Баш   Кереш   I бүлек: 1.1  1.2  1.3  1.4   II бүлек: 2.1  2.2  2.3  2.4  2.5   Йомгаклау   Чыганаклар   Кушымталар: 1  2  3  4  5  6  7

I  бүлек. Казан ханлыгында феодал вассаллык мөнәсәбәтләрнең
тарихи нигезе һәм төп принциплары

  

 1.3. Дәүләттә феодал вассаллык мөнәсәбәтләренең нигезе һәм төп принциплары

Дәүләттә җир биләүгә бәйле урнашкан феодал вассаллык мөнәсәбәтләренең төп принципларын өйрәнү ханлыкның идарә, хокук һәм ясак җыю системасына караган мәсьәләләрне тикшерүгә кайтып кала. Нәтиҗәдә Казан ханлыгындагы иерархик бүленешнең төрле баскычларында торучы эреле-ваклы феодалларның үзәк белән һәм үзара мөнәсәбәтләренең ничек җайга салынуы ачыклана. Җир бүленеше тәртипләре ханлыкның төрле хакимлек өлкәләрен, шул исәптән Чаллы төбәгендә феодал вассал биләмә буларак карарга ярдәм итә. Урта гасырларда феодал вассаллык мөнәсәбәтләренең урнашуы күп очракта төп байлык – җир бүленешенә кайтып калган. Казан ханлыгында да яшәүнең төп чыганагы булып игенчелек хезмәт иткән. Шул сәбәпле, Казан ханлыгының үзәктәге җирләре хан һәм төрле дәрәҗәдәге биләр арасында шәхси биләмә буларак бүленгән. Әлеге бүленеш – өлешчә ханлык оешканчы ук барлыкка килгән мирас.

Ислам кануннары буенча бар җирләр Аллаһы Тәгаләнеке булып санала. Коръән китабының 41 Фисиләт (“Аңлашу”) сүрәсенең 9-нчы аятендә: “Аллаһ – галәмнәрнең раббысыдыр (Хуҗасыдыр)”, – дип әйтелгән (Коръән, 2000, 448 б.). Җирдә әлеге мираска хокук Аллаһның илчесе Мөхәммәд пәйгамбәргә һәм аның аша имамнарга, хаким – падишахларга, ханнарга тапшырылган. Хан әлеге җирләргә хокукны кабул итеп алучы буларак билгеләнгән. Казан ханлыгы – мөселман дәүләте. Шул сәбәпле Казанда, урыс яисә Ауропа феодал – җирбиләү системасыннан аермалы буларак, бар җирләр дә ханныкы булып саналган һәм аның тарафыннан идарә ителгән, якланган.

Чыганаклар буенча Казан ханлыгының үзәк җирләрендә хан биләмәләре өлешенә кергән шактый җирләрне ачыкларга мөмкин. Мәсәлән, Казан янындагы Шигали (Шаһгали), Кече Шигали, Царицыно (Ханавылы?), Нокса елгасындагы Ново-Царицыно (Яңа Ханавыл?) авылы тирәләре хан җирләре булган дип санала. Ханлык биләмәләре соңрак урыс патшасы биләмәләренә кергән. Мәсәлән, епархия җирләрендә ”царевы товруи” искә алына. Бу инде әлеге җирләрнең дә Казан ханлыгы чорында хан җирләре булуын күрсәтә (Покровский, 1906, с. 17-18; 40).

Хан үзенә һәм дәүләткә күрсәткән хезмәтләре өчен җирләргә хокукны башка феодал вассалларга да тараткан. Шул ук вакытта ислам дине буенча буш яткан җирләрне үз хезмәте белән эшкәртүчеләргә дә җир биләү хокукы бирелгән. Пәйгамбәр әйткән: “кем үле җирне терелтә, ул җир шуныкы була”, ягъни буш яткан җирдән файдалана ала (Абу Юсуф, 1302, с. 70; Али, 1965, с. 31). Шул сәбәпле гади кешеләрнең дә шәхси кишәрлекләре булган. Һәркем үзе үзләштергән, “терелткән” җирне шәхси җире буларак кабул иткән. Җир биләү хокукы бу теләккә каршы килми һәм әлеге җирләр бер кешенең яисә җәмәгатьнең (“община”) кагылгысыз биләмәләре булып саналган (Лашков, 1887, с. 37-38).

Ислам тигезлек принципларын гына кабул иткән һәм “кеше үз хезмәте белән терелткән җирдән тыш” җирләргә шәхси милек буларак хокукны юкка чыгарган. Шул сәбәпле хан үзенең җирләрен төрле феодал бәкләргә – вассалларына хезмәтләре өчен вакытлыча файдаланырга бүлеп биргән. Феодаллар әлеге җирләрне салым түләү бәрабәренә гади халыкка тараткан. Бәк-морзалар җирендә яшәгән җәмәгатьләр җир хуҗаларына ясак түләгән.

Тарихчы Л.И.Рославцева Кырым татарларында да җир биләү системасы мөселман хокукы нигезендә формалашкан, әмма шуңа да карамастан, җир бүленеше, борынгы төрки-монголлардан килгән кагыйдә буларак, өлешкә тигән җир – олыс биләү тәртибенә нигезләнгән дип нәтиҗә ясый (Рославцева, 1897, с. 178). Шул сәбәпле, Кырым ханлыгында җир хан биләмәләренә, калгалык, олысларга, бәйлекләргә, морзалар җирләренә, вакыф, “җәмәгать” буларак шәхси җирләре белән авыллар берләшмәсендәге пайларга бүленгән (Лашков, 1897, с. 38-61).

Ислам илләрендә урнашкан шәригать кануннары буенча, ханның кул астындагы дини җитәкчеләр дә җир биләү хокукына ия. Вакыт узу белән шәригать хокукы феодал җир биләү системасыннан бик аерылмый башлый (История, 1949, с. 274). Шуңа күрә дини җитәкчеләр дә, җирбиләүчеләр буларак, үзәк хакимият белән феодал вассаллык мөнәсәбәтләрендә торган.

Дини катламның матди тәэмин ителеше җир биләүгә кайтып калган. Дин эшлеклеләренә, дини үзәкләргә вакыф җирләре бүлеп бирелгән. Бу җирләр рухи феодалларның авыллары буларак санала. Шәригать кануннары уртакка эшләү (“издольщина”) ситемасына хокук бирә. Бу хокук аерым җир биләүчеләргә дә һәм шулай ук дәүләт җирен эшкәртүчеләргә дә кагыла (Али Абделькадер Али, 1965, с. 33). Рухи феодаллар кул астындагы авылларны, атамалары буенча, бүгенге көндә дә билгеләп була. Казан ханлыгы чорыннан калган әлеге авылларны чыганаклар да искә ала (РГАДА. Ф. 1209, кн. 152, лл. 115-245; кара: куш. 5). Руханиларга җир бирү дәүләтне ныгытуга зур өлеш керткән.

Әйткәнебезчә, Казан ханлыгының төп байлыгы – җир. Ә җирнең хуҗасы кем булу мәсьәләсе ислам дине кануннары буенча билгеләнгән төп принципларга тоташа. Шул сәбәпле, Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрнең куелышын һәм төп үзенчәлекләрен билгеләү хан (дәүләт) җирләренең нинди принципта бүленгәнлеген ачыклау мәсьәләсенә кайтып кала.

Югарыда билгеләп узганча, Казан ханлыгы җирләре төрле өлкәләргә бүленгән. Әлеге өлкәләрдәге җирләр хан тарафыннан төрле дәрәҗәдәге феодалларга хезмәтләре өчен бирелгән. Нәтиҗәдә ханлыкта феодал вассаллык мөнәсәбәтләре урнашкан.

Әлеге бүленешнең иң зурысы булып даругалар – салым җыю өлкәләре торган (кара: куш. 10). Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләренең куелышын һәм төп принципларын өйрәнгәндә даругаларның сәяси, икътисади һәм иҗтимагый ролен төгәл ачыклау зур әһәмияткә ия. Шул сәбәпле даругалар системасын ачыклауга киңрәк тукталабыз.

Ханлык җирләренең административ өлкәләргә, даругаларга бүленеше ханлык чорына караган чыганакларда тулы дәрәҗдә чагылыш тапмый. Әлеге терминнар ханлык чорына караган ярлыкларда да искә алынмый. Ханлыктагы даругалар турында без нигездә урыс чоры – XVI-XVIII гасырларга караган язмалар буенча гына фаразлый алабыз.

Казан тирәсеннән читтә, төрле тарафларда Алат, Арча, Җөри һ.б. шәһәр яисә башка төрле атамалардагы даруга өлкәләре урнашкан. Казан ханлыгы яулап алынудан соң да, XVI-XVIII гасырларга караган җир бүленешенә бәйле документлардан күренгәнчә, элекке ханлык җирләрендә Нугай, Арча, Алат, Чуаш (Җөри), Гәреч (Галицкая-Гәреш) даругаларына бүленеш сакланып калган. Әлеге бүленеш, төрле үзгәрешләр кичергән хәлдә, ханлык чоры мирасы буларак карала.

Даруга атамасы татар ханлыкларына монгол идарәсе системасы аша кергән (кара: куш. 10). Чыңгыз хан яулап алган җирләрен үзе үләр алдыннан дүрт өлешкә (өлеш-олыс) бүлеп, дүрт улына мирас итеп калдыра. Әлеге олыс җирләре зур мәйданнар били. Үз чиратында олыслар ясак җыю эшчәнлегенә бәйле рәвештә даруга-өлкәләргә бүленә. Г.А.Федоров-Давыдов даруга вазыйфасын Алтын Урда чорыннан калган институт дип саный. Даруга белән даругачы дип аталган идарәче, хәрби җитәкче (әмир) идарә иткән. Төрки телдә даругачы “баскак” атамасында йөргән. Даругачы билгеләнгән даруга-өлкәдән халык санын алу, ясак җыеп ханга тапшыру, ям хезмәтен тәэмин итү һәм гаскәр җыю кебек эшләрне башкарган (Федоров-Давыдов, 1973, с. 30-31). Даруга системасы аша үзәк хакимиятнең финанс һәм дәүләт белән идарә итү эшләре җайга салынган. Шунлыктан даругалар эчке идарә хакимлегенә ия булганнар.

Даруга атамасы төрле чорда төрле мәгънәви үзгәреш кичергән.

Даругалар Алтын Урда чорында табигый һәм сәяси шартларга бәйле мөһим роль уйнаган аерым икътисади үзәкләр – шәһәр-бистәләр яисә олы юллар тоташкан урыннарда, олы авыллар җирләрендә барлыкка килгәннәр. Бу чорда “даруга”, “даругачы” дип аның кул астындагы шәһәр яисә авыллардан ун меңле гаскәр куя алган һәм дә хәрби дәрәҗәсе булмаган шәхес аталган (Усманов, 1979, с. 203). Алтын Урда ханлыкларга таркалган чорда (Казан ханлыгында) “даругалар” дип җирле хакимият башлыкларын атаганнар. Даруга дип аталу өчен бәк биләгән җирнең мәйданының хисабы әһәмиятле роль уйнамаган (Усманов, 1979, с. 210).

Буйсындырылган вассал төбәкләр башында күп очракларда җирле җитәкчеләр хакимияте калдырылган. Төбәк җитәкчесенә кече җирле җитәкчеләр буйсындырылып, аның аша бар төбәк идарә ителгән. Төбәк җитәкчесе олыс ханына һәм аның аркылы Бөек ханга (каанга) буйсынган.

Алтын Урданың башлангыч чорында дәүләттәге хәлиткеч мәсьәләләр үзәктән, корылтай ярдәмендә хәл ителгән, идарә һәм хокук эшчәнлегендә, монгол дәүләтендәге тәртипләр урнашкан. Дәүләтнең хокукый яшәеше һәм хөкем чыгару эшчәнлеге “Бөек яса” кануннарына нигезләнеп башкарылган (Хара-Даван, 2002, с. 169-180).

Вакыт узышында “даруга” атамасының төшенчәсе, даруга бәкләрнең вазыйфасы киңәя. Тарихчылар арасында бу турыда төрле фикерләр бар. Мәсәлән, М.Г.Усманов фикеренчә, Алтын Урда, аннан соңгы татар ханлыкларындагы даругалар – җирле хакимият идарә берәмлекләре һәм алар белән даруга-бәкләр идарә иткән. Кырым ханлыгында оглан, бәк, даруга гомүмән идарәчеләр мәгънәсен белгерткән. Мәсәлән, авыл һәм шәһәрләрнең даруга бәкләре булган (Усманов, 1979, с. 210). Шул уңайдан Казан билегенә мөнәсәбәтле бер язма игътибарга лаек. Урыс елъязмачысы 1376 елда Мәскәү кенәзе Дмитрийның Казанга даругачы белән тамгачы утыртып киткәнен бәян итә (“...всю волю свою сотвориша и дорогу и таможенника посадиша.” – ПСРЛ, IX, 1965, с. 25). Елъязмадан даругачының басып алган җирләргә утыртылган идарәче икәнлеге тәгаенләнә.

Язма чыганакларны өйрәнеп, Е.И.Чернышев Казан ханлыгындагы даруга-өлкәләрнең чикләрен һәм мәйданнарын билгели, картасын төзи (Чернышев, 1971, с. 272-292).

А.Х.Халиков даругалар системасын өйрәнеп, аларны Гәреч, Алат, Арча, Җөри, Чулман алды ягын Нугай даругаларына бүлә. Иделнең уң ягындагы җирләрне аерым өлкә – Тау ягына кертә (Халиков, 1989, с. 152).

Даругаларга бүленеш һәм аларның идарә ителеше С.Х.Алишев тарафыннан да тикшерелә. Аның фикеренчә дә Казан ханлыгы даругалары – Алтын Урда чорыннан ук калган мирас. Бу даругалар белән әмирләр яисә бәкләр, даруга-өлкәләрдә урнашкан шәһәрләр белән дә шул ук әмирләр – шәһәр бәкләре, ә олыслар белән хакимнәр идарә иткән. Автор даругаларның географик урнашуын һәм аларның эчке хакимият бүленеше тәртибен ачыкларга омтылыш ясый (Алишев, 1990, с. 52).

Д.М.Исхаков үзенең хезмәтләрендә, Казан ханлыгындагы даругаларның саны дәүләт советындагы (дивандагы) карачылар санына туры килүенә игътибарын юнәлтә. Аның тарафыннан Алат даругасы – Барын, Галич даругасы – Аргын, Арча даругасы – Кыпчак, Җөри даругасы – Ширин һәм Нугай даругасы – Мангыт кабилә-бәкләре биләмәсе (“йорт”, “бәйлек”) буларак күзаллана. Казан ханлыгында бишенче даруга соңрак чорда, күршеләре нугайларның (мангыт) йогынтысына бәйле барлыкка килгән. Д.М.Исхаков, даруга-бәкләр, аерым билекләрнең (“княжества”) хуҗалары карача-биләрнең йогынтысында булган, дип фикер йөртә (Исхаков, 1998, с. 14-15).

С.Герберштейн Казан ханлыгында дүрт идарәче булуын гына искәртә (Герберштейн, 1988, с. 184). Әмма диван киңәшчеләренең саны үзгәрүе Кырым ханлыгына да хас. Анда хан янында карачылар булып, дәүләт киңәшендәге зур кабилә башлыклары – олы бәкләр – Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак, соңрак Сәдҗүт (Седжеут) һәм Мансур вәкилләре утырган. Кырым ханлыгында оглан, бәк, даруга гомумән идарәчеләр мәгънәсен белгерткән. Эчке авыл һәм шәһәрләрнең идарәчеләре – даруга бәкләре дип йөртелгән (Усманов, 1979, с. 210; кара: куш. 10). Башкорт җирләре дә хакимлек мөнәсәбәтләре һәм ясак җыю эшчәнлегенә бәйле дүрт даругага бүленгән. Даругачылар ясак һәм башка төр салымнар җыю белән шөгыльләнгәннәр (Кидирниязов, 2001, с. 168).

Р.Ф.Галләмов XVI-XVIII гасырлардагы җир бүленешенә караган чыганакларны, аеруча писцовый кенәгәләрне тәфсилләп өйрәнеп, Казан ханлыгының даругалары төзелешен аныкларга омтыла һәм тарихчылар тарафыннан җибәрелгән төрле төгәлсезлекләрне билгеләп уза. Р.Ф.Галләмов барлыгы сигез сәяси-административ өлкә: Арча, Алат, Гәрәч (Гәреш) яисә Яке (Җәке), Чуаш (Җөри) (Югары-, Урта-, Түбән Чуаш) Нугай, Үкрәч, Аты, Кырым (Бортас) даругаларын – салым җыю өлкәләрен бүлеп чыгарган һәм аларның чикләрен билгеләп, картасын төзегән (Галлямов, 2002, с. 281). Картада даругаларның бүленеше һәм чикләре, язма чыганакларда күрсәтелгән авылларның географик урнашуына бәйле рәвештә бүгенге авыллар белән тәңгәләштереп билгеләнгән. Әлеге даругаларның чикләре ханлык үзәге Казанга “өчпочмак” рәвешендә орынып торалар. Шул сәбәпле Казан ханлыгының оешу чорында әлеге административ даругларның “өстән”, ясалма рәвештә билгеләнүе күренә (Галләмов, 2000, 169 б.).

Шулай да Р.Ф.Галләмов даругларның хакимлек итүдәге ролен кире какмаган хәлдә, андагы хакимият системасының бүленешен билгеләү өчен чыганакларның аз, җитәрлек булмавын искәртеп, төгәл нәтиҗә чыгарудан тотылып кала. Даругаларның төзелешен, сәяси һәм иҗтимагый ролен билгеләүдә саклык күрсәтеп, нәтиҗә ясаганда археология, эпиграфика, этнография, топонимия, шәҗәрәләргә, башка төр тарихи чыганакларга бәйләп өйрәнеленергә тиешлеген ассызыклый (Галлямов, 2002, с. 312).

Шулай итеп, Казан ханлыгында даругалар системасы булуын беркем дә инкаръ итми. Безнең фикеребезчә, даругалар, салым җыю өлкәләре буларак, хан, дәүләт яшәешен, идарә һәм хәрби системаны матди яктан тәэмин иткән. Шул сәбәпле даругаларның саны күпме булуы әһәмиятле роль уйнамаган. Чыганаклар буенча даругаларның административ өлкәләр, ә даругачылар әлеге өлкәләрнең идарәчеләре булуы ачыклана. Шуңа да карамастан, ханлык чорында даругалар мәсьәләсенә тулаем ачыклык кертерлек хәбәрләр бер генә чыганакта да юк. Даругалар мәсьәләсе күп очракта Алтын Урда чоры һәм Казан алынганнан соңгы документлар буенча гына фаразлана.

Тарихи язмалардан Казан ханлыгы җирләренең даруга-өлкәләр, олыслардан тыш тагын да кечерәк өлешләргә – йөзләргә һәм уннарга бүленеше күзәтелә (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 127; Борынгы, 1963, 477 б.).

Ш.Ф.Мөхәммәдъяров фикеренчә дә даругалар дәүләт хезмәте һәм ясак түләү эшчәнлегенә бәйле кечерәк өлешләр – йөзбаш идарәләренә бүленгән. Әлеге өлкәләр бүленеше үзенең әһәмиятен XVIII гасыргача саклап калган (Мухамедьяров, 1950, с. 326).

А.Х.Халиков, даругалар системасы тагын да кечерәк өлкәләргә – йөзләргә бүленеп, соңрак алар механик рәвештә олыслар (волости) буларак XVI-XVII гасырлардагы писцовый кенәгәләргә кергән, дип фикер йөртә. Ул ясак җыю һәм башка төр хезмәтләргә кагылышлы хакимлек бүленешеннән тыш та авылларда башка җирле-иҗтимагый бүленешләр булган һәм алар авыл, төбәк җыеннары тарафыннан идарә ителгән, дип яза (Халиков, 1989, с. 152).

С.Х.Алишев тарафыннан да Казан ханлыгы даругаларының үз чиратында олысларга яисә йөзләргә бүленгәнлеге турында фаразлана (Алишев, 1990, с. 52).

XVI гасырның икенче яртысыннан XVIII гасыргача яшәгән йөзлек берләшмәләрен күзәтеп, Р.Ф.Галләмов, әлеге бүленеш дәүләт җирләренә караган биләмәләргә генә хас, дигән фикергә килә (Галлямов, 2003, с. 83).

Казан ханлыгы җирләре кечкенә җирле феодаль берәмлекләргә – унлыкларга (“бер ун кеше”) бүленеше 1548 елгы вакыйгаларны сурәтләгән “Хаҗи Гәрәй” дастанында ачык чагыла: “...Уймас иленең Балтач бай бер ун кеше Кәче иленең Кушай оста бер ун кеше..., Шабша иленең Җанчура бик бер ун кеше, Шәехзадә иленең Кулуш мирза бер ун кеше, дагый бер ун ак чура..., Хәерби иленең бәхшендә Хафиз бер ун кеше...” (Борынгы, 2000, 270-272 бб.). Язмада ун кеше өстеннән башлык булып торган титул-дәрәҗәләр төрлеге белән аерылып тора. Алар арасында бәк, морза, бай, оста, хафизлар да бар. Алар кул астындагы “бер ун кеше”не аларның гаскәре буларак күзалларга мөмкин. Феодалларның гаскәре ак чуралардан да (хәрби тотык – дәрәҗәле коллар) җыелган. Әлеге дастанда Чуаш, Арча даруга-өлкәләрендә урнашкан авыллар санап үтелә. Искә алынган язмалар территориаль бүленешне күзәтү мөмкинлеген тудыра. Язмадан унлыкларның икенче атамасы буларак “ил” – авыл төшенчәсе булуы ихтималлыгы да күренә. Безнең тарафтан даруга-өлкә эченә кергән йөзлек, унлыклар дәүләт хезмәтендә булган феодал вассал хезмәткәрләргә бирелгән салым җыю биләмәләре буларак күзаллана.

Казан ханлыгының җирләре даруга бүленешеннән тыш, башка атамаларда да билгеле. Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгында Казан ханлыгының өлкәләре “вилайәт” дип атала. Әлеге термин икенче бер чыганакның атамасында ук күрсәтелә: “Зафер намә-и вилайәт-и Казан”. Әсәрдә “Шәһәр бәге, Болгар вилайәтенең идарәчесе, хан казнасының башлыгы, әмирләр нәселеннән булган Байбарс бәк, арка күрсәтмичә генә, арысландай көч белән дошманнарга каршы торды”, – дип язылган (Хаҗитархани, 1995, 12-16 бб.). “Казан ельязмачысы” ханлык бүленешен Казан олыслары (“улусы Казанские”) дип атый (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 19, 36, 61-62, 105, 250, 306-307). Ханлык җирләренең кечерәк бер бүленеш атамасы булып “ил” атамасы торган. Ил дип бер яисә берничә авылдан торган төбәкләр саналган. “Ил” атамасының шулай ук авылдан алып дәүләткәчә кулланылышта булуы да билгеле. Хаҗи Гәрәй дастанында: “Солтан илендә Солтан Гали углы Колчура башлык, Уймас иле..., Кәче иле..., Сәрдә иле..., Чыпчык иле..., Шабша иленең Җанчура бик бер ун кеше, Вәнтә иле белән Нурма иле..., Шәехзадә иленең Кулуш мирза...” кебек күп ил-авыллар санап үтелә (Борынгы, 1963, 477 б.). Казан ханлыгы чорыннан билгеле Олан иле (Уланово), Кодаш иле (Кудашево), Кибәч иле (Кибечево), Кадыш иле (Кадышево), Мулла иле (Муллино), Чуваш иле кебек авылларның атамалары бүгенге көннәргә чаклы килеп җиткән. “Ил” атамасы “авыл”, “сала”, “карья” кебек төшенчәләр белән дә алыштырылган.

Безнең фикеребезчә, “вилайәт” атамасы Казан дипломатларының үзара яисә төрки-татар дәүләтләре белән төзелгән ярлык, килешүләр, шартнамәләр һәм хат-битекләр язышуларында, җыелма мәгънәдә, ил, дәүләт, ханлык, барча өлкәләр мәгънәсендә кулланылган.

Югарыда әйтеп узылганча, Казан ханлыгының идарә системасына кергән җирләр олысларга да бүленгән.

Казан ханлыгы җирләре урыс елъязмаларында бик еш олыс (“улус”) атамасында телгә алына: "...и нача забиратися Срачинии и Черемиса, развие по улусам Казанским...” (История, 2000, с. 19); “Наш царь и государь град Казань вручил Ших Алею и со всеми Казанские улусы…”( ПСРЛ, XIII, 1965, с. 210; Щербатов, 1786, с. 533).

“Олыс” атамасы Казан ханлыгының башлангыч чорында да, соңгы чорында да искә алына. Сөембикәнең Казаннан әсир итеп алып киткәндә елап: “... нигә ул (Мәскәү патшасы – Н.Г.) җирләребезне алып, безне әсир итә. Мин аннан, Казан җирендә кечкенә генә бер олыстан (“улусец”) өлеш чыгарып, үлгәнче шунда гомер кичерү мөмкинлеге бирсә, яисә атам җиренә Нугай урдасына җибәрсә,... башка берни дә сорамас идем...”, – ди (История, 2000, с. 349).

1551 елның 16 маенда Казанга сугыш белән килгән урыс гаскәренә шәһәр тирәсендәге олысларны таларга кирәклеге турында боерык бирелә: “Казанские улусы пленити, и воевати, и не щадити ни жен, ни детей, ни старых, ни юных...”. Соңрак, 24 майда, төп көчләр килгәч, гаскәрнең бер өлеше Зөя кальгасын торгызырга, икенче өлеше кабат кальга тирәсендәге олысларны яулап алырга җибәрелә: “...по улусам казанским воевати, и пленити горныя черемиса и нижнея...” (Казанская, 1954, с. 86-87). Әлеге вакыйгалар уңаеннан икенче бер урыс елъязмасы: “Князей и мурз великих больше ста убили, многих мелких людей, и жен, и робят побили...”, – дип хәбәр итә (ПСРЛ, XXIX, 1965, с. 61). Тигезсез сугышта һәлак булган олы кенәз һәм морзалар искә алынган олысларның башлыклары буларак кабул ителә.

Елъямаларда Казан ханлыгы дүрт географик тарафка: Тау (Горная), Болын (Луговая), Арча (Арская) һәм Елга (Побережная) буе өлкәләренә бүленә. Әлеге өлкәләрнең икесе: Тау һәм Болын ягы Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, 1560 елларга караган чыганакта да чирмеш олыслары буларак искәртелә (“улусы луговой и нагорной черемиса” Штаден, 1925, с. 82). Казан шәһәреннән еракта урнашкан Чирмеш олыслары турында “Казан ельязмачысы” да искә ала: “Арча кырында меңгә якын җәймә йорт куелды. Аларда олы халык ашап-эчте, төрле уеннар кылып күңел ачты. Бәйрәмгә, шәһәр халкына сату, сатып алу, алыштыру өчен төрле товарлар төяп ерак олыслардан чирмешләр дә килгән иде” (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 233-234).

Татар феодал-бәкләренең җирләрен урыс чыганаклары “вотчина” буларак искә ала (“...посла во все улусы казанские по князей, и мурзы, веля им в Казань собиратися из отчин своих...” – ПСРЛ, XIX, 1903, с. 37, 252). Күп кенә эпиграфик кабер ташлары сугышта һәлак булган җирле феодалларның үз биләмәләрендә җирләнгәнлеген күрсәтә (Атласи, 1992, 39-41, 53, 57-61 бб.; кара: куш. 3).

Югарыда китерелгән чыганаклардан күренгәнчә, урыс елъязмачылары Казан ханлыгы җирләрен, Алтын Урда дәүләтендәге кебек, олыслар системасында карыйлар. Урыс елъязмалары буенча Казан ханлыгында “олыс” атамасының ике мәгънәви кулланышта йөргәнлеге дә чалымлана. Беренчедән, олыслар дип ханлыкка буйсынган халыкларның җирләр аталган (“улусы луговой и нагорной черемиса”). Икенчедән олыс җирләре – татар феодал-бәкләренең җирләре (“улусы казанские по князей и мурзы”).

Урта гасырлар чорыннан билгеле булган “олыс” атамасы, административ хакимият берәмлеге буларак, монголлар тарафыннан яулап алынган төрле географик киңлекләрдә таралыш алган. Тарихи язмаларда Монгол дәүләте үзе дә “Еке Монгол улус” (“Великое Монгольское государство”) дип йөртелә (Султанов, 2001, с. 16; 82). Монголлар тарафыннан яулап алынган җирләр дә олысларга бүленеп идарә ителгән. Күрәсең, башлангыч чорда олыс җирләре ясак җыелган чикләр белән тәңгәл килгән һәм дәүләт системасына да ясак түләү эшчәнлегенә караган бәйлелектә торган. Шул сәбәпле, олыслар монголлар белән җирле идарәчеләр арасында феодал вассаллык мөнәсәбәтләр урнашкан җирләр буларак күзаллана. Шуңа да карамастан күп кенә халыкларда “олыс” атамасы төрле мәгънәдә аңлатыла. Мәсәлән, бурятларда олыс дип берничә кечерәк гаилә яшәгән, 5-8 йорттан торган авылны атаганнар. “Улы ус” – бөек, бик зур нәсел мәгънәсендә аңлатыла. Тарихчы А.А.Борисов, әлеге термин якутларга урта гасырларда яшәгән монголлардан үтеп кергән, дип саный. Якутларда “уус” атамасы – ыруг, нәсел буларак тәрҗемә ителә. Башлангыч чорда олысларда бертуганнар яшәсә, соңрак аның әһәмияте беткән (Борисов, 1996, с. 26).

Д.С.Кыдырниязов фикеренчә, “улус” термины берничә күчмә халыкның көтүлек җирләре берләшмәсен аңлаткан. Шул сәбәпле олыс – шул җирлектә яшәүче күчмә халык өстеннән идарә хокукы бирелгән җир буларак та саналган (Кидирниязов, 2001, с. 74).

Тюрколог Э.Н.Нәҗип “эл улус” атамасын – ил, дәүләт мәгънәсенә ия төшенчә дип саный (Наджип, 1989, с. 57).

Шулай итеп, олыс төшенчәсе киң мәгънәгә ия. Ул, хакимлек итүнең түбәндәге берәмлегеннән алып, дәүләти оешмага чаклы булган функцияләрне үз эченә алган. Төркиләр йогынтысында яшәгән монголларга олыс атамасының төркиләрдән керү ихтималлыгы зур. Әлеге атама төрки телендәге олыс-өлеш (җирнең бер өлеше), өлкә-ил кебек җыелма мәгънәдә таралган дип фикер йөртергә мөмкин.

Яулап алуларның башлангыч чорында монгол империясе урдалардан, ә һәр урда олыслардан торган. Олысларның оешуында нәсел-ырудашлык зур роль уйнаган. Феодал кул астындагы олысны аерым бер нәсел – ыругның биләмәсе буларак та карарга мөмкин. Соңрак, монгол империясенең төрки-татарлашу чорында, урда атамасы – йорт, ханлык кебек терминнарга да үзгәргән. Дәүләти оешмаларның нинди атамада йөрүенә карамастан, аларның олысларга бүленеше сакланган.

Монголлар яулап алган җирләрнең бер өлеше Җучи Олысы (Алтын Урда) буларак формалаша. Соңрак Җучи Олысы кечерәк географик олысларга (Болгар, Мәскәү, Кырым, Нугай һ.б.) ваклана. Алтын Урда шул ваграк олысларны берләштерүдән туган дәүләти оешма буларак барлыкка килә.

Алтын Урда дәүләте таркалып, бүленгән саен, аерым олыслар бәйсезлек алып, ханлык, йорт яисә урда буларак оешкан. Элекке олыс җирләре яңа олысларга бүленеп, күләм ягыннан кечерәйгән. Ханнар һәм югары катламда торган төрле кланнарның балалары, оныклары һәм торыннары арту сәбәпле дә олыслар географик яктан вакланыш кичергән.

Ханлык һәм олыс атамалары географик яисә шәхси атамаларга бәйле кушылган: Болгар, Мәскәү, Хорезм, Төркмән, Казый, Хаҗилар, Муса бий, Җанмамбәт бий олыслары, Кырым, Казан, Себер, Касыйм, Хаҗитархан ханлыклары (Фаизов, 2003, с. 65-66; Кидирниязов, 2001, с. 74).

Олыс термины утрак тормыш алып барган халыкларда җирле-территориаль төшенчәне белдерсә, күчмә халыкларда ул халык, этник берләшмә төшенчәсен чагылдырган. Мәсәлән, нугайларның үз олыслары белән күчеп йөрүләре турында чыганакларда еш хәбәр ителә. Чыганакларда аларның кышкы һәм җәйге олыс җирләре булуы турында еш искә алына (РГАДА. Ф. 127, оп. 1, д. 1617, № 2-4).

Олыс атамасының географик җир биләмәсе төшенчәсе буларак йөрүе турында төрле фикерләр бар. Г.А.Федоров-Давыдов Алтын Урдадан соңгы төрки-татар дәүләтләрендә йорт һәм олыс атамалары бер мәгънәгә якынаеп, зур күләмдәге җирләрне билгеләүче атама булып китәләр, ди. Казан һәм Кырым ханлыкларында даруганың бер өлеше олыс – җирле территориаль идарә системасы буларак карала. Олыс – җирле бәк, морзаларның ата-бабаларыннан килгән биләмәләре буларак санала (Федоров-Давыдов, 1973, с. 113). Кырым ханлыгында җир бүленеше төрки-монголлардан килгән кул астындагы өлкә-олыс (удельно-улусная) системасында карала. Әлеге системага хан җирләре, калгалык, бәйлек, хуҗалык, морзалык, вакыф, җәмәгать һәм гади халык җирләре керә (Лашков, 1897, с. 38-61; Тюркские, 2003, с. 178). Себер ханлыгының олысларга бүленгәнлеге Г.Л.Фәйзрахманов хезмәтләрендә киң яктыртыла. Себер ханлыгы урыслар тарафыннан яулап алынгач, әлеге төбәк җирле идарәләр – волостьлар (олыслар) системасына бүленә. Себер җирендә аерым татар, урыс һәм бухаралы волостьлары төзелә (Файзрахманов, 2002, с. 200-201; 227-228).

Р.Г.Фәхретдинов даругаларны олыслар белән тиңләштереп карый һәм даругалар – кече олыс-өлкәләр булган ди (Фәхретдинов, 2001, 212 б.). С.Х.Алишев фикеренчә олыслар – даругаларның эчке бүленешенә кергән җирле берәмлекләр (Алишев, 1990, с. 52).

Р.Ф.Галләмов Казан ханлыгы чорындагы Алат, Арча, Чаллы шәһәрләрен даруга эченә кергән олыс үзәкләре – эре феодаль вассалларның “йортлары” (билек-кенәзлек) булулары мөмкинлеге турында фараз итә (Галлямов, 2002, с. 296-297). Бу очракта даругларның үзәктән – Казан шәһәреннән идарә ителүләре ихтималлыгын искәртә. Мәсәлән, Р.Ф.Галлямов Югары Аты авылын ”Арча кенәзләре”нең берсе булган Шәисуп (Шаһ Йосыф) бәкнең олыс биләмәсе булган, дип яза (Галлямов, 2002, с. 304).

Казан ханлыгына караган чыганакларда “олыс”, “кече олыс” (“улусец”) атамасында төрле зурлыктагы географик җирләр телгә алына (История, 2000, с. 349). Безнең фикеребезчә, урыс чыганакларында олыслар дип ханлыктагы төрле өлкәләрне һәм әмир, би-морзалар, яисә дәүләт иерархиясенең башка баскычларында торган катламнарның нәселдән-нәселгә күчкән төрле зурлыктагы биләмәләрен атаганнар.

Феодал вассаллык мөнәсәбәтләрне өйрәнү нигезендә каралган даруга системасының төзелеше, олыс җирләренең роле турындагы төрле фикерләрне ачыклап һәм чагыштырып, без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

1. Даругалар хан гаиләсе, гаскәре, диван эшчәнлегенә бәйле дәүләт идарәсен тәэмин итү өчен бүленгән салым җыю өлкәләре;

2. Даруга эченә кергән йөзләр һәм уннар дәүләт (хан) җирләренә караган ясаклы халыкның гаскәри бүленеше;

3. Олыслар – ханлыктагы феодал биләмәләр, җирле бәкләрнең нәселдән-нәселгә күчкән салым җыю җирләре булган. Урыс елъязмачылары тарафыннан гомуми термин буларак “олыслар” дип ханлыкка буйсынган халыкларның җирләре дә аталуы ихтимал.

Югарыда санап үтелгән өлкәләрдәге җирләрнең бер өлеше хан тарафыннан вассал феодалларга хезмәтләре өчен ярлык буенча вакытлы файдалануга бирелгән. Әлеге җирләрне биләү хокукы дәүләт идарәсе системасының бер терәге буларак саналган тарханлык яисә сөергал системасы аша якланган. Тарханлык һәм сөергал системаларын бер-берсеннән аерып карау өчен чыганаклар җитми. Тарханнарның бер өлеше сөергал булып торган. Шул сәбәпле, сөергал ярлыгы алган, бүләкләнүче кешеләр тархан буларак кабул ителә. Әлеге бүләк хан, дәүләткә хәрби яисә башка төр хезмәт кылган, батырлыклар эшләгән өчен бирелгән. Тарханлыкның шартлары төрлечә булырга мөмкин, әмма әлеге шартларның нинди булганлыгы сакланып калган сөергал ярлыклардан күренми. Сөергал системасы Казан ханлыгында феодал җирбиләүнең бер төре булып тора.

Монголлар тарафыннан яулап алынган җирләр сугыш чорында аерым уңышларга ирешкән хәрби башлыкларга таратылган. Әлеге бүләк ияләрен тарханнар дип атаганнар. Тарханнар үз җирләрендә тулы идарә хокукына ия булган (Хара-Даван, 1996, с. 212). Әлеге система монголлар тарафыннан яулап алынган барлык төбәкләргә дә таралган. Тарханлык системасы Идел-Чулман буйлары җирлегендә дә урнашып, ханлык чорында кулланышта булган. Тарханлык институты Идел болгарларының кардәшләре Дунай болгарларында булуы да билгеле (Иречек, 1878, с. 164). Бу гомумтөрки мирас болгарларның Азов диңгезе буйларында яшәгән чордан калган һәм аның Идел буйларында дәүләт төзегән болгарлар тарафыннан куланылу ихтималлыгы да зур. Монгол яуларына чаклы ук Урта Идел төбәгендә җир биләү системасы урнашкан. Җир биләүгә бәйле урнашкан феодал мөнәсәбәтләр болгарларда, монгол системасы белән чагыштырганда, күпкә югарырак дәрәҗәдә торган. Әмма, тарханлык институтының барлыкка килү тарихы бүгенге көнгәчә тулы дәрәҗәдә өйрәнелмәгән мәсьәлә булып кала бирә. Шул сәбәпле, Казан ханлыгындагы тарханлык системасын Алтын Урда мирасы итеп кенә карау дөрес булмас.

Тархан терминын – “тар-хан” буларак ике өлешкә аерып карау мөмкинлеге бар. Безнең фикеребезчә “тар” - кечерәк, “тар”рырак җир мәгънәсендә аңлатыла. Бу җирдә тархан ярлыгы тотучылар тулы хакимлеккә “хан дәрәҗәсендә” ия булганнар. Шул сәбәпле, тарханнар – җирле ханнар буларак, төрле төбәкләр тарихына караган фольклор чыганакларда да искә алыналар.

Тарханнар дип дәүләт эшендә, сугыш вакытында күрсәткән хәрби уңышлары яисә башка хезмәтләре өчен өстенлектән файдаланучы җирбиләүчеләрне атаганнар (Хара-Даван, 2002, с. 175). Ата-бабаларыннан калган тарханлык җирләреннән файдаланучылар хан тарафыннан бирелгән ярлык көченә таянганнар. Тархан билгеләнгән җирдән ясак җыйган, башка өстенлекләрдән файдаланган (Мухамедьяров, 1958, с. 10). Тархан – җир биләүче феодал, хәрби җитәкче, тарханлык – хезмәт өчен бирелгән җир буларак аңлатыла (кара: куш. 10). Тархан-бәкләр – хәрби хезмәттән башка барлык бурычлардан азат. Аерым очракларда зур, мактаулы хезмәтләре өчен бүләк буларак, тарханлык җире аның балаларына да калдырылган.

Вассал феодалның җирләре ханныкы саналса да, ул үз җирләрен нәселдән-нәселгә күчерү хокукына омтылган. Хан алышынганда тархан ярлыкларының яңартылганлыгы да билгеле. Мәсәлән, Казан ханы Мөхәммәд Әмин тарафыннан Надыйр Уразмәтов нәселе Асылхуҗа Мизәккә һәм аның улларына 1516 елда бирелгән тарханлык ярлыгы, Казан ханы Сафа-Гәрәй тарафыннан 10 елдан соң яңартылып, 1526 елда кабат Надыйр Уразмәтов нәселе Хөсәен белән Хәсән Асылхуҗа улларына бирелгән (кара: куш. 17).

Тарихчы В.Д.Смирнов тарафыннан Кырым ханлыгында тархан титулының икенче атамасы – мафа (муаф – салымнардан азат кеше) булуы фаразлана (Смирнов, 1887, с. 274). “Мафа” атамасы Казан ханлыгындагы җиргә бәйле документларда да еш искә алына һәм шулай ук тарханлыкны аңлата торган сүз буларак кабул ителә (Алишев, 2002, 21 б.).

Казан ханлыгы җиренә тарханлык белән бергә сөергал системасы да Алтын Урда аркылы кергән дип уйланыла (Мухамедьяров, 1950, с. 155-156). “Сөергал” (сөенеч мәгънәсендә) атамасы беренче тапкыр Кырым ханы Миңле-Гәрәй тарафыннан бирелгән тархан ярлыгында искә алына: “Бу ярлык иясе Анкаралы Мәхмүд улы Йәхиә Хакимгә сөергал бирелә тархан булсын” (Мухамедьяров, 1950, с. 155). Казан ханлыгы җирлегенә бәйле әлеге атама Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгында искә алына: “Бездәги сиургаб бумәзкур ким ирсәләрни Тәңре Тәгалә ризасы вә ки Мөхәммәд Рәсүлулла шәфагати учун тархан кылдым” (Вахидов, 1925, с. 31).

Шул ук мәгънәдә сөергал термины Тимер Котлыг ярлыгында да телгә алына: “...сиургал булуб тархан булуб... торсын димез” (Березин, 1851, с. 18-21; 28). Сөергал системасы Казан ханлыгы чорында сакланып калган һәм Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгында, 1523 елга чаклы көчендә булган. Бу турыда ярлыкта “Борынгы хан агаларыбыздан ук тархан булып килгән кешеләр...”, – дип билгеләп узыла.

Сөергал системасы Казан ханлыгында җир биләү төренең зур өлешен алып торган дип уйларга кирәк. Беренчедән, Казан ханлыгы чорыннан сакланып калган авыллар арасында югары катлам даирәсенең атамалары һәм исемнәре күп сакланган (кара: куш. 4). Икенчедән, хан, үз хакимиятен ныгыту чарасы буларак, җирләрне феодалларга сөергал системасы аша бирергә тырышкан. Хан гаиләсе әгъзаләренең дә хезмәтләренә бәйле сөергал системасы аша җир биләү хокукына ия булулары турында хәбәрләр бар (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 83, 349). Хан үз җирләрен феодал вассалларга аерым хезмәтләре өчен вакытлыча тараткан. Вассаллар үзләренә бирелгән тарханлык җирләр өчен өлешчә ясак түләргә һәм сугыш яисә хәрби хәрәкәтләр вакытында кул астындагы кешеләре белән ярдәмгә килергә тиеш булган. Сәхиб-Гәрәй ярлыгы тарханлык (сөергал) бирү сәбәпләрен ачыкламый. Бу очракта Кырым ханы Сагадәт-Гәрәй тарафыннан бирелгән ярлык игътибарга лаек. Анда: “безгә туфанкчы (утлы коралдан атучы) булу сәбәптән сөергал бүләге – азат тархан булсын дидек”, – дип сөергаллыкның сәбәбе күрсәтелә (Березин, 1851, с. 19-21).

Төрки-татар дәүләтләрендә тарханлык җир биләмәләре хан тарафыннан хәрби хезмәт эшчәнлегеннән тыш, бүләк-сөенче (сөергал) яисә башка сәбәптән дә бирелгән (Возгрин, 1992, с. 177). Мәсәлән, Кырым бәге Акмөхәммәд бәкнең (Акмамед бей) бабалары, Сәхиб-Гәрәй ханга яхшы атлар бүләк итүе сәбәпле, бүләккә (сөергал) җир алганнар (Лашков, 1887, с. 18).

Бүгенге көндә Казан ханлыгы чорыннан дүрт тархан ярлыгы сакланып калган (кара: куш. 17). Әлеге ярлыкларда җирле хакимият төзелеше дә чагылыш тапкан. Ярлыкка ия булучы үз җирләрендә яшәүче халыктан ясак җыйган, алар өстеннән хакимлек итү, тәртип урнаштыру һәм хөкем итү хокукы да алган. Казан ханлыгы чоры ярлыкларында бер тәртип буенча җирле идарәчеләрнең дәрәҗә-титуллары санап чыгылган. Әлеге принцип ханлыкның үзәк һәм җирле идарә төзелешен ачыклау мөмкинлеген тудыра. Казан ханлыгы чорында бирелгән ярлыклар, ханлык яулап алынганнан соң да үз көчләрен югалтмаганнар. Ярлык хуҗалары үз җирләреннән Мөхәммәд Әмин (“ясаки на них велел имати прямые, как было при Магмеделиме царе”) яисә башка ханнар вакытындагыча салым түләгәннәр (“они бы ясаки платили, яко же и прежним Казанскими царями” – ПСРЛ, XIII, 1965, с. 221).

Ханлыктагы бар җирләрнең дә чикләре билгеләнгән булган. Хуҗалык җирләре дә ызаннар белән бүленеп, тамгаланган (чикләре билгеләнгән) (РГАДА. Ф. 1209, кн. 152 и 642, л. 200; Алишев, 2002, 16-17 бб.). Хан тарафыннан бирелгән җирләрнең бүленеше ярлыкларга өстәмә рәвештә бирелгән карта-сызымнар белән дә күрсәтелгән (Калинин, 1956, № 355/16/3).

Тарханлык (сөергал) системасы нигезендә бирелгән ярлыкта феодал вассалга карата ханның хокуклары чикләнүе дә күренә. Хан феодалга хезмәте өчен җир бирү белән бергә аңа булган хокукларын да тапшырган. Хакимлек итү хокукы биргән тархан ярлыгы тарханлык җиренең атасыннан улына, абыйсы яисә башка якын туганына күчкәндә яңартылып торган.

Казан ханлыгы ярлыклары Алтын Урда дәүләтенең башка олыслары – соңрак үзәктән бәйсезлеккә ирешкән Кырым ханлыгы белән Мәскәү кенәзлеге ярлыкларына (“тарханные грамоты”) бик охшаш. Мәсәлән, Алтын Урда дәүләтенең бер олысы буларак яшәгән Мәскәү кенәзлеге тархан ярлыклары белән Казан ханлыгында бирелгән тархан ярлыклары бер нигездә язылган һәм алар арасындагы аерма еш кына бары тел һәм дин үзенчәлекләренә генә кайтып кала. Мәскәү кенәзе Василий II нең 1447 елда Симен монастырына тапшырылган тархан ярлыгы (“жалованная тарханная и не судимая”) шул турыда сөйли. Әлеге ярлык буенча монастырь биләмәсенә кергән авыллардагы кешеләр, төп ясактан тыш (“от прямого налога”) башка төрле салымнардан: (“от яма, подвод, мыта (базардагы сату урыны “базарган” – Н.Г.), костки, тамги, восминичьего портного, корма коней, пакоса лугов, делания двора, тяги в проторы к сотским, дворским, становщикам, от собирания корма наместниками”) азат ителгән. Урыс тархан ярлыклары арасында аерым бер вакыт аралыгында тулаем өстенлек бирүче, ягъни барлык салымнардан да азат итүче ярлыклар да булган. Шундый тарханлык ярлыклары (“льготно несудимая”) күченеп килгән, сатып алынган һәм элеккедән яшәгән кешеләргә дә 5 елга бирелгән. Бу кагыйдә монастырь җирләренә дә таралган. Мәсәлән, Иван III хөкүмәте вакытында Троице-Сергиевский монастыре 10 елга тулаем өстенлек бирүче тархан ярлыгына ия булган. Тархан ярлыклары элек-электән үз кул астындагы җирләре белән идарә иткән кенәзләргә дә (“удельные князья”) бирелгән. Мәскәү хөкүмәте үзәкләштерү сәясәтеннән чыгып, еш кына тархан иммунитеты аша эре дини феодалларның хокукларын чикләгән. Шул ук вакытта җирле (“удельные”) кенәзләрне тезгенләү сәясәтеннән чыгып, дини феодалларга аерым өстенлекә ия тархан ярлыклары да тараткан (Ивина, 1979, с. 69; 78; 92).

Мәскәү хөкүмәтенең дәүләт эшчәнлеге мөнәсәбәтләрен урнаштыручы әлеге ярлыкларга Алтын Урда дәүләте тарафыннан бер хокукый нормалар салынган (Акты, 1951, с. 76). Шул сәбәпле, әлеге тархан ярлыклары Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен дә файдалы.

Хан тарафыннан бирелгән тархан яисә сөергал ярлыклар дәүләтнең үзәк һәм җирле идарә системаларының үзара эшчәнлеген көйләгән, төрле феодал вассаллар арасындагы мөнәсәбәтләрне хокукый нигездә ныгытуга юнәлтелгән.

Югарыда шәрехләп узганча, Казан ханлыгының төп байлыгы – җир ярлыклар системасы аша эре феодал вассаллар арасында бүленгән. Феодал-бәкләрнең биләмәләрендә хан идарәчеләренең хокукы тарайтылган яисә тулаем чикләнгән. Әлеге җирлектә хокук саклау, җәза бирү эшчәнлеге дә җирле бәк-морзалар кулында булган. Бәкләр биләмәләрендә яшәүче халык санына карап, үз өстенә гаскәр тоту бурычын алган. Бу гаскәрне ул әлеге җирдә тудырылган байлык хисабына тәэмин иткән. Хан белән феодал-бәкләр арасындагы килешү, кануни төстә, тархан ярлыклары тарафыннан расланган. Әлеге ярлыклар буенча феодал вассаллар хан тарафыннан яклана һәм аның хезмәтчесе буларак карала. Ханлык эченә кергән биләмәләр тулаем хан кул астында булса, феодал-бәкләр үз биләмәләрендә бу хокукка суверен буларак ия. Феодал вассаллар үз җирләрендәге ханга хезмәт күрсәтү һәм үз хакимлек идарәсен саклау өчен гаскәр тотканнар (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 37). Феодал кул астындагы гаскәрнең структурасын чыганаклар буенча ачыклауы авыр. Безнең фикеребезчә бу гаскәр феодал вассалның җирендә яшәгән халык сугышчыларыннан (ополчение) торган. Без аны шартлы рәвештә гаскәр дип атыйбыз.

Җир биләү системасы Алтын Урда һәм аннан соңгы төрки-татар дәүләтләрендә бер нигездә корылган дип санала. Шул сәбәпле Казан ханлыгындагы билекләр системасын Кырым ханлыгындагы бәйлекләр белән чагыштырып карау урынлы.

Кырым ханлыгы бәкләренең бәйлекләре – феодал биләмәләре – шәхси җирләре буларак саналган. Алар үз җирләреннән теләгәнчә файдаланганнар, әмма аны бүлеп бирә, сата яисә бүләк итә алмаганнар. Һәр бәйлекнең чикләре, башкаласы, ханлык төзелешендәге кебек киңәшмә органы (диван) булган. Бәкләр үзара, яисә күрше дәүләтләргә яу чыга алганнар. Аларның шәхси герблары һәм мөһерләре булган. Соңгы чиктә Кырым бәйлекеләре “дәүләт эчендәге дәүләт” буларак күзаллана (Тюркские, 2003, с. 178-181).

Бәкләр кул астында хокук һәм финанс эшчәнлеге алып барылган. Аларга әлеге хокукны шәхси гаскәр ярдәмендә саклау да кирәк булмаган, чөнки бәйлек чикләрендәге хокуклар хан тарафыннан бирелгән ярлык белән ныгытылган. Кырым ханы тарафыннан бирелгән бер ярлыкта: “әлеге хан ярлыгы карарын җиткереп, бәкләргә биләмәләрен үлгәнче үзендә калдыру мөмкинлеге, җиреннән һәм анда яшәүчеләрдән төрле салымнар җыю хокукын бирәм. Әлеге җирлектә яшәүче барлык морзалар һәм башка буйсынучы кешеләр тыныч тормышта да, сугыш куркынычы туганда да аңа буйсынырга тиешләр”, дип язылган (Никольский, 1929, с. 9).

Кырым ханының шәхси җирләрендә бәйлек хуҗалары буларак дәүләт идарәсендә катнашкан морзалар утырган (Возгрин, 1992, с. 177). Әлеге идарәче морзалар хан тарафыннан җирле бәкләрне буйсынуда тотучы төп көч буларак файдаланылган. Җирле бәкләр дәүләт идарәсе эшчәнлегендә катнаша алмаган. Хан хезмәтендәгеләре исә шәхси милек хуҗалары була алмаган. Кырым ханлыгындагы күп кенә каршылыклар әлеге сәбәптән туган. Казанда күп вакыт Кырым ханнары – Гәрәйләр династиясе идарә иткән. Казан җирлегендә кырымлы Сәхиб-Гәрәй Миңле Гәрәй угылы (1521-1524), Сафа-Гәрәй Фатыйх угылы (1524-1531, 1533-1546, 1546-1549), Үтәмеш Гәрәй Сафа-Гәрәй угылы (1549-1551) идарә иткәндә Казан ханлыгы идарә системасына Кырым ханлыгына хас үзгәрешләр кертергә тырышуларын фаразларга мөмкин. Казан ханлыгындагы идарә системасы, җир бүленешенә мөнәсәбәтле эчке низаглар да, күрәсең, күп очракта җирле биләр белән хан, дәүләт идарәсендәге бәкләр арасындагы җирлектә туган.

Чыганакларда Казан ханлыгына чит җирләрдән килгән феодалларны җирле феодаллардан аерып күрсәтү тенденциясе сизелә. 1552 елгы вакыйгалар уңаеннан: ”Казанские уроженные князи, и Мурзы, и Сеиты, и Уланы и все чиновные люди сами своею волею служить к нашему благочистивому царю придоша”, – дип искә алына (ПСРЛ, XIII 1965, с. 480).

Дәүләт хезмәтендәге бәк һәм морзаларга төрле караш, яңа килүчеләргә җир биргәндә туган бәхәсләр еш кына ризасызлык-каршылыкларга этәрә. Күп кенә феодал низаглар шушы җирлектә туган. Чыганаклардан ярлыкларның яңартылмавы яисә бирелгән хокуларның бозылу очраклары да күренә. Булат бәк җитәкчелегендә Мәскәүгә килгән Казан илчеләренең Никон елъязмасында 1541 елда теркәлгән сүзләре кызыклы: “Сафа-Гәрәйдән казанлыларга бик авыр, ул бик күп бәкләрнең ясакларын тартып алып кырымлыларга таратты, ә җирле кешеләрнең байлыгын сатып, аны Кырымга озата” (ПСРЛ, XIII 1965, с. 99). 1545 елга караган икенче бер чыганакта, Сафа-Гәрәй “атасы юкларга аның биләмәләреннән җыелган ясакны улына бирмәде”, – дип хәбәр ителә (ПрДРВ, ч. VIII, с. 269-274).

Башка чыганаклардагы охшаш хәбәрләр дә җирле бәкләр белән хан һәм аның якыннары арасындагы мөнәсәбәтләрнең каршылыклы булуын күрсәтә.

Югарыда билгеләп узганча, Казан ханлыгында җирбиләүче феодал-бәкләрнең кул астындагы хезмәтчеләре бер үк вакытта хәрби хезмәткәр булып та саналган. Бәк җиреннән туенган хезмәткәрнең аты, сугыш коралы һәрчак әзерлектә торырга тиеш булган. Хан белән эре феодаллар арасында каршылыклы мөнәсәбәтләр туганда, соңгыларының үз кешеләре белән берләшеп ханга каршы чыгулары да билгеле. Мәсәлән, 1489 елга караган хәбәрдә бериш Казан феодалларының Мөхәммәд Әмингә каршы чыгулары искә алына (А ныныча к нам прислал Магметь Амин царь, а сказывает как есте нынеча ко мне шли, ино с вами вместе идучи, та люди Алказый, да Касыйм Сеит... и с иными людми с Ямгурчеевыми землю Машметь Аминеву цареву и нашу воевали, грабили, да и головы в полон поимали”, Сборник РИО, Т. 41, с. 84).

1546 елгы вакыйгаларны бәян итүче икенче бер чыганакта Казан бәкләренең берләшеп, Сафа-Гәрәйне Казаннан куулары турында язылган (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 447). Шул ук хәбәр “Казан елъязмачысы” тарафыннан да телгә алына (“Воста в Казане в велможах... на царя своего Сап-Кирея...” ПСРЛ, XIX, 1903, с. 49; 281). Санап узылган каршылыклар Чаллы төбәгенә дә тәэсир иткән, күрәсең. М.Зәетов тарафыннан сурәтләнгән Чаллы белән Казан арасындагы каршылыкларның әлеге сәбәпләргә бәйле тууы ихтимал (Заитов, 2000, с. 20).

Шул ук вакытта ханнар үз гаскәрләре белән күрше дәүләтләрнең ярдәменә таянып, олы бәкләрнең мәнфәгатьләренә каршы чыкканнар, ирекләрен чикләгәннәр. Мәсәлән, урыс гаскәренә таянып, Шахгали 700 тирәсе Казан феодалының кайсын үтереп, кайсын куып җибәреп, аларның бар мөлкәтен тартып алган (“...и паче лютейша возъярися на них, и уби... числом 700 вельмож великих, средних и меньших, уланове, и князи, и мурзы, имения их к себе похищая...” ПСРЛ, XIX, 1903, с. 356). 1546 елда, Сафа-Гәрәй кырым һәм ногайлыларга таянып үзенә каршы чыккан Казан бәкләренә хөҗүм итә (“Тоя же осени, септемвриа 20 приехали ис Казани... 76 человек... и иных многих побил, и стал владети Казанию с Крымскими князыми” ПСРЛ, XIII, 1965, с. 149).

Казан ханлыгындагы феодал вассалларның бер өлеше хәрбиләр булган. Хәрбиләр – угланнар (оланнар) һәм казаклар (эчке, тышкы, сарай казаклары) хан гаскәре белән идарә иткәннәр (кара: куш. 10). Хезмәтләре өчен аларга бирелгән җир, күләме һәм сыйфаты буенча күпкә кечкенә булып, аз керемнәр биргән (Худяков, 1991, с. 198). Угланнар һәм казаклар да җир биләүче феодал вассаллар катламына кергән. Хәрбиләр, феодал вассал буларак, тарханлык җирләреннән файдаланган өчен ханга хәрби хезмәт күрсәткән. Ханнан чапкын килүгә ул, гаскәр башлыгы рәвешендә, хәрби бурычын үтәгән. Феодал-бәк гаскәрен үз җиреннән туендырып тоткан. Аның гаскәр саны биләгән җире һәм бу җирдә яшәүче халык саныннан чыгып исәпләнгән. Бу турыда Каюм Насыйри тарафыннан искә алынган бер кулъязманың эчтәлеге игътибарга лаек. Анда татар феодалы Абдуразак турында телгә алына. Тирәк-як авылларда аның хакимлеге урнаша. Абдуразак мулла каршылык чыккан очракларда халыкны дуслаштыра, хөкем карарын чыгара. Абдуразак мулла Казан җирендә урыс хакимияте урнашкан чорда яши. Әмма элекке тәртипләр буенча, тирә-як халыктан патшага дигән ясак-салымнары аның аша җыела. Уллары патша гаскәрендә хезмәт итә. Кирәк чагында аның кул астындагы халык җыелып, зур гаскәргә әверелә. Бу гаскәрнең атамасы язмада “чуракол”дип бирелә. Язмадан күренгәнчә, гаскәриләр аерым йортларда яшәгән (Насыйри, 1977, с. 256)

Хәрби феодаллар, вассал буларак, ханнан җир һәм башка хокуклар алуга бәйле генә буйсынганнар. Бу фикер урыс партиясе яклы бәкләрнең 1531 елда Мәскәү патшасы Василийга язган хатларында чагылыш таба. Хатта “...Безне үзеңә хезмәткә ал, безнең Казан ханына хезмәт итәсебез килми, хан өчен үлсәк, хан түләме белән яшибез дә, чөнки без ханга үзебезгә файда булганда гына буйсынабыз. Хан (Сафа-Гәрәй) бездән баш чөерә. Без аңа кирәк булмасак, аның да безгә кирәге шуның чаклы гына...”, – диелә (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 56).

Хәрби тарханнарның җир биләмәләре бер, яисә берничә авыл күләмендә булган дип фикер йөртергә була. Бу турыда “Казан елъязмачысы”: “...бар углан, бәк һәм морзалар, хатын вә бала-чагаларын ияртеп, үзләренең авылларына күңел ачырга таралыштылар”, – дип телгә ала (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 299).

Угланнар һәм казаклар биләгән җирләр тарихта үз эзләрен авыл атамаларында калдырган. Мәсәлән, Нокса буендагы Кошчак-Улан (Кощакова) авылы Кырым феодалы Кошчак-Олан биләмәсе буларак саналырга хокуклы. Сулы елгасы буендагы Карамыш-Улан авылы да Карамыш Олан карамагындагы авыл булган. Казан ханлыгы чорыннан, тамырында яки кушымтасында “казак”, “казаклар” сүзе булган дистәләрчә авыл атамалары сакланып калган. Аларның бер өлеше Казан ханлыгында хәрби хезмәттә булган хәрби казакларның авыл-биләмәләре буларак карала (РГАДА. Ф. 1209, кн. 152 и 642, лл. 195-197). Казакларга бирелгән биләмәләр урыс җирләрендәге “поместье” мәгънәсенә туры килә. Бу система урыс дәүләтенә Алтын Урда мирасы буларак кергән.

Шулай итеп, дәүләт белән җиргә бәйле феодал вассаллык мөнәсәбәтләр хан белән хәрбиләр арасында да урнашкан. Әлеге мөнәсәбәтләр җир өчен хезмәттән тыш, Ватанны саклау, милли иминлеккә ирешү өчен хәрби бурычны үтәү буларак та кабул ителгән.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: барлык җирләр хан тарафыннан, дәүләтнең иминлеген тәэмин итү чарасы буларак, үз хезмәтчеләренә – феодал вассалларга таратылган. Җир биләүче буларак феодал катламның беренче баскычында хан үзе һәм эре феодал-бәкләр, әмирләр, икенчесендә – дин әһелләре, өченчесендә – җирле бәк-морзалар, дүртенчесендә – хан хезмәтендәге хәрбиләр торган. Казан ханлыгы җирләре дәүләтнең яшәешен тәэмин итеп торучы салым җыю өлкәләре – даругаларга бүленгән. Даругалар үз чиратында хәрби берәмлекләрдән – йөзләр һәм уннардан торган. Ханлык җирләренең тагын бер бүленеше олыслардан гыйбәрәт. Олыслар – ханлыктагы феодал биләмәләр, җирле бәкләрнең нәселдән-нәселгә күчкән салым җыю җирләре. Сыйныфлар арасындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләргә тархан (сөергал) ярлыклар аша кануни төс бирелгән. Югары катлам сыйныфлары тархан (сөергал) биләмәләрен нәселдән-нәселгә тапшыру өчен тырышкан. Феодал вассаллыкның нигезендә хәрби хезмәт, ясак җыю һәм башка төр салымнар аша түләү системасы яткан. Хан, дәүләт тарафыннан җирдә эшләүче һәм шул җирдән ясак түләүче халыкка иминлек тудырылган, аларның хокуклары якланган.

Дәүләттәге феодал вассаллык мөнәсәбәтләр һәм шуңа бәйле төп принциплар җир бүленешенә, дәүләткә хезмәт, дини һәм милли тормыш иминлегенә бәйле урнашкан. Казан ханлыгында җир, төп байлык буларак, аны биләүченең социаль һәм сәяси дәрәҗәсен билгеләгән. Югары катламда торучылар үз биләмәләрендә тулы хакимлеккә ия булу хокукын алганнар.

Казан ханлыгының үзәк җирләрендә феодал вассаллык мөнәсәбәтләре, барлык төрки-татар дәүләтләрендәге кебек үк бертөрле шартларда корылган.

 

 Назад Наверх