зәетов тарафыннан “су буеннан табып чыгарылган күп сандагы шомартылган ташлар” турындагы хәбәрләрдән бу урында су тегермәне яисә күпер нигезе булганын фаразларга мөмкин. Ул бу турыда: “Шәһәр турысындагы Шомбыт елгасының бер урынында элегрәк тигез рәвештә эшкәртелгән өч һәм дүрт почмаклы бик күп ак таш плитәләр табылган. Миңа бер Чаллы татары ул ташларны үзенең дә бик күп чыгаруын һәм әлеге ташлардан йорт нигезе һәм баз ясавы турында сөйләде. Аның сүзләре буенча су астындагы ташлар бер-берсенә рәт белән тигез итеп бер уңайлыкта куелган һәм аларны лом белән генә күтәреп булган. Бу ташларны күрүчеләр барысы да аларның кыргый ташлардан гайре буларак, эшкәртелгән булулары турында сөйләделәр”, – дип хәбәр итә (Заитов, 1884, с. 278). Бу тирәдә соңрак чорларда да су тегермәннәре күп төзелгән. Чаллы шәһәрлегендә төбәк кешеләре тарафыннан очраклы рәвештә табылган күп төрле кирпеч, пыяла калдыклары, татар акчалары һәм сатырга әзерләнгән берничә шәм мае (балавыздан эшләнгән) табылуы турында да хәбәрләр бар (Заитов, 2000, с. 19-20).

Сәүдә, икътисад һәм хуҗалык тормышы эшчәнлеген чагылдыручы икенче төр табылдыклар – акчалар. Чаллы шәһәрендә табылган акчалар Алтын Урда дәүләте яшәешенең төрле чорларына карый. Мәсәлән, Чаллы кирмәнендә 1989 елгы казу эшләрендә табылган акча Туктамыш хан идарә иткән чорда сугылган (Кокорина, Останина, 2000, с. 94-95), шәһәрнең икенче бистәсендә 1994 елгы казу эшләре вакытында табылган көмеш акча Гөлстанда Күлнә хан идарә иткән чорга (1359-1360) карый (Хузин, Нигамаев, 2000, с. 180-181). Чаллы шәһәрлеге җирлегендә татар акчаларының күп табылуы XIX гасыр тарихчылары язмаларында да чагылыш таба (Заитов, 1884, с. 278).

2002 елгы казу эшләре вакытында Чаллы шәһәреннән 1,5 чакрым ераклыкта урнашкан Шихаздә авылы урыныннан, Үзбәк хан идарәсе чорында, XIV гасырның 30-нчы елларында сугылган пул табылды (Гариф, 2002, с. 6). Борынгы акчаларның Чаллы шәһәре янәшәсендәге авылларда табылуы да сәүдәнең төбәктә киң таралыш алуы турында сөйли.

Чаллы төбәгендә ханлык чорына караган бизәкле кабер ташлары да күп сакланган. Кабер ташларындагы эпиграфик язмалар һәм төрледән-төрле бизәкләр Казан ханлыгы чорындагы ташны уеп бизәк төшерүче ташчы-һөнәрчеләр хезмәтен ачык чагылдыра. Кайбер ташларның сыйфаты һәм язу ысулларына караганда, аларның шул төбәктәге ташчылар тарафыннан эшләнгәнлеге дә күренә. Мәсәлән, XIII-XIV гасырларга караган Болгар эпиграфик һәйкәлләрен тикшереп, Җ.Г.Мөхәммәтшин Чаллы җирләрен дә кертеп, Кирмән-Җүкәтау төбәге вариантын аерып чыгара (Мухаметшин, 1987, с. 32-37). Бу төбәккә ул Кама аръягының Чирмешән белән Зәй елгалары арасын һәм Кама алдындагы Әшнәк елгасының көнчыгыш өлешеннән алып Нократ елгасына кадәрге җирләрне кертә. Әлеге җирләрдәге кабер ташларының үрнәк-бизәлешләрен, язу ысулларын өйрәнеп, төбәктә ташка язу мәктәбе булганлыгы турында фикер йөртә.

Чаллы төбәгенең икътисадый һәм хуҗалык тормышын күзәтү нәтиҗәләре төбәк халкының игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балык тоту, аучылык кебек күп төрле эшчәнлек белән шөгыльләнүләрен күрсәтә. Тимер, бакыр, керамика, сөяктән эшләнгән көнкүреш әйберләре табылуы шәһәрдә яшәгән һөнәрчеләр һәм аларның остахәнәләре турында күп мәгълүмат бирә. Чит җирләрдән китерелгән әйберләр Чаллы төбәгендә эчке һәм тышкы сәүдә тормышының актив барганлыгын күрсәтә.

Назад Наверх