Баш   Кереш   I бүлек: 1.1  1.2  1.3  1.4   II бүлек: 2.1  2.2  2.3  2.4  2.5   Йомгаклау   Чыганаклар   Кушымталар: 1  2  3  4  5  6  7

  II бүлек. Казан ханлыгында Чаллы олысы: сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык тарихын өйрәнү тәҗрибәсе

2.4. Вассал феодал биләмә үзәге – борынгы Чаллы каласы

Шәһәрлекләр, борынгы ныгытмалар күп очракта, җирле идарәчеләрнең торак урыннары, биләмәләре буларак уңайлы, табигать тарафыннан ныгытылган урыннарда төзелгән. Казан ханлыгының шундый бер җирле сәяси үзәге булып Чаллы шәһәре торган. Аны феодал биләмә үзәге буларак тикшерү, Казан ханлыгындагы башка феодал үзәкләрнең тормышын, дәүләт яшәешендә тоткан урынын күзалларга да мөмкинлек тудыра.

Борынгы Чаллы шәһәре Идел белән Чулман елгалары кушылган урыннан көнчыгыш юнәлештә 100 чакрым ераклыкта төзелгән. Бүгенге көндә шәһәрнең биләмәләре Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы, Тәберде Чаллысы авылы янында. Шәһәрнең үзәге – кирмән һәм як-ягындагы бистәләре Шомбыт һәм Мәшләк елгалары кушылган урындагы 24 метр биеклектәге тау өстендә урнашкан. Әлеге калку урыннан тирә-якның көньяк, көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш тарафын 8-10 чакрым ераклыктан күзәтү мөмкинчелеге ачыла. Чаллы елгасының калкулыклы көнчыгыш өлешендә, яр буйлап, дистәгә якын чишмә ага. Шәһәрлекнең мәйданы 12000 кв.м. Ул көнбатыш һәм көньяктан текә яр, төньяк һәм көнчыгыштан дүрт рәт биек үр белән әйләндереп алынган. Төньяктан кремль эченә бердәнбер керү капкасы булып, капка каршында өстәмә саклану чарасы буларак төзелгән бишенче үр ныгытмалары сакланып калган.

Шәһәр ныгытмаларына терәлеп үк шәһәр яны бистәләре урнашкан. Алар 60 гектарга якын мәйдан били (Хузин, 1999а, с. 116). Шәһәрнең мәйданы, каршы ягындагы Тәберде Чаллысы авылының көньяк-көнчыгыш өлешендә калган торак урыннарын һәм шәһәрдән 500 метр ераклыктагы Би йорты-Иске йорт авылы биләмәләрен кертеп, 100 гектарга җитә.

Чаллы шәһәрлеге үз яшәешендә өч тарихи чор кичергән.

Чаллы төбәгенең торак урыны буларак барлыкка килүе челмата атамасындагы болгар кабиләләре белән бәйләп аңлатыла. Шәһәр буларак Чаллы беренче тапкыр 1183 елда булып узган вакыйгаларга бәйле урыс елъязмаларында искә алына (ПСРЛ, IX, 1965, с. 10; ПСРЛ, ХV, 1965, с. 269).

Елъязмада күрсәтелгән дата археологик тикшерү нәтиҗәләре белән дә дәлилләнә. Чаллы кремленең валлары болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында төзелгән саклану ныгытмалары белән охшаш. Ныгытма эчендә уздырылган казу эшләре вакытында да һәр өч чорга караган йорт, хуҗалык эшчәнлегендә кулланышта булган урыннарның эзләре ачыкланды. Алардан чыккан керамик һәм башка тормыш-көнкүреш материаллары да шул чорларга карый (Борынгы, 2000, с. 90-123).

Кремльнең төньяк, төньяк-көнчыгыш валларына терәлеп торган бистә эзләре болгар чорына карый. Шәһәр бистәсенең болгар чорына караган мәйданы 25 гектарга якын. Болгар чоры бистәсенең үзәк урыннарындагы культура катламы, өлешчә Казан ханлыгы чорында төзелгән валда тупланган. Казу эшләре вакытында чыккан табылдыклар һәм керамик материалның зур өлеше болгар чорына карый. Өске катламда Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына караган керамик материал да табыла. Казу эшләре вакытында бистәдә торак урыннары, сөяк эшкәртү остаханәсе һәм төрле хуҗалык базлары казып тикшерелде (Хузин, 2000, с. 175-202).

Кремльнең көньяк, көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр бистәсенең мәйданы 40 гектардан артып китә. Бу урында алып барылган казу эшләре нәтиҗәләре буенча бистәнең төп яшәү вакыты Алтын Урда чоры белән билгеләнә.

Чаллы шәһәре атамасы тарихта икенче тапкыр 1367 елга караган абыйлы-энеле итальян сәүдәгәрләре Пициганилар картасында “Чал” атамасында чагылыш тапкан. Ф.К.Брун бу атамада шәһәрнең башлангыч өлеше генә язылып, кушымтасы төшеп калган дип яза (Брун, 1873, с. 4). Пициганилар картасында Кирмән белән Җүкәтау арасында урнашкан шәһәрнең Чал-Чаллы икәнлегендә шикләнмәскә була. Әлеге шәһәрләр бер чорда яшәгән һәм археологик материаллар буенча бу чор (XII-XIV гасырлар) Чаллы шәһәренең зурайган һәм ныгыган чагына туры килә (Хузин, 2001, с. 175). Бертуган Пициганилар картасында Кирмән, Җүкәтау, Болгар шәһәрләре белән беррәттән урын алуы белән дә Чаллы шәһәре әлеге феодал биләмәләр (“кенәзлекләр”) рәтенә керә ала.

Марсель Әхмәтҗанов: “Сарай хөкүмәте Болгар олысын ушкуйчыларның бөлдергеч һөҗүмнәреннән саклау өчен, Казан һәм аның тирәсендә кирмәннәр системасы тотарга мәҗбүр була. Нократ буендагы Кирмән, Ашыт суы буендагы Кала тау, Иске Казан, Чаллы Казаклары авылы янындагы Кала тау, Камбарка каласы һ.б. шул системаны тәшкил итәләр”, – дип яза (Әхмәтҗанов, 1995, 127 б.).

Чаллы шәһәрендә ханлык чорында да тормыш дәвам иткән. Беренчел тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Чаллы шәһәрлегендә табылган Казан ханлыгы чорына караган керамик материал кремль эчендә һәм өлешчә бистәләрдә табыла. 1994 елда алып барылган археологик казу эшләре нәтиҗәләре буенча шәһәр ныгытмаларының көньяк-көнчыгыш тарафында тимерчеләр бистәсе булганлыгы ачыкланды. Казып тикшерелгән тимерче алачыгының эшләү вакыты XV-XVI гасырларга – ханлык чорына карый. Тимерче алачыгыннан 200, ә тирә яктагы җир өслегеннән 150 тимер коелмасы һәм тимер шлагы җыеп алынды. Археологик казылмадан чыккан материалның бер өлеше Казан кремленең өченче – “ханлык чоры катламы”ннан чыккан материалга якын тора (Хузин, 1999, с. 129). Археологлар тарафыннан табылган ханлык чоры бистәсенең урыны М.Б.Зәетовның билгеле язмасында да искә алынган: ”борынгы чорлардан ук килгән хәбәрләр буенча, шәһәрнең көньягында, елга аръягында, шәһәрнең торак йортлары, ә валлар белән әйләндереп алган ныгытма эчендә хан сарае һәм төрле казна йортлары урнашкан” (Заитов, 2000, с. 19).

Чаллы төбәгендә чәчүлек җирләре мәйданын исәпкә алучы Демидов якынча XIX гасыр башында Чаллы шәһәре ныгытмасының картасын сызган һәм аның турында кыскача мәгълүмат биргән. Казан губернасы статистик үзәге, 1878 елның 28 мартында чыгарган 489 номерлы карары буенча, 1879 елда Мәскәү шәһәрендә узарга тиешле антропологик күргәзмәгә ярдәм кирәклеген игълан итә. Казан губернасындагы тарихи урыннарны барлау һәм әлеге урыннарның картасын сызу эшчәнлеге башлана. Билгесез сызучы тарафыннан Чаллы шәһәрлеге урнашкан җирләрнең картасы эшләнә. Сызучы шәһәрнең урынын һәм картаның дөреслеген Демидов картасы белән чагыштырганлыгын искәртә. Үзе дә Чаллы ныгытмасы тарихына караган бер хәбәрен җиткерә: “крепость это, по преданиям татар существует 325 лет” (НА РТ. Ф. 324, оп.739, д. 431; кара: куш. карта № 11). Әлеге ел исәбе – 1553 елда урыс баскынчакларына каршы баш күтәрүчеләрнең Чаллы шәһәрендә вакытлыча ханлыкның үзәген торгызган вакытка туры килә. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Демидов тарафыннан сызылган карта һәм аның аңлатмалары табылмады. Археологик яктан шәһәрнең болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында күпмешәр мәйдан биләүе тулаем ачыкланмаган. Әмма уздырылган тикшерү нәтиҗәләре Чаллы шәһәре мәйданының болгар һәм Алтын Урда чорларында киңәйүе, ә ханлык чорында кимүе турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә.

Борынгы шәһәр бистәләреннән тыш Чаллы шәһәренең 10 чакрым әйләнәсендә дистәгә якын борынгы авыл урыннары билгеле. Монгол яуларыннан соң Чаллы шәһәренең мәйданы Кама аръягыннан күченүчеләр исәбенә күпкә арта, халкы ишәя. Алтын Урда чорында бистә халкы урнашкан җирләр Шомбыт (Чаллы) елгасы яры буенча көньякка, хәзерге Сатлыган авылына таба 1,3 чакрым озынлыкка сузылган. Шул ук чорда Чаллы шәһәреннән көнбатышка таба 1,5 чакрым ераклыкта урнашкан Ташлы елга буйларында мәйданы 25000 кв. м. җиткән авыл да барлыкка килә. Әлеге авыл урыны өлешчә 2001-2002 елларда өйрәнелде. Табылдыклар арасында Алтын Урда чорына караган керамик материал, тимер казан калдыклары, Үзбәк хан идарәсе чорында сугылган бакыр акча – “пул” да бар. Керамик материалның бер өлеше ханлык чорына карый (Гариф, 2001, с. 4). Чаллы шәһәрлегеннән 500 метр ераклыкта урнашкан Би-Йорт авылы урынында да Алтын Урда чорына караган керамик материал табыла (Гариф, 2002, с. 5-8). Керамик савыт-сабаның бер өлеше археология фәнендә “Җүкәтау керамикасы” дип атала. Әлеге табылдыклар Чаллы шәһәреннән көньякта, 25 чакрым ераклыкта урнашкан Җүкәтау шәһәре һәм аның халкы белән сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләрне ачык чагылдыра.

Чаллы шәһәре бистәләренең XIV-XV гасырлар чигенә караган культура катламында янгын эзләре, көл-күмер бик еш чыга. Безнең фикеребезчә әлеге янгын эзләре XIV гасыр ахырында Болгар олысына килгән Аксак Тимер яулары, яисә 1395 елның көзендә, өч ай буе урыс гаскәрләре алып барган талау сугышлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән (ПСРЛ, IV, 1925, с 380). Әлеге һәлакәттән соң да Чаллы шәһәре өлешчә торгызылган (Кокорина, 2000, с. 88). Әмма аның биләгән мәйданы күпкә кими. Казан ханлыгы чорында Чаллы шәһәр булудан тыш хәрби гарнизон урнашкан ныгытма һәм җирле бәкләр яшәгән үзәк буларак яшәвен дәвам иткән.

Искә алып узганча, Чаллы, шәһәр буларак, өченче тапкыр Никон елъязмасында искә алына. Анда җирле халыкның 1553-1556 елларда илбасарларга каршы алып барган сугыш вакыйгаларына бәйле Чаллы шәһәре яндырылуы хәбәр ителә (“Месяце апреля писал из Казани боярин и наместник князь Петр Иванович: отпущал он боярина Петра Васильевича Морозова, да с ним детей боярских и казаков и стрельцов и новокрещенов и Татар, на побережных (набережных) людей на Чалымский (Чаллымской) городок; и Петр ходил, их повоевал и побил многих и городок сжег и назад здорово пришел” – ПСРЛ, XIII, с. 269-270). Бер елъязмада Чаллы шәһәре “Чалым”, икенчесендә “Чаллым” дип, ә ул тарафта яшәүче халыкларның җирләре турында: “Побережный” – яр буе, елга буе урынына “Набережный” – елга яны, елга тирәсе вариантлары да кулланылган (ПСРЛ, XIII, с. 269-270; ПСРЛ, IX, 1965, с. 269).

Чалым-Чаллы тарихын өйрәнү мәсьәләсендә буталчыклар да бар. Мәсәлән, Казан алынганнан соң башланган азатлык сугышына кагылышлы бер тарихи хәбәр, баш күтәрүчеләрнең үзәге, Чалым шәһәренең географик урынын билгеләүгә кайтып кала.

Югарыда искәртелгән чыганакларда Чалым шәһәренең кайда урнашуы да, кайсы халыкка каравы да анык язылмый. Әмма шушы чорга караган бер үк елъязмага таянып, тарихчылар бу шәһәрнең географик урынын төрле җирләрдә күрсәтеп килгәннәр. Галимнәрнең бер өлеше Чалымны Казаннан 160 чакырым төньяк-көнбатышта, Тау ягында, Сундыр тавында дип, икенчеләре, капма-каршы якта, Казаннан көньяк-көнчыгышта 100 чакрым ераклыкта билгеләп, мәгълүм Чаллы шәһәрчеге белән тәңгәлләштергәннәр. Чалым шәһәрчеген Сундыр тавында дип билгеләүче тарихчылар барысы да М.Г.Худяковның “Казан ханлыгы тарихыннан очерклар” дигән хезмәтенә таянганнар (Худяков, 1991, с. 153). Худяков үзе исә Чалым шәһәрчеген Сундыр тавында урнашкан дип, Козьмодемянскийдагы земский судның тәрҗемәчесе С.П.Михайловның тарихи язмасына нигезләнеп яза (Михайлов, 1852. № 29-30.). Соңгысы Казан алынуга 300 ел тулу көнендә бәйрәм рухында бирелгән тенденциоз язмасы белән чыгыш ясый. Сундыр тавындагы шәһәрчекне: “если не было, то можно предполагать”, “вероятно”, “возможно”, “может быть”, кебек нигезсез “дәлилләре” белән, урыс елъязмаларында баш күтәрүчеләргә бәйле искә алынган Чалым шәһәре түгелме икән дигән фикергә туктала. С.П.Михайлов “Чалым” атамасының килеп чыгышын элегрәк бу төбәктә яшәгән Чалым исемле “пятидесятник”ка бәйле түгелме икән, дип тә фикер йөртә. Язмада аның: “тирә-як кешеләреннән шәһәрчекнең ничек аталышын күпме генә белергә тырышсам да, барысы да башларын гына кашыды”, – дигән искәрмәсе дә бар. Аңа ияреп чуаш сүзлеген төзүче Н.И.Золотницкий да Сундыр тавындагы шәһәрчеккә, Чалым атамасына охшатып, икенче төрле аңлатма биреп карый: “Казан ханлыгында бу урыннан урыс көймәләренең килүен искәртеп, ут ягып хәбәр биреп торганнар”, – ди. “Ялкын” сүзе чуаш телендә “салым” дип атала. Шул сәбәпле, ул әлеге шәһәрнең исеме Салым (Чалым) дип аталу ихтималлыгы турында яза (Золотницкий, 1875, с. 267-269). Тарихчы Н.Спасский үзенең хезмәтләрендә, фольклор материалга таянып, тагын да зуррак “ачышлар” ясый. Ул аларда болын ягының йөзбашы Мәмеш Бирде Мари патшалыгы төзи һәм аның башкаласы итеп Сундыр тавындагы Чалым шәһәрен билгели дип, яза (Спасский, 1912, с. 376).

Чалым шәһәрчегенең картасы, тарихы һәм атамасына бәйле хәбәрләр җыелмасы Татарстан Республикасы Милли архивында саклана. Кызганычка каршы, бүгенге көнгәчә әлеге карта һәм аңлатмалар фәнни әйләнешкә кертелмәгән. Карта һәм аңа карата язылган аңлатмалар тупланмасында С.П.Михайловның Сундыр авыл янындагы шәһәрлек турындагы язмасыннан бер өзек саклана: “Сундырская гора с древними укреплениями никакого названия у черемис не носит. При всех стараниях я не мог добится от черемис, как назывался у них этот город, они только утверждали, что был тут городок”НА РТ. Ф. 324, оп.739, д. 429, л. 14; кара: куш. 19, карта №10).

Урыс елъязмасында искә алынган Чалым шәһәрлеген Чаллы шәһәрлеге белән тәңгәлләштерү тарихы да үткән гасырларга барып тоташа. Бу турыда беренче тапкыр К.И.Невоструев язмасында әйтелә (Невоструев, 1871, с. 571-573). С.М.Шпилевский да, С.П.Михайловның “Казанские губернские ведомости” газетасындагы язмасына анализ ясап, Чалым шәһәренең Сундыр тавында күрсәтелүенә ризасызлык белгертә һәм “елъязмада аның урыны һәм тау ягы чирмешләренеке икәнлеге әйтелми”, – дип ачыклап уза (Шпилевский, 1878, с. 538). И.А.Износковның “Казан губернасы Лаеш өязенә караган торак урыннарының исемлеге”, дигән хезмәтендә, Чалым-Чаллы шәһәрчеге язмышына карата бирелгән бәяләмәсе дә гыйбрәтле (Износков, 1895, с. 73-80). Ул анда: “Михайлов бернинди нигезсез Чалым шәһәрен Сундыр тавына урнаштыра һәм шул сәбәпле үзеннән соңгы тикшерүчеләрне ялгыш юлга кертеп җибәрә”, – дип хәбәр итә.

Азатлык өчен көрәш барган вакытны чагылдыручы елъязмалар Казан ханлыгы җирләрен тулаем дүрт өлкәгә бүлеп карыйлар: Тау ягы (Горная сторона), Болын ягы (Луговая сторона), Арча ягы (Арская сторона) һәм Яр буе ягы (Побережняя = Набережная сторона). Тау һәм Болын якларының чикләрен билгеләү фәндә бәхәс уятмый. Немец галиме А.Капеллер “Россиянең күп милләтле империя буларак барлыкка килүе, яшәве һәм таркалуы” дигән хезмәтендә бу бүленешләргә тәфсилле аңлатма бирә. Ул Арча ягына Мишә елгасының өске, ә Яр буе җирләренә Мишәнең урта агымыннан Кама буйларына кадәрге җирләрне, төгәлрәк әйткәндә, хәзерге Татарстанның Лаеш, Балык Бистәсе районнарының биләмәләрен кертә (Kapeller, 1982, с. 137). Без искә алып узган беренчел чыганак, Никон елъязмасында, боярин Морозов белән барган “побережные люди” – яр буе кешеләре искә алынуы игътибарга лаек. Әлеге җәза акцияләре Яр буе, Арча һәм Мишә төбәкләренә каршы юнәлдерелә. Азатлык сугышының төп үзәге булып Болын, Арча һәм Яр буе төбәкләре санала. Тарихи язмаларда Тау ягының, бигрәк тә Сундыр тавы урнашкан җирләрнең баш күтәрүчеләргә ярдәм итү белән бергә аларга каршы чыгулары да мәгълүм (Ермолаев, 1882, с. 18).

А.Г.Бахтинның мари халкы тарихына багышланган китабында Чалым Чаллы шәһәре буларак бәяләнә (Бахтин, 1998, с. 152). Шушы ук фикер икенче бер мари тарихчысы С.К.Свечников тарафыннан “Мари өлкәсен урыс дәүләтенә кушу” дигән хезмәттә ачыклап узыла (Свечников, 2002, с. 78-88).

Бүгенге көндә Чаллы шәһәренең чыганакларда искә алынган атамасы, географик урнашу мәсьәләсе һәм татар халкының Ватан сугышына бәйле уйнаган роле бәхәс уятмый. Әлеге бәхәсләргә 2002 елда галимнәр тарафыннан “Казан ханлыгы: өйрәнүнең актуаль проблемалары” дигән конференциядә нокта куелды (Гариф, 2002, с. 238-245).

1556 елга караган тарихи вакыйгалардан соң Чаллы шәһәре язмаларда бары “пустошь” буларак кына искә алына. Мәсәлән, К.И.Невоструев үзенең Чаллы шәһәре тарихына караган язмасында 1619 елгы “Дозорная книга”дан бер өзек китерә: “күрсәтмә буенча Казаннан Григорий Кузминский Җөри юлы буйлап, элекке чорда Чаллы шәһәрчеге булган Чаллы авылы янындагы бер ташландык урынга барды. Килү сәбәбе 1618 елда дәүләт хезмәтендәге Казан татары Ишей Хозяшев һәм башкаларның Җөри юлындагы борынгыдан татар шәһәре булган Чаллы тирәсендәге җирләрнең үзләренә бирүләрен сораулары иде. Алар искәртүенчә, бу Чаллы елгасыннан өстәрәк агучы Мәме (Мәмле) елгасының як-ягындагы ташландык “Татар җирләре”нең Казан алынганнан бирле буш ятуына бәйле иде. Ә ясакны икмәк белән түләүне беркетүче китапта (“в ясашных хлебных книгах”) язылган буенча: узган елда (1613) Җөри юлының Чаллы авылы соңындагы буш яткан җирләргә ярлык (“грамота”) чуаш Сатышка бирелеп, аңа анда яшәргә кушылган. Григорий бу бушлыкка барып мондагы һәм тирә-якта яшәүче Шихаздә, Пимәр, Мәшләк, Би йорт, Югары Чаллы, Яңа һәм Түбән Чаллы кешеләрен алып, борынгыдан Татар шәһәре булып, Казан алынудан бирле буш ятучы әлеге җирләрне ачыклады. Үлчәмнәр буенча шәһәрчектәге сукаланган урын 20 чирек (чети), ә элегерәк чорда эшкәртелгән булган ташландык җирләр (перелог) 200 чирек” (Невоструев, 1871, с. 571-573).

М.Б.Зәетов тарафыннан Чаллы шәһәренең Казан ханлыгы чорында уйнаган роле дә ачыклана төшә: “Чаллы шәһәре Казан ханы тарафыннан, Минзәлә тирәсендә яшәгән Нугай ханы тарафына илтүче Нугай юлы уртасына төзелде” (Заитов, 2000, с. 20). Аның фикеренчә Чаллы шәһәре нугай гаскәре һөҗүмнәреннән саклану чарасы буларак хезмәт итә һәм шуңа бәйле бу тирә Нугай юлы дип атала башлый. Чаллы шәһәренең барлыкка килүе төбәк халкында сакланып калган күп кенә башка риваять-легендаларда да бәян ителә. Мәсәлән, бер риваятьтә: “Мәми-Чаллы авылы янында Кала тавы бар. Ханнар шул тауда кала корганнар һәм шул тау башыннан ук ата торган булганнар. Бер хан ук атып әйткән: “Угым кая төшсә, каланы шунда күчереп салам”. Имеш, аның угы Казанның хәзерге хан мәчете тирәсенә төшкән. Укны шуннан барып табалар. Шуннан соң ук төшкән урынга эт күмәләр. Хан каланы шунда салырга куша" (Татар халык иҗаты, 1987, 320 б.).

Чаллы шәһәрлеге кремленең ныгытмалары беренче тапкыр Н.А.Толмачев тарафыннан 1850 елда телгә алына (Толмачев, 1884, с. 15-18, 42-45; кара: куш. 19, карта № 7). Аның тарафыннан кремль ныгытмаларының үлчәмнәре күрсәтелә. Ныгытмалар турында мәгълүмат М.Б.Зәетовның “Чаллы шәһәре турында” дигән язмасында да бирелә. Зәетов билгеләп узганча, әлеге чорда саклану чокырларының киңлеге 8, тирәнлеге 6 метрга җиткән (Заитов, 2000, с. 19). 1613, 1850, 1884 елга караган язмалар Чаллы шәһәрлегенең кремле һәм тирә-яктагы бистә урыннарының сукалануы турында хәбәр итәләр. Кремль эчен сукалап, җир эшкәртү 1930 нчы елларга чаклы дәвам итә.

Археологик яктан Чаллы шәһәре беренче тапкыр Н.Ф.Калинин тарафыннан 1955 елда казып тикшерелә. Тикшеренү нәтиҗәләренә таянып, ул Чаллы шәһәрен ханлык шәһәрләренең иң зурлары арасына кертә. Кама алдында урнашкан Кашан, Эчке (Иске) Казан шәһәрләреннән кала, Чаллы шәһәрен өченче урынга куя. Чаллы шәһәренең үзенең зурлыгы белән генә түгел, ә Казан ханлыгы тормышында аерым роль уйнавын һәм Казаннан кала икенче бер үзенчәлекле сәяси үзәк булуын ассызыклап: “Мондый рольне Казаннан кала Арча да, Мамадыш, Лаеш, Тәтеш тә уйнамаган”, – дип яза (Калинин, 2000, с. 48). Н.Ф.Калинин Чаллы ныгытмаларының төгәл үлчәмнәрен алып, аның планын төзи (кара: куш. 19, карта № 12). Планнан күренгәнчә, Казан ханлыгы чорына караган өченче үрнең озынлыгы 250, киңлеге 12-15, биеклеге 4 метр булган. Дүртенче үр яртылаш кына сакланган һәм аның озынлыгы 230 метрга җитә. Кремльгә керү капкасының киңлеге 10 метр. Калининның археологик күзәтүләре язып барылган куен дәфтәрендәге бер хәбәр игътибарга лаек. Чаллы кешесе аңа 1910-1911 елларда Тәберде Чаллысы авылы янында дамба төзегәндә кремльнең төньяк өлешендәге дүртенче ныгытма үрләреннән бик күп ташлар алынуы турында хәбәр итә (Архив КФТИ КНЦ. Ф. 5, оп. 38, ед. хр. 4, л. 7). Төрле формадагы ташлар үр өстендә берничә рәт тезелгән булган. Н.Ф.Калинин фикеренчә, Чаллы шәһәренең кремле үз ныгытмаларының ныклыгы белән болгар шәһәрләреннән аерылып тора.

Шәһәр ныгытмалары турында төбәк халкыннан язып алынган башка хәбәрләр дә игътибарга лаек (кара: куш. 12)

Чаллы кирмәненең валлары 1983 елда археологлар Н.А.Кокорина, С.В.Кузьминых тарафыннан тикшерелә (Кокорина, Кузьминых, 2000а, с. 66). Алар тарафыннан кирмәннең өченче рәт валы казып өйрәнелә һәм аның соңгы куллану чоры Казан ханлыгы белән билгеләнә. Алар дүртенче үрнең төзелеп бетмәү мөмкинлеге турында язалар. Аның ашыгыч рәвештә төзелә башлавы 1552-1556 еллардагы мәгьлүм тарихи вакыйгалар белән бәйле, күрәсең, дип билгеләп узалар.

Н.А.Кокорина һәм Т.И.Останина казу эшләре вакытында табылган төзелеш калдыкларын өйрәнеп, кремль ныгытмаларыннан тыш өстәмә шәһәр бистәләрен саклаучы агач ныгытмалар булуы мөмкинлеге турында да искәртеп узалар (Кокорина, Останина 2000, с. 100).

Ф.Ш.Хуҗин җитәкчелегендә 1994 елда уздырылган археологик экспедиция вакытында дүртенче вал казып тикшерелде. Табылдыкларның хронологиясе киң булып, алар XI гасыр башыннан XVI гасыр урталарына чаклы булган дәвергә карый (Отчет, 1995, с. 13). Ф.Ш.Хуҗин фикеренчә, беренче һәм икенче ныгытма рәтләре монгол яуларына чаклы булган заманнарда төзелгән (Хузин, 2001, с. 174-175). Казу эшләре нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәрлегенең торак урын буларак барлыкка килгән вакыты XI-XII гасырларга карый. Чаллы шәһәренең иң актив тормыш белән яшәгән чорлары XII-XIV гасырлар. Шул сәбәпле саклану үрләре дә монгол яуларына чаклы чорда төзелгән дип санарга кирәк.

Чаллы шәһәренең валлары 1995-1997 елларда А.М.Гобәйдуллин тарафыннан өйрәнелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче вал болгар чорына карый. Аның агачтан эшләнгән бурасы таш нигез өстендә утырган (Губайдуллин, 1995, с. 24-27). Ул үз функциясен Алтын Урданың башлагыч чорында да үтәгән булырга тиеш. Әлеге саклану системасы төп ныгытманы саклаучыларга өстәмә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген күздә тотып төзелгән. Беренче үрнең 40 см тирәнлектәге катламыннан чыккан керамик материал Алтын Урданың ахыры һәм Казан ханлыгы чорларына карый. Беренче үр Казан ханлыгы чорында файдаланылмаган һәм җимерелү чорын кичергән дип фикер йөртергә мөмкин (Губайдуллин, 1995, с. 3).

Икенче рәт валның төзелеше дә болгар чорына карый. Үр өсте буйлап очланган бүрәнә казыклар тезелеп киткән булган. Вакыт узу белән казыклар берничә тапкыр алыштырылган.

Өченче үр Казан ханлыгы чорында төп ныгытма буларак яңартылып, өч төзелеш (яңарту) чорын кичергән. Өченче үрнең як-ягы зур кыргый ташлар белән тышланган. Аның өстендәге агач бура таш нигезгә урнашкан булган. Җирле кешеләр сөйләве буенча, ныгытма ташлары узган гасырның 30 нчы елларында юл төзелешендә кулланыла (Губайдуллин, 2001, с. 138). Соңгы төзелеш чорында үр янында тирән чокыр казылган. Аның балчыгы дүртенче үрне торгызганда кулланылган булырга тиеш. Өченче үр өстендә кирмән стенасының эзләре сакланып калган (Губайдуллин, 1995, с. 6, рис. 12). Аның кискен борылган өлеше таш җыючылар тарафыннан бик нык актарылган. Ныгытманың бу өлешендә таш каланча утырган дигән фикер бар. Алда әйтеп узылганча, Чаллы кремле ныгытмалары дүрт рәт саклану үрләре белән әйләндереп алына. Бердәнбер керү капкасы каршына өстәмә рәвештә бишенче саклану үре төзелә. Бишенче (тышкы) үр кирмәннең төньяк-көнбатыш өлешендә керү капкасы каршында урнашкан. Бүгенге көндә бишенче үр 0,7 метр биеклектә калган, ә киңлеге 6 метрга җәелгән. Үрнең бер өлеше янәшәдәге карьер белән җимертелгән. Үр кисемтәсендә ике агач чокыры беленеп тора. Аларның очланган казыклардан калуы мөмкин. Җир катламнарының стратиграфик төзелешеннән күренгәнчә, бишенче үрне торгызу өчен балчык эчке яктан алынган. Шуңа бәйле үрнең эчке ягы буйлап, артык тирән булмаган чокыр казылган (Губайдуллин, 2003, с. 21-22). Стратиграфик күзәтүләр бишенче үрнең төзелеше вакытын өченче үрнең соңгы төзелеш чоры белән берлектә Казан ханлыгы яисә аның яулап алыну вакыйгаларына бәйле чорда төзелүен ачыклый (Губайдуллин, 2002, с. 73-77). А.М.Гобәйдуллин Чаллы шәһәре кремленең ныгытмалары археологик яктан яхшы өйрәнелгән дип саный (Губайдуллин, 2001, с. 138-141).

Күрүебезчә, Чаллы шәһәренең кремль ныгытмалары болгар чорында ук төзелеп, Казан ханлыгы чорында да хезмәт иткән. Заманына күрә алар бик нык, катлаулы булып, аның төзелеше кыйммәткә төшкән. Дүртенче үрнең әлегәчә тикшерелмәвенә карамастан, саклану ныгытмаларының Алтын Урда чорында яңартылып, үз ролен үтәү мөмкинлеген чамалап була. Болгарлар тарафыннан XI-XII гасырларда нигез салынган Чаллы шәһәрендә Алтын Урда чорында да тормыш дәвам итә. Чаллы шәһәре Казан ханлыгының урыслар тарафыннан яулап алынуынача җирле сәяси үзәк – бәклек үзәге ролен үтәп килгән. Чаллы шәһәре Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, 1556 елның апрелендә урыс гаскәрләре тарафыннан яндырыла.

Чаллы шәһәрчеген тикшерү нәтиҗәләре буенча, бар археологлар да бердәм рәвештә, тарихи катламның материаллары Казан ханлыгын яулап алган чорга туры килә һәм монда тормыш итү билгеләре кисәк кенә юкка чыга дип язалар.

Чаллы шәһәрчеге урнашкан төбәкнең үзенчәлеге эпиграфик һәйкәлләрдә дә күренә. Аларны өйрәнгән тарихчы Җ.Г.Мөхәммәтшин Чаллы шәһәрен аерым үзәк буларак карый (Мухаметшин, 1987, с. 126).

Чаллы шәһәрлеге белән янәшә бүгенге көндә дүрт борынгы зират урыны билгеле. Чаллы шәһәренең борынгы зираты турында беренче тапкыр М.Б.Зәетов хәбәр итә: “шәһәрлекнең төньягында, 100 сажин (1 сажин - 2,1 м) ераклыкта, сукаланган кыр арасында 1/4 дисәтинәгә якын мәйдандагы борынгы зират бар. Зиратта кабер ташлары юк, әмма кабер урыннары беленеп тора. Олы кешеләр сөйләве буенча, аларның бабалары заманында әлеге зиратның мәйданы 4 дисәтинәгә (4 гектарга) якын булган” (Заитов, 1884, с. 278). Татарстан Республикасы Милли архивында сакланучы 1878 елга караган картада Чаллы шәһәренең әлеге зират урыны күрсәтелгән (НА РТ. Ф. 324, оп. 739, д. 431; кара: куш. 19, карта № 11). Карта буенча зиратның төгәл координатларын билгеләү авыр түгел. Әлеге зират ике өлештән торган. Зират урыны бүгенге көндә төрле урыннарда күрсәтелә һәм археологик яктан да өйрәнелмәгән килеш кала. Зират урынында “Чаллы” фермер хуҗалыгының машина-трактор паркы урнашкан. Эшчеләр сөйләве буенча, төзелеш вакытында төрле урыннарда каберлекләр ачылган.

Тагын бер зират урынын очраклы рәвештә 1983 елда, кремль белән шәһәр бистәсе арасындагы ишелеп баручы елга буенда археолог С.В.Кузьминых таба. Зират 1994-1997 елларда казып өйрәнелде (Газимзянов, 2000, с. 216-237). Ул кремльдән көньчыгыш тарафта, 300 метр ераклыкта, ике елга арасында урнашкан. Барлыгы 44 кабер казып тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләренә буенча зират 3600 кв. м. (90х40 м) мәйдан биләгән. Каберләрнең урнашу ешлыгыннан чыгып, бу зиратта 400 гә якын кабер урнашкан дип фаразлана. Борынгы чорда аның мәйданы күпкә зуррак булып, зиратның күпмедер өлеше як-ягындагы ике елганың җимерелү аркасында юкка чыккан. Биредә мәетләрне XIII гасыр урталары – XV гасыр башларында күмгәннәр. Зиратның төньяк-көнчыгыш өлеше борынгы торак урыннарына (авыл-бистә?) орынып торган. Мәетләрне ислам дине йоласы буенча җирләгәннәр. Күмү йоласы Идел Болгарстанының X-XV гасырларга караган зиратларындагы кебек. Аерым каберләрдә традицион күмү йоласыннан тайпылышлар да күзәтелә. Мәсәлән, үлгән кешегә ризык кую һәм “утка табыну” очраклары. Статистик анализ күрсәткәнчә, Чаллы шәһәрендә демографик ситуация урта гасырлар чорына хас булып, кешеләрнең уртача гомер озынлыгы 32-35 яшьтән артмаган. Антропологик тикшерү нәтиҗәләре, яшь һәм өлгереш чорындагы хатын-кызлар ирләргә караганда кыскарак гомерле булуларын күрсәтә. Әлеге үлем-җитем сәбәбе хатын-кызларның бала табу проблемалары белән бәйле буларак аңлатыла. Әмма ирләргә караганда хатын-кызлар картлык чорына 2 тапкыр ешрак килеп җиткәннәр (Газимзянов, 2000, с. 223).

Шәһәр территориясендәге зиратлар турында төбәк халкыннан язып алынган хәбәрләр дә игътибарга лаек (кара: куш. 12).

Чаллының өченче зираты өлешчә генә сакланган. Яр буйлап каберлекләр ачылган. Кеше сөякләре таралып ята. Каберлекләрдә табылдыклар юк. Юнәлешләре мөселман дине йолаларына хас. Бу урындагы карьердан кызыл балчык алына. Зират яныннан ук олы юл уза. Бу юлны төзегәндә дә кеше сөякләре күп чыккан (Гариф, 2004, с. 8)..

Чаллы шәһәре үзенең биләгән мәйданы, яшәеш чорлары һәм тарихта тоткан урыны буенча аерым игътибарга лаек. Тик зур елгалар, олы юллардан читтә торуы сәбәпле аның турында тарихи мәгълүматлар күп сакланмаган.

Шәһәрлекләр, ныгытылган торак җирләрнең икътисадый, сәяси роле, яисә җирле феодал үзәк, резиденция буларак тоткан урыны төрле фактлар белән дәлилләнә. Югарыда ачыклап һәм санап узган билгеләр буенча Чаллы шәһәрлегенең болгар чорыннан алып 1556 елга чаклы феодал үзәк ролен үтәгәнлеген нигезләргә мөмкин. Бу фикер түбәндәге фактлар белән раслана: 

1. Чаллы шәһәре өлешчә дүрт-биш катлы ныгытмалар белән әйләндереп алынган һәм ханлык чорындагы шәһәрләр арасында аның ныгытмасы Казаннан кала иң көчлеләрдән санала. Археологик тикшерү нәтиҗәләренә караганда, ныгытмаларның соңгы төзекләндерелү һәм җимерелү вакыты ханлык чорына карый. 

2. Чаллы ныгытмасы эчендә һәм янәшәсендәге бистәләрдә тимер кою һәм тимерче алачыгы урыннары, керамик яисә агачтан савыт-саба ясау, сөяк эшкәртү остаханәләре табылды. Казан ханлыгы чорында Чаллы кирмәне янәшәсендә, тимерчелек остаханәсе белән янәшә тимердән сугыш, хуҗалык кораллары ясаучылар бистәсе урнашканлыгы турында фикер йөртергә мөмкин. 

3. Остеологик материаллар элгәре чорлар белән чагыштырганда ханлык чорында Чаллы кешеләренең атчылык белән күбрәк шөгыльләнүләрен күрсәтә һәм ныгытма тирәсендә атлы гаскәр торуына ишарә ясый (Кокорина, Останина, 2000, с. 98; 104; 136). 

4. Тирә-яктагы елгалар һәм аларда урнашкан ташландык һәм бүгенгәчә тормыш иткән татар авылларының исемендә ханлык чорыннан килгән дәрәҗә атамалары чагылыш таба: Шихаздә (Шәех задә), Котлы Бөкәш (Котлы бәк), Бирдебәк, Бикчура (Чураш), Пимәр (Би Әмир), Биектау (Байхуҗа). Сатлыган (Би Йорт, Иске Йорт), Иске Мәмле (Мәмле Хуҗа), Җанбатыр һ.б. 

5. Чаллы шәһәре янәшәсендә бәк-морзаларга куелган кабер ташлары сакланып калган.

6. Тарихи язмаларда Чаллы шәһәре һәм төбәге тарихына бәйле Җан Гәрәй, Хаҗи Гәрәй һәм Хафиз Гәрәй кебек шәхесләр дәрәҗәләре буенча “бий”, “хан-солтаннар” буларак искә алыналар. 

7. Чаллы белән Мәшләк елгалары кушылган урында ханлык чорына караган ике дистәдән артык авыл урыны билгеле. Бу исә Чаллы төбәгенең ханлык чорында вассал бәклек булуы турында сөйли. Мондый урнашу башка урта гасыр феодал үзәкләре өчен дә хас. 

8. Чаллы шәһәрлегеннән 6-7 чакрым ераклыкта урнашкан 13 авылның атамасында Чаллы кушымтасы сакланган. Алар: Чаллыбаш, Тәберде Чаллысы, Казаклар Чаллысы, Иске Мукшы Чаллысы, Үр Чаллысы, Кечек Чаллысы һ.б (кара: куш. 9, карта № 3).  

9. Ханлыкның башкаласы Казан яулап алынганнан соң, 1552-1556 елларда, Чаллы шәһәре җирлегендә баш күтәрүчеләрнең зур көчләре туплана һәм алар тарафыннан урыс баскынчыларына карата зур каршылык күрсәтелә. Әлеге вакыйгалар Чаллының ханлык чорында да феодал үзәк буларак әһәмиятле роль уйнаганлыгы турында сөйли. 

10. Ханлык чорында Чаллы төбәге Чуаш (чуашлар – ясак түләүче халык) даругасына кергән. Казан ханлыгы яуланганнан соң да Чаллы шәһәрлеге тирәсендәге татар авыллары ясаклы буларак искә алына. Төбәктә ясаклы халыкның җирләре киң таралыш алуы аның үзәге Чаллы шәһәренең феодал бәклек үзәге ролен башкаруы турында сөйли. 

11. Чаллы төбәге яулап алынганнан соң да язма чыганаклар бу җирлектә XVII гасыр башыннан XVIII гасыр ахырынача дәүләт хезмәтендәге морзалар яшәгәнлеге турында сөйлиләр. 

12. Чаллы каласы, болгар, Алтын Урда чорларындагы кебек үк ханлык чорында да традицион формада җирле феодал үзәк ролен үтәп килгән. Чаллы шәһәре Казан ханлыгы чорында хәрби ныгытма, атлы гаскәр тупланган урын һәм җирле феодал бәклек үзәге буларак күзаллана. 

13. Чаллы төбәге халкы хәтерендә Чаллы шәһәренә бәйле рәвештә “ханнар шәһәре”, “ханнар зираты”, “хан чишмәсе” кебек атамалар һәм риваятьләр күп сакланган (кара: куш. 12)

Боларның барысы да Чаллы каласын ханлык чорында вассал билек үзәге буларак бәяләргә мөмкинлек бирә. Чаллы шәһәрлегенең әлеге статуска ия булуы археологик чыганаклар буенча Болгар, Алтын Урда дәүләтләре чорларыннын ук күзәтелә.

 

Назад Наверх