Баш   Кереш   I бүлек: 1.1  1.2  1.3  1.4   II бүлек: 2.1  2.2  2.3  2.4  2.5   Йомгаклау   Чыганаклар   Кушымталар: 1  2  3  4  5  6  7

I  бүлек. Казан ханлыгында феодал вассаллык мөнәсәбәтләрнең
тарихи нигезе һәм төп принциплары

  

1.2. Ханлыкта дәүләт идарәсе системасының тарихи нигезе һәм дәвамчылыгы

Казан ханлыгы идарә системасының тарихи нигезен барлау һәм аның дәвамчылыгын тикшерү дәүләттә урнашкан идарә системасының иерархик катламын һәм феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен ачыклауда зур роль уйный.

Казан ханлыгының дәүләти башлангычы турында Н.Фирсов, Казан ханлыгының идарә системасы Алтын Урданыкыннан аерылып тора, дип яза. Ул Алтын Урда ханнары монарх дәрәҗәсендә булса, Казан ханнары исә үз тирәсендә аксөякләрне дә дәүләт идарәсендә тотарга мәҗбүр була дигән фикер үткәрә (Фирсов, 1866, с. 12). Әлеге фикергә Г.Перетяткович һәм М.Г.Худяков та кушылган (Перетяткович, 1877, с. 126; Худяков, 1991, с. 174). Казан ханлыгының дәүләти төзелеше, идарә системасына караган фикерләрнең төрлелеге ханлык чорына караган тарихи мәгълүматның аз булуында.

Шул сәбәпле сорау туа. Казан ханлыгының дәүләт идарәсе системасы, эчке сәяси-административ төзелеше нинди булган? Чыңгызыйлар тарафыннан Алтын Урда җирлегендә урнашкан идарә системасы Казан ханлыгына көчләп тагылганмы? Яисә административ төзелештә зур уртаклыклар булып, алар күпмедер күләмдә үзгәрешләр генә кичергәнме?

Билгеләп узганча чыганакларга таянып, Казан ханлыгының административ системасындагы төп үзгәрешләрне күзәтү авыр. Төрле документларда искә алынган карачылар, сөергал (хәрби яисә башка хезмәт өчен бүләкләү, кызыксындыру чарасы), даругалар (кул астындагы өлкәләрдән салым җыю) системалары Алтын Урда дәүләте административ системасына хас. Шул ук вакытта ханлык икътисады, салым җыю системасы, ясакларның кайбер төрләре һәм җирле хакимият нигезенең яшәеше болгар чорларына барып тоташа (кара: куш. 7). Казан җирлегендә Олуг Мөхәммәд династиясе үзен Алтын Урданың төп варисы буларак таныта. Шул сәбәпле әлеге җирлектә идарәдә, эчке сәяси төзелештә ниндидер зур үзгәрешләр тууы турында сүз йөртеп булмый. Кызганычка каршы, әлеге фикер шул чорның язма чыганаклары белән җитәрлек дәрәҗәдә ныгытылмый.

Казан ханлыгының иң югары хакиме – дәүләт башлыгы булып хан торган. Ханнар, чыгышлары белән Алтын Урда мирасчылары буларак, чыңгызыйлар нәселеннән сайлап куелган. Шул чордагы төрки чыганакларда дәүләт башлыгын “хан”, урыс чыганакларында “царь” дип аталган. Мәгълүм булганча, Болгар дәүләтенең ил башлыгы илтабар (эльтабар) дип йөртелгән (Ибн Фадлан, 1996, с. 29). Алтын Урда дәүләтенә чаклы оешкан башка төрки дәүләтләрдә ил башының “каган”, “каан”, “хан” “илхан” буларак аталып йөртелүе дә мәгълүм (кара: куш. 16). Димәк ки, хан титулының болгар мирасыннан битәр, гомумтөрки уртак мирас булуы күзаллана.

Хан атамасы Алтын Урда чорында ук төрле өстәмә эпитетлар белән олылап бәяләнгән. Әлеге традиция ханлык оешкач та сакланып калган. Мәсәлән, Сәхиб-Гәрәй хан ярлыкта үзен: “(Әс-Солтан) Әл-Газый” дип атый (Мөстәкыймов, 2003, 26 б.). Казан ханы Сафа-Гәрәй, “Казан вилаятенең җиңүе” (“Зафер наме-и вилайет-и Казан”) язмасында “Әбел-Гази Сафа-Гәрәй Баһадир хан” буларак атала. Чыганакның авторы аның турында: “ислам динен яклап, хак булмаган динне тотучыларга каршы сугышты”, – дип яза (Шерефи, 1995, с. 29; Алишев, 2002, 13 б.).

Хан – үз идарәсендә булган бар җирләрнең хуҗасы, җир биләүче иң зур феодал. Әлеге җирләр белән идарә итү хокукы, ислам дине аңлатканча, Аллаһы Тагәлә тарафыннан вакытлыча бирелгән. Ханның хакимлеге бер документ белән дә чикләнмәгән. Шул сәбәпле хан ихтыярында сугыш игълан итү, гаскәр башында тору яисә аңа җитәкче билгеләү хокукы булган. Хан үз җирләрен туганнарына, якыннарына, хезмәтчеләренә бүләк иткән һәм шул җирләрдә утыручылардан ясак һәм башка төрле салымнар җыярга хокук биргән. Хан тарафыннан даими дәүләт хезмәтендәге углан, бәкләргә җиргә хокук бирүче ярлыклар таратылган. Үзәк һәм җирле (төбәк) идарә урыннарына феодал-бәкләр билгеләнгән. Хан үз кулы астындагы хезмәтчеләренең иминлеген саклауны үз өстенә алган. “Казан елъязмачысы”нда әйтелгәнчә, ханның өстенлеккә ия атрибутлары булып: “тәхете, таягы, казна байлыклары һәм байраклары” хезмәт иткән (“...венец царский, и жезл, и знамя Казанских царей и прочья царския орудия...” – ПСРЛ, XIX, 1903, с. 467). Хан карары мөһер – “нишан” белән расланган һәм әлеге ярлыклар башкалар тарафыннан үзгәртелә алмаган (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 54; Алишев, 2002, 10 б.). Һәр хан үз мөһерен эшләткән. Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгындагы мөһер Алтын Урда һәм Кырым ханнарыныкыннан аерылып тора (Усманов, 1979).

Үзләрен Алтын Урда мирасчылары санап, ханнар идарә, икътисад һәм хокук өлкәләрендә Алтын Урда традицияләрен саклаганнар һәм дәвам иткәннәр (Усманов, 1979, с. 82). Кырым, Казан ханнары ярлыкларындагы үзгәреш-үзенчәлекләр дә күп очракта җирле тел аермалыгында гына чагылыш таба. Феодал вассаллык мөнәсәбәтләр нигездә Алтын Урда чорындагыча сакланган.

Казан ханлыгының башлангыч чорында дәүләт белән идарә итү турыдан-туры Олуг Мөхәммәд варисларына күчкән. Соңрак, Мәскәү, Кырым дәүләтләренең сәясәте һәм “бар Казан җире” дип аталган җыен-корылтай тәэсирендә төрле ханнар куелган. Ханның какшамас (абсолют) хокукы сәяси вакыйга яисә башка төрле вәзгыяткә бәйле чикләнгән. Нинди сәяси төркем тарафыннан сайлануына карап, хан шул феодал берлекләрнең, сәяси фиркаләр яисә дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен яклаган. Хан идарә өлкәсендә ханлыкта дәрәҗәсе зур булган дини җитәкчегә, феодалга яисә феодал төркемнәр сүзенә колак салган, киңәш тоткан.

Казан ханлыгы идарә системасының икенче баскычында диван – хан янындагы дәүләт советы торган. Төрки-татар дәүләтләрендә, дәүләт советы белән, кагыйдә буларак, дүрт карачы (караучы, күз-колак булып торучы, киңәшче мәгънәсендә) җитәкчелек иткән (Юлай, 1993, с. 44; кара: куш. 10). Шуларның берсе олы карачы (бәкләрбәге, “князь князей”) буларак сайланган. Ханга дәүләт идарәсе органы диванның йогынтысы зур булган.

Казан ханлыгындагы карачылар институты тарихи әдәбиятта Алтын Урда мирасы буларак каралса да, аның җирле нигездә барлыкка килүе дә ихтимал. Мәсәлән, Ибн Фадлан язуынча, аларны каршы алырга илтабар-падишах “үзенең кул астында булган дүрт падишаны (кенәзләрне – Н.Г.), үзенең борадәрләрен вә угылларын җибәрде” (Ибн Фадлан, 2002, 28 б.). Мәҗлестә утырганда да илтабар янәшәсендә “кул астындагы” дүрт кенәз урнаша. Илтабар тирәсендә утыручы кенәзләр саны, Казан ханлыгындагы карачылар санына туры килүе белән игътибарга лаек. Шул сәбәпле, Казан ханлыгындагы карачылар системасын гомумтөрки уртак мирас итеп тә карарга мөмкин.

Бу традицияләр болгар чорыннан ук килмәделәрме икән? Билгеле булганча, Җучи Олысының югары катламы берара Болгар шәһәрендә урнаша. Шул сәбәпле Чыңгыз нәселеннән килгән идарәчеләргә утрак тормыш алып барган Болгар дәүләтенең төзелеше, идарә системасының йогынтысы булу ихтималлыгы зур. Үзбәк хан ханлык иткән чорда корылтайлар җыеп, дәүләт югарылыгында хәлиткеч карарлар кабул ителүе турында хәбәрләр күренми. Әлеге карарлар хан киңәшендә генә кабул ителә башлый. Ә дәүләт идарәсе эшчәнлегенә бәйле карарлар диванга (киңәшмә-советка) тапшырыла. Шулай итеп, диван системасы Үзбәк хан тарафыннан Алтын Урда дәүләтендә үзәкләштерү чаралары кертүгә бәйле барлыкка килә. Г.А.Федоров-Давыдов диван системасын карачылар институты буларак бәяли (Федоров-Давыдов, 1994, с. 30-31). Үзбәк хан диванга күп санлы, көчле һәм дәрәҗәле дүрт нәсел-ыруг җитәкчеләрен – әмирләрне билгеләгән. Аларның берсе диван җитәкчесе ролен үтәгән. Аны олы әмир мәгънәсендә бәкләрбәге дип йөрткәннәр (Тизенгаузен, 1884, с. 439-440).

Алтын Урда дәүләтендә диванга иң көчле дүрт ыруг вәкилләре (кланнары): Ширин, Баргын, Аргын, Кыпчак ыругларының җитәкчеләре – олыс әмирләре кергән. Диванга кергән шәхесләр арасында бәкләрбәге (“князь князей”), олы бәк – әмир дәрәҗәсендәге кешеләр булуы билгеле (Сафаргалиев, 1996, с. 339; кара: куш. 10).

Диван хан исеменнән җир биләү хокукы бирүче ярлыклар әзерли, төрле карарлар чыгара. Һәр диван киңәшчесенә аерым эш йөкләнгән. Олыс әмирләренең берсе – вәзир дәүләттәге финанс, акча, казна тупланышы мәсьәләләрен, үзенең кул астында эшләүчеләрне алыштыруны үз теләге белән хәл итү хокукы ала. Икенчесе – бәкләрбәге гаскәр башлыгы булып, шундый ук шартларда хәрби берәмлекләргә бәйле мәсьәләләрне хәл итү җаваплылыгын алган (Тизенгаузен, 1884, с. 249, 348, 411).

Үзбәк хан чорыннан соң да диван үз эшчәнлеген дәвам иткән. 1347 елда да венецианнар белән шартнәмә төзегәндә дүрт олыс әмире искә алына. 1358 елда шул ук венецианнар белән төзелгән шартнәмәдә өч олыс әмире генә катнашуы билгеле. Бирдебәк хан (1357-1359) идарә иткән чордагы шартнәмәдә олыс әмирләренең саны алтыга җиткән. Әйтергә кирәк, ханнарга каршы оештырылган интригаларда олыс әмирләре зур роль уйнаган. Бу вакытта да диван олыс әмирләренең башлыгы, “әмирләр-әмире” тарафыннан җитәкчелек ителгән (Сафаргалиев, 1996, 375 б.).

Дәүләт идарәсендә диван системасы Алтын Урда дәүләте таркалып, башка дәүләти берләшмәләргә аерымлангач та сакланып калган. Кырымда хан янында карачылар булып зур ыруг башлыклары – олы бәкләр: Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак, соңрак Сәдҗүт (Седжеут) һәм Мансур нәселләренең вәкилләре утырган (Вельяминов-Зернов, 1864, с. 411, 416; кара: куш.16). Кырымның дәүләт советы – диванның эшчәнлегендә эчке һәм тышкы сәяси мәсьәләләр хәл ителгән һәм анда калга, нуретдин, Ширин-би, мөфти, дүрт карачы, төрле бәкләр, хан агасы кебек җитәкчеләр катнашкан. Диван эшчәнлегендә төп рольне уйнаучы Ширин бәк сәяси эшчәнлек алып баруда өстенлекләр белән файдаланган. Башка бәкләр дә үз өсләренә дәүләт эшчәнлегенә караган төрле җаваплылыкны алганнар (Возгрин, 1992, с. 186-187). Карачылар, дәүләт советында берләшеп, үз мәнфәгатьләрен кайгыртканнар. Юлай Шамил углы, XV гасырдагы халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсенә караган чыганакларны өйрәнеп, “карачы би”ләрнең Кырым ханлыгындагы дәрәҗәле роле аларның чыңгызыйларны хан буларак билгеләү һәм аларны тәхеттән төшерүдә дә ачык чагыла дип яза (Юлай, 1993, с. 44). Тарихчы В.Д.Смирнов, үз тикшеренүләренә таянып, Кырым ханлыгында дәүләт идарәсе олыс әмирләре кулында булган дип саный (Смирнов, 1887, с. 93). Охшаш мисаллар Казахстан, Урта Азия кебек Алтын Урданың башка өлкәләренә дә хас. Бу билгеле ыругларның атамалары Касыйм, Казан ханлыгы тарихына бәйле язмаларда да чагылыш таба.

С.Герберштейн Казан ханлыгының идарә системасы төзелешен ачыклаганда “татар ханнарының дүрт киңәшчесе бар һәм җаваплы карарлар кабул иткәндә ханнар аларның киңәшенә колак салалар. Аның беренчесе ширни, икенчесе барни, өченчесе гаргни, дүртенчесе ципцан”, – дип яза (Герберштейн, 1988, с. 184). Казан ханлыгында Алтын Урда чорыннан билгеле дүрт нәселнең диван аша идарә итүе мөмкинлеге турында башка чыганакларда да искә алына. Габдел-Латыйф хан Мәскәү кенәзе Василийга 1508 елның 29 декабрендә Юрьев каласында идарә итү өчен ярлык бирә. Ярлыкта язылганча, Василий үзенә хезмәткә Ширин, Барын, Аргын һәм Кыпчак ыругларыннан чыккан татарларны гына алырга тиеш була. “Без дә, сез дә бу ыруглардан чыкмаган кешеләрне кабул итмәскә тиеш”, – дип атап үтелә ярлыкта (Собрание, 1819, с. 33).

Искә алынган ыруг җитәкчеләренең Алтын Урда дәүләтендәге кебек Казан ханлыгында да гаскәр белән җитәкчелек итү, финанс мәсьәләләренә бәйле эшләрне башкарулары турында фараз кылырга кирәк. Диван – дәүләт советы җитәкчеләрен, икенче төрле карачылар дип тә атап йөрткәннәр (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 184; Курбский, 1996, с. 133; Вельяминов-Зернов, 1864, с. 412, 420). Урыс елъязмалары аларны бәкләрбәге (“князь князей”) дип яза. 1499 елга караган Воскресение елъязмасында “Казан бәкләрбәге Урак” искә алына (Урак, княз казанских князей – ПСРЛ, VIII, 1859, с. 237). Диван карачыларының өлкәне – олы карачы дип аталган. Шул ук елъязмалар Казан бәкләре Булат Ширин белән аның улы Нургалине (Нур-Али, Муралей) олы карачы дип бәялиләр (ПСРЛ, VIII, 1859, с. 266). Күрәсең, карача дәрәҗәсе дә нәселдән-нәселгә күчкән. Алтын Урда дәүләтеннән калган карачылар идарәсе системасының Казаннан тыш Кырым, Касыйм ханлыкларында да дәүләт идарәсе системасының аерылгысыз бер өлеше булып торуы билгеле.

XV-XVI гасырларда Алтын Урда дәүләтеннән мирас булып калган өске катлам – карачыбәкләр идәрәсе башка төрки-татар дәүләтләренә дә күчкән. Дүрт зур ыруг нәселенән торган карачылар белән, кагыйдә буларак, Ширин нәселенә кергән карачыбәк җитәкчелек иткән һәм ул бәкләрбәге дип аталган (Мухамедьяров, 2002, с. 13-31). 1430 елда Олы Мөхәммәднең, 1431 елда Хаҗи Гәрәйнең Кырым ханы буларак билгеләнүендә дә төп рольне Шириннар кланы уйный (Тюркские, 2003, с. 160). Хаҗитархан ханлыгыннан тыш карачы атамасы сирәк кенә Нугай Урдасы (Олы карачы, карачылар) һәм Себер ханлыгына бәйле дә искә алына (Файзрахманов, 2002, с. 173-174; кара: куш. 16).

Казан дәүләтендә хан һәм дәүләт идарәсе системасы эшчәнлеген тәэмин итүче аппарат булуы һәм андагы хезмәт дәрәҗәләре турында без төрле фикерләр йөртә алабыз. Хан хакимиятендә зур җаваплы хезмәткәрнең берсе акча-финанс мәсьәләләрен алып баручы “хан казнасы сакчысы” булган (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 339). Икенче зур җаваплы хезмәткәр дәрәҗәсе – сарай эшләре җитәкчесе турында Никон елъязмасында хәбәр ителә (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 123). Шулай ук хан гаскәрен атлар белән тәэмин итеп, аларны карап, һәрчак әзерлектә тотучы – атчы (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 29), корал белән тәэмин итүче – коралчы, тотакчы, ашчылар хан сараенда хезмәт иткән (ПСРЛ, VIII, 1859, с. 277; ПСРЛ, XIX, 1903, с. 58). Дәүләт идарәсе – диван эшчәнлегенең язу, хисап эшләрен сарай канцеляриясе хезмәткәрләре – бахшылар, битекчеләр алып барган (кара: куш. 10). Алар җыелган салымнарны, җир бүленешен, аларның хуҗаларын барлап торганнар. Бахшылар еш кына Казан белән Мәскәү арасында йөргән илчеләр арасында искә алына.

Югарыда шәрехләп узган тарихи язмалардан чыгып, Казан ханлыгында дәүләт белән идарә итүдә, ханнан кала, карачылар системасы – диван эшчәнлегенең роле зур булган дип фикер йөртә алабыз. Карачылар системасы – диван төзелеше, Алтын Урда мирасы буларак саналса да, аның төзелешендә Болгар мирасының да дәвамчылыгын күзәтергә мөмкин.

Казан ханлыгының башлангыч чорында дәүләттәге иң мөһим эшләр хан яисә аның каршындагы дәүләт киңәшендә бер фикергә килеп хәл ителгән. Алтын Урдадан үзгә буларак, Казан ханлыгының дәүләт советында төрле йогынтысы булган дәрәҗәле феодал-бәкләр, мөселман даирәсе, гаскәр башлыклары – угланнар да катнаша алган.

Хан сайлаганда, сугыш куркынычы яисә дәүләт яшәешенә бәйле башка мөһим карарлар кабул иткәндә тагын да күбрәк халык катнашында корылтай җыелган. Казан ханлыгы башлангыч чорындагы көч-йогынтысын югалтып, урыс протектараты астына керү сәбәпле төрле ризасызлыклар туа. Килмешәк һәм җирле бәк-морзалар арасында төрле сәяси юнәлеш тотучы фиркалар барлыкка килә. Чыңгызыйлар династиясенең элекке чордагы көчле йогынтысы кими. Шуның бер чагылышы булып, ханлыктагы идарә системасының бер билгесе – җыен-корылтай институты эшчәнлеге яңара. Урыс елъязмаларында бу корылтайны “бар/бөтен Казан җире” дип атыйлар. Әлеге атама 1496 елдан башлап 1551 елга чаклы вакыйгаларга бәйле 14 тапкыр искә алына (Худяков, 1991, с. 193). Елъзмаларга таянып, дәүләт исеменнән карар чыгарырга хокуклы өч хакимият институтының да (хан, диван, “бар Казан җире”) карар-ярлыклар бирүе, илчеләр алышып, сөйләшүләр алып бару хокукына ия булуы турында фикер йөртергә мөмкин. Мәскәү патшасы архивында әлеге фикерләрне исбатлаучы ярлыклар булганлыгы билгеле. Аларның эчтәлеге билгесез булса да, ярлыклар Шаһгали, Сафа-Гәрәй ханнарга, феодал бәкләргә һәм “бар Казан җиренә” нисбәтле буларак искә алынганнар (Акты, 1836, с. 336). Мәскәү тарафыннан 1519 елда Шаһгалине хан итеп куйганда Казан бәкләре, аның сүзен тыңлаячаклары турында язма ризалык бирәләр (ПСРЛ, IX, 1965, с. 32). Охшаш хәбәр 1533 елда ханлыкка билгеләнгән Җангалигә бәйле дә телгә алына. Казан бәкләре һәм “бар Казан җире” ханга хаклык белән хезмәт итәчәкләре турында һәм аның рөхсәтеннән башка ханлыкка башка кешене куймаячаклары турында сүз бирәләр. Елъязмада “ризалык биргән ярлыкларны (грамоты) Казан бәкләре үз мөһерләрен (печатьями) салып ныгыттылар, кулларын куйдылар...”, – дип хәбәр ителә (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 54, 67).

“Бар Казан җире”ннән җыелган корылтайда барлык югары катлам кешеләре дә катнаша алган. Корылтай хан кую яисә төшерү, күрше илләр белән шартнамә, солыхнамә төзү эшчәнлегенә бәйле дә җыелган. 1536 елгы вакыйгаларны тасвирлаучы елъязмада: “Гәүһәршад бикә, Булат бәк һәм “бар Казан җире” олуг кенәзгә хыянәт иттеләр...”, – дип бәян ителә (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 88). 1546 елгы вакыйгалар нәтиҗәсендә Сафа-Гәрәй казанлылар тарафыннан куып җибәрелгәч тә, урыс елъязмачысы “казанлылар язган ярлыкта: сәед, угланнары, бәкләре, мирзалары, шәехләре, шәехзадәләре, дәнишмәндләре, казакларыннан, шулай ук бөтен Казан йортыннан...”, – дип язган (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 447).

1551 елга караган вакыйгаларда да, ханлыкның төп сәяси идарә ролен башкарган “бар Казан җире” җыены искә алына. Елъязмачы җыен-корылтайда катнашучыларның тулы исемлеген китерә: “Ходайкол җитәкчелегендә Нургали бәк, һәм бар Казан җире, һәм муллалар, һәм сәетләр, һәм шәехләр, һәм шәехзадәләр, һәм муллазадәләр, һәм имамнар, хаҗилар, хафизлар, бәкләр, һәм уланнар, һәм морзалар, һәм эчке, сарай һәм тышкы казаклар, һәм чуашлар, һәм чирмешләр, һәм мукшылар, һәм тарханнар, һәм маҗарлар, һәм бар Казан җире...” (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 468). Елъязмадан күренгәнчә “бар Казан җире” җыенында ханлык идарәсендәге хәрби, дини, җирле феодал-бәкләр, ханлыктагы бар югары сыйнфый катлам һәм төрле халык вәкилләре катнаша алган (кара: куш. 10).

Дәүләтнең бар төбәкләреннән килгән җитәкчеләрнең җыелып киңәшләшүе – корылтай, җыеннар системасы урнашуы Болгар чоры чыганакларыннан ук шәрехләнә.

Болгар җирләренә Багдад хәлифәсеннән илчелек килүе олуг чара буларак кабул ителгән. Илчелекне каршы алу өчен Болгар дәүләте башлыгы – илтабар тирәсендә дүрт кенәз, илтабарның угылларыннан тыш башка “җитәкчеләр” һәм билгеле кешеләр дә утырган. Бу җитәкчеләрне болгар дәүләтенә кергән башка кабиләләрнең югары катлам кешеләре буларак санарга мөмкин (Ибн Фадлан, 1996, с. 28-29). Бу җыенны – бөтенболгар корылтаен – дәүләт белән идарә итүнең бер атрибутик формасы буларак кабул итәргә мөмкин. Казан ханлыгында да дәүләт советында карачылардан тыш башка дәрәҗәдәге бәк-морзалар һәм дини җитәкчеләр катнашкан. Шул сәбәпле Казан ханлыгы чорындагы иң зур институт – “бар Казан җире”, корылтай-җыенын да Болгар чорыннан калган гомүмтөрки дәвамчылык дип фараз кылырга мөмкин.

Югарыда санап узылган хәбәрләрдән күренгәнчә, дәүләт яшәешенә бәйле төп мәсьәләләр, ханлыкның барлык җирләрендә яшәгән халыкларның җитәкчеләре белән киңәшләшеп, хәл итергә тырышылган.

Хан һәм диван эшчәнлегенә бәйле югары катламнан соң иерархик төзелеш баскычында төрле дәрәҗәдәге бәк-морзалар урнашкан. Әлеге феодал катламның дәүләт идарәсенә кергән бер өлеше Казан шәһәрендә яшәсә, икенче өлеше, җирле феодаллар буларак, үз биләмәләрендә көн күргән.

Ханлык оешканнан соң идарә системасына кергән вассал феодаллар хезмәтләре өчен үзләренә бирелгән җирләрен ул-оныкларына, туган-тумачаларына тапшырган. Билек белән идарә итү хокукы атасыннан улына (олы улына) күчкән (Усманов, 1972, с. 92-93). Биләргә бирелгән җирләр бәклек яисә биләмә (билек-бәйлек) дип аталган. Билекләрнең хуҗасы үз биләмәләрендә яшәгән халык белән идарә итү, аннан салымнары җыю хокукына ия булган. Шул ук нигезендә дәүләт хезмәтендә саналган башка югары катлам кешеләренә, дин әһелләренә, төрле дәрәҗәдәге хәрби җитәкчеләргә – улан һәм казакларга да билгеләнгән бер җирдән ясак җыю хокукы бирелгән (кара: куш. 10).

Санап узган феодал вассалларның биләмәләрен, титул-дәрәҗәләрен күрсәтүче төп чыганакларның берсе булып аларның вафат булган урыннарында куелган кабер ташлары хезмәт итә. Кабер ташларында еш очраучы: “бөек солтан”, “бикәч”, “би” “морза” кебек титуллар феодал җирбиләүчеләр турында мәгълүмат бирә (кара: куш. 3).

Югарыда билгеләп узганча, Казан ханлыгының иң зур институты – “бар Казан халкы” (“всего казанского народа”) белән “бар Казан җире” (“всей земли Казанской” – ПСРЛ, XIII, 1965, с. 167) корылтай-җыенында барча дин әһелләре санап үтелә.

Казан ханлыгының дәүләт эшчәнлеге һәм феодал вассаллык тормышында ислам диненең роле зур булган. Аның роле, хокукый йогынтысы Казан ханлыгы идарә системасында да ачык чагыла. Ислам дине Урта Идел төбәгенә урнашкан Болгар дәүләте җирлегенә рәсми рәвештә X гасыр башында ук үтеп кергән (Дәүләтшин, 1999, 222-223 бб.). Олуг Болгар дәүләтенең ныгып оешып, дөньякүләм цивилизация үрнәкләре тудыруында ислам диненең роле зур булган. Соңрак әлеге җирлектә оешкан Җучи Олысы – Алтын Урда дәүләтенең төрки-татарлашып, ислам дәүләтенә әверелүе дә өлешчә зур мәдәниятле, мөселман динле болгар халкы тәэсирендә узган.

Алтын Урда дәүләтендә ислам дине, “халык арасыннан чыгып”, төп дин буларак урнаша (Измайлов, 2002, с. 48). Дәүләт җитәкчеләре дә ислам динен кабул итә. Шул сәбәптән дәүләт төзелешендә һәм идеологик эшчәнлектә үзгәрешләр башлана. Ислам хокукы урнашып, иҗтимагый яшәештә шәригать кануннары ныгый. Әлеге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе буларак, цивилизация үрнәкләре: халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге эшчәнлек (дипломатия) камилләшә, сәүдә өлкәсендә акча әйләнеше кереп, дәүләт эшчәнлеге югарылыгында язма хисап эшләре алып барыла. Яулап алынган халыклардан торган Алтын Урда дәүләтенең үзәк җирләре бер дин астында берләшә. Ислам дини хезмәткәрләренең төрле катламнары туып, алар арасында да иерархик буйсыну тәртипләре урнаша.

Дини җитәкчелекнең башында сәедләр торган. Сәед – Мөхәммәд пәйгамбәр нәселенең дәвамчысы. Сәедләрнең югары идарә катламына керүе, Жучи Олысы – Алтын Урдага ислам дәүләте статусын бирә. Алтын Урда ярлыкларында сәедләрдән тыш, ислам дине эшлеклеләре шәех, казый, хокук белгечләре, шәриф, мөфти (казый-мөфти), шәехмәшәех (шәехләр башлыгы) һәм шәех – суфилар искә алынган (Березин, 1851, с. 10-15).

Алтын Урда чорында дин эшлеклеләре мөселман традицияләренә бәйле дини һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барганнар. Җәмгыять яшәешенә бәйле тәртип урнаштыру, мирас бүлү кебек төрле низагларны хәл итүдә хөкем йөрткәннәр. Бары дәүләт югарылыгындагы эшчәнлеккә караган хөкем карарларын чыгару гына карачы-бәк (бәкләрбәге) вазыйфасына караган (Тизенгаузен, 1941, с. 311-312).

Казан ханлыгында ныгыган ислам диненең тамырлары Болгар чорларына барып тоташа. Чыганаклар бу турыда “Казан борынгы чорлардан ислам шәһәре булып, кияферләр белән чиктәш урнашкан”, – дип яза (Хаҗитархани, 1997, 77 б.). Болгар иленә традицион ислам дине белән бер чорда суфыйчылык тәгълиматлары да үтеп керә. Дәүләт яшәешенең бар өлкәләренә караган эшләр: җир бүленеше, хөкем карарлары, төрле дәрәҗәдәге низаг-килешүләр шәригать кануннары буенча хәл ителгән. (История, 1937, с. 122-123). Шуңа күрә дин, дәүләт төзелеше, феодал вассаллык мөнәсәбәтләре өлкәсенә дә турыдан-туры бәйләнешле. Елъязмаларда да Казан кешеләре мөселманнар буларак атала. Казан ханлыгында мөселман дини идарә төзелешенә бәйле барлык дини хезмәткәр катламнары да таралыш алган. Сәед – дәүләттә иң зур дин башлыгының дәрәҗәсе. Дәрәҗәсе буенча сәед ханнан кала икенче кеше булган (Герберштейн, 1988, с. 184).

Ш.Мәрҗани Колшәриф сәед дәрәҗәсе турында: “Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан һәм бөек сәедләрдән күпмедер шәхес булып, аларның башында нәкыйбел-әшрәф (бөекләрнең җитәкчесе) дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә ия булган..., бөтен бер дәүләт – Казан ханлыгы халкы өчен намус аклыгы, әдәп-әхләк үрнәге, белемлек өлгесе булып саналган. Аның халык арасында абруе гаять зур булган. Атка атланып, урамнан үткән вакытта урамдагы бар халык хөрмәт йөзеннән аны, бил бөгеп, сәламләп үткәреп җибәргән”, – дип яза (Мәрҗани, 1989, 199-200 бб.). Мәскәү патшасының Колшәриф муллага ярлыклар һәм бүләкләр җибәрүе дә Казан ханлыгынның сәяси җитәкчелегендә Колшәриф мулланың дәрәҗәсе зур булуын дәлилли (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 201).

Алтын Урдадан соңгы төрки-татар дәүләтләрендә, аерым алганда Казан ханлыгында дини хезмәткәрләрнең дәүләт идарәсендәге эшчәнлеге һәм йогынтысы Д.М.Исхаков тарафыннан тикшерелгән (Исхаков, 1997/98, 42-95 бб.). Дәүләт эшчәнлегендә сәедләрдән тыш башка дини җитәкчеләрнең дә идарәчел элита ролен уйнавы, Д.М.Исхаков тарафыннан, исламның Казан ханлыгына үзенчәлекле тәэсире буларак бәяләнә (Исхаков, 1997/98, 63 б.).

Чыганакларда Казан ханлыгында яшәгән башка дини хезмәткәрләр: шәех, шәехзадә, мулла, казый, мәүлә, дәнишмәнд, хаҗи, хафиз һәм дәрвишләр санап үтелә. Аларның төрле дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләре: илче, хөкем чыгаручы, каза бирүче, ярлык язучылар (битекче), ә сугыш чорында дини оешмаларны берләштерүче хәрби җитәкче булулары да билгеле (кара: куш. 10).

Казан ханлыгының сәяси даирәсендә төп рольләрнең берсен мөселман руханилары уйнаган. Дини җитәкчеләр Казан ханлыгына караган елъязмаларда төрле сәяси вакыйгаларга бәйле еш искә алыналар һәм күп очракта беренче чиратта санап үтеләләр (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 468). Алар дәүләт яшәешендәге эшчәнлекләре һәм зур күләмдә вакыф җирләре биләүләренә бәйле еш кына феодал-бәкләрне берләштерүче, яисә төрле дәүләтләр арасындагы элемтәләрне көйләүче буларак та искә алыналар. Мәсәлән, 1491 һәм 1507 елларда Бараш сәет Мөхәммәд Әминнең беренче һәм икенче тапкыр ханлык иткән чорында Мәскәүдә илче булып торган (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 5).

Шул ук Никон елъязмасы 1516 елда дини башлык Шаусеин (Шаһ Хөсәен) сәетнең, 1518 елда Мөхәммәд Әминнең үлеме хәбәре белән Кол-Дәрбишнең, 1541 елда ярлык белән Хәмәд шәехнең (“Гаммет-ших”) Казаннан Мәскәүгә баруын хәбәр итә. Әлеге елъязмада мулла Касыйм (“Касым”), Җанкилде хафиз (“Ангильдей абыз”), Колшәриф мулла кебек шәхесләр искә алына (ПСРЛ XIII, 1965, с. 14-31, 148-167).

Югарыда әйтеп узганча, дини руханилар сугыш вакытында гаскәр башлыгы буларак та катнашканнар. Мәсәлән, “Казан дәүләтенең җиңү кыйссасы” язмасында: “Казан капкаларын саклаучы җитәкчеләр буларак Котби-әл-Актаба оныгы Сәет Ата, мәрхүм Сәетнең углы Кол Мөхәммәт Сәет шәкертләрне, руханиләрне һәм суфыйларны җыеп, сугышка әзер торды..., хаҗилар җәмгыяте кайда дошман һөҗүм итсә, шул җиргә җитешеп, каһарманнарча сугыштылар”, дип хәбәр итә (Хаҗитархани, 1997, 77 б.; Шерефи, 1995, с. 86).

Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгының кереш сүзендә, дәүләт хезмәтенә бәйле дини дәрәҗәләр сәед, казый, мөхтәрәм хуҗалар санап узылган (Вахидов, 1925а, с. 33). Ярлыктан күренгәнчә, җирле феодал биләмәләрдә хөкем чыгаручылар булып казыйлар торган. Казанда өлкән хөкемдәр – баш казый булган (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 202). Шәригать кануннары иҗтимагый тормышның бар үзенчәлекләрен дә чагылдырганнар. Шуңа бәйле рәвештә казыйлар хокук нигезләрен коръәнгә нигезләнеп, шәригать (кагыйдә системасы) буенча алып барганнар. Әлеге эшчәнлек мирас бүлүдә, ришвәт, риба кебек ярамаган эшләрне хәрам кылуда, җәмгыять, гаилә һәм кешеләр (сыйнфый катламнар) арасындагы мөнәсәбәтләргә бәя биреп, тәртип саклауга кайтып калган (Коръән, 2000, 6 б.).

Дини җитәкчеләрнең әлеге эшчәнлеге ислам дәүләтләрендә бер хокукый нигездә таралыш алган. Мәсәлән, Кырым ханлыгында казыйларның хокук саклау эшчәнле “Казый-искер кенәгәләре”ндә ачык чагыла. Кызганычка каршы, Санкт-Петербург шәһәренең Салтыков Щедрин исемендәге китапханә архивында язма хәлдә сакланучы әлеге кенәгәләр бүгенге көнгәчә өйрәнелмәгән. Өлешчә өйрәнелгән документлардан күренгәнчә, Кырым ханлыгында казыйлар тарафыннан сату-алу, җир бүлү эшчәнлегенә бәйле килешнәмәләр төзелгән, мирас бүлү өлкәсенә караган васиятнәмәләр тутырылган, гражданлык һәм өлешчә башкитәрлек (уголовный) җинаять эшләре дә тикшерелгән. Казыйлар тутырган эш кенәгәләрендә хан ярлыкларының күчермәләре дә очрый (Лашков, 1887, с. 6).

Дини хезмәткәрләрнең җирле тархан ярлыгында искә алынулары ханлыкның бар өлкә-олысларында, җирле халыкның тормышында зур роль уйнауларын ачык чагылдыра.

Казан ханлыгы идарә системасының югары катламында дәүләт идарәсендәге бәкләр һәм дини катлам белән беррәттән хәрбиләр торган. Ханның шәхси гаскәре дәүләттәге башка хәрби көчләрнең үзәге буларак саналган. Бу гаскәр даими хезмәттә булучы гаскәриләрдән: эчке, тышкы һәм сарай казакларыннан торган. Эчке һәм сарай казакларлары ханның шәхси гаскәре (гвардия), ә тышкы казаклар исә ханлыктагы аерым феодал биләмәләр белән бәйле бәк-морзалар кул астындагы гаскәриләр буларак карала (Галләмов, 2000, 171 б.). Алар белән бәк-кенәзләр (кенәзләр ханлыкка кергән башка халыкларның җитәкчеләре), морза, огланнар (уланнар), җитәкчелек иткән (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 392). Хәрбиләр эшчәнлеге күп чыганакларда искә алына. Мәсәлән, Сафа-Гәрәй хан тарафыннан 1530-1544 еллар арасында Польша короле һәм бөек Литва кенәзе Сигизмунд I гә җибәрелгән хатлардан Казан ханлыгы гаскәренең өске катлам төзелеше шәрехләнә: “Минем барлык морза һәм уланнарым... Бөтен Казан җиренең кенәз, морза һәм уланнары... Козучак улан җитәкчелегендә 40 меңле гаскәр җибәрдем... Ямурч аталык җитәкчелегендә 70 мең гаскәр җибәрдем... Ахмагма улан җитәкчелегендә 40 меңлек гаскәр җибәрдем... Минем кул астындагы Казанның кенәз, морза һәм уланнары... Кенәз, морза һәм уланнарга... Кенәз, морза һәм уланнар...” (Мустафина, 1997, с. 26-38). Хаттан күренгәнчә, гаскәрдә хезмәт итүчеләргә акча яисә җир түләме бирү каралган.

Кырым белән Казан ханлыкларының дәүләт төзелешендә охшашлык зур. Әлеге бердәмлек ике дәүләттә дә хакимлек иткән ханнарның үзара туганлыгы, алар тирәсендәге сәяси даирәнең бер дини һәм сәяси дәүләттән аерымланып чыгуларына бәйле туган. 1520 елда Кырым ханы Мөхәммәд-Гәрәйнең шул ук Польша короле Сигизмунд белән төзелгән солых шартнамәсе дә Казан белән Кырым ханлыкларының гаскәри һәм дәүләт төзелешенең бер нигездә корылуын раслый. Әлеге язмада: ”...төмән, мең, йөз, ун белгән (биләгән, идарә иткән) угланнар, биләр, морзалар... Угланнарым-солтаннар, угланнар, биләр, морзалар, барча эчке-тышкы нәүкер ишемдән, казакларымыздан...”, дип бәян ителә. Әлеге ярлыкларны тикшергән галим М.Гайнетдин дәүләтара йөргән хатларның уртак әдәби тел – татар телендә язылуларына да игътибарын юнәлтә (Гайнетдин, 1999, 167-171 бб.).

Сугыш вакытында ханлыкта яшәгән башка халыкларның да (мари, чуаш, удмурт, башкорт һ.б.) үз кенәзләре һәм йөзбашлары җитәкчелегендәге хәрби гаскәрләр катнашкан (“...старшины и сотники горныя Черемиса” – ПСРЛ, XIX, 1903, с. 27; 63-64). Елъязмаларда казанлыларның, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр вакытында, күпчелек нугайлардан торган ялланма гаскәр ярдәменә таянулары да еш искә алына (“И собравшися с казанцы своими, призва еще к себе на помощ 20000 ногаи...” – ПСРЛ, XIX, 1903, с. 24, 27). Чыганаклардан күренгәнчә, Казан ханлыгы гаскәре атлы һәм җәяүле сугышчылардан торган (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 27). Сугыш хәрәкәтләре вакытында хәрби көймәләр кулланганлыгы турында да искә алына (Измайлов, 1994, 97-100 бб.).

Югарыда искә алып узганча, Казан ханлыгының дәүләт буларак тотрыклы яшәеше хәрби система аша тәэмин ителгән. Хәрбиләрнең иерархик төзелеше урта гасыр төрки-татар дәүләтләрендәге хәрби төзелештән сизелерлек дәрәҗәдә аерымланмый.

Дәүләт идарә системасының түбәнге баскычы җирле идарә системасы белән тәмамлана. Җирле идарә системасының төзелеше хан тарафыннан бирелгән тархан ярлыкларында чагылыш таба. Иерархик катламнар арасында урнашкан феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен күзалларга мөмкинчелек тудыручы төп чыганакларның берсе булып Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгы тора. Ярлыкта күләме белән зур булмаган биләмәгә ия булучы җиде кешенең хокуклары һәм җирле хакимиятнең аларга карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеге турында сүз бара. Сөергал ярлыкта югары катлам вәкилләренең телгә алынмавы ярлыкның адреслы булуына бәйле каралырга мөмкин.

Сәхиб-Гәрәй биргән ярлык эчке төзелеше белән Алтын Урда һәм Кырым ярлыкларына охшаш. Ярлык аша Сәхиб-Гәрәй хан югары катлам вәкилләре булган хаким, бөек солтан һәм ислам казыйларын телгә алып, башлыча җирле хакимият вәкилләрен санап чыга: ихтирам ияләре булган мәүлияләр, (мөхтәрәм хуҗалар), вәкаләт ияләре (түрәләр), шәһәр хакимнәре, вәкилләр (урыннардагы мөэмүрләр), илчеләр, ямчылар, көймә багучылар (көймәчеләр), юл сакчылары, урам башлыклары (тоткаул) һәм тамгачылар. Ярлыкның соңында: “Казан вилайәте һәм Ходай Тәгалә химаясендә булган җирләрендә барлык яшәүчеләргә һәм бөтен торучыларга”, дип, халыкка мөрәҗәгать итә (Мөстәкыймов, 2003, 25 б.).

Сәхиб-Гәрәй хан ярлык аша үзенең карарын дәүләттәге биш хакимият төркеменә: хәрби (әмирләргә), хакимият (хакимнәргә), дин (олы сәетләргә), хокук (ислам казыйларына), җирле идарәгә бәйле вәкаләт ияләренә (мөхтәрәм хуҗаларга, вәкаләт ияләренә, урыннардагы мәэмүрләргә, илчеләргә, бакчачы һәм көймәчеләргә, урам башлыкларына, тоткаул вә тамгачыларга) һәм барча халыкка юнәлткән. Ярлык Казан ханлыгының җирле бүленешен (барча өлкәләренә) һәм тирә-яктагы башка күрше дәүләтләрнең аталышын (мәмләкәтләргә) да билгеләп уза (кара: куш. 6).

Җирле идарә төзелешен ачыклауда Казан ханы Мөхәммәд Әмин тарафыннан Надыйр Уразмәтов нәселе Асылхуҗа Мизәккә һәм аның улларына 1516 елда бирелгән тарханлык ярлыгы ярдәмгә килә: “мөселман даирәсенә, урындагы чиновникларга (мәэмүрләргә) һәм хәрбиләргә һәм бер урында торучы баш кешеләргә, гади илчеләргә, чапкыннарга, көймәчеләргә, җир эшкәртүчеләргә, чик сакчыларына, тамгачыларга, Казанда урнашып торучы идәрәче – казна сакчыларына, кыерсытучы, зыян салучы һәм кайгы китерүчеләрдән саклаучыларга игълан ителә...” (Исхаков, 1999, с. 17-18).

Надыйр Уразмәтов нәселенә бирелгән ярлык ун елдан соң яңартылган һәм җир биләүгә караган хокуклар шул килеш калдырылган. Казан ханы Сафа-Гәрәй тарафыннан 1526 елда бирелгән тарханлык ярлыгында да: “мөселман даирәсенә, урындагы чиновникларга (мәэмүрләргә) һәм хәрби башлыкларга, чик сакчыларына, тамгачыларга, явызлыклардан саклаучыларга, мөхтәрәм өлкәннәргә, гади көймәчеләргә, җир эшкәртүчеләргә, барлык Казанда урнашып торучыларга...”, дип игълан ителә (Исхаков, 1999, с. 17-18; кара: куш. 17).

Санап кителгән аңлатмалардан күренгәнчә, җирле идарә системасына төп вазыйфа буларак, үз хакимлегендәге төбәк-җирләрдән төрле түләмәләр җыю, тәртип саклау һәм барын да күзәтчелектә тоту бурычы тапшырылган. Әлеге чара дәүләтне ныгыту, матди байлык туплау өчен эшләнгән. Җыелган ясакның хан һәм җирле феодал-бәкләр арасында ничек бүленгәнлеге ярлыктан ачыкланмый.

Казан ханлыгының үзәк һәм җирле идарә системасына кергән кайбер вазыйфалар урыс елъязмаларында искә алына. Мәсәлән, Ш.Ф.Мөхәммәдъяров “Казан елъязмачысы”нда күрсәтелгән “властитель казанский”, “властители казанские” атамаларының шәһәр башлыклары булулары мөмкинлеген ассызыклый. Воскресение елъязмасында 1503 елга караган хәбәрдә шәһәр бәге (Арча кенәзе) Шаһ Йосыф (“князь городный Шаисуп”) турында телгә алына (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 237).

Икенче бер чыганак “ Казан вилаятенең җиңүе” әсәрендә дә шәһәр бәге Болгар вилайәтенең идарәчесе дип бирелгән (Хаҗитархани, 1995, 14 б.). Гарәп теленнән кергән “вилайәт” термины: идарә, өлкә, штат, ә “вәлийул-әмр” – хакимият вәкиле буларак аңлатыла (Зәйнуллин, 1994, 24 б.). Шул сәбәпле “вилайәт” Казан ханлыгы йогынтысындагы җирле феодал вассал олысларның атамасы буларак санала ала. Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгында искә алынган “вәкаләт ияләре”нең дә әлеге өлкәләрнең идарәчеләре булуы ихтимал.

Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгын тикшергән М.Г.Усманов ярлыктагы “вә калантаран” сүзенә шәһәр җитәкчеләре мәгънәсендә аңлатма бирә (Усманов, 1979, с. 222). М.Г.Усманов фикеренчә, Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгы, Болгар чорыннан сакланган язма үзенчәлекләр булуына карамастан, Алтын Урда чоры дипломатиясенең төп таләпләренә туры килә (Усманов, 1979, 223 б.).

Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгында искә алынган “мокыйман” атамасы урнашканнар, бер урында урнашып торучылар мәгънәсендә вәкаләт (ышаныч) ияләре, урыннардагы мәэмүрләр – чиновниклар буларак аңлатыла (кара: куш. 10). Сәед Вәхиди фикеренчә, бу сүз “урыннардагы (җирле) түрәләр” төшенчәсен белдерә һәм башка ярлыкларда телгә алынган аерым өлкә белән идарә иткән “олыс бәге”, салым җыючы “баскак”, “битекче” – салым түләү буенча эш кәгазьләрен алып баручы төркемне аңлата (Вахидов, 1925, с. 75-76).

Әлеге атама нәкъ шул ук мәгънәдә Мөхәммәд Әмин белән Сафа-Гәрәй ханнарның 1516 һәм 1526 елга караган тарханлык ярлыкларында: “царствующим в Казане поселенным казну хранителям” Казанда урнашып торучы идәрәче – казна сакчыларына; “на одном месте пребывающим главным людям” – бер урында торучы баш кешеләргә һәм “царствующим в Казане всем поселенным” – барлык урнашып торучы Казан идарәчеләренә дип искә алына (РГАДА. Ф. 248, оп. 67, кн. 59595, лл. 451-451 об.). Әлеге идарәчеләр хан казнасына ясак җыючылар булган. Хан тарафыннан казна хисабына ясак җыю хокукы алучыларның җитәкчелегендә аерым җирле идарәчеләр – биләр торган.

Безнең фикеребезчә, ярлыкта санап үтелгән төркемгә керүчеләр ханлыкка кергән өлкәләрдә ясак җыярга хокук бирелгән ышанычлы кешеләр. Алар барысы да дәүләт идарәсе системасына кергән вәкаләтле идарәчеләр.

Дәүләт идарә системасының йогынтысы ханлыкка кергән барлык җирләргә дә ирешкән. Шул сәбәпле, ханлык җирләре төрле өлкәләргә бүленгән. Әлеге бүленешнең иң зурысы булып даругалар (олы юлларга бәйле салым җыю өлкәләре) торган (кара: куш. 10). Даругалар үз чиратында йөзләргә һәм уннарга бүленгән.

Безнең фикеребезчә, даругалар системасы һәм аның эчке – олысларга, йөзләр белән уннарга бүленеше дәүләтнең идарә (хәрби, дипломатик һ.б.) системасын матди яктан тулыландырып торучы аерым статуска ия җирләр буларак күзаллана. Йөзбаш һәм унбашлар җирле халык белән үзәк хакимият арасында гаскәр, салымнар җыюдан тыш, урман эшләре, юллар салу, күперләр төзү кебек төрле чараларда җитәкче ролен башкарып үзәк хакимият белән вассал мөнәсәбәтләрдә торганнар.

Даругалар эчендә олысларга бүленеш системасы да күзәтелә. Олыслар бәк-морзаларга хезмәтләре өчен бирелгән җирләр һәм алар белән идарә итү хокукы тулаем феодал вассалларның үзләренә тапшырылган. Шул ук вакытта олыслар җирле феодалларның мирас буенча күчеп килгән җирләре буларак күзаллана.

Казан ханлыгының идарә системасының хакимият институтларында ханлыкка кергән башка халыкларның феодал вассал җитәкчеләре дә катнаша алган. Шул сәбәпле, ханлык җирләрендәге әлеге өлкәләр белән үзәк идарә системасының мөнәсәбәтләрен ачыклауга да игътибар бирәбез.

Дәүләт идарә системасы ханлыктагы барлык җирләрдә дә бер дәрәҗәдә урнашмаган. Казан ханлыгында, үзәк җирләрдә утрак тормыш алып барган татарлардан тыш, чуаш, мукшы (мордва), чирмеш (мари), удмурт (ар, вотяк) һәм башкорт кабиләләре дә көн күргән. Бу турыда А.Курбский Казанны алу турындагы язмасында: “ибо кроме татар в царстве том пять различных народов: мордва, чуваши, черемисы, вотяки или арцы, пятый – башкиры”, ди (Курбский, 1996, с. 136). Казан ханлыгына кергән халыкларның үз иерархик катламы булган һәм алар ханлыкта урнашкан идарә системасына төрле дәрәҗәдә кергән. Ханлыкта яшәүче халыклар иҗтимагый һәм икътисади үсешнең төрле баскычларында торганнар. Феодал дәүләттә урнашкан тәртипләргә бәйле, җирдән файдаланган өчен анда яшәүчеләр үзәккә төрле ясак-салымнар түләгән. Бу салымнарны җыю һәм анда яшәүчеләр өстеннән идарә итүгә бәйле феодал вассаллык мөнәсәбәтләре урнашкан. Әлеге феодал мөнәсәбәтләрнең төрлелегенә җирле халыкларның дини һәм иҗтимагый үзенчәлекләре дә тәэсир иткән.

Казан ханлыгының төньяк-көнбатыш өлешендә чуашлар яшәгән. Чуашлар арасында башлангыч феодал мөнәсәбәтләр болгарлар тәэсирендә барлыкка килә (Чуваши, 1970, с. 37). Казан ханлыгы чорында чуаш җирләрендә Казан биләре идарә иткән. Хакимият идарәчеләре кораллы гаскәрләре белән гади халык янәшәсендә, утарларында яшәгәннәр. Аерым җирләрдә төзелгән ныгытмаларда хан гаскәрләре торган. Алар төбәкне ханлык хакимлегендә тотуга бәйле, ханлык чикләрен саклау, ясак җыю һәм хөкем итү бурычларын үтәгәннәр. Бу турыда чуаш җирлегендә урнашкан XV-XVI гасырлардагы болгар-татар кабер ташлары да күп мәгълүмат бирә (Чуваши, 1970, с. 38). Төрле салымнар җыю җирле феодал катламнары ярдәмендә уздырылган. Кораллы гаскәрнең дә бер өлеше җирле халык вәкилләреннән тупланган. Чуаш халкы яшәгән җирләрдә феодал катлам буларак, мөселман дини хезмәткәрләре белән бергә чуашларның мәҗүси дини башлыклары да җир биләгән (Денисов, 1959, с. 82-89).

Чуаш халкы яшәгән җирлектә тулаем хан хакимияте тәртипләре урнашса, авыллар яшәешендә эчке тәртипләр сакланган. Аларда чуашларның үз җирле феодаллары идарә иткән (ПСРЛ, XIII, 1904, с. 164-167). Аларның берише мөселман динен кабул иткән, болгар-татарлар дәрәҗәсенә тигезләшеп, морза титулына ия булганнар. Авыл берләшмәләре белән йөзбашлар һәм унбашлар җитәкчелек иткән (Денисов, 1959, с. 89). Санап узган җирле феодал катламнардан тыш, чыганакларда чуаш тарханнары булуы турында да хәбәрләр бар. Чуашлар арасында казаклар – хәрби хезмәттәге кече дәрәҗәдәге кешеләр булуы да билгеле (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 164-167).

Чуаш халкына күрше булып мукшылар яшәгән. Казан ханлыгына кергән чуаш, мари, удмуртлар арасында мукшы халкы матди һәм рухи яктан алга киткән халык буларак санала. Бу алга китеш феодал мөнәсәбәтләр урнашу өлкәсенә дә кагыла (Алишев, 1990, с. 67). Феодал мөнәсәбәтләр мукшы кабиләләре арасында болгар чорында ук барлыкка килә (Очерки, 1955, с. 31). Мукшы феодаллары үзләрен болгар-татар феодаллары кебек бәк, морза дип атап йөрткәннәр.

Мукшы җирләрендә феодал мөнәсәбәтләр Алтын Урда чорында ныгып, төрле үзгәрешләр кичерә. Татар морзалары җирле феодалларны үз кул астына кертеп, хакимлек биләмәләре – бәйлекләр-билекләр (“биляк”, “болячные поля”) төзиләр (Свечников, 2002, с. 84). Мукшы феодаллары татар морзаларына буйсынулы мөнәсәбәттә кала. Буйсынудан чыгу теләгеннән аларның бер өлеше ислам динен кабул итә.

Казан ханлыгына кергән тагын бер халык вәкилләре – удмуртлар (ар, вотяклар). Алар XV-XVI гасырларда кабилә таркалышыннан феодал мөнәсәбәтләр туу чорына күчә башлый. Удмурт феодаллары Казан хакимнәре белән җирле халык арасындагы мөнәсәбәтләрне төрле түләмнәр аша җайлаганнар. Удмуртлар яшәгән җирләр “болак”ларга (билек) бүленгән (Свечников, 2002, с. 84). Соңрак җирле феодаллар татар морзалары ярдәмендә хакимиятне үз кулларына алып, байыйлар һәм кече җирбиләүчеләргә әйләнәләр. Җыелган ясакны җирле феодаллар сөйләшенгән күләмдә җыеп үзләре тапшыра башлый. Бу үзгәрешләр Казан феодаллары өчен уңайлы була.

Ханлыкның башкаласы Казанга орынган җирләрдә мари (чирмеш) этносы формалашкан. Мариларның кабилә берләшмәләре Казан ханлыгына ярымбәйле, ә кабилә башлыклары хезмәттә торучы вассал буларак буйсынганнар. Тау, болын һәм төньяк-көнбатыштагы марилар Казан ханлыгыннан төрле дәрәҗәдәге бәйлелектә торган. Географик урнашуга, үзәктән ераклыкка бәйле рәвештә мари кабиләләренең бер өлеше конфедератив мөнәсәбәтләрдә торган дигән фикер дә бар (Свечников, 2002, с. 82).

Урта гасырларда мариларның иҗтимагый-сәяси төзелеше билекләр (“беляк”) системасы булып оеша. Казан ханлыгы чорында мари билекләре дә мукшылардагы кебек ясак түләү өлкәләренә (податные округа) бүленгән. Әлеге өлкәләр шул җирләрдә яшәүчеләрнең югары катлам кешеләренә, ханның туганнарына яисә якыннарына бүләк буларак бирелгән. Аларның бурычы ясакның билгеләнгән өлешен хан казнасына кертүгә һәм кирәк чакта хәрби көч белән ярдәм итүгә кайтып калган (Свечников, 2002, с. 77-85).

Казан ханлыгы чорында Тау һәм Болын мариларында феодал мөнәсәбәтләр төрлечә урнаша. Тау ягында күп очракта җир хуҗасы булып татар феодаллары торган. Җирле феодаллар – ыру башлыклары (старейшины), йөзбашлары (“старшины и сотники горныя Черемиса” ПСРЛ, XIX, 1903, с. 27; 63-64) һәм уннардан торуы да билгеле (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 466). Йөз, илле, унбашлардан торган бүленеш төрки каганат оешкан чорларда ук формалашкан. Әлеге берләшмәләр дәүләтнең ясак җыю, хәрби чараларда катнашу һәм хөкемгә тарту тәртипләрен урнаштыру тырышлыгына бәйле оеша. Бу тәртипләр ханлыкның үзәк өлкәләрендә һәм аерым җирләрдә – даругалар йогынтысына кергән өлкәләрдә генә урнаша алган. Татар морзаларының бер өлешенә әлеге төбәктәге җирләр тарханлык биләмәсе буларак та, Алтын Урда җирләреннән үз гаскәрләре белән килгән кечерәк татар ханнарына (бәк-морзаларына) ханлык чикләрен саклау чарасыннан чыгып та бирелгән. Язмаларда искә алынган Карин морзаларын да әлеге исемлеккә кертергә мөмкин (Свечников, 2002, с. 78).

Казан ханлыгының көнчыгыш тарафында башкорт кабиләләре яшәгән. Тарихи шартларга бәйле рәвештә башкорт җирләре өч административ-сәяси берәмлек: Нугай Урдасы, Себер һәм Казан ханлыклары арасында бүленә. Казан ханлыгы буйсынуындагы башкорт кабиләләре тархан ярлыклары нигезендә, хәрби хезмәткә алыналар (Кузеев, 1974, с. 497). XIV-XVI гасырларда башкортлар арасында феодал мөнәсәбәтләр үсеш кичерә. Кабилә башлыклары аерым сыйнфый катлам буларак бүленеп чыга (Юлдашбаев, 1972, с. 86). Башкорт җәмгыятенең югары катламында кабилә башлыклары – биләр, хәрби төркемнәрнең җитәкчеләре – батырлар һәм тарханнар торган (Кузеев, 1974, с. 497).

Казан ханлыгына кергән халыкларның җирләре һәм хокуклары ярлык белән ныгытылганлыгын күрсәтүче документлар сакланмаган. Әмма чуаш, башкорт җирләрендә тарханнар булуы билгеле. Шулай ук мукшы, мари, удмурт җирләренең билекләргә бүленүе турында да хәбәрләр бар. Шул сәбәпле, искә алынган төбәкләрдәге җирләрнең хуҗалары – вассал феодалларның җиргә булган хокуклары ярлык тарафыннан ныгытылганлыгы турында сөйли.

Буйсынуда булган халыкларга ярлыклар бирү Кырым ханлыгында киң таралыш алган. Мәсәлән, Кырым ханы Дәүләт-Гәрәй тарафыннан караимнарга, буйсынуларын белдергәннәре өчен җир биләү хокукы һәм бериш салымнар түләүдә җиңеллекләр бирелгән. Караимнарның хокуклары да хан тарафыннан ярлык белән ныгытылып якланган (Фиркович, 1890, с. 57; 62; 82). Хан ярлыгы бозылган очракта төрле тәртипсезлекләрне һәм шул сәбәпле язылган үтенечләрне казый һәм мөфти тикшереп, карар кылган. Әлеге тикшерүләр вакытында шаһит буларак җирле кешеләр катнашкан (Фиркович, 1890, с. 92).

Югарыда санап үтелгән җирләрдә яшәгән халыклар уртак дәүләтләре булган Казан ханлыгының иминлеген һәм шуңа бәйле үзләренең рухи, физик һәм матди яшәешләрен тәэмин иткәннәр, үзәк хакимият белән төрле дәрәҗәдәге феодал вассаллык мөнәсәбәтләрдә торганнар.

Җирле идарә системасының бер формасы җыеннарда чагылыш таба. Җыеннар, ханлыкның үзәк җирләрендә яшәгән болгар-татарлардан тыш, башка халыклар яшәгән җирләрдә дә уздырылган. Мәсәлән, җыеннар системасы удмуртларда “кинеш”, марилар “он канаш” (төрк. – киңәш) дип аталган. Җыеннар идарәсе – демократик идарә ысуллары чагылышын күрсәтә.

Югарыдан күренгәнчә ханлыкның идарә системасында Алтын Урда, Кырым һәм башка җирләрдән күченеп килгән югары катлам кешеләре өстенлек иткән. Социаль катламнар хан, бәк, морза, оглан, дин эшлеклеләре, тархан, гаскәри казаклар, сәүдәгәрләр кебек өстен катламнардан һәм игенчеләр, һөнәрчеләр ише “кара халык”тан торган. Феодал катлам – бәк, морзалар килмешәк һәм җирле бәкләргә (“уроженные князья”) бүленгән. Ширин, аргын, барын һәм кыпчак ыруларына кергән кешеләр аерым өстенлекле статуста булган. Шул сәбәпле, Казан ханлыгы катлаулы социаль структуралы дәүләт булып күзаллана.

Казан ханлыгы дәүләт һәм җирле идарә системасы тормышы тарихи нигезен өйрәнү шуны күрсәтә: ул үзендә Болгар дәүләтенең дә, Алтын Урда дәүләтенең дә идарә системасын мирас итеп ала һәм әлеге система Казан ханлыгы шартларында камилләшә бара, күпмедер күләмдә үзгәрешләр дә кичерә.


 Назад Наверх